Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Бишенче бүлек

Ниһаять, туй көне дә җитте.

Кызлар, иртә таңнан аланга савыт-саба ташып, туй табыны әзерли башладылар, егетләр имән ботакларына йөзләрчә нәни әләмнәр элеп чыктылар. «Бүген туй, бүген туй!» – дип, җилләр исә. «Бүген туй, бүген туй!» – дип, нәни әләмнәр лепердәшә. Кояш иртәнге нурларын алтын тәңкә итеп яфракларга өләшә, бәйрәмчә киенгән кызларның битләренә сибеп йөри.

Имән әйләнәсенә, ярым түгәрәк ясап, өстәлләр тезелгән. Өстәлләр өстендә вазаларда кып-кызыл каен җиләге, җир җиләге, чәчәк бәйләмнәре; рюмкалар, бокаллар, портвейн һәм шампан шешәләре кояш нурыннан кабынып-кабынып китәләр. Ап-ак эскәтер өстендә, җанлы бизәкләр кебек, имән яфракларының күләгәләре биешә. Төнге яңгырдан соң юылып, яшәребрәк киткән безнең девон имәне үзе дә шау яфраклары һәм нәни әләмнәре белән бу бәйрәмне күптәннән көтеп утыра кебек тоела иде.

Кыскасы шул: бригада тантанага, яшьлек бәйрәменә әзерләнә, бөтен табигать аңа кушылып кул чаба, тик мин генә, ялгыз каз кебек, моңаеп читтә йөрим.

Гүзәлия бу аланнардан мазутлы кием белән уза торган иде. Бүген инде туй күлмәгеннән киләчәк. Бүтән көнне аны мин каршы ала идем. Бүген инде аның шатлыгын бүтән кеше уртаклашыр. Дүрт ел буе мин аны операторлыкка өйрәттем, беркемнән авыр сүз әйттермәдем. Промыселга килгәндә, ул чәченә күбәләк тасма таккан үсмер кыз иде, мине абый дип йөри, миңа ияләнгән иде. Бүген инде менә кияүгә чыга. Ул моны миңа хәтта әйтмәде дә.

Вакыт-вакыт минем күзләрем томалана, йөрәгем шундый ачытып сызлый башлый, монда бер генә минут та тормый, бөтенесен ташлап, бөтенесенә кул селтәп, өйгә кайтып китәсем, атна буе дөньядан югалып торасым килә. Ләкин ниндидер бер көч мине җибәрми. «Егет бул, Сәләхи, бирешмә! – дип тукый. – Син монда булырга тиеш. Син Гүзәлияне күрергә, аның туенда утырырга, аның туй күлмәгенең нинди булуын күрергә тиеш…» Минем Җәүдәтне дә күрәсем, аның да кыяфәтенә күз төшерәсем килә. Мин яраткан чаклы яратамы ул аны? Ул аның башын артка ташлап, көмеш кыңгыраудай челтерәп көлүен, назлы-сокланулы сүзләрен аңлыймы?

Уйларыма бирелеп, мин бәйрәм аланыннан читкә, каеннар арасына кереп китәм. Кулларымны баш астына куеп, яшел үлән өстенә сузылып ятам. Каен ябалдашлары арасыннан зәп-зәңгәр күкнең бер кисәге күренә. Күз явыңны алырдай ак болыт агач башларына эленеп тора. Урман үз көенә шаулый, көн дә ничек шаулаган булса, бүген дә шулай шаулый. Борынга баллы чәчәк исе, җир җиләге исе бәрелә, табыш эзләп кузгалган шөпшәләр оча, һәм шушы беренчел тормышы белән яшәгән мәңгелек дөньяда икенче бер яңа дөнья – туй шатлыгын эченә җыйган кояшлы якты алан, имән тирәли тезелгән ак эскәтерле өстәлләр, җиләс җил белән лепердәшүче нәни әләмнәр, урман шавы аша да ишетелүче яңгыравыклы шат тавышлар – миңа онытылып китәргә ирек бирмичә, күңелемдә гел янәшә яшәп торалар.

Юк, аулакта кала алмыйм мин. Кайгың никадәр зур булса да, кешеләр янына барырга кирәк.

Мин ихтыярсыз аланга әйләнеп кайтам.

Көндезге уннар тирәсендә алан умарта күче кебек кайный башлый. Барлык кешенең игътибары вахта машиналары килә торган асфальт юл ягына юнәлә.

Менә аланга ике «Волга» килеп керә. Аларны каскалар кигән биш мотоциклчы озата килә. Кыландыра белә инде безнең Хыялый!

Беренче машинадан кияү белән кыз чыгалар.

Йа Хода! Мин Гүзәлиянең чибәрлеген белә идем, ләкин бу хәтлесен үк күз алдыма китерә алмый идем. Билләрен өздереп торган кабарынкы итәкле ап-ак озын күлмәк, шомырт кара чәчләренә үргән чәчәк такыя аны гел әкият кызы ясаган. Юк, әкият кызы түгел, әкият кызы күзне камаштыра, җанны җылытмый, ә бу – җир кызы, моның йөзендә нур балкый, күзләрендә бәхет очкынлана, килешле матур борыны, чиядәй тулы иреннәре үзәкләрне өзеп ала. Бәхете бар икән Җәүдәтнең!

Икенче машинадан кияү белән кызның әти-әнисе төшә. Хәдичәттәй, көн эссе булса да, яшел ефәк шәл бөркәнгән, шәл чуклары җиргә кадәр салынып тора. Ак сакаллы Талип картның башында чуар түбәтәй, өстендә соры полотнодан теккән костюм. Аларны күрүгә, Азамат, гармунны күкрәгенә салып, бөтен иңенә тартып җибәрә. Халык ду килеп, гөрләтеп кул чаба, кызлар кияү белән кыз өстенә чәчәк сибәләр.

Ул да түгел, Хәйрүш сыра мичкәсе өстенә сикереп менә.

– Бригада исеменнән тәкъдим кертәм, – ди ул, – кияү белән кыз, кулларын кулга тотынып, аланны бер әйләнеп килсеннәр.

– Әйләнсеннәр! – ди бригада күмәк тавыштан.

– Туры булырга, кабергә чаклы яратышырга, бригаданы беркайчан да онытмаска имән янына басып ант итсеннәр!

– Итсеннәр! – дип гөрли бригада.

Кап-кара костюм кигән, озын буйлы, төз гәүдәле, тик чамадан тыш җитди чырайлы Җәүдәт яңа гына аткан алмагач чәчкәсе төсле ак күлмәкле Гүзәлияне кулларыннан ала, һәм алар, әнә шулай җитәкләшеп, әкрен генә атлый башлыйлар. Дулкынланудан сулышы кысылган бригада, сокланып, тын кала, күңеле тулып киткән Хәдичәттәй күлмәк җиңе белән күз яшьләрен сөрткәли.

Менә кияү белән кыз имән янына килеп җиттеләр, туктадылар.

– Рәхмәт, дусларым… Яхшылыгыгызны онытмам… – диде Җәүдәт, тотлыга төшеп. Аның кояш күрмәгән ак чырае дулкынланудан тагын да ныграк агарынды…

Николай Петушков, чандыр озын буе белән бөгелеп, уңайсыз гына җиргә тезләнде, кияү белән кызны рәттән берничә мәртәбә чалт-чолт рәсемгә төшереп алды.

Шау-гөр килеп, табын янына утырдык. Стаканнарга эчемлек салып чыктылар. Кинәт барыбыз берьюлы сагаеп калдык: бу ниткән хурлык? Кияү белән кызга тустаган куймаганнар лабаса! Кунаклар аптырашып карангалый башлауга, яшьләр каршысына мастер килеп басты. Кулына нәрсә тоткан диген? Көрәк. Ә аның артында, авызын колак артына элеп, Азамат басып тора. Кулында – дымлы киндергә төргән имән үсентесе.

– Кадерле дусларыбыз Гүзәл һәм Җәүдәт, – дип, тантаналы итеп сүз башлады Хәйрүш, – уйлаштык-уйлаштык та шундый фикергә килдек, бригада әйтә, тукта, Хәйрүш, ашыкма, яшьләр бәхетләрен тустаганнан башламасыннар, көрәктән башласыннар, ди. Шуңа күрә, дуслар, сез бүгенге туегыз хөрмәтенә, Җәүдәтнең институтны тәмамлап кайту истәлеге итеп тә безнең аланга нәни бер имән утыртыгыз.

Гүзәлиянең кара керфекләр белән каймаланган зур күзләрендә шаян очкыннар биешеп алды: озын, ап-ак туй күлмәге кигән килеш тә ул бернинди эштән дә тартынмаучы тынгысыз табигатьле оператор булып калган иде. Тукта, нигә соң әле ул кулын агач үсентесенә түгел, көрәккә таба суза? Мин кинәт куркуга төштем, әгәр бу кияү дигәннәре көрәкне үзе алырга кирәклеген аңламаса? Харап була, хурлыкка кала бит… Юк, аңлады. Үзе алды. Модалы өр-яңа костюмын үлән өстенә ташлап, уч төбенә төкереп алып, көрәкне җиргә шундый да шатырдатып батырды, дистәләгән күз карашының үзенә төбәлгәнен сизгән хәлдә, шундый да кайнарланып, ашкынып эшләргә тотынды, аның төссез ак йөзенә шундук кызыллык йөгерде, маңгаена борчак-борчак тир бәреп чыкты.

Ә Гүзәлия? Ул нәни имәнен сак кына, ватмагаем дигән төсле, ипләп кенә тотып тора, әйтерсең лә аның кулында имән үсентесе түгел, үзенең киләчәк язмышы саклана иде.

Агач утырту тантанасы узуга, кияү белән кызны өстәл башына, иң хөрмәтле урынга китереп утырттылар, йөзе айдай балкыган Азамат аларның икесенә ике бокал тутырып шампанский салып бирде.

Башта кияү белән кыз бәхетенә күтәрдек. Аннары, бригаданың уңышлары өчен дип, стаканнарның икенчесен каплап куйдык. Хәдичәттәй белән Талип бабайны да онытмадык. Шуларның барысы тыныч һәм салмак узды, артык сүз сөйләнмәде. Тик вакытыннан алда кызып алган Николай Петушков кына түзмәде, өстәл артыннан торды да, руслар туендагы дружок кебек, такмаклап сөйләргә тотынды:

– Молодые, горько! Водка, как полынь – в рот не возьмешь, балиш, как горчица. Уважьте гостей – подсластите!

– Горько! – Барлык бригада бертавыштан аны куәтләп җибәрде.

Кияү белән кыз аяк өсте бастылар. Гүзәлия, оялып, каушап, башын читкә борды, үптермәскә теләде, бригада аның саен ярсыды, кул чапты, рәхәтләнеп көлде. Минем белән янәшә утырган Зөбәрҗәт, балаларча беркатлы эчкерсез сөенү белән сөенеп, чандыр кулларын чәбәкләп:

– Тагын, тагын! – дип кычкыра башлады. Ул нигәдер гел миңа таба борыла, гел миңа карап сөйли иде.

– Здорово! Здорово! Әйе бит, Сәләхи абый?! – диде ул. Мин аның алсуланган йөзен күрдем, чаткыланган күзләрен күрдем, ләкин сөенечен берничек тә уртаклаша алмадым, тик күңелемнән «Карале, бик үк ямьсез түгел икән бит бу кызый…» дигән уй гына узып китте.

Табын янында, бөтен бригаданың күз алдында, дөресрәге, табыннан читкә борылып, оялып кына үбешү яшьләрне кузгатып, ашкындырып җибәрде. Кызлар әдәп өчен генә ялындырган булдылар да бердәм тигез тавыш белән җыр башладылар. Җырлап арыгач, егетләр, сикереп төшеп, биергә кереште. Шаян табигатьле Азамат үзенең гармунында әллә ниткән әкәмәтләр кыландырып бетерде.

Кемдер юри, кызык ясау өчен, Шәйхаттарны да биергә чакырды. Дүрт-биш ел бергә эшләү дәверендә без аның артистлык талантын күрмәдек, үзешчән сәнгать кичәләренә бау белән дә тартып алып бара алмадык.

Аның гел ашау турында гына кайгыртып, сөйләшә башласаң да сүзне гел шул якка таба боруын белгәнгә күрә, халык, этешә-төртешә, түгәрәк тирәсенә җыелды.

Шәйхаттар ялындырырга уйламады да. Бер кулына аракыдан бушаган зур гына шешә, икенче кулына стакан тотып, көлдерер өчен юри салмаклатылган үтә ялкау хәрәкәтләр белән түгәрәкне бер әйләнеп чыкты, аннары дөберт итеп җиргә тибеп куйды, китте шуннан, китте кызып! Көзге кебек ялтыратылган хром итекле аякларын ялт та йолт, ялт та йолт тирә-якка ыргытып кына тора; каян чыга җитезлеге, каян чыга көлкесе, күзләр иярми, күзләр! Биеп кенә калса бер хәер иде. Биегән уңайга җыр сүзләрен, кызларның исемнәрен куша бара:

– Бие, бие, Шәйхаттар, Габсаттар, Гайфулла! Ай җаный, Мәйсәрә, Рәхимә, Гүзәлем! Биегән кеше бай була, ай җаный, Шәйхаттар, Азамат, вай җаный, Гүзәлия! Биегән кеше бай булганчы, Шәйхаттар, ай җаный, Мәйсәрә, Кәүсәрия, Гөлгенә, карт алаша тай була, ай җаный, ай! Киңрәк мәйданны, киңрәк! Менә шулай, менә шулай, һоп. Атның аласы була, Камәрия, Гүзәли! Җем-җем карасы була, Мәйсәрә! Ай җаный, кенәри, сандугач, сөйсәң сөй ярның чибәрен, Сәләхи, сөйсәң сөй ярның матурын, Шәйхаттар, сөйсәң, аласы була, дусларым! Һай-ли, һай-ли, кара күзләр алдалый, кара күзләргә алданып, зәңгәр күзләр калгалый! Дөресме, дусларым!

– Браво!

– Молодец, Шәйхаттар! – дип, аны төрле яклап үсендереп тордылар һәм, әле бер, әле икенче кыз, каршысына чыгып, хәлдән тайганчы биеттеләр.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Төркемнәргә оешты, аланга гына сыеша алмыйча, күпереп, күбекләнеп, ташып, каеннар арасына сибелде. Яңадан табын янына җыелгач, Хәйрүш Җәүдәткә күн футлярга салынган бүләк мылтыкны тапшырды. Сүрелә башлаган бәйрәм табынына тагын җан керде, яшьләрчә җитез итеп, дуылдатып кул чаптык. Күңелләр янә бер мәртәбә җилкенеп куйды. Җәүдәтнең мылтыктан хәзер үк атып каравын күрергә теләүчеләр дә табылды, тик Хәйрүш моңа юл куймады, күзен кыса төшеп каравы булды, егетләр шундук тынды.

Җәүдәт бүләкне юньләп карап та бетермәгән иде әле, Нуришанов сүз сорады. Ул бүген гадәттәгечә киенмәгән, мәңгелек яшькелт кожанын ак чесуча костюмга, чигүле ак күлмәккә алыштырган, күн итекләр урынына аягына модельле туфлиләр киеп алган иде. Бу кыяфәте белән ул без белә торган кырыс табигатьле хәвефсезлек инженеры түгел, ял итәргә дачага чыккан ваемсыз пенсионерга охшый иде. Менә шушы кеше сүз сорагач, без барыбыз аңар таба башларыбызны бордык. Ләкин ул сүзен әйтергә ашыкмады. Үтә чыккан сабыр, салмак хәрәкәтләр белән, хәтта ымлап диярлек, үзенә биш стакан сорап алды, аларны рәттән тезеп куеп, үз кулы белән эчемлек салып чыкты. Стаканның берсен Талип картка, берсен Җәүдәтнең әнисе Хәдичәттәйгә илтеп бирүләрен үтенде, ике стаканны үз кулы белән янәшәсендә утырган Җәүдәт белән Гүзәлиягә тоттырды, соңгысын үзе алып, ашыкмый гына сүзен башлады:

– Заманалар узуына исләрең дә китмәле! Әле күптәнмени Җәүдәтнең әтисе Галиәхмәт белән гәпләшеп утырган идек. Әй кордаш, дигән иде миңа, шушы улымның үсеп җитеп кеше булганын күрер көнем булыр микән, дигән иде. Менә улы үсеп җитте. Тик ул гына күрә алмады. Бәк киң күңелле, бәк кампанийский душа кеше иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Сугышына барып сугышып та кайтты, ярасын алып, ранный булып та кайтты, и шулай ук ярасыннан гүр иясе дә булып китте. Кордаш миңа рәнҗемәс, үз кулым белән юдым, үз кулым белән зиратның иң матур җиренә илтеп күмдем. Җәүдәткә ничә яшь иде әле ул чакта, Хәдичә? Әйе, шулай, дөрес әйтәсең, җиде яшендә, беренче сыйныфка укырга кергән сабак баласы иде. Күрәсезме, хәзер нинди! Әтисе хәзер күрсә, нишләмәс иде. Үләр алдыннан, шулай капка төбендә икәүдән-икәү генә гәп сугып утырабыз, әйтә бу миңа: «Ышаныч синдә инде, Гыймран, минем гомерем әллә бар, әллә юк, улымны күздән ычкындырма, үз улың кебек итеп кара, и шулай ук кеше ит», – ди. Инде менә үзегез күреп торасыгыз, Җәүдәт укып кеше булды, аның өстәвенә, өйләнеп, башлы-күзле дә булды. Миңа, Җәүдәтнең әтисе урынына калган кешегә, рөхсәт итегез, яшьләрне чәчләре чәчкә бәйләнгән көн белән котлап, менә шушы кечтеки генә бүләкне тапшырырга. Монысы, кем әйтмешли, үз исемемнән…

Нуришанов кесәсеннән бәләкәй генә ике тартма чыгарды, аларны төргән юка чытырдавык кәгазьләрне сүтеп, зәңгәр бәрхет тышлы тартмаларны Җәүдәт белән Гүзәлия кулына тапшырды.

Җәүдәт рәхмәт әйтеп баш иде, Гүзәлия шундук үзенә эләккән тартманы ачып карарга тотынды.

«Алтын сәгать…» – диде кемдер, сокланып.

Талип карт кашларын җыерды, ә минем күңелемә: «Танадан калган акчага алмадымы икән?..» – дигән шикле уй килде.

Хәвефсезлек инженеры сокланып тел шартлатуларга да, бүләкләрне хуплап әйткән сүзләргә дә исе китмәгән кыяфәт белән, стаканын югары күтәреп, кияү белән кызның әти-әниләренә таба китте. Өстәл башына тыйнак кына, мөлаем гына килеп кунаклаган бу өлкән кешеләргә карата да аның матур сүзләре калган икән әле. Тол килеш яшәп, шундый да акыллы, башлы егет тәрбияләп үстергәне өчен ул Хәдичәттәйне үтереп мактады, шуның белән аның күңелен йомшартуга иреште. Әни кешенең шатлык яшьләренә ихтирам йөзеннән бәйрәм табыны тынып калды. Шул форсаттан файдаланып, Нуришанов үзенең мактау сүзләрен Талип картка, ягъни Гүзәлия кебек гүзәл, булдыклы, тәүфыйклы кызның әтисенә, «хөрмәтле өлкән дустыбызга, нефтьчеләр ветеранына» яудырырга кереште. Ләкин шул мәлне беребез дә көтмәгән бер хәл булып алды. Талип бабайның чал сакалы дерелдәргә тотынды, ул ашыгып урыныннан торды да Нуришановның чәкешергә дип сузган стаканын дорфа гына этеп җибәрде, кандай кызыл куе шәраб ак эскәтер өстенә түгелде.

– Чәкешмим! Юк! Шайтан синең дустың, белдеңме, шайтан!!! Кит моннан, югал күз алдымнан… Тапкан монда ветеран! Лыгырдавык…

Картның кыяфәте адәм баккысыз: күзләре аларган, чал сакалы чуалып, алга таба сузылган иде.

– Нигә син койрык болгыйсың? Җәүдәт алдында ялагайланасың? Имеш, ул әти урынына… Беләм мин… Синең ише дуслар әйбәт чакта гына… Башыңа бәла килсә, эзегез калмый сезнең… Исеңдәме, эттән яралган нәрсә, теге чакта, Бакуда… Юеш таракан кебек, ярык арасына постың… Сатма Галиәхмәт исемен, кит моннан! Кит! Күз алдымда торма!..

Табын җимерелде. Бәйрәмнең яме китте. Берни аңламаган кызлар бер күчкә өелде, егетләр сикерешеп урыннарыннан тордылар. Төсе качкан Хәйрүш бабасын тынычландырырга ашыкты.

Ләкин картны алай гына тынычландырып булырлык түгел иде инде. Кулларын бутап, ачы тавыш белән кычкырып, ул Нуришановка ябырылды. Мин хәвефсезлек инженерының үзен тотышына игътибар иттем. Нуришанов башта каушады, кемдер битенә төкерергә килгәндәй, стакан тоткан кулы белән йөзен каплап, бер адым артка чигенде, әмма хурлыкка калудан курыкты бугай, үзен бик тиз кулга алды, аякларын аерып баскан хәлдә, ирен чите белән елмаеп, ярсыган картка карап тора башлады: исерек адәм ни сөйләмәс, янәсе!

Дәгъва тына төшеп, Гүзәлия белән Мәрьям – апалы-сеңелле икесе – әтиләрен урман эченә алып кереп киткәч, мин аның, Нуришановның, кинәт дулкынлана башлавын күрдем.

– Бетте синең көнең, карт боргыч! – диде ул әкрен генә, тешен кысып. – Хәзер минем улым кайтты. Күрербез… күрербез аның кем артыннан барганын…

Алтынчы бүлек

Туйдан соң дөнья тынып калды. Без, бер-беребезгә әшәкелек эшләгәндәй, авыз-борын төяп, берничә көн сөйләшми йөрдек. Ә мин үземне бөтенләй буш калган кебек тойдым, кулымнан эш төште. Минем һәрвакыт төгәл, пөхтә булуыма күнегеп беткән иптәшләрем бу хәлгә аптыраша башладылар. Дөрес, алар аны миңа телдән әйтмәделәр, ләкин минем күзем сукыр түгел, аларның кыяфәте нинди икәнен күреп йөрим.

Гөнаһ шомлыгы дисәм инде, күп була – туйдан соң бер атна да узмады, мин эш урынына нефть түктем. Ул көнне электр энергиясен өзеп тордылар. Мин автомат пачкага көйләнгән бер скважинамны истән чыгарып җибәргәнмен. Мерник тулган да ташый да башлаган. Исемә төшеп йөгереп килгәндә, инде дегет төсле куе кара нефть, мерник астындагы чокырны тутырып, чәчәк түтәлләренә таба үрмәли башлаган иде…

Хәйрүш мине үз янына чакырып алды. Нигә шулай килеп чыкканын аңлатуымны сорады. Мин аңлатып бирә алмадым, ык-мык килеп, авыз эченнән ботка пешерергә тотындым. Хәйрүш сүзсез генә мине тыңлап торды да, рәт чыкмасын аңлагач, кайтарып җибәрде.

Аның яныннан чыккач, мин уйга калдым, Хәйрүшнең мине эттән алып эткә салып тиргәмәве җанымны газаплый башлады. Мин хәтта тиргәлергә дә лаек түгел микәнни инде? Гарьлек, гарьлек! Әллә берәр кызның башын әйләндереп алырга инде?

Скважинамда мине Зөбәрҗәт көтеп тора иде. Өстендә – җиңсез чуар күлмәк, аягында – җиңел ак чүәк. Очлы терсәкләре белән трап баскычына таянган.

– Кая югалдыгыз сез, абый? Мине бит промысел белән таныштырырга вәгъдә иткән идегез…

– Сәяхәт кылып йөрергә вакыт юк әле, эш муеннан, – дидем.

– Соң, алайса, абый, үзем генә йөри торыйммы соң? – диде ул, миңа карап. Мин аның гөнаһсыз сабый күзләрендә шундый чын аптырау күрдем, малайлар чәче төсле кыска чәче, чандыр юка гәүдәсе аны шундый ярдәмчесез итеп күрсәтәләр иде, каты бәрелүемә үкенеп тә куйдым. Әллә гафу үтенергә микән? Юк инде, анысы булмас. Миңа гына шыр тиле булырга димәгән. Әнә берсен өйрәттем, инженер күргәч, күзе ут булды. Тапканнар монда экскурсовод. Кирәк икән, йөрсен дә күрсен.

Иртәгесен, эшем белән урман буйлап йөргән чакта, мин куян баласына баса язып калдым. Аяк астыннан бәләкәй генә бер соры йомгак тәгәрәп килеп чыкты да бәбкә үләне күмгән әллә кайчангы арба тәгәрмәчләре эзенә яшеренде. Шундый да кечкенә, шундый да көчсез, ярдәмчесез иде бу тереклек заты, мин түзмәдем, иелеп, аны кулыма алдым, тетрәнеп торган җылы гәүдәсеннән бер генә сыйпадым да биек үләннәр арасына кертеп җибәрдем. Йомылды гына сабый!

Шул бәләкәй җан иясе белән очрашу истәлегенә бирелеп, уйланып бара идем, өзеп-өзеп кенә эт өргән тавыш ишетелде. Карасам, борынын җиргә төртеп, әле генә узган куян эзе буенча зур бер сары эт килә. Йөрәгем жу итеп китте: бетерә бит бу куян баласын! Үзем дә сизмәстән, җиргә иелеп, балчык кисәге алдым да селтәнеп торып эткә тондырдым. Этем урман шаулатып бер чинады да кире чапты, ә мин аның артыннан ачы итеп сызгырып калдым.

Аланда, үзебезнең имән янында, мин куркып урыныннан күтәрелгән Зөбәрҗәтне күреп алдым.

– Әллә сезме ул урманда эт чинатып йөрүче? – дип каршы алды ул мине.

Мин аңа этне кем чинатканын аңлатып тормадым, якын ук килдем дә:

– Хәерле иртә, Зөбәрҗәт! – дидем.

– Хәерле иртә, абый… Сез сөйләшә дә беләсезмени?

– Ә нигә?

– Мин сезне сызгыра гына беләсездер дип торам.

Аның бүген шулай кыю сөйләшүе күңелемә ошап куйды.

– Ә нигә, минем башка һөнәрләрем дә бар… – дидем. – Концертларда оригиналь жанр белән чыгам. Сәнгатьчә сызгыру! Ышанмасаң, әнә егетләрдән сора. Мастер миңа теге көнне сәнгать язмышын юкка гына тапшырды дип беләсең мәллә?

Зөбәрҗәт ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ә мин, бер дә исем китмәгән булып, кесәмнән агач сыбызгы алдым да сандугач итеп сайратып күрсәттем. Художник кызның сокланудан күзләре зураеп китте.

– Тагын бер генә, бер генә! – диде ул, балаларча мавыгып. Мин үземнең инде олы кеше булуымны, алты-җиде кешелек коллективның башлыгы, ягъни өлкән оператор икәнемне искә төшереп, икенче мәртәбә сайратмадым. Борылып китәм дигәндә, Зөбәрҗәтнең этюднигына күзем төште.

Як-яктан кыстыргычлар белән тарттырып куелган картон кисәгеннән миңа җәйге алсу иртә, ботак-тармакларын тирә-якка таратып җибәргән девон имәне карап тора иде. Бу юлы инде гаҗәпләнүдән мин авызымны ачып калдым. Картон кисәгендәге имән шулчаклы да чын, шулчаклы да җанлы иде, җил иссә, яфраклары шаулап китәр кебек тоела иде. Дөресен генә әйткәндә, теге чакта Хәйрүш Зөбәрҗәтне художник дип таныштыргач, мин ышанып җитмәгән идем. Үзлегеннән өйрәнеп, кибетләргә плакатлар язып йөрүче художникларны белә идем мин, аның чаклысын гына, Аллага шөкер, үзем дә булдыра ала идем. Хәтта техникум бетереп, район клубында фанер буяп яткан егетләрне дә аз күрмәдем, әмма техникумнан килгән художникларның бу хәтле дә чын итеп, күңелдә хисләр уятып җибәрердәй итеп рәсем ясаганнарын күргәнем юк иде әле.

– Син ясадыңмы? – дидем, ышанып җитмичә.

– Мин… – диде Зөбәрҗәт.

– Кит аннан! Чынмы? Булмас!

Зөбәрҗәт бу юлы үзе аптырап калды, каушап кулларын күкрәгенә кушырды һәм, гөнаһсыз сабый күзләре белән карап:

– Әллә ошыймы, абый?! – диде, аның тавышы дулкынланудан өзелеп, артык нечкә булып чыкты.

– Соң, бу бит искиткеч! – дидем мин, этюдникка якынлашып.

Минем чынлап сөйләшүемә шиге калмаган Зөбәрҗәт янәшә үк килеп басты да, чәчләре белән битемә орынып, картинаны мин караган күз белән карый башлады:

– Курыкмагыз, әйтегез, әйт, кай төше начар, анысын да әйтегез, мин үпкәләмим.

Күңелемнән кинәт бер уй яшенләп узды. Әгәр бу картина бөтенләйгә минеке булса? Ничәмә-ничә таңнарымны шушы имән башында үткәрдем бит мин…

– Зөбәрҗәт, карале, сеңлем, беләсеңме нәрсә?

– Нәрсә, абый?

– Сат син моны!

Кызның кинәт йөзе үзгәрде, күзләре кысыла төште, башы кырынайды, шул хәлендә ул миңа беравык аптырап карап торды.

– Әйе, әйе, чынлап әйтәм. Сат. Акчаны кызганмыйм.

Ул гөнаһсыз чиста күзләрен күтәреп миңа карады, һәм мин тетрәп киттем: аның күзләре тулы яшь иде. Ул да түгел, художник кыз, нидер исенә төшкәндәй, кисәк кенә талпынды да, ашыгып-каударланып, әйберләрен җыя башлады.

– Зөбәрҗәт… Зөбәрҗәт, дим! Туктале…

Ул миңа әйләнеп тә карамады, абына-сөртенә китеп барды.

Менә аңлап кара инде бу кызларны! Кичә мин башкаларга булган ачуымны да аңардан алдым, ул анда да үпкәләмәде. Бүген югыйсә үпкәләтердәй сүз дә әйтмәдем шикелле, ә ул пыр тузып кайтып китте. Әллә без чыннан да дегет мичкәләре генәме соң? Сәнгатьтә берни дә аңламыйбызмы? Их, акча турында сүз кузгатасы калмаган. Кызый, миңа ышанып, үзенең хезмәтен күрсәтте, ә мин, тана янында бөтерелгән Нуришанов кебек, сат та сат дип бәйләндем… Әллә монда хикмәт картинада гына да түгелме? Әллә мин берни дә сизми торган туң йөрәкме?

Минем уйларымны Хәйрүш килеп бүлдерде. Исәнләшеп-нитеп тә тормастан, ул миннән допрос ала башлады:

– Зөбәрҗәт нигә качып китте?

– Мин каян белим аны…

– Әллә рәнҗеттеңме?

– Син нәрсә, мастер…

Минем хәйләләп маташканымны төшенеп, Хәйрүш сөйләшүне башка җайга күчерде, хәзер ул минем намус ягына кагыла башлады:

– Нәрсә авызыңны ерасың? Кечкенәләрне рәнҗетү әллә егетлек дип беләсеңме? Сиңа бит инде иптәшләрчә әйтелгән, ярдәм ит Зөбәрҗәткә, коллективтан читләшмәсен, ияләнсен, диелгән. Талантлы кыз ул, ихлас күңелле. Ә син әнә нәрсәләр кыланасың. Соловей-разбойниклар төсле бөтен урманны ярып сызгырасың. Үртәгәнсеңдер дә әле…

– Беләсеңме, мастер, коткар син мине, зинһар, кызлардан. Яхшысы да, яманы да кирәкми. Миннән барыбер хатын-кызлар организаторы чыкмый. Ике вахта эшләргә риза, алар белән бәйләнмим яки бөтенләй кызлар булмаган бригадага китеп барам.

Хәйрүш шундук минем сүземне эләктереп алды:

– Яхшы, синеңчә булсын, – диде ул, елмаеп. – Хатын-кызлар җитәкчесе булырга теләмисең икән, башка эш табабыз. Бүген кич сәгать сигезләр тирәсендә Җәүдәтләргә килеп чык әле.

Башка чакта булса, мин Җәүдәтләргә барудан, һичшиксез, баш тарткан булыр идем, әмма бу юлы хәйләкәр Хәйрүш мине стенага китереп терәде. Баш кына тартып кара, шундук нигә дә, ни өчен дип сорау алу башланачак. Риза булмый, кая барасың!

Шәһәргә кайтуга, өсне чишенеп бил тиңентен юындым да, киемнәремнең иң әйбәтен киеп, галстукларым арасыннан иң әйбәтен бәйләп, дөньяда гаме юк кешедәй кулымны чалбар кесәсенә батырып, сызгырына-сызгырына китеп бардым. Гомуми торакта торучы егетләрдән берсе дә, хәтта Азамат булып Азамат та минем кая барганымны белә алмадылар.

Әмма мин үзем яратып йөргән кызның, инде кияүгә чыккан, ир белән тора торган кызның йортына барам. Бу ягын уйлады микән Хәйрүш? Нигә чакыралар алар мине? Ник минем күңелемне ярсыталар?

Эш мин уйлаганнан күп мәртәбә гадирәк булып чыкты. Иске Кәлимәтнең авыл ягында капка-коймалары шактый ук искергән, кыегая да башлаган бер йортның капкасыннан эчке бер дулкынлану белән килеп керүем булды, мине каршы алырга чыккан Җәүдәт җилтерәтеп бакча якка алып чыгып китте. Хәйрүш анда иде инде. Биек булып үскән, кеше кулы тимәүдән тәртипсез хәлгә килгән карлыган бакчасында аякларын җиргә беркетеп ясаган өстәл тора, өстәл өстендә зур гына бер карта җәелеп ята иде. Беренче каушау дулкыны узып киткәннән соң, мин аның без күптәннән сөйләшеп йөри торган диспетчерлык пункты схемасы икәнен белеп алдым. Кулдан гына ясалган бу схемада кызыл, зәңгәр, сары карандашлар белән билгеләп бетергән бик күп түгәрәкләр, сызыклар бар иде.

– Син вахтадан соң тамак ялгап алырга өлгермәгәнсеңдер әле, – диде Хәйрүш, җитди чырай белән. – Хәзер без берәр нәрсә рәтләп алырбыз.

Хәйрүшнең дөньяга шулай гади генә карап, бер нәрсәне дә хәсрәткә әйләндермәве безнең аңар карата булган ихтирамыбызны арттыра гына иде. Бүген миңа Җәүдәт тә ошап куйды бит әле. Ул, шәһәрдән киеп кайткан модалы кара костюмын салып, иркен генә парусин чалбар, кыска җиңле тенниска киеп алган. Беләкләр дә таза күренә – институтта спортны ташламаган, ахрысы. Кәлимәттә үткәргән атна-ун көн эчендә базда үскән гөл төсле ак чыраена кояш нуры да кунып өлгергән, шуңа күрә ул хәзер ачык кырда эшләп, кояшта, җилдә йөргән операторларның берсеннән дә ким түгел кебек иде. Дүрт ел институт торагында ятып, ашарга әзерләү ягына да эт каешына әйләнеп беткән икән. Әнисен дә алҗытмады, Гүзәлияне дә борчымады, бакчага таган асып, әллә ни арада зур бер таба күкәй куырып, корымлы яшел чәйнек белән чәй кайнатырга куйды. Иркендә, саф һавада ашалган ризыктан да тәмле ризыкның кайда булганы бар! Өчәүләп, уен-көлке сүзләр әйткәләп, бер таба күкәй белән бер чәйнек чәйне әйләндереп салдык та, тәмәкеләребезне кабызып, өстәл өстендә безне көтеп яткан схема өстенә иелдек.

– Моңарчы бездә ике төр диспетчерлык системасы яшәп килде, – дип сүз башлады Хәйрүш. – Сез моны яхшы беләсез. Беренче промыселда – безнең үз системабыз, башкаларда – фәнни-тикшеренү институты тарафыннан тәкъдим ителгән яңа система. Ике мәртәбә төзәтелгән, ягъни, галимнәр телендә әйтсәк, модернизацияләнгән система. Әйдәгез, бергәләп хәл итик, шушы системаларның кайсысын нигез итеп алабыз?

Сорауның болай куелуы миңа бик үк аңлашылып җитми иде. Без үзебезнең Кәлимәт системасына күнеккән идек инде. Моннан җиде ел элек, безнең промыселларда әле бернинди система да юк чагында, аны безнең мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов уйлап чыгарды, шуңа күрә операторлар арасында аны «Хәйрүш системасы» дип, гади генә атап йөриләр иде. Хәйрүш аны бик зур тырышлык белән, гаять күп көч куеп гамәлгә ашырды. Хәтеремдә әле, кышкы озын төннәрдә, промыселдан эшләп кайтканнан соң, ул сәгатьләр буена мастерскойдан чыкмый ята, аппаратураның иң вак кисәкләрен үз кулы белән эшли, шомарта, берсен берсенә ялгый иде. Кыш иде, бураннар башланды. Булачак диспетчер пунктына иң көчле вездеход машиналар да үтеп керә алмагач, Хәйрүш, идарә щитын кечкенә чаналар белән тартып алып килергә дип, операторларны үгетләп йөрде. Беренче парафин кыргычы забойга диспетчер командасы белән төшеп, диспетчер командасы белән күтәрелгәч, сөенүебезне күрсәң! Хәзер инде безгә сигез йөз метр озынлыгындагы тимерчыбыкны барабанга кулдан чорнарга туры килмәячәк! Скважиналарыбызны бер-бер артлы диспетчер пунктына тоташтыра бардык, идарә пультында бәләкәй утлар кабынгач, балалар төсле куаныштык. Ә менә бүген безнең шул системабыз кинәт шик астына куела. Юк инде, иптәшкәйләрем, миңа бер дә ошамый бу хәл. Галиәхмәтов, минем уйларымны белгән төсле:

– Ә нигә без башка системаны үзләштерергә тиеш әле? Синең системаң кулланудан төштемени? – диде. Ул көнне без, булачак эшебезнең төрле якларын ачыклап, таңга кадәр утырдык.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации