Электронная библиотека » Зиннур Тимергалиев » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:04


Автор книги: Зиннур Тимергалиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 10 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев
Кичә яраттым

© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Тимергалиев З. Ф., 2018

Чишмәләр тибә тора

Тукта әле, әдәбиятыбыз тарихында зур шәхесләр, берничә дистә язучы биргән Арча төбәгенең бүген «лимит» ы бетмәгәнме, иҗат чишмәләре кипмәгәнме дип, кем әле анда шик белдерә?

Кулымда  –  шушы районда туып үскән, 1992–1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үткән, 1996 елдан 2008 елга кадәр халыкның иминлеген саклаган, бүгенге көндә Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев әсәрләре. Үзем укыйм, үзем уйланам. Юк, әдәбиятта яңа исем булса да, Зиннур якташ кинәт кенә язучы булып китмәгәндер. Миңа калса, ул тормышны элек-электән өйрәнеп, аның матурлыгын да, гыйбрәтләрен дә күңел дөньясына җыеп, вакыйгаларны, детальләрне хәтеренә сеңдереп яшәгән.

Гадәттә, кулына каләм алган кеше иҗатының башлангыч чорында парчалар, нәни хикәяләр (шигырьләрне әйткән дә юк инде) яза, әдәбият мәйданына шулар белән керә. Зиннур исә башта ук «пакусны киң алды», хикәяләр белән бергә повестьлар да яза башлады.

Ул әсәрләрнең геройларын, вакыйгаларны, тормышның үзеннән алып, татар әдәбиятының милли традицияләрен, әдәп-әхлак канун-кагыйдәләрен үзәккә куеп яза.

Уңай образмы ул («Язмышымның бирче яртысын» нан  –  Илдар, «Кичә яраттым» нан  –  Гөлгенә, Фәнисләр), тискәреме («Язмышымның бирче яртысын» нан  –  Хәйдәр, «Кичә яраттым» нан  –  Розалияләр һ. б.) автор аларның холык-фигыльләрен йөрәге аша үткәрә, укучыны ышындырырлык итеп сурәтли белә. Зәринә образын иҗат итеп («Кичә яраттым»), Зиннур Тимергалиев балалар психологиясен дә яхшы белүен күрсәтте.

Өслүб-стиль мәсьәләсендә дә якташым шактый шомарган, һәрхәлдә, вакыйгаларны укучыны мавыктырырлык сюжетка сала белә.

Бу китапның умыртка сөяге, әсәрләрне бербөтен итеп җыеп тора торган кыршавы  –  Зиннурның үзе сурәтләгән вакыйгаларга анык бәя бирүе, әхлакый карашы, күңел чисталыгы, тормыштагы шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек рухи кыйммәтләрнең яктылыгын, җылылыгын аңлавы, кадерен белүе.

Вакыйф Нуриев,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

А. Алиш премиясе лауреаты

Яз матур килде
(Хикәя)

Читтән генә карап торсаң, авыл бик тыныч күренә. Әллә ни искитәрлек хәлләр юк инде авылда, шулаймы? Әнә карагыз: уң якта печән өеп яталар, сулгарак баксаң  –  кемнәрдер бәрәңге бакчасында кайнаша, чүп үләне утыйлар. Берсенең капка алдыннан тузан күтәрелә. Аңлашыла инде: капка төбен себерә. Тагын кайсы якка карыйк икән? Менә кечкенә генә буа. Юк, монда су керүче юк, су өсте каз-үрдәк белән тулган, алар кичкә кадәр шунда булачаклар. Көтүләр кайткач кына, буаның бер ягыннан икенче ягына чабып йөрүчеләр күренә. Каз-үрдәкләрне ярга чыгарырга тырышалар  –  төнгелеккә алып кайтырга кирәк. Кичке авыл  –  үзе бер мәшәкатьле вакыт. Шәһәр кешесе эштән кайтып телевизор кабызса, авылда эш яңа көч белән башлана гына әле. Көтүдән кайткан малларны ябарга кирәк, сыерын саварга, яшелчәләргә су сибәргә, көндез җилләгән печәнне, чык төшкәнче, печәнлеккә менгерергә. Бала-чагасына кадәр төрле йомыш белән урамда чапкан була. Көндезге рәхәтлек беткән, алар да олылар белән бер рәттә хуҗалык эшләренә чумганнар.

Шулай авыл тыныч та, шул ук вакытта бик тынгысыз да яши.

Рамилә, буа тирәли чаба торгач, үрдәкләрне тәки ярга чыгара алды. Тик шушы үрдәк дигәнең, бар дөньясын су басса да, бер сүз әйтмәс инде. Көнен суда үткәрә бит. Кич көчкә судан чыгара аларны Рамилә. Үстерүе җиңел, шуңа асрыйлар үрдәкләрне. Көне буе ишегалдында ятмыйлар бит. Тиз үсәләр, ите дә тәмле була. Менә быел да әнисе егерме баш алды аларны. Тик менә шушы кич буе үрдәкләрне судан чыгара алмый газаплану, буа тирәли чабып йөрү һаман Рамиләгә эләгә. Эштән кайтуга, кичке аш ашаганчы алып кайтырга куша әнисе.

– Кызым, әйдә, аш әзер, үрдәкләрне генә алып кайт та, аннары ашап алырбыз,  –  ди аңа көн саен әнисе Саймә апа.

Әйтергә генә җиңел, алып кайт! Үрдәкләрне судан чыгарганчы, үзеңнең җаның чыга. Кайчак Рамиләнең шушы ярдан гына мылтык белән атып чыгасы килә аларны. Бер яктан куасың, икенче яктан буа уртасына ук кереп китәләр бит, имансызлар.

Ике авыл малае булышмаса, әле озак чабасы иде Рамиләгә. Малайлар да шул йомыш белән су буена төшкәннәр. Бергәләп, өч яктан куа торгач, барысын да ярга чыгара алдылар. Әнә хәзер бакылдашып кайтырга чыктылар. Ни такылдыйлардыр шуның кадәр, бак-бак килеп. «Бүген дә кызык иттек апаны»,  –  дип, шатланып кайталардыр инде.

– Көш, әйдәгез, тизрәк атлагыз инде, ә!  –  дип, кыз аларны һаман ашыктырды.

Апалары куганга бик исләре китмәде үрдәкләрнең, һаман салмак кына алпан-тилпән атлауларын белделәр. Аларның шулай атлап кайтуларын күзәтеп барган Рамиләнең күңеле күтәрелеп китте. И-и, атлыйлар инде, эшем кешеләре! Шулай капка төбенә дә килеп җиттеләр. Капка төбендә Рамиләнең Раилә исемле сеңлесен көтеп утырган Алмаз аңа үрдәкләрне капкадан кертергә ярдәм итте. Раилә үзе апасы белән су буена төшми, аңа сыер саварга кушылган. Рамилә дә сава белә инде ул сыерны, авыл кызы бит ул да. Тик нигәдер әнисе аңа үрдәкләрне ышанып тапшырган.

– Әйдәгез, керегез инде, ашагыз да оягызга кереп йоклагыз, күземә күренәсе булмагыз!

– Исәнмесез, Рамилә апа!  –  дип исәнләште Алмаз.

– Сәлам! Ниләр кырып йөреш?

– Раиләне көтә идем.

– Ә-ә-ә, ярар, алайса, көт!  –  Рамилә капкадан кереп китте, гәпләшеп торыр җай юк, ашыйсы килә иде.

– Булдымы, кызым, алып кайттыңмы?  –  Саймә апа үрдәкләргә җим салып ята икән.

– Алып кайттым. Әни, шул үрдәкләрне миңа кушма әле бер генә көн булса да, ә! Әнә Раиләгә куш, Алмазы белән бергәләп алып кайтсыннар. Үләм мин бу үрдәкләрне ярга чыгарганчы!..

– Шулай шул, кызым, үрдәк халкы су ярата. Ярар, иртәгә Раиләгә әйтермен, иртәгә ул алып кайтыр  аларны.

– Миңа нәрсә әйтмәкче буласыз?  –  Болдырдан Раилә чыгып килә икән.

– Иртәгә үрдәкләрне син алып кайтырсың, кызым.

Раиләнең авызы ерылды:

– Алып кайтырмын, әни. Ярдәмгә Алмазга да әйтермен.

– Кара моны, әй, тизрәк Алмаз!

Раилә апасына телен чыгарып күрсәтте.

– Менә сиңа!  –  Рамилә кулындагы үлән бәйләмәсе белән сеңлесенең ялан аягына сыптырды.

– Ай!  –  Раилә читкә сикерде, аннары көлә башлады.  –  Кычыткан дип торам.

– Ай, кара инде боларны, берсе утызга җиткән, икенчесе егерме икедә, бала-чага кебек кыланалар, зур кызлар бит инде сез, ә!..  –  Саймә апа җиңел генә кызларын шелтәләп алды.

– Әйе, берсе егерме сигездә, берсе егерме икедә, берсе илле биштә. Өйдә өч хатын-кыз. Әти кешене ашарга дәшүче генә юк,  –  дип, сарайда нидер эшләп йөргән Илфир абый тавыш бирде.

– Булды, булды, әтисе, аш әзер инде, әйдәгез, кызлар, сез дә өйгә керегез, әтиегезне дә ашатып алыйк, үзегез дә тамак ялгарсыз.

– Әни, минем ашыйсым килми.  –  Раиләнең күңеле ашта түгел, ә капка артында аны көтеп утырган Алмазда икәне көн кебек ачык.

– Качмас Алмазың. Кич буе сине көтеп утырмаса, өйдә эш юкмы әллә аңа, әти-әнисенә булышмыйча монда йөри.

– Ул кече болынга печән чабарга бара, көндез кояш кызу, хәлен ала. Кич рәхәт, салкынча. Минем дә җиләккә барасым килә. Әни, кече болынга җиләккә җибәр әле.

– Шулайдыр инде, барыгыз, кайтырсыз аннары икәүләп таң алдыннан. Печән үсмәгән, җиләк пешмәгән!  –  Рамилә сеңлесен шулай чеметеп алды.

– Апа!

– Ай Аллам, нәрсә сөйлисең инде, кызым, җитмәсә, апа кеше! Алмаз акыллы егет ул, әнә әле дә, эшен калдырып, Раиләне көтеп утыра. Әйдә, кызым, чакыр, ашап китсен инде. Чалгыга егәр күп кирәк аңа.

– Чакырдым, керми ул, әни, ояла, минем дә ашыйсым килми. Әни, җиләккә барыйм инде…

– Ай, җаным, барсана. Кара аны, кызый, бер-бер хәл булса, чәчеңнән йолкып йөртермен, аңладыңмы мине?

– Аңладым, әни, мин киттем.

Ай күрде, кояш алды яшьләрне  –  җитәкләшеп китеп тә бардылар.

Саймә апа күтәрелеп олы кызына карады:

– Синең дә җиләккә барасың юкмы?

– Ашыйсым килә, әни.

– Әйдә, өйгә керәбез. Әтисе, әйдә эшеңне куеп тор, аш салам.

Аларга Илфир абый иярде.

Кичке ашны ашагач, Рамилә, китабын алып, бүлмәсенә кереп китте.

Тырыш кешеләр Саймә апа белән Илфир абый. Әнә нинди зур йорт җиткергәннәр. Бүлмәләре дә җитәрлек, газы да, суы да кергән. Үзләре гомер итәсе йортларын бик уңайлы итеп эшләгәннәр. Мунчасы да бар. Кыш өчен җылы туалеты да бар. Канализациясен дә казып эшләп куйды Илфир абый. Өч хатын-кыз арасында берүзе ир кеше. Малай гына булмады. Башта пошынса да, Илфир абый соңыннан күнде. Ярар, аның каравы өстәлдә кайчан теләсә шул вакытта тәмле кайнар аш була. Өй эче ел буе чиста тора. Өс-башы да гел чиста йөри аның. Әтиләрен гаиләдә барысы да хөрмәт итә, кадерли…

Рамилә класста иң чибәр кыз иде. Ай, мәктәптә аңа гашыйк булмаган егет калды микән? Юк, калмагандыр. Бик чибәр иде шул ул. Күпме егет аның бер җылы карашын тотар өчен тырышты. Ниләр генә кыланып бетмәделәр алар! Үзара сугышкан чаклары да булды. Рамилә берсенә дә өмет бирмәде, әмма егетләр аның өчен барыбер сугыштылар. Тик менә чибәр кызларга егетләр игътибары күп булган саен, кызлар аларга шулкадәр үк битараф кала киләләр, чөнки ул егет аламалары, чебен кебек, бер алга, бер артка чыгып, гарык итеп бетерәләр. Аннары да, бухгалтерга укыганда, студент егетләр аз бөтерелмәде аның янында. Тик менә кыз берсен дә кабул итмәде. Араларында менә дигән егетләр дә булды, билгеле. Юк, егетләр игътибарыннан туйган кыз аларның сандугач кебек сайрауларыннан тәмам арыган иде шул. Бөтенләй дә игътибарга алмас булды аларны. «Әй лә шуларны,  –  дип уйлады ул.  –  Йөриләр шунда, аяк астында буталып». Аннары, авылга кайтып, эшмәкәр Оркыя апа кибетенә эшкә керде. Белемле булгач, Оркыя Зәкиевнага бик ярап куйды кыз. Бизнес өлкәсендә эшмәкәр ханымның башы җитмәс күп документлар бар. Рамилә барын да бөртекләп аралап бирә белә.

Хәзер кызның көне бертөсле үтә: көндез  –  эш, кич  –  китап. Менә шулай егетләрдән туеп өйдә утыра торгач, аңа егерме тугыз да тулды. Башта әти-әнисе ерактан гына әйтеп карадылар. Аннары тел яшереп тормыйча әйттеләр: «Вакыт уза, кызым, кияүгә чыгарга кирәк»,  –  диделәр.

Юк, Рамилә яратмаган килеш беренче очраган кешегә кияүгә чыга алмый бит инде. Утыз тула инде, әле һаман яраткан кешесен очратмады шул ул.

Ә менә апасы кебек үк чибәр Раилә, егерме икедә генә булса да, үз насыйбын тапты инде. Аргы урам егете Алмаз начар егет түгел, акыллы, тәртипле, итагатьле. Әти-әнисе исән-саулар. Алмаз да, Раилә дә бер институтта укыйлар. Аларның дөньялары түгәрәк.

Шулай китап белән кочаклашып ята торгач, Рамилә йоклап та киткән икән. Бервакыт будильник тавышына сискәнеп уянып китте. Көне буе эштә аяк өсте йөреп нык кына ардырган, кыз үзенең йоклап киткәнен сизмәгән дә.

– Кызым, тордыңмы?  –  Саймә апа чәй әзерләп ята икән.  –  Әйдә, чәй эчеп китәрсең эшеңә. Раилә кече болыннан бер чиләк җир җиләге җыеп кайткан. Төнге уникедә генә кайтты, тәре кыз. Атаң белсә, кирәгеңне бирер әле.

Раилә, үз тәртибеннән оялып, алдына гына карап, чәй эчә, гаебен таный, шуңа да әнисенә каршы бер сүз дә әйтми.

– Җиләк пешкәнмени?

– Пешкән, апа, шундый зурлар, авызда эреп торалар. Бүген тагын кич җиләккә барам әле мин.

– Менә моны күрдеңме?  –  Саймә апа кызының борын төбенә йодрыгын китереп куйды.  –  Җиләк дип чыгып чаба да төне буе теләсә кайда йөри, кара моны! Итәгеңне күтәреп, каеш белән ярырга да күп сорамам тагын.

Раилә шым булды. Гаебе бар, шуңа эндәшми калу хәерле кызга.

Шулай шыпырт кына хатын-кызлар чәйләп алдылар. Җиләк, чыннан да, бик тәмле икән.

– Ярар, кызлар. Рамилә, син бар, эшеңә соңга кала күрмә. Раилә, кызым, җиләк тиз бозыла, аны бүген үк кайнатып куярга кирәк булыр.

Димәк, әнисе ачуланудан туктаган. Раилә җиңел сулап куйды, баштан давыл үтте, болай булгач.

– Мин хәзер, әни.  –  Раилә җиләк белән булашып калды, Рамилә эшенә  –  авыл уртасындагы кибеткә китеп барды.

Авыл кибете базардан бер дә ким түгел. Ниләр генә юк бу кечкенә генә бүлмәдә! Көрәк, сәнәк, балтадан алып ипи, шикәр, тоз, төрле тәм-томнарга кадәр бар. Шунда ук кер юарга төрле порошоклар, чиләк-табаклар, төрле кием-салым. Ни генә юк соң анда дисәгез, сөт юк анда, чөнки авыл халкы сыерны үзе асрый, әле артык сөтен акчага тапшыра, ә акчасына товар сатып ала. Сыер асрамаганы сөтне күршеләреннән юнәтә.

Рамилә килеп җиткәндә, ике-өч хатын кибет ачылганын көтеп тора иде. Авыл апалары әтәчләр белән бергә йокыдан торалар, шуңа да иртәнге сигезгә күп кенә эшләрен эшләп куйган булалар инде. Авыл халкы кибетнең сигездә ачылуына һич разый түгел. Алар уенча, кибет иң соң дигәндә дә иртәнге алтыда ачылырга тиеш.

– Озак йоклыйсың, Рамилә, көтә-көтә арып беттек инде,  –  дип каршы алдылар авыл апалары кызны.

– Кибет сигездә генә ачыла бит, ник иртә килдегез соң?  –  дип җавап бирде кыз.

– Өйдә эш күп, сеңлем, иртәрәк ачып булмыймы соң ул кибетне?

– Миңа акчаны иртәнге сигездән түлиләр бит, иртәнге алтыдан түгел.

Бу талашу түгел, көн саен иртүк кибет алдында гәпләшеп алу гына. Рамилә күптән ияләште аңа. Ул, кибетне ачып, эчкә узды, аның артыннан авыл апалары килеп керде. Эш башланды. Апалар кибетчеләр белән бик дус үзе. Кайчак Рамиләдән әҗәткә дә әйбер алып була. Аннары, сораган әйберләрне дә алып кайтып бирәләр. Шуңа да авыл апалары кибетчеләр белән талашуны кулай күрмиләр. Киресенчә, дус булып калырга тырышалар.

Иң ачу килгәне  –  авыл исерекләре. Иртүк килеп җитәләр, авызларыннан кичәге аракы, арзанлы тәмәке исе аңкый. Шул сасы искә бөтен кибет тула. Кайчак кызның укшыйсы килә башлый. Алай гына түгел, кибетче каршына ук килеп басалар бит.

– Рамилә, үләм, бир бер ярты.

– Хәзер ди, сиңа ярты биреп, аннары үзем түләргәме? Сез муеннан монда авылда. Берегезгә әҗәткә бирсәң, калганнар хәзер килеп җитә.

Аннары кара-каршы әйткәләшү китә, тәмам ямьсезләнеп туктыйлар. Чыгып киткән чакта кызга әшәке сүзләр әйтергә дә онытмыйлар. Рамилә баштарак елый иде, хәзер ияләште ул әшәке сүзләргә. Диссертация яза алыр иде кыз сүгенү буенча. Барысын да ишетте. Ә инде ул исерекләрнең кулларына аракы тоттырсаң, хатыннары килеп җитә: «Ник бирдең? Кияүгә чыга алмагач, минекен алырга булдыңмыни? Беләбез кемлегеңне! Мужик тапмагач, кеше ирләренә сикерәсең!» Әйе, нахагы күп булды. Бер гөнаһың булмаса да, ишетәсең икән гайбәтне авылда…

Төшке аш якынлашып килә иде инде. Кибеткә Оркыя Зәкиевна килеп керде.

– Ничек сәүдәләр, Рамилә?

– Исәнмесез, Оркыя апа!

Оркыя Зәкиевна чыгышы буенча бу авылдан түгел. Ул 90 нчы елларда бу якларга Үзбәкстаннан кайтты. Башта, сумкалар күтәреп, кием-салым сатып йөрде, аннары менә шушы кибетне ачып җибәрде. Үзе белән бары тормыш иптәше Сәлим абый гына тора. Балалары бармы, юкмы  –  анысы билгесез. Булса, авыл халкы белгән булыр иде. Оркыя апа ул турыда берсенә дә бер сүз әйтмәде.

Бераз кибет документлары белән булашкач, ханым кызга эндәште:

– Рамилә, вакытың бармы бераз?

– Бар, Оркыя апа.

– Кара әле, Рамилә, мин күрше авылда кибет ачмакчы идем, зур кибет. Беләсең, күрше авыл зур, аннары олы юл да шул авыл аркылы үтә. Сәүдә начар бармас дип уйлыйм.

– Әйе шул, анда сату яхшы булырга тиеш, Оркыя апа.

– Миңа ул кибеткә бер товаровед кирәк иде. Менә синең белемең бар, аннары ышаныч та зур сиңа. Шактый эшлисең бит инде миндә.

– Мине димләмәкче буласызмы?

– Әйе, сине! Нәрсә, булдырырсың бит?! Кибет инде әзер, сатучылар җыярсың, аннары товарны үзең ташыйсы түгел, грузчигы булыр, җыештыручысы да.

– Белмим шул, эшли алырмын микән соң? Аннары көн саен ике чакрым барып йөрергә кирәк. Кыш ничек йөрермен соң анда кадәр, Оркыя апа?

– Эшли алмасыңны белсәм, башка җирдән тапкан булыр идем. Ә барып йөрүне әйтсәң, үзем көн саен шунда чабам бит. Минем белән йөрерсең, килештек?

– Эшләп карарга була инде, хезмәт хакын бераз арттырасыздыр бит?

– Ансына сүз дә юк, әлбәттә, арттырырмын.

Менә шулай килештеләр дә. Төшке аштан соң кибеткә яңа сатучы кыз килеп керде. Рамилә аның белән берәр көн эшләп, өйрәтеп йөрде, кибетен тапшырды.

Күрше авыл  –  зур авыл, аның үзәк урамы гына да бер чакрымга җитә. Халкы да күп, унберьеллык мәктәбе дә бар. Әйе, монда зур кибет ачкан кеше акча өстендә утырачак. Оркыя ханым белә балыкны кайда тотасын. Кибет иртәнге җидедә ачылырга тиеш икән, кичке унга кадәр эшлисе. Рамилә, монда килгәч,  иң элек уфтанып куйган иде. Тик аңа атнасына биш көн генә эшлисе икән. Алай иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләсә, кайтып-китеп йөрү азап булмас кебек.

Кыз шулай уйласа да, кибет эшләп киткәнче, соңга да калырга туры килде. Кибетче табу читен түгел, эш юк, шуңа да, эш сорап, яшь кызлар күп килде. Кибетчеләрне җыю кыен булмады, тик менә йөк ташучы табу бик читен икән. Яшьләр килми, клуб каршында әтәчләнсәләр дә, авыр капчыкларны, әрҗәләрне селкетә дә алмыйлар икән бит. Килгән берсе бер көн эшли дә икенче көнне инде күренми. Өлкән яшьтәге ирләр дә эшләп карады. Аларын Рамилә үзе куып җибәрде. Салырга яраталар абзыйлар. Әлегә йөк бушатучы юк, шуңа да ирләр эше әлегә кызлар өстендә. Алар ташый авыр капчыкларны, алар күтәрә авыр әрҗәләрне. Хатын-кыз нәзберек түгел, түзә.

Кибет ачылып, ике ай узган иде инде. Рамилә бүлмәсенә бер ир килеп керде. Килеп керде микән? Буе метр да сиксән, күкрәк-иңбашлары киң, мәһабәт. Куллары көрәк кадәрле. Сызганып куйган җиңнәре аша бүртеп торган мускуллары күренеп тора. Кермәде, ә кечкенә бүлмәгә көчкә кысылып сыешты бу ир.

– Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде,  –  шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора…

– Мин  –  Рамилә…

Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.

– Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?

Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.

– Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?

– Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь…

– Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?

– Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.

– Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.

– Авыр эштән курыкмыйм ла мин.

Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак…

Чынлап та, Илсур  –  әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа  –  укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый  дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.

Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар игътибар итмәде аңа. Кызларга теле телгә йокмаган егетләр кирәк шул, авыз ерырга гына булсын… Бәлки, Илсурның әзмәвердәй гәүдәсеннән курыкканнардыр. Аннары егет үзе дә кызларга сүз катарга оялып үсте. Менә шулай утыз икене дә тутырды ул. Гөләндәм апа, улым ялгыз гына яшәр микәнни дип, бик уфтана иде инде.

Менә әле Рамилә бүлмәсендә дә, апа кеше урынында чибәр кызны күргәч, Илсур оялып куйды. Кая инде аңа мондый кызлар?! Мондый кызларны кыйммәтле машиналарга гына утыртып йөртәләр.

Башта кибетче кызлар Илсурга якын килергә куркып йөрделәр. Таза, аз сөйләшүчән Илсур ниндидер бер әкәмәт кеше кебек тоелды аларга. Соңыннан үзен бик яраттылар. Эшкә әрсез булып чыкты грузчик егет. Авыр капчыкларны, әрҗәләрне чөеп кенә йөртә. Кызлар ни кушса, барысын да карусыз үти. Бик ярдәмчел кеше икән бит Илсур абыйлары.

Илсур янында чаярак кызлар үзара шаяра ук башладылар:

– Уф, кияү табып булмый, җыен булмаган егетләр авылда. Илсур абый алам дисә, бүген үк кияүгә чыгар идем.

Илсур кызларның уйнап сөйләшкәненә үпкәләми, елмаеп кына куя да үз эшен эшли бирә.

Аны кибеткә кергән авылдашлары да «чеметеп» алгалый:

– Илсур, берүзеңә күпме кыз монда, әйдә берәрсен алып кайтып куй инде.

Шулай итеп, җәй дә үтеп китте, көз дә узды. Яңа ел бәйрәме җитәр көннәр иде. Бервакыт кибеткә ике егет килеп керде. Авыл аркылы олы юл үтә, шуңа да юл уңаеннан сугылучылар күп була.

Егетләр товар карап йөргән булдылар. Аннары берсе шыпырт кына ике шешә аракыны җиңе эченә тыгып куйды. Тагын пакетка ике-өч алма салдылар да касса каршына бастылар. Шешә яшергән егет икенчесе артына басты. Исәпләре  –  алмага гына акча түләп чыгып качарга иде, ахры. Тик кассир кыз күреп калган икән.

– Ике шешә аракыга да акча түләгез, егетләр,  –  дип, чыгарга омтылган егетләрне туктатты.

– Нинди аракы тагын, саташа башладыңмы әллә син?  –  Егетләр, үзләрен бик дорфа тотып, кызны куркытырга уйладылар.

– Менә синең җиң эчендә алар, түләгез акчасын.

Тавышка Рамилә килеп чыкты.

– Алсу, ни булды?

– Рамилә апа, болар ике шешә аракы урладылар, акчасын түләмиләр.

– Нинди аракы? Белмибез, яхшылап карарга кирәк башта.

– Егетләр, түләгез акчасын!  –  Рамилә бик катгый эндәште.

– Син что, курица, кемгә тавыш күтәрәсең? Авызыңда тешләрең күп, ахры, синең?  –  Караклар хатын-кыздан бик курыкмадылар.

– Түләгез, юкса полиция чакырам.

– Чакырыгыз!  –  Егетләр оятсыз рәвештә елмаеп җавап бирделәр.

Каян чакырасың инде аны, авылда полиция түгел, участковый да юк.

Кинәт егетләрнең муеннарын ике «келәшчә» кысып алды. Кысып алды да өскә күтәрде. Ике батыр, җепкә таккан курчак кебек, һавада асылынып чәбәләнә башлады. Юк инде, Илсурның кулыннан, ни генә кылансаң да, һич ычкынып булмый.

– Илсур, төшер боларны, имгәтсәң, әти-әниләре җаныңны алыр,  –  дип туктатты аны Рамилә.

Егетләрнең аяклары җиргә төште.

– Апалар, безнең акча юк,  –  дип мыгырдандылар юашланып калган егетләр. Илсур аларны кире төшерсә дә, муеннарын ычкындырмаган иде әле.

– Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!

Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:

– Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..

Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.

Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:

– Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?

– Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.

– Әйдә, үзем озатып куям.  –  Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.

Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.

– Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.

Илсур янында булу  –  инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.

– Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән!  –  дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык булсын инде.

Шулай итеп, кичке караңгы төшеп, кибет бикләнгәч, Рамилә Илсурның машинасына кереп утырды.

– Рамилә, безгә кереп, әнигә әйтеп кенә чыгыйк инде, борчылып тормасын.

– Ярар, мин каршы түгел. Борчылмасын Гөләндәм апа.

Илсур уйлаганча, кыйммәтле чит ил машинасына түгел, иске «Жигули» машинасына да риза булды Рамилә. Үзләре турысына җиткәч, Илсур машинасын сүндерде дә өйләренә кереп китте. Кызны да чакырган иде, тегесе баш тартты. Нишләргә белми утырган Рамилә кыбырсый башлады. Алай итеп карады, болай итеп карады, сумкасын актарган булды. Аннары машинаның бардачок капкачын күтәрде. Анда машина паспорты белән права ята, бер кырыйда блокнот та бар. Нигә кирәк икән Илсурга кесә кенәгәсе? Рамиләгә кызык булып китте. Билгеле инде, беләсе килү теләген тыеп кала алмады ул. Үрелеп ачты да кесә кенәгәсенең битләрен актара башлады. Абау, монда шигырьләр язылган түгелме соң?

 
Туктамасын иде кышның бураннары,
Суытып торсын минем янган җанымны.
Салкын кышны сизми адашырмын,
Чөнки беләм миңа язмаганыңны.
 

Х-а-а, кара-кара, мәхәббәт турында түгелме соң бу юллар? Кыз, ашыгып, икенче битне ачты.

 
Уйларыма кермә, кермә төшемә,
Саташтырма, зинһар, елмаеп.
Көн дә күрү сине  –  миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.
 

Абау, кемгә шундый шигырьләр яза икән бу Илсур? Көн дә күрәм, дигән. Әллә кибеттәге берәр кызга гашыйк булганмы? Рамилә үзен бик тә ярама– ган эш өстендә тотылган кебек сизде. Кара инде, нинди матур шигырьләр яза икән бу тыйнак егет! Карап торышка бер дә охшамаган. Тукта, кешенең эч серләрендә актарыну бер дә ярый торган эш түгел инде. Кыз тиз генә блокнотны урынына куйды.  Ярый өлгерде, Илсур капкадан чыгып килә икән. Аны озатырга Гөләндәм апа чыккан. Дөресрәге, чынлап кызлар озата микән дип, карарга чыкты, ахры, әни кеше.

– Исәнмесез, Гөләндәм апа.

– Ә-ә-ә, Рамилә сеңлем, синмени әле? Син алай кич юлга үзең генә чыкма инде, бигрәк караңгы бит. Әнә Илсурга әйт, көн саен кайтарып куяр.

Әни кеше кай якка каерасын бик яхшы белә. Шуңа күрә, ятып калганчы атып калырга кирәк дип уйлады инде ул. Кем белә, бәлки, Ходай язганы шулдыр. Алдына оныгын утыртып сөю теләге бик көчледер шул Гөләндәм апаның.

– Алай гел Илсурны борчып булмас инде, Гөләндәм апа. Буранлы көн булса гына инде.

– Ярар, шулай ит, сеңлем.  –  Гөләндәм апа, үзалдына сөйләнеп, капка ягына борылды: «И-и, шул буран кыш буе туктамасын иде лә ул…»

– Киттекме, Рамилә?  –  Илсур, машинасын кабызуга, кызга таба борылды.

– Киттек, Илсур, озаграк тордык, өйдәгеләр борчылмагае.

Кышкы кич… Караңгы күптән төшкән, баштарак, машина фарасыннан төшкән яктылыкка карап, сөйләшми генә бардылар. Юлга кар салган икән. Машина карга чумам, чумам дип кенә бара.

– Юк, егетләр саклап тормый икән, әйеме, Илсур? Янап кына киткәннәр…

– Аның шулай буласы билгеле инде, Рамилә. Хатын-кыз белән булашкан адәм куркак кеше була. Якаларыннан тотып селкү җитә инде аларга.

Азапланып бара торгач, машина тәки кар көрте эченә кереп чумды. Алай итеп карады Илсур машинаны, болай итеп карады, машина яхшы ук баткан, кузгалырга исәбе дә юк.

– Булмады инде бу, чыгарга кирәк машинадан,  – дип, Илсур машина ишеген ачты. Аның артыннан чыгарга омтылган Рамиләгә: «Утыр кабинада, Рамилә, чыкма»,  –  дип туктатты кызны.

– Этмичә чыкмас инде, Илсур, булышыйм әйдә.

Егет азапланганда, кызның машина эчендә утырасы килмәде.

– Утыр кабинада, син эттең ни, этмәдең ни…

Ул, машинадан чыгып, бар яктан әйләнеп карап чыкты. Аннары, башта машинаның арткы ягын күтәреп кардан чыгарды, алгы якка килеп, алгы ягын күтәрде. Эчендә Рамилә дә утыра бит әле. Юк, егет авырлык сизмәде дә. Кабат кабинага кереп утыргач:

– Мин аны гел үзем чыгарам, авыр түгел лә ул!  – дип, кызга карап елмайды егет.

Нәрсәдер булды шунда. Егетләр шулай күзгә туры карап елмайсалар, әллә ничек була икән… Бу юлы да Илсурның күзләреннән җылы нур ургылып килеп чыкты да кызның күңелендә ниндидер бер кайнар дулкын тудырды. Рамилә, ашыгып, башын читкә борды. Кызык, күпме бергә эшләп, Илсурның күзләренә игътибар иткән юк икән бит аның. Аның тагын, борылып, Илсур күзендәге якты нурны тотасы килде, тик үзен кулга алып өлгергән иде инде ул.

Өйдәгеләр белән чәй эчкәч, Рамилә ятарга җыена башлады, бүген дә арылды, хәтта китапларын да кулга аласы килмәде. Ул көзге каршына килеп басты.

 
Көн дә күрү сине  –  миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.
 

Кызык, кемгә язды икән Илсур бу юлларны? Чынлап, эштәге кызларның берсенә гашыйк булып йөри бу! Кем икән? Рамилә кибетче кызларны күңеленнән уздыра башлады. Кайсы артык яшь, бармый инде Илсурга. Кайсы кияүдә булып кайткан, юк инде, алары да бармый. Тукта, Рамилә чынлыкта бергә эшләгән кызларны үзе белән чагыштыра башлаган түгелме соң? Тагын игътибар белән көзгегә карады. Әйе, аның да Илсур гына карарлык чибәрлеге бар… Шунда ул Илсурны башка кызлардан көнләвен сизеп алды. Юктыр, булмаганны, ничек Илсурны көнләсен инде, сез нәрсә?

Икенче көнне кызлар бер-ике мәртәбә чеметеп алдылар Рамилә апаларын. Янәсе: «Ничек, Рамилә апа, тәртипле генә булдыңмы кичә?» Рамилә аларга бераз усал итеп карап-карап алды. Кызларга шул җитә калды, тизрәк урыннарына таралдылар.

– Рамилә апа, анда сине телефонга чакыралар,  – дип эндәште бер кыз.

– Каян, кем?

– Хастаханәдән.

– Абау, минем беркемем дә ятмый бит анда.

Ул ашыгып кабинетына килеп керде дә телефонын кулына алды.

– Әйе, алло, тыңлыйм сезне.

– Саттарова Рамилә сезме?

– Әйе, мин.

– Сезгә тизрәк хастаханәгә, реанимация бүлегенә барырга кирәк.

– Нигә?

– Оркыя Зәкиевнаны китерделәр, инфаркт анда, башка туганым юк, дип, сезне чакырырга кушты.

– Абау, әле бер борчусыз йөри иде бит!

– Сез киләсезме?

– Әйе, билгеле.

– Яхшы.

Рамилә тиз генә җыенды да район үзәгенә чыгып китте.

Оркыя апа яткан бүлмәгә кертмәделәр Рамиләне. Медсестра кыз гына чыгып әйтте.

– Авыру янына керергә ярамый, куркыныч вакыты үтте инде. Дарулар кирәк булыр. «Әлегә кибетләр сезнең карамакта калачак»,  –  диде Оркыя Зәкиевна.

– Күпме булачак соң Оркыя апа монда?  –  дип сорады Рамилә. Бик күп эш өелә, болай озак булдыра алыр микән соң ул? Шуннан шикләнде ул.

– Монда шул инфарктан соң унбиш, унҗиде көн яталар инде. Ныклап аякка басар өчен, кимендә ярты ел вакыт кирәк булачак.

Димәк, тиз генә булачак түгел икән, эш күбәйде.

Бу яңалыкны кибетче кызлар да авыр кабул иттеләр. Алай кырыс кеше түгел иде шул Оркыя апалары. Әрләсә, шул эш өчен әрли инде бераз. Аннары, аякка баса алмаса, кибет ябылачак дигән сүз. Әйбәт акча түли торган эшне тагын кайдан табасың? Колхозга кабат кайтсаң, өч айга бер хезмәт хакы эләгә.  Ә акчасы көн саен кирәк бит.

Рамилә үзенең кибетендә аз була башлады. Мондагы кибеттән башка тагын ике кечкенә кибет бар. Кулында машинасы юк. Шуңа күп очракта Илсурга йомышы төшә. Егет карышмый, шул иске машинасы белән кызны теләгән җиренә алып бара, көтеп тора, алып кайта. Оркыя Зәкиевна хастаханәдән чыкса да, аягына әле тиз генә басмады. Инфарктның ахыры, кеше исән калса да, бик яман. Шулай да, кибеткә килгәләп, кызны күп кенә бизнес серләренә төшендерә хуҗабикә.

Рамилә Илсурга көннән-көн ныграк тартыла башлаганын тойды. Әллә күбрәк бергә юлда булгангамы, әллә мәхәббәткә сусаганмы  –  җаны шушы тыйнак егеттән аерыласы килмәде. Кызлар Илсур белән шаярып сөйләшә башласа да көнләшеп җәфалана, егет күздән озаграк югалып торса да борчыла. Әллә инде сөю дигән хис шундый була микән? Ник алай булганын белми кыз. Бу өлкәдә сеңлесе Раилә ай-һай оста инде, Алмаз белән ике ел очрашып йөри бит. Аннан сорасаң, бот чабып көләр генә. Аннары, егет бик тыйнак шул, аның да күңелендә ни барын беләсе килә. Шигырьдә язган да ул «көн дә күрәм» дип. Тик кемгә язган икән соң? Бик беләсе иде.


Страницы книги >> 1 2 3 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации