Электронная библиотека » Галия Гайнетдинова » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:01


Автор книги: Галия Гайнетдинова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ӘЙ ШИГЪРИЯТ…
 
Әй шигърият, шулай яраттырып,
Йөрәгемә кереп урнаштың.
Урнаштың да бөтенләйгә калып,
Йокыларны азмы урлаштың?
 
 
Әйләндердең мине хыялыйга,
Уйлыйм хәзер мин дә синеңчә.
Әллә нәрсә булды, кулда каләм,
Бер эш бармый хәзер минемчә.
 
 
Инде сизәм: сихерләнгән җаным
Шигърияттән ерак китә алмас.
Инде хәзер бер доктор да, килеп,
Мине нормаль кеше итә алмас.
 
 
Каләм кулда, шулай күнегелгән.
Вакыт-вакыт илһам килгәли.
Күз алдында саташтырып һаман
Образлары биеп йөргәли.
Көннәр буе уйда йөргәли дә
Төнен төшләремә кергәли.
 
 
Тик шулай да рәхмәт шигърияткә,
Булган өчен гомер юлдашым.
Бер-бер артлы яңа шигырь туа,
Йөргән чакта синдә адашып.
 
 
Адаштыр син ешрак мине шулай,
Адаштыр син тагын мең кабат.
 
ЯШИМ СӨЕП…
 
Яшим җирдә сөеп бу тормышны,
Нинди булса, сөеп шул килеш.
Яшәр өчен тормыш дәрман биргән,
Аннан бүләк миңа һәр өлеш.
 
 
Һәр өлешкә рәхмәт әйтеп яшим,
Һәр бизәген җирнең яратып.
Матурлыкка һәйкәл куя белгән
Фидакярләр өчен җан атып.
 
 
Үзем эзләп тапкан матурлыкның
Нурын тирә-юньгә таратам.
Тормыш миңа бәхет бүләк иткән,
Бу тормышны шуңа яратам.
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации