Электронная библиотека » Индус Тагиров » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Индус Тагиров


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Тукай мәңге халык күңелендә

Тукай… Аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Ул мәңгелек, халкыбызга көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора.

Ул – безгә тарих тарафыннан татарлыгыбызны саклау өчен бирелгән ядкяр. Аңа милли хис белән сугарылган иҗади сәләт иңдерелгән. Һәм ул үзенең кыска гына гомерен чәчми-түкми милләтенә хезмәт итүгә багышлаган. Гомеренең беренче көненнән башлап соңгы сулышына кадәр халык белән яшәгән, аның авыр язмышын үз күңеле аша үткәргән. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын». Бу – аның яшәү девизы.

Шагыйрьнең һәр әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Җанына һәм тәненә милләтебез язмышы, тарихы сеңгән. Аның әсәрләрен укыганда, үзеңне тарихыбыз эченә чумгандай хис итәсең, аның белән бергә милләтебез язмышын тасвирлыйсың кебек тоела.

Моның шулай икәнлеге аның «Милли моңнар» ында бигрәк тә ачык чагыла. Берәү, бу берәү дигәне «Болгар» номерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән «мескен булып торган өч йөз ел» арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Болгар, Агыйдел буйлары, дөньяга һөнәрчелеге, суүткәргечләре, заманы өчен данлыклы кәрван юллары белән тоташкан Болгар иле килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра.

Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә «сызлып-сызлып» милли хисләр белән сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә Татар күңеле ниләр сизгәнен».

Чыннан да, ул татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз йөрәге аша уздыра, халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлый, аңа үз бәясен бирә килә. Ул,  – чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Шагыйрьнең бу сыйфатларын күп әсәрләреннән тоемлап була.

Без аның «Шүрәле» сен тик бер авыл егете Былтырның урман җене белән булган мавыктыргыч маҗаралары итеп кенә карарга күнеккән. Ә бит монда шагыйрьнең күпләребез игътибар итмәгән үткән тарихыбызга карашы чагылган. Шагыйрь Чыңгыз гаскәре төшенчәсен урмандагы биниһая, бихисап агачлар белән чагыштыру өчен генә кулланмый. Аның күз алдына, кылт итеп, борынгы бабаларның батырлыклары, дәүләтләре килеп баса, тарихның пәрдәсе ачылган кебек була, аңарда уфтану хисләрен уята: «Аһ, – дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!»

Ник без болай, ягъни зәгыйфь соң? Без кемнән ким? Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам? Боларның берсе дә юк, алар «бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады»[35]35
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1956. – 2  т.  – 262 б.


[Закрыть]
, – дип яза ул. Тукай милләтенең мескен, кол рәвешендә булуына борчыла. Бөеклегебезгә кайту хыялы белән яна.

Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. «Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән». Аның бу сүзләре – шул ук вакытта XIX–XX гасыр чикләрендәге татар алгарышына өмет баглавы. Чыннан да, шушы елларда татарларның меңләгән тираж белән китаплары чыга, 30 дан артык газета-журналлары нәшер ителә, берсеннән-берсе сәләтле язучылары, журналистлары, театр, музыка сәнгате туа. Халкыбызның милли горурлыгы уяна, ул, бер газета язганча, гүреннән торып, өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга, яшьләрдә өмет уяна. Татар, Тукай язганча, үлмәгән дә, йокламаган да, тик һушы гына киткән була. Ул, Габделбарый Баттал сүзләре белән әйткәндә, 1552 елда башланган урыс җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала.

Шушы яңарыш дулкынында милләтебезнең тарихи хәтере хәрәкәткә килә, үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. «Иж-Буби» мәдрәсәсе шәкертләре әйтүенчә, «бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенебезне ачыкларга» вакыт җитә. Шушы ачыклау эшен Шиһаб Мәрҗани башлап җибәрә. Һади Атласи, Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин кебек тарихчылар аны дәвам итәләр. Аларның хезмәтләре халкыбызның милли горурлыгын уята.

Тукай тарихчыларыбызның эшчәнлеген күзәтеп тора, тарихыбызны барлый. Бигрәк тә Шиһаб Мәрҗанине олылый. Ләкин, профессиональ тарихчылардан аермалы буларак, үткәнебезне халык иҗаты аша төсмерли. Аңа, ди ул, «туплар да атмаган, уклар да кадалмаган». Шуның өчен ул халык иҗатын тутыкмас көзгегә тиңли, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы итеп күрә.

Шагыйрь тарихыбызны халык иҗаты җәүһәре булган җыр-моң аша да төсмерли. Ул аларга гашыйк. Аларны тыңлаганда, «аркадан каннар йөгерә», ди ул һәм моңыбызның «алтынын коймаска» өнди. Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак каршында «җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде», «Мин кечкенәдән җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем». «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөюемнән миндә туган телебезгә сөю туды. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» – дип язган Тукай.

Күренә ки, монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Тукай шушы мәхәббәтне җыр-моң аша яшь буынга сеңдерүне беренче урынга чыгарган. Кешенең балалык чорына махсус игътибар биргән, чын татар тәрбияләүне баланың дөньяга килүе белән үк башларга кирәклеген аңлап эш иткән. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрендә әйтерсең лә җыр, моң, туган тел бер җепкә тезелгәннәр.

Тукай иҗатында юкка гына бишек җырларына махсус игътибар бирелмәгән. Җыр, аның көе, теле – татар кешесенең гомерлек юлдашы. «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән». Ана кеше моң аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңеленә сеңдерә, анда аны камил рәвештә урнаштыра. Тукайның «Бишек җыруы» нда «Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем» дигән сүзләр язылган. Монда ананың моң һәм тел аша Аллаһы Тәгаләдән бала өчен иминлекләр соравы чагыла.

Тукайның «Ана догасы» нда бу бигрәк тә аермачык тасвирлана. Авыл киче, тирә-як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә-якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлык өстендә Аллаһыдан баласына теләк тели. «Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән газиз улым!» Күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама. «Карагыз, – ди шагыйрь, – шул догамы инде Тәңре каршына бармас?»

Ул баласының итагатьле, мәрхәмәтле, эшсөяр булып зур дөньяга чыгуын беренче урынга куя. Баланың үзенә мөрәҗәгать итеп, ул, «тынма, эшлә, и сабый! Бел Тәңредән эшләргә көн; Эшләп аргачтын бирелгәндер тыныч йокыга төн» дип, аны кояштан үрнәк алырга чакыра. Кояшның иртә торып, таң аттырып, көнозын күктә йөзеп, дөньяны яктыртып эшләвенә игътибар юнәлтә. «Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, күп арасында, кояш күк ялтырарсың бер заман» дип, аны эшкә өнди. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренең исеме үк шагыйрьнең бала күңелендә хезмәткә ихтирамны арттыруга багышланган. Балалар турындагы дистәләгән әсәрләрендә ул аларга милли хисләр сеңдерүне, аңа татарлык оеткысын салуны беренче урынга куйган. Һәм бигрәк тә җыр-моң, халык иҗаты аша.

Ул татар җырларына күңелнең нечкә кылларына кагылулары өчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганнары өчен дә гашыйк. «Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?» Әйе, кайдан табасың?

 
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
 
(«Сәрләүхәсез»)

Бу, әлбәттә, тормышта уен-көлкегә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тукай иҗатында аларга да шактый урын бирелгән. Тик менә шагыйрь һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек бирә килгән. Аларны ул милли рухыбызны ныгыту чыганагы итеп күргән. Тукайга, күрәсең, моңыбызның эченә үтеп керердәй сәләт иңдерелгән, аның сихри көчен аңлардай мөмкинлекләр бирелгән.

Тукай, халкын, аның иҗатын җаны-тәне белән сөйгәнгә күрә, үзенең кыска гомерен моң һәм халык әдәбиятын барлау һәм туплауга багышлый. 1910 елны «Шәрык клубы» нда укыган лекциясендә аларның берсен ачкыч, икенчесен йозак дип бәяли. Ачкыч белән, яки моң аша, халык күңеленә үтеп кереп була, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый торган җор шигъри теле белән аны саклап була. Чыннан да, тик гасырлар буе буыннан-буынга күчеп, үзенә үткән бай вә фаҗигале тарихыбызны сеңдерә барган моң һәм әдәби мирас ачкыч һәм йозак рәвешендә яши алалар. Болар ниндидер рәвештә игезәкләрне хәтерләтәләр.

Тукайның шушы искиткеч чагыштырмасын бүгенге иҗат кешеләре дә үзләренә күрсәтмә итеп кабул итсәләр, бәлки, милли моңнарыбызны, җырларыбызны томалап бара торган бүгенге мәнсез җырларга киртә булыр иде. Ә киртә кирәк, чөнки тел һәм милли моң – милләт сакчылары.

Тукай юкка гына шактый җырларның тарихын тикшереп, аларны төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган «иң кадерле вә бәһале бер мирас» икәнлеген аңлап эш иткән. Болгар шәһәре, авыллары «беттеләр, эзләре дә калмады», әмма алар – халкыбыз күңеленең «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф рәушан көзгеседер» дип язган шагыйребез. Ул конкрет мисаллар белән халык җырларының тормыш көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда, Тукайның рухи дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.

Тукай шактый күп җырларны җыеп, туплап кына калмый, аларның тарихы турында да мәгълүмат бирә. Мәсәлән, мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган көй бар.

Шагыйрь бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән икәнлеген аңлап эш иткән булса кирәк. Аның «Җырлар дәфтәре» ндә «Хан кызы көе» дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки ул Алтын Урда ханы Туктамыш кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр. Әйтүе кыен, ләкин шулай булуы бик тә ихтимал.

Туктамыш ханның кызы Нәникәйҗан караим егетенә гашыйк була. Хан, әлбәттә, башка диндә булган егеткә кызын бирергә теләми. Кайгысыннан кыз текә кыядан сикереп үлә. Шушы җырны ишеткән Зәки Вәлиди аның көе «Тәфтиләү»не хәтерләтә иде дип язып калдырган. Димәк, җырның көе, әлбәттә, инде ниндидер үзгәрешләр белән саклана килгән, ә сүзләре һәрвакыт диярлек заман фаҗигасенә җайлаштырылган булып чыга.

Тукай аша без «Ашказар» көен дә шундый ук бәхетсез мәхәббәт тудырган икәнлеген беләбез. Бу һәм аның тарафыннан тупланган, тикшерелгән башка җырларның сүзләре һәм моңнары да ачкыч белән йозак мөнәсәбәтендә яшәгәнлекләренә дәлил булып тора.

Шул ук вакытта Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китереп, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучыларның туа торуына ишарә ясаган.

Шагыйрь үзенең «Халык әдәбияты» рисаләсен юкка гына «Туган тел» шигыре белән тәмамламый. Һәм инде бу шигырь шулай ук юкка гына милли гимныбызга да әверелмәгән.

Шикләнмим: әгәр дә ул шушы халык җәүһәрләрен тупламаган булса, аларның күбесе инде онытылган да булыр иде. Нинди генә җырлар юк монда. Аларның барысында да – халык язмышы. «Озын Эрбет», «Сәгать чылбыры», «Җырчы Фәхри» кебек җырлар үзләре генә дә ни тора! Болар – халык җәүһәрләре. Бүгенге күпчелек җырларның сүзләре шул җырлардан алынган. «Хафизәләм иркәм» җырының сүзләрендә дә шуны күрәбез: «Ак куян дип аткан идем – булды тауның катлавы. Аргы яктан берәү килә – безнең җанаш атлавы». Бүген җырлана торган җырда Тукай китергән «безнең җанаш атлавы» сүзләре «Хафизәләм иркәм атлавы» дип кенә куелган. Мондый мисаллар дистәләгән. Минемчә, бездә Тукай иҗатының шушы ягына тиешле игътибар җитеп бетми.

Җырларыбызны җыеп туплардай зур эшне яшь шагыйрь Уральскида вакытта ук башлап җибәргән һәм аны гомере буе дәвам иткән. Әгәр дә без Тукайны халык җырларын җыю традициясен башлап җибәрүчеләрнең беренчеләреннән булган дисәк, әллә ни зур хата ясамабыз. Аның «Сабах» нәшриятында чыккан дәвамчыларына үрнәк булып торырдай җырлар җыентыгы шул турыда сөйли.

Ул Уральскида үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәгә багышланган бер мәкаләсендә «Тәфтиләү», «Әллүки», «Сакмар суы» кебек җырларны «карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан» «туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре… саба җиле шикелле, рух өрәчәктер»[36]36
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956.  – 3 т. – 107 б.


[Закрыть]
, – дип язган.

Шулай булсын иде. Милли хисләр белән сугарылган «саба җилләре» бүгенге сәнгатебезгә дә рух өреп торса иде. Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Флёра Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Ания Туишева, Рабига Сибгатуллина, Наҗия Теркулова, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Идрис Газиев, Фердинанд Сәләхов, Шамил Әхмәтҗанов, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров кебек җырчыларыбызның иҗатларын рухландырып торган кебек.

Аларның иҗатында Тукаебызның бу сүзләре язылмаган закон рәвешендә яши. Аллага шөкер, бүгенге яшь җырчыларыбыз арасында да андыйлар юк түгел. Телевидениенең ТНВ каналында бара торган «Җырлыйк әле!», ГТРКның радиотапшыруларында бу шактый яхшы чагыла. Тик шулай да бездә үзешчән сәнгатькә игътибар җитми. Ә бит халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк яшьләр нәкъ үзешчәннәр арасыннан үсеп чыгалар. Чын халыкчан шигърият тә шунда яши.

Тукайны да татар шигырь төзелеше кызыксындырган. Ул аның әнә шул нәкъ үтемле якларына махсус игътибар биргән. «Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре. – И. Т.) гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең шигырьләре дә килеп торадыр», – дип язган ул. Бу, – әлбәттә, рус җырларында да татар көйләре чагылганлыгына ишарә.

Замандашыбыз күренекле рус этнографы мәрхүм профессор Евгений Прокофьевич Бусыгин бик күп рус җырларының татар көйләре белән сугарылганлыгын ассызыклый иде. Мәсәлән, «Ямщик» җырына гына игътибар итик. Аның русчасы да, татарчасы да бер үк хисләрне уята. Ә бит ям хезмәтен татарлар тудырган. Шундый җырлар да иң элек шунда туган.

Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды. Татар моңына төрелеп, аннан рухланып яшәгән җырчының иҗатында моның шулай булмавы мөмкин дә түгел. Юкка гына заманында «Тәфтиләү», «Озын су», Мөхәммәдия», «Ашказар» кебек татар халык җәүһәрләрен скрипач Козлов, Г.  А.  Трейтер кебек җырчылар башкара торган булмаганнардыр.

Татар моңы ул – борынгы төркиләр моңы. Ул үзенә киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның хис-кичерешләрен сеңдергән. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры Чянь-Бин: «Ә бит бездә сезнең музыкагыз. Без аны, сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка, Япония утрауларына кадәр тараттык», – дигән иде.

Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә моннан бер-ике мең ел элек Кытай императорларының төркиләр янына, аларның көйләрен язу өчен, композиторлар җибәрү фактлары күрсәтелгән.

Шулай булгач, нишләп аны татарлар белән йөзләгән ел янәшә яшәгән руслар үзләштермәсен икән? Юк, мин һич кенә дә рус музыкасы сәнгатен шик астына куймыйм. Ул бөек. Әмма борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән аваздашлыгына шик юктыр дип уйлыйм.

Тукай исә моны бик яхшы тоемлаган. Шунлыктан Пушкинның «Еду, еду в чистом поле» юлларының («Бесы» элегиясе) «Җизнәкәй» җырына аваздашлыгын күргән.

Боларны язган вакытта аның алдында русларның «Народные песни» китабы булган[37]37
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956.  – 3 т. – 143–144 б.


[Закрыть]
.

Тукай – халык җырчысы. Аның шигырьләре могҗизалы моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен дә рәсми төстә түгел, ә милләт үзе биргән. «Мине әгәр синеке (халыкныкы. – И. Т.) дип исәпләсәләр, мин бәхетле», – дип язган шагыйрь. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак санаган. «Әгәр милләт мине илтифат итеп искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем». Теләге кабул була.

Аның үлеме турындагы хәбәр халык арасында зур уртак кайгыга әверелә. «Бу көнне барлык татарлар да җылыйлар, чөнки алар үзләренең бөек сүз патшасын югалттылар», – дип язган «Кояш» газетасы.

Шул көндә чыккан газеталарда, Тукай фондын булдыру максатыннан, «Тәрҗеман» газетасының шагыйрь үзе калдырган 500 сум акчага үзеннән 100 сум өстәве һәм башкаларны да шушы башлангычка кушылырга чакыруы турында хәбәр ителгән.

Кытайның Көлҗә шәһәреннән башлап Петербургка, Әстерханга кадәр булган барлык җирләрдә дә диярлек Тукай җәмгыятьләре барлыкка килә. Шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелә. 1913 елның 14 ноябрендә Казанда Тукай җәмгыяте оеша. Аның төп максаты мохтаҗ язучыларга ярдәм итү була. Әстераханда да Тукай җәмгыяте оеша, аны күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Нәриман Нәриманов җитәкли.

Бу шәһәрдә 1914 елда сигезенче мәчетнең указлы мулласы Габдрахман Гомәров «Тукай Уральскида» исемле китап чыгара. Саратовта Мәүлет бәйрәме вакытында Тукай шигырьләре яңгырый, аңа «Фатиха» укыла.

Мәкәрҗә ярминкәсендә аның сайланма әсәрләре һәм аерым әсәрләре күпләп сатыла. Петербургта Тукай исемендәге ике стипендия булдырыла, берсе – университетта, икенчесе – югары хатын-кызлар курсларында. Инде искә алынган Көлҗә шәһәреннән хаҗга баручылар да шундый стипендия фондына 50 сум акча кертәләр. Германиядәге Шакир әфәнде, аның рәсеме төшерелгән открыткалар ясатып, шуларны сатудан кергән акчаны шулай ук аның исемендәге стипендия фондына бирергә җыена.

Мондый эшләргә каршы төшүчеләр дә табылмый түгел. Мәсәлән, Оренбургта һәм Читада ике студентның Тукай иҗатына багышланган лекцияләре тыела. Казанда шушы эшләрне башкарырга тырышкан ике укытучыны урыннарыннан алалар.

Ләкин төрки һәм ислам дөньясында шагыйрьнең даны шулкадәр киң таралган була ки, аны яклаган халык хәрәкәтен беркем дә, берничек тә туктата алмый.

1913 елның апрелендә Бакуда рус телендә чыккан мөселман газетасы «Каспий» да «Дагестани» имзасы белән «Мөселман язмалары. Бер үлем тирәсендә» дип аталган бер макәлә бастырыла. Анда: «Сүзе белән йөрәкләрне яндырган шагыйрьнең истәлеге һәркем өчен дә кадерле. Сигез ел буе иҗтимагый эшләрдә катнаша килсәм дә, әле беркайчан да мөселманнарның сәнгать остазын (жрец) югалтулары өчен бу кадәр кайгырганнарын күргәнем юк иде… Идел буе мөселманнары мәдәният һәм аң дәрәҗәләре белән без кавказлыларны уздырдылар. Русия мөселманнары үз шагыйрьләренең бәясен аңладылар һәм аңа тиешле бәя бирә башладылар», – дигән юллар бар.

Шушы журналист, Тукай яшәгән җирләрдән читтә гомер кичергән кавказлы булуына да карамастан, шагыйрьнең никадәр халык йөрәгенә үтеп кергәнлеген билгели алган.

Тукай халыкны, ә халык Тукайны яраткан. «Барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда, милләтем. Синең саулыгың – минем саулыгым. Синең авыруың  – минем авыруым». Ул саулык чыганагын тарихыбызда, аның җыр-моңнарында, ә авыруын аның бердәмлеге булмауда күргән. Һәм милләтебезне бер-береңә ук атудан туктарга, «тәнебез аерым булса да, бер җан булыйк» дип яшәргә өндәгән.

Ул шушы рәвештә яшәгән һәм милли хисләр белән якты дөньядан киткән. Тукайның «күңел кошы» бу дөнья читлегеннән тарсынып киткән булса да, рухы – халкыбыз күңелендә. Ул безгә яшәү көче биреп тора.

2013

II бүлек
Россия составында

Ханбикә Казан белән бәхилләшә

Авыр һәм хәвефле көннәр кичерде Сөембикә. Бу аны явыз Иван әмере белән мәҗбүри төстә Казаннан алып киткән көннәр иде.

Ул – Нугай морзасы Йосыфның Сафагәрәй хан белән кавышкан сөекле кызы. Ни кызганыч, Мәскәү белән тарткалашуда шактый уңышларга ирешкән дәһшәтле Сафагәрәй кинәт кенә дөнья куя. Аның сабый улы Үтәмеш хан дип игълан ителә. Нигездә исә, ил белән Сөембикә идарә итә. Тик аңа тәхет тирәсендәгеләрнең тиешле ярдәме булмый. Аларның шактые Мәскәү ягына карап тора, хәтта хыянәт юлына да баса. Алар Сөембикәдән котылу максаты белән аны дошман кулына тапшырудан да тукталып калмыйлар. Әйе, аны Мәскәүгә алып киткән хәвефле көннәр иде бу.

Ханбикә Казанны, аның халкын җаны-тәне белән яраткан. Хәтта татар дошманнары тарафыннан язылган чыганаклар да аның бу сыйфатын сокланып тасвирлыйлар. Ул югары һәм урта катлау кешеләренә дә, гади халыкка да бертигез ихтирам белән караган, алар турында кайгыртучанлык күрсәтә килгән. Аның шушы сыйфатын казанлылар ханбикә Казаннан алып кителгәннән соң да сагынып сөйли торган булганнар.

Сөембикә, Сафагәрәй белән бәхилләшү өчен, аның төрбәсенә юнәлә. Йөрерлек хәле юк. Як-ягыннан тотканнар, артыннан улы Үтәмешне күтәреп баралар. Озатып йөрүче воевода, күзәтеп тору вазифасын караучыларга тапшырып, ишек төбендә кала. Сөембикә көч-хәл белән хәләл җефетенең төрбәсе янына килә һәм егылып үкси-үкси елый. Шул хәлендә Сафагәрәйгә мөрәҗәгать итеп: «И сөекле падишаһым Сафагәрәй! Синең белән үткәргән бәхетле гомерем бик кыска булды шул. Күрсәң иде син үзеңнең патшабикәңнең ни хәлдә икәнлеген! Ул дошман тозагында, аны ят гаскәр уратып алган. Ник ташлап киттең син мине, кемнәргә калдырдың безне? Бер генә юатыр кешем дә калмады бит. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итим дә, кемнәрдән ярдәм сорыйм соң? Балабыз Үтәмешкәме? Тик ул сабый гына шул, бернәрсә дә белми. Атамамы? Ул бик ерак, миңа ярдәм итә алмый. Казанлыларгамы? Алар, антларына хыянәт итеп, мине саттылар. Ичмасам, ятларга түгел, үз динемдәге, үз телемдәгеләр кулына төшсәм дә җиңелрәк булыр иде миңа. Юк шул, синең яныңа төшеп тә ята алмыйм. Китәм ятларга, читләргә. Хуш, бәгърем!» – ди ачыргаланып.

Аны төрбә өстеннән көч-хәл белән аерып алалар. Хәле шулкадәр кызганыч була. Матурлыгы белән дан казанган, тиңе булмаган Сөембикәнең чәчләре тузган, күзләре туктаусыз елаудан шешенгән. Моны күреп, аның янындагы воевода һәм башкалар аны юатырга тотыналар: «Нигә син шулкадәр бетеренәсең, сине бит хурларга да, җәберләргә дә җыенмыйлар. Син Мәскәүдә дә шулай ук патшабикә кебек булырсың. Сиңа шәһәрләр бирерләр, зурларлар. Син яшь, гүзәл һәм чибәр. Картаеп беткән Шаһгалинеке булмассың, тиңеңне табырсың».

Шушы рәвештә юату, үгетләүләр дәвам итә. Тик ханбикә боларның берсен дә ишетми. Ниһаять, аны утырткан арба Казансу буена килеп җитә, моңа кадәр патшаларны йөрткән, алтын-көмеш белән бизәлгән көймә янында туктый. Казансуның ике ярында да халык җыелган. Яше-карты, ир-атлар, хатын-кызлар – берсе дә калмаган. Халык яраткан ханбикәсе белән хушлашырга килгән.

Бу вакыйгаларны тасвирлаган рус елъязмаларында халыкның аны яратканлыгы турында күп язылган.

Ханбикә, арбадан торып, халыкка баш ия. Халык исә шунда ук, җиргә егылып, аның каршына тезләнә. Күпләр тыныч кебек, ләкин күзләреннән яшь ага, кайберәүләр үксеп елыйлар. Ханбикә патшалар утырып йөри торган, алтын-көмеш белән бизәлгән көймәгә керә. Көймә урыныннан кузгала. Казансу ярларындагы халык ханбикәләре күздән югалганчы аны озата бара. Күпләр хәтта Зөягә үк (Свияжск) барып җитәләр.

Көймәдәге ханбикә, гүзәл Казанына, үзен озата барган халыкка карап, мәңгелеккә алар белән хушлаша.

«Хуш, моңлы һәм канлы шәһәр! Синең башыңнан таҗың төште. Син ятим калдың. Көчле һәм дәһшәтле ханың гүргә керде. Аның урынына калган ханбикәң колга әверелде. Дәһшәтле патшалары, куәтле гаскәрләре булмаса, илне Вавилон баганалары да, Римныкыдай диварлар да саклый алмый шул. Ул егыла, юкка чыга. Хәзер синең дәһшәтле патшаларыңның берсе дә юк. Куәтле гаскәрең дә юк!

Кая китте урамнарыңда үтә торган күңелле бәйрәмнәр? Кая китеп югалдылар сине бизәгән шат йөзләр, яшь хатыннарның, чибәр кызларның бию-җырлаулары. Шифалы сулар ага торган елгаларың кан белән тулды. Сине күз яше, кайгы-хәсрәт басты. Ә киләчәгең тагын да аяныч. Чөнки безнең өскә күтәрелгән рус кылычы сине бөтенләй юк итмичә туктамас.

Эх, янымда кеше теле белән сөйләшердәй кош булса икән. Ул әтиемә, әниемә минем фаҗигамне җиткерсә икән. Казан өстенә төшкән афәтне сөйләсә икән. Мин атам Йосыф янында, тол хатын булып, фаҗигале язмышымны күз яшьләре белән юып кына яшәр идем.

Юктыр шул, миңа туган илемдә, патшалык кылган җиремдә үләргә насыйп булмаган, күрәсең. Раббыбыз миңа чит җирләрдә, ятларда коллыкта, илемнән, җиремнән аерылып яшәү фаҗигасен язган, күрәсең!»

Менә шулай кан-яшь белән сугарылган ханбикә 1551  елның 5 сентябрендә Мәскәүгә китерелә.

Казанда калган кайбер морзалар ханбикәне дошман кулына тапшырып котылырбыз дип уйлаганнардыр. Юк шул, Сөембикәнең дошман Казанны юкка чыгарганчыга кадәр туктамаячак дигән фаразы дөрес була. Ул үзенең фаҗигасен ил фаҗигасе итеп күзаллый. Һәм, кызганычка каршы, хаклы булып чыга. Казанның егылуына бер елдан аз гына артыграк вакыт калган була.

Шушы тарих битләренә ныклап уелган ил фаҗигасе үзен озак көттерми. Күпләр, шул исәптән Сөембикә дә, моның шулай булачагын алдан ук күрәзәлиләр. Инде моңа кадәр үк инде дошман Казанга берничә мәртәбә яу чапкан була.

Ил өчен авыр булган шушы көннәрдә илнең баш мулласы Кол Шәриф хәзрәт, илнең бәйсезлеген, иминлеген саклап калу өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Шуның бер ачык дәлиле – аның 1550 елны төрек солтаны Сөләйманга шигъри юллар белән язылган «Зафәрнамәи вилаяти Казан» исемле хаты. Анда ул дошман явының 1549 елны Казанга һөҗүм итүе турында яза. Бу вакыйга башка чыганакларда чагылыш тапмаган. Әйтерсең лә хәзрәт аны төрек солтанына хат итеп кенә түгел, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган. Хат шул рәвештә укыла да.

Анда шушы походта дошманның 11 тубы булуы һәм аларның аткан һәрбер ядрәсе бер батман, ягъни 35 килолы булганлыгы хәбәр ителә. Ядрә эчендә бакырдан ясалган савытка нефть, күкерт, 3–4 кургаш кыйпылчыгы урнаштырылган була. Бу ядрәләр шәһәрнең төрле урыннарына төшеп шартлый һәм дөрләп яна. Шуның өстәвенә дошманның 4–5 ташаткычы булган. Алар шәһәр өстенә таш яудырып торганнар.

Хатта шушы бәрелештәге вакыйгалар тәфсилләп язылган. Сугыш шәһәрнең алты капкасы тирәсендә барган. Бер капканы Мамай бәк һәм Нургали морзалар җитәкләгән арысландай батырлар саклый. Хан капкасын саклауны «батырлык сәнгате арысланы» Казыҗак җитәкчелегендәге батыр яшьләр башкаралар. Өченче капкадагы кыюлар төркеменең юлбашчысы Акмөхәммәт була. Бу батыр атының муенындагы кояшка охшаш кыңгырау авазы сугышчыларга куәт өстәп торган. Дүртенче капканы – пәйгамбәр нәселеннән булган сәет Колмөхәммәт юлбашчылыгындагы суфилар төркеме, бишенче капканы «Үлемнән курыкмас» Барболсын Аталык сугышчылары саклый. Алтынчы капканың оборонасын Болгар вилаятенең хакиме «курку белмәс» Бибарс бәк җитәкчелегендәге батырлар тота.

Хат авторы батырлар арасында Нарихи бәк, Айкилде бәк, Акматай бәкләр исемнәрен дә атый.

Мин, бу батыр шәхесләрнең исемнәре халкыбыз хәтерендә сакланырга хаклы, дип саныйм. Казанның Кремльдән башланган урамнары алар исемен йөртсә, бу аларга һәйкәл булыр иде.

Руслар өчен бу поход уңышсыз тәмамланса да, хатның авторы аның соңгысы түгел икәнлеген яза. Казанның көннәре санаулы дип кисәтә ул. Ярдәм, ярдәм – хатның асылы шуңа кайтып кала. Бу – Төркиянең Европаны дер селкетеп торган вакыты. Солтан Сөләйман гаскәрләре, Балканны яулап, Вена капкасын шакыган еллар. Иван IV Сөләйман солтанның мыегы селкенгәннән дә куркыр иде, диючеләр бар. Ә Сөләйман солтан бу ярдәмне күрсәтми. Сәбәпләрен тулысы белән ачыклап булмый. Имештер, монда аның иң яраткан хатынының марҗа булуы һәм шушы чибәркәйнең тискәре киңәшләре аны Казанга ярдәм итүдән туктаткан. Хатыны, чыннан да, марҗа булган. Ләкин тарихны ул кадәр үк гадиләштерергә ярамыйдыр. Ул күпкә катлаулырак.

Җиңелүнең төп сәбәбен Казанның эчке халәтеннән эзләргә кирәк. Монысы инде – бөтенләй башка тема. Тик шунысы махсус игътибарга лаек: Кол Шәриф хәзрәт 1552 елның Казан фаҗигасенең соңгы көннәрендә дә үз-үзен аямастан, шәкертләре белән дошманга каршы чыгып, актык сулышына кадәр сугышып, Ватан өчен шәһит була.

Сөембикәне үз теләгенә каршы Касыйм ханы Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр. Ханбикә аны яратмый. Шаһгали дә аны өнәми. Хәтта физик җәзаларга да тарткан дигән фаразлар да бар.

Ләкин гади халык Касыймда да аны Казандагы кебек үк яраткан. Ханбикә монда да халкы өчен кулыннан килгәннәрнең барысын да эшли торган булган. Ләкин ул үзен иректә түгел, читлектәге кош кебек тойган.

Сөембикә рухы, ул Казаннан киткәннән соң да, хәтта Казан өчен барган каты бәрелешләрдә дә үзен сиздереп торган. Аның тирәсендә яшәгән, аның рухы белән сугарылган хатын-кызлар башкаланы дошманнан саклауга үз өлешләрен керткәннәр.

Инде мин Кол Шәриф хәзрәт һәм шәкертләренең батырлыклары турында сөйләп үткән идем. Алар батырларча һәлак булгач, дошман гаскәре Хан сараена бәреп керә. Керсәләр ни күрсеннәр: аларны тигез рәтләргә тезелгән берсеннән-берсе чибәр хатын-кызлар каршылый. Шушы гүзәл затлар ишек ачылу белән үк дошман гаскәренә ябырылалар һәм аны мондагы хан җитәкчелегендәге гаскәр белән берлектә сарайдан кысрыклап чыгаралар. Алар да, Кол Шәриф хәзрәт кебек үк, шушы бәрелештә һәлак булалар.

2015 елның 12 ноябрендә Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә багышланган фәнни конференция булып үтте. Аны Илдар Бикуев җитәкчелегендәге милли-мәдәни мохтарият оештырган иде. Җирле хакимият тә читтә калмады. Конференциядә Казан, Петербург, Рязань һәм башка җирләрдән килгән галимнәрнең тирән эчтәлекле чыгышлары тыңланды. Конференция барган зал халык белән шыгрым тулы иде. Докладчыларга күптөрле сораулар бирелде. Шактый мәгълүмати бәхәсләр дә булды. Аларның күбесе ханбикәнең язмышына, гомеренең соңгы көннәренә багышланган проблемалар тирәсендә барды. Бу язмада аларның барысына да тукталып тормастан, Петербург вәкиле Рәхмәтуллина Әлфия ханымның докладын ассызыклап китүне кирәк саныйм. Чөнки ул Сөембикәнең нәселе Йосыповларга, аларның данлыклы шәхесләренә багышланган иде. Әлфия ханым үзе белән аларның төрле елларда эшләнгән рәсем, фотоларын да алып килгән. Алар да шушы форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Монда Распутинның башына җиткән Феликс Йосыпов та, бүгенге көнне дә исән-имин яшәүче Йосыповлар токымының фотолары да бар иде.

Гомумән, докладлар эчтәлеге ханбикә, аның язмышы һәм шул замандагы моңа кадәр билгеле булмаган вакыйгаларга бай булды.

Ләкин әле Сөембикәнең соңгы көннәре, үлеме һәм җирләнгән урыны хәзергәчә билгеле түгел. Конференциядә катнашучылар аны табу, гомумән, аның исемен мәңгеләштерүне үзләренең киләчәк бурычы итеп билгеләделәр. Шул исәптән аңа һәйкәл булдыруны да.

Сөембикә ханбикә образы халкыбызның тарихи хәтеренә мәңгелеккә кереп урнашкан. Ул бүген дә яшәешебезгә нур биреп тора.

2015


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации