Текст книги "Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают"
Автор книги: Гарифҗан Ахунов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 27 страниц)
Тугызынчы бүлек
Бу вакыйгадан соң өч көн узгач, мастер безне, барлык өлкән операторларны, үз янына чакырып алды да кыска гына итеп әйтте:
– Эшләр хөрти, егетләр. Җәүдәт өч көн инде урманда йөри, кулында мылтык! – диде.
– Ә мин атылып үлмәс идем, – диде Азамат, уйга калып. – Мин, үзебезнең башкорт шагыйре әйтмешли, яз көне, бөтен дөнья чәчәккә күмелгән чакта, алмагачның иң матурын, иң күп чәчәклесен сайлар идем дә, галстугымнан элмәк ясап, түбәсенә үк менеп асылыныр идем. Янсын иде бер кызлар йөрәге!
– Син авызыңны бик ерма әле, – диде Николай Петушков. – Көләрлек эш юк монда. Бөтенебез берьюлы ябырылгач та, бик сөенеп утырмыйк… Кеше җаны бит…
– Кеше җаны булса, җилгә каршы төкермәсен!
Хәйрүш, безнең бәхәсләшә башласак тиз генә туктый алмау гадәтебезне белгәнгә, сүзне кырт кисте:
– Аңлашылды. Ярсындык. Җитте! Хәзер Җәүдәтне үз арабызга кайтару ягын карарга кирәк. Иң элек Хәдичәттәйне табабыз. Ул безнең тегермәнгә су коярга тиеш. Мин моңа Мәрьямне билгеләдем. Кем каршы? Әһә, каршылар юк. Хәдичәттәй улы белән уртак тел таба белер. Аннары, Азамат, син кызларны күреп әйт, Талип картның хәлен белергә барсыннар. Безнең аксакал авырган, урын өстендә ята. Кара аны, Җәүдәтнең болай йөрүен сиздерә күрмәсеннәр. Бик чуар йөрәк, үлгәнен-калганын белмәс, урманга чыгар. Ә сиңа, Сәләхи, бурычның иң зурысы: Җәүдәтне эзләп табып, мылтыгын алу. Күрсәт әле бер егетлегеңне!
– Син нәрсә, мастер! Булмаганны! Минем әле якты дөньядан туйганым юк. Мин Зөбәрҗәт белән чәчәк түтәлләре ясыйм.
– Менә, менә, менә! Чәчәк түтәлләре яса син, ләкин Җәүдәтне дә күздән ычкындырма. Алдан ук кисәтеп куям: шаяртмаска, кискен бәрелешкә кермәскә. Аңлашылдымы?
– Аңладым шикелле…
– Нишләргә?
– Маңгайны пуля астына куймаска!
– Бик дөрес. Ә сиңа, Николай Иванович, бригададагы тәртипне күзәтү йөкләнә. Нефть чыгару планын мин синнән сорармын. Киттек, егетләр, вакытны сузарга ярамый.
Һәм без, хәрби задание алган сугышчылар кебек, үз юлыбызга китеп бардык. Миңа заданиенең иң зурысы эләкте – хәзер үк мин Зөбәрҗәтне эзләп табарга тиешмен.
Юлда миңа Хәдичәттәй белән Мәрьям очрады. Хәдичәттәйнең кулында тастымалга төргән ниндидер авыр бер нәрсә бар иде, Мәрьям җиңел бер сетка гына тоткан иде. Аларның үз хәлләре хәл, бик хәтәр сүз белән мавыкканнар, минем килгәнемне сизмәделәр дә.
– …Әй, әйтмә дә инде, Мәрьям кодача, бала табу бер кыен, бала багу мең кыен, дип, борынгылар белми әйтмәгән аны. Башка сыя торган эшмени: үсеп җиткән улың артыннан чүлмәк белән аш күтәреп йөр инде! Хурлыгы ни тора бит.
– Сезгә барып чыгарга вакыт та тигәне юк, кодагый, эшләрем шундый күбәйде, шундый күбәйде…
– Күбәер, кодача, күбәер, туган-тумача ул синең әйбәт чагыңны гына ярата. Тормышыңның көе китсә, кандала даруы сипкән кебек кача ул синнән.
– Шулай шул, кодагый. Туганнарның кадерен белү юк шул бездә. Әнә Гүзәлия өч көн инде мендәргә капланып елый, ичмасам, әнкәй дә килеп чыкмый, дип өзгәләнә.
– Шулай диме, бәбкәм? Әнкәй дә килми, диме? Бигрәк әллә ничекләр булып китте шул. Үзем намаз белән буталып калдым, югыйсә тыннарын да чыгартмыйдыр ием мин аларның, тыннарын да…
– Тормышның тоткасы әниләр белән, кодагый. Булсын иде хәзер Гүзәлиянең үз әнисе, яткырыр идеме ул аны бездә? Яткырыр сиңа бар, яткырмаган кая! Әйтер иде, бар әле син, кызым, кайт әле, каенанаңны утлар йоттырма әле, Хәдичә кодагый кебек кешене көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың, дияр иде.
Хәдичәттәйнең хәле киттеме, ул, кыстырып куйган күлмәк итәген төшерә-төшерә, ауган усак өстенә утырды.
– Берәүгә дә зыяным тигәне юк минем, кодача. Үземнекен бирмим, кешенекен алмыйм. Җәүдәтем дә начар кеше түгел минем, тик менә килен белән генә…
– Берәү дә Җәүдәтне начар кеше дими, кодагый. Эшлим дисә, кулында ут уйната торган егет. Нуришанов белән буталып кына ялгышты. Шуның аркасында иптәшләренә дә зыян килде, хатыны белән дә аралары бозылды.
– Торасың да шулай дисең син, кодача. Гомер буе авызны авызга гына куеп торып булмый лабаса! Була әйбәт чагың, була начар чагың, һәммәкәен дә кешегә чыгып кычкырмыйсың. Бөтен бригат алдында, авыз күтәреп, иренең яманатын сатып тормаса булмыймыни? Үзендә дә бар инде киленнең, үзендә дә…
– Гүзәлия гаепсез, дип әйтмим мин, кодагый. Аның урынында мин булсаммы? Һи-и, юләр, аның урынында мин булсам, Җәүдәтеңне сәгать теле кебек йөртер идем. Гыймранйомраннарны оялатмас идем мин аның янына. Мин кияүгә чыккан чакта, Хәйрүш кем иде? Кибет саен шешә эзләп йөрүче? Ә хәзер кем? Үзенең урынын белеп яшәүче, дәрәҗәсен! Кем тоттырды аның кулына китап? Кем укытты аны кичке техникумда? Кем кертте аны Губкин институтына? Юк, тиргәп түгел, канына тоз салып түгел, хәтта ялынып та түгел. Яраттым мин аны, олы күрдем. Ул шуны аңлады, миңа яхшылык эшләргә теләде. Яшь шул әле Гүзәлия, тәҗрибәсез…
– Яшь шул килен, яшь, анысын дөрес әйтәсең, кодача, иренең җаеннан тора белми шул.
– Үзенә юк акылны кешегә өйрәтә, дип әйтмә, кодагый, сине якын күреп, яратып кына әйтүем. Нык тор, бик нык тор, кодагый. Әниләр сүзеннән дә якынрак бер генә сүз дә юк дөньяда! Таш булып ташны эретә әниләр сүзе…
Юл уңаенда ишетеп калган шушы сөйләшү Зөбәрҗәт белән чәчәк түтәлләре ясап йөргән чакта да минем күңелемнән китмәде. «Менә бу ичмасам агитатор, – дип уйладым мин Мәрьям турында. – Әгәр безнең барлык агитаторларыбыз да шушындый нечкә эш йөртә белсәләр, исләр киткеч булыр иде бу. Күрдең, ничек кузгатып җибәрде карчыкны. Кирәген бирә инде ул хәзер улының…»
Бүген Зөбәрҗәт тә күңелемә бик якын әле. Аның белән генә сөйләшәсе, гел шаян сүз әйтәсе килеп кенә тора. Кәлимәт һавасы килеште аңа: иңбашлары йомрыланды, беләкләренә ит кунды. Балаларча сабый-мөлаем йөзе, кояшта янгач, бакыр акча төсле булып, тазалык-көрлек бөркеп торгандай тоела, малайлар чәче төсле итеп алдырган кыска чәче дә хәзер инде аның бу кыяфәтенә килешеп кенә тора иде. Бите көрәнсу төскә кергәч, чисталыгы, сафлыгы аеруча күзгә бәрелеп торган, соңгы вакытта ничектер моңсу-уйчан булып киткән күзләрен күтәреп караганда, мин хәтта үземдә уңайсызлану кебек бернәрсә сизә башладым.
Кулыбызга метр-тасма тотып, без чәчәк түтәлләре билгеләп йөрибез. Онытканчы әйтим әле, безнең имәнле аланыбызны чәчәк питомнигына әйләндереп, Кәлимәт каласы өчен гөл орлыклары җитештереп тору идеясен безгә Зөбәрҗәт тәкъдим итте. Егетләр бу фикерне бертавыштан күтәреп алгач, хәтта бераз һаваланып, горурланып та йөри башлады.
– Егерме метр булды. Как шунда казык! – дип команда бирә художник кыз. Дулкынланудан аның тавышы өзелеп киткәндәй тоела. – Монда без дөньядагы иң-иң матур чәчәкләр – ак розалар үстерербез. Синеңчә ничек?
– Минемчә дә шулай.
Зөбәрҗәт, тасманы урый-урый:
– Ә менә монда мәк чәчәкләре. – ди. – Ә синеңчә?
– Минемчә дә мәк чәчкәсе.
– Син, ичмасам, юри генә булса да каршы килгән бул инде. Юкса Казанга киткәнче, синең белән бүтән кычкырышып та булмый.
– Мин юри генә кычкырыша белмим. Теләгең бик зур икән, әйдә, ут ягып бер кычкырышыйк. Истәлеккә.
Зөбәрҗәт, башын артка ташлап, дөнья яңгыратып бер көлде. Рәхәт миңа бу чын күңелле кызый белән эшләве. Ике арада тасма суза-суза, без әле ераклашабыз, планга карап алу өчен, әле бер-беребезгә якын ук киләбез.
– Син мине сагына да белмәссең әле, – ди Зөбәрҗәт, шаярган булып.
– Сагынып карамагач, каян беләсең: йә сагынырмын, йә юк.
– Их син, дегет мичкәсе, юри генә булса да, сагынырмын, диләр аны. Хәзерге егетләрдә бернинди рыцарьлык юк!
– Ә мин юри генә әйтә белмим. Мин сине бер генә көн күрми торсам да, барлык скважиналарым ватылып беткән кебек тоела башлый.
Зөбәрҗәт, баскан җирендә туктап, кып-кызыл булып кызарды.
– Ай… Хәлем китте бит әле, Сәләхи абый… Утырып торыйкчы, – диде.
Мин аны, кулларыннан сак кына тотып, чирәм өстенә утырттым. Икебез дә тынып калдык. Шаярып сөйләшү заманы узды…
– Менә монда гашыйклар гөле чәчсәң, ә… – дип куйдым мин һәм шундук үз сүзләремнән үзем кызардым.
– Андый гөл буламыни? – Зөбәрҗәт күтәрелеп бер миңа карады.
– Булырга тиеш. Хәтта гашыйкларның аллеялары да булырга тиеш.
Зөбәрҗәт, әле генә хисләреннән тулышып, моңсу-тын булып калган кыз, балаларча яңгыравыклы чиста тавышы белән сокланып кычкырып җибәрде:
– Гашыйклар аллеясы… Ай! Менә кызык, гашыйклар аллеясы! Ха-ха-ха!
– Нигә көләсең? – дидем мин, уңайсызланып. – Әгәр мин горсоветта утыручы иң зур түрә булсам, беләсеңме, нишләр идем?
– Бөтен эшне бутап бетерер идең. Ха-ха-ха!
– Белмәдең шул, белмәдең. Урам исемнәренең яртысын алмаштырып чыгар идем.
– Яле, әйтеп карале берәрсен.
– Мәсәлән, Буйдаклар урамы. Шәпме?
– Шә-ә-әп! Шәйхаттар яши торган урам була инде ул, әйеме? Йә, тагын, тагын!
– Сары сандугач урамы.
Зөбәрҗәт уйга калды, кинәт аның сөрмәле күзләрендә шаян чаткылар кабынды.
– Сары сандугач урамы… Сары сандугач… «Иптәш, әйтегез әле, өлкән оператор Сәләхи Сәйранов яши торган Сары сандугач урамы шушымы?» Шәп бу, искиткеч бу!
– Ә Беренче яз аллеясы, Хыялыйлар урамы, Кояшлы проспект, Шат җырлар бакчасы… Тагын әйтимме, җитәрме?
– Беләсеңме, Сәләхи абый, сине очратканнан бирле миңа бар нәрсә кояшлы булып күренә башлады… Яза торган картинамда кояш бик күп булыр, ахрысы… Әйбәт егет икәнсең син.
– Мин үзем дә шулай дип уйлыйм!
– Һәй, шартлавык! – диде Зөбәрҗәт, тагын нәрсәдер әйтмәкче иде бугай, якында гына аяк тавышлары ишетеп, тынып калды.
Икебез берьюлы башыбызны сузып, тавыш килгән якка карадык һәм агачлар арасыннан узып барган Җәүдәтне күреп алдык. Ул яланбаш, брезент итектән, аяк астына карамый-нитми, турыга гына сыптыра, аркасында ике көпшәле ау мылтыгы селкенгәләп бара иде.
– Син шушында торып тор, мин хәзер килермен, яме…
– Ә нигә?
– Шаулама, хәзер белерсең…
Мин, тавыш чыгармаска тырышып, Җәүдәт артыннан иярдем. Кыштырдау тавышына Җәүдәт туктады, колак салып тыңлап торды, бернәрсә дә юклыгына ышанып китә башлаган иде, ул арада йөгереп Зөбәрҗәт килеп җитте. Монысын инде Җәүдәт тә сизеп алды.
– Сез нәрсә минем арттан йөрисез? – диде ул усал итеп.
Мин, көтелмәгәндә куелган бу сорауга ни дип җавап бирергә белмичә, чәчәк түтәлләре, клумбалар турында авыз эчемнән ботка пешерергә тотындым. Җәүдәтнең мыскыллап карап торуын күргәч, батыраеп:
– Мылтыгыңны биреп тор әле, Җәүдәт, атып карыйм әле, – дидем.
Бу сүз аның бөтенләй ачуын чыгарды.
– Их син, ярдәмче, Хәйрүш койрыгы! Мастер шымчылыкка җибәрдеме? Ычкын яхшы чакта! – дип, агачлар арасына кереп китте.
«Аңа да җиңел түгел, күрәсең», – дип уйладым мин.
– Тимик әйдә, йөри бирсен.
Зөбәрҗәт минем белән килешергә теләмәде:
– Аның ялгызын гына калдырырга ярамый. Киттек, киттек! – диде ул ашыгып, минем хәтта җиңемнән дә тартып куйды.
Без икәүләп Җәүдәт киткән якка таба атладык. Бара торгач, безнең имәнле аланның яктысы күренә башлады, анда бездән ерак түгел генә ике кешенең сөйләшеп торганы ишетелде. Җәүдәт белән Нуришанов иде алар. Икенче мәртәбә күренү уңайсыз иде, ләкин Галиәхмәтовны Нуришанов белән калдырырга ярамый иде.
Зөбәрҗәт белән без карт бер усак артына постык.
– …Бөтенесе ташлап бетерделәр, мин әйтәм. Катыны, эт күк ырылдап, бөтен халык алдында яманатын сатып торды, юк, мәйтәм, болай ярамас бу, барып хәлен белергә кирәк. Нишләп йөрисең әле син көпә-көндез мылтык күтәреп?
– Бүре атарга чыктым, – ди Җәүдәт. Тавышы нык, усал.
– Шаяртма, энем. Бездә хәзер ниткән бүре булсын. Бензин исенә, трактор тавышына бүре түзәме соң? Әллә кайчан таеп беттеләр инде алар. Бүре ул, туганкаем, кеше-кара күрмәгән аулаграк урынны ярата.
– Миңа дигәне калган әле аның.
– Анысы шулай, билгеле. Син укымышлы егет, үз башың үзең белән! Безнең ише халыктан күбрәк тә беләсең, ераграк та күрәсең дигәндәй… тик менә теге көнне генә махы бирдең.
– Ничек махы бирдем? Сине якламадыммы?
– Мин анысы, энем, кеше яклаганны көтеп торучылардан түгел. Гомер буе үземне үзем яклап килдем. Үз тешләрем дә бик исән-сау минем, шөкер! Ә менә син…
– Нишләгән мин?
– Бала-чагадан мыскыл иттереп тордың.
– Барысы бергә ябырылдылар бит.
– Ябырылдылар! Шул да булдымы сүз! Ирек куйсаң, ябырылырлар ул. Ябырылу гына түгел, бугазыңны чәйнәп ыргытырлар. Күрдеңме, катының нишли, үзен өскә күтәрү өчен, нинди әкәмәтләр кылана. Ул, имеш, таң кошы, ә без – ябалак. Кара син аны, әчәрбакны, тиле Талипның керәчинле тунын иснәп үскәнен оныткан! Яхшы кешеләргә тап булдым дип сөенеп, тынын кысып кына торасы урында…
Зөбәрҗәт миңа ныграк сыена, мин аның яшь күңеле ярсынып, бөтен тәне калтырый башлаганны тоям. «Тыныч бул!» – дим шыпырт кына.
– Их, энем, мин синең урыныңда булсаммы? – дип дәвам итә Нуришановның гөлдерәвек тавышы. – Мин синең урыныңда булсам…
– Нишләтер идең?
– Мин аның ише әчәрбакларның телен кыскарта белер идем.
– Кыйнапмы?
– Зерә дә әкәмәт сәер кеше син. Үзең менә дигән укымышлы инженер. Үзеңнең кара мужик чаклы да хәйләң юк. Хәзерге заманда катын-кызга кул ягарга ярыймы соң? Хәзер, туган, тычкан таяк белән йөри торган вакыт. Битендә тырнак очы чаклы гына тырналган эзе булса, сәгате-минуты белән партийный секретарьга чаптырып килеп җитәләр. Кешегә күрсәтми эшләргә кирәк, күрсәтми, хе-хе-хе…
– Ничек?
– Бик әйбәтләп күлмәген салдырасың, бик әйбәтләп эчке ыштаннан гына калдырасың да…
Зөбәрҗәт сикереп урыныннан тора, ярсынып алга ташланмакчы була, мин аны көч-хәл белән тыеп калам.
– …кар базына ябып куясың. Ул сиңа, туганкаем, кар базы хәзерге заман холодильнигы түгел, промахсыз эшли ул, хе-хе-хе… Менә шунда гомерлеген ала инде ул. Кара да көйми, тырналмый да, күзләреңә карап мөлдерәп үлә… Ә син аны, арка кочтырып, бүлнисләргә йөртәсең…
– Әллә син Хөббениса апаны… беренче хатыныңны шулай үтердеңме?
– Хе-хе-хе, зерә дә әкәмәт сәер кеше син, энем, Гыймран абзаңны картаймыш көнендә телдән яздырмакчы буласыңмы? Юк, брат, шалиш, тилене базардан чыгып эзлә син. Хөббениса абыстаңны мин мулладан ясин укытып күмдем. Бөтен авыл хәйран калырлык чардуган кордым. Шәт, ул миңа рәнҗеп ятмас…
– Намусың борчымыймы? – диде Җәүдәт.
– Әйттең инде син дә сүз, намус ул – чүпрәк. Буялса юарга була аны.
– Ә син юасыңмы?
– Чү, энем, чү, акылыңа кил!
– Юасыңмы, дип сорыйм мин синнән!
– Туктале, энем Җәүдәт, нишләвең бу? Инженер! Энем! Акылыңа кил! Шаярма, закон бар бит! Утыртып куялар бит үзеңне!
– Әһә, закон исеңә төштеме? Терәл имәнгә! Терәл, үлемеңә туры карап бас, хәшәрәт!
– Каравыл! Үтерәләр! Ка-ра-выл!!!
Зөбәрҗәт сикереп урыныннан тора, бу юлы мин аны тотып алырга да өлгерми калам, алга ташлана, аның артыннан мин дә йөгерәм.
Без чыкканда, Җәүдәт, мылтыгын төбәгән килеш, әкрен генә имәнгә таба килә, мәет кебек агарынган, кулларын күтәреп тезләнгән Нуришанов, хәвефсезлек инженеры, имән буенда ауный иде.
Без нәрсә дип әйтергә, нинди хәрәкәт ясарга да өлгерә алмый калдык. Җәүдәт имән янына килеп җитте дә мылтыкны, көпшәсеннән тотып, имәнгә китереп сукты. Мылтыкның түтәсе, әллә ничә кисәккә ватылып, тирә-якка чәчелде, кара озын көпшәсе Җәүдәт кулында торып калды. Үзенең исән икәненә ышанып җитмәгән Нуришанов куркудан акайган күзләре белән тирә-ягына карап алды да, мүкәйләп, дүрт аякланып, аланнан шундый сыптырды, Җәүдәт аның артыннан кулындагы мылтык сәләмәсен ыргытып калырга гына өлгерде.
Ә имән, кояш нурларыннан балкып утырган девон имәне, җиләс җилдән тыныч кына шаулый иде.
1964
Әлмәт
Ардуан батыр
Укытучым Гази ага
Кашшафка багышлыйм
1
Березники каласында һәйкәл бар. Дәү такыр башлы, мыеклы бер кеше биек постаменттан уйчан гына карап тора. Һәйкәлне карарга килүчеләр мәрмәргә чокып язылган сүзләрне укыйлар:
Мирсәет Ардуанов
1886–1959
Укыйлар да уйга калып торалар: Пушкинга һәйкәл бар – шагыйрь, Чайковскийга һәйкәл бар – композитор, Чапайга һәйкәл бар – сугыш герое. Кем ул Ардуанов? Ник аңа һәйкәл куйганнар?
2
Ардуан Мирсәетен замана давыллары кайларга гына илтеп ташламады. Ун яшеннән байларда көтү көтте. Һашим байның йортын яндырышкан өчен, бер ел төрмәдә утыртып чыгардылар. Аннары – Казан пикәрниләрендә утын кисте, ипи пешерде, атлы эштә йөрде. Өйләнеп, гаилә рәхәтен татырга өлгермәде – герман сугышы чыкты. Патша армиясендә ипилек-тозлык урысча өйрәнде, грамота алды. Ике дөнья бугазга-бугаз килгән дәвердә, кызыллар ягында торып, гаделлек өчен сугышты, егерме беренче елны гына өенә әйләнеп кайтты.
Кайтса – дөнья үзгәргән, дөнья – ярлыныкы.
Совет җир бирде. Сукала, тырмала, чәчүеңне чәч. Кемдер әйтте: «Тукта, энем, ашыкма!» – диде. Еллар буе ярлы-ябагайның җелеген суырган Һашим байлар тик ятар дисеңме? Ятмый торсын! Адмирал Колчакны җир читенә тәгәрәтеп Япон диңгезенә төшергәнгә күп тә узмады, купты сәнәкчеләр фетнәсе. Минзәләдән башланды, Актаныш төбәген айкап, Карабашка таба китте. Һашим бай куштаннары кызыл сугышчы Мирсәетнең дә эзенә төштеләр. Аны күрше авылда тотып, җиргә егып салдылар, өстенә менеп, сикерә-сикерә таптадылар. Бәлки, ул әле беркайчан да рәхәт күрсәтмәгән бу фани дөнья белән бәхилләшеп аяк та сузган булыр иде, табигать әллә ничә кешелек итеп биргән куәте, мәйдан тоткан батырлыгы ярдәм итте – исән калды. Өенә, Мәүгыйзәсе янына кайтканда, бите бәлеш чаклы булып шешкән, күз урыннары сызык кына булып калган иде. Аның күгелҗем-зәңгәрләнеп, тимгел-тимгел булып күгәргән битенә карап, Мирсәет икәнен тану кыен иде. Хатыны таныды.
Башны ташка орып булмый, хәсрәтне эчкә йоттылар да совет биргән җирне чәчәргә чыктылар. Игеннәр уңып китсә, ни дияр идең кана! Син дигәнчә генәмени?! Яз башыннан бер бөртек яңгыр төшмәде, җир кипте, яргаланды, таш булып катты.
Егерме беренче елны иген-тарыны, мал-туарны кырып килгән ачлык афәте Ардуан Мирсәетенә дә кара кайгы китерде. Хәзер ул ялгыз башы түгел иде инде, ике бала, хатыны, үзе – барысы дүрт кашык. Бүрек белән киңәшеп, башны кашып торгач, туган ягы Актаныш авылларыннан – Иске Кормаштан, Җияштән, Каентүбәдән – грузчиклар әртиле оештырды, шулар белән бергә Идел – Кама буйларын айкарга чыгып китте. Бер чыккач, Чистае да, Казаны да, Сарапулы да калмады. Еллар газаплы булып, арка-җилкәне ачы тир белән юып, маңгайга сырлар сызып уза торды, Ардуан Мирсәетен, аның әртилен бер нәрсә куа торды – акча. Йорт җиткезергә, атлы-тунлы булырга, адәм рәтле яши башларга кирәк иде. Җилкәдә йөргән күмер кабы, тоз капчыгы, утын пүләне, күпме генә чиләнсәң дә, йорт җиткезерлек акча бирмәде. Менә шунда килер көнеңне уйлар чак җитте. Уйланырга мәҗбүр итәрдәй кешесе дә табылды.
Ардуановның унбиш кешелек әртиле Пермь пристанена килеп туктаган «Волгарь» баржасыннан йөк бушата иде. Өч сәгать чамасы эшләгәч, әртил ялга туктады. Әле генә баржадан күтәреп чыккан унике потлы ящикны – шестерня тәгәрмәчен җиргә куеп, өстенә тезелешеп утырдылар да пристань буендагы бер йортта пешертеп алган бер сарыкны, ике казан бәрәңгене, өч бөтен ипине турап-таратып, «әвен сугарга» тотындылар.
Чирекле шешәдән берәр кружка аракы да әйләндергәч, күңелләре почмакланып, шаулап сөйләшергә керешкәннәр иде, болар янына күн курткалы, картузлы, күрер күзгә утыз яшьләр тирәсендәге бер кеше килеп туктады.
– Ардуанов әртиле шушы буламы?
– Булса ни диярсең?!
– Эшкә ялланырга килдем, – диде күн курткалы, батыр гына.
– Бик мәслихәт, – дип, Ардуанов ике метрлы гәүдәсе белән салмак кына кузгалып, тегенең янына килде. Эш сораучы аның култык астыннан гына иде.
– Эш авыр бит безнең, туган, – диде Ардуанов, аның хәленә кереп.
– Эшнең беркайда да җиңеле юк аның, абзый, – диде күн курткалы.
Бу хәл әртилчеләрне кузгатып ук җибәрде.
– Сынап кара, Мирсәет абзый, сынап кара!
Ардуанов егетләренә ящик өстеннән төшәргә кушып ым какты.
– Менә, туган, шушыны күтәреп, баржага кертеп куйсаң, алабыз.
Күн курткалы ящикка тотынырга уйламады да.
– Син бит аны үзең дә күтәрә алмыйсың, – диде, ирен чите белән елмаеп. Егетләр ду килделәр:
– Бу ниткән нахаллык!
– Бер йолкыштан мыскыллатып торабыз!
– Анасының иманын!
Ардуанов, ике кулын берьюлы күтәреп, егетләрен тынычландырды да, күн итекле аяклары белән җиргә каты-каты басып, ящик янына килде, иелеп, бер сулышта ящикны җирдән кубарды һәм, күкрәк турысына күтәргән көйгә, баржага таба китте.
Күн курткалы аның аяк астында басманың сыгылып-сыгылып килүен исе китеп сокланып карап торды.
Ардуанов әртилендә мондый хәлләр әледән-әле кабатланып торганга күрә, күн курткалы да онытылган иде инде, ләкин өч-дүрт көннән соң ул тагын грузчиклар барагына килеп чыкты. Зур һәм шыксыз баракның аргы башында карта суккан грузчиклар, таныш куртканы күргәч, дәррәү аның янына җыелып, яңа бер мәзәк күрергә әзерләнделәр. Күн куртканың йөзе бу юлы бик җитди иде.
– Пристаньнарда болганып йөрүегез җитәр мәллә, якташлар? – дип, бик кинәт башлады ул сүзен. – Чын эшкә тотынырга вакыт түгел микән?
– Ә син кем? Сиңа бездән ни кирәк? – диде Бәхтияр-грузчик.
– Фамилиям минем Нурисламов, исемем – Нариман, – диде килүче дусларча. – Мин үзем Казан татары. Дәгъвалашырга килгән дип уйласагыз, ялгышасыз. Миңа сездән ни кирәк дип сорыйсыз икән, әйтәм. Сезнең миңа үзегез кирәк.
Әртилчеләр аны тыгызрак уратып алдылар. Муеннар сузыла төште.
Нурисламов башыннан картузын салды, чәче сирәкләнә башлаган маңгай түбәсен кулъяулыгы белән ашыкмый гына сөртеп торды, – әйтерсең шуннан да мөһимрәк бер генә дә эше юк иде, – кинәт йөзе алсуланды, коңгырт күзләре чаткыланып кабынды.
– Специальность кирәк сезгә, якташлар, – диде. – Профессия, белдегезме? Илдә бик зур эшләр башланырга тора бит. Әйе, әйе. Яңа заводлар, электр станцалары салырга торабыз. Партия әйтә, Совет власте ач мужигы, кырык ямаулы басулары белән әллә кая китә алмас, ди. Тракторлар кирәк, ашлама кирәк, бик күп итеп иген үстерергә кирәк, ди.
– Син якташ булсаң якташ бул, Нурисламов, бик озаклап әгитләмә. Озын-озак сөйләшергә чама да юк, вакыты да ул түгел дигәндәй, турысын гына әйтеп бир: кая барырга кушасың безгә? И кемгә мөрәҗәгать итәргә? – диде Мирсәет абзый.
Нурисламов, тешләрен күрсәтми генә, калын иреннәре белән балаларча елмаеп куйды. Якташының крестьянча нык, практик акылы аны елмаерга мәҗбүр итте.
– Березнәктә химкомбинат салабыз. Партиянең карары бар. Кил син безгә, Ардуанов.
– Үзем генәме?
– Әртилеңне дә ал. Ничә кеше сез?
– Унбиш.
– Бик шәп. Безгә унбиш мең эшче кирәк.
Моңарчы тыенкы гына тыңлап торган әртилчеләр кинәт шаулаша башладылар:
– Ә без анда барып хур булсак?
– Син бүген монда, иртәгә әллә кайда!
– Ала канатлар бетмәс монда. Пашшул!
Ардуанов күз карашы белән егетләрне тынычландыргач, Нурисламовка өстән аска карап әйтте:
– Ярый, иптәш. Алай да булсын. Бардык ди. Без соң анда нәрсә отабыз?
– Сез бүген, Ардуанов, унике пот күтәрә аласыз. Әйе, әйе, ә биш елдан? Биш елдан сез күпме күтәрә алырсыз? – диде ул, тынып калган егетләрне күздән үткәреп. – Березнәктә сез һөнәр аласыз, кадровой эшче буласыз. Мин сезне көчләмим. Мин сезгә яхшылык теләп әйтәм.
– Подъёмный бирәләрме?
– Бирәбез.
– Туктале, торып тор. Бирәбез дә бирәбез, дисең? Син үзең соң кайдан? И кем буласың?
– Кадрлар бүлегеннән мин. Стройкага эшче җыям.
– Күптән шулай диләр аны!
– Бел аны, эш уңмаса, шәфкать көтмә, якташ!
Әртилчеләрне күндереп, пристаньнар белән исәп-хисапны өзгәнче, «Березникхимстрой» дигән хикмәтле сүз халык теленә бик ныклап кереп урнашты. Ардуанов әртиле, пароходка төялеп, Нурисламов әйткән урынга килеп төшкәндә, Урал тоз заводларының иске генә бер амбарын өр-яңадан җиһазлап, ишек түбәсенә «Березникхимстрой конторасы» дигән такта элеп куйганнар иде инде.
Амбар тирәсенә котомкалы, фанер чемоданлы кешеләр, атлы олаулар килеп тулган. Шау-шу, ыгы-зыгы. Базар да базар, амбар яны да базар.
Ардуанов якташлары юкмы дип белеште. Һәм исе китте. Әле химкомбинатка кадәрле үк монда биш мең татар эшләгән, шуларның бер мең җиде йөзе Казан якларыннан икән. Арчадан, Кукмарадан, Апастан киләләр, иң күп килүчеләр Актаныштан иде.
Килүчеләрнең кигәне – киндер күлмәк, алача ыштан, тула оек белән чабата. Алар төркем-төркем җыелып сөйләшеп торалар яки, контордан чыккан берәрсен уратып алып, хәлләрне сорашалар. Эш шартларының нинди икәнен, акчаның күпмерәк төшәсен белгәч, шуны күңелләрендә йөрткән уйлары белән чагыштырып, чаманы чамага китереп карыйлар да: өметле күренә, бәлкем, оттырмабыз, дип, үз юлларына китеп баралар. Ара-тирә күн итекле, сатин күлмәкле, пинжәкле, чиртсәң кан чәчрәрдәй кызыл чырайлы тук кешеләр дә очраштыргалый, аларын нинди нужа куган – Хода белсен…
Зырянка белән Талыч елгасы буена кешеләр землянка казый. Атна-ун көн уздымы-юкмы, землянкалардан зур бер кала төзелде. Аш пешерергә дип учаклар ягып җибәргәндә, иртә-кичен елга буйлары аксыл төтен баганалары белән тула иде.
Озак селкенергә ирек бирмәделәр. Килүчеләр баш-күз алуга, грамоталырак кешеләрдән башлыклар сайлап, әртилләр оештырдылар. Ардуановның ул яктан эш җайлырак булып чыкты. Пермьнән үк оештырып алып килгән унбиш кеше янына татар-башкортлардан тагын бер йөздән артык кеше кушылып, алар әртиле бер йөз дә унҗиде кешегә җыелды. Сайланып-кыршылып торырлык затлы һөнәрләре юк иде, беренче көннәрне кая җибәрсәләр, шунда эшләделәр. Урман кистеләр, төп кубардылар, ботак-сатакны, чүп-чарны җыеп яндырдылар. Әртил гомер буе кара эш эшләп, кул көче белән тамак туйдыручылардан җыелган иде – норманы үтәп бардылар. Ай тулганда, кулга «получкы» дигәннәре дә, урнашу өчен бирелгән «подъёмный» да эләккәч, әртилнең күңеле күтәрелеп, анда-санда вак төркемнәр мәҗлес сыман нәрсә дә коргаладылар. Мирсәет Ардуанов үзе эштән дә, мәҗлес уйнаулардан да канәгать түгел иде. Ник дисәң – якташлары Нурисламов аларны чын эшкә, специальность алырга дип чакырды. Аннан ары килеп, получка алган саен мәҗлес кора башласаң, кая китә ул! Юк, ярамый болай, эшләгән эшең дә, тәртибең дә аермачык булсын.
Бер-ике ай узуга, халык арасында сүз таралды.
– Урман эше беткәч, халыкны торф сазлыгына куып кертәчәкләр.
– Акча дип кенә инде риматиз алыр хәл юк!
– Дайош резин итек!
– Спецовка бирсеннәр! Сазламыкка басма салсыннар! – дип ду килде Курган мужиклары.
Бер атна дуладылар да тындылар. Берәү дә сазламыкка куып кертмәде. Эшкуар Строгановларның борынгы солеварняларыннан бушаган амбарларда ашханә ачтылар. Каралып беткән нарат бүрәнәләрдә кырылмый калган тоз бөртекләре елык-елык итә, әртилләр көндез чиратлашып ашый, кичен шунда ук җыелышка җыела иде.
Дисциплина турында, булачак зур эшләр турында сөйлиләр. «Профсоюз» дигән, «комсомол» дигән сүзләр сөйләнә. Төзелешкә килгәннәр басынкы гына тыңлыйлар, каршы сүз әйтүче юк. Һәркем күңелендә «алданмагаем, кирәк түгелне әйтеп хур булмагаем» дигән уй саклый, эченнән тынуны кулайрак күрә.
Ардуанов үз әртилен җыелышка төп-төгәл алып килә, төп-төгәл алып китә. Профсоюзга да күмәкләп язылдылар: гыйбрәтле сүзләр тыңлыйлар, взнос түлиләр, кырмыска оясыдай кайнап торган зур коллектив белән элемтәләре хәзергә шуннан артмый.
Сентябрь башларында Ардуановны төзелеш башлыгы Крутановка чакырдылар. Әртил хәвефкә калды. Нигә микән? Юньлегә булырмы?
Һәркем хәлле хәленчә Мирсәет абзыйга киңәшен бирергә тырыша. Әртилдә күбесе яшьләр, башлыкларын олылап «абзый» дип дәшәләр.
– Син анда нит… түрәләр алдында бик җебеп төшмә, яме, Мирсәет абзый, – ди Яңа Кормаш егете Нурләхмәт Фазлыев. – Аяк терәп сөйләш, без рабучий сыйныф диген, рабучий сыйныф влачны алды, и шулай булгачыннан безгә барлык кәнкрит шартлар тудырылырга, эш закун буенча йөртелергә тиеш, диген. Ничу монда алдатырга!
Аны Бәхтияр абзый куәтләп җибәрә:
– Сине, кордаш, өйрәтеп торасы юк. Үз акылың үзең белән. Гомер буе тоз ташыган кеше син. Тозлы суга кереп китмәссең дип ышанабыз. Иллә дә мәгәр шунысын да хәтереңнән чыгарма, җаен-җайга китереп кенә, түрәләрнең хәтерен калдырмаслык итеп кенә сөйләш. Дуамаллык белән бу дөньяда пычагым да кырган кеше юк әле.
– Ә сазламыкка керергә дисәләр?! – дип чәчрәп каршы төшә Нурләхмәт.
Бәхтияр абзый башын чайкап куя:
– Менә анысына риза булма, кордаш, дәгъвалашма да, күтәрелеп бәрелмә дә, үз туксаныңны туглап: «Ниту, ниту», – дип тик утыр.
Ардуанов, грузчик заманнарда тозланып беткән иске фуражкасын кулында йомарлап, әртилчеләренең сүзен тыныч кына тыңлый, тыңлаган берен үз бизмәненә сала, мыегына урый; барысы сөйләп, бирәсе киңәшен биреп бетергәч кенә әйтеп куя:
– Шулаен ул шулай да, туганкайлар, ә бүтән эш бирмәсәләр нишләрбез?
– Ие шул, – дип килешә аның белән Бәхтияр абзый. Төзелешкә ул хатыны, бала-чагасы белән килгән, йортын, малтуарын сатып килгән, кире борылыр җае юк аның. – Пока без әйбәт чутта торабыз. Без белгән кирелекне генә белә торгандыр нәчәлстуа. Әллә, мәйтәм, Аллага тапшырып, җир казуда эшләп карыйбызмы?
– Беләсезме, егетләр, хитри булырга кирәк, – дип сүзгә кушыла Нәфүш-Сайрар Кош, ул арада иң яше, туктаусыз сөйләп тә армый торганы. – Тәмле тел белән алдырырга, тәмле тел белән. Син, Мирсәет абзыкаем, песием генә кереп бас түрәләр янына, җайлап-майлап кына болай диген: күбәләгем-түгәрәгем, диген, нәчәлнигем-түрәкәем, диген, сайрар кошым-сандугачым, диген, минем әртилгә җүнлерәк бер эш тапсана, сазлыкларда йөртмәсәнә, диген.
Әртилчеләр дәррәү көлеп җибәрделәр.
Ардуанов, дагалы күн итеген, сатин күлмәген, кешелеккә кия торган пинжәген киеп, конторга китеп барды.
Әртилчеләр өмет белән аны озатып калдылар.
3
Әле иртәнге сәгатьләр булса да, гөрселдәп агач ауган, Курган мужикларының ачы сүгенеп ат куалаган тавышлары ишетелә; чуар киемле, чабаталы, кайберсе чикмән, беришеләре хәтта кайры тун кигән ирләр, сарафанлы, озын күлмәкле хатын-кыз, төркем-төркем булып, Строгановлар амбарына иртәнге ашка баралар, аларның шаулап сөйләшкәне, көлешкәне ишетелеп тора.
Урманнар өстенә күтәрелергә өлгергән кояш актарылып ташланган чокырларны, ауган наратларның әле кибәргә өлгермәгән яшел ылысларын, саргайган каен ябалдашларын яктырта.
Иске Кормашта да көздер инде. Өй түрендәге каен саргайгандыр. Ягарга утын әзерли алдылар микән? Получкасыннан үзенә вак-төяккә генә унбиш тәңкәсен калдырып, калганын хатыны Мәүгыйзәгә салган иде. Ат алырга кушты. Атсыз йорт йортмыни ул! Әзрәк юнәтсә, бозау алып җибәрерләр. Карыйсың – ике елдан сыер. Олы улы Мирзануры мәктәпкә йөри. Авылда мәктәп ачканнар! Кәшифәсе дә быел мәктәпкә керә болай булгач. Мирзанур дүрт елын чит авылга йөреп укыды. Быел үзләрендә укыр. Балалары белемле булып үсәр, өс-башларын юнәтәсе, кеше арасында адәм рәтле йөртәсе бар…
Мирсәет абзый, үзәге өзелеп, ундүрт яшьлек Мирзанурын, тугыз яшьлек Кәшифәсен, алар белән булашып йөргән чая телле Мәүгыйзәсен күз алдына китерде.
Контор янына җыелган яңа килүчеләрне карый-карый эчкә узды. Коридорга кергәч, стена буйларына чүмәшкән кешеләрнең кәрҗин-чемоданнары аша атлый-атлый, кадрлар бүлеге яныннан үтеп китте. Монда да халык, монда да яңа килүчеләр. Документ көтәләр, сакал-мыегы кырылмаган, яшьме-картмы икәнен дә белерлекләре калмаган кешеләр, артык кычкырмый гына, бер-берсеннән хәл белешәләр:
– Пашпорт бирмәделәрме?
– Кире кайтасы булсаң ни хәл итәрсең!
– Әй, гололобый, куда лезешь?
– Яп авызыңны, корчаңгы! Салып торып җибәрермен!
– Пашул вон! Микулай заманы түгел бу сиңа!
– Тише!
Мирсәет абзый коридор тулы халыкны ырып-ерып узды да, төзелеш башлыгы кабинетына җиткәч, бик хәтәр дулкынлана башлады. Башыннан фуражкасын салды, коры булса да, итекләрен каккалап, ишек төбендә таптанып алды, шуннан соң гына тәвәккәлләп, ишекне ачты.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.