Электронная библиотека » Индус Тагиров » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Индус Тагиров


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Татарларның Казандагы революцион вакыйгаларда катнашуын Хәрби Шура әгъзасы, солдат арасында кайнаган прапорщик Садри Вәлиди тасвирлый: «Без татарларның да бик күп милли теләкләребез бар иде. Ләкин тарихлар буенча безнең каныбызга сеңеп килгән куркаклык, тарихи бер җебеклек безне шушы вакытларда украиннар артыннан барудан тыйды. Без һаман да, үзебезнең теләкләребезне бар итәр өчен, Иван Иваничларга йөгердек, аларның бусагаларын туздырдык. Билгеле, шуның аркасында безнең бер теләкләребез дә мәйданга килә алмады». Әлбәттә, бу сүзләрне язганда инде, аңарда зур бер үкенеч туган була. Ул да булса, бу үкенеч татарның революция көннәрендә милли аңлашу рәвешендә үз юлын таба алмавы белән бәйләнгән. Бу кешенең русларга карата бернинди дошманлыгы да юк, ул аларга карата бернинди дәгъва да белдерми, тик аларның һәр сәяси партияләренең үз максатлары булуын инкяр итә. Ул бик күп татарларның «Бөтен власть Советларга» өндәмәсен яклап чыгуын да хата дип саный. Аны Советларның күпчелеге тик руслардан гына торуы борчый. «Тик руслардан гына гыйбарәт Советларның без татар демократиясе өчен файдасы бик аз булыр. Без, татарлар, хәзер үзебезгә генә ышанырга тиешбез, үз файдабызны тик үзебез генә үтәячәкбез. Шуңа күрә без хәзердән соң, үз арабыздагы бөтен ызгышларны ташлап, эшкә керешергә, солдатлар белән эшчеләр бергә кушылып, үзебезгә бер мөселман солдат, эшчеләр һәм крестьяннар шурасы төзергә һәм шул килеш мохтар татар дөньясының бөтен хакимиятен шуңа тапшырырга тиешбез». Әгәр бу шулай эшләнмәсә, без «милләт каршында зур җинаять кылган булырбыз» дип саный автор. Аның бу фикеренә редколлегиядә каршы кешеләр булганлыктан, Садри Вәлиди мәкаләсен тик үз фикере генә итеп белдерә. Бу аның үз фикере генә булмый, әлбәттә. Хәрби Шура җитәкчеләренең күпчелеге шулай дип саный.

Бу кешенең шушы газетаның 8 ноябрь санында «Нинди юл белән бардык, хәзер нинди юл тотарга тиешбез?» мәкаләсе дә үзлегеннән генә чыкмый. Анда татар солдатларының, большевиклар сүзен тыңлап, пычрак вә канлы вакыйгаларда катнашуларына әрнү белдерелә. Хәрби Шура бинасында милли оешмаларның гомуми җыелышында Шура рәисе Ильяс Алкин җирле Советка, аның җитәкчеләренә карата шулай үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерә. Ул, кайберәүләрдән аермалы буларак, Н. Ершовка һәм К. Грасиска ышанмый, аларны үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы карьеристлар дип саный. Шунлыктан ул Совет властен хуплау турындагы карарга каршы чыга. Ләкин урыннарга күпчелек тарафыннан Совет властен яклауга өндәгән телеграммалар җибәрә. Шулай итеп, шушы җаваплы көннәрдә татарлар арасында бердәмлек булмый. 1918 елның гыйнвар аенда хәрби съездда ясаган докладында Ильяс Алкин «Октябрь көннәрендә Шура кризис кичерде, чөнки аның мөселманнарны нейтралитетта калдыру мөмкинлеге булмады һәм күпчелек басымы астында Совет властен котлау телеграммасы кабул ителде» ди.

Ә шикләнүләр урынсыз булмый. 6 октябрь көнне кич Дворяннар җыелышы бинасында Казан эшче, солдат һәм крестьян Советларының уртак киңәйтелгән утырышында яңа хакимият буларак революцион штаб төзелгән вакытта Ильяс Алкинның һәм Садри Вәлидинең ни дәрәҗәдә хаклы икәнлеге ачык күренә. Татарлар революциядә актив катнашкан булсалар да, моны Ершов үзе таныган булса да, 16 кешедән торган революцион штабка бер генә татар да тәкъдим ителми. Тик Гатаулла Баһаветдинов ялваруы аркасында гына анда Ильяс Алкин, Мулланур Вахитов һәм Фуат Туктаров кертеләләр. Бу, һичшиксез, татарлар белән санашырга теләмәүнең бер күренеше була. Күрәсең, Ершов үзенең бер танышына җибәргән хатында Иван Грозныйдан соң Казанны беренче яулаучы булдым дип юкка гына шапырынмагандыр. Ревштаб эшли башлауга ук, Мулланур Вахитов һәм К. Грасис арасында зур конфликт чыгуы да юкка гына булмагандыр. Бу кеше инде үзен әллә кемгә куеп, русларның да бик күбесе белән бозылышып беткән була. Нәтиҗәдә 3 ноябрь көнне Ревштаб вәкаләтләрен Совет кулына тапшырырга мәҗбүр була. Ә Грасис һәм Ершов Казаннан китәргә мәҗбүр булалар

Бу – Казандагы Октябрь мизгелләре. Тик башка урыннарда да татарлар большевиклар яклы булалар. Хәтта Мәскәү һәм Петроградта да шул ук күренеш: татар солдатлары алар ягында була. Мәскәүдә Милли Шура, «бер уч Мәскәү татары» вакыйгаларга үзгәреш кертә алмас диеп, аларны читтә калдырырга тырышса да, бу барып чыкмый. Петроградта власть Советлар кулына күчеп, аларга каршы Керенский– Краснов фетнәсе купкач, җирле Милли Шура татар солдатларын, мәчет эченә кереп, фетнә үткәнне шунда гына көтеп торырга өндәсә дә, солдатлар моңа: «Үлсәк үләбез, Керенскийны Питерга кертмибез», – дип җавап бирәләр. Унынчы армия татарлары да Советлар властен бөтен көчләре белән яклаячакларын белдергән карар кабул итәләр[52]52
  Воин-гражданин. – 1917. – 29 декабря.


[Закрыть]
.

Россиянең башка урыннарында да татарлар зур активлык күрсәтәләр. Сембер губернасының Сызрань шәһәрендә җирле Советның рәисе итеп Шамил Усманов сайланган була. Петроградтан Советлар власте җиңүе турындагы хәбәр килүгә үк, шушы Совет үзен вәкаләтле җирле хакимият итеп игълан итә. Усманов Акчуриннарның Гурьев фабрикасында Кызыл гвардия отряды төзи. Сызрань шәһәр башлыгын кулга алгач, җирле буржуазия Усмановтан аны азат итүен таләп итә. Усманов исә аларга «юк» дип җавап бирә. Ә Сембернең үзендә Совет власте тик 1918 елның апрелендә генә урнаша. Монда да татарларның өлеше шактый була. Татар большевиклары Гафуров һәм Гайнуллин җитәкчелгендә үткәрелгән бер митингта татар кызылгвардиячеләре Советлар хакимиятен соңгы тамчы каннарына кадәр якларга ант итәләр һәм, чыннан да, шушы власть өчен үзләрен аямыйча көрәшәләр.

Әстерханда Совет властен урнаштыру өчен көрәш кораллы төс ала. Монда 7 нче мөселман ротасы большевикларның төп терәгенә әверелә. Җирле Шура җитәкчеләре Нәҗип Гасрый һәм Габдрахман Умеров солдатларны казакларга каршы чыкмаска өндәсәләр дә, алар, казаклар һөҗүмен кире кагып, шәһәр Кремлен үз кулларына төшерәләр. Акрынлап алар янына башка революцион көчләр туплана. 1918 елның 16–17 гыйнварында монда татар һәм казахлардан торган Кызыл гвардия отрядлары килеп кушыла. 15–23 гыйнвар көннәрендә казаклар зур югалтуларга дучар булалар. 25 гыйнвар көнне алар, гомумән, шәһәрдән качарга мәҗбүр булалар. Соңрак саннары 3 меңгә җиткән татар ротасындагы солдатлар, Кызыл армия сафларына кушылып, Гражданнар сугышы вакытында Әстерханны аклардан саклауга зур өлеш кертәләр.

Октябрь көннәренә Уфадагы 144 полк мөселманлашкан һәм җирле революцион көчләр карамагына күчкән була. Уфаның үзендә Совет власте кан коюсыз тыныч ысул белән урнаша.

Декабрь ахырында Оренбургка Уфадан атаман Дутовка каршы сугышта большевикларга ярдәмгә 9 мең солдаттан торган мөселман полкы килеп җитә. Башка җирләрдән дә килгән революцион көчләр белән берлектә 16 гыйнвар көнне Дутов Оренбургтан куыла.

Бу мәкаләдә татарларның революциядә катнашуларына караган бик күп башка фактларны китереп булыр иде. Аларның күбесе, шул исәптән хәрәкәттәге армиядәге хәлләрне төсмерләгәннәре дә, революциядә татар факторының шактый зур булуын раслый.

Ләкин татарлар тик большевикларны, революцияне генә яклаганнар, алар контрреволюция ягында булмаганнар дип кенә карау мәсьәләне күпкә гадиләштерер, чынбарлыкны бер яклы гына күрсәтү булыр иде. Инде әйтеп үтелгәнчә, Казанда большевикларга каршы көчләр шактый була. Алар Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар җитәкләгән Хәрби Шура тирәсендә тупланалар һәм соңрак Идел-Урал Республикасын тормышка ашыру юнәлешендә шактый күп эш башкаралар.

Без шулай ук шактый күп җирдә Милли Шура җитәкчеләренең революциягә каршы булуларын әйтеп үткән идек инде. Уфа, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү, Петроград шәһәрләрендәге Шуралар Совет власте урнашуга ачыктан-ачык тискәре карашларын белдерәләр. Кадет Садри Максуди, эсер Гаяз Исхакый, социал-демократ Ибраһим Әхтәмов һәм тагын шактый санлы татар зыялылары Октябрь революциясен танымыйлар һәм Советларга каршы зур эш алып баралар.

Мөселман социалистлар комитеты рәисе булган Мулланур Вахитов Совет хөкүмәтенә кертелеп, анда Эчке Россия мөселманнары комиссариатын җитәкли. Аның урынбасарлары итеп Галимҗан Ибраһимов һәм башкорт Шурасы рәисе Шәриф Манатов билгеләнә. Мулланур Вахитов, аклар Казанны алгач, алар кулына эләгеп, билгесез шартларда үтерелә. Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Манатов шәхес культы корбаннары булалар.

Бу очракта Россиянең бик күп күренекле шәхесләре большевиклар белән баруны тик вакытлы хәл итеп кенә караган булуларын искәртеп үтү кирәк. Аларның шактые, вакыты җиткәч, үз юллары белән киткәннәр. Әйтик, Польша социалистларының иң күренеклесе Юзеф Пилсудский, мин социалистик поезддан бәйсезлек тукталышында төшеп калдым, дип язган. Димәк, мондый шәхесләр өчен социалистик юнәлеш бәйсезлеккә ирешү юлы итеп кенә каралган. Татар большевигы Камил Якубов: «Без, – большевик булсак та, татарбыз», – дип әйтә торган булган. Һәм һәрвакыт миллилекне беренче урынга куйган.

Тик менә татар большевикларының күбесе большевистик поезддан сикереп төшә алмый калалар. Чөнки поезд әле татар бәйсезлеге тукталышына җитмәгән була. Ә инде җитте дигәндә, сикереп төшеп калу мөмкинлеге бетә. Мирсәет Солтангалиев нәкъ шундыйлардан. 1922  елда СССР төзелгән вакытта ул Татарстанны союздаш республика итүгә бөтен көчен куя. Алай гына да түгел, СССР составында төрки республикалар федерациясен булдыруны алга сөрә. Ләкин 1923 елны кулга алынып, партиядән чыгарыла, эшеннән азат ителә. Соңрак шәхес культы корбаны була.

Әдәбиятта татарларны бер-берсенә каршы куеп, аларның берәүләрен халык дошманнары, икенчеләрен аның бәхете өчен көрәшүчеләр итеп күрсәтү традициягә әверелгән иде. Тик мондый караш дөреслеккә туры килми. Аларның барысы да – халык бәхете өчен көрәшкән милләтпәрвәрләр. Аерма шунда гына: алар үз юлларын милли гаделлеккә ирешүдә, татар мәнфәгатьләрен тормышка ашыруда бердәнбер дөрес юл дип санаганнар. Һади Атласи аларны юкка гына дус-дошманнар дип атамагандыр.

Татарларның большевикларга һәм Совет властена баглаган өметләре, нигездә, акланмый. Дөрес, революция нәтиҗәсендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килә һәм соңрак шуңа таянып суверен дәүләт өчен көрәш җәелдерү мөмкинлеге туа. Ләкин югалтулар да күп булды. Татарның дине, теле юкка чыга язды, үзе әле бүген дә ассимиляциягә эләккән рәвештә яши. Аның яңарышын тәэмин итү искиткеч авыр эшләрнең берсе булып тора.

Шулай да үткән тарих, нинди генә булмасын, ул  – безнең тарих. Без бүген милләтпәрвәрләрбезнең кызыллар ягындамы, аклар ягындамы булуларына карап фикер йөртергә тиеш түгелбез. Чөнки аларның күбесе теләсә кайсы очракта да шәхси мәнфәгатьләрен түгел, ә милләт алдындагы бурычларны беренче урынга куя алган.

Революция ул – искиткеч катлаулы процесс. Ул аклы-каралы гына түгел. Анда салават күперенең барлык төсләре дә бар. Әле безнең аларны күреп һәм аңлап бетерә алганыбыз юк. Монысы – безнең киләчәк фәнни бурычларыбызның иң әһәмиятлеләреннән.

2007

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы

1920 елның 20 маенда В. И. Ленин һәм М. И. Калинин Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы Декретны раслап кул куялар. Әгәр дә шушы документ булмаса, 1990 елның 30 августында суверенлык Декларациясе төзелә алмас иде. Бу ике документ бергә энә белән җепне хәтерләтәләр. Алар  – бергәләп Татарстанны илнең үрнәк республикасына әверелдерү чыганаклары.

ТАССР төзелү турындагы Декрет төрле яктан әзерлекле җирлеккә таяна. Халкыбыз дәүләтчелеген аякка бастыру юлына тулы әзерлек белән килә. Аның тарихи хәтере 1552 елдан соңгы дәүләти бушлыкны тарихи җыр һәм бәетләрдә саклап килде. Ханбикә Сөембикә образы легендага әверелде… Кыскасы, татарның тарихи хәтереннән «Ватан» төшенчәсе беркайчан да китмәде. Киресенчә, ул Ватан-дәүләт хыялы белән байый торды. Бу хыялга, тормышка ашу өчен, уңай шартлар гына кирәк иде. Һәм ул шартлар барлыкка да килә. Аларны революция чоры тудыра.

«Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дигән безнең Тукаебыз. Шушы елларны татарның, Дәрдемәндчә әйтсәк, тарихи каны белән сугарылган изге сөте куера. Халкыбызның яшәү көче, иреккә омтылу куәте бермә-бер арта. Аның дәүләти омтылышын Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шәехзадә Бабич, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов һәм башка әдипләребез, журналистларыбыз куәтләп торды. Нәкъ Мәҗит Гафури язганча:

 
Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма,
Кайда басканнар икән дип,
Күз саламын халкыма.
 
(«Үзем һәм халкым»)

Аларның тырышлыгы аркасында Беренче рус революциясе елларында татарның 20 дән артык газета-журналлары чыга башлый. Зур тираж белән китаплар бастырып, халык арасына тарату гадәти хәлгә әверелә. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкы булып өлгерәләр.

1917 елның маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары съездында Габдулла Сөләймани исемле Нижгар мулласы Россияне штатлар рәвешендә үзгәртеп кору һәм анда татарлар өчен махсус штат булдыру идеясен күтәреп чыга. Дөрес, бу бердәнбер тәкъдим булмый. Ләкин менә нәкъ шушы тәкъдим татар күңелендә тамыр җәя, башка тәкъдимнәрнең уңай яклары белән баетылып, 1917 елның көзендә тормышка да аша башлый.

Бу башлангыч Милләт Мәҗлесе тарихына бәйле. Мәҗлескә сайлаулар үткәрү турындагы карар 1917 елның июлендә өч мөселман съездының уртак җыелышында кабул ителә. Һәм аңа яшерен рәвештә тавыш бирү принцибы нигезендә гомумсайлаулар да үткәрелә.

Шул ук елның 20 ноябрендә Уфада Милләт Мәҗлесе җыелып, күренекле шәхесебез Садри Максуди җитәкчелегендә эшен дә башлап җибәрә. Ул 1918 елның 11  февраленә кадәр дәвам итә. Бу уңайдан «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро» болай дип яза: «Хәзерге заманда һәр милләт үзенең эчке тормышын төзү белән мәшгуль. Инде ниндидер съездлар, кәгазь резолюцияләрнең вакыты үтте. Иске җимереклекләр өстендә Россия халыкларының яңа, якты киләчәкләрен төзергә кирәк. Милләт Мәҗлесе нәкъ менә шул практик эш белән шөгыльләнә». Мәҗлестә Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасының рәисе 22 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин күтәреп чыккан татарчылык рухы хөкем сөрә. «Безнең, – ди ул үз чыгышында, – тарихи хәтеребез көчле һәм без, аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын, Татарстанны төзергә тиешбез».

Мәҗлес Урал-Идел Штатын төзү коллегиясен сайлый. Аның составына И. Алкин, С. Янгалычев, Г.  Шәрәф, Ф. Мөхәммәдьяров, Ф. Сәйфи, С. Атнагулов, Г.  Гобәйдуллин, Нәҗип Хәлфин кертеләләр. Җитәкчелек вазифалары Ильяс Алкинга йөкләнә. Ә аның рәистәше итеп күренекле галим Галимҗан Шәрәф сайлана. Монда тагын руслардан – 5, чувашлардан – 2 һәм чирмешләрдән 1 кеше кертү тиешле табыла. Коллегия Казанда эшләргә тиеш була.

Хәрби Шура 1918 елның 17–18 гыйнвар көннәрендә бу эшкә кичекмәстән тотынырга кирәклеге турында карар кабул итә. Карарда Штатның II Бөтенроссия мөселманнары хәрби съездында игълан ителергә тиешлеге күрсәтелә. Тиз арада тыл һәм фронттагы хәрби частьлардан съездга 200 делегат сайлана. Һәм 1918 елның 8 гыйнварында ул үзенең эшен башлап та җибәрә. Аны Ильяс Алкин ача. Йосыф Мозаффаров, кулына Галимҗан Шәрәф төзегән Штат картасын тотып, аның асылы турында доклад ясый.

Шул ук көнне съезд, Совет властен яклап, III Бөтенроссия Советлар съезды карарларын тулысы белән таныганлыгын белдерә. Тик менә Казан Советы аларны да, Идел-Урал Штатын да танырга теләми. Аның К. Грасис һәм Я. Шейнкман кебек җитәкчеләре теш-тырнаклары белән штат игълан итүгә каршы чыгалар. Һәм татар сулларына таянып, аларның куллары белән съезд җитәкчелеген кулга алалар. Һәм Штатны игълан итү кичектерелә. Ә инде аннан соң бөтенләе белән юкка чыгарыла.

Бу вакыт Мулланур Вахитов Петроградта Бөтенроссия мөселман комиссариатын җитәкли. Галимҗан Ибраһимов аның урынбасары була. Комиссариатта башка күренекле татарлар һәм башкортлар да эшли. Алар барысы да, Совет хөкүмәте белән аңлашып эшләү тарафдарлары булып, аңа ихластан ышаналар. Аларның барысын да дәүләтчелегебезне торгызу максаты били. Алар, документларда күрсәтелгәнчә, штат мәсьәләсендә аңлашу өчен, Ленинга да баралар. Нәтиҗәсе безгә билгесез, визитның уңышсыз булуы ихтимал. Чөнки бервакыт, бәлки шуңа риза булмавын белдерептер, Мулланур Вахитов, постыннан җибәрүне сорап, гариза яза. Күрәсең, аны тынычландырганнардыр, чөнки урынында калырга күндерәләр. Менә шунда булса кирәк Татар-Башкорт Республикасы идеясе калкып чыга. Шуңа тәңгәл рәвештә Үзәк мөселман комиссариаты Татар-Башкорт комиссариаты итеп үзгәртелә.

1918 елның 11 мартында шушы комиссариатның Баш коллегиясе, республика төзү өчен, махсус фонд оештырырга карар итә. Һәм 1918 елның 22 мартында И.  В.  Сталин һәм Мулланур Вахитов Татар-Башкорт Республикасы төзелү турындагы Нигезләмәгә кул куялар. Тик ул да, күрәсең, тормышка ашыру өчен түгел, сәяси уен рәвешендә генә туган документ булса кирәк. Чөнки аны берәү дә тормышка ашырырга җыенмый. Мулланур Вахитов зур вәкаләтләр белән Казанга җибәрелә. Тик, ни кызганыч, аклар кулына эләгеп, анда һәлак була.

1919 елның 13 декабре көнне РКП(б) Политбюросы Милли эшләр буенча халык комиссариатының Татар-Башкорт Республикасы турындагы Нигезләмәсен юкка чыгара һәм республика төзү өчен агитация алып баруны тыя.

Шуннан соң бервакыт республиканы Казансыз һәм Уфасыз төзү идеясе калкып чыга. Монысы кайдан чыккан, бу кемгә кирәк булган? Моңа тулы җавап юк. Тик, ничек кенә булмасын, инде моңа барлык күренекле зыялылар бердәм рәвештә каршы чыгалар. Һәм шуның нәтиҗәсендә безгә мәгълүм 1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы Декрет төзелә.

Республиканы оештыру өчен, Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә революцион комитет төзелә. Аның чикләрен билгеләү эшләре Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендә башкарыла. Бу һич кенә дә җиңел эш булмый, чөнки ул төрле губерналарның татарлар күпчелек тәшкил иткән өязләреннән оешырга тиеш була. Самара губернасының – Бөгелмә; Сембер губернасының – Буа; Уфа губернасының – Минзәлә; Вятка губернасының Алабуга һәм Әгерҗе өязләре шушы республиканың төп җирлеген тәшкил итәләр.

ТАССР төзелү турындагы Декретта Уфа губернасындагы Бөре һәм Бәләбәй өязләренең республикага керү мәсьәләсе плебисцит, яки халык фикере нигезендә хәл ителергә тиешлеге искәрмә рәвешендә бирелә. Әмма берәү дә халык фикере белән кызыксынмый. Республиканы төзү өчен барлыкка китерелгән Ревком, плебисцит үткәрү өчен, зур әзерлек күргән булса да, ул тормышка ашмый кала. Күрәсең, монысы да уен гына була. Бу өязләр республикага кертелмиләр. Ә 1922 елда алар Башкортстанга биреләләр.

Монда Солтангалиевнең ялгышын күрсәтеп китми булмый. Ул бу ике республиканың барыбер бергә кушылачакларына шикләнми һәм бүген бу ике өязнең кайсы республикада булуы һич кенә дә әһәмиятле түгел дип саный. Ничек кенә булмасын, республика шушы өязләрдән башка барлыкка килә.

1920 елның 26–27 сентябрендә ТАССРның Учредительный съезды булып үтә. Анда аның Үзәк Башкарма Комитеты төзелеп, аның рәисе итеп Борһан Мансуров, Халык комиссарлары советы рәисе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиев сайланалар. Хөкүмәт составына сәламәтлек саклау халык комиссары итеп Кәшшаф Мохтаров, җир эшләре халык комиссары итеп Юныс Вәлидов керәләр.

Моннан соңгы еллар республика өчен зур сынау була. 1921 елда халкыбыз коточкыч ачлык кичерә. Шушы елларны Спас өязендә ачтан – 48 мең, Зөя өязендә – 36  мең, Чистай өязендә 29 мең кеше үлә. 1920–1926 елларда республикада татарлар саны 300 мең кешегә кими.

Ачлык фаҗигасен җиңүдә Помгол оешмасы белән бергә АКШның сәүдә министры Герберт Гувер җитәкчелегендәге АРА оешмасы зур эшләр башкаралар. Буа өязенең «Якты юл» авылы крестьяннары, «безгә иң авыр вакытта Помгол һәм АРА ярдәмгә килделәр» дип әйтә торган булганнар. Чыннан да, әгәр шушы көннәрдә авылда 120 баланы тукландырырлык ашханә ачылган, олыларга паеклар бирелә башлаган икән, ничек моның өчен рәхмәтле булмаска кирәк. Башка урыннарда да бу оешмаларның эшләре уңай бәяләнә.

Ачлыкка каршы көрәшне оештыруда мөфти хәзрәт Баруди зур тырышлык күрсәтә. Төркия һәм Азәрбайҗаннан шактый күп ярдәм алуга ирешә. Үзе, шушы изге юлда йөргәндә авырып китеп, Мәскәүнең Боткин шифаханәсендә вафат була.

Җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлидов та Казанга берничә эшелон икмәк китертүгә ирешә.

Тик менә хөкүмәт башлыгы Сәетгалиев бу юнәлештә барысын да эшләгән дип әйтеп булмый. Ул халкы турында кайгырту урынына күбрәк республикага салынган продразвёрстканы арттырып үтәү белән мәшгуль була. 1921 елны республикага 10,5 млн пот икмәк развёрсткасы билгеләнә. Моны Шамил Усманов республикага үлем карары чыгару дип бәяли. Развёрстка исә артыгы белән үтәлә.

Тиздән Сәетгалиев урынына хөкүмәт рәисе итеп Кәшшаф Мохтаров билгеләнә. Ул зур тормыш мәктәбен үткән, зирәк акыллы, тәҗрибәле, кыю шәхес була. К.  Мохтаров җаны-тәне белән Татарстанны тулы хокуклы чын республикага әверелдерү өчен көрәшә, хөкүмәт һәм партия органнарының вазифасын ачык итеп билгеләүне алга сөрә. Татар телен гамәлләштерү эшен җайга сала. Республикада икетеллелек раслана.

Аның белән кулга-кул тотынышып эшләүчеләр арасында җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлидов исемен махсус атау урынлы булыр. Заманында су, юл буйларыннан куылып, җирсез һәм сусыз калган татар крестьяннары өчен аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Идел буйларында, башка уңайлы урыннарда «Кызыл байрак», «Чыңгыз», «Мәгариф» кебек махсус посёлоклар барлыкка килә. Тик шул вакыттагы партия өлкә комитеты җитәкчелегенә аның бу эшләре һич кенә дә ошамый.

Вәлидовны партия оешмасының эшендә катнашмауда, кадрларны дөрес сайламауда, чәчү кампаниясен өзүдә гаеплиләр. Хәтта 1922 елның 18–19 апреле көнне партия өлкә комитеты бюросында аның персональ эше дә карала. Аны Халык комиссарлары советы рәисе Кәшшаф Мохтаров яклап чыга. Ул үзенең чыгышында Вәлидовның комиссариат белән җитәкчелек итүе дөрес юнәлештә булуын, аның максатчыл эшчәнлеген ассызыклый һәм чәчү кампаниясен өзүе турында сүз дә булырга мөмкин түгеллеген раслый.

Өлкә комитеты һәм хөкүмәт арасындагы каршылык партия Үзәк Комитеты исеменә юнәтелгән «39 төркеме» хаты язылуга китерә. Татар кадрлары имзалаган шушы хатта өлкә комитетының башбаштаклыклары, татар кадрларын кысуы бәйнә-бәйнә дәлилләнгән була. Тик Үзәк Комитет җирле партия оешма җитәкчеләрен яклый. Кәшшаф Мохтаров хөкүмәте отставкага җибәрелә.

Партия һәм совет органнары арасындагы тартышлар шулкадәр кискенләшә ки, 1927 елны Ш. Шәймәрдәнов җитәкләгән хөкүмәт тулы составы белән ярдәм сорап Мәскәүгә РКП (б) Үзәк Комитетына килергә мәҗбүр була. Тарихка бу факт «наркомнар стачкасы» дип кереп калган. Хөкүмәт Мәскәүдә ярдәм таба алмый. Киресенчә, республиканы кысраклаулар тагын да арта төшә. Совет органнарының, гомумән республиканың, хокукы бертуктаусыз чикләнә тора.

Әгәр моңарчы республиканың 6 комиссариаты, тик җирле хөкүмәт органнарына гына буйсынган булып, ниндидер күләмдә автоном хокукларга ия булсалар, СССРның һәм РСФСРның 1936–1937 елларда кабул ителгән Конституцияләре нигезендә аларны турыдан-туры Мәскәүгә буйсындыралар. Шулай итеп, автономия хокуссызлык синонимына әверелә. Гомумән, Россия республикаларының хокуклары гади административ берәмлекләрнең хокуклары белән тәңгәлләштерелә. Ә Никита Хрущёв заманында ул республикаларның җисемнәрен генә түгел, исемнәрен дә бетерү, аларны бөтенләе белән юк итү яный. Бу турыдагы карарда «пока республики сохраняются» дигән сүзләр бар.

Менә ни өчен Татарстанны Декретлы республикадан үзбилгеләнү хокукына нигезләнгән суверен республикага әверелдерү кирәк була.

Илне үзгәртеп кору дулкынында Татарстан, үз статусын союздаш республикаларныкы белән тигезләштереп, яңа шартнамә нигезендә үзгәртеп корылырга тиешле Союзга тулы хокуклы мәмләкәт буларак керүне дәгъвалый башлый. Алай гына да түгел, хәтта бәйсез дәүләт булдыру таләпләре дә яңгырый. Бу эшнең башында Марат Мөлеков җитәкләгән ТИҮ (ТОЦ) тора.

1990 елның 30 августында республикабызның суверенлык турындагы Декларациясе кабул ителә. Бу документта Татарстанның РСФСР субъекты икәнлеге язылмаган. Чөнки, әгәр дә күрсәтелгән булса, ул яңа Союзга турыдан-туры керү мөмкинлегеннән мәхрүм булыр иде. Документта Россия һәм башка республикалар белән шартнамә нигезендә махсус мөнәсәбәтләр урнаштырылырга тиешлеге ассызыкланган. Декларациянең әһәмияте шунда ки, ул, – Россиянең бөтенлеген бозмастан, мөстәкыйль дәүләт төзүгә юнәлтелгән бердәнбер уникаль документ. Бу моңарчы беркайда да күрелмәгән хәл була.

Аны тормышка ашыру өчен, Россия җитәкчелеге белән аңлашу кирәк иде. Һәм шушы максаттан Россия һәм Татарстаннан ике делегация төзелде. Россия делегациясенең җитәкчесе РСФСР дәүләт секретаре Геннадий Эдуардович Бурбулис, Татарстанныкы вице-президент Василий Николаевич Лихачёв иде. Бу ике шәхес Мәскәү һәм Казан арасындагы аңлашуга зур өлеш керттеләр. 1991 елның 12 августында Мәскәүнең Ак йортында сөйләшүләр булып үтте.

Делегацияләрнең 15 август көнне кабул ителгән уртак протоколында моннан соң Россия һәм Татарстан мөнәсәбәтләре ике яклы Шартнамә нигезендә алып барылачак дип язылган. Әгәр дә шул елның 19 августы көнне башланган ГКЧП фетнәсе яңа Союз Шартнамәсенә кул кую юлын бикләмәгән булса, Татарстан аны мөстәкыйль республика рәвешендә имзалаячак иде. Тик ни эшләмәк кирәк, СССР кояшка чыгарып куелган боздай эреде, юкка чыкты. Әмма Татарстанның шартнамәле республика булырга тиешлеге үз көчендә калып, сөйләшүләр дәвам итте.

ТАССР Югары Советы «Бәйсезлек акты» – «Акт о независимости» кабул итте. Һәм шуның нигезендә, 1992  елның 21 мартында республикада референдум үткәреп, Татарстанның суверен статусы халык фикере белән ныгыды. Шушы статусны республика сайлаучыларының 61,4 проценты яклап чыкты. Бу исә Татарстан делегациясенә сөйләшүләр алып бару өчен көч өстәде.

Ниһаять, 1994 елның 15 феврале көнне Б. Н. Ельцин һәм М. Ш. Шәймиев «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү турында» Шартнамәгә кул куйдылар. Шулай итеп, 1920 елның 27  май Декреты нигезендә туган республика Шартнамәле республикага әверелә. Моның әһәмияте шунда ки, әгәр Декретлы республиканы шундый ук Декрет белән юкка чыгарып булса, суверенлыгы Шартнамә нигезендә танылган республиканың язмышын тик халык үзе генә хәл итәргә хаклы.

Безнең республикага ияреп, Россиянең кырыктан артык төбәге Үзәк белән шуңа охшаш шартнамәләр төзеделәр. Шулай итеп, шул елларны күпләр тарафыннан горур дип аталган Татарстан унитар Россияне федератив рельсларга бастыра алды. Дөрес, Россия төбәкләренең күбесе, Шартнамә биргән вазифаларны тарта алмаслыкларын сизеп, аннан ваз кичтеләр. Татарстан исә Шартнамә биргән мөмкинлекләрне ныклап файдалана алды. Бу очракта республикабызны тулысы белән газлаштыру, тузган торак программасын тормышка ашыру, Казанның меңьеллыгын үткәрү, башкалабызда метро төзү һәм тагын бик күп гамәлләребез турында сүз алып барып булыр иде. Кама аша күпер салу үзе генә ни тора!

2007 елның июнендә яңа Шартнамә төзелде. Монысы Россия Федераль җыелышының ике палатасы аша үтеп, Президент В. В. Путин тарафыннан имзаланды. Шулай итеп, ул закон төсен алды.

Бүгенге көнне Татарстан – Россиянең бердәнбер Шартнамәле республикасы. Ул махсус статуска ия.

Казанның меңьеллык бәйрәмен үткәрүдә БДБ илләренең җитәкчеләре һәм кайбер ерак чит ил вәкилләре катнашты. Алар республикабызның уңышларына зур бәя бирделәр. Шул көннәрне Казанда БДБ илләренең саммиты да булып үтте. Казанда үткән Универсиада республикабызга дан өстәде.

Шушы үзгәрешләр Татарстан өчен киң мөмкинлекләр ачты. Республикабыз халыкара мәйданга чыкты, чит мәмләкәтләр белән күптөрле мөнсәбәтләргә керде. Күп илләрдә аның вәкиллекләре эшли башлады.

Ил корабын җитәкләгән, бәйсезлегебезнең юл башында торган Минтимер Шәймиев Президент вазифаларын Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Ул – тәҗрибәле, кыю фикерле, киң карашлы шәхесләребезнең берсе. Аңа көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп торыйк, кадерле милләттәшләрем. Бербөтен, бүленмәс һәм көчле халык булып яшик!

Татар халкы, зур сынаулар үтеп, бәйсезлек баскычына басты. Авырлыклар күптин-күп. Республикабызга бертуктаусыз дәвам иткән прокурор протестлары, законнарыбызга каршы чыга торган суд карарлары, гаделсез Дума законнары аша үтәргә туры килә. Илебез өстендә хәтәр җилләр исә. Ләкин халкыбызның рухы нык, яшәү көче зур. Аның 1920 елның 27 маенда билгеләнгән, референдумда үз фикере белән ныгытылган дәүләтчелек юлын дәвам итәчәгенә тулы ышаныч бар.

2010


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации