Текст книги "Безнең язмыш"
Автор книги: Анас Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Хәстәрләнә торгач, „кыямәт“ көннәре дә җитте. Имтиханнарны клуб бинасында тапшырачакбыз. „Газраилләр“ янына тәвәккәлләп барабыз. Дәүләт имтихан комиссиясен ЦВМУ начальнигы урынбасары генерал-лейтенант Павловский җитәкли. Менә актык имтиханнарны тапшырырга тотындык. Алар башта өркетеп торсалар да, бер-бер артлы (берсеннән гайре) гел „бишле“ гә тапшырып килдем. Һәр зачёт-имтиханнан соң хәлсезләнәм, билем сызлый. Ятасы килә. Бу инде бөер өсте бизләренең йончуы галәмәте. Кыен, киеренке һәм нык дулкынланган чакларда алар, гормоннарын (адреналиннарын) канга күбрәк чыгарып, вакытлыча өзлегәләр. Менә шул инде Г. Сельеның „стресс“ дигәне.
Карасаң, барыбызның да битләре суырылган. Шундый җитди эшләрне уңышлы башкардык. Гомеребезнең төп максатына ирештек диярлек. Белем тупланган, алда гаскәр хезмәте көтә. Сигезенче июльдә язылган дипломнарны, тужуркаларга тагасы академия „калканнарын“ өләштеләр. Бу ромбларны хәрбиләр үзара „поплавок“ диләр. Хезмәттә „батарга“ ирек бирмиләр, имеш. Әйтмәсәң дә, армияне кыскартканда, „академиклар“ ны калдыралар… Бер-беребезне ихластан котлыйбыз. Кояшлы матур көндә, нәкъ беренче курска кергәч, беренче тапкыр сафка тезелгән яшел бакчада, шанлы лейбмедик Виллие сыны янында янә тезеләбез. Барысы да элеккечә, тик үзебез генә бүтән. Ул заманнан бирле байтак сулар аккан шул. Кызганыч, атам-анам бу шатлыклы мәлне күрми.
Яшьләр инде лейтенантлар. Бер елдан соң, яхшы хезмәт итсәләр, өлкән лейтенант булачаклар. Хәзер аларны яңа формаларында танырлык та түгел.
Кешене акыл гына түгел, кием дә бизи шул. Офицерларның кайберләренә, сроклары чыгу сәбәпле, „капитан“ дәрәҗәсе бирелде. Чурин Иван – капитан, бераз масаеп та китте кебек. Менә булыш син кешегә. Миңа да капитан булырга берничә ай гына калды. Стародумов, Чекалкин һәм Подолько майор булдылар, чөнки укырга кергәндә үк капитан иделәр.
„Балтика“ ресторанында тантаналы банкет уздырылды. Банкет алдыннан Герасютенконы начальник кисәтте һәм дежурныйларга аңарга күз-колак булып торырга кушты. Чөнки ул Яңа ел кичәсендә кызган баштан, клубыбызның бәдрәфендә: „Без – Запорожье казаклары!“ – дип, кергән бер кешене бәргәләп алган иде. Менә шул холыксыз ахырда РВның баш анестезиологы булды…
Андый соңгы банкетларда үтә сак булуың зарури. Чөнки бәйләнеп үч алучылар булырга мөмкин. Шулай, бездән ике ел алда укып чыгучыларның берсен шул ук ресторанның дүртенче кат балконыннан ыргытканнар иде. Ыргытучыларны таба алмаганнар.
Ленинградтан каядыр китәсе көнем якынлаша. Анысы да зур мәсьәлә. Белмәгәннәргә хәрби хезмәт кайда да бертөрле булып тоелса, чынбарлыкта алай түгел шул. Хәрби хезмәт гаскәрләренең, урыннарына (дислокация), һавасына (климатик зона), азык-төлек белән тәэмин ителүенә карап, аермалары зур. Хезмәт итәсе ягын үземчә билгеләп куйсам, яңа корылган стратегик ракета гаскәрләренең ни икәнен үз күзем белән күреп, тәмен татып карыйсы бар әле. Андый гаскәрне үзем сайлагач, ничек булса да чыдарга туры килер инде. Адәм корыч чыдамаган җирдә дә түзә ул! Корыч уттан суга салгач ныгый гына ич…
ЦВМУның кадрлар бүлегеннән комиссия, ә хәрби округлардан „сатып алучылар“ килде. Безне (ике йөзгә якын кешене) исемлек буенча чакыртып сөйләшәләр, хезмәт урыннары тәкъдим итәләр. Кайберәүләр тәкъдим иткән урыннарны ошатмый, кәҗәләнеп-карышып маташалар. Һәркемнең гариза-подпискаларында: „Шунда-шунда хезмәт итәргә ризалыгымны бирәм!“ – диелгән. Өлкән лейтенант Глушков бернинди тәкъдим белән килешми. Ә комиссия барыбер үзенекен кылырга тырыша. Анда бигрәк хәйләкәр кешеләр. Округны атыйлар да, эш урынын әйтәләр. Округлар зур ич. Кайда һәм ничек урнашкан ул часть – анысы сер булып кала. Ниһаять, миңа да чират җитә. Комиссия алдында басып торам. Язмышым алдында. Факультетның яңа җитәкчесе генерал Огурцов: „ЗабВОда хезмәт итәргә тәкъдим итәбез!“ – ди. Байкал арты хәрби округы инде. Иң начар округ. Без үзара: „Забудь вернуться обратно!“ – дип тәрҗемә итә идек. Анда эләккән кешене тиз генә ычкындырмыйлар. Шуңа күрә ул округны „безвозвратный клапан“ дип тә әйтәләр иде. ЗабВО ул элекке Даур казакларының җирләре, комлы даладан һәм сопкаларыннан гайре берни дә юк диярлек. Һавасы кырыс континенталь. Азык-төлек ягы такы-токы. Җитмәсә, вабалы төбәк, русчалатып әйткәндә, „природная очаговость чумы“. Декабристларны тикмәгә генә шунда сөрмәгәннәрдер.
Укуны яхшы гына төгәлләсәм дә, бердәнбер татарга юри шунда өлеш чыгаралар! Ләкин, бер дә исем китмәгәндәй, бераз дәшми торганнан соң: „Юк, мин аннан да арырак, Хабаровск якларында хезмәт итәргә телим!“ – дидем. Огурцовның гаҗәпләнүдән тешләре ыржайды, чөнки моңарчы берәү дә ул якны үзе сорамаган.
„Юк, кушкан җиргә барыгыз!“ – ди бу. Миңа инде барыбер. Башым яшь, исән-имин. Намуслы декабристлар булган җирдә, әҗәлем җитмәсә, шәт үлмәм әле.
Калинин әйтүенчә, быелгыдан да начаррак назначениеләр булмаган икән. Ә башта бөтенләй башкача планлаштырылган. Байтакларыбызны Мәскәүгә, Космик мединститутка алмакчы булганнар. Ләкин хәрби округ командующийлары, моны белеп, хәрби министрга мөрәҗәгать иткәннәр: „Космос институтына граждан медикларын алсыннар, ә бу хәрбиләрне гаскәрләргә бирегез!“ – дип. Министр килешә. Менә шулай, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, юньле урынга эләкми калдык…
Инде көн дә сәгать унга Академия бакчасына сафка тезелергә йөрибез. Мәскәүдән киләчәк язмышыбызны хәл итәсе министр боерыгын көтәбез. Олы Калинин безне барлагач карап чыга да, боерык килмәгән әле дип тарата. Хәл-әхвәлләрне белешкәннән, хәбәрләр алышканнан соң, кайсыбыз-кая китә шунда. Мондый хәл ун көнгә хәтле сузылды. Димәк, Ленинград белән саубуллашып йөрергә вакыт булды. Кайчан кабат күрергә туры килер әле бу гүзәл каланы?
Яшь чакта белештерми, әле вакыт бар, вакытыбыз күп, дибез. Юк шул, ваемсызлыктан шулай уйлыйбыз. Чынбарлыкта вакыт гел кысылганнан-кысыла бара, сыеп булмый, узганын күрми-сизми дә каласың. Аның җитми калуына соңыннан бик үкенергә туры килә. Менә хәзер бигрәк тә якынайган Аlmа mater, дус-ишләр, мөгаллимнәр белән хушлашыр вакыт җитте. Башта бу көн бик ерак, һич килеп җитмәс кебек тоела иде. Инде югары белемле хәрби белгеч дәрәҗәсенә ирештек, куанасы иде кана. Тик җаным тыныч түгел шул. Мәрзия өчен уңайсызланам, аны шушында, адаштыргандай, ятлар арасында калдырасы бар… Югалмасмы? „Нык торса, көче җитсә, югалмас, нәни бала түгел! – дип, яхшыга юрыйм. – Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич!“ – дип, тынычланырга тырышам. Ләкин Байкал аръягы да куандырмый.
Тормышымның чираттагы кискен борылышы, киләчәкнең билгесезлеге борчый…
Боерыклары килсә, тиешле юлламаларын, билет-багаж кәгазьләрен һәм тиешле акчаны алып, бер айга ялга һәм аннары гына билгеләнгән яңа частька китәсе. Ялымны туганнарым белән үткәрергә булдым.
Миңа юл кәгазьләрен тәки Чита шәһәренә язганнар. Җыена башладым. Мәрзия сизсә дә сер бирми. Сөйләшкәнебез юк. Әләкләгәне өчен ачуым узмаган.
Артык кием-салымнарны, урын-җиремне һәм байтак җыелган конспект-китапларны хезмәт итәсе урынга багажлата, үземнән алда җибәрмәкче булдым. Бар иде заман, ни багажлар, ни контейнерлар таланмый иде. Шикләнми тапшыра торган идек. Чакырмасам да, багаж тартмаларының тышларын тегешергә Мәрзия барды. Аны багаж адресы кызыксындырды бугай. Шулай булса да, эчемнән рәхмәтле идем. „Әллә акылга утыра башлаган инде?“ – дип уйладым. Юридик яктан аерылмаганбыз ич әле. Соңарып булса да, тормыш акылга утырта ул. Багажым ике урында, ә чемоданым үзем белән. Димәк, „оmniа mea mecуm porto“! Артык сөйләшми саубуллаштык та, һәркайсыбыз үз ягыбызга киттек. Кем белә аны, тагы очрашырбызмы, тәкъдирдә ниләр язылгандыр?
Мәрзиянең күңелендә ни булгандыр, ә минем балтам тирән Нева суына төшеп батты инде әллә? Китте башым Себергә! Бер үк мәлдә үкенеч тә, кызганыч та. Хуш, Ленинград, хуш, Мәрзия, әлегә калып торыгыз! Поездда коелып утырам. Утыздан узганмын, ә тормышым һаман җайланмаган…
Күңелсез инде. Болай бүтән яклардан кимчелекләрем юк, уңган кеше кебекмен үзе, ләкин зәгыйфь, бичара сыман „ни башлы, ни күзле“ түгел!.. Буйдак булып кайтуым атам-анама да шатлык китермәс. Әнә яшьтәшләрем инде икешәр бала үстерәләр, үз гаиләләре белән гөрләшеп яшиләр, ә мин һаман да берүзем. Тормышның котылгысыз прозасы бар бит. Чит-ят җирдә ялгызым ничек хезмәт итәрмен, кем кайнар аш хәстәрләп ашатыр? Димәк, тагын өйләнергә кирәк булачак.
Яраланган йөрәгемнең бер өлеше Ленинградта кала. Алда да әллә нинди куанычлар көтмидер сыман. Гомеремнең нәүбәттәге үтә мөһим борылышы менә башланды да инде. Тагы асыл офык шәфәгынә таба омтылырга кирәк.
Өйгә кайтып керүгә куанышсак та, артык очынып йөрерлек сәбәпләр юк. Кайтуымны Мәрзия хатыннан белептер, агасы Мөхәммәтзыя килеп: „Сеңлемне әрәм итеп, адаштырып ташлагансың икән!“ – дип сукранды. „Ике кешенең мөнәсәбәтләре берсенә генә кагылмый. Сеңлең дә әүлия түгел!“ – дидем. Шуның белән сүз бетте. Мәрзия белән мөнәсәбәтләребез икеле-микеле булса да, әнинең күңеле Һәдиягә тартыла. Аны да аңларга була. Кемнең генә анасы улына яхшылык теләмәс икән?! Үзем дә аптырашта, башым әйләнгән чак. „Һәдия исеңдәме? Син аны танымассың, ул хәзер менә дигән җиткән кыз. Госпитальдә шәфкать туташы булып эшли һәм мединститутта укый, алтынчы курска күчкән. Ул инде монда берүзе генә. Атасы вафат булгач, әнисе икенче кызы Галия белән туганнары янына – Промстройга күчеп китте. Күптән түгел генә мунчада күргән идем, килешмәгән җире юк. Синең турыда бик сорашты!“ – диде ул. Сүзен кай якка таба борганын тел төбеннән аңлыйм. Тормыш бит бу. Һәдияне дә ачык хәтерлим. Бала чагыннан беләм. Мәктәпкә барганда, тәрәзә каршында утырган кечкенә Һәдиягә дәшеп уза торган идем. Тиз үсәләр шул кызлар!
Шулай, әни аның белән сөйләшеп тә караган икән. Һәдия синең белән очрашырга риза, ди. Җәһәннәмгә китәр алдыннан тилергән башымны кемгә ияргә соң? Ерак гарнизоннарда һөнәрле һәм булдыклы тормыш иптәше кирәк инде ул.
Ни булса да булыр, очрашып, сынап карыйк. Бәлки, бер купкан җаным урынына утырып тынычланыр? Белмим шул, икеләнәм. Нигә генә болай берсеннән-берсенә сугылам соң әле? Әллә чын мәхәббәтнең ни икәнен моңарчы татымаганмын инде?.. Аннан, Мәрзия алдында да үземне гаепле һәм җаваплы кебек тоям. Ят шәһәрдә берүзе генә таянычсыз калды бит… Ләкин ирләрнең артык уйланмый, акылга буйсынмый торган чаклары була икән шул. Әллә инде бездә кыргыйлардан калган полигамия атавизмы уйнаклый инде?
Биредә аралашыр дус-ишләр булмагач, ялгызлыктан чарасыз дипме, үзенә бертөрле күңел ачу булыр дипме, Һәдия белән очрашып, уртак тел табып, ансат кына сөйләшеп киттем. Зифа буйлы Һәдия элекке кечкенә, кара бөдрә чәчле кызчык түгел инде. Җитлеккән, күз карашларында тирән уй. Бөтен җире коеп куйган күк! Тик чырае сүренке. Җитди һәм бераз казакларга тартым. Тавышы үзгәргән, ниндидер ят, еламсыраурак. Ул яклары ошап бетмәсә дә, очрашканнан ни зыян? Һәдиянең үз башы бар бит. Шулай очрашкалый торгач дуслашып та киттек, бер-беребезгә тартыла башладык.
Менә шулай, уеннан уймак чыга. Яшьләр бит, мавыгып, вакытында тыела белмибез. Эш тирәнгә киткәч, әти-әни: „Улым, болай ярамас, мөселман баласы бит, никах укытырга кирәк!“ – диделәр. Гаебемне танып, карышмадым. Һәдия алдында бурычлы идем инде. „Аһ, Һәдия – Хэд, ничек болай булып чыкты соң әле бу? Нигә болай җиңел генә хискә бирелдек? Хис бит ул үзгәрүчән!“ Мин аңарга шулай, инглизләрчә, исемен кыскартып, „Хэд“ дип дәшәргә күнеккән идем. Ул миңа ышанган иде. Ышанычын аклый алмадым. Кеше белән гомер буе яшәсәң дә, аны ахырына хәтле белеп булмыйдыр шул.
Һәдия шашынулы, чиксез хискә, шатлыклы вә төшенке халәткә бирелүчән булып чыкты. Бүтән сүз белән әйткәндә, экзальтацияләнүчән. Баксаң, сабыр, җитди тышкы кыяфәтенә туры килми, эчке яктан бөтенләй бүтән кеше икән ул.
Бер генә елмайганын да хәтерләмим. Мондый затлар тиз туйдыручан була. Гомер буе шундый булса, нишләрмен? Без ирләр шундый инде, менә дигән хатын-кызларның печтик кенә кимчелеге табылдымы – бетте-китте!
Әйтерсең үзебез Йосыф кебек үтә камил затлар! Әллә кемнәрне сайлаган булабыз! Юк, тәүге гыйшыклар эзсез узмый ул. Таләпчән күңелнең түрендә аларның җылылыклары сүрелеп бетми саклана бирә. Сөю бер генә була, диләр. Әлбәттә, мондый матур фикергә кемнәрнеңдер ышанасы да киләдер. Романнарда һәм шигырьләрдә бу турыда бигрәк мавыктыргыч итеп языла әнә. Тик аларда хыял белән хис буталыша бит!.. Бәлки, бер сөюгә генә бирелеп яшәүчеләр дә бардыр. Ләкин минем „бердәнбер сөю“ фикере белән килешәсем килми. Гомер булгач, сөю дә, сөйгәннәреңне күрә алмау халәтенә төшү дә берничә мәртәбә кабатланырга мөмкин. Сөю бер генә булса, кешеләрнең нәсел җепләре тиз арада өзелер иде… Кыскасы, әкренләп, Һәдиядән бизә башладым. Кешенең „күңел“ атлы бик нечкә кылы бар. Ул фальшны сөйми һәм үзенә килешмәгән-ошамаганны якын итми. Күңел белән көрәшеп тә, аны алдалап та булмый. Ул акылга буйсынмый. Бусы укымышлы, кеше күзенә күренерлек булса да, нәфис Мәрзияне кызганып, аны сагына ук башладым.
Бусы белән дә эшем барып чыкмады, тагы абындым, аякларым ике генә шул! Тик ялгышуларым күпкә китте. Эш узганнан соң гына уйланучан шул яшьлек. Инде гөнаһларга билдән батып беттем, тукталып нокта куярга кирәк! Ни кылсаң да, яхшысы да, яманы да үзеңә кайтачак, диләр. Һәдия белән укмашып, уртак серләр белән яши алмаячагымны ачык аңлыйм.
„Кыйбласы-максаты бар, таза, аякларында нык басып тора, шәт, югалмас!“ – дигән нәтиҗәгә килдем һәм, ялым узгач, үзем генә китәргә булдым. Хәтере калса калыр, инде күңелемне ул түгел, билгесезлек, киләчәк хезмәтем борчый иде. Анда нинди тишеккә тыгарлар икән? Ә атам-анам бигрәк Һәдия өчен, эшебез пешмәгән өчен борчылалар. „Кыз әрәм булган!“ – диләр. Юкка гына әни белән башын әйләндердек, ә мин – тинтәк, ник үз акылым белән яшәмим соң? Китәсе вакыт та җитте. Килүләр, китүләр!.. Әйтерсең җил куып арлы-бирле йөрибез… Китүләрнең дә төрлесе була. Урамда төксе, шомлы көз. Көн шактый сүрелгән. Халык плащлар, көзге бишмәтләр кигән. Саубуллашуларыбыз бу юлы бигрәк күңелсез. Һәдиянең ике күзендә сорау билгеләре. Үзем дә юньләп белмәгәнне ничек аңлатып әйтим? „Кичерә алсаң, кичер мине һәм каһәрләмә, Хэд, мин тилерүемнән айныдым!“ – дим ишетелер-ишетелмәс кенә тынгысыз перронда һәм шуның белән вәссәлам. Ишетте микән? Һәдиягә туры карый алмыйм. Вөҗдан газабы бигрәк авыр. Әти, әни, Кәшифә һәм Наҗия, хәлне аңлаган күк, дәшми генә көтеп торалар. Китәсе поезд да, сабырлыгымны сынагандай, һич кузгала алмады инде! Айга тиң мизгелләр…
Менә, ниһаять, электровоз вагоннарын йолкып кузгалды һәм тизлеген арттырып тәгәри башлады. Сагыш белән тулган күзләр ерагайганнан-ерагаялар…
„Хуш-сау булыгыз, мине гаеп итеп нәфрәтләнеп калмагыз! Хәерле сәгатьтә – хәерле юл! Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан туганнарымны һәм якыннарымны сакла! Изге ниятләребез белән аңга килгән идек, ләкин тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән, диләр… Дөньяда, нарасыйлардан гайре, гөнаһсыз адәм юктыр. Гомумән, „Мин гөнаһсыз!“ дип шапырынырга берәүнең дә хакы юк. Ләкин гөнаһлы гамәлләрен таныган кеше дөм өметсез түгел әле. Аһ, Аллам, мин гөнаһларга батып беттем, кичерә алсаң, кичер инде, моннан ары андый булмам!..“
Иреннәрем, кыймылдап, тагы әллә нәрсәләрне әйтергә омтылалар. Инде хәзер хисләргә бирелеп кенә түгел, акыл белән дә яшәр вакыт.
Мине инде торасы яңа урын да, хезмәтем дә кайгыга салмый. Кеше кайда да эшләп, хезмәт итеп яши ала. Анысын булдырырмын. Аерып калдырган Валя да онытылган диярлек. Һәдия турында да артык борчылмыйм. Тик Мәрзия генә тынгылык бирми, Себер юлы буе аның турында уйлап барам. Юл күренешләре дә юатмый, күземә дөнья галәмәтләре күренми. Нишләп кенә аны япа-ялгыз шул зур калада башын әйләндереп адаштырып калдырдым?
Яман юлга басмаса ярар иде! Аздыручылар бихисап. Очсыз, бетмәс озын юл, кысан тынчу купе һәм җан газаплары тәмам алҗытып бетерде. Ахырда, барып урнашкач, хат язып җибәрергә булдым. Кеше ялгышырга мөмкин, ялгыша да. Ләкин хатасын таныгач, аны төзәтергә тиештер ич! Мәрзиянең күңеле бизеп, кире кайтмаган булса, аны яныма чакырырга кирәк. Янәдән бергә уртак тормыш корырбыз… Берәү дә бөтен эшләргә оста, әүлия булып тумый. Белмәгәннәрен өйрәтермен, ярамаган гадәтләрен әйтеп төзәттерермен. Авыр булса да түзәрмен. Кыргый аюны да биергә өйрәтәләр ич, Пигмалион әсәрен дә хәтерләү җитә! Менә шулай үземә-үзем сүз бирәм. Андый карарга килгәч, бераз тынычланам сыман. Минем күңелсезләнеп баруымны сизептер инде, проводница, чәй керткәндә: „Кемегез булды ул читтәрәк басып торган күркәм кыз?“ – дип сорады. Мин: „Барыбер түгелмени?“ – дидем. Бүтән нәрсәләр турында уйларга тырышам. Корыч көпчәкләр дөбердәп, җелекләрне селкетеп тәгәриләр. Тимер дәвер! Үзәк төбәкләрдән ерагайганнан ерагая барам. Кечкенә чагымдагы сөрелеп баруыбыз исемә төште. Вагон тәрәзәсеннән күземне алмыйм. Яфракларын коеп чишенә башлаган урманнар, телеграф баганалары, шыксыз разъезд тораклары, чәнечкеле тимер чыбык белән уралган ниндидер зоналар артка чигенеп күздән югала торалар…
Уйланам. Уйлар, уйлар!.. Бер-берсен уза-уза чаба алар. Әллә инде зиһенем чуаламы? Нигәдер тагы, йөрәгемне чеметеп, Валя искә төшә. Юк, бөтенләй онытылмаган икән шул. Бигрәк ягымлы һәм шаян, көр күңелле иде. Югалтсам да, ул үзе югалмас инде. Крупская исемендәге институтның кичке факультетында укып эшли. Аның өчен кайгырмасам да була, ләкин менә, исемә төшкәч, йөрәгем нигәдер кысыла… Узган гомер кызгандыра һәм үкендерә. Тик аны кайтара алмассың инде. Валя табар әле үзе ише урысны. Һәдия дә югалмас. Үзе таза, башы яшь, диплом алырга тора. Ә менә Мәрзия тынгысыз олы шәһәрдә югалмагае, саулыгы да чамалы гына!.. Йөрәгем, дөпелдәп, поезд дөбердәве белән ярыша. Ул хәтле өзгәләнмәскә иде дә!.. Хаталарымның берсен булса да төзәтергә мөмкин ич әле…
Ниһаять, менә ул үтә кырыс Байкал аръягы далалары. Җәй уртасында да кичләрен, төнлә сарык яки эт тиресеннән тегелгән „себер майкасы“ з дер-дер калтырарлык тараф – борынгы төрки кардәшләребезнең җирләре… Берничә көн көпчәкле сандыкта кабыргаларны сындыра язып интеккәннән соң, Чита вокзалына килеп төштем. Багажым инде монда булырга тиеш. Вокзал комендантыннан кая сугыласын белешеп киттем. Штаб нәкъ шәһәр уртасында икән. Барам. Шәһәрнең үзәк урамнары гына шәһәрчә. Бераз арырак узып, кырыйгарак тайпылсаң, тузанлы-комлы шыксыз авылга әверелә дә куя!
Менә миңа кирәк ике катлы кечкенә бина. Нинди күрәчәк көтә мине монда? Кизү торучы офицер язуларымны тикшерде дә кемгәдер шылтырата. Өстән кадрлар начальнигы бугай, төшеп, мине дивизия командиры кабинетына ияртеп китте. Керәбез. Өстәл артында чибәр, яшь генерал утыра. Алдына кылт итеп үрә басам да, тиешенчә рапорт биреп, кем икәнемне әйтәм. Генерал утырырга тәкъдим итте. Шул арада сер бүлеге начальнигы ЗАС телеграммасын тотып керде һәм генерал алдына салды. Генерал аны укыды, аннан, башын күтәреп, миңа бакты. „Хәсәнов дидегез бугай?“ – „Әйе!“ – дим. „Алай булгач, менә укыгыз, Мәскәүдән сезне Хабаровскига юлларга боералар. Монда хезмәт итәргә сезгә насыйп булмады!“ Могҗиза бит бу! Мәскәү комиссиясе, кирәгем чыккач, Хабаровск краенда хезмәт итәргә теләвемне искә алган, димәк.
Генералга мөрәҗәгать итәм: „Иптәш генерал, багажымны яңа җиргә күчертәсем бар!“ – дим. Ул, аңлап: „Өч көн җитәме?“ – дип сорый. Юмарт икән. „Җитә!“ – дим. „Ярый, килештек. Хәерле юл сезгә!“ – „Рәхмәт!“ – дидем дә борылып чыктым. Строевой бүлектә предписаниемны яңартып, әлеге телеграмманы кыстырып һәм багаж таләбен юллап, бу штабтан подписка биреп ычкындым.
Инде түбәнге очка, сай гына, тавык та тәпиләп чыгарлык, вак соры комлы инеш аша кирпечләргә баса-баса чыгып, багаж пакгаузына юнәлдем. Бу инеш дигәнем бигрәк алдакчы икән. Ул еш кына яңгырлардан соң һәм язын-көзен, туфан суына әверелеп, ярты шәһәрне баса икән! Мин Чиләбедә яткан арада әйберләрем килеп өлгергән. Багаж шактый таушалган. Бауларын тарттырып, теккәләп, адресларын кара белән буяп, яңаларын язып, тагы тапшырдым. Инде каланы да янә бер әйләнеп карарга була. Кунакханәдә кунып чыкканнан соң китәргә ниятләдем, чөнки Читада мине кызыктырырлык һәм тоткарларлык берни дә юк иде. Ике тәүлектән соң Хабаровск вокзалына килеп җиттем. Читага якынлашканда, поездда икешәр юрган бирүләренә карамастан, суыктан калтыранып кунган идек, ә монда, төн уртасы булса да, җылы бөркелеп тора! Ичмасам, бу яктан алдатмаганмын икән.
Менә таң атуын чиста вокзалда, юньле киенгән кешеләр арасында көтеп утырам. Берничә тапкыр вокзал мәйданына чыгып, казак Ерофей Хабаров һәйкәлен урап үттем. Менә ул татар качаклары токымыннан булган урысларның данлы „землепроходец“ ы. Баскынчылар үзләренә атамаларны таба белгәннәр дә соң! Биек, зур һәйкәл. Чиләбенең „Сказ о Урале“ һәйкәленә охшаган. Шәһәр Чита ише генә түгел. Күп катлы биналар, урамнары чиста, агачлары әле яфрак коймаган. „Дальний Восток“ дигәннәренең бер өлеше шушы инде.
Ерак Көнчыгышны килмешәкләр дөньясы дисәк тә була. Бу якларда аларга хатын-кызлар җитмәгән. Ул мәсьәлә инде миңа да кагыла. Тагы ялгызлыгым исемә төште. Бер риваятькә кагылмый булмас. Имеш, Әби патша казакларга яулап алынган җир чикләрен сакларга боера. Ә аларны исә тиздән хатын-кыз юклыгы борчый башлый. Япан-ят якларда, сугыш булмаганда, ирләр хатын-кызларсыз ничек яшәсеннәр ди? Патша галиҗәнабына бу хакта ялварып хат язарга мәҗбүр булалар. Хатның иң кирәк өлешендә ике сүз була: „Пришлите бабсто!“ Патша кәнсәсендә „бабсто“ мәгънәсенә төшенә алмыйча аптырыйлар. Ләкин баш вата торгач аңлыйлар һәм бөек хуҗалары белән рәхәтләнеп шаркылдап көләләр. Хат язучыларның белемнәре чамалы булганга, казаклар „баб сто“ сүзләрен кушып язганнар икән! Билгеле, Әби патша хәлләренә керә. Ул үзе дә соңгы көннәренә хәтле ирләрсез тора алмаган ич. Менә шуннан соң казаклар урнашкан урынны „Бабсто“ дип атый башлыйлар.
Хатын-кызлар кытлыгы Сахалин каторгасында да үзен нык сиздергән. Хөкемгә тартылган хатыннарны анда, пароход белән китерүгә, каторжаннарга өләшкәннәр.
Егерменче гасырның утызынчы елларында купкан „хетагуровкалар“ шаукымы да – әлеге дә баягы шул ук „бабсто“ мәсьәләсе. Ерак Көнчыгышны совет хәрбиләре белән шыплап тутыргач, ирләргә хатын-кызлар кирәк була башлый. Һәм иргә чыга алмаган җилбәзәк хатын-кызлар Ерак Көнчыгышка агыла. Ә аларны кыстап-өндәп һәм озатып йөрүче Хетагурова фамилияле ханым Ленин ордены белән бүләкләнә.
Ярый, үз язмышыма күчим.
Иртән, комендант килүгә, кая барасын белештем. Яңа гына оешкан ракетачыларның корпус штабы Кызыл елга исемле җирдә, автотранспорт училищесы янында урнашкан. Автобус белән уң яктагы дендропаркны, совхозның җиләк-җимеш бакчасын узам. Корпус табибы, Читадагысы күк, чираттагы ялында икән. Аның кайтуын көтәргә туры килә. Монда төрле төбәк-округлардан күчерелгән офицерларга бер казармада вакытлыча ике катлы тимер сәкеләр тезеп куйганнар. Төрле хәрби частьларны кыскартканда, булдыклырак офицерларны ракетачылар частьларына юллаганнар. Н. Хрущёвның мотопехота һәм башка частьларны кыскартуы ракета гаскәре файдасына булган икән! Монда инде халык күп җыелган, язмышларын хәл иткәнне көтәләр.
Аннары кайсы-кая китәсе. Биредә капитан Завгородный белән лейтенант Александровны очраттым. Беренчесе, кайда-нинди урыннар барлыгын белешсә дә, сер бирмәгән була. Кыек юл белән йөргәнем юк әле һәм йөрмәм дә. Бер тәүлектән соң кадрлар бүлегенә чакырттылар. Моннан алтмыш биш чакрымдагы частька мине өлкән табиб урынына Мәскәү боерыгы буенча билгеләгәннәр икән. Ләкин анда фатирлар әле төзеләсе генә. Юк, мәйтәм, фатирсыз иза чигеп туйдым, миңа фатирлы урын бирегез, дим. „Менә Белогорск шәһәре артында, Возжаевка кечкенә станциясендә фатирлы хәрбиләр гарнизоны бар барын, ләкин сез бит Мәскәү боерыгы белән өлкән табиб итеп билгеләнгәнсез инде. Түбәнрәк урынга төшерергә хакым юк. Аннары аларны да бер елдан соң тайгага күчерәбез“, – ди кадрлар бүлеге начальнигы. Ярар, мәйтәм, кечерәк, ләкин фатирлы урын булсын. Үгетләп карый, мин күнмим. Яңа эшне кечкенәрәк урыннан башлап җибәрсәң, бәлки, отышлырак та булыр дип уйлыйм. Ахырда Белогорск (искерәк исеме „Куйбышевка Восточная“) дивизиясенә юлларга булдылар. Шулай итеп, майор урыныннан баш тартып, капитан урынына ризалаштым. Әле капитан мәртәбәсен аласы бар, аннары гына дүрт ел майор йолдызларын көтәсе. Аңарчы ниләр булып бетмәс. Әрҗәсе тәмам какшап, төеннең баулары суырылып-бушап калган багажымны Возжаевкага юлладым. Бусы инде өченче мәртәбә адрес үзгәртүем. Менә ул хәрбиләрнең тормыш рәвеше!..
Буш вакытымны заяга уздырмыйча, өч көн шәһәрне, мәгърур Амур елгасын карап йөрдем. Ике үзәк „фирменный“ рестораннарында (берсе „Уссури“, икенчесе „Восток“ исемле) сыйландым. Төрле диңгез хәзинәләре пешереп салынган салатлары, миңа тансык булгангадыр инде, тәмле үзе.
Треплангалы борщлары да шәп иде. Тагы кайчан шундый юньле аш ашарга туры килер, эләккәндә сыпыртып калырга кирәк, дип уйладым.
Амур елгасы искиткеч киң һәм тирән икән. Менә ул – борынгы вальска кергән һәм „Өч танкист“ җырында яңгыраган дәрьялы як! Киноларда күргәнем һәм җырын да җырлаганым бар, әмма үз күзең белән күрүгә җитми инде. Академияне тәмамлаганчы, бу якларда булачагым башыма да килмәс иде. Амур елгасының һәм мондый Ерак Көнчыгыш җирләренең тәэсире тирән булды. Бигрәк иркен як. Китәсе көнне „тайфун“ исемле явымлы давыл башланды. Якты көн тәмам караңгы төнгә әверелеп, шәһәрне туфан суы басты диярлек. Тыгыз, куәтле җиле аяктан егарлык…
Инде Хабаровскидан кире көнбатыш ягына, тулы сулы Амур аша озын корыч күпердән чыгып, поездда Белогорскига таба юл тотабыз. Уң яктан шактый биек текә тау өстендә „Волочаевка көннәре“ нә багышланган мемориалны ерактан күреп узабыз. Партизаннар төбәге… Аннары сул яктан бер-бер артлы Еврейлар автономия өлкәсенең Биробиджан, Бира, Кульдур вә Шмаковка станцияләрен үтәбез. Кульдур ул – Саки шифаханәсенә, ә Шмаковка – Боржомига тиң курортлар. Хәрби округ шифаханәләре. Автономия өлкәсендә яһүдләр бик аз, диләр. Алар бу ярым онытылган, тормыш яклары юньләп көйләнмәгән җирләргә үз ихтыярлары белән килеп ояламаганнар шул, дөньяда Мәскәү, Ленинград, Киев, Минск, Одесса, Ялта кебек калалар барында! Шмаковкада элек ирләр монастыре булган. Шушында инде утызынчы елларда Мәскәүдән яһүд партократларын Сталин боерыгы буенча колхоз-совхозлар оештырырга юллаганнар. Хәрби частьларны һәм эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк ич. Бер мәзәктә әйтелүенчә, Мәскәүгә мондый телеграмма сукканнар, имеш: „Колхозлар оештырдык, колхозчыларны җибәрегез!“ Булыр да ул яһүдләрдән! Хәзер исә: „Яһүдләр автономиясенә яһүдләр җибәрегез!“ – дисәң дә була…
Белогорск зур урыс авылын хәтерләтә. Калага архитектор тәтемәгән. Берничә ике катлы кечкенә таш биналары бар. Берсендә, гадәттәгечә, партия шәһәр комитеты, икенчесендә – дивизия штабы, өченчесендә – мәктәп, дүртенчесендә – ресторан. Калганнары – бер катлы гади агач өйләр. Урамнары пычрак, кибетләре ярлы. Шәһәрне бер яктан урап, сай гына тонык инеш ага. Яңгырлардан соң шактый зур елгага әверелә, диләр. Ә җәйге эссе көннәрдә бөтенләй кибеп, төбе калкып чыгып, ләмле җирләре барлыкка килә икән. Үзендә әрсез ратан, бычок сымак балыклары да бар. Шунысы кызык: елга корыганда, ләмгә күмелеп исән калалар икән… Һәр яктагы табигатьнең үзенчәлекләре була шул. Рестораннарында тамак туйдыргач, штабка киттем. Кадрлар бүлегендә капитан Малыгин „шәхси эш“ емне карап гаҗәпләнде. Анда хезмәт урыным „өлкән табиб“ дип билгеләнгән ич. Бирегә үзем теләп килдем, дидем. Ярый, ди бу һәм Возжаевкага шалтырата. РТБны сорый. Аны шулай сер итеп, „Ракетно-техническая бригада“ урынына „Ремонтно-техническая бригада“ дип атыйлар. Андый ысулны „легенда прикрытия“ диләр. Чынбарлыкта стратегик ракеталар полклар карамагында, ә аларның үтә хәтәр атом-төшле башлары („головная часть“ – ГЧ) – РТБ кулында. РТБ хезмәткәрләре аларны тоташтырып, вакытлары җиткәндә тикшереп яки алмаштырып торалар һәм махсус залда икенче залпка запасларын тоталар. Мин менә шул РТБ табибы инде. Ике сәгатьтән соң мине алырга җиңел машина белән килделәр. Утырып киттем.
Возжаевка – үзе бәләкәй генә полустанок. Тиз йөрүче поездлар нибары ике минутка гына тукталалар. Шул арада офицерлар вагон-ресторанга тәм-томнар, аракы-сыра алырга керә. Тимер юлның, көнбатышка таба барганда, сул ягында – шыксыз авыл. Авыл артында – алты моторлы Мясищев бомбалаучылар аэродромы һәм совхозларның кырлары. Анда яшелчә һәм соя борчагы үстерәләр. Соядан дүрт йөз төрле ашамлык хәстәрләргә була, диләр. Томат шулпасы салынган соя кәнсирләрен ашаганым бар, туклыклы һәм тәмле ризык. Тик әрчелмәгән борчак оны күңелгә авыррак, исе килә. Шуңа күрә аның исен бетереп, „дезодорировать“ итәләр.
Тимер юлның уң ягында хәрбиләр шәһәрчеге, ул сугышка хәтле корылган. Элек анда хәрби очучылар һәм техниклар яшәгән. Кечкенә җир аэродромы һәм ике моторлы самолётларны төзәтә торган хәрби завод бар. Янәшәдә – мәхбүсләр колониясе… Шәһәрчектә – дүрт-биш катлы биналар. Аларда хәзер полк һәм РТБ офицерлары яши. Бер урамны ике фатирлы таш коттеджлар тәшкил итә. Алары да офицерлар өчен төзелгән. Кайберләре буш. Фатир кирәк, дигәч, берсенә мине илттеләр. Ике бүлмәле, чоланлы, мичле фатир. Ул миңа бик суык һәм шыксыз булып күренде. Моны җылытыр өчен яга-яга эт булырсың. Ә ташкүмерен-утынын каян юнәтәсе? Юк, мәйтәм, барып чыкмас. Теге дүрт катлы, җылыткычлы йорттан сорарга кирәк, дим. Нәкъ берсенең каршында – ике катлы агач лазаретыбыз. Чемоданымны һәм төенчегемне тотып, шунда юнәлдем. Төнне лазаретта уздырдым. Иртән, РТБ штабына барып, командирга күрендем. Кызыл чырайлы, Орёл фамилияле полковник. Командирлар безне сыныйлар, ә без – аларны… Маңгаенда – кыйпылчык ярасының җөе. Сугышта булган. „Атның – артыннан, ишәкнең – алдыннан, ә командирның һәр ягыннан саклан!“ – дисәләр дә, Орёл ярыйсы гына кеше булып чыкты. Венгриядә Балатон күле янында яраланган. Шунда чолганышка эләгеп, сазлыкта ятып, аяк бармакларын өшеткән. Бирегә Уссурийскидан (Элегрәк Ворошиловск) – танклар төзәтүче заводтан килгән. Шул танклар заводында хезмәт итеп, аның начальнигы булып, папахасын да киеп алган. Полковник начальник урынына ничек билгеләнгәне турында кызык итеп сөйләгән иде.
Әлбәттә, башта берәү дә начальник булмый. Завод начальнигының урыны бушап калгач, моны Хабаровскига, округ штабының Хәрби Советына чакырталар. Анда инде безнең братваны, киңәшмәгә китертеп, йә пешекләп чыгаралар, йә югарырак күтәрәләр… Бу яңа киемнәрен киеп бара. Хәрби совет утырышы башлана. Бермәлне моны да чакырып кертәләр. Командующий һәм Совет әгъзалары моның белән сөйләшергә керешәләр. Дөресрәге, партия сәясәте турында, устав буенча сораулар яудыралар, завод хәлләрен төпченәләр. Полковник урынына ярау-ярамавын сыныйлар. Ахырда генерал (политбүлек начальнигы): „Пушкин кем ул?“ – дип сорый. Бу андый, хезмәткә кагылмаган һәм һич көтелмәгән сораудан бераз югалып кала да: „Бөек рус шагыйре!“ – дип җавап бирә.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?