Электронная библиотека » Роза Мулланурова » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Җан сөенече"


  • Текст добавлен: 30 апреля 2019, 12:40


Автор книги: Роза Мулланурова


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 21 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Катканаклы җиргә, ак күбәләкләрдәй бөтерелеп, кар бөртекләре очкалап төшкәли башлагач, көз ахырында мин, йөрәгем янында тагын бер йөрәк типкәнен сизеп, өнсез калдым.

Өмет-хыялларның челпәрәмә килеп җимерелүе идеме бу, яңа тормышка сулыш ачылумы – берәүгә дә мәгълүм түгел язмыш китабында ни-нәрсә язылганы. Төне буе елап чыктым. Таң белән, сыңар чиләк асып, күлгә төшеп киттем. Әгәр әбием сизенеп артымнан төшмәсә, каршыгызда утырмас идем.

Әбием, күп хәсрәтләр күргән карчык, кешелеккә дип саклап тоткан чибәррәк киемнәрен киеп, җәяүләп район үзәгенә чыгып китте. Ут йотып, ни кылырга белми, ике көн көттем. Кайтты. «Киен!» – диде. Икәү чыгып киттек.

Вәкил абый өйләнгән кеше икән. Хатыны бар, балалары юк. Сөенгәнме әбием китергән көтелмәгән хәбәргә, көенгәндерме – анысын ачыклап тормадык. Әби аларда кунган. Хатыны башта нык ярсыган, дулаган, әмма ире Вәкил: «Чыгарсыннар партиясеннән дә, кусыннар эшеннән, тик шуны бел: сине ташласам да, баланы ташламыйм!» – дип кистереп, каты торгач, йомшаган хатыны: «Буласы булган, буявы уңган. Тынычланыйк, уртак бер фикергә килик!» – дип, икәү бүлмәләренә кереп бикләнгәннәр. Иртән әбигә әйткән Вәкил абый: «Гөлзарны алып кил. Бездә торыр. Укырга керергә килгән ерак туганыбыз, диярбез. Бала туар. Әгәр авылда калса, төтене бик ерак китәчәк».

Чәчәкле җәй башында кыз таптым. Гөлинә дип исем куштылар. Гайшә-көндәш бала китерә алмый икән. Йөрәгем янында йөртсәм дә, күкрәк сөтемне имезсәм дә, кыз минеке түгел иде инде. Миңа унҗиде тулып кына килә, әгәр чын дөресе беленсә, моның ахыры нинди фаҗигагә китерәсен яхшылап та, янап та кат-кат искәртте Гайшә. Вәкил абыйны танырлык та түгел, ул югалып калган иде. Күнми, килешми нихәл итә ала идем соң мин? Гайшә Гөлинәне үз баласы итеп теркәтү җаен тапты. Миңа бала караучы, асрау роле тиде. Хәер, азгамы-күпкәме бала янында булуны бәхеткә юрадым. Бәхет капкасы ачыла дип алданып адашуымны соңарып аңладым шул.

Мәхәббәт күзләрне сукырайта, диләр. Сукырайта гынамы, бәйли – кул-аякны, уй-хыялыңны… Катырак бәйләнгәч, котылгысызлыгын аңлыйсың.

Хәер, Гайшә миңа мәрхәмәтле иде, тырышып-тырышып техникумга укырга керергә димләүче дә, өзми-куймый имтиханнарга әзерләүче дә – ул. Үзе медицина институтының кичке бүлегендә укый, врач дипломы алырга әзерләнә. Минем белем – җиде класс, техникумга тартса ярый. Ә көз көне апагыз ФАШ – фельдшер-акушерлар мәктәбе тыңлаучысы иде инде.

Алма битле, әтисенә ике тамчы су кебек охшаган Гөлинә бәйли-ялгый иде чит-ят кешеләр арасын. Сандугачлы таңда бөреләнә генә башлаган мәхәббәт гөле чәчкә аталмый сулган. Ярату әллә булмаган да, әллә качырып-посырып, яшереп асрый торгач, хурланып юкка чыккан. Төннәрен мендәргә капланып елый-елый, күз яшем кибеп-корып бетте. Бердәнбер куаныч – шул бала. Мин генәме, без өчәүләп, кояш тирәли җир әйләнгәндәй, янында бөтерелеп йөрибез, һәр сүзенә куанабыз, авырып китсә – борчылабыз. Колагыннан тартып үстерердәй булып кыланабыз…

Юлдашым үзе сөйли, үзе, озын-нечкә, бирчәйгән бармакларына урап-сүтеп, бертуктаусыз ниндидер чүпрәк кисәген бөтерә. Тынычландырырга теләп, сак кына кулына орындым. Шулчак ул кулындагы чүпрәк кисәген өстәлгә җәеп салды. Киңлеге-озынлыгы кул яссуы булыр, таушалган, урыны-урыны белән тетелеп-тузып таралырга торган чүпрәк кисәге иде бу.

– Чәчүргеч бу. Кызымның чәчен үргән тасма, чүпрәк дисәм дә була, – диде ул, күзләрен еш-еш йомгалап.

Елап җибәрер дип уйлап, артка чигендем. Еламады. Күрәсең, чынлап та, күз яшенең чишмәсе корыган-кипкән иде.

– Чәчүргеч, – дип кабатлады ул, бераз тынычлангач. – Упкын кырыенда торганда, шуңа тотындым. Зәмһәрир суыкларда җылытты ул мине, уттан саклады. Шул кадерле ядкяр хакына исән калдым. Котылып кайтып барам.

– Ә, аңладым. Бөти бу! – дидем. – Бәла-казалардан саклагыч бөти. Ә чәчүргеч – толым итеп үргәндә чәчкә кушыла торган тасма.

– Ул мондый кыска түгел иде, – дип ачылып китте ханым, хәбәрдарлыгыма куангандай. – Хәер, кичкән юллар аннан да озынрак иде шул. Тузды, өзелде. Төсе дә зәңгәр иде аның, кызымның күзләре төсле. Уңды…

– Шул гомер монысын ничек саклый алгансыздыр?

– Күз карасыдай сакладым. И-и, ничекләр яшереп асраганым үзе бер кыйсса, әкият күк…

* * *

– Гөлинәгә ике яшь тә тулмаган иде әле, Вәкилне алдылар… Шундый тетрәнү кичердек, элекке иркен фатирны бушатырга әмер бирделәр. Бер бәләкәй генә почмак тиде өчебезгә. Юк, бала вакыйгасына бәйле түгел иде кулга алынуы. Имештер, эшендәге ниндидер корткычлык өчен хөкем иттеләр. Еллары шундый шомлы, караңгы иде ич. Иптәшләреннән берсе моны саткан: ниндидер ярамаган сүз әйткәнме, куерттылар-куерттылар, беркемне аңламадык. Юкса начар кеше түгел иде. Булган шул – дошманнарымы, аркасына пычак кадардай дусларымы… Бар иде кеше, юк булды. Гөлинәне алып, җәйгә авылга кайтып киттем. Әби дә, йорт та исән иде әле. Өстеңдә болытлар куерганын сизенеп эз югалта алсаң, әллә ни эзләп маташмыйлар. Укуымны читтән торып тәмамларга уйладым. Баш күтәрми, кырдан кайтып керми эшләдек тә эшләдек. Гөлинә әби белән кала, икесе дә яраттылар бер-берсен, сөйләшеп туймыйлар.

Амбарда эшли идек. Көзге уңышны бүлгәндә, мине үлчәүче итеп куйдылар. Ярый. Хезмәт көненә тигән бодайны, үлчәп, исемлек белән җибәреп торабыз. Эш өчен җаваплы кеше – түрәләр тирәсендә көязләнеп йөрергә өйрәнгән Сәхилә җиңги пышылдый колагыма гына: «Тау асты Сәхабетдиннең бала-чагасы да ишле, кеше күрмәгәндә, бер ун килоны арттырып сал әле, көшелдәгене кем барлап, искәреп торсын!» – ди. Ярамый, мәйтәм. Ярамыйга карамый, болар икәүләп Сәхабетдингә тиясе капчык ярым урынына ике капчык бодай тутырып, үлчәүгә куеп кына алдылар да выжт олауга. Явызлык сиздермичә, шыпырт кына якынлаша, хаклык кына ул, соңга калган табиб сыман, көчкә өстерәлә. Ындыр табагыннан олау кузгалып китәргә дә өлгермәде, тикшерү килеп төште. Капты апагыз. Зурдан кубып, бүтәннәргә сабак булсын дип, ачык суд ясаган булдылар. Чынлыкта уйлап оештырылган нахак бәлагә тарыдым. Сәхилә җиңги, күрмәгән-белмәгән булып, күләгәдә калды. Хәер, аны батырып, судан коры чыга алмас идем. Җиде ел чәпәделәр.

Үзәк-бәгырьгә үткәне кызымнан аерылу булды. Әби җитәкләп алып килде. Чытырдап ябышкан сабыйны көчкә йолкып алдылар. Үрсәләнгән балага кушылып, ярты зал яшь түкте. Толымын чәчүргеч белән үрә торган идек. Күбәләкләп чәч очына бәйләгән чәчүргече учымда калган. Кулны каерып бәйләгәнче абайлап алдым да тиз генә күкрәкчәгә яшереп өлгердем. Җиде бөртек чәче һәм… чәчен үргән шушы сатин тасма калды миңа – истәлек, бәхеткә ышанган тормышымнан бер ядкяр булып… Йа Хода, баламның тән исе, хуш исе сеңгән шушы чәчүргеч булмаса, күргән-кичергән кыямәт газапларын ничек кичкән булыр идем, белмим. Ходайның миңа кылган мәрхәмәте иде бу.

Ябык вагоннарга төяп алып киттеләр. Ярты халык кырылды. Туктаган җирдә ашык-пошык чокыр казып тутыра тордылар, сөякләре рәнҗеп ятадыр. Җаны чыгарга өлгермәгән, тире белән сөяк арасында көчкә тотынып торган мәхбүсләрне тайга түренә илтеп ташладылар. Качарга уйламагыз да, барыбер ерып чыккысыз тайга йотачак, дип кисәттеләр. Төрмә дигәннәрен күрдем дә, күрмәдем дә… Сорау алырга чакыралар дисәм, төрмәнең ниндидер түрәсе каршына бастырып куйдылар. «Син мөселманмы? Шәфкать туташы? Бәхетең бар икән, миңа таза гына мөселман хатыны – шәфкать туташы кирәк иде», – ди бу. Ни эшкә, дип сорап тора алмыйсың, кирәк икән кирәк!

Юнмаган-ышкыламаган юан бүрәнәләрдән корыштырган, бер генә тәрәзәле, анысы да тимер челтәрле йортка китереп куйдылар. Сакчы ни эш кырырга тиешлегемне аңлатты. Мин шунда эшләргә тиеш икән. Тыштан шыксыз күренсә дә, дүрт бүлмәгә бүленгән шактый зур йорт иде бу. Бер бүлмәдә урынга кадакланган карчык, күрәсең, әнисе ята. Икенчесендә – хатыны булгандырмы, башка берәр түрәнең кызы яки хатынымы, акылга тулы булмаган зат… Ишеге һәрчак биктә. Миңа юу-җыю, җыештыру эшләре йөкләнде. Йортка терәп салынган абзарда сыер, сарык, дуңгыз тоталар икән. Монысы да минем биләмә… Миңа кадәр эшләгән хатын дөнья куйгач, әнкәсе шуңа охшаган татар хатыны эзләткән. Үзе шулай аңлатты. Мин китерттем сине монда, кадеремне бел, казармада черегәнче, аерым йортта яшәвең артык лабаса, дип ышандырасы килде. Белмим, мондагы яшәеш, әгәр төрмә тормышын яшәеш дип атарга яраса, тегендәгедән артык булгандырмы, кимдерме – бәхәс куерту читен. Анда да, биредә дә тоткын син. Ирегеннән мәхрүм ителгән мәхбүс. Дөньяга яралуга, бала ирек даулый башлый, биләсәләр, чүпрәкләрен тибеп очыра. Чебен булып чебен, иркенгә чыгарга теләп, тәрәзәне ватардай булып дулый. Читлеккә ябылган кошның йөрәге ярылып үлә. Зоопарктагы бүре яки арысланның күзләрендәге гаҗизлек тетрәндерә. Ә кеше түзә, дибез дә, ни хисабына, ничек чыдый – монысын беркем белми.

Менә шул нәни юаныч – чәчүргечне, саклап алып кайтып, кызыма күрсәтү хыялы бар иде. Мәңгелек томан каплаган күктәге йолдыз сыман сизелер-сизелмәс шул яктылык шәйләнеп тормаса, ерып чыга алыр идемме язмышның буталчык сукмаклары чытырманлыкка китереп җиткергән бу авыр юлны? Чәчүргеч – гүя яшәвемнең төп мәгънәсе. Чүпрәк кенә димә! Ә җиде бөртек чәч?! Чәче аша кызым белән тоташкандай булам. Дога укып Ходайдан ялварам: рәхимле бул минем газиз балакаема! Зинһар! Күңелем сизә, Гайшә-көндәшем килеп алгандыр. Ул – укыган кеше, белемле, акыллы, ташламас. Үз кызы итеп яздыруы хәерлегә булган лабаса! Булсын, аныкы булсын! Тик исән, сау-сәламәт, бәхетле була күрсен, дип ялынам. Бер минутта, утка пешкәндәй, ялкын куырып ала йөрәгемне, икенче мизгелдә салкын суга төшкәндәй туңам: тамагы ач түгелме, иптәшләре юньле кеше балаларымы? Какмый-сукмыйлармы? Чәчүргечкә төйнәлгән сабый чәчен йөрәгем турысына куеп теләк телим… Бүтәнгә көчем җитмәсә дә, мондый бәхеттән беркем аера алмый ич мине. Ни эшләр, ничек чыдар идем, шул куанычым булмаса? Бәлки, башка юаныч уйлап табар идем… Баштарак бүтән тоткыннар янына кайтарып-китереп йөрттеләр. Тик торыр хәл юк, йөгереп-йөреп эшлим, белеп эшлим, карчыкка да ияләштем, укол да ясыйм, кашык тотып ашатам, өс-башын алыштырам, юам, ул йоклаган арада, малларны карыйм, сыер савам… Дуңгыз гына димә, шул мыркылдыкка кадәр ияләште үземә, сырпаланырга гына тора. Мөселман кешесен юри мыскыл итүләредер, дип, баштарак күңел ятып бетмәгән иде дә, аннан күндем: малның ни гөнаһысы бар? Чистартып-карап торгач, исе дә андый ук яман түгел сыман. Авыруларым янына кергәндә, абзарда эшләгәндә кигән киемне салып, юынып, чын табиб сыман, ак халат киеп куям. Хуҗа шулай куша. Арыйм. Печән тутырылган мендәргә баш төртүгә йоклап китәм.

Җиде ел шулай үтте. Әмма кайтарып җибәрергә теләүче юк. Сорашырга тел бармый, үзләре белә бит, дип өметләнәм, көтәм. Галина Петровна, – керәшен татары икәнен чамалаган идем, – һаман урын өстендә ята. Караулы булгач, теге дөньяга күчәргә ашыкмый. Кем туйган соң бу якты дөньядан?! Чыдамаслык авыр йөк сөйрәп, кызганыч, мескен хәлдә яшәвеңне белә торып та, шул йөктән котылырга теләмәү – бер мәгънәсез, ахмак гамәлдер, бәлки? Әмма башына төшкән кеше шул халәт белән дә ризалаша. Югыйсә иң зәгыйфь, көчсез, нечкә үлән сабагы, тау-ташларны тишеп, үзенә юл сала, иркендә яшәргә тели. Кеше дә… Хәтта шул мескен хәлендә дә яши.

Хуҗа кеше, ике-өч айга бер генә килеп, хәл-әхвәл белешеп китә. Урман эченә поскан мондый аерым хуҗалык булуын сиздерәсе-белдерәсе килмидер сыман. Кайгы капчыклары бушамый, берсенеке берсенә һич охшамый.

Тагын ун ел узды, тагын, тагын… Урман эчендәге яшерен йортта берни үзгәрмәде дисәм дә… йозак астында гомер кичергән Люда вафат булды башта, аннан Галина Петровна… «Кайтарып җибәрегез инде, кирәгем калмады ич!» – дидем хуҗага. «Йә, кая кайтып, ничек урнашасың инде син хәзер. Яшә өйрәнгәнчә. Тоткын булып түгел, үзең хуҗа булып…» – диде.

Ә кызым? Ул баланың мине көтмәсен дә беләм, тик күрәсе килә… Күкрәгемә кысып бер сөйсәм, үлсәм дә үкенмәс идем.

Мине югалттылар, оныттылар, дип ялгышканмын. Сәхилә җиңгинең кызы Асия хат язган: «Әни туксанны узды, урын өстендә, саташа. Гөлзарның каргышы гына төште, рәнҗеткән идем, бәхиллеген бирмәсме, эзләтегез, табыгыз, дип тинтерәтә. Эзләмәгән җир калмады, ниһаять, таптык. Зинһар, җавап бирегез. Кайтырга уйласагыз, үзебезгә кайтыгыз» дигән булган. «Дөньяныкы дөньяда калыр! Бәлки, рәнҗегәнмендер… Күптән бәхилләдем. Ахирәткә алып китәргәме, юк, дөньяныкы – дөньялыкта!» – дидем. Чын дөресе шул. Әби күптән үлгән. Гөлинәне Гайшә-көндәш үстергән, укыткан. Әмма соңгы сәгате сукканда, янына утыртып, бәйнә-бәйнә кем кызы икәнен дә, нинди язмышка дучар булганны да сөйләгән. Кайтып килешем менә…

Шулкадәр тетрәнгән идем, озак кына сүз табалмый тордым. Ханым чүпрәк кисәген сыйпый да сыпыра. Әйтерсең эчендә җаны бар. Кинәт башыма суккандай, сәер уй сискәндерде: һаман өч яшьлек кызын – үзеннән аерылып калган чактагы сабыйны күрергә хыяллана түгелме ул?

Калган араны, һәркайсыбыз үз уйларына чумып, сүзсез уздык.

…Төшкәч, читкәрәк басып күзәтеп тормакчы булдым: әгәр каршылаучы булмаса, ялгыз калдырмаска, үзем белән ияртеп алып кайтырга иде исәбем. Вагоннардан коелган халык ни арада таралышып бетте дә, япа-ялгызы басып калды юлдашым. Түзмичә каршы атлый башлаган идем, икенче очтан бала җитәкләгән зифа буй-сынлы хатынның ашыга-ашыга йөгергәнен искәреп тукталдым. Арада нибары кул сузымы ара… Ятсыну-тартыну идеме бу, туктап калдылар. Гөлзар сылу ханымны гүя күрми, бөтен игътибары – нәни кызчыкта. Кочак җәеп балага таба талпынуга, кыз, ятсынып, башын әнисенең чабуына яшерде. Күрешергә сузылган куллар һавада асылынып калды…

Сирень чәчкәсе

Мәгъдәнурның баядан бирле ишек төбендә таптануын Зөлхиядән башка берәү дә абайламады, ахры. Үртәлүче күренмәде. Сәйлән тезгәндәй, купшы, күперенке җөмләләрне мавыгып тезә-тезә, директор – Үзе сөйли иде. Чама хисе дигәнне онытып җибәрүен белсәләр дә, аны беркем дә бүлдерергә базмый.

Ниһаять, тыйнак мәҗлеснең кем хөрмәтенә җыелуын искә төшереп булса кирәк, Үзе – Луиза Борһаниевна – Зөлхиягә таба борылды:

– Язлар әле алда, диеп алдансак та, гомер көзе кага ишекләрне! Яз гөлләре матур, әмма алдавыч кына! – «Баш»ның төртмә телле икәнен яхшы белә халык. Әмма барыбер, кактырып-суктырып сөйли башласа, һәммәсенә кыен булып китә. Юк, бүген түр башында утырган, «яшисен, шөкер, яшәдем» дип, тыйнак гомер кичерүче юбиляр өчен түгел, аның үзе – сөйләшә белми сөйләшкән түрә өчен уңайсыз. Ә аның исе китми… Куштаннар янында гел мактап-сайрап торгач соң… Тиктормас, ачы теллеләр гариза язып эштән китүчеләр сафын ишәйтә.

Ә түрә хакыйкатьне беркайчан да белмәячәк: «Мин – мин икән! Мин менә кем икән!» дип, горур сынын бөкмичә яшәячәк тә яшәячәк әле.

Ишек яңагына сөялгән ирен ул яңарак кына күреп алды шикелле. Ым кагып, үзе яныннан урын күрсәтте. Әмма Мәгъдәнур утырырга ашыкмады. Артка куеп тоткан чәчәк бәйләмен, һәммәсе күрерлек итеп, өскә күтәрде.

Ә чәчәкләр… искиткеч, чыннан да гаҗәп иде! Эре, күгелҗем-зәңгәр таҗларның тере сыман күпереп, бөдрәләнеп торуы дисеңме! Алардан таралган хуш исме?! Хушбуйларың бер читтә торсын!

– Әбәү! Искитмәле! Сиреньме соң бу? Шәмәхә гүзәллек ич! Сәнгать әсәре! – Кулларын чәбәкләп сөенеч белдергән музыка укытучысы Фәгыйләгә беркем гаҗәпләнмәде.

– Әллә… үзегезнеке?! – дип аптырап сорады кайсыдыр.

– Нәкъ шулай! Иҗат, эзләнүләр җимеше булыр бу! – Сизелер-сизелмәс елмайды хезмәт укытучысы. Җитди кеше ул, әмма ничәмә-ничә еллар буе, төрле сортларны куша-ялгый, селекция белән шөгыльләнүен беләләр. Юанычы идеме бу аның, мавыгу гынамы, әмма эзләнү-ачышлар күңеленә хуш килә…

– Бер генә тәлгәшен миңа да бирегезче, – дип, ак, нәфис кулын сузды Фәгыйлә. – Сезнең төс итеп, мин аны түшемә кадап йөртер идем.

– Юбилеең җиткәч! – дип төрттерде ачы телле Мөршидә.

– Мин кышын туганмын бит, – дип нәүмизләнде Фәгыйлә.

– Шуннан? Кем гаепле инде моңа? – дип үртәвен белде Мөршидә.

Май кояшыдай балкып басып торган Мәгъдәнур гүя уянып китте:

– Гафу! Мең кат гафу! – диде дә, тиз-тиз атлап, Зөлхия янына килде. Бөдрә сиреньнәрне аңа сузды. – Хөрмәтле ханым! Йөзлек белән тууыгыз хактыр. Бу чәчәкләрнең нәкъ менә бүген, сезнең бәйрәм көн икәнен белгән-сизгән кебек, дәррәү ачылуын гына күрегезче! Хикмәт бит бу! Минем теләк кенә түгел, табигать тырышлыгы! Безләрдән бүләк бу Сезгә! Ихлас, саф күңелле Кешегә соклану билгесе итеп кабул итегез! – Әле тагын нәрсәдер өстәмәкче иде дә, Луиза ханымның йөз-чырае караңгылануын сизеп, сүзен түгәрәкләргә ашыкты: – Бәйрәмегез белән! Бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек юлдаш булсын!

– Ә исем? Исем куштыгызмы соң иҗат җимешенә? Яңа туган бала кебек бит ул. Исемсез ярамый! – Ниләр генә уйлап чыгармый бу Фәгыйлә, ә Мөршидәсе исә элеп алырга гына тора:

– Исем кушу мәҗлесе дә уздырмыйкмы тагын? – дип төрттереп куя.

– Ник, зыян итмәс. Табын корылган. Әйдәгез, исемне бергәләп эзлибез. Зөлхия дисәк тә була. Бүген, аның бәйрәме көнне ачылуы хак бит…

– Алай ук килешмәс, – дип куйды Мифтах, ирләр сүзе абруйлы икәнен искәртәсе килеп. – Өмет булсын! Өмет яшәтә бит адәм баласын.

– Мәгъдәнур әфәнде, тагын бер матур гадәтегез бар иде! Оныттыгыз! – диде тиктормас Әкълимә, шаян күз карашын түрдәгеләрдән аермый гына.

– Нәрсәне оныттым икән? – дигән булды директор янәшәсендәге буш урынга килеп утырган Мәгъдәнур һәм маңгаен сыпырып куйды.

– Ә җыр? Шундый матур кичәгә ямь өсти торган җыр… кая соң?

– Соңрак, соңрак, – диде Луиза ханым, ашыгып. – Синең тамагыңа бер локма тәгам капканың юк. Башың әйләнеп егылып китә күрмә.

– Алай гына бирешмәс, чыныккан ул безнең Мәгъдәнур абый! Ә шулай да җыр артык булмас иде. – Монысын гармунчы Мифтах әйтте. Тальянын кочаклап утырды-утырды да, бакаларына баскалап, көй эзләргә тотынды. Дәррәү көлеш китте. Чөнки Мәгъдәнурның бәйрәм саен җырлый торган «Сирень өзәсем килә» көен таныганнар иде инде. Авыз эченнән генә Мәгъдәнур тавышына охшатып көйләве тагын туарылып көлүгә сәбәп булды:

 
Язгы гөлләр чәчкә атканда,
Сирень өзәсем килә.
Сирень чәчәкләрен сиңа
Бүләк итәсем килә…
 

Ни гаҗәп, Луизаның түгәрәк бәйрәмнәрендә генә түгел, Фәгыйләнең утыз яшендә, Әкълимәнең кырык биш еллыгында да шушы җырны җырлап котлаган иде ул. Баштарак, мәктәпкә әле килгәнрәк елларында, бу җырны ул «Луизага багышлап сайлаган, менә ничек ярата икән хатынын», – дип уйлаганнар, әзрәк көнләшкәннәр дә иде. Менә бит, бәхет елмайган «буш шалтыравык» кушаматы алган кырыс табигатьле үҗәт Луизага! Нинди ир-егет аны канат астына сыендырды! Хәтта директор булуын да Мәгъдәнур белән чәчләре чәчкә бәйләнүдән генә күрделәр. Ялгыз түгел! Терәге бар. Кем иде дә, менә кем булды!

Тавышы, көчле булмаса да, йомшак-моңлы Мәгъдәнурның. Үзе дә ипле кеше. Итагатьле, тәртипле. Мәктәптә ул – бердәнбер ир укытучы. Хатыннар патшалыгының кеме була инде? Патша ук түгел, билгеле. Чөнки бу вазифаны Луиза һич тә ычкындырырга җыенмый. Вәзирме? «Егерме биш тавыктан торган кетәклектә бердәнбер Әтәч ул!» Үзләре ишетмәгәндә, Мөршидә шулай сайраштыра. Таякка таянган каравылчы Габделбасыйр абзый белән борын асты юеш шофёр Әптерине исәпкә-санга тыгучы юк, билгеле. Ә чынлыкта… Рәсми кәгазьләрдә Луиза Борһаниевна директор булып саналса да, җаваплылык, бөтен эш – Мәгъдәнур абыйлары җилкәсендә. Олысы да, кечесе дә аны шулай «абый» дип йөртә. Бар хуҗалыкны да, уку-укыту эшләрен дә тәртиптә тотучы ул булгач…

Тузган, таралырга торган мәктәп ул килгәч кенә чын хуҗа кулын тойды. Кот кунды. Тәҗрибә участокларында, мәктәп яны бакчасында язын-көзен, – җәен бигрәк тә! – туктаусыз эш кайнады. Балаларны кыш буе бушлай ашатырлык яшелчә, кишер-кәбестә, җиләк-җимешен үстерделәр. Мәгъдәнур абыйлары мәктәптән кайтып тордымы икән? Кайтса да шул кунарга гына кайткандыр. Аның каравы ике катлы иске бина икенче яшьлеген кичергәндәй тураеп басты, түбә калайлары алышынды, диварлар тышланды, тәрәзә йөзлекләре кадаклангач, тагын да ямьләнеп китте. Нур иңде авыл уртасындагы бу йортка!

Авылдашларны иң нык сөендергәне шул булды: ата-аналарның бала-чага өчен җаннары тынычланды. «Луизага гынамы, бөтен авылга елмайды бәхет», – диделәр. Мал-туар асрап, моңарчы сыер-печән арасыннан көчкә кузгалып, мәктәпкә укытырга гына килергә гадәтләнгән укытучы халкы исә эш өчен җанын фида кылырга әзер урынбасарның язылмаган кагыйдәләрен сүзсез үтәргә, педагог исемен акларга тиешлекләрен чамалап өлгерде. Кемнең эшен югалтасы килсен!

* * *

Зөлхия белән Луиза бер-берсен күптәннән беләләр. Әллә ни дус та, дошман да түгел, бары тик авылдаш кына иде алар. Луиза яшьтән үк дан-шөһрәт тавына ыргылды. Әмма бер эшне дә чын күңелен биреп, җиренә җиткереп башкарырга атлыгып тормый. Башлый да ташлый. Әллә шуңа «буш шалтыравык» исеме яшьтән үк ябышты аңа. Зөлхия сабыр, салмак, басынкы. Икесе дә бер тирәдә – педагогика институтында укысалар да, аз аралаштылар. Хәер, Зөлхия укырга кергәндә, Луиза бишенче курста иде инде. Бала-чага итеп карый ул ябык, оялчан якташына. Луиза яратып йөри торган дискотекаларны да өнәми Зөлхия, күбрәк китапханәдә утырырга, укырга тырыша.

Вакыты җиткәч, Зөлхия үзенә яр буласы Данисын очратты. Зурдан купмыйча гына туй ясап, өйләнешеп куйдылар. Матур гына яшәп киттеләр. Уллары туды. Әмма бәхете кыска гомерле икән – язгы пычрак кичтә тау менгәндә машинасы белән капланып, ире вафат булды. Аны тау башындагы мәңгелек йортына илтеп куйган көнне Зөлхиягә кояш сүнгән кебек тоелды. Мәктәбенә бара, кайта, дәресләр бирә, эшен дә, балаларны да ярата ул. Әмма аның күңел күге буш, эчке дөньясы калын чаршау артына яшеренгән. Җанны талкыган чарасызлыкны, моң-сагышын ул эчкә – бик тирән яшерде. Ул яшь иде әле, чибәрлектән дә мәхрүм итмәгән аны табигать – сүз кушучысы, хәтта кулын сораучы да булды. Әмма ләкин… Теләсә-теләмәсә дә, тол хатын иркә-наз, сөю-сөелү дигәннәренә битараф, кырыс булып күренергә мәҗбүр. Йөрәге тулы ут, ташып түгелергә торган мәхәббәт булса да, битарафлык битлеге кия ул.

Фаҗига шунда: туң йөрәкле кеше битлеге кигән зат, телиме-юкмы, шул халәтенә ияләшә. Күнегә. Тора-бара бу аның холкына, яшәү рәвешенә дә сеңә. Күкрәгендә кайнар йөрәк тибүе дә, тамырларында ярсу кан дулавы да, сөю-сәгадәт ширбәтенең татлы тәме дә әкренләп онытыла. Хәер, «онытыла» дию дөрес үк түгелдер. Теләсә кем бәйләнмәсен, юкка-барга кимсетмәсен, түбәнсетмәсен өчен, усал булып күренергә кирәк аңа. Ваемсызлык битлеге кигәннең хәле аяныч! Аһ, аяныч та соң! Тик үкереп еласа да, ярдәм сорап сөрән салырга теләсә дә, аны беркем ишетми. Һәркем үз кабырчыгына төренеп, үз гаме белән генә яши бу дөньяда. Ә Луиза Борһаниевна хаклыдыр, мөгаен: яз-яз диеп күпме генә ымсынма, канатланма, гомер көзең чиртә тәрәзәләрне!

Тукта! Ул чакта да яз иде бит! Яз! Ятимлекнең икенче язы. Данисының утка-суга төшкәндәй кинәт югалуына ышана алмыйча бәргәләнгән-суккаланган чаклары… Онытылырлыкмыни ул яз?! Түбән Суыксудан чыбык очы кардәш тиешле Мәрфуга апалары килгән иде бит.

– Язгы ташу ерып йөрергә ни кайгың дип сорама, Зөлхия-канатым. Бик олы йомыш китерде мине. Илчегә үлем юк, диләрме әле? Яучы булып килүем…

– Апакаем, юкны сөйләмә!.. Нинди яучы? Яучы заманымыни хәзер?

– Ялгышасың, кем, алтын алмам! Бик яшь калдың бит. Бик жәллибез үзеңне… Йә, ни рәхәт күрдең инде син? Әнкәң дә яшьләй китеп барды. Сиңа гына гел хәсрәт чигеп, мохтаҗлыкта яшәргә димәгәндер! Үлгән артыннан үлеп булмый. Әгәр андый йола булса, җир йөзендә бер адәм заты да калмаган булыр иде. Хәсрәтне вакыт дәвалый. Мин әйтәм, ялгызлыгыңа артык ияләшеп киткәнче… әллә башын ашыйкмы моның дип йөрүем әле менә…

Зөлхиянең бер ноктага төбәлеп, битараф кыяфәт белән тыңлап утыруын ризалык билгесенә юрадымы, ашыгып сөйләргә тотынды:

– Бәла, туганым, каен башыннан йөрми ул, адәм башыннан йөри. Безнең авылның Минаҗетдин улын белә идең микән? Юкмыни? Бик дастуйный җегет! Акылы дисәң, акылы бар, тырышлыгын әйтәсеңме… Булдыклы, эшчән. Мөкәррәмә кордаш – менә шул җегетнең анасы белән сөйләшеп торганыек. Ишетмәгәнсеңдер инде, башта биш-алты яшәр кызын югалтты, аннан хатыны китеп барды. Яман чир, диделәр. Бик тату яшиләр ие. «Кызы да, хатыны да гүр иясе булгач, тәмам тормыштан өметен өзде, ахры, бичара. Эчү-тартуны авызына якын китермәгән адәм нык кына сала башлады», – ди әнкәсе. Бик кайгыра инде. Ана бит ул. Бала утызда да, кырыкта да ана ярдәменә мохтаҗ. Менә шул. Мөкәррәмә кордаш киңәше белән йөрүем әле. «Чөйне чөй белән чыгаралар. Азып-тузып китүеннән куркам. Иш янына куш, бер-берсенә пар булсалар, иллә дә шәп буласы ие… Сезнеке дә ялгыз, безнеке дә», – дип тора ул да…

– Апа, мин ялгыз түгел. Улым – Данилым бар. Үстереп кеше итәсем…

– Мин дә шулай димен шул… Ир балага ата кирәк. Ир кеше үрнәге! Сиңа терәк булыр. Нәсел-нәсәпләре таза… Синең белән танышырга җегет үзе риза.

Зөлхиянең үз эченә йомылып дәшми утыруын өнәмичә, Мәрфугаттәй:

– Андый җегеткә хатын бетмәс анысы, – дип куйды. – Кыз-кыркын ефәк булып уралырга әзер. Ушлы хәзер хатын-кыз. Кулларына төшсәме? Ычкына алмас. Киреңә катма, мондый парны көндез чыра яндырып эзләсәң дә…

– Эзләгез соң! Эзләсеннәр!

Зөлхиянең гасабилануы яучыны куркытты булса кирәк, сүзне беткәнгә санап, чынында үпкәләп, ишеккә таба борылды.

– Һай, бала! Акылың булмагач, аны шул башыңа көчләп-дыңгычлап тутырып булмый. Үкенерсең! Соң булыр! – дип кенә әйтә алды.

«Бер агачны яшен ике тапкыр чәрдәкләми», – дигән иде аңа Зөлхия. Каян уена килгәндер, шулай диде. «Әнә Луизаны димләгез!» – дип тә ычкындырды.

«Луиза син түгел, үзенекен ычкындырмас!» – шулай сөйләнде карчык.

Аннан соң да инде күпме гомер узды.

Луизаның Суыксу мәктәбенә директор итеп билгеләнүен ишетеп, бөтен авыл шаккатты. Мин-минлекле, каты бәгырьле дип даны чыккан нәселдән иде ул. «Ай-һай, тарта алыр микән мондый йөкне?» – дип икеләнүчеләр булды. Тик берсе: «Ник тартмасын, тарта. Артында алтын багана – ире бар!» – дип куйды.

Мәгъдәнур белән иң беренче тапкыр яңа директорның эш бүлмәсендә очрашты Зөлхия. Бер урамда, бер үк чишмә суларын эчеп үскән кызлар ич – яңа директорны котламый, ире белән дә танышмый чарасы юк иде. Аны-моны сөйләшкәләп утырдылар. Күрде, аңлады Зөлхия: читтә йөргән биш-алты ел эчендә үзгәргән, нык үзгәргән Луиза. Чибәрләнеп киткән, чәчләрен карга канаты төсле карага манып, матур итеп кистергән, кашы-күзенә килешле итеп сөрмә тарткан, керфекләр ялгап озайтылган. Иреннәр чия төсле янып тора.

Озын-төз гәүдәле, олпат кыяфәтле ир-егет ишектән керүгә үк, Луиза яктырып елмайды:

– Таныш булыгыз, Мәгъдәнур абзагыз шушы була инде. Минем уң кулым. Кул гына да түгел, җанымның яртысы…

Тик Мәгъдәнур аны тыңламый иде инде. Зөлхиягә карады да катты. Колакларына кадәр кып-кызыл булып кызарган икән.

– Шушымы инде Суыксу чибәре?! Зөлхия… – диде сузып.

– Сез танышмы әллә? – дип шикләнеп сорады Луиза.

– Заочно… – диде Мәгъдәнур ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.

– Минем дә… Ишеткән булса да, күргән юк иде Сезне…

– Кайчан? Нәрсә ишеттең?

– Әллә киявеңне яшереп куярга идеме исәбең? Борһани кызы егетнең асылын эләктергән, дип, бөтен авыл гөр килде бит инде. – Луизаның шөбһәләнеп сорау ала башлавыннан уңайсызланып, ул кычкырып көлгән булды. Эчтән янса да, тыштан сиздермәде, сер бирмәде Зөлхия, әмма үзе өчен бик кыйммәтле ачыш ясарга өлгерде: Луиза милке булып уена кергән иргә ялгыш кына күз сирпесәң дә, яңа директордан рәхим-шәфкать көтәсе түгел икән. Чебен урынына күреп изәчәк, сытачак.

– Ә Зөлхияне 7 «А»лар бик мактый: «Сыйныф җитәкчебез Зөлхия Галиевна – Суыксу чибәре!» – дип тора егет-малайларыгыз. Яраталар, димәк.

– Кай арада танышып өлгердең? – Луизаның соравы һавада эленеп калды. Мәгъдәнур – эшем кешесе – йомыш тапкан булып, ашыгып чыгып китте.

* * *

– Абау! Ашыйсыз да ашыйсыз, тәмле ризык белән бергә телләрегезне йотып җибәрдегезме әллә? – Фәгыйлә, гаҗәпләнгән булып, янә кулларын чәбәкләде. – Кем әйткән иде әле, юбилярны җыр белән котлыйм, дип?

Бөтенесе күзен Мәгъдәнурга төбәде. Ул, уңайсызланган шикелле, әкрен генә торып басты. Зөлхия утырган урындык артына килде. Көтеп кенә торгандай, Мифтах тальянын кулына алды. Таныш көйне сузып җибәрде.

Барысы да җыр көтә. Һәм аның «Сирень бүләк итәсем килә…» дип җырлый башлаячагына шикләнми. Инде ничә тапкыр кем бәйрәмендә генә шушы җырны җырлап тост әйтмәде Мәгъдәнур абыйлары. Ни гаҗәп, һаман бер көйне сузуына ияләштеләр бит! Бүтән берәүнекенә дә охшамаган, тирән моң белән өртелгән йомшак тавышын тыңларга яраталармы, җыр сүзләрен һәркем үзенә багышланган чын хисләр итеп тоямы – белмәссең… Бердәнбер ир затының һәркайсы күңеленә ачкыч яратырга тырышуы гаҗәпләндерми. Гаилә башы – әти кеше – балаларын, бик күп булсалар да, тигез күрә, ярата бит. Мәгъдәнур абыйлары да әтиләре урынында, ә алар бер гаилә ич. Әйе, бәйрәмнәрдә ул, кыз-хатын күңелен күрер өчен, сирень чәчәкләре өзәргә вәгъдә бирә. Хикмәт шунда: сиреньнәр безнең якта ел әйләнәсе чәчәктә утырмый, шуңа күрә дә вәгъдә чын итеп кабул ителми. Хәер, түш кесәсеннән чыгарып, берәр кап яхшы шоколад бүләк итәргә онытмый ул. Кызлар бу кадәресенә дә канәгать. Иң кадерлесе игътибар ич! Һәркемгә илтифатлы, сизгер ул. Бөтенесен тигез күрә. Берәүне дә рәнҗетми. Артыгын да кыланмый. Шуңа яраталардыр аны.

Әмма үткән ел Луизага 50 тулган көнне дә шул җырны сузуына әллә гарьләнде, тоткан җирдән сындыра торган хуҗабикә түзмәде, әйтеп салды: «Гомер бакый дөньяда яшәп, әллә шуннан гайре бер көй дә белмисең инде, картым?» – дип сораган булды. Бәлки, кайчандыр «Минем көем, минем җыр!» дип яратып калган көйне башкаларның да көтеп торуы харап иткәндер… Күрәсең, бүтәннәрнең дә «миңа багышлап җырлады» хыялы белән җылынуы хурландырды. Тансык түгел иде аңа сирень. Аныкы, тик аныкы гына булырга тиеш иде җыр да! Ничек бүлешсен ул аны? Хыянәт кебек бит бу! Кеше күңеле, диләр дә… Күңел – дәрья, бер кереп батсаң, йөзеп чыгуың икеле.

Хатын-кыз күңелен – үзләренең укытучылары бит! – күрергә теләп яхшатлануы шулай күңелсез тәмамланды. Шул көннән соң Мәгъдәнур басылды, җыр багышламас булды. Гаиләдәге тынычлык кадерлерәк иде аңа, күрәсең.

– Җырла, җырла, дип әйтәсез, җыр капчыгы җыртылган!

Мөршидәнең усал шаяртуы ир-егетне айнытып җибәргәндәй булды. Юбилярны уртага чакыргандай, сак кына беләгенә орынды, йомшак кына чәчләрен сыйпап куйды. Алдан сөйләшенгәндәй, Зөлхия дә торып басты, ияреп уртага чыкты. Ә Мәгъдәнур әле һаман «Сирень…»нәрне уйнап маташкан Мифтахны туктатты да әз генә карлыкканрак, әмма йөрәккә шундый ятышлы, җанга сары май булып ята торган бәрхеттәй йомшак тавышы белән өр-яңа җыр сузды:

 
Син кайда идең, кайларда йөрдең?
Нигә мин сине күрмәдем икән?
Син торган йортны, синең урамны
Ничек кенә мин белмәдем икән?!
Сулкылдап, аңа тальян кушылды.
 

Ә Зөлхиягә ничек тә чыдарга, тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрергә, керфекләргә эленгән әрсез яшь тамчысын күрсәтмәскә, кыскасы, бу минутта кайчандыр үзе теләп кигән битарафлык битлеген салмаска гына кирәк иде. Өстәл артындагы утыз пар күз, сынап, үтәли тишәрдәй булып, аны, тик аны гына күзәтә сыман. Бәлки, алай ук түгелдер. Җырның җыртыгы юк, диләр ич… Алар өчен генә уйлап чыгарылган җырмыни ул?! Әмма, ярсу дулкыннар ярга каккандай, сагыш-моң түгелә, чайпала, бәргәләнә бит! Бәргәләнә! Аның җаны шулай бәргәләнә.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации