Текст книги "Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад"
![](/books_files/covers/thumbs_240/kel-bakcha-moya-dusha-cvetuschiy-sad-256510.jpg)
Автор книги: Галия Гайнетдинова
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
ӨМЕТ
Газап икән, газап өзелеп сөю,
Ярың янәшәңдә булмаса.
Газап димәс идем, сагыш тулы
Күзләремне яшьләр юмаса.
Очрашулар көтеп гомер уза,
Тынгы бирми җанга үткәннәр.
Минем хәлләремне аңлар бары
Гомер буе ярын көткәннәр.
Сүнәр-сүнмәс кенә яши җанда
Нәни генә өмет чаткысы.
Шул чаткының ише булып балкый
Пыскып янган шәмнең яктысы.
ГАРМУН УЙНЫЙ БЕРӘҮ
Хискә чумып, гармун уйный берәү,
Җитез бармаклары төймәдә.
Бер кушылып җырлыйсылар килә
Ул уйнаган таныш көйләргә.
Гармун уйный, тынмый,
Кемдер туктап тыңлый.
Эшләпәгә төшә ун тәңкә.
Кемдер хәтта ишетмичә үтә,
Аның хәле яхшы бик күпкә.
Битарафлар белән дөнья тулган,
Гармуннарны заман оныткан.
Кемдер әйтер эчтән, кулын селтәп:
«Гармун уйнап кем соң баеган?»
Гармун уйнап беркем баемаган,
Теләге дә андый булмаган.
Уйнаган ул, чөнки халкы аның
Гармун моңнарыннан туймаган.
Кемдер яши кәеф-сафа корып,
Тел ни аңа, иҗат, сәнгать ни.
Алпан-тилпән кайтып ава бардан,
Көн башламый башын төзәтми.
Ул кызганыч, ә гармунчы түгел,
Көне үтсә дә уйнап урамда.
Шәп уйный бит, тик уйнасын гына,
Күңелле ул уйнап торганда.
Тыңлап торам туктап,
Һич жәл түгел вакыт.
Эшләпәгә төшә йөз тәңкә.
«Афәрин!» дип меңне бирер идем
Гармунчыга мин шушы мәлдә.
ЯЗМЫШ ЯШЕННӘРЕ
Яшен асларында күпме йөрдем,
Алар миңа тими үттеләр.
Ә язмышның камчы-яшеннәре
Йөрәккә ук кадап киттеләр.
КАРАНЫ АК ДИЯ АЛМАДЫМ
Җигелсәм дә төпкә – күрмәделәр,
Тырышсам да – мактый белмәделәр.
Хак булса да, әйткән сүзләремне
Никтер колакка да элмәделәр.
Аз эшләп тә кемдер күп каерды,
Башлыкларга ярый белгәнгәдер.
Гайбәт сатып, кеше хезмәтеннән
Файдаланып гомер сөргәнгәдер.
Яшибез шул гаделлек һәм намус
Җитенкерәмәгән заманнарда.
Шулар җитми безнең яшәешнең
Тишек урыннарын ямауларга.
Тиеш нәрсә күп инде ул диеп,
Тиеш түгеленчә эшлибез.
Кемнәрнедер шулай алдый-алдый
Макталабыз, шундый көчле без.
«Яхшы» диеп отчёт бирү кирәк,
Шуны сорый бүген заманасы.
Өстәп куярга да өйрәнгән без,
Чыга калса эшнең яманаты.
Акны ак дип өйрәнгәнгә микән,
Караны ак дия алмадым мин.
Рәхмәтен дә, медален дә шуңа
Гомер буе эшләп күрмәдем мин.
Безнең урамда да кояш чыгар диеп,
Күңелемне һаман алдадым мин.
ТИМЕРЬЮЛЧЫЛАР
Күпме поезд озатылган икән,
Санап бармый тимерьюлчылар.
Хәерле юл теләп кала алар
Таныш түгел һәрбер юлчыга.
КЕШЕЛЕККӘ ДӘШӘР ӨЧЕН
Сабый әйтә: «Мин тудым, – дип, –
Бу дөньяга яшәр өчен!
Әти-әни, туган җирем,
Саумысыз дип дәшәр өчен».
Иркәләнеп елмая ул,
Кулын изи болытларга.
Үсеп җиткәч, сез күрерсез,
Чабар әле ул атларда.
Үзе дә шул табигатьнең
Нәни генә бер өлеше.
Тәүге адымнарын ясый
Кешелекнең бер кешесе.
Кешелек ни бүләк итәр
Бишектән төшкән улына?
Яшәр өчен бармы шартлар,
Бармы яклаучы юлында?
Бәбкә үлән өсләрендә
Ялантәпи йөрерлекме?
Элек без йөзгән суларга
Бүген инде керерлекме?
Чүп-чар тулы бу мохиттә
Табармы ул уйнар урын.
Сула гөлләр, арта җирдә
Шайтан таягына урын.
Зәгыйфьләнә чир-зәхмәттән,
Агулана җирдә кеше.
Вакытсыз китә дөньядан
Кешелекнең бер өлеше.
Сәламәт булып үсәрме
Бәхет өчен туган сабый?
Аяк чалмасмы юлында
Бозык җанлы өлкән абый?
Сабый туган бу дөньяга
Кеше булып яшәр өчен,
Коткарыйк дип матурлыкны,
Кешелеккә дәшәр өчен!
АНА СӨТЕ БЕЛӘН КЕРМӘСӘ…
Лампа утларыннан якты алып,
Өлкән буын элек көн күргән.
Беркөн килер шушы замананы
Ул чагында әле кем белгән?
Бары белән яши белгән алар,
Мал артыннан һич тә кумаган.
Тирен түгеп тапкан һәр табышын
Кайтып хәмер белән юмаган.
Талчыбыктан үреп, бала туса,
Өй түренә бишек элгәннәр.
Югалтмыйча дин һәм телебезне,
Мирас итеп саклап килгәннәр.
Ә без бүген – бөтен булган барын
Аяк асларына салучы,
Кыйбласыз көймә сыман, җилләр
Кая иссә, шунда агучы.
Заманалар үзгәрә дип, хәзер
Карашлар да безнең үзгәрә.
Яңа буын өчен ак-кара бер,
Колак салмый алар сүзләргә.
Җырлары да бүген башкача шул,
Көе, биюе дә башкача.
Хыяллар да, өметләр дә сүнә,
Сүнә тормышларга ашмыйча.
Аңлау читен, кая бара дөнья,
Изеп, телеп кеше бәгырьләрен?
Төнге барда төкереп дөньясына,
Югалталар яшьләр кадерләрен…
Ата-ана аңлый алмый бүген
Үзе тапкан газиз баласын.
Киләчәктә безне нәрсә көтә,
Нәрсә көтә адәм баласын?
Атнабайның сүзе искә төшә,
Болай диде шагыйрь, ачынып:
«Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйләндердек «мама» теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә».
Наркотикка җанын алыштырган,
Исерткечтән бахыр интегә.
Акылына килеп, башын бәрә-бәрә,
Кемдер үткәненә үкенә.
Каян белсен иман барын бала,
Үзебездә әгәр булмаса.
Ни көтәргә аннан, ата-ана
Изгелекләр җирдә кылмаса.
Уянырга кирәк бүген безгә,
Бүген кирәк, түгел иртәгә.
Без бит әле тиеш балаларны,
Оныкларны кеше итәргә.
Тана сөте белән керми бит ул,
Ана сөте белән кермәсә.
Кемгә үпкәләргә, яшьләребез
Матур итеп яши белмәсә?
ЯНМАС ИНДЕ…
Еллар үткәч, менә күрештек без.
Сәер хисләр җанда уйнады.
Гомеремнең шушы мизгелендә
Йөрәккәем синең минем өчен
Күптән чит икәнен аңлады.
Сүнгән учак ничек кабынсын соң,
Дөрләп янар көче калмагач?
Тормыш юлы уртак буламы соң,
Сукмакларын бергә салмагач?
Ялганмаска диеп өзелгәндер
Күптән өзелергә торган кыл.
Йөрәгемне газапларга салган
Сөю уты бүтән янмастыр.
Янмас инде шәмдәлләрдә утлар,
Яндырырга шәме булса да.
Һәм кабынмас күптән сүнгән учак,
Очкыннары әле калса да.
БАЛАЛАР ХАКЫНА
Нишләгән бу дөнья? Нишләгән кешеләр?
Заманның ахыры шушымы?
Олысы-кечесе мәгънәсез көн күрә,
Аермый яманнан яхшыны.
Тормышның бар ямен,
бар гамен югалтып,
Эчүгә сабыша бәндәләр.
Коймалар буенда, урамда, канауда
Ауныйлар исерек гәүдәләр.
Сәрхушка әйләнгән ир-атка бу көндә
Гүзәл зат – хатын-кыз иярә.
Иярә генәме, артыннан дусларын,
Йә улын, йә кызын ияртә.
«Алмасы агачтан еракка төшми шул»,
Уздыра баласы анасын.
Чамалап буладыр дәвамлы бу чирдән
Алмашка тагын кем туасын.
Шешәгә ябышкан хатыннар халәтен
Тырышам үземчә аңларга.
Аптырап уйланам, карасаң, бар да бар,
Ни җитми икән дип аларга.
Агулап каннарны, аздырып җаннарны,
Яралап балалар бәгырен,
Кызыллык китереп әнкәйләр йөзенә,
Рәнҗетеп туганнар йөрәген.
Хәмердән баш тартмый, көннән-көн тәгәрәп
Төшәләр упкынның төбенә.
Рәхәт көн күрмичә, тәүбәгә килмичә,
Әйләнеп дөньяның чүбенә.
Түгәрәк дөньяның кителә читләре,
Кадерен югалта хатыннар.
Эчкече хатыннар, акылга килеп бер,
Айныгыз балалар хакына!
ӘРНҮЛӘР
Кагылдым мин гөлчәчәккә,
Чәнечте энәләре.
Кулымда шактый озакка
Сузылды әрнүләре.
Никләр тидем матур диеп,
Матурлык алдый икән.
Алданган җанда бу ямьнән
Берни дә калмый икән.
Мәхәббәт тә шулай кайчак
Алдый, күзеңә карап.
Әрнетә җанны, әрнетә
Мәхәббәт салган яра.
ҮТӘЛЕРГӘ ТИЕШ ӘМАНӘТ
Әби-баба элек-электән үк
Телгә битарафлык кылмаган.
Туган телнең моңын, кадерен ул
Сабый чагыннан ук аңлаган.
Сәяхәттә, диңгез, далаларда,
Чүлдә татар телен җуймаган
Һәм кемнәндер таптатырга аны,
Кимсетергә ирек куймаган.
Теле барның үз милләте булган,
Милләтленең – иле, дәүләте.
Телен яклаганның даны арткан,
Саклаганның арткан кодрәте.
Ирексезләп сине биздерергә
Теләсәләр туган телеңнән.
Теләсәләр, читтә яхшырак, дип
Биздерергә туган илеңнән…
Кендек каның тамган изге җиргә,
Ана сөте белән иңгән телгә
Беркайчан да итмә хыянәт.
Сакла телең, татар баласы, бу –
Үтәлергә тиеш әманәт.
ЯКЛЫЙК ТУКАЙ ХАКЫНА
Кыйналды тел, кимсетелде,
Ябылды зинданнарга.
Куймыйк ирек аны кабат
Хаксызга яраларга.
Ана телебез яшәргә
Тиеш саф, бөтен килеш.
Үзебез сакламый аны
Кем соң сакларга тиеш?
Кыскартырга тырышалар
Мөмкинлекләрен күптән.
Телебезнең ирке, имеш,
«Тиеш»тән узып киткән.
Яклар өчен телебезне,
Кузгалыйк, агай-эне.
Чүпләнеп һәм гарипләнеп
Бара бит татар теле.
Кадерсезләнгәнгә күрә
Тел өстенә мүк үсә.
Яшьләнер иде Тукайның
Күзләре моны күрсә.
Бәлки, һуштан язар иде,
Гаделсезлекне күреп.
Чөнки татар үзе яши,
Туган телгә төкереп.
Киләчәк кичермәс безне,
Телгә зыян китерсәк.
Яңа буын сабыйларын
Туган телсез үстерсәк.
Югалмас, газиз телебез
Сеңеп калса алтыда.
Телебезне тел тидерми
Яклыйк Тукай хакына!
Яклыйк милләт хакына!
КЫЛДЫҢМЫ СИН ҖИРДӘ ИЗГЕЛЕК?
Ходай сиңа яшәр гомер биргән,
Биргән суын, биргән җимешен.
Үсеп җитешеңә көткән сине
Өлешеңә тияр көмешең.
Сине көткән кырлар, озын юллар,
Чикләвекле таулар көткәннәр.
Чишмә чыккан бәреп җир астыннан,
Бакчаларда гөлләр үскәннәр.
Сукмакларда бәбкә үлән үскән,
Ап-ак чәчәк аткан алмагач.
Иркәләнеп син йоклаган чакта,
Җырын бүләк иткән сандугач.
Җил-давылдан, салкын бураннардан
Әткәң-әнкәң сине саклаган.
Ялгыш гамәлләрең гел кичереп,
Бөтенесе сине яклаган.
Һәр әзергә хәзер булып, шулай
Үстердең син акыл, буеңны.
Җиңел ашырдың син тормышка да
Һәр хыялың, һәрбер уеңны.
Гамьсезлектә сине гаепләмим,
Яшьлегендә күпләр ваемсыз.
Әйтер сүзем: кылма дуамаллык,
Булма харап, булма син сансыз!
Уйлап кара: үзең шушы җирдә
Кылдың микән берәр изгелек?
Кем өчендер ихлас күңел белән
Күрсәттеңме берәр игелек?
ШУЛМЫ ЯШӘҮ?!
Кеше бит ул җиргә яратылган
Бәхет өчен, изге эш өчен.
Игелекле нәсел дәвамына
Багышларга җирдә бар эшен.
Ходай биргән адәм баласына
Өлешенә тигән көмешен.
Якты көнен, аяз күген биргән,
Җирен биргән, суын, җимешен.
Тик канәгать була белми Кеше,
Җир хуҗасы булу аз аңа.
Сатып ала әнә утрауларны,
Тамыр җәйгән җире тар аңа.
Кеше, ахры, шулай яратылган,
Белми фанилыктан китәсен.
Җирдә күзе төшкән һәр матурны
Килә үзенеке итәсе.
Туганыннан яки күршесеннән
Биегрәк тота коймасын.
Байлык җыя, белми, ахры, җирдә
Рәхәт яшәп, мәңге тормасын.
Ходай биргәннең дә, шөкер кылсаң,
Бәрәкәте җитә озакка.
Шулмы яшәү, милкең белән бергә
Үз-үзеңне бикләп йозакка?!
ЮККА ӘЙТМӘГӘННӘР
«Сабыр төбе – сары алтын»
Дип юкка әйтмәгәннәр.
Үкенәләр, еллар үткәч,
Кайчандыр көтмәгәннәр.
БАР ДА ВАКЫТЛЫЧА
Бик күп нәрсә җирдә вакытлыча,
Бар да үтә, бар да онытыла.
Җан газабы гына озак яши,
Сирәк кеше аннан котыла.
Җимешләр дә үскән агачында
Вакытлыча тора эленеп.
Вакыт үткәч, яккан учакның да
Кызулыгы бетә сүрелеп.
Без дә бергә булдык вакытлыча,
Мәхәббәтне саклый алмадык.
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Тик без аны бик соң аңладык.
Уйлар бүген тынгы бирми, җанга
Дулкын булып килеп кагалар.
Үткәннәрне искә төшерә һаман
Җанда төзәлмәгән яралар.
ҮЗӘГЕМӘ ҮТМӘ, КӨЗ
Колачын җәеп, көз килгән,
Хуҗа булган барсына.
Кояшны да әсир иткән,
Ирек бирми балкырга.
Азга гына күрсәтә дә
«Җитте» диеп бикләп куя
Соры болыт артына.
Көзнең юеш салкыннары,
Үзәгемә үтмәгез.
Мәхәббәт гөлем бөредә,
Кырау тидереп китмәгез.
ҖАНЫМ ШУНДЫЙ ХАЛӘТТӘ
Рәсемемнең эшен төгәлләдем,
Төсләр натурада күргәнчә.
Тик киндергә төшкән чәчәкләрем
Түгел бүген гадәттәгечә.
Таҗын койган ап-ак ромашкалар,
Сынып төшкән әнә бер мәк тә.
Нигә алай диеп сорамагыз,
Җаным бүген шундый халәттә.
Түгәрәкнең чите кителгәндәй,
Дөньяларым әллә нишләде.
Тәвәккәлләп бер эш башлый алмыйм,
Елар идем – килми яшьләре.
Күңелемнән кайгы болытларын
Куам инде менә ничә көн.
Сагыш юрганымны өскә ябып,
Йокыларсыз үтә ничә төн.
Бу халәттән мине арындырып
Керсә иде берәү хәлемә.
Оныттырып барын, бу җанымны
Күмсә иде дөнья яменә.
Рәсемемдә бүген сынган чәчәк,
Сынык күңелем тора еларга.
Ярый әле каләм сынык түгел
Ни теләсәм шуны язарга.
ВАКЫТ ТӘГӘРМӘЧЕ
Дөньябызда бик күп тәгәрмәчләр,
Барысы да алар әйләнә.
Кайсы юлда арып туктап кала,
Кайсы туктый белми, бер тизлектә
Әйләнә дә һаман әйләнә.
«Вакыт тәгәрмәче» диләр аны,
Төшми түбән, менми югары.
Сафтан чыкмый тузып күчәрләре,
Сикәлтәле түгел юллары.
Арба тәгәрмәче тартсаң бара,
Ә тартмасаң туктап тора ул.
Үзеннән дә авыр йөкне тартып,
Кая кирәк, шунда яра юл.
Ә Вакытның эше җиңел аның,
Отыласы юк, юк отасы.
Өстәвенә беркем каршында да
Юк Вакытның җавап тотасы.
Битараф ул җиргә, кешеләргә,
Зары барны килеп якламый.
Кире чикми, беләм, шуңа күрә
Яши бирәм ачу сакламый.
ВАКЫТ БЕЛӘН БУЛМЫЙ ЯРЫШЫП
«Ашыкма!» дим Вакытка мин, ә ул…
Ул каядыр һаман ашыга.
Ә мин, ашыксам да, торып калам
Утыралмый Вакыт атына.
Ярты гасыр чаптым туктаталмый
Җилдән җитез чапкан Вакытны.
Азга гына туктап торса да ул,
Төзәтер идем күпме ватыкны.
Күпме эшем ята кул тимичә,
Көчем-дәртем ташып торса да.
Кайтарасы иде бу гомернең
Бер дистәсен генә булса да.
Юк шул… Вакыт гел үзенчә эшли,
Аның белән булмый алышып.
Буйсынырга кала, кире борып
Буламы соң Вакыт агышын?!
ХОДАЙ БЕЗГӘ БАРЫН БИРГӘН
Гамьнәр артыр иде бугай,
Гамьсезлеккә чик куелса,
Кешеләр дә әгәр тупас
Гадәтләреннән тыелса.
Җир-ананың куенына
Бәгырьсезләр чүп-чар ата.
Суын эчәр өчен, кисеп,
Күпме каенны елата.
Шушы җирдә кеше өчен
Икмәк үсә, җимеш пешә.
Энҗе бөртекләре сыман,
Җәйге төндә чыклар төшә.
Безнең яклар бу дөньяның,
Һич арттырмыйм, оҗмахыдыр.
Шул гүзәллек бездән килер
Буыннарга каласыдыр.
Гамьсезлекне күргән саен,
Читкә бормыйк йөзебезне.
Табигатьне саклау, дуслар,
Ул бит саклау үзебезне!
СОҢГЫ ГӨЛЛӘР
Өзелеп төште җиргә соңгы яфрак,
Соңгы ялкын сүнде учакта.
Соңгы сүзләр телде бәгыремне,
Соңгы гөлләр шиңде кочакта.
ИСМӘГЕЗ, ҖИЛЛӘР
Өрәңгедә калган сары яфрак,
Челтәрләнеп тузган читләре.
Өзелмичә калган бу яфракны
Аяк асларына ташлар беркөн
Ноябрьнең салкын җилләре.
Мин күзәтәм аны тыныч кына,
Юк ла, тыныч түгел, көенеп.
Әйтерсең лә анда өметемнең
Хәтәр җилдә сүнеп бетми калган
Бер кисәге тора эленеп.
Исмәгез сез, исмәгез сез, җилләр,
Кыл өстендә яфрак гомере.
Ул өзелсә, өзелеп төшәр кебек
Йөрәгемдә әле яшәп килгән
Өметемнең соңгы телеме.
ТУКАЙ РУХЫ РӘНҖЕМӘСЕН
Тукай иҗатыннан илһам алган
Шигырь язмый яши аламы?
Үзен шагыйрь иткән остазына
Бер багышлау язмый каламы?
Языйм әле, хакым бар дип уйлыйм,
Бер багышлау, кыска булса да.
Бүгенгене тартып бара диеп,
Йөз утыз биш яше тулса да.
Күпме җаннар киткән бу дөньядан,
Аркылыны буйга салмыйча,
Мирас итеп изге туган телен
Баласына бирә алмыйча.
Бүген дә күп андый битарафлар
Илен, телен яклый белмәгән.
Әрәм үтә гомер, беркем дә бит
Ике яшәр өчен килмәгән.
Төрле яклап кысу янап тора,
Белә торып шуны дәшмибез.
Мәйданнарга чыкмый, кемнәрнедер
Эчтән генә сүгеп яшибез.
Күпме икән телебезнең гомере?
Күпме икән милләт гомере?
Җуйсак телне, кунар йөзебезгә
Бу дөньяның кара сөреме.
УЗЫП БУЛАМЫ СОҢ ЯЗМЫШТАН?
Бүген төштә никтер айда йөрдем,
Күрдем анда Зөһрә кызны да.
Үз янына дәште ай сылуы,
Миңа таба кулын сузды да.
Уяндым да, тулы айга карап,
Күргән төшне искә төшердем.
Нигә юрарга да белми аны,
Әллә ниләр уйлап бетердем.
Бәхетлеләр айга карый микән,
Бар чагында күктә йолдызлар?
Салкын айга карап, зәңгәр кичтә
Серләшәдер бары ялгызлар.
Югалтканнан бирле сөйгәнемне
Шул ай сердәш шашкан җаныма.
Яраланган йөрәк, сынган канат,
Сагыш кына йөри янымда.
Зөһрә кызлы айга сыенырдай
Була кайчак җаным сагыштан.
Очып менәр идем, җитми көчем,
Итәгемә язмыш ябышкан.
Узып буламы соң язмыштан?
БЕР САГЫНЫР КҮҢЕЛЕҢ
Аккошлардай гел аңлашып
Башладык юлыбызны,
Бер-беребезнең кулыннан
Алмыйча кулыбызны.
Тик бәхетле мизгелләрнең
Кыска булды гомере.
Сүнде ялкыны сөюнең,
Калды көле, күмере.
Хушлашмый да китеп бардың,
Үз иттең башка ярны.
Газапларга салып мине,
Бәхетсез иттең җанны.
Вакыт узар, искә төшеп,
Бер сагыныр күңелең.
Мин бит беләм йөрәгеңнең
Боз да, таш та түгелен.
МИН ДӘ ЙОЛКЫЙМ
ВАКЫТ ЧУКЛАРЫН
Вак-вак атлап, вакыт мизгелләрен
Санап бара сәгать уклары.
Тәүлек үткән саен, календарьдан,
Кайчак теләп, кайчак теләмичә,
Мин дә йолкыйм вакыт чукларын.
Вакыт һаман эштә, мизгелләре
Эз калдыра тарих битендә,
Сырлар сала безнең маңгайларга,
Мүкләр сала ташлар битенә.
Аңламассың аны, кирәк чакта
Бер дә үтмәгән күк тоела.
Кирәкмәгән чакта шундый җитез,
Күңел язда кала, ә тышта – көз,
Җиргә сары яфрак коела.
Кайчак теләп, кайчак теләмичә
Йолкыйм мин дә вакыт чукларын.
Туктатасы килгән чаклар була
Бөтен сәгатьләрнең укларын.
ЯЛГЫЗ ТОРНА
Күргәнем бар көзен торналарның
Җылы якка тезелеп очканын,
Талмас канатларын җилпи-җилпи,
Болыт дулкыннарын кочканын.
Бүген күктә ялгыз торна күрдем.
Нигә ялгыз, пары кайларда?
Көчкә җилпи хәлсез канатларын,
Җаны, ахры, авыр кайгыда.
Түбән генә очкан ялгызакка
Озак карап тордым кызганып.
Нигә юрарга да белмәдем мин,
Йөрәккәем куйды сызланып.
Зәңгәр күктә агыла ак болытлар,
Зәңгәр күктә – торна сагышы.
И Ходаем, бирмә беркемгә дә
Бу бәхетсез торна язмышын.
КҮҢЕЛ – ДИҢГЕЗ
Чакырмагыз диңгез буйларына,
«Күреп кайт, – дип, – диңгез суларын.
Рәхәтләнеп ял итәрсең», – диеп
Ымсындырмагызчы, дусларым.
Минем күңел – үзе олы диңгез,
Кирәк түгел Агы, Карасы.
Саекмасын гына хәзинәсе,
Язар өчен җитсен карасы.
Егәрлеге дөньяларны гизеп,
Йолдызларга менеп җитәрлек.
Үзе сизгер, ярсу кирәк чакта,
Яшәү дәрте түгел бетәрлек.
Көтмәгәндә бәйрәм бүләк итә,
Дуслар өчен сыен кызганмый.
Гел яз була аның түрләрендә,
Кышларда да хәтта бозланмый.
Күңел диңгезе ул – серле дөнья,
Илаһи бер бакча – тирәсе.
Яхшы ният белән
Чум син шул диңгезгә,
Матурлыклар килсә күрәсең.
Хисләр белән үргән дулкыннарын
Карап торсаң, күңел сафлана.
Ишетәсезме, сизәсезме, әнә
Һәр дулкыннан яңа җыр тама.
Күңел – диңгез, аның кочагына
Сыя дөнья, галәм яктысы.
Намус дусты бирә аңа бәя,
Кирәк түгел заллар алкышы.
АНА ХӘСРӘТЕ
Чирмешән районының Яшәүче авылында гомер итүче Гөлсирә Әшрапованың улы Рафикның Чечня сугышында батырларча һәлак булуына багышлыйм.
Чечня сугышында харап булды
Халкыбызның батыр уллары.
Аямады газиз башкайларын,
Ялмап йотты сугыш аларны.
Гади авыл кызы Гөлсирә дә
Ул үстерде туган ил өчен.
Ялгыз канат белән бердәнберен
Кеше итте, биреп бар көчен.
Нигә бәхет ерак йөри икән,
Өстенлекне ала кайгылар.
Нигә хәсрәтләрне читкә куеп
Бармый икән дөнья җай гына.
Гөлсирәнең улы Рафик өчен
Язмыш булды ай-һай рәхимсез.
Бик вакытсыз өзде гомеркәен
Аямыйча сугыш, хәерсез.
Хат-хәбәрсез юкка чыкты Рафик,
Кайдалыгын белми әнисе.
Телеграмма килеп төшә беркөн,
Шомлы телеграмма, нишлисе?
«Госпитальгә килеп җитегез!» дип,
Хәбәр ала ана Ростовтан.
Госпитальдә аңа тапшыралар
Хәрби билетын һәм паспортын.
Гөлсирәнең ышанасы килми,
Аның килә улын күрәсе.
Һәлак булучылар исемлеге…
Әминов Рафик тора беренче.
Өнсез кала җир, күк бу мизгелдә,
Туктап кала вакыт агышы.
Аңын җуйган ана кайгысында
Язмышларның икән ачысы.
Өзгән мина гомерен баласының
Сугыш барган Чечня җирендә.
Әзер иде ана улы өчен
Үз гомерен хәтта бирергә.
Парә-парә килеп өзгәләнә йөрәк,
Каян сабырлыклар аласы?
Рафигының гәүдәсен һич тапмый,
Сызлый аның авыр ярасы.
Эх бу сугыш, каһәр суккан сугыш –
Түзалмаслык авыр яралар.
Госпитальдә ыңгырашкан ирләр
Һәр көн саен арта торалар.
Түбән Кама зиратында ята
Батыр егет Рафик гәүдәсе.
Кемнәр белгән язмыш ни язганын,
Бу башларның ниләр күрәсен?
Саубуллашмый гына китеп барды
Гөлсирәнең улы дөньядан.
Мәңгелектән кире, нишләсәң дә,
Кайту юк шул фани дөньяга.
Төшләрендә күргән саен улын,
Кузгала гел йөрәк ярасы.
Юксына ул вакытыннан алда
Дөнья куйган йөрәк парәсен.
Күз яшьләре инде кипсәләр дә,
Еш йомшара күңел кыллары.
Башка хәсрәт күрми узса иде
Бу ананың гомер юллары.
МИЗГЕЛЛӘР
Мизгелләрдән тора безнең гомер,
Шул мизгелләр безне яшәтә.
Шатлыгыннан күңел күтәрелә,
Ямьсезләре җанны өшетә.
ШӘҺӘРДӘ ЗУР КАЙГЫ КӨННӘРЕ
Кемерово шәһәрендә булган коточкыч янгын һәлакәте китергән кайгылы көннәрдән соң язылды.
Котырынып янган ут эчендә
Өзелгән ничәмә гомерләр.
Янгыннан котылып буламы? –
Барысы әйләнгән күмергә.
Тәмуглар утына тиң янгын,
Ә янгын эчендә – инсаннар.
Әйтергә дә авыр – алтмыш дүрт,
Гаепсез, гөнаһсыз бу саннар.
Заллардан чыгалмый балалар
Ауганнар тончыгып төтенгә.
Бу якты дөньядан хушлашмый,
Алтмыш дүрт җан киткән бер көндә.
Ут йоткан тереләй җаннарны,
Олысын-кечесен берьюлы.
Алар бит яшәргә дип туган
Кемнеңдер газизе, күз нуры.
Шәһәрдә зур кайгы көннәре,
Кан йоткан йөрәкләр сыкрыйлар.
Җанда шом әлеге афәттән,
Ил елый, качты бар йокылар.
Көлмиләр, мәңгегә тын калган
Аталар, аналар, балалар.
Төтенгә уралып сүнгәннәр
Тормышка ашмыйча хыяллар.
Янгыннан тик калган кап-кара
Коточкыч һәлакәт упкыны.
Сугышсыз зур дәһшәт китерде
Нишләптер быелгы «Эт елы».
Билгесез, каяндыр ут чыккан,
Сәбәбен эзлиләр һаман да.
Ни көтә кешелек дөньясын?
Ни булган безнең бу заманга?
Исәннәр кабатлый: язмасын
Күрергә башка бер хәвефне.
Ялварып сорыйлар Ходайдан,
Кайгылар китермә бу хәтле.
Исәннәр кабатлый мең тапкыр:
Тынычлык булсын дип илләрдә.
Хәсрәтсез, кайгысыз яшәргә
Язсын дип алдагы көннәрдә.
Хәрабә тирәсе буш түгел,
Тау кадәр чәчәкләр өеме.
Язгы җил дә елап кушыла
Кайгылы көй, матәм көенә.
ТАШТАН БУЛСЫН КЫЯ, ТАШ БУЛМАСЫН ЙӨРӘК
Диварларда ташлар,
Каберләрдә ташлар,
Сүтә тарих серен
Шул язулы ташлар.
Ташлар гасырларның
Күргән күпме явын.
Алар тирәсендә
Купкан күпме давыл.
Бирешмәгән алар
Аткан укларга да,
Аткан тупларга да,
Янган утларга да.
Азмы тапталганнар
Тояк асларында.
Яшен камчылаган
Тауның башларында.
Әйе, ташларның да
Язмышлары төрле.
Тик гөнаһсыз алар,
Түгел алар керле.
Тау бөркете сайлый
Ташлы кыяларны.
Ташлар арасына
Кора ояларны…
Ә кешеләр ташка
Сүзләр, саннар уя.
Еллар һәм гасырлар
Язылганны ташка
Җыя алмый җуя…
Таштан булсын нигез,
Таштан булсын һәйкәл,
Таш ул – ныклы терәк.
Тик беркайчан өстән
Яумасын таш җиргә,
Таш булмасын йөрәк!
НИГӘ ХӘЗЕР ШУНДЫЙ ТҮГЕЛЛӘР?
Бәхет кошым, диеп яшьлегемдә
Җаным сөеп, сине үз итте.
Сак белән Сок булмасыннар диеп,
Ике юлны язмыш бер итте.
Яуган карга яңа эзләр салып,
Икәү үттек. Зәңгәр кич иде.
Сөю белән янган йөрәкләр дә
Бер-берсенә ул чак иш иде.
Сөю агачының җимешләрен
Бергә авыз иттек – син дә мин.
Кошлар өчен күкләр иркен булса,
Безнең өчен булды дөнья киң.
Уртак иде уйлар, хисләр дулкынында
Йөзә иде дәртле күңелләр.
Сөю-наздан шашкан ике йөрәк
Нигә хәзер шундый түгелләр?
ГАФУ ИТМӘС
Елак көзнең төче тамчылары
Бер-бер артлы чиртә тәрәзгә.
Битем буйлап тозлы яшьләр тама
Өстәлемдә яткан кәгазьгә.
Яшь аралаш сүзләр, сүзләр тама
Бер-бер артлы саркып йөрәктән.
Берни белән аерылмый җаным
Сандугачы киткән тирәктән.
Менә-менә нокта куям диеп,
Соңгы сүзне язган чагымда
Шалтырады кинәт телефоным,
Дәшми тордым бераз, алдым да.
Дәшми тордым, башта йөрәгемне
Килде бүген тыңлап карыйсым.
Кабат хата кылсам, бу йөрәгем
Гафу итмәс моның барысын.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?