Текст книги "Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают"
Автор книги: Гарифҗан Ахунов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Хыялый Хәйрүш егетләре
Халикъ Саматов турындагы чын хакыйкать менә шушы. Мин беренче елларны аңа кияүгә чыгуыма үкенеп, гел аерылу уе белән яшәдем. Ләкин булдыра алмадым. Мин аны түгел, ул мине үз юлы белән алып китте. Мин ул хакта беркайчан да, берәүгә дә сөйләмәм дигән идем. Еллар үтеп, Халикъ сүзләре дөрескә чыккач, өстәвенә өч улымның өчесе дә әтисе юлы белән китеп баргач сөйләргә булдым.
Ул хакыйкать кешеләргә кирәк.
1970–1971
Әгерҗе – Казан
Беренче бүлек
Һәр авылның үзе генә белгән истәлекле урыны була. Бер авылда ул – чишмә, икенче авылда – урман аланы, өченчесендә – ялгыз ак каен яки куш нарат.
Озак вакытлар читтә йөргәннән соң, туган якларына кайтып төшкән тынгысыз табигатьле кешеләр иң элек әнә шул истәлекле урында туктый. Сугышларда йөреп бәгыре ташка әйләнгән карт солдатның да мондый урында күңеле кинәт йомшарып китә торган була…
Безнең Кәлимәтнең дә әнә шундый истәлекле бер имәне бар иде. Әле Кәлимәт атаклы нефть каласы булып җитешкәнче, гап-гади бер авыл чагыннан ук калган имән ул. Гомер озынлыгы да аның әле гасырлар белән саналмый, аңа, күп булса, җитмеш яшьләр чамасы. Ләкин ул, бәрәкәтле туфракка эләгеп, шундый да күкрәп үскән, ботак-тармакларын як-якка шундый да таратып җибәргән, аны күреп сокланмаган бер генә кеше дә калмагандыр.
Зәгъфран таудагы каен урманының иң матур, иң түгәрәк аланында, аның да урта бер җирендә үсеп утырган бу имән безнең юл өстендә, промысел территориясендә иде. Мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов – кушаматы белән әйтсәк, Хыялый Хәйрүш – безне көн саен иртән әнә шул имән янына җыя да, узган бер тәүлек эчендә кайсы операторның күңелендә нинди уй туган, шуларны сораша. Без сөйлибез. Хәйрүш шуларның барысын үстермәгән «мыегына чорный», ә без, үзебезне яңарып, сафланып киткәндәй хис итеп, эш урыннарына таралабыз.
Имәнгә без «девон имәне» дип исем куштык. Моннан өч йөз илле миллион еллар элек булган девон дәверенең нибарысы җитмеш яшьләрдәге имәнгә ни катнашы бар дисезме? Әйе, бер уйласаң сәеррәк шул: девон дәверендәге абага үләннәре дә бит инде, бер чакрым калынлыктагы тау токымнары астында калып, әллә кайчан ташкүмергә әйләнгән. Без ул кадәресен беләбез. Бу исем үзеннән-үзе килеп чыкты. Өлкән операторыбыз Николай Петушков, шулай бермәлне имән күләгәсендә геологиядән имтиханга әзерләнеп утырганда: «Их син, девон имәне! Менә минем өчен кичке техникумда имтихан бирсәң икән син…» – дип уфтанып әйтеп куймасынмы! Китте шуннан, девон имәне дә девон имәне!
Без барлык шатлык-кайгыларыбызны девон имәненә алып килергә өйрәнеп киттек. Нефть чыгару планын арттырып үтибезме – имәнле аланга бәләкәй бер агач утыртабыз. Егетләрдән берәрсе кичке техникумны бетереп чыгамы – тагын берне утыртабыз. Биш ел узар-узмаста имән янында бәләкәй агачлар шундый күп җыелды, имәнле алан үзенең операторлары, өлкән операторлары, мастеры булган безнең бригадага охшады да калды.
Бик күп сөенечләрне ишетте бу имән. Ләкин имән минем үземә бәхетсезлек алып килде, мине җаннан кадерле кешемнән аерды. Бу шактый ук озын вакыйга, шуңа күрә баштанаяк сөйләп бирмәсәм аңлашылмас.
Җәүдәт Галиәхмәтов институт бетереп бригадага кайтасы көнне дә без шул имән янына җыелган идек. Мин, билгеле, гадәтемчә, алданрак килдем. Яратам мин иртәнге сәгатьләрдә, имән башына менеп, Гүзәлияне каршы алырга. Ак кәүсәле каеннар арасында аның кызыл косынкасын күрү – минем өчен әйтеп бетергесез куаныч. Менә ул иелә-бөгелә чәчәкләр җыеп килә, менә ул, зифа буе, сылу гәүдәсе белән җиңел генә атлап, кулына зәңгәр чәчәкләр бәйләме тотып, урман аланы аша имәнгә якынлаша… Ә бүген ул килмәде. Әллә авырды микән? Берәр бәлагә тарымадымы? Башка юлдан килмиме дип, тирә-ягыма күз салдым.
Аста операторлар патшалыгы җәелеп ята (промыселны без үзара шулай дип йөртәбез!). Урман өсте – күгелҗем-зәңгәрсу. Промысел вышкаларының әле беленер-беленмәс шәүләләре генә бар. Еракта, әллә кайларда булып күренгән газ-бензин заводының градирнясыннан аксыл пар күтәрелә. Әнә шул пар бөркеп утыручы градирнялар миңа бәләкәй чакта Бөгелмә станцасында тәүге мәртәбә күргән паровозларны хәтерләтә…
Имән башында Гүзәлияне көтеп утырганда, алан буйлап ашыгып кына килгән ак сакаллы бер картны күреп алдым. Кулында – кәкре башлы кара таяк, өстендә – күк җилән, башында – ямьшәйтеп кигән киез эшләпә. Имәнгә җитәрәк туктады, таягын култык астына кыстырып, беравык сүзсез генә басып торды. Аннары имән тирәсеннән әйләнеп чыкты да, тагын бертын сүзсез басып торгач, авыр итеп бер көрсенде.
– Торасыңмы, кордаш? Торам, дисең. Бик шәп. Торырга кирәк. Әмма ләкин син миңа шуны әйт, әгәр дә мәгәр синең тамырларыңа азык килүдән туктаса, син тора алырсыңмы? Дәшмисең? Оһ-һо-һо-һо! Дәшмисең шул син. Дәшмисең… – дип сөйләнә-сөйләнә, каядыр юкка чыкты.
Имән башында мин озак кына уйга калып утырдым. Әлеге карт әйтеп киткән сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырыштым. Күңелем минем ул сүзләр эч пошканнан гына әйтелмәгән икәнен сизә, ләкин нигә әйтелгәнен аңлап бетерә алмый иде.
Ул арада тәмам көн-ай җәелеп бетте. Урман өсте, иртәнге күгелҗем бөркәнчеген салып, вышкалары, урман күкрәген ярып узган таш юллары, челтәр баганалары белән аермачык булып күренә башлады. Дөбердәп вахта машинасы узды, һәм урман аланына, бер төркем егетләрен ияртеп, Николай Петушков килеп керде. Ул, озын сыйраклары белән дәү-дәү атлап килгән уңайга:
– Дусларым, көн кояшлы булачак! – дип кычкырып җибәрде.
– Кояш саулыгына яртышар кило колбаса! – диде бригадада ашамсаклыгы белән дан алган Шәйхаттар. Егетләрнең шаркылдап көлеп җибәрүенә исе дә китмәстән, Шәйхаттар, чирәм өстенә утырып, күн итеген салды, чолгауларын сүтте һәм яланаякларын рәхәтләнеп чирәм өстенә сузып җибәрде. Дәү корсаклы күн сумкасыннан ярты кирпеч ипи, утын агачы чаклы колбаса түтәрәме чыгарып, газета кәгазенә яшел суган, кабыклы бәрәңге, шырпы савытына салган тоз ише вак-төяк нәрсәләр тезеп, ашарга әзерләнде.
Озакламый кызлар коллективының өлкән операторы Азамат Бикбаев килде. Бу инде дөньяда бер мут. Йөзе ыслаган балык кебек көрәнсу, өстендә – кыек якалы кара сатин күлмәк, бер җилкәдә – брезент куртка, икенчесендә – гармун. Авыз, билгеле, колак артында. Кызларын, кыр казлары кебек итеп, бер рәткә тезде дә:
– Карәхмәт улы Сарәхмәт, Сарәхмәт улы Салават, Салават улы Азамат, ягъни буламдыр мин ул зат. Һә-әй! Мин җитәкли торган кызлар! Тыңла минем команданы! Һир-р-но! Равнение к имәнү, приветствовать бригаду! – диде.
Кызлар чикы да микы, һай-һу да һи-һу:
– Исәнмесез-саумысез, Хыялый Хәйрүшнең кара-чутырлары, дегет мичкәләре!
Егетләр хор белән җавап кайтара:
– Нечкә билле, киң күңелле, кара кашлы, пумала башлы алсу гөлләргә, тигәнәк чәчәкләренә. (Азамат бу урында хромкада аккорд бирә.)
– Салют!
– Салют!
– Салют!
Көн дә саен кабатлана торган, кабатланса да туйдырмый торган әнә шушы балалар уены – шаян сүзләр, такмак-такмазалар, бер сүз белән әйткәндә, яшьлек-юләрлек дип атала торган кеше гомеренең яңгыравыклы сөенече – иртәнге урманга таралгач, мастерыбыз Хәйрулла Хәкимов килеп җиткәнче, гаҗәеп бер тын минутлар булып ала. Кызлар, ничектер моңсу-юаш булып калып, аякларын тыйнак кына бөкләп, бер читкә барып утыралар. Егетләр саф һавада тәмләп бер тәмәке тарталар.
Андый чакта инде мин дә имән башыннан төшәм. Бригада миңа төбәлә. Минем исем дә китми, мин Гүзәлияне эзлим. Бүген ул юк. Сорарга уңайсыз. Егетләр минем нигә таң белән килеп имән башына үрмәләгәнне сизенәләр. Көт тә тор, үчекли башларлар, янәсе, юкка чалбар ертып, имән башына менеп йөрдең – барыбер килмәде! Мин аларның төртмә телләнгәнен көтеп тормыйм, егетләр янына киләм дә:
– Беләсезме нәрсә, мин бүген шундый бер әкәмәт күрдем… – дип, бик серле тавыш белән сүз башлыйм.
Бергә эшләүче иптәшләрем минем көн саен берәр кызык уйлап чыгаруыма күнегеп беткәннәр инде, мине шундук чолгап алалар.
– Сөйлә, сөйлә, Сәләхи.
– Хәйрүш килгәнче алдап кал.
– Әй, энекәш, арт саныңны тегендәрәк ал әле.
– Кая алырга инде тагын?
– Тавыш, тавыш! Кешегә ялганын оештырырга ирек бирегез!
Шау-шу тынгач, мин, «Өч аучы» картинасындагы иң оста алдаучы кебек, күзләремне зурайтып, кулларымны бутап сөйләргә тотындым:
– Иртән-иртүк, монда бер җан әсәре дә юк, имән башында япа-ялгызым, безнең вышкаларны урлап китмәгәннәрме дип санап утыра идем, килеп чыга бер Хозыр галиәссәлам! Өстендә – брезент куртка, кулында – кара таяк. Сакалын, мин сиңайтим, җилкә аркылы әйләндереп салган да пута итеп биленә урап куйган! Әй йөри бу имән тирәсендә, әй йөри! Әллә ниткән догалар укый, имәнгә тылсымлы сүзләр дәшә…
Шәйхаттар соңгы кисәк колбасасын авызына кабып җибәрде, чүп-чарларын, газета кисәгенә төреп, бер читкә атып бәрде:
– Ялганласаң, килештереп ялганла, Сәләхи! Хозыр галиәссәламнең брезент куртка киеп йөргәнен кайдан ишеткәнең бар? – диде.
– Ә нигә, бәлкем, картаймыш көнендә оператор булып киткәндер? – диде Азамат, елмаеп.
– Куегыз әле, зинһар. Талип карт бит соң ул, – диде егетләрнең берсе.
– Кайсы Талип? Пенсионермы?
– Әлбәттә.
– Нишләп йөри ул монда?
Шәйхаттар уч төбе белән авызын сөртеп алды, ипиен, ашыкмый гына кәгазьгә төреп, сумкасына салды, тик шуннан соң гына, берәүгә дә карамыйча:
– Нишләп йөри? Сиксәнгә җиткән кеше нишләп йөри ала? Үләргә җыенып, үзенә кабер эзләп йөри, – диде.
Әллә ничек уңайсыз булып китте. Без тынып калдык. Талип картны Кәлимәттә олысы-кечесе белә: илле ел гомерен ул нефть эшенә биргән, яшь чагында үлеп сөйгән кызы аны ташлап кияүгә чыккач, гомер буе өйләнми яшәгән һәм картаймыш көнендә ике ятим кыз тәрбияләп үстергән. Беркайчан да үзе хакында уйламаган бу картка ике пар чиста күлмәк-ыштаннан һәм сыеныр куыштан башка берни кирәкми, аның бөтен яшәве башкалар өчен иде.
Шәйхаттар кебек үтә гамьсез кеше тарафыннан әйтелгән үлем сүзе менә ни өчен безнең күңелләрне рәнҗетеп җибәрде. Мин сөйләвемнән туктап калдым һәм дөньяда булмаган ниндидер Хозыр галиәссәлам турында сүз кузгатуым өчен инде үкенә дә башладым.
– Кешеләрне бик начар беләсең икән, иптәшкәем, – диде Азамат Шәйхаттарга. – Талип карт кебек кешеләр кабер эзләми…
– Ничек эзләми? Кем әйтте аны сиңа? – дип, Шәйхаттар шундук каршы төште. – Нәрсә син тузга язмаганны сөйләп утырасың? Үз колагым белән ишеттем. Моннан бер атна элек Талип карт кияве Хәйрүшкә әйтте: «Мине үз кулың белән күмәрсең. Менә шушы имән янына, биек урынга, – диде. – Мин моннан машиналар шавын тыңлап ятармын, ике кызым шушыннан эшкә йөрер, ә имән миңа сезнең эшләрегез ничек барганны хәбәр итеп торыр», – диде.
– Әйтәмме кабер эзләми дип. Димәк, аның күңеленә бер уй килгән, – диде Азамат, сөенеп. – Хитрый кеше ул. Безнең эшебездән канәгать булмавын читләтеп кенә әйтә.
– Куегызсана! – диде Шәйхаттар, кулын селтәп. – Кешенең инде сөякләре шалтырап тора. Аны терәү терәп яшәтергә азапланалар. Бүтәннәргә сөйләгез ул әкиятегезне, яме! Билгә җиткән сакал гына кешене үлемнән коткарып кала торган булса, мин, бер минут тормый, сакал үстерә башлар идем.
– Шулай да циник син, Шәйхаттар!
– Китегез моннан. Көш-ш, ала канатлар! Идеалистлар! Мин сезне ишетергә дә теләмим.
Бәхәснең куркыныч якка кереп китүе бар: биш-алты егет инде Шәйхаттар тирәсендә җиңнәрне үк сызгана башлаганнар иде, бәхетебезгә аланның аргы башында Гыймран Нуришановның яшькелт юл кожаны күренде, һәм Николай Петушков шундук:
– Полундра! Кем дә кем «безопаскадан» имтиханын тапшырмаган, ычкыныгыз. Инженер килә! – дип кычкырып җибәрде.
– Сәлам рабучий класска! – диде Нуришанов, безнең янга килеп җитеп. Кулына ул чемодан төсле күн чехол белән ниндидер авыр бер нәрсә тоткан иде. – Йә, мастерыгыз кайда?
– Мастер килеп җитмәде әле. Утырыгыз, Гыймран ага, кунак булырсыз. Әйдәгез, бер көйрәтеп җибәрик, – диде Азамат, аның салпы ягына салам кыстырып.
– Көйрәтергә була. Кайсыгызда бар тәмәкенең усалы?
Аңа төрле яктан портсигарлар, таушалган «Беломор» каплары суздылар. Нуришанов бер папиросны кулында әвәләп авызына капты, икенчесен, кара көнгә дип, колак артына кыстырды. Чехолдагы әйберсен имәнгә сөяп куйгач, күзләрен бөркәп торган салынкы кашларын күтәреп, имәнне баштанаяк бик сынап күздән үткәрде, тик шуннан соң гына имән төбенә килеп утырды.
Бригада егетләре аңа карап тынып калдылар.
Җәен-кышын дагалы күн итек киеп, яшькелт юл кожанын өстеннән салмый йөри торган зур гәүдәле, дәү битле бу агай, бригада территориясенә килеп чыккан чакларда, безнең эчкә шом сала торган иде. Инженерлык белеме булмаса да, тумыштан килә торган практик акылы, тапкырлыгы белән ул теләсә кайсы инженерны төп башына утырта ала. Күрәсең, гади бер операторны инженер итеп юкка гына күтәрмәгәннәр. Беркайчан да вакланмас, артыгын сөйләмәс, әмма тиешлесен тишеп куяр. Промыселның хәвефсезлек кагыйдәләрен саклауда ул гаять дәрәҗәдә каты куллы һәм үгездән дә үҗәт иде. Аның бүген гадәттә булмаганча ягымлы исәнләшүенә, өстәвенә үзеннән яшь «бала-чага» белән иркенләп тәмәке тартырга утыруына без аптырабрак калдык. «Якты чырайдан такта чәйгә» күчүче Азамат түзмәде, аның каршысына ук килеп утырды да:
– Гыймран ага, сез Кәлимәтнең үз кешесеме? – диде.
– Ә нигә?
– Менә бу имәнне дөньядан ваз кичкән бер дәрвиш утырткан, диләр. Шул сүз дөресме?
– Нинди дәрвиш?
– Аның, имеш, бик зур кайгысы булган. Имән үссә, кайгым онытылыр, имән корыса, кайгым артыр, дип әйткән, ди.
Нуришанов ашыкмый гына башын борды, салынкы кашларын күтәреп, имәнгә бер карап алды. Мин аның күзләрендә әллә нинди усал очкын елтырап китүен күрдем. Ләкин очкын шундук сүнде – йөнтәс кашлар аның күзен янә бөркәп куйдылар. Хәвефсезлек инженеры кеткелдәп кенә бер көлеп алды һәм киң борын тишекләреннән тузгытып төтен чыгарды.
– Тыңлап-тыңлап торам да мин сезне, исем китә, әкәмәт тә сәер кешеләр сез, хәзерге яшьләр, һәрнәрсәдән мөгез чыгарырга торасыз, хе-хе-хе… Нинди дәрвиш утыртсын ди моны? Талип карт имәне бу.
– Ну-у?! – дидек без, барыбыз берьюлы, гаҗәпләнеп.
– Әлбәттә.
– Үзе утырттымыни?
– Билгеле, үзе. Тынгысыз адәм бит ул Талип. Тик торганнан сөйләнә башлый. Шигырь укый, такмак әйтә. Һич югы, бер дә булмаса, начальство белән тиргәшә.
– Анысын беләбез, тынгысызлыгы бар, – дип куйды Шәйхаттар. – Безнең канга да тозны аз салмады.
– Талип карт кебек тынгысызлар күбрәк булсын иде әле, – дип каршы төште Петушков.
– Яле, бүлдермәгез, – дидем мин, имәннең тарихын ишетми калудан куркып. – Сөйләгез, Гыймран агай.
– Аның нәрсәсен сөйләп торасың инде, – диде хәвефсезлек инженеры ашыкмый гына. – Талипның сәер гадәтләрен бөтен Кәлимәт белә: кешеләр тырышып-тырмашып йорт салды, ә ул өй борынча самавыр төзәтеп, казан төбе ямап, ач карынга мәзәк сөйләп йөрде. Аның белән генә калса бер хәер иде әле. Тапкан акчасына авыл малайларына конфет-прәннек өләште. Карыйсың, урамда җыр тавышы. Бөтен Кәлимәтне бер итеп Талип килә. Артында – бер көтү бала-чага. Исерек тә түгел үзе. Аракы белән шаярганын хәтерләмим мин аның.
– Юмарт кеше булган икән.
– Пәри башка, җен башка дигәндәй, юмартлык белән ыштансызлык – икесе ике нәрсә, энекәш.
– Юкка алай дисез, Гыймран агай. Ул бит – ике ятим кыз үстергән кеше.
– Кем әйтә аны үстермәде дип. Картаймыш көнендә, нефтесе беткән скважина кебек, япа-ялгызың коргаксып каласың килми бит… Кемнәндер ярдәм алырга кирәк.
– Дөрес түгел. Кызларыннан аның бер тиен дә акча алганы юк, – диде Петушков. Бу сүзләрне ул әллә ничек өнәмичә, хәвефсезлек инженеры Талип картка яла яккан сыман, усал итеп әйтте.
Ләкин Гыймран абзаңны алай гына чыгырдан чыгара алмассың.
– Әкәмәт тә сәер беркатлы кешеләр сез, хәзерге яшьләр, – диде ул, чамадан тыш сабыр гөрелдәвек тавыш белән. – Әйтерсең карап-багып үстергән балаларыңның игелеген күрү гаеп. Кайсы законга язган моны? Нинди моральный кодекста бар бу? Ул бит әнә шул кызларны эвакуация пунктыннан алып кайтты, үстерүен дә буровойда үстерде. Сугыш. Бер нәрсәнең җае юк. Буровойда мунча кертте ул аларны. Гаурәтен киндер алъяпкыч белән ябып. Ә сез әйтәсез, акча алганы юк та фәлән-фәсмәтән. Алганы юк икән, үзе гаепле. Үстергәч алсын и алырга полный хакы бар.
– Гыймран ага, бәхәсләшмибез. Ала гына күрсен. Имән тарихын сөйләп бетерегез инде, – дидем мин.
– Имән тарихынмы? – диде Нуришанов, җиргә төбәлгән килеш. – Имән тарихын… Була. Сөйләп бетерергә була аны. Ялгышмасам, унбишенче елны иде бугай. Ийе шул. Бакуга бәхет эзләп чыгып киткәндә. Үзе белән мине дә алып килгән иде. «Менә, энем Гыймран, – диде, – бу имән үсеп җиткәндә, бәлки, мин дөньяда да булмам, әмма ләкин син күрерсең әле. Бу имән үсеп җиткәндә, безнең туган якларда бөтенләй башка тормыш булыр, бәхет эзләп әллә кайларга чыгып йөрисе дә булмас», – диде…
Безнең бригада егетләре өчен бу өр-яңа хәбәр иде. Талип карт – моңарчы гел сәер гадәтләре белән генә билгеле булган кеше – безнең алда әллә ничек бик зураеп, үсеп китте. Хисләрен беркайчан да күңелендә генә саклап асрый белми торган Азамат:
– Менә нинди икәнсең син!.. – дип, имәнне беренче мәртәбә күргәндәй, аңа төбәлеп карап торды. Калган егетләр дә, ихтыярсыз, башларын шул якка таба бордылар.
Хәвефсезлек инженеры үзенең сүзләре безгә шулчаклы тәэсир итәр дип көтмәгән иде, ахрысы, аптырабрак калды, кәефсез генә урыныннан кузгалды.
– Гыймран ага, сездән тагын бер нәрсә сорарга мөмкинме? – диде Азамат, аны туктатып.
– Сора, энем.
– Талип бабай белән Бакуга сез дә барган, диләр. Шул сүз дөресме?
– Дөрес, – дип көттереп кенә җавап бирде хәвефсезлек инженеры. Аның йөзеннән гүя күләгә узып киткәндәй булды. – Ийе, бардым мин анда. Ә нигә?
– Талип карт сезне яратмый, диләр.
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була, энекәем. Син әле яшь, белмисең. Талип бабаң ул чакта үз башына үзе бәла алды. Әлеге дә баягы шул тыйгысызлыгы, бер теленә баш булмавы аркасында. Ул гына оста, ул гына дөньяны тигезли, янәсе. Нобель приказчигы аны минем күз алдымда өч мәртәбә нагайка белән ярды. Авылдашыңның канлы аркасын күреп тору уналты яшьлек малайга җиңел булган дип беләсезме? Киттем мин аның яныннан – башка эшкә күчтем…
Авыр истәлекләреннән котылганга сөенгән шикелле, ул башын күтәреп карады да тынып калды.
Без дә сүз дәшмәдек. Тик талгын җил генә корыган үләннәрне шыштырдатып, имән яфракларына кагылып узды…
Икенче бүлек
Имәнгә таба сузылган юлдан безнең мастер Хәйрулла Хәкимов килә, ләкин ялгызы түгел, үзе белән бер кыз да иярткән иде. Без, әле кыз куенына кереп карамаган егет-җилән, барыбыз берьюлы: Петушков та, Азамат та, мин дә кызга төбәлдек. Унсигез яшьләр тирәсендәге әлеге кыз нечкә билле, зәңгәрсу күлмәк кигән, кулына бәләкәй генә кызыл чемодан тоткан, чәчләрен соңгы заман модасы белән малайларча кыска итеп алдырган, ә гәүдәсе өрсәң очып китәрдәй ябык иде. Шәйхаттар, аны якыннан күргәч, пырхылдап көлеп җибәрде дә тиз генә учы белән авызын каплады.
– Исәнмесез. Җыелдыгызмы? – диде Хәйрүш. Ул шактый ук ашыгып килгән булса кирәк, каратутлы түгәрәк йөзе кызарып, тирләп чыккан, саргылт төстәге күн курткасын беләгенә салган иде. – Оһо! Гыймран агай да монда икән, исәнмесез, нинди җилләр ташлады? – дип сөйләнә-сөйләнә, ул аның кулын кысты.
– Дүрт егетең имтихан тапшырмаган. Хәвефсезлек кагыйдәсеннән. Менә исемлек, – диде Нуришанов.
Хәйрүш кәгазьгә тиз генә күз йөртеп чыкты:
– Яхшы, Гыймран агай. Көтәргә вакытыгыз бармы?
– Була, – диде хәвефсезлек инженеры, дәрәҗәсен саклап.
Хәйрүш ул арада имән буенда кайсы басып, кайсы кырын ятып торган егетләрне, арырак барысы бергә тезелешеп утырган кызларны күздән үткәрде дә:
– Гүзәлия Талипованы күрмим, – диде.
– Аның урынына мин чыктым, – диде кызларның берсе. – Ул икенче вахтага килә.
– Сәбәбе?
– Сәбәбен әйтмәскә кушты.
– Алай икән… – диде Хәйрүш, елмаеп күз кысты, җавап бирүче кыз, уңайсызланып, иптәшләре артына качты.
Мин бригадирыбыз турында: «Аңа хәзер утыз тула. Ә ул һаман студент-практикант төсле, бернинди солидносте юк», – дип уйлап алдым.
Без инде чандыр кыз турында онытып та бара идек, мастер аны безгә рәсми рәвештә тәкъдим итте:
– Кунак алып килдем. Танышыгыз: Зөбәрҗәт Алиева. Казаннан. Художество училищесыннан. Картина язарга тели. Герой итеп кайсыгызны сайлар, анысы инде сезнең үзегездән тора, – диде.
– Ой, сез мине оялтасыз, иптәш мастер… Картина түгел, эскизлар гына.
– Була, була андый хәлләр, сеңлем. Ну, ничево! Егетләр безнең усал түгел, уртак тел таба алырсыз дип уйлыйм. Азамат, синең сиксән беренчең нихәлдә?
– Эшли, иптәш мастер, өрдердек.
– Анысы өчен «мәләдис»! Кырыгынчыга бүген агрегат килә, «мунча кертербез». Промыселда сөйләштем. Ә сиңа, Сәләхи, эшнең иң зурысы йөкләнә, – дип, Хәйрүш минем җилкәгә шапылдатып кулын китереп салды: – Зөбәрҗәт туташны синең карамакка тапшырам. Нефть чыгару планы белән бергә сәнгатьнең язмышын да синнән сорармын.
Моңарчы елмайгалап, мутланып торган Азамат, күзләрен зур ачып, миңа карап алды. Бу карашта мин көнләшү сиздем. Ләкин минем хәлем көнләшерлек идеме соң? Мин соң шушы чандыр кызны, дөньяда әле берни белмәгән сабыйны, промыселлар буйлап йөртергә тиешме? Миннән бит көләчәкләр. Битемә бәреп әйтмәсәләр дә, мыскыллы караш белән озатачаклар. Шушы уйлар күңелемнән узды, һәм мин үзем дә сизмәстән сызгырып җибәрдем. Зөбәрҗәт, кыргый җәнлек күргәндәй, куркынып, җыерылып куйды.
– Нәрсә сызгырасың? – диде Хәйрүш.
– Булмый, мастер.
– Ничек булмый?
– Сәнгать сәнгать инде ул, без – без…
– Ничек аңларга моны?
– Сәнгать – нәфислек, ә без – дегет мичкәләре!
Хәйрүш, җитдилеген онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Ишетәсеңме, Зөбәрҗәт?! Дегет мичкәләре!.. Әгәр бу мичкәләрнең берәр кат мазутын кырып төшерсәң, һәй, юләр! Боларның һәркайсыннан чаптар ат кебек ярсып торган кайнар йөрәк килеп чыга. Белмибез, егетләр, дәрәҗәбезне. Юк, белмибез! Соң, менә, Сәләхи, сине генә ал. Әйтик, Зөбәрҗәт синең портретыңны язды ди…
– Кемгә кирәк минем портрет? – дидем мин, ашыгып.
– Юләр син. Хыяллана белмисең. Бөтен дөньяда коммунизм булгач, барлык буржуйлар кабергә күмелгәч, коммунизм кешеләре Зөбәрҗәт туташның портретына карарлар да әйтерләр: егерменче гасыр уртасында Кәлимәт шәһәрендә почык борынлы бер оператор яшәгән, әнә шул оператор, ягъни Сәләхи, мәхәббәт дигән нәрсәне танымаган, кызларга якты чырай күрсәтмәгән, ә үзе җир мае сеңгән куртка киеп йөргән, төн йокыларын калдырып, кичке техникумда укыган, ә менә ул чыгарган җир мае нинди корабларны космоска күтәргән, диярләр. Әйтерләрме шулай? Булырмы?
Безнең Хыялый Хәйрүшебезнең әнә шулай тузга язмаган нәрсәләр белән бригаданы мавыктырып, тормышның төрле чүп-чарыннан безне югарырак күтәрә белә торган гадәте бар иде. Ул моны безнең күңелләрне күтәрү өчен генә эшләми, ул үзе дә ихлас ышанып, әнә шул булачак заманга бөтен күңеле белән күчеп сөйли иде. Шуңа күрә бу юлы да егетләр барысы берьюлы, аңа җавап итеп:
– Булыр! – диделәр.
Бу хәл Зөбәрҗәтне дә дулкынландырып җибәрде. Сүз кушарга теләп булса кирәк, ул минем янга килде. Әмма шул мәлне, гадәтенчә, Шәйхаттар явыз эшне бозды. Ризыктан бушап калган сумкасын ул җилкәсенә элде дә, Хәйрүшнең каршысына ук килеп:
– Син безне, мастер, хыялланып утырырга чакырдыңмы, әллә эш турында сөйләшергәме? – диде.
– Вакытлы кисәтү, – диде Хәйрүш, җитди тавыш белән, һәм Шәйхаттарның шактый зур булып беленеп торган корсагына карап дәвам итте, – ләкин нефть маңгай тире белән генә чыкмый, профессор иптәш. Нефть акыл белән, хыял белән дә чыга. Әйе, әйе, хыял белән! – Шундук кызлар ягына борылды. – Мин сезгә, чибәркәйләр, ун кило сабын белән өр-яңа спецовкалар яздырдым. Иртәгә складтан барып алырсыз, ярыймы?
– Нинди сәбәп белән бу, иптәш мастер? – диде телгә оста Әкълимә. – Бәйрәмгә ерак бит әле.
– Их сез, кызлар! – дип, Хәйрүш шелтә белән баш чайкады. – Шуны да белмисезмени? Ике көннән бригадада зур бәйрәм булачак бит.
– Нинди бәйрәм?
– Соң бит, җанкисәккәйләрем, берсекөнгә Җәүдәт кайта лабаса!
Имән буена тезелешкән егетләр, кызлар рәтеннән, ярга таба шаулап килгән дулкындай, сөенечле сүзләр китте:
– Җәүдәт кайта! Җәүдәт кайта!
Ашкынып килгән икенче дулкын аны эләктереп алды:
– Каршы алабыз! Бәйрәм ясыйбыз!
Бер минут эчендә бөтен бригада, җанланып, дулкынланып, Хыялый Хәйрүш әйткән сөенечле хәбәр белән яшәүгә күчте. Ләкин безнең алай озаклап сөенеп торырга вакытыбыз юк иде, мастер, кулын күтәреп, тавышларны туктатты да безнең һәркайсыбызга эш кушарга тотынды:
– Азамат, син бер кочак чәчәк әзерлисең.
– Есть, чәчәк әзерләргә!
– Сәләхи, син такси белән Бөгелмәгә барасың.
– Зөбәрҗәтне дә алыргамы?
– Ала бир! Шәйхаттар, син азык-төлек коменданты.
– Рад стараться! – диде Шәйхаттар, күкрәк киереп.
– Ә син, Петушков, музыка өчен җаваплы. Аңлашыламы?
– Бәлки, безгә оркестр чакырырга, почётлы каравыл куярга кирәктер? – диде Николай ирония белән.
– Кирәк икән, оркестрын да чакырырбыз, каравылын да куярбыз. Бригада өчен Җәүдәт кечкенә кеше түгел. Дөресме, Гыймран агай?
Хәвефсезлек инженеры көттереп кенә җавап бирде:
– Мин, конечно, монда чит кеше. Инде олы күреп, якын итеп сорыйсың икән, энем, җавап бирәм. Миңа калса, бик тә сәер әкәмәт фикер йөртәсез сез, яшьләр. Ийе, бәк сәер. Үзегез уйлап карагыз. Кем ул сезгә Җәүдәт Галиәхмәтов? Чит илдән килгән туристмы яки корыны бушка аударып, сафсата сатып йөрүче дипломатмы? Юк, ул турист та, и шулай ук дипломат та түгел, ул сезнең гап-гади иптәшегез. Сез аны үз арагыздан, иң булдыклы егет иттереп, институтка укырга җибәрдегез. Сез аңа дүрт ел буена зарплата түләп бардыгыз. Соң бит ул сезгә кунак булып кайтмый, җиң сызганып эшләргә дип кайта, бригаданы күтәрергә дип. И шулай булгачыннан, акылыгыз белән исәпләп, фикер йөртеп карагыз: нигә кирәк аңа музыка? Нигә кирәк аңа чәчәк? Музыка бер тыңладыңмы онытыла. Чәчәк бер сәгать кояшта тордымы шиңә. Инде әгәренки аны олыларга телисез икән, бу егет безнең йөзебезгә кызыллык китермәде, дип әйтәсез икән, бирегез үзенә гомер буе истә калырдай бер бүләк.
– Ә нәрсә бирергә соң? – диде Хәйрүш, уйга калып.
Бүләкнең төрлесен тәкъдим итеп карадык, ләкин барыбызга да ошаган әйбер табып булмады. Безнең шау-шуны сабыр гына тыңлап торгач, хәвефсезлек инженеры тагын сүзгә кушылды:
– Миндә бер нәрсә бар, әгәренки ул сезнең күңелегезгә ошаса бирә алам, – диде. Чемодан төсле күн чехолны чишеп, аның эченнән ике көпшәле ау мылтыгы чыгарды.
Егетләр, аның тирәсенә җыелып, тиз генә мылтыкка бәя биреп алдылар.
– Иске түгелме? – диде Шәйхаттар.
Хәвефсезлек инженерының хәтере калды:
– Бумы иске?! Бу, беләсең килсә, егеткәем, атаклы заводныкы. Иң зур мастерлар кулыннан үткән штучный эш. Аучылар әйтмешли, ике көпшәсе дә чок! Миңа аны ерак баҗай танышлык буенча гына табып бирде.
Шәйхаттар, аучылык эшендә үзенең дә төшеп калганнардан түгел икәнен күрсәтергә теләгәндәй:
– Яралап кына калдырмыймы? – диде.
– Ничек яралап?
– Була шундый мылтыклар: атуын да шәп ата, ә куянны җиргә сыламый, кошны да яралап кына калдыра…
Бу юлы нинди сабыр Нуришанов та кызып китте:
– Әнә кара! Кая карыйсың, тишек борын, имәннең очына кара! – Инженер предохранительне чыкылдатып ычкындырды, мылтыкны аучыларча җиңел генә иңенә терәде, йөнтәс кара кашлы сул күзен бөтенләй бөркәп куйды һәм гөрселдәтеп атып җибәрде. Мылтык тавышы бөтен промыселны айкап, киредән безгә кайтып җиткәнче, имән очындагы бәләкәй генә бер ботак сынып чыкты да әйләнгәләп җиргә килеп төште.
– Ай, харап иттегез имәнне… – Зөбәрҗәт, еларга җитешеп, җирдә яткан ботакны барып алды.
– Әнә бит егетегез миңа ышанмады, – диде Нуришанов акланган сыман. – Ә Җәүдәт болай гына атмый, ул очар кошны әйләндереп сала. Мә, ал, мастер, миннән булсын яхшылык!
– Туктагыз әле, Гыймран агай, бу бит сезнеке. Ничек була инде бу?
– Һәй, исең киткән икән, – диде хәвефсезлек инженеры, аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап. – Бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.
– Менә анысы акыл! – Хәйрүш җиңел сулап куйды. – Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне!
Каты итеп кул кысыштылар. Ау мылтыгын тоткан Хәйрүшнең йөзе балкып китте, инженер тыенкы гына елмаеп куйды. Мин бригада егетләренә күз төшердем.
Алар да канәгать күренә. Галиәхмәтовны каршы алырга була хәзер!
Шулай да мин үзебезнең беренче аяныч хатабыз менә шушы ау мылтыгыннан башланды дип уйлыйм.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?