Электронная библиотека » Ризаэтдин Фәхретдин » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:21


Автор книги: Ризаэтдин Фәхретдин


Жанр: История, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Русларның хөкемдарлары вә кенәзләре

78. Русларда хөкемдар кенәзләрнең сарайларында үзләренең хөрмәтле вә ышанычлы асыл затларыннан 400 гә якын адәм була. Болар хөкемдар өчен һәрвакыт җаннарын фида итәргә әзер торалар. Боларның ашау-эчү һәм кирәк-яракларын әзерләр өчен – берәр, хатынлык хезмәте өчен дәхи берәр – җөмләсе икешәр җарияләре була.

79. Әлеге 400 адәм хөкемдар тәхете янында вә аңардан түбән урында утыралар. Хөкемдар тәхете кыйммәтле асыл ташлар белән зиннәтләнгән була.

80. Хөкемдарның үз янында, үзе белән берлектә 40 җариясе утыра. Кайбер вакытта бөтен халык күз алдында шул җарияләрдән берсе белән ир вә хатын арасында була торган яшерен гамәлне дә кыла. Табигый хаҗәтләре өчен тәхетеннән төшми, шунда тас кына китерәләр. Бер җиргә барачак булса, атын тәхет янына китерәләр дә, шуннан гына атланып китә. Кайтканнан соң да, шунда гына килеп төшә. Гаскәрләрен карау, дошманнарга каршы тору һәм халык эшләрен күзәтү өчен үзенең бер наибе[128]128
  Наиб – урынбасар.


[Закрыть]
була.

Хәзәрләр

81. Хәзәр бер мәмләкәт исеме булып, башкаласы – Идел елгасында булган Идел исемле шәһәрдер. Идел елгасы рус белән Болгардан агып киләдер. Идел елгасы бу шәһәрнең уртасыннан ага, шәһәрнең зуррак һәм падишаһ яши торган өлеше – елганың көньяк тарафында, уң ягында, кечерәк өлеше көнчыгыш тарафында урнашкан. Падишаһларын үз телләрендә «белек» вә «бәк» дип атыйлар. Шәһәрнең көнбатыш тарафында булган өлешенең озынлыгы бер фәрсәх кадәр булып, ур белән әйләндерелгән. Мәгәр биналары тәбәнәк рәвештәге киез өйләрдән вә чатырлардан гыйбарәт, балчыктан салынган биналар аз.

82. Сөйләүләренә караганда, шәһәрдә базарлар, мунчалар, 10 мең кадәр мөселман булып, бу мөселманнарның 30 лап мәсҗедләре дә бар. Падишаһ сарае, елгадан читтә вә ерак булып, янган кирпечтән эшләнгән. Янган кирпечтән эшләнгән башка бина юк. Моны падишаһ рөхсәт итми.

83. Кальганың дүрт капкасы булып, бере Иделгә якын, калган башкалары сахрага чыга. Падишаһлары – яһүд, үзенең 4 мең адәме бар.

84. Хәзәрләрнең күбрәге мөселман вә христиан булып, бер кадәресе мәҗүсиләр. Аз гына яһүдләр дә бар. Аз булсалар да, яһүдләр падишаһлык итәләр вә падишаһның үз янындагы адәмнәре дә яһүдләр.

85. Әхлак җәһәтеннән караганда, мәҗүсилек көчле булып, олылау вакытында бер-беренә сәҗдә кылышалар. Шәһәрләрендә булган гореф-гадәтләре исламга да, христианлыкка да, яһүдилеккә дә туры килми.

86. Падишаһның гаскәре 12 мең кешедән тора, шуннан ким түгел. Берәү вафат булса, аның урынына яңа бер кеше алына. Даими килеп тора торган керемнәре юк. Ләкин вакытлыча гына керә торган һәм әллә ни әһәмияте дә булмаган кайсыбер керемнәре бар. Әгәр дә сугыш чыкса вә нинди дә булса акчага ихтыяҗлы зур эш килеп чыкса, үз араларыннан җыелалар. Керемнәре – сәүдәгәрләрдән ала торган гошер кебек нәрсәләр. Су юлларында вә коры юлларда йөрүче сәүдәгәрләрдән дә гошер алалар. Мәмләкәтнең һәрбер өлкәсендә, ашау-эчү нәрсәләрен хәзерләтү өчен, хосусый эш башкаручылары бар.

87. Падишаһ тарафыннан яһүд вә христиан, мөселман вә мәҗүсидән булган 9 казый куелып, болар халыклар арасындагы дәгъваларны вә башка эшләрне тикшерәләр. Халык йомышларын турыдан-туры падишаһка җиткерә алмый, бәлки, шушы хакимнәр аркылы барып ирешә. Хөкем көннәрендә хакимнәр белән падишаһ арасында кешеләр, йөреп, вакыйгаларны җитештереп торалар, вә алар падишаһ теләгенә туры китереп хөкем игълан итәләр.

88. Хәзәрләрнең авыллары юк. Шулай булса да игенлекләре бик таркау вә 20 фәрсәхләр кадәр ерак җирләрдә урнашкан. Җәй көннәрендә шул игенлекләренә җәйләүгә чыгалар. Шунда иген эшләрен эшлиләр, аны җыештырып, кайсыберләре су буйлап, кайсыберләре сахралардан үгезләр белән алып кайталар. Күбрәк ризыклары дөге белән балык булып, башка нәрсәләр рустан, Болгар һәм Киев шәһәрләреннән килә.

89. Идел шәһәренең көнчыгыш тарафындагы өлешендә зур сәүдәгәрләр вә мөселманнар тора.

90. Хәзәрләрнең телләре төркичә дә, фарсыча да түгел, бер кавем теленә дә охшамаган. Үзләре дә төрекләргә охшамаган. Төкләре кара.

91. Хәзәрләрнең бер өлеше «кара хәзәр» дип атала. Боларның йөзләре карасу-кызыл булып, һинди халкына беркадәр охшыйлар. Икенче бер өлеше гүзәл ак йөзле.

92. Хәзәрләрдә коллар – мәҗүсиләрдән. Чөнки мәҗүсиләр үзләренең балаларын вә бер-берләрен базарга чыгарып сатуны дөрес күрәләр. Әмма христианнар, яһүдиләр вә мөселманнар карашынча бу эш дөрес түгел.

93. Хәзәрдән алына торган он вә бал, май вә ефәк һәм дә йон Хәзәр мәмләкәтенең үз казанышы түгел. Алар хәзәрләргә чит мәмләкәтләрдән килә.

Хәзәрләрнең падишаһлары

94. Хәзәрләрнең падишаһлары «хакан» дип атала. Ул, дүрт айга бер мәртәбә урамга чыгып, кешеләргә күренә. Моңа «олуг хакан» диләр. Аның гаскәрләре вә мәмләкәте белән идарә кылучы, дошман мәмләкәтенә каршы сугышучы урынбасарына, ягъни хәлифәсенә, «кечек хакан» диләр. Чит мәмләкәт падишаһлары шушы кече хакан белән эш итәләр.

95. Кечек хакан бик түбәнчелек белән генә һәр көн олуг хакан хозурына керә. Аягы ялангач вә кулында бер агач булып, падишаһ моның сәламен алганнан соң, шул агачына ут кабыза. Янып беткәненнән соң, тәхеткә барып, хаканның уң ягына утыра.

96. Ошбу кечек хаканның да бер хәлифәсе була. Аңа «киндер хакан» диләр. Киндер хаканның да бер хәлифәсе булып, аңа «җаушигъ» яки «җавиш» диләр.

97. Олуг хакан халык белән катнашмый-аралашмый вә, югарыда сөйләгәнчә, аның хозурына хакимнәр һәм кечек хаканнан башка һичкем кабул ителми. Мәмләкәтнең бөтен эше кечек хакан кулында була.

98. Олуг хакан вафат булса, зур бер ихата эчендә 20 өй төзелә вә һәрбер бинада бер кабер хәзерләнә. Он рәвешендә вакланган таш кабер өстенә түшәлә вә аның өсте дә нурә[129]129
  Нурә – известь.


[Закрыть]
ташы белән сылана. Каберләрнең асларыннан зур бер елга ага. Бу рәвешчә эшләнү – үз фикерләренчә, шайтан да, адәм баласы да, корт вә хәшәрәтләр дә зарар китерә алмасыннар өчен.

99. Ошбу каберләрнең берсенә хакан күмелгәннән соң, күмүчеләрнең башларын кисәләр. Шул сәбәпле хаканның кайсы өйдәге кабергә күмелүе беленми каладыр.

100. Олуг хаканның каберен «җәннәт» дип йөртәләр вә күмелгәннән соң: «Хакан җәннәткә керде», – дип сөйлиләр. 20 кабернең һәрберсен алтын белән чигелгән ефәкләргә төрәләр.

101. Хаканның 25 хатыны булып, һәрбер хатыны – үзе кебек бер падишаһ кызы. Падишаһлар әгәр дә кызларын ихтыярлары белән бирмәсәләр, хакан көчлек белән ала. Болар өстенә иң гүзәл кызлардан сайланган 60 җариясе дә була.

102. Хаканның хатыннары вә җарияләренең һәрберсе зиннәтләнгән аерым вә махсус бүлмәләрдә торалар, һәрберсенең үзенә билгеләнгән хезмәтчесе була. Кайсы хатынны вә җарияне күңеле теләсә, хакан, шуның хезмәтчесен чакырып, әфәндесен китерергә куша. Күз ачып йомганчы, хезмәтче үзенең әфәндесен китереп хаканга тапшыра да хакан чатырының ишеге тышында каравыллап тора. Эш тәмам булганнан соң, әфәндесенең кулыннан җитәкләп, үз урынына алып китә, аз гына да юандырып тормый.

103. Хакан йөрергә яки берәр урынга барырга чыкса, гаскәрләре дә ат менеп чыгалар. Ләкин хакан белән араларында берәр миль[130]130
  Миль – озынлык үлчәү берәмлеге (гарәп миле 1870 метр чамасында).


[Закрыть]
кадәр ераклык була. Хаканны күрү белән, һәрбер кеше сәҗдәгә китә вә, ул үтеп китми торып, башын сәҗдәдән күтәрми.

104. Хаканның падишаһлык итү вакыты 40 ел булып, шуннан бер генә ел үтсә, дә янында йөрүче фикердәшләре: «Моның инде гакылы зәгыйфьләнде вә фикерләре бозылды», – дип, аны үтерәләр.

105. Дошман белән сугышырга баручы гаскәрнең, нинди генә сәбәп белән булса да, аларны күреп качулары вә артка чигенүләре – тыелган эш. Качучы вә чигенүче гаскәрләр үтереләләр. Әгәр дә гаскәр башлыклары качса, шул качучы башлыкларының үзләре, хатыннары, балалары һәм бөтен мөлкәтләре, кораллары – һәммәсе хакан тарафыннан башка бер кешегә бүләк итеп бирелә. Кайсыбер вакытларда хакан шушы башлыкларны урталай ярдыра да муеннарыннан агачларга астырып куйдыра.


Ибне Фазлан сәяхәтнамәсенең «Мөгъҗәмел-бөлдан» нан һәм Зәки әфәнде Вәлиди тарафыннан күчерелгән мәгълүматтан алынган җөмләләре шушы урында тәмам булды. «Мөгъҗәмел-бөлдан» да төрле урыннарда кайсыбер мөнәсәбәтләр белән язылган җөмләләрнең булуы вә безгә күренми калуы ихтимал. Һәрхәлдә, без үзебез тапкан кадәресен бу урында күчердек.

Якут Хәмәвинең «Хәзәр» бүлегендә: «Фә-калә: әл-Хәзәрү исмү икълимин…»[131]131
  Фә-калә: әл-Хәзәрү исмү икълимин – һәм әйтте: Хәзәр-икълим. (Икълим – борынгы бүленештә Җирнең экватордан төньяк котыпка кадәр булган җиде бүленеше.)


[Закрыть]
 – дип башлаганнан соңгы сүзләре бөтенләе белән Ибне Фазлан сүземе, әллә бераздан соң аның сүзен бетереп, үз мәгълүматын яздымы икән?.. Моны ачык белеп булмады. Шуның өчен, риваять мәүзугы[132]132
  Мәүзуг – тема, сюжет.


[Закрыть]
кабатлана башлаганнан соң, Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән күчерелгән булмас, дип уйладык та каләмне туктаттык.

Ибне Баттутаның тәрҗемәи хәле

Ибне Баттутаның исеме Мөкәммәд булып, атасы – Габдулла[133]133
  Ошбу Габдулла «Даирәтел-мәгариф» («Мәгариф даирәсе») исемле китаптан төшеп калган вә шул хатага «Камусел-әгълам» («Атаклы кешеләр сүзлеге») ияргән.


[Закрыть]
вә аның атасы Мөхәммәд иде. Кушаматы – Әбү Габдулла, атамасы – Шәмсетдин. Ерак бабаларыннан берәрсенә нисбәт белән булса кирәк, «Ибне Баттута» дип мәшһүр булды.

Ибне Баттута озын вакытлар вә күп мәмләкәтләрдә гизеп йөрүче ислам сәяхәтчеләреннән вә җәгърафия фәненә хезмәт итүче мәшһүр адәмнәрдән санала. Фас мәмләкәтендә Маракиш шәһәренең искиләсе[134]134
  Искилә – пристань.


[Закрыть]
булган Танҗә шәһәрендә һиҗри белән 703, милади белән 1304 елда, рәҗәб (февраль) аенда дөньяга килде вә, 22 яшенә җиткәннән соң, дөнья күреп йөрү вә мәгълүмат җыйнау өчен, һиҗри белән 725, милади белән 1325 ел, 2 нче рәҗәб[135]135
  Шәрык ел исәбе, ягъни һиҗри ел бүгенге кулланылышта йөри торган милади елдан кайбер елны 11 көнгә, кайбер елны 12 көнгә кыскарак чыга һәм шунлыктан һәр елдагы айлар да әкренләп әнә шул көннәр исәбенә күчәләр. Бу очрактагы рәҗәб аеның ике төрле айга туры килүе әлеге күчеп йөрү белән бәйле.


[Закрыть]
(июнь) аенда сәяхәткә чыгып китте. Бу вакытта атасы белән анасы сәламәт иделәр.

Ошбу гасырларда сәфәр йөрүләр бик мәшәкатьле булса да, исламның гайрәтле балалары арасында дөнья гизеп йөрүчеләр, ерак мәмләкәтләрнең юлларын ачып, хәбәрләрен китерүчеләр аз түгел иде.

Ибне Баттута, Тәләмсан, Әл-Җәзаир, Бәҗая, Тунис, Траблис, Искәндәрия, Дәмйат, Мисыр, Мәнфәлут, Әсиют, Канә, Кус, Гыйззәт, Кодс, Бәйтел-Мөкатдәс[136]136
  Бәйтел-Мөкатдәс – Изге йорт, Иерусалим шәһәренең борынгы атамасы.


[Закрыть]
, Наблус, Мәккә, Сур, Бәйрут, Могрәт, Хәләб, Антакия, Димәшкъ, Басра, Мәган, Мәдинәи Мөнәүвәрә[137]137
  Мәдинәи Мөнәүвәрә – Нурлы Мәдинә.


[Закрыть]
шәһәрләреннән үтеп, Мәккәи Мөкәррәмәгә[138]138
  Мәккәи Мөкәррәмә – Югары дәрәҗәле Мәккә.


[Закрыть]
китте.

Һиҗри белән 726, милади белән 1326 ел, зөлхиҗҗәнең[139]139
  Зөлхиҗҗә – ай елының уникенче ае.


[Закрыть]
20 сендә (15 ноябрь) Мәккәдән чыгып, Мәдинә, Газиб, Кадисия, Нәҗәф, Хурнәкъ, Васит, Басра, Гыйбадан, Тәстәр, Исфаһан, Шираз, Кязәрун, Күфә, Хилләт, Кәрбәлаэ, Багдад, Тәбриз, Тәкрит, Муусал, Җәзирәт ибне Гомәр[140]140
  Җәзирәт ибне Гомәр – Ибне Гомәр утравы.


[Закрыть]
, Нәсыйбин, Сәнҗар, Дара, Мардин шәһәрләрендә йөреп, һиҗри белән 727, милади белән 1327 елда кабат Мәккәи Мөкәррәмәгә килде. Зөлхиҗҗәнең 9 ында (17 октябрь) дүшәмбе көн Гарәфәттә туктады вә Мәккәгә чиктәш булып калды.

Һиҗри белән 730, милади белән 1330 елда Мәккәдән чыгып, Хиддә, Җиддә шәһәренә барды вә диңгез белән Ямән мәмләкәтенә юлланды. Зәбид, Санага, Гадән, Зәйләгъ, Зафар, Хазрамаут, Гаман, Катиф, Һәҗәр шәһәрләрендә сәяхәт итте вә моннан да кабат Мәккәи Мөкәррәмәгә сәфәр итте. Хаҗ гамәлләре тәмам булганнан соң, Һиндстанга бару теләге белән, Җиддәгә килде.

Һиҗри белән 733, милади белән 1332 ел мөхәррәм яки сәфәр аенда көймәгә утырып, Җиддәдән аерылган булса да, һава әйбәт булмау сәбәпле, көймәдән төшеп, коры юл белән Мисырга вә аннан Шамга[141]141
  Шам – Сүрия.


[Закрыть]
барды. Аннан Куния, Аксарай, Кайсария, Сивас, Амасиһ, Әрзәнҗан, Әрзән Рум, Магнисия, Бәрәгъма, Билкәйсәр, Бурса, Кастамуния, Синуб шәһәрләреннән үтеп, Кара диңгез аркылы Кырымга чыкты.

Ибне Баттута шушы сәфәрендә Дәште Кыпчакта сәяхәт итте вә Кастантиния (Истанбул) шәһәренә дә барып килде. Дәште Кыпчактан Харәзем, Бохара, Сәмәрканд, Тәрмәз, Бәлх, Һират, Җам, Сәрхәс, Нисабур, Бәстам, Газнә, Пәнҗаб, Мәлтан шәһәрләренә барды, аннары Һиндстан вә Чин мәмләкәтләрендә йөрде. Соңра Шираз, Исбаһан, Басра, Күфә, Багдад, Әнбар, Тәдмәр, Димәшкъ шәһәрләре аркылы Мисырга вә аннан Мәккәи Мөкәррәмәгә килде. Хаҗ көннәре соңында Мәдинә аркылы Бәйтел-Мөкатдәскә вә аннан, Мисыр, Тунис, Тәләмсан шәһәрләреннән үтеп, үзенең ватаны булган Танҗәгә кайтты. Ошбу сәяхәте 24 еллар дәвам итте.

Ибне Баттута ошбу озын сәфәреннән канәгать калмаган булса кирәк. Дәхи Әндәлес мәмләкәтенә вә, аннан кайтып, Сахраи кәбир[142]142
  Сахраи кәбир – олы чүл, Сахара чүле.


[Закрыть]
аркылы Судан мәмләкәтенә барды, Африканың урталарында вә төньяк тарафларында йөрде. Аның бик күп гомере сәяхәттә үтте. Күрелмәгән вә ишетелмәгән мәмләкәтләр вә халыклар хакында хәбәрләр алып кайтып, дөнья әһленә тансык мәгълүматлар бирде.

Шул гасырларда булган гадәткә күрә, Ибне Баттута хәбәрләрне тәнкыйтьсез, тикшермичә, язган вә ишеткән нәрсәләренең күбесен шул хәленчә кабул иткән булса да, хәбәрләре әһәмиятледер.

Ибне Баттута һәм аның хәбәрләре хакында Ибне Халдун ошбу мәгънәдә бер сүз язадыр («Әл-гыйбәре вә диванел-мөбтәдаэ вәл-хәбәре» – «Гыйбрәтләр, башлангычлар җыентыгы һәм хәбәрләр», 1 кис., 89 б.): «Бәнү[143]143
  Бәнү – угыллар.


[Закрыть]
Мәрин падишаһларыннан Әбү Гыйнан заманында Көнбатыш Фас – Маракиш мәмләкәтенә Ибне Баттута килде[144]144
  Ибне Баттутаның Фас шәһәренә килеп, әл-Мөтәвәккил Әбү Гыйнан хозурына кабул ителүе, үз сүзенә караганда, һиҗри белән 750, милади белән 1349 елның ноябрь башларында була. Ул, бераз торып, моннан Гонҗәгә кайтып китә. Ибне Халдунның Фаска килүе һиҗри белән 755, милади белән 1354 елда була. Шуңа күрә ул Ибне Баттутаны күрмәгән, бәлки аның хәбәрләрен кешеләрдән генә ишеткән яки сәяхәтнамәсеннән укыган булырга охшый.


[Закрыть]
. Бу адәм Шәрык вә Гыйрак, Һинд өлкәләрендә егерме еллар кадәр сәяхәт итте. Һинднең башкаласы булган Дәһли шәһәрендә солтан Мөхәммәдшаһ хозурында кабул ителде[145]145
  Һиҗри белән 1274, милади белән 1857 елда Насрел-Һүрәйни төзәтмәсе белән басылган нөсхәгә караганда, Ибне Халдун гыйбарәсе ошбу рәвештәдер: «Вә дәхәлә мәдинәтән Дәһли – хазыйрәтән мәликил – һинд вә һуә әс-солтане Мөхәммәдшаһ вә иттәсалә би-мөлкиһа ли-зәликәл-гаһди вә һуә фирүз җәүүәһе вә кянә ләһү минһи мәкян» («Һәм ул Һинд патшасы булган солтан Мөхәммәдшаһның башкаласы Дәһли шәһәренә керде һәм шул вакытның патшалыклары белән бәйләнешкә керде. Аның (Дәһлинең) күге – фирүзә кебек һәм аның урыны – шул күк астында»). Париж басмасына караганда, бу гыйбарә шушы рәвештәдер: «Вә дәхәлә мәдинәтән Дәли (Дәһли) вә иттәсалә бимелкиһа ли-зәликәл-гаһди вә һуә әс-солтане Мөхәммәдшаһ вә кянә ләһү минһи мәкян» («Һәм ул Дәли (Дәһли) шәһәренә керде һәм шул вакытның патшалыклары белән бәйләнешкә керде, солтан Мөхәммәдшаһ һәм аның (Дәһлинең) урыны шунда»). Париж басмасы дөрес булса кирәк.


[Закрыть]
һәм вә йөргән җирләрендәге гаҗәеп нәрсәләрне хикәят итте. Әмма моның күп хәбәрләренә халыклар ышанып җитмиләр вә колактан колакка «Ялган сөйләмиме икән?» дип сөйләшәләр иде. Аллаһы Тәгаләгә ачык булмаган нәрсә юк, һәрнәрсәнең булуы ихтимал. Шулай булса да бернәрсәнең дөрес булуы өчен «ихтималлык» кына җитмидер…»


«Даирәтел-мәгариф» тә ошбу мәгънәдә бер сүз бар: «Фрәнкләр Ибне Баттутаның бик күп хәбәрләрен, хосусан Африка халыкларының сихер белүләре хакындагы сүзләрен расламыйлар. Шулай булса да бу адәмнең бик файдалы хәбәрләре күп. Әгәр дә бәгъзе бер сүзе нигезсез булса, моның гаебе Ибне Баттутада түгел, бәлки аңа хәбәр бирүчеләрдәдер».

Җәгърафия гыйлеменә күп хезмәт иткән вә ислам мәмләкәтләренең бер башыннан икенче башына кадәр йөргән Ибне Баттута ислам дөньясына бик аз мәгълүм булса кирәк. Һиҗри белән 1041, милади белән 1531 елда вафат булган Әхмәд бине әл-Мокрыйэ үзенең «Нәфхет-тыйбә»[146]146
  Нәфхет-тыйбә – күркәмлек өләшү.


[Закрыть]
исемле олуг әсәрендә, аерым бер баб куеп, Әндәлескә килүче шәркыйләрне сөйләгән булса да, Көнбатыштан булуы өченме яки башка бер сәбәптәнме, Ибне Баттута хакында сүз сөйләми.

Әгәр дә югарыда Ибне Халдун тарихыннан күчергән сүз чыгарып ташланса, Ибне Баттута исеме иске ислам әсәрләрендә бөтенләй юк диярлек дәрәҗәдә аз. Бу адәмне онытылган урыныннан алып дөньяга танытучылар вә сәяхәтнамәсен дә гүя гыйлем әһелләре арасына таратучылар – фрәнкләр. Соңгы ислам әсәрләрендә моның исеме күп күрелсә дә, бу эш фрәнкләр тырышлыкларының нәтиҗәләре саналырга тиешле.

«Камусел-әгълам» нең Ибне Баттута сәяхәтнамәсе хакында булган сүзләре хәрефкә-хәреф диярлек «Даирәтел-мәгариф» тән алынганлыгы вә бик буталчык төзелгәнлеге мәгълүм. Фикеремә күрә, «Даирәтел-мәгариф» иясе моның Мисырда ташбасма белән басылган кыскартылган нөсхәсен генә күрмеш. Әмма «Камусел-әгълам» иясенә мәтеннең[147]147
  Мәтен – текст.


[Закрыть]
озынын да, кыскартылганын да вә һичбер телдәге тәрҗемәсен дә күрергә туры килмәгән.

Ибне Баттута Дәште Кыпчак вә безнең Болгарыбызда кайсы елларда йөрде соң? Безнең өчен әһәмиятле нәрсәләрнең берсе шулдыр. Ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап юк. Бу җирләрдә йөргән елларын безнең сәяхәтчебез үзе сөйләми, һиҗри белән 733, милади белән 1332 ел мөхәррәмендә яки сәфәрендә Җиддәдән китеп, рамазан яки шәүвәлдәме Куниядә булганлыгы вә икенче рамазанның Үзбәк хан хозурында үткәрелгәнлеге сәяхәтнамәсендә бәян кылына. Шуңа күрә Ибне Баттута Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734, милади белән 1333 елда йөргән булырга тиешле.

Ләкин Ибне Баттута тарафыннан күрсәтелгән тарихларның[148]148
  Биредә елларның күрсәтелеше, дата мәгънәсендә кулланыла.


[Закрыть]
дөрес булуы бик шөбһәле. Чөнки ул үзе, һиҗри белән 732, милади белән 1331 ел хаҗын кылып, Мәккәдән чыгуын сөйләгән; юлда бер рамазан үткәреп, икенче рамазан гаетен Үзбәк хан хозурында укыганын бәян иткән хәлдә, Һиндстанга һиҗри белән 734, милади белән 1333 ел мөхәррәм ае башында барып кергәнлеген яза. Шушы тарихларны җыю, нигездә, мөмкин түгел. Берсе дөрес булса, икенчесе мотлак ялгыштыр.

Һиҗри белән 732 ел хаҗын кылып, Мәккәдән аерылган. Бер рамазанны юлда үткәреп, икенче рамазан гаетен Дәште Кыпчакта укыган, шуның соңында Хаҗитархан шәһәреннән Кастантиниягә барып, биш ай кадәр гомерен уздырганнан соң, Сарайга кайткан бер кешенең һиҗри белән 734, милади белән 1333 ел мөхәррәм ае башында Һиндстанда булуы мөмкин түгел.

Чыннан да, бу сәяхәтнамәнең асыл нөсхәсендә чиктән тыш ялгышлар бар. Җөмләдән берсе – Бохара шәһәрендә имам Бохари каберенә зиярәт кылуы вә каберендәге язуларны күчереп алуы турында хикәят итүе (1 кис., 238 б.). Хәлбуки имам Бохари Сәмәрканд янында вафат булды вә кабере дә шунда. Бу һәркемгә мәгълүм.

Ибне Баттута бик күп шәһәрләрнең исемнәрен онытканлыгын да туры килгән урыннарда искә алып үтә. Өстәвенә күп язуларының югалганлыгын да сөйли (1 кис., 238 б.). Моннан чыгып уйларга урын бар: Ибне Баттутаның Дәште Кыпчак хакында язып йөргән дәфтәрләренең, бөтенләе булмаса да, беразы югалган. Соңыннан язган вакытта еллар да, тарихлар да буталган. «Рамазан гаетен җомга көн укыдык» дигән сүзенә караганда, аның Дәште Кыпчакта йөрүе вә Болгар шәһәренә килүе һиҗри белән 732 елда булырга туры килә. 731, 732, 733, 734 еллар арасында башы җомга көн булган шәүвәл – 732 ел гына.

Бу тәкъдирдә аның Кастантиниядән Хаҗитарханга кайткан вакытта салкыннарга очравы, тәһарәт алган вакытында сакал-мыеклары туңуы бик мөмкин эшләр була. Чөнки ул вакытлар салкынлык чоры. Дөресен Алла белә.


Ибне Баттута хакында язылган мәкаләләрне укыганыбыз соңында ошбу нәрсә аңлашылды: моның сәяхәтнамәсе – өч нөсхә.

Беренче нөсхә – Ибне Баттутаның төрле вакытларда язган вә үзе янында йөрткән бер хатирә дәфтәреннән һәм дә әл-Мөтәвәккил Әбү Гыйнан ишарәте буенча Мөхәммәд әл-Көлбигә яздырган хәбәрләреннән гыйбарәт бер мәҗмугадыр. Бу әсәр дөньяда бармы-юкмы – мәгълүм түгел. Аның әле табылып игълан ителгәне юк.

Икенче нөсхә. Монысы – Мөхәммәд әл-Көлби тарафыннан китап рәвешенә китерелеп төзелгән әсәр. Ошбу нөсхә хакында Мөхәммәд әл-Көлби үзе: «Мәшһүр сәяхәтче шәех Ибне Баттута Фас шәһәрендә туктады вә падишаһымызның (Әбү Гыйнан әл-Мөтәвәккил) илтифатларына туры килде. Әлеге падишаһымыз Ибне Баттутаның күргән вә ишеткән нәрсәләрен китап итеп язу турында безгә ишарәт кылды. Шуңа буйсынып, без эшкә керештек вә шәех (Ибне Баттута) хәзрәтләренең максатларын тәмам яздык, бик күп урыннарда үз сүзләрен вә үз гыйбарәләрен күчердек. Төрлечә укырга мөмкин булган сүзләрне иҗекләдек, гарәпчә булмаган сүзләр хакында үз тарафыбыздан шәрехләр язып, аңлатмалар бирдек», – дигән һәм китап тәмам булган урында: «Шәех Ибне Баттута язуларыннан кыскача эчтәлеген язган нәрсәләребез шушы җирдә тәмам булды», – дип белдергән.

Һиҗри белән 757, милади белән 1356 елда шәех Ибне Баттута үзе сәламәт вакытта тәмам булган ошбу нөсхәнең исеме – «Төхфәтен-наззар фи гараибил-әмсар вә гаҗаибил-әсфар». Моның бер нөсхәсен мәшһүр сәяхәтчеләрдән булган Бур Кәһарәт (бу адәмнең тәрҗемәи хәле «Шура» да мәзкүрдер – 5 кис.), табып, Ингелтирәдә[149]149
  Ингелтирә – Англия.


[Закрыть]
Камбриҗ шәһәрендә булган югары уку йорты китапханәсенә бүләк иткән. Французлар да, Мисырдан бер нөсхәсен табып, 1853 елда үз телләренә тәрҗемә иттеләр, тәрҗемә белән асыл гарәпчә нөсхәне берлектә 5 кисәк итеп 1859 елда Парижда бастылар.

Ошбу Бур Кәһарәт нөсхәсе булса кирәк, инглизләр тарафыннан 1838 елда инглизчәгә вә аннан Аурупаның башка телләренә тәрҗемә ителде, һәрбер тәрҗемә күп тапкырлар басылды.

Өченче нөсхә. Монысы, – Мөхәммәд әл-Көлби әсәре булган икенче нөсхәдән кыскартылып, һиҗри белән 1287 елда Мисырда ташбасма белән басылган 79 битлек нөсхәдер. Моны кыскартучы Мөхәммәд әл-Көлби үземе, әллә башка берәр кешеме? Бу безгә мәгълүм түгел. Һәрхәлдә, керештә булган Мөхәммәд әл-Көлби исеме бу кыскартма эчтәлегендә дә төшерелмичә, сәламәт калган булса кирәк. Ошбу нөсхә хакында «Даирәтел-мәгариф» иясе: «Басылган нөсхәсен күрдек, ләкин бик ялгышлы», – димештер.

«Төхфәтен-наззар…»ның французчага тәрҗемәсе белән гарәпчә төп нөсхәсен бергә 4 кисәк итеп Парижда икенче мәртәбә бастырганлыклары риваять кылына.

Ибне Баттута сәяхәтнамәсен бөтен Аурупа күргәнлектән, карты вә яше, хатын-кызларга кадәр – бөтен халык укыганнан соң, мөселманнар аны Мисырда 2 кисәктә ике тапкыр бастырдылар. Әүвәлге басмасы – һиҗри белән 1287, милади белән 1870 елда, соңгысы һиҗри белән 1322, милади белән 1904 елда басылды. Соңгы басманың беренче кисәге – 255 вә икенче кисәге 207 бит.

* * *

Төркия мөхәррирләре[150]150
  Мөхәррир – язучы, журналист, редактор.


[Закрыть]
француз романнары вә хыялый хикәятләр белән бөтен мәмләкәтләрен тутырсалар да, ошбу Ибне Баттута сәяхәтнамәсе кебек җитди вә гыйльми әсәрләрне төркичәгә тәрҗемә кылырга булдыра алмадылар. Әгәр теләсәләр, бу әсәрне бик дөресләп вә кирәк җирләрдә аңлатмалар биреп, тиешле хариталар[151]151
  Харита – карта.


[Закрыть]
белән нәшер итә алган булырлар иде.

Үз мәмләкәтебезнең моннан җиде гасырлар элек булган хәлләре сөйләнгәнлектән, Ибне Баттута сәяхәтнамәсеннән Дәште Кыпчактагы сәяхәте хикәят ителгән бүлеге – безнең өчен бик әһәмиятле вә бик кыйммәтле хәзинә.

Ошбу бүлек бары 20–30 битләр микъдарында булганлыктан, моны аерып алып, үз телебезгә тәрҗемә кылырга, төп, гарәпчә нөсхәсен һәм дә шунда булган исемнәрне Аурупада басылган нөсхәләр белән төзәтергә һәм Дәште Кыпчакның шул вакыттагы харитасын ясап, аерым билгеләр белән Ибне Баттута юлын күрсәтергә кирәк иде.

Хәзергә без гарәпчә нөсхәдән алып, шушы бүлекне тәрҗемә кылабыз, кулыбызда бары бер генә басма нөсхә бар. Русча тәрҗемәләр барлыгыннан хәбәребез булмады. Шуның өчен шөбһәле урыннар калды. Яхшы тәрҗемәләр, яхшы хезмәтләр чыкканга кадәр безнең тәрҗемәбез дә, бәлки, эшкә ярап куяр. Яхшы нәрсәләр туганнан соң, начарларга хаҗәт булмавы табигый.

Ибне Баттута үзенең асыл ватаны булган Танҗә шәһәрендә һиҗри белән 779, милади белән 1378 елда вафат булды. Яше 72 тирәсендә иде.

1914 ел, 18 гыйнвар. Оренбург, Перовский урамы, 9 номерлы
Мөхәммәдшакир Рәмиев варислары йорты

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации