Электронная библиотека » Зиннур Тимергалиев » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:04


Автор книги: Зиннур Тимергалиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 10 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Лилиянең күзләре шар булды. Алай булырга тиеш түгел иде бит. Ул болай каты, кискен җавапка әзер түгел иде, куркып китте, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Әйе, өелеп ябышканнар, гадәттә, куркак булалар.

Лилия тиз генә киенде дә әйберләрен алып чыгып китте.

– Ник аңа шулай дидең инде?  –  дип, Ләйлә ысылдады.  –  Эндәшмәсәң ярамый идеме?

– Көннең көнендә эндәшми генә үз йортымда яшәргә кушасыңмыни миңа? Вакытында туктатырга кирәк бу хәлне.

Ләйлә телефонга барып ябышты:

– Алло, әни…

Айдарның Лилияне өйдән куып чыгаруы хакындагы хәбәр ярты сәгать эчендә Сәкинәнең бар туганнарына мәгълүм булды.

Кичерә алмады Сәкинә башбирмәс киявен. Барысы да аннан куркып тора, каршы сүз әйтми. Ә бу нишли?! Ярар, бу юлы нияте барып чыкмады, җебегән Лилия булдыра алмады. Ләкин «җиңдем» дип уйлама, кияү, «Сәкинә» диләр мине!

* * *

Хәтирәнең авылдан шәһәргә күчү сәбәбе башка авыл кызларыныкыннан һич аерылмый. Сазга баткан фермадан, чөгендер чүбеннән качып килде ул. Тик шунысы: Хәтирә бу адымны ясарга егерме дүрт яше тулгач кына батырчылык итте. Кыз иң элек авыл мәктәбендә бер-ике ел укытып йөрде, аннары гына авылны ташлап чыгып китте. Туган апасы ике бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ята иде, кызны үзенә иптәшкә чакырды:

– Авылда тормыш та, аек кияү дә юк. Әйдә минем янга шәһәргә,  –  диде.

Кияү дигәннән, Хәтирә кич клубка чыгуның бер дә кызыгын тапмады. Авызларыннан көмешкә исе килеп торган егетләр белән аралашуны кирәксенмәде, чөнки Хәтирәнең әтисе беркайчан аракы белән шаярмады. Шулай итеп, кыз, өйдә утыра торгач, егерме дүртне дә тутырды. Шул ук апасы ярдәме белән төзелеш оешмасына генераль директор Соломин Сергей Ивановичның сәркатибе булып урнаша алды. Хезмәте авыр түгел. Белеме булган кыз документлар эшен тиз төшенде. Торуы шул апасында булды, кичке клубларга барып, егетләр эзләп йөрмәде. Чынлыкта, мәхәббәт дигән хис кызга әле таныш түгел иде.

Ул шулай иртән эшенә килеп утыра да эшкә ябыша. Сергей Иванович өчен мондый сәркатиб чын бүләк кебек булды. Күп нәрсәне өстән кушканны да көтмичә эшләп куя, бар шартын китереп, документларны тутыра. Директорга инде кул гына куясы кала. Шуңа күрә Сергей Иванович кызның хезмәт хакын да бераз арттырды.

– Исәнмесез, хуҗа мондамы икән?

Кыз башын күтәреп ишеккә карады. Ишектә мөлаем генә ир басып тора. Шундый ягымлы итеп елмайган үзе. Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койгандай булды.

– Монда, сез кем буласыз, абый?

– Айдар булам мин, сеңлем. Миңа хуҗа кирәк иде,  –  дип, ул тагын елмайды.

Елмаюы шуның кадәр матур булып чыкты, кызның сулышы капты.

– Ә, әйе, ул сезне көтә инде, керегез,  –  диде кыз, көчкә телен әйләндереп.

– Рәхмәт,  –  диде дә, Айдар Соломин янына кереп китте.

Хәтирә, хәле китеп, урындык аркасына сөялде. Нәрсә булды соң әле бу, нигә сулышы капты, нигә хәле китте? Кыз күзләрен йомды, тагын баягы ир затын күзаллады. Әллә гашыйк булды инде? Аның бар күзәнәкләре, бар кан бөртекләре «Булса ни! Мин  –  хатын-кыз!» дип, котырынып эшләргә тотынды.

– Ходаем, чыкканда, аның кабат минем яннан узасы бар…

Кодрәтеннән килсә, кыз директор ишеген мәңге ачылмаслык итеп кадаклап куяр иде. Чыкмасын, чыкмасын! Күңелен биләп алган ят хистән барыбер курыкты ул. Тик язмыш син теләгәннең киресен эшләп тора шул. Ишек кабат ачылды, мөлаем ир кабат кыз янына килеп басты.

– Кара, нинди чибәр кызлар эшли икән бездә, һаман эш дип, күрмичә дә йөрим икән.

Хәтирә кызарып чыкты: «Ул миңа игътибар итте, итте!»

Айдар үзе кыздагы үзгәрешне күрмәде, ахры, саубуллашып чыгып китте.

«Аның бит уң кулында балдагы бар, өйләнгән ул, гаиләле, исеме кем әле? Айдар  –  балдагы бар, Айдар  – балдагы бар…»

Кызның баш чигәләре түзә алмаслык булып кысылды, көне буе ни эшләгәнен тоймый йөрде ул. Аның шулай иләсләнеп китүен Сергей Иванович та сизеп алды, эш көне тәмамланганчы ук өенә кайтарып җибәрде.

– Бар, кызым, кайтып ятып тор, авырыйсың, ахры,  –  диде.

Хәтирә ничек апасы фатирына килеп җиткәнен дә сизмәде, кайтты да ятты. Апасы чәй эчәргә чакыргач та тормады. Хәтта күзен йомарга да курыкты, күзләрен йомды исә, аның каршына елмаеп Айдар килеп баса.

– Айдар…  –  кыз, йокыга талыр алдыннан, бу исемне күп мәртәбәләр пышылдады әле…

Көн артыннан көннәр үтә торды, яз да җитте, Айдар да офиска керми тормады, билгеле. Хәтирә аны ялкынлы күзләре белән каршы алды, шундый ук күзләр белән озатып калды.

Беркөнне Соломин бар офиска хәбәр салды:

– Иртәгә, шимбә көнне, барыбыз да табигатькә чыгабыз, эш дип монда язны күрмичә калып булмас.

Тормыштан тәм таба белә Сергей Иванович. Билгеле, язның бер генә көнен булса да бүләк итәргә уйлый ул эшчеләренә.

Икенче көнне бөтен коллектив, автобуска төялешеп, елга ярына таба кузгалды. Айдарның хатыны тагын әнисе янына кайтып киткән. Инде ничәнче тапкыр шундый хәл.

– Ярар сиңа, мужикмы син, юкмы, кабат артыннан кайтырга җыенасың. Менә бу юлы кайтма. Бераз котырынмый торырлар. Нишләрләр икән?  –  Коля дустын, үгетләп, шәһәрдә калырга күндергән иде.

Автобуста Айдар белән Хәтирәнең урыннары бергә туры килде, кыз ниләр кичергәндер бу минутларда. Бәлки, автобус беркайчан туктамасын, дип теләгәндер. Айдар исә кыз ягыннан ниндидер бер җылы дулкын, ягымлы караш тоеп барды. Ир күңеле таш түгел, сизде ул, аның җаны шундый назлы карашларны бик сагынган иде шул.

Килеп җиттеләр. Аланга таралыр алдыннан, Соломин эндәште:

– Яшьләр учак өчен утын әзерли, олылар табын хәстәрли!

Һәркем үзенә кушылган йомышны башкарырга  дип таралды. Хәтирә, яр буенда инде коры ботаклар  калмаган дип, урман эченәрәк атлады. Шулай ботак  җыя-җыя, ул бер юан имән агачы янына барып туктады. Кыз аның астарак корыган ботагын күреп алды. Моны сындырсаң, яхшы булачак инде. Кыз, сикереп, ботакка асылынды. Тик имәннең алай җайлы гына бирешәсе килмәде. Башта авырлык белән генә ботагын аска төшерергә ирек бирде, инде булдырдым дигәндә, Хәтирәнең кофта якасыннан эләктереп өскә күтәрде. Менә булды да: кызның ике аягы да җиргә тими асылынып калды.

– Коткарыгыз, зинһар!

Тавышка Айдар йөгереп килеп җитте. Ул кызны кочаклап алды да, кофтасын ычкындырып, җиргә төшерде. Тик кочагыннан чыгарырга теләмәде. Шундый кайнар тәнне аның күптән кочканы юк инде, ә күзләре төпсез диңгез кебек, их, кереп чумасы шул диңгезгә, мәхәббәт дәрьясында йөзәсе иде бер!.. Кыз да Айдар кочагында шундый ук татлы хисләр кичерде. Ул шушы кочакта үләргә дә әзер иде. Тик ата-ана биргән тәрбия үзенекен итте.

– Җибәрегез, Айдар абый, яхшы түгел.

Ир теләр-теләмәс кенә кызны кочагыннан чыгарды. Аланга алар бергә кайттылар һәм кичкә кадәр бергә булдылар. Айдар, нәкъ элеккечә, гел шаяртты, эш тә онытылды, гаиләдәге тавыш та. Үзендә бер ниндидер җиңеллек тойды ул. Кыз да аннан күзен алмады, аның һәр әйткән сүзенә рәхәтләнеп көлде, ул теләгән ризыкларны алып бирде. Иртәгә дөнья бетсә бетсен, бүген алардан да бәхетле кеше юк. Гашыйклар әйләнә-тирәне күрмәделер, тик әйләнә-тирә аларны кичкә кадәр күздән ычкындырмады.

Дустын таный алмый күзәтеп утырган Николай үзалдына: «Бәлки, дустым, синең өчен шулай яхшырак булыр»,  –  дип куйды.

Дүшәмбе, Айдар эштән кайтышка, Ләйлә өйдә иде инде. Атасын күрүгә, кечкенә Рәсилә мүкәләп килде дә Айдарның балагына тотынып торып басты. Аннары кулларын өскә күтәрде. Янәсе «Әти, күтәр инде, мин кайттым бит…»

Айдар, иелеп, баланы кулына алды да яратып күкрәгенә кысты:

– У-у-у-у, кызым дәү булып үсеп килгән икән.

– Нәрсә, килмәсләр дип уйлаган идеңме?  –  кухнядан Ләйлә тавышы ишетелде.  –  Бер шалтыратып карамадың, исең дә китмәгән синең. Миннән котылып, рәхәттә яшәргә уйладыңмы? Әнә әни, борчылып, урын өстенә ауды. Синең аркада ул шундый булды.

Бераз котырынмый торсыннар, нишләрләр икән? Димәк, әбинең, агуы чыга алмагач, кан басымы күтәрелгән?..

– Килгәнсең бит әле.

– Килдем шул, ничек килдең, диген. Көчкә, бала өстерәп, кулларым өзелә дип торам. Ник кайтып алмадың?

– Моңарчы кайтып алганнар да җитәр, авыр булгач, председателеңә әйт идең, китереп куйган булыр иде.

– Нәрсә-ә-ә-ә?  –  Ләйләнең күзләре шар булды. Каян белә ул аларны?

Ләйләләр ягына кайтып йөргәндә, шуны белде Айдар. Күршеләрнең дә төрлесе була бит. Бар тик кенә йөргәне, бар күп сөйләшкәне. Менә шулары барын да сөйләп бирде. Ләйлә үз вакытында күп ирле хатыннарны елаткан. Чын-чынлап азгын тормыш, бәлки, озак та барган булыр иде, тик колхоз рәисе Ләйләне посадка буйлап барган машинасыннан тибеп төшереп калдыра: «Ычкын моннан, шалава, күземә күренмә башка!» Шушы хәлдән соң әни кеше кызын тизрәк кияүгә олактыру ягын карый. Айдарны күргәч үк, кызына әйтә:

– Кызым, ычкындырма моны, ул айныганчы, туй хәстәрен күрергә кирәк булыр. Фатирын алсын, бәбәй алып кайтып бир, аннары яхшылап бөгәрбез аны. Бөгелмәсә инде… чыгып китәр, фатир сиңа калыр.

Акыллы баш та инде Сәкинә ханым, кызының озак тора алмаячагын ничекләр генә белгәндер.

– Әниең белә идеме соң шулай йөргәнеңне?

– Белеп торды, ник белмәсен, өй телефонына да шалтыраталар иде.

– Нәрсә диде инде?

– Бер сүз әйтмәде.

Әйе, «оят, намус» дигән нәрсә аларга таныш түгел икән шул.

– Нәрсә карап торасың миңа шулай?  –  диде Ләйлә, Айдар каршысына килеп.  –  Чыкканнардыр бит сиңа кияүгә?..

– Чыктың инде, машинадан тибеп төшергәч, кая барасың. Гайбәт җыя белмәдем шул. Эләктереп калырга менә дигән корбан…

Элек, хатыны белән сүзгә килгәндә, Айдар үзен бик авырайган кебек сизә иде, бу юлы берни дә тоймады, әйтерсең ике чит кеше сөйләшеп тора. Ләйлә урынга сыгылып төште дә еларга тотынды. Читендер шул кайчак, үз пычрагың белән битеңә бәрсәләр. Ир аны юатмады да, хәтта янына да бармады. Кызын алдына алып, телевизор карарга утырды. Ул, билгеле, фатирны калдырып чыгып китә ала. Тик менә бу азгын хатын кулына баланы ничек калдырасың? Нәрсә күреп үсәр? Анасы юлыннан китмәс дип, кем әйтә ала? Закон хатын-кыз ягында шул, бу  –  ирләр өчен беркайчан да чишелмәячәк авыр мәсьәлә.

Икенче көнне Айдар торып эшенә китте. Ир белән хатын бер-берсенә күтәрелеп бер авыз сүз дә әйтмәделәр. Шулай сөйләшми атна узып та китте.

* * *

Айдар офиска кергәләп йөрде, йомышы булса да, булмаса да, шунда сугылу ягын карады. Ишек ачылган саен күтәрелеп карап, аның кергәнен көн саен, сәгать саен, минут саен көтте Хәтирә. Очрашкан саен, озак итеп сөйләшеп тора башладылар. Айдар, солдат хезмәтен сөйләп, кызны көлдерә, кыз авылда булган вакыйгаларны исенә төшерә. Икәү бергә булганда рәхәт иде аларга. Берничә мәртәбә төшке аш вакытында су коенып кайттылар. Тик ныклап якынаеп китәргә, берсе дә соңгы адымны ясарга кыймады. Хәтирәнең кулыннан әти-әнисенең яхшы тәрбиясе тотты: гаиләле кеше бит, ярамый. Ләйләгә бернинди тойгылары калмаса да, Айдарны кызы Рәсилә җибәрмәде.

Җомга көнне Айдарның эше иртә бетте. Шуңа ул өйгә төштә үк кайтып керде. Ишек ачылган тавышны ишетеп, Ләйлә ноутбук артыннан сикереп торды да кухняга чәй куярга йөгерде. Рәсилә юк, ул бакчага йөри башлады. Аның һаман әле теле ачылмый. Хатынының болай ире кайтышка ашарга әзерлим дип бик ашыгып тормаганын белә Айдар, ир шуңа да бераз аптырап калды. Нәрсә булган моңа? Ул, залга чыгып, өстәлдәге ноутбукка күз салды. Ләйлә, ашыгып, битен япмый калдырган. Анда яшь кенә егеткәйнең фотосы һәм аста хат язуы: «Матурым, кабат кайчан очрашабыз инде, сагынып беттем сине».

Айдар, хәле китеп, урындык өстенә утырды. «Кабат очрашабыз» дигән, димәк, беренче генә түгел инде. Ир үзен тиз кулга алды, клавиатурага баскалап, җавап язарга тотынды.

– Син кайчан телисең, шунда, алма бөртегем.

– Әйдә бүген үк, ирең кайтканчы, көндез.

– Ирем соң гына кайта, ашыкмасак та була, кайда очрашабыз соң?

– Шул элеккеге урында инде.

Айдарга билгеле түгел шул аларның очрашкан урыннары.

– Бәлки, бүген башка урында очрашырбыз?

– Әйт кайда икәнен, мин синең белән очрашу өчен теләсә кая бара алам.

– Шәһәр читендә яңа фонтаннар бар бит, шунда, өченче фонтан янында, әйтик, ярты сәгатьтән соң, очып килеп җитәрмен, сагынып беттем инде.

– Мине инде шунда дип уйла, җаным, көтәм, пока.

«Пока, матурым, мине күргәч исең китәр әле…» дип куйды Айдар үзалдына.

Айдар телефонын алды да Николайга шалтыратты:

– Коля, машинаңны кабыз да минем янда бул, биш минут вакыт сиңа.

– Яхшы, мин хәзер.

Дуслар күптән инде бер-берсен белеп бетергәннәр, озаклап аңлатып торасы юк. Калганын юлда сөйләшерләр.

Айдар, үрелеп, Ләйләнең телефонын кесәсенә салып куйды, аннары шап итеп ноутбукны япты. Бу тавышка кухнядан хатыны чыкты.

– Нишләтәсең син аны?

– Менә бер егет очрашуга чакырды, бармыйча булмас дип торам.

Ләйлә агарып китте, нинди хата ясаганын чамалап алды да ноутбукка үрелде, ләкин өлгермәде. Ире ноутбукны шартлатып өстәл почмагына бәрде. Бетте, чәчелде барысы да. Ләйлә дә аңлап алды.

– Айдар, син дөрес аңламагансың, мин сиңа хәзер барын да аңлатам,  –  дип, нидер сөйләнергә тотынды.

Ир инде аны ишетми иде, менә ул хатынын этеп җибәрде дә ишеккә юнәлде, аягына авыр ботинкаларын киеп, тышка атылды. Аның артыннан атылып чыккан Ләйлә подъезд тәрәзәсеннән күреп калды, машинасы белән Николай килеп туктады, аңа Айдар утырды, һәм алар кузгалып киттеләр.

Хатын, томандагы кебек кенә, кире фатирга керде, калтыранган куллары белән шәһәр телефонында код җыярга тотынды.

– Алло, әни…

Көне җиләс, рәхәт шундый! Фонтаннар янында бигрәк тә. Камил, изүләрен чишеп, эскәмиягә терәлеп утырды да ике кулын ике якка җәеп куйды. Хәзер Ләйлә килеп җитәчәк. Ух, ул хатын түшәктә ниләр генә кыланмый! Ләкин, сөяркәсе урынына, аның каршысына ике егет килеп басты. Камил тураеп утырды:

– Исәнмесез, егетләр, берәр соравыгыз бар идеме әллә?

– Әйе, бар иде,  –  диде берсе.  –  Бер егет шушында очрашуга чакырган иде.

Камил куркуыннан каушап калды. Ләйләнең ире! Ул торып басмакчы иде, тик Коляның саллы йодрыгы аның касыгына кунды. Камил сулыш ала алмас булып бөгелеп төште. Бу башы гына икән әле. Айдар аның чәченнән тотты да башы белән фонтанга батырды. Сулыш ала алмас булып тончыга башлагач, кире тартып алды. Камил еш-еш сулыш алырга тотынды, укшый башлады.

Аның, иягеннән тотып, йөзен өскә күтәрделәр.

– Нәрсә, йөрәк маем, серләшеп алабызмы?

– Егетләр, барын сөйләп бирәм, кыйнамагыз гына!

– Сөйлә.

Алар интернет аркылы танышканнар, ике ай инде очрашалар, егет, калтырана-калтырана, барын да сөйләп бирде.

– Кыйнамагыз мине, зинһар өчен!

Айдар, эскәмиягә утырып, шырпы кабын чыгарды да тәмәке кабызды, аннары егеткә эндәште:

– Юк бул хәзер үк күз алдымнан!

Камилдән җилләр исте.

Айдарлар йорты янына килеп туктагач, Коля машинасын сүндерде дә, бер кулын дусты җилкәсенә куеп, тыныч кына эндәште:

– Айдарик.

– Нәрсә?

– Әйдә бүген өйгә кереп торма, ә? Безгә кайтабыз, әнинең дә сине күптән күргәне юк. Сөйләшеп утырырбыз, куна да калырсың. Әйдә бүген өйгә кайтма, ә?

Дустының халәте аны шик-шөбһәгә салды. Сабыр Айдар сабырлыкның төбенә төшеп җиткән инде.  Ә сабыр төбендә алтын тапмаган. Сабыр төбендә алтын юк! Бу килеш хатыны янына кайтса, әллә ниләр булуы бар.

– Юк, өйгә керәм.

– Айдар, друг, кермә, зинһар!

Җавап итеп, машина ишеге ябылды. Айдар өенә кереп китте. Николай дусты артыннан бер ымсынды да туктап калды. Шушында дустын тотып кала алмаган өчен, Николай Сергеевич гомере буе үкенеп яшәячәген белми иде әле ул.

Айдар фатирына килеп кергәндә, әби-бабай шунда иде инде. «Килеп җиткәннәр, болай да кайнаган казан астына утын өстәргә җыеналардыр»,  –  дип уйлап алды Айдар.

– Син, кияү, бөтенләй чыгырдан чыктың инде, әйеме? Ник минем кызыма нахак ягасың, ә?

– Нәрсә, син генә дип белдеңме әллә дөньяда?  –  дип, каршысына, әти-әнисе булганлыгына батыраеп, Ләйлә килеп басты.  –  Синең белән торганга рәхмәт әйт әле башта.

Ирнең урт тешләре шыгырдады:

– Тукта хәзер үк!

– Әни, күрәсеңме нишли ул, миңа өйдә сөйләшергә дә ярамый хәзер. Кара син моны, күп кылансаң, ишеккә дә төртеп күрсәтергә күп сорамам, йолкыш!

Бу сүзләр Айдардагы сабырлыкның соңгы җебен өзде. Ул беренче мәртәбә хатынына кул күтәрде…

– Ах!  –  Ләйлә бер урында әйләнде дә йөзе белән идәнгә килеп төште.

Кызының һушсыз калып тәгәрәвен күргәч, Сәкинә ханым сикереп торды:

– Нишлисең син, кабахәт! Мин синеме, мин синеме…  –  ул, протез тешләрен ыржайтып, кияве каршына килеп басты. Ире каршына ул шундый йөз белән килеп басса, тегесенең коты чыга. Бу юлы да ул шулай кияүнең котын алам дип уйлады, ахры. Ул арада, «шык» дигән тавыш артыннан ук, протез тешләр, очып чыгып, стенкага бәрелеп чәчелделәр, әби кеше идәнгә тәгәрәде.

Айдар нидер мыгырданып урыннан тора башлаган Илдар абый каршына килеп басты. Гөрс  –  бабай кирегә ишелеп төште. Айдар тыныч иде, берсен дә котырынып типкәләргә тотынмады. Башта бабасының якасыннан тотып алды, аннары, әбисенең чәчен учлап, ишеккә юнәлде.

– Нишләттең син аларны?

Аңына килгән хатыны Айдарга таба якынлашты. Ул, уң аягын өскә күтәреп, хатынның колак артына тибеп җибәрде. Ләйлә диванга очты.

Ике гәүдәне өстерәп килеп, ишекне тибеп ачты. Чәче авыртудан аңга килгән әби тавыш бирде:

– Кияү, нишләвең бу, нишлисең, кияү?  –  Коты чык– кан иде аның. Ә алга таба ни буласын белмәү  –  тагын да куркыныч.

Подъезд коридорында Айдар кулларын ычкындырды. Сәкинә ханым, курыкса да, кабат Айдарны үз кулына алырга тырышып карады:

– Мин синеме, мин сине… Моның өчен беләсеңме нишләтәм?

Кинәт Сәкинәнең аяк аслары тоймас булды. Айдар әбисен өскә күтәрде дә кире идәнгә ташлады. Бетте, әбинең тыны чыкмады башка.

Әби, бабай артыннан аларның киемнәре очып чыкты. Әбинең сумкасын тибеп очырды. Күршеләр уяу икән. Уң як фатирдан кемдер, ашыга-ашыга, телефон номеры җыярга тотынды.

Айдар үз фатирына кире керде, залга узып, диванга утырды. Аннары кәрәзле телефонын алып номер җыйды.

– Алло, Айдар абый?

– Әйе, мин бу, Хәтирә.

– Ничек шалтыратасы иттегез, Айдар абый? Хәлләрегез ничек?

– Хәтирә сеңлем!

– Әү, Айдар абый.

– Мин сиңа бәхет телим, сиңа яраткан егетеңә кияүгә чыгып, озын парлы тормышта яшәвеңне теләп калам. Хәтирә, Хәтирәм…

Җавап булмады, Айдар көтмәде дә аны.

Кабат исенә килгән Ләйлә диван почмагына кысылып утырды. Коты чыккан, сулыш алырга да курыкты хатын. Айдар аңа борылып та карамады. Шулай сүзсез унбиш минут тирәсе утыргач, каты итеп ишекне шакыдылар.

– Кем ул?  –  Ләйлә калтыранган тавыш белән сорады.

– Ачыгыз, полиция!

* * *

Суд залы. Халык шыгрым тулган. Монда Айдарның энесе белән әтисе, авыз эченнән дога укып утырган әнисе дә бар. Сергей Иванович та, Тамара апа да монда, ул да ара-тирә чукынып куя, Айдар өчен дога кыла. Яннарында Николай. Бергә эшләгән барлык дуслары да килгән.

Шунда ук Шакиров Айдар Раятовичка шикаять белдерүче Гәрәевләр  –  Сәкинә апа белән Илдар абыйлар. Алдагы рәттә үзалдына карап, тораташ кебек катып утырган Шакирова Ләйлә ханым да бар. Ул тикшерү барган өч ай эчендә ничектер ябыгып киткән, ялгыз тормышның никадәр авыр икәнен төбенә кадәр төшенгән, рухы сынган иде. Айдар дусларының нәфрәтле карашы астында тагын да бөкрәя төшкән.

Тикшерү өч ай барды, гаепләнүче Шакиров өч ай тикшерү камерасында утырды, ниһаять, бар документлар эзерләнеп беткән. Бүген Айдарга хөкем карары чыгарылачак.

– Басыгыз! Суд килә!

Барысы да торып басты.

– Утырыгыз.

Ян бүлмәдән, куллары богаулы килеш, Айдарны эскәмиягә алып кереп утырттылар. Өч ай камерада утырган вакыт үзенекен эшләгән, аның ярты чәче агарып беткән. Йөзенә сары кунган, бик ябыккан. Моны күреп, Халидә апа елап җибәрде. Төпчек улы белән Раят абый аны тынычландырырга тырышты. Айдар күтәрелеп залга карады. Аның күзләре залдан кемнедер эзләде. Карашы «Бирешмә!» дип йодрыгын өскә күтәргән Николай дустын узып китте. Әти-әнисендә дә тукталып калмады. Бер почмакта гына, берәү дә күрә күрмәсен дигән кебек посып утырган Хәтирәдә карашы аз гына тукталып калды да кабат зал буенча кемнедер эзләргә тотынды. Юк, тапмады. Алып килмәгәннәр! Өч ай буе күрмәгән кечкенә кызын шушында гына булса да күреп калырмын дип өметләнгән иде, алып килмәгәннәр. Айдар эскәмиягә утырды да карашын аска төшерде, хөкем игълан ителгәнче башын күтәрми шулай утырды.

– Бүген Шакиров Айдар Раятовичка кузгатылган җинаять эше карала. Шакиров Айдар Сәкинә һәм Илдар Гәрәевләргә һәм Шакирова Ләйлә Илдаровнага тән җәрәхәтләре салган. Башлыйбыз.

Иң беренче булып прокуратура вәкиле чыгыш ясады. Ул Шакировның ни сәбәпле кулга алынуын аңлатты, шикаятьчеләр, табиблар күзәтүен үтеп, нинди җәрәхәтләр алганнары язылган белешмәне судья алдына китереп куйды.

– Иң беренче итеп шикаять бирүче Шакирова Ләйлә Илдаровнаны чакырабыз.

Ләйлә шулай куырылган килеш торып басты, егыла күрмим дигән кебек, сакланып кына трибуна янына якынайды.

– Мин, Шакирова Ләйлә, Шакиров Айдарга биргән шикаятемне кире алам. Һәм аңа нинди дә булса җаза бирүегезне теләмим!

Умарта оясына таяк тыгып болгаттылармыни, зал гөж итеп куйды. Төрле тавышлар яңгырады:

– Нәрсә, оятыңа көч килдемени!

– Синең үзеңне хөкем итәргә кирәк!

– Әйтәсе юк, кешене нинди хәлгә калдырдылар.

Ләйлә тагын аска бөкрәйде.

– Кызым, нишлисең син? Айдар суккач, башың түнде мәллә?  –  диде Сәкинә ханым.

– Ләйлә, тилеләнмә!  –  диделәр туганнары.

Судья өстәлгә сукты:

– Тавыш, тавыш! Тавышны бетерергә. Мин сезне кисәтергә мәҗбүр! Шакирова, әгәр сез шикаятегезне кире алсагыз, гаепләнүченең сезгә зыян салу буенча эше башка каралмаячак.

– Әйе, аңлыйм һәм кабатлап әйтәм, Шакировны җавапка тартырга дигән шикаятемне кире алам. Шулай ук, гаепләнүченең никахлы хатыны буларак, закон нигезендә, үз туганыма каршы яки яклау нигезендә шаһитлык итүдән баш тартам.

– Суд сезнең үтенечегезне кабул итте, Шакирова, урыныгызга утырыгыз.

– И бала, бала, нишләвең инде бу?!  –  Сәкинә ханым аптырашта иде.

Ләйлә шулай, идәннән күзен дә алмый, урынына барып утырды. Суд беткәнче кымшанмады да.

Айдарның Соломиннар яллаган адвокаты, прокуратура вәкиленә таба карап, баш бармагы белән  аска таба төртеп күрсәтте. Әлегә безнең файдага бара!

– Суд шикаять бирүче Илдар һәм Сәкинә Гәрәевләрне сорауларга җавап бирергә чакыра.

Болары инде Айдарны кызганып тормады:

– Бандит, кабахәт, иманы юк аның, бөтенләй чыгармаска кирәк, төрмәдә чересен!  –  дип, Сәкинә ханым бар агуын чыгарып бетерде.

Илдар абыйның җаваплары кыска булды:

– Әйе, шулай, сукты, Сәкинәнең уң кулы белән ике кабыргасы сынык.

– Бозау!  –  Хатыны монда да ирен түбәнсетүдән тартынмады.

Аннары Лилия һәм Ләйләнең ике туганы чыгыш ясап карады, тик, җинаять эшенә кагылышлы сүз әйтә алмагач, аларны кире утырттылар. Төрле нахакны Сәкинә ханым болай да җитәрлек өйгән иде инде.

Алар артыннан Соломин Николай Сергеевич чыгыш ясады. Ул гаепләнүченең гаиләдәге тавыш турында зарланганын сөйләде.

– Айдар бик күп түзде, мин булсам, шуның кадәр сабыр булмас идем,  –  дип сүзен бетерде.

Айдарның җитәкчесе  –  өлкән Соломин да чыгыш ясады. Гаепләнүчене тырыш хезмәткәр, коллективта аралашучан кеше буларак яхшы бәяләде.

– Шакиров  –  акыллы, тырыш хезмәткәр,  –  диде.

Шулай ук Айдарның ике як күршесе аның беркайчан тавыш күтәрмәгәнен, киресенчә, Ләйлә ханым һәм менә бу ханымның (Сәкинәгә бармак төртеп күрсәттеләр) тавышлары яңгырап торуын әйттеләр.

Сораулар алынып беткәч, прокуратура вәкиленә сүз бирелде:

– Нинди генә сәбәпләр аркасында булмасын, Шакиров закон нигезендә җавапка тартылырга тиеш!

Иң соңыннан Айдарның адвокаты чыгыш ясады. Ул гаепләнүченең җинаять кылуына нинди сәбәпләр этәргәнен аңлатты:

– Кешене хөкем итеп була, законнар бар, тик кайчак аны кемнәрдер җинаять кылырга этәрә. Шакиров озак түзеп килгән һәм тормыш иптәшенең хыянәте соңгы этәргеч булган. Әгәр Шакированың әти-әнисе, килеп, гаилә арасына кысылмаган булса, бәлки, җинаять булмыйча калган булыр иде. Судья әфәнде, карар чыгарганда, мин китергән дәлилләрне истә тотуыгызны сорыйм.

Судья Айдарга карап эндәште:

– Гаепләнүче Шакиров Айдар Раятович, сезгә сүз бирелә.

Айдар торып басты.

Судья:

– Сез үзегез кылган җинаятегезне таныйсызмы?

– Таныйм.

– Сез үкенәсезме?

– Юк.

– Судка әйтер сүзегез юкмы?

– Юк.

Судья киңәшмәгә юнәлде.

Киңәшмә озак бармады. Судья тиз әйләнеп чыкты.

– Шакиров Айдар Раятовичны дүрт ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итәргә.

* * *

Булып узган хәлләрдән соң ярты ел вакыт узды.

Ләйлә инде эштән кайткан. Өй мәшәкатьләреннән арынып, шәлен бөркәнеп, аякларын бөкләп, диванда телевизор карап утыра. Әллә сериал карый, әллә үз уйларына күмелгән – белмәссең. Янында кечкенә Рәсилә курчаклары белән булаша. Менә аның күз карашы телевизор өстендәге мөлаем елмайган ир кеше фотосына төште. Әнисе дә гел фотога карый, аннары елый. Кызчык та хәтерли бугай бу абыйны, бик тә яхшы абый иде. Кем соң әле бу фотода, шундый матур абый?..

– Әти!

Ләйлә сискәнеп китте. Колагына гына ишетелдеме? Әллә инде Рәсиләнең теле ачылды?

– Кызым, син әйттеңме, кабатла әле. Нәрсә дидең?

– Әнә әти!

Кыз, ачуланып, кашларын җыерды, шуны да белмисеңмени дигәндәй, йөгереп килеп, әнисенең кулыннан алды да бер үзенә, бер фотога төртеп күрсәтеп:

– Минем әти,  –  дип кабатлады.

Ләйлә, чүгәләп, кызын кочагына алды да әллә сагышыннан, әллә кызының теле ачылу шатлыгыннан үксеп елап җибәрде. Бала күңеле әнисенең ник елаганын аңлый алмады. Шулай да юатуны кирәк санады. Нәни куллары белән әнисенең чыланган битен сөртеп:

– Дәү кызлар и-и-и-и итми,  –  дип куйды.

Кайтсын гына Айдар, кайтсын гына, аягына егылып, гафу сорармын, аякларын үбәрмен, алдында чәчем белән җир себерермен, кайтсын гына, кичерер ул аны, кичерер… Ялгыз хатын көн саен шулай уйлады.

Кызларның бар сагышларын, бар эч серләрен, бар күз яшьләрен үзенә сеңдерә алган мендәргә капланып, Хәтирә дә көтә сөйгәнен. Ул бары тик аның янына гына кайтачак, аныкы гына булачак. Кыз күңеле, шулай эчтән сызып, сөйгәне кайтканын көтте. Кешеләргә сиздермәде, ә менә төн җиткәч, Хәтирә мендәренә каплана да яшьләр буасын ерып җибәрә. Көтә, ул да көтә Айдарын. Соломиннар да, кабат адвокатлар яллап, кабат Айдарның эшен күтәреп, аны чыгару артыннан йөри, алар да көтә аны. Әти-әниләре турында әйтеп торасы да юк. Ә Айдарны иң сагынган кеше  –  кызы Рәсилә. Кайтыр аның әтисе. Әнисе: «Кайта»,  –  диде бит. Әниләр ялган сөйләми!

АВТОРДАН. Кадерле укучым! Мин әсәрне шушы юллар белән төгәлләмәкче идем, шулай да сезнең өчен аз гына ачыклык кертүне кирәк дип санадым. Айдар колониядә үзен яхшы яктан күрсәткәне өчен һәм Соломиннар тырышлыгы белән тиешле срогыннан алда, бер ел да алты айдан иреккә чыга. Ә менә үз артындагы колония капкасы ябылгач ул кайсы якка юл тотар, анысын фаразлауны сезнең карамакка калдырам.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации