Электронная библиотека » Анас Хасанов » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Безнең язмыш"


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 03:58


Автор книги: Анас Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Күрәм, кызыкайда кызыксыну хисе уянды. „Менә адресым, эшкә килергә уйласагыз, таныклыкларыгызның копияләрен шунда җибәрегез. Эш һәм фатир сезне көтә!“   – дидем. Ышангандай булды.

Хәрбиләрнең К. Ворошилов исемендәге шифаханәсе бик күпләргә мәгълүмдер. Аның диңгез корабларына охшаган биналары, хәрби флот эскадрасын хәтерләтеп, бер-бер артлы тау итәгенә ябыштырылып салынган. Яннарына, диңгез ярыннан өскә хәтле, әкәмәт фуникулёр юлы корылган. Миңа моңарчы аны беркайда да күрергә туры килмәгән иде. Фуникулёр юлының ике ягында, астан өскә хәтле, санап бетергесез таш баскычлар төзелгән һәм җәяү менүчеләргә, хәл алып утырыр өчен, берничә мәйданчыкта урындыклар куелган. Бу баскычлардан тау тәкәседәй көненә ике мәртәбә менсәң, арып аяксыз каласың! Үзеңне күккә менгән кебек хис итәсең… Үз вакытында нарком Ворошиловның сәер теләген истә тотып, тигез җир булуына карамастан, шифаханә биналарын шулай тауга сылап төзегәннәр. Янәсе, ялга килгән командирлар корсак үстерми генә чыныгып йөрсеннәр! Булыр да. Әнә бит Мәскәүдә ЦДКА сараен да уңайсыз биш очлы йолдыз рәвешендә салдырткан ул. Өстән караганда, „йолдыз“ икәне яхшы күренә. Совет архитектурасының конструктивизм чоры… Баскычлар буйлап горур пальмалар киң яфракларын әкрен генә селтәп тәбриклиләр сыман.

Баскычларның нәкъ уртасында бер яктан зур танкист, икенче якта очучы сыннары басып тора. Болары да утызынчы елларның натурализм җимешләре… Түбән зәвыклы түрәләр ниләргә генә акча сарыф иткәннәр!..

Пляжга һәм өскә ял итүчеләрне ике фуникулёр вагоны алмаш-тилмәш ташый. Кызык нәрсә. Тулысынча җәяү төшеп-менеп йөрүчеләр әз. Ашханә фуникулёр юлы очында, өстә. Аннан югарырак яшел Бытха тавының дәвамы. Аның өстендә кино, бию вә уен мәйданчыклары. Байтак халык кичен шунда хозурланып һава сулап йөри. Ял биналарына офицерлар төрле кушамат-исемнәр биреп бетергәннәр. Әйтик, яшь хатынлы карт генералларның бинасын „печән чүмәләсендәге этләр“ яки „песочниклар“, урта яшьтәге офицерларныкын – „альпинистлар“, ә яшьләрнең бинасын – „пионерларныкы“ дип йөртәләр. Мин „альпинистларныкында“. Бүлмәдә без өчәү. Минем кебек бер медицина капитаны һәм Мәскәү полковнигы. Мин ял иткәндә, биналарның берсендә хатыннары белән бер төркем Куба офицерлары торды. СССРның сөйкемле һәм бик кыйммәткә төшкән иждивенецлары. Бер дә кызыксындырырлык кешеләр түгел. Киемнәре дә гади генә. Сөйләшүләре дә сакауларныкы кебек. Русча, билгеле, без татарлар гына сөйләшәбез. Үзләренең дөнья курорты дип саналган илләреннән нигә килгәннәр диген монда! Биредә еш кына „магнит давылы“, яшенле каты яңгырлар булгалый. Чиләкләп койган яңгырлардан соң таулардан ыргылып-агып төшкән гөрләвекләр диңгез суын пычратып бетерәләр. Кап-кара суда коенырлык түгел, диңгезнең кызыгы бетә. Диңгезнең йомшак ярлары да бу тирәләрдә дулкыннарына каршы тора алмый җимерелә бара. Хәтта зур-зур агачлар да тамырларын ыржайтып авып төшәләр!

Биредә көн дә диярлек каланы карарга чыгып йөрдем. Сочиның якын вә ерак тирә-юньнәре шактый кызык вә матур. Сокланып карарлык җирләре бик күп: Ахун тавы, Рица күле, Әкиятләр аланы, Дагомыс бистәсе, чәй бакчалары, патша дачалары, мәгърур чинарлы (платон) урамнар, дендропарк, төрле ведомстволарның күркәм шифаханәләре, гаҗәп үсемлек-агачлар, космонавтлар утырткан магнолияләр, мең төрле гөлләр, дуслык агачы, матур тавис кошлар һ. б.

Тавис кошлар нихәтле матур булсалар, тавышлары шулхәтле ямьсез икән! Дөньяда барысы да туры килми шул. Һәр җан иясендә дә ниндидер кимчелек була инде.

Дөресме, түгелме, бер фараз буенча Сочиның исеме биредә элек яшәгән Шачи исемле кабиләдән калган икән. Алар Ислам динен тотканнар, имеш. Җирләренә кызыгып һәм чиктәш Төркиядән аерыр өчен, унсигезенче гасырда ак патша галиҗәнаплары: „Рәсәйнең теләсә нинди җирен бүлеп бирәм, тик моннан гына китегез!“ – дигән, имеш. Монысы дөрестер. Кешеләрнең җирләренә кул сузу – Рәсәй кенәзләренең һәм патшаларының күптәнге гадәтләре. Совет даһилары да шуны кудылар ич, дистәдән артык милләтләрне тарихи Ватаннарыннан куптарып-сөреп! Рәсәй әле дә шул яман гадәтен ташламаган. Шачилар да, артык кысрыклана башлагач, Төркиягә китәргә мәҗбүр булганнар, диләр.

Фабрициус исемендәге шифаханәләре диңгез ярында ук, шул дендропаркның аскы почмагында икән. Анда Союз маршалы К. Рокоссовский ял итә иде. Аның паркта хозурланып йөрүен, узып барганда, ерактан гына, челтәрле тимер койма аша күрдем. Яланбаш һәм кыска җиңле ак күлмәктән иде. Кыска кыркылган чәче чаларган. Кичен аны телевизор тапшыруында күрсәттеләр. Пионерлар белән очрашкан икән.

Ул бик авыр яраланган кеше. Аңарга сугыш вакытында җитәрлек тәтесә дә, яраланмый исән калган, ләкин сугыштан соң, ляхларның хәрби министры булгач, хыянәтче адъютанты аңарга ата. Пуля маршалның бавырын тишеп ярып үтә. Самолёт белән безнең академиягә китерәләр. Яраланган бавырын төзәтеп тегәр өчен, махсус әмәлен табарга кирәк. Куе карабодай боткасын тегеп карагыз әле! Ә бавырны тегү нәкъ шул карабодай боткасын тегүгә тиң! Моның өчен махсус энә (игла Пенкина) ясала һ. б. чаралар күрелә.

Үтә милләтче ляхлар, үз илләрен азат итешкән Сталин маршалын, күрәсең, үз иңнәрендә күтәрә алмаганнар!..

Шифаханәдән сырхауларны дәваларга Мацестага (тугыз чакрым) автобус белән йөртәләр. Мацестаның күкертле сасы ванналарының әлегә миңа кирәге юк. „Рица“ исемле могҗиза янына экскурсияләр оештыралар. Юлы ерак һәм авыр дигәч бармадым. Башым исән булса, Мәрзия белән бер килеп күрербез әле. Монда үземә ярыйсы гына шакмаклы күлмәк алдым. Нибары тугыз сум! Акчаның кыйммәт, ә әйберләрнең арзан чоры… Мәрзия аяк киеме сорап язган иде. Сатуда булганын – Польша башмакларын алып, посылкага салып, Бурабайга җибәрдем. Польша товарларын сөймим. Һәрчакта алар чыдамсыз булып чыгалар. Тәкәббер халкына күрәдер инде… Безнекеләр дә аларныкыннан әллә ни ерак китмәгән.

Чираттагы каты яңгырдан качып, бер кинотеатрның ишегалдына кереп ышыкланган идем. Көтмәгәндә хатыны белән анда бергә укыган иптәшемне – Коля Скфобочатьконы очраттым. Бу буйдак та, ниһаять, өйләнгән икән!

Сабакташларның очрашуы күңелле. Аңа нормаль анатомия төшенчәләрен өйрәнергә байтак булышкан идем. Зиһене чамалы, ләкин үз мәнфәгатьләрен шәп белә иде. Псков тирәсендә хезмәт итә икән. Ләкин тиздән ул үзебезнең академиябезгә, чит илләр укучыларының бүлегенә административ эшкә күчте. Анда инде медицина белеме кирәк түгел. Академиягә кергәнче, бер генерал фатирында йорт йомышларын үтәп яшәгән. Тегеләр сөрсеп беткән кызларына өйләндерергә өметләнгәннәр дип ишеткән идем. Шулар аша академиягә дә юл тапкан, ахры, һәм алардан җаен табып тайган. Соңгы эшенә дә урнаша белгән. Моның ише эшләрне майтарыр өчен, башы йомры иде. Ленинградта белмәгән кибетләре дә булмагандыр. Менә шулай, гади генә авыл малае Ленинградта тупланып яши башлады. Хәерле булсын, хохоллар да әрмән-яһүдләрдән калышмыйлар! Ә минем ишеләр, чегәннәр көненә төшеп, „ватан кушканча“, Макар дәдәй бозауларын да көтмәгән җирләрдә хезмәт итәләр. Тагы шунысын да әйтергә кирәк: шул ук Коля үзебез белән укып чыккан сабакташларыбыз Мадяновның һәм Стародумовның улларына академиябезгә укырга керергә булышты. Имтихан билетларын аларга алдан юнәтеп биргән. Аталары үз булдыклылыклары белән укырга керсәләр, балалары әнә шулай җиңел юл үткәннәр! Минем андый хәрәмгә беркайчан да күңелем ятмады. Минемчә, хәрәм эш, кайчан булса да бер тишелеп, үзен фаш итәчәк…

Айлар буе зарыгып көткән кадерле ял көннәре тылсымлы төш сыман узалар. Тагы тынгысыз камчылы эшкә җигелергә кайтам. Мәрзия әле Бурабайда. Ике катлы ПМП бинасын төзеп бетергәннәр. Дулкынланып җыерылган линолеумнарын куптартып, яңадан ябыштырттым. Шул нәмәстәне бездә идәнгә бер дә тигез ябыштыра белмиләр. Мәскәүнең „Рәсәй“ кунакханәсендә дә шуны эшләтергә инглизләрне чакыртканнар. СССРда шулай берәр юньлерәк бинаны корырга яки реставрацияләргә карар кылсалар, төрекләрне, югославлыларны яки башкаларны чакыралар. Элек тә шулай булган.

Заманча, медицина кагыйдәләрен үтәп төзелгән полк медпунктыбыз бу округта бер генәдер. Беренче катта аерым ике төрле йогышлы авырулар өчен ике бүлмәле изолятор, аптека, теш дәвалау һәм физкабинетлар, кабул итү, яра бәйләү, лаборатория бүлмәләре һәм шул җәһәттән минем кабинетым да. Икенче катта лазарет-палаталар, аш бүлмәсе һәм холл. Яңа бинаның тәрәзәләрен, диварларын, ишекләрен, идәннәрен өмә ясап кырып юдык, аннары буйыйсы җирләрен ак буяу белән буядык.

Баскычларга келәм сурәтен төшердек. Барча бүлмәләрне тиешенчә җиһазладык. Марья Ивановнага ак ефәк һәм зәңгәр маскировка пәрдәләрен тектердек. Акча җыеп, каладан чүлмәкле төрле гөлләр алып китердем. Аларны тимер чыбыктан эшләнгән ояларга урнаштырдык. Медпунктка, ишекләргә матур итеп пыялаларга язылган ләүхәләр беркеттек. Сәләтле солдатны лазаретка яткызып, медицина галимнәренең сурәтләрен зурайтып ясаттым. Аларны пыялалы рамнарга кыстырып, бүлмә диварларына элеп куйдык. Ашыгыч ярдәм бүлмәсен бөтен кирәкле нәрсәләр белән коралландырып, аныклап кордык. Өстәл, стериль материалларны хәстәрләдек. Эш күп булды. Медпунктыбыз яңа көзге кебек ялтырап китте. Палаталарга элемтә начальнигыннан радио колакчаларын, ә замполиттан телевизор алып куйдык. Урамда да байтак эшләргә туры килде. Санитар машиналарын җылы боксларга куйдырттык. Телефоннар үткәрдек. Минем моны сузып әйтүемнең сәбәбе шул: үзең шулай эш урыныңны юньләп тәртипкә китереп эшләмәсәң, сиңа берәү дә ансат кына әзерләп бирмәс! Алма пеш, авызыма төш!» – дип, кул кушырып утырып булмый.

Тик болары белән генә эш бетмәде әле. Лазаретка урын-җир, мебель һәм савыт-саба, авыруларга махсус кием юнәтеп алып кына тулысынча аякка бастык. Шуннан соң гына авыруларның байтак өлешен үзебездә дәвалый башладык. Госпитальгә дә, дивизияләргә дә җиңелрәк булып китте. Менә шулай ел эчендә, тау хәтле эш эшләп, медицина хезмәтен көйләдек. Зур эшләрдән күз курка, ә кул эшли. Эшлим дисәң мөмкинлекләрен, ә эшләмим дисәң сәбәпләрен эзлисең…

Инде табибларым да канатланып киткәндәй булды. Коллектив чынлап оешып-туплана башлады. Ләкин мине әле һаман ике мәсьәлә борчый: теш табибының юклыгы һәм беренче дивизия табибы О. Стецюк. Ул кызлар белән шаяра һәм эчүчелеккә сабыша башлады.

Табибка һич килешмәгән гадәт… Сөйләшеп тә карадым   – файдасы әз булды. Моңарга ничек тә әмәлен табып чик куярга вакыт, дим. Аннары соң булмагае. Җаваплылык минем өстемә дә йөкләнгән бит. Медпунктта эшләүче хатын-кызлардан менә нәрсә турында ишетәм. Стецюк белән бергә үскән, ата-анасының яхшы дусларының кызлары бар икән. Ул хәзер укытучы булып кайдадыр Мәскәү тирәсендә эшли, диләр. Олег аның белән сирәк-мирәк хат алышып тора икән, ләкин өйләнергә уйламый, ахры. Аңарга сиздерми генә шул «хур кызына» хат язарга булдым. Четерекле мәсьәлә! Җаен табып, адреслы конвертын да эләктердем. Уйлап кына, һәр сүземне үлчәп, шактый озын хат яздым. «Сезгә таныш булмаган Олегның җитәкчесе яза. Сез аның дусты булуыгызны беләм. Әгәр дә чыннан аны якын итсәгез, язмышын кичекми үз кулыгызга алырга кирәк. Олег яхшы, йомшак фигыльле, кеше йогынтысына бирелүчән. Шул сәбәптән эчүчелеккә сабышып китүе ихтимал. Җаен табып килегез һәм, озакка сузмый, хәлне уңай якка борыгыз! Мин сезнең булдыруыгызга ышанам…» Бераз җил ягына салам да кыстырдым бугай. Җитәкче булгач, боргаланырга да туры килә. Яхшы эшләр үзеннән-үзе эшләнми. Берничә көннән соң Олегка әйтәм: «Ачуың килсә килер, ләкин мин синең дус кызыңа хат язарга мәҗбүр булдым!» – дим. Ул кинәт сүрелеп китте. «Тыкшынырга ни хакыгыз бар?» – ди. «Ялгышасың, хакым булмаса язмас идем. Без сиңа, бурычларыңны онытып, сәрхушлыкка сабышырга ирек бирмибез! – дим. – Кирәк булса, ата-анаңа да язармын. Әлегә шул җитеп торыр, вазифаларыңны яхшырак үтәргә тырыш!» – дип, сүземне шуның белән бетердем. Эшлисе эш эшләнгән, нәтиҗәсен генә көтәргә калды. Гомер уза, биредә көз озын булса да, Кыш бабай олавының кыңгыраулары ишетелә… Ул да озак көттермәс.

Быел корпус табибы А. Наугадов, үзенең соравы буенча, Самара мединститутының хәрби кафедрасына хезмәт итәргә күчеп китте. Бу инде шунда фатир алып   – төпләнеп, демобилизациягә әзерләнүе дигән сүз. Аның урынына подполковник А. Н. Барышев килде. Ул шат күңелле, ачык көләч йөзле олыгайган белорус кешесе. Андый белорусларны моңарчы очратканым юк иде әле. Үзен сәләтле, эшне яхшы оештыручы дип саный һәм болай дип сөйләнергә ярата: «Минем кул астында бер генә санинструктор калса да, үз кулларым белән берни эшләмәячәкмен!» Алай ук шапырынмаска иде.

Уйламый әйтелгән сүзне кире кайтарып булмый. Ул чыпчыктай очып китә дә, көтелмәгән яктан үзен сиздерә. Барышевның шул сүзләре, олы начальство колакларына ирешеп, кыйммәткә төшәчәк әле. Безнең һәр адымыбызны диярлек Мөнкир-Нөнкирләр язып баралар бит! Онытылырга һич ярамый.

Наугадов әз сүзле иде. Атаклы балыкчы. Округның авиадивизиясеннән безгә күчеп, ансат кына полковник дәрәҗәсенә иреште. Моны күреп, элекке медицина хезмәттәшләре: «Без эшләп йөргәндә, бу хөрәсән папаха да киеп өлгергән!» – дип көнләшәләр. Наугадовка өскә берәр отчёт, кәгазь-мазар язып җибәрүе бер әҗәл газабы кебек нәрсә иде. Папирос төпчеген авызының бер кырыеннан икенче кырыена әвәли-әвәли, аны суыра-суыра, Мәскәүгә җибәрәсе кәгазен озак язып азаплана. Аннары аны кат-кат укый, канәгатьләнми сызгалый һәм ахырда, йомарлап, чүп әрҗәсенә ыргыта. Ә ул чүп әрҗәсенә җыештыручы рөхсәтсез кагыла алмый. Анысы тулган була. Шулай берничә нөсхәне йомарлап ташлаганнан соң, эшен куеп тора һәм аны байтакка суза. Берничә көннән соң башкарылмаган эшкә, теләмәсә дә, тагы тотынырга кирәк бит, чөнки һәр отчётның вакыты билгеләнгән, шелтә бирүләре ихтимал!.. Өстән аптыратып шылтырата башлагач кына, шактый юанайган Наугадов мышнап, чүп савытына көчкә иелеп, теге кәгазьләрне актарып таба. Өстәленә сыйпап җәеп сала да, тагы уйга чумып, кат-кат укып, янәдән язарга керешә. Аның каравы, шуннан соң язуын кыскартырга вә арттырырга да мөмкин булмый! Кәгазе, иң соңга калып, Перхушковога тапшырыла. Өстәгеләрне ул канәгатьләндермәсә дә, кире җибәрергә вакытлары калмый. Бу да бер хәйлә. Миңа карата аның мөнәсәбәте яхшы булды, ышанды, эшемә тыкшынып комачауламады. Тик, белемемне берәр курска барып арттырасы иде, дигәч: «Синең белемең җиткән, подполковник мәртәбәсен үземдә хезмәт итеп тә алырсың!» – дип, теләгемне кире какты. Эш атын үз ихтыяры белән кулыннан кем ычкындырсын ди? Начальство булдыксызлардан, үшәннәрдән арынырга тырыша ич. Яһүд булуына карамастан, туры килгәндә аракы эчүдән тартынып тормый, преферанс уйнарга ярата. Частьларны тикшереп йөргәндә, кесәсеннән таушалган рецепт чыгарып: «Менә моны аптекагыз әмәлләсен әле, радикулитны уарга кирәк нәрсә!» – дип, мәгънәле рәвештә суза. Андый хәл Муравчик лазаретында да кабатлана. Рецептында ярты литр спирт һәм берничә микъдар новокаин. Муравчик гадәтен белми аңлатып бирә. Теге, канәгатьсезләнеп: «Новокаинын үзем дә кушкан булыр идем!» – ди. Ял көннәрендә, кыш уртасы һәм суык дип тормый, начальство һәм корпус офицерлары белән Амурның ерак култыкларына, бәкеләр уеп, балык тотарга иренми йөри. Яһүдләр балык ашын ярата, бигрәк тә тутырылган балыкларны. Фатирларында шуны әзерләп утыручы әбисе бар. Шулай бер җомга кичәсендә балыкчыларның берсе машинага утырып килгән һәм: «Наугадов белән моннан ун чакрым чамасы арырак балык тотып ятабыз, ул мине аптекага җибәрде!» – дигән. Әйтергә кирәк, анда аларның кунып ятарлык куышлары да бар иде. Мин Горновскийга: «Бар, аптекадан кирәкләрен җыеп бир!» – дидем. Беркатлы Горновский йод, бинтлар төйнәп биргән, ә иң мөһиме – бер-ике шешә спирт тутырып бирергә башына да кермәгән. Балыкчыларга ни кирәген кем дә белә бит инде. Мин аны аңлагандыр дип торам тагы!

Мәзәк тә бар бит. Берәү белешеннән сорый икән: «Балык тота беләсеңме?» – дип. Тегесе: «Ник белмәскә, тустаганыңа агыз да эч!» – дигән.

Декабрьдә бугай, корпустан бер төркем булып, Мәскәүгә медицина буенча гыйльми конференциягә бардык. Ләкин бөтен РВдан килгән катнашучыларны урнаштырырга хәрби кунакханәләрдә буш урыннар булмагач, конференцияне Капустин ярда («Копьяр») уздырырга булдылар. Мәскәү хәтле калада урын табылмады! Хәрбиләрнең ишлелекләрен шуннан да чамаларга була. Поездга төялеп киттек. Копьяр – стратегик ракеталарның тәүге мәркәзе. Аның турында сүз соңрак булыр. Җәй буе булмаган яңгырлар көзен чаманы белми яуган, ахры: хәрби шәһәрнең саранланып җир белән тигез салынган тротуарларында тубыктан сумала кебек кап-кара сыек пычрак җәелгән. Шул була инде Рәсәйнең «сыек асфальт» дигәннәре. «Всё как в Париже, только дома пониже, да асфальт пожиже»! Итеклеләргә барыбер булса да, без ботинкадан. Подъезддан чыгарга аптырап торабыз. Өлкән офицерларны җиңел машиналар ташып тора, ә без җәяү. Конференция штаб каршындагы мәдәният сараенда үтте. Ул ике көнгә сузылды. Штабка «Пентагон» кушаматын такканнар икән. Аны үзара тик шулай гына атыйлар. Бирегә баш белгечләре белән генерал Архипов, тыл начальнигы генерал Понамарёв һәм академиядән берничә галим килгән. Президиумда полигонның мәртәбәле хуҗасы – хезмәт каһарманы генерал-полковник Вознюк та утырды. Гаскәрләребездән бик күп хәрби табиблар җыелган. Зур зал шыгрым тулы иде. Мондый конференция-киңәшмәләрсез, тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашмый, мөһим эшләрне уңышлы алып бару һич мөмкин түгел. Үз казаныңда гына кайнап, артка калуың бар. Ә «акча» дигәндә, халыкның акчасын хөкүмәт армиясенә, гомумән, беркайчан да кызганмады диярлек.

Конференциядә бик күп кызык вә файдалы чыгышлар ясалды. Тюратамда («Байконур») зур фаҗиганең нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Континентара балистик ракетаның, шартлап, зәһәр ягулыгы һәм агрессив азот кислотасы чәчрәп яну сәбәпләреннән йөздән артык офицер һәм солдатлар янып, җәрәхәтләнеп һәм тончыгып һәлак булган. Шулар арасында элекке РВ главкомы, артиллерия баш маршалы Митрофан Неделин да. Бу хакта байтак сөйләделәр. Яраланганнарга һәм агуланганнарга ашыгыч ярдәм һәм дәвалау ысуллары турында фикерләр алышынды. Ракета кебек кодрәтле һәм үтә хәтәр корал белән бик төгәл, җаваплылыкны тоеп, аңлы рәвештә куллана белү зарур. Ракета ул – күчәк хәрбиләр төркеменең уртак коралы. Аңа кагылышлы һәр адәм ни кылганын белештереп башкарырга тиеш. Берәрсе үзенең җаваплы вазифасында хата җибәрсә, бәлане көт тә тор! Хәрби хезмәт шундый җитди ул. Армиядә еш кына үлем астында йөрисең, язмышың, кагыйдә буларак, башкалар кулында була. Кем аркасында «теге дөньяга» китүеңне сизми дә калуың ихтимал. Алла сакласын!

Моннан соң да гаскәрләрдә байтак аяныч хәлләр була торды. Билгеле, ул чакларда армия фаҗигаләре турында ачык матбугатта бер кәлимә сүз дә бастырылмады, радио-телевидение дә ләм-мим! Фаҗигаләрнең күбесе мәнсезлек нәтиҗәләре иде дисәм, артык ялгышмам.

Безнең элекке дивизиядән Пинчук полкының кече табибы Рациборский гыйльми мәкаләсе белән чыгыш ясады. Ул ракета сыекчаларының тәэсирләрен ак тычканнар белән тәҗрибәләр үткәреп тикшергән икән. Кан үзгәрешләрен, бавырга вә үпкәләргә тигән зарарларын төсле слайдларга төшергән. Төшергән дип, үзе дигән сүз түгел. Анысын аңарга Владивосток мединститутының ассистенты башкарган. Үзеннән олырак яһүдә. Бер-берсен табалар бит. Рациборский үзе дә Белоруссия яһүде. Чыгышы тәэсирле булды. Чираттагы конференциядә очрашканнан соң, эзен югалттым. Мөгаен, югалмагандыр…

Академиябезнең профессоры медицина генералы Волянский Төньяк боз океанында су асты атом көймәсендә булган фаҗигале һәлакәткә кагылышлы чыгыш ясады. Искә алынган фаҗига без академиядә укыган чакта ук булган иде. Йөз утызлап диңгезче нурланыш алган икән. Шул чакта аларга бөтен курсыбыз диярлек, ике мәртәбә сөяк миләрен тапшырып, донорлар булган идек. Менә шул вакыйгадан бирле нурланыш чирләрен эләктергәннәрне дәвалап-күзәтеп торганнар һәм нәтиҗәләрен профессор менә хәзер безгә җиткерде. Бик күп слайдлар күрсәтеп дәлилләде. Бу хакта, аның җитәкчелегендә калып, «яшерен» грифлы монографияләр бастырылганын әйтте. Соңрак мин аны «яшерен» бүлегебездән алып укыдым. Монографиянең фактик ягы бай иде. Ионлаштыру нурлары белән зарарлану безнең гаскәрләргә дә берникадәр кагыла, чөнки атом «ГЧ» ларыбыз бар бит.

Күп кенә мәгълүмат туплап, таныш-белешләребез, баш белгечләребез һәм өлкән җитәкчеләребез белән очрашып, фикерләребез белән уртаклашып, ә кайберәүләр шәхси мәсьәләләрен дә чишеп, рухланып таралыштык.

Конференциянең файдасы шактый булды. Медицина хезмәтен тиешле яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте. Материаллары ябык җыентыкта нәшер ителде.

Мәшәкатьле эш араларында көннәрнең очып үткәннәрен генә түгел, ел узганын да сизми каласың. Тагы чираттагы яңа елны каршы алыр вакыт җитте. Урамда ябалак-ябалак кар ява. Суык сизелми. Тынлык. Горновскийларда берләшеп, күтәренке күңел белән табын хәстәрләп, бәйрәм итәргә җыенабыз. Хабаровскидан «Ерак Көнчыгыш» ресторанында эшләүче хатыны белән өлкән лейтенантыбыз Александров та килде. Бәхет, ниндидер үзгәрешләр, үзебезгә уңай шартлар көтәбез. Әллә нәрсәләр өмет итеп торган булабыз. «Яңа елны бәйрәм итү» мәгънәсендә ниндидер тылсым көче бар сыман. Һәр елны шулай дулкынланып-шаулашып алабыз, бер-беребезгә чын күңелдән игелекләр телибез, изге теләкләребезне белдерәбез. Яңа ел йоласының бу ягы, әлбәттә, начар түгел. Ләкин шулай җилкенеп, ни өчен артык шатланырга ди? Тагы да бер елга картаюыбызгамы? Сорау бер, ә җавап ике төрле булырга мөмкин. Ярар, артык фәлсәфәгә бирелмик әле. Иске ел хөрмәтенә берәрне җибәргәннән соң, Александров мине үз итеп, Стецюк белән Бескоровайныйга ишарәләп, колагыма: «Анас, дави ты этих бездельников!» – дигән булды. Ул, мөстәкыйльрәк буларак, табын янындагы хезмәттәшләрен өнәп бетерми иде. Бер ел ярымнан соң ул, кемнең ярдәме беләндер, Сарытау өлкәсенә – Тейковога күчте. Моны астыртын рәвештә, миңа сиздерми кылды.

Әйтерсең мин аңарга ябышырга торганмын! Александров урынына хатыны белән Воронеж институтын тәмамлаган В. Родионов килде. Болар әдәпле, кече күңелле яшьләр иде. Без алар белән дуслашып киттек. Юаш Виктор сүземнән чыкмый тырышып хезмәт итә башлады. Аңарга байтак нәрсәләрне өйрәтергә туры килде.

Теге хатымның тәэсире бигрәк үтемле булган. Бәйрәм табынын туры китереп, Мәскәүдән Олегның дус кызы очып килгән! Эре бәдәнле хохол кызы.

Күзләре көлемсериләр. Олег аның култык астыннан гына. Кочакласа, сытып үтерерлек! Бер дә югалып калганга охшамый, үзен бик ышанычлы, мөстәкыйль тота. Олегка караш ташлауга, теге бичара кызарып китә.

Юк, ялгышмаганмын икән шул хат язып, бу Олегны шиксез кулына алачак! Әз генә алгарак узып булса да, әйтәсе сүземне әйтеп бетерим. Бәйрәмне уздыруга, алар Анастасьевканың авыл Советына барып язылыштылар да, туй уздырмый гына ярәштеләр. Ә инде кыш үтүгә һәм мәктәпләр җәйге каникулларга чыгуга, Олегның яшь хатыны, бөтенләй күченеп, торырга килде. Яныбыздагы яңа йортта аларга ике бүлмәле фатир бирделәр, һәм алар шунда тыныч-тату гына яши башладылар. Менә шулай бер ата мәченең азып-тузып йөрүләре тәмамланды. Көзгә таба ир балалары да туды.

Олег теге чакта тәмсезләнгәне өчен гафу үтенде. Соң булса да, уң булсын! Бу адымын ясарга аны хатыны мәҗбүр иткәндер дип беләм, чөнки анысы олырак та, акыллырак та булып күренә иде. Ярар, яши бирсеннәр! Ниләр генә булмас хәрби гарнизоннарда!

Әнә шул истәлекле Яңа ел кичәсендә тагы бер көтелмәгән вакыйга булып алды. Бәйрәм табынында миңа телеграмма китереп тоттырдылар. Укыйм: «Каршы алыгыз, фәлән поезд вә фәлән вагон. Люба. Суардан.» Бусы инде теге теш табибы булып чыкты.

Хәтерлисездер. Тапкан килер вакытын, атаң башы! Менә шундый алларын-артларын уйламый торган мәнсез бәндәләр бар бит әле бу дөньяда! Бу инде Н. Гогольның «Раштуа төне алдыннан» маҗарасына охшый башлады. Ярый әле Мәрзиям көнләшми, хәлнең асылына төшенә! Миңа исә хәзер командир янына кереп рөхсәт алырга, вәгъдә иткән фатир ачкычын кулга төшерергә; ә Горновскийга шул фатирга утын керттереп, титанын ягып су җылытырга, сәке, урын-җир, өстәл һәм урындыклар китертергә; ә үземә машинага утырып, кара төндә карга күмелгән юлны ердырып, калага кичекми китәргә кирәк! алтмыш биш чакрым юл… Бер Люба ун кеше ерып чыкмаслык эш тудырды! Ләкин мин инде югалмый, төрле мәсьәләләрне йөгәннән тотып хәл итәргә өйрәнгән кеше. Пупков үзенең җиңел машинасын бирде. Тиз арада барысын да хәл итеп, җылырак киенеп юлга чыктым һәм, поезд станциягә килеп төшәр алдыннан, мин инде перронда идем. Кызның малы бер чемодан һәм кечкенә төенчек. Юлда, тынычлана төшкәч, аны-моны сиздермәдем. Миңа сагаеп-сынап карый. Әллә эшкә чакыруымның бүтән мәгънәсен эзләп маташа? Шулай «яңа ел бүләген» алып кайттым, фатирына керттем һәм ачкычын тоттырдым. «Котлыйм сезне, мин вәгъдәмне үтәдем! Юлдан соң юынып киенә торыгыз, ярты сәгатьтән кунакка алырга килербез!» – дидем.

Кайберәүләр соңыннан: «Хәсәнов сөяркәсен китерткән!» – дип лаф орсалар да исем китмәде. Кеше авызын томалап булмый һәм кирәк тә түгелдер. «Җил исә, эт өрә – кәрван юлын дәвам итә!» – диләр. Мәрзиям, командир, замполит һәм Горновский белән бу хакта алдан сөйләшеп куелганны алар белмиләр ич. Башкаларның исә «сөяркәң» яки хатыныңа ни катнашлары бар? Бездә теш табибы гына булсын. Дәүләт бюджеты җитми башлагач, өстән: «Безгә теш табиб-стоматологлары да, фтизиатрлар да ул хәтле күп кирәкми!» – дип, кыскартырга тотынганнар иде. Баксак, илебездә туберкулёз да бетмәгән, теш чирләре дә кимемәгән!

Күмәкләшеп Любаны Горновскийларга чакырырга килгәндә, ул еламсырап утыра иде. Әллә инде миңа зурдан өмет баглап килгән? Хатыным бар дигәнне колагына да элмәгән, ахры. Минем ише ирләр шушы яшькә хәтле иясез буламы инде?! Төпченеп-сорашып торырга вакыт юк. Болай да маҗараларыбыз озакка сузылды. Табын янында барыбызның да күңелләребез ачылды, телләр чишелә башлады. Шәраб кайберәүләрне шуның белән кызыктыра да инде. «Менә безнең шеф нинди афәрин!»  – диешәләр, ә хатын-кызлар – Есько, Губанова һәм Горновская әле миңа, әле Любага, әле Мәрзиягә шикле караш ташлап алгалыйлар. Любаны Мәрзиянең көндәше дип кабул иттеләр, ахры. Мәрзия белән минем арада менә-менә низаг чыгар дип уйлыйлар бугай! Ә без кинәнеп сөйләшеп көлешәбез генә! Көтми торсыннар, эшләр алар уйлаганча түгел шул әле! Сары чәчле, ак йөзле, зәңгәр күзле, зәңгәр йон күлмәкле Люба матур күренсә дә, тазарып кайткан Мәрзиям аннан ким түгел. Аннары, матурлыктан гайре башка нәрсәләр дә бар бит әле. Әйтик, үзеңнең милләттәшең дигән төшенчә, милли кардәшлек хисе…

Бу мәшәкатьле Яңа ел бәйрәме кичәсе тыныч, тревога-фаҗигасез узды. Иртәнге бишкә хәтле җырлап-шаярып, һавага җилләнергә чыгып йөрдек. Шул санаулы йортларыбыз араларына инде. Төн таңга әверелеп баруына карамастан, бөтен тәрәзәләрдә ут яктысы, һәр фатирдан җырлар, шаркылдашу, чыр-чулар һәм музыка яңгырый. Бөтен халык бердәй булып, Пётр I нең указын үтәгәндәй, әллә нинди шатлык-шашыну тантанасын кичерә. Кызык та, сәер дә. Мондый тынгысыз төндә, үлеп арысаң да, ничек йокларга ди? Һич мөмкин түгел!

Бәйрәмнән соң эш һәм хезмәт дигән нәрсәләр бар бит әле. Тормыш бәйрәмнәрдән генә тормый. Люба аптекадан эш коралларын, даруларын яздырып алып, кабинетын пөхтәләп тәртипкә китерде һәм төп эшенә кереште. Моңарга да ирешер көнебез бар икән!

Тешләрен дәваларга теләүчеләрнең чираты бер дә өзелеп тормады. Мин аңарга складтан азык яздырып бирдем, стройбатта өстәмә ярты ставка юлладым. Шулай итеп, кызыкайның тормышын җайга салырга тырыштым. Хатын-кызларыбыз аның белән дуслашып та киттеләр. «Гыйшык корбаны» дип белеп кызгандылар да, ахры… Кайчакта читләтеп, кактырып-суктырып, Сочида булган хәлләр турында кызыксынып сораштыргалыйлар икән. Караңгы бүлмәдә булмаган кара мәчене эзләү мәгънәсез гамәл инде. Арабызда ул-бу булмавына берсенең дә ышанасы килми. Хатын-кызлар гыйшык маҗараларына һич битараф түгел бит. Аларга гыйшыкның кызыграгы вә арттырып сөйләрлеге генә булсын! Һәркем үзенең фигыль-гадәтенә карата уйлагандыр инде…

Тора-бара Май бәйрәме дә килеп җитте. Яз бәйрәме Яңа елныкыннан кадерлерәктер дә әле. Чөнки мохитнең терелеп яшәргән чагы. Дәртләнеп киткән күк булсак та, без генә, олыгаеп, әкренләп картаябыз… Бәйрәмне туганнарча берләшеп, мәктәп залында табын корып уздырдык. Галәмәт булды!

Тормыш үзенекен кыла. Люба, бер елдан артык эшләгәч, армиядә хезмәтен дәвам итәргә калган Князе Волконкадагы элемтәче сержантка тормышка чыкты һәм шунда эшкә күчте. Артыннан йөрүче офицер бар иде дә, ошатмады, ахры. Аның һәм Олегның миңа үпкә тотканнарын сизмәдем. Мөнәсәбәтләребез тигез булды. Белмим тагы, эчләренә кереп булмый бит… Күктә кояш бер генә булса да, барыбызга да ярап бетми. Әле эссе, әле суык, дибез. Тик ахырда мин шуны яхшы аңладым, кешенең язмышын үзеңчә хәл итү бик четерекле нәрсә! Саклык һәм зирәклек кирәк икән.

Көтелмәгәндә биредәге РТБга Орёл частеннан минем элекке хезмәттәшем капитан Сабуров күчеп килде. Майор мәртәбәсен алырга. Йөзе белән урыска охшамаган кеше. Чуваш булмады микән? Туганымны очраткан кебек булдым… Сабуров, РВга хезмәт итәргә күчкәнче, Мәскәүдә яшәп, генштабның яшерен бүлегендә «секретчик» вазифасын үтәгән, «яшерен» грифлы кәгазьләр белән эш йөрткән. Билгеле, кече офицерга кайбер генералларның шәхси йомышларын да үтәргә туры килгән. Генштабта мүкләнеп беткән карт генераллар байтак булган. Генераллар корпусын «яшәртү җиле» исә башлагач, отставкага чыгаруларын тетрәп көтеп утыралар икән. Шулай, бу берсенә тиешле кәгазь керткәндә, генерал куркуын яшерә алмый: «Что, приказ на увольнение?»   – дип сорый.

«Нет, товарищ генерал, приказ на ваше очередное повышение!» – дип җавап кайтаргач, теге өстәленә таянып тора да, кодрәтләнеп: «А-а, ну тогда ещё послужим!»   – дип шатланып, масаеп китә! Мәскәү кабинетында ник «хезмәт итмәскә»?

Җылы, кәнәфие йомшак, оклады зур, үзенә беркетелгән машинасы бар… Хәер, кайберләре соңрак «трамвай генераллары» халәтенә төштеләр. Бу хакта мәзәк тә йөри башлады. Имеш, казна машиналарыннан мәхрүм ителгәч, аларны башта солдатлар култыклап йөртәләр, ди… Мондый кызык тамашаны күреп: «Бу бичаралар кайда аякларын сындырганнар?» – дип сорагач, «Юк, җиңел машиналарын алдырткач, яңадан йөрергә өйрәнәбез?!»   – дип җавап бирәләр икән йөртүчеләре…

Сабуров яңа урында солдатларны тәртипкә китерә башлый. Кайбер азгыннары яңа командирны өнәми, бигрәк «дембелләре». Ләкин Сабуров тезгенен кыска тота. Озак уйлап тормый, бер яманрагының «ипи шүрлегенә» томыра! Бу инде ЧП, армиядә катгый тыела. Партоешма «боксёрның» тетмәсен тетә. Ләкин озакламый ул барыбер майор погоннарын тага! Солдат та гаепле бит. Кануннар буенча офицерга карышмый буйсынырга тиеш. Сабуров исә чыннан да элегрәк бокс белән шөгыльләнгән икән, тәртип урнаштырырга ярап куйган менә…

Гарнизонда медицина өлкәсе тәмам яхшырды. Тормыш ягы да ярыйсыланды. Монда нәни генә үзгәреш-яңалыкларга да балаларча куанасың. Бермәлне Анастасьевка кибетенә грузин сәүдәгәрләре татлы һәм хуш исле «Гурджания» исемле йөзем шәрабын сатарга китерделәр. Бармаган җирләре юк! Эчемлекләр белән мавыкмасак та, кайчакларда шундый нәрсәгә күңел төшкәли. Шәрабыннан бигрәк кибетләрендә безгә Югославиянең «Кульпин» исемле яшелчә ассортилары ошады.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации