Электронная библиотека » Гүзәлия Галләмова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Гүзәлия Галләмова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Гүзәлия Галләмова
Җанга газиз җирләр

Якты шигырьләр

Шәкертем Гүзәлия Галләмованың «Җанга газиз җирләр» дип аталган шигъри җыентыгының кулъязмасын мин шагыйрә буларак та, укытучы буларак та бер тында укып чыктым. Яратып укыдым. Аларда замананың бүгенге көн укучысын бик борчыган кырыс, кытыршы яклары да матур шигъри детальләр, тормыш-көнкүреш вакыйгалары аша җанга-йөрәккә барып җитәрлек итеп ачылган. Турыдан-туры маңгайга бәреп түгел, ә шагыйранә осталык белән әйтелгән ул фикерләр. Мин шагыйрә буларак аның «Нинди заман килде», «Җылы сүзебез кирәк», «Яу, яңгыр» һ. б. шигырьләрен чын-чынлап кызыгып, сокланып укыдым.

Дөрес, үткән гасыр белән хәзерге гасыр арасында (соңгысында бигрәк тә) безнең әдәбиятка хатын-кызлар күбрәк килә башладылар. Килсеннәр! Ни өчен дисәң, тормышның бөтен авырлыгы диярлек шулар җилкәсендә ич! Авырлык кына түгел, шуны җиңәрлек сәләт, тапкырлык, түземлек һәм үҗәтлек тә алар кулында ич!

Гүзәлия Галләмова шигырьләрендә дә бүгенге тормышыбызның бөтен яклары укучыларның аңын, фикер йөртү сәләтен уятып, сискәндереп җибәрердәй матур мисаллар белән, якты яктан гына ачыла. Менә шуңа күрә мин Гүзәлиянең бу җыентыгын укучыларыбызга аның фикере-уе өчен дә уңайсызланмыйча тәкъдим итү ягында. Чөнки Гүзәлия һәр шигырендә кеше күңелен тирәннән аңлап яза, лирик герое белән бергә шатлана, гаҗәпләнә, һәм безне дә шул дөньяга алып керә. Аның геройлары матурлык дөньясында яши: әти-әнисен, туганнарын, тирә-юньдәгеләрне ярата, хөрмәт итә, табигать күренешләре белән хозурлана.

Шулайдыр, кеше күңелен Гүзәлия укытучы буларак та, балалар бакчасы тәрбиячесе буларак та һәм балалар үстергән әни буларак та башкаларга караганда күбрәк белә, аңлый һәм шуларны шигырьләрендә дә чагылдырырга омтыла. Аның шигырьләре дә шуңа күрә ышандыра, күңелдә якты хисләр уята. Автор укучы күңеленә халкыбызның тормышында иң кирәкле булган әдәп, әхлак сыйфатларын ирештерүне максат итеп куя. Һәм ул аңа ирешә дә. Композиторларның Г. Галләмова шигырьләренә мөрәҗәгать итүе шулай ук сөенечле күренеш. Аның шигырьләре көй сорап, җырлап торалар. Гүзәлиягә киләчәктә дә иҗади уңышлар, бәхетле иҗат гомере телим.

Клара Булатова,
шагыйрә, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

ҺӘР ФАСЫЛНЫҢ ҮЗ АСЫЛЫ

Туган авылым
 
Көзләр җиткәч, сары келәм
Җәелә урамыңа.
Ә кышларын күмеләсең
Карына, буранына.
 
 
Яз көнендә ургый-ургый
Ташып ага суларың.
Канатларын кага-кага,
Кошлар суза җырларын.
 
 
Җәйләр килгәч, гөлчәчәккә
Бакчаларың төренә.
Туган авылым, син һәрвакыт
Күңелемнең түрендә.
 
Туган нигез
 
Алтын көзләр, озын кышлар үтте,
Һаман «кайтам» диеп сөйлимен.
Менә бүген ямьле яз көнендә
Туган нигеземдә йөримен.
 
 
…Бәбкә үләннәре баш калкыткан,
Алмагачлар чәчәк атканнар.
Карлыганнар бөреләнеп килә,
Ак каеннар чуклар такканнар.
 
 
Өзелеп-өзелеп сыерчыклар сайрый,
Ояларга кайткан алар да.
Әйтәләр күк: «Оныттыгыз инде,
Киттегез дә әллә кайларга».
 
 
Әкрен генә атлыйм сукмак буйлап,
Барысы да якын, үз монда.
Күзем йомам, әйтерсең лә хәзер
Барыбыз да янда, якында.
 
 
Без йөрибез, түтәлләрне казып,
Әти җиләкләрне тазарта.
Кайсыбыздыр чәчәк, кишер чәчә,
Әни агачларны агарта.
 
 
Күзем ачтым, янда беркем дә юк.
Моңсуланып калган бакчабыз.
Туган нигезләрне ятим итмик –
Җыелып кайтыйк әле барчабыз.
 
Хатлар
 
Хатлар, хатлар… Хатлар яза идек,
Тәмләп, озак итеп утырып.
Сәлам юллап, хәл-әхвәлне сөйләп,
Ап-ак кәгазьләрне тутырып.
 
 
Хатлар алу шундый рәхәт иде,
Сабый балалардай куандык.
Сагыну-сагышларга баткан чакта,
Җылы сүзләр укып юандык.
 
 
Хатлар безнең сердәшче дә иде,
Күпме серләр анда язганбыз.
Хатлар язып, күпме кешеләрнең
Йөрәгенә җылы салганбыз.
 
 
Әле һаман күңел хатлар көтә,
Алырлармы дуслар бер искә?
…Кич утырып бүген хатлар яздым,
Кем тапшырыр икән яшьлеккә?
 
Һәр фасылның үз асылы
 
Табигатьнең яратам мин һәр фасылын,
Һәр фасылның була бит ул үз асылы.
Көз айлары илгә муллык алып килә,
Ә кышлары җирне ап-ак карга күмә.
 
 
Безне назлап һәм иркәләп, кояш көлә,
Йөрәкләрне җилкендереп, язлар килә.
Җылы, нурлы көннәр белән сөендерә,
Күңелләргә дәрт, ышаныч, өмет бирә.
 
 
Тирә-юньне яшеллеккә, гөлгә төреп,
Бакчаларны сайрар кошлар моңына күмеп,
Бу җиһанга серле, гүзәл җәйләр килә,
Чәчәкләрнең хуш исләре җанга сеңә.
 
 
Һәрбер фасыл килсен җиргә яме белән,
Бәрәкәте, куанычы, җыры белән.
Яшик әле кадерен белеп бу дөньяның,
Һәрбер туган яңа якты көне белән!
 
Биләрдә
 
Алтын көзнең иң-иң матур көне.
Җыр язарлык бу көн турында.
Килдек бүген Әлмәт якларыннан
Изге чишмә чыккан урынга.
 
 
Нинди гүзәл бу як, ничек рәхәт…
Җаннар тыныч, монда йөргәндә,
Гел ашыгып типкән йөрәкләр дә
Үз көенә тибә Биләрдә.
 
 
Теләк теләп, изге сулар эчтек.
Бит-кулларны юдык, юындык.
Биек тауда изге ташны күрдек,
Кояш нурларында коендык.
 
 
Тәнгә – сихәт, җанга тынгы алып,
Шифаларын тоеп суларның,
Кайтыр юлга чыктык, озатып калды
Изге чишмәләрнең чыңлавы.
 
 
Сокланырга гүзәл табигатькә,
Чын күңелдән теләк теләргә.
Эш-мәшәкатьләрне куеп торып,
Бер барыгыз әле Биләргә!
 
Шигырь сөючеләргә
 
Сөенә-сөенә шигырь язам,
Укучылар булганда.
«Көтәбез, тагын яз» диеп,
Дәртләндереп торганда.
 
 
Укып минем шигырьләрне,
Йөрәгегез ял алсын.
Күңелегез төшкән чакта,
Өмет чаткысын салсын.
 
 
Арып-талып тукталганда,
Сезгә көч-дәрман бирсен.
Борчуларны оныттырып,
Юаныч алып килсен.
 
Сүнмәсен иҗат утың

Нәфисә апага


 
Җилкәнеңне җил екса да,
Җилләрдә сыгылмадың.
Авырлыклар каршысында
Абынып егылмадың.
 
 
Җиңеп барлык киртәләрне,
Алга таба барасың.
Син һаман да елмаясың,
Горур булып каласың.
 
 
Үзең читтә яшәсәң дә,
Күңелең гел туган якта.
Шигырьләрең һәм җырларың
Сөйлиләр шушы хакта.
 
 
Бер кабынган иҗат утың
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
Шигърият дөньясында
Гел югары үрлә син.
 
Кышкы урман
 
Агачларын, куакларын
Капласа да ап-ак кар,
Сокланырга матурлыкка
Син кышкы урманга бар.
 
 
Әнә агач куышыннан
Бер тиен карап тора.
Көздән җыйган чикләвеген
Черт-черт ватып утыра.
 
 
Тукранның да тамагы ачкан,
Авызына корт капкан.
Тук та тук килеп, агачтан
Җим эзли – җаен тапкан.
 
 
Үзенең өе каршында
Төлкекәй нидер көтә.
Караңгы төшүгә, ул да
Азык эзләргә китә.
 
 
Ак тун кигән куяннар да
Йөгерешеп йөриләр.
Ара-тирә күзәтәләр,
Килмиме, дип бүреләр.
 
 
Кышын урман тыныч диеп
Уйлый күрмәгез ялгыш.
Игътибар белән күзәтсәң,
Кайный урманда тормыш.
 
Энҗе карлар сибелде
 
Тирә-юньне акка төреп,
Сагынып көткән кыш килде.
Бизәкле энҗе карлар
Җир өстенә сибелде.
 
 
Куаклар-агачларга
Ап-ак юрганын бирде.
Туңмасын дип аяклары,
Җылы итек кидерде.
 
 
Мамык шәлләрен япты
Иркәләп иңнәренә.
Куркытмый хәзер аларны
Бураны-җилләре дә.
 
…Куышып, шаярып
 
Куышып, шаярып,
Очына-очына,
Иң тәүге ак карлар
Кундылар учыма.
 
 
Күр, нинди матурлар,
Бизәкле-бизәкле.
Кемнәр соң аларга
Ясаган бизәкне?
 
 
Тирә-юнь сафланып
Төренде аклыкка.
Моң тулы күңелем
Күмелде шатлыкка.
 
Кышлар килде
 
Туган ягыбызга кышлар килде,
Күмеп җирне ап-ак карларга.
Күңелләрдә якты хисләр кабызып,
Шифа-дәва биреп җаннарга.
 
 
Күбәләктәй очып карлар ява,
Бөтерелеп куна кулларга.
Ак бәхетләр, куанычлар теләп
Яусын алар барыр юлларга.
 
Яңа ел теләкләре
 
Сәгатьләрне саный-саный,
Яңа елны көтәбез.
Иң якын кешеләр белән
Бергә бәйрәм итәбез.
 
 
Күңелләрдә якты хисләр
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
Һәр өйдә тынычлык булсын,
Бәла-каза килмәсен.
 
 
Ипи-тоз, тәм-томнар белән
Өстәлләребез тулсын.
Яңа елда һәр кешенең
Теләге кабул булсын!
 
Үткәннәрең үзе бер тарих

Роза апага


 
Тын да алмый тыңлап утырдым мин,
Үткәннәрең үзе бер тарих.
Синең сабырлыкка исем китә.
Шул тарихка, әйдә, күз салыйк.
 
 
Тормыш салган арык иңнәреңә
Йөкләренең иң-иң авырын.
Горур булып алга атлагансың,
Кичә-кичә упкын, давылын.
 
 
Һәр балага дөрес юл күрсәтеп,
Адашмаска килер көннәрдә,
Биш дистә ел белем-аң биргәнсең,
Тугры калып изге һөнәргә.
 
 
Ялгыз канат булып үстергәнсең,
Горурлыгың алар – өч улың.
Сокланырлык матур оя корган,
Һәрберсе дә тапкан үз юлын.
 
 
Үз балаңдай безне каршылыйсың,
Йөзең ачык, әзер табының.
Туганлыкның белеп кадерләрен,
Саклыйсың син нәсел тамырын.
 
 
Замананың кырыс җилләренә
Өзгәләнә һаман йөрәгең.
Фәрештәләр саклап йөртсен берүк,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
 
«Сокланамын Сезгә. Бу дөньяның…»

Альмира апа Таһировага


 
Сокланамын Сезгә. Бу дөньяның
Матурлыгын күрә беләсез.
Күңелегездә туган хисегезне
Шигырь юлларына тезәсез.
 
 
Һәрбер көнне дога белән башлап,
Бу тормышка шөкер итәсез.
Язмыш сынавына бирешмичә,
Гомер сукмагыннан үтәсез.
 
 
Кояш кебек балкып яшисез сез,
Җылы биреп һәрбер кешегә.
Киңәшегез төпле, гел яхшылык
Телисез сез олы-кечегә.
 
 
Җылы сүзләр белән юатасыз,
Борчылганда, күңел тулганда.
Яшәүләре рәхәт, күңелле дә,
Шундый якын дуслар булганда.
 
Язгы ашкыну
 
Күңелләр яшәреп китә,
Язлар ишек какканда.
Йөрәк тә дәртләнеп тибә,
Гөрләвекләр акканда.
 
 
Күзләр очкынланып яна,
Кояш нурын сипкәндә.
Уйларым яшьлеккә илтә,
Язгы җилләр искәндә.
 
 
Иңнәремдә канат тоям,
Кошлар очып кайтканда.
Хыяллар чынга ашар күк,
Сызылып таңнар атканда.
 
Исән-имин кайтыгыз!
 
Язлар җитте. Туган якка
Кошкайлар кайтыр очып.
Тынычлык теләп бу җиргә,
Зәңгәр күкләрне кочып.
 
 
Исән-имин кайтыгыз сез,
Канатыгыз талмасын.
Берегез дә ерак юлда
Аерылып калмасын.
 
 
Күкләрдән аваз салыгыз,
Каршыларбыз куанып.
Хәерле яз, яңгырлы җәй
Килегез безгә алып!
 
Аккошлар килде
 
Тирә-юньне ямьгә күмеп,
Матурлык, сафлык биреп,
Аккошлар йөзә күлләрдә,
Суны аклыкка төреп.
 
 
Үстерсеннәр балаларын,
Гөр килсен су буйлары.
Беркемнән дә кыерсытмый
Саклыйк, яклыйк шуларны.
 
Чишмә ага
 
Челтер-челтер чишмә ага,
Тыңла әле тавышын.
Тамчылары биешәләр,
Күзәт әле агышын.
 
 
Тыңла әле, ул ни сөйли?
Зары бар бит аның да.
Кайчандыр гөлләр-чәчәкләр
Үскән чишмә янында.
 
 
Тәмле, дәвалы суларын
Кемнәр генә эчмәгән?
Кемнәр генә, килеп, монда
Йөрәк серен чишмәгән.
 
 
Иртән аның суларында
Сайрар кошлар коенган.
Тирә-юне чиста булган,
Ә хәзер… чүп-чар тулган.
 
 
Килик әле! Чишмә янын
Чистартыйк бергәләшеп.
Яңа сулышын алсын ул,
Безгә шатлык өләшеп.
 
Илтәнгә
 
Көннәр, айлар, еллар узган саен,
Бик еш кайтыла бит үткәнгә.
Бүгенгедәй әле күз алдымда
Аяк баскан көнем Илтәнгә.
 
 
…17 яшь иде ул вакытта,
Сабый гына идем үзем дә.
Тәүге хезмәт юлын, дәресләрне
Башлап җибәрдем бит мин синдә.
 
 
Читенсенеп, бик кыюсыз гына
Атлап кердем мәктәп ишеген.
Ачык, якты йөзләр күрү белән
Таралды да китте бар шигем.
 
 
Шундый рәхәт итеп эшләдек без,
Яшьләр идек әле күбебез.
Шигырьләр дә иҗат итә идек,
Көйләрен дә яздык үзебез.
 
 
«Апа» булып без дәрескә керсәк,
Тәнәфестә шаян-шук идек.
Гел юктан да кызык таба идек,
Гел юктан да шаярып көлдек.
 
 
Язлар җиткәч, безне үзенә дәшеп
Чакыра иде урман-кырларың.
Әле һаман күңелем көйләп йөри
Шул чорларның шаян җырларын.
 
 
Ярларыңда синең учак яктык,
Тауларыңа чыгып уйнадык.
Урман-болыныңнан чәчәк җыйдык,
Кошлар моңын-җырын тыңладык.
 
 
Яшьлегемнең гүзәл мизгелләрен,
Иң ваемсыз чагын үткәннең,
Кабатланмас сихри минутларын
Син саклыйсың микән, Илтәнем?
 
Юксыну
 
Нигездә беркем калмады.
Әни дә юк, әти дә.
Барыбыз да таралыштык.
Тынлык хәзер биредә.
 
 
Сагышымны басар өчен
Кайттым бүген ялгызым.
Бу бакчалар шау чәчәккә
Тула иде бит язын.
 
 
Бакчабызның түрендә үк
Алмагач үсә иде.
Аның сусыл алмалары
Кызарып пешә иде.
 
 
Тәрәз ачып, кулны сузып
Өзә идек алмасын.
…Кем уйлаган аның шулай
Ятим булып каласын.
 
 
Әле һаман алма тәме
Саклана күк авызда.
Алмагачны кочаклыйбыз,
Нигезгә кайтабыз да.
 
 
Тик алмасы хәзер ачы,
Әллә елый алмагач?
Әллә корый алмалары,
Су сибүче булмагач?
 
 
Әйтә кебек алмагачым:
«Көн дә көтәм мин сезне.
Кайтыгыз әле, кайтыгыз,
Ташламагыз нигезне!»
 
Оч иреккә!
 
Бик белән ябып куйганнар
Нәни кошны читлеккә.
Әй талпына, җилпенә ул
Чыгарга дип иреккә.
 
 
Ачып чыгардым кошчыкны,
Очсын ул зәңгәр күктә.
Үз парын, үз тиңен табып,
Оя корсын иректә.
 
Ак күбәләк булып…

Фаҗигале рәвештә вафат булган энем Вадимга багышлыйм


 
Ак күбәләк булып җаның кайтты,
Сагындыңмы туган нигезне?
Күрер өчен диеп кайттыңмы әллә,
Үзеңә охшап туган энеңне?
 
 
…Сабый күңеле шундый сизгер бит ул,
Бакчаларга килеп кергәч тә,
Елавыннан кинәт туктап калды,
Очып килгәнеңне күргәч тә.
 
 
И шатланды сине күрү белән,
Бик тотасы килде кулына.
Көлә-көлә йөгереп куып китте,
Бөтерелдең аның юлында.
 
 
…Ул кагылган чәчәкләргә кундың,
Чәчләренә кундың, иңенә.
Битләреннән сыйпап иркәләдең,
Нурлар сиптең көләч йөзенә.
 
 
Куыша-куыша шулай шаярдыгыз,
Берегез очып, берегез йөгереп…
Кайтсаң иде безнең яныбызга,
Әкияттәге кебек терелеп.
 
Тукайга
 
Язлар сине алып килгән җиргә,
Сандугачлы таңнар атканнар.
Синең тууыңа куанышып,
Шаян гөрләвекләр акканнар.
 
 
Язгы бөреләрдәй ачылгансың
Шигъриятнең якты күгендә.
Кырлай якларының табигате
Илһам биргән синең күңелгә.
 
 
Кырыс язмышыңа бирешмичә,
Каләмеңне тотып кулыңа,
Җилгә-бураннарга буйсынмыйча,
Баскансың син туры юлыңа.
 
 
«Туган тел»ең яңгырый гимн булып,
Күңелләрнең тартып һәр кылын,
Сөенәдер инде шагыйрь җаны,
Хөрмәтләвен тоеп халкының.
 
Серле китап
 
Шундый китап керде кулга,
Һич аерыла алмыйм.
Дөньямны онытып укыйм.
Укыйм, һаман туя алмыйм.
 
 
…Сихерләде китап мине,
Аруларым да бетте.
Тынычлык иңде җаныма,
Дөньям яктырып китте.
 
 
Җылылык бөркелеп тора
Һәр бите, һәр сүзеннән.
Таш йөрәкләрне эретеп,
Яшь чыгара күзеңнән.
 
Мәчет картына

Авылыбыз аксакалы Тәлгать абый Садыйковка


 
Көләч йөзле, сөйкемле дә бит син,
Нурлар чәчеп тора күзләрең.
Кешеләрне үзенә тарта һәрчак
Догаларың, изге сүзләрең.
 
 
Хөрмәт белән дәшә һәрбер кеше,
Зурлап бирә сиңа сәламен.
Юлда барган чакта очрый калсаң,
Юллар уңа, шуны беләмен.
 
 
Сөенә-сөенә исем кушасың син
Яңа туган сабый балага.
«Тигезлектә үссен балагыз», – дип
Телисең син ата-анага.
 
 
Синдәй изге картлар булган чакта,
Иман белән тулыр күңелләр.
Озак яшә әле, и бабакай,
Ходай бирсен озын гомерләр!
 
Авылым Габдрахман11
  А. Якшимбетов музыкасы.


[Закрыть]
 
Шөһрәтле синең исемең
Чал тарих битләрендә.
Ачылмаган нинди сүзләр
Саклана үткәнеңдә?
 
 
     Кушымта:
     Җанга якын җирем бит син,
     Авылым Габдрахман.
     Ут уйната ул-кызларың,
     Ташып тора дәрт-дәрман.
 
 
Кояштан да иртә тора
Тырыш һәм уңган халкың –
Кырда икмәген үстерә,
Чыгара кара алтын.
 
 
     Кушымта.
 
 
Шәфәгатьтәй зур йөрәкле
Улларың булган чакта,
Горурланып яшәр халкың,
Даның китәр еракка.
 
 
     Кушымта.
 
Җиңү бәйрәме
 
Ямь-яшел күлмәген
Агачлар кигәндә,
Кояш та күкләрдән
Нур сибеп көлгәндә
 
 
Билгеләп үтәбез
Зур Җиңү бәйрәмен,
Һәйкәлгә куябыз
Чәчәкләр бәйләмен.
 
 
Ветеран бабайның
Күзләре гел моңсу.
Әбиләр дә уйчан,
Йөзләре ямансу.
 
 
Мәңгелек ут яна,
Кисәтә күк безне:
«Сугышлар булмасын,
Саклагыз, – дип, – җирне!»
 
Уйный солдат гармунда
 
Уйный солдат гармунында,
Агыла моң, агыла.
Ул моңнарда дәһшәтле
Сугыш юлы чагыла.
 
 
Ул моңнарда ятим калган
Балаларның язмышы.
«Кайтыр» диеп, улын көткән
Аналарның сагышы.
 
 
Өздереп уйный гармунын,
Онытып ядрә ярасын.
Моң йөрәккә үтеп керә,
Кем битараф кала соң?!
 
 
Уйнасын солдат, уйнасын,
Тынмасын, һич тынмасын.
Дөньялар имин булсын да,
Сугыш кына булмасын!
 
Кем яклар?
 
Тыныч түгел әле, тыныч түгел,
Тыныч түгел әле дөньясы.
Сугыш уты күргән ветеранның
Яңара шул һаман ярасы.
 
 
Китаплардан гына укып белгән,
Кинолардан күргән сугышлар
Янәшәдә генә бара бүген,
Җимерелә тыныч тормышлар.
 
 
Сугыш дигән афәт куркыныч шул,
Аямый ул картын һәм яшен.
Экраннардан күрәм сабыйларның
Ялварулы караш, күз яшен.
 
 
Тыныч кына уйнап йөргән чакта,
Мина шартлый, ата мылтыклар.
Мин аңламыйм, кемгә ни җитми соң?
Ул халыкны хәзер кем яклар?
 
 
Нигә кирәк икән бу сугышлар?
Кемгә кирәк хәсрәт дәрьясы?
Борчылмыйча яшәп буламы соң,
Тыныч булмаганда дөньясы?
 
Борчылма әле, әни
 
Китәм, әни, китәм ил сакларга,
Көчләр ташып тора беләктә.
Озатып кал догаларың белән,
Күңелең бит изге теләктә.
 
 
Борчылма әле, әни, борчылма син,
Күз яшьләрең юкка таммасын.
«Бөркетем!» дип үстердең бит мине.
Бөркет канатлары талмас ул.
 
 
Бер ел вакыт бик тиз үтеп китәр,
Исән-имин кайтып җитәрмен.
Сөенә-сөенә табын корырсың син,
Өйнең түрләренә үтәрмен.
 
 
Сандугачлар, кунып алмагачка,
Мин яраткан көйне сузарлар.
Сәламемне әйтеп, назлы җилләр
Йомшак чәчең сыйпап узарлар.
 

МИНЕМ БӘХЕТ

Минем бәхет
 
Булганына шөкер, диеп яшим.
Канәгатьмен шушы тормыштан.
Мин – бәхетле, диеп әйтә алам,
Рәхмәтлемен шушы язмышка.
 
 
«Әнисе» дип өзелеп торучым бар,
Ышыклаучым буран һәм җилдән.
Ул янымда булган чакта гына,
Ышанычлы атлыйм бу җирдән.
 
 
Балаларым – горурлыгым минем,
Алар өчен яшим сөенеп.
Өебезне ямьгә, нурга күмеп,
Оныкларым йөри йөгереп.
 
 
Укучылар һәм нәниләр белән
Өч дистәдән артык ел үткән.
Балаларны яратамын, шуңа
Тәм табам мин шушы хезмәттән.
 
 
Туганнарың, якыннарың белән
Аралашу бәхет түгелме?
Авыр чакта алар килеп җитә
Юатырга синең күңелне.
 
 
Дөнья матурлыгын тоеп яшим,
Һәрбер туган таңга куанам.
«И Ходаем, шушы бәхетемнән
Аера күрмә», – диеп уянам.
 
Пар канатым
 
Син бәхетем минем. Бу тормышта
Миңа яшәү көчен бирәсең.
Күңелем тулган чакта юатасың,
Кулларыңны сузып киләсең.
 
 
Гомер сукмагында, кояш кебек,
Нур сибәсең барыр юлыма.
Җил-давылдан сиңа ышыкланып
Сыенамын җылы куеныңа.
 
 
Назлы караш, сөюләрең белән
Үтеп кердең йөрәк түренә.
Җитәкләшеп, пар канатлы булып
Атлыйк әле тормыш түренә.
 
Янымнан сөйгәнем бара
 
Яфраклар җиргә сибелгән,
Әйтерсең алтын келәм.
Көзнең иң матур чаклары,
Сокланып атлап киләм.
 
 
Янымнан сөйгәнем бара,
Шаярам, уйныйм, көләм.
Көзнең иң рәхәт чаклары,
Хисләнеп атлап киләм.
 
 
Йөзләре сөюдән балкый,
Ярата инде, беләм.
Көзнең иң матур чаклары,
Сөенеп атлап киләм.
 
Җибәрмәче кулымнан
 
Әкрен генә барган чакта
Бүлдең минем юлымны.
«Мине дә ал үзең белән!» –
Диеп суздың кулыңны.
 
 
Тукталырга мәҗбүр итте
Синең шушы сүзләрең.
Әллә нәрсә булды миңа,
Сихерләде күзләрең.
 
 
Кулларымны суздым сиңа,
Ә күзләрем – күзеңдә.
Күңелем дә, йөрәгем дә
Тартылды шул үзеңә.
 
 
Шуннан бирле без барабыз
Атлап гомер юлыннан.
Гомер юлы озын булсын,
Җибәрмәче кулымнан!
 
Бәхетең белән үс
 
Нинди рәхәт, нинди серле бу көн,
Нинди якты – күктән нур ява.
Бар дөньяны ямьгә-нурга күмеп,
Кызым туды бүген дөньяга.
 
 
Кызым туды, тагын бер терәгем,
Уртак җимешебез – юаныч.
Иптәш булып апа-абыйсына,
Булып безгә шатлык-куаныч;
 
 
Гөлчәчәккә дөнья төренгәндә,
Урманнарда җиләк пешкәндә,
Бакчалардан хуш ис аңкыганда –
Җылы, назлы җилләр искәндә.
 
 
Чәчәк кебек гүзәл бит син, кызым,
Гөлләр сине назлап баш ия.
Бар гөлләрнең ямен җыйган өчен,
Исемең дә булсын Гөлия.
 
 
Бәхетләрең белән бу дөньяга
Аяк бас син, кызым, күз нурым.
Тәүфыйкларың белән үсеп җитеп,
Бу тормышта тап син үз юлың!
 
Рәсем ясый кызым
 
Рәсем ясый кызым. Рәсемендә
Кояш балкый зәңгәр күкләрдә,
Канат кагып, балалары белән
Ике аккош йөзә күлләрдә.
 
 
Яшел болын. Күбәләкләр оча
Җиләк пешкән урман буенда.
Такыялар үрә бер кыз бала,
Чәчәк бәйләмнәре кулында.
 
 
…Күзгә яшьләр килде. Тәэсирләнеп,
Теләк телим шушы мизгелдә:
Һәрбер бала тик матурлык күреп
Яши алса иде бу җирдә!
 
Бердәм булганда гына
 
Гаилә матур, үрнәк була,
Бердәм булганда гына.
«Әти-әнием, улым, кызым», –
Диеп торганда гына.
 
 
Әти белән әниеңнең
Тыңлаганда һәр сүзен,
Юлың уңар, бәхет иңәр,
Шат булырсың син үзең.
 
 
Ярдәмләшеп бер-береңә,
Булып таяныч, терәк,
Ярату һәм хөрмәт белән
Яши белергә кирәк.
 
Ә күңелем һаман яшь
 
Аваз салганмын дөньяга,
Көзләр инде киткәндә.
Түбәләргә шыбыр-шыбыр
Яңгыр явып үткәндә.
 
 
Көзге җилләр тәрәз шакып
Котлаганнар әнине.
Камыр ашлары пешереп,
Әбием көткән мине.
 
 
Абыем белән апам да
Мин туасын белгәннәр.
«Өйгә бәби кайта!» – диеп,
Шатланышып йөргәннәр.
 
 
Өебездә олы шатлык,
Бәйрәм булган ул көнне.
Бәхетле сабый булсын дип,
Кулга алганнар мине.
 
 
Теләкләре кабул булган,
Бик бәхетле мин бүген.
Янәшәмдә пар канатым
Яктырта тормыш күген.
 
 
Әни булдым. Үсеп җитте
Ике кызым һәм улым.
Безне әби, бабай итеп,
Инде туды оныгым.
 
 
Еллар үтә, сизелми дә,
Тулып килә илле яшь.
Йөрәгем «яшим» дип тибә,
Ә күңелем һаман яшь.
 
 
Яшәргә язсын һәр көннең
Кадерен белеп кенә,
Бу дөньяның матурлыгын,
Шатлыгын күреп кенә.
 
Яфраклар биюе
 
Яфраклар вальс бииләр,
Яфраклар оча җилдә.
Очалар, бер-берсен кочып,
Төшмичә генә җиргә.
 
 
Төсләре күзне иркәли:
Кызыл, яшькелт, сарылар.
Көзге яфрак биюләре
Күңелемдә калырлар.
 
 
Бии-бии саубуллашып
Очалар талгын җилдә:
«Сау булыгыз, очрашырбыз
Язлар килгәч бу җиргә».
 
Тик берәү син

Атлас абыйга


 
Тәгәрәшеп үстек тә без
Таралдык төрле якка.
Аралар ерак буламы,
Йөрәкләр якын чакта?
 
 
Тик берәү син арабызда,
Берәү генә дүрт кызга.
Юлыбызны яктыртасың
Тиң син якты йолдызга.
 
 
Без бит бик бәхетле кызлар,
Кемдә бар шундый абый?
Синең туган җанлыгыңа
Күпләр сокланып карый.
 
 
Көчле канатларың белән
Ышыклыйсың, саклыйсың.
Ярдәмеңнән ташламыйсың,
Туган хакын хаклыйсың.
 
 
Тормыш юлың үрнәк безгә,
Маяк булып торырлык.
Рәхмәт сиңа чын йөрәктән,
Син бит безнең горурлык.
 
Ана бәхете
 
Әле кайчан гына, кызым, сине
Биләүләргә биләп йоклаттым.
«Бәхетләрең белән үс, балам!» – дип,
Йокылардан назлап уяттым.
 
 
Хәзер инде үзең әни булдың,
Шатлык нуры синең күзеңдә.
Ана бәхетләре татыйсың син,
Сөенечтән балкый йөзең дә.
 
 
Шундый якын сиңа нәни улың,
Иркәлисең аны, сөясең.
Сокланасың карап сабыеңа,
«Күз тимәсен берүк», – диясең.
 
 
Җанга рәхәт сезне күзәтүе,
Мөлдерәмә чагы күңелнең.
Сизмичә дә калганмын икән бит
Әби булганымны үземнең.
 
Әби булдым
 
Телефоным шылтырады –
Кызым икәнен беләм.
«Әни, котлыйм, котлыйм сине
Әби булуың белән!
 
 
Оныгың туды, әнием,
Ишетәсеңме мине?
Иң беренче шылтыратам,
Котларга диеп сине!»
 
 
Эндәшә алмыйм сөенечтән,
Яшь тама күзләремнән.
Гел югалып калдым әле
Кызымның сүзләреннән.
 
 
Үземне аңламый торам,
Булды миңа әллә ни.
Нинди шатлык, нинди бәхет,
Әби булдым, мин – әби!
 
Оныгым кайта бүген
 
Йөрәгем сөенеп тибә,
Кош кебек канатланам.
Оныгым кайта бит бүген,
Шуның өчен шатланам.
 
 
Сагындым инде, сагындым
Чырык-чырык көлүен,
Кулларын сузып «әббә» дип,
Яннарыма килүен.
 
 
Яратасы килә үзен,
Кочагыма аласы.
Бигрәк тәмле була икән
Балаларның баласы.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации