Автор книги: Индус Тагиров
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Татар – дәүләти халык
Яшәү көче куәтле, башкаларга үрнәк булырдай халык кына теләсә нинди шартларда да, һичкем йогынтысына бирелмичә, киресенчә, башкаларга йогынты ясап яши ала. Һәм шуның белән бөек тә була.
Әйе, татар ул, – дәүләтләрен югалтканнан соң да, бөек булып кала алган халык.
Җисеме бетә, исеме кала. Казан ханлыгының 1552 елдан соңгы халәтен мин шулай дип бәяләр идем. Казан егылганнан соң, дәүләтебез тарих битләреннән сызылып ташланды дигән сүз түгел. Аның исеме озак еллар буенча яшәп килә.
Иван IV һәм аннан соңгы патшалар Казан ханлыгын бетерү турында бер генә документ та чыгармыйлар. Рус патшасы үзен «Казан патшасы» дип тә игълан итә. Яуланган җирләр белән аның воеводалары идарә итә. Бу воеводаларның вәкаләтләре элеккеге хан вәкаләтләренә тәңгәл була. Үзәк хакимият аның эчке эшләренә тыкшынмый. Бу хәл Алтын Урда ханнарының рус кенәзләренә ярлык бирү гадәтен хәтерләтә. Аерма шунда: ханнар ярлыкны рус кенәзләренә бирә торган булсалар, рус патшалары идарә вәкаләтләрен үзенең ышанычлыларыннан булган рус кешеләренә генә биргәннәр.
Рус патшалары Казанның үзләренеке булуын махсус атрибутика белән күрсәтәләр. Бу алар эшләткән гербларда чагылыш таба. Һәм инде бу очракта Казан патшалыгының үз мөһере эшләнүенә игътибар итәргә кирәктер. Аны «герб» дип тә атыйлар. Ләкин ул – герб кына түгел, дәүләти актларны раслый торган әсбап.
Ул 1577 елдан башлап кулланыла һәм анда «печать Казанского царства» дип язылган була.
Чыннан да, ханлыкның җисеме бетә, ә исеме хәрәкәттә булып, патшаларга ныклы хезмәт итә. Әнә шул мөһер 1578 елны Россиянең Голландия белән төзегән Шартнамәсен (Договорын) ныгыта. 1583–1584 елларны башка бик күп халыкара документлар, рәсми хатлар, чит дәүләттәге илчеләрнең ышаныч грамоталары (верительные грамоты) шушы мөһер белән ныгытылган.
Мөһер эчке кулланылышта да була. Ул Казан воеводаларының дәүләти вәкаләтләрен раслый. Аның безгә билгеле булган нөсхәсендә «Государева царева и великого князя Феодора Ивановича (Алексея Михайловича) печать Казанского царства» дип язылган. Әлеге нөсхә 1591 елдан 1707 елга кадәр хезмәт итә. Аларның бер басмасында уң аягын өскә күтәргән канатлы елан рәсеме дә була. Мәгълүм ки, күтәрелгән тәпи ул хакимлек билгесе, яки наместникның зур вәкаләткә ия булуына ишарә.
Мөһер Съезжая палата яки Разрядная избада махсус тартмада саклана торган булган. Тартма исә ике воеводаның да махсус мөһерләре белән беркетелә. Мөһерне куллану хокукы тик беренче воеводага гына бирелгән. Ләкин аның да хокуклары да чикләнгән, чөнки мөһер сакланган тартманы ул бары тик икенче воевода һәм дьяклар күз алдында гына ача алган. Һәм тиешле документка сугылгач, мөһер шул ук тәртиптә үз урынына кайтарыла.
Шушы тәртип бозу катгый рәвештә тыела, андый очраклар турында патшага һәм патриархка хәбәр ителә торган була.
Пётр I нең реформалары мондый тәртипкә үз төзәтмәләрен кертә. Аннан «печать царства Казанского» дигән сүзләр алына, ә менә елан һәм таҗ саклана. Мөһер XX гасыргача сакланган булса да, ул инде шәһәр гербы гына булып кала. Императорларның Казан патшасы булулары аларның титулларына өстәлә.
Димәк, Казан патшалыгының исеме 1917 елгача саклана. Һәм тик империянең үзе белән бергә юкка чыга.
Ләкин дәүләтчелек ниндидер мөһер яки рәсми атамаларда гына түгел, халыкның тарихи хәтерендә сакланган. Ул хәтер һәрвакыт халкыбызда дәүләтчелеген кайтару өметен уята килгән.
Халкыбызның рухы, эчке ныклыгы һәрвакыт башкаларны сокландыра торган булган. Бер рус авторының 1912 елда татарлар өч йөз ел буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан руслашмыйлар, киресенчә, башкаларны татарлаштыралар дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел.
Әйе, һун бабаларыбыздан ук башланган, Төрки каганлыкта тернәкләнгән, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар дәүләтләрендә, бигрәк тә Казан ханлыгында ялкынланган татар учагы беркайчан да сүнмәгән.
1915 елда Петроград университетында Галимҗан Шәрәф, Ильяс Алкин һәм башкалар «Татар учагы» исемле яшерен түгәрәк булдыралар һәм анда дәүләтчелегебезне торгызу юлларын эзлиләр. Вятка губернасының «Иж-Буби» мәдрәсәсе шәкертләренең Сөембикә манарасына багышлап чыгарган җырларында манара эчендә кайчандыр хан гаскәрләре яшәгәнлеге, Казанның төрек-татар йорты булганлыгы турында сүзләр бар.
Әйе, XX гасыр башында татарларның күзләре Казанга текәлгән була. Бер жандарм мәгълүматында Казанның милли идея символы, татарларның рухи терәге булып торуы турында язылган. Анда бу идеянең төп максаты барлык мөселманнарны бер дәүләт тирәсенә туплау һәм гомумтөрки республика булдыру дигән сүзләр бар. 1911 елны төзелгән жандарм справкасында «татар идарәсе булдыру максаты тирән тамыр җибәрде һәм барлык зыялыларның игътибарын җәлеп итте» диелгән. Анда Казанның кайчандыр куәтле Казан патшалыгының үзәге булганлыгына һәм шунлыктан татарларның үзбилгеләнүгә омтылуларына басым ясалган.
Моңа охшаш документлар күп. Аларга безнең әле тулы бәя бирәсебез бар. Бу очракта миңа шушы документлар татарларның дәүләти халык икәнлеген раслау өчен кирәк булды.
Әгәр дә татарлар дәүләти булмасалар, 1990 елның 30 августында кабул ителгән дәүләтчелек рухы белән сугарылган Татарстанның суверенлык турындагы Декларациясе дә төзелмәгән булыр иде. Бу Декларация Татарстанның Югары Советы кабул иткән документ кына түгел. Ул – татарның нәкъ шул сыйфатын туплаган, халык таләбе буенча кабул ителгән документ.
Әгәр дә төрле җирләргә сибелеп яшәгән татарлар һәрдаим дәүләтчелекләрен торгызу фикерен белдереп килмәгән булсалар, хакимияткә, шул исәптән Татарстанның Югары Советына, басым ясый тормаган булсалар, мондый мөстәкыйльлек рухындагы Декларация тумаган булыр иде. Мин моны ассызыклап әйтәм. Чөнки кайберәүләр бу эштә халыкның ролен танымаска, барлык эшләрне кайбер җитәкчеләргә яки Югары Советка гына кайтарып калдырырга тырышалар. Алар, Декларация кабул итү алдыннан, Югары Совет исеменә 685 документ ирешкәнлеген, шуларның 612 се илнең 137 төбәгеннән килгән бәйсезлек игълан итүне таләп иткән хатлар, мөрәҗәгатьләр икәнлеген оныталар булса кирәк.
Халык йогынтысы булмаса, безнең Декларация дә, башка республикаларда кабул ителгән, игезәктәй бер-беренә охшаш төссез документлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормас иде. Бу хакыйкатьне инкяр итүчеләр, күрәсең, Декларацияне кабул итү алдыннан, Югары Совет Президиумы тарафыннан Татарстанның Россия составындагы суверен дәүләт итеп күрсәтелгән проекты басылып чыкканлыгын оныталар булса кирәк. Ул проект, нигездә, «Вечерняя Казань» газетасында басылган, Александр Штанин тарафыннан әзерләнгән проекттан берничек тә аерылып тормый иде югыйсә. Һәм шуңа охшаш декларацияләрне башкортлар да, чувашлар да, якутлар да кабул итте.
Әгәр дә шул проект декларация рәвешендә кабул ителсә, Татарстан да шушы игезәк төссезләр исемлегендә булачак иде.
Ә безнең халык декларациянең андый булуын теләмәде. Ул республиканың тулы суверенлыгын раслаган документ кабул итүне таләп итте. 1990 елның августында Казанга Татарстанның һәм, гомумән, илнең төрле почмакларыннан дистәлгән мең татар җыелды. Ирек мәйданы гөрләп торды. Анда бертуктаусыз митинглар дәвам итте. Мәйдан көне-төне умарта кортыдай шаулады. Югары Советка, аның депутатларына басым ясауның төрле ысуллары кулланылды. Берничә милләтпәрвәр, шул исәптән халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова, ачлык игълан иттеләр. Кайбер депутатлар, моңа ризасызлык белдереп, хөкүмәтнең халыкны мәйданнан чыгаруын таләп иттеләр. Ни үкенечле, алар арасында татарлар да бар иде. Халык, имештер, аларның эшләренә комачаулык тудыра. Дөреслек исә шунда: халык аларны үз контроле астында тотты, аларга дөрес юнәлештән тайпылырга мөмкинлек бирмәде.
Милиция кордоннары куелган булуга да карамастан, халык таралмады. Аның күпчелеге төннәрен дә шунда үткәрде. Казан татарлары аларга ризык ташып торды. Җир шарының төрле почмакларындагы татарлар, төннәрен йокламастан, Казан белән аралашып, андагы хәлләр белән кызыксынып, милләттәшләренә дәрт һәм дәрман биреп тордылар. Бу көннәрне бөтен татар дөньясы бер йодрыкка тупланды.
Югары Совет Рәисе М. Ш. Шәймиев Башкортстан Югары Советы Рәисе М. Г. Рәхимов белән аралашып торды. Ул бервакыт башкорт коллегасына Ирек мәйданы тулы халык икәнлеген, анда ачлык тотучылар да булуын хәбәр иткәч, Рәхимов: «Эх, менә бездә дә шулай булса иде», – дип уфтанган. Һәм өстәп, Шәймиевкә «бу синең файдага» дигән. Әйе, бу көннәрне халык һәм хакимият бер фикердә иделәр. Нәкъ менә шушы бердәмлек тиешле эчтәлектәге Декларация кабул итүнең төп сәбәбе булды да инде. Мондый егетлекне тик дәүләти халык кына булдыра ала.
Чыннан да, әгәр дә Уфа мәйданнарын да халык каплап алган булса, анда да тиешле эчтәлектәге Декларация кабул итүне таләп итүчеләр булса, бәлки Башкортстанда да безнекенә охшаш декларация төзелер иде.
Ә бит мондый мөмкинлек булды. Бу очракта Казанга Башкортстанның Россия составында икәнлеге күрсәтелмәгән тулы суверенлык Декларациясенең проекты килеп ирешкәнлеген әйтеп китү урынлы булыр. Аның эчтәлеге хәтта безнең проекттан да тулырак иде.
Үз Декларациябез кабул ителгәч, М. Ш. Шәймиев шул вакыттагы Татарстан партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Р. Р. Идиятуллинны һәм мине Уфага җибәрде. «Татарстанга көрәштәшләр кирәк», – диде ул. Һәм без Уфага барып, анда Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Мансур Әюпов, Башкортстан партия өлкә комитетеның идеология буенча секретаре Роберт Янбарисов белән очраштык. Башкортларның шундый декларациягә хаклы булулары турында фикер алыштык. Чыннан да, бу эш барып чыкса, ул бары тик гаделлекне торгызу гына булыр иде.
Билгеле ки, Башкортстан Республикасы 1917 елның декабрендә үк игълан ителә. Шушы республика хөкүмәте 1919 елның мартында Совет хөкүмәте белән килешү төзи. Аның нигезендә Башкортстанның үз гаскәре, башка илләр белән аралашу ведомствосы булуы һәм аның бик күп өлкәләрендәге мөстәкыйльлеге таныла. Бу килешү Совет хөкүмәтенә Гражданнар сугышы вакытында, Колчак ягындагы шактый оешкан һәм көчле башкорт гаскәрен үз ягына күчерү өчен кирәк иде. Чыннан да, башкорт гаскәре Гражданнар сугышындагы җиңүгә зур өлеш кертте. Тик менә күп тә үтмәстән Совет хөкүмәте шушы документны бер яклы рәвештә юкка чыгарды.
Менә ни өчен башкортлар өчен декларация кабул итү тик гаделлекне торгызу гына булыр иде. Ләкин, ни кызганыч, бу эш барып чыкмады. Башкортстан Татарстанныкы кебек Декларация кабул итә алмады. Чөнки бу эштә халык катнашмады. Мәйданнар кайнамады, Югары Совет исеменә бәйсезлекне таләп иткән мөрәҗәгатьләр һәм хатлар яумады. Ачлык игълан итүчеләр дә булмады.
Ә без ялгыз калдык. Бервакыт Минтимер Шәрипович, уфтанып: «Эх, союзникларсыз калдык бит», – диде. Мин аңа: «Минтимер Шәрипович, башкортлар моның белән берни дә югалтмадылар», – дидем. Ул: «Ничек югалтмасыннар», – дип куйды. Мин исә Башкортстанның һәм башка республикаларның Россия составына ирекле рәвештә керүләренең 400 еллыгын тантаналы рәвештә үткәрүләрен исенә төшердем: «Алар шул көннәрне орден, медальләр һәм тагын әллә нинди өстенлекләр алдылар», – дидем. «Ә без?» – диде ул. «Безнекеләр, яки татарлар, беркайчан да Россиягә ирекле рәвештә керүләрен танымадылар. Әгәр дә без Татарстанның Россия составында икәнлеген күрсәткән декларация кабул иткән булсак, бу беренче шундый документ булачак иде, – дип өстәдем. – Юк, сез бәхетле кеше, Минтимер Шәрипович. Сез имзалаган документ – чын-чынлап халык теләгән документ».
Минтимер Шәрипович сискәнеп киткәндәй булды. Һәм «Татарстанның Россиягә керүе турында бер генә документ та юкмыни? Бәлки, 1922 елны берәр документ булгандыр», – дип сорады.
Ләкин андый документ юк. 1922 елдан башлап Татарстан берничә мәртәбә үзен СССРга суверен дәүләт буларак кабул итү мәсьәләсен күтәрде. Ләкин ул СССР төзелү турындагы договорга мөстәкыйль рәвештә кул кую хокукыннан мәхрүм ителде. Бу очракта Мирсәет Солтангалиевне искә төшерми булмый. Бу кеше РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссаритының кече коллегиясе әгъзасы, Федераль җир биләмәләре комитеты рәисе, кыскасы, Совет хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәре була. Төньяк Кавказ республикаларын төзү комиссияләре башында да ул тора. Солтангалиев Совет җитәкчелегенә СССРда барлык республикалар да бертигез хокукта булырга тиешлеген исбатларга тырыша. Ләкин алар тарафыннан теләктәшлек тапмый. Бу инде Ленинның үлем түшәгендә яткан, ә Сталинның исә, киресенчә, тулы көченә кереп барган вакыт була. Ул, Ленин сүзләре белән әйткәндә, үз кулына чиксез власть туплый. Хакимият дилбегәсен ныклап үз кулына ала. Аның өчен беркем дә авторитет түгел. Ул хәтта Ленинның «К вопросу о национальностях или об автономизации» хезмәтендәге Солтангалиев фикерләренә аваздаш булган тәкъдимнәрен РКП(б)ның XII съезды делегатлары алдында мыскыллап тәнкыйтьли. Һәм, әлбәттә инде, Солтангалиевнең тәкъдимен катгый рәвештә кире кага. Алай гына да түгел, шушы гаделлек сакчысын эзәрлекләү юлына баса. Аны үзенең иң беренче сәяси корбанына әверелдерә.
Татарстан союздаш республика статусына тулаем өлгергән, дәүләт булу өчен җитлеккән республика иде. Шушы уңайдан РСФСР Халык комиссарлары советының рәис урынбасары булган казах Тырар Рыскуловның 1926 елны бер киңәшмәдә «Россия составында ике төрле республикалар бар» дигән сүзләрен искә төшерәсем килә. Ул аларның беренче төренә тик Татарстанны гына кертә. Чөнки Татарстан, аның әйтүенчә, тулысы белән үз мөмкинлекләренә таянып яши. Аның алга киткән язма культурасы бар, дәүләт теле дәрәҗәсендәге теле, абруйлы кадрлары бар. Аның өчен татар телен гамәлләштерү – җиңел хәл ителә торган проблема. Ә инде икенче төр республикалар тик Совет хөкүмәтенең мәрхәмәте аркасында гына яшиләр. Бу чыгышында Тырар Рыскулов, татарларны бик үк өнәми торган кеше булуына да карамастан, аларның дәүләти халык икәнлегенә басым ясаган.
Тик менә «өлгергән» Татарстан 1936 ел Конституциясе нигезендә элеккеге статусында калды, ә союздашлыкка «өлгермәгән» республикалар СССРга кабул ителделәр. Алай гына да түгел, Татарстан автономиясенең исеме генә калды. Җисеме исә бөтенләе белән диярлек юкка чыгарылды. Ул өлкә һәм крайлар белән тиңләштерелде. Дөрес, союздаш республикаларның хокуклары да көннән-көн кими барды. Алар да өлкәләр белән тиңләштерүдән ерак түгелләр иде. СССР таркалу сәбәпләренең иң мөһимнәреннән берсе әнә шул иде. Ләкин монысы – махсус тема.
90 нчы еллардагы үзгәртеп кору сәясәте Татарстан һәм Башкортстан өчен суверен республикага әверелү мөмкинлеген тудырды. Ләкин шул ук вакытта бу мөмкинлектән ялгыз файдаланып булмаячагы да көн кебек ачык иде. Җир шарының алтыдан бер өлешен биләп торган Россиядәй империяне унитар рельслардан тартып төшереп, аны демократик федератив рельсларга бастыру – Татарстанның үзе өчен генә күтәрә алмастай йөк. Максатка ирешү шарты – республикаларның бердәмлеге. Әмма шушы бердәмлекнең нигезе Татарстан булса, аның иң якын аркадашы Башкортстан булырга тиеш. Бу ике республика тарихларының иң җаваплы көннәрендә кулга-кул тотынышып эш алып барырга тиешләр иде.
Менә ни өчен Шәймиев ил буенча көрәштәшләр эзләде. Һәм тугандаш башкорт халкын, аның республикасын иң беренче көрәштәш буларак күздә тотты.
Эзләде. Таптымы соң? Бу сорауга җавап бертөрле генә була алмый. Инде әйткәнемчә, декларацияләр кабул иткән көннәрне бу эшне тулысы белән башкарып булмады. Ләкин әле бу җиңелү түгел иде. Әле туплану мөмкинлекләре калган иде.
Декларация кабул ителгәч, яңа Союз Шартнамәсе төзү алдыннан, Татарстан үзенең махсус позициясен белдерде. Бу позиция кабул ителгән Декларациягә нигезләнгән һәм шушы Шартнамәгә РСФСР делегациясе составында түгел, ә аңа мөстәкыйль кул куюдан гыйбарәт иде.
Бу позиция Россия җитәкчелеген бик нык борчыды. Шунлыктан Россия һәм Татарстан арасында ике яклы сөйләшүләр ихтыяҗы туды. Сөйләшүләрнең беренче өлеше 1991 елның 12 августы көнне Россиянең Ак йортында башланды. Һәм 15 август көнне уртак беркетмәгә кул куелды. Бу документның иң әһәмиятле өлеше безнең суверенлык турындагы Декларациягә ихтирам белдерүдән һәм инде моннан соң Россия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр тик ике яклы Шартнамә нигезендә генә алып барылырга тиешлеген танудан гыйбарәт иде.
Мәгълүм ки, шул елның 19–21 августында булып үткән ГКЧП фетнәсе Россия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырды, кискенләштерде. Россия җитәкчелеге, шуннан файдаланып, Татарстанны өр-яңадан үз урынына утыртырга тырышты. Минтимер Шәймиевкә, партия өлкә комитетының беренче секретаре Рево Идиятуллинга карата җинаятъ эшләре кузгатылды. Татарстанның үзендә яшәүче кайберәүләр, шул исәптән прокуратура хезмәткәрләре, Югары һәм Казан Советы депутатлары бу гамәлне хуплап каршы алдылар. Алар Шәймиевне урыныннан алуны таләп иттеләр.
Ләкин шушы авыр шартларда да халык үз Президентына кул тидертмәде. Аның иминлегенә гарант булды. Һәм Татарстан үзе сайлаган юлыннан тайпылмады. Аның җитәкчелеге артка чигенмәде.
Моңа иң ныклы дәлил – Татарстан статусы буенча үткәрелгән референдум. Шунысын әйтергә кирәк: баштарак Россия җитәкчелеге аны үткәрттерү ягында иде. Инде телгә алынган 1991 елның августындагы сөйләшүләр вакытында Россия делегациясе җитәкчесе Бурбулис, Декларациябез белән таныштыргач: «Декларациягез яхшы һәм дөрес төзелгән. Ләкин сез, аның урынына референдум үткәреп, шуның нәтиҗәләре белән килгән булсагыз, бигрәк тә яхшы булыр иде», – диде. Бу Татарстан халкының 48 процентын гына татарлар тәшкил итүеннән һәм аларның да шактые Татарстанның суверенлык статусына каршы булуы ихтималлыгыннан, шунлыктан референдум тискәре нәтиҗәгә китерәчәгенә өметләнүдән чыккан сүзләр иде.
Ә инде менә Татарстан җитәкчелеге бу эшкә җиң сызганып тотынгач, мәскәүлеләрне шом басты. Алар референдумны үткәрттермәү чараларын күрә башладылар. Бигрәк тә РСФСР Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов котырды. Гомумән, бу кеше һәрвакыт Татарстанга каршы басым ясап торды. Ул бертуктаусыз радио-телевидениедән дисеңме, газета-журналларда дисеңме, Татарстанның суверенлык статусына каршы чыга килде. Референдум алдыннан Россия Югары Советы машиналары Татарстан районнарында референдумга каршы өндәмәләр, төрле коткы-куркытулар тараттылар.
Мәскәүнең Ак йортында, Кремлендә Татарстандагы суверенлыкка каршы көчләргә ярдәм күрсәтелде. Аннан Татарстан прокурорларына барлык сайлау участокларын ябарга дигән әмер бирелде. Кайбер район прокурорлары бу әмерне үтәргә тырышты. Мәсәлән, Лениногорскида хәтта Татарстан Президенты яки Югары Советы исеменә юнәлтелгән хатларны да тоткарлый килгәннәр. Россия демократик партиясенең (ДПР: Демократическая партия России) җирле оешмасын җитәкләгән прокурор Гринь шул хатларның авторларын чакыртып аңлатмалар яздыра торган булган. Ләкин мондыйлар сирәк була. Күпчелек прокурорлар республикага турылыклы булып калалар. Татарстанда бер генә сайлау участогы да ябылмый.
Референдумга каршы эштә Россия Президенты Б. Н. Ельцин турыдан-туры үзе катнаша. Ул телевидение аша сайлаучыларга мөрәҗәгать белән чыга. Рус сайлаучыларын ул, әгәр дә сез референдум соравына «әйе» дип җавап бирәсез икән, иртәгесен икенче сортлы гражданнар булып уяначаксыз, дип куркыта.
Ельциннан соң Татарстан халкына Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул телевизор караучыларга Татарстан позициясенең асылын һәм референдумның максатын аңлатты. Аларны референдумда актив катнашырга һәм аның соравына уңай җавап бирергә чакырды. Бу, һичшиксез, аның тарафыннан ясалган батыр адым иде.
Бу батырлык сайлаучылар тарафыннан югары бәяләнә. Ф. Х. Мөхәммәтшин, М. Г. Сабиров һәм М. Ш. Шәймиев исеменә язылган хатында Казан кешесе Н. И. Степанов: «Безнең гаилә референдум соравына «әйе» дип җавап бирде», – дип яза. Ул үзенең 21 март көнне тик җиңү турында гына уйлаганлыгын хәбәр итә һәм Шәймиевкә «сезнең сайлаучыларга мөрәҗәгатегез бик нык ярдәм итте» дигән сүзләр юллый.
Татарлар курыкмады. Алар Татарстан җитәкчеләренә көч-куәт биреп, дәрт һәм дәрман өстәп тордылар. «Тимер бул, Минтимер» – дип, мәйданнарга чыктылар.
Референдум көннәрендә республиканың Югары Советы исеменә бик күп хатлар, телеграммалар ява. Аларның күпчелеге референдумны яклый, халкыбызга теләктәшлек белдерә. Шуларның кайберләре белән танышып китү урынлы булыр дип уйлыйм.
Хатлар, мөрәҗәгатьләр республикага Мәскәү тарафыннан ясалган басымга протест хәрәкәтенең көннән-көн ныграк җәелгәнлеген дәлилли. Алар аркылы җәмәгатьчелек Татарстан җитәкчелеген курыкмаска һәм чигенмәскә өнди. Бер хатта «без Президент М. Ш. Шәймиевкә аның ныклыгы һәм суверенлыкны тормышка ашырудагы тәвәккәллеге өчен рәхмәт белдерәбез» диелә. Сайлаучы К. Нуретдиновның Ф. Мөхәммәтшин исеменә язган хатында: «Әгәр дә Татарстан җитәкчеләре, Мәскәүдән куркып, Федератив Шартнамәгә кул куйсалар, халык аларны беркайчан да гафу итмәс, аларны һәрбер татар беренче номерлы мөртәт дип санар», – диелгән. Бу хатның ахырында мондый сүзләр дә бар: «Әгәр дә сез бер җебек яки империячел рухтагы кеше икәнсез, отставкага китегез, татар халкын хурлыкка төшермәгез!»
Әгерҗедән килгән бер хатта мондый юллар бар: «Хәзер артка таба юл юк. Безне хәзер бөтен дөнья белә. Шуңа күрә дә референдум бик уңышлы үтәргә тиеш… Артка юл юк, бары тик алга, бары тик алга».
БДБ илләрендә һәм Россиядә көн күреп яткан татарлар да ул көннәрне Татарстан белән теләктәш булдылар. Безнең кулыбызда – Үзбәкстан, Таҗикстан, Мәскәү, Әстерхан, Екатеринбург, Чиләбе, Красноярск шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күп санлы хатлары. Аларның авторлары үзләрен Татарстанның суверенлыгын яклаучылар исемлегенә кертүне сорыйлар. Мондый хатлар күп. Референдумга «әйе» җавабы белән имзаланган һәм рәсми рәвештә расланган исемлекләр дә килде.
Чиләбе төзүчесе инженер В. В. Вәлиев: «Мин үземне һәрвакыт тарихи ватанымның гражданы итеп санадым, саныйм һәм референдумда куелган сорауга «әйе» дип җавап бирәм», – дип яза. Екатеринбургтан килгән бер хатта: «Суверенлык өчен көрәшне бер генә минутка да туктатмаска, халыкны көне-төне азатлыкка чакырырга кирәк», – диелгән. Мәскәүле Н. М. Магдануров Татарстан Югары Советы исеменә җибәргән открыткасында болай дип язган: «Референдум үткәрүдәге тәвәккәллегез белән тулысынча килешәм. Мин сезгә бигрәк тә дөрес һәм ачык куелган соравыгыз өчен рәхмәтлемен. Әгәр дә мин Татарстан гражданы булсам, Татарстанның мөстәкыйльлегенә, аның бәйсезлегенә «әйе» дип җавап бирер идем». Мәскәү татарларының Татарстан бәйсезлегенә карата мөнәсәбәтләре Рифкать Галимов һәм Нур Гарипов җитәкләгән «Туган тел» җәмгыяте хатында тулысы белән чагылган: «Татарстан суверен дәүләт булсын!»
Кайберәүләрнең референдумда Татарстанның татар булмаган гражданнары суверенлыкка тискәре җавап бирер дигән өметләре дә чәлпәрәмә килде. 14 март көнне М. Ш. Шәймиев исеменә юллаган хатында чуваш А. П. Степанов болай дип яза: «Шушы Татарстан өчен авыр көннәрдә Татарстанның суверен программасын тулысы белән яклыйм, чуваш булсам да, Татарстанда туып үстем һәм аның өчен көрәшкә әзермен».
Ике солдат анасы Т. Володина М. Шәймиевкә, Ф. Мөхәммәтшинга һәм М. Сабировка юллаган хатында референдумны тулысы белән яклавы хакында хәбәр итә. Ул: «Алла хакына, моннан соң Грозныйлар да, Годуновлар да, Берия дә, Сталин да, Жириновскийлар да булмасын. Радио, телевидение, матбугат чаралары аркылы Хасбулатов, Травкин, Грачёв, Хафизов һ. б. безгә янамасыннар. Күпмилләтле Татарстан халкы үз юлын билгеләде…Безнең җитәкчеләргә тимәгез, аларны пычратмагыз», – дип язган.
Бик күп хатларда Россиядә яшәүче руслар һәм башка милләт вәкилләре Татарстанга Мәскәү тарафыннан булган басымга ризасызлык белдерделәр. Мин Оренбургта яшәүче бер рус хатынының хатын оригиналда гына, тәрҗемәсез бирәм:
«Здравствуйте, милые татары!
Слушаю каждый день гавканье ТВ и радио России (менә сиңа «настоящее радио». – И. Т.) по поводу референдума в Татарстане. Да, плюньте вы на них и на их продажные суды и обязательно отделитесь от России.
Правительство России ведёт политику геноцида против народа. Если Вы отделитесь от России, может быть, и выживете. А нам русским не привыкать подыхать под игом наших царьков.
Я считаю, что всем нужно отделиться от России и мордве, и чувашам, и всем народам, а нам так и надо, чтобы впредь немного думали, кого в цари выбирали.
Мне даже смешно видеть как депутаты России пыжатся, осуждая Вас. Да какое им дело до Татарстана, если все они колышутся под одной дирижёрской палочкой как болванчики.
Только одно надо помнить. Если для Татарстана все народы, живущие на этой территории, будут родными детьми, Вы достигнете огромных высот, если же нет, то Вы будете не лучше русских царьков.
С уважением, Дубровская Ольга Андреевна».
Пятигорск шәһәреннән В. Н. Щёлоков РСФСРның вице-президенты Руцкойга, Генераль прокуроры Степанковка һәм Татарстан Югары Советына җибәргән хатында мондый сорау куя: «Генераль прокурорның, Югары Советның, Ельцинның Татарстанның Россиядән аерылып чыгу ниятенә каршы чыгарга ни хакы бар?…Татарлар, ничек теләсәгез, шулай хәл итегез, тик русларны гына рәнҗетмәгез, аларны инде Ельцин да җитәрлек рәнҗетте».
Самарада яшәүче В. Е. Фирсов Татарстан Президенты һәм Югары Советы Рәисе исеменә мондый сүзләр юллаган: «Самара өлкәсе халкын… сезнең горур республикагыз белән дип санагыз. Шушы елның 21 мартында сезнең халкыгыз Мәскәү экспансиясеннән азат яшәү фикерен ачык белдерәчәк. Без, Идел буенда яшәүче татарлар, чувашлар, руслар һәм башка халыклар, үзебезгә ничек яшәргә кирәк икәнлеген бик яхшы беләбез. Миңа, рус кешесенә, татар халкының кайгылары, иртәгесе көн турындагы уйланулары яхшы аңлашыла… Сезнең белән безнең авырлыкларыбыз уртак, ул да булса иртәгәсе ризыгыбыз, балаларыбыз турында кайгырту. Мин безнең барыбызны да Россиянең хәлиткеч көче булуыбызны тануларын телим».
1992 елның 18 мартында Татарстан Югары Советына Украинадагы «За Вильну Украину» оешмасыннан «Татарстан бәйсезлеге» н тулысы белән яклап килеп төшкән бер хатта «бүген Россия элеккеге СССР халыкларына карата империалистик политика алып бара, ләкин ул ахыр чиктә үзе шушы политиканың корбаны булачак» диелә. Ә шул ук Украинадан Татарстандагы хәлләрне игътибар белән күзәтеп баручы коммунист В. Захарченко Ельцинны һәм аның тирәсендә буталучы Шахрайны, Фёдоровны һ. б. ны СССРны җимерүчеләр дип атый, аларның татар депутатларын боргычларга тырышуларын «административ-тоталитар ысул демонстрациясе» дип бәяли. Ул хатын болай дип тәмамлый: «Татарстан, Кырым, Украина һәм башкалар кебек үк, үз суверенлыгына үзе тавыш бирергә хаклы. Беркемнең дә моңа комачаулык итәргә хакы юк. Иң югары суверен – халык үзе».
Я. Я. Колниншның Ригадан язылган хатында: «Без, Балтыйк култыгында яшәүчеләр, сезнең дәүләт бәйсезлеге, Татарстанның яңа күтәрелеше өчен алып барган авыр көрәшегезне игътибар белән күзәтәбез…Мәскәү Кремле сезгә бер яклы рәвештә үзенең империалистик позициясен тукый. Без исә, әгәр дә сез үз акылыгыз белән яшәмәсәгез, Татарстан юкка чыгачак дип уйлыйбыз… Балтыйк култыгында яшәүче халыкларның намуслы күпчелеге Татарстан халыкларына бәхет, азатлык һәм дәүләт бәйсезлеге тели», – диелә.
Псков өлкәсендә гомер кичерүче Л. Ф. Баженовның хаты бик кызыклы. Анда мондый сүзләр бар: «Мине 1928 елда туган вотяк (удмурт) Баженов Леонид Фёдоровичны бәйсез Татарстан дәүләте хакындагы референдумыгызда катнашучы итеп санагыз. …Татарстан дәүләте рус булмаган халыкларның сәяси нигезе булыр. Татарстанга Әстерхан, Оренбург, Урал, Новосибирск һәм монгол чикләренә кадәр җирләр керәчәк. Бу җирлеккә Чечня, Кабарда, Дагстан, Осетия белән союздаш рәвештә вотяклар, коми, мордва, мари, чувашлар һ. б. керәчәк».
Мин шушы хатларга нинди дә булса аңлатмалар бирергә дә, андагы кайбер фантастик фикерләрне тәнкыйтьләргә дә җыенмыйм. Минем максат тик читтә яшәүче милләттәшләребезнең, башка милләт вәкилләренең Татарстандагы референдумга булган мөнәсәбәтләрен ачыклаудан гына гыйбарәт. Ләкин алар нигезендә шик-шөбһәсез бер нәтиҗә ясарга мөмкин: Референдум көннәрендә Татарстан ялгыз калмый, аның бик күп теләктәшләре була.
Әлбәттә, референдумга, гомумән Татарстаның суверен статусына карата тискәре фикер белдерелгән хатлар да юк түгел. Әгәр мин боларны искә алмасам, дөреслеккә хилафлык кылган булыр идем. Мәсәлән, Самара өлкәсеннән Юдин дигән берәү, доброволецлар җыеп, Татарстанга хәрби һөҗүм ясарга чакырган. Дөрес, аны Абдулов, Галимов, Надиров шикелле татар активистлары бик тиз авызлыклаганнар. Мондый лыгырдаучыларның тарафдарлары да табылмаган. Ләкин русчалап әйткәндә, на каҗдый роток не накинешь платок. Әмма мондыйлар азчылык иде.
Референдумның нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм: сайлаучыларның 61,4 проценты Татарстан суверенлыгын яклап чыкты. Бу тарихи җиңү иде. Чөнки Россия Конституцион Суды рәисе В. Д. Зорькин референдум алдыннан РСФСР Югары Советы утырышында: «Әгәр дә референдум соравына «әйе» дигән җавап алынса, бу, бәйсезлек игълан итү өчен, юридик нигез булачак. Моны һәрбер юрист шулай дип санар һәм хаклы да булыр», – дигән иде.
Бәлки, ул бу сүзләрне әйтүенә соңрак үкенгәндер дә. Тик бит менә халык әйтмешли, әйткән сүз – очкан кош. Аны кире кайтарып булмый.
Референдум татар халкының дәүләти халык икәнлеген тагын бер кат раслады. Декларациябез аның фикере белән ныгытылды.
Россия җитәкчелеге, Федератив Шартнамә әзерләп, аны тантаналы рәвештә имзалау көнен билгеләде. Әлбәттә, Татарстан аңа кул куюдан баш тартты. Чөнки аның өчен Россия белән ике яклы тигез хокуклы Шартнамә төзеп, махсус статуска ия булу мөмкинлеге ачылган иде.
Татарстан бу очракта да үзенә көрәштәшләр эзләде. Һәм тапты да сыман. Башкортстан һәм Якутия (Саха) шулай ук Федератив Шартнамәгә тискәре мөнәсәбәт белдерделәр. Тик бу юлы да эш башкачарак булды. Мин, Россия һәм Татарстан арасындагы сөйләшү вакытында Татарстан делегациясе җитәкчесенең урынбасары буларак, күз алдымда үткән берничә эпизодка тукталасым килә.
Федератив Шартнамәне имзалау көне итеп 1992 елның 31 март билгеләнгән иде. Безнең сөйләшүләребезнең чираттагы утырышы да нәкъ шушы көнгә туры китерелгән. Ул иртәнге 10 сәгатьтә Россия хөкүмәте урнашкан бинада ачылырга тиеш иде. Без, җыелышып, Россия делегациясе җитәкчесе РСФСР дәүләт секретаре Г. Э. Бурбулисны көтәбез. Ун минут үтте, ә ул һаман юк. Без делегациябез җитәкчесе Татарстанның вице-президенты В. Н. Лихачёв белән икәү коридорга чыктык һәм Бурбулис кабинеты ягына юнәлдек. Аның ишеге төбендә кемнәрдер утырып тора. Лихачёв аларны белә: болар Башкортстан җитәкчеләре булып чыкты. Ни көтеп торганнарын бераз соңрак белдек.
Бурбулис боларны Федератив Шартнамәгә кул куюга күндерү өчен чакырган булган икән. Максатына ирешкән: Башкортстан Федератив Шартнамәгә кул куйган. Аның Башкортстан өчен генә эшләнгән, ике як та имзалаган кушымтасы кичен безгә килеп иреште. Шушы документ нигезендә Башкортстанның җир асты байлыклары үзенеке, хокук саклау органнары да тик аның карамагында була. Башкортстан Федератив Шартнамәне шушы ташламалар бәрабәренә имзалаган булып чыга.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?