Автор книги: Индус Тагиров
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Федерация – ил язмышы
1552 елда Казанның егылуы Россиянең империя булып яши башлавына юл ача. Ул күпмилләтле дәүләткә әверелә башлый. Берничә гасыр эчендә аның составына Украина, Кавказ, Төркестан, Башкортстан һәм башка күп илләр һәм җирләр кушылалар. Әлбәттә, бу иреклелек гамәле генә булмый. Күп вакыт көч кулланыла, кан коела. Яуланган җирләрне кул астында тоту максатыннан, төрле рәвештәге идарә итү ысуллары барлыкка килә. Аларның күбесен гамәли федератив мөнәсәбәтләр дип бәяләү дөреслеккә туры килә.
Ул мөнәсәбәтләрнең яралгысы Казанның үзендә барлыкка килгән дисәк тә, хата булмастыр. Чөнки Казан ханлыгы егылганнан соң да, дәүләте юридик яктан яшәвен дәвам итә. Аның хәтта махсус мөһере дә була. Анда «Государева царева и великого князя Федора Ивановича (Алексея Михайловича) всеа Руси печать царства Казанского» дип язылган һәм тәпиен алга күтәргән елан сурәте төшерелгән була. Күтәрелгән тәпи ул – дәүләти вәкаләт билгесе. Чыннан да, мөһер иң җаваплы, әйтик, боерык, рөхсәт грамоталары кебек документларга гына сугылган. Ул 1591 елдан алып 1707 елгача актив кулланылган. Бүгенгә шушы мөһер белән расланган 290 документ мәгълүм. Ул «Казанская изба» дигән махсус төзелгән бинада ике воеводаның да мөһере белән ныгытылган аерым тартмада сакланган. Тартманы бары тик ике воевода һәм дьяклар катнашында гына ачканнар һәм мөһердән файдаланганнар. Әһәмиятле кәгазьгә тиешле мөһер сугылгач, аны янә шул рәвештә урынына куя торган булганнар. Әгәр дә шушы тәртипне ниндидер рәвештә бозу очрагы булса, бу хакта шунда ук Мәскәүгә патша һәм патриархка хәбәр ителергә тиеш була. Ә мөһердән файдаланырга тырышучылар булмый түгел.
1649 елда кабул ителгән Соборное Уложениенең XVIII бүлегендә элеккеге ханлыкта яшәгән халык рус патшасына Казан падишаһы буларак мөрәҗәгать итәргә тиеш булулары турында язылган.
Әлбәттә, болар – патша мәрхәмәте җимеше түгел, ә мәҗбүрият гамәле. Чөнки ханлык җирләрендә азатлык өчен көрәш Казан егылганнан соң да 20 елдан артык дәвам итә. Шунлыктан аның Россия составыннан ычкыну җайлары юк-юк дигәндә дә чыккалап тора. Әйтик, XVII гасыр башындагы Болгавыр елларда (Смутное время) воеводаларның берсе үтерелеп, икенчесе качкач, дьяк Шульгин, Казан мөһерен кулга төшереп, Казан ханлыгының җирләренә хуҗа булырга тели.
Шул көннәрне казанлылар, поляк илбасарларына бергәләп каршы торырга өндәп, күрше төбәкләргә мөрәҗәгать итәләр. Анда мондый сүзләр бар: «…всякие люди Казанского государства, и князья, и мурзы и татаровя, и чюваша, и черемиса, и вотяки, сослалися с Нижним Новым городом, и со всеми городы поволжскими, и горными и луговыми татары, и с лугововой черемисою, и на том, что нам бытии всем и в совете и соединении за Московское и за Казанское государство стояти».
Моннан күренә ки, бу елларда ике дәүләт бер булып яшәгәннәр. Соңрак исә Казан патшасы титулы рус императоры титулатурасында 1917 елга кадәр яши.
Мәгълүм ки, Казаннан соң Россия составына Хива, Коканд ханлыклары, Бохара әмирлеге дә мөстәкыйль дәүләтләр рәвешендә кушыла. Бөек Финляндия кенәзлеге дә рус империясенә дәүләт буларак кертелә. Аның үз акча системасы, 1910 елга кадәр хәтта армиясе дә саклана. Бу хәлне юридик булмаган, әмма гамәлдәге мәҗбүри федерация дип бәяләргә мөмкин.
Тик менә шушы зур Евразия киңлегенә урнашкан күпмилләтле Россия өчен бу гына җитми. 1905–1917 елгы революция җилләре ил капкасын дөбердәтеп, тулы демократия һәм федерация кертүне дәгъвалый. Илдә автономистлар берлеге барлыкка килә. Эсерлар партиясе илне федератив рәвештә үзгәртеп коруны төп максатларның берсе итеп билгели. Украина, Кавказ, Казахстан, Төркестан шулай ук федерация өчен көрәш юлына басалар. Польша исә тулы бәйсезлеккә омтыла. Илдә милли азатлык хәрәкәте елдан-ел тирәнәя һәм киңәя. Федерация рус булмаган халыкларның уртак таләбенә әверелә.
I Дәүләт думасында Россияне федератив рәвештә үзгәртеп коруны таләп итүче «милли-җирле автономия» төркеме барлыкка килә. Аның эшчәнлегендә руслар да, милли депутатлар да, хәтта Дон, Әстерхан һәм Оренбург казаклары вәкилләре дә катнаша. Шушы җирләрнең вәкилләре II һәм IV Думада федерациягә ирешүне максат итәләр. Гомумән, 1905–1917 елларда федерация һәм автономия мәсьәләләре җәмәгатьчелек тарафыннан куелган иң әһәмиятле проблемаларның берсе була. Федерация ил капкасын бертуктаусыз кагып тора.
Самодержавие һәм кадетлар партиясе моңа теш-тырнаклары белән каршы. Алар федерация дошманнары, федерациянең исемен дә ишетергә теләмиләр.
Кадетлар партиясе үзенең уставына һәм программасына «бердәм һәм бүленмәс Россия» төшенчәсен беренче урынга чыгара. Идеянең авторы партия җитәкчесе профессор П. Н. Милюков үзе була.
Ләкин тарих үзе белән шаяруны һич кенә дә өнәми, шаяручыларны җәзага тарта. Аның таләбен үз вакытында ишетмәгән сәяси саңгырауларга шушы җәзаны ныклап татырга туры килә. Шуларның иң беренчесе император Николай II үзе. Ул тәхетеннән колак кага һәм бөтен гаиләсе белән газаплы үлемгә дучар ителә. Шактый йогынтылы саналган кадетлар партиясенең дә язмышы үкенечле була.
1920 елның 21 декабрендә кадетлар партиясенең эмиграциядәге Париж төркеме, шушы мәсьәләне махсус тикшереп, мөстәкыйльлеккә омтылучы халыклар белән илне федератив рәвештә үзгәртеп кору турында килешүләр төзергә кирәк дигән карарга килә. Ә П. Милюков үзе 1921 елның 26 мае көнне шул ук төркемнең утырышында: «Я… долго стоял на этой отрицательной позиции (бердәм һәм бүленмәс Россия позициясендә. – И. Т.), но отвернулся от неё… и уже давно стою за федерацию. Ибо «единая и неделимая Россия» – лозунг, нас погубивший», – дигән белдерү белән чыга. Һәм түбәндәге фундаменталь нәтиҗәне ясый: «Федерация – единственный инструмент удержания единства России»[42]42
Протоколы заграничных групп конституционно-демократической партии. Май 1920 г. – июнь 1921 г. – М.: «Прогресс»-Академия. – С. 413.
[Закрыть].
Бик дөрес нәтиҗә. Ләкин инде соң була, терсәкне тешләп булмый.
Большевиклар шулай ук федерация дошманнары булалар. Ләкин алар сәяси яктан сыгылмалырак. Һәм тарих таләбенә буйсынырга кирәклеген вакытында аңлыйлар. Әлбәттә, бу адым аларга бик җиңел бирелми. «Правда» газетасының 1917 ел 28 март санында Иосиф Сталинның «Против федерализма» исемендәге мәкаләсе дөнья күрә. Ул эсер Иосиф Окуличның Россия өчен федерация дәгъвалаган мәкаләсенә җавап буларак язылган. Аныңча, имештер, федерация актуальлеген югалткан, ә заман таләбе үзәкләштерелгән дәүләт икән.
Шушы ике Иосиф бәрелешендә Сталин җиңелә. Ул, 1924 елны шушы мәкаләсен кабат бастырганда, үзенең хатасын таный. «Без, – дип яза ул, – илдәге милли азатлык хәрәкәтен, кайбер халыкларның инде Россиядән китеп баруларын исәпкә алмаганбыз». Һәм Сталин, нәкъ Милюков кебек үк, федерация – ил бөтенлеген саклап калуның бердәнбер коралы дигән фикергә килә. Аерма шунда гына. Кадетлар бу фикергә соңарып килгән булсалар, большевиклар инде китеп бара торган федератив поездның соңгы вагонына керергә өлгерәләр.
Мин соңгы вагоны дим, чөнки 1918 елның 5 гыйнварында бер генә көн эшләп калган Учредительное собрание Россияне федерация дип игълан итә. Большевиклар аны куып таратып кына, инициативаны үз кулларына алалар. 12 гыйнвар көнне Советларның III Бөтенроссия съездында Ленин кулы белән язылган «Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа» кабул ителә. Анда мондый сүзләр бар: «Советская Российская Республика учреждается на основе свободного союза свободных наций, как федерация Советских национальных республик». Мин бу сүзләрне ничек язылган, шулай, рус телендә бирәм.
Ленин федерациянең котылгысыз чара икәнен аңлый. Ләкин ул илгә аның исемен генә бирә. Җисемен исә партия диктатурасы белән буып куя. Шул рәвештә илдә ялган федерация барлыкка килә. Властьта ныгып алу белән большевиклар мәҗбүрият нигезендә барлыкка килгән СССРны унитар дәүләт итеп үзгәртү, ә республикаларны губерналаштыру юлына басалар. РКП(б)ның VIII съездында бу ачык яңгыраш таба. Аның делегатлары милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын заман өчен кирәк булган бер уен гына дип бәялиләр һәм инде аны туктатырга вакыт диләр.
Ләкин тарихны алдап булмый. Моны Мирсәет Солтангалиев бик яхшы аңлый. Ул 1924 елны үзенең «Тезисы об основах социально-политического, экономического и культурного развития тюркских народов Азии и Европы» исемендәге чын мәгънәсендәге күрәзәчелек үрнәге итеп бәяләрлек хезмәтендә республикаларны бетерергә тырышучыларны панрусистлар дип атый. Аның карашынча, алар, күпме генә тырышсалар да, бердәм һәм бүленмәс Россияне («единую и неделимую Россию» – текстта шулай. – И. Т.) кайтара алмаячак: «Из опыта последней революции в России мы пришли к выводу о том, что какой бы класс в России ни стоял или ни пришёл к власти, никому из них восстановить былого величия и могущества этой страны больше не удастся… Россия как многонациональное государство русских неизбежно идёт к распаду и к расчленению… Былая Россия, восстановившаяся под нынешней формой СССР, недолговечна. Она преходяще и временна».
Инде СССР таркала торган көннәрдә Россия башлыгына әверелгән Б. Н. Ельцин «мин Горбачёв хаталарын кабатламам» ди һәм, 1990 елның августында Казанга килгәч «суверенитетны, никадәр булдыра аласыз, шул кадәр алыгыз» дип белдерә. Ә Уфада, хәтта «йотыгыз» дигән сүзне дә кулланып, шул ук фикерне кабатлый.
Ләкин ул да үз сүзендә тора алмады, 1994 елның 15 февралендә Татарстан белән Шартнамә төзеп, чын федерация сукмагына баскан булса да, чигенергә мәҗбүр булды. Аны да империалистик богаулар буды. Һәм ул акрынлап республикаларның, бигрәк тә федерализм хәрәкәтенең башында торган Татарстанның суверен хокукларын буу юлына басты.
Ә аның урынына Россия Президенты кәнәфиенә утырган В. В. Путин моны дәвам итте. Республикабыз Конституциясенә каршы суд процесслары, прокурор протестлары яңгырдай яуды. Илдә власть вертикале урнаштырылды, республикаларның мөстәкыйль министрлыклары бетерелде, «суверенитет» төшенчәсен куллану тыелды. Хәтта Россия субъектларының башлыклары да, шул исәптән республикалар президентлары да, өстән генә билгеләнә башлады.
Дөрес, республикабыз, 2007 елның июнендә яңа Шартнамә булдыруга ирешеп, Россиянең бердәнбер махсус статуслы республикасы булып кала алды. Ләкин ул ялгыз. Кирәк вакытта безгә берәү дә ярдәм кулын сузмады. Хәтта Мортаза Рәхимов җитәкләгән Башкортстан да!
Бүген безнең бергә туганнарча хәрәкәт итү мөмкинлекләребез бар. Ике Рөстәм уртак тел таптылар кебек. Ләкин аларга да җиңел түгел, Алла ярдәм бирсен үзләренә!
Заманалар авыр, «ил корабын җил сөрә», Россиягә куркыныч яный. Явыз көчләр дәүләтчелегебезне упкынга өстериләр, милләтебезнең җанын сорыйлар. Алар, республикаларны бетереп, федерациянең җисеменнән генә түгел, инде исеменнән дә баш тартуны таләп итәләр. Шуның белән, бәлки үзләре дә аңламастан, Россиянең үзен дә упкынга өстериләр.
Яңа шартларда илнең бөтенлеген саклап калу миссиясе яңадан Президент итеп сайланган В. В. Путинга йөкләнә. Башкарып чыга алырмы икән ул бу миссияне?
Сайлау кампаниясе вакытында аның президентлык программасы рәвешендәге берничә мәкаләсе дөнья күрде. Аларның берсе милли проблемаларга багышланган. Ул бик тә каршылыклы. Күрәсең, бу – аның үзенең эчке каршылыклары чагылышыдыр. Аның күзләрен дә импералистик сөрем томалагандыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул милли мәсьәләнең фундаменталь икәнлеген таныган. Тик менә аның фундаментальлеге нидән гыйбарәт икәнлеген генә күрсәтмәгән, милли мәсьәләнең нәрсә икәнлеген, аның ниләрдән торганлыгын ачыкламаган. Ә бит югыйсә аның берничәсе ярылып ята, көндәлек тормышта үзен сиздереп тора.
Боларның беренчесе – рус булмаган милләтләрнең физик исәнлеге, яки сакланып калу мөмкинлекләре. Икенчесе – аларның телләренә, гореф-гадәтләренә яшәү гарантиясе тудыру. Һәм инде өченчесе – милли республикаларның киләчәге. Авторның боларга җавабы бармы? Ни кызганыч, юк. Анда рус теле, рус әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте беренче урынга чыгарылган, рус булмаган халыкларның телләре, мәдәниятләре, тарихлары шуның өлешен генә тәшкил итәргә тиешлеге күрсәтелгән. Боларны укыгач, «Кая соң монда тигез хокуклылык?» дигән сорау туа.
Белем бирү стандартларыннан милли өлеш алып ташланды, милли мәктәпләрнең саны кыскарганнан-кыскара бара. Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тик рус телендә генә алына. Шушымы икән тигез хокуклылык?
Республикаларның хокуклары турында сөйләп тә торасы юк. Алар кимегәннән-кими бара. Алай гына да түгел, аларны бетерү турындагы фикер куерганнан-куера. Кара көчләр «федерация» атамасыннан да баш тартуны, илне унитар дәүләт итеп игълан итүне таләп итәләр. Путинның әнә шул мәкаләсендә илдәге федерализм язмышы турында бер сүз дә булмавы, – күрәсең, шуның чагылышыдыр.
Анда руслар дәүләтне оештыручы бердәнбер милләт итеп күрсәтелгән. Ә бу исә һич кенә дә тарихи дөреслеккә туры килми. Инде телгә алынган В. Сергеевич үзенең «Древности русского права» хезмәтендә документаль рәвештә татарларның рус тарихында тирән эз калдырганлыкларын, аларның таркалган вак кенәзлекләрен бергә җыеп, Мәскәү дәүләтен төзүгә зур өлеш керткәннәрен раслаган.
Русларны дәүләт тотучы бердәнбер милләт итеп күрсәтү Россиянең гамәлдәге төп законына да каршы килә. Аның кереш өлешендә Конституция күпмилләтле Россия халкы исеменнән кабул ителгәнлеге, ягъни барлык халыкларның да дәүләт төзүче булулары күрсәтелгән. Федератив дип саналган дәүләттә башкача була да алмый.
Бәлки, бу мәкалә – җәмәгатьчелек фикерен белү өчен язылган лакмус кәгазе генәдер. Шулай дип уйлыйсы килә. Чөнки өр-яңадан Президент булып эшли башлаган кеше, милләте нинди булуына да карамастан, илдәге барлык халыкларның да мәнфәгатьләренә махсус игътибар бирергә тиеш. Күпмилләтле дәүләт башында торган кешегә үзен рус итеп кенә түгел, татар, башкорт, чечен һәм башкалар булып та хис итә белү зарур. Шунсыз милли мәсьәләнең нидән гыйбарәт икәнлеген аңлау мөмкин түгел. Ә аңламагач, аны хәл дә итеп булмый.
Ил башында торучыларга заман таләбен күрә һәм аңлый белү кирәк, чөнки тарих үзеннән сабак алырга тырышучыларга гына юл ача. Ә аны өнәмәүчеләрне җәзага тарта. Алар Милюковның «единая и неделимая Россия» – лозунг, нас погубивший… федерация – единственный инструмент удержания единства России» дигән сүзләрен хәтерләренә киртләп куйсыннар иде.
Шулай булганда гына, ил бердәм, бөтен һәм имин булачак.
2013
Федерациядә власть вертикале буламы?
Сүз Россиядә власть вертикален урнаштыру таләбе турында бара. Имештер, дәүләттә бер власть кына булып, аның җебе турыдан-туры республика, өлкә, край һәм хәтта район һәм авылларга ук сузылган булырга тиеш. Җепнең очын, яки дилбегәне, бер Федераль Үзәк кенә тотарга тиеш. Монда да аз гына төгәлсезлек җибәрдем, хатамны тизрәк төзәтим. Бу очракта федераль дигән сүз коры куык кына, кешеләрне алдый торган уенчык кына булып кала. Чөнки федераль дәүләттә андый җеп, яки дилбегә була алмый. Федераль дәүләттә ике яссылыктагы идарә итү рәвеше була. Галимнәр федерациянең төп сыйфаты вәкаләтләр бүлешү икәнлеген таныйлар[43]43
Фарукшин М. Х., Фарукшин А. М. Субъекты федераций: сравнительное исследование. – Казань, 2009. – С. 81.
[Закрыть]. Яссылыкның берсе Федераль Үзәк булса, икенчесе – федерация субъектлары. Чын федератив дәүләтләрдә болар арасында вәкаләтләр бүленгән, аларның hәр икесе үз эшләрен башкара. Федераль Үзәк федераль законнарга таяна, федерация субъектлары, үз вәкаләтләрен башкарганда, үз законнарына таяналар. Һәрбер яссылыкта үз законнары өстенлек итә. Әгәр дә, әйтик, Федераль Үзәк федерация субъекты вәкаләтләренә керә икән, анда үз тәртипләрен урнаштырырга тели икән, ул вакытта тиешле Югары суд федерация субъекты ягында булып, аны яклап чыга. Мәсәлән, Федерация өлгесе булып танылган Америка Кушма Штатларында бу нәкъ менә шулай. Тик менә Россиянең кайбер җитәкче даирәләре генә шуны аңларга теләми. Россиянең үз Конституциясе дә Федератив Шартнамә дә әнә шушы ике яссылык булуына ишарә ясыйлар кебек. Татарстан һәм Россия арасындагы 1994 елның 15 февралендәге Шартнамә дә нәкъ шушы юнәлештә. Анда һәр ике якның вәкаләтләре тәфсилләп күрсәтелгән. Уртак вәкаләтләр буенча аерым килешүләр булырга тиешлеге дә ярылып ята.
Мәгълүм ки, бу Шартнамә гамәлдән чыкты. Аның урынына 2007 елның 7 июлендә Россия Президенты тарафыннан расланган һәм шуның белән закон төсен алган Шартнамә барлыкка килде. Монда вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсе махсус каралмаган, властьның ике яссылыкта булырга тиешлегенә хәтта ишарә дә юк. Бу – власть вертикален урнаштыру хикмәте.
Ләкин шулай булса да Шартнамә – Татарстанның суверен дәүләт икәнлеген раслый торган документ. Безнең өчен аның кереш өлеше бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки анда бу документның Татарстанда үткәрелгән референдум нигезендә төзелгәнлеге дә әйтелгән. Димәк, ниһаять, референдум танылган. Шулай булгач, Татарстан шушы референдум нәтиҗәсе нигезендә, үз вакытында Валерий Зорькин әйткәнчә, үзенең бәйсезлеген игълан итәргә дә хаклы. Бу сүзләр тулысы белән халыкара юридик нормаларга туры килә. Гомумтанылган халыкара юридик документлар үзбилгеләнү хокукын, халыкларның үз дәүләтләрен төзү яисә ирекле рәвештә башка бәйсез дәүләткә кушылу дип таныйлар[44]44
Международное право в документах. – М.: 1982. – С. 10.
[Закрыть].
Без бүген сүзебезне бәйсезлек игълан итү турында алып бармыйбыз. Хәзергә сүз фәкать суверенлыгыбызны, республикабызның махсус статусын тану һәм таныту турында гына бара. Мин хәзергә дим, чөнки Россиянең үз киләчәге нинди булыр? Алда ниләр булачагын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.
Алдыбызда авыр үрләр бар әле, безгә аларны лаеклы рәвештә үтү җиңел булмас. Чөнки югалткан кыйммәтләрне кайтару гаять кыен. Ә алар бихисап. Аларны эзләү һәм барлау шулай ук бурычларыбызның берсе булып тора. Өметсезлеккә бирелмәстән, милләтебезнең акыл һәм гамәли көчен туплый алсак, боларның барысын да булдырып була. «Сөт калса, ватан кайтыр!» Ә бу очракта без бит әле тик дәүләтчелек проблемасына гына кагылдык.
Аптырашта калуның егетлек түгел икәнлеген онытмыйк!
2013
Революция һәм татарлар
Мин бу очракта сүземне революцияләргә багышлыйсым килә. Чөнки соңгы елларда аларга карата тик тискәре караш кына хөкем сөрә. Ә бит аларның төрлесе була. Әйтик, Англиядәге 1688 елгы «Данлы революция» тарихка кереп калган. Аннан соңгы француз революцияләре, дөньяның төсен үзгәртеп, аны демократик үсеш юлыннан җибәргәннәр.
1905–1907 еллардагы революция шулай ук Россияне яңарыш, демократия юлына алып керде, анда яшәгән халыкларга яшәү өмете бирде. Тукаебыз юкка гына «уяндык без бишенче елның бер таңында» дип язмагандыр. Әйе, бу революция татарның милли аңын уятты, аның максатын ачыкларга мөмкинлекләр ачты.
1917 елда булып үткән бөек Октябрь революциясенең 90 еллыгы килеп җитте. Шул вакыйгаларның шаһиты америкалы журналист Джон Рид инкыйлаб көннәрен дөньяны тетрәткән ун көн дип бәяләгән иде. Бу чыннан да шулай. Чөнки ул Россияне генә түгел, гомумән кешелек дөньясының астын өскә китерде. Колониаль империяләр җимерелде, колонияләр урынында бәйсез дәүләтләр үсеп чыкты. Һәм башка бик күп позитив үзгәрешләр хасил булды.
Россия империясе урынында республикалардан торган СССР төзелде. Тар хокуклы, җире шактый кысрыкланган рәвештә булса да, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы калкып чыкты. Әгәр дә шул вакытта республика төзелмәгән булса, бүген аны барлыкка китерү мөмкин булмас иде. Бернинди суверенлык декларациясе дә, референдум да, Россия белән шартнамә төзү дә чынга ашмас хыял булыр иде. Һәм инде рус патшалары яулаган җирләр урынында бәйсез дәүләтләр төзү ихтималын башка да китереп булмас иде.
Дөрес, барысы да ал да гөл булмаган анысы. Революция халкыбызга зур афәтләр дә китерде. Моны беркем дә инкяр итә алмас. Авыр репрессияләр, эзәрлекләүләр, сугыш афәте милләтебезнең яшәешенә, телебезгә, динебезгә зур зарар китерүен һич кенә дә онытырга ярамый. Дөньяда төрле вакытларда булган бер генә революцияне дә бер яклы гына бәяләү мөмкин түгел. Алар, бер яктан, яшәешнең бер этәргече булсалар, икенче яктан, халыкларга бик күп зыян да китергәннәр. Заманында Англия һәм Франциядә булып үткән революцияләр тарихы шуны күрсәтә. Октябрь революциясе шулай ук чыгарма түгел.
Ләкин революцияләр беркайчан да сәбәпсез башланмый. Аларның төп сәбәбе халыкның күпчелеге искечә яши алмауга кайтып кала.
Россиядәге 1905–1907 еллар һәм 1917 ел революцияләренең дә сәбәпләре шул ук. Халыкның күпчелеге искечә яшәргә теләми, радикаль үзгәрешләр таләп итә. Россия өчен уңышсыз дәвам иткән Беренче бөтендөнья сугышы халыкның хәлен түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткерә. Патша һәм аның хөкүмәте ил белән идарә итә алмыйлар. Революцион ситуация туа, бу хәл патшаны, ә аннан соң хәтта Вакытлы хөкүмәтне дә үлемгә дучар итә. Болары турында күп язылды. Тик менә революциянең милли төсмеренә әлегәчә тулы бәя бирелгәне юк. Чыннан да, ни өчен бу революцияләрдә рус булмаган халыклар күпләп катнаша соң?
Анда татарларга ни калган, аларга ни җитмәгән? Менә бу сорау бүген дә бик күпләрне борчый.
Моңа җавап эзләгәндә, татарларның XX гасыр башында яңарыш кичереп, яңача яшәү рәвешенә күчеп килүче халык булуларын онытырга ярамый. Татар – бу чорда дистәләгән газета-журнал, ел саен миллионлаган тиражлы йөзләгән китап чыгарып килгән халык. Ул газета-журналларны – үз арасында гына таратмыйча, башка милләтләргә дә җиткерә. Ул үз мөмкинлекләренә генә көйләнгән мәктәп системасы булдыра һәм Россиянең иң мәгърифәтле милләтенә әверелә. Тик менә милләтнең мәгарифе, мәдәнияте жандармерия кысаларына җайланган иске системага сыймый. Аның күпкырлы эшчәнлеге жандармнар контроле астында тора. Исламчы мөһере сугылган дистәләгән милләтпәрвәр сөрген-каторгаларда иза чигә. Татар моңа риза була алмаган, әлбәттә.
Татар халкының күпчелеге авылда яшәгән. Алар җирсезлектән интеккән: җирләре русларныкы белән чагыштырганда 1,5–2 тапкыр азрак булган. Татарның тик 3 проценты гына 12 дисәтинәдән артыграк җиргә ия булган. Шунлыктан татар крестьяннары руслар белән бергә аграр хәрәкәттә катнаша килгәннәр. Җирсезлек татарны илләрен ташлап, башка җирләргә бәхет эзләп китәргә мәҗбүр иткән. Шунлыктан завод-фабрикаларда да, Донбасс, Урал, Себер шахталарында да аларның саны шактый булган. Һәм алар да, башкалар белән бергә, эшчеләр хәрәкәтендә актив катнашканнар.
Ләкин татар, эшче булса да, крестьян булса да, фабрикант яки завод хуҗасы булса да, татарлыгын һәм бигрәк тә динен саклап килгән. Аның милли аңы сыйнфыйлыкка үрелеп барган. Татарны сыйнфыйлык бүлгәләсә дә, милли аң, ниндидер рәвештә булса да, аның барлык катлауларында да бердәмлек хисләре тудыра килгән. Революциянең бер үзенчәнлеге шунда ки, ул тирәнәя барган саен, сыйнфыйлыкны беренче урынга өстерәп чыгара.
Патша бәреп төшерелгәннән соң, татарлар арасында да таркалу көчәя. «Без хәзер көннән-көн аерылабыз, крестьяннар рус крестьяннары белән бергә бара. Эшчеләребез рус эшчеләреннән, әлбәттә, аерылмый, кайсыбыз социал-демократ булдык, кайсыбыз социалист-революционерларга язылды, беребез – милләтче, икенчебез милләтне инкяр итә… Халык аерылды, элек тә юк дәрәҗәсендәге аз көчләребез хәзер бөтенләй таркалды»[45]45
Корылтай. – 1917. – 2 июль.
[Закрыть], – дип ачынып язган социалист Фуат Туктаров.
Мәсьәләнең катлаулылыгы – социалистларның үз араларында бердәмлек булмауда. Мулланур Вахитов тарафыннан төзелгән Мөселман социалистлар комитетында большевиклар да, меньшевиклар да, эсерлар да була.
Ләкин комитетның күпчелеге сыйнфыйлыкны беренче урынга чыгара. Фуат Туктаров та, шушы оешмада булуына карамастан, М. Вахитовтан аермалы буларак, миллилекне беренче урынга куя. 1917 елның 2 июлендә үзе чыгарган «Корылтай» газетасының баш мәкаләсендә татарлар алдында торган бурычларны ачыкларга тырыша. Аның фикеренчә, нинди дә булса партиялелек принцибыннан баш тарту шушы бурычларның нигез ташы булып тора. Ул бигрәк тә большевикларны нык тәнкыйтьли. Ул аларны «энә очыдай» бер партия дип атый. «Безнең дә үзебезгә күрә большевик дигән партиябез бар. Большевиклар бүген үк Русия татарлары арасында социализм кертмәкче булалар. Бездә дә үзенә күрә анархия башланып бара». Шул ук вакытта автор татар байлары һәм алпавытларының милли эшләрдән читләшүен дә күрсәтеп үтә. Ул, революциянең теләсә нинди очракта да русларга файдалы булачагына басым ясап, татарның бернәрсәсез калу мөмкинлеген кисәтә. «Без хаким милләт түгел, бездә байлык та, гыйлем дә, мәгариф тә, мәдәният тә юк. Без зәгыйфь, сырхау, әлегә кадәр кол булып, изелеп яшәгән бер халык бит», – дип яза ул. Газетасының бер санында Фуат Туктаров Россиядәге сәяси хәрәкәтне өч агымга, яки кадет, гомум-социалистик юнәлеш һәм большевизмга бүлеп күрсәтә һәм аларга булган мөнәсәбәтен түбәндәге рәвештә билгели: «Русиянең шул хәленә, шул өч агымына, тартышына без төрки-татарларның мөнәсәбәте ничек соң? Без, әлбәттә, кадетлар белән бергә бара алмыйбыз. Айя Суфияга дип ясаган түр тәреләрен без күтәрешеп бара алмыйбыз инде, аңа безнең көчебез җитми, кулыбыз күтәрелми. Без, әлбәттә, большевиклар да була алмыйбыз. Бездә бу көннән үк социализм кертерлек кадәр гыйлем юк әле. Без әле социализм түгел, республика сүзен дә быел гына ишеттек, капитал дигән сүзне дә хәзер генә өйрәнергә тотынмакчы булабыз әле. Без әле социальный революцияне генә түгел, хәзер ясалып килә торган сәяси революцияне дә көчкә-көчкә генә аңлыйбыз. Аңа да әзерләнеп куя алмаганбыз. Без большевиклар белән бергә бара алмыйбыз. Бара алмыйбыз гына түгел, хәтта арабызда большевик булган, йә большевик фикерен тарата торган халык безнең милләтебезгә, төркилегебезгә… зарар итәчәкләр».
Шул ук вакытта автор рус халкына дустанә мөнәсәбәт, ә Вакытлы хөкүмәткә үпкәсен дә белдерә: «Мөселманнар рус халкы белән әлегә кадәр бергә булдылар, мәмләкәтне бергә сакладылар, тик хөкүмәт үзе генә безне какмасын, безнең дә дөньяда барлыгыбызны, бар булырга, яшәргә теләгәнебезне онытмасын»[46]46
Корылтай. – 1917. – 14 июль.
[Закрыть].
Тик менә Туктаров кебекләрнең тырышуларына да карамастан, 1917 ел татар яшәешенә сыйнфыйлык принцибын ныклап урнаштыра. Татарлар яз һәм җәй айларындагы эшчеләр забастовкаларында, крестьяннар хәрәкәтендә, армия сафларындагы солдат оешмаларының эшчәнлегендә ныклап катнашалар. Ләкин татар икәнлекләрен онытмыйлар. Киресенчә. Күп җирләрдә диярлек йөзләгән мөселман оешмасы барлыкка килә. Алар милли агарту эшен киң җәелдереп җибәрәләр. Армиядә мөселман частьлары төзелә. Хәтта милли корпус та оештырыла башлый. Бу хәл халыкның күпчелеге революциягә, бигрәк тә радикаль таләпләр куйган сул партияләргә, өмет баглавы турында сөйли.
Октябрь көннәре якынлашкач, инде канлы бәрелешнең булачагы ачыклангач, Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы татар солдатларын анда катнашмаска өнди. «Менә шундый кара көннәргә ирешмәс өчен, без Советлар белән армиянең тавышына колак салырга һәм большевиклар тарафыннан булачак выступлениегә бар көчебез белән каршы торырга тиешбез»[47]47
Безнең тавыш. – 1917. – 24 октябрь.
[Закрыть], – дип яза «Безнең тавыш» газетасы. Ләкин фактлар татар солдатларының бу өндәүгә колак салмауларын күрсәтә. Алар «төннәрен ач килеш, большевиклар белән сугыштылар, байтак кына авырлыкларга очрадылар» дип уфтанучылар да аз булмый[48]48
Безнең тавыш. – 1917. – 8 ноябрь.
[Закрыть].
Дөрес, чуалышларда барлык халык катнашты дип уйлау зур хата булыр иде. Нигездә, Казан вакыйгалары, гомумән, юнкер һәм солдатлар арасындагы бәрелеш кенә итеп каралырга тиеш. Аларга хәтта тулы сәяси төс бирү дә бик урынлы булмас иде. 24 октябрь кичендә Казан Советының солдат секциясенең рәисе Н. Ершов тәкъдиме белән гарнизондагы 1889 елны хәрби хезмәткә чакырылган содатларны өйләренә кайтарып җибәрү хакында карар кабул ителә. Хәрби округ командованиесе, моңа җавап итеп Ершовны һәм Казан большевиклар оешмасының җитәкчесе К. Грасисны кулга алу өчен, юнкерлар җибәрә. Тик солдатлар Ершовны юнкерларга бирмиләр. Гарнизонда атышлар башлана. Тик шуннан соң гына вакыйгаларга сәяси төс керә башлый. Шушы урында бер уйдырманы фаш итү урынлы булыр иде.
1934 елдан башлап тарих китапларына, беренче буларак «Очерки истории татарской партийной организации» исемле китапка, Казандагы кораллы восстание Петроград РСДРП(б) Үзәк Комитетыннан алынган күрсәтмә нигезендә башланды дигән раслама кереп урнаша. Имештер, 23 октябрь кичендә Казан большевиклар оешмасының комитет утырышы була, анда Үзәк Комитетның күрсәтмәсе укыла һәм шуның нигезендә кораллы восстание үткәрү турында карар кабул ителә. Чынлыкта исә, Петроградтан бернинди күрсәтмә дә килми, әйтеп үтелгән утырыш та булмый. Һәм инде бернинди карар да кабул ителми. Комитет әгъзалары өчен гарнизонда башланган вакыйгалар бөтенләе белән көтелмәгән хәл була. Вакыйгалардан соң 3 көн үткәч, 30 октябрь көнне РСДРП(б) комитетының җирле утырышында аларга анализ ясала. Анда рәислек кылган А. Карпов «соңгы көннәрдәге вакыйгалар Петроградтагы власть алмашынуы турындагы хәбәр алынганчы ук башланды һәм аларга комитет түгел, ә аның аерым әгъзалары җитәкчелек итте» дип белдерә. Комитетның тагын бер әгъзасы Иван Мохов үзенең истәлекләрендә: «Кабынып киткән бәрелеш комитет өчен көтелмәгән хәл булды», – дип яза. Димәк, 1917 елның октябрендәге Казан вакыйгалары, нигездә, хәрби гарнизон вакыйгалары гына булган. Һәм анда эшчеләр, шул исәптән татар эшчеләре дә, актив катнашмаган. Аңа сәяси төс бирергә тырышу большевикларның җитәкчелек ролен күрсәтергә тырышу максатыннан килеп чыккан.
Әгәр дә инде большевиклар комитеты өчен дә башланып киткән вакыйгалар көтелмәгән хәл булган икән, гади халык өчен баштарак ул бер уен кебек кенә кабул ителгән. Әле күпләр шул уеннан уймак чыгасын хәтта чамалый да алмаганнар. Газеталардагы материалларга караганда, шәһәр халкының күпчелеге атышларны читтән генә, спектакль карагандай күзәтеп торган. «Сугыш мәйданы» Академия бистәсендә булганга күрә, шул тарафтан атылган туп вә шрапнельләрдән шәһәрнең урта ягы гына зарарланган. Шәһәрнең мөселманнар яшәгән ягында һичбер төрле хәвеф булмаган. «Хәтта шәһәрнең бу кисәгендәге мөселманнар 25 октябрьдә атышның кызу вакытында Кабан күле буена җыелып туп атуларын тамаша кылып тордылар», – дип язды «Кояш» газетасы[49]49
Кояш. – 1917. – 29 октябрь.
[Закрыть].
Ә менә милли оешмаларның җитәкчеләре башланган атышларга битараф була алмыйлар. Алар моның зур ыгы-зыгыларга китерүенә шикләнмиләр. Чөнки солдат массаларына Николай Ершов, Карл Грасис һәм дәүләт акчасын карта уйнап оттырганы өчен кулга алынып, гауптвахтадан качып, солдат арасына сыенган подпоручик Гроздов шикелле шикле кешеләрнең йогынтысы көчле була. Алар солдатларның сугышка каршы булган хисләрендә уйныйлар. Һәм инде, әлбәттә, зур популярлык яулаган булалар.
Гарнизонда хезмәттә торган татар офицерлары бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Якуб Чанышев боларның барысын да яхшы белгәннәр. Шунлыктан Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы татар солдатларының вакыйгаларда катнашмавын телиләр. Татар солдатларын татар бистәләре иминлеген сакларга китүләрен хуп күрәләр.
Моны шушы газетаның 29 октябрь санында гарнизон мулласы яки ахуны Гатаулла Баһаветдиневнең «24 октябрь төнендә» мәкаләсе дә раслый. Мәкалә болай башлана: «Кичке сәгать 7. Котлары очкан кешеләр төркеме, узган-барган кешеләрне туктатып, яңа хәбәрләр сорашып, урам чатларында якты фонарь төпләрендә торалар. Күп кешеләр, капкаларын ачып, акрын гына шәһәрдән читкә тынычлык эзләп таялар. Кем кемгә, нәрсә өчен, кем өчен аталар?» Нәкъ шуларны ачыклау максаты белән автор Бишбалтага, 95 нче полк составындагы меңгә якын кешесе булган татар ротасына таба юл тота. Трамвай йөрмәгәнлектән, ул, карт татар арбачысын күндереп, дамба аша чыга. Һәм 20 ләп юнкерның дамба башында каравылда торганлыгын күрә. Ләкин алар мулланы рәсми кеше булганлыгын күргәч тоткарлап тормыйлар, үткәреп җибәрәләр. Бишбалтадагы хәлне Гатаулла хәзрәт болай тасвирлый: «Кап-караңгы. Бишбалта белән шәһәр арасында снаряд шартлаштыргалады». Бу инде – юнкерлар һәм солдатлар арасында башланып киткән бәрелешне тасвирлау. Әлбәттә, ахун кешене кемнең кем белән сугышуы әллә ни кызыксындырмый. Ул, башланган бәрелеш – русларның үзара булган эчке эшләре, һәм инде анда татарлар катнашырга тиеш түгел, дип уйлый. Ул Бишбалтага татар солдатлары, шуны аңламыйча, әллә кемнәр коткысына иярмәсеннәр дип бара. Һәм, чыннан да, баруы юкка гына булмый икән шул. Казармага барып керсә, ни күрсен: «Мөселман ротасындагы солдатларның кайсы иптәшләренә булышырга киткән, ә офицерлар канцеляриядә математик мәсьәлә хәл кылышып утыралар». Математик мәсьәлә дигәне шуннан гыйбарәт икән: шәһәр руслары бер-берсенә каршы атышалар, ә мөселман солдатларына нинди юл тотарга? Һәрберсе шул сөаль белән аптыраган. Ахун исә татар солдатларын Татар бистәсенә чыгарып, андагы татарларның иминлеген тәэмин итү күпкә кулай булыр дигән теләктә килгән була. Ләкин солдатлар мулла абзыйларының сүзенә әллә ни колак салмыйлар: имештер, алар Татар бистәсенә китсә, рус солдатлары аларны юнкерларга сатылган дип уйлаулары ихтимал. Алай гына да түгел, төнге сәгать 12 дә алар башка хәрби частьларга вәкилләр җибәрәләр һәм, андагы татар солдатларының да юнкерларга каршы фикердә икәнлеген ачыклагач, рус солдатлары белән гомуми полклар составында революция солдатларына кушылу турында карар кабул итәләр. Казандагы вакыйгалар турында Казаннан берәү, хәрби кеше булырга кирәк, хәрәкәттәге армия газетасына, гарнизонның күпчелеге ни өчен сугышканлыгын белми[50]50
Голос III армии. – 1917. – 31 октября.
[Закрыть], дип яза. Икенче бер хәрбиләр чыгарган газетада Казандагы вакыйгалар турындагы хәбәрдә «образовался ревштаб во главе с юнцом прапорщиком Ершовым»[51]51
Известия фронтового отдела «Румчерод». – 1917. – 16 ноября.
[Закрыть] диелгән.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?