Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Өченче бүлек

Без эш урыннарына таралдык. Ә эш безнең – муеннан! Һәркайсыбызга сигезәр скважина. Алар төзек эшлиме, туктамаганнармы, ватылмаганмы, ниһаять, нефть агып ятмыймы – һәммәсен барлап-карап, тикшереп чыгарга кирәк. Көн саен кыргыч төшереп, парафинын кырдырып торсак та, барыбер берәр айдан скважина стеналарына парафин утыра, аны кайнар пар белән җебетергә, операторлар сүзе белән әйтсәк, «мунча кертергә» кирәк. Шуның өстәвенә әле безнең фонтан атмый торган, тукталган скважиналарыбыз бар. Аларны сафка бастырырга, аларны яңадан фонтан аттыра башларга кирәк. Шунсыз без, коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүчеләр, нефть чыгару планын тутыра алмаячакбыз. Инде килеп, шушыларның барысы өстенә без – студентлар. Кайсыбыз кичке мәктәптә, кайсыбыз техникумда, аеруча өлгерләребез академик Губкин исемендәге кичке нефть институтында укый. Аз гына буш вакытың булдымы, китапка борын төртәсең. Юк әле, моның белән генә дә бетми. Әле Хәйрулла Хәкимов уйлап чыгарган һәм шуның белән Хыялый Хәйрүш исемен алган күптөрле хикмәтләр бар. Алардан берсе – скважиналар янын чәчәккә, гөлгә күмү. Әллә сез куш йодрык чаклы ут янып торган розаларны уйнап-көлеп йөргәнгә, үзләреннән-үзләре генә үскән дип беләсезме? Әллә сез яз көннәрендә ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы алма бакчаларын безнең территориядә әфсен өреп кенә барлыкка килгән дип уйлыйсызмы? Килмәгән кая! Аларга күпме маңгай тире, күпме күңел җылысы салынган! Аларның төбен йомшартырга, чүп үләннәрне утарга, аларны гел ашлап-тиресләп, суын сибеп торырга кирәк.

Инде менә шушыларның барысы өстенә Җәүдәтне каршы алу мәшәкате өстәлде. Кызлар культбудкаларны ялт итеп җыештырырга, тәрәзә пәрдәләрен юарга, үзәк будкага хәтта челтәр пәрдәләр эләргә тотындылар. Без, егетләр, скважиналарыбызны барлап йөргән чакта, күңелебездә туган яңа тәкъдимнәребезне бер-беребезгә әйтә тордык. Азамат, мәсәлән, Җәүдәтне Бөгелмә вокзалыннан автомобиль белән түгел, кыңгыраулы пар ат белән каршы алырга дигән тәкъдим кертте. Ул тәкъдим, билгеле, бертавыштан кире кагылды. Ник дигәндә, колхозлардан хәзер ат табу ансат эш түгел, тапкан сурәттә дә «зад-пирут» йөз егерме чакрымга ат куу мәгънәсезлек булыр иде. Ләкин Азамат ярты юлда туктап калуны белми. Ул, беренче тәкъдиме кире кагылуга, шундук икенче тәкъдимен дә әйтеп өлгерде. «Җәүдәтне каршы алачак «Волга» га әйләнәсе биш метрлы чәчәк такыя үреп киертергә, пар атка тага торган кыңгыраулар тагарга», – дип ду килеп йөри башлады.

Бер сүз белән әйткәндә, Җәүдәт Галиәхмәтовны каршы алу мәсьәләсе бригада өчен вакыйга булып әверелде.

Төш җиткәнче, без гел Җәүдәт турында, аны ничек каршы алу, ике көн эчендә нәрсәләр эшләп өлгерү турында уйлап, киңәшеп, тәкъдимнәребезне әйтеп үткәрдек. Эшебез дә көндәгедән җиңелрәк барды, ансатрак эшләнде, аякларыбыз тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде.

Ләкин безне зур гына борчу көткән икән әле. Төштән соң сәгать өчләр тирәсендә тревога сигналы яңгырады. Көмеш быргының, урман эчләрен айкап, ашкынулы-дәртле авазы тирә-якка сибелүе булды, бер минут кичекми, имән янына җыелдык. Быргысын кулына тоткан Азамат, күн курткасын өстенә киеп алган Хәйрүш, әле шәһәргә кайтып китәргә өлгермәгән Гыймран Нуришанов беренче булып килеп җиттеләр. Озакламый иртәнге вахтадагы егерме биш кеше барысы җыелып бетте.

Хәйрүшнең чырае караңгы иде, кискен генә кулын күтәрде:

– Иптәшләр, мин сезгә күңелсез хәбәр әйтергә тиешмен!

Берьюлы сагаеп калдык. Оператор егетләр артыннан кызларның кызыксынып сузылган башлары күренде. Арттагылар якынрак елышты.

Хәйрүш, тагын чак кына сүзсез торгач:

– Галиәхмәтов кайтып җиткән… – диде.

Йөзләрдә аптырау. Соң, кайтса? Моның нәрсәсе начар? Сөенергә кирәк. Ярый, каршы алырга өлгермәдек. Ярый, челтәр пәрдәләр эленмәде. Музыка килмәде, чәчәкләр булмады. Аның каравы ике көпшәле ау мылтыгыбыз бар! Аның каравы Җәүдәт үзе безнең белән дигән сүз!

Берничә секундка гына сузылган сәерсенүле тынлыкны аек акыллы Шәйхаттар җимерде.

– Кайчан кайткан? – диде ул, таләпчән, кискен тавыш белән.

Хәйрүшнең борын канатлары кыймылдашып алды:

– Моннан өч көн элек.

Имән яны кинәт гөр килде:

– Ничек?

– Бу ни дигән сүз?

– Өч көн буена бригадага килми йөриме?

Гаҗәпләнү-аптырау дулкыны узып китәргә өлгермәде, шундук икенче дулкын күтәрелде:

– Безобразие!

– Оятсызлык!

– Хәзер үк кеше җибәрергә!

Өченче дулкын, әлеге ике дулкынга бәрелеп, чаткылар чәчрәтте:

– Дөрес!

– Дөрес түгел!

– Яклашма!

– Яп авызыңны, өшегән!

Хәйрүш алгарак иелә төште, күн курткасын чишеп җибәрде, киеренкелектән тирләп-кызарып чыккан озынча көрән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды.

– Тавыш, тавыш! Яле, бетерегез базарны! Кем сүз алып сөйләргә тели?

Шау-шу куптарырга дисәң, безгә куш, сүз алып сөйләргә дисәң, телләрен тешлиләр. Бу юлы да шулай булды: гөр килеп бер күтәрелдек тә тындык. Бригада егетләреннән сөйләргә теләүче күренмәгәч, Нуришанов алга чыкты. Хәвефсезлек инженеры башта, йөнтәс кашларын кыймылдаткалап, безнең якка сынаулы бер караш ташлап алды, аннары зур борынлы кызыл йөзендә мыскыллы бер елмаю чагылып китте.

– Карап-карап торам да, әкәмәт тә сәер халык сез, билләһи… Әле иртәнге якта гына Галиәхмәтовны чәчәкләр, оркестрлар белән каршы алабыз дип канат кактыгыз, инде менә шул ук Галиәхмәтовны чәйнәп ташлардай булып кыланасыз. Ай-һай-һай! Нинди киртәгә сыя бу, йә! Башыгыз белән уйлыйсызмы сез, кай җирегез белән уйлыйсыз? Кеше мең мәшәкать белән институт бетергән, арып-талып юлдан кайткан. Аңа ял кирәкме? Өйдә әнисе көтеп тора. Ике авыз сүз сөйләшергә кирәкме? Бәлкем әле күзе төшеп йөргән кызы да бардыр… Икәүдән-икәү генә төнге урамда чүкердәшеп йөрергә тиешме алар, юкмы?

– Тиеш, билгеле… – диде кемдер әкрен генә. Аңа кушылып, Азамат авыр итеп бер көрсенде.

– Соң, шулай булгач… Нәрсә дөнья җимерелгәндәй кыланасыз? Сез аны, әтисез үскән егетне, укырга җибәрдегез. Сез аны, эшче баласын, үз исәбегезгә укытып чыгардыгыз. Ул бит хәзер сезнең алга полный отчёт бирергә кайта. Үзен әзрәк тәртипкә китерергә тиешме, юкмы?

Без тагын тынып калдык. Инде икенче мәртәбә Нуришанов безнең язмышны үз кулына алды. Каян килә соң бу абзыйга шулчаклы төпле сүзләр? Ничек соң без аның алдында сүзсез калабыз? Ләкин озаклап уйлап торырга вакыт юк, хәзер үк чарасына керешергә кирәк.

– Җәүдәтнең хәлен белергә хәзер үк кеше җибәрегез, – диде Нуришанов. Аның бу киңәше белән дә килештек.

– Беләсеңме, Азамат, – дип, Хәйрүш музыкант егетебезнең җилкәсенә кулын китереп салды. – Син сүз өчен кесәгә керә торган адәм түгел. Дипломатлыгың да җитәрлек, сусыз юып, җилсез киптереп кайт әле. Җәүдәтнең үзен күрмә, әнисе Хәдичәттәй аркылы эш йөрт. Бу инде сыналган алым: бер генә ананың да улы белән мактанмый түзә алганы юк. Аңладыңмы? Шәһәргә барып, кире әйләнеп кайтуга ике сәгать вакыт бирәм. Җитәме?

Җитмәгән кая! Бу мәсьәләдә Азаматны өйрәтеп торасы юк. Үзенә тапшырылган ике сәгать вакыт эчендә ул бөтен Кәлимәтеңне актарып, шәһәреңнең астын өскә әйләндереп кайтырга булдыра ала. Бу юлы да шулай булды. Азамат, ике сәгать тулуга, авызын колак артына элеп кайтып төште. Ул Хәдичәттәйне күреп кенә калмаган, бригада өчен бик әһәмиятле өр-яңа мәгълүматлар да алып кайткан иде. Кайтып төшү белән, ул, барыбызны шаккатырып:

– Җәүдәт өйләнеп йөри! – диде.

– Кит аннан!

– Булмас!

– Кемгә? – дигән тавышлар ишетелде.

Азамат, чын дипломатлар кебек, туры җавап бирүдән качты, шәһәргә ничек барып җитүен, кайсы урамнарда йөрүен бер дә ашыкмыйча, тәмен белеп кенә сөйләргә тотынды:

– Боларны миңа Хәдичәттәй әйтмәде, синең хатының Мәрьям әйтте, иптәш мастер, – дип башлады ул сүзен һәм, мутланып, Хәйрүшкә күз кысып алды: беләсең килсә, бел, янәсе, менә дөньяда нинди хәлләр була: син Җәүдәтнең уку бетереп кайтканын да ишетми йөрисең, ә хатының инде аның өйләнергә йөрүен дә белеп тора!

Мәрьямнең телгә алынуы безнең кызыксынуыбызны тагын да арттырды. Татар кызларында сирәк очрый торган сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу яшь хатынны без бөтен бригадабыз белән ихтирам итәбез. Ул – безгә Хыялый Хәйрүшне тудырган кеше. Әйе, әйе, уйнап әйтелгән сүз түгел бу. Хәйрулла Хәкимов, Мәрьямгә өйләнгәнче, дөньяның кызыгын тилергән сыер сөтеннән таба торган кара-чутыр бер малай була. Укытучы Мәрьям аңа кияүгә чыга да башта кара-чутырны аракыдан биздерә, аннары кулына китап тоттырып, хыяллана белергә өйрәтә. Менә шуңа күрә дә Мәрьям турында сүз чыгуга, кызыксынуыбыз бермә-бер артты. Азаматны уратып алдык та шундук сөйләп бирергә мәҗбүр иттек.

– Бер кулында портфель, икенче кулында кочагы белән дәфтәр: мәктәптән кайтып килә бу, – дип дәвам итте сүзен Азамат. – Йөгерә-йөгерә кайта, кулындагы портфелен перәме тәки атындыра! Ә күзләре, әлеге шул җете зәңгәр күзләре елмаепмы-елмая! Мине күреп алуы булды, урам яңгыратып кычкырып җибәрүе булды: «Һай, кемне күрәм мин?! Азамат түгелме соң? Көпә-көндез нинди җилләр ташлады сине, балакаем? Ни өчен син промыселда түгел?» – ди, үтерә генә сорашып. Үзегезгә мәгълүм, Мәрьямнән серне яшереп булмый, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә, бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Башын кырын салып, хәйләкәр генә тыңлап торды да елмаеп әйтә: «Син, алай булгач, разведкага килдең инде, әйеме?» – ди. «Разведкага, – мин әйтәм, – яле, бер дә яшермичә, дөресен генә әйтеп бир әле, Җәүдәтнең кайтуы дөресме?» – дим. «Дөрес, – ди бу, – инженерыгыз кайтканына бүген нәкъ өченче көн», – ди. «Син шуны белеп йөрдеңме?» – мин әйтәм. «Мин шуны белеп йөрдем», – ди. «Иреңә дә әйтмәдеңме?» – дим. «Иремә дә әйтмәдем», – ди, үзе көлә. «Дөньяда хатыннардан да хәйләкәр бер генә зат та юк, дип әйтәләр иде, дөрес икән, – мәйтәм, – без бит синең эчеңдәге тышыңда дип йөрибез, болай булгач, синең тышыңдагы да эчеңдә булып чыкты бит…»

Мәрьямем үзгәрде, җитдиләнде, күзләре тирәнәеп китте. «Их, балакаем, сабый шул әле син, берни белмисең, борыныңа кызлар исе кермәгән. Җәүдәтнең кайтканын әйтергә ярамый иде, ул бит өйләнергә йөри…» – ди. Мин гаҗәпләнүемнән: «Кемгә?!» – дип кычкырып җибәрдем. «Хәзергә әйтмим әле, – ди бу, – күпне белсәң, тиз картаерсың, – ди. – Иртәгә кияү белән кыз сезнең янга фатиха сорарга килерләр, менә шунда барысын да белерсез», – ди. «Ниткән фатиха ул тагын? Иске заманча!» – мин әйтәм. «Юк, – ди бу, – иске заманча түгел, нәкъ менә яңа заманча. Элек бит фатиханы муллалар биргән, ә хәзер бригада бирә. Хыялый Хәйрүш бригадасы, ике тигез мәхәббәткә фатиха биреп, бәхеткә юл ача: өйләнегез, туйлар ясагыз, дусларыгызны сөендереп, алма күк балалар үстерегез! – ди. – Шәп яңгырыймы?» – «Шәп бу, – мин әйтәм, – исләр киткеч бу! Хәйрүшне хыялланырга син өйрәткән дип әйтәләр иде, дөрес икән». Мәрьям апагыз сул күзне хәйләкәр генә кыса да әйтә: «Син мине мактарга ашыкма, чибәр егет, – ди, – син лутчы бригадаңа кайт та әйт, бүгеннән башлап туйга әзерләнсеннәр. Өйләнү, тормыш кору – кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган нәрсә, туйны шәп итеп үткәрегез, адәм мәсхәрәсенә кала күрмәгез», – ди.

– Соң, шуннан? – диде Хәйрүш, кашларын җыерып.

– Нәрсә шуннан?

– Җәүдәтнең кемгә өйләнгәнен тәки әйтмәдемени?

– Әйтте. Әйттерми каламмы соң мин!

– Кемгә?! – дидек барыбыз берьюлы.

– Гүзәлиягә, – диде Азамат.

– Мәрьямнең сеңлесенәме?

– Нәкъ үзе.

Азаматның бу хәбәре бригаданы телсез калдырды. Ә мин үз колакларыма үзем ышанмадым. Йа Хода! Мин нәрсә ишетәм? Минем Гүзәлиям кияүгә чыгамы? Күз алларым кинәт караңгыланды, йөрәгем чымырдап кысылды, әйтерсең лә скважина кыргычы, бавыннан ычкынып, ике чакрым тирәнлеккә, забойга очты…

Дүртенче бүлек

Төнне мин йокысыз үткәрдем. Көндез, исерек кешедәй, әйле-шәйле йөрдем. Ә бригада туйга әзерләнде. Төштән соң Хәйрүш ашыгыч кына киңәшмә җыйды, мин анда бармадым, егетләр, минем хәлемне аңлап, миңа кагылмадылар. Соңыннан миңа Азамат хәвефсезлек инженеры Нуришановның үз теләге белән хуҗалык эшләрен башкарырга алынуын һәм аңа ярдәмгә Хәйрүшнең мине билгеләвен әйтте.

Хәйрүшкә мин күңелемнән рәхмәтләр укыдым. Ичмасам, мин бер генә көнгә булса да авыр уйларымнан арынып тора алам. Ичмасам, иптәшләрнең теләктәшлек белдереп караган кызганулы карашларын күрмим. Ә Гүзәлия Җәүдәт белән икәүләп, фатиха алу өчен, бригадага киләчәк – үзем өчен гаять авыр булган әнә шул очрашудан мин исән калам, рәхмәт Хәйрүшкә, ул мине коткарды!

Мастер безнең икебезне – мине һәм Гыймран агайны – кичен үз янына чакырып, хуҗалык эшләрен ничек җайлау турында озак кына киңәште.

– Без иң әүвәл бер нәрсәне ачыклап узыйк: туйны шәһәрдә үткәрәбезме, урмандамы? – диде Нуришанов.

– Барыбер түгелмени?

– Барыбер түгел, мастер. Шәһәрдә дисәк, «Нефтяник» ресторанында үткәрергә була. Ул чагында савыт-саба, өстәл-мазар өчен кайгырырга кирәкми. Тик шунысы бар – ресторан бәясе кыйбатка төшәчәк. Әгәренки инде яшьләрчә саф һавада, менә шушы аланда үткәрәбез дисез икән, ул чагында, без – үзебез баш, үзебез түш. Савыт-саба белән өстәлләрне ничек тә табарбыз, ә Бөгелмәдән, туп-туры заводтан, бер-ике мичкә пиво кайтартырбыз. Шуңа күрә тәгаен белик: борын башына күпмешәрдән җыясыз?

Хәвефсезлек инженеры кесәсеннән уч төбе хәтле генә счёт алды, шалт-шолт төймә тартып, туйның безгә күпмегә төшәсен чутлап бирде. Кеше башына күпме эчемлек, шуның күпмесе ак аракы, күпмесе кызыл аракы, күпмесе шампанский икәнен, ике мичкә пивоның күпмегә төшкәнен, сыер итен, сарык итен, тавык итен, конфет-прәннекнең, әче-төченең төрен төргә әйтеп, һәркайсының күпме торганын, сумы-тиене белән санап, бер мең сум акча исәпләп чыгарды.

– Бер мең, искечә ун мең! – диде Хәйрүш, уйга калып. – Күбрәк түгелме бу, Гыймран агай?

– Каян килеп күп булсын! – Нуришанов счёт төймәләрен киредән сала башлады. – Бригадада илле өч кеше. Шуңа тагын Хәдичәттәйне куш, Талип картны өстә. Семьялылар парлап килсә, ул буладыр барысы, әйтик, примерно сиксән кеше, бу бит, соң, борын башына егерме сум дигән сүз генә түгелме? Шушымы күп була? Аннары без үзебезнең кем икәнебезне онытып җибәрәбез. Без бит – нефтьчеләр. Нефтьченең дә ниндие әле – ил күләмендә беренче урынга чыккан Татарстан нефтьчесе! Ун сум акча артык тоту белән исәпләшеп торыргамы?

– Ярый. Аңлашылды, – диде Хәйрүш. – Димәк, ике көннән, якшәмбе көнне сәгать уникеләргә туй табыны әзер була?

– Әзер була.

Хәйрүш, җиңел сулап, урыныннан торды.

– Алайса, бик шәп. Бүген кич белән үк акча җыеп бирербез. Әйдә, тотыныгыз эшкә!

Нуришанов, туй мәшәкате артыннан йөрү өчен дип, мине ике көнгә эштән бушаттырды, һәм шул көнне үк, промыселдан вездеход алып, күрше авылларга чыгып киттек.

Безнең бу сәяхәт турында иркенләбрәк сөйләми ярамас. Ник дигәндә, Гыймран агайның сугымлык сатып алуында мин безнең бригада егетләренең берсендә дә булмаган кәсепчелек һәм сәүдәгәрләр осталыгы күрдем. Минем бабай, андый кешеләр турында сөйләгәндә: «Маһир да соң, карт боргыч!» – дип тел шартлатып тора торган иде.

Җәйге кояш Нурсала таулары артына иңеп, ерак басулардан мал-туар кайткач, без Тайсуган авылына килеп кердек. Гыймран агай, кайбер ала канатлар кебек тузан туздырып, урамда машина куып йөрмәде, «газигы» н каралты-курасы бик таза бер ишегалдына кертеп куйды да, йорт хуҗасын – кып-кызыл битле, тәбәнәк кешене – лапас ышыгына чакырып, озак кына нидер киңәште. Аннары урам буйлап китеп барды. Бер капкага керде – сугымга мал сорады, тагын берсенә керде – тагын сорады. Соравын сорады, ләкин юньле-рәтле карамады, бәясен дә сатулашмады. Тик өченче йортка кергәч кенә, кожанны чишеп җибәреп, иркенләбрәк сөйләште. Иңгә-буйга нык килгән утыз яшьләрендәге чибәр генә кеше – йорт хуҗасы – безнең янга өч кыш кышлаган кысыр тана җитәкләп алып чыкты. Тана бик матур, өсләре елкылдап тора, янына килгәндә, усалланып башын чайкый иде.

Гыймран агай бер кулы белән тананың мөгезеннән кысып тотып, икенче кулы белән тамак астын сыпырырга кереште. Тана башын сузып, рәхәтләнеп тора башлагач, касык астына кулын тыгып, җилен тирәләрен капшап карады: симезлеген тикшерде. Инде сүз малның бәясе турында барырга тиеш иде, әмма Нуришанов, мине дә, хуҗаны да гаҗәпкә калдырып, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, капкага таба юнәлде.

– Туктале, нишләп бәясен сорамыйсың? – диде хуҗа.

– Безгә батмый бу, – диде Гыймран агай гамьсез генә.

Хуҗаның хәтере калды. Кул юганда сызганып куйган җиңен төшерә-төшерә:

– Нәрсәсе батмый? Моңа ни булган? – диде.

– Нәрсәсе дисеңме? – Гыймран агай, фуражкасын маңгайга табарак чигереп, башын кашып куйды. – Моңа берни дә булмаган. Шәп тана бу. Ләкин зур бәйрәмгә ярарлык түгел.

– Нәрсәсе ярарлык түгел?

– Беренчедән, гәүдәгә кечкенә, икенчедән, симерүе җитмәгән.

– Моныңмы симерүе җитмәгән?! Син инде аны, акыллы абый, миңа сөйләмә, Мәнди анасына сөйлә. Моны суйсаң, пот ярым мае гына чыга. Кәлимәт базарына илтеп йөрергә вакытым гына юк, комбайным ремонтланып бетмәгән. Югыйсәң мин синең белән сөйләшеп тә тормас идем… – дип кызып китте хуҗа.

– Әкәмәт тә сәер кызык кеше син, – диде Нуришанов, гадәттәге салмак-сабыр тавышы белән. – Шәһәрдән килгән дигәченнән дә, син мине гомер буе мал әсәре күрмәгән дип уйлыйсың инде, ә? Бик беләсең килсә, энекәем, әйтим: мин ун ел заготскотта сугымчы булып эшләгән и шулай ук мондый йолкыш таналарны гына күрмәгән. Холмогор үгезләре үткән менә бу кулдан. Мин сиңа чынын әйтеп сөйләшәм. Инде ышанмыйсың икән, бир кулыңны – танаңны егып суям – бер центнер да утыз кило ите, күп дисәң егерме биш кадак мае чыга!

Гыймран агай, күн итекле таза аякларын җиргә имән баганадай беркетеп, тавышны бөердән чыгарып сөйләште. Моңарчы бик әтәчләнгән яшь хуҗа икеләнә калды:

– Нүжәли шулай гына?.. – диде ул, танасына күз төшереп.

Нуришанов сүзне кыска тотты:

– Шулай гына! – диде һәм, артык сүз әйтмәстән, капкага таба юнәлде.

– Туктале, сөйләшеп бетермәдек бит әле, – диде хуҗа, аның җиңеннән тотып. – Аңламыйм әле мин. Бозау булып бозаудан бит сиксән кило ит чыга.

– Беләсеңме, чибәр егет, дөньяда Хуҗа Насретдин исемле акыллы бер юләр булган, әнә шул әйткән, адәм ышанмастайны чын булса да сөйләмә, дигән. Бозаудан беркайчан да сиксән кило ит чыкканы юк. Чыга илле кило. Син минем башымны катырма, алдашып торырга мин малайлар түгел. Чыгар комган белән җылы су, чыгар бау, танаңны күз алдында егып суям: мин дигәнчә булмаса, битемә төкерерсең. Килештекме?

Яшь хуҗа бөтенләй аптырашта калды, чоланнан шаулап килеп чыккан хатынына:

– Бар, бар, буталып йөрмә, син генә җитмәгән идең! – дип кулын селтәде.

Мин инде эшләрнең шактый ук катлауланганын, тана хуҗасының үз терлеге өчен якалашырга әзер торуын аңладым. Аның тиле булып каласы килми, ләкин төпле дәлиле белән бер селтәнүдә аны җиңеп барган бу тәҗрибәле агайга каршы ул сүз дә таба алмый иде. Нуришановка шул гына кирәк иде бугай. Ул хәзер бик ныгытып һөҗүмгә күчте:

– Безгә ким дигәндә ике центнер ярым ит кирәк. Синең танаң шуның яртысын гына бирә ала. Ну мин калганын, бәлки, бозау-сарык ише мал алу исәбенә тутырырмын. Йә, давай, тиярен генә әйт. Күпме?

Хуҗага җан керде. Ул йөгереп диярлек танасы яныннан әйләнеп чыкты.

– Ә син күпме диярсең?

– Зерә дә әкәмәт сәер адәм икәнсең син. Мал бит синеке. Син сора.

– Өч багана, – диде хуҗа һәм Гыймран агайның йөзенә төбәлде.

– Ягъни өч йөз тәңкә? Ийе.

– Алай, алай.

– Нәрсә алай?

– Оятың бармы соң синең?

– Ә нигә? Ике ярымны бирделәр инде миңа.

– Биргәч, сатасың калган.

– Ә нигә исең китә? Сатармын да!

– Сата гына күр. Киттек, энем Сәләхи.

Гөнаһсыз хайван янында башкарылган шушы күңел кайтаргыч сату-алу эше минем җаныма тия башлаган иде инде, шуңа күрә мин:

– Киттек, киттек, Гыймран ага, итне башка урыннан табарбыз! – дип, сөенеп җавап кайтардым. Без капкага юнәлдек. Капканың келәсен күтәрдек. Ачып чыктык. Арттан килүче булмады. Бер йортны узып киттек. Шул мәлне хуҗа урамга йөгереп чыкты.

– Тукта!

– Нәрсә?

– Син бит әле үз бәяңне әйтмәдең?

Гыймран агай, туктап, аны көтеп алды.

– Син бит адәм ышанмастай бәя сорыйсың.

– Ә син күпме бирәсең?

– Танаңның асыл бәясе йөз илле тәңкә.

– Китче, булмаганны! Әллә син аны урлаган мал дип белдеңме?

– Йә, күпме?

– Әйдә, күңелең булсын, ике дә сиксән.

– Ике дә сиксән?!

– Ә нәрсә?

– Бар, энем, битеңне юып кил.

– Безнең бит юган.

– Юган булса, туп-туры әйт, сатасыңмы танаңны, юкмы?

– Сатам, кәнишне.

– Сатсаң, тиярен сора. Сатмасаң, үпкә юк. Әнә чулак Нурислам белән күпер төбе Фәтхидә кышлаган бозау бар, бәясе килешенгән, алам да китәм.

Гыймран агайның, соңгы чиккә дип, чабу астында яшереп асраган бу хәйләсе хуҗаны янә юлдан чыгарды.

– Мотоцикл алырга дип кенә асраган танам иде. Әйдә, кадалып китегез, ике дә илле, – диде ул, өметсезлек белән кулын селтәп.

– Менә монысы безнеңчә! Син, туганкай, бик үк башсыз егеткә охшамагансың. Әмма дә ләкин шунысы бар: таяк беркайчан да тоткан җиреннән генә сынмый. Давай без болай итик: син киметәсең, мин арттырам. Йөз сиксәнгә килешәбез дә мәгәричен сындырабыз.

Хуҗаның йөзе бурлаттай кызарып чыкты.

– Син минем кашыклап канымны эчмә. Әнә, аласың килә икән, ике дә егерме! Инде шуңа да риза булмасаң, капканы ябам. Җитте!

Хуҗаның чынлап торып чыгырдан чыга башлавы Нуришановны йомшый төшәргә мәҗбүр итте:

– Ярый. Миннән булсын яхшылык, ике багана акча сиңа, – диде.

– Син бит мине кычкыртып талыйсың, – диде хуҗа. – Мин бит инде болай да сиксән сумга төштем, ә син нибарысы илле сумга арттырдың.

– Мин сиңа әйтеп торам, Алла колы: ике багана акча. Башы-аягы, эче-мазары синеке. Анысы гына аз дисәң, тиресен калдырам. Үзе ун тәңкә. Бир кулыңны!

– Ә мәгәрич?

– Бер ярты.

– Аз.

– Мин эчмим. Үзеңә генә.

Шартлатып кул суктылар.

Тананы машина куеп калдырган кешеләргә алып кайтып суйдык. Суйганны карарга сатучы үзе килмәде. Гыймран агай, алдан вәгъдәләшкән буенча, тананың тиресен, баш-аягын һәм эчәкләрен хуҗаның хатынына биреп җибәрде. Өстәвенә иң симез җиреннән бер кило чамасы ит һәм Кәлимәттән үк сумкасына тыгып чыккан ярты литр аракыны тоттырды. Хатын, авыл кешеләренә хас беркатлылык белән сөенеп, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, өенә кайтып китте.

Җаныңны суырып алырдай булып сатулашкан кешенең кинәт шулай юмартланып китүенә мин таң калдым.

Үлчәп карагач, тананың бер йөз дә сиксән килограмм ите, бер пот мае чыкты.

– Без бит ялгышканбыз, Гыймран ага. Хуҗа хаклы булган ич, – дидем мин, баягы бәхәсне аның исенә төшереп.

Сабыр холыклы Нуришанов бу юлы түзмәде, кеткелдәп көлде дә:

– Беркатлы да кеше син, энем Сәләхи, – диде. – Гыймран абзаңны алдыйсы кеше дөньяга тумаган әле! Әгәр инде бик беләсең килсә, әйтим, мин танага күз салу белән үк сиздем, ун поттан да ким түгел моның ите дип уйладым. Касык астын капшагач, юк, бу унике пот, дидем. И дөрес тә булып чыкты, хе-хе-хе…

Аның шулай әле генә эшләгән этлегеннән бик канәгать булып, кеткелдәп көлеп торуы, җитмәсә, шуның белән ачыктан-ачык мактануы минем кәефемне кырды. Ачуым чыкканны яшереп-нитеп тормастан:

– Хуҗага тиешле акчасын илтеп бирергә кирәк. Без мал барышниклары түгел! – дидем.

Нуришанов чиста ак капчыкларга пөхтә итеп төргән тана итен машинага тутырып маташа иде.

– Шулайдыр шул, мин сиңа бригада акчасын әрәм-шәрәм итәргә юл куймагаем! – диде. – Беләсең килсә, итнең килосы безгә бер сумга төште, ә туйда артык акча эчеңне тишмәс! Сату-алу эше гомергә шул инде ул – син алдамасаң, сине алдыйлар.

Әтием кебек олы яшьтәге кеше белән сүз көрәштереп тору миңа кыен иде, ләкин аның фәлсәфәсе белән килешеп калуны да намусым күтәрмәде. Күңелем ярсыну белән тулды. Танадан калган акчаны эчке кесәмнән тартып алдым да Нуришанов кереп утырган «газик» эченә тондырдым һәм, Кәлимәткә кайтырга машина эзләп, үз юлыма китеп бардым.

Караңгыда хәвефсезлек инженерының мине чакырып дәшкән тавышы ишетелде, ләкин мин әйләнеп тә карамадым.

Нигә кирәк иде әле миңа аның белән чыгу? Иртәгә тагын складлар буйлап йөри башласа, нефть начальникларының кабинет төбен сакларга туры килсә… Беләбез без аның сүзне кайдан башласын: промыселда, имеш, өр-яңа хәл – гади бер оператор, бригада исәбенә укып, инженер булды! Инде менә өйләнә, бәйрәм үткәрергә йөрибез. Ярдәм итегез, азык-төлек кирәк. Дәүләт бәясенә җибәрегез әле, дияр. Ялыныр-ялварыр, үз дигәнен итми туктамас.

Аның, юк елмаюын бар итеп, ерактан уратып, соранып утыруын күреп тору әллә миңа бик рәхәт дип беләсезме? Бик кирәге бар иде! Йөрсен әнә үзе, сөйләшсен. Иртәгә ике аягымның берсен дә атламыйм. Үз эшемә, промыселга китәм дә барам.

Җир өстенә әкрен генә җәйге тымызык төн җәелде. Каяндыр Зәй буе болыннарыннан җиләс җил белән килгән салкынча дым һәм чәчәктә утырган үләннәрнең хуш исе борынга бәрелде. Агач ябалдашларына орынып, ниндидер төн кошы очып узды. Аны күрү өчен дип башымны күтәргән идем, баскан җиремдә катып калдым: куе зәңгәр күк йөзендә, минем баш очымда ук, юри куйгандай, янәшә яп-якты ике йолдыз кабынган…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации