Электронная библиотека » Галия Гайнетдинова » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:01


Автор книги: Галия Гайнетдинова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 6 страниц)

Шрифт:
- 100% +
КАЙТЫП БУЛМЫЙ КИРЕ ҮТКӘНГӘ
 
Гел сагынып яши сине җаным,
Иртәсен дә көтә, кичен дә.
Юллар, серләр элек уртак иде,
Онытмадым, бар да исемдә.
 
 
Ничә тапкыр җиргә язлар килде,
Ничә тапкыр өмет яңарды.
Син килмәдең, күңел бүген түзми,
Үзе сине эзләп юл алды.
 
 
Язгы җилләр булып, иртә таңда
Чиртте тәрәзәңә – ачмадың.
Бар хыялы сине күрү иде,
Кызганыч, ул чынга ашмады.
 
 
Теләде ул күңел кылларыңны
Кузгатырга, моңлы җыр булып.
Ишетмәдең, оныткансың, ахры,
Йөргән чакны матур пар булып.
 
 
Без кабызган сөю учагының
Тели җаным кабат балкуын.
Елмаюың җитә шул учакның
Тергезергә сүнгән ялкынын.
 
 
Тели күңел кире кайтарырга
Яшь гомернең үткән бер көнен.
Мәхәббәтнең шашкын бер мизгелен,
Йолдыз санап үткән бер төнен.
 
 
Шунда йөрәк түземлеге бетеп
Әмер бирде: «Җитәр, җилкенмә!
Онытырга күптән вакыт инде,
Юллар кире кайтмый үткәнгә».
 
КАРА, ДИСЕҢ
 
Кара, дисең, күзләремә,
Йолдызларга карасам.
Күз тимәсме соң үзеңә,
Гел сиңа карап торсам?
 
ҖӘЙЛӘР ҮТТЕ…
 
Бергә булган гүзәл мизгелләрне
Искә төшкән саен сагынам.
Сары сагышларым биткә куна,
Йөрәгемә килеп сарыла.
 
 
Менә тагын соры көзләр җитте.
Бушлык. Җаным белми нишләргә.
Ә киләсе җәйләр әле ерак,
Кергәлә син ешрак төшләргә.
 
 
Беләсең бит һәрбер сулышымда
Йөрәгемнең ни дип типкәнен.
Синнән башка беркем белми, шашып,
Назларыңа сусап, бу җанымның
Чираттагы җәйне көткәнен.
 
ҖАННАРЫҢА ҖЫЛЫ ТАБАЛМАСАҢ…
 
Олы юлга карый тәрәзләрем,
Шул юлларга бага күзләрем.
Исләремә төшеп илертәләр
Миңа әйткән назлы сүзләрең.
 
 
«Сөям» диеп, син бер тапкыр әйтсәң,
Мин бит аны мең кат ишетәм.
Сөю тулы җаным сине көтә,
Тик син генә, иркәм, кичекмә.
 
 
Ялыктырма мине, зарыктырма,
Кил яныма, җаным көткәндә.
Сөю гөлем кабат чәчәк атар,
Сагышларым калыр үткәндә.
 
 
Телефоннан дәшкән тавышыңда
Йөрәк тибешеңне ишетәм.
Җаннарыңа җылы табалмасаң,
Кил яныма, бер дә өшетмәм.
 
 
Кил яныма, язлар, назлар булып,
Илһам булып язар җырыма.
Җырларымны сиңа багышлармын,
Бары сиңа – сөйгән ярыма.
 
СИНЕ КӨТӘМ
 
Серле карашларың белән
Сихерләдең күңелемне.
Хисләремне тыя-тыя
Көтәм синең килереңне.
 
 
Ак канатлы хыялларым
Оныттыра уйларымны.
Таныш җирләрдән үтсәм дә
Адаштыра юлларымны.
 
 
Ничә тапкыр килде язлар,
Талда яфрак ярды бөре.
Күпме җырлар башладым да
Каләмемне куйдым кире.
 
 
Кичер, иркәм, мин – хыялый
Күңелемдә туган хистән.
Чөнки серле елмаюың
Нишләсәм дә чыкмый истән.
 
СИНЕҢ ӨЧЕН
 
Диңгезләрне кичә алам синең өчен,
Таулар аша үтә алам синең өчен.
Уйларымда тик син генә иртә-кичен,
Һич саекмас сиңа булган сөю хисем.
 
 
Җилләр булып исәрмен мин синең якка,
Кошлар булып очармын мин синең янга.
Бәхет белән урармын мин язмышыңны,
Гафу итеп күптән кылган ялгышыңны.
 
БЕР АЙ АҢЛЫЙ МИНЕ
 
Ай күзәтә өстән: бүген кемнәр
Ялгызлыкның булыр корбаны?
Кемнәр ятар бүген йоклый алмый,
Ябып өскә салкын юрганын?
 
 
Ай үзе дә гаҗиз ялгызлыктан,
Тиң булырлык парын тапмаган.
Салкын йөрәгенә беркем, килеп,
Җылытырлык учак якмаган.
 
 
Мин дә ялгыз, өзелеп сөйгән ярым
Китеп барды сүзсез, сәбәпсез.
Хисләремне минем үтте таптап,
Җанкаемны итте бәхетсез.
 
 
Халәтемне бүген тик ай аңлый,
Мин үзем дә аңлыйм аныкын.
Ай нурында йөрим мин коенып,
Бүген бит мин ялгыз айныкы.
 
СӨЯРМЕН БАРЫ СИНЕ
 
Очрадың син юлларымда,
Елмаеп, көлеп кенә.
Бер сүз дә кушмадың үзең,
Карадың сөеп кенә.
 
 
Шул вакыттан бирле, шашып,
Җаным гел сине эзли.
Адашып йөргән бәхеттән
Өметен һич тә өзми.
 
 
Иләсләндереп күңелне,
Гел шулай үтәрсеңме?
Карашың белән көйдереп,
Бер сүзсез китәрсеңме?
 
 
Тап кыюлык, әйт син бер сүз,
Җаным эреп китәрлек.
Назлы мизгелләр бүләк ит,
Сагышларым бетәрлек.
 
 
Җылы күкрәгеңә кысып
Иркәлә, назла мине.
Хисләрем яшерми, мин дә
Сөярмен бары сине.
 
ХЫЯЛ ДӨНЬЯСЫНДА ЯШИ КҮҢЕЛ
 
Бер хыялый булып, сине көтәм,
Олы юлдан алмый күземне.
Килче яннарыма бәйрәм ясап,
Бик сагындым, иркәм, үзеңне.
 
 
Сөя-сөя газаплана җаным,
Күңел кайта һаман үткәнгә.
Юкса инде күпме сулар аккан,
Күпме еллар инде үткәннәр.
 
 
Ләкин минем килә сине күреп
Өр-яңадан гашыйк буласым.
Йә күбәләк, йә бер былбыл булып,
Иңнәреңә килеп кунасым.
 
 
Яши күңел хыял дөньясында,
Чынны никтер кабул итмичә.
Туктамас ул сине сөюеннән,
Бу гомерләр берчак бетмичә.
 
ЗӘҢГӘР ТЫШЛЫ КӨНДӘЛЕК
 
Зәңгәр көндәлекнең ак битләрен
Ничә тапкыр җилләр актарды.
Матур мизгелләрне эзләп, кабат
Тәүге битләренә кайтарды.
 
 
Без үткәннәр калды көндәлектә,
Кавышмады бергә йөрәкләр.
Аерылды юллар, бер-беребезгә
Калмагачтын инде кирәкләр.
 
 
Зарларым юк минем, язмышыма
Яхшы булган синең китүең.
Мин барасы гомер юлларыннан
Ялгыш булган синең үтүең.
 
 
Зәңгәр тышлы яшьлек истәлегем
Серен саклый тәүге хисләрнең.
Битләр арасында кипкән гөлләр
Оныттырмый тәүге кичләрне.
 
НИГӘ ОНЫТЫРГА?
 
Килә алмасыңны беләм,
Шулай да көтә күңел.
Көтә күңел,
«Көтмә!» диеп
Әйтүе җиңел түгел.
 
 
Көтәм сине, санап көнен,
Сәгатен, минутларын.
Син килсәң генә таралыр
Җанымның газаплары.
 
 
Сайрар сандугачын көтеп,
Сагышка баткан тирәк.
Шул тирәк кебек, сагыштан
Нишләргә белми йөрәк.
 
 
Йөгәнләп шашкан хисләрне
Биклим икән кайларга?
Онтыр өчен барын, әллә
Меним микән айларга?
 
 
Тукта, нигә онытырга
Онытып булмаганны,
Үткәннәрне хәтеремнән
Еллар да юмаганны?
 
 
Яши сөю җанда, тәндә,
Сүрелмәс учак булып.
Җылытып тора ялкыны,
Якты шәм кебек янып.
 
 
Син килмәсәң сүнәр учак,
Тибүдән туктар йөрәк.
Яратып туймас йөрәккә,
Мәхәббәтем, син кирәк.
 
Ә СИН ҺАМАН МИНЕМ УЕМДА
 
Бакча уртасыннан үтә юлым,
Сирень чәчәкләре кулымда.
Яшьлек үзе бик еракта калган,
Ә син һаман минем уемда.
 
СИН ГЕНӘ СӨЙГӘН ЯРЫМ
 
Сөйләшәм мин кичләремдә
Йолдызлар, гөлләр белән.
Таң атканда, тәрәз ачып
Сөйләшәм җилләр белән.
 
 
Кайт син, китсен сагышларым,
Тарат син моңнарымны.
Кил дә очып яннарыма,
Тарат син уйларымны.
 
 
Мин дә, назлар бүләк итеп,
Күңелең юатырмын.
Йөрәгеңне сарып алган
Сагышың таратырмын.
 
 
Язларга әйләндерермен
Яңгырлы көзләреңне.
Кайт син, сагындым үзеңне,
Зәп-зәңгәр күзләреңне.
 
 
Сөелеп, сөеп яшәргә
Син кирәк, сөйгән ярым.
Сине тапкач кына белдем
Җирдә мәхәббәт барын.
 
ЕРАК ЮЛЛАР АРАСЫ
 
Йөрәкләр бердәй типсә дә,
Ерак юллар арасы.
Юлларыбыз кушылганчы
Барасы да барасы.
 
 
Барасы юлыбызны тик
Бураннар күммәсеннәр.
Араларга, дошман булып,
Чит-ятлар кермәсеннәр.
 
Ә ХӘЗЕР СОҢ
 
Күрешербез, бәлки, бу күрешү
Безнең өчен булыр соңгысы.
Хыялларда әллә нишләп була,
Язмышларның булмый узмышы.
 
 
Ихласлыгын минем хисләремнең
Вакытында аңлый алмадың.
Җаным сине өзелеп сөйгән чакта,
Яннарымда минем калмадың.
 
 
Ә хәзер соң, аерылган юллар,
Төзәтерлек түгел ялгышлар.
Шул ялгышлар өчен икебезне
Сак белән Сок иткән язмышлар.
 
КАЙТЧЫ, ИРКӘМ
 
Болыннарга килеп, сагышымны,
Бөтен уйларымны таратам.
Бакча гөлләре дә матур, никтер
Болын чәчәкләрен яратам.
 
 
Зәңгәр таҗлы чәчәкләрне җыйсам,
Искә төшә синең күзләрең.
Алсуларын җыйсам кулларыма,
Алсуланып китә йөзләрем.
 
 
Яшьлегемнең матур хатирәсе –
Сине сөеп йөргән юләр чак.
Бүләк иткән идең миңа ул чак
Болын чәчәкләрен бер кочак.
 
 
Син киткәннән башлап бу болынның
Гүзәл чәчәкләрен өзмәдем.
Гөлдән гөлгә очкан күбәләк күк,
Җаным һаман сине эзләде.
 
 
Бергә чаклар искә төшкән саен,
Болын сукмагыннан мин үтәм.
Гөлләр гөрләп чәчәк аткан чакта
Кайтчы, иркәм, тизрәк, мин көтәм.
 
КИЛСЕН ИДЕ
 
Бүген кич мине уенга
Чакырды чибәр егет.
Көтмәгәндә күзләремә
Күренде каян килеп?
 
 
Әллә гашыйк булдым инде? –
Ут капты йөрәгемә.
Беләсе иде, аның да
Ни икән йөрәгендә?
 
 
Бүген дә шулай яныма
Елмаеп килерме ул?
«Әйдәгез, сезне биергә
Чакырам» диярме ул?
 
 
Килсен иде, килми калса
Юксыныр минем җаным,
Җылы сүзгә, сөю-назга
Сусаган чагы аның.
 
ӘЙТЧЕ СИН, ИРКӘМ
 
Әйт син, иркәм, вакытлыча гына
Янәшәмдә минем йөрдеңме?
Җырларымда калыр өчен генә
Язмышыма килеп кердеңме?
 
 
Шулай булса, ник соң юлларыма
Син әле дә каршы чыгасың?
Хисләремне уятырга теләп,
Тәрәзәмә килеп кагасың.
 
 
Әйтер сүзең бармы, булса сөйлә,
Мин гел әзер сине тыңларга.
Изге ният белән килгән булсаң,
Тырышырмын сине аңларга.
 
ТИК ҮЗЕМ СӨЯР ӨЧЕН
 
Ничекләр генә аңлатыйм
Сине сөюләремне?
Белмисең бит синең өчен
Янып көюләремне.
 
 
Үзең күрсәм качам синнән,
Әйтмичә сүзләремне.
Син караганда, оялып
Яшерәм күзләремне.
 
 
Сиздермим эчтән янсам да,
Үзең сизәрсең диеп,
Сизәрсең дә айлы кичтә
Озата килерсең диеп.
 
 
Яшим җирдә гомрем буе,
Бер сине сөяр өчен.
Бирмичә ятлар кулына,
Тик үзем сөяр өчен.
Сөяр өчен, бары сиңа
«Бәгырем» дияр өчен.
 
ГОМЕРЛӘР ҮТЕП БАРА
 
Көттем синең килүеңне,
Көнен, сәгатен санап.
Айлар үтте, еллар үтте,
Син килдең, ләкин соңлап.
 
 
Соң инде, хисләр сүрелгән,
Йөрәктә тирән яра.
Шул ярага дәва тапмый,
Гомерләр үтеп бара.
 
ЯЛГЫШТЫМЫ ӘЛЛӘ ЙӨРӘК?
 
Гашыйк булдым сиңа тәүге очрашудан,
Җырга кушып, исемеңне җырлап йөрдем.
Чынга ашмас хыялларым һәм уйларым
Күңелемне сөю хисләренә төрде.
 
 
Көннәр буе сине уйлап, яннарыңа
Җилкенә лә йөрәккәем, гел җилкенә.
Синең белән әзер ул бергә китәргә,
Кая дисәң, шунда, хәтта җир читенә.
 
 
Көтә-көтә килереңне яннарыма,
Сабыр канатларым беркөн сынмас микән?
Көтеп тормый, яннарыңа үзем килеп
Әйтсәм сине сөям диеп, көлмә, иркәм.
 
 
Көлмә, зинһар, серләремне чишсәм килеп,
Сине генә сөеп яшим, янып, көеп.
Сине көтеп, газиз җаным газап чигә,
Ялгыштымы әллә йөрәк сине сөеп?
 
 
Ялгыз айның пары булып, күктә йөрим,
Ә йөрәктә сөю уты сүнми, дөрли.
Яңгыр суына сусаган гөлләр кебек,
Тынгы таба алмый җаным, сине күрми.
 
ГАЕПЛЕ БИТ СИН ҮЗЕҢ
 
Мин бер бәхетлесе идем җирнең,
Яннарымда син бар чагында.
Югалдың син, ахры, бөтенләйгә
Сүнгән йолдыз кебек таңымда.
 
 
Хәтеремдә тәүге очрашулар,
Серле иде ул чак күзләрең.
Тик ул серләр ачылмыйча калды,
Әйтелмичә калды сүзләрем.
 
 
Йөрәк әле һаман сине көтә,
Дөрли анда сөю учагы.
Үпкәләүләр, үкенүләр түгел,
Аның шашып сөяр яшь чагы.
 
 
Кем уйлаган, кинәт бергә салган
Сөю күперләре беркөнне
Җимерелер, диеп, бөтенләйгә,
Югалтырмын, диеп, иркәмне.
 
 
Хыялларым челпәрәмә килде,
Сагыш белән тулды күңелем.
Тик сорама гафу итүемне,
Гаепле бит бары син үзең.
 
ЕЛМАЙ ӘЛЕ, БӘХЕТ
 
Ай, кояшы күкнең очрашмаган кебек
Күрешә алмый җаннар безнең дә.
Йөрәкләрдә яши әйтелмичә һаман
Иң тәмлесе әйтер сүзнең дә.
 
 
Бәгырьләрне телеп, газапларга төреп,
Сөю безне һаман илертә.
Кавышабыз дигән чакта гына, язмыш
Юлыбызга кора мең киртә.
 
 
Инде ничә еллар йөрәк читлегендә
Гел бикләнеп яши мәхәббәт.
Гүзәл мизгелләрең бүләк итеп, безгә
Елмай әле, елмай бер, бәхет!
 
ЯЗГЫ ГӨЛЛӘР КЕБЕК
 
Шат елмаеп килереңне
Еллар буе көткән идем.
Ләйсән яңгыр яуган чакта,
Син килдең дә гөлләр бирдең.
 
 
Икәү генә синең белән
Йөрдек бергә, гөлләр үбеп.
Гел елмая идең миңа,
Язгы матур гөлләр кебек…
 
БЕЛСӘҢ ИДЕ
 
Никтер килә еллар үткәч
Кабатлыйсым үткәннәрне.
Хисләремне һаман әле
Йөрәгемдә йөрткәнгәме?
 
 
Белсәң иде күңелләрем
Бары сиңа тартылганын.
Йөрәгемнең, очар коштай,
Синең өчен талпынганын.
 
 
Гөлләр бүләк иткән чагың
Керә минем төшләремә.
Килсәң, үзем гөлләремне
Кадар идем түшләреңә.
 
 
Җәен сандугачлар сузып
Сайраганда тирәгендә.
Син кабызып киткән утлар
Яна минем йөрәгемдә.
 
 
Мин теләмим ул утларны
Сулар сибеп сүндерергә.
Сиңа булган хисләремне
Башкаларга белдерергә…
 
И МӘХӘББӘТ…
 
Мин үземне таный алмыйм бүген,
Нишләттең син мине, мәхәббәт?
Качты йокым, бетте тынычлыгым,
Әллә газап, әллә син – бәхет?
 
 
Бәхет булсаң китмә, йөрәгемдә
Мәңге сүнмәс учак булып кал.
Салма сагышларга бу җанымны,
Сөю утларына гына сал.
 
 
Газап булсаң какма ишегемә,
Каһәрләмә минем җанымны.
Үтмә бәгыремә, каплама син
Болыт белән аяз таңымны.
 
 
Синең белән сихерләнгән җаным
Гел хыялда йөри, исереп.
Төшемме бу, әллә өндә йөрим,
Әкияттән чынга күченеп.
 
 
Куанычтан, шатлыгымнан шашам,
Тирә-ягым тоташ ямь генә.
Мәхәббәттән хисләр дәрьясында
Күңел очар кошка әйләнә.
 
 
И мәхәббәт, кил син бар кешегә,
Кил син, бернигә дә карамый.
Гашыйк иттер җанны, көтмәгәндә,
Йөрәкләрнең яшен сорамый.
 
КАБАТЛАНСА ИДЕ…
 
Вокзал алды үзе бер тамаша:
Поезд көтә билет алганы.
Кемдер каршы ала сөйгән ярын,
Кем – танышын, кемдер – туганын.
 
 
Һәр кешене үз язмышы йөртә,
Аз йөрмәдем монда үзем дә.
Шушы вокзалларга яз да килдем,
Алып килде язмыш көзен дә.
 
 
Ишетелгән поезд тавышлары
Әллә нишләтәләр күңелне.
Башымдагы уйлар менә тагын
Үткәннәргә килеп үрелде.
 
 
Ярсу аттай чаба гына поезд,
Күзләремә килә яшьләрем.
Шул поездда китеп бара сыман,
Мине ташлап, гүзәл яшьлегем.
 
 
Бер-бер артлы узган вагоннарны
Карап тордым күзем талганчы,
Тәгәрмәчләр ритмы әкрен генә
Еракларга китеп тынганчы.
 
 
Нәкъ шул поезд алып киткән иде
Яшьлек дускаемны еракка.
Бергә чаклар, матур бер төш сыман,
Хәтеремдә калды озакка.
 
 
Узып барган поездларны күрсәм,
Сәер хисләр туа күңелдә.
Яшьлегемнең гүзәл мизгелләре
Кабатланса иде хәзер дә.
 
КҮЗЛӘРЕҢ
 
Сихерлиләр җанны, йөрәгемне
«Сине сөям» дигән сүзләрең.
Күргән саен, мине шаштыралар
Зәңгәр кичтә зәңгәр күзләрең.
 
ЯШЬЛЕГЕМӘ АЛЫП КАЙТТЫЛАР
 
Еллар үткәч, ерак калгач яшьлек,
Истәлекләр эзлим хатлардан.
Әллә нишли күңел, шул хатларны
Тартмачыктан алган чакларда.
 
 
Анда синең хатлар, ачып укыйм,
Назлы сүзләр җанга кирәктә.
Җуелмаган күпме истәлекләр
Ташу булып кайта йөрәккә.
 
 
Һәрбер сүзгә иңеп калган синең
Зәңгәр күзләреңнең нурлары.
Хисне нурга үреп язылганнар
Хатларыңның зәңгәр юллары.
 
 
Вакыт үтү белән, яшьлекнең дә,
Хатларның да арта кадере.
Бәлки, алар көчле ялкын белән
Язылганга шулай кадерле?
 
 
Яшерелгән хисләр хаттан күчеп,
Җанда кабат чәчәк аттылар.
Шушы хатлар бүген мине тагын
Яшьлегемә алып кайттылар.
 
КҮҢЕЛЕМДӘ ЯЗЛАР ГЫНА
 
Килерсең дип яннарыма,
Сусап сөю назларына,
Кошлар язны көткән кебек,
Сине көтәм язларымда.
 
 
Тик теләмим, кошлар кебек
Кайтырыңны азга гына.
Кал син мәңге минем янда.
Янәшәмдә син булганда
Күңелемдә язлар гына.
 
МИН КӨТӘМ
 
Кайтыйк әле кабат икәү бергә
Үзебезнең яшьлек язларына.
Яшик әле калган гомерләрне,
Күмеп икәү сөю назларына.
 
 
Үпкәләрне онытып, әзер җаным
Ташланырга җылы кочагыңа.
Язган булса, кабат әзермен мин
Атылырга сөю учагына.
 
 
Тел очымда тора әйтелергә
Элек сиңа әйтелмәгән сүзләр.
«Бәхетлеме син?» дип сорамам мин,
Ул турыда әйтер синең күзләр.
 
 
Кил син яннарыма көтеп тормый
Кышлар үтеп, язлар җиткәнен.
Әйтмичә дә белеп торасың бит
Күңелемнең сине көткәнен.
 
ЯРАТЫРГА КИРӘК ЙӨРӘК БЕЛӘН
 
Яратырга кирәк йөрәк белән,
Күзләр безне кайчак алдыйлар.
Эчке матурлыкны күрми алар,
Тышкы матурлыкны сайлыйлар.
 
МИНЕМ КҮҢЕЛ СИНЕ САГЫНА
 
Сагышыннан тирәк башын суга игән,
Сайрар кошы кайтып кунмагач.
Сагыш утларында яна минем йөрәк,
Күрешүләр насыйп булмагач.
 
 
Ишетим дип синең назлы тавышыңны,
Телефонга үрелә кулларым.
Син дип тибә йөрәк, ничек түзмәк кирәк,
Тынгы бирми җанга уйларым.
 
 
«Мәхәббәтем» диеп, «бердәнберем» диеп,
Минем җаным сиңа табына.
Күрешүләр өмет итә-итә, һаман
Минем күңел сине сагына.
 
 
Зәңгәр кичләремдә бәхет бүләк итеп,
Яннарыма, бәлки, килерсең.
Гомерем буе сине көтүемне,
Сөюемне шунда белерсең.
 
ХӘТЕР САНДЫГЫНДА ҮТКӘННӘР
 
Юл башыбыз шундый матур иде,
Матур иде безнең хыяллар.
Нәрсә булды?
Кая китте безнең кайнар хисләр?
Каян пәйда булды араларда
Көтмәгәндә салкын кыялар?
 
 
Кем гаепле? Синме, әллә минме?
Нинди җилләр үтте арага?
Нәрсә булды?
Язмышмы бу? Уйламаган җирдән
Матур хыялларым, якты дөньям
Әверелде кинәт карага.
 
 
Гомер юлын бергә үтәр өчен
Син сайлаган башка берәүне.
Сүзсез генә өздең араларны,
Тирән яра салдың йөрәгемә,
Телдең минем җанны, бәгырьне.
 
 
Күпме еллар, күпме сулар акты,
Хәтер сандыгында үткәннәр.
Ә үткәннәр сирәк кузгатыла,
Гомер уртасына җиткәндә.
 
 
Хәтер йомгагымны сүткәндә дә
Һаман бер урында тукталам.
Ирексездән
Яшьлегемнең гүзәл мизгелләре
Исләремә килеп төшәләр дә,
Йөрәгемне кайнар ут ала.
 
КИЛ КАРШЫМА
 
Кайт син, иркәм,
Кайт син яннарыма,
Көзләремдә назлы яз булып.
Мин көтәрмен сине,
Әйе, көтәрмен мин,
Йөрәгемнең шәмен яндырып.
 
 
Язмышлардан узмыш
Булмаганын беләм.
Аерым яшәүләргә җан күнәр.
Очрашулар көткән
Ике йөрәк өчен
Бер күрешү дә бит бер гомер.
 
 
Ә син «Кайттым!» диеп,
Ерактан ук көлеп,
Кил каршыма минем йөгереп.
Мин бит күзләреңнең
Назлы карашларын
Көттем еллар буе тилмереп.
 
НИГӘ ИКӘН?
 
Нигә икән безнең тормыш
Тормый тоташ яздан гына?
Нигә икән сөйгән ярлар
Булмый һәрчак янда гына?
 
 
Ашкынулы күңелләрем
Сиңа бара коштай очып.
Килә минем бер мизгелгә
Онытыласым, сине кочып.
 
 
Килә минем йолдыз булып
Яктыртасым кичләреңне.
Килә иркәләп тарыйсым
Дулкын-дулкын чәчләреңне.
 
 
Йолдызлар янган кичләрдә
Туры карап күзләреңә,
«Сөям» диеп җавап бирәм
Синең назлы сүзләреңә.
 
КҮҢЕЛ ЯЗЫ
 
Тышта – кояш, тамчы тама,
Ә кыш әле үтмәгән.
Күңелемдә яз уянган,
Кыш үткәнен көтмәгән.
 
 
Күңел язы башка шул ул,
Буйсынмый табигатькә.
Үз язын күңел дигәнең
Көзен дә таба хәтта.
 
 
Очар кош булып талпына
Бәхеттән шашкан йөрәк.
Хисләр ташкынын бу чакта
Ничек туктатмак кирәк?
 
 
Җырлыйсы килгән мизгел бу,
Биисе килгән мизгел.
Көзләрне куып күңелдән,
Язлар урнашкан мизгел.
 
 
Яшьлек – үзе яз, яз булып
Мәңгегә калса иде.
Шул язда кабынган учак
Сүрелми янса иде.
 
АДАШТЫРМА, ЯЗМЫШ
 
Кушыла бергә кеше язмышлары,
Бергә кушылгандай елгалар.
Кавыштырып япь-яшь йөрәкләрне,
Әкрен генә еллар агалар.
 
 
Адаштырма, язмыш, адаштырма,
Адаштырма бутап юлларны.
Аерма син, язмыш, гашыйкларны,
Бер-берсенә сузган кулларны.
 
 
Язмыш җирдә күпме кешеләрне
Юл чатында ялгыз калдыра.
Кемнәргәдер бәхет бүләк итә,
Кемнәрнедер юлдан яздыра.
 
 
Җан теләгән хыял дөньясында
Яшиселәр килгән чакларда,
Язмыш сайлаганча туры килә
Теләмәгән юлдан атларга.
 
 
Язмыш, язмыш, бул син мәрхәмәтле,
Кеше җиргә туа бер генә.
Кайгы-хәсрәт биреп елатма син,
Шатлык биреп елмайт гел генә.
 
КӨТӘМ СИНЕ
 
Өметемне өзми көтәм сине,
Кайтырсың дип, бәлки, көзләрен.
Саргайгандай миләш яфраклары,
Саргаядыр минем йөзләрем.
 
 
Көтәм сине, айлар, еллар үтә,
Кошлар китә, тагын кайталар.
Синсез үтә җәйге айлы кичләр,
Бер-бер артлы таңнар аталар.
 
 
Көтәрмен мин, ахры, уты бетеп,
Өмет учаклары сүнгәнче.
Өннәремдә килеп елмайчы бер,
Төшләремдә гөлләр биргәнче.
 
 
Ия булдың минем йөрәгемдә
Туып килгән сөю хисенә.
Йөри идек яшел болыннарда,
Исерешеп чәчәк исенә.
 
 
Гашыйк иттең мине бер күрүдә,
Әйләндердең көнгә төнемне.
Юлларымда сине генә уйлыйм –
Төшемме син, әллә өнемме?
 
СИНСЕЗ УЛ НИШЛӘР?
 
Җылы эзлим, бу яңгырлы көзнең
Салкынында тәмам күшеккәч.
Җәйләремне сагынам, җәйләремне,
Тик кайтмыйлар җәйләр бер үткәч.
 
 
Җәй җылысы җитми җаннарыма,
Назлар җитми ерак язларга.
Канатларым булса китәр идем,
Ияреп лә киек казларга.
 
 
Алар әнә, җанга җылы эзләп,
Еракларга китә көз җиткәч.
Күбәләктәй җылы көткән җаным
Сине көтә, синсез ул нишләр?
 
 
Күнегер ул көзге салкыннарга,
Кышкы буранга да түзәр ул.
Язлар килеп, әгәр син кайтмасаң,
Төренер дә сары сагышларга,
Өметләрен тәмам өзәр ул.
 
СИН КАЙТМАСАҢ…
 
Дымга сусап, басу-кырлар
Күктән яңгыр өмет итә.
Минем күңел, назга сусап,
Һәр туар көн сине көтә.
 
 
Гөлдән гөлгә кунып сайрый
Нәни былбыл иртән һәм кич.
Сине өзелеп сөюеннән
Йөрәккәем туктамый һич.
 
 
Кайт, кояшым, көтәм сине,
Төр җанымны нурга, ямьгә.
Син кайтмасаң, йөрәккәем
Яна-яна калыр көлгә.
 
 
Син кайтмасаң, шиңәр гөлләр,
Салкынаер безнең ара.
Сүнәр өмет, тынар җырым,
Җанда калыр бары яра.
 
ЮГАЛМАГАН УЛ ҺИЧ ТӘ
 
Бөрчек-бөрчек бизәк төшкән
Яулыгымны югалттым.
Табылыр әле диеп, гел
Күңелемне юаттым.
 
 
Яулыгым бик тә килешеп
Тора иде йөземә.
Таба алмадым, кем генә
Алды икән үзенә?
 
 
Шул яулыкны бүген кичтә
Бирде күрше егете.
Нигә алган? Уйларында
Ни икән ул егетнең?
 
 
Яулыкка төреп бирергә
Уйлаганмы сүзләрен?
Бер чара кирәк булганмы
Чишәр өчен серләрен?
 
 
Белдертте егет үземә
Күптән гашыйк икәнен.
Очрашып бер сөйләшүне
Күптән инде көткәнен.
 
 
«Яратам сине» диде ул,
Сөю, наз сүзләрендә.
Кулларында – ак сиреньнәр,
Мәхәббәт күзләрендә.
 
 
Югалткан яулыгым шулай
Табылды айлы кичтә.
Ялкынлы учларда йөргән,
Югалмаган ул һич тә.
 
КИТЕП БАРАМ
 
Баш тартып синең сөюдән
Китәм еракка.
Күчмәсен дип синең ялкын
Минем йөрәккә.
 
 
Китеп барам, бик килсә дә
Сине сөясем.
Килми синең ялкыныңда
Янып көясем.
 
 
Сулышыңнан кабынырга
Торган йөрәккә
«Сине генә сөям» диеп,
Зинһар, син әйтмә.
 
 
Яндырма йөрәккәемне,
Үзең дә янма.
Мин бит ялгыз түгел, зинһар,
Син шуны аңла!
 
ШУЛ КҮЗЛӘРНЕ САГЫНАМ
 
Очрады да серле күзләр миңа,
Үзләренә гашыйк иттеләр.
Гашыйк иттеләр дә йөрәгемә
Сөю уты салып киттеләр.
 
 
Белмим, алар минем юлларымнан
Ялгыш кына шулай үткәнме?
Әллә җаным минем бу күзләрне
Бик күптәннән инде көткәнме?
 
 
Качып йөрим сөю-мәхәббәттән,
Үзем шул күзләрне сагынам.
Йөрәгемә алар салган уттан
Йолдыз сыман балкып кабынам.
 
 
Мине гашыйк иткән шул күзләрдән
Җанга кабат якты нур тула.
Хыялларда йөзгән бер мизгелдә
Күңелемдә яңа җыр туа.
 
КИТМӘ
 
Елның төрле вакытында миңа
Назлар, язлар алып киләсең.
Көздә язлар алып килүеңә
Сөенгәнемне син беләсең.
 
 
Мәхәббәтең белән шаштырасың.
Кабатлыйсың миңа: «Бул ярым!»
Иярләмәсәм мин хисләремне,
Иләслеккә кала бер адым.
 
 
Җаным көткән бәхетем син диеп,
Әллә алданамы бу күңел?
Язларың бик кыска гомерле шул,
Бәхете дә бер көн, ул – бүген.
 
 
Кирәк микән безгә андый сөю,
Иртәгәсе аның булмагач.
Кичтән яккан сөю учагының
Уты таңга кадәр янмагач?
 
 
Килгән саен язлар бүләк итеп,
Бу җанымны юкка тилертмә.
Әгәр сөйсәң, сүнмәс назлар булып,
Китмәс язлар булып кал, китмә!
 
ИНДЕ КӨТМИМ
 
Ашкынулы йөрәк һаман сине көтте,
Син килмәдең, көтә-көтә айлар үтте,
Еллар үтте…
 
 
Сөю урынына җанга сагыш тулды,
Сагыш тулы күзләремне яшьләр юды,
Яшьләр юды.
 
 
Соң аңлады йөрәккәем алданганын,
Арабызда күптән берни калмаганын,
Соң аңлады.
 
 
Инде көтмим, син дә миннән җавап көтмә,
Бу җанымны алдап тагын гаҗиз итмә,
Гаҗиз итмә!
 
 
Мәхәббәтнең канатлары каерылган,
Уртак юллар күптән инде аерылган,
Аерылган.
 
 
Әйе, без бит синең белән күптән ятлар,
Ә йөрәкләр исемнәрне мәңге саклар,
Мәңге саклар!
 

Сикәлтәле гомер юлларында…

 
Ни уенда,
Берәү гармун уйный,
Утырган да урам чатына.
Ә мин шигырь язам, түзалмагач
Йөрәгемнең янган утына.
 
КҮҢЕЛ – БАКЧА
 
Бакча сыман язны көтә күңел,
Бакча сыман чәчәк ата ул.
Шуңа күрә дә мин аны бүген
«Күңел – бакча» диеп атадым.
 
 
Күңел – бакча, көз дип,
       кыш дип тормый,
Юмарт бирә җиләк-җимешен.
Сөендерә нәни күңелләрне,
Биреп назын, биреп җылысын.
 
 
Шигырь үсә аның туфрагында
Һәм өлгерә матур җыр булып.
Чишмәләрнең улагына тулып
Ага шигырь, моңга кушылып.
 
 
Күңел бакчам бик тә кадерле шул,
Кайный тормыш анда бер җайга.
Кирәк түгел миңа бүтән бакча,
Кирәк түгел башка бер дөнья.
 
 
Рәнҗетмәгез юкка ачу итеп,
Таш атмагыз күңел бакчама.
Буйсынмас ул, сафлыгын да җуймас,
Сатылмас ул күңел акчага.
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации