Текст книги "Яктылык сулышы = Дыхание света"
Автор книги: Альфия Ситдикова
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 8 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
Моң-зар тулы йөрәк
Сынар өчен яралткандыр Ходай
Җиргә килгән һәрбер баласын,
Каш белән күз якынлыгы иткән
Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң
Хаталардан хали була алган?
Адәм белән Һаваны да Ходай
Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын
Җыя-җыя йөрәк түремә,
Сындырмыйча сабыр канатымны,
Менеп киләм гомер үремә.
Аллы-гөлле дөнья
Көне-төне юк-бар уйлап йөрим,
Вак-төяккә уем бәйләнгән.
Азмы-күпме авыз итеп яшим
Ачы-төче сыек әйрәннән.
Аркылыга-буйга йөреп иңлим
Аллы-гөлле хыял дөньясын.
Аллы-арты килсен борчу-шатлык,
Ут-суларга төшү булмасын.
Иртә-кичем аклы-каралы да,
Кайчак күрмим акны-караны.
Азмы-күпме аркылыга-буйга
Үлчәп йөрим ике араны.
Тормыш дәвам итә алга таба,
Кайта-китә хыял иленә.
Дөнья күзләп тора яшәвемне,
Таянган да нечкә биленә.
Шигырь җиле
Тәрәзәмне җилләр килеп какты,
Тойды йөрәк ялкын сулышын.
Кайсы гасыр җиле ниләр сөйли,
Болгый-болгый хәтер кылычын?
Җилнең телен аңлар ачкычымны
Күңел эзләп тапты ишектән.
Кол Гали һәм Тукай, Хәсән Туфан,
Мөдәррисләр сүзен ишетәм:
«Гасырлардан килгән мирасыбыз
Югалмасын, – диләр, – саклагыз!
Тәрәзләрне җилләр каккан чакта,
Ябылмасын күңел капкагыз.
Шигырь җиле булып исәбез дә
Халык хәтерен шулай барлыйбыз.
Ачыгыз сез тәрәз-ишекләрне,
Исән булса әгәр җаныгыз!»
«Ава-түнә, дөнья буйлап килә…»
Ава-түнә, дөнья буйлап килә
Җил-буранлы усал зилзилә.
Ачык-тишекләрне барлый-барлый
Бер елый да, аннан бер көлә.
Көч-куәтен җигеп, зыян-зәвер
Салып уйный, иңләп җиһанны.
Әйтерсең лә җирдә туфан купкан,
Җен-пәриләр баскан дөньяны.
Елап-сыктап җирдә ауный җилләр,
Моңлы-зарлы үксү тавышы.
Тынсыз-өнсез итәр бер мизгелдә
Үзәкләрне өзәр сагышы.
Күк күкрәтеп, дөбер-шатыр килеп,
Коеп ява көчле яңгыр да.
Кырып-себереп, бөтен шакшылыкны
Тели, ахры, юып алырга.
Иксез-чиксез дөнья буйлап чаба
Җил-буранлы усал зилзилә.
Вату-җимерү иң зур максатымы,
Чистарыну микән, кем белә?!
Милләт бакчасында уйлану
1
Ничәмә кат өмет алданды да,
Ничәмә кат җаннар таланды.
Кичәге көн бүген таный алмый
Бишегеннән төшкән баланы.
Намус, вөҗдан дигән төшенчәләр
Күмелеп калган кара тузанга.
Кул селтәгән гасыр мең ялгыштан
Сабак алмый чорлар узганга.
Сугышлардан, шартлаулардан гына
Җуйганмы соң Җирем баласын?!
Сулыш алуыннан мәхрүм итеп,
Жәллад утка илтеп салмасын.
Акча – патша. Тормыш итү – уен.
Йозаклар нык, ачкыч югалган.
Ачы көлү тавышы ишетелә
Колхоз корган шанлы еллардан.
Булдыклылар – кулак… Сөрелделәр
Үз иленнән, салган өеннән.
Бүре булып аваз салды иблис,
Теш ыржайтып тишек өненнән.
Ачлык белән миллионнарны кырды,
ГУЛАГларга илтеп черетте.
Буйсынмаганнарны, утка салып,
Кайнар чуен кебек эретте.
Шахталарда күмер тузанына
Батып калды күпме уллары.
Ишелде баз, өмет коткармады,
Сузылганда өскә куллары.
Кыйммәт башка хәзер. Кемдер өстә,
Астагылар һаман таптала.
Тарих битен ачкан һәрбер көннең
Эчтәлеген бизәп, тап кала.
Ак тапларны кемнәр аңлатыр соң
Алмаш булып килгән буынга?
Татар бүген ятлар казанына
Койган канда госел коена.
Унберенче елның июль ае.
«Булгария» Идел төбендә.
Йөз егерме ике кеше гомерен
Тартып алды әҗәл бер көндә.
Туар өчен яралганнар китте,
Бер гөнаһсыз сабый балалар.
Чәчен йолкып, яр буенда үкси
Балаларын җуйган аналар.
Яр буйларын чәчәкләргә төреп,
Күпме генә көтеп йөрсәң дә,
Берсе дә бит кире кайта алмый,
Фәрештәләр сулыш өрсә дә.
Бу – кисәтү язмыш тарафыннан,
Җан айнытыр өчен чакыру.
Күпме дәвам итәр сүзсез үксү,
Ләгънәт укып, бушка аһ ору?..
Тик бер генә кеше гаеплеме,
Илебезгә килгән казага.
Без вөҗданны сукыр бер тиенгә
Саттыкмы соң әллә базарда?!
Милли аң да төшеп калган баштан.
Урыслашты тел вә каныбыз.
Үлмәс борын тере мәет булдык,
Каңгырып йөри җирдә җаныбыз.
…«Локомотив» очты. Кырык өч җан
Җир тартуны җиңә алмады.
Бер секундта хоккей командасын
Газраилнең авызы ялмады.
Ахырзаман галәмәтеме бу?!
Төркем-төркем үлә кешеләр.
Азгынлыгы өчен җәмгыятьнең,
Югалтулар өчен кем түләр?!
Түләүчеләр – очын-очка ялгап
Көн күрүче, белә һәммәбез.
Тормыш арбасына ат җиккәнче
Сынган ласа ныклы тәртәбез.
Йөгән кидермәгән гомер атын
Иблис алган, ахры, җитәкләп.
Хәлдән тайган атлар дөнья буйлап
Алга атлый, әмма титаклап.
Егылганчы йөгәнләргә кирәк
Һәм җигәргә кирәк арбага.
Бардыр әле аек акыл белән
Алга караучылар арада.
Шул ышаныч шартлап сынмасын да,
Өметләрне җилләр екмасын.
КЕШЕЛЕКНЕ саклап, КЕШЕ булып,
Кичик шаулы тормыш елгасын.
2
Барлыгымны шигырь биләп алган.
Минем гомер үтә иҗатта.
Вакыт җитәр, Ходаемның әмере
Калебемне төрер хиҗапка.
Ә әлегә ил язмышы һәм дә
Халкым язмышына борчылып,
Көткән мәлем, яткан таш астыннан
Саф чишмәнең чыгуын ургылып.
Тарих катламнарын ачып карыйм,
Күрер өчен килер көннәрне.
Бар милләтләр тигез хокук яулар,
Үстерерләр туган телләрен,
Дигән хыял чынга ашар диеп,
Ышанучы инсан затыннан.
Инануым юлдаш итеп, армый
Барам алга заман артыннан.
3
«Без ирекле!» Шушы ике сүзне
Кабатлаган канлы иреннәр.
Күтәрелгән халкым ничә тапкыр,
Котылмаган коллык чиреннән.
Тәнгә генә түгел, җанга сеңгән
Курку хисе ага тамырдан.
Күпме кеше нәфес колы бүген –
Байлык, акча, данга табынган.
Без яшәгән илдә кыйбла башка,
Таңнар ата бездә саташып.
Без төзегән коммунизм чоры
Чал тарихта калган адашып.
Без – тоткыннар. Богаулар да бүтән.
Гореф-гадәт күптән үзгәрде.
Сизмәгәнбез, басып алган инде
Ак тап безнең ачык күзләрне.
Иксез-чиксез тормыш диңгезендә
Без – бары тик дулкын баласы.
Нишләтсә дә язмыш, төпкә батмый,
Су өстендә килә каласы.
4
Ялган белән ялгау мөмкин түгел
Үткән белән килер көннәрне.
Тарихны да кабат яза күпләр,
Алдап-йолдап үзен, меңнәрне.
Үз ялганы белән үзен үзе
Буып ала аннан, белешми.
Ә чынбарлык өскә калкып чыга,
Ялган белән җаны килешми.
5
Ирек эзли җаным. Сусаган аң
Баш калкыта өзеп тынлыкны.
Очар өчен туган гамьле затлар
Иш италмас һич тә коллыкны.
Күк күзеннән җанга баккан ирек
Иңгә куя талмас канатын.
Хөрлек яулар өчен, асыл затлар
Эшкә җиксә булган талантын.
Телне сатмыйк
Сатылып бетте бар да –
Ил дә, җир дә…
Барысы да булды алыпсатар.
Бүген телен сукыр тиенгә сата
Манкортлашып беткән һәрбер татар.
Үз аңы юк, башканыкы керми,
Кабул итми фикерен кешенең.
Әнә тагын берсе үзе белән,
Упкын авызына якынлашкач,
Дустын аска сөйрәп төшерде.
Кими бара татар, хәрәм ашап,
Үсә бара аның бүксәсе.
Җәһәннәмгә туры юл алганда,
Пеләшләнеп беткән башы төсле,
Ялтырап кала бары үкчәсе.
Сатылып бетте бар да…
Сатасы да,
Аласы да юк бу дөньяда.
…Тишек чүлмәк кенә эленеп калган
Хыял белән койган коймада.
Яралы җан
Кадерсезләр яшәгән ил баласына
Бетмәс газап – тоз сибелү ярасына.
Ирексезләр җиһан буйлап атлый алга,
Әллә артка, рухлары сына-сына…
Кайда бакма, җаны гарип күзгә карый.
Буш караштан дөнья бүген кемне таный?!
Кеше канын имеп бүксә үстергәннәр
Көнне төнгә ялгый-ялгый акча саный.
Мескенлеккә дучар булган җан нишләсен,
Ирек диеп дәшәр иде – тел тешләнгән.
Алга бармый гомер аты – туктап калган,
Имелеп, изелеп яшәгәнгә, ул өшәнгән.
Солы да юк, салам да юк инде алда,
Баш очында каркылдаша кара карга.
Каргалган ил, таланган ил, җанын ачып
Бәргәләнә бүген текә кыя ярда.
Күтәрелер көч табармы, илем әллә
Тәгәрәрме төпсез упкын кочагына?
…Яралы җан, ирек сорап, таң кошыдай
Канат җилпи зәңгәр хыял кочагында…
Уйдырма
Торгын заман. Дөрес яшәлмәгән.
Үткәннәр бит бар да ялган булган.
Төкерделәр тарих китабына,
Ул төкереккә ил язмышы сыйган.
Кем ялгышы, кемнең саташуы
Безнең башка күсәк булып төште?
Башны гына түгел, җаннардагы
Кыяларны җимерә тетрәү көче.
Дөрес яшәлмәгән… Уйдырмага
Ышандымы «көчле» һәм «зур» халык?
Чәбәләнә тозактагы сыман,
Юл тапмыйча чытырманда калып.
Иске өйне сүтеп утка яктык,
Ә яңасы әле төзелмәгән.
Замананы үзгәрер дип көткән
Күңелләрдә өмет өзелмәгән.
Пыскып яна тычкан уты кадәр
Нәни генә бер шәм безнең җанда.
Яшәү өчен көрәшергә өндәп,
Аз булса да, дәрман ага канда.
Тарих өне шакый
Күкне томалаган күксел болыт
Кай тарафтан безгә килгәндер,
Бәлки, инде күптән без югалткан
Болгар дигән изге илдәндер?..
Телне, илне, гореф-гадәтләрне
Яңартырга теләп хәтердә,
Тәрәзәне шакый көзге яңгыр:
– Үткәннәрне барла, кадерлә!
Гасырлардан урап кайткан тарих
Өне шакый безнең аңнарны.
Гомер елгабызның юлы чикле,
Килер буын безне барлармы?!
Күкне томалаган күксел болыт
Уйчанланып бага күзләргә.
Табигатьнең телен аңлый башлый,
Кергәч кеше бары көзләргә.
Күкләргә менгән шагыйрь
9.12.2011 ел. Фәнис Яруллин мәңгелеккә китте
Җилкәнен җилләр сынады, тик Шагыйрь сынатмады.
Ил алдында намусын ак саклады, югалтмады.
Халык шагыйре булды ул, таланты – сынмас канат:
«Яшәсәң, шулай яшә һәм яратсаң, шулай ярат!» –
дип дәлилләде һәркөнне, ярату, сөю көчен –
Бу җиргә туган шагыйрь ул, шуны исбатлар өчен.
Яшәде халык өчен ул, мең тапкыр утта көеп,
яшәде кызларны Мәҗнүн, Таһирдан артык сөеп.
Батырлык һәм сабырлыкның үрнәге булды бит ул,
яткан килеш тә күрсәтте милләткә туры, киң юл.
Күңелендә Өемташ тау горурлыгы бар иде,
күкләргә менде уенда, җиһан аңа тар иде.
Ык елгасы ярсуларын җанында саклап калды,
Һәр язганы укучысын тирән уйларга салды.
Җырлары аша таралды бар кыйтгаларга даны.
…Тарсынды дөнья читлеген, тарсынды бугай җаны.
Ак кышка сары төс иңде югалту сагышыннан,
кош талпынып канат какты хушлашу тавышыннан.
Очты китте. Шагыйрь җаны кочадыр хур кызларын,
шигырьләре басар, бәлкем, милләт җаны сызлавын?!
Татар җаны сызлавын?..
Җил тарата
Ялкынланып утта яна
чорга язган хатларым,
җил тарата төтен итеп
хыялларның акларын.
Офык читенә илтә җил
йөрәктә туган моңны,
тилергән күк, сөрем сөзеп,
уфылдап ала тынын.
Яна-яна тарала моң иркен,
киң җиһан буйлап,
әллә җырлап, әллә көлеп,
әллә сулкылдап елап,
яңа көнгә аяк басам,
мең төрле уйлар уйлап…
Мизгел кадере
Саулыкның кадерен беләсең,
Сихәтлек киткәндә тәнеңнән.
Савыга башлыйсың, дустыңнан
Җылы сүз ишеткән мәлеңнән.
Яшәүнең мәгънәсен төшенми
Сүтелә гомернең йомгагы.
Аңлыйсың кадерен мизгелнең,
Калдырып киткәндә дөньяны.
Кемгә ничек
Бәхет белән бәхет аермасы –
Кеше белән кеше арасы.
Кемнәргәдер мизгел бәхет бирә,
Кемнәргәдер – күңел ярасы.
Кемдер аңлый бәхетне җыр итеп,
Кемдер риза йотым суга да.
Кемдер соңлап таный үз бәхетен,
Тормыш гөле өшеп сулганда.
Бәхет белән бәхет аермасы –
Кеше белән кеше арасы.
…Һәрбер көнем үтсен шатлык белән,
Калдырмыйча йөрәк ярасы.
Ак һәм кара
Ачы хакыйкатьне танып беләм,
Хакыйкатькә генә ышанам.
Кырыкмаса кырык кабат уем
Дөреслеккә килеп тоташкан.
Авыздан ут чәчү ярдәм итми,
Аермасаң акны карадан.
Акка кара таммас, аккош җыры
Ак юл теләп очса арадан.
Караңгыда тимерказык була,
Юлын таба һәрчак ир заты.
Язылып куйган акка кара белән,
Туганчы ук, язмыш китабы.
Мираж
Мираж булган инанганым –
Син дә башкалар сыман.
Җаныңа ваклык, көнчелек,
Хөсетлек мулдан сыйган.
Ишелде хыял таулары –
Арада упкын, бушлык.
Төше черек чикләвекне
Сакламый каты тышлык.
Үземнән артык ышандым,
Сокландым ничә еллар.
Чын йөзең ачтың, күңелдә
Зыңлап өзелде кыллар.
Заманага үтенеч
Үтермә, заман, үтенәм,
Үтермә туган телне.
Зир-зәбәрдән11
Җимерелү, актарылу, асты өскә килү.
[Закрыть] йолып кал син
Зиннәтле милләтемне.
Телсез калса, милләт үлә,
Илләр дә юкка чыга.
Яфрак койган, тамыры кипкән
Агачлар җилдә сына.
Тамырсыз калган агачка
Тиңләмә милләтемне.
Кодрәтең киң, и замана,
Сакла син туган телне!
Көрәштән тора тормыш
Беләбез лә, дус дип йөргән бәндәнең дә
Тышы алтын, эче тулы кара елан.
Адашканда караңгыда, шәм урынына
Кулыңа ул суда яткан чыра сузган.
Киңәш кирәк чакта аңа килсәң әгәр,
Шундый итеп бирә белә ул җавабын.
Тик берүзең күтәрәсең иңнәреңдә
Илләр белән күтәрерлек җан газабын.
Дошман диеп читләп үткән бәндәләр дә
Ихлас ярдәм иткән чаклар бик күп була.
Шул мизгелдә хәлдән тайган күңелеңә
Яшәү дәрте өсти торган ак нур тула.
Ак һәм кара көрәшеннән тора тормыш.
Караларын ак итәргә үзең тырыш!
Сынауны да итә алсаң олы табыш,
Хак Тәгалә язар сиңа якты язмыш.
Милләтчеләр
«Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде…» –
дип язсаң да, бөек Тукай, ышанмадым.
Тиберченеп, милли аңым эшкә җигеп,
Алып аттым җаннан заман тышауларын.
«Милләтчеләр сине фәкать алдый гына…» –
дисәң дә син, өмет әле исән килеш.
Бирешмәдем акча сузган кемсәләргә,
Нәфесемне җиңә-җиңә җырлап килеш.
«Терлер өчен корбан кирәк…» дигәндә дә,
Ак намусны сатмадым мин ваклап-ваклап.
Коръән-Кәрим аятьләре – таянычым,
Кылган эшем – үз халкымның хакын хаклау.
«Милләтче бик куркак бит ул, судан курка…»
Авыз суын корытучы күптер күбен.
Илем өчен суга төшкән чакларда да
Батмый чыктым, тешем кысып түзсәм түздем.
«Алданмыйча, газиз башың кабергә керт…»
Алданмаска тормыш үзе сабак бирде.
Арт сабакны укытса да усал язмыш,
Баш имәгәч, якын итеп кочты билне.
Шик-шөбһәгә бирешмәсәк, кем генә соң
Туры юлдан яздырырлык көчкә ия?!
Милләт өчен янып-көеп яшәгәннәр
Алдында бер тарих үзе башын ия.
Буш эшләргә вакытыңны сарыф итсәң,
Корсак хакын хаклау булса бар максатың,
Баш куйганчы ләхетеңә, синнән алда
Хак алдына барып җитәр яманатың.
Котылу юк хак тәңренең җәзасыннан,
Ахыр чиктә һәммәбезне тигезли ул.
Халкы өчен тырышып хезмәт иткәннәргә
Аллаһ насыйп иткән сукмак – оҗмахка юл.
Йөгәнсезләр
Холкы ямьсез, йөгәнсез ат сыман,
Үтә таптап хәтта җаныңны.
Йөзең ерта, гайбәт чәчә җилгә,
Бер тиенгә сата даныңны.
Йөдәтә ул сине өндә, төштә,
Уңда, сулда, алда, артыңда.
Йөрәгеңә потлап тоз да сала,
Жәлләми ул яшен, картын да.
Ерак йөртсен Аллаһ шундыйлардан,
Фәрештәләр берүк сакласын.
Ә әрсезләр безне дөньялыкта
Беркайчан да эзләп тапмасын.
Җаннан иман кача
Бетә инде татар иле, диләр,
Лаф оралар, зарга күмәләр.
Үзгәргәнгә милләт язмышлары,
Гаеплеме бары түрәләр?!
Кем карарын үтәп, сүзен тотып,
Самими һәм садә балага
«Әни» сүзен «мама» дип әйттерә,
Теләге соң кемгә ярарга?
Гөлбикәләр күптән Галя инде,
Мәснәвиләр – Миша, Михаил.
Авылында җир хуҗасы булса,
Шәһәрдә бит бары гидай ул.
Ата-ана кушкан исемнәрен
Ятлар бозды, дәшә алмады.
Иблис токымына башын иде,
Этеп куйды читкә Алланы.
…Яратмаслар, ни әйтерләр, әгәр
Үз телеңдә һаман сөйләсәң…
Җаннан иман кача, җылылык та
Бетә икән, белми өләшсәң.
Яраклашу татар кавеменең
Сеңгән микән әллә канына?
Сукырларча табынумы соң бу
Олы абзый, урыс халкына?
Шәһәр йота, йотып тора һаман,
Төпсез авыз йота авылны.
…Суалчаннар эзләп, чүплек саен
Тибенеп йөри авыл тавыгы…
Дөнья бетәр ул көн
Тукай кайтып әгәр күзен салса
Замананың кара йөзенә,
Дөнья булып, дөнья бага алмас
Шагыйренең яшьле күзенә.
«Милләтем!» дип җанын фида кылган
Тукай инде халкын танымас,
Милли моңны инде элеккечә
Дәва итеп җанга ябынмас.
Телен, илен, динен саткан кавем
«Шыр ялангач» басар каршына,
Оялмыйча: «Милләт үзен үзе
Сатты, дияр, җитте башына!»
«Ник терелдем?!» Аһ орыр да шагыйрь,
Йөрәккәе шартлап ярылыр,
Милләт тамыры корып беткән язлар
Шагыйрьнең дә соңгы языдыр.
Дөнья бетәр ул көн. Һәм Җир шары
Күчәреннән очып чыгар да
Кайтыр кабат, «Милләтем!» дип янып,
Тукай шигырь язган чорларга.
Соңгы нокта
Аттай җигелеп,
эшләп хәлдән тайдым, –
дип уфтанма әле
юкка да.
Эт көнедәй
каһәрләгән язмыш
Көтәр булса
соңгы ноктада,
Үкенерсең,
чәчләреңне йолкып
Еларсың да,
бәлки, карганып.
Дөнья малы –
дуңгыз каны ич ул,
Яши күрмик
берүк алданып.
Гомер хакың
күпме тора, бәндәм?! –
Аңла шуны
тормыш иткәндә!
Беркем үзе белән
берни алмый,
Мәңгелеккә
күчеп киткәндә.
Өч аршын
җир көтә…
Өч аршын
җир җитә…
Нинди заман?!
Күзле күрми, колаклылар ишетмиләр,
Иш итмиләр канатлылар канатсызны.
Сүзләр генә эретә алмый күңелләрнең
Ишекләрен каплап алган каткан бозны.
Күптән инде бар канунны бозып-җимереп,
Вакытларны кире борган заман килде.
Кем туктатыр көчкә ия, бармы берәү,
Кешелеккә каршы искән давыл-җилне?!
Җирне афәт каплаганны күргәннәр дә
Таш кыяга менеп баскан, күзен йомып.
Җирем, Илем, Телем, газиз Халкым минем,
Башны ташка орыйммыни инде сынып?
Кабат-кабат чын ирләрне барлый күңел,
Гаме барның һәр кешедә эше дә бар.
Калган эшкә кар яудырмас ирләр туса,
Дөньялыкны каплый алмас зар-интизар.
Кар яуганны көтеп тормыйк, уянырга
Вакыт җитте, йокладык без бик тә озак.
Канат кага якты өмет, тере әле,
Кешелекнең хәтеренә элмик йозак.
Без әлегә исән
«Кычкырырга,
Эш кырырга
Вакыт җитте, Татарстан!»
М. Әгъләмов
Чын шагыйрьләр үлми, яши бирә
Иле, теле, дине хакына.
Милләт аңын шакый үткәннәрдән,
Чиксезлектән дәшә халкына:
«Тураерга, зураерга вакыт,
Авыз иттең, – диеп, – яңарыштан.
Ач йөзеңне, әйт сүзеңне, – диеп, –
Вакыт җитте, – диеп, – Татарстан!»
Мәңгелектән дәшә, нәгърә ора,
Җанын ачар өчен милләтнең.
Үлемсезләр мәрткә киткәннәргә
Аңлатадыр ирек кыйммәтен.
Без әлегә исән. Яңарышның
Башын күргән, тәмен татыган.
Ишетергә тиеш бу дәшүне,
Уянырга тиеш йокыдан.
Без күрергә тиеш дәвамын да,
Эш кырырга тиеш бүгеннән.
Безнең милләт аерылмаска тиеш
ТУКАЙ теле, АНА теленнән.
Без яшәргә тиеш…
Без яшәргә хаклы…
Милләт яшәр
Безне тотып тора Ана теле,
Милләт яшәр, балаң тел белсә.
Телебезне җуйсак югалырбыз,
Юкка чыга халык, тел үлсә.
Төп байлык ул – безнең нәселебез.
Рухи ныклык – сөйләр телебез.
Сәнгатебез, җыр-моң, әһле китап,
Башкаларга әйтер сүзебез.
Без эзләргә тиеш шушы сүзне,
Җиткерергә тиеш халыкка.
Язылмасын «беткән милләт» дигән
Яман сүзләр язмыш-ярлыкка.
Бүген әйтәм
Сабыр ит син, диләр. Сабыр булып,
Инде күпме гомер яшәлгән.
Тәнне ташлап, җаным сәфәр китсә,
«Илем!» – диеп бер сүз дәшәлмәм.
Түзем булу кирәк, диләр дә бит,
Ничә гасыр түзгән татарым!
Милләт әгәр бер көн юкка чыкса,
Ничек тыныч йоклап ятармын?
Җан әйләнеп кабат җиргә кайтыр,
Ялганырга милләт җанына.
Сабыр итмим, бүген әйтәм сүзем
Җандай якын күргән халкыма.
Гомере җитмәс
Кыска гына гомер яшәсә дә,
Әверелеп якты йолдызга,
Каләм белән Тукай бөтен татар
Халкы өчен туры юл сыза.
Сатсалар да Печән базарында,
Сатылмаган мәкер, ялганга.
Гасырларга онытылмаслык исеме
Шигырьләре аша ялгана.
Һәрбер язган сүзе шигыренең
Коръән аятенә тиңләрлек.
Ничә гасыр яшәсә дә татар,
Гомере җитмәс әҗерен түләрлек.
Гомер үтеп бара
«Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә».
Гораций
Телне кисеп, әйтер сүзен өзеп,
Типмәгәндер читләр артына.
Телне телгә кушып, сүзне бозып,
Яши никтер яше-карты да.
Яраклаша татар, анасын да,
Баласын да сата, кызганмый.
Дөнья куа, алтын-көмеш җыя,
Милләт диеп җаны сызланмый.
Гомер үтеп бара, сизелми дә…
Суга күрмә теземә
Чынбарлыкны онытасы килә,
Оныттырмый тормыш минут та,
Канат куя кайчак иңбашыңа,
Йә биетә сине ул утта.
Кайгылардан сынам дигән чакта,
Дөнья көлеп карый күзеңә,
Каеннарның тузларына кадәр
Мохтаҗ икән язар сүземә.
Суга күрмә, тормыш, теземә…
Җәяүле җил
Җәяүле җил урам буйлап атлый,
И сөйләшә кайчак шым гына.
Йә эт сыман өреп, улап ала,
Йә тукталып уйлый тын гына.
Җәяүле җил, этә-төртә, күрче,
Атлап бара үзәк урамнан.
Җил иркенә бирелгәннәр, кулын
Сузып, хәер сорый буранда.
Җәяүле җил әрсез, кочагыңа
Атылып керә кинәт, сораусыз.
Җиде җилнең җиде өне җанда,
Җиде төштәй, ләкин юраусыз.
Тугарылган җәяүле җил йөри,
Дөнья буйлап бәрелеп-сугылып.
Җил тавышы җанга кереп кала,
Мәңге тынмас гамьле уй булып…
Вакыт килер беркөн
Сөяр өчен яратылган җаным бүген
Ил гаменә баткан көйгә уйга талды.
Сандугач та сайравыннан тына, диләр,
Сынган чакта басып сайрар зифа талы.
Көн тууга, эшсезлек-чир күзгә бага.
Өметсезлек кулы җанга тамга сала.
Илдәшләрең сыкранганда, күңелдәге
Сайрар кош та җырын өзеп тынып кала.
Әле анда, әле монда кара хәбәр:
Кем кул салган түзалмыйча үз-үзенә.
Арты белән терәделәр диварларга,
Ничек баксын баласының күзләренә?
Ирләр кулы дилбегәне ычкындырды,
Соңгы чиктә бауны сайлый чарасыздан.
Күптән аны этеп-төртеп төшерделәр
Замананың каретасы – «барабыздан».
Үлемгә дә күнектеме әллә бу ил?
Сыктауларга инде беркем колак салмый.
Көне-төне радио сөйләп тора
Арта, диеп, илдә эшсез халык саны.
Әйтерсең лә сөенече эчкә сыймый,
Ике түгел, ун мәртәбә кабатлыйлар.
Кая барып бәрелергә белмәгәннең
Җанын телеп, һаман-һаман газаплыйлар.
«Ун кешене кыскарттык…» – дип, беркем дәшми,
Берәүгә эш биргән үзен йөз кат мактый.
Каршы дәшсәң, тиз кыскарта телеңне ул,
Җиргә салып, итек белән җаның таптый.
Рәхәт илдә рәхәт чигеп яши халык.
Сусыз җирдә йөзеп йөри алтын балык.
Дилбегәне кулга тоткан мыек майлап
Көлеп тора: «Халык, – диеп, – аңгыра сарык».
Белми әле башлы тинтәк ирек кошы
Таң каршылау өчен канат кагынганын.
Вакыт кулы беркөн килеп тартып алыр
Ялган-мәкер белән сырган одеялын.
Төшкә керсә
Төштә күргән өндә алга килә…
Күрәзәче түгел түгелен.
Тик шулай да, ни буласын алдан
Сизеп тора минем күңелем.
Өметләрнең киселеп төшүләре
Уелып калган яшьлек мәлендә.
Читләр ничек сине үз итсен дә
Уе белән керсен хәлеңә?!
Кешенеке кештәктә, дип, халык
Хак сүзләрен әйткән күптәннән.
Төшкә кергән алга килә икән,
Бу алхәбәр, димәк, үткәннән.
Үзгәрми ул
«Дөнья кая бара?» – дип сорыйбыз,
Без барабыз дөнья артыннан.
Күпме җаннар бәргәләнеп ята,
Егылып төшкәч гомер атыннан.
Дөнья бармый, кеше чабып бара,
Мәңге куып тотмас булса да.
Гомер узып, кыйналудан сынып,
Күңел әрнеп, җаны тузса да.
Куа кеше мал һәм дан артыннан,
Ваклый-ваклый һаман үз-үзен.
Дөнья көлә: «Куып тоталмассың.
Халык – балык, ач, дип, ач күзең».
Үзгәрми ул дөнья, шул ук килеш,
Тик без генә никтер үзгәрәк.
Китекләнә күңел, уйласак та
Дөнья, диеп, барыбер түгәрәк.
Кем өчендер чите кителгәндер,
Кем өчендер дөнья – куласа.
Кем шатлана һәрбер туган көнгә,
Кем моңая, уйлар уйласа.
Кешелекнең йокымсырап яткан,
Тәмле төшләр күргән сәгате.
Дөнья шул ук, безне үзгәрер дип,
Югалтса да күптән тәкатен.
Без куабыз дөнья артыннан…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?