Электронная библиотека » Фоат Садриев » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Тургай. Сайрар чак"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Фоат Садриев


Жанр: Сказки, Детские книги


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Сыйныфка яңа малай килә

Исламның тынычлыгы югалды. Нурия апага ул Болынкырда булган хәлләрне сөйләп бирмәкче булды. Аннары кире уйлады. Әтисе баштук кисәтте: «Район үзәгенә-мазар велосипед белән барсаң, велосипедыңны алып калачаклар», – диде. Ислам, бармыйм, дип сүз биргән иде. Әгәр Нурия апага ул китап кибете каршында булган хәлне сөйләсәң, әтисеннән эләгәчәк иде. Ул ике көн буе шушы турыда баш ватты. Өйдә чакта Нурия апаның ишегалдына күз ташлады, әмма Әсгать күренмәде. Әллә берәр җиргә китте микән, дип уйлады Ислам. Аның белән аралашу аны борчыды. Әсгатьнең күзләре уйнап тора, йөзендә нур юк, аңардан барысын да көтәргә була. Шулай аптырап йөргәндә, бүген Нурия апа үзе килеп керде. Әти-әниләре белән хәл-әхвәл белешкәч зарланырга тотынды:

– И аллам, бу баланы кайтаруыма үкенә дә башладым. Сезгә кереп чыкканнан бирле капланып ятты, иңбашлары сикерә, сизәм инде – елый. Кыстап торгызам да ашатырга маташам. Әллә авыруы көчле, ютәлли-ютәлли ашый да тагын барып ята. Медсестра Нәсимәне чакырган идем, хроник бронхит, ди. Температурасы юк. Дарулар калдырып китте. Ә ул аларны эчми, ата да бәрә. Мин аларны потлап ашадым инде, бер файдасы да юк, ди. Үзеннән тәмәке исе килә, тышка чыкканда тартып керә. Син аны, Ислам улым, иптәшләрең янына алып барып кара әле, ияләндерергә кирәк бит инде аны.

– Бар, улым, кер, сөйләшегез, дуслашырга тырыш, – диделәр өйдәгеләр беравыздан.

– Минем белән кермә инде, әллә нәрсә уйлар, – диде Нурия апа. – Үз вакытың белән кагылырсың әле.

Ул чыгып киткәч, Ислам шактый уйланып йөрде. Ничек итеп сүз башларга, кая алып барырга, малайлар белән уртак тел табармы ул? Бу сорауларга җавап юк иде. Бер сәгатьләп вакыт узгач, ул, җаны-тәне белән куырылып, Нурия апаларның бусагасын атлап керде. Әсгать тәрәзәгә карап басып тора иде.

– Исәнмесез, – дип сәлам биргәндә үк, Ислам «бу үзенең туган җирләрен сагына бугай» дип уйлап куйды.

– Исәнме, апаем, әйдә, түрдән уз, – дип, Нурия апа аны җитәкләп өстәл янына алып килде.

Әсгать күзен ялтыратып карап кына куйды, бер сүз дә дәшмәде, урыныннан да кымшанмады.

– Әйдә, улым, утырыгыз, – диде, аның янына барып, Нурия апа. – Мин сезгә бик тәмләп итле бәрәңге пешердем.

Ул аларның икесенә дә тәлинкә белән бәрәңге куйды. Әсгать теләр-теләмәс кенә ашады.

– Хәзер чәй ясыйм, – диде Нурия апа, урыныннан торып.

Әсгать баш чайкады:

– Мин чәй эчмим.

Ул ютәлли-ютәлли чыгып китте, Ислам аның артыннан иярде. Әсгать койма янына барып иелде дә шунда чиләккә салып куйган суны учына алып авызына капты һәм, тамак төбен гырылдатып чайкап, җиргә төкерде. Икенче мәртәбә учына алганын йотып җибәрде һәм ютәлләүдән туктады. Исламга таба тураеп борылгач, аның күз карашыннан ул сискәнеп китте. Әсгатьнең күзе ут яна, яңаклары кысылган, менә хәзер Исламның өстенә ташланыр төсле иде.

– Велосипедта йөрисең киләме? – диде Ислам, ни әйтергә белмичә.

Әсгать, аңа шактый вакыт сынап карап торганнан соң:

– Әйдә, – дип куйды.

Урамга чыккач, Ислам йөгереп кенә велосипедын алып килде.

– Бар, әйләнеп кил, бик кызу йөрмә, – диде.

Әсгать, велосипедка атланып, кибет ягына таба элдерде. Ислам аны шактый көтте, әллә берәр җиргә китеп барды микән, дип тә шикләнде, машина астына керә күрмәсен, дип тә хафаланды. Ниһаять, Әсгать күренде. Велосипедтан җитез генә сикереп төшкәч:

– Әйбәт икән синең бу машинаң, – дип куйды.

Исламның борынына тәмәке исе килеп бәрелде. Күрәсең, Әсгать кибеткә кереп тәмәке алган иде.

– Әйдә, берәр аулак җиргә барабыз.

– Велосипедны кертеп куям да, Бормалы буена төшәбез, – диде Ислам. – Синең анда булганың бармы соң әле?

– Каян булыйм мин анда, – дип куйды Әсгать ачулы тавыш белән.

Тыкрыктан Бормалыга төшкәндә, Әсгать йөгерә-атлый ашыкты. Төшеп җитү белән, куе тирәк төбенә барып чүгәләде һәм кесәсеннән сигарет кабы чыгарды. Бер сигарет алды да Исламга сузды:

– Син тартасыңмы?

– Юк, – диде Ислам.

– Тартмагач, бик әйбәт. Мин күптән тартам. Монда килгәннән бирле сигарет ала алмый идем. Кесәмдәге җыйган төпчекләремне тарткалап маташтым, үләм дип торам.

Ул, сигарет кабызып, тирән итеп суырды да, төтенне авызыннан чыгармыйча, тамак төбен нәрсәдер йоткан кебек хәрәкәтләндереп торды. Шактый торгач, авыз-борыныннан әз генә төтен чыкты.

– Күрдеңме, йоттым, – диде.

Ислам Бормалы буйлап аңа үзләре уйнаган урыннарны күрсәтеп йөрде.

– Әйдә, иптәш малайларны күрик, – диде ахырда Ислам.

– Иптәш малайларың кем соң синең?

– Сыйныфташ дусларым.

– Җыен ыбыр-чыбыр икән.

– Бездә югары сыйныф малайлары да күп, – диде Ислам. – Ә син ничәнчедә укыйсың?

– Мин җиденче сыйныфны бетердем, – диде Әсгать, аңа җавап итеп. – Әле бер ел укуым калды да.

– Ничек калды?

– Калды инде шулай.

– Барабызмы соң малайлар янына? – дип сорады Ислам.

– Барырбыз, – диде Әсгать. – Тагын бер тартыйм инде.

Ул бер сигаретны уты иреннәрен пешерер дәрәҗәгә җиткәнче тартканнан соң, алар Рөстәмнәргә киттеләр. Рөстәм күзлеген югалткан булып чыкты.

– Мин сезне юньләп танымыйм да, – дип көлде дә көлде.

Танышып кул кысышканда, Ислам Рөстәм белән Әсгатьнең буйлары тип-тигез булуга игътибар итте. Менә бит, «р» хәрефен әйтә алмаса да, алардан ничә сыйныф югары малай биеклегенә үрләгән! Рөстәм бакчаларына алып чыгып, аларны эре, баллы алмалар белән сыйлады. Аларның помидорлары да әллә ничә төрле икән. Рөстәм күзлексез күрмим дип зарланса да: «Менә бусы итле помидол, менә бусы баллы помидол, менә бусы негл солты», – дип, барысыннан да авыз иттерде. Аннары алар өчәүләп Зөлфәт янына керделәр. Анда кергәндә, Ислам, Әбүзәр өйдәдер дип, бик шикләнгән иде, Әбүзәр булган җирдә сугыш була. Әсгатьнең дә сугышырга әзер торганын белгәнгә, ул бу бәрелешне ничек булдырмый калу турында аларның ишегалдына кергәндә үк төрле-төрле план корды. Аларның бәхетенә Шүкә каядыр еракка үрләгән иде. Болдырдагы звонокка басуга, моряк тельняшкасы кигән Зөлфәт килеп чыкты. Ул, олы кешеләрчә иң элек Әсгатькә кул биреп:

– Зульфат, – дигән булды. Аннары: – Сәлам, сәлам! – дип, Рөстәм белән Исламга кул бирде. Тик шунда Зөлфәт үзенең беркатлылыгы белән ярамаган сүз әйтеп ташлады: – Ай-яй, тәмәке исе килә, әллә тарта башладыгызмы? – диде, зәңгәр күзләрен уйнатып.

– Зөлфәт, синең борының бозылган, – диде Ислам, бу күңелсез сөйләшүне бүтән якка борып. – Менә бу минем дус Әсгать була. Минем дус булгач, синең дә дус. Безнең белән мәктәптә укыячак.

Зөлфәт рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Синнән тәмам туйган идем, – диде ул, Исламга төрткәләп. – Алдыйсың да алдыйсың, тыңлыйбыз да тыңлыйбыз. Дөрес сүз сөйләүче дә кирәк бит.

Алар җыйнаулашып Рифләргә юл тоттылар. Риф өйдә булмады. Мансур малайларны капка төбендә каршылады. Әсгать белән таныштырып кул бирүгә, ул:

– Беләм, беләм, ишеттем. Ераклардан килеп чыккансың икән, – диде, Әсгатькә туп-туры карап. Ул кинәт кенә елмайды да: – Синең Габдулла Тукайның «Шүрәле» шигырен укыганың бармы? – дип сорады.

Ислам шушы урында үзенең ялгышканлыгын аңлады: малайларны кисәтәсе булган икән, монда нинди Шүрәле кайгысы? Әле монда Әсгатьне ияләштереп булмый. Аны гаҗәпләндереп, Әсгать бер-ике ютәлләп алды да:

– Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр, – дип сөйләп китте.

Ислам, хәйран калып:

– Сез дә Габдулла Тукайны үтәсезмени? – дип сорады, кабаланып.

– Юк, – диде Әсгать. – Мин аны үзем ятладым.

– Каян алдың соң син аны?

– Үзбәкстанда Тукайны белмәгән татар сирәк.

Бу сүз малайларны шаккатырды… Аннары Фаилләргә юл тоттылар. Ул район үзәгенә киткән булып чыкты. Тау буйларыннан сөйләшә-сөйләшә, сызгырып утырган йомраннарны карый-карый йөрделәр дә таралыштылар. Әсгатьнең беркем белән аралашасы килмәве, сөйләшергә теләмәве барысына да ачык аңлашылып тора иде. Малайлардан аерылгач, ул, пышылдап:

– Әйдә инде, тегендә барып, бер тәмәке тартып кайтыйк. Алайса, мин үләм, – диде.

Ислам ризалашмый булдыра алмады. Әсгать берьюлы ике сигарет тартып бетерде. Ислам аны, бераз читкәрәк китеп, кинода караган кебек карады. Әсгать аңа авызыннан йоп-йомры, боҗра-боҗра төтеннәр чыгарып күрсәтте. Ике борын тишегеннән өзек-өзек итеп төтен чыгаруы да Ислам өчен цирк караган кебек кызык булды. Тыкрыктан кайтканда, Әсгать, кулын Исламның иңбашына салып:

– Синең белән яшәп була икән, – диде.

Алар, кайтып җиткәнче, тып-тын гына атладылар. Берничә көннән, инде укулар башланырга әз генә вакыт калганда, мондый хәбәр килеп иреште: Әсгать аларның сыйныфында укыячак икән! Илдар Каюмович быел пенсиягә китеп, аның урынына математика укытучысы Шәүкәт Җәмилевичны куйганнар иде. Яңа директор аның белән бик озаклап әңгәмә үткәргән, аннары, укытучыларны чакырып, һәрбер фән буенча белемен тикшергәннәр һәм бишенче сыйныфка гына алып була дигәннәр. Әсгать кайтып бу хакта әйткәч, Нурия апа, аны җитәкләп, кабат мәктәпкә киткән. Халыкның сөйләве хак булса, Шәүкәт Җәмилевичның алдына тезләнгән, диләр.

– Ул ничек оялмыйча алар белән йөрсен. Зинһар, югарырак сыйныфка күчерегез, – дип ялварган, елаган.

– Бу мөмкин түгел, – дигән директор. – Аның белем дәрәҗәсе шундый. Без дә бит югары органнар алдында җавап бирәбез.

– Һич югы, Исламнар сыйныфына куегыз.

Шәүкәт Җәмилевич бүлмәсе буйлап әрле-бирле йөргән дә:

– Ярар, бәлкем, сез хаклыдыр, – дигән.

Бу хәбәр авылга яшен тизлеге белән таралды. Әлбәттә, яңалыкны иң дулкынланып кабул итүчеләр сыйныфташлар булды. Беркөнне Энҗе Ислам янына килеп җитте:

– Безгә Үзбәкстаннан бер хулиган кайткан дип сөйлиләр. Син инде аның белән аралашасың икән. Сыйныфның тынычлыгы китмәс микән? – диде ул, маңгаена төшкән чәчләрен сыпыра-сыпыра.

– Мин ни әйтим соң инде? – диде Ислам. – Ул Нурия апаның туганы, без аны кабул итәргә тиеш.

– Үзебез генә чакта рәхәт иде, – дип куйды Энҗе.

– Рәхәт, рәхәт, – дип үртәде аны Ислам. – Ә кеше нишләргә тиеш? Ул каян кая кайткан. Тагын шуны әйтим: «Шүрәле»не ул синең белән миннән әйбәтрәк сөйли.

Бу сүзләрне әйткәч, Энҗенең йөзе ачылып китте:

– Алайса, ул безнең кеше була бит инде?

– Шулай билгеле, – диде Ислам.

– Минем янга кызлар килсә, гел шул турыда сораштыралар.

– Сине миңа шымчы итеп җибәрделәрме?

– Ярар инде, – дип кул селтәде Энҗе, чыркылдап.

– Энҗе, син аларга әйт, «Шүрәле»не дә сөйли, башка шагыйрьләрне дә белә, безнең малай, диген.

Сөмбел

Быелгы уку елы җиденчеләр өчен Әсгать белән Сөмбелнең, шактый ерак керәшен авылыннан Ольга белән Иринаның килүе белән хәтердә калды. Мең төрле мәшәкатьләре белән уку елы уза бирде. Сөмбел Беренче сентябрь көнне үк башка кызлардан аерылып торуын күрсәтте. Югыйсә барысы да гадәти иде: ап-ак йөзе дә, зәңгәр күзләре дә, алсу бит очлары да, миләүшә төсле күлмәге дә табигый иде. Әллә соң хикмәт аның тузганактай күпереп торган сары бөдрә чәчләрендәме? Теге чакта Ислам велосипедына утыртып кайтканда, аның чәчләре ятыбрак тора иде ич. Хәзер алар сары тузганактай нур чәчәләр, Сөмбелне зәңгәр күккә күтәреп очып китәрдәй тоелалар. Уку елының тәүге иртәсендә Ислам аңа әкияттән сикереп төшкән патша кызына карагандай сокланган иде.

Көн саен мәктәп тормышында кайный торгач, Сөмбелнең гадәти нәрсәләрдән могҗиза ясарга маһирлыгы күренде. Аларның берсе – аның елмаюы. Ул әллә ничекләр итеп елмая белә. Аның һәр елмаюы бик нечкә бер мәгънәгә ия. Тартынулы, тәкәллефле елмаю, кинаяле, хуплаучы, гозерле, акыллы елмаюлар, чакырулы, өнәмәүче, кояшлы, караңгы елмаюлар дисеңме – мең төрле елмаю аның иреннәрендә туып кына тора. Ә күпчелегенең мәгънәсенә, гомумән, төшенә торган түгел. Сөмбелнең елмаюларының серенә төшенергә дипме, башкача сихерләнүдәнме, малайлар гел аның тирәсендә бөтереләләр, үткәндә дә, сүткәндә дә эндәшәләр, шаярталар, аның серле елмаюына лаек булырга тырышалар.

Малайларның кинәт шулай үзгәрүе кызларга ошамый. Алар Сөмбелне баштарак күрмәмешкә салышкан кебек кыландылар, аның белән сөйләшмәделәр, мәктәп ашханәсендә янәшә утырмаска тырыштылар. Сөмбел, берни сизмәгән гөнаһсыз сабый кебек, аларга елмаеп, хәтта яратып карады. Тора-бара алар кебек битарафка әйләнде, һәм Сөмбелнең күңелендә үпкәләү тойгылары уянды. Аны басу өчен, ул унынчы-унберенче сыйныфлардагы чибәр-чибәр егетләргә елмая башлады. Ә аның үзе генә белә торган серле елмаюына юлыккан егетләрнең бу бәхеттән зиһене тарала, бар нәрсәләрен онытып, аның артыннан йөгерә, ничек тә аңа яхшылык эшләп якынаерга керешәләр. Бусы инде сыйныф кызларыннан ачыктан-ачык үч алу иде. Һәрбер кыз аңа күпмедер ачу саклый башлады, ачу аларның йөзенә үк чыкты. Сөмбелгә, күрәсең, бу ошап китте. Кызларны тагын да ярсыту өчен, ул юри гел малайлар белән аралашты. Аңа Әсгать тә, Фаил дә, Рөстәм дә, Риф тә барыбер иде. Малайлардан Мансурны гына аның елмаюлары какшата алмады. Ислам белән Сөмбелнең дуслыгы элеккечә дәвам итте, алар бер-берсеннән көнләшмиләр кебек иде. Кызлар үзара яшерен генә Сөмбелне «Сихерче» дип йөртәләр, аны шулай атаудан тәм табалар иде.

Әсгать бөтен мәктәп өчен яшелчә түтәлләре уртасында тырпаеп утырган ялгыз шайтан таягын хәтерләтте. Аның саргылт йөзе дә, кигән киемнәре дә, кыланмышлары да берничек тә балаларның моңа кадәрле булган тормышына ябыша алмый иде. Ислам, иптәш малайлары белән сөйләшеп, аңа костюм-чалбар алырга акча җыймакчы булды. Фаил, әтинең складында андый әйберләр тулып ята, разведка ясыйм әле, диде. Икенче көнне мәктәпкә өч пар костюм-чалбар алып та килде. Дәресләр беткәч, Ислам, Рөстәм, Риф, Мансур Нурия апаларга кайттылар. Аларның нишләп йөргәнен аңлагач, Әсгать котырырга тотынды:

– Сез мине хәерчегә саныйсыз, күземнән югалыгыз! Апа белән үзебез барысын да юнәтербез, – дип, малайларны куарга тотынды.

Нурия апа аны көч-хәл белән тынычландырды. Ахырда ул верандага чыгып, өч пардан берсен сайлап киеп, алар янына килеп кергәч, малайлар сүз берләшкәндәй кул чабып җибәрделәр:

– Сезнең каршыгызда Үзбәкстанның халык артисты Әсгать Моратов нәфис сүз белән чыгыш ясый, – диде Ислам күтәренке тавыш белән.

Әсгать бу юлы авыз чите белән генә түгел, барлык тешләрен дә күрсәтеп елмайды. Ислам «Шүрәле»не сөйләр дип уйлаган иде, Әсгать сөйләмәде, әллә нинди озын моңсу көй сузып җибәрде:

 
Зиратта каен үсә,
Барган саен багаем;
Әткәм-әнкәм яшьтән үлгән,
Кайдан эзләп табаем?
 

Аның бу җырлы шигыреннән бөтенесе тып-тын калдылар, карашлар идәнгә төбәлде. Гүя алар Әсгать алдында гаепле иде. Ислам бу хәлдән тизрәк котылу өчен җырлап җибәрде:

 
Трико микән чалбарың,
Кайтарып куй балагын.
Рәхмәт яусын җырлавыңа,
Рәхәтләнде җаннарым.
 

Шуның белән алар кыен хәлдән чыктылар. Әсгатьнең киемен алыштыруы аны мәктәпнең үз кешесенә әверелдерде. Кызлар да аны читкә тибәрми башладылар. Кешегә санамыйча үтеп китә торган югары сыйныф кызлары, малайлары да аны елмаеп сәламләде. Нурия апа, һәр көн кереп, Исламга, әтисе белән әнисенә рәхмәт укыды, алар белән озаклап сөйләшеп утырды.

Барысы да көйләнде кебек, тик Әсгатьнең укуы гына аксый иде. Аның белемнәренең үзләренә караганда бик түбән икәнлеген сыйныфтагы һәркем ачык сизде. Тик моны Әсгатьнең үзенә генә сиздермәскә кирәк иде. Ислам дәресләрдән соң Әсгать янына берничә мәртәбә кереп карады. Үткән дәресне кабатлау, өйгә эш эшләү турында сүз кузгатуга, ул, чыраен ямьсезләндереп, өйдән чыгып китте дә бәдрәфкә кереп тәмәке пыскытты. Инде аның тәмәке тартуын белмәгән кеше юк. Нурия апа белән аптырашып карашып утыргач, Ислам чыгып китәргә мәҗбүр булды. Аны озатканда: «Без аны көчләмик инде, ул бит әле чүл бүресе кебек, сабыр итик», – дип пышылдады Нурия апа аның колагына. Чүл бүресе ни буйсынып бетмичә, ни үзенчә улый алмыйча яшәвен дәвам итте…

Безнең юл уртак

Көннәр суыта башлагач, Әсгатьнең ютәле тагын да көчәйде. Фаил әтисенең складыннан сиздермичә генә аңа бер пар кара итек, җылы бияләйләр дә юнәтте. Хәлил бабай, бал белән әрем тамыры әчетеп, Нурия апага бирде. Ул аны һәр көн көчләп диярлек Әсгатькә эчергәнен сөйләде. Шуны куллана башлагач, ашавы да әйбәтләнде, диде. Хәлил бабай, Ислам алып килгән юкә чәчәге, андыз тамыры кебек үләннәрне биреп, аларны да ничек ясарга һәм эчәргә икәнен өйрәтте. Бабайның үзен якын итүе Әсгатьне рәтләндереп җибәрде, ул, аның янына барып, хәл-әхвәл белешү белән генә чикләнмәде, хуҗалыктагы төрле эшләрендә дә булыша башлады. «Исламга ябыш, улым, аның юлы дөрес, – дигән Хәлил бабай. – Игелекле кешегә иярсәң, юлың уңар». Аның бу сүзләрен Исламга, колагына гына пышылдап, Нурия апа җиткерде. Һәр көн дәрес әзерләшергә керсә дә, ул Әсгать белән уртак тел таба алмады. Ниндидер фәннән дәрес әзерли генә башлауга, Әсгать карашын йә почмакка, йә тәрәзәгә төбәп тынып кала. Андый чакларда ул эндәшкәнгә борылып та карамый. Математикадан Ислам аңа юньләп аңлата алмагач, өйгә эшне әйтеп кенә яздыра. Әсгать әйтеп яздырганны да тиешенчә үти алмый. Шулай мәшәләнә торгач, аның йөзе караңгылана, күзләре ачулы елтырый башлый. Аннан соң утыруның файдасы калмый, Ислам чыгып китә. Әсгать, күрәсең, аны ишегалдына чыгару өчен шулай кылана, тиз генә өстенә курткасын элеп, аның артыннан чыга да: «Әйдә абзарга», – дип пышылдый. Абзарга керү белән тәмәке тартырга тотына. Аны ике мәртәбә суыруга, корык-корык ютәлләргә дә керешә.

– Ташла син тартуыңны, – дип, Ислам аңа бер кап тәмәкедәге никотин атны үтерүен, ә адәм баласын мең төрле чиргә китерүен сөйли башлый.

Әсгать аның сүзләренә кул гына селти. Ә беркөнне ул болай диде:

– Минем бер генә яраткан әйберем бар.

– Ни?

– Тәмәке. Аннан аерылсам бетәм. Тәмәке ул минем өчен Үзбәкстандагы өебез, андагы иптәшләрем…

Әсгатьнең мәктәптә көндезге аш өчен Нурия апасы биргән акчага да тәмәке алганы билгеле булды. Акча түләмәсә дә, аны кызганып, пешекчеләр ашату җаен табалар иде.

Тора-бара Әсгать Фаил белән дуслашып китте. Бу дуслыкның нәтиҗәсе озак көттермәде, Фаилдән дә тәмәке исе килә башлады. Моны әти-әниләре дә сизгән. Әхтәм абый, Нурия апаларга килеп, Әсгатьне бик каты ачуланган, әгәр Фаилне бозсаң, мылтыктан атып үтерәм, дип куркыткан…

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушанны фән укытучылары Әсгать Моратовның укымавы, чиреккә «ике»ле чыгарачаклары турында ныклап кисәтә башладылар. Раушан берничә мәртәбә Нурияләргә барып, аның дәресләрен үзе карап торып әзерләтте. Чөнки Әсгатькә булышырга беркетелгән Мансур белән Исламга аның буйсынмавы, кәефе килгәндә генә, бергәләп дәрес әзерләргә ризалашуы Раушанга мәгълүм иде. Аерым фән укытучылары да Моратовка гел ярдәм итеп торалар. Директор аларны туктаусыз кисәтә: аның ачы язмышлы детдом баласы икәнен онытмагыз, бик сак кыланыгыз, үзебезнең балаларга булган мөнәсәбәттән йомшаграк эш итәргә кирәк, ди. Аның бозылган психикасын кабат яраласак, бөтенләй төзәтеп булмаслык хата ясалырга мөмкин, дип кисәтә. Кыргый җәнлекне кулга ияләштерүдән дә авыррак эш булып чыкты бу. Һәм аның иң авыр башы Раушан өстенә төште. «Ярар, эшләп килермен, укырмын, әзерләнермен» дигән сүзләрне Әсгать болай гына әйтәме, мәктәптән чыгуга онытамы, әллә эшләргә көченнән килмиме – аңламассың. Аның белән бик теләгәндә дә ачылып сөйләшеп булмый. Биргән сорауны җавапсыз калдыра һәм, берни булмагандай, туп-туры күзгә карап тора. Бу атнада ул Раушанның да, башка укытучыларның да тәмам теңкәләренә тиде. Өйләренә барсалар – ул мәктәптән кайтмаган, кайдадыр буталып йөри. Шәүкәт Җәмилевич бүген Раушанны бик каты кисәтте: «Әгәр чирекне барлык фәннәрдән өлгермәүче укучы белән төгәлләсәк, безгә роно алдында хисап тотарга туры киләчәк», – диде. Директор дөрес әйтә иде. Раушан үзе дә, нинди чара күрергә белмичә, соңгы вакытта гел шушы хакта баш ватты. Ниһаять, бүген дәрестән соң Әсгатьне сыйныф бүлмәсеннән ул бөтенләй чыгармады.

– Җитте, Моратов, әгәр әзерләнә белмисең икән, хәзер шушы юл белән укытырга туры киләчәк сине, – диде. – Утын агачы кебек йөри бирәсең, ә уку исеңдә дә юк.

Әсгать бүре кебек карап алды да укыган-язган кебек итеп, кыштыр-мыштыр килеп утырды. Унбиш-егерме минут үттеме-юкмы:

– Абый, минем эчем авырта, – дип шыңшый башлады.

– Әле берни дә әйтмәгән идең бит, ник алдашасың?

– Минем ашамыйча озак торсам авырта ул, – дип, борынын тартты Әсгать.

– Түзәрсең. Дәресләреңне әзерләп бетермичә, беркая да чыгармыйм, – дип кырт кисте Раушан.

Тагын беркадәр вакыттан Әсгать кыбырсып торып басты:

– Кысталдым, чыгып керим әле, абый.

– Бар, ләкин озаклама, – диде Раушан.

Малай шул килеш югалды. Раушан, коридорга чыгып, кием элгечләре янында торучы дежур Фәридә ападан:

– Моратов туалеттамы ул? – дип сорады.

– Ул курткасын киеп чыгып китте бит.

Раушанның котырып ачуы килде. Ул, күз ачып йомганчы киенеп, Әсгать артыннан йөгерде. Аны өстәл артында ашап утырган җиреннән сөйрәп алып, кире мәктәпкә алып китәчәген уйлап, хәтта эченнән ләззәтләнде дә кебек. Ниһаять, җил-җил атлап аларның капкасыннан керде, ярсып өй ишеген ачты.

– Әллә бер-бер хәл булдымы? – дип каршылады аны Нурия.

– Малаең кайтмадымыни?

– Юк шул. Нишләп соңарды микән, дип үзем дә аптырап тора идем. Нәрсә булды соң?

– Дәресләрен әзерләп утырган җирдән качты.

– Ай, имансыз бала! – дип куйды Нурия.

– Кемдә булырга мөмкин ул?

– Ислам янына керсә инде…

Раушан атылып Нуруллиннарга керде. Тик Әсгать анда да юк иде. «Хәлил бабайларда түгел микән», – диде Ислам. Аның өе турына җиткәндә, капкадан чыгып килүче Әсгать белән күзгә-күз очрашты. Әсгать, тиз генә борылып, ишегалдына йөгерде. Раушан аның артыннан ташланды:

– Тукта, хәзер үк!

Урамга чыгып китмәкче булып, коймага үрмәләп маташкан малайны Раушан куртка итәгеннән эләктерде. Шулчак ул аның күкрәгенә аягы белән китереп типте. Ләкин Раушан кулын ычкындырмады, аны койма башыннан сөйрәп алды да яңагына чалтыратып җибәрде:

– Ник алдадың?! – диде ул, ачуына чыдаша алмыйча.

Әсгать, башын аска иеп, теш арасыннан ачу белән:

– Барыбер укымыйм! Үтерсәгез дә – укымыйм! – диде.

Раушан аны, курткасыннан тотып, урамга алып чыкты һәм:

– Укырсың! Укытырбыз, – диде.

Әсгать йөгереп үзләренә кереп китте.

Раушанның бөтен гәүдәсе дулкынланудан дер-дер калтырый иде. «Нишләдем мин?!» дигән коточкыч сорау зиһенен томалады. Ничә еллар мәктәптә эшләп, бер генә балага да кул күтәргәне булмады. «Нинди түбәнлек!» дип өзгәләнде эченнән.

Мәктәпкә барып, сыйныф бүлмәсенә кергәч, ни кылырга белмичә, тораташ катып утыра бирде. Аңарда балаларга кул күтәрү уеның булганы юк иде. Әйтерсең лә ниндидер чит кул эш итте. Шактый вакыттан соң башына бер уй килде: «Әгәр ул хурлыгыннан берәр нәрсә эшләп ташласа?!» Раушан, кабаланып, Моратовның сумкасын алып, аның партасында таралып яткан китап-дәфтәрләрен ашыга-ашыга тутырды да Нурияләргә юл тотты. Раушан барып кергәндә, Әсгать телевизор карап утыра иде. Ул кырын күзе белән аңа усал гына карап куйды.

– Апаң кайда? – диде Раушан.

Әсгать авыз эченнән генә мыгырданып җавап бирде:

– Күршеләргә кереп китте…

Раушан, түргә узып, сумканы Әсгатьнең тезләренә шапылдатып куйды.

– Мә сумкаңны, әзерлә дәресләреңне. Син мине чыгырымнан чыгардың, – диде ул, ачуын эченә йотып, тик тавышы дулкынланудан барыбер калтыранып чыкты: – Мин бит синең өчен тырышам, Әсгать… Ник аңламыйсың шуны?!

– Тырышмагыз, мин барыбер бер әйбер дә белмим.

Раушан, аның кулындагы пультны алып, телевизорны сүндереп куйды.

– Син киреләнәсең генә. Әз генә укысаң да эләктереп кенә аласың. Укытучылар шулай икәнен әйтеп тора. – Раушан кулын аның иңбашына салды. Малай сискәнеп куйды. – Кул күтәргәнем өчен гафу ит. Алдап качып ачуымны чыгардың.... Үзем дә сизми калдым…

– Телегезне әрәм итмәгез. Шакал мин!

– Нинди шакал?

– Шулай. Минем икенче исемем ул. Сезнең үз юлыгыз, минем үз юлым.

– Юк, Әсгать, – диде Раушан, аның иңбашын кулы белән сыпырып. – Менә күрерсең, уртак безнең юлыбыз. Без бит татарлар. «Шакал» сүзен оныт син. Никадәр тизрәк онытсаң, шулкадәр әйбәтрәк булыр…

Директорга кичтән булган хәлне сөйләгәндә, Раушан тирләп чыкты, каушаудан фикер җебе чуалып алды. Аны сабыр гына тыңлап бетергәч, Шәүкәт Җәмилевич зур якты тәрәзә каршына килеп, карашын Ык аръягына, Нух тавына таба төбәп сүз башлады:

– Барысын да яшермичә сөйләп бирүең өчен рәхмәт, Раушан Салихович, – диде ул, йомшак кына итеп. – Менә хәзер ике дә уйламыйча, мин сиңа шелтә яисә каты шелтә бирер идем. Тик сөйләгәндә, сине күзәтеп, үз-үзеңә инде әллә ничә мәртәбә каты шелтә биргәнлегеңне аңладым. Шелтәне йөзне бирсәң дә – файда булмас. Безгә бүген үк фән укытучылары белән бу мәсьәләдә сөйләшеп алырга кирәк.

Дәресләрдән соң директор бүлмәсенә төп фәннәрне укытучылар чакырылды. Мәктәп тормышының берничә мәсьәләсенә кагылып үткәннән соң, Шәүкәт Җәмилевич турыдан-туры Әсгать Моратовны өлгерүче укучылар рәтенә бастыру мәсьәләсенә тукталды. Ул үзенең фикерләрен әйтеп тә бетермәде, Диләрә Ахуновна кызып сүз алды:

– Без бит, аны тикшергәндә үк, белем дәрәҗәсенең түбәнлегенә хәйран калдык. Моратов җиденче сыйныфта түгел, бишенче сыйныфта укырга тиеш. Фән укытучысы аның башындагы икееллык бушлыкны ничек бер селтәнүдә тутыра алсын?

Аның сүзләре, әлбәттә, туп-туры директорга каршы юнәлтелгән иде. Диләрә Ахуновнаның таләпчәнлегеннән һәрвакыт иза чиккән укытучылар хәзерге мизгелдә аның чын теләктәшләренә әверелгәннәр иде. Ләкин Шәүкәт Җәмилевич моның шулай икәнлеген аңласа да чигенергә уйламады.

– Белем алу күзлегеннән караганда, сез мең мәртәбә хаклы, – диде ул, үзенең урынбасары каршына килеп. – Ләкин без мәсьәләгә баланың күңеле аша, психологиясе аша карарга тиеш. Моратовны бишенче сыйныф балалары белән утырту аның өчен үлемгә тиң булыр иде. Ул чакта малайны бөтен мәктәп үртәячәк. Урамда да аның күзен ачырмаячаклар. Болай да йөрәгеннән кан саркыган малай нишләмәс? Менә шушылай уйлагач, мин аны җиденчеләр белән укытуны бердәнбер дөрес юл дип саныйм. Минем белән килешәсезме? Кемдә нинди фикерләр бар?

Беркем дә дәшмәде.

– Сезнең белән килешергә мөмкин, – диде Диләрә Ахуновна, акрын гына бүлмә буйлап атлап. – Тик мин бер тенденция сизәм: аның нинди генә гаебе булса да – якларга тырышу. Бу – бик куркыныч нәрсә.

– Без монда төшенчәләрне бутыйбыз бугай, – диде Шәүкәт Җәмилевич. – Баланың иң көчле тойгысы – аны тормышка мәңге өзелмәслек итеп бәйләүче тойгы – әти-әнисенә, башка якыннарына үзенең иң кадерле зат икәнен тою. Ә Моратов үзенең кадерсез икәненә өзгәләнә. Әгәр аңарда әлеге тойгыны уятмасак, без аны тәрбияли алмаячакбыз.

– Ул бит бүре кебек карап тора! – диде Диләрә Ахуновна. – Без, куян хәленә төшеп, нәрсәгәдер ирешә алырбызмы?

Бу урында сүзгә Раушан да кушылды:

– Ә бүре булсак, тагын да яманрак хәл туачак.

– Мин сезгә күптән әйтә киләм, Раушан Салихович, – диде Диләрә Ахуновна, аңа карап. – Сез хәтта Моратовка «ике»ле куюдан да тыясыз. Болай да укымаган килеш шушындый либераллык күрсәткәч, ул нишләргә тиеш була?

– Әйе, минем принцибым шундый, – диде Раушан. – Мәктәптә эшләү дәверемдә бер балага да «ике»ле куйганым юк. Институтта безнең иң яраткан профессорыбыз биш ел буе бер нәрсәне кабатлады: «Беркайчан да балага «ике»ле куймагыз», – диде. «Сезнең бурычыгыз үзегезнең фәнегезне, нинди юллар белән булса да, балаларга төшендерү, тиешенчә аңлату, бу – мәҗбүри шарт», – диде. Шуңа күрә баланың өенә бару, аның белән дәрестән соң шөгыльләнү безнең практикада даими кулланылырга тиеш, дип саныйм.

Диләрә Ахуновна белән Раушанның фикерләре бүлмәдәгеләрне ике төркемгә аерды. Берәүләре Диләрә Ахуновнаны, икенчеләре Раушан Салиховичны яклады. Шәүкәт Җәмилевичның кистереп әйткән сүзен көтсәләр дә, ул моны эшләмәде. Бары тик, һәр очрак – укытучы үзе хәл итәргә тиешле, кабатланмас ситуация ул, дию белән чикләнде. Ахырда директор бүлмәсендәге сөйләшү Моратовка карата мөмкин кадәр сак булырга, тупас бәрелмәскә, аны түбәнсетүдән сакланырга дигән нәтиҗә белән төгәлләнде.

– Һәрберебез аңа иң беренче чиратта иптәш булырга тырышыйк, – диде Шәүкәт Җәмилевич.

– Ничек?! Ничек эшләргә моны? – диде Диләрә Ахуновна, тавышын күтәреп.

– Белмим, белмим! – диде Шәүкәт Җәмилевич, барысын шаккатырып. – Әле безгә аңа карата үзебезнең мөнәсәбәтне билгеләү генә түгел, барлык укучыларның дустанә карашын да урнаштыру кирәк. Безнең үтемле бер юлыбыз бар: Моратовны, аны гына түгел, начар укучы башка балаларны да мөмкин кадәр күбрәк җәмәгать эшләренә, концерт-спектакльләр әзерләүгә тартырга кирәк. Әле бит без белмибез, бәлкем, Моратовның да берәр башкалардан аерылып торган сәләте, осталыгы бардыр. Бөтенесе эзләнү, тәрбия чаралары сорый.

Директорда сөйләшү шуның белән тәмамланды.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации