Электронная библиотека » Индус Тагиров » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Индус Тагиров


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Татар бармы?

Бу сорауны 1937 елда ук дөнья куйган румын татары Мәхмүт Ниязи язган. Аннан соң инде күп сулар акты. Ә татар әле исән һәм һич кенә дә үләргә җыенмый. Моның сәбәбе – татарның тирән тамырлы халык булуында. Татар дөньясы, 1895 елда ук инглиз галиме Эдвард Паркер раслаганча, 3 мең еллык тарихи тамырларга барып тоташа.

Шушы тамырларыбыз безгә бүгенге атамабызны әманәт итеп калдырган. Болгар тамырыбыз безгә ислам динен, аның алдынгы мәдәниятен ирештергән. Кыпчак тамырыбызга без бүгенге телебез белән бурычлы. Хәзәрләр да безгә чит түгел. Менә шушы борынгы татар тамырларыбыз безне хәзерге рәвештәге милләт итеп формалаштырган.

Тарих юлы сикәлтәле, анда һәрвакыт киртәләр очрап тора. Татардай бөек, дөньяны дер селкетеп торган, берничә дәүләт төзегән халык өчен коллык упкынына төшү – фаҗигәнең дә фаҗигәсе. Габделбарый Баттал моны «яһәннәм» белән чагыштырган. Бу чыннан да шулай була. 1552 елдан соң аның мең еллар дәвамында тупланган матди һәм рухи хәзинәсе юкка чыга. Ул Казаннан, елга һәм юллардан ерак җирләргә сөрелә.

Әйе, татар – горур булып яшәгән халык. Бүгенге көнне безнең өчен иң әһәмиятлесе әнә шул горурлыгыбызны саклап калу. Чөнки горурлык – яшәүнең төп чыганагы. Горур халык теленең дә, яшәү рәвешенең дә сагында тик үзе генә тора.

Ә ни өчен соң Мәхмүт Ниязи татарның юкка чыгу мөмкинлегеннән шикләнгән? Ни өчен Гаяз Исхакый инкыйраздан кисәткән? Хәтта Һади Атласи да, татарга Совет иле тарафыннан автономия бирү – үлем алдыннан очсыз дарулар белән тутыру, дип атаган[34]34
  ТСД ҮДА, 109 ф., 5 тасв., 54 эш, 160 б.


[Закрыть]
.

Болар берсе дә юкка түгел. Башка халыклар дөньясына чумып, алар арасына кереп югалу куркынычы һәрвакыт булган. Монда иң куркыныч нәрсә – катнаш никахлар. XX гасырның 20 нче елларында Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы булып торган Сәхибгәрәй Сәедгалиевнең хатыны марҗа була. Әлбәттә, аннан соңгы буыннар инде рус кына була. Без күп вакыт татардан чыккан данлыклы русларны күккә чөябез. Дөрес, милләтебезнең асыл затлары башкалар өчен кирәк икән, димәк, зур сәләтләргә ия дигән сүз. Ә шулай да Тургеневның, Державин, Куприн һ. б. ның татарга ни файдасы булган? Ә бит Купринның татарлыгы белән горурланып, башына түбәтәй киеп йөрүеннән башка бернинди татарлыгы да юк. Болар, – нигездә, барысы да руслар. Тургенев – рус теленә мәдхия җырлап йөрүче татар токымыннан.

Мин әйтеп үткән шәхесләрнең үз тарихлары, аларның тамырлары инде күптән татарлыктан өзелгән. Ә чын милли горурлык ул халыкта. Ул безнең бишек җырларыбыздан ук башлана. Нәкъ менә шунда Ана кеше баласына милли моңнарыбызны сеңдерә, аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән тел ачкычын иңдерә.

Әйе, мин Ана турында махсус сүз кирәклегенә инанган кеше. Чөнки анабыз Әминә Габделкаюм кызы бишек җырлары аша миңа һәм туганнарыма татарлыгыбызны сеңдерде, телебезгә, җыр-моңнарыбызга мәхәббәт уятты. Дөнья мәйданында телебезгә, гореф-гадәтләребезгә турылыклы булырдай итеп тәрбияләде.

Юк, хөрмәтле укучыларым, мин һич кенә дә үз Анабыз турында сөйләмим. Сүз гомумән татар аналары турында. Әгәр Ана кеше баласына милли горурлык сеңдерә алса, бу бала үзе дә, аның балалары да, оныклары да татар булып яшәячәк. Милли тәрбиянең башы ата-анада. Оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмәгән халык. Әгәр дә Ана кешенең үзендә туган теленә ихтирам юк икән, ул баланың атасы белән тик русча гына сөйләштә икән, боларның балалары да шул телдә генә сөйләшәчәк. Ата-ананың изге бурычы балаларын дөньяга татар итеп чыгара алудан гыйбарәт. Шулай булмаса алар үзләренең ата-ана бурычын үти алмаган булып чыгалар.

Чит илләрдәге татарлар мисалы безгә гыйбрәт булсын иде. Әйтик, фин татарларының беренче кагыйдәсе гаиләдә тик ана телендә генә аралашудан гыйбарәт. Алар гасырлар буе шушы тел аша фин, швед, инглиз телләрен үзләштерә киләләр. АКШ һәм башка чит илләрдә дә шундый ук хәл: иң башта үз телеңне өйрәнү, аннары аның аша башка телләргә үтү.

Мин күп вакыт АКШта яшәп ятучы милләттәшебез Сәгыйть ага Салахны гыйбрәтле язмыш итеп сөйлим. Бу кеше Кореяда туып үсә. Үткән гасырның 50 нче елларына кадәр Сеул шәһәрендә 26 татар гаиләсе яшәгән. Болар өчен бер татар җанлы милләттәшебез мәчет салдырган, татар мәктәбе ачкан. Ә бит мәктәп ачу ул бина төзү генә түгел. Монда укытучылар, дәреслекләр кирәк. Ул боларның барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырган. Бу гаиләләр татарлык нигезен бишек җырлары, ана теле, милли мәктәп аша ныгыта алганнар. Алар, туган телләреннән тыш, корея, япон һәм инглиз телләрен үзләштергәннәр.

50 нче елларда язмыш Сәгыйть аганы АКШка китерә. Монда ул, тиз арада урта белем алып, 4 ел эчендә ике югары белем алуга ирешә. Зур галим булып, АКШ хөкүмәтенең атом-төш коралы буенча киңәшчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Алар Равилә ханым белән ике бала үстереп, аларга ныклы татарлык нигезен салып, мөстәкыйль тормыш юлына бастыралар. Аларның Вашингтондагы йортында һәрвакыт татар музыкасы яңгырый. Алар Интернет аша Татарстан, татар тормышы белән танышып торалар.

Равилә ханым турында махсус рәвештә бер-ике сүз әйтеп үтәм. Аның да язмышы зур сынауларга бәйле. Кытайда туып, Төркиядә белем алып, чын татар буларак АКШка килеп, Сәгыйть абый белән таныша һәм кавыша. Шулай ук югары белемгә ия була. Ул телне камил рәвештә белә, белмәгән татар җыры юк. Аларның балалары да шундый ук.

Юк, татар булып яшәү җиңел генә бирелми. Бу ерак чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә шулай. Ләкин ана ана булып, ата ата булып калса, тормыш күпкә җиңеләя. Моңа да бик күп мисаллар китереп булыр иде. Тик мин ана турындагы сүземне дәвам итәргә мәҗбүрмен.

Сүз Россия татар аналары турында, дөресрәге, татар хатын-кызлары турында булыр. Ни өчен дигәндә, табигый хис кызларыбызның шактыен ятлар кочагына ташлый. Монда алар татарлыкларын бөтенләй диярлек җуялар. Балаларының исемнәре, телләре, яшәү рәвешләре русча. Әнә шул хисләр бер вакыт саегая, хәтта бөтенләе белән юкка чыга. Кайвакыт гаиләләр дә таркала. Ләкин инде соң була. Аларның балалары рус, үзләре буш булып калалар. Терсәкне тешләп булмый шул. Тик гомер буе үкенеп яшәргә генә кала.

Ир-атлар турында да фикер белдерү кирәктер. Аларның да шактые марҗа кочагына керә. Аларның балалары да урыслар, гореф-гадәтләре дә урысныкы.

Инде ни эшлисең: буласы булган. Тик ни өчен катнаш никахтагылар балаларына татар телен, аның гореф-гадәтләрен иңдермиләр икән? Аларга соң, юк дигәндә, татар исеме генә биреп булмый микәнни соң?

Тиздән Россиядә халык санын алу кампаниясе башлана. Үткән шундый кампания татарларның илдә сан буенча икенче урындагы халык икәнлеген исбатлады. Безнең максат шушы урынны җуймаудан гыйбарәт. Мин ни өчен катнаш никахларга тукталдым? Чөнки, ни кызганыч, аларның саны кимеми.

Катнаш никахтагы татарлар! Инде үзегез татар дөньясыннан китеп барасыз икән, ичмасам, балаларыгызны татар итеп яздырыгыз. Аларга милли рух сеңдерегез! Ни өчен катнаш никахлардан бары тик руслар гына чыга икән? Нәрсә, бездә милли горурлык юкмыни?!

Татарларны бүлгәләргә теләү – сәясәт нәтиҗәсе. Монда Рим принцибы «бүлгәләп хаким итү» тантана итә. Бу бүген генә барлыкка киләгән сәясәт түгел. Ул инде йөз еллар буе дәвам итә.

Тик бит моңа карап, берәү дә аларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, мәкален онытмыйк. Бергә булып, бербөтен бүленмәс милләт булып яшик, туганнар! Татар бар ул, һәм мәңге булачак. Монда бернинди дә шик-шөбһә булырга тиеш түгел.

2009

Югалтканнарыбызны эзләү һәм барлау

Кем идек һәм бүген кем булдык?..

Без шөһрәтле, дөньяны гөрләтеп торган дөньякүләм дәүләтләр барлыкка китергән шәүкәтле кавем идек. Бүген ул дәүләтләрнең берсе дә юк. Алар юкка чыктылар. Иң зур югалтуыбыз шул.

Заманында татарның үзен дә, телен дә, гореф-гадәтләрен дә яхшы белгәннәр. Алай гына да түгел, аның телен белмәгәннәргә яшәү кыен булган. Ә бит татар теле белән дөньяны гизеп чыгардай заманнар булган. Әйтик, күпләргә мәгълүм Афанасий Никитин, татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитсә дә, аннан әйләнеп кайта алмаган булыр иде.

Ә татарның үзе генә түгел, хәтта исеме дә онытылган заманнар булды. Ә татар теле белән авыл капкасын чыгуга ук юл чатында аптырап кала идең, чөнки шунда ук синең сөйләгәнне аңламауларына тап була идең. Рус телен белмәгән татарлар үз шәһәрләренә чит илгә килгән кебек керделәр. Чөнки монда аларның татарча әйткән һәрбер сүзенә «Говорите нормальным языком» дип кенә җавап бирәләр иде.

Бәлки, минем сүзләремдә ниндидер күләмдә арттыру да бардыр. Чөнки ни дисәң дә, бүгенге көнне татарның, зур авырлыклар белән булса да, аякка басып килә торган дәүләте бар. Бик озак вакытлар онытылып торганнан соң, дөнья аның үзен дә акрынлап таный башлады. Теле дә элеккечә үк мескен түгел. Хәзер аның дөньядагы билгеле 14 тел арасында торуы хакында да шактый еш әйтәләр. Татар балалары гына түгел, рус укучылары да безнең ана телебезне өйрәнә башладылар. Хәзер инде авылдан килгән, бер авыз рус сүзе белмәгән әбигә дә шул рәвештә тупас җавап бирмиләр.

Ләкин. Әйе, мин нәкъ шушы «ләкин» сүзен әйтергә мәҗбүрмен. Чөнки бүген әле дәүләтчелегебезнең яралгысы гына бар. Анысының да язмышы кыл өстендә тора. Аны әле чит илләр түгел, хәтта Россия дә танырга теләми. Аның прокуратурасы, судлары шул ярты-йорты дәүләтчелеккә дә бертуктаусыз һөҗүм итеп торалар. Баштарак республикадагы Президент постын бетереп, аннары үзен губерналаштырып юкка чыгару уе шактый йогынтылы сәясәтчеләрнең миләрен бертуктаусыз бораулап тора. Һәм бу уй акрынлап халыкның билгеле катлауларының аңына сеңә бара. Дөрес, илдә моңа каршы көчләр дә юк түгел.

Татарстанны хәтта Төркиядә дә Казахстан белән бутыйлар. Татар телен хәтта республиканың үзендә дә чын мәгънәсендәге дәүләт теле итеп танымыйлар. Кайберәүләр мәктәпләрдә балаларына татар телен өйрәткән өчен рәхмәт урынына ләгънәт укыйлар, судлашалар. Кызганыч ки, Татарстанның рәсми органнары да үз халкы белән, нигездә, рус телендә генә аралаша.

Тик менә «ләкин» сүзенә дә төзәтмә кертми булмый. Чөнки ничек кенә булмасын, Татарстанны суверен дәүләткә әверелдерү эше дәвам итә. Эт өрә тора, бүре йөри тора, диләр. Татарстан бернигә дә карамастан ныклы адымнар белән дөнья мәйданына чыга. Татар теле йогынтысын арттыра бара. Ул акрынлап булса да ныгый.

Шулай да акрын, бик акрын атлыйбыз әле. Сүлпәнлек яшәешебезнең барлык өлкәләренә дә ныклап кереп урнашкан. Һәрберебездә диярлек күп нәрсәләргә битарафлык яши. Юлыбызда каршылыклар, киртәләр бихисап. Аларны җиңеп, атлап чыгарга Аллаһы Тәгалә үзе көч бирә күрсен иде!

Туктагыз әле, боларны сөйләп торуның ни кирәге бар соң? Бәлки, безгә күбрәк акча, байлык, муллык турында сөйләшү файдалырактыр? Чыннан да, бәлки, «милләт» төшенчәсенә караганда «бай тормыш» төшенчәсе кадерлерәктер? Чукынып китсен милләте, аның теле, дине. Бай, мул тормыш булсын. Дәүләте дә теләсә кемнеке булсын, тик акча күп булсын. Кем әйтмеши, үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын.

Юк икән шул, милләтсез һәм телсез яшәү – гүр газабына тиң ул. Һәммә татарның канына, тәненең һәрбер күзәнәгенә диярлек тарихи хәтер сеңгән. Менә шушы хәтер уянса, үткәндәге бөеклек, дәүләтилек хисләре хәрәкәткә килсә, милли идея өр-яңадан аякка басачак.

Нәрсә соң ул милли идея, ул нидән гыйбарәт?

Ул – теге яки бу милләтнең тарихта, бүгенге һәм киләчәк дөньяда тоткан урыны. Әгәр дә татар тарихта эзле булган икән, ул бүген дә шул эзгә басарга омтыла. Әгәр дә ул кичә бөек милләт булган икән, аның бүген дә, иртәгә дә бөек булып каласы килә. Менә татарның милли идеясе шул.

Моңа ничек ирешә алачакбыз соң? Җавап: тик милли дәүләтебезне торгызу юлында гына. Димәк, безнең максат – милли мәмләкәт. Моны мәшһүр Гаяз Исхакый да нәкъ шулай аңлаган.

Бу максатка ничегрәк ирешергә дигән сорауга гади җавап юк. Ул ифрат катлаулы. Чөнки дәүләттән колак кагу гына җиңел. Ә ул башкалар кулына күчсә һәм биш йөз елга якын вакыт эчендә алар тарафыннан ныклап үзләштерелсә, бигрәк тә авыр гамәл. Бүгенге татарлар рус дөньясына ныклап сеңгәннәр, алар белән аралашып, туганлашып бетеп, телләрен, диннәрен ныклап онытканнар. Аларның горурлыклары юкка чыгып бара. Андрей Муртазин, Иван Нигматулиннарның һәм меңләгән шундый исемнәрнең дөньяга килүе – моңа ачык дәлил.

Ә инде горурлыгы булган кайсы татар үз баласына башка милләт исемен бирер? Әлбәттә, юк. Ләкин бит эш  – исем бирүдә генә түгел, җисемдә. Бу – кешеләрнең, татар булуларына гарьләнеп, ятларга китеп баруы, алар арасына күчеп, нәсел-нәсәбе белән юкка чыгуы дигән сүз.

Менә шуның өчен дә инде безгә милли горурлык тойгыларын уятырга кирәк. Җитте, җәмәгать, мескен булып яшәүгә чик куйыйк. Бөеклегебезне искә төшерик. Татар булып яшәү бәхете теләсә кемгә эләкмәвен аңлап, шушы тарихи бөек исемгә лаек булыйк!

Милли горурлык һәммә татарны биләп алса, халкыбыз искиткеч зур көчкә әвереләчәк, аның саны һәм сыйфаты бермә-бер артачак.

Күп еллар буе татарны үз исеменнән читләштерергә тырыштылар. Татар ул – кыргый һәм вәхши халык, ул гомер буе рус дошманы булган, өч йөз елга якын аны кол итеп тоткан. Русиянең башка илләрдән артка калып баруының да тарихи сәбәпчеләре татарлар, диделәр. Сез татар түгел, сез болгарлар, диделәр. Күпләрнең моңа ышанасы килде.

Дөрес, борынгы болгарлар – безнең тарихи тамырларыбызның иң ныклысы. Без һич кенә дә моңардан баш тартырга җыенмыйбыз. Тик менә болгарлык чорыбыз инде безнең артта калган, без татарлар булып формалашканбыз. Шунлыктан без hyн бабаларыбыз төзегән дәүләтләрне дә, Төрки һәм Хәзәр каганлыкларын да, Болгар дәүләтен дә, Алтын Урданы да, аннан соңгы татар ханлыкларын да үзебезнең тарихыбыз итеп таныйбыз һәм hич кенә дә шушы данлыклы тарихыбыздан баш тартырга җыенмыйбыз. Алай гына да түгел, болар барысы да безнең горурлык чыганагыбыз булырга тиеш. Шуның өчен без шушы дәүләтләребезнең тарихын язып, аны халкыбызга кайтарып бирергә бурычлыбыз.

2012

Татарлар – мәңгелек халык

Татар исеме тарих битләренә уелган. Кытай чикләреннән башлап Испаниягә кадәрге арада аһәңле татар сүзләрен бик күп ишетергә була. Бүген аның зур диңгезләре булмаса да, зур-зур сулыклар, таулар төрки-татарлар биргән атамаларны йөртә. «Байкал», «Урал» һәм башка бик күп атамаларны төркиләр биргән. «Татар култыгы» да очраклы рәвештә генә татар исеме белән аталган диючеләр булса да, нигә соң ул, алай булгач, белорус яки поляк култыгы дип аталмаган? Испаниядә Бильбао шәһәре бар. Тырышып-тырышып эзләсәң дә, аңлатмасын испан яки башка роман-герман телләреннән табып булмый. Ә менә теләсә кайсы татар аның нәрсә икәнлеген әйтеп бирә. Казаннан түбәнгә таба Әстерхан ягына юл тотсаң, шул ук хәл. Авыллар, елгалар татар тамгасы белән яши бирәләр. Саратов (Сары Тау), Царицын (Сары Су), Пятигорск (Бештау) һәм бик күп атамалар – шундый ук тамгалы шәһәрләр.

XIII–XIV гасыр гарәп тарихчысы Рәшидеддин, борынгы татарлар башкалардан үзләренең куәтле булулары белән аерылып торганнар, дип язып калдырган. Билгеле ки, көчлеләргә башкалар тартыла һәм буйсына. Шунлыктан күпләрне ул заманнарда «татар» дип атаганнар. Бүген дә бит охшаш хәл күз алдыбызда. Әйтик, русларга бернинди катышы булмаган кешеләр үзләрен рус итеп билгелиләр. Чынлыкта исә үзләре чуваш яки мукшы. Бүгенге татарларда да мондый күренеш юк түгел. Кызганыч ки, ләкин бу шулай. Чөнки бүген көч русларда.

Шунысы да кызык: бөек халык, нинди дә булса афәткә юлыгып, бөеклеген җуйса, аңа ябышканнар аның яныннан кача башлыйлар. Алар бернинди татар да түгел икән, аларның чын атамалары бөтенләй башка икән. Әйе, күпләр бу исемнән котылырга ашыкты. Тик татар үзе генә үз исемендә калды.

Дөрес, авыр вакытларда, без бернинди татар да түгел, монгол яуларына безнең бернинди катышыбыз юк, без борынгы болгарлар, диючеләр дә булды. Ләкин бит моның сәбәбе, сәясәт. 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк комитеты «Татарстан партия оешмасында идеологик һәм агитацион-пропаганда эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» исемендәге карарында Алтын Урда дәүләтенә кыргыйлар, вәхшиләр дәүләте, ул русларның мәңгелек дошманы булган дигән билгеләмә такты. Бу карарда Татарстан галимнәре шушы вәхшиләр дәүләтен, аның тарихи шәхесе Идегәйне, аның турындагы эпосны пропагандалауда гаепләнәләр. Шуның белән Алтын Урда тарихын өйрәнү, аны пропагандалау тыела. Татарлар тик болгар тарихы белән чикләнергә тиеш булалар.

Борынгы болгарлар – безнең бабаларыбыз. Болгар тарихы – безнең горурлыгыбыз. Идел буе Болгар дәүләте Европаның иң алдынгы дәүләтләреннән булган. Монда Европада беренчеләрдән булып чуен-корыч коялар, алтын-көмештән зиннәтле алка, беләзек, чулпылар, савыт-саба ясыйлар. Болгар күннәре бөтен дөньяда дан тота. Болгар шәһәрендә әле Европада моның ни икәнен дә белмәгән заманда суүткәргечләр, канализация, мунчалар эшли.

Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе – безнең өчен иң кыйммәтлесе. Чөнки ислам һәрвакыт халкыбызга нур сибеп, аңа яшәү көче биреп торды, тора һәм торачак. Ул тарихыбызның иң авыр чорларында татарларны юкка чыгудан, башкалар тарафына сеңеп, югалып бетүдән саклап калды. Шунлыктан без берничек тә болгар тамырларыбыздан баш тарта алмыйбыз.

Кайвакыт безне чувашлар белән сөзештерергә тырышалар. Имештер, борынгы болгарларның варислары – бүгенге чувашлар, ә татарлар – монгол калдыклары, Алтын Урда варислары. Әйе, чувашлар да – болгарларның бер кабиләсе. Ләкин алар ислам диненнән мәхрүм калганнар. Ә татарлар исә – борынгы болгарларның төп варислары, алар кабул иткән динне саклап калучылар.

Шул ук вакытта без кыпчаклар да. Борынгы тарихчылар болгар белән кыпчакны бер халык дип санаганнар. Бу чыннан да шулай. Безнең бүгенге телебез күбрәк кыпчак теленә якын. Кыпчак телендәге язмаларны, әйтик, «Кодикус Куманикус» ны, бөтен тулылыгы белән татарлар гына аңлый ала. Андагы әйтем-табышмаклар халкыбыз телендә хәзер дә яши.

Хәзәрләр шулай ук юкка чыкмаганнар. Алар, төркиләр буларак, болгар, кыпчак арасына сеңгәннәр. Безнең каныбызда аларның өлеше дә бардыр.

Димәк, без, татарлар, – мәшһүр тарихчы Газиз Гобәйдуллин язганча, һәм башка галимнәр раслаганча, күп тамырлы халык. Шушы тамырларыбыз безне борынгы тарихыбыз белән тоташтырып тора, яшәү көче бирә.

Әллә инде шушы рәвештәге ныклык, яшәү көче булмаса, татарлар 1552 елдан башланган афәтне горур рәвештә кичерә алырлар идеме? Әллә шулай булмаса, Казан өчен дәһшәтле сугыш барышында мәшһүр сәет Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән динебез өчен, халкыбызның мәңгелеге хакына явыз дошманга каршы аяусыз сугышка ташланган булыр идеме? Максатчыл рәвештә хан сараена сугышчы ирләргә ярдәмгә килгән гүзәл затларыбыз дошман өстенә ябырылыр идеме? Әлбәттә, юк. Болар – халкыбызның яшәү көчен раслый торган фактлар.

Ә бит чын фаҗига шуннан соң башлана гына әле. Ул  –  кичәге бөеклектән коллыкка төшү фаҗигасе. Бәлки, башка бер милләт мондый фаҗигане шул кадәр горур рәвештә кичерә дә алмаган булыр иде. Татар,  – дәүләтләреннән мәхрүм булганнан соң да, кайгы белән үлем арасында калса да, бөек булып кала алган халык.

Могҗиза түгелмени бу? Ләкин бу могҗизаның тагын бер ягы була. Ул да булса, татарларның дәүләти хәтерләре яңара башлау. Чөнки татарлар, дәүләтсез калуларына да карамастан, дәүләти халык булып кала алдылар. Аларның тарихи хәтерләренә, каннарына һәм хәтта яшәү рәвешләренә дә дәүләтчелек сеңгән. Һәм әле дә булса яши бирә. Нәкъ менә шул дәүләти куәт татарга көч, дәрт һәм дәрман биреп тора.

1920 елдагы Татарстан Республикасы күктән иңмәде. Аны татарлар үзләре, аларның Мирсәет Солтангалиев, бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров, Юныс Вәлиди кебек милләтпәрвәр уллары яулады. Бу – халкыбызның бердәмлеге нәтиҗәсе.

Соңгы чор тарихыбыз да шуны раслый. Әгәр дә татарлар һәрдаим дәүләтчелекләрен торгызу фикере белән сугарылмаган булсалар, 1990 елның 30 августы көнне мөстәкыйльлек турындагы Декларация дә тумаган булыр иде. Шул елның августында мәйданнар халык белән тулды. Ирек мәйданы шаулап торды. Ерак-ерактагы татарлар, төн йокыларын калдырып, Казаннан хәбәр көттеләр, анда хат-телеграммалар яудырып, мәйдандагыларга һәм сессияләр залындагы Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге милләтпәрвәрләргә көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тордылар. Бу көннәрне Югары Совет исеменә 685 документ ирешә, шуларның 612 се илнең 137 төбәгеннән килгән бәйсезлек игълан итүне таләп иткән хатлар, мөрәҗәгатьләр иде. Декларация – халкыбызның һәм җитәкчелегебезнең бер тән һәм бер җан булып хәрәкәт итү нәтиҗәсе.

Шул елның шомлы 19–21 августында булып үткән ГКЧП фетнәсе көннәрендә дә шулай булды. Мәскәү җитәкчелеге, Минтимер Шәймиевне, КПСС республика комитетының беренче секретаре Рево Идиятуллинны, Югары Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны ГКЧПны яклауда гаепләп, суверенитет турындагы Декларациябезне юкка чыгарырга маташтылар. Шушы вакыйгаларны тикшерергә җыелган Югары Совет сессиясенә Ельцинның киңәшчесе Шахрай килде. Аның кесәсендә Россия Президентының М. Ш. Шәймиевне урыныннан алу турындагы карары да булган диләр.

Ләкин Шахрайны үз Президентын якларга җыелган шаулап торган мәйдан каршы алды. Халык үз Президентына кул тидертмәде. Аның иминлегенә гарант булды. Һәм Татарстан үзе сайлаган юлыннан тайпылмады. Аның җитәкчелеге артка чигенмәде. Халкыбыз бу көннәрне дә бер җан һәм бер тән булып хәрәкәт итте.

Референдум үткәрү көннәрендә дә шул ук хәл булды. Россия конституцион суды референдумны законсыз дип тапса да, Россия генераль прокуроры Татарстан прокурорларына барлык сайлау участокларын ябарга кушкан булса да, РСФСР Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов Волжск шәһәренә килеп Шәймиевне тимер читлеккә утыртып Мәскәүгә алып китү белән янаса да, халкыбыз йөзләгән телеграмма һәм хатларында: «Тимер бул Минтимер!» – дип, җитәкчелегебезгә көч һәм куәт биреп торды. Сайлаучыларның фикерен Россия Президентының телевидение аша мөрәҗәгате дә үзгәртә алмады. Аның каравы Шәймиевнең Ельциннан соң Татарстан халкына мөрәҗәгате аларның күңелләренә хуш килде.

Референдумның нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм: сайлаучыларның 61,4 проценты Татарстанның суверенлыгын яклап чыкты. Бу тарихи җиңү булды.

Референдум татар халкының дәүләти халык икәнлеген тагын бер кат раслады. Декларациябез халык фикере белән ныгытылды.

Әгәр дә шулай булмаса 1994 елның 15 февралендә Россия белән Татарстан арасында ике яклы дәүләтара Шартнамә төзелмәгән булыр иде.

Безнең договорның дошманнары да, аннан көнләшеп караучылар да булды. Бу бигрәк тә аның яңа проектын әзерләгән вакытта сизелде. Тик Татарстан бернәрсәгә дә карамастан яңа Шартнамәне яклый алды. Элеккегесеннән аермалы буларак, ул Россия Федераль җыелышының ике палатасы аркылы үтте һәм, Путин раслаганнан соң, закон көченә әверелде.

Шартнамә нигезендә Татарстан Россиядә бердәнбер махсус статуслы республикага әверелде. Ул икътисадыбызны үстерүгә уңай шартлар тудырды, читтә яшәгән милләттәшләребез белән эш алып бару өчен, яңа мөмкинлекләр ачты. Милли бердәмлегебезне ныгытты.

Күренә ки, бу очракта да халкыбыз, җитәкчелегебез Президент Шәймиев белән бергә булды.

Бергә булыйк. Заманында мәшһүр мөфти хәзрәт Галимҗан Баруди әйткәнчә, бер җан һәм бер тән булыйк!

2007


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации