Электронная библиотека » Клара Булатова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Клара Булатова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 4 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Клара Булатова
Гасыр белән гасыр арасында. Шигырьләр

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Булатова К. Г., 2016

 
Кыска гына озын бер гомердә,
Гасыр белән гасыр арасында,
Төрле җырлар туды бу күңелдә —
Яктысы да булды, карасы да.
 
 
Күпме каләмдәшләр керде гүргә,
Кайсылары – күкләр тарафында…
Озын гына кыска бер гомердә —
Гасыр белән гасыр арасында.
 

Үткән гомер белән калган хәтер

«Үрләре, уйсу җирләре…»
 
Үрләре, уйсу җирләре
Акшарланган, кыш килеп,
Кыштырдый кар бөртекләре,
Бер-берсенә ышкылып.
 
 
Бер карасаң, урманнарын,
Болыннарын мул сырган.
Бу карларның гамендә дә
Җир кайгысы юк сыман.
 
 
Ә чынлыкта, бу аларның
Көч туплаган көннәре —
Һәр бөртектә килер язның
Җир туйдырыр җегәре.
 

1983

Язмышыма рәхмәт
(Бәхетле хатын җыры)
 
Урманнарда бүген йөрдем әле,
Хәйран булдым бөрлегәненә.
Язмышыма рәхмәт – берәгәйле,
Бер бәйләде бер дигәнемә.
 
 
Бер әйләндем бүген урман эчен,
Эчкәйләре тулы җир җиләк.
Рәхәт чигеп гомер кичәр өчен,
Эш сөючән аек ир кирәк.
 
 
Урманнарда – җәйнең тәмле исе,
Мәтрүшкәләр сары, зәңгәре.
Илдә ярлар бардыр, кадерлесе
Булмас инде синең кадәре.
 

1985

«Һай, бу гомер!..»
 
Һай, бу гомер!
Һай, бу гомеркәйләр!
Борылыплар баксаң артыңа,
Өзелепләр китә күңелкәйләр
Яңа елда – сиксән алтыда…
 
 
Илле яшең тулып килсен, имеш!
Ярты гасыр яшә дөньяда…
Хак түгелдер,
Хак булмаска тиеш,
Күнә алмый күңел моңарга.
 
 
Кара инде: бик күп ласа илле!
Шул кадәрле җирдә яшәдем?
Яртысыннан күбе үткән инде,
Ә соң әле нәрсә эшләдем?
 
 
Нәрсә генә эшләдем соң әле,
Артыбызда эзе калырлык?
Кардәш-ыру, дуслар гына түгел —
Халкыбыз да искә алырлык?
 
 
Урталарын узгач гомереңнең,
Уйландыра икән бу тормыш.
Яңа еллар бирә күрсен, берүк,
Яңа илһам, яңа омтылыш.
 
 
Яңа еллар бирсен иде әле
Яңа җырлар, үрләр, уңышлар…
Алга әйдәп йөрсен иде әле
Элеккеге иске чын дуслар.
 
 
Йөрәк дустым – кирәк дустым булган,
Терәк дустым булган чагында,
Яшь яшәү дип өмет өзми торам
Илленең дә теге ягында.
 

1985

«Гел картаер төсле түгел идем…»
 
Гел картаер төсле түгел идем,
Юкса тормыш шактый иләде…
Картаелды. Моны шунда күрдем:
Сирәкләнде хәтер иләге.
 
 
Ул бит минем «магнитофон» иде,
Теркәп барды, берни калдырмый.
Хәзер, әнә, тасмалары тузган,
Кирәген дә инде яздырмый.
 
 
Үзенекен итә икән еллар…
Сиңа гына бүтән була алмас…
Төшләремдә поэмалар язам,
Бер юлын да тапмыйм уянгач.
 

1986

Бергәлекнең кадерен белик
(Җыр)
 
Аклык алып килгән тулпар кышлар,
Күпме кылган эшләр, куанычлар.
Синең белән бергә булмаганда
Була алмас иде бу уңышлар.
 
 
Бергәлекнең кадерен белик әле:
Яңа елга бергә керик әле,
Теләкләрне бергә телик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
 
 
Өйдә якты утлар, һәм тышта да
Яктылык бар, анда – чиста нык кар.
Синең белән минем тормышта да
Булыр кебек әле яхшылыклар.
 
 
Яхшылыклар булыр кебек әле,
Уртак үрләр табып меник әле,
Бар булганын бергә бүлик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
 
 
Яман уйлар уйлый күрмик әле,
Гел яхшыга юрый белик әле,
Яңа елга бергә керик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
 

1986

Кыз биргәндә
 
Бала – бәгырь кисәге, дип
Сөйләгән борынгылар.
Ата-ананың шулай дип
Әйтергә урыны бар.
 
 
Кыз баламы, ир баламы —
Туган үскән өе бap.
Улы барның кызы була —
Кызы барның ние бар?
 
 
Шул бер бөртек кызыбызны
Үстергән булган идек,
Өебезгә терәк булды,
Дип йөргән булган идек.
 
 
Безнең өйгә терәк түгел,
Сезгә дигәне икән…
Каршы килеп булмастыр шул:
Теләп сөйгәне икән.
 
 
Алышсыннар, барышсыннар,
Туй ясыйбыз берләшеп!
Уртак теләк – бәхет теләп,
Яшәсеннәр гөрләшеп!
 

1987

Аң бул, сак бул!
 
Кайчандыр табигатьтән курка идек,
Аннан aны буйсындырдык үзебезгә.
Хәзер инде җәберләнгән Җир-табигать
Түзә алмый, үч кайтара үзе безгә —
Тау ишелә, җир убыла, сулар ташый,
Куркынычлар бер-бер артлы туа башлый.
Ая, кеше! Акылың зур, белемең мул,
Чиктән-чиккә ташланудан сак бул! Аң бул!
Бүгенге зат – яңа тарих тоткан буын,
Кабыкларны тишеп күккә чыккан буын,
Айнымасаң, туктамасаң җимерүдән,
Нәрсә калыр киләчәккә безнең җирдән?!
 

1989

«И Шигырем!..»
 
И Шигырем!
Нигә табына идең,
Тугрылыклы булып кал шуңа!
Хәзер бар да көнне сүгә, диеп,
Ач хәерче булып шыңшыма!
 
 
Бисмилладан качкан шайтан кебек
Йөз чөермә Илдән, тайчынма!
Ни-нәрсәгә, Шигырем, табына идең —
Тугрылыклы булып кал шуңа!
 

1991

«Минем ничә яшькә кадәр…»
 
Минем ничә яшькә кадәр
Яшәвемне күкедән
Сорамадым. Күп түгелен
Мин үзем дә бик беләм.
 
 
Мин үзем дә әйбәт беләм
Аз калганын елларның.
Тик күренми иге-чиге
Мин язасы җырларның.
 
 
Иң кирәген йомгакларга
Ничек кенә өлгерим?
Сорамыйм ич, әйтмә, күке,
Аз калганын гомернең…
 

1991

«Элек җаным, баш бирмичә…»
 
Элек җаным, баш бирмичә,
Күпме чикне сикерде,
Хәзер көчсез карышырга,
Зәгыйфь әсир шикелле.
 
 
Тәнемнең дә хәле китте,
Әлсерәде җаным да,
Күпме генә тартышсаң да,
Җиңү – көчле ягында.
Көчле хаким җирдә – көчнең
Карасы да, агы да…
 

1991

«Ерак чит җирләрдә…»
 
Ерак чит җирләрдә,
Ерак Себерләрдә,
Нәрсә калган сиңа
Бүгенге көннәрдә?
 
 
Дөнья киеренке,
Дөнья тыныч түгел.
Ничек борчылмасын
Сине сөйгән күңел?!
 
 
Йөрмә өйдән читтә,
Йөрмә миннән читтә.
Юк юлыңда киртәң —
Кайт яныма, иркәм!
 

1991

«Ак булсын юлың, уң булсын…»
 
Ак булсын юлың, уң булсын,
Кире кайтыр юл булсын.
Өметләрең көнгә ашсын,
Ни теләсәң, шул булсын!
 
 
Тик еракка китә күрмә,
Озакка китә күрмә.
O әфәндем! Бу ярыңны
Бәхетсез итә күрмә!
 

1991

«Мин бит хәтта авырый да белмим…»
 
Мин бит хәтта авырый да белмим,
Җиренә җиткереп, кешечә…
Кан басымы уйный бөтерелеп,
Бер югары менә, бер төшә.
 
 
Баш түбәсе ут бөркүдән бераз
Тынып торса – инде аякта:
Мин бүлмәдән таям, чыгып чабам,
Бәрелергә белми кай якка.
 
 
Кулда каләм (йә мунчала инде),
Йә кер юам, яки хат язам,
Йә очрашу, йә мәктәпкә чабам —
Тәгәрмәчтән төшмим мин һаман.
 
 
Шулай йөрим, шулай туктый белмим,
Егылып, сезгә килеп кермичә.
Мин бит хәтта җиренә җиткереп
Авырый да белмим кешечә.
 

1991

«Таңнарның чыклысын…»
 
Таңнарның чыклысын,
Кичләрнең айлысын
Җырлап та, елап та
Кайтара алмыйсың.
 
 
Елап та, җырлап та
Чакырып карадым,
Яшьлекнең табигый
Кичләрен, таңнарын.
 
 
Тик алар кайтмаслык
Еракта калганнар.
Таңнарны, кичләрне
Үзгәртте заманнар.
 
 
Айдагы Зөһрә кыз
Сурәте югалды.
Таңда чык агулы,
Агулы кыравы.
 
 
Инде үз чигәмдә
Сыкылар, кыраулар.
Җыр түгел телдә дә —
Тәүбәләр, догалар…
 
 
Хатадан гыйбарәт
Яшәеш каргышын
Күпме кыл гыйбадәт —
Юк, юа алмыйсың.
 

1991

«Борынгылар җирнең үрен-суын…»
 
Борынгылар җирнең үрен-суын
Кадерләгән ничек!
Без аларны, суын ялкын ясап,
Үрен иңкел иттек.
 
 
Табигатьне «җиңдек», буйсындырдык,
Шулай «җиңә» торгач
Туздырылды, җилгә очырылды
Мәңгелектән мирас.
 
 
Җәйге эссе, кышкы суык китте,
Һава юк суларга.
Мирас, бирнә дияр нәрсә бетте
Бездән соңгыларга.
 

1991

«Кемдер карый кемнәр күзенәдер…»
 
Кемдер карый кемнәр күзенәдер,
Кемдер карый күккә, биеккә.
Мин күккә дә карашымны атмыйм,
Йөрмим башым җиргә иеп тә.
 
 
Юк, эзләмим синең күзләрне дә,
Аларда да түгел мин көткән.
Битарафлык, бушлык тирә-юньдә —
Хәзер мин дә шуңа күнеккән…
 

1991

Марсның Флёра апасына котлау шигыре
 
Туган көнең белән котлаганда,
Шуны телим сиңа, Зур апа:
Кайгы-хәсрәт күрми озак яшә,
Сәламәт бул, шат бул һәрчакта!
 
 
Син татарча җырлар яратасың,
Матур җырлар күңел юата.
Туган көнең белән шул җырларны
Бүләк итәм сиңа, Зур апа!
 

1991

Апага
 
Бу тормышта төрле көннәр була,
Кайчакларда авыр уй бaca.
Шул чакларда гел бер фикер туа:
«Апа килсен иде, ичмаса!»
 
 
Таралгандай була караңгылык,
Өйгә якты кайта, син килсәң,
Әткәй дә юк хәзер, әнкәй дә юк,
Ярый әле, апа, син исән.
 
 
Үз-үзеңне хәзер бетермичә,
Саклабрак берүк йөр инде.
Апа да син безгә, ана да син,
Исән генә була күр инде!
 

1991

«Инде «ирек», «хөрлек» дибез икән…»
 
Инде «ирек», «хөрлек» дибез икән,
Хак гаделе болай тормышның:
Россиянең үз дәүләте булсын,
Үз дәүләте булсын латышның.
 
 
Үз иреге булган татарның да
Үз станы булсын, үз иле!
Һәм саклансын, берүк,
матур җырлар
Тудыра ала торган үз теле!
 

1991

«Без, хатын-кыз, ир-ат – терәк, диеп…»
 
Без, хатын-кыз, ир-ат – терәк, диеп,
Иблисләрне күпме яр иттек.
Затыбызга ук ят маңкортларны
Ил тутырып, җирдә бар иттек.
 
 
Яшьлегемдә нәсел дәвамымны
Шул чакларда, Тәңрем, яраттың…
Бер пәйгамбәр тудырасым килә,
Яшьлегемне кайтар, йә Раббым!
 

1991

«Никләргә язмыш ялгыш язылган?..»
 
Никләргә язмыш ялгыш язылган?
Никләр дип киттек туган авылдан?
Төшләрдә кайтып урыйм мин тагын
Нәдер авылын, Сәвәләй тавын.
 
 
Бала чакларым үткән җәйләрдә
Чәчәкләр җыйдым Сәвәләйләрдә.
Ел фасыллары кат-кат әйләнә,
Күпме су акты инде Зәйләрдә.
 
 
Ел фасыллары кайта әйләнеп,
Үткән гомерләр кайтмый бит тагын…
Төшләрдә генә кайтып әйләнәм
Нәдер авылын, Сәвәләй тавын.
 

1991

«Күпме генә яшәдем соң?…»
 
Күпме генә яшәдем соң?
Күпме генә яшьнәдем?
Күпме генә сөйләсәм дә,
Әле берни әйтмәдем.
 
 
Күпме генә сөйләсәм дә,
Түгелсә дә сүзләрем,
Әйталмадым тик минеке —
Үземнеке дигәнен.
 
 
Ә әйтерем бар иде бит,
Әле ничек бар иде!
Әйтәм генә дигәндә дә,
Телем тешкә бәрелде.
 
 
Кабынганы дөрләмәде —
Пыскып калды учакта…
Үзәктәге шигырьләрем —
Чыкмый калган китапта.
 
 
Элгәреләр өлгермәде
Өлгергәнен күрергә…
Күпме генә яшәдем соң
Өзек-төтек гомердә?
 

1991

«Адәми зат үткәннәрен белә…»
 
Адәми зат үткәннәрен белә,
Һич алдагын белми.
Кайчандыр бер үләчәген белә,
Кайчанлыгын белми.
 
 
Хәтерендә саклый алганының
Белгәннәре байтак.
Тик хәтере саклар хатирәне
Кадерсезли кайчак.
 

1991

«Таң алдыннан шундый сәер, шомлы төш күрдем…»
 
Таң алдыннан шундый сәер, шомлы төш күрдем:
Әллә нинди чытырманлык – урманда йөрдем.
Җил идерә, бөгелдерә агач башларын,
Мин йөгерәм, тик өемә сукмак тапмадым.
Урман арты тау астында – болганчык инеш,
Шул инештә коенучы – әнкәем, имеш.
Таң алдыннан күргән төшем… нигә юрарга?
Яннарына бара алмыйм, әллә шуңарга?
Газиз әнкәм рәнҗи микән, онытты диеп,
Кичерсәң иде лә, әнкәй, кичерсәң икән!..
 

1991

«Килер бер көн, ул кемгә дә килә…»
 
Килер бер көн, ул кемгә дә килә,
Киләчәге аның – көн кебек,
Әмма ул көн миңа килсен иде,
Мөмкин кадәр озак көттереп.
 
 
Килер ул көн, көзге өрәңгенең
Яфракларын өзгән җил кебек,
Соң тибешен минем йөрәгемнең
Икеләнми генә кистереп.
 
 
Килер ул көн, фалым алдамаса,
Яз чыкканда, үлән шытканда.
Авырсынмас кабер казучылар,
Дымлы җиргә көрәк тыкканда.
 
 
Килер ул көн: шигырь сөя белгән
Әлмәтлеләр җанын кузгатыр,
Оркестрлар уйнар, кемдер елар —
Татар шагыйрәсен озатыр.
 

1991

«И яңгыраттык бәйрәмдә шигырьләрен, җырларын…»
 
И яңгыраттык бәйрәмдә шигырьләрен, җырларын,
Сарманда туып, Казанда торган язучыларның.
 
 
И биһуш булды укучы еракта торганнарга,
Сөйләргә вакыт калмады килеп утырганнарга.
 

1991

«Күз алдыма китерәм…»
 
Күз алдыма китерәм:
Кем өчендер яңа бу көн,
Кем өчендер – искергән.
 
 
Үзгәрешләр дөньяда:
Кем өчендер иске бу көн,
Кем өчендер – өр-яңа.
 
 
Яңа тормыш сулышы:
Кем өчендер – беренчесе,
Кем өчендер – соңгысы.
 
 
Яңа йолдыз күрүче:
Кем өчендер – соңгысыдыр,
Кем өчендер – беренче.
 

1991

«Мин хыялда гына җыйган байлык…»
 
Мин хыялда гына җыйган байлык,
Мин төшләрдә күргән хәзинә.
Булсын, диеп, аяк асларыңда,
Үзем риза булып әзенә.
 
 
Көннәремдә таңнан эшкә чаптым,
Кичләремдә яздым, укыдым,
Кичен өлгермәгән кадәренә
Төннәремдә торып утырдым.
 
 
Син тәмлерәк миннән ашасын дип,
Матуррак миннән кисен дип,
Тапкан-табынганым, җыйган малым,
Куйган көчем – улым өчен дип.
 
 
Нәтиҗәдә – һәрбер ата-ана
Татый торган җимеш аллана:
Ана күңеле һаман балада да,
Бала күңеле – читтә, далада.
 
 
Ярый да бит, синең күңелеңнән
Безне этеп-төртеп чыгарган
Ул кыз бала иманлы зат булып,
Яшь түкмәсә кабат бу анаң.
 
 
Ярый да бит, үзе яраткандай
Сөйдералса сезне, ирләрне,
Һәм сөюен бәяләтә алса…
Минем кулдан анысы килмәде.
 

1991

«Соң минутта кемгә караш салыр…»
 
Соң минутта кемгә караш салыр
Соңгы, соңгы яшьле зарлы күз,
Кәгазьләрдә кем кулына калыр
Соңгы шигырь, соңгы парлы сүз?
 
 
Әйтеп булмый, кемнәр белсен аны?
Тик йөрәктә йөртәм инде мин
Шул теләкне: сездән калып түгел,
Сездән алда китсәм иде мин.
 
 
Бу – үземне яратудан түгел,
Бу теләгем – сезне сөюдән
Һәм ул сөю сездә ул кадәр үк
Түгеллеген тоеп белүдән.
 

1991

«Үкенмә син мине сөюеңә…»
 
Үкенмә син мине сөюеңә,
Мин яратканга да үкенмә.
Тәүге сөю мәңгелеккә килми
Һәм яңадан кайтмый беркемгә.
 
 
«Мәңгелеккә» диеп ант эчкәннәр
Алдашалар алар барсы да!
Ялганчылар алар ил алдында
Һәм гөнаһлы Алла каршында.
 
 
Хак Тәгалә үзе тараткан да
Үзе кушкан икән бу көндә.
Үкенмә син мине яратканга,
Минем сөюгә дә үкенмә.
 

1991

««Кителгән ай» дип сөйлиләр…»
 
«Кителгән ай» дип сөйлиләр,
«Тулган ай» дип сөйлиләр,
«Кыйгач» та диләр,
кояшка
Бер дә алай димиләр.
 
 
Җырламыйлардыр кояшның
Кимегәнен, тулганын;
Күзәтмиләр, бер күрмиләр
Гел үзгәреп торганын.
 
 
Ул да бит юкса, чыкканда,
Түгәрәк, тулы булмый.
Кичкә авышкан чакларда
Үзгәрми генә тормый.
 
 
Берәү дә ләкин уйламый
Кояшка сүз әйтергә.
Күрәсең, вакыт җитмидер
Кояшны күзәтергә.
 

1991

Гамил Афзалның 70 яшенә
 
Гамил абый! Бүген килгән чакта
70 яшең тулган көнеңә…
Шагыйрьләргә шигырь язмыйлар да,
Язмак булдык әле без менә.
 
 
Нигә дисәң, безнең мәдәният
Бүлегенең бөтен яшәве
Афзал белән бәйле, ул һәрвакыт
Сезнең иҗат белән яшәде.
 
 
Сезнең җырлар безнең башкаруда
Авылларга күпме таралды,
Тукай белән ачылган тел безнең
Гамил Афзал белән чарланды.
 
 
Китапларда Сезнең үткен җырлар
Бер озаеп чыкты, бер – кыска.
Уйланган да, елмайган да булды,
Моңайган да булды тормышта.
 
 
Бүгенге бу киеренке чорда
Сезнең җырлар – көрәш коралы.
Җитмеш – нәрсә?! Йөзе тулганда да,
Җиңелү белми җырлап тор әле.
 
 
Гамил абый! Сиңа бәйрәмеңдә
Озын гомер, саулык телибез.
Калабызда халык шагыйре бар,
Шуның белән горур бүген без!
 

1991

Базар экономикасына күчкәч
 
Бүләкләр дә алыр идем
Дусларыма бәйрәмдә,
Берәр кайдан берәр нәрсә
Табып булса әгәр дә.
 

1991

«Син кузгатма бу оеган җанны…»
 
Син кузгатма бу оеган җанны,
Алгысытма арган күңелне!..
Тик нигә дип әле оныта алмыйм —
Йокылары качты күземнең?
 
 
Син кузгатма бу оеган җанны!
Тирәклектә өмет туса да —
Араларда – үтмәс упкын яры,
Арабызда – утлы бусага…
 
 
Син кузгатма инде, син кузгатма…
 

1991

«Җиденче кат күккә менәр кебек…»
 
Җиденче кат күккә менәр кебек,
И очына күңел, очына.
Әллә нинди дөнья көтә кебек
Ерактагы юллар очында.
 
 
Күк капусын хыял ачып куйган,
Күтәрел дә менеп җит кенә!
Әллә ниләр көтеп тора сыман
Күз күрмәгән дөнья читендә.
 
 
Биекләрдә – зәңгәр һава төсе,
Хыялларда йөзеп чыгарлык…
«Берни дә юк анда» дигән төсле,
Итәгемнән тарта чынбарлык.
 

1991

«Аерылышты… уйлар, юллар, куллар…»
 
Аерылышты… уйлар, юллар, куллар.
Аерылудан, беләм, җаным сызлар.
Әмма сиңа иман кирәк түгел,
Миңа кирәк түгел имансызлар.
 

1991

Халык тәҗрибәсе
 
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер.
 
Халык мәкале

 
Сентябрьдә син дә бер һәм
Мин дә бер булыр өчен,
Быел аеруча халык
Кырларга куйсын көчен.
 
 
Җәй башындагы корылык,
Ахырындагы явым,
Көз башындагы кыраулар
Тезгә сукмасын тагын.
 

1991

Мөсәгыйт Хәбибуллинга хат
 
Илһамнарың, Илханнарың белән
килерсең дә, кичә үткәреп,
Сөендереп бүген китәрсең дип
көткән идек сине, Мөсәгыйт.
 
 
Юлларыңа чоңгыллармы чыгып,
кире борды сине иртән үк?
Зур иҗатың канат каккан якка
ник кайтмадың икән, Мөсәгыйт?
 
 
Самолётлар бүген очмаган шул,
явымнарга томан өстәлеп,
Алай да ник автобуслар белән
юл тотмадың инде, Мөсәгыйт?
 
 
Кубрат ханың кебек ныклы итеп
«Мин әйттем» ең төгәл үтәлеп,
Вәгъдәң бозмый килеп төшкән булсаң,
егет була идең, Мөсәгыйт.
 
 
Ә шулай да җаннар сиңа дәшә,
өмет белән күңел күтәреп:
Синең өчен Әлмәт чит-ят түгел,
бер килерсең әле, Мөсәгыйт.
 
 
Зал каршында, өстәл артларында
яздым менә көйле истәлек… —
Самолётлар очса, иртәгә үк
сиңа юллыйм шуны, Мөсәгыйт.
 

1991

«Җитмеш ел элгәре кебек…»
 
Җитмеш ел элгәре кебек,
Яңадан бәрдерикме
Күктәге гаделлек белән
Җирдәге гаделлекне?
 
 
Алар икесе чәкәшкән
Җегәрдән туган чаткың
Көйдереп кортыр тамырдан
Бу илнең кайсы халкын?
 
 
«Без өстен галиҗәнаб» дип,
Ияген күккә чөеп,
Кем йөрер китап яндырып,
Көлләрен җилгә сибеп?
 
 
Андыйлар әле табылыр
(Сантыйлар – өер-өер),
Шыта башлаган иман да
Яңадан гүргә керер.
 
 
Тигезлек-хаклык билгесен
Куярга әле иртә
Күктәге гаделлек белән
Җирдәге гаделлеккә!
 

1991

«Мин эшләгән мәктәпләрдә бу табигый күк иде…»
 
Мин эшләгән мәктәпләрдә бу табигый күк иде —
Укырга теләмәүчеләр биниһая күп иде.
Ихтыяри-мәҗбүри дип укыттык бит аларны,
Шуңа мәктәп кысасында нык тоттык бит аларны.
 
 
Тигезләдек бөтенесен – һәр бөҗәкне, кондызны,
Бу дөньяның һәрнәрсәсен – дуңгыз белән йолдызны.
Шуңа күрә теләмәвен, теләгәнен кем белгән?
Гомуми урта белемне таләп иттек һәркемнән…
 
 
Ә бит алай була алмый! Нәрсә генә дисәк тә,
Кеше җаны омтылганны алу кирәк исәпкә.
Һәр кешенең үз язмышын теркәп куйган китабын
Бозып булмый, әсир көннең тәме булмый бит аның.
 
 
Теләгәннәр иген иксен, теләгәне – җыр язсын,
Мәҗбүрилек адәм затын буар зынҗыр булмасын.
 

1992

«Ел фасылы дүрт өлештән тора…»
 
Ел фасылы дүрт өлештән тора:
Кыштан, яздан, җәйдән һәм көздән.
Элек бездә яздан ел башланган,
Ел башланган яздан – Нәүрүздән.
 
 
Яңартканда гореф-гадәтләрен,
Йолаларын ата-бабаның,
Ничек Нәүрүз илгә кайтмый калсын,
Кайтмый калсын көче язларның?
 
 
Яшәешнең, җирнең, табигатьнең
Бәйләнеше сезгә хәзер дә
Газиз булса әгәр күңелләргә,
Бәйрәм итик бергә Нәүрүздә!
 
 
Мөбәрәкбад Нәүрүз! Котлы булсын
Яз бәйрәме илдә-бөстанда!
Мал-мөлкәтле, иркен һәм ирекле
Үз дәүләтле Татарстанда!
 

1992

«Ә вакыт һаман үзенчә, төнне көнгә алмаша…»
 
Ә вакыт һаман үзенчә, төнне көнгә алмаша…
Нәрсә ул туасы таңнар, җанда өмет калмаса?
 
 
Таңнар тагын туасы да, кояш тагын чыгасы…
Нәрсә ул күктәге кояш, сүнсә өмет кояшы?
 
 
Ул әнә сүнеп бара бит даими кыен-зардан…
Туктыйклар сана, җәмәгать, дөньяны кыерлаудан?
 
 
Ә вакыт һаман үзенчә, юк аңа тоткарлылык…
Кайда сез асыл, бүз ирләр, афәттән коткарырлык?
 

1992

Әти, тагын сиңа килдем әле…
 
Әти!
Тагын сиңа килдем әле.
Син басынкы, сабыр, акыллы.
Ни хәл итим? Бер киңәш бир әле.
Ал күзлегем төшеп ватылды.
 
 
Аның аша карап йөргән чакта
Бәйрәм иде кич тә, иртә дә…
Дөм караңгы хәзер тирә-якта,
Кай тарафка белмим китәргә.
 
 
Чын пыяла инде юк дөньяда,
Чын үлчәү юк, төгәл бизмән юк.
Кара күзлек тәкъдим итәләр дә —
Минем әле аны кигән юк.
 
 
Гел каралык сарган бу мохиттә
Кара күзлек нәрсә күрсәтсен?
Шуңамы соң һаман рухы тота
Мәйдандагы ташсын иптәшнең?
 
 
Кай тарафка әйдәп китсен күңел?
Кайдан килсен ныклык йөрәккә?
Әтекәем! Ташсыннарга түгел,
Кабереңә киләм киңәшкә.
 
 
Мин синеке төсле билетымны
Әле һаман йөртәм түшемдә.
Синекедәй тапсыз булсын диеп
Өйрәтүең әле исемдә.
 
 
Син коммунист, чын коммунист идең.
Мин «Чын» дигән аныклагычка
Коммунистик иман тәгълиматның
Безнең аңда, җанда ялгыш та
 
 
Бөтен изгелекне җимерә торган
«Тоталитар режим» якларын,
Түргә үрмәләүче түрәләрнең
Денсез сыйфатларын атамыйм:
 
 
Без бит аны иң-иң кешелекле,
Иң-иң гадел диеп инанган,
Ни белән соң бүген алыштырып
Аералар шушы иманнан?
 
 
Конституция боза-боза,
Партияне юкка чыгарган
Россия дәүләт башлыклары
Нәрсә бирде безгә шуңардан?
 
 
«Көчленеке өстен, ни теләсә,
Шуны кылсын!» дигән шигарьне
Күтәрүче башбаштаклар сөргән
«Демократия» беләнме?
 
 
Тыелгысыз бәя күтәрелү,
Кыйммәтчелек белән ияреп,
Хәерчелек илдә чәчәк атты —
Без шунымы илгә теләдек?
 
 
Дистә еллар буе «бердәм» диеп,
Без Ватан дип атап яшәгән
Зур Берлекне бер селтәнү белән
Юк иттек тә хәзер, мәсәлән,
 
 
Кем дә кабул итә алмый торган
«Мөстәкыйльләр» өере ясадык.
«Ирек», «хөрлек» һәм дә «тигезлек» дип,
Үзаралай сугыш башладык.
 
 
Мин телемне, гореф-гадәтемне,
Милләтемне, денне якладым.
Мин аларны, әти, беркайчан да
Ташламадым, читкә какмадым.
 
 
Син әйдәгән, иярткән юнәлештә
Андый вәхши өндәү булмады.
«Бар да тигез, гадел булсын» иде
Безнең кулланмалар шигаре.
 
 
Өскә менгән сыннар төркеменнән
Оят качкан ата түрәләр
Үзләре үк, партияне сүтеп,
Яңа өер хәзер үрәләр.
 
 
Берсе инде, сүтеп бу дөньяны,
Адәм хуры булды үзе дә.
Икенчесе, белми ни кылганын,
Ил җитәкли сәрхуш көенә.
 
 
Тыю да юк, үлчәү кую да юк:
«Демократия!»
«Хөррият!»
Шушы хәлдә миңа нишләргә соң?
Бер киңәш бир, әткәм, кил, өйрәт!
 
 
Күпме мөмкин инде ялгышырга?
Алданырга юлбашчыларда?
Шуңа, әти, ташсыннарга түгел,
Сиңа киләм киңәш сорарга…
 
 
…Гаҗизләнеп, кабереңә киләм,
Өйрәт, миңа ничек яшәргә?
Кабер өсләрендә – яшел чирәм,
Ә табигать ел да яшәрә…
 
 
Тәкъдир язган җирдә – чардуганнар,
Барыбыз да шунда күчәсе…
Тик улларның әле яшисе бар,
Оныклар бар, җирдә үсәсе.
 

1992


«…»

Җәй уянган, җәй юл алган чакта,

Җан җылынган, җан кузгалган чакта,

Һәр бакчада безнең, һәрбер чатта

Шаулап-шаулап сирень чәчәк ата.


Аллы-гөлле, ал-шәмәхә йөзле,

Шау чәчәк тә, җимеш бирми үзе,

Җәлеп итә бары язда гына,

Шау чәчәктә чакта – майда гына.


Әмма берәү сиңа язгы кичтә

Берәр тәлгәш сирень бүләк итсә,

Ах, мәңгелек татлы мизгелдер ул,

Җимешләрдән кайтыш түгелдер ул…


Хуш ис бөркеп бөтен тирә-якка,

Шаулап-шаулап сирень чәчәк ата.

Әгәр берәү сирень бүләк итсә,

Бик бәхетле кеше син ул чакта…

Бик бәхетле кеше син ул чакта…

1992

«Бакчаларга чыгар идем…»
 
Бакчаларга чыгар идем
Алып чиләкләремне,
Чыгар идем, җыяр идем
Пешкән җиләкләремне.
 
 
Чыга алмыйм, җыя алмыйм —
Яңгыр яуган, чыланган.
Үскән-пешкән җиләкләрем
Әрәм булган, суланган.
 
 
Көн кыздырды, яумый торды
Җиргә дымы кирәктә.
Инде, кояш көткән чакта,
Көн дә явып йөдәтә.
 
 
Юкка булмас, болай булгач
Бардыр берәр хикмәте.
Ил торышын, көн торышын,
Белмим, нәрсә нишләтте.
 

1992

«Ай тулганда, бу кулларга…»
 
Ай тулганда, бу кулларга
Тагын керде бу китап.
Ай тулганда… —
Ә бу айда
Язар нәрсә бихисап.
 
 
Әллә төш,
әллә әкият,
Бетми торган сөйләнеп…
Ай тулганда… —
Ә бу айда
Улым йөри өйләнеп.
 

1992

«Әллә ничек үтә гомер…»
 
Әллә ничек үтә гомер,
Көне-төне тоташтан
Үтә-китә,
кич тә иртә
Бер уй төшми бу баштан:
 
 
Бер булса да, бала бар бит!
Без китәрбез – ул кала.
Актарылды дөньялар, дип,
Ничек яшәр ул бала?!
 

1992

Гөлшат Зәйнашевага язган хат
 
И, Гөлшат!
Җаннарымның назга мохтаҗ мәлләрендә
Җылы сүзең, изге күзең бәлзәменә
Тап булырдай язмышыма рәхмәтлемен!
Чын керсезе барып җитсен рәхмәтемнең!
 
 
Иңнәр чүгеп, кулдан каләм төшкән иде,
Әллә ничек күңел сынып киткән иде… —
Шөкер, Раббым, җан тергезер учаклар бар,
Күңеле – гөл, теле шифа Гөлшатлар бар!
 

1992

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации