Текст книги "Асыл ташлы муенса"
Автор книги: Таңчулпан Гарипова
Жанр: Классическая проза, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
– Бәй, Гөлбану…
Гөлбану елмайды.
– Гөлбану, бу мин… Һашим…
Һашимның бөтен булмышын куаныч ялмады. Гөлбану… Димәк, елга буенда кичергәне, күргәне мираж. Гөлбану һич үзгәрмәгән… Шул күзләр, шул елмаю… Тик нигә ул артыннан эндәшми килгән? Кая барган, нәрсә эшләп йөри?
– Гөлбану… – Һашим үзенә моңсу гына елмаеп торган хатынына кулын сузды. – Мин сине кабат күрер өчен үлемнән качтым. Мин әҗәлне җиңдем!
Әмма хатынына атлыккан Һашим күз ачып йомарга өлгергәнче Гөлбану юк булды. Һашим аптырап тирә-ягына карады:
– Гөлбану!!!
Юк, беркем җавап бирмәде, үзенең тавышы үзенә кайтаваз булып әйләнеп кире кайтты. Мираж… тагын мираж… Һашим, хәлсезләнеп, юеш җиргә чүгәләде. Башта йөрәген авыр сагыш кысты, әзрәк торгач, зиһене томаланды. Ул үлгән… ул юк. Гөлбану үлгән!!! Һашим, үкереп елап, җиргә йөзтүбән капланды. Ул яткан җирдә дымлы туфраклы каулан актарылды, өсләренә ауган адәм кайгысы астында калган яшь үләннәр бу авырлыкка чыдый алмый изелде…
Юк, тормаячак бу җирдән Һашим. Ул да шушында туфрак булып изеләчәк, таш булып катачак, кар суы булып сеңәчәк. Ул, җимерекләр астында калып үлгәндә, Гөлбануны тагын бер күрер, аны бер кочаклар өчен генә гомер сорады, моңа чаклы кылганнарыннан тәүбәгә килде, кеше булып булмаса, кош булып, кош булып булмаса, бер болыт кына булып кайтып булса да, Гөлбануны бер күрергә хыялланды…
– Гөлбану… Бәхиллек тә алып кала алмадым синнән… Озак, озак кайттым шул мин!..
– Һашим…
Һашим бер онытылып, бер сыктап, бер изрәп яткан чагында колак төбендә генә шушы авазны ишетте. Юк, барыбер күзен ачмаячак ул, ачса… тагын бөтенесе дә буш булачак…
– Һашим…
– Аһ, Гөлбану, көтмәгәнсең мине, бәхиллек тә алмый киткәнсең…
– Һашим, минем бәхиллегем әнә ул ике малайда, игезәкләрдә…
– Хатларыңнан мин барысын да төшендем, Гөлбану.
– Рәхмәт, Һашим…
Һашим кинәт җиңеләйгәндәй булды – өстенә таудай өелгән авырлык, йөрәген җиргә кадаклаган сагыш каядыр очкандай, аны калдыргандай… Ул торып утырды. Ниндидер көч аны яшәргә, дөньяга сабый күзе белән ышанып карарга чакыргандай. Болыт артыннан кинәт килеп чыккан кояш, бөтен булмышына, күңеленә яшәрткеч рух булып тулган менә бу язгы һава, кошлар сайравы – барысы да аның күңелен шифалы тылсым белән тутырды, аны торырга, авылына таба адымнарын ешайтырга мәҗбүр итте.
Үрне төшкәч, юл басу эченә борылды. Басу очындагы куакны үттеме – авыл. Тик тирәкләр күренмәве генә гаҗәп.
Кинәт Һашимның күзенә басу читендә нәрсәләрдер кыймылдаган кебек тоелды. Ул, күзләрен йомып, башын селкеде, әллә тагын миражмы? Күзен ачты, юк, һаман да шул урында нидер кыймылдый. Эт дисәң, бәләкәйләр, бәрәнгә дә охшамаганнар. Йомран дияр идең, шактый зуррак болар. Теге җан ияләре Һашимны шәйләделәрме, тагын юк булдылар, җиргә яттылармы, әллә чокыр-мазарга төштеләрме? Кызыксыну җиңде – Һашим, эре-эре атлап, басу аша туп-туры шунда юнәлде.
Барып җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмый торды: ике малай булып чыкты баягы җан ияләре. Аларның кап-кара сазга буялган йөзләрендә язгы күктәй саф, зәп-зәңгәр ике күзнең янып торуын исәпкә алмасаң, бу ике җан иясен адәм баласы дип атау да кыен иде.
– Нәрсә эшлисез монда?
Малайларның берсе йөзен икенчесенең аркасына яшерде, ә икенчесе үз чиратында кулындагы өзелгән арыш кыякларына карап торды да кычкырып елап җибәрде.
– Чү!.. Мин бит сезгә тимим… Кем балалары сез? Нигә килдегез монда?
Малайлар, бер-берсенә тотынышып, басудан китәргә омтылдылар, Һашим, кардан яңарак әрчелгән ызан буйларындагы эзләргә карап барысын да төшенде.
– Малайлар… малайларым минем…
Һашимның күзләрен яшь әчеттерде, тамагына кургаштай төер тыгылды.
– Каһәр төшсен сугышны уйлап чыгарган бәндәләргә! Каһәр төшсен сабыйларны үлән ашарга мәҗбүр иткән хаиннарга. – Ул, ашкынып, шушы ике җан иясен кочагына алды, пычрак битләреннән алмаш-тилмәш үпте: юка гына сәләмә киемнәре аша куян йөрәгедәй типкән тамырларын тою аның күңелен бер үк вакытта жәлләү һәм ярату белән тутырды. Ела, Һашим, ела, сугышка тиклем елый белмәгән тәкәббер бер зат булуың өчен түгәсе яшьләреңнең башы гына әле бу…
Елгага төшеп, үзе дә юынып, малайларының да бит-кулларын чайкап алгач, Һашим юл капчыгын ачты.
Аннан берәр кисәк икмәк, берәр шакмак шикәр чыгарды. Малайлар икмәкне шунда ук каерып тешләп алдылар, ә менә шикәргә икмәк ашалып бетсә дә орынмадылар.
– Ә монысын нигә ашамыйсыз?
– Ә ул нәрсә? – Малайларның икесе дә учларында яткан ак шакмакка төбәлде.
– Шикәр.
– Ә аны ашыйлармы? Әллә ялыйлармы?
– Ялыйлар да, ашыйлар да, сезнең кебек бәләкәч малайларга ул бик кирәк ризык.
Тәмләп-тәмләп шикәр суырган малайларын җитәкләп алгач, Һашимга янә көч кайткандай булды. Әйтерсең лә аның артында сугышта кичергән газаплар да, үлем дә, авырулар да булмаган. Ул менә шушы кечкенә кулларның назын үз учында тоя-тоя бара да бара…
Әниләре турында бер авыз сүз сорашмады ул малайлардан, үзләренең дә кем малайлары икәнен төпченеп тормады. Авылга кергәч, башта кайсы йортка атларга икән дип тә икеләнмәде – туры үзләренә, Гөлбануның җил капкалы бәләкәй генә өенә юнәлде.
Малайлар, учларындагы шикәр валчыкларын ялый-ялый, өй артындагы эскәмиядә утырып калды: Һашим, йөрәксенеп, ярсып сагынудан егылыр чиккә җитеп, ишекне ачты.
Сәкедә нәрсәдер тегеп утырган хатын-кыз башын күтәрде, шуннан ипләп кенә, шуып дигәндәй идәнгә төште. Һашимга Гөлбануга охшаган бер йөз карады. Әйе, шул ук йөз, шул ук гәүдә, тик моның Гөлбану түгел икәненә кара күзләре генә ишарә ясый…
– Мәдинә…
«Балам» дигән сүз әйтелмәде, Һашим бу сүзне тагын эченә йотты. Элек, сугышка тиклем, үзенең гарьчел, алама холкы аркасында әйтә алмады бу сүзне… Имеш, Гөлбану Һашимга үз иреге белән бирелмәде, йөрәген ачмады… Ә хәзер аның каршысында Һашим белгән нәзек сыйраклы, чикерткә кебек җиңел сабый урынына хәсрәтләрдән яралган карашлы җиткән кыз басып тора, кулында… әйе, ул ялгышмый, җиткән кыз булган аның Мәдинәсе.
– Мәдинә… – Бу юлы Һашимның тавышы карлыгып чыкты. Бу тавышта Мәдинәнең йөзенә язылган хәсрәтләрнең – Гөлбануны, әнисен югалтудан килгәне дә кушылды. Кайгы уртаклашканда кем кочаклашмый да, кем бер-беренә сыенмый?!
– Әти! Әтием!.. – Мәдинә үзенә таныш түгел ят исләр чыккан, нык, бер үк вакытта йомшак гәүдәгә сыенып үксеп җибәрде…
Өченче бүлек
Фәүзия, Һашим кайтканны ишеткәч, янә тынычлыгын җуйды. Ай-һай холыксыз адәмгә тап булды аның Гөлбануы. Хәзер килеп әнә сабыйларны кызгана. Бик рәнҗетер инде аларны Һашим, бик кагар… Алай дисәң, нигә әле Һашим сугыштан туры үз йортына кайтмады? Әти-әнисе дөнья куйса да, мал-туарын Зарифа сеңлесе үзенә күчереп хуҗа булып куйса да, нигезе тора бит, әлмисактагы карагайдан салынган йорт әллә ничә Һашимны картайтып, гүр иясе ясар әле.
Фәүзия икеләнде, уйларының очына чыга алмый азапланды, Гөлбанудан калган ике сабый гына җитмәгән иде аның болай да теткәләнеп беткән йөрәгенә. Шул сабыйлар дөньяга килгәннән бирле Ихсанбай холыксызланды. Үзе генә түгел, Сәбиләсе аша күзәттерә Ихсанбай әнисе артыннан. Өйдән берәр сынык икмәк, берәр җамаяк катык югалып карасын – Ихсанбай күзенә очраган бар нәрсәне вата-кыра. Һай, балалар… Бармаклар тигез түгел дә бит, мәгәр кайсын тешләсәң дә авырта шул… Сәбиләсе дә әнисе өчен өзелеп торган кебек тә бит, ләкин әләкче, шымчы.
Фәүзия, урам аркылы гына торган оныгының хәлен җиңеләйтә алмавына уфтанып, кара янып утыра. Ул уйлаган арада, табадагы сары майда чыжлаган күмәч кара янып көя башлаган әллә? Уф!..
Ул арада алачык ишеге ачылды.
– Нәрсә көйдерәсең анда?
Борылып карамаса да күрә Фәүзия: улының йөзе бу мәлдә көйгән тәбикмәктән дә карарак икәнен. Шулай да Фәүзия элеккечә үзенең бу йортта хуҗа икәнен оныттырмаска тырыша. Ихсанбай әнисе белән исәпләшергә тиеш!
– Савыт-саба тирәсендә чуалу синең эшеңме, Ихсанбай?
– Монда… бу дөньяда бөтенесе дә минем эшем. Төшендеңме? – Ихсанбай бу мәлдә әнисенә якын ук килеп басты. – Кая теге карт алашаң?!
Фәүзия, аркасы белән Ихсанбайдан килгән усал көчне тойса да, җавап бирергә ашыкмады, көйгән күмәч урынына яңасын салгач, кул сырты белән күзенә төшеп барган яулыгын рәтләде, учак каршына куелган утыргычка ботын киереп, уңайлап утырды.
– Нигә эндәшмисең? Карт кая, дим!
– Син сораган картның исеме бар, Ихсанбай улым.
– Төкердем мин аның исеменә. – Ихсанбай лач иттереп алачык идәненә төкереп, өстенә сеңгереп куйды. – Бетмәс сезнең исемнәр!..
– Исемнәрне без уйлап чыгармадык, без каберебезгә дә алып китмәбез!
– Син нигә минем түземлегемне сыныйсың… Үзеңнең карт айгырыңны яклыйсыңмы?!
– Ипләп, Ихсанбай! Әтиең белән безнең түшәк бүлешмәгәнгә ни заман! Син минем… ырысымнан[6]6
Ырыс – абруй.
[Закрыть] көләсең!
– Ха-ха-ха! Ырыс… сезнең ырысыгызны, әнкәй, р-революция дигән ач бүре йоткан. Белдеңме? Ә карт шайтаның бүген үк кырган сакалын кире ябыштырып куймаса, миннән яхшылык көтмәсен!
Ихсанбай чыкты. Фәүзия алачык тәрәзәсеннән аның лапас астына кереп киткәнен күрде. Йа Ходай! Тагын ниләр күрер аның башы?! Ах, Ихсанбай, исерек баштан әтиеңә бәйләнсәң, бөлдең бит, беттең!
Ул арада ишектән Сибгат тә килеп керде. Нәрсәсе үзгәргән соң моның? Исерек тә түгел. Ә-ә… сакалы! Чынлап та кырып ташлаган бит бу сакалын!..
– Сакалың… сакалыңны нигә кырдың, карт ишәк?!
– Бетте! Җитте! Сибгат срогын тутырды!
– Әтисе… – Фәүзия буыны тотмый идәнгә тезләнде. – Соң миңең, яңагыңдагы… тәреңне ни дип уйладың, әтисе?!
– Җитте, бетте! Срогым чыкты. Туйдым! Куркып яшәүдән, – уң кулының сырты белән бугазын ышкыды, – мин менә болай туйдым!!!
– Чү… Тавышланма, зинһар… Ихсанбай өйдә икәнеңне белмәсен…
– Ха-ха-ха! Минем баш газиз түгел сиңа, Барсынбикә, сиңа… Ихсанбайның… шул чүбек башыңның башы газиз.
– Ул синең каның… Ул безнең токым!
– Токым… Токым! Ха-ха-ха!!! Әнә токымны күк бүре дә үрчетә! Ха-ха-ха!
– Син… акылыңнан язгансың, Диңгезхан!
– Во! Хан мин, хан! Ханмын! Тик хәзер минем кулымнан дан да, шөһрәт тә, мал да, алтын да киткән, әмма мин барыбер ханмын! Үз гомеремнең, үз язмышымның ханы мин! Ә син – кол, Барсынбикә… Ихсанбайның, йолаларыңның, күршеләреңнең, киленнәреңнең, хәтта төшләреңнең колы син…
– Сине сихерләгәннәр, Сибгат… сине…
– Сихерләмәделәр мине, Барсынбикә. Киресенчә, булган сихеремне кайтардылар. Мин кабаттан тудым дөньяга… Яшәргә тудым.
– Чү!.. Тукта…
* * *
Ихсанбай ялан абзардагы атын иярләп, басуларны айкап әйләнергә чыкты. Бу Камалетдинов күбрәк игенчелеккә игътибар юнәлтергә охшый. Шильма. Басуны берүзе генә килеп карап йөргән. Мирхәйдәров – тинтәк. Кешене күп тыңлый. Җитәкче булган кеше адәмне жәлләдеме – бетте дигән сүз ул. Халыкны кайгыртсаң, югарыдагы түрәләргә ярап булмый. Шуңа бит төшенергә кирәк – түрә өстендә түрә утыра. Кем ныграк буарга, сыгарга ярата, шул югарырак үрмәли. Их, менә Ихсанбай килештерер иде! Күрмәгәннәрен күрсәтер иде! Жәл, белеме җитенкерәми. Әтисе белән әнисенең бердәнбер баласын читкә җибәрүдән куркудан гына булды бу. Хәер, Ихсанбай үзе дә әти-әни оясыннан читкә китәргә талпынмады. Талпыну дигәч тә, аның өчен канат кирәк бит, ә Ихсанбайның канаты булмады ул. Үсмәде. Һәр адымын «Кем икәнеңне белеп калмасыннар, чү, ишетерләр, чагарлар!» дип искәртеп торгач, канат үсә диме?! Хәзер менә Мирхәйдәров… Шушы яшенә тиклем үзенә җил-яңгыр тидерми яшәгән Ихсанбай ябык Мирхәйдәровка бирешерме? Ә әтисе… Күп түзде болай да Ихсанбай әтисенең исерек килеш күрсәткән тамашасына. Ярый, сугыш вакытында элеп алып, селкеп салырлык ирләр булмады, ә хәзер… Хәзер дөнья башкача… Карт азды, үз башына котырына. Хәзер ул, әти булудан бигрәк, җир өстендә яшәгән артык бер шаһит. Шаһитлардан ни тиклем тизрәк котылса, шултиклем озаграк, шултиклем тынычрак яшәячәк…
Ат шапыр-шопыр чит-ярлары кытыршы боз белән капланган елганы кичеп чыкты. Куаклыкны үткәч, Ихсанбайның каршысына уҗым арышы чәчелгән җир җәелде. Арыш әйбәт быел. Урыны-урыны белән су җыелып яткан чокырларда черегән уҗымны исәпкә алмаганда, башкасы матур күренә. Ул, атыннан төшеп, басу читенә килде. Тукта, басуның өй урыныдай җирен нәрсә шулай таптаган? Мал эзенә дә охшамаган. Әллә эт туе җыелып аунаган? Юк, юк… Бәй, менә яланаяк бала эзләре… Яланаяк… Кар эреп тә бетмәгән килеш кем баласын яланаяк басуга чыгарсын?..
Ихсанбай, чүгәләп утырып, эз караган җиреннән кинәт сикереп торды: «Мәдинә! Мәдинә көчекләре!»
Ул, тиз генә атына атланып, күзенә ак-кара күренми, авыл ягына чапты…
* * *
Мәдинә, фермадан чыккач, силос, тизәк, салам, җир исе аңкыган һаваны сулап, авыл ягына карап торды.
Савымчылар да әнә берәмләп, икешәрләп кайта башлады. Бүген беренче тапкыр аның эштән кайтуын олы җан иясе көтә – әтисе. Әти… Бала чагыннан аңа бүре күзләре белән каш астыннан карап үскәч, Мәдинә әти дип эндәшкәнен дә хәтерләми. Ә әнисен тукмаганын онытырлыкмы? Бала күңеленә бит иң якты күренешләр генә уела. Мәдинә гаеплемени хәтере Һашимны яман яктан сыйфатлаган күренешләрне саклаганга?
Кичәге кич тә бик киеренке булды. Һашим малайларына агачтан юнып атлар, арбалар ясап бирде; чәй эчкәч, икесен ике ягына салып, йокларга ятты. Мәдинә дә сәкенең бер читенә генә урын җәйде, ләкин йокыга китә алмады. Тартынудан чишенми генә яткач, тәне юньләп ял да итмәде.
Һашим да чөйгә яткан кебек әйләнде дә тулганды. Торып, мич янына килеп, тәмәке пыскытты. Мәдинә аның ах та ух килеп көрсенгәнен таңга тиклем ишетеп ятты…
Алга таба ничек яшәр алар икесе бер түбә астында! Җитмәсә, әүвәлге кебек эчә башласа? Юк, башы җитми Мәдинәнең, очына чыга алмый ул уйларының. Шулай да кайтырга кирәк. Бәрәңге булса да пешереп, тамак ялгарга кирәк, кичә бит аларга күршесе, Һашимны жәлләптер инде, бер чиләк бәрәңге кертте…
Мәдинә өенә килеп җиткәндә, җил капка шар ачык иде. Багана төбендә ак йомычкалар да күренә. Ә-ә… Һашим черегән багананың очын кисеп, яңадан утырткан икән. Хәерлегә булсын, җирнең ипләп эрегәнен дә көтмәгән…
– Мәдинә! – Колак төбендә иләмсез яңгыраган тавыштан, янә таптыр-топтыр иткән ат тоягы тавышыннан Мәдинә чак һуштан язмады. – Мәдинә! – Аттан төшеп, чыбыркысын болгап, күзләрен акайтып, кызыкайга җикеренә башлады Ихсанбай. – Син, кабахәт, көчекләреңне нигә уҗымга җибәрәсең? Нәрсә, әллә шуларны бозау абзарына бикләп куйганны, йә булмаса, песи баласы урынына буып үтергәнне көтәсеңме?
– Аһ… Ихсанбай агай! Мин каян белим?!
– Аһ, син белмисең! Көчекләреңне тыя белмисең! – Ихсанбайның Мәдинәнең муенына үрелгән кулы нәрсәнеңдер шарт итеп бәрелүеннән чабылган үлән кебек салынып төште.
– Кабахәт… – Җир астыннан пәйда булгандай килеп чыккан Һашим икенче бер селтәнүендә Ихсанбайны җиргә чалкан яткырды. – Мин сине, шакшы адәм, сытып түгел, типкәләп үтерәм хәзер!
– Җибәр… Үз башыңа, үз башыңа! – Һашим аяклары астында бөгәрләнеп тәгәрәп йөргән Ихсанбай, кинәт үрелеп, Һашимны ботыннан тартты, тегесе аның өстенә егыла язды, ләкин атланырга өлгереп калды.
– Үтерәм! – Һашимның келәшчәдәй учлары эчендә калган муенын инде хәзер Ихсанбай селкетә дә алмый. Менә аның чигә тамырлары бармак юанлыгы булып бүртенде, иреннәре чалшаеп, зәңгәр күзләре акайды. – Хәрәм җаныңның дөньяда яшәвенә капут килде, Ихсанбай! Газраилең, әҗәлең килде!
Болар янында торган Мәдинә таш сын кебек катты, кычкыра да, селкенә дә алмады.
Шулчак Мәдинәнең күз алдында әллә нәрсә булды: Һашим башта Ихсанбайны буган кулларына тәү күргәндәге сыман аптырап карады, аннан ипләп-ипләп Ихсанбайны ычкындыра, үзе артка чигенә башлады, менә ул карашын югары күтәрде, әйтерсең лә кемнедер күрде, кемдер аны бу адәмне җанын кыюдан җайлап кына аралады.
Күпмедер яткач, Ихсанбай исенә килде. Янәшәсендә яткан чыбыркысын капшап учына алды да әҗәл белән алышканда юешләнеп өлгергән арты белән тышка мүкәләде…
* * *
Фәүзия-Барсынбикә елга буена төшәргә дип чиләкләрен алып чыгуга, каршысына килене басты:
– Аһ, аһ! Иртә белән генә суга барган идем бит!
Фәүзия килененә каш астыннан сөзеп карады:
– Минем сиңа су китермисең дигәнем юк.
– Кая әле, үзем генә барыйм! – Фәүзия килененең нигә үҗәтләнүен яхшы аңлый. Ихсанбай котырта, карчыкның һәр адымын улы каравыллата. Янәсе, Фәүзия Гөлбану көчекләренә азык ташый. Әле дә Фәүзия куенына ике телем икмәк тыккан, калын гына итеп май да сылаган.
Эт кебек әче тешләргә тора аны килене! Кем аркасында Ихсанбайга барып бәхеттә яшәгәнен онытты бичара. Фәүзия Ихсанбайдан да курыкмый, тик әлегә гаиләдә олы гауга чыгармыйм дип кенә телен тешли. Шуңа күрә ул бу юлы да килененә, эченнән сызылса да:
– Синең болай да эшең күп бит. Мин чиләкләрнең тышын кызыл балчык белән бераз ышкыштырып килим әле, – дию белән чикләнде.
– Аһ, аһ… Улың тагын карт кайнәңне суга җибәрәсең дип орышыр инде. Холкын беләсең лә инде.
– Холык кемдә юк?! – Фәүзия, көянтәсен – бер кулына, чиләкләрен икенче кулына тотып, капкадан чыкты.
Их, ярый да соң Гөлбануның сабыйлары су буендарак йөрсә. Ничәмә тапкыр алып чыккан ризыгын бирә алмый кайтканы бар. Һашим кайткан, дигән хәбәр дә сөендермәде аны. Үз каны Мәдинәне кагыпмы-каккан бәндә менә бу ике сабыйга ничек түзәр? Гөлбану… Ниләр кичереп яшәгәнеңне белә алмый да калдым шул… Нинди генә гөнаһ шомлыгыннан яралды икән бу сабыйлар?!
Елгага килеп җитеп, басмага күз салуы булды, яр астыннан Шәңгәрәйнең башы күренде. Абау! Әллә киеме-ние белән су эчендә йөри…
– Нишлисең син, Шәңгәрәй? – Коты алынган Фәүзия аска иелде. – Бу нишләвең синең, ә, Алла бәндәсе?
Шәңгәрәй, шапыр-шопыр килеп судан чыкты, үзенең теше тешкә тими калтырый.
– Ы! Әйтмим. Әйтсәм, син Ихшанбайга әләклисең!
– Ай әттәгенәсе!.. Кайчан минем әләкләгәнем бар?
– Ы! Син бит аның әнисе!
– Булса ни… Аның үз тормышы, үз җае…
– Икмәк бирсәң, музит, әйтермен…
– Бирәм, бирәм!
– Ә син хәзер үк бир…
Фәүзия култык астына кыстырган телемнәрнең берсен аңа сузды.
– Мә, Шәңгәрәй, синнән ризык жәлләгәнем юк.
– Синең иссу бер телемең бар.
– Каян белдең?
– Беләм. Берсе Җантимергә, иссу берсе Биктимергә…
– Нәрсә, үзләре әйтәме?
– Ы!
– Ә кем әйтә?
– Әйтми.
– Ә каян беләсең?
– Белгәнгә беләм.
– Ә нигә икмәкне ашамый алып куйдың?
– Икеншесен дә бир дә асармын.
– Ай, Шәңгәрәй… Бәлки, син бирерсең малайларга?
– Ыжнамо бирәм. Мин асатмасам, алар күптән, – Шәңгәрәй ияк очы белән зиратка ымлады, – сунда ятарлар иде.
– Әле дә син бар… – Фәүзия шушы минутта бу дәү башлы, пычрак битле адәмнең аркасыннан сөясе килде. Бахыр, ул да адәм баласы бит. Анадан туган. Хәзер Зарифада эт типкесендә йөри.
– Әтиеңнән хәбәр юкмы? – Фәүзиянең соравын Шәңгәрәй колагына да элмәде, үзенекен сөйләвен белде:
– Алар бит минеке! Мин аларның атасы!
– Куй, Һашим ишетсә… Беләсеңдер: кайткан бит!..
– Исетсен, мин Гөлбануны Һасимнан сугыска тиклем үк бер яртыга сатып алдым. Малайлар минеке! Һасимга – сусы! – Шәңгәрәй алар ягына кукиш күрсәтте.
– Ай Алла бәндәсе… Дорфа сөйлисең! Ходайдан куркыр идең!..
– Син үзең бер дә Алла дип тормыйсың!
– Нигә?
– Нигә, нигә… Алладан курыккач, нигә кеселәргә мөһер басасың?
– Авызыңнан җил алсын, Шәңгәрәй! Кемгә нинди мөһер басканым бар?
– Абау… иреңә, Җантимергә, Биктимергә. Синең икмәгеңне асамыйм суңа… Асасам, миңа да йогар. Әнә син аларга асатасың гел, шуңа аларның бертөрле мөһере бар, тәре сымак.
– Гөнаһ шомлыгы икәнсең, Шәңгәрәй!
– Ы! Мин… мин алай түгел! Мин алай булсам, Гөлбануны коткарыр идем!
– Син… Гөлбануны… – Фәүзия хәлсезләнеп китте, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. – Үлде бит инде ул! Син нәрсә сөйлисең?!
– Ы! Үлмәде. Үлсә… кая аның басы? Сөякләрен күрдеңме?
– Ул ел кар калын булды… Кар суы көчле булды, хәтта бүрәнәләрне агызып алып китте…
– Шушы елгага… Тәңребирде дигән әүлия кылышын ясергән. Тапмаган аны берәү дә. Суны тапсам, Гөлбануны коткарам!
– Ничек… Ул бит зинданга ябылмаган!
– Ябылган! Ул… Ихшанбаеңның эсендә утыра…
– Кит, Шәңгәрәй… кит!..
– Китәм… Йә әтү миңа да мөһер басып куярсың, Шибгатныкы сымак – битемә… – Икмәк телемнәрен ашыга-ашыга алып, киемнәреннән су агызып китеп барган Шәңгәрәй Фәүзиянең өнеме, әллә көпә-көндез күргән төшеме булды?..
Дүртенче бүлек
Тирәклегә язның быел иртә килүе кемнедер сөендерде, кемнедер көендерде. Печәне аз булган крестьян өчен, әлбәттә, бу олы куаныч. Халык малын күптән инде иртүк чыгарып җибәрә. Әйдә, курпы утлап, күшәп алырлык тамак ялгап йөреп кайтсыннар. Хуҗалар өчен табигатьнең вакытыннан алда уянуы шәп түгел: орлык тазартылып бетмәгән, атлар йончу, сыер җигү дә эш түгел.
Ихсанбай шушылардан үзенә ничек тә файда ясарга тиеш. Бөтен район буенча хәл бертөрлерәк инде ул. Кемдә артык көч, кемдә артык орлык бар дисең? Әмма белә ул: Кабан елы кайчан да калҗалы була, әз-мәз тырышлык күрсәтсәң, абруеңны ныгытып калып була…
Ул, мунчадан чыккач, өенә кереп китми, болдырына утырды. Яз кояшының юмарт нурына, тәнгә сихәт биреп искән йомшак җиленә иркәләнеп, аякларын сузып җибәрде. Әнә бит тирә-як ничек ямьләнде: сыерчыгы-тургае чыркылдаша, кәрниз буйларында гөрләшеп, бер-берсен куып, күгәрченнәр тормыш көтә; Күкбүре, кояшка изрәп, ишегалдында җәйрәгән, имчәкләренә ябышкан алты көчеге, әниләренең өнсез буйсынуыннан файдаланып, талаша-талаша тәгам җыя; ә әтәч ничек фырт кылана! Кикрик сытылыр чиккә җитеп кызарган, ә каурыйларына карасаң, күз камаша. Ихсанбай үзенә бу әтәчнең гел кырынрак, яратмый каравын сизә. Әле дә ул, Ихсанбайны күргәч, юкка канат кагып, дөнья ярып кычкырып алды. Янәсе, күр: син кем дә мин кем. Аннан күккә карап, күзен хәйләле кысып, тилгән күренмәсә дә куркыныч янауны искәрткән тавыш белән кыткылдап куйды. Белә ул: мондый тавыш тавыкларны ышыккарак, койма буенарак туплый, әтәчкә нәрсә, шуны гына көтеп тора. Әле дә ул моны Ихсанбайның күз алдында олы бер кинәнеч белән башкарды. Аннан коймага менде, тагын җилпенеп кычкырып алды, ә үзенең ике күзе күрше ишегалдында. Күптәннән сагалый бу дуңгыз шуларны. Күршеләре былтыр, карт әтәчен суеп, яшьне калдырды, шуның көчен чамалый алмый йөри бу. Канга батып сугышыр көннәре алда әле бу икәүнең…
Их, шушы кошлар, хайваннар дөньясы шикелле бер яклы, бер катлы гына булса икән тормыш… Чүп өстенә чүмәлә. Менә Һашимның тере калуын әйт әле. Сугыш беткәч, ике ел дигәндә кайтып төшү ни пычагыма кирәк булды? Кайтып төшү белән Ихсанбайны калак сөягенә салды… Мәдинәне яклыйм дип кенә эшләдеме ул моны, әллә берәрсе игезәкләрнең «тарихын» такылдап өлгердеме? Ихсанбайга калса, ул серне Гөлбану үзе белән теге дөньяга алып киткән булырга тиеш иде дә…
Әтисенең картайган көнендә турсаюы, акылдан язуы нәрсә тагын? Тормыш бит үрелгән чыпта кебек: очын бер табып алсаң, хәзер сүтелергә тора. Әти дип карап торып буламы мондый очракта?
Әйе… төрле яктан китереп кысты аны тормыш. Мирхәйдәров шул кыршауның иң тарына, иң нәзегенә охшаган. Сизә Ихсанбай: аның белән ачыктан-ачык көрәшү куркыныч. Таянганы ышанычлы түгел шул Ихсанбайның, ә менә-менә убам дип чайкалып яткан баткаклык. Шулай булмаса, ике кабып, бер йотар иде ул шул маңка малайны!
Мунча ишегенең шыгырдаганына башын күтәрде Ихсанбай. Күрәсең, Сәбилә чыгып килә. Хатынының ялангач гәүдәсен күз алдына китерүдән үк борынын җыерды. Сәбилә Ихсанбай өчен язмышның бер ормышы. Авырткан җиренә – җан җиренә китереп бәрүе. Шул адәм рәвешлерәк булса, Ихсанбай Зарифаның кубызына биер идеме? Гөлбану юк. Зарифа – җенси дәртне басу чарасы гына. Ә күңел буп-буш.
Шулвакыт ялан абзар башында кот очмалы зилзилә купты. Әһә, әтәчләр сугыша! Күрәсең, күршенең яшь әтәче Ихсанбай әтәченең әдәпсез мин-минлек белән үз тавыкларын күзләвеннән тәмам туеп, үзе сикереп менгән читәнгә. Ихсанбай бу сугышның үз әтәченең җиңелүе йә зәгыйфьләнүе белән бетү ихтималын тойса да, күрше әтәчен кумады, араларына кермәде. Нигә? Сугышсыннар! Кем җиңә, шул ота. Ә кем ота, шул дөньяның кендегеннән тота…
* * *
Һашим Ихсанбай белән булган хәлдән соң хәтсез вакыт зиһенен туплый алмый азапланды. Кинәт ярсып, кызып китүенең сәбәбен төшенә дә, төшенми дә кебек. Элекке исәп-хисап кайтаруымы бу, әллә аңа яңаларының өстәлүеме… Дөресен әйткәндә, Һашим бу ике сабыйның дөньяга килүе хакында берни белми. Тик күңел бер нәрсәгә нык ышана: Гөлбану белән үзенең малайлары булырга тиеш иде. Ходай Һашимның теләген ишеткән – берьюлы икәү итеп биргән. Ә Ходайның бирү юлларын да, чарасын да аңлау мөмкин түгел. Берлинда, җимерекләр арасында калып, фани дөнья белән хушлашкан бер мәлендә, Һашим исәбе буенча, төшендә күргән карт та бит шулай дигән иде. «Кайтуыңны ике игез җан, ике Ходай бәндәсе көтеп торыр, син аларны язмыштан бүләк итеп кабул кыл һәм ярат!»
Күп нәрсәләр әйткән иде кебек ул карт Һашимга, соңыннан, хәрабәләрне актарганда кинәт авырту тою аны кире фани дөньяга кайтаргач, барысы да онытылган кебек булды. Аннан соң ике ел буе госпитальләрдә яту, исәпсез операцияләр, яңадан бакыйлык белән фанилык арасына өметтән күпер салулар, тетрәнүләр, кире ышанычны югалтулар – берсе дә ул карт алдан әйткәннәрне хәтерендә яңарта алмаган иде. Ихсанбай белән булган көрәштән соң әллә нинди кодрәт белән шул тылсым иясенең әйткәннәре учак төбендәге куздай җемелди башлады. Хәтерендә: Һашим ул төшләрендә үзен озын ак күлмәк кигән малай рәвешендә күрде. Ул карттан: «Авылда бөтен җаным-тәнем белән күралмаган кешем калды. Гаиләмне сыерсыз калдырып, ачлыкка дучар иткән шул мәлгунь, уникесе дә тулмаган кызымны читкә эшкә куарга маташкан. Ризыгым бетми, илгә кайтып, аның белән очрашсам, эчемдә янган утымны ни әмәлләр кылып басармын?» – дип сораган иде. Җавап кыска булды: «Анда сине хатыныңның рухы көтә. Сабыйларны ярат, хатыныңның рухы шуларны саклый!»
Ул рухның нинди көчкә ия булуын кичә аңлады Һашим: Ихсанбайны буган кулларында кинәт хатын-кыз куллары пәйда булды. Мәдинә килеп тоттымы дип башын күтәрүгә, Гөлбануны күрде. Аптыраудан, тетрәнүдән Һашим Ихсанбайның муенын әкренләп бушайта барганын тойды. Шушыңа тиклем һичбер нәрсәгә ышанмый, сугышка тиклем шәһәрдә типтереп яшәгән Һашимның әле дә моңа күңеле ышанып җитми. Бөтенләй ышанып җитми. Бөтенләй ышанмас иде, үзен авыру да тоймый. Янә үзенең айдан артык хәрабәләр арасында ятканнан соң терелүен уйлый да, бу дөньяның серлелек, тылсым белән чолганып алынуын күңеле белән ныграк тоя. Менә әле ул район үзәгенә җыена. Камалетдиновның үзенә кереп, хәл-әхвәлен сөйләмәкче. Һашим таланган малын кире кайтарырга, менә бу сабыйларны, ниһаять, сөт-катыкка тиендерергә тиеш. Мөгаен, тыңларлар аны, аңларлар. Әмма зиһене аның бер нәрсәне төшенмәячәк. Гөлбануның балаларын ачлыктан үләргә дучар итү кем өчен, нәрсә өчен кирәк булды икән?!
Хәер, алда гомере булса, бу соравына да җавап табар. Теге чакта карт әйтте бит: «Бәндәдән сорау алма, җавап үзе килер. Гомерең агышы акылың табышы булыр».
Һашим шул минутта ук юлга әзерләнә башлады: биштәренә кружкасын, калагын, флягасын салды. Бәләкәй генә сапёр көрәген дә алды. Ничәмә госпитальдән госпитальгә күчкәндә дә югалтмаган солдат кирәк-ярагын үзе белән алмаса, йә юлы уңмас. Аннан соң бит әле Тәңребирде елгасы үрендә күргән баш сөяге тынгы бирми аңа…
* * *
Фәүзиягә су буенда Шәңгәрәйнең әйткәннәре тынгы бирми. Бигрәк тә аның мөһер дигәне. Сабыйларда Сибгатнеке кебек миң булуга аптырамый ул: дәү әтиләреннән бала ни мирас итмәс? Тик менә аның шул турыда сөйләп йөрүе… Ә Ихсанбайның эчен телергә кылыч эзләве ни соң? Бәндә булгач, бәндәлеген итеп, Гөлбануга күңеле төшкән икән, нигә әле ул Һашимга каныкмый?
Уйларының очына чыга алмый җәфаланган Фәүзия үзен эш белән юатырга булды, куырмач кыздырды, талкан майлады; аннан алда тарткан солысыннан буза кайнатырга салды; чормадан кипкән кызыл эремчеген дә алып төште, тартып, майлап куярга ниятләде монысын да. «Һы… туйга әзерләнгәндәй әзерләнәмче», – дип, үз-үзенә сөйләнде ул. Инде онытылдым, эшкә бирелдем дисә, күз алдында Шәңгәрәйнең ялтыр башы хасил була. «Дивана бит ул, аның сүзенә кем колак сала ди?» – дип юатырга тырыша акылын, ә күңеленең кай җиредер моның белән килешми.
Элек, шушы Сибгат-Диңгезханга кияүгә чыгарга йөргәндә, бер дивананың дәү әнисен, кызыңны миңа бир, дип аптыратканы хәтерендә.
– Барсын кырык көнлегеннән ярәшелгән бу егеткә. Вәгъдә – иман! – дип, сабыр гына сөйләшкән дәү әнисенә аптырап карады ул.
– Уф! Нигә шуны ялчылардан кудырып кына җибәрмисең, дәү әни! – дип ярсыды Барсынбикә.
Дәү әнисе ипләп кенә аның толымыннан сыйпады:
– Ярамый, кызым…
– Һы… Ярамый! Дивана да булдымы кеше!
Күксу бу чак эремчекме, сөтме кайната иде, чүмечне Барсынга тоттырып, үзе читкәрәк китеп утырды.
– Ходай бәндәгә зиһен белән тоемны тигез бүлми, кызым. Берәүдә зиһен бар – тоем юк; икенчедә тоем көчле – зиһен юк. Еланның юлын бүлгән мантымас, сөюнең юлын кыйган бәхеткә тарымас.
Дәү әнисенең үҗәтләнеп акыл өйрәтүен үгетләү дип аңлаган Барсын аптырауның чигенә җитте:
– Дәү әни! Син мине диванага димлисеңме әллә?!
– Исәр… синең бишектән ярәшелгән кешең бар. Ходай үзе иш иткән аны сиңа! Диңгезханны…
– Шулай булгач?
– Әмма синең Сатыбалдыны дивана дип тәккәбберләнеп кире кагуың – язык. Син аннан кичерү, ярлыкау сорарга тиешсең!
– Хәзер барам да Сатыбалдың алдында тезләнәм. Янәсе, кичер мине… Мин, үкенечкә каршы, икенче кешегә ярәшелгәнмен. Мин вәгъдәмне боза алмыйм! – Барсынбикә моны дәү әнисенә тезләнеп, куллары белән ишарәләп сөйләп күрсәтте.
Диңгезхан белән Барсынның туе гөрләп үткән бер мәлдә, дивана кыядан ташланган, дигән хәбәр яңгырады. Фәүзиянең тегермән тоткасына ябышкан кулы тирләде, йөрәге лепердәп типте: «Минем өлешкә төшкән бу бихисап кайгылар дәү әнисенең «сөюнең юлын кыйган бәхеткә тарымас» диюеннән киләме әллә?!»
Сәер кеше булды аның дәү әнисе. Сөйләгән сүзе дә, кылган гамәлләре дә гади адәмнеке төсле булмады. Дәү әтисенең өч хатыны булып, берсе генә ул тапкан, анысы да, Барсынның әтисе, ауга китеп үлде. Аю өненә төтенлек салып маташканда, өстенә селәүсен сикергән. Тирә-якта даны чыккан аучының көтмәгәндә, юктан гына үлүе бөтенесен дә тетрәтте. Дәү әнисе генә моңа аптырамады шикелле, улын җирләгәч, өзгәләнеп елаган килененә, Барсынның әнисенә:
– Елама, килен. Тәкъдирдән үтеп берни эшләп булмый. Карахан туганнан бирле җан кыюга җиңел карады, үзенең дә җаны шуңа күрә көтмәгәндә кыелды. Шунысы яман: безнең токымнан бер Барсын калды, анысы да хатын-кыз заты…
Ул чакта сабыйларына, Ихсанбай белән Күксылуга, йөкле йөргән Барсын оләсәсен юатырга ашыкты:
– Кайгырма, оләсәй, мин берүзем җиде ул табармын!
– Җиде? – Күксу карчык гаҗәпләнеп оныгына карады. – Җиде… каян телеңә килде бу сан?
– Нигә?
– Җиденең серен берәү дә белми… Җиде эчендә бер дә бар, бер башында ниләр бар? Аны да беркем белми…
Оләсәсе әйткән рас килде: җиденең берсе булып Ихсанбай калды. Аның башында ниләр бар?
* * *
Уйлары авыр Фәүзия-Барсынның. Сибгат-Диңгезхан картая белеп картаеп, үз акылында булса, аның башы бу чаклы буталыр идеме? Фәүзиянең җитмеш төрле чирдән шифа да, чамадан чак кына арттырып җибәрсәң, җиде минутта адәмнең тынын буып, йөрәген туктатыр тамыр тоткан куллары бераз хәлсезләнде, бераз сизелер-сизелмәс калтыранды. Нишләргә?.. Ярый, алдына менә бу ризыкларны тезәр. Нигезендә бай яшәгән, борынгы тарханнар тамыры үзе дә. Әйдә, гомеренең калган сәгатьләрен, ичмасам, бәхеттә үткәрсен. Эчәсе килсә эчсен… Барыбер эчте. Эчмәсә, Раузага барып юлыгыр идеме дә картайган көнендә сакалын кыруга тиклем барып җитәр идеме? Әй тиле… әй дивана! Тилеләрне чәчмиләр, алар үзләре үсә дигәннәре шушымы икән? Ахмакның ахмагы Шәңгәрәй аңларлык булгач, нәрсә дип уйлады икән битендәге миңен? Миңе миң ише генәме – тәре бит! Нәкъ урысның тәресе! Әгәр теге төндә, волость түрәләренең җанын кыеп чыккан каһәрле төндә, бер генә адәм качып торып калган булса да, тере шаһит, тере дәлил бит… Әй Диңгезхан, Диңгезхан… Ихсанбае да шәбәйгән. Әтисенә гел киреләнеп тора, киреләнеп сөйләшә. Әллә шул да кирелеге белән картның теңкәсенә тиеп бетсә кирәк. Ни юанырга, күңел басарга Сәбиләсе бәбәй тапмады. Гөлбанукаемның әнә ике малае коеп куйган Диңгезхан да бит… Ә кызы – Мәдинә – ул үзе, Фәүзия-Барсынбикәнең яшь чагы…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?