Электронная библиотека » Роза Мулланурова » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Җан сөенече"


  • Текст добавлен: 30 апреля 2019, 12:40


Автор книги: Роза Мулланурова


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 21 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кулъяулык

Тәрәзә кырыендагы өстәл янында ялгызы гына уйланып утырган коңгырт чәчле, озынча йөзле ул егетне күрүгә, Резидә сискәнеп китте.

– Ни күрдең анда? Карадың да каттың, – диде дус кызы Гөлия, гаҗәпсенеп.

– Әнә теге өстәл артында утырган егетне күрәсеңме?

– Шуннан… – диде Гөлия, йокыдан яңа уянгандай җанланып.

– Кайдадыр күргәнем бар! – Аннан икеләнебрәк өстәде: – Шикелле…

Гөлия рәхәтләнеп көлде.

– Күрәм. Күзең төшсә дә гаҗәп түгел. Нәкъ артист! Бәлки, чыннан да артисттыр, ә? Әйдә, барабыз да автограф сораган булабыз.

Дус кызының әрсезлеген белгәнгә, Резидә курка калды:

– Юк ла! Исемә төште, рәсемдәге берәүгә охшаттым бугай! Портрет…

– «Шикелле», «бугай», – дип үртәде дусты. – Портреттагы берәү дигәнең кем инде?

– Җизни…

– Кит, җүләр! Нинди җизни?.. Кара, танышу өчен бер дигән сәбәп ич бу! Кайдадыр күргәнем бар, дисең дә… Кинода шулай танышалар ич. Без кемнән ким? – Уенчак-иркә тавышын сагышлы тонга күчергән булып көрсенде. – Эмансипация заманы! Танышыйк соң! Җизни, күңелем синнән бизми, диик тә!

Диңгезне дә, чит илне дә беренче кат килеп күрүләре әле кызларның. Резидәнең уй-теләге һич тә… егет-җилән белән танышу түгел лә!

Диңгез! Инде ничә еллар диңгез тарта аның хыялын. Кинәнеп йөзәсе килә. Ә теге, таныш булмаган егеткә игътибар итүе… Үзе дә сизмичә калды: ничек бер уйламаганда күңелен кузгатты соң әле ул?.. Таныш чырай, имеш! Гөлиясен күр, «юри уйлап чыгарган әкият» дип көлеп утыра әнә!

– Кызый, мин шаяртмыйм бит, чыннан да беләм бугай бу адәмне. Искитәрлек хәл! Төс-кыяфәте дисеңме… Бик-бик таныш сыман! Коеп куйган җизни менә… Шулкадәр дә охшаш кешеләр буламы? Игезәге дисәң…

– Баш катырма әле. Танышырга кыюлыгың җитмәсә, үзем булышам!

– Оялмыйчамы?! Тилергән, дияр… Алай төбәлеп карама да…

Кызларның, пышын-пышын килеп, ул утырган якка карап-карап алулары кызык тоелдымы, әллә очраклы туры килү генә идеме бу, егет урыныннан торды да, итагатьле елмаеп, яннарына килде.

– Бу урын буш бугай… Рөхсәт итсәгез… яныгызга утырыр идем…

– Сатып алган урын түгел. Утыра бирегез, – дип көлде Гөлия. – Мине Галка дисәгез дә була. Күп сөйләшсәм дә, карга яки чәүкә баласы түгелмен.

– Ялгышмасам, бая татарча сөйләшә идегез. Колакка керде кайбер сүз…

– Ялгышмыйсыз. Әмма Чыңгыз яки Батый хан яулаган җирләргә дәгъва белдерәсегез килә икән, шикаятьләр кабул итү көне түгел. Бабайларның ялгышы яки каһарманлыгы ни безнең яклауга, ни хурлауга мохтаҗ түгел. Һәркемнең үз башы үзендә, диик тә тынычланыйк!

Егет аларга сөзеп, хәтта ки сынап карап торды да, елмаеп:

– Татар кызлары! – дип куйды. – Танышыйк, Тимур Олегович Тимерханов булам. Тамырларда татар каны бар. Аз микъдарда булса да, нәсел-нәсәп белән горурлану өчен җитәрлек дип уйлыйм.

Иптәш кызының авызыннан сүз чыкмагач, Гөлия икесе өчен дә сайрарга тотынды:

– Хуп. Бу чибәр туташ Резидә булыр. Чәчәк исеме. Гөл исемнәрен яраталар бездә. Татар каны аз, дисәгез дә… берәгәйле күренә. Исем-фамилиягезнең чат татарча булуын истә тотсак, әтиегез татар, әйеме? Кайсы яктан?

– Мин – Себердән. Шахтёрлар каласыннан, – диде егет, көлемсерәп. – Кала дигәч тә… Прокопьевск дигән сала ул. Ишеткәнегез бармы? Шунда туып үстем… – Ул капыл гына урыныннан торды. – Су коенып булмастыр бүген. Диңгездә – давыл… Диңгез буеннан йөреп килербез, бәлки, кызлар?!

Диңгез! Давыл! Резидәнең, күкрәк читлеген ватардай булып, йөрәге кага. Эчтә гүя тугыз баллы дулкын сикерә. Күңелдә дә куба икән давыл!

– Татар каны… чиреге генә. Бабай татар, – дип, өзелгән сүзне ялгап китте Тимур. Тавышында горурлык сизелеп тора. – Сугыш кичкән каһарман Тимеркәй бабабыз тумышы белән Татарстаннан… иде, диясе инде хәзер. Соңгы сулышына кадәр, туган якка кайтам, дип саташты. Тел белмәвебезгә борчылды. Минем белән татарча сөйләшергә тырыша иде. Дәвамчысы итеп күргәндер. Ни үкенеч, шушы көнгә кадәр васыятен үти алмадым…

Моңарчы сүзгә катышмаган Резидә телгә килде:

– Сөйләгезче… Нинди васыять иде соң ул?

Көлми-елмаймый читтәрәк йөргән кызның үтә җитди кыяфәттә гаилә серен җиңел генә сөйләтергә теләве егетне сәерсендерде, ахрысы. Беркавым сүз җебе чуалгандай дәшми барды да:

– Бу – бик озын тарих, – дип куйды. – Иркенләбрәк сөйләшербез әле бер. Ялгышмасам, отельгә сез кичә генә килеп урнаштыгыз… Очрашырбыз бит?

– Тимерханов… Тимеркәй… Тимергали улы… – Резидә, үзалдына сөйләнгәндәй, өзеп-өзеп, бер үк сүзләрне кабатлады. – Тимеркәй Тимерханов… Булуы мөмкинме мондый хәлнең? Юктыр! Әкияттә генә ул аждаһалар чибәр егеткә әверелә. Ә тормышта… булмый, алай булмый торгандыр!

Яр буйлап үзен үзе белештермичә кызу-кызу барган Резидә артыннан Гөлия чак өлгереп атлады. Куып та җитте, терсәгеннән эләктереп тә алды.

– Кая болай ашкынасың, кызыкай? Күрмисеңмени, чак дулкын бәреп екмады үзеңне. Егет күрдем дип шашуың шушымы? Йә, сөйлә, ни булды?

– Егет? Нинди егет?! – диде Резидә, еларга җитешеп. – Бу бит… Бу – җизнинең игезәге – күчермәсе ич… Ә җизни… хәбәрсез югалган. Рәхимә апа аны көтеп картайды. Гомере буе берәүгә дә күз салмый, күлмәк итәгенә берәүне дә орындыртмый өзелеп көтте. «Күңелем сизә, кайтачак» дип юанды.

Резидәнең күз алдыннан, кино тасмасындагы кебек, Рәхимә апасының тормышы шаулап узды. Бу тарихны – Тимеркәй илә Рәхимәнең мәхәббәт кыйссасын – әнисе сөйләгәннәрдән шактый төгәл күзаллый иде ул.

…Авылда бер чибәр булып буй җиткергән сылуга заманында кызыгучы күп булган, әлбәттә. Әмма сөйгән яр – бердәнбер дигәне, йөрәккә ятканы – бер генә була бит аның! Тимерхан Тимеркәе – Рәхимәне сабый вакытыннан күзе белән сөеп үстергән күрше егете – үзе дә төшеп калганнардан түгел. Авылда беренчеләрдән булып тракторга утыра. Бер кашык су белән йотарлык сылукайны ничек итеп чит-ятларга бирсен соң ул?! Мәхәббәт аңлату ысулы да кызык аның: кызның судан кайтканын, кибеткә йөгергәнен саклап кына тора диярсең, юлына чыга да, әллә чынлап, әллә юри: «Йә, кайчан безгә килен булып төшәсең инде, үскәнем? Тизрәк үс, яме! Әнкәй, килен кирәк, дип, колак итемне ашый!» – дип шаяртырга тотына. «Кәләш» дип үртәвеннән оялып, колакларына кадәр кызара кыз. Әлегә моны кызык уенга юрый. Кияүгә чыгып балага бату түгел, укып укытучы булу ич хыялы.

Ә егет егермене тутырып килә. Бүген булмаса, иртәгә армиягә алулары бар. Бөредәге чәчәк кенә булса да, күңелне җилкетә шул күрше кызы! Бит очларын чокырайтып көлүләре ни тора! Ләкин чәчәк гомере кыска. Егет армия хезмәтен тутырып кайтканчы көтеп торырмы?

Җиткән кызга күз атучы аз булмас. Күрше кызы туганыңнан якын булыр дип кем уйлаган? Ничек аны, назлы гөлне, күрә торып ятка калдырмак кирәк! Яшь йөрәктә бөреләнгән мәхәббәт гөленең ачылмаган килеш суласын күз алдына да китерә алмый ул әлегә.

Рәхимәгә унсигез яшь тулган көннең иртәгәсен кызны урларга ниятли егет. «Яратам, нихәл итим! Сине югалтудан куркам! Теләсәң, башка чыгарбыз. Ни дисәң дә риза. Минеке бул!» – дип сайрый торгач, кыз икеләнә башлый. Бәхете шулдыр, бәлки. Әмма ләкин озаклап яучылап йөрергә егетнең вакыты юк, сабырлыгы да җитми. Ябыштырып дисәң дә була – өенә алып кайта ул кызны.

Иркәләнеп бергә яшәү өчен вакыт бик аз калганын, тиздән, нибарысы ай ярым бергә яшәп, мәңгегә аерылышасыларын күңеле сизгәндерме-юкмы – анысы сер томанына төрелгән. Кичке уеннарда биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачарга да өлгерми кала Рәхимә. Сабыйлыктан чыгып та җитмәгән көенә, биленә алъяпкыч бәйләп, башына яулык ябып, килен хезмәтен үтәргә керешә. Каенананың килен көтеп тилмерүе хак булган: «килен» дими, беренче көннән «кызым» дип дәшә ул аңа! «Килен – каенана туфрагыннан, үземә охшагансың. Синең сыман, ут борчасыдай үзе җитез, үзе сылу кызым тууын шулкадәр теләгән идем, бер малай белән чикләде, бирмәде, дип офтануым кысыр хәсрәт булган икән. Ходай Тәгалә чын йөрәктән теләгән теләкләрне ишетә шул. Сине насыйп итте безгә! Төкле аягың белән!» – дип сөенеп йөри. Җитез куллар кайгыртуына бик тә мохтаҗ шул иске йорт: байтактан урынга калган каенатаны карарга, йорт-җирне тәртипкә китерергә кирәк. Идән-сәкеләрне ком белән ышкып, пычак белән кырып юа… Кыскасы, иртә таңнан караңгы капканчы баш күтәрми эшли, зарланмый яшь килен. Каенана, килененең уңганлыгын күреп, тәмле телен кызганмый, җаена гына тора.

Тимеркәй, кул җитмәгәнгә генә ничә еллар таралып яткан такта-бүрәнәләрне барлап-карап, йорт күтәрергә ниятләп йөри. Тик өйгә дигән бүрәнәләр тәгәрәп кала. Дошман сугыш башлый. Тимерхан Тимеркәен шул көнне үк военкоматка чакыртып алалар. Икенче көнне үк, атлар җигеп, ярты авыл район үзәгенә кузгала. «Тиз кайтырбыз!» – дип, фронтка киткән егетләрнең яртысыннан артыгы сугышның беренче елында ук яу кырында ятып каласын беркем дә белми әле ул чакта.

«Сине уйламаган, сагынмаган бер көнем юк. Ут-ялкынга киртә синең исем». Җырлар белән чуарланган хатлар тәүге елларда авылга еш килә әле:

 
Сандугачның балалары
Гөлләремне таптаган,
Минем бәхет йолдызымны
Кара болыт каплаган.
 
 
Сандугач булалмадым,
Талларга куналмадым.
Бер-беребезгә тиң яр идек –
Илемдә торалмадым.
 

Рәхимә дә йөрәк ялкынын хатка куша:

 
Көймә килә – эзе юк,
Хатың килә, сүзең килә,
Сөйләшергә үзең юк.
 

Аннан хатлар да килмәс була. Эзләтеп караса да, «Хәбәрсез югалды» дигәннән башка җавап ала алмый. Шулай да күңел түрендә өмет яши әле. Өмет яшәтә кешене, иң соңгы булып ул сүнә. Сүнсә… Юк, сүндермәде ул өметен, сүндерергә хакы юк иде. Нәсел калдырырга килә ич кеше. Яу кырында туфракка ашлама булып ятып калырга түгел. «Кеше энә түгел югалырга, эзе кала, тамчы тамса да», – ди бит шагыйрь. Уттан-судан коры чыгарга тиеш аның Тимеркәе! Аның бит дәвамы, ул-кызлары булырга тиеш!

Калмады шул. Төсе дип табынырга, тезләренә утыртып сөяргә ни улы, ни кызы калмады. Калган булыр иде – саклый алмады Рәхимә. Йөккә узганын белгәч, куанырга да өлгерми калды. «Дошманны өненә куып кертәбез дә әйләнеп кайтабыз» дигән вәгъдәләр, иртәнге сыек томан сыман, бик тиз эреп таралды. Хатын-кыз, үсмерләр, карт-коры җилкәсенә авыр эш-мәшәкать өелеп калды. Окоп казырга да кудылар яшь-җилкенчәкне, урман кисәргә дә. Матур гына түгәрәкләнә башлаган көмәне төште, саклый алмады шул Рәхимә сабыен. Чынлыкта үзе дә ныгып, хатын-кыз куәсенә кереп бетмәгән булгандыр. Ул нинди генә авыр эштән дә чирканмады, изеп эшләде. Тик гомерлек үкенеч бәгырен талады: ана булу бәхетеннән мәхрүм итте аны сугыш. Хәер, көмәнен саклый алмавына да сугышны түгел, фәкать үзен гаепләде ул. Бер аның җилкәсенә генә төшкән михнәт идемени? Бүтәннәр түзде, янәсе… «Ана – казна, ата – җизнә» дигән борынгылар. Баштарак, тумаган нарасыен төшләрендә күреп, саташып, елап уяна иде, аннан басылды. Кайгы кайгыга охшамый, кайгы савыты бушамый.

Сугышка ияреп ачлык килде, фәкыйрьлек. Кар астында калган башакны ашап, ярты авыл кырылды. Тимеркәе артыннан ук Рәхимәнең әтисен сугышка алганнар иде, ел да үтмәде, кара кәгазь килде. Каенатасын җирләделәр. Һич көтмәгәндә үз аягында йөргән җирдән әнкәләре үлеп китте. Ике энесе, өч сеңлесе аның күзенә карап калды. Рәхиләләре – Резидәнең әнисе булачагы гына – кул арасына керерлек иде ул чакта. Ирләр күтәрә алмаслык йөкне апалы-сеңелле икәү сөйрәде алар. Аннан каенанасы түшәккә калды. Чыдарга кирәк иде, кукы, кузгалак, юа җыеп булса да, язны җәйгә ялгарга… Язын орлыклык бәрәңгене, күзен күзгә аера-аера, ике бакча утырттылар – Тимеркәйләрнекен дә, үзләренекен дә буш калдырмаска тырыштылар. Тормыш авырлыклары кемне сындыра, ә кемне, киресенчә, чыныктыра. Рәхимә дә сыгылса да сынмый торган көчле рухлылар токымыннан иде, күрәсең. Колхоз эшендә дә ут өертеп эшли, өендә дә җиңе сызганулы. Мал асрый, елның-елында өчәр-дүртәр оя каз утырта. Бакча артында бакалы-балыклы күл булу уң иткәндерме – казлары ел да унар-уникешәр бәбкә чыгарып үстерә. Яшьлек хыялы күңелгә тынгы бирмәде, эне-сеңелләрен укытырга тырышты. Үсә, укый тордылар, башлы-күзле булып, үзләренә юл ярып, илнең төрле тарафларына оча тордылар.

Берзаман билен турайтып караса шаккатты: сугыш беткән, җил-давыл тынган, авылда ул туган-тумачасыз, бер ялгызы утырып калган. Рәхилә сеңлесе күрше авылда кияүдә. Аның үсеп килә торган кызы Резидә атна-ун көн саен туган апасы янында кунак булып китәргә ярата. Дилбегәне инде бераз бушатса да ярыйдыр да… Булмый икән әлегә: чит-ят җирдә яңа тормыш башлаган сеңелләре Рабига белән Рания, энеләре һаман аның ярдәменә мохтаҗ дип белә ул. Таңнан сарыкларын көтүгә куа, бозау арканлауга, казларын күлгә куып төшерә. Бакчасын гөл итә, утырта, утый, су сибә, уңыш җыя. Кич утырып йон җегерли, оекбаш, бияләй, җылы күлмәкләр бәйли. Ә җыйнак тартмаларга тыгызлап тутырылган каклаган каз-үрдәк, бияләй-оекбаш, чикләвек, кипкән алма, чия, карлыган, гөлҗимеш кайсы якларга гына юнәлми.

Берзаман авылга һәвәскәр рәссамнар килеп, диварда пыялалы кыса эчендә сакланып калган кечкенә рәсемнәрне зурайтып, портретлар ясап бирә башлады. Кем әтиәнисенең саргайган рәсемен яңартып ала, кайсы үзенекен йә балаларыныкын зурайттыра.

Тимеркәенең фронттан җибәргән бердәнбер фотосын күз карасыдай кадерләп саклый иде Рәхимә. Әллә ничек кенә булды, исемен дә белмәгән рәссам егеткә шуны тоттырып җибәрде. Атна-ун көн ут йотып көткәннән соң килде егет. Кечерәк куна тактасыдай катыргыга төшерелгән сурәтне аңа сузды.

Егылыплар китә язды тол хатын. Әйтерсең әле кичә генә туйлары узган. Тимеркәе ап-ак күлмәк, кара костюм кигән, гомер булмаганны – галстук таккан. «Һаман да көтәсеңме? Көт!» дигәндәй, ирен чите белән чак сизелерлек кенә елмайган була. Моңсу-сагышлы да йөзе, ниһаять, күрешә алуларына шатланган да сыман. Әүвәл көлгән булды Рәхимә, аннан, яшен күрсәтми, тын гына елады. Әнә бит, ире һаман яшь, чибәр. Ә ул… карчык! Чәчләре агарып, аркасы бөкрәеп беткән. Тәмам эштән чыккан. «Нишлим соң, җиңел булмады бит язмышым!» – әкрен генә шулай диде ул рәсемдәге үзе ят, үзе япь-яшь иренә. Аннан, ник акланып торам әле, ни гаебем бар соң дигәндәй, үпкә беләнрәк өстәде: «Син киттең дә котылдың, ә без монда…» Хәер, мондагысын бер кичтә сөйләп кенә бетерерлекмени?! «Сиңа әйтәм, әтиең – биатай да, әнкәй мәрхүмә – бианай да миннән риза-бәхил булып, хәер-фатихаларын калдырып күченделәр ахирәткә. Иң зур бүләк шул инде миңа хәзер…»

Резидәнең, сиздерми генә кереп, ишек төбендә аптырап басып торуын күрде дә, уңайсызланып, ак яулыгы белән күзен каплады…

Гомер эчендә бер җыенып килгән диңгез буенда рәхәтләнеп ял итәсе, күңел ачасы урынга шуларның һәммәсен күз алдыннан үткәреп утыра Резидә.

Каршыларындагы егет – Тимур – Рәхимә апасының түрендә эленеп торган сурәттән сикереп төшкән диярсең. Шундый ук куе коңгырт чәчләр, елмаюлы күзләр, туры борын, калын иреннәр, икегә аерылып торган ияк… Шулкадәр охшаса да охшар икән! Ияк очындагы мәхәббәт чокырына кадәр бертөрле… Шулкадәр охшаш ике кеше була микәнни?! Һәркемнең игезәге бар дигәннәре чын инде әллә?

– Аеры иякле ир заты ике кат өйләнә, диләр. Хак сүзме икән? – Гөлиянең эчкерсез көлүе егетне генә түгел, хәтта Резидәне дә сискәндерде.

– Бабаема охшаганмын, – диде Тимур, кимчелегеннән оялгандай. – Буйдак әле мин. Ләкин… Бабам сыман ике кат өйләнергә… язмасын иде.

Резидә сүз җебен тизрәк эләктереп калырга тырышты:

– Ә бабагыз? Ник алай иткән соң ул?

– Сугыш! Каһәр төшкән сугыш гаепле безнең башлар тишеккә, дип көлә иде әбекәй. Ә бәлки, язмыштыр? Язмышка ышанасызмы, кызлар?

Кызлар сүзсез генә аны тыңларга әзерләнде.

– Әбием сөйләгәннәрне сезгә бәян итсәм генә инде… Бабайларның хәрби полкы берзаман чолганышта кала. Аяусыз бәрелештә күп сугышчылар һәлак була, исән калганнарын әсир итеп алалар. Каты яраланган бер солдат – минем бабай була инде ул – аңсыз килеш урман аланындагы бер чокырда ятып кала. Үлекләрне җирләүчеләр эшләрен бетереп киткәч, бер яшь кыз – минем әбием була инде – ни үле, ни тере кызылармеецның аңына килеп ыңгырашканын ишетеп ала. Булдыра алганча, яраларын чистарта, бәйли. Башта солдатны ылыс ботаклары белән каплап яшерә. Караңгы капкач, яралыны ылыс ботакларыннан ясалган чанада тартып, шактый адашып йөри әле. Кыз яралы солдатны партизаннар отрядына алып чыга. «Әгәр шул кыз – Ходай Тәгаләнең шәфкатьле бәндәсе – әбиең Ксения Никитична очрамаса, беткән идем инде мин. Бу дөнья кешесе түгел идем», – дип сөйли торган иде бабай. Документлары юк, башы яралы, зиһенен җуйган. Тырыша торгач, менә шул кешене аякка бастыра әбекәй. Ә сугыштан соң… Әсирлектә булган, хәбәрсез югалганнар язмышын беләсез. Төрлесен уйлап, шахтёрлар бистәсендә яшәп кала болар. Документларны ничек юнәткәннәрдер, монысын мин белмим. Ихтимал, партизаннар ярдәм иткәндер. Бабакайның түш кесәсендә тик бер «документ» – чигүле кулъяулык кына сакланып калган була. Әле дә исән ул. Пар күгәрчен һәм ике хәреф… Ялгышмасам… берсе «Т», Тимерханга дигәнне аңлата инде, икенчесе…

– «Р»! «Р» – Рәхимәнең баш хәрефе. «Тимерханга – Рәхимәдән»…

Тимурның гына түгел, Гөлиянең дә ике күзе дүрт булды.

– Син каян беләсең?

– Беләм инде. Дөнья бик киң, очсыз-кырыйсыз һәм бик тар. Берзаман очраша адәмнәр. Һич көтмәгәндә, уйламаганда.

– Менә… Сез белергә теләгән үтәлмәгән васыять дигәненә дә килеп җитәбез бугай, ниһаять. Бабакай иленә кайтырга бик теләде. Бик… Ай ярым гына яшәп калган кәләше барын әйткән булган ул. «Чибәр, аңа кызыкмаган ир-ат юк иде, тиңен тапкандыр, кияүгә чыккандыр, тормышларын бозып йөрмим», – дип тә юаныч тапкан булды үзенә. Әмма сагына иде. Чамасыз сагынды. Әйтмәдем бугай, аның бит ике күзе тиң сукыр иде. Теге чакта ук сукырайган булган ул. Үзе генә кайтып йөрерлек булмагандыр. Ә Ксения Никитичнаның, ихтимал, аны үз яныннан җибәрәсе дә килмәгәндер. Төрле хәлләр була, дөнья бит бу!

Очып кайтты авылга Резидә. Канатланып…

– Апам-бәгърем, син утыр әле. Тик каушама гына, яме. Борчылма да. Хәзер… Ипләп үзем аңлатырмын…

Резидәнең ымлавы булды, ишек уемында Тимурның бөдрә башы күренде.

Рәхимә апа чайкалып китте. Аумады. Карават башына тотынып калды.

– Тимеркәй! Тимеркәем, син түгелме соң бу?! – Күзләрен җиң очы белән сөртеп алды. – Күземә генә күренмисеңме? Кайттыңмы, җанкисәгем? Әйттем бит, кайта ул, дип. Ә сез… ышанмаган булдыгыз… – Ул хыялый кешедәй кет-кет көләргә тотынды. – Ходай Тәгалә ник бу корткага туксан ел гомер биргән, дип аптырагансыздыр да әле. Көтәр өчен биргән бит ул миңа шуның кадәр озын, бәрәкәтле гомеркәйне. Кадерлесен көтеп алсын, дигәндер! – Чайкала-чайкала үзенә таба атлаган карчык, Тимур тотып өлгермәсә, егылып китәсе иде. Җил иссә дә аварга торган Рәхимә апа егетнең күкрәгенә башын куеп бер мизгел тын торды да үрелеп яңагыннан сыйпап алды. – Ә син һаман япь-яшь… – дип пышылдады.

Эзмәвердәй ир-егет… Тимур, карчыкның җилкәсе аша үрелеп, бүлмә эченә күз салды. Түрдә солдат рәсеменнән зурайтылган портрет – егетнең үз сурәте эленеп торган кебек иде. Ә рәсем астында чигүле кулъяулык. Чәчәккә күмелгән куакка кунып, томшыкка томшык терәп, сайрар кошлар үбешә. Бормалы язуы да шул ук: «Т – Р», «Тимеркәйгә – Рәхимәдән» ягъни. Кулъяулыкның төп нөсхәсе Тимур кулында иде югыйсә. Бу – күчермәсе генә. Сугыштагы ирен өзелеп көткәндә, тагын берсен – нәкъ шундыен чиккән булгандыр Рәхимә. Ә бәлки, кулъяулыкның тегесе югалган яки тузган булса, сөйгән яры кайтуга монысы – яңасы әзер торсын дип тә тырышкандыр.

Солдат кесәсендә утлар кичкән кулъяулык уңып, изрәп беткән, әмма барыбер төсен дә, асыл мәгънәсен дә җуймаган. «Кайт, көтәрмен» дигән вәгъдәсенә тугры калган яшь киленнең изге бүләге бит ул.

Кулъяулыкка бер уч туфрак – Тимеркәйнең кабер туфрагын да төйнәгән иде хасиятле ир-егет. Бу әбинең күңел кичерешләре ят түгел аңа.

– Мин – оныгы, ә бу – аның әманәте, – диде ул, башын иеп. – Сагынды, ахыр чиктә җаннарыбыз бергә булыр дип ышанды. Бәхилләшү сүзе иде…

– Рәхмәт, балам! Мине онытты дияргә хакым юк, ул түгел, сугыш аерды бит безне. Менә бит, дөнья булгач… Ниһаять, оныгыбызны күрүне дә насыйп итте Ходам. Инде үлсәм дә үкенмим! – Карчык, әле генә аңына килгәндәй, кинәт яктырып-балкып, яшьләрчә җиңел-җитез атлап, Резидәгә якынлашты һәм бая Тимур тоттырган төенчекне аңа сузды.

– Кая ничек урнаштырырга икәнен үзең белерсең. Син ушлы бала бит. Көтәсе озак калмады инде, – диде.

Чәчүргеч

Буш кырда сөрәеп, авып-түнеп утырган телеграм баганалары атылып каршыга йөгереп чыга да керфек кагып өлгергәнче күздән дә югала. Карачкы кебек караеп күренгән агач-әрәмәлекләр, саргайган камыш баскан күлләр-сулыклар, кыйшайган түбәле йорт-каралтылар сибелеп-чәчелеп кала. Поезд чаба. Буш басуга, төтен, күмер тузаны белән ысланган-каралган каралты-кураларга карап бару туйдырды. Күзне ял иттерердәй, күңелгә куаныч бирердәй берәр күренеш, манзара, тормыш кайнап торган берәр кала-сала очрасын иде, ичмасам. Бушлык. Эчпошыргыч бушлык күз күреме җирдәге һәр карышны камап алган да гүя тантана итә.

Уфылдап, авыр сулап, поезд чаба да чаба. Тик тәгәрмәчләр генә үзләре белгән көйгә берөзлексез, эчпошыргыч җырын суза: «Тук-тук! Тук-тук!» Кайчак тукылдау әкренәя. Бишек җырына охшап, сине оета башлый. Баш аска салынып төшә, күзгә йокы эленә. Айнып, кинәт сискәнеп, тураеп утырасың да, җанлырак берәр мизгелне эләктереп алып булмасмы дигәндәй, тагын тәрәзәгә төбәләсең. Караусыз, ташландык җирләр өстендә, пәрәвез җепләре сыман салмак кына тирбәлеп, гүя мәңгелек моң йөзә. Йөрәкне сагайта һәм сагышны куерта торган әллә нинди хәсрәтле моң… Дулкын-дулкын булып кылганнар йөгергән кыр гасырлар буе саклаган серен кемгәдер ачарга телидер, бәлки?

Безнең вагон ярым буш. Купедагы бердәнбер юлдашым кичәдән бирле баш күтәрми – әллә йоклый, әллә… Бәлки, йоклаганга сабышып кына ята торгандыр. Саргылт җәймәсен бөркәнеп, соры одеялга төренеп тик ята. Мин утырып китәсе станциягә поезд төн уртасы авышкач кына килде. Күршем кыз-хатын булсын, дип сораган идем. Юлдашымны уятмаска тырышып, тиз-тиз чишенеп, ятакка аудым. Тәрәзәдән төшкән сыек яктылык яңа таң туганын күптән белдерде. Ашыгыр җир юк. Төш вакыты авышканчы йокыга куерып ята-ята арып беттем. Чәй эчү дәрте белән бая ук торып утырмакчы идем, селкенми дә яткан күршемне бимазалыйсым килмәде. Эчкә пошаман төште: җаны булган адәм шул гомер йоклап ятармы?

Вагон-рестораннан чәй янына берәр төрле ризык алып кайтмакчы булдым.

Мин әйләнеп килгәндә, ул да торып утырган иде.

Агачтан юнган сындай катып, кузгалмый да утыра иде ул. Өстендә – таушалган, кайсы заман модасы икәнлеген чамалап булмый торган искерәк кенә ак костюм. Чисталыкка чиста булса да, кемнәндер мирас булып күчкән әллә кайчангы кием икәнлеге күзгә бәрелә. Киң җилкәләре салынып төшкән, әйтерсең какча-юка гәүдәле үсмер кыз бала юри әтисе костюмын иңенә салган. Ә бу ханым миңа җир астыннан чыккан зәгыйфь үсемлекне хәтерләтте. Базда үскән бәрәңге сабагы шулай озын-нечкә була. Бөкрәебрәк утыруы да, яңак сөякләре калкып чыккан, суырылып килгән йөз-кыяфәте дә бик нык арыган-йончыган икәнен сөйли. Шома итеп тарап, артка өеп куйган чәчләре генә түгел, хәтта керфеге, кашлары да ап-ак иде аның.

Төенчегемне өстәлгә куйдым да табын әзерли башладым.

– Хәзер чәй эчәбез. Титанда су кайнап утыра, – дидем.

Ясап алдына куйган чәйгә дә үрелергә ашыкмады ул. Кыстап карасам да, тәрәзәгә – йөгерә-йөгерә артка чигенгән манзарага карап баруыннан аерылырга теләмәгәндәй, сүзсез утыруын белде.

– Миңа карамагыз, эчегез, ашагыз. Ә минем тамактан үтми, – дип куйды.

Мин аны чиксез зур тетрәнү кичергән кешегә охшаттым. Һәм ялгышмаганмын.

Юлда, гомерендә бер очраткан юлдашына адәм баласы беркайчан беркемгә сөйләмәстәй эч серләрен түгеп ташлый, чөнки бу кеше белән бүтән очрашмаячагын белә. Димәк, очраклы юлдаш, килгән-килмәгән якларын искә төшереп, аны битәрләмәячәк. Белмим, бәлки, сәбәбе бүтәндер. Әйтик, озын юлга чыккан кешеләр, чикле киңлектә билгеле вакытка бәйләп куелгандай, бер-берсенә бәйле. Эчеңдә кайнаган уй-хисләреңне чайпалдырып, бушанып алу гаепме? Юл озын. Вакыт күп… Тагын тәүлеккә якын барасы да барасы әле…

– Минем татарчам такы-токы гына инде, – дигән иде ул башта. Туган теле татар теле булса да, чынлыкта татарча утыз елга якын рәтле-башлы сөйләшкәне юк икән. Алай да онытып бетермәгән. Өзелгән сүзне дә, татарчалап, үзе ялгап җибәрде: – Ә сезнең татар икәнлегегезне белдем. Прокопьевскида поездга утырганда озатып калган апагызмы, танышыгызмы: «Хуш, хуш, бәхил бул күрешмәсәк!» – дип кычкырды. Мин тетрәндем һәм «карачы, моның да язмышы минекенә охшаш, ахрысы, ул мине аңлый алыр идеме икән?» дип уйладым… Туганнарча бер якынлык барлыкка килде диимме. Эчемне бушатасым килә башлады. Куркам да… «Күп сөйләшмәскә» дигәнне колакка киртләгәннәр. Курку сеңгән җанга, тәнгә. Аны ышкып-юып, кырып та төшереп бетереп булмас инде. Шулай да сөйлим… Тыңлагыз. Гаеп тә итмәгез. Салкын Себергә кемнедер эзләп килгәнсез. Үзегез – якташ. Сез мине аңларга тиеш. Мине дә шулай кемдер эзләп килергә тиеш иде бит.

Беренче карашка ул миңа олыгайган, карт, ягъни яшен яшәгән карчык булып күренгән иде. Яше бардыр аның. Җыерчыклары да шөкер итәрлек – ак йөзен аркылы-торкылы телгәләгән. Ләкин, ни гаҗәп, сөйли башлауга, мин аның җыерчыкларын гына түгел, сәер кыяфәтен һәм, әлбәттә, яшен дә оныттым. Йончу йөзе язылып, күз алдында яшәреп китте, чөнки аның күзләре… Күзләренә тирән моң да, бетмәс сагыш һәм хәсрәт тә, яшәүгә мәхәббәтен җуймаган кешенең чиксез ышанычы да сыйган. Зәп-зәңгәр күзләреннән сирпелгән яктылык, нур әйтерсең бар дөньяны нурландыру куәтенә ия иде.

– Без әле танышмадык та түгелме? Галка дип тә, Галька дип тә йөртәләр иде мине, – диде дә көрсенде, тынып торды. – Нәрсә дигән сүз инде ул? Чуерташ буламы? Әллә чәүкәме? Менә шунысы кызык: ни дисәләр дә, үпкәләп, борын салындырып утырыр хәл юк. Яшәргә кирәк. Ачлык күрдек, ялангачлык, фәкыйрьлек кичердек – бирешмәдек. Шулай дияргә хакым бардыр, шәт. Ә чынлыкта… Исем кушканда, бик белеп эш итәргә кирәк тә бит, искелек калдыгы, диләр, олылар сүзенә колак салмыйлар. Мулла кушкан исемем Гөлзар минем. Әти тапкан исем, чөнки әнием Гөлсем мине куенына алып сөяргә дә өлгермәгән, бәби китергәндә, кырык кылы өзелеп, күзләрен мәңгегә йомган. Ятим кызыйга гел зар, гел моң юлдаш буласын алдан белгәндәй, исеме Гөлсемгә якын, дип, шул сәер исемгә кызыккан әти. Юраулары юш килде, зарланырга теләмәсәм дә, язмыш иярчене сыман, арттан калмады зар. Хәер, балачагым алай ук караңгы булмаган ич. Әбием бар иде, башымнан сыйпап, гел әйтә торган иде: «Бик шаян син, кызыкай, җил куып йөри торгач, бәхет капкаларың ачылганны күрми калмасаң гына ярар иде», – дия иде. Ә мин көләм: «Әби, бәхет капкалары шулай күп булгач, берәрсенең капка астыннан булса да керермен, сыярмын әле», – дигән булам. Шук, шаян гынамы, кызыксынучан да идем шул. «Бәхет капкалары күп булыр, и бала, – дияр иде әбием, – тик адәмнәр кайсы капканың нәкъ менә бәхет капкасы икәнен аера гына алмас. Әмма Ходай Тәгалә бәндәләренә бик тә мәрхәмәтле бит ул. Туганда, һәркемнең үзенә тәгаенләнгән бәхете була. Бәхетемне эзләдем, табалмадым, дип зарлана адәм зарлануын. Үзе акны карадан аера белмәгәне өчен язмышны гаепләү җиңелрәктер шул. Бәхет капкасының берсе ябылганын күреп, авыз ачып, кайгы-хәсрәткә батып торсаң, икенчесе ачылганын сизми калырсың. Ул чакта эш харап», – дия иде.

Котылгысыз фаҗигагә китерә торганы – ялгышып, бәхет капкасын бутавыңдыр. Монысына соңрак, авыз пешкәч, үз башыма төшкәч төшендем.

Матур түгел идем мин. Колга сыман озын буйлы. Хәзер аларны модель диләр, ул чакта – колга! Егетләр урта буйлы, нәфис буй-сынлы кыз-кыркынга кызыга. Ә мин… Такта да – такта, мин дә… Битем сипкелле, чәчемә кадәр кешенеке төсле түгел, ак! Альбинос, диләрме? Шул, адәм тәганәсе. Клуб-мазар дигәненең ишеге кайсы якка ачылганын да белми үстем. Әнине җирләгәч, әти, мине әнисендә калдырып, бәхет эзләргә чыгып киткән. Үз сөягем үземнән артык түгел, дип, хак булса, миңа өч-дүрт яшьләр чагында бер кайткан да булган. Әби бирмәгән. Үзем үлгәч кайтып алырсың, дигән. Дөрес тә иткәндер. Ристаннар белән бергә бүген монда, иртәгә тегендә этелеп-төртелеп йөргән ир-атка кыз баланы тоттырып чыгарып җибәрергә башына тай типмәгән ич аның да. Аннан мин кул арасына керә, эшенә булыша башладым. Бер-беребезгә иптәш, иптәш кенәме, терәк булдык.

Унбиш яшьтән колхоз фермасына сыер саварга төштем.

Колхозлар артта кала башласа, чыбыркы шартлатып, эшне кызулатып, җитәкченең котын ботына төшерү өчен, районнан вәкил – уполномоченный җибәрү гадәте бар иде. Безнең «Якты юл»га да килгәли иде вәкил. Йортыгыз иркен, тыныч, чиста, дип, фатирга керттеләр. Олпат гәүдәле, ачык йөзле кеше иде. Баштарак шүрләп, аяк очына гына басып йөрсәк тә, тора-бара үз кешегә әверелде. Әбиемә ныграк та ошады бугай, чөнки ашау-эчү яклары бик кысан чак иде. Вәкилне караган-тәрбияләгән өчен, акмаса да, нидер тама. Баштан ук мин аны урындагы олы кеше, акыллы-зирәк, әллә кем итеп күргән идем. Каршында председатель кадәр председатель дер калтырап тора, безнең ишегә ни сан… Менә шул вәкил – исеме дә Вәкил иде аның – безнең тормышны үз итте һәм… үзгәртте. Көндез ул кайтып күренми – кырда, басуда: тикшерә, өйрәтә, мәш килә. Игенчеләр янында тамак ялгый, арып-талып, кунарга гына кайта. Ә иртәле-кичле ашау-эчүе – бездә. Итен-ярмасын колхоздан яздырып алып, ризыкны әбием бик тәмле итеп әзерли иде. Ошаттымы, абзый икенче елны да фатирга безгә керде. Инде мин дә аңардан, күләгә шайтаннан качкандай, күргәч тә яшеренергә ашыкмый идем.

Көндезге эсселек басылган. Вәкил салкынча һавада, йолдызлы күккә карап ял итәсе килепме, баскычка чыгып утырган иде. Минем төнбоеклы күлдән су коенып кайтып килешем иде.

– Төнлә ялгыз йөрергә курыкмыйсыңмы? – дип сүз кушты.

– Кемнән куркыйм? Җен-пәригә ышанмыйм, – дигәнмендер.

– Шундый сылуны урлап китсәләр, – диюгә, пырхылдап көлеп җибәрдем.

– Минеме? – дип кайтарып та сорадым әле.

– Сине, сине! – диде ул. Көлә дип уйлаган идем, көлмәде. – Карап-карап торам да тагын бер карап куям дигәндәй, үз кадереңне, нинди гүзәл, сылу туташ булып үсеп җитүеңне үзең дә аңлап бетермисең бугай! Дөресме? Әгәр кыз-хатын үзен чибәр, сылу, акыллы дип исәпли икән, моңа бүтәннәр дә ышана.

Ә мин ышана ала идемме соң мондый хикмәткә?

«Егетең бармы соң синең? Яраткан кешең?» дигән соравы мине аяктан ега язды. Юк, дип тә, бар, дип тә әйтә алмадым.

– Ямьсез, колга, дип үртәүләренә күнеккәнсең!

– Дөресе шул ич.

– Кемдер әйткән ахмак сүзгә кешеләр күбрәк ышана. Дөнья күргән кеше – мин әйтәм, хатын-кыз беркайчан да ямьсез булмый. Ходай аны чибәр итеп яраткан. Ул – сер, чөнки кыз-хатын җаныннан җан ярала, бала туа. Баласы өчен ул һәрвакыт иң-иң матур, иң-иң яхшы.

Күзләремне кулым белән каплап, атылып чоланга кереп киттем. Әбием белән без шунда йоклыйбыз, түр бүлмәне Вәкил абыйга биргән идек.

– Йөрисең шунда төн ката, йокы калдырып, – дип сукранырга тотынды әби. – Әллә соң Су анасы күрендеме күзеңә? Ничә әйттем, кояш баегач, елга-күл янына якын барырга да ярамый, дип. Тыңламыйсың. Карачы, бөтен тәнең дер-дер килә, куркулык койдырмый булмас. Кая, өшкереп карыймчы…

Әбиемнең өшкерү-төкерүләре ярдәм итмәде, шул кичтән соң мин, ни эшләгәнемне аңламыйча, кабып йотасын белсә дә елан авызына үзе кереп барган куян кебек, бер калтырап-куркып, бер кыюланып, баскыч янындагы очрашуларны көтә башладым. Озак та үтми, очрашулар бакча артындагы карт өянке ышыгына, чишмә буена күчте. Вәкил абыйның ышандырырга теләве бушка китмәде: мин үземне, чыннан да, акыллы, чибәр, озын буйлы бер сылу, җиткән кыз итеп тоя башладым. «Кеше сөйләр» дигән шик тә куркытмый, ике дөнья – бер морҗа, уртасы камыр гүя.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации