Электронная библиотека » Заһирә Гомәрова » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Заһирә Гомәрова


Жанр: Развлечения, Дом и Семья


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ӘЛЛӘ ШУҢА СӨЙКЕМЛЕ
 
Безнең песи сөйкемле,
Борын очы сипкелле.
Бүген эшләгән хата –
Китап өстендә ята.
 
 
Әллә урын тапмаган,
Шунда ятып йоклаган,
Китабымны таплаган.
 
 
Ачулансам кызганам,
Белмим ничек әйтергә,
Төрле хәйләләр эзлим
Песине өйрәтергә.
 
 
Ул әле бик үзсүзле,
Һич яратмый күп сүзне,
Эндәшсәм поскан була,
Сул күзен кыскан була,
Сырпалана, сылана,
Тыйнак булып кылана.
 
 
Әллә шуңа сөйкемле,
Борын очы сипкелле.
Сөйкемлемне тәртипкә
Өйрәтермен шикелле.
 
КЛАССТА
 
Бүген дежур мин идем,
Иң беренче мин килдем.
Сөрттем һәрбер партаны,
Элеп куйдым картаны.
 
 
Төгәлләп эшләремне,
Көттем иптәшләремне.
Дуслар, әйдә, керегез,
Кызлар, бире килегез,
Пальтогызны бирегез,
Монда эләм, күрегез,
Кагылмасын берегез,
Төшермәгез – белегез,
Мин кушканча йөрегез!
Тәртипсезгә юл бирмим,
Классымда дежур мин!
 
БАЛЫКТА
 
Җәйге каникул көнне
Эзләмибез беркемне.
Яшьти белән бергә без
Кичтән план корабыз,
Әче таңнан торабыз,
Сыпыртабыз балыкка,
Су буена таллыкка.
 
 
Су буенда күңелле,
Әй күтәрә күңелне.
Кармакларны салабыз,
Утырабыз тын гына,
Утырабыз шым гына!
 
 
Салабыз да алабыз,
Торабыз, утырабыз,
Балык тоткач, шулпа да
Пешермәкче булабыз.
 
 
Эх!
Утырабыз таллыкта,
Эләкми бер балык та.
Күреп аламын кинәт:
Калкавыч тыпырчына,
Бер чума да бер чыга,
Балык эләккән, димәк.
Харап эш, дим, ычкына.
 
 
Тик кармак сабын алып,
Әй тартам, чыкмый балык.
Туктап, бераз хәл алып,
Мин дустыма кычкырам:
– Тиз кил, хәзер ычкына.
 
 
Эләкте зур балык, дим,
Бергә тартып алыйк, – дим.
Тартабыз – чыкмый балык,
Чуртандыр, диешәбез,
Куанып биешәбез!
Тагын бераз хәл алып,
Тәки тартып чыгардык,
Авыр булды, чыдадык!
 
 
Күрше кызы Мәрфуга
Тузган иске итеген
Ташлаган икән суга,
Кармак эләккән шуңа.
 
ЭЗЕ КАЛА
 
Эзем калсын мәктәптә,
Дип тырыша Әхмәт тә.
Партада эзе кала,
Тактада эзе кала –
Һәркайда эзе кала.
 
 
«Әхмәт» дип, пәке белән
Сырлаган сүзе кала.
Тагын, сүздә чагылып,
Үзенең йөзе кала.
 
ДАНЛЫ ВӘЛИ
 
Эшләмәде батырлык,
Артык түгел матурлык.
Тормадылар мактап та,
Данлы Вәли мәктәптә.
Бар бит аның һөнәре,
Дан китергән өнәре11
  Өнәр (диал.) – һөнәр.


[Закрыть]
:
Колакларын селкетә,
Нәниләрне өркетә.
Тик селкенми дәрестә,
Эшли белми бер эш тә.
Укытучы:
– Сөйлә, – ди,
Ык-мык килә, сөйләми,
Гел бер сүзне әвәли.
Әйтте шулчак Шәвәли:
– Түгел бу данлы Вәли,
Исем бирик яңадан,
Булсын, ди, «Вәли Надан!»
 
ИРГИЗ БЕЛӘН ИЛГИЗ
 
Бар безнең класста
Иргиз дә, Илгиз дә.
Буйга да тигезләр,
Яшьләре сигездә.
 
 
Иргизне мәктәптә
Туймыйлар мактап та:
– Сөя, дип, эшне дә,
 
 
Ул шуңа көчле дә.
Укуда алдынгы –
Гел ала «биш»ле дә.
Илгизнең «өч» кенә,
Эше дә кечкенә.
 
 
– Эшләсәм эш, – ди ул, –
Калмас бит көч, – ди ул.
Мәктәпкә һәр көнне
Соңарып йөри ул.
 
 
Ник? – дисәң, «өч»леләр
Гел артка сөйри шул.
 
СПОРТЧЫЛАР – ЛАЧЫННАР
 
Вакыт чыкты, сәгать сукты,
Командалар бозга чыкты.
Лачыннар узышалар,
Кызганнан-кызышалар.
 
 
Тырыша барысы да,
Саклаучы, капкачы да.
Кәшәкә, ялтырап ят
Каршы капка ягында.
 
 
Спортчылар – лачыннар
Җиңү яулап кайтсыннар.
 
 
Сез яулаган кубоклар
Истәлеккә калсыннар,
Бар иде дип лачыннар,
Саг(ы)нып искә алсыннар.
Спортчылар – лачыннар,
Җиңеп, илгә кайтсыннар.
 
КҮҢЕЛЕМ
 
Нинди оста Ботвинник22
  Ботвинник, Петросян – данлыклы шахматчылар.


[Закрыть]
,
Без аңа да «мат» бирдек.
Без ул – мин генә түгел,
Аның белән ярышта
Катнашты минем күңел.
 
 
Җиңәсең, бик теләсәң:
Отылды бит Петросян33
  Ботвинник, Петросян – данлыклы шахматчылар.


[Закрыть]
.
Откан мин генә түгел,
Аның белән ярышта
Катнашты минем күңел.
 
 
Уйныйм мин Самат белән,
Һөҗүм итәм ат белән…
Ул куркыта «мат» белән…
 
 
Җиңүләр җиңел түгел,
Җиңелми минем күңел.
Чемпион минем күңел!
 
ЧЕМПИОН
 
Кемне генә булмасын,
Җиңеп чыга һәммәсен.
Аннан оста шахматчы
Бер дә юкмы әллә соң?
 
 
Ул – мәктәпнең чемпионы,
Көчеңне сынап кара.
– Берьюлы ун тактада
Уйныйм мин, – дип мактана.
 
 
– Унның отам тугызын,
Ничья булсын гел берсе.
Тирә-юньдә бар микән
Менә мине җиңүче.
 
 
Ирек килгәч, тагын менә
Уен китте башланып.
Көлә Барый:
– Тагын бер
Җиңелүче арта, – ди.
 
 
Күрче, күрче Ирекне,
Барыйны тирләтә бит.
Тыныч кына уйнаса да
Өркетә, шүрләтә бит.
 
 
Йөрешне тотып калды,
Барый дусның ярсып чапкан
Атларын отып алды.
 
 
Ирек дус ирек бирми,
Тагын чигенә Барый.
Артка карый, атка карый,
Яндагы «шах»ка карый.
 
 
Барый бүген «мат» алды,
Экс-чемпион булып,
Иректән артка калды.
 

МИНЕМ ӘНИ

ҮЗЕ «ЭШЛИ» БАРЫН ДА
 
Әй ашыга Нәфисә,
Әй ашыга әбисе.
Әби үтүк кыздыра,
Кызы аны кыздыра:
 
 
– Бу юлы да соң гына
Китәргәме соң миңа?
Йомарланган күлмәгем,
Нигә шуны күрмәдең?
 
 
Яулыгымны күр нинди!
Бозау чәйнәгәнмени?
 
 
Тырыш икән әбисе:
Өлгерде бит Нәфисә
Вакытында барырга.
Әнә инде чыгыш ясый
Иптәшләре алдында:
– Әбиләрне ял иттерик,
Үз(е)без эшлик барын да!
 
МИН ҖЫЕШТЫРДЫМ
 
Менә ике көн инде
Мин җыештырам өйне.
Буямагыз, белегез,
Бик сак кына йөрегез.
 
 
Шунда тор, яме, Әсма,
Юган идәнгә басма!
 
 
Балчыгың төшсә – харап,
Ашама инде, Марат!
 
 
Тамызырсыз идәнгә,
Су эчмәсен берәү дә.
 
 
Тузан керер җил чыкса,
Тәрәзәне ачмагыз.
Мин җыештырдым өйне,
Чисталыкны саклагыз!
 
КИЛӘ МИНЕМ КҮРӘСЕМ
 
Вакыт инде йокларга
Синдәй нәни кызларга.
Күзләрең дә кысылган,
Аларга йокы кергән.
– Әлли-бәлли, бәү-бәлли,
Әлли-бәлли, бәү-бәлли,
Күгәрченем, дип, нәни, –
Йоклата мине әни.
Килә минем күрәсем
Йокы каян киләсен,
Күзгә ничек керәсен.
Ятып торам шым гына,
Сулыш алам тын гына,
Күзләрне кысып кына
Күзлимен посып кына.
Үзем дә сизми калам,
Татлы йокыга талам,
Килгәнен күрми калам.
 
БҮЛӘК
 
Алмалы яулык,
Чәчәкле күлмәк
Алам әле мин
Әнигә, үскәч,
Зур булып җиткәч.
 
 
– Нинди бүләк, дим,
Бирим хәзергә?
Дәү апам әйтә:
– Үзең әзерлә.
 
 
Әнием белән
Кибеткә кердек,
Бер малай күрдек,
Йөри бик хозур44
  Хозур йөрү – «шатланып йөрү» мәгънәсендә.


[Закрыть]
,
Кесәсе бик зур,
Барын тутыра.
 
 
Елмаеп, әни:
– Әттә-тәтә-тәт!
Бу, ди, кесә шәп!
 
 
Сыяр ипи дә,
Сыяр сөт тә, шәт.
Һәркемгә шундый
Кесә кирәк, ди,
Күрәсең әнә
Сумка кирәкми.
 
 
Әһә, дип кенә
Куйдым да эчтән,
Кесә тегәргә
Керештем кичтән.
 
 
Яңа күлмәккә
Зур кесә тектем.
Калын тукыма,
Юан җеп белән
Ныклап беркеттем.
 
 
Куансын әни,
Бүләге әзер,
Сумка күтәреп
Йөрмәс ул хәзер.
 
МИНЕМ ӘНИ
 
Әй шатланып кайткан әни,
Кочып алды ул мине.
Тиеп-тиеп китә биткә
Әле алган ордены.
 
 
Әниемне котлау өчен
Җыелдылар күршеләр.
Орден әнә нинди була,
Күрмәгәннәр күрсеннәр.
 
 
Әни калды юашланып,
Батыраер чагында.
Ә йөзендә, орденында
Чын батырлык чагыла.
 
 
– Рәхмәт сезгә, күршеләр, ди,
Бер гаилә без һәммәбез,
Бергә тату яшәгәнгә,
Әйбәт бара эшебез.
 
 
Кызыма да рәхмәт инде,
Җәй буе үзем белән.
Күпме чөгендер кырларын
Утадык аның белән.
 
 
Күзләремә яшьләр тулды,
Чак елап җибәрмәдем.
Чөгендер кебек кызарып,
Ут яна чигәләрем.
 
 
Рәхмәт инде әниемә,
Кочып алды ул мине,
Тиеп-тиеп китә биткә
Әле алган ордены.
 
ДӘҮ БУЛДЫМ
 
Үстем инде, дәү булдым,
Чәчне дә үзем тарыйм.
Сеңелкәшемне юатам,
Каз бәбкәләрен карыйм.
Инде хәрефләр таныйм,
Нишләп мәктәпкә бармыйм?
Мәктәпкә кереп була, ди,
Җиде яшь тулгач кына.
Тулмаса да керә алам,
Миңа ишек ач кына!
 
УЛ ШУҢА КЕЧКЕНӘ
 
Әнием гел миңа,
Үскәнем минем, ди.
Ник минем курчакның
Үскәне күренми?
 
 
Әй, минем курчагым
Ашамый һич кенә.
Ул шуңа үсми шул,
Ул шуңа кечкенә.
 
БҮЛӘГЕМ
 
Сеңлемә күлмәк тектем,
Чәчәкләр дә беркеттем,
Талчыкмады беләгем,
Матур булды бүләгем.
 
 
Туган көнгә бүләкнең
Белдем нинди кирәген.
Истә тоттым сеңлемнең,
Күлмәк кирәк, дигәнен.
 
 
Матур-матур күлмәкләр
Күптән тегә беләмен,
Чөнки курчакларыма
Киемнәр гел тегәмен.
 
 
Бәлки әле сезгә дә
Яңа күлмәк кирәктер?
Мине оста тегәргә
Курчакларым өйрәтте.
 
УКЫП БИР
 
Әбекәем, килсәнә,
Күзлегеңне кисәнә.
Язу язып утырдым,
Дәфтәремне тутырдым.
 
 
«Мин зур» диеп йөрсәм дә,
Инде яза белсәм дә.
Укый алмыйм бит әле,
Әби, укып кит әле.
 
 
Язылганмы бик оста,
Бу хатым бит космоска.
Әй, укып шатлансыннар,
Үскән дип шаккатсыннар,
Телләрен шартлатсыннар,
Энебез зур үскән дип,
Саг(ы)нып, Җиргә
      кайтсыннар.
 
БЕЗ БЕР ӨЙДӘ СИГЕЗ КЕШЕ
 
Без бер өйдә сигез кеше,
Төрле яшьтә төрлебез.
Спорт ярышы булдымы –
Катнаша һәрберебез.
 
 
Физкультурачылар көне.
Ярыш бара, тамаша.
Бу бәйрәмдә безнең өйдән
Сигез кеше катнаша.
 
 
Велосипедчы җитезләр
Гүя сайлап җыйналган.
Ак сакалын җилфердәтеп,
Бабай чаба иң алдан.
 
 
Район чемпионы булган,
Күп алган бүләген дә.
Ул бүген дә иң беренче
Гаиләбез күләмендә.
 
 
Бик узмакчы була әти,
Бик узмакчы абыйлар.
Узып китәр иделәр дә,
Куып җитә алмыйлар.
 
 
Мин иң артта. Тик шулай да
Юатып бара әнкәй.
– Борчылма, ди, син бабаңнан
Илле яшькә бәләкәй!
 
ЮЛДА
 
«Алмаз кем ул?» – дисезме,
Әнисенең иркәсе.
Аның өчен чын машина –
Әтисенең җилкәсе.
 
 
Әнисенә дәшә ул:
– Кулларың бик арый, – ди, –
Китер монда сумкаңны,
Үзем тотып барыйм, – ди.
 
КАЙСЫ БЕРЛЕК?
 
Әни бирде Исхакка
Берәр сумлык өч акча:
– Бер берлеккә ипи ал,
Бер берлеккә сора бал,
Монсына – әнис алма.
Кара аны, ялгышма!
 
 
Исхак кайтты бернисез,
Үзе шундый күңелсез,
Белмибез ни әйтергә…
– Юкмыни бер әйбер дә?
 
 
– Ник булмасын, бар да бар.
Алма да бар, бал да бар,
Тик оныттым барганда:
Кайсы берлек ипигә,
Кайсы – балга, алмага?
 
ӘНИСНЕҢ ӘНИСЛӘРЕ
 
Өйдәге һәр кеше
Соклана Әнискә.
Үстерә суган да,
Кыяр да, әнис тә.
 
 
Ашны бик тәмләтә
Әниснең әнисе,
Хуш исле әнисне
Ярата әнисе.
 
 
Бик кызык сүзләрне
Көт тә тор Әнистән:
– Үстемме мин дә, ди,
Шушындый әнистән?
 
ТӨН
 
Төн нәрсәгә дисезме?
Сез шуны белмисезме?
Төнлә өйдә әни дә,
Төнлә өйдә әти дә,
Төн йоклата бәбине,
Йоклата ул һәм мине,
Үзе дә йоклап китә,
Курчаклар да ял итә.
 
 
Песи генә йокламый,
Күзләре ялт-йолт итә.
Идәндәге ярыктан
Тычкан чыкканны көтә.
 
БОЛЫТЛАРГА УТ КАПКАН
 
Менә килеп җитте кич,
Инде кояш батты ич.
Азат күккә караса
Күрә хикмәт тамаша.
 
 
Әни судан кайтканда,
Азат аны туктаткан:
– Әни, күккә карале,
Болытларга ут капкан.
 
КҮЗ НУРЫМ
 
– Картайгач, – ди әби, –
Кими шул күз нуры…
Булыша әбигә
Оныгы – Гөлнуры.
 
 
Ярата, иркәли
Әби дә Гөлнурын.
– Яшәтә мине, – ди, –
Гөлнурым – күз нурым.
 
МИНЕМ БҮЛӘК
 
Сигезенче март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
 
 
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Каплаган ак кар.
 
 
Барыйм кибеткә,
Алырмын сатып,
Бүләк итәрмен
Әнигә, кайтып.
 
 
Шулчак күңелдә
Чәчәкләр үсте,
Әнием сөйгән
Сиреньнәр төсле.
Тирә-юнемдә
Шуның хуш исе.
 
 
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
Куанды әни:
– Гомергә, – ди ул, –
Калыр йөрәктә.
 
БУЯДЫК
 
Көне буе уйнадык,
Һич кенә дә туймадык:
Морҗаны да буядык,
Идәнне дә буядык.
 
 
Карап торам әнигә,
Кайтып керүгә өйгә,
Мендәрләрне төзәтте,
Тирә-якны күзәтте.
Күзәтте, хәйран калды,
Бераздан безгә әйтте:
– Бу ни хикмәт, бу ни эш,
Һич танымыйм, бу кай төш?
Ягез әле, берегез
Тиз аңлатып бирегез!
 
 
Әллә кеше өенә
Мин, ди, килеп кердемме?
Әллә кеше өендә
Бу хикмәтне күрдемме?
Без берьюлы:
– Юк, – дибез, –
Ялгыш түгел бит, – дибез.
Серне чишеп үк бирдек:
– Әни, гафу ит, – дидек.
 
 
Әбекәем әйтмешли,
Буласы булды инде,
Буявы сеңде инде.
Булыр, дидек, монысы
Беренчесе – соңгысы.
 
ТУГАН КӨНДӘ
 
Чакырганны көтмиләр,
Киләләр дә котлыйлар,
Туган көнең бит, диләр.
Куян, төлке, аюлар,
Сандугачлар, чыпчыклар –
Күп булды уенчыклар.
 
 
Бер танк та бар иде,
Гел-гел тырылдап йөрде,
Куркытып төшкә керде.
 
 
Шәп иттем соң үзем дә,
Иртән иртүк тордым да
Сүтеп куйдым үзен дә.
 
 
Иптәшләрем күрделәр:
– Ник сүттең, – дип тиргиләр.
Алар бит аның мине
Куркытканын белмиләр.
 
БЕЗ ВИТАМИН УРАБЫЗ
 
– Кояш бабаң уянганчы
Ача алсаң күзеңне,
Витамин үскән кырларга
Алып барам үзеңне!
 
 
– Әй әти, дим, хәзердән үк
Барып куныйк басуга.
Комбайн да күрсен безне,
Кояш күзен ачуга.
 
 
– Өлгерербез, – диде әти,
Баштан сөйде иркәләп.
Уяндым бугай әле мин
Әтидән дә иртәрәк.
Инде витамин урабыз
Колхозның киң кырында.
Витаминнар агып килә
Комбайн бункерына.
 
 
Әти әйтә:
– Бу бункерда
Ничә кесә витамин?
– Витамин дип әйтәсең син,
Исеме борчак аның!
 
БАРЫСЫ ДА БИК ТӘМЛЕ
 
Әни әйтә:
– Үсәсең бар,
Иң тәмлесен аша, – ди.
Үзе һаман аш бүлүдән,
Чәй ясаудан бушамый.
 
 
Әллә нишләп бик үк аңлап
Җиткермим ул әйткәнне.
Әни пешергән ашларның
Барысы да бик тәмле.
 
ЮАТКАН
 
Әби кызык гадәтле:
Өйгә кайтып керүгә,
Ишектән күренүгә,
Көндәлеккә үрелә.
 
 
Менә бүген караса,
Бу бит хикмәт, тамаша.
Күренәме күземә,
Дип ышанмый үзенә.
 
 
Озак кына карагач
Әйтеп салды:
– Пә-рә-мәч!
 
 
Нәни энем Нургата
Әбиемне юата:
– Кайгырма син, әбием,
Укып кайткан абыем.
 
 
Сөен син шунысына:
Булмаса ул укуда,
Яткан булса йокыда,
Йә уйнап йөрсә юлда,
Эләкмәс иде ул да,
Булмас иде берни дә,
Алмас иде «бер»ле дә.
 
БУШКА УЗМЫЙ
 
Хезмәттә һәрберебез,
Бушка узмый көнебез.
Оста рәссам энебез,
Белмәсәгез белегез.
Күреп бүген төшендә,
Ап-ак альбом битенә
Чып-чын кояш төшергән.
 
 
Музыкант бит сеңлебез,
Бүлмәне яңгырата.
Кураен да уйната,
Өздереп баян тарта,
Бию көен ярата.
 
 
Мин үзем дә тик тормыйм,
Карап кына утырмыйм.
Хуш ис таратып өйгә,
Тәмле ашлар әзерлим,
Гел сыйларга әзер мин.
 
 
Килегез дә күрегез,
Хезмәттә һәрберебез.
Тик тормый һичкемебез,
Бушка узмый көнебез.
Белмәсәгез белегез.
 
БЕР ҺӘМ БИШ
 
Бер әйтү белән тыңласам
Әнием кушкан эшне,
– Молодец, – дип мактый әни, –
Куям, ди, бүген «биш»ле.
 
 
Биш әйтеп тә тыңламасам,
«Молодец», дими әни.
Бер почмакка бастыра да
– «Бер»ле куям менә, – ди.
 
ИЯРЛӘП ХЫЯЛ-АТНЫ
 
Минем абый солдатта,
Моннан бик-бик еракта…
Ил чигендә ул сакта.
Посттан бушаган чакта,
Карыйдыр безнең якка,
Уйлыйдыр безнең хакта.
 
 
Ул безне сагынадыр,
Мин дә аны сагынам.
Иярләп хыял-атны,
Очам абый янына.
Таңнан китәм, барып җитәм
Кояш батканда гына.
 
 
Караңгы төн. Тик яшен
Сызылып күкне иңли.
Сакчы куркуны белми,
Тын гына атлап йөри.
Абый ник мине күрми,
Әллә шаярта юри.
 
 
Иярләп хыял-атны,
Очам килгән ягыма.
Булдым мин хыялымда
Туган илнең сагында,
Солдат абый янында.
 
МИНЕМ СЕҢЕЛ
 
Минем сеңел бик тәти,
Йөри башлады тәпи.
Уйнатам биреп тәти,
Күтәреп йөри әти.
 
 
Ерактан ук елмая,
Күреп курчак бәбине,
Көлә-көлә каршылый
Эштән кайткан әнине.
 

КҮКЕЛЕ СӘГАТЬ

МАТУР БЕЗНЕҢ МИШӘБЕЗ
 
Көмеш сулы Мишәбез,
Җәй буена ничә без
Су керергә төшәбез,
Таза булып үсәбез.
 
 
Ярларында чишмәсе,
Татлы сулар эчәбез.
 
 
Җәй көнендә ничә без
Мишәбезгә төшәбез.
Колач салып йөзәбез,
Мишәбезне кичәбез.
 
 
Ярларында чишмәсе,
Татлы сулар эчәбез.
 
 
Мишәдә йөзә-йөзә
Чыныгабыз, үсәбез.
Гел иң алдан барабыз,
Сынатмыйбыз эштә без.
 
 
Ярларында чишмәсе,
Татлы сулар эчәбез.
 
БИТЛЕК
 
Ак сакаллы бабай мин,
Тик карт түгел алай мин.
Тирә-юньне урарга
Чыгып йөрим урамга.
 
 
Җилгә каршы барганда
Җитәкләде бер бала.
– Рәхмәт, – дидем, – оныгым,
Олылыйсың олыны!
 
 
Автобуска керәм мин
Бары алгы ишектән.
– Әйдә, бабай, утыр әле, –
Дигәннәрен ишетәм.
 
 
Бер бәләкәй кыз гына
Сакалыма сузыла.
Бабайлык шунда бетте –
Сакалым төшеп китте.
 
ХИКМӘТЛЕ НӘРСӘ УЛ БАЛ
 
Бал калагын батырып ал,
Савытта кәрәзле бал.
Төрлесеннән татып кал,
Монысы – суырткан бал.
 
 
Җитеш юкә балыннан,
Бүген генә алынган.
Телисеңме – тагын бар:
Карабодай балы бар.
 
 
Бар иде дә тел балы,
Әзрәк булды, калмады.
Төшә, ди, бал чык белән,
Бәйле ул балчык белән.
 
 
Мең чәчәк туфрак өстендә,
Балны да җир үстерә.
Тик бал корты булмаса,
Безгә балны кем бирә?
 
 
Хикмәтле нәрсә ул бал,
Бал калагын ялап ал.
Тәмле балны татыганда
Уйла бал кортларын да.
 
ОЯЛДЫЛАР
 
Түтәлендә Миңниса
Иртәсен дә, кичен дә.
Чәчәк атты гөлләре
Инде бакча эчендә.
 
 
Ул редис, кыярлары
Күптән үстеләр, зурлар.
Түгәрәкләр, матурлар
Ямь-яшел помидорлар.
 
 
Ачуланды Миңниса:
– Су сибәм, ди, кич булса,
Һаман, ди, кызармыйсыз,
Оялмыйсыз, ичмаса.
 
 
Шулчак помидорлары
Оялдылар бар(ы)сы да.
Кызардылар берьюлы
Апалары каршында.
 
ИСКЕ ЕЛ КАЯ КИТӘ?
 
Әнием безгә әйтә:
– Тиздән яңа ел җитә.
Энем әйтә:
– Ә аннары
Иске ел кая китә?
 
 
Әни әйтә:
– Китми ул, – ди, –
Безнең арада кала:
Әнә узган ел салынган
Яңа мәктәпкә кара!
 
КҮКЕЛЕ СӘГАТЬ
 
Бездә шундый күңелле,
Сәгатебез күкеле.
Тышта буран котыра,
Өйдә күке кычкыра.
 
 
Кергәнме ул сәгатькә,
Тышта суык булганга?
Җәй җитүгә, тәрәз(ә)дән
Очмас микән урманга?
 
ҮСӘРМЕ ТӘПИЛӘРЕМ?
 
– Туңмасын тәпиең,
Киен, – ди әтием.
Киенәм анысы,
Тик шуңа аптырыйм:
Әтидә аяклар,
Ник миндә тәпиләр?
 
 
– Үсәрсең бервакыт
Син дә, – ди әтием, –
Шулчакта аякка
Әйләнер тәпиең.
 
ЧЫН ГЕРОЙ
 
Чын герой икән бит
Минем бу курчагым.
Кем генә күргәндер
Елаган бер чагын.
 
 
Ул төнлә курыкмый
Берүзе калырга,
Яшендә, давылда –
Тәрәзә янында.
 
 
Үзем дә чын герой,
Курыкмыйм төнлә мин.
Әнием янында
Бер тамчы шүрләмим.
 
ҮЗЕМ ВРАЧ
 
Врач булды безнең Мансур,
Курчакларны дәвалый.
– Тун киеп чык урамга, ди,
Салкын бүген һава, – ди.
 
 
Бу киңәшне үзе генә
Үтәргә оныта шул.
– Тышта суык, тун ки, – дисәң,
– Хәзер, ди, җылыта ул.
 
 
Туңып, өшеп, салкын тиеп
Кайтып керде кичкырын.
Врач килде дәваларга
Курчакларның докторын.
 
 
Врач апа бармак яный:
– Авызыңны зур ач! – ди.
Мансур ачмый, киреләнә:
– Мин бит үзем врач, – ди.
 
НИК СИБӘ КӘБЕСТӘГӘ?
 
Зур бер трактор бакчада
Көннәр буе тик тора.
Тик тормый, түтәлләргә
Яңгыр яудырып тора.
 
 
Яудыра редискага,
Кашкарыйга, ирискә,
Коеп ала кайвакыт
Бакчачы Идрискә.
Тагын шалкан, кишергә,
Аларга килешер дә,
Ник коя кәбестәгә,
Аңа соң су нәрсәгә?
 
 
Бабай әйтә:
– Кәбестә
Су эчәргә бик оста.
Кирәксә, комда үсә,
Һәрвакыт дымда үсә.
Суны син гел коеп тор,
Яңгырлар яудырып тор.
 
ГӨЛНУР
 
Бакчага чыгып йокласаң
Торасы килми һич.
– Бәлки, бу иртә түгелдер,
Бәлки, әле кич?
 
 
Юк шул, кояш яңа торган,
Менә югарыга.
Гөлнур аны күрмәс өчен
Кача юрганына.
 
 
Тирә-якта беркем дә юк,
Кем болай үчекте?
Юрганын ачуга, кемдер
Сап-салкын су сипте.
 
 
Үзе су сипкән сирень бу,
Ник аңа каныга?
Физзарядка ясый микән,
Чыкларын кагына?
 
ТӘРБИЯЛЕ КОЙРЫК
 
Минем песинеке ул
Тәрбияле бу койрык.
Тормас бер дә боегып,
Бирмәс һич тә боерык.
 
 
Киенер актан гына,
Гел йөрер арттан гына.
 
 
Каты бәрелмәс бер дә,
Һич тә масая белмәс,
Башын иеп, хуҗасын
Алдан уздырыр гел дә;
Ул шундый тәрбияле,
Соклана аңа кем дә.
 
 
Хуҗасы да ярата,
Калдырмый һич үзеннән,
Ычкындырмый күзеннән.
 
 
Минем песинеке ул
Дәрәҗәле бу койрык.
Күргәне юк бер нужа,
Җиргә дә төшермичә
Күтәреп йөртә хуҗа.
 
СИЗДЕРМИЧӘ
 
Сиздермичә үзәннәргә
Томан төшә.
Сиздермичә урманнарда
Җиләк пешә.
Сиздермичә каенлыкта
Гөмбә үсә.
 
 
Сиздермичә чыклар төшә
Үләннәргә.
Сиздермичә баса әни
Идәннәргә.
 
 
Мин йокыда, миңа рәхәт,
Миңа тыныч.
Дөнья ямьле, яшәү рәхәт,
Юк куркыныч.
 
АЛМАШКАННАР
 
Актүш әле кечкенә,
Бик нәни көчек кенә.
Бар(ы)сына хуҗа Вулкан,
Ул иң олы, иң өлкән.
Кемгә дә җитә көче,
Өреп тору – төп эше.
 
 
Күзенә күренүгә,
Якынгарак килүгә,
Гел Актүшкә бәйләнә,
Бик усалга әйләнә.
 
 
Актүш нәни, юк көче,
Ул иң яшь һәм иң кече.
Көн артыннан көн үтте,
Нәнүс тә үсеп җитте,
Вулканны узып китте.
Кем өйрәткән, кем кушкан,
Күп өрми хәзер Вулкан.
 
 
Күреп алса Актүшне,
Сырпалана, сылана,
Тыйнак булып кылана.
Булмаса да боерык,
Күзенә генә карап,
Болгап тора ул койрык.
 
 
Куштанлана Актүшкә,
Карап-карап торам да
Шаккатам мин бу эшкә.
 
 
Эт елы булгангадыр,
Этләр дә аңлашканнар,
Эшләрен алмашканнар.
 
КУНАК МАЛАЙ
 
Мактана кунак малай.
Юк, бездән булмый алай,
Океанда, ди, шуабыз.
Аптырыйбыз шуңа без.
 
 
Көләбез дә көләбез,
Алдыйдыр дип беләбез.
– Океан туңмый, – дибез. –
Шуып та булмый, – дибез.
 
 
Диде кунак шулчакта:
– Без торабыз төньякта.
Безнең океан боз, – ди, –
Шуабыз шунда без, – ди, –
Боз океаны диеп
Атыйбыз шуңа без, – ди.
 
КИЛӘ МИНЕМ КАР ЕРАСЫМ
 
Әни әйтә:
– Матурым, ди,
Тигез юлдан бар туры! – ди.
Бара торгач эчем поша,
Юл читенә күзем төшә.
Юл читенә кергән саен,
Тирән булып эзем төшә.
 
 
Кызык миңа! Әй, кар тирән,
Бата-чума, эчкә керәм.
Ачуланма, яме, әни,
Килә минем кар ерасым,
Котыпка чаклы барасым,
Шунда эзләр калдырасым.
 
МОНТЁР АБЫЙ
 
Килде бер монтёр абый.
Ул, диләр, монтёр абый.
Өйнең түренә узды,
Ап-ак чыбыклар сузды.
 
 
Пыяла куык элде
Һәм миңа карап көлде:
– Син, ди, энем, белеп тор,
Шушы була электр.
 
 
Куыкта ут кабынды,
Өй эчебез яп-якты.
Ялт иттерде, яктыртты
Урамны, тирә-якны.
 
 
Яктыртты ул акны да,
Караңгы почмакны да.
Китаптагы тапны да.
 
 
Әй, күңелле соң өйдә,
Кайтып керде әби дә.
– Әби, димен, белеп тор,
Шушы инде электр.
 
ШӘҺӘР МАЛАЕ
 
Кунакка кайтты Барый.
Күңелле, ди, авылда,
Барын күзәтә, карый,
Көн буе йөреп арый.
 
 
Кәҗәне ул «коза», ди,
Әби әйтә «каза» ди.
Кәҗәгә карый Барый,
Кәҗә Барыйга карый.
 
 
Чыбык алып кулына,
Куа кәҗәне Барый:
– Бар кит син, ди, юлыңа,
Курыйкмыйм үзеңнән дә,
Очлы мөгезеңнән дә.
 
 
Сукты Барый кәҗәгә,
Җавап бирде кәҗә дә.
Малайны куып йөртте,
Мөгезе белән төртте,
Барый тәгәрәп китте.
 
 
Елый Барый такмаклап,
Түгел кәҗәне мактап:
– Шаярып суккан өчен
Бирдең миңа җәза, ди,
Каза син, ди, каза, – ди.
 
 
Капканы барып ачты,
Кәҗә урамга качты.
 
 
Урамда кайсы тагын
Яңа күлмәк итәген
Йолкып-йолкып тарткалый?
Барый борылып карый.
 
 
Күрә: ата каз икән.
Аннан котылу өчен,
Җайлы урын баз икән.
 
 
Котылгач ата каздан,
Чыкмыйча торды баздан.
 
 
Баз эче кап-караңгы,
Аера алмый Барый,
Акмы яки карамы?
 
 
Аяк астында гына
Утыра икән шунда,
Күкәйләрен җылытып,
Ап-ак чебеш анасы,
Әй кытаклый башлады,
Инде кая барасы?
 
 
Котылып чыккач баздан,
Күрә хикмәт бераздан –
Кабарына, ярсына,
Әтәч килә каршына…
 
 
Барсыннан да котылгач,
Тавыш-гаугалар тынгач,
Әбигә әйтте Барый:
– Бик күңелле авылда,
Күңелле дә, авыр да.
Әй, хәтәр монда, хәтәр
Кәҗәсе дә, казы да,
Кап-караңгы базы да,
Берсеннән-берсе зәһәр!
Бик тыныч безнең шәһәр!
Юк бездә бер куркыныч,
Бер тавыш юк, тып-тыныч!
 
УРМАННАРДА ЙӨРСӘҢ
 
Көзен барсаң урманнарга,
Тоярсың җимеш тәмен.
Баланнарның, миләшләрнең
Өлгереп җиткән мәле.
 
 
Тыңла барсаң урманнарга,
Кышның да бар үз моңы.
Урман юлы, чана җыры
Сөйләде миңа моны.
 
 
Кышын барсаң урманнарга,
Күрерсең кышның ямен.
Каеннарның җем-җем, ап-ак
Чуклы, мамыклы шәлен.
 
НИГӘ УЙНАМЫЙ ИКӘН?
 
Карап тор әле кил дә,
Музыкант икән фил дә.
Күрегез, күр торбасын,
Читтә генә тормасын,
Уйнатсын ул, уйнатсын,
Шаулатсын ла дөньясын.
Мин көн буена көтәм,
Нигә уйнамый икән?
Шундый матур торбадан
Су сиптерә ул һаман.
 
ИҢ КЕЧКЕНӘ, ИҢ МАТУР ҺӘМ ИҢ БАТЫР
 
Әйди белән күңелле,
Күтәрә ул күңелне.
Әй сөйли кызып-кызып,
Ни сөйләсә, шул кызык.
 
 
Бүген Әйди болай ди:
– Сорау бирәм сезгә, – ди, –
Баш ватыгыз сез дә, – ди.
 
 
Кайсы җәнлек иң матур,
Иң кечкенә, иң батыр?
Иң дөресен кем әйтер?
 
 
– Беләм-беләм, – ди Һади, –
Бу сорау, ди, бик гади.
Шуны белмәс дисезме,
Фил ич аның исеме.
 
 
Сикереп торды Җәвад:
– Минеке, ди, чын җавап.
Үзем күрдем матурны,
Бик нәни, бик батырны,
Ул шундый кеп-кечкенә,
Бик кечкенә төш кенә.
Песи янында йөрде,
Тәлинкәсенә кереп,
Сөтен эчеп бетерде.
Песи дә аны күрде.
«Мияу» белән бергәләп
Тәгәрәп уйнап йөрде.
Булса да бик кечкенә,
Курыкмады һич кенә.
 
 
Нәрсә соң ул, дисезме,
Шуны төшенмисезме?
Ул бит тычкан баласы!
Дер калтырап, тишектән
Карап торды анасы.
 
 
– Дөресме бу, – ди Әйди, –
Нык уйлагыз сез дә, ди.
Вакыт бирәм сезгә, ди,
Җавабын әйтерсез, ди,
Язга яки көзгә, – ди.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации