Автор книги: Индус Тагиров
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Сөйләшүләр вакытындагы Бурбулисның урынбасары Милләтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе В. А. Тишков безгә: «Сез дә имзалагыз Федератив Договорны! Сезгә дә шундый ук ташламалар бирербез», – дип, безнең кылны тартып караган иде. Ләкин инде ул турыда сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Татарстан үз позициясендә нык торды. Тишков безнең ныклыкны чакматаш белән чагыштырды.
Ишеткәнебезчә, Якутияне дә, аның җир байлыкларын үзенеке итеп тану шарты белән, шушы документны имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Ләкин, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Россия җитәкчелеге борынгы Римның «Бүлгәләп хаким ит!» традициясен уңышлы кулланды. Башкортстан һәм Якутияне (Саханы) Татарстаннан читләштерә алды. Ә вакыты җиткәч, бу республикалар өчен ясалган ташлама вәгъдәләрен юкка чыгарды. Якутиягә дә, Башкортстанга да җир асты байлыклары тәтемәде, аларга аның хуҗасы булу насыйп булмады. Бүгенге көнне регионнар һәм иң беренче хисапта Башкортстан, Якутия, табышларының 70 процентын Мәскәүгә җибәреп торалар.
Ә Татарстан, Бурбулис әйтмешли, башкалар өчен әхлакый үрнәк була алды. Ул, 1994 елның 15 февралендә ике яклы Шартнамә төзүгә ирешеп, Россияне федератив рельсларга бастырды. Аның артыннан башкалар иярде. Россиянең кырыктан артык регионы Федератив үзәк белән ике яклы шартнамәләр төзеделәр, вәкаләтләр бүлештеләр. Ә Үзәк инде регионнары белән вәкаләтләр бүлешеп яшәү юлына баскан икән, бу дәүләт федератив дәүләт дип аталырга хаклы.
Татарстан тәҗрибәсе дөнья тарафыннан да танылды. Ул Үзәк белән милли республика арасындагы конфликтны тыныч юл белән хәл итү мисалын булдырды. Рамбуйе шәһәрендә Косово проблемасы тикшерелгән вакытта, сөйләшүләр алып баручылар өстәленә Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамә куелган.
Бүген исә Татарстанга ирешелгән позицияләренең кайберләреннән баш тартырга туры килә. Бу аңлашыла да. Чөнки Россиядә империалистик көчләрнең позициясе шактый нык. Алар Россиянең кайбер регионнарын моңа кадәр төзелгән шартнамәләреннән баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Һәм әле дә булса «Разделяй и властвуй!» принцибын дәвам итәләр. Татарстанны ялгызлыкта калдырырга тырышалар. Шулай булгач, чигенми мөмкин түгел. Дөрес, хаталар да җибәрмәдек түгел. Алары да булды. Ләкин төп плацдармнарыбызны саклап калдык.
Халкыбызның дәүләтилеген раслаган, 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларация һәм 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум Татарстан өчен аның киләчәген тәэмин итүнең төп базасы булып калачак.
Аллага шөкер – без дәүләти халык. Вакыты җиткәч, Ватаныбыз кайтыр. Моңа нинди дә булса шик булуы мөмкин түгел.
2011
Татарстан дәүләт төзү юлында
Кешелек дөньясы ныклап өченче меңьеллыкка, XXI гасырга кереп китте. Үткән гомер көндәлек вакыйгалар тарафыннан капланып бара сыман. Ә бит чынбарлыкта исә бүгенге вазгыять ул – тик кичәге тормышның дәвамы гына. Шунлыктан бүгенге мәшәкатьләр берничек тә үткән тарихны онытуга китерергә тиеш түгел. Алай гына да түгел, аңа объектив бәя бирү зарур. Ә без исә я онытабыз, я булмаса вакыйгаларга икенче төс бирергә тырышабыз. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин заманында, тарихның дусты да, дошманы да юк, ул барлык халыкларга да тигез карый, тик менә аны язучыларның гына кайвакыт каләмнәре ялгыша, дип язган иде. Һәм бу тарих язучылар өчен җитди кисәтү булып яңгырарга тиеш. Кызганыч ки, без шушы кисәтүне кулланма рәвешендә кабул итә алганыбыз юк әле.
Ә бит ошыймы безгә, ошамыймы, булган вакыйгаларны йомып калдырырга ярамый. Әйтик, Беренче рус революциясен бөтенләй диярлек искә алмадык. Әйтерсең лә ул бөтенләй булмаган. Ә бит без, татарлар, ул революциядән иң күп файда күргән халыкларның берсе. Тукаебыз юкка гына аны татарның уяну таңы дип атамаган. Чөнки XX гасыр башында татарлар искиткеч тизлек белән зур яңарыш кичерәләр. Аларның инде онытылып барган дәүләти тойгылары уянды, дәүләтчелек идеясе төп милли идеягә әверелде. Моны аңлау өчен кайбер жандармерия документларына күз ташлау да җитә.
Казан жандармерия идарәсе башлыгы 1909 елның 9 августындагы Эчке эшләр министрлыгының полиция департаментына юнәлтелгән депешасында, татарлар арасында милли идеянең ныгуына борчылып, болай дип язылган: «Бу идеянең максаты барлык мөселманнарны бер дәүләткә җыюдан гыйбарәт. Аның тактик алымнары татарларда һәм мөселманнарда милли хис уятуга, автономия, милли мәктәп, милли бердәмлек булдыру, рус йогынтысына һәм хөкүмәтнең руслаштыру сәясәтенә каршы торуга юнәлтелгән… ә киләчәктә Төркестан һәм Кавказ белән союзга кереп, эшне гомумтөрки республика төзүгә кадәр җиткерү күздә тотыла»[38]38
ТРМА, 1 ф., 6 тасв., 636 эш, 3 б.
[Закрыть].
1911 елда төзелгән бер жандармерия язмасында «Казан губернасында һәм кайчандыр куәтле булган тарихи татар патшалыгының үзәге Казанда алдынгы татар элементлары җыела»[39]39
ДПОО, 74 эш, 27 кис., 12 б.
[Закрыть] диелгән. Әйе, Беренче рус революциясеннән соң Россия татарлары дәүләтчелекләрен аякка бастыруны максат итеп куялар. Шул елларны Петербург шәһәрендәге татар студентлары, «Татар учагы» оешмасы булдырып, анда шулай ук татарлар өчен махсус республика булдыруны үзләренең бурычлары итеп билгелиләр.
Хәзерге заманда революцияләрне каһәрләү модага керде. Күпләрне революциядән курку хисләре биләп алды. Моны аңлап була, әлбәттә. Чөнки күпчелек революция кан кою, бик зур югалтулар һәм хәтта Гражданнар сугышына да китерә. Әйе, революцияләрдән куркырга кирәк. Ләкин аларның инде булганнарыннан түгел, булырга мөмкиннәреннән курку һәм аларны булдырмауның барлык чараларын да күрү зарур.
Октябрь революциясен кисәтү мөмкинлекләре дә булган. Тик шул вакыттагы Керенский, Милюков һәм Львов кебек ил язмышы өчен җаваплы шәхесләр алдан күрә белмәүләре, сәяси куркаклыклары аркасында аларны ычкындырганнар. Шушы уңайдан үзебезнең заманда булып үткән бер революцияне искә алып үтүне кирәк саныйм. Сүз Мариу Соариш җитәкчелегендәге Португалия революциясе турында бара. Анда нәкъ Россиядәге 1917 елдагы Февраль революциясендәге кебек ике властьлылык барлыкка килә. Анда да бер якта – сталинчылар, икенче якта сул партияләр торган. Мариу Соариш нәкъ Керенский кебек урталыкта, аптырашта кала. Шулвакыт аңа АКШның дәүләт секретаре, шалтыратып, Керенский хаталарын кабатлый күрмәгез дип кисәтә. Һәм Мариу Соариш зур компромисслар аша урталыктагы сәяси-демократик көчләр белән союзга кереп, тыныч юл белән җиңеп чыга. Уңнар да, суллар да максатларына ирешә алмый калалар.
Гомумән, без күбрәк 1990 елның 30 августында кабул ителгән суверенлык турындагы Декларациясе турында гына сөйлибез. Ә аның тирән тамырларына тиешле игътибар бирмибез. Дөрес, аны кабул итү безнең тарихыбызда зур вакыйга булды. Ләкин, әгәр дә 1920 елны Татарстан барлыкка килмәгән булса, бу вакыйга да булмас иде. Декларацияне, нигездә, 1920 ел тудырды. Ә 1920 ел үзе татарның дәүләти тирән тамырларына килеп тоташа. Татарлар республика оештыру өчен тулы әзерлектә булалар. Аларның алдынгы мәдәният һәм мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән китап чыгарып торган полиграфик базалары була. Татарларны әллә ни өнәми торган 20 нче елларда РСФСР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары казах Т. Рыскулов Татарстанны бердәнбер өлгергән, җитлеккән республика дип атаган. Һәм ул шулай була да. Россиянең башка республикаларын ул Совет хөкүмәтенең мәрхәмәте аркасында гына яшиләр дип белдергән.
1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү хакындагы Декретны Совет хөкүмәтенең башлыгы В. И. Ленин һәм РСФСРның Үзәк Башкарма Комитеты Рәисе М. И. Калинин имзалыйлар. Ни кызганыч, бүгенге көндә Ленинга караш та шактый үзгәрде. Янәсе, ул тоталитар дәүләт төзеп калдырган, илдә диктатура урнаштырган. Ләкин без Ленинның үзенең сәләтле көндәшләреннән бер-ике башка югарырак торуын, Россиядәй зур империяне җимереп, властьны үз кулына алуга ирешкән көчле шәхес булуын онытып җибәрәбез.
Күп вакыт тарихчылар, агымдагы сәясәт йогынтысына бирелеп, шәхеснең бөеклеген тану белән аның кылган эшләренә бәя бирүне бутыйлар. Әйе, Ленин каты куллы булган, максатына ирешү өчен, кан коюдан да, үтерү-үтертүләрдән дә баш тартмаган. Тик менә болар аның гениаль шәхес икәнлеген тануга комачау булырга тиеш түгел. Әллә Александр Македонский, Чыңгыз хан яки Наполеон явызлыклар кылмаганнармы, дистәләгән мең кешенең башына җитмәгәннәрме, шәһәр һәм авылларны җимермәгәннәрме? Тик аларның данлыклы тарихи шәхес булуларын инкяр итүче юк.
Без исә, бу очракта артык тирәнгә китмәстән, Ленинның Татарстан Республикасын төзүдәге роленә уңай бәя бирергә тиешбез. Әгәр дә шул вакыт республика өчен махсус җир бүленеп бирелмәгән булса, без бүген суверен дәүләт турында сүз дә кузгата алмаган булыр идек. Дөрес, республика шул вакыттагы милләтпәрвәрләребез теләгән рәвештә төзелмәде. Аның территориясе дә, хокуклары да кысылган иде. Шулай булуына да карамастан Татарстанның суверенлык турындагы Декларациясе яралгысы Ленин Декреты нигезендә барлыкка килде.
Заманында шушы вакыйга тантаналы рәвештә билгеләнә иде. Дөрес, бу тантаналарның күп өлеше Ленинга, соңрак Сталинга һәм Коммунистлар партиясенә дан җырлауга багышланып, рәсми булмаган фикерләргә урын бирелми иде. Ә бүген бу вакыйгага, гомумән, тиешле игътибар юк. Әмма безгә, киләчәгебезне билгеләү максатыннан, үткән гасырның 20 нче еллар вакыйгаларына тулаем караш ташлау зарур.
Моның өчен без иң баштан большевикларның милли сәясәте асылын ачыкларга тиешбез. Һәм сүзне аларның Россияне федератив республика дип игълан итүләреннән, милли республикаларны төзүнең сәбәбен күрсәтүдән башларга тиешбез. Моңа кадәрге тарихи әсәрләрнең күбесендә милли мәсьәләләрне хәл итү большевикларның төп максатларыннан берсе булуы ассызыкланды. Монда 57 процент халкы рус булмаган илдә властьны үз кулларында ныклап тотарга теләүчеләр өчен федерация принцибына күчү мәҗбүри чара икәнлеген онытырга ярамый.
Ләкин бу адымны большевиклар тик вакытлы чара гына дип саныйлар. Алар милли азатлык өндәмәсен Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы елларында рус булмаган халыкларны үз якларына тартуга юнәтелгән уен гына дип саныйлар. 1922 елның сентябрендә И. В. Сталин В. И. Ленинга язган хатында, без, сугыш елларында үзебез дә теләмәстән, шактый күп бәйсезлек тарафдарлары үстердек, һәм алар, бу уенны чынга алып, чын бәйсезлек таләп итә башладылар, ди. Һәм бу «уен» ны туктатуны таләп итә. Шушы рәвештә фикер йөртүчеләр партия сафларында аз булмый. РКП(б) ның VIII съездында милли мәсьәләләр тикшерелгән вакытта, Н. И. Бухарин, без милләтләрнең үзбилгеләнү приницибын күтәреп чыгарга тиеш түгелбез, ди[40]40
РКП(б)ның VIII съезды. Протоколлар. – М.: ГИПЛ, 1959. – 47, 69, 80, 81, 82, 90 б.
[Закрыть]. Н. Осинский бу өндәмәне демонстратив һәм шартлы дип бәяли. Ә Г. Л. Пятаков исә съезд делегатларын аны тик дипломатик уен коралы итеп кенә кулланырга өнди. Д. Б. Рязанов бу өндәмәнең көтелмәгән вакыйгаларга китерүе бар дип кисәтә. М. П. Томский, съезд залына карап, «монда үзбилгеләнү хокукын, милли хәрәкәтне нормаль һәм көтеп алынган хәл дип уйлаучылар юктыр» ди.
Ләкин ялгыша, съезд залында андый фикердәге кешеләр шактый күп була. Бу бәйсезлек тарафдарлары кемнәр булды икән соң? Аларның күбесе – милли социалистлар. Аларны күренекле тарихчыбыз Һади Атласи ярым коммунистлар, ярым милләтчеләр дип атаган. Һәм мондыйлар барлык рус булмаган халыклар арасында да булган. Мәсәлән, Польша социалистлары аталарыннан берсе Юзеф Пилсудский «мин социалистик поезддан бәйсезлек тукталышында төшеп калдым» ди торган. Аның өчен төп максат – социализм түгел, ә милли бәйсезлек. Татарлардан Мирсәет Солтангалиев шундыйлардан булган. Тик менә аңа һәм башка татар коммунистларына социалистик поезддан төшеп калу күпкә авыр булган. Хәтта мөмкин дә булмаган дисәм, әллә ни ялгышмамдыр дип уйлыйм. Чөнки алар большевиклар тозагына ныклап эләккән булалар. Алар Совет властеның милли сәясәтеннән татарлар, гомумән барлык мөселманнар өчен азатлык яулауны максат иткәннәр. Тик менә большевистик «уен» ның баштарак Ленинның авыруы, аннан соң үлеме нәтиҗәсендә кискен рәвештә тәмамланасын чамалап бетермәгәннәр. Шулай булса да шактый уңышларга ирешкәннәр. Татарстан һәм Башкортстан республикаларының барлыкка килүе шуңа дәлил булып тора.
Солтангалиев һәм аның тарафдарлары милли республикаларның мөмкин кадәр күбрәк хокуклы булуларын алга сөрәләр. Алар, СССР төзелгән вакытта, барлык республикаларның да тигез хокуклы булып керүләрен таләп итәләр.
Ләкин Совет җитәкчеләре моңа каршы була. Бигрәк тә Сталинның җене котыра. Беренчедән, ул республикаларны, аларның бердәмлеген булдырмау максатыннан чыгып, ике сортлы итеп кора. Һәм шуның нигезендә автономияле республикалар ялгыз калалар. Икенчедән, аларның хокукларын киңәйтү түгел, хәтта шул вакыттагы бәйсез саналган республикаларның хокукларын да юкка чыгару ягында тора.
Ул моңа ирешүне реаль властьны үзәкләштерелгән партия кулында, ә республикаларда аның җирле органнарында туплау юлында күрә. Һәм шулай эшли дә. Шунлыктан күп вакыт республикалардагы дәүләт органнары уенчык рәвешендә генә карала. Партия секретарьлары аларны турыдан-туры үзләренә буйсынган органнар итеп саный. Дәүләт органнарының җитәкчеләре аларга буйсынып яшәргә тиеш булалар.
Димәк, милләтләр язмышы – большевиклар кулында тик уен коралы, ә «дәүләт» дигәннәре уенчык кына. Ил белән дәүләт түгел, партия идарә итәргә тиеш. Ә партия унитар принципларга нигезләнгән. Һәм шунлыктан РСФСР, ә аннан соң СССРда тик формаль федерация булалар. Чынлыкта исә алар федератив киемгә яшеренгән унитар дәүләтләр буларак яшиләр.
Шулай да бер искәрмә ясамасак, бу гаделлеккә хилафлык кылу булыр иде. Баштарак республикаларның һәм шул исәптән Татарстанның да алты комиссариаты мөстәкыйль яки республикаларның үзләренә генә буйсына торган булалар. Болар арасында Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр, Юстиция, Җир эшләре комиссариатлары була. Прокурор шулай ук тик республика тарафыннан билгеләнә һәм аңа гына буйсына. Татарстанның автономияле булуын нәкъ менә шушы факт билгели.
Тик менә республиканың үзендә хөкүмәтнең автономияле хокукларын кысу алга чыга. Төрле рәвештә барлыкка килгән республикаларда да тик партия органнары гына идарә итәргә тиеш була. Әлбәттә, бу зур ризасызлык тудыра. Татарстанда дәүләт органнарының башында татарлар булса, партия өлкә комитетын читтән китерелгән татар булмаган кешеләр җитәкли. Болар арасында низаг чыгачагы алдан үк мәгълүм була. Моны РКП(б) Үзәк Комитетында бик яхшы беләләр. Алар өчен бу ике якның чәкәләшеп торуы файдага гына. Чөнки ике як та, дөреслек эзләп, Мәскәүгә килә, ярдәм сорый. Бер як өлкә комитеты секретарьларын алмаштыруны таләп итсә, икенче як хөкүмәт башлыгын алмаштыруны сорый. Мәскәү исә җае белән ике якның да гозерләрен үтәгән сыман кылана. Нәтиҗәдә партия секретарьлары һәм Халык комиссарлары советы рәисләре алмашынып кына тора.
Шактый күп тарихи хезмәтләрдә үткән гасырның 20 нче елларында Татарстан партия оешмасындагы үзара көрәш группачылык хәрәкәте итеп кенә карала килде. Партия өлкә комитеты секретарьларына каршы чыгучыларга группачылар яки солтангалиевчеләр тамгасы сугылды. Бүген бу мәсьәләгә дә ачыклык кертү таләп ителә.
Моның асылында миллилек ятса да, ике якның тарафдарлары арасында да татарлар була. Алар үзара көрәш алып баралар. Менә нәкъ шушы көрәш группачылык көрәше итеп бәяләнә. Имештер, сул фикерле татарлар уң фикерлеләре белән көрәшәләр. Нигездә исә, көрәш вәкаләтләр бүлү тирәсендә бара. Милләтпәрвәрләр фикеренчә, партия үз эше белән, дәүләт органнары мөстәкыйль рәвештә үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Тик менә партиянең вәкаләтләрне берәү белән дә бүлешәсе килми. Өлкә комитеты секретарьлары дәүләт органнары җитәкчеләрен тик үз кубызларына гына биетергә тырышалар. Ә инде дәүләт органнары башында торган Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров кебек көчле, үз фикерләре булган шәхесләр республиканы чын мәгънәсендәге татар дәүләтчелеге биеклегенә күтәрергә тырышалар. Алар кемнеңдер кубызына биергә теләмиләр. Шунлыктан партия органнары белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләр коруны максат итеп куялар.
Өлкә комитеты секретарьларын Мәскәү перчаткаларны алыштыргандай алыштырып кына тора. 1921 елның июненнән декабрьгә кадәр республика партия оешмасын А. И. Карпов җитәкли. Аны 1922 елның гыйнварында А. П. Галактионов алыштыра. Ул автоһәлакәттә үлгәннән соң, шул елның июнендә аның урынына Д. Е. Живов билгеләнә. Аны бу постта нибары ике ел торган Б. Д. Пинсон алыштыра. Аннан соңгы секретарь И. Т. Морозовка да җил каршы була. Ул бу урында 1924 елның мартыннан 1925 елның ноябренә кадәр генә утыра ала. Тик моннан соңгы җаваплы секретарь М. Хатаевич кына бу урында 1925 елның декабреннән 1928 елның декабренә кадәр утыра.
Аңлашыла ки, бу кешеләр вазифаларына лаеклы була алмыйлар. Алар җирле шартларның нидән гыйбарәт икәнлеген, республиканың кадрларын белмиләр. Болар Татарстан Республикасына тик формаль, уенчык дәүләт итеп кенә карыйлар. Шунлыктан алар Республиканың Үзәк Башкарма Комитеты, Халык комиссарлары советы рәисләре белән бөтенләй санашмыйлар. Үзләрен бердәнбер власть чыганагы итеп саныйлар. Аларның төп эшләре татар хезмәткәрләрен бер-берсе белән сугыштырудан гыйбарәт була.
Ләкин совет органнарын җитәкләгән милләтпәрвәр нык егетләр партия өлкә комитетына сүзсез буйсына торганнардан булмый. Һәм авыр, шул ук вакытта югалтулы көрәшләрдә шактый уңышларга ирешәләр. 1921 елда Татарстанда татар теле рус теле белән беррәттән дәүләт теле итеп игълан ителә. Дәүләт органнары эш кәгазьләрен ике телдә төзи башлыйлар. Дәүләт, һәм күпмедер дәрәҗәдә партия дә, халык белән ике телдә сөйләшә башлый. Партия өлкә комитеты да махсус карар нигезендә төп дәүләт һәм җәмәгать органнарында эшләүчеләр өчен ике телне белү мәҗбүр итеп куела. Һәм конкрет рәвештә ике тел белүне таләп иткән җитәкчелек постларының номенклатурасы булдырыла. Әлбәттә, моңа көчле каршылык күрсәтелә. Партия өлкә комитетының XII конференциясендә ул вакыттагы ВКП(б) өлкә комитеты секретаре М. Хатаевичка: «Сез, татар телен өйрәнмәгән руслар республикадан китәргә тиеш, дип әйттегез, шулай булгач китәргә теләгән кешеләр китә башлый аламы?» – дигән сорау бирәләр. Ул моңа: «Конкрет постларның исемлеге нигезендә, татарча белмәгән кешеләр, милләтләре нинди булуга да карамастан, урыннарын ике телне белгән кешеләр өчен бушатырга тиешләр, без моны, һичшиксез, дөрес дип саныйбыз һәм бу эш 1927 елда тәмамланырга тиеш», – дип җавап бирә[41]41
Татарстанның тарихи-сәяси архивы, 15 ф., 2 тасв., 3 эш, 141 б.
[Закрыть].
Әлеге катгый карар үзеннән-үзе барлыкка килми. Бу дәүләт җитәкчеләренең басымы астында эшләнә. Кайбер секретарьлар хәтта тагы да алгарак атлыйлар. Мәсәлән, шул ук Хатаевич инициативасы белән мәктәпләрдә барлык укучылар өчен дә мәҗбүри рәвештә татар телен укыту кертелә. Һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә. Үткән гасырның 50 нче елларына кадәр республикада татар телен камил үзләштерү системасы барлыкка килә. Ул елларда татар телен яхшы үзләштергән руслар саны арта.
Болар барысы да – шактый югалтулы көрәш нәтиҗәсе. Югалтулар беренче көннән үк башлана. Республиканың Халык комиссарлары советы рәисе итеп аны барлыкка китерү өчен җаны-тәне белән бирелеп эшләгән Мирсәет Солтангалиев түгел, ә аның көндәше Сәхибгәрәй Сәетгалиев билгеләнә.
1921 елны республика ачлык афәте кичерә. Ул елның корылыгы белән бергә республикага йөкләнгән 10,5 млн пот икмәк развёрсткасы ачлыкның төп сәбәпләре булалар. Бу развёрстканы үтәүнең һәлакәт икәнлеген күпләр алдан ук әйтеп куя. Ләкин, замандашлары әйтүенчә, Сәетгалиев бернәрсәгә дә карамастан йөкләнгән планны арттырып үтәүне максат итеп куя. Ул моны республика төзелү өчен түләү дип саный. Ә менә Тат ЦИК (Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты) секретаре Шамил Усманов шушы планны үтәүне таләп иткән мөрәҗәгатькә кул куюдан баш тарта. «Мин үз халкыма чыгарылган үлем карарына кул куймыйм», – ди ул. Җир эшләре буенча халык комиссары Юныс Вәлидов та шушы фикердә була. Ул халыкның тормышын ничек тә булса җиңеләйтүнең мөмкин һәм мөмкин булмаган чараларын да күрә. Җирсез татарлар өчен махсус посёлоклар булдыра. Авылга заман өчен яңа агротехник чаралар кертә. Авыл хуҗалыгында эшләүче кадрлар әзерләү системасын булдыра. Партия секретарьлары аның бу эшләрен хупламыйлар. Тик Вәлидов баш бирә торганнардан булмый. Аны моның өчен суд җаваплылыгына тарталар. Һәм вакытсыз үлемгә дучар итәләр. Ачлык нәтиҗәсендә республика 300 меңнән артык кешесен югалта.
1923 елны Мирсәет Солтангалиев өстеннән дә суд оештырыла. Бу гади суд булмый. Аны Урта Азия басмачылары һәм шулар арасындагы Зәки Вәлиди белән элемтәгә керергә тырышуда һәм партиянең милли сәясәтенә каршы астыртын эш алып баруда гаеплиләр. Һәм милли республикаларның, өлкәләрнең вәкилләре җыелган 4 нче киңәшмәдә «фаш» итәләр. Аны партиядән чыгаралар һәм Милләтләр эшләре буенча комиссариаттагы җаваплы постыннан азат итәләр. Һәм шуннан йөзләгән милләтпәрвәрне солтангалиевче тамгасы белән төрле җәзаларга тарталар.
Мескен Сәетгалиев тә постында калдырылмый. Аны эшеннән азат итәләр. Аның урынына Кәшшаф Мохтаров килә. Тик бу хөкүмәтнең дә гомере озын булмый. Чөнки Кәшшаф Мохтаров – чын дәүләтчелек тарафдары. Ул совет органнарын партия койрыгы рәвешендә түгел, ә гамәли власть итеп күзаллый. Һәм шуның өчен көрәш алып бара. Әнә шул инде әйтеп үтелгән секретарьлар алышынып торуы ниндидер дәрәҗәдә шул көрәш нәтиҗәсе була.
Ләкин илдәге билгеләнгән юнәлешне үзгәртү мөмкин булмый. Партия органнары ныгый һәм реаль властька әверелә, ә совет органнары аларның йомышчысы рәвешендә кала. Татарстанда да нәкъ шулай була. 1930 еллар уртасында партия һәм совет органнары арасындагы көрәш туктый. ВКП(б) өлкә комитеты бердәнбер власть чыганагы булып кала.
Моның белән бергә республиканың хокуклары да кысылганнан-кысыла бара. 1926 елны Мәскәүдә РСФСР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары Т. Рыскулов җитәкчелегендә автономияле республикаларның хокуклары турысындагы киңәшмә булып үтә. Аның девизы Дагстан Республикасы вәкиле Самурскийның канатлы «Ванька прёт, Осман спасайся!» дигән девизы астында үтә. Бу милли республикаларга бөек державачылык шовинизмы янаган куркынычны билгеләгән сүзләре була. Киңәшмәдә республикаларның үзәк хөкүмәт тарафыннан җәберләнү фактлары китерелә. Аларның автономияләре юкка чыгу ихтималы турында сүз алып барыла.
Кайберәүләр, бигрәк тә К. Мохтаров, Р. Сабиров, бу турыда күп мәгълүматлар китерәләр. Ә Солтангалиев белән тыгыз контактта торган аның фикердәшләре РСФСР Үзәк Башкарма Комитетының җаваплы хезмәткәре Әсфәндияров һәм Чувашия вәкиле Шевле автономияле республикаларны союздаш республикалар итеп үзгәртеп кору һәм рус республикасы төзү идеясен күтәрәләр. Ләкин бу тәкъдим кабул ителми. Киңәшмә бернинди нәтиҗә дә бирми.
Ә Казанда партия өлкә комитеты җыйган махсус киңәшмәдә анда кабул ителгән карарларны тар-мар итәләр.
СССРның, РСФСРның һәм Татарстанның 1936–1937 елларда кабул ителгән Конституцияләре нигезендә республиканың автономиясе бөтенләе белән бетерелә. Аның элек мөстәкыйль саналган тик республиканың үзенә генә буйсынган алты комиссариаты да башка комиссариатлар белән тигезләштерелә. Алар да моннан соң Мәскәүгә буйсына торган булып калалар.
Шулай итеп, республиканың исеме генә кала. Җисеме исә Россиянең башка өлкә һәм крайлары белән тиңләштерелә.
Ләкин исеме калуы, аның Россия һәм СССР Конституцияләрендә формаль рәвештә булса да суверен дәүләт итеп билгеләнүе киләчәктә Татарстанның суверен дәүләткә әверелүенә юл ачты.
2012
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?