Электронная библиотека » Галия Гайнетдинова » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:01


Автор книги: Галия Гайнетдинова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
УҢМЫЙ ИКӘН ТӨСЕ ХИСЛӘРНЕҢ
 
Әсир итте мине синең күзләр,
Назлы сүзләр, шашып сөюең.
Кем уйлаган ул чак бу сөюнең
Газапларга алып килүен.
 
 
Шундый матур иде юл башыбыз,
Хыянәтең өзде араны.
Күз яшьләре, үкенүләр генә
Төзәтмиләр тирән яраны.
 
 
Ялгышыңны синең кайчан да бер
Кичерергә көчем җитәрме?
Вакыт үтү белән, бу җанымның
Сызлап әрнүләре бетәрме?
 
 
Ачып куям кичен тәрәзәмне,
Өйгә керә сирень исләре.
Бакчадагы язгы чәчәкләрнең
Уңып килә инде төсләре.
 
 
Уңды төсләр, ямен җуйды яшьлек,
Йолдызлары сүнде кичләрнең.
Тик нигәдер үткән онытылмый,
Уңмый һаман төсе хисләрнең.
 
 
Шашкын җаным кайчак әзер синең
Ялгышыңны гафу итәргә.
Үпкә-газапларны җаннан куып,
Юлыбызны уртак итәргә.
 
ЮК, БЕТМӘСЕН!
 
Бер көн килер, дөнья бетәр, диләр,
Ул чынлап та бетәр микәнни?
Ахырзаман килеп, монысы бетсә,
Нинди булыр аның бүтәне?
 
 
Юк, бетмәсен, бетми торсын әле,
Күпме эш бар алда эшлисе.
Таулар күчерерлек куәт барда
Яшисе дә әле, яшисе.
 
 
Юк, бетмәсен, бетми торсын әле
Безнең балакайлар хакына.
Егылмасын алар яңа гына
Атланганда тормыш атына.
 
 
Юк, бетмәсен, бетми торсын әле
Тәпи киткән чакта оныклар.
Алар өчен йортлар, юллар салдык,
Алар өчен бу җир, офыклар.
 
 
Дөнья бетәр, диләр, бетәр әгәр
Яшәү кадерен белми яшәсәк.
Адым саен гөнаһ кылып торсак,
Кичермәслек эшләр эшләсәк.
 
 
Әй кешелек, тарих битләрендә
Эзе калган синең үткәннең.
Дөнья беткән диеп сана, әгәр
Киләчәксез калса үткәнең.
 
РӘХМӘТЛЕМЕН
 
Беркемнән дә ярдәм көтеп тормый,
Үзем ярдым барыр юлымны.
Хәлдән таеп юлда сусаганда,
Үзем таптым эчәр суымны.
 
 
Юрганыма карап аяк суздым,
Биеклекләр өмет итмәдем.
Барыр юлым урау булса булды,
Җиңел юллар эзләп китмәдем.
 
 
Фәрештәләр җәйде канатларын,
Сират күперләрен чыкканда.
Сабырлыгым җиңде, ишегемне
Кайгы җиле килеп какканда.
 
 
Өлешемә тигән көмешемдер –
Ачысын күп тойдым яшьләрнең.
Тешне кысып түзгән чаклар булды,
Зарларымны читкә чәчмәдем.
 
 
Кыйный-кыйный язмыш чыныктырды,
Бөгәр өчен көче җитмәде.
Әнкәемнең изге догасына,
Ахры, аның теше үтмәде.
 
 
Шөкер димен бүген Ходаема,
Чаллар кунган чакта чәчемә.
Хыялларны ашырды да чынга,
Төрде мине бәхет эченә.
 
 
Рәхмәтлемен, мәҗбүр итмәде ул
Мине җиңел кәсеп эзләргә.
Җаным тыныч, күңелем якты килеш
Кереп барам бүген көзләргә.
 
ҮТЕП БАРА ҖӘЕМ
 
Әй авылым, синдә бар да матур:
Алсу таңың, зәңгәр кичләрең.
Ирексездән җырга әверелә
Синдә туган күңел хисләрем.
 
 
Тау ягыннан килә җиләк исе,
Болынында печән исләре.
Кыр гөлләрен күр син, ниндие юк –
Анда җәйнең бөтен төсләре.
 
 
Җәй бизәге – сары көнбагышлар,
Рәт-рәт тора тезгән кибәннәр.
Тау итәге тулы мәтрүшкәләр,
Урманыңда шаулый имәннәр.
 
 
Бер төш сыман үтеп бара җәем.
Бүген август ача ишеген.
Китәр вакыт җиткән. Тагын кайт дип
Озата төсле яшел бишегем.
 
 
Август ае җәйгә нокта куя:
Июнь, июль түгел – ул бүтән.
Шуны шәйләп алдым яңа гына:
Мин бит гомер җебенең дә инде
Августында яшимен икән.
 
АШЫКМА СИН, ГОМЕР!
 
Ашыкма син, гомер, кая шулай
Куалыйсың вакыт агышын?
Юлым әле яртысында килеш,
Сүнә күрмә тагын, ялгышып.
 
 
Ашыкма син, гомер, кая болай
Куалыйсың ярсу атыңны?
Яңа кыяларга үрлисе бар,
Очар өчен җәй канатыңны.
 
 
Төзәтәсе хаталарым ята,
Үтисе бар алар хөкемен.
Гомер җебем – бер муенса, килми
Югалтасым хәтта бөртеген.
 
 
Ашыкма син, гомер, туктап бераз
Ял итеп ал чапкан юлыңда.
Оныкларның үсеп җиткәнен көт,
Биисем бар алар туенда.
 
 
Матур эшләр белән чигәсем бар
Бу тормышның төссез көннәрен.
Бүләк итәсем бар дусларыма
Гөрләп үскән күңел гөлләрен.
 
 
Без бит синең белән тумыштан ук
Аерылмаска вәгъдә бирешкән.
Шулай булгач, тик мин генә түгел,
Соңгы чиктә син үзең дә
Мәхрүм каласың һәр өлештән.
Ашыкма син, гомер!
Ашыкма!
 
КҮП НОКТАЛАР КИЛӘ КУЯСЫМ
 
Сикәлтәле булды тормыш юлым,
Язмыш мине кайда йөртмәде?
Кочак җәеп, әйдә, рәхим ит дип,
Мине алда беркем көтмәде.
 
 
Туры килде җәяү таптарга да
Тузан йоткан ташлы юлларны.
Иңне куеп җилгә каршы бардым,
Бата-калка кичтем суларны.
 
 
Ә алдымда – яшәлмәгән тормыш.
Тик билгесез: булыр ни төсле?
Биреп булса иде изге эшкә
Сарыф ителмәгән бар көчне.
 
 
Үҗәтлегем ташка кадак какты,
Тәвәккәллек булды юлдашым.
Үткәннәрем төшкә ешрак керә,
Ерагайган саен юл башым.
 
 
Шактый көзләр артта калсалар да,
Гомер көзе әле җитмәгән.
Әйтер сүзем әле әйтелмәгән,
Соңгы юлга атым җикмәгән.
 
 
Алда әле кая кирәк, шунда
Җирне бизәп, сырлар уясым.
Шуңа микән җөмлә ахырына
Тәмам диеп төртеп, нокта түгел,
Күп нокталар килә куясым…
 

Рәхмәтлемен язмышыма

 
Тормышымны бизәп, сез яшисез
Сикәлтәле гомер юлымда.
Язмыш миңа сезне бүләк иткән,
Мин бәхетле тик сез барында.
 
СИН, ӘНКӘЕМ, СЫНМАС КАНАТЫМ
 
Кайтыр җирем, көтәр кешем бар, дим,
Син, әнкәем, гомер иткәндә.
Җәен-кышын сиңа кайтыр көнне
Көтеп алам, бәйрәм көткәндәй.
 
 
Менә тагын сиңа кайттым әле,
Бик тә килде сине күрәсем.
Сагышларны хатлар баса алмый,
Килде кайтып хәлең беләсем.
 
 
Кайчан кайтсам, шунда, әнкәй, мине
Кочак җәеп каршы аласың.
Киткән чакта олы юлга чыгып,
Кулың болгап озатып каласың.
 
 
Син яшисең көч һәм дәрман биреп,
«Балам» диеп, сөеп, яратып.
Хәвефләрдән саклый догаларың,
Син, әнкәем, сынмас канатым.
 
ХАТЛАР
 
Ашъяулыкның асты тулы хатлар,
Ничә мәртәбәләр укылгандыр.
Искә төшкән саен укый-укый,
Күпме сагыш яше йотылгандыр.
 
 
Саклый әнкәй минем хатларымны,
Инде күптән килгән булсалар да.
Күпме еллар үтеп, кайберләре
Йөри-йөри инде тузсалар да.
 
 
Бүген тагын бер хат язып салдым,
Юатырга теләп күңелләрен.
Озак тормый кайтып җитәрмен, дип,
Булсын гына, әнкәй, гомерләрең.
 
 
Белеп торам, әнкәй, кулларыңа
Хат алуга бик шат буласыңны,
Анысын да укып, ак ашъяулык
Асларына салып куясыңны.
 
КИЛӘЧӘККӘ ЮЛЛАР ҮРДЕГЕЗ

Укытучыларыма


 
Безне канат асларына алып
Үстердегез, белем бирдегез.
Еллар дәвамында безнең өчен
Киләчәккә юллар үрдегез.
 
 
Өйрәттегез акны ак дияргә,
Ә караны – кара дияргә.
Сездән өйрәндек без туган илне,
Туган җиребезне сөяргә.
 
 
Сөеп карый иде сезнең күзләр,
Наз өләшеп һәрбер балага.
Еллар үтте… Шул балалар инде
Кем калада, кемдер далада.
 
 
Әйе, үсеп, без дә кеше булдык,
Сезнең хезмәт бушка китмәгән.
Бергә булган чакның бер елы да,
Бер көне дә һәм бер мизгеле дә,
Димәк, эзсез, әрәм үтмәгән.
 
ҖЫРЛАРЫННАН ЯВА НАЗ ГЫНА

Шагыйрә Резеда Вәлиевага


 
Куандырып, нәни йөрәкләргә
Резеда апа шигырь өләшә.
Ә шигырьдә гөлләр, сандугачлар,
Хәтта чишмәләр дә сөйләшә.
 
 
Һәр китабы сөйли, көйли белә,
Шатландыра белә дусларын.
Ияртә дә әкият дөньясына,
Алып китә шаян улларын.
 
 
Шигырь бәйләмнәрен укыганда,
Күңелләрдә матур җыр туа.
Китаплары серле, мавыктыргыч –
Укып дөньяларың онтыла.
 
 
Шигырьләрен хисләр белән үрә,
Җырларыннан ява наз гына.
Яз аенда тугангамы икән,
Күңелендә аның яз гына.
 
ЭЛЬМИРА АПА ШИГЫРЬЛӘРЕ

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага


 
Бала өчен әле бу дөньяда
Ачылмаган күпме сер ята.
Эльмира апа шигырьләре – тылсым,
Шул серләргә ачкыч ярата.
 
 
Шигьри учагының җылысына
Тартылалар үсмер балалар.
Җырлап торган шигырьләрен аның
Тиз вакытта ятлап алалар.
 
 
Өйрәнәләр алар әдәплеккә,
Шул әдәплек керә гадәткә.
Эльмира апа шигырь, җыр өләшә
Заман баласына бүләккә.
 
ТӘРӘЗ ПӘРДӘЛӘРЕҢ
 
Өйнең яме – чиккән ак пәрдәләр,
Кашагалар тәрәз өсләрендә.
Сагындыра искә төшкән саен
Яран гөлләр тәрәз төпләрендә.
 
 
Бисмилласын әйтеп, әнкәй әнә
Ачып йөри тәрәз пәрдәләрен.
Пәрдәләрнең, әнкәм чиккәнгәдер,
Торган саен арта кадерләре.
 
 
Әнкәй бәгърем, ачык тәрәзәңнән
Соклан һәр көн дөнья ямьнәренә.
Күтәренке булсын күңелләрең,
Бирешмә син язмыш гамьнәренә.
 
 
Пәрдә ачып йөргәнеңне күреп,
Сине бар да сау дип беләләр.
Күршеләрең бер-бер артлы һәрчак
Хәлең белергә дип керәләр.
 
 
Гомерле бул, кадерлебез безнең,
Саулык бирсен Ходай тәнеңә.
Тәрәз пәрдәләрең ябылсалар
Ябылсыннар кичтән иртәнгәчә,
Ябылмасыннар тик мәңгегә.
 
УКЫТУЧЫ
 
Укытучы белә, киләчәктә
Кем булырга хыяллана бала?
Шул хыяллар чынга ашсын өчен,
Җанга иман орлыклары сала.
 
 
Ә орлыклар шытсын, үссен өчен,
Укытучы бирә бөтен көчен.
Кеше булсыннар дип, бар сәләтен
Кызганмый ул газизләре өчен.
 
 
Акыл иясе дә, артист та ул,
Оста музыкант та үз эшендә.
Рәссам яки шагыйрь булып кайчак
Килеп керә иртән дәресенә.
 
 
Могҗизалар шаһы – укытучы,
Тылсымчы ул белем дөньясында.
Алып менә галәм киңлегенә,
Йөздерә ул серләр дәрьясында.
 
 
Абынмасыннар дип, юлларында
Төзәтә ул хата, ялгышларны.
Бер-берсенә тыгыз бәйләнгән бит
Бала, укытучы язмышлары.
 
 
Укытучы – канат куючы да,
Җиңүләргә юллар яручы да,
Күңелләргә өмет очкыннарын
Дөрләтерлек учак ягучы да.
 
 
Укытучым шундый булгангадыр,
Матур булды барыр юлларым да.
Шуңа күрә барысы-барысы өчен
Аңа рәхмәт әйтәм җырларымда.
 
ЙӨРӘКЛӘРГӘ УЧАК ЯГАСЫҢ
 
Укытучы, эшең җиңел түгел,
Мәшәкатьле синең язмышың.
Сабырлыгың җыеп, яшь буынның
Төзәтәсең күпме ялгышын.
 
 
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да вакыт табасың.
Салкыннарда җылы сүзең белән
Йөрәкләргә учак ягасың.
 
ҺӘР ИКЕСЕ АКТАН КИЕНГӘН
 
Бәла-каза, килеп, көтмәгәндә
Эзләп таба адәм баласын.
Җир җимертеп яшәп яткан чакта,
Кинәт хаста булып каласың.
 
 
Өметләрне тәмам югалтканда,
Югалтканда яшәү мәгънәсен,
Мең яралы йөрәгеңне тотып,
Табиб хозурына киләсең.
 
 
Сират күперләрен кичкән чакта,
Фәрештәләр җәйсә канатын,
Табибәләр җирдә төзәтәләр
Кешеләрнең җан-тән ярасын.
 
 
Һәр икесе актан киенгән дә
Изге эшләр кылып көн күрә.
Һәр икесе җанга дәрман бирә,
Әҗәл көткән чакта җан өрә.
 
 
Илаһи нур балкый мәрхәмәтле
Шәфкать туташлары йөзендә.
Сызлауларны оныттыра торган
Тылсым бардыр алар сүзендә.
 
 
«Мәңгелек»кә юлга чыккан берәү
Кире кайта киткән юлыннан.
Күпме сырхау аягына баса
Ярдәм күреп табиб кулыннан.
 
ӘЙТЕР СҮЗЕМ, ӘЙТЕР РӘХМӘТЕМ БАР
 
Әйтер сүзем, әйтер рәхмәтем бар
Әнием күк якын берәүгә.
Ә ул берәү – минем укытучым,
Аның кебек булмас берәү дә.
 
 
Дәресләрен хәтеремә салып
Атлаганмын олы тормышка.
Укытучым биргән белем һәрчак
Кирәк булып чыга тормышта.
 
 
Еллар узган саен үткәнемә,
Балачакка кайта уйларым.
Бер күрәсем килә остазымны,
Бер урыйсым мәктәп юлларын.
 
 
Укытучым, җитез кулларыңда
Акбур берчак эшсез тормады.
Саннар тезде, матур сүзләр тезде,
Ап-ак юллар тезде – армады.
 
 
Изге синең күңелең, укытучым,
Зур мактауга лаек хезмәтең.
Еллар үткән саен арта бара
Хезмәтеңә олы хөрмәтем.
 
 
Без өйрәндек синең ярдәм белән
Аерырга акны карадан.
Нинди генә һөнәр ияләре
Чыкмадылар безнең арадан.
 
 
Уңышларым күреп, миңа берәү
«Өйрәтүче кешең кем?» дисә,
«Укытучым» дияр идем, чөнки
Минем өчен син гел матур үрнәк,
Минем өчен син гел алиһә.
 
АНЫҢ СҮЗЕ

Шагыйрә Нәҗибә Сафинага


 
Аның сүзе адашканга
Очкын булыр, ут булыр.
Вөҗдансызга, ялагайга
Көтелмәгән ук булыр.
 
 
Яшәү – көрәш, көрәш – яшәү! –
Бу аның шигаредер.
Давыл – тынлык, сөю – нәфрәт, –
Илаһилык тулы чынлык –
Бу аның шигыредер.
 
КАНАТЫҢНЫ, БАЛАМ, КАНАТМА
 
Намусыңны, исемеңне, балам,
Хата ясап, берүк, каралтма.
Яшеннәрдән саклан, юлларыңда
Канатыңны, балам, канатма.
 
 
Шуны бел син, балам: көрәшләрдән,
Сынаулардан тора бу хәят.
Көтмәгәндә шундый хәлләр була,
Хәтта дуслар итә хыянәт.
 
 
Яхшы юлдаш сайла юлга чыксаң,
Серләреңне ятка таратма.
Очкан чакта кыяларга тиеп,
Канатыңны, балам, канатма.
 
 
Белеп тор син: юллар сикәлтәле,
Җиңел түгел аннан барулар.
Сусаганда, дошман кулларыннан
Су дип ялгыш эчмә агулар.
 
 
Буш гайбәткә һич китмәсен исең,
Көнче җаннар җирдә җитәрлек.
Сер бирмә син, көч тап юлсыз җирдә
Үз юлыңны салып үтәрлек.
 
И САБЫЕМ…
 
Уянуга, йомшак бишегеңнән
Алып сөям сине кулыма.
Иркәлимен кочагыма алып,
Карап туймый нәни улыма.
 
 
Бәхеткәе белән үссен диеп,
Йомшак биләүләргә төрәм мин.
Зур өметләр баглап, җан җылымны,
Бар назымны сиңа бирәм мин.
 
 
Менә тиздән артыр «һөнәр»ләрең,
Бер көн килер, тәпи китәрсең.
Әти-әниеңә йөгереп килеп,
«Әттә», «әннә» диеп әйтерсең.
 
 
Вакыт үтәр, үзенекен итәр,
Син үсәрсең, егет булырсың.
Тормыш дәрьясында башкалар күк
Син дә үз юлыңны салырсың.
 
 
Лачындай нык, бөркет кебек көчле
Булып үс син туган ояңда.
Бөркетнең дә нәни балалары
Шулай канат ныгыта ояда,
Оялары гына кыяда.
 
КЫЗЫМА
 
Газизем, дип иркәләдем, сөйдем,
Толымнарга үрдем чәчеңне.
Өзелеп лә китә иде җаным,
Күзләреңдә күрсәм яшеңне.
 
 
Багышладым бишек җырларымны,
Йокыларың тәмле булсын дип.
Көннәр, айлар, еллар буе көттем,
Сине тизрәк үсеп җитсен дип.
 
 
Инде менә үсеп буйга җиттең,
Карап сокланамын кайчакта.
Тик нигәдер сагындыра үткән
Нәни вакытларың кочакта.
 
УЛЫМА
 
Хатларыңнан өзмә мине, улым,
Җаным шулар белән юана.
Бер хат килеп төшсә, күңелләрем
Сабый күңеледәй куана.
 
 
Хатың килеп торса,
       сынмас сабырлыгым
Күңел тынычлыгым җуйсам да.
Очрашулар көтеп тибә йөрәк,
Кич ятсам да, иртән торсам да.
 
 
Бүген сине солдат киеменнән
Төштә күрдем, имеш, кайткансың.
Шинелең дә бик килешә икән,
Билеңә киң каеш таккансың.
 
 
Солдат әнкәләре бар да шулай
Хезмәттәге улын сагына.
Керфекләргә яшьләр сарылса да
Түзә алар, түзә барына.
 
 
Берәр кошчык килеп кунган саен
Тәрәз каршындагы агачка,
Хат-хәбәргә юрый ана күңеле,
Хат – бердәнбер дәва сагыштан.
 
 
Ешрак яз, улым, хатларыңны,
Алар белән җаным юана.
Бер хат килеп төшсә, күңелләрем
Сабый күңеледәй куана.
 
ҮСӘ УЛ СӨЕНДЕРЕП
 
Оныгыбыз үсеп килә,
Өебез нуры булып.
Бәхетле һәм озын булсын
Үтәсе гомер юлы.
 
 
Дәү әтисен, дәү әнисен
Үсә ул сөендереп.
Күтәреп кенә йөртәбез,
Курчактай киендереп.
 
 
Олы сөенеч, чәбәкләп,
Елмаеп көлүләре.
Инде көтәм сабыр гына
Тәпиләп йөрүләрен.
 
 
«Йомшагым» дип, «матурым» дип
Иркәләп дәшәм аңа.
Көтәм: кайчан «дәү әни» дип
Әйтер оныгым миңа.
 
БУЛСЫН ГЫНА, ӘНКӘЙ, САУЛЫГЫҢ
 
Җан бирүчем миңа, тел бирүчем,
«Балам» диеп, назлап сөючем.
Кайткан саен, сыен, күчтәнәчен
Алларыма минем өючем.
 
 
Син ул, әнкәй, син ул, тик син шулай
Балаң өчен өзелеп торасың.
Килә кайчак иркә бала сыман
Яннарыңда гына торасым.
 
 
Бер көн калмый миңа бәхет теләп,
Изге догаларың укыйсың.
Өстәлеңдә яңа пешкән икмәк,
Үзең кояш кебек балкыйсың.
 
 
Мин кайтканга, күрәм, сөенечең
Эчкә сыймый – чыккан йөзеңә.
Шулай сагынып көткәнеңне белдем,
Яңа күлмәк алдым үзеңә.
 
 
Киеп күрсәт әле, килешәме?
Бәйләп җибәр ап-ак яулыгың…
Шундый матур үзең, күз тимәсен,
Булсын гына, әнкәй, саулыгың.
 
 
Саулык телим сиңа, гомер телим,
Картлык ашыкмасын килергә.
Иртә әле аңа синең янда
Өйдә хуҗа булып йөрергә.
 
АК ЧӘЧЛӘРДӘ КҮҢЕЛ САФЛЫГЫ
 
Күкрәк сөтең белән, әнкәм, синең
Башлаганмын тәүге көнемне.
Синең назың ачкан күзләремне,
Синең телең ачкан телемне.
 
 
Бер-бер артлы, мәшәкатьләр өстәп,
Бу дөньяга дүртәү туганбыз.
Тормышыңның бөтен юанычы,
Кайгы-шатлыклары булганбыз.
 
 
Тигез өлешләргә бүлеп, безгә
Бөтен яшьлегеңне биргәнсең.
Ак бәхетләр генә тели-тели,
Ап-ак биләүләргә төргәнсең.
 
 
Газизем дип, синең йомшак куллар
Иркәләгән сөеп, яратып.
Еллар гына вакытыннан алда
Чәчләреңне куйган агартып.
 
 
Тарап үргән чәчләреңне, әнкәй,
Яшерәсең яулык астына.
Яулыгың да ап-ак, күңелең дә,
Намусың да синең ак кына.
 
ӘНКӘЕМ
 
Бер-бер артлы еллар үткән,
Яшьлегең дә үтеп киткән.
Тормыш йөген тарта-тарта,
Гомерең гел эштә үткән.
 
 
Сарыф ителгәнен аңлыйм,
Мин үссен дип күпме көчең.
Аз булыр күк кайтарырга,
Нишләсәм дә синең өчен.
 
 
Газиз әнкәм, син бүген дә
Зур киңәшчем һәр эшемдә.
Кайттым әле рәхәтләнеп,
Бер сөйләшеп, чәйләр эчеп
Утырырга янәшәңдә.
 
ЯУЛЫК САЙЛЫЙМ
 
Яулык сайлыйм, сайлыйм иң матурын,
Әнкәемә диеп бүләккә.
Беләм: бүләк дәва була алмый
Сагышларда янган йөрәккә.
 
 
Яннарыңа сирәк кайтыла шул,
Нихәл итим, ерак аралар.
Бетми һаман дөнья мәшәкате,
Берсе үтә, туа яңалар.
 
 
Әнкәй бәгърем, зинһар, үпкәләмә,
Син көткәндә кайтып кермәсәм.
Мин кайтырмын, йөрәк сагышымны
Баса алмам, сине күрмәсәм.
 
 
Яулык сайлыйм, сайлыйм иң матурын,
Иң матурын сиңа бүләккә.
Син, әнкәем, безнең бәхетебез,
Безнең өчен иң зур терәк тә,
Шуңа күрә безгә кирәк тә.
 
ЯННАРЫҢА КАЙТАМ, ӘНКӘЙ
 
Җырлый-җырлый авылыма кайтам,
Дулкынлана йөрәк, очына.
Ешайганын тоймыйм адымнарның,
Оча ала шул тик кош кына.
 
 
Белеп торам: әнкәм көтә мине,
Бәйли-бәйли күңел ярасын…
Өметләрен өзми күзәтәдер
Ишек белән капка арасын.
 
 
Күргәндер дә бүген төшләрендә,
Көтеп талдырадыр күзләрен.
Кайнар чәе өстәлендә килеш
Кабатлыйдыр дога сүзләрен.
 
 
Кайтам, әнкәй, кайтам яннарыңа,
Ерак түгел инде аралар.
Зәңгәрләнеп торган ерак өйләр
Һаман якыная баралар.
 
 
Кичер, әнкәй, синең яннарыңа
Азга гына кайтып киткәнгә.
Кыска төштәй шушы вакытта да
Синнән назлар өмет иткәнгә.
 
 
Синнән башка яшәү җиңел түгел,
Ни икәнен белдем сагышның.
Еракларда синсез гомер итү –
Иң ачысы, әнкәй, язмышның.
 
БӘХЕТ ӨЧЕН НИ КИРӘК?
 
Тормышында кемнәр генә, кемнәр
Хыялланмый бәхет турында!
Ә бәхет ул – язмыш кулларында, –
Килми икән көткән чагыңда.
 
 
Кайберәүләр әзер бәхет эзли,
Кемдер, бәхет эзләп, тир түгә.
Ә кемнәрдер тапкан бәхетен дә
Кулдан ычкындыра бер көндә.
 
 
Кем бәхетле бөек даны белән,
Кем бәхетле бик зур өлештән,
Кем өчендер бәхет – мәхәббәттә,
Кем өчендер – алтын-көмештә.
 
 
Ничек кенә итеп әйтсәләр дә,
Мин үземчә аңлыйм бәхетне.
Байлык түгел, дус-туганнар белән
Була бит ул кеше бәхетле.
 
ТУКАЙГА
 
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син шагыйрь дә, мөгаллим дә булып
Яшисең күк туган ягыңда.
 
 
Күптән түгел генә югалткандай,
Сине эзләп йөзә болытлар.
Кошлар эзли, хәтта җилләр эзли,
Син булмагач чапмый пар атлар.
 
 
Заман башка, әмма халкы аның
Сөйләшә гел синең телеңдә.
Җырлап яши алар җырларыңны,
Белмәгән юк сине илеңдә.
 
 
Без барыбыз, синең шәкертләрең,
Рәхмәт әйтеп, сиңа дәшәбез.
Югалмасын син калдырган мирас,
«Әллүки»ле телең яшәсен!
 
ДУСТЫҢ БУЛЫП…
 
Миңа булган сөю хисләреңне
Кабул итә алмыйм, беләсең.
Аңлый торып, үзең миңа һаман
Бәйрәм саен бүләк бирәсең.
 
 
Мин синеке түгел, омтылма син
Җанга сөю уты салырга.
Ярың булып түгел, бары якын
Дустың булып риза калырга.
 
 
Чакырма син мине үз яныңа,
Үпкәләмә, әгәр килмәсәм.
«Җаным» дия-дия язган хатларыңа
Үпкәләмә җавап бирмәсәм.
 
 
Оныт, димим, әгәр теләмәсәң…
Дустым барын мин дә онытмам.
Иҗат җирлегендә үрелеп үскән
Дуслык тамырларын корытмам.
 
ӨЛКӘННӘРГӘ
 
И хөрмәтле газиз җаннарыбыз,
Сез һәрвакыт безгә бик кирәк.
Сез яшәгән чакта безнең белән,
Тормыш ямьле, дөнья түгәрәк.
 
 
Ак әбиләр, ак бабайлар булып,
Безнең белән һәрчак янәшә
Яшәгез сез фатихагыз биреп,
Киңәш биреп әле йөзгәчә.
 
 
Сез үстергән гөлләр өйне нурлый,
Сез пешергәч тәмле була аш.
Исән-имин йөртә юлларыбыз,
Дога укып, өйдә сез торгач.
 
 
Күңелләргә иман нуры салып,
Киң бәрәкәт биреп өйләргә.
Яшәгез сез сау-сәламәт булып,
Ямьнәр өстәп безнең көннәргә.
 
ХАТЫН-КЫЗЛАР – ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР СЕЗ!
 
Чәчәк аткан гөлләр көнләшерлек
Матурлыкка ия затлар сез.
Кешелеккә җан, тел бирүчеләр,
Кирәк икән, хәрби сафта сез.
 
 
Кирәк икән, йолдыз сез сәхнәдә,
Кирәк икән, яшен көрәштә.
Кыюлыкның, күркәмлекнең үзе,
Сез алдынгы һәрчак, һәр эштә.
 
 
Тарих хәтерендә сез – җиңүче,
Омтылучы һәрчак хөрлеккә.
Күпме мактасак та бик аз булыр,
Лаек зат сез олы хөрмәткә.
 
 
Сез булганга, җирдә сөю яши,
Сез булганга, ир-ат бәхетле.
Сәләтле сез көзне яз итәргә,
Озайтырга шулай яшьлекне.
 
 
Нәсел чылбырлары буыннарның
Өзелмәсен өчен, сез кирәк.
Кемнәр әйтер сезне көчсез диеп,
Сез ир-аттан күпкә көчлерәк!
 
МИЛЛӘТЕНЕҢ НЕЧКӘ ҖАНЛЫ КЫЗЫ
 
Милләтенең нечкә җанлы кызы,
Хис җырчысы – кыю Саҗидә.
Мәхәббәткә, яшәешкә, җырга
Тау башына менеп баш ия.
 
 
«Кошлар нәселеннән», – диеп язды
Нияз Акмал аның турында.
«Шагыйрьлеккә хөкем ителгән», – дип
Өстәп куйды язган чагында.
 
 
Кыяларга бәрелә-бәрелә очты,
Кызганмады очар канатын.
Юлыкканда көрәш давылына,
Канатларын очты канатып.
 
 
Бер салкыннан бер утларга керде,
Ул йөрәге белән мөстәкыйль.
Туган телдә дәште бар дөньяга,
Ә кулында каләм – ут, факел.
 
 
Шагыйрәнең үткен шигырьләре
Сәләтлеләр ташны ярырга.
Сәләтлеләр һичбер каршылыксыз
Күңелләрне яулап алырга.
 
 
Чишмә сыман иҗат башлангычы
Юлын алган туган җиреннән.
Иҗатының тирән тамырлары
Алган көчне туган иленнән.
 
 
Насыйп булган гомер юлларында
Шактый тукталышлар үтәргә.
Яңавылда туып, бала чагын
Урадыда дәвам итәргә.
 
 
Озак тормый аннан Сараштыга,
Аксәеткә аннан күчәргә.
Тәтешледә, Шулган һәм Әскәрдә
Туры килгән бераз яшәргә.
 
 
Җан газизе Әдип Маликов та
Тумышыннан шушы якныкы.
Әгәр инде исемен тутырып әйтсәк,
Күркәм авыл, Югары Чатныкы.
 
 
Иҗат киңлекләрен бергә иңли
Мәхәббәтнең ике канаты.
Бер-берсенә ныклы терәк булып,
Берсен берсе сөеп, яратып.
 
 
Бар да уртак, килгән шатлыгы да,
Бәйрәм ясап, җанны иркәли.
Кайгысы да, килеп, көтмәгәндә
Җанны тетрәндереп киткәли.
 
 
Уртак язмыш юлы алып килә
Минзәләгә гомер итәргә.
Аннан Әлмәт – яңа шәһәр ул чак,
Яңа сулыш, зур омтылыш белән
Иҗат эшен дәвам итәргә.
 
 
Пар каләмнән шигырь, поэмалар,
Повесть, хикәяләр коела.
Анда изгелеккә, матурлыкка,
Мәхәббәткә һәйкәл куела.
 
 
Саҗидәне үз кызы дип саный
Башкорт иле, анда үскәнгә.
Үзенеке саный Татарстан,
Әлмәтендә гомер иткәнгә.
 
 
Рәмис Аймәт атый: «Шигърияттә
Олы тукталыш» дип иҗатын.
Шәп әйтелгән, шушы тукталышта
Ял итәргә була бер ятып.
 
 
Иркәләнеп шигъри кояшында,
Таң чыгында җанны дәвалап,
Хисле күңелеңә илһам алып,
Бер кайтырга ләззәт, дәрт алып.
 
 
Әйе, Саҗидәнең бар иҗаты –
Тирән эзле сүнмәс иҗат ул.
Диңгез сыман ярсу кирәк чакта,
Кирәк чакта ялтыр яшен ул.
 
 
Юкка гына Хәсән Туфан аны
Татар Ахматовасы дип әйтмәгән.
Гаҗәп бер хәзинә – шигърияте, –
Ул әле дә ачылып бетмәгән.
 
 
Милләтенең тугрылыклы кызы
Йолдыз булып җирдә балкыды.
Шигъриятнең күкчәчәге булды,
Горурлыгы булды халкының.
 
МӘҢГЕ ДӨРЛӘР ЯЛКЫН ЯШИ
 
Тыныч түгел җиребездә,
Бар кешелек яклау көтә.
Кайгы-шатлык иң әүвәле
Шагыйрь җаны аша үтә.
 
 
Мәңге дөрләр ялкын яши
Шагыйрьләрнең күңелендә.
Кагыл гына ул күңелгә –
Сафлык тора түгелергә.
 
 
Йөрәк белән каләм көчен
Бергә кушып көрәшкәндә,
Шагыйрьләрнең бик күбесе
Сынатмады көрәшләрдә.
 
 
Шагыйрь халкы якты җанлы,
Күңеленең юктыр кере.
Өзелсә дә шагыйрь гомере,
Җыры мәңге калыр тере.
 
БАРМЫ ИКӘН ДУСЛЫК ҺӘЙКӘЛЕ?
 
Мәхәббәтнең сихри күкләрендә
Ялгыз гына канат кагасың.
Җаннарыңа, күрәм, җылы җитми,
Япа-ялгыз учак ягасың.
 
 
Ә үзең син әзер шул учакның
Бар җылысын миңа бирергә.
Әзерсең син хәтта тормышымны
Бәйрәм ясап гөлгә төрергә.
 
 
Җил-давылдан саклап, юлларымда
Атлыйсың син һәрчак янәшә.
Ярый әле син бар, син булмасаң,
«Җаным» диеп миңа кем дәшәр?
 
 
Хакыйкатьне яклап җан атасың,
Илһамчы син иҗат иткәнгә.
Синдәй дуслар җирдә сирәк була,
Син охшыйсың күктән төшкәнгә.
 
 
Күктән төшкәнсең син йөрәгемә
Салкын көздә җылы өрергә.
Ярты сүздән бәллүр савыт сыман
Уалырга торган бәгырьгә.
 
 
Дустың булса, шундый булсын икән:
Ихлас булсын, булсын риясыз.
Андый дустың барда үзеңне син
Гел бәхетле итеп тоясың.
 
 
Сораулы уй башта, каләмемнең
Эштән туктап торган бер мәле.
Дуслык күперләрен күргәнем бар,
Бармы икән дуслык һәйкәле?
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации