Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Җиденче бүлек

Дүрт атна чамасы вакыт эчендә мин Җәүдәтләрдә дүрт мәртәбә булырга өлгердем. Турысын әйтим: барган саен, Җәүдәт мине башка төрле каршылады.

Беренче баруымда ул якты чырайлы һәм киң күңелле иде. Тәмәке көйрәтергә һәм каткан билләрне язып алырга дип сызым тактасыннан башны күтәргән чакларда, ул бригаданың хәлләрен сорашып утырды, студент анекдотлары сөйләп, мине көлдереп бетерде. Эшләп арыганнан соң, төнлә соң гына, бушап калган Кәлимәт урамнарыннан кайтып барганда, мин: «Гүзәлиянең бәхете булыр, үзенә иптәшне сайлый белгән», – дип уйладым. Икенче мәртәбә бару миндә сәеррәк тойгы уятты. Кичнең кич буена утырып, Җәүдәт миңа бер генә мәртәбә дә елмаеп карамады, сөйләшүен дә теләр-теләмәс кенә сөйләште, каядыр ашыккан төсле, әледән-әле сәгатенә карап торды. Әллә минем Гүзәлиягә булган тойгыларымны белә микән, шуңа кәефе китте микән дигән уй да күңелемә килеп китте.

Өченче баруымда Гүзәлия, безне ашарга чакырырга дип, карлыган бакчасына чыкты. Өстендә чуар халат иде аның. Ир хатыны һәм йорт хуҗасы булу бәхетеннән мөлдерәп, тулып тора иде ул. Иреннән бик ягымлы, назлы сүзләр дә ишетәсе килә иде бугай. Ләкин Җәүдәт аңа күтәрелеп тә карамады. «Соңыннан, соңыннан!» – дип кенә куйды. Гүзәлия бер сүз дәшми кире кереп китте. Аның өчен миңа кыен булды. Өйгә кайтып барганда, мин коточкыч арыганымны тойдым.

Ә дүртенче бару минем бөтенләй гайрәтемне чигерде. Мин килгәндә, Җәүдәт өстенә әллә ниткән иске майка, тузып, ямалып беткән иске чалбар киеп, ауган, асты черегән койма баганасы өстендә тәмәке тартып утыра, чырае бик караңгы иде. Минем белән юньле-рәтле исәнләшмәс борын ук:

– Бүгенгә калдырып торабыз. Бер атнадан тагын килеп кара, – диде дә, шуның белән сүзне беткәнгә санап, багана чокыры казырга тотынды.

Урамнан кайтам, гарьлегем эчемә сыймый. Ул кадәр дорфа кыланырлык мин аңа нинди начарлык эшләгән! Мастер чакырганга гына килдем, юкса ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем. Кимсетәм дигәч тә, минем дә үз горурлыгым бар!

Иртәгесен, скважиналарны карап йөргәндә, Гүзәлия очрады. Туйдан соң бу безнең икәүдән-икәү генә беренче очрашуыбыз иде әле. Мин дулкынланып киттем. Гүзәлия дә миннән ким дулкынланмый, йөзе бер агара, бер кызара иде. Хисләремне түгеп җибәрмәс өчен, мин аның белән сөйләшеп тормадым. Баш кагып исәнләштем дә китеп бардым. Шул мәлне мин үземдә гаҗәеп сәер яңа тойгы уянганны, Җәүдәткә булган үпкәмнең Гүзәлиягә дә күчкәнен аңладым. Ни өчен ул аңа теге көнне, үзенә шундый дорфа кыланган чакта да, каршы сүз әйтмәде? Йә, нәрсәгә ярый бу хәл? Операторлар семьясында үскән, иркен сөйләшергә, бәйсез-горур булырга өйрәнгән кыз нигә телен тешләп калды? Бераз баргач, мин әйләнеп карадым, нәкъ шул мәлне аның да борылганын күрдем.

– Гүзәлия!

– Әү, Сәләхи абый?

– Туктале.

Ул, туктап, мине көтеп алды.

– Ничек соң… Җәүдәтнең хәлен әйтәм… Датчикны эшлиме?

– Эшләми шул, Сәләхи абый…

– Нишләп? Әллә син ирек бирмисеңме?

– Юк ла… Сез инде бигрәк… Өйдә эш килеп чыкты бит. Йорт бик тузган. Җәүдәтнең әтисе үлгәннән бирле кул тимәгән икән.

– Тагын бер ай сабыр итә алмый идегезмени?

– Сабыр итә идек тә… әнә Гыймран абзый бит…

– Гыймран?! Әллә ул сезгә килеп йөриме?

– Һәй, әйтмәгез инде… – Гүзәлия авыр сулап куйды. – Бик бәйләнчек адәм икән. Кайчан карама бер сүз: йортыңны ныгыт, мин барында авыз ачып калма, ди.

Менә эшләр кай якка киткән икән! Болай булгач, Җәүдәтнең мине караңгы чырай белән каршы алуы аңлашылды. Нуришанов кулына эләксәң, тиз генә ычкынырмын димә. Мин кинәт Тайсуган авылында тана сатып алу күренешен күз алдыма китердем. Хәвефсезлек инженеры нинди усал тананы муенын сузып торырга мәҗбүр итте бит. Ә хайванның хуҗасын, комбайнчы егетне, төп башына утыртып калдырды. Неужели Җәүдәт, Нуришановның тасма теленә ышанып, тамак астын кашыганга муенын сузып торыр? Нуришановның туй көнне Талип карт белән булган низагы исемә төште. Ул чакта, бәйрәмне бозганы өчен, Талип картка ачуыбыз килгән иде. Димәк, карт безне бик урынлы кисәткән булып чыга. Тукта, тукта, Нуришанов нәрсә диде әле ул көнне? «Синең көнең бетте, карт боргыч. Күрербез Җәүдәтнең кем артыннан киткәнен», – диде түгелме? Димәк, аның бригада тирәсендә чуалып йөрүе юкка гына түгел.

Тиздән минем бу уйларымны раслый торган тагын бер хәл булып алды. Шимбә көнне промыселдан кайткач, шәһәрдә Садри очрады. Операторлык эшен кайчандыр минем белән бергә башлаган бу егет матур гына кәгеп алган, кепкасы кыңгыр, кепка астыннан керле кара чәчләре бүселеп чыккан иде. Мин, аның үз-үзеннән бик канәгать кызмача чыраена күз төшереп:

– Нихәл, Садри дус? Бу нинди бәйрәм әле синең? – дидем.

– Абзаң премия эләктерде, – диде Садри, мактанып. – Ярты ел буена тозлап яткырганнар иде. Юк, шалиш, гаделлек өскә чыкты. Рабучий заманы хәзер. Пускай мин инженер булмыйм, рас минем баш эшли, дайош Садрига премия! Чертёжын дисеңме? Һи, анысы аның чепуха. Рәхим итеп, пажалысты, мә сиңа инженер! Галиәхмәтов бер көн эчендә дөбердәтте генә! Башлы да малай икән, имансыз! Ә нигә, миңа шәп, аңа шәп, артык акча кесәне тишәмени?

– Икегезнең исеменнән бирдегезмени?

– Юк ла. Аңламыйсың. Содействие диләр, белдеңме? Особая статья. Җитмеш биш проценты миңа, рабучий кешегә, егерме бише аңа, инженерга. Чертёжын сызган өчен. Ә миңа нәрсә, түли бирсеннәр. Йөз тәңкә постау астында ятканчы, җитмеш биш тәңкә минем кесәдә. Башлы егет Галиәхмәтов! Киттек, сабакташ, салабыз Галиәхмәтов саулыгына!

– Рәхмәт, башка вакытта, – дидем мин тыелып кына. – Син, булмаса, үзең генә сал инде, сабакташ.

Садриның хәтере калды:

– Юкка борын чөясең, Сәләхи. Өлкән оператор булдым дигәченнән дә, ул әле управляющий булдым дигән сүз түгел. Әнә Галиәхмәтов синең ише генәме – Губкин институтын бетергән, инженер! Контордан әйттеләр, ялындырып-нитеп тормады, дөбердәтеп кенә эшләп бирде схемасын!

– Ә кем кавыштырды соң сезне?

– Ничек кавыштырды? Нәрсә бутыйсың син?

– Галиәхмәтовны сиңа кем табып бирде, дим?

Садри сул күзен сызык кына калдырып кысты, уң күзен зур итеп ачты. Шул уңайга аның авызы да ачылып, бөтен бите мәзәк кыегаеп калды. Мыскыллап байтак вакыт миңа карап торгач, әйтте:

– Ха! Хитрый. Тел яздырмакчы. Шалиш, сабакташ! Садри аш биргәнгә таш атучы түгел. Шалиш. Сатмыйбыз!

– Соң, мин аны синнән алдарак белгән, – дидем мин, бер дә исем китмәгән кыяфәт белән. Бу минутта күңелемдә чынлап та бер уй кузгалып куйды. Нуришанов түгелме икән, хәерсез?

– Белмисең. Шалиш. Мушкага аласың.

– Ярый, сау булып тор, Садри. Кайтып йокла, булмаса.

Садриның мине җибәрәсе килми иде әле. Ул, исерекләргә хас бәйләнчеклек белән минем тужурка җиңеннән йомарлап тотып:

– Йә, әйт, белсәң, әйт, – диде.

– Күңелең булсын, әйтәм: Нуришанов!

– Во! Сыер икәнсең, өстенә үк бастың! Бир бишне! Нуришанов! Син, ди, Садри энекәш, ди, алай бик чәпчеп йөрмә, андый эшләрне тыныч кан белән эшләргә кирәк, ди. Хи-хи-хи, хитрый адәм Нуришанов. Мин сиңа инженерның кәттәсен табып бирәм, менә син шуның чабуына тотын и тотынып алгач җибәрмә, эшләсә шул эшли моны, ди. И дөрескә дә чыкты моның әйткәне. Душа кеше Нуришанов. Ну, киттек, сабакташ, салабыз Нуришанов саулыгына!

Бу сөйләшүдән соң мин тагын берничә мәртәбә Галиәхмәтовның «башлы егет», Нуришановның «душа кеше» булуы турында ишеттем. Хәтта бер тапкыр Җәүдәтнең үзенең дә, култык астына папкалар, ватман кәгазьләре кыстырып, бик җитди чырай белән промысел конторыннан, Нуришанов бүлмәсеннән чыгып килгәнен күрдем. «Алай. Безнең баш теоретигыбыз үзенә эш тапты, – дип уйладым мин. – Кешенеке кештәктә, үзеңнеке үзәктә булып чыкты!»

Шаулап үткән туйларга, аның укудан кайтканын көтеп үткәргән дулкынландыргыч минутларга, бер сүз белән әйткәндә, бригаданың өметенә, ышанычына төкерде түгелме соң Җәүдәт? Мин бу хакта Хәйрүшкә әйтергә тиеш идем. Бөтен бригаданы бетереп кычкырырга, чаң сугарга тиеш идем. «Нәрсә карыйбыз, бетә бит кеше, югала, ваклана!» – дип кычкырырга тиеш идем. Ләкин мине бер нәрсә тотып тора: Җәүдәтнең Гүзәлиягә өйләнгән булуы. Мин үз-үзем белән бәхәсләшеп йөрим: «Тукта, Сәләхи, ялгышмыйсыңмы? Бу синең тар эчке тойгыларың, эгоистлыгың кыймылдавы гына түгелме? Җәүдәт камилләштерү тәкъдиме керткән эшчеләргә булыша икән, моның нәрсәсе начар? Булышкан өчен аңа тиешле акчасын бирәләр икән, моның нәрсәсе гаеп? Кешенең хуҗалыгы җимерелгән, ул аны аякка бастырырга тели, күпме еллар көткән әнисенең күңелен күрмәкче була. Соң, монда аңа гаеп ташлардай нинди начарлык бар? Кешеләр бит әле әнә хуҗалыкларын ныгытып кына калмыйлар, «Волга» машиналары сатып алалар, семьялары белән төянеп, ял көннәрендә Карабаш елгасына кадәр балык каптырырга йөриләр. Эшләргә дә үләргә генә димәгән ләбаса!»

Вакыт-вакыт мин Җәүдәтне бөтенләй аклап бетерә язам. Ләкин скважиналарда күпме эшнең автоматларга көйләнүне көтеп ятуын, ниһаять, үз теоретигыбыз кайтты дип, бөтен бригадабыз белән сөенеп яшәвебезне, ә Галиәхмәтовның, үз кайгысын кайгыртып, шабашниклар кебек акча сугып йөрүен искә төшерсәм, бөтен барлыгым кайный, аны күрә алмас дәрәҗәдә ачуым килә башлый. Шулар янына Нуришанов килеп кушыла. Җәүдәт шул мясник артыннан китеп барыр микәнни? Юк, ярамый болай. Барырга кирәк Хәйрүшкә, сөйләргә кирәк барысын.

Ак таштан салынган дүрт катлы йортның урта подъездыннан кереп өченче катка күтәрелгәч, сул якта – сары ишек. Ишек яңагында – кыңгырау кнопкасы. Кнопка янында язу: «Хуҗалар өйдә булмаса да шалтырат. Тарсынма!» Шул шаян язуны укыгач, мин, ничектер күңелсез уйларымнан арынып, елмайганымны үзем дә сизмәстән, озаклап кнопкага басып торам. Битен гөбердәтеп сабын күбегенә буяган Хәйрүш миңа ишек ача:

– Телефон кнопкасына кем килеп асылынды дисәм, син икән. Күрмисеңмени, бармакны алмагач, гел шалтырап тора бит!

Аның шулай якын күреп, шаяртып сөйләшүе миңа да күчә. Кулдан гына ясалган биек китап киштәләре белән тулган озынча якты бүлмәдә, Хәйрүшнең теле белән яңагын бүлтәйтеп, тырышып-тырышып кырынуын карап утырганда, мин үз уйларыма биреләм: «Бәлки, миңа монда килеп йөрергә дә кирәкмәгәндер. Бәлки, мин кычытмаган җирне кашып йөримдер. Мин белгәннәрне Хәйрүш инде әллә кайчан беләдер. Белсә дә, исе китмидер. Ни дисәң дә, баҗайлар бит алар…»

Өстәлдә икесе бертөсле үк автомат бритвалар ята.

– Нигә болар белән кырынмыйсың? – дип сорыйм мин.

– Гел шулар белән кырынам, – ди Хәйрүш, сабын күбеге эченнән елмаеп. – Алар кырып бетермәгәнне чалгы пәкесе белән кырып бетерәм.

Битенә пошкырына-пошкырына кырку исле одеколон сипкәч, ул минем каршыма ук килеп утыра:

– Йә, сөйләп җибәр. Нинди куанычлы хәбәрләр алып килдең?

– Өйдә кеше юкмы?

– Берәү дә юк. Малай бакчада, хатын үз эшләре белән чыгып китте. Курыкмый сөйли аласың. Тукта, бер генә минут, плитәгә чәйнекне генә куеп килим.

Ул әйләнеп килгән арада, мин фикерләремне тәртипкә китерәм, бу атнада кичергән борчуларымны бәйнә-бәйнә аңар бушата башлыйм. Хәйрүш мине бүлдерми. Йөзе дә тыныч. Тик яңак тиресе астында бүлтәеп-бүлтәеп киткән төерләрдән генә мин аның вакыт-вакыт тешләрен кысып куйганын аңлыйм.

Сөйләп бетергәч, байтак вакыт сүзсез утырабыз.

– Әйе, уңмадык без ул егеттән. Без уйлаганча ук изге шәхес булып чыкмады ул… – ди Хәйрүш. – Нуришанов аны хәзер промыселга баш инженерлыкка кодалап йөри.

– Уһу! Әнә кая үрмәли. Баш инженер диген? Ә Нуришановка ул кадәр тырышу нигә кирәк?

– Аның үз максаты: урынымны югалтмагаем дип ут йота. Озакламый пенсиягә чыгасы. Чакырып алсалар дипломлы егетне, ул кая бара ала? Аңа әйтәчәкләр, Гыймран Нуришанович, без сине ихтирам итәбез, ләкин син үз урындыгыңда түгел, бераз гына түбәнрәк төшеп утырчы, диячәкләр. Ә Нуришановка түбәнрәк төшү файдалымы? Абзаңның пенсиягә инженер оклады белән чыгасы килә. Җәүдәтне баш инженер итеп, шуның тирәсендә кул җылытырга исәпли. Иң үкенечлесе шул: Җәүдәт аның кармагына чиртә. Акча мәсьәләсенә тыныч карый алмавын, бармагы үзенә кәкре икәнен элек тә белә идек бит Җәүдәтнең. Укырга җибәргән чакта, аның ул ягына юкка күз йомганбыз. Кеше шул, төзәлер дип уйлыйсың каһәрне…

– Туктале, мастер, син ничек боларны тыныч кына сөйләп утыра аласың. Каравыл кычкырырга кирәк безгә! Бригаданы җыеп сөйләшергә. Бу бит – карьеризм, шайтан алгырысы!

– Шашма син, шашма, Сәләхи. Бригаданы җыю кыен эш түгел. Җыйганнан соң таратып кара син аны! Син бит безнең егетләрне беләсең, ул чагында Җәүдәткә бригададан гына түгел, Кәлимәтеңнән үк чыгып таярга кирәк булачак. Баш теоретикны акылга утырту ягын үз өстемә алырга туры килер, ахрысы. Бригадага бурычлы икәнен үзе аңлый белмәгәч, аңлатып бирми ярамас!

– Беләсеңме, мастер, без дә бик дөрес эшләмәдек. Җәүдәткә квартир алып бирү ягын кайгыртасы калган.

– Ул ягы да уйланган иде. Үзе баш тартты.

– Нишләп?

– Әни өйдән китәргә теләми, әтиеңнең төсе дип әйтә, ди. Тукта, без чәйнекне оныттык бит!

Без йөгереп чыкканда, кухня пар белән тулган, газ плитәсе өстендә зәңгәрләнеп беткән чәйнек утыра, аның колагы белән борыны эреп төшкән дә, сынган кош канатлары кебек, янында ята иде.

– Ну эләгә инде миңа Мәрьямнән! Мунча кертә бу мине! Җебетә парафинымны! – диде Хәйрүш, тирән кайгыга төшеп. Аннары кинәт йөзе яктырып китте: – Ярар, хәерле булсын, беренче мәртәбә генә тиргәлүем түгел. Кичә промысел мөдире үз янына чакырган иде әле…

– Тиргәдеме соң?

– Юк, тиргәвен тиргәмәде… Шулай да мунча кергәннән болайрак тирләдем. Сорау бирә дә сорау бирә. Берсенә җавап биреп өлгерә алмыйм, икенчесен бирә. Ике сәгать тоташтан сорап кына торды. Җелекләремне сыгып алды. Яныннан чыкканда, бер генә дә коры җирем калмаган иде. Әле хәзер дә шул тиргәүсез генә сөйләшүне искә төшерсәм, аркамнан шундук тир ага башлый. Азындык без, Сәләхи. Әйе, әйе. Мактанчыклыгыбыз чамадан артып китте. Нуришанов шушы атнада гына да бер-бер артлы ике акт төзеде. Хәвефсезлек кагыйдәләрен бозган өчен.

– Җыен юк-барга бәйләнгәндер әле? Бәйләним дисәң, тырнак астыннан кер табып була инде ул.

– Давай, дустым, башкаларга бармак төртеп күрсәтү гадәтен ташлыйк. Бу юлы Нуришанов хаклы. Без аның ише кешеләргә бәйләнергә урын калдырырга тиеш түгелбез. Йә, менә, мәсәлән, әйтеп кара, үзең җитәкли торган коллективта алты операторның алтысы да пөхтә-төгәл эшли, эш урыннарын пычратмый дип әйтә аласыңмы?

Кинәт мин битләремнең ут булып янганын тойдым. Үзем эш урынына нефть түгеп йөргән чакта, ничек инде мин барыбыз да пөхтә эшлибез дип әйтә алыйм. Хыялый гына түгел, усал да булып чыкты бит әле безнең бу Хәйрүш: теге чакта тиргәмәгәненең каруын кайтарды. Гомердә исемнән чыкмас инде бу нефть түгү!

Сигезенче бүлек

Бу хәл август аеның соңгы атнасында булды. Минем ял көнем иде, көз сарысы куна башлаган урманнарда ялгызым гына, эш-мазар турында уйламыйча, бернинди гамьсез йөрисем килеп китте. Мин килгәндә, инде көн кичке якка авышкан, күләгәләр озынайган иде. Алан әйләнәсендәге каеннарга кайсыдыр бер ачыклыктан кичке кояшның кыек нуры килеп төшкән, әнә шул нур тасмасына эләккән каен кәүсәләре алсулана, аларның җиргә кадәр сузылган сары толымнары ахактай яналар, кызыл яфраклы яшь усаклар учак ялкыннары төсле дөрләп утыра иде. Миңа ни өчендер Зөбәрҗәт берәр аулак почмакка сыенгандыр да көзнең әнә шул кабатланмас бизәкләрен үзенең картинасына җыеп утырадыр кебек тоела башлады. Туктале, минем ял көне дигән булып, урманга чыгуым аның өчен түгелме? Ул кызый соңгы вакытта минем төшемә кереп йөдәтә башлады. Тиздән училищеда аларның укулары башлана, китеп тә барыр инде ул. Китсә, тизрәк китсен иде инде…

Кайдадыр ерак түгел генә урман күгәрчене гөрли, тукранның бик тырышып агач тукылдатканы ишетелә, көтүләре белән бергә җыелган миләш чыпчыклары чыркылдаша, көз шаукымы кагылган үләннәрдән, куе бер агым булып, әчкелтем-кырпу бер ис агыла иде. Шушы тыныч тормыш белән яшәүче урман аланына кинәт салкын тимер тавышы бәреп керде. Мин тавыш килгән якка таба бара башладым, бераздан инде кемнеңдер ашыгып-ашыгып тимерне тимергә бәргәнен аңлап алдым. Бу ят тавыш, урманда кабатланып:

– Тук-та, тук-та, тук-та! – дип ишетелә иде.

Тавыш артыннан килеп, мин үзебезнең имәнле аланыбызга килеп чыктым. Тик инде тавыш ишетелми башлады. Куакларны сак кына ике якка аерып, башымны тыгып карадым. Безнең девон имәне каршысында яшел кожанлы Нуришанов басып тора һәм миңа аңлашылмаган сәер сүзләр сөйли иде:

– Менә, без синең белән исәп-хисапны өзәбез. Синнән көчлерәкләр дә бар әле монда. Хәзер инде син имән түгел, бүрәнә генә булып калырсың…

Мин монда ниндидер ямьсез бернәрсә эшләнүен тойдым, ләкин нәрсә икәнен ачыклап җиткерә алмадым.

– Ничә еллар мин сине яман күзләрдән сакладым. Юанайганыңны, ныгыганыңны көттем. Менә ул көн җитте. Ай буе күз яше коярсың, аннары бәгырең таш булыр. Шуннан соң сиңа балта-пычкы белән дуслашырга туры килер. Кордашың Талип килсә, шаккатар: синең урыныңда төп кенә утырып калган. Ха!

Бу ниткән әкәмәт? Моңарчы имән белән Талип карт кына сөйләшеп йөри иде, инде Нуришанов та сөйләнә башлаган. Әллә урман хуҗалары бу урманны кисәргә җыеналармы югыйсә?

Мин уйларыма бирелеп торган арада, Нуришанов юкка чыккан. Аның артыннан имәнне барып карадым. Балта эзе дә, пычкы эзе дә күренми. Бу ниткән әкәмәт, нигә имәнгә җеназа чыгып йөри соң бу Нуришанов? Тилерә башлаганмы әллә?

Таныш тавыш мине борылып карарга мәҗбүр итте:

– Сәләхи абый… Мин сезне эзлим дә эзлим…

Карасам, каршымда Гүзәлия басып тора. Кыяфәте боек, күзләре моңсу, ябыгып та киткән дип әйтимме, авызлары зураеп калган.

– Туктале, син каян килеп чыктың болай?..

Гүзәлия көйлерәк ягымлы тавыш белән сөйли башлады:

– Иптәшләр әйтә, ул монда килмәс, бүген аның ял көне, диләр. Ә миңа менә гел килер сыман… Билләһи әгәр, мин сезне эзлим дә эзлим…

– Мин дә… кирәк булдыммыни?

– Эшләремнең көе китте бит, Сәләхи абый.

– Шулаймы? Мин көйли алыр дип уйлыйсыңмы?

– Сез бит минем укытучым. Мине операторлыкка өйрәткән кеше.

– Әйе шул. Шундый авыр, тынгысыз эшкә өйрәттем шул мин сине. Син инде миңа үпкәләмә, сеңлем, яме…

– Ни сөйлисез сез, Сәләхи абый. Нишләп үпкәлим ди.

– Чынмы? Үпкәләмисеңме? Йә, киттек.

– Кая?

– Авария дисең түгелме соң?

– Юк, Сәләхи абый, мин ул турыда түгел.

– Ә нәрсә турында соң?

– Мин ни… юк инде, ярар.

– Әйт, сеңлем, әйт, курыкма миннән.

Әллә минем шулкадәр дә якын итеп дәшүем аңа тәэсир итте, әллә үзенең болай күңеле тулды, ул ашыгып читкә борылды.

Мин аның янына килдем. Аны кызгануымны сиздермәс өчен, корырак итеп:

– Әллә күңелсезлек бармы? Берәрсе рәнҗетәме? Әйт, туп-туры әйт, – дидем, кулларым үзеннән-үзе йомарландылар.

Ихтимал, тагын бер генә минут булса, без аңлашкан булыр идек, Гүзәлиянең күңелен нәрсә телгәләгәнне мин белә алган булыр идем, ләкин нәкъ шул мәлне аланга Җәүдәт килеп керде. Аягында брезент итек, өстендә күн куртка иде аның, башы яланбаш, чәчләре тузгыган иде. Куакларны таптап, турыга ярып килеп чыгуыннан мин аңарда әллә ничек Нуришанов чалымнарын тойгандай булдым.

– Гүзәлия! – диде ул, арырак туктап. – Кил әле монда.

– Үзең дә килә аласың бит.

Җәүдәт, аяк астындагы үләннәрне шыштырдатып, безнең янга килеп туктады.

– Киттек, минем сиңа әйтәсе сүзем бар.

– Хәзер барырмын, бара тор… – диде Гүзәлия кыю гына. Ул ничектер тураебрак, күкрәген алгарак куеп басты.

– Көтәргә вакыт юк, – диде Җәүдәт, боеручан кискен тавыш белән. – Киттек!


Җәүдәтнең ни өчен Гүзәлияне шулхәтле ашыгып эзләп йөрүен беләсе килү минем эчемне тырнап торса да, мин алар артыннан бара алмый идем. Кешеләрнең үзләре генә белгән эчке серләренә тыгылуның начарлыгы мине тыеп калды.

Ул арада аланга Талип бабай килеп керде. Күңеле көр күренә иде аның бүген.

– Дөнья тулы матурлык. Урманнарда куян балалары йөри, – дип сөйләнеп керде ул. – Ил яшәрә. Ә синең күңел тыныч түгел. – Имәнгә таба килде. – Исәнме, кордаш! Торасыңмы? Торасың, ызначит. Бик шәп. Торырга кирәк. Ә менә кордашыңның эш хөрти. Юк, туганкаем, булмады. Уңмадым кияүдән. Акламады өметемне. Ай-һай акламады. Гыймранга иярде, минем дошманыма. Менә шуннан соң үтәтеп кара син аңар зур уйларыңны. – Кинәт туктады, сискәнеп: – Чү, нәрсә бу? Кем эше бу? Егетләр! Егетләр! Егетлә-ә-әр! – дип, тыны кысылып кычкыра башлады. Аның тавышы торган саен ерагайды, әкренәйде, бөтенләй ишетелмәс булды.

Ул арада аланның төрле ягыннан Хәйрүш, Азамат йөгереп килеп керделәр. Мин дә алар янына чыктым.

– Кем кычкырды?

– Нәрсә бар?!

– Ни булган?

Хәйрүш Азаматка нидер әйтә башлады, ләкин аның сүзләрен бик хәтәр шаулашып килгән тавышлар күмеп китте. Аланга үзе белән бер төркем кеше ияртеп, күзләре урыныннан купкан, эшләпәсе бер якка авышкан Талип карт килеп керде. Ул коточкыч ярсыган иде, өзлексез таягын болгый иде, аның нәрсә әйткәнен дә аңлап булмый, ап-ак сакалы эченнән сүз кисәкләре генә атыла иде.

– Бармы җаныгыз? Бармы? Нәрсә бу? Бу… бу… нәрсә бу? Ни дигән сүз бу?

– Бабай, дим, бабай, туктале. Бабай, дим…

– Нинди туктау! Туктама! Бетәсез, үләсез. Хурлык! Позор!

Хәйрүш инәлеп аның җиңенә ябышты:

– Бабай, дим, бабай… зинһар өчен, аңлатып сөйлә.

Талип карт кинәт Хәйрүшне күреп алды, сакалы дерелдәп, тавышы калтыранып китте. Ярсуын әле һаман да баса алмыйча, кулында калтыранып торган таякны алга сузып, имәнгә төртеп күрсәтте:

– Күрмисезмени? Күзегез чыкканмыни? Бу нәрсә? Нәрсә бу, ә, сукин сыннар!

Тик без хәзер генә күреп алдык, имәннең кәүсәсенә кеше биеклеге урында һәрьяклап өч тимер чөй сугылган иде.

– Сиздегезме? Әйттемме? Тамырыгызны корыталар! Балта чабалар! Ә сез, сез… авызыгызны ачып йөрисез. Оят, оят, оят!!!

Имән янына әллә ни арада утызлап кеше җыелды. Куллары белән тимер чөйләрнең башын тотып-тотып карыйлар, урын өстендәге авыру янында сөйләшкән кебек, пышылдап кына сөйлиләр иде. Тик Шәйхаттар гына түзмәде, бөтен кешегә ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде:

– Тотсам, үз кулым белән муенын өзеп ташлыйм мин ул кабахәтнең!

Төркем эчендә мин Гүзәлияне, Җәүдәтне, Николай Петушковны күреп алдым. Азаккы кеше булып, хәвефсезлек инженеры Нуришанов килеп җитте.

Төенне бер селтәүдә өзеп ташлау өчен, миңа хәзер алга чыгарга да аның бүгенге җинаятен сөйләп бирергә генә кирәк иде – бу эшне Нуришанов эшләгән булуына минем хәзер тамчы бөртек тә шигем калмаган иде. Ләкин мин сабыр итәргә булдым.

«Карап карыйк, хәвефсезлек инженеры, бу бәладән син ничек хәвефсез генә котылырсың икән? Бу сиңа авылдан тана сатып алу гына түгел», – дип уйладым мин үчлек белән.

Нуришанов, берни булмаган кебек, үзен бик тыныч тотты. Безнең барыбыз өстеннән бер күз йөртеп чыкты да:

– Йә, нигә тынып калдыгыз? Берәр бәхетсезлек бармы әллә? – диде.

– Кемдер бер әшәке җаны безнең имәнне корытырга исәпләгән, – дип җавап бирде аңа Хәйрүш.

Хәвефсезлек инженеры агачка кагылган чөйләрне як-ягыннан озаклап карап чыкты, аннары җилкәләрен җыерып куйды да, безне тынычландырырга теләп:

– Бар хәсрәтегез шул гынамы? – диде. – Ә мин тагын скважиналарыгыз эшләүдән туктап авария булганмы яки пожар чыкканмы дип торам. Кем суккан дип беләсез бу чөйне? Эше юктан эче пошкан бер җилкуар эше бит бу. Җыелыш чаклы җыелыш җыярлык нәрсә бар монда? Кем күтәрде бригаданы? Соң, шул, уйлаганыем аны, Талип карт эшедер дип. Мин белә-белгәннән бирле шул булды: дөнья бутап, кешеләрне ызгыштырып йөрмәсәң, эчең үк күбә, ахрысы, синең, Талип абзый! Нәрсә инде бу йә, бригаданы эштән аердың, паника куптардың?

Башка вакытта Нуришановның сүзенә колак сала торган безнең егетләр бу юлы авызларына су капкандай тик тордылар.

– Аңламыйм, нәрсә әйтергә телисез, Гыймран агай? – диде Хәйрүш.

Безнең сагаеп калуыбыз, бүтән вакыттагы кебек аның сүзен куәтләп чыкмавыбыз Нуришановны каушатты, Хәйрүшнең аны бүлдереп сорау бирүе сискәндереп үк җибәрде. Ләкин алай тиз генә бирешә торганнардан түгел иде бу адәм. Монда да ул, үзен бик тиз кулга алып:

– Мин нәрсә әйтергә телим дисеңме? Мин шуны гына әйтергә телим: чөйләрне сугып чыгарырга да эш урыннарына таралырга кирәк, – диде.

Кешеләрне тынычландыра белә бу карт төлке. Күрдең, судан ничек коры чыкты. Мәсьәләнең шулай ансат кына хәл ителүенә җиңел сулап куючылар булды, юкка тавыш куптардыгыз дигәндәй, җилкә җыерып тарала башлаучылар да табылды. Мин, җитди сүз башлар өчен уңай вакытның кулдан ычкына баруын аңлап, алга килеп чыктым:

– Иптәшләр, сабыр итегез. Имәнне кем корытырга теләгәнен мин беләм.

Бу сүз үз дигәнен эшләде. Кешеләр миңа таба борылдылар. Нуришанов булып Нуришанов – үз-үзенә нык ышанган шушы ерткыч та – бу минутта миңа күтәрелеп карамый булдыра алмады. Йөнтәс кашлар бер генә мизгел күтәрелеп, соры күзләрдә зәһәр елтырау чагылып узды.

«Эчеңә шыр йөгердеме, хәвефсезлек инженеры? Ләкин әле без картаны ачып салырга ашыкмабыз…» – дип уйлап алдым.

– Әйе, иптәшләр, имәнгә чөйне кем какканны мин беләм. Ул кеше биредә. Әгәр ул аны уйнап кына каккан булса, үз теле белән безнең алда әйтеп бирергә, хатасын танырга тиеш.

Тагын тынды алан. Операторлар үзара бер-берсенә карашып алдылар. Мин сиздерми генә Нуришановка күз төшердем. Ул тыныч иде, димәк, мине кармакка каптырырга исәпли дип кенә уйлады.

– Ярый, үзе әйтергә теләмәгәч, әйтим, чөй кагучы – Нуришанов.

Халык аһ итте. Аптырашып калган кешеләр әле миңа, әле Нуришановка карана башладылар. Ләкин ул уннарча күз карашлары астында да үзен нык тотты.

– Ә синең, егет, бөтен шөрепләрең дә урынындамы? – дип, искиткеч тыныч, сабыр тавыш белән мыскыллап сорау бирде Нуришанов. Аның шундый оятсыз рәвештә күзгә чекрәеп карап торуы, өстәвенә нахактан рәнҗетелгән кебек кылануы мине тагын каушатып җибәрде. – Кеше өстенә пычрак ату авыр эш түгел. Ә син исбат ит, күрдеңме соң, күрдеңме?

Мин урманда йөргән чакта тимергә бәргән тавыш ишеткәнемне сөйли башладым. Сөйләвем, күрәсең, бик үк ышанычлы чыкмады, халык гөжләшергә, минем сүземә үзара бәя бирергә тотынды. Нуришановка шул гына кирәк тә иде.

– Ялган сүз сөйләп ышандырырмын дип уйлый торгансыңдыр, күзең белән күргәнне сөйлә син, исбат ит, – дип, ул миңа ябырылды.

Бу очракта бер генә сүз кирәк: «күрдем!» дип кенә әйтәсе иде, ләкин мин күрмәдем, күрмәгәнне күрдем дип әйтә аламмы? Кемнеңдер миңа ышанмыйча көлеп тә куюы бөтенләй кәефемне кырды: миңа гына кирәкме соң? Барыбызның уртак эшебез ләбаса!

Шулай да мине бу уңайсызлыктан коткаручы табылды. Ул Гүзәлия иде. Нуришановтан мине яклап калырга теләгәндәй, ул минем яныма йөгереп килде һәм аның:

– Мин исбат итәм! – дигән яңгыравыклы тавышы һаваны ярып җибәрде. – Иптәш мастер, – диде ул, шундук Хәйрүшкә төбәлеп. – Гыймран абзыйга бер сорау бирергә рөхсәт итегез?

– Нәрсә маташтырасың? – диде Җәүдәт, хатынына усал карап.

– Рөхсәтме, иптәш мастер?

– Бир, бир, нәрсәсен сорап торасың?

Гүзәлия соравын бирергә ашыкмады, Нуришановка таба борылып, аңардан да рөхсәт сорады.

– Соң, бир инде, бир, күңелеңдә сорау булгач, бирергә тиешле, – диде аптырап калган Нуришанов.

– Әйтегез әле, Гыймран абзый, сезгә ни өчен Йомран дип кушамат куштылар?

Уңайсыз тынлыкта Шәйхаттар пырх итеп көлеп куйды да авызын тиз генә учы белән каплады.

– Миңамы? – диде каушап калган Нуришанов. – Миңа ни өчен кушамат куштылар дип сорыйсыңмы?

– Әйе, сезгә ни өчен кушамат куштылар, дип сорыйм.

– Аны белергә синең борын астың кипмәгән, сеңлем…

Башыма балта түтәсе белән китереп суктылармыни, мин хәтта чайкалып киттем. Йә, Гүзәл нәрсә дип җавап бирә инде? Нигә аңа, шундый сорау биреп, үзеннән көлдереп торырга иде? Мин бөтен күңелем белән бу минутта аның ягына күчтем. Аның үтергеч итеп җавап бирүен теләдем. Ләкин җавап бирә алачагына ышанмадым. Ә икенче мизгелдә минем күңелем канат какты, Гүзәлияне кочып алырдай булдым. Ул, кисәк кенә Нуришановка таба борылып, каушау-куркуны белмәгән тавыш белән гаепләү сүзләрен тезә башлады:

– Ярый, Гыймран абзый, үзегез әйтеп бирергә оялсагыз, мин әйтим, йомран – ул кимерүчеләр отрядыннан. Корткыч. Ягъни ул якты дөньяның байлыгын караңгы оясына ташучы…

– Син нишлисең, Гүзәл? – диде Җәүдәт, хатынын кулыннан эләктереп алып.

Алар уртасына Талип карт килеп басты.

– Бүлдермә. Сөйләсен. Әйтеп бетер, кызым.

Гүзәлия, иренен тешләп, берничә секунд тын торды. Аннары башын күтәрде – мин аның зураебрак киткән күзләрендә сүз белән әйтеп булмастай газап һәм икеләнү күрдем. Күрәсең, ул иренә каршы әйтергә җыена иде. Һәм менә Талип характеры, күзгә карап дөресен әйтү бу хәлиткеч минутларда өстенлек алды:

– Миңа боларны сөйләве авыр. Сөйләми дә кала алмыйм. Син гаепле, Җәүдәт. Бу пычрак эштә синең гаебең зур. Сандугач күңеле таң көтә, ябалак күңеле төн көтә, ди халык. Син ябалак артыннан, йомран артыннан иярдең. Сиңа Нуришанов кадерлерәк булды…

Халык арасыннан кемдер:

– Бу нәрсә бу?! – дип, каты итеп кычкырып җибәрде, һәм шундук, халыкны ера-ера, Шәйхаттар килеп чыкты: – Бу нәрсә, дип сорыйм мин? Без монда эш эшләргә җыелдыкмы, катыннар гайбәтен тыңларгамы? Син, кызый, әйтер сүзең бар икән, туп-туры әйт, салкын суда сыек боламык болгатма, яме?

Гүзәлия башыннан шуып төшеп барган косынкасын гасабиланып тартып алды, йөзе көл кебек агарынды.

– Кит, Шәйхаттар, яхшы чакта! Кит, дим! Синең кайгың түгел монда. Яшермим, әйтәм. Сәләхи абый дөресен сөйләде, имәнгә чөйне Нуришанов какты… һәм Җәүдәт шуны белеп торды.

Кулын чалбар кесәсенә батырып, Хәйрүш Галиәхмәтовның каршысына ук килеп туктады һәм шомлы акрын тавыш белән:

– Йә, Җәүдәт, җавап бир. Яшермичә! – диде.

Җәүдәт комачтай кызарды, үз-үзен тыя алмыйча, ярсынып, хатынына таба борылды:

– Элекке заманда ирләр хатыннарына өч мәртәбә «талак!» дип кычкырганнар. Мин бер генә мәртәбә әйтәм: минем бусагамда эзең булмасын! Вон!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации