Текст книги "Тургай. Сайрар чак"
Автор книги: Фоат Садриев
Жанр: Сказки, Детские книги
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Бәби котларга бару
Арышлар серкә очырганда, халык печәнгә төшкәндә, матур бер җәйге иртәдә Гөлбакча кешеләре куанычлы хәбәр ишеттеләр: Әлфия малай тапкан! Дүрт килодан артык икән, диделәр, Раушанның нәкъ үзенә охшаган, диделәр, елауның ни икәнен дә белми икән, диделәр, бәхетле-тәүфыйклы бала булсын, диделәр. Биш-алты көн үтүгә, Раушан Әлфияне бала тудыру йортыннан алып кайтты. Авылның тагын бер шатлыгы артты, халык, сабыйны котлап, бәби ашлары китерде. Раушаннарның өендә тәмле-тәмле ризыклар пешеп торды, өстәлдә әнисе Кәшифә апаның олы җиз самавыры кайнап утырды, өйдән ишегалдына, урамнарга тәмле-тәмле исләр таралды. Сыйныф командиры Лилия каникулга таралган балаларга, берәм-берәм шалтыратып, бу яңалыкны җиткерде һәм Әлфия апа белән Раушан абыйны котларга кирәклеген искәртте. Моны башкару җиңел булып чыкмады, кемнәрдер кунакка киткән, кемнәрнеңдер башка мәшәкате килеп чыга. Ниһаять, бүген сәгать унда Энҗеләр капка төбенә җыелдылар.
– Берәр бүләк алмыйча ярамас бит, – диде Лилия.
– Коляска алыйк! – диде Риф һәм көлеп җибәрде.
Аның бу шаяртуына әллә ни кушылучы табылмады.
– Чынлап та, ни алабыз? – диде Энҗе.
– Мин кибеттән бик матур картина карап чыктым, – диде Фәйрүзә. – Өстәлдәге натюрморт.
– Бәясе, бәясе күпме? – диештеләр барысы да.
– Тугыз йөз сум! – диде Лилия.
Фаил кесәсеннән йөзлек чыгарып, селкеп куйды:
– Йөзәр сум төшә икән. Кем җыя?
– Кем җыйсын, Энҗе инде, – диде Лилия.
Барысы да аңа акча бирә башладылар. Иң соңыннан Айгөл килеп акча сузуга, Энҗе:
– Синең өчен Ислам бирде, – диде, әллә ничек серле елмаеп.
Айгөл кып-кызыл булды. Иптәш кызлары ишеттеме-юкмы икән, дип, як-ягына каранып куйды. Айгөл, ярым пышылдап:
– Минем бит аңа акча түләргә кушканым юк, алырга кирәк түгел иде, – дип куйды.
Энҗе, йөзенә юри битарафлык билгесе чыгарып:
– Мин сезне каян белим соң? – дигән булды. – Шулай сөйләшкәнсездер, дип уйладым.
– Минекен ал, – диде Айгөл, акча сузып. – Аныкын үзенә кайтарып бирерсең.
Энҗе иңбашын сикертеп куйды:
– Ничек кайтарып бирим ди мин аны? Алай акчаң бик күп булгач, Исламга үзең илт тә бир.
Айгөл акчасын, чәчәк бәйләмен Энҗенең учындагы акчалары өстенә куйды да җил-җил атлап кайтып китте. Кызлар, малайлар Энҗене сырып алдылар:
– Ни булды?
– Кая китте ул? – диештеләр, аптырашып.
– Үпкәләде…
– Ни булды, ник үпкәләде? – диде Ислам, аларга кушылып.
Энҗе аңа Айгөлнең чәчәк бәйләмен сузды.
– Сиңа үпкәләде.
– Миңа?! Ник?! – диде Ислам, аптыраган хәлдә чәчәк бәйләмен алып.
– Аның өчен акча биргәнгә…
– Мин бит аны рәнҗетергә теләмәдем! – диде Ислам, аптырап.
Эшнең болайга китүе Лилиягә ошамады.
– Әйдәгез, киттек, – диде ул кискен генә итеп. – Болай да атна буе сузылып йөрдек.
Алар барып кергәндә, Әлфия апалары ишегалдында бала арбасы янында басып тора иде. Ул, шатланып:
– Ай, минем балакайларым! – дип кычкырып җибәрде һәм елмаеп аларга каршы йөгерде.
Бөтенесен икешәрләп, өчәрләп кочагына алды, үпте, туктаусыз рәхмәт әйтте һәм нишләптер елап та алды. Балалар аны чәчәкләр белән күмделәр, Әлфия апаларына сокланып карап тордылар. Ишегалды берара Сабантуй мәйданы кебек шау-гөр килеп алды. Ниһаять, барысы да ишегалды уртасында торган бала арбасы янына килделәр.
Әлфия апалары, ак биләүгә биләгән баласын арбадан алып, фотога төшәргә әзерләнгәндәй, аның йөзен кунакларга юнәлтте. Баланың алсу йөзе, бәләкәй матур борыны, уймактай авызы, әллә кояш нурларыннан, әллә болай челт-челт йомылып торган күзләре малай-кызларны әсир итте. Исеме Булат икән.
Малайлар, кызлар Булатны карап туйгач, Әлфия апалары, ай-вайларына карамыйча, барысын да өйгә алып керде. Әлфия апа белән Кәшифә түти аларга кайнар бәлеш өләшеп чыкты. Мактый-мактый бәлешне ашаганда, җиләк-җимешләр белән чәй эчкәндә, мәктәптә укыгандагы кызык хәлләрне исләренә төшереп көлештеләр.
Ислам, иптәшләреннән аерылгач, үзенә урын таба алмады. Ул Ык буена төшеп китте, анда балаларның су керүләрен, каз-үрдәкләрнең йөзүләрен карап, кошларның сайравын тыңлап утырды. Тик күңелен биләгән борчу һич тә китмәде. Ул Айгөлнең үпкәләвен көтмәгән иде. Кайсы яклап кына уйлап караса да, ул үзен гаепле дип тапты. Ашыгуданмы, уйлап җиткермәүдәнме, мавыгуданмы – нишләп гел алай килеп чыга соң аның эшләре? Теге чакта стенадагы рәсемне үз өстенә алып, Энҗене дә кыен хәлгә төшергән иде. Хәзер Айгөлне кимсеткән булып чыкты. Ул утырды-утырды да Айгөл янына барып аңлашмыйча күңеленә тынычлык тапмасын аңлап, аларга юнәлде. Айгөл бәрәңге бакчасында чүп утап йөри иде. Ислам туп-туры аның янына керде. Аны күргәч, Айгөл тагын да кызурак эшли башлады. Бу инде аның Ислам белән сөйләшергә теләмәвен аңлата иде. Ул Айгөл янына бара да алмады, бакчадан чыгып та китә алмады, аяклары береккәндәй, шактый вакыт басып торды. Аннары әллә ачудан, әллә берәр карарга килеп, кызу-кызу чүп утарга тотынды. Чүп утаганда, ап-ак күлмәгенә дә, үтүкләнгән чалбарына да, ялтырап торган туфлиләренә дә туфрак сибелде. Ул шулкадәр ашыгып йолкыды, шул арада аркасына тир бәреп чыкты, ләкин озак эшли алмады, Айгөл килеп аның кулыннан тотты:
– Ислам, тукта!
– Нигә, әллә сиңа хәзер ярдәм итәргә дә ярамыймы? – диде Ислам, башын күтәреп. – Мин бит сиңа яхшылык эшләргә теләгән идем…
Айгөлнең күзләре яшьле иде. Ул Исламга караган килеш «юк» дигән мәгънәдә акрын гына башын чайкады һәм калтыранган иреннәре арасыннан кайнар сүзләрен тезде:
– Син үзеңне… өстенлегеңне күрсәтергә телисең… башкалар алдында…
– Күпме бергә укып, ничек син миңа шулай дип әйтә аласың?
– Әйтәм! – диде Айгөл, елый язып. – Бөтенегез дә минем мохтаҗлыкны сиздереп торасыз.
Ислам да кызып китте, кулына тоткан чүпләрен аяк астына күтәреп бәрде.
– Син гел үз каланчаңнан гына карыйсың, үзең теләгәнне күрергә телисең! – диде ул, тавышын күтәреп. – Минем теге чакта сиңа булышуларым да үземнең өстен икәнемне күрсәтү өчен булдымыни?!
Аның бу сүзләре Айгөлнең бөтен гәүдәсенә кайнар су китереп койган кебек тәэсир итте. Чыннан да, әнисе больницада ятканда, Айгөлнең аягы сынган чакта көн дә булышты. Ул, Исламның күзләре белән очрашмас өчен, башын читкә борып:
– Кем белгән сине… – диде.
Үзе әйткән бу ялган сүзләр аның телен генә түгел, бөтен барлыгын яндырдылар. «Син хаклы», – дияргә теле әйләнмәде. Бәлкем, әйләнер дә иде, ниндидер көч аның уйларына котырып каршы төште. Ислам акрын гына чыгып китте. Айгөл нишләргә дә белмәде, кычкырмакчы булды – тавышы чыкмады, артыннан йөгереп барып гафу үтенергә теләде – теге көч аякларын тыеп калды…
Каникуллар канатлангандай очты
Быел җәйге каникуллар бөтенләй дә сизелмәде. Ислам өчен иң истә калганы Казандагы Илшатның Госман бабайларга кунакка кайтуы булды. Гомумән, авыл татарча белми торган шәһәр малайлары, кызлары белән тулды. Сабантуйда Ислам да, Илшат та көрәшкә чыкты, алар бик күп малайларны җиңеп атты. Ахырда бер-берсе белән бил алышырга туры килде. Ислам аңардан җиңелрәк тә, гәүдәгә дә чандыррак иде. Билләренә тотынышуга, ул Илшатның баш белән түгел, көч белән җиңәргә омтылуын сизде һәм, һичшиксез, аны атачагына ышанды. Тик болай эшләсә, кунак малаена кыен булыр дип уйлады һәм көрәшне кискенләштерүне һаман кичектерде. Хөкемдарлар, ниһаять, аларның сөлгеләрен билләренә бәйләделәр. Хәзер көрәшне сузу авылның үз данын яклардай кешеләр сыегайган икән, дигән уй калдырыр иде. Шуңа күрә Ислам Илшатны кинәт күтәреп алды да чип-чиста итеп аркасына салды. Алар кул бирешеп кочаклаштылар. Исламның үзенә карата яңгыраган мактау сүзләренә дә, мәйданның гөрләтеп кул чабуына да исе китмәде, ул халык арасыннан Галимҗан абыйсын эзләде, карашлары очрашкач, Галимҗан абыйсы ике баш бармагын өскә тырпайтты, һәм ул үзенә яңа көч иңүен сизде. Шул көч белән Ислам әле тагын шактый көрәште һәм үз авырлыгында батыр калды.
Сабантуйлар үткәч, Илшатны сыйныфташ малайлары белән Нух тавына алып менделәр. Һәркайсы Нух башының кайнар ташын капшый-капшый әйләнеп чыкты. Аның йөзенә кемнәрдер әллә чүкеп, әллә тырнап эз салырга маташканнар иде. Моны Ислам берничек тә аңлый алмады, Нухка кагылу – акылга сыймаслык хәл, моның ахыры әйбәт булмаячак иде. Баш янәшәсендәге чишмә буенда аунап яткан газлы су савытлары, ике буш шешә, колбаса калдыклары да күренде. Үләннәр дә тапталган, элекке серле тынлык юкка чыккан.
Ислам Илшатка башның өстәге тишеген дә күрсәтте һәм тыңларга кушты. Илшат, шактый тыңлап торгач:
– Ничектер дулкын бәргән тавыш ишетелә, – диде.
Аннан соң башка малайлар да берәм-берәм шул тавышны тыңладылар.
– Анда ни бар икән?
– Сары елан кереп-чыгып йөри торган тишек бу, – диде Ислам.
Илшат, кызыксынуы чиктән ашканлыктан, бер-бер артлы сорау яудырды:
– Дулкын тавышы каян килә? Сары елан каян кергән анда? Бу баш ни аңлата? Аны кем куйган?
Китте, китте… Ислам аның сорауларына көлә-көлә җавап бирде:
– Сары елан Сары диңгездән үк килә.
– Кайда соң ул?
– Кытайның көньягында. Менә бу ташны карагыз әле, – дип, Ислам аяк астыннан уч төбе кадәр генә юка таш алды. – Кытай язуына охшаганмы менә бу сызыклар?
– Валлаһи, охшаган! – дип кычкырды малайлар.
Ислам үзенең гел уйламыйча әйткән бу сүзләренең дөреслеккә якын булуына үзе дә хәйран калды. Ә, чыннан да, шулай булса? Узган ел районга дару үләннәре җыярга кытайлар шушы урыннарны сорап килгәннәр, дип сөйләгәннәр иде. Каян белгәннәр алар бу җирне? Аның шушы сүзләреннән соң малайлар көлешә-көлешә аяк астындагы ташларны әйләндереп карарга тотындылар. Шулчак Нухның арткы ягында йөрүче Илшат:
– Кытайларның колагына тага торган алкасын таптым! – дип кычкырып җибәрде.
Аны шундук сырып алдылар. Илшат кулындагы әйберен эре яфраклар белән сөртеп тора иде. Ислам, күз ташлауга, әйберне танып алды.
– Бу бит минем канатлы атым! – дип кычкырды да Илшатның кулыннан тартып та алды. – Мин аны элек менгәндә шушында югалткан идем!
Ул чишмә суына тыгып юып алгач, канатлы атка сокланып карап тордылар.
– Рәхмәт, Илшат! – Ислам Илшатны кочып алды. – Бу бит минем өчен бик кадерле истәлек иде.
Шулчак дөбер-дөбер күк күкрәп җибәрде. Алар менгәндә, күк йөзе чиста иде югыйсә. Хәзер баш очларында галәмәт зур кара болыт пәйда булган. Ислам сызгырып җибәрде:
– Киттек, малайлар! Нух ачуланган безгә, очтык тизрәк!
Иң элек ул үзе аска томырылды, аның артыннан башкалар йөгерде. Инде аска төшеп җиткәндә сулышлары кабып туктагач, Исламга Нух башы уңга таба әз генә кыегайган сыман тоелды. Тик бу хакта ул иптәшләренә әйтергә кыймады.
Их, каникуллар! Очты да китте бит! Ничек алдый-алдый тиз генә үтеп китә вакыт. Гүя җил булып кына исә дә куя. Чаптарга атланып чапкан кебек кенә. Их!.. Ислам тизлекне ярата, котырган буранны ерып каршы барырга ярата, атта чабарга, велосипедта, машинада элдерергә ярата, артка таба йөгергән нәрсәләрне күзәтергә ярата. Тик ул вакытның, каникулларның тиз үтүен яратмый. Аның өчен каникул чорының һәр көне мөмкин кадәр озаграк сузылсын, үзенең бөтен матурлыгын, ямен, тәмен күрсәтеп дәвам итсен, узарга теләмичә тоткарланып торсын. Ул һәр көнне биш көн күләмендә киңәйтер иде. Һәр көн шулай ел озынлыгында күптөрле вакыйгалары белән Исламны дулкынландырсын, ашкындырсын, яңадан-яңа кичерешләр давылына, дулкынына ыргытсын.
Хәерле булсын, августның икенче яртысы гына булса да, көн саен тәрәзәдән кояш елмаеп карый. Ислам, уйлары зурдан булса да, аны елмаеп сәламли, кояшка үзенең яратуын белдерә, аңа помидор, җиләк-җимешләрне пешергәне өчен рәхмәт укый. Ярый, хәере белән булсын, җәтмәгә тулган эре балыклар кебек, җыбыр-җыбыр килеп торучы «биш»леләргә бай уку елы килсен! Ислам зур гына ватман кәгазенә мәктәпне ясады, аңа керә торган капканың ике ягына эре-эре «биш»ле билгеләре ясады. Ике яклап «биш»леләр мәктәпкә килүче балаларга, «Без сезне көтәбез!» дип, кулларын сузып торалар иде…
Август аеның нурлы көне
Башта сизелер-сизелмәс кенә булып моңлы көй ишетелде… Әллә җирнең читеннән, әллә күкнең иң биек ноктасыннан килә иде көй. Ул акрын гына битләрне иркәләүче яшел җилгә әверелде. Җилгә сарысы, зәңгәре, шәмәхәсе кушылды, һәм алар, төсле җыр булып, бер-берсенә чуалдылар, дулкын булып каядыр тәгәрәделәр. Ислам Нух маңгае янында басып торуына нишләптер гаҗәпләнмәде. «Мин монда кайчан килдем, нишләп йөрим?» – дип тә уйламады, бу аның өчен табигый халәт иде. Шушы моң, төсләр тирбәлешендә ул тирә-юньне күзәтте, еракта җәелеп яткан болыннар-күлләр, елгалар, Гөлбакча әйлән-бәйлән уйнагандай әйләнә, хәтта йортлар да үз урыннарыннан күчеп, акрын гына уңнан сулга таба әйләнәләр. Ислам моңа гаҗәпләнмәде, аны үзеннән бер-ике метрда гына торган бармак юанлыгы каен агачының эндәшүе гаҗәпләндерде: «Син мине үзең белән ал, миңа берьялгызыма бик кыен», – диде каен. «Ничек син ялгыз буласың, ди, монда күпме агач, челтерәп чишмә агып ята, янәшәңдә Нух маңгае», – дип җавап бирде Ислам. «Алар барысы да миннән олылар, картайганнар, миңа иркен җир кирәк, алып кит үзең белән!» Төрле төстәге җилләр ничектер куерып киттеләр, алардан ишетелгән моң Исламны каен янына этәрде. Ул аның кәүсәсеннән тотып җиңелчә генә өскә тартты, һәм каен бернинди авырлыксыз җирдән суырылып чыкты. Шул чакта Ислам үзләренең очып китүләрен тойды. Төсле җил, төсле музыка аның өчен түшәк кебек йомшак һәм җылы иде. Менә алар Әйләнмә күл буена төштеләр. «Мин сине шушында утыртам», – диде Ислам. «Юк, миңа тауның да иң биек урыны кирәк», – диде каен. «Киттек алайса», – диде Ислам. Кулын гына селтәве булды, алар парлашып күтәрелеп киттеләр. Менә алар авыл янындагы Мәтәлчек тавының иң биек урынына килеп төштеләр. Аларны көтеп торгандай, шул урынга көмештәй ялтырап торган көрәк кадап куелган иде. Ислам каенны чабыр үләне өстенә салды. Бу төштә һәрвакыт чабыр үләне куе булып үсә, авыл халкы чәй эчәргә, дәваланырга аны шушыннан килеп җыя. Ислам күтәрелеп карагач, авылның да, күлләр-елгаларның да, әйләнүдән туктап, үз урынын алуын күреп куанып куйды. Ул көмеш көрәк белән чокыр казырга кереште. Туфрак шулкадәр йомшак, көрәкнең очы тиюгә җиңел генә бата, каенның тамырлары сыярлык итеп киң генә чокырны ул «эһ» дигәнче казып ташлады. «Су да кирәк булыр», – дип уйлап бетерергә өлгермәде, чокырның төбендә көмештәй чиста су күренде. Ул агачны чокырга төшерде һәм көрәк белән күмәргә кереште. Ул соңгы көрәк балчыкны салганда, каенның кәүсәсе инде беләк юанлыгы булган иде. Көрәген куйды да, читкә китеп, аңа күз ташлады һәм хәйран калды: каенның ябалдашы шулкадәр яшел, шулкадәр куе һәм шулкадәр зур иде. Кинәт каен башына ниндидер кара кош килеп кунды. Исламның котын алып, каен уң якка авыша башлады. Ул аны барып тотмакчы булды, әмма аяклары тыңламады. Шунда үзенең артында көлеп җибәргән тавыш ишетте. Ялт итеп борылып караса, алсу күлмәк кигән, битләре алсуланып янып торган, чәчләренә алсу бантик кадаган Сөмбел басып тора. Ул Исламга бер сүз дә дәшмичә, көлә-көлә, үтеп китте дә авышып маташкан каенның кәүсәсен җиңел генә турайтып куйды. Аннары, бераз чигенеп, имән бармагы белән теге кошка күрсәтеп, «Көш-ш!» диде: кара кош очып китте. «Син каян килеп чыктың?» – диде Ислам, куанычыннан нишләргә белмичә. «Нух тавыннан», – диде Сөмбел, елмаеп. «Син анда юк идең, алдама», – диде Ислам. «Бар идем, син мине күрмәдең. Каен булып мин сөйләштем синең белән». Алар сөйләшеп торганда, каен тагын авыша башлады. Карасалар, очына кып-кызыл бер кош килеп кунган икән. Ул кош баягы кара коштан ике-өч мәртәбә зуррак. Сөмбел тагын йөгереп барып каенны турайтты һәм: «Көш-ш!» – дип кычкырды. Кызыл кош куркыныч зур канатларын җилпеп очып китте. «Нигә син безнең авылга гел килмисең?» – диде Ислам аңа. Сөмбел елмайды һәм нидер сөйли башлады. Ислам, аның сүзләрен ишетергә теләп, колагын якынрак китерде, әмма Сөмбел юкка да чыкты, һәм ул уянып китте.
Ислам айный алмыйча шактый ятты. Аның Сөмбел белән сөйләшәсе килде. Иртәнге эшләрен бетергәч, ул телефоннан Сөмбелнең номерын җыйды. Сөмбелнең әле йокыдан уянып җитмәгән тавышка охшаган тавышы ишетелде:
– Але-е.
– Нишләп йоклап ятасың сыртыңа кояш төшкәнче? – диде Ислам, көлеп.
Сөмбелнең көлгәне ишетелде:
– Әләй, Ислам!
– Мин шул. Сине сагынып шалтыратам.
– Әй, шаяртма инде, – диде Сөмбел.
– Мин сине төштә күрдем.
– Былтыр мин дә сине күргән идем.
– Ә мин сине хәзер генә күрдем.
– Ничек итеп күрдең?
– Менә анысын телефоннан сөйләмим. Әйдә, кил безгә.
– Юк, мин бүген район үзәгенә барам, – диде Сөмбел.
– Анда аю биетми торганнардыр бит?
– Минем китап кибетенә барасым бар.
Аның бу сүзләреннән Ислам уйга калды.
– Син кайчанрак барасың соң?
– Автобус безнең авылдан сәгать уннарда үтә.
– Алайса, мин дә велосипед белән генә барам әле, – диде Ислам. – Күптән китап кибетенә кергәнем юк.
Сәгать ярымнан ул район китап кибетенә барып җиткән иде инде. Велосипедын баганага йозаклап куйды да кибеткә керде. Кибеттә Исламның әтисе яшьләрендәге озын гына гәүдәле бер абый, өлкән класста укучыга охшаган бер кыз, тагын бер апа китап сайлыйлар иде. Сөмбел күренмәгәч, Ислам ишек төбенә чыгып басты. Ниһаять, Сөмбел дә күренде. Ул зәңгәр күлмәк белән зәңгәр эшләпә кигән иде. Алар бер-берсенә кара-каршы килделәр дә елмаешып карап тордылар.
– Велосипедың матур икән, – диде Сөмбел, елмаеп.
– Әти яңа алып бирде.
– Әйдә, китаплар карыйк, – диде Сөмбел.
Алар, эчкә кереп, озаклап, китап сайладылар. Сөмбел бик матур әкият китабы, буяу карандашлары, дәфтәрләр алды. Ислам балалар өчен чыгарылган шигырьләр җыентыгы, җәнлекләр рәсеме төшерелгән альбом алды. Алар китапларын букчаларына салып чыкканда, велосипедның йозагын кемдер тарткалап шалтыр-шолтыр китерә иде.
– Нигә кагыласың аңа? Ул бит минем велосипед, – дип, Ислам теге малайның йөзенә карады.
Ул шактый озын гәүдәле, ким дигәндә, тугызынчы классларда укучы малай булырга тиеш иде. Йөзе саргылт, кашлары чем-кара, күзләре кысык, тешләре сирәк бу малай велосипед яныннан китәргә уйламады да. Аның киеме дә ничектер ят кебек тоелды. Күлмәге эре шакмаклы, костюмы җыерылып беткән, башында түбәтәйгә охшаган кара берет, аягына, көн эссе булуга карамастан, ялтырап торган читеккә охшаш ниндидер кием кигән.
– Велосипедыңны биреп тор әле, тиз генә аптекадан дару алып киләсем бар иде, – диде ул, һаман велосипедны тарткалап.
Сөмбел Исламга арттан төртеп куйды: бирмә диюе иде.
– Юк, без ашыгабыз, – диде Ислам. – Безнең автобуска өлгерәсебез бар.
– Ярар, – диде теге малай, бер адым гына читкә китеп. – Ашыккач булмый инде.
Ислам йозагын ачып велосипедын баганадан алды. Шулвакыт теге малай килде дә аны төртеп җибәрде. Исламның кулы ычкынып китте, велосипед шартлап ауды. Ислам шундук сикереп торды, теге малай озын кулы белән аның иңбашыннан эләктереп алды. Ислам күз ачып йомганчы аңа сырты белән борылды да малайның, беләктән өстән кулын эләктереп, гәүдәсен кинәт аска иде. Малай, аның өстеннән атылып китеп, җиргә барып төште. Берәр төше авырттымы, ул кычкырып җибәрде:
– Үтерәм, маңка!
Ул Исламның өстенә ташланды. Ислам ялт чүгәләүгә, ул ике кулы белән тагын җиргә барып төште.
– Әле син шулаймыни, хәзер күрсәтәм мин сиңа! – дип, тагын сикереп торды малай.
Бу юлы Ислам читкә тайпыла алмады, ул аны ике иңбашыннан эләктерде дә селтәп җибәрде. Ислам канауга ук тәгәрәде, шул арада теге малай велосипедка атланып кузгалып та китте.
– Тукта, тукта! – дип кычкырып Ислам аягүрә басканчы, Сөмбел велосипедны куып җитте дә малайны төртеп екты. Бу вакытта кибеттән теге озын гәүдәле абый чыгып килә иде. Мөгаен, ул тәрәзәдән нәрсә булганын күргән, йодрыгын селки-селки, туп-туры малайга таба атлады.
– Хәзер милициягә тотып илтәм мин сине! – дип кычкырды ул, аңа якынлашып.
Малай дүртаякланып торды да җан көченә урам буйлап чапты, аннары ниндидер өйләр арасына кереп югалды.
– Син белә торган кешеме соң бу? Каян очраштыгыз? – диде әлеге абый, Исламга иелеп.
– Ул минем велосипедны алып китмәкче булды, – диде Ислам, тузанга баткан өстен кага-кага. – Рәхмәт инде, абый.
– Ә син молодец! – диде ул абый, аның башыннан сыпырып. – Бәләкәй булсаң да – бирешмәдең. Спорт белән шөгыльләнә торгансыңдыр, шулаймы?
– Әзрәк бар инде, – дип куйды Ислам, елмаеп.
– Менә бусы бик начар! – диде абый, аның иңбашына авыр кулын салып. – Ныклап шөгыльлән. Ир кеше үз-үзен яклый белергә тиеш. Безгә үзебезне генә түгел, илне дә сакларга туры килә. – Шулай дип абый китеп барды.
Ислам Сөмбелгә карап баш чайкап торды.
– Нигә баш чайкыйсың? – диде Сөмбел.
– Мин сине мондый батыр кыз дип белми идем.
– И, көлмә инде, – диде Сөмбел. – Син хәзер нишлисең?
– Кайтырга иде инде. Ә син?
– Автовокзалга барам да автобус көтәм.
– Ул кайчан килә?
– Берәр сәгатьтән.
– Әйдә, мин сине велосипед белән илтеп куям, – диде Ислам.
– Сиңа бик авыр булыр бит, – Сөмбелнең кыенсынганы күренеп тора иде.
Ислам икесенең дә букчасын велосипед руленә элде дә, җәяүләп авыл башына юнәлделәр. Юлга чыгып җиткәч, Ислам, Сөмбелне алга утыртып, акрын гына авылга таба кузгалды. Ул шаяртып Сөмбелнең колагына өрде, Сөмбел: «Кытыгымны китерәсең, егасың!» – дип чыркылдады. Бернинди җил юк, күк йөзе аяз, кояш алтын нурларын сибә, ике якта урып алынган кырлар кала. Кап-кара итеп сөрелгән басуларда рәт-рәт салам эскертләре тора. Еракта җир эшкәртүче тракторлар күзгә ташлана. Менә алар алтын төсле булып җәелеп утырган көнбагыш басуына килеп җиттеләр.
– Күрәсеңме, күпме кояш! – диде Ислам, велосипедын туктатып.
Алар, басу читенә килеп, иң матур, иң сары ике баш көнбагыш өзеп алдылар. Аны Сөмбелнең кулына чәчәк урынына тоттыргач, велосипедка утырып юлларын дәвам иттеләр. Авыл башына килеп җиткәч, Сөмбел:
– Туктат, туктат! – дип кычкырды.
– Нигә?
– Мин төшәм, үзем генә керәм.
– Нигә? – диде Ислам, гаҗәпләнеп.
– Оялам, малайлар үртәр.
– Мин сине әллә чәй белән сыйлап җибәрерсеңме дип уйлаган идем. Болай авыл башыннан борылып китәсемне белгән булсам, мин сине китереп тә йөрми идем, – дигән булды Ислам, аңа хәйләкәр караш ташлап.
– Ярар инде, Ислам, үртәмә. – Сөмбел велосипедтан төшәргә ашыкмады. – Ислам, мин бит быел сезнең мәктәпкә күчәргә җыенам.
– Китчәле?! – Ислам шатлыгыннан велосипеды-ние белән чак авып китмәде.
– Болынкырдан әбине үзебезгә алып килдек. Йөри алмый, нык авырый. Әби анда булмагач, район үзәгендә укыйсым килми.
Сөмбел өйләренә кереп китте, Ислам Гөлбакчага юнәлде, алар шулай аерылдылар.
Икенче көнне төштән соң күрше Нурия апа белән Болынкырда сугышкан теге малай килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач, аларны әти-әниләре табынга чакырдылар.
– Юк, юк, без ашыгабыз, – диде Нурия апа. – Сез беләсез, Үзбәкстанда сеңлем белән киявебез яшәгән иде. Бу – шуларның малае Әсгать. Кодагый тәрбиясендә әйбәт кенә торганда, ул да гүр иясе булды. Әсгатемне чакыртып кайтардым. Директорга барган идем, документлары белән килергә кушты. Ул көтеп тора, ашыгабыз. – Ислам белән Әсгать кергәннән бирле бер-берсеннән күзләрен алмадылар. Әсгатьнең күз алмалары тозакка эләккән җәнлек кебек сикерештеләр. – Сез инде, Ислам, Әсгать белән бергәрәк булсагыз, рәхмәт әйтер идем. Ят малайлар тия күрмәсен. Ул бит әле монда беркемне дә белми.
– Ярар, ярар, – диделәр өйдәгеләр. – Исламга да уйнарга иптәш булыр.
Нурия апа белән Әсгать чыгып киткәч, өйдәгеләр шактый вакыт тып-тын утырдылар.
– Хәере белән генә булсын инде, – дип куйды бабасы. – Бу бала детдом тәрбиясе дә алды бугай…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?