Электронная библиотека » Индус Тагиров » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Индус Тагиров


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Суверенлык турындагы Декларация – хөррияткә тәүге адым

Мин бу язмамны укучыларга Декларациябезне төзүчеләрнең берсе буларак та тәкъдим итмәкче булам. Шунсыз аның чын асылын аңлату шактый кыен булыр дип уйлыйм. Моңарчы әле аны берәүнең дә тылсымлы капчык белән чагыштырганы юк. Ә андый чагыштыру бик тә урынлы. Чөнки аның һәрбер җөмләсе алтын бәясенә тәңгәл. Шушы кечкенә генә документ үз эченә искиткеч зур идеяләрне сыйдырган. Ул бай тарихыбыз рухы белән сугарылган.

Аны кабул итүнең тарихы шактый озын. 1552 елда бәйсезлегебезне җуйганнан бирле, татарлар дәүләтчелекләрен торгызу өчен көрәшне беркайчан да туктатмадылар. Халкыбызның тарихи хәтере бөеклек чорларыбызны ныклап саклап килде. Шуның өчен тарихның һәрбер кискен борылышы саен дәүләтчелек мәсьәләсен беренче урынга чыгара торды. 1920 елның 27 маенда автономияле Татарстан буш урында барлыкка килмәде. Ул кемнеңдер мәрхәмәте түгел, аны татарлар, халыкның Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов кебек батыр уллары яуладылар. Алар 1922 елдан башлап Татарстанны союздаш республикага әверелдерү өчен дә күп көч куйдылар. Тик Сталин һәм аның тирәсендәге шовинистик рухлы кешеләр моңа һәрвакыт каршы чыктылар. 1936 елда СССР, 1937 елда РСФСР Конституцияләре нигезендә Татарстан һәм башка республикалар шушы бәйсезлекләреннән колак кактылар. Автономиянең исеме калды, җисеме бетте.

Безнең максат Татарстанны тулы хокуклы, ирекле республикалар союзына, аны чын федератив дәүләткә әверелдерүдән гыйбарәт иде. Республикабыз, аның җитәкчесе Минтимер Шәймиев моны булдыру һәм союздашлыкның яңа Шартнамәсен башка республикалар белән беррәттән имзалау өчен бик күп көч куйды.

СССР юллар чатында торган заман иде.

Көннәрнең берендә Татарстан партия өлкә комитетының беренче секретаре Рево Рамазанович Идиятуллин мине үз кабинетына чакырды һәм Татарстан өчен дә суверенлык Декларациясе кирәк диде. Ул вакыт бу кем фикере дип сораша торган заман түгел. Мин дә сорашып тормадым. Ул, җиң сызганып, эшкә керешергә кушты.

Мин үземнең университеттагы кабинетыма Татарстан Югары суды рәисенең беренче урынбасары Минзөфәр Мәүләтшинны һәм филология факультеты деканы Ямил Сафиуллинны чакырдым. Алар, минем дуслар, эшнең нидән гыйбарәт икәнлеген бик тиз төшенделәр. Һәм без Декларациянең беренче вариантын эшләдек тә.

Әллә ни күп вакыт үтмәде, Минтимер Шәрипович, Кремльдә иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен җыеп, декларация кабул итү мәсьәләсен куйды. Берничә проект тәкъдим ителде. Берсе Татарстан халык депутаты, университетның физфак доценты А. В. Штанинныкы иде. Тагын кемнәрнеңдер вариантлары да бар иде. Тик, нигездә, ике генә вариант булып чыкты. Штанин варианты буенча суверенитет – Россия составында, ә безнең вариант кем составында икәнлекне күрсәтмәстән игълан ителергә тиеш иде.

Тиздән Югары Советның Президиумы, Декларацияне рәсми рәвештә төзеп, аны Югары Совет сессиясенә әзерләү өчен эшче төркем төзеде. Аның составына мин дә кертелгән идем. Эшче төркем әзерләгән һәм Югары Совет сессиясендә тәкъдим ителергә тиешле Декларация проектын газеталар бастырып чыгардылар.

Билгеле булганча, Югары Совет сессиясе шушы проектны бер атна буе тикшереп, ниһаять, 30 август көнне кабул итте.

Без Декларациябезне тулы бәйсезлек документы итеп күрергә теләдек. Ни өчен? Юк, СССРны таркату, яки Россияне туздыру түгел иде безнең максатыбыз. Без тик ирекле рәвештә яңартылган СССРда тулы хокуклы союздаш республика булырга омтылдык. Әгәр дә Декларациядә Татарстан РСФСР әгъзасы итеп күрсәтелсә, аны берәү дә СССРга алмаячак иде. СССРның тулы хокуклы әгъзасы булмаганлыктан, Декларациядә анысын да күрсәтеп булмый иде. Димәк, Декларация нигезендә Татарстан  – СССРда да түгел, РСФСРда да түгел, ә суверен дәүләт. Менә бу Декларациянең беренче тылсымы иде.

Бу хакта вакытында төрле уйдырмалар йөрде. Татарстан – Россия белән саубуллаша, аның белән араны өзә дип коткы салучылар да булмады түгел. Кая китсен ди Татарстан? Ул бит Россиянең уртасында урнашкан. Нигездә исә, Декларация Россия белән ике яклы Шартнамә нигезендә үзара махсус мөнәсәбәтләр урнаштыруга юл ачты. Һәм ул СССРның да, РСФСРның да территориаль бөтенлегенә куркыныч тудырмады. Алай гына да түгел, бу документ СССРны гына түгел, Россиянең үзен чын федерация итү документына әверелде. Һәм алдагы тормыш моның шулай икәнлеген тулысы белән раслады.

Декларациянең икенче тылсымы – милек ул. Моңа кадәр Татарстандагы милекнең тик ике проценты үзенеке саналса, Декларация нигезендә милек Татарстан халкына күчә. Дөрес, соңрак милек мәсьәләсенә үзгәрешләр кермәде түгел, керде. Шулай да ул Чубайслар, Ходорковскийлар кулына күчмәде. Милек үзебезнеке булу аркасында, республикада бик күп эшләр башкарылды. Авыл-шәһәрләребез яңарды, республика тулысы белән газлаштырылды, Кама аркылы күпер салынды. Икътисадыбыз гөрләп алга бара. Ә бит бу могҗиза Декларациянең бер җөмләсенә сыйган. Тылсым түгелмени бу?

Декларацияне тормышка ашыру, аны конституцион кануннарга салу, Россиядән таныту өчен, көрәштәшләр булуы кирәк инде. Без ул көрәштәшләрнең беренчесе итеп һәрвакыт Башкортстанны күрә килдек. 1990 елның сентябрендә Минтимер Шәрипович кушуы буенча, без Рево Рамазанович белән Уфага очтык. Аэропортта безне Башкортстан Министрлар Советы рәисенең шул вакыттагы урынбасары Мансур Әюпов, КПССның Башкортстан рескомының идеология секретаре Роберт Янбарисов каршыладылар. Безнең төп сөйләшү татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кайтып калды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Башкортстан да безнекенә охшаш декларация кабул итсә иде дигән фикергә килдек.

Тик менә Башкортстан Югары Советы депутатларының шактый күпчелеге моңа каршы чыкты. Югыйсә Башкортстанның моңа хокукый мөмкинлекләре безнекенә караганда күбрәк иде. Чөнки бит Декрет нигезендә барлыкка килгән Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстан Республикасы инде 1917 елның декабрендә үк үзбилгеләнү хокукы нигезендә барлыкка килә. 1919 елның мартында Совет һәм Башкортстан хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү нигезендә, шушы республика зур хокукларга ия була. Хокуклар арасында чит дәүләтләр белән аралашу, армия тоту вәкаләтләре дә була. Тик менә 14 ай үтүгә, Совет хөкүмәте бу килешүне юкка чыгара. Башкортстан башка Россия республикалары белән тигезләндерелә. Шунлыктан сүз гаделлекне торгызу турында гына барырга тиеш була.

Мансур Әюповны үгетлисе юк. Ул – шулай ук суверенитет идеясенә җаны-тәне белән бирелгән кеше. Әгәр дә Башкортстан Югары Советы тиешле декларацияне кабул итмәгән икән, монда аның гаебе юк. Миңа моннан соң да бу кеше белән шактый аралашырга туры килде. Очрашкан саен, мин аның тирән акыллы, белемле һәм дуслыкка турылыклы шәхес икәнлегенә ныграк инандым. Ул, Башкортстан өчен, аның мөстәкыйльлеген тормышка ашыру өчен, республиканың дәүләт секретаре постында да зур хезмәт куйды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу башкорт ул вакыт ике халыкның, ике республиканың һәрвакыт бергә булырга тиешлеген алга сөрә килде.

Тик менә мактаулы кыз туйда хур була дигән кебек, Мансур Әюпов та шундыйрак хәлгә калды. Бу турыда инде мин «Мәдәни җомга» битләрендә язып чыккан идем. Кабатлап тормастан, аның Россия Дәүләт думасы депутаты буларак Башкортстанның башка депутатлары белән берлектә Татарстанның Федераль Үзәк белән төзелергә тиешле шартнамәсенең яңа проектына каршы чыгуы турында барганын гына укучыларның исенә төшерәсем килә. Тик мин нигәдер бу эшнең Мансурның үз иреге белән эшләнүенә ышанасым килми. Хатасын кайчан да булса төзәтергә тырышачагына өметләнәм.

Россия белән ике яклы Шартнамәгә шушы Декларация юл ачты. Шартнамә турында сөйләшүләрне без шушы документ нигезендә башладык. Бу җиңел эш булмады. Чөнки безгә Россия җитәкчелеген Декларациябезнең РСФСР иминлегенә, бөтенлегенә янамавын һәм шул вакытта Татарстанга яңа Союз Шартнамәсенә мөстәкыйль рәвештә кул куярга юл ачачагын күндерү кирәк иде.

Бу эш тә уңышлы башкарылды. 1991 елның 12–15  август көннәрендә Б. Н. Ельцин һәм М. Ш. Шәймиев арасындагы килешү нигезендә, Татарстанның ни рәвештә яңа Союз Шартнамәсенә кул кую һәм, РСФСР белән мөнәсәбәтләрне билгеләү өчен, ике делегация арасында сөйләшүләр булып үтте. РСФСР делегациясенең башлыгы дәүләт секретаре Г. Э. Бурбулис, безнең делегациянең җитәкчесе вице-президент В. Н. Лихачёв, аның урынбасары шушы юллар авторы иде. Без, уртак протокол кабул итеп, анда Татарстан һәм РСФСРның суверенлык декларацияләренә уңай бәя бирдек һәм Татарстан һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрнең ике яклы шартнамә нигезендә булырга тиешлеген язып куйдык. 19 август көнне ике Президент, очрашып, сөйләшүләр нәтиҗәсенә нокта куярга тиеш иделәр. Ләкин. Әйе, мин бу сүзне ачынып әйтәм, бу очрашу булмый калды. Чөнки безгә чын бәйсезлек яулап, яңартылган Союз Шартнамәсенә тигез хокуклы республика рәвешендә имзалау өчен өч көн җитмәде. Чөнки без Мәскәүдән кайтып, өч көн үтү белән, ГКЧП фетнәсе узды. Аны СССР Президенты М.  С.  Горбачёвның иң якын яраннары башлады. Горбачёв исә үзе, ил белән идарә итү дилбегәсен куллары калтырап торган Янаевларга тапшырып, Кырымга үзенең Форостагы дачасына ялга китеп барды. 19 августта яңартылган Союз Шартнамәсен имзалау процессы башланырга тиеш иде. Шушы фетнә аркасында бу мөмкинлек юкка чыкты. Гекачепистлар җиңелеп, кулга алынганнан соң, Горбачёвның базары бетте. Ул хәлсезләнгән, көчсез бер мескен бәндәне хәтерләтә иде. Илдә болай да бик ныклы булмаган сәяси абруе бөтенләе белән юкка чыкты. Ә бит шулай булмаса ул, СССРны таркату өчен, Беловежа урманына җыелган Ельцин, Кучма һәм Шушкевичны кулга алып җавапка тартмас идемени? Ул моны эшләргә тиеш иде. Моңа аның тулы мөмкинлекләре булды. Чөнки бу вакыт әле армия дә, милиция һәм КГБда аның карамагында иделәр. Бәлки, ул ГКЧП көннәрендәге хилафлыгын фаш итүдән курыккандыр. ГКЧП әгъзасы эчке эшләр министры Борис Пугоның үз-үзенә кул салу алдыннан калдырган язмасында моңа кадәр иң ышанып килгән кешеләрнең хыянәтен кабул итә алмыйм дип язган сүзләре турыдан-туры аңа юнәлтелмәде микән? Бәлки. Чөнки Пуго моңа кадәр Горбачёвның иң ышанычлы кеше булуын кабатлавы берәүгә дә сер түгел иде.

Юк, укучыларым, сүзем Горбачёв турында түгел, ә ычкындырылган мөмкинлекләр турында. Эх, шул өч көн! Әгәр дә без Союз Шартнамәсен имзалап өлгергән булсак, СССР таркалганда, без бәйсез дәүләт булып кала идек. Тик ни эшләтәсең, үткән эшкә салават. ГКЧП булды, Беловежа урманындагы килешүләр булды, СССР юкка чыкты.

Татарстанның суверен дәүләткә әверелүе Россия белән саубуллашу түгел, әлбәттә. Чөнки республикабыз, кабатлап әйтәм, аның уртасында тора. СССР таркалса да, таркалмаса да, без, әнә шул сөйләшүләр нәтиҗәсе булган протокол нигезендә, Россия белән мөнәсәбәтләребезне ике яклы Шартнамә нигезендә алып баруга дучар идек.

Ләкин ГКЧП нәтиҗәсендә катлауланган мөнәсәбәтләргә таянып, Шартнамәнең юлын кисәргә тырышулар булмады түгел. Булды. Без янә үзебезнең Декларациябезгә мөрәҗәгать иттек. Аны бит Россия җитәкчелеге таныган иде. Договор юлын дәвам итү өчен, бу тарихи документның асылын халык фикере белән ныгыту ихтыяҗы туды. 1992 елның 21 мартында булып үткән референдумда сайлаучыларның 61,4 проценты аның соравына «әйе» дип җавап бирде. Шулай итеп, Декларациябез халык фикере белән ныгытылды. Шартнамәгә юл чистарды. Һәм, ниһаять, ул 1994 елның 15 февралендә президентларыбыз тарафыннан имзаланды.

Безгә ияреп, Россиянең кырыктан артык төбәге Федераль Үзәк белән шартнамәләр төзеде. Шулай итеп, әллә ни зур булмаган Татарстан Россия кебек зур илне федератив рельсларга бастыра алды. Юкка гына Ельцин һәм Черномырдин, соңрак Путин Шәймиевне бүгенге Россия Федерациясен төзүчеләрнең берсе дип атамаганнардыр. Бу – республикабызны һәм аның Президентын дөнья мәйданына чыгарган чын хакыйкать.

Безнең уңышларыбызга чын күңелдән шатланучылар да һәм шулай ук көнләшүчеләр дә булды. Чөнки безнең Декларациябез дә, Россия белән төзегән Шартнамә күпләргә үрнәк булды. Республикабыз, шул документларга таянып, яңача яшәү моделен тудырды, һәркемне сокландырырлык икътисади вә сәяси уңышларга иреште.

Шартнамәнең яңа вариантына каршы чыгучылар аз булмады. Имештер, Россиягә бернинди шартнамәләр дә кирәкми, алар аны таркатуга алып баралар. Һәм инде Татарстанның башка төбәкләрдән аермалы үзенчәлекләре юк. Аның белән дә договор кирәк түгел.

Болар барысы да – ясалма уйдырмалар гына. Чөнки шартнамәләр Россияне бетерми, киресенчә, аны ныгытып, үсешкә юл ача. Россияне шартнамәләр түгел, ә аларның булмавы, төбәкләрнең хокуксызлыгы бетерә, харап итә. Бу иң бай илдә иң хәерче халык яшәүгә сәбәп гасырлар буе хөкем сөргән хокуксызлык түгел микәнни?

Татарстан, шушы төбәкләрне хокуксызлыкта тоткан киртәләрне җимереп, Федераль үзәк белән яңа Шартнамә төзеде. Бу – Россиядә шундый бердәнбер Шартнамә. Башкалар мондый эшне башкара алмадылар. Элекке Шартнамәдән ул шактый аерылып тора. Аның юридик нигезе ныграк. Әгәр дә элеккесе бернинди ратификация үтмәгән, тик президентлар тарафыннан гына имзаланган документ булса, монысы – безнең Дәүләт Советы, Россиянең Федераль җыелышының ике палатасы аша үткән, тулы хокуклы, көйләнгән, ун елга төзелгән документ. Аңа хәзер берәүнең дә теше үтмәс.

Әлеге Шартнамә Татарстанны махсус статуслы республика, ә Россияне федерация итеп саклап калды.

Шулай ук аны эчтәлексез дип әйтеп тә булмый. Ул безгә шактый зур икътисади мөмкинлекләр бирә. Сәяси эшчәнлегебезне киңрәк җәелдерергә дә юл ача. Телебезгә игътибарны арттыру мөмкинлекләрен тудыра.

Боларның барысының да сәбәпчесе – 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларациябез. Аның әһәмияте беркайчан ди кимемәячәк. Чөнки ул – тылсымлы капчык.

2010

Сәяси үзгәрешләр һәм татар язмышы

Халкыбыз безгә мәгълүм булган ике мең ярым еллык тарихында ниләр генә күрмәгән дә, нинди генә үзгәрешләр кичермәгән. Дөньяны дер селкеткән дәүләтләр төзеп, биеклекнең иң югары баскычында торган заманы булган аның. Биеклектән коллык упкынына төшү фаҗигасен дә кичергән ул. Башка бер халык, бәлки, инде күптән юкка чыккан булыр иде, ә менә татар барыбер исән. Ул  – мәңгелек халык. Ижауда яшәүче шагыйрь Ибраһим Биектаулы язганча, кайгыны да, үлемне дә җыр белән җиңгән халык ул. 1552 елны Казаннан куылган булса, ул бүген анда кайтып, шушы мәшһүр шәһәр белән үзе идарә итә. Әнә шул фаҗигале елны аның, Җир шарында бердәнбер, йөзек кашыдай булган Кремль уртасындагы сигез манаралы мәчете җимерелә. Ә бүген ул мәчет, яңадан калкып чыгып, милләтебезгә ислам нуры чәчеп тора.

Шушы афәтләр нәтиҗәсендә татар дәүләтсез калган иде. Бүген ул зур авырлыклар белән булса да дәүләтен аякка бастыра, башкаларны таң калдырырдай яшәү үрнәкләре тудыра. Тарихи Ватаны Татарстанда гына түгел, Америкада да, Кытайда да, Төркиядә дә, планетаның башка илләрендә дә зирәк, тырыш, тәрбияле һәм абруйлы халык булып яши.

Ул, үзенең динамизмы һәм сибелеп яшәве аркасында, һәрвакыт дөньядагы үзгәрешләр хакында хәбәрдар һәм аларга беркайчан да битараф булмастан, үз фикерен белдерә килгән. Такташның «Маяклы юллардан юлчы бара, печән белән күмгән чанасын, Юлчы, кая болай ашыгасың, нинди хәбәр алып барасың?» дигән юллары искә төшә. Бигрәк тә шул юлчының җавабы кызыклы: «Чемберленның сатыйм анасын, тупка тоткан Мәккә каласын», – ди ул.

Югыйсә кар көртен ерып баручы агай-эненең чүл гарәбендә ни эше булырга тиеш кебек. Әмма ләкин бар икән шул. Чөнки ул – татар. Татарның заманында Мәдинәдә, Истанбулда, хәтта Дәһлидә дә вакыф-мәдрәсәләре булган. Татар уллары Йосыф Акчура, Садри Максуди, Төркия президенты Кемаль Ататөрекнең киңәшчеләре буларак, бу илнең империалистик дәүләтләр агрессиясенә каршылык оештыруына зур өлеш керткәннәр. Мао Цзэдунның якын киңәшчесе булган Борһан Шаһиди үзе генә дә ни тора.

Татар бүген дә Америка Кушма Штатларының Гыйракны таркатуга, Әфганстанны ут өермәсенә кертүгә, Иранга сугыш белән янавына битараф түгел. Шушы уңайдан Америкада гомер кичерүче профессор Сәгыйть Салахны искә алмый булмый. Ул, – күп еллар дәверендә АКШ хөкүмәтенең атом-төш коралы буенча киңәшчесе буларак, шушы коралны тик тынычлык максатларында гына куллану өчен күп көч куйган кеше, Америка җәмәгатьчелегенә милләтебезнең гүзәл сыйфатларын җиткерә белгән асыл зат. Шушы илдә яшәүче профессорлар Айшә ханым Рорлих, Шамил Юлай оглы данлыклы тарихыбызны Америка халкына бөтен дөреслеге белән җиткерү эшен башкаралар. Алар һәм башка илләрдәге күп санлы галимнәребез халкыбызның вәкаләтле вәкиләре, илчеләре, арадашчылары булып торалар. Шулай итеп, татар дипломатиясе Җир шарының барлык почмакларында да хәрәкәттә дип әйтергә тулы хакыбыз бар.

Татар кешесе һәрвакыт дөнья сулышын тоеп яшәгән. Аның язмышы һәрвакыт дөнья язмышына бәйле булган. Ул һәммә татар өчен газиз булган Татарстаныбыз язмышын да Галәм үлчәме белән үлчи. Аны Косово проблемасы да борчый, Төньяк Осетия, Абхазия язмышлары да аның өчен ят түгел. Ул боларны үз йөрәге аша үткәрә.

Финляндия татарлары җитәкчесе Окан Тахер – Ахтеа Саариның киңәшчесе рәвешендә Косово проблемасын хәл итүгә өлешен керткән кеше. Заманында Финляндия президенты Паасикивиның киңәшчесе булган әтисе традицияләрен дәвам итә ул. Шушы уңайдан Косово мәсьәләсе тикшерелгән чакта сөйләшүләр алып баручыларның өстәлендә аны хәл итүнең бер өлгесе буларак 1994 елның 15 февралендә Татарстан һәм Россия арасында төзелгән Шартнамә ятканлыгын да зур горурлык белән әйтеп үтү урынлы булыр.

Күпләр бүген Көнбатышны яшәү өлгесе итеп күрергә һәм күрсәтергә тырышалар. Анысы бөтенләй үк ярамаслык гамәл түгел. Тик менә андагы тискәре үзгәрешләрне күрмәмешкә салыну һич кенә гаделлек принципларына туры килми. Нигездә исә, андагы бөек саналган илләр вакчыллык һәм гаделсезлек чорына кереп баралар. Аларның җитәкчелегенә берсеннән-берсе ваграк кешеләр килә тора. Кая ул аларга Черчилль, Рузвельт яки генерал Де Голль биеклегенә күтәрелү!

Болар халыкара юридик нормаларга таянган булып, үзләре үк шул нормаларны таптыйлар. Халыклар язмышын ике төрле үлчәү белән үлчәп, үзләренә кирәк рәвештә хәл итәләр. Аллага шөкер, Көнбатыш илләр Косовоның бәйсезлеген таныдылар. Ә менә Абхазия яки Төньяк Осетиянең бәйсезлекләрен танырга теләмиләр. Аларга үзләрен үзләре игълан иткән, танылмаган республикалар дигән мөһер суктылар. Кая монда гаделлек тә, кая монда хаклык?

Татар кешесе боларга да үз фикерен белдерә килә. Ул халыкларның үзбилгеләнү хокукын халыкара юридик нормаларның асылы булып хезмәт итәргә тиеш дип саный. Дәүләтләр бөтенлеге, чикләр иминлеге принцибын шушы принципны буу максатыннан барлыкка килгән империалистик өстәмә итеп бәяли, бер чиләк балга бер кашык дегет өстәүгә тиңли. Шунлыктан Россиянең Кавказ республикаларын яклавын хуплый. Вакытында Татарстанның Абхазия белән ике яклы килешү төзүе – моның ачык мисалы.

Болары – дөньякүләм үзгәрешләр. Тик менә татар өчен бигрәк тә Россиянең үзендәге үзгәрешләр әһәмиятле. Путин белән Медведев, тандем рәвешендә илдәге властьны үз кулларыннан ычкындырмау максатыннан, кәнәфиләрен алмашып торалар. Башта Путин, Президент постын Медведевка тапшырып, үзе Кремльдән Ак йортка күчте. Һәм инде яңадан Путин үз урынына кайтты, ә Медведев премьер-министрга әверелде. Бу үзгәрешләр татарны да борчымый түгел. Ләкин һәрвакыт власть Путин кулында булды. Алай гына да түгел, власть вертикале бер кеше йодрыгында тупланды. Путинның вәкаләтләре артканнан-арта бара.

Дөрес, ул сәләтле һәм өлгер, матур итеп сөйли белүче лидер булып өлгерде. Тик менә, хакимиятнең алмашып тору системасы барлыкка килмәсә, парламентта депутатлар бүгенгечә күндәм рәвештә утыз-кырыгышар ел утырса, илдә торгынлык урнаша. Һәм без инде моны үз күзләребез белән күреп торабыз.

Кырымның Россиягә күчүе, Украинаның көньяк-көнбатышындагы көннән-көн катлаулана барган сугышлар татар күңелен борчымый түгел. Украинада безнең 130 мең милләтәшебез яши. Аларның 30 меңнән артыгы  – Донбасста.

Россиянең халыкара хәле дә мөшкел. Көнбатыш тарафыннан аңа карата керткән санкцияләр, нефтьнең бәясе төшә баруы, илдәге бәяләрнең арта баруы вазгыятьне тагын да катлауландыра. Татар күңелен болар да нык борчый.

Борчу-борчылулар моңа кадәр дә булмады түгел. Булды, бар һәм дәвам итә. Татарга, республикага һөҗүмнәр туктамый. Мин инде аларның кайберләре турында язган да идем. Кабат искә төшерергә кирәк саныйм.

Бервакыт Владислав Сурков үзенең бер чыгышында Путин белән Медведев арасына чөй кагучылар бар дип белдергән иде. Бу белдерү ниндидер көчләрне хәрәкәткә китерү өчен махсус рәвештә ясалмадымы икән дигән сорау туа. Чөнки 25 июнь көнне 19 сәгатьтән соң «Эхо Москвы» радиосының «Особое мнение» программасын алып баручы бер уртакул язучы Александр Прохановтан Сурковның бу сүзләренә комментарий бирүен үтенде. Проханов исә, шуны гына көтеп торган кебек, бу көчләрнең кемнәр икәнлеген турыдан-туры әйтмәсә дә, Россель, Лужковлар белән беррәттән Шәймивне дә телгә алды. Ул аның рус телле чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары алдындагы чыгышын Кремльгә перчатка ташлау дип бәяләде.

Шәймиев һәрвакыт республикабыз язмышын, татар язмышын Россиядәге хәлләргә бәйли килә. Ул аларга беркайчан да битараф булмады. Шушы очрашу вакытында да Россиядәге демократия язмышына махсус тукталды. Һәм шул җөмләдән федерация субъектлары башлыкларын билгеләп кую принцибыннан баш тартып, аларны сайлау ысулына кайтырга вакыт җиткәнлегенә басым ясады. Чыннан да, бу принцип вакытлы рәвештә генә кертелгән иде бит. Һәм бу Татарстан Конституциясендә ачыктан-ачык язылган. Шулай булгач, нинди перчатка ташлау турында сүз булуы мөмкин икән? Чынында, Шәймиевнең бу сүзләре һәрвакыттагыча Россиянең киләчәге өчен борчылганлыгын гына раслый. Нәкъ Тукайча, «хөр мәмләкәт, хөр Русия»! Проханов исә, күренекле шовинистларның берсе буларак, Шәймиевкә яла якты. Бу бик тә аңлашыла, чөнки Шәймиев Россияне искелек юлына кайтарырга тырышучыларга киртә булып тора.

Чүп өстенә чүмәлә өяргә тырышучылар Проханов кына түгел. Шәймиев исеменә, барын да, югын да төрле яктан йолкып, чүп өючеләр юк түгел. Моның бер чагылышы Ерак Көнчыгыштагы вакыйгаларга бәйле. Билгеле ки, Камил Исхаков инициативасы белән, Амур өлкәсенең губернаторы итеп Казан кешесе Колесов билгеләнгән иде. Бу андагы мафиягә ошамады булса кирәк, һәм ул, компроматлар җыеп, һөҗүмгә күчте. Монысы аерым тема кебек булса да, ул шулай ук турыдан-туры татар, Татарстан язмышына бәйле. Чөнки Колесов командасы Татарстан кешеләреннән тора иде һәм аңа булган һөҗүм ниндидер рәвештә республикабызга да һөҗүм кебек кабул ителде. «Комсомольская правда» да үзенең шушы вакыйгаларга багышланган тулы бер битенә зур хәрефләр белән юкка гына «Бабай на Амуре» дигән баш бирмәгәндер. Югыйсә Колесовның бабай түгеллеге сукыр кешегә дә мәгълүм. Безнең халыкта хөрмәт белән әйтелә торган бу атама тик Шәймиевкә карата гына кулланыла килде. Күрәсең, кара көчләр, аның бу эшләргә бернинди катышы булмаганлыгын белсәләр дә, үзенчәлекле рәвештә аңа, дөресрәге, Татарстанга ишарә ясаганнар.

Бу һәм башка фактлар, Россиядәге империалистик көчләрнең Президент сайланганнан соңгы ситуациядән файдаланып, Татарстанның суверенлыгын какшатмакчы булулары турында сөйлиләр. Алар, республикаларда президентлыкны бетереп, аларны гади административ берәмлекләргә әйләндерү турында хыялланалар. Кайбер газеталар, имештер, Татарстанда Президент посты бетерелә дә, Шәймиев Дәүләт Советы Рәисе булып кала, дип яздылар. Алай гына да түгел, аларга ышансаң, Шәймиев инде моңа ризалыгын да биргән булып чыга. Кемгә кирәк булды икән бу уйдырма дигән сорау туа. Нигә Мәскәү Кремле яки Ак йорты шушы уйдырмаларга ризасызлыгын белдерми дә, нигә шул ук илнең ике җитәкчесе арасына чөй кагучылар бар дип оран салган Владислав Сурков тавышын-тынын чыгармый икән?

Шулай дип язган идем мин. Шуннан соң республикабызның Президенты итеп Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Шәймиев, дәүләт киңәшчесе титулына ия булып, җаны-тәне белән Болгар һәм Зөяне (Свияжскины) торгызу эшенә керешеп, шактый зур уңышларга иреште. Бу ике җитәкче республикабызны гына түгел, Россиянең йөзен үзгәртү өчен зур эшләр башкаралар.

Россиядә татар факторы көчәйгәннән-көчәя тора. Ә моңа җавап нинди? Аларның берсе – Россиянең гомуми белем бирү стандартыннан милли-региональ компонентны алып ташлау. Икенчесе – БДИны татар телендә кабул итүне тыю. Өченчесе – милли мәктәпләргә һөҗүм. Имештер, милли мәктәпләр балаларны сепаратизм рухында тәрбияли. Ә бит мондый компонент патша Россиясендә дә һәм Совет дәүләтендәге укыту стандартларында да була килде. Һәм ул беркемгә дә комачауламады. Киресенчә, ул балаларда патриотизм хисләре тәрбияли торган зур көч иде.

Татардан курку нигәдер һаман китми. Менә XX гасырның иң күренекле шәхесләренең берсе Мирсәет Солтангалиевкә булган мөнәсәбәтне алыйк. Аңа һәйкәл куелмады, аның исемендәге урам да юк. Хәтта юбилейларына карата бернинди чара да үткәрелмәде.

Мирсәет Солтангалиевнең үткән гасырның 20 нче елларында республикаларны гади административ берәмлекләр дәрәҗәсенә төшерергә омтылулар СССРның юкка чыгуына китерәчәк дигән күрәзәлеге искә төшә. Чыннан да, ул әйткәнчә булды, СССР таркалды. Бүгенге русистлар да Россияне шундый ук һәлакәткә китермәсләрме икән? Бәлки, бу шәхескә карата мөнәсәбәтнең сәбәпчеләре бүгенге русистлардыр?

Билгеле ки, күндәм Дума республикаларда «президент» атамасын бетерү турында карар кабул итеп, инде ул карар тормышка да ашты. Ул бары тик Татарстанда гына сакланып калды. Ләкин монысы да вакытлыча гына. Дума, ул постны бетерү өчен, Татарстанга 2016  елга кадәр вакыт бирде. Аннары ни була, Россияне ни көтә? Әгәр республика, шушы карарга буйсынып, шушы атамадан баш тартса, бу ил бөтен тулылыгы белән унитар дәүләткә әверелергә тиеш була. Менә ни өчен шушы атаманы саклау илнең федератив нигезен исән калдыруга тәңгәл.

Онытмыйк: ул нигез Татарстан һәм Россия арасында 1994 елның 15 февралендә төзелгән Шартнамә нәтиҗәсендә барлыкка килгән иде. Чөнки бездән соң Россиянең 40 тан артык төбәге, безгә ияреп, Үзәк белән безнекенә охшаш шартнамәләр төзегән иделәр. Ул вакыт Татарстанны горур республика дип атыйлар иде. Ә ул горур гына түгел, батыр да. Бүген дә шул горурлык һәм батырлыгыбызны саклап калсак иде.

Моны тик җитәкчеләребезнең эш нәтиҗәсе генә дип карарга кирәкми. Аларга көч, дәрт һәм дәрман биреп торырдай халкыбыз бар безнең.

Халкыбыз кирәк вакытта үз җитәкчеләрен яман куллардан саклап килде. Бу бигрәк тә Декларация кабул иткән вакытта, референдум көннәрендә бик нык чагылыш тапты. Халык җитәкчеләрен яклап чыкты. Шәймиевне урыныннан алып, аны тимер читлеккә утыртып Мәскәүгә алып китү белән янаган Шахрайлар, Хасбулатовлар хурлыкка калды.

Инде хәзер иртәгә республикабызны ни көтә дигән сорауга җавап эзлик. Аңа җавапны республикабызның махсус статуслы республика булуыннан эзләргә кирәктер.

Мәгълүм ки, 2007 елны республикабыз һәм Федераль Үзәк арасында яңа Шартнамә төзелгән иде. Шуның нигезендә Татарстан Россиядә бердәнбер махсус статуслы республика булып калды. Бүген аңа да куркыныч яный.

Ә бит ул республикабызга шактый зур өстенлекләр бирә. Аларның иң беренчесе икътисади яссылыкта. Шартнамә Россия белән берлектә күп еллар буе нефть чыгару аркасында республикабызга ясалган экологик зарарны бетерүгә юнәлтелгән уртак эшләр башкаруны күз алдында тота. Бу федераль бюджеттан өстәмә чыганаклар алуга юл ача, республикабызның көнчыгыш районнарын чәчәк аттыруга яңа мөмкинлекләр бирә. Нефть эшкәртү темплары зур колач алды. Республикага нефть белән генә түгел, ә күбрәк аның продуктлары белән сәүдә итү мөмкинлекләре ачылды. Республикабыздагы нефть-битум ятмаларын эшкәртү эше акрынлап булса да аякка баса башлады.

Болар барысы да Россияне нефть энәсенә көйләнгән икътисадтан заманча корылган алдынгы икътисадка күчү мөмкинлеген арттыра. «КамАЗ» ның да, тулы куәткә кереп, заман таләпләренә туры килердәй машиналар чыгара башлавы Россия икътисадына зур файда. Әгәр дә шулай булмаса Төркмәнстанда һәм кайбер башка җирләрдә «КамАЗ» үзәкләре барлыкка килер идеме?

Республикабызда самолёт һәм вертолёт төзү эшләре киң колач ала, яңа җитештерү үзәкләре ачыла. Гомумән, безнең икътисад үсештә. Моңа кем сокланмасын да, кем көнләшмәсен икән? Бу – Татарстанның Россия үсешенә керткән зур өлеше.

Ләкин безнең өчен иң беренче урында милләт язмышы тора. Аны саклау, аны үстерү – иң зур бурычларыбызның берсе.

Татар үзе исән-имин калыр микән? Менә безне нинди сорау борчырга тиеш. Башкалар арасына сеңеп, динебезне, телебезне югалтып юкка чыкмабыз микән? Ә бит сеңә барабыз, катнаш никахлар кимеми. Саныбыз артмый, кимү юлыннан атлыйбыз. Шәһәрләрдә татарча сөйләшү кимеде. Кайчандыр татар теле тик кухня теле генә булып калды дип уфтана идек. Бүген исә ул бик күп кухнялардан да кысрыклап чыгарылды. Ә тел саклануның төп сәбәбе – нәкъ менә аның гаилә теле булып калуында, кухняда саклануында. Финляндия, Кытай, Америка, башка илләрдәге татарлар телләрен саклап калдылар. Чөнки аларның гаилә телләре – татар теле. Бала оясында ни күрсә, очканда шуны эшли, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгәндер. Бала дөньяга үз теле, үз җыр-моңы, үз гореф-гадәтләре белән чыгарга тиеш. Бу исә – ата-ананың изге бурычы. Балага бишектә үк татар моңы, ана теле сеңәргә тиеш.

Тик менә, ни кызганыч, бүгенге шәһәрләрдә туып үскән ата-аналар үзләре дә туган телләрен начар беләләр. Шунлыктан татар телен үзләштерү мәсьәләсен милләткүләм бурыч итеп кую зарур. Руслар татар телен өйрәнергә теләмиләр, мәктәпләрдә аны начар укыталар дигән булабыз. Бу дөрес. Ләкин телебезне гамәлләштерүдә без үзебез үрнәк булырга тиеш.

Мине кайберәүләр татар телен дәүләт теленә әверелдерү мәсьәләсеннән читкә китә диюләре бар. Юк, мин һич кенә дә читкә тайпылмыйм. Дәүләт үз эшен бөтен тулылыгы белән башкарырга тиеш. Ил белән идарә итү органнары халкы белән үз телендә аралашса, бу дәүләт теле була. Приказлар, төрле эш кәгазьләре бер телдән икенчесенә тәрҗемә рәвешендә түгел, оригиналда эшләнергә тиеш. Дәүләт чиновниклары, милләтләре нинди булуга да карамастан, халык белән шул телдә аралашырдай булырга тиешләр. Моның өчен чиновникларга махсус таләп булдыру кирәк. Үткән гасырның 20 нче елларында ук татар телен белү таләп ителгән профессияләрнең исемлеген булдыру башланган иде. Тик менә, рус әйтмешли, воз и ныне там. Исемлек бүген дә юк. Ул булмаса, телебез беркайчан да дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмастыр.

1552 елгы аянычлы вакыйгалардан соң халкыбызны динебез саклап калган. Дәүләтләре бетеп, морзалары кырылып, шәһәрләрдән, юл һәм су буйларыннан куылгач, халкыбызның бердәнбер таянычы булып ислам дине кала. Бер Алла аның төп ышанычына, ярдәмчесенә әверелә. Шуңа таянып, ул сакланып кала. Алай гына да түгел, XIX һәм XX гасыр чикләрендә яңарыш кичерә, Россиянең иң укымышлы халкына әверелә. Китап, газета-журналлар чыгару буенча беренче урынга чыга. Шуларга таянып, дәүләтчелеген торгызу юлына баса.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации