Электронная библиотека » Коллектив авторов » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Татар баянчылары"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Коллектив авторов


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 15 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Нәсих Вилданов

Иҗат эшенә һәвәс җаннарның тернәкләнеп һәм балкып китүе өчен ул туып үскән төбәк, авыл табигатенең гүзәллеге, күркәм гореф-гадәтләре генә җитмидер. Аның өчен әлеге авылның исеме дә үзенә бертөрле аһәңле яңгырашлы, җырлы-моңлы булуы кирәктер. Туган Татарстаныбызда андый исемле авыллар байтак. Кырлай… Салих-Тукай, Хансөяр, Танай, Кырым Сарай, Чулпыч… Саный китсәң, чыннан да, күп алар. Игътибар итегез әле, авыл үзенең исеме белән генә дә кешеләрнең холык-фигыльләренә йогынты ясый, яшәү рәвешләрен үз исеменә буйсындырадыр шикелле. Һәм, әлбәттә, андый авыллардан бер-бер нәрсә иҗат итәргә сәләтле зат чыкмый калмый торгандыр.

Халыкара конкурслар лауреаты, Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең танылган баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Нәсих Вилдановның Әлмәт районындагы Гөлбакча авылында туып үскәнлеген белгәч, бу фикеремнән бөтенләй кире кайтмас булдым.

Бар икән шул андый авыл Әлмәт якларында. Урман кочагына сыенып, чын гөлбакча булып утырган, зур булмаган сөйкемле генә бер авыл ул. Нәкъ менә шушы авылда милади ел исәбе белән 1936 елның 3 августында, җәйнең куәсе кайнаган чакта туа Нәсих. Гадәттә, кайсы гына музыкантны алма, – баянчымы ул, скрипкачымы, тальянчымы, – йә аларның әти-әниләре, һич югында, туганнары оста җырчылар яки оста итеп бер-бер уен коралында уйнаучы була. Ә Нәсих исә әнкәсенең җеп эрләгәндә әкрен генә көйләп утыруын исәпкә алмаса, гаиләдә туган-тумача арасында зурлап телгә алырлык җырчыны да, уен коралында уйнаучыны да хәтерләми.

Нәсих Вилданов белән хәтер йомгагын сүтеп утырабыз. Ул тутырган яшь исәбен исәпләсәң байтакка җыела. Ә каршымда – сабыйларча чиста күңелле, егетләрчә тәвәккәл, баянына һәм ансамбльгә мәңге тугрылыклы риясыз бер кеше утыра. Ирексездән Нәсих Вилданов белән якыннан иң беренче тапкыр аралашкан чак искә төшә.

80 нче еллар башы иде. «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән чак. Без, редакциянең бер төркем журналистлары, артистлар белән бергәләшеп, газета укучылар белән очрашулар оештырып йөрибез. Балтачка килеп төштек. Эш, гадәттә, райкомнан башлана. Очрашабыз. Райкомның беренче секретаре артистлар белән кызыксына. Балтач халкын «егарлыклары» бармы, янәсе. Секретарьның «Баянчыгыз кем?» дигән соравына каршы Хәмдүнә Тимергалиева: «Менә ул, Нәсих Вилданов! Баянчы гына түгел – тулы бер оркестр. Человек-оркестр!..» – диде. Башта без моны юмарт шаяру дип кабул иткән идек. Әмма беренче концерттан соң ук җырчының хаклы булуына ышандык. Һәр көйнең «бәгъренә» үтеп, асылын тирән аңлап уйнады баянчы. Алар җырчы белән икесе дә җыр сулышы белән бергә сулады. Җырчы йә баянчыны, йә баянчы җырчыны «сөйрәгән» концертларны күп күргән бар. Ә монда бөтенләй башка хәл. Башка хәл, чөнки баянда – Нәсих Вилданов!

Хәтер йомгагын сүтәбез…

Кулына алган иң беренче гармунын яхшы хәтерли Нәсих. Алты яшьләр чамасы булгандыр. Абыйлары ун телле кечкенә генә гармун алып кайта. Өйдәге иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әйләнә ул. Билгеле инде, тиктормас Нәсих тарткалап, ватып куймагае дип, гармунны гел өскәрәк, аның буе җитмәс җиргәрәк куярга тырышалар. Ләкин малайның гармунга омтылышы шулкадәр көчле ки, абыйлары түзми, гармунны Нәсих кулына тоттырырга мәҗбүр булалар. Алай гына да түгел, үзләренчә кызыксындыру чарасын да уйлап табалар. «Менә бу көйне өйрәнсәң, яшел төсле каләм синеке», – ди алар. Үҗәт була малай. Озакламый бөтен төсле каләмнәр аның кулына күчеп бетә.

Мәктәпкә укырга кергәндә шактый гына көйләр «тартырга» өйрәнгән була малай. Шуңадыр ул җыр дәресләрен көтеп ала. Җыр укытучысының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, биремнәрне җиренә җиткереп үти. Ә инде озын тәнәфес җитсә – кулыннан гармун төшми. 4 нче класстан соң 5 нчедә укуын дәвам итәр өчен ул күршедәге Кама-Исмәгыйль мәктәбенә китә. Китә, әмма «гармунчы» дигән даны үзеннән күпкә алда барып җитә Нәсихнең.

Әле дә яхшы хәтерли ул. Урта мәктәпне тәмамлап йөргән көннәре. Сугыштан соңгы авыр еллар. Бөтен җирдә юклык. Чыгарылыш кичәсенә костюм алырсың дип, бар булганны туплап, җитмәгәнен аннан-моннан юнәтеп, өйдәгеләр Нәсих кулына акча тоттырып, Әлмәткә озата. Барып җитә. Китә Нәсих Әлмәт каласы буйлап. Йөри торгач, базарга килеп чыга бу. Гөнаһ шомлыгына күрә, шунда берәү баян сатып тормасынмы. Чыгарылыш кичәсе дә, костюм да онытыла. Кыскасы, Нәсих өйгә костюм урынына баян күтәреп кайта. Өйдәгеләр аңа каты бәрелми. Абыйсы гына: «Костюмның күп сәдәфлесен эләктергәнсең икән, энекәш…» – дип куя.

Гармун, гармун… Бары тик гармун! «Дөньяның кендеге кайда?» дип сорасалар, Нәсих шул чакларда ук инде, һич икеләнмичә «Гармунда!» дияр иде.

Урта белемне егет Әлмәт шәһәренең 1 нче татар мәктәбендә ала. Монда да, мәктәптәгечә, сәнгать тормышының кыл үзәгендә кайный ул. Төрле конкурслар, фестивальләр… Алардагы җиңү шатлыклары егетебезне тәмам канатлы итә. Нәкъ менә Әлмәттә укыганда Нәсих Казанда музыка училищесы барлыгын, анда профессиональ баянчылар әзерләнүен белә. Билгеле инде, баян белән «җенләнгән» егет шул училищедан гайрене белми дә, белергә дә теләми. Бөтен хыял-омтылышы, уй-теләге, өмете Казанда, музыка училищесында була аның.

Башланган эш – беткән эш, ди халык. Тәвәккәл егет, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан музыка училищесына укырга керә. Тәҗрибәле педагог, игътибарлы остаз Анатолий Герасимов классында баян серләренә өйрәнә башлый. Нәсихне училище тормышы, Казанның музыка дөньясы үзенә бөтереп ала. Төпле карарга килгән егет баянчы һөнәренә кагылышлы бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмый. Бу очракта «һөнәр» сүзе бигүк туры да килми торгандыр. Чөнки баянчы булу ул – сәләт камиллеге, җанның үзенә генә хас бер халәте. Нәсих моны һәрчак күңеле белән тоя. Шуның өчен дә, тәҗрибәле педагогларның булсынмы, чарланган баянчыларның булсынмы, һәркайсының сүзен – кирәкле сабак, киңәшләрен гыйлем итеп кабул кыла.

Үз көчеңне, мөмкинлегеңне сынап карау теләге, Казан кадәр Казанның зур концерт мәйданнарында чыгыш ясау хыялы кайсы гына баянчы-шәкертнең күңелен вәсвәсәләндерми икән. Алар да, училищеда укучы өч татар егете, берләшеп, баянчылар триосы оештырып җибәрә. Әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми. Озакламый С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы»н, И. Шәмсетдиновның тынлы агач уен кораллары квартеты өчен язылган әсәрен, А. Ключарёв эшкәртүендә халык көйләрен, Н. Җиһановның халык көйләренә нигезләнеп язылган «Сюита»сын Татарстан радиосында магнитофон тасмасына яздыралар. Бу әсәрләр трио башкаруында эфирда еш яңгырый торган була. Әлеге әсәрләр музыкаль тәлинкә итеп тә чыгарыла. Нәҗип Җиһановның «Сюита»сын тәлинкәгә яздырганда, алар композиторның үзе белән дә еш очраша. Аның киңәшләре, һәртөрле тәкъдимнәре егетләргә бер файдалы дәрес була. Инде зур сәхнәләргә дә, абруйлы концертларга да юл ачыла. Шундый концертларның берсеннән соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров Нәсих белән Марс Макаровны ансамбльгә эшкә чакыра. Бу хәл 1962 елның гыйнварында була.

Менә шул көннән башлап Нәсих Вилданов үзенең бөтен гомерен ансамбльгә багышлый.

Сер түгел, һәр җырчының мөкиббән киткән «үз» музыканты була. «Аңа җырлавы җиңел» дип тамга сала җырчылар баянчыга. Янәшәңдә андый баянчы басып торганда, җырчы үзен күпкә тыныч тота. Тавышы «чирләгән» чак икән, андый баянчы җырчыны тартып чыгара да чыгара инде. Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Габделхак Шаһиев, Таһир Якупов, Хәнәви Шәйдуллин, Рафаэль Ильясов, Нәфисә Василова, Шамил Әхмәтҗанов, Лена Бичарина, Мөҗип Садыйков, Рафаэль Җаббаров кебек танылган җырчылар үзләренең иң яраткан җырларын Татарстан радиосында Нәсих Вилданов белән бергәләп яздыруны һәрчак кулай күрә.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән төрле мәмләкәтләргә бару баянчының дөнья музыкасына карашын киңәйтә. Монголия, Тунис, Италия, Мальта, Нигерия, Сенегал, Бенин, Германия, Чехословакия, Финляндия, Төркия кебек илләрдә булу, аларның музыкаль дөньясы белән якыннан танышу Нәсих Вилдановта профессиональ яктан туктаусыз камилләшүгә зур омтылышны саклый. Дөнья халыкларының баянга булган олы ихтирамы, аның мөмкинлекләрен һәр халыкның үзенчә ача алуы Нәсих Вилдановның бу илаһи уен коралына сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтен көчәйтеп кенә калмый, бәлки баянның пентатоникадагы серләрен кыюрак ачарга булыша.

Илдус Сафин

Марс Макаров

Минем туган ягым – борынгы Биләр ягы, хәзерге Алексеевск районы. Мин шул Биләр авылында 1938 елның 28 октябрендә туганмын.

Әтиебез 1942 елны НКВД эше буенча һәлак булгач, әниебез Мария Никитична, өч баласын ияртеп, үзенең туган авылына – Биләрдән әллә ни ерак булмаган Чурабатырга күчеп кайткан.

Гаиләдә миннән башка тагын өч кыз туган. Олысы – Галя исемлесе – өч яше тулгач, кинәт кенә каты авырып вафат булган. Бер сеңлем, бер апам хәзер дә исән-саулар.

Музыкага сәләтем биш-алты яшьләрдә ачыла башлаган булса кирәк.

Авыл халкы сөйләве буенча, әтием гармунда бик матур уйный торган булган. Ә әниемнең тегү машинасында кием-салым теккәндә әкрен генә җырлап утыруын мин әле дә яхшы хәтерлим, сагынып искә алам.

Әни клуб үзешчәннәре арасында да күренгәли иде. Әтидән калган Вараксин гармунында авыл көйләрен уйнавы һаман исемнән чыкмый. М. Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы буенча авыл сәхнәсендә куелган спектакльдә әни Галиябану ролен бик тә оста, килешле итеп башкара иде.

Минем көйгә-моңга, музыка дөньясына тартылуым, һичшиксез, әниемнең җырлавы һәм гармунда уйнавы белән бәйле. Әнидән отып алынган көйләр, әнидән ишеткән ул җырлар, яшермичә генә әйткәндә, бүгенге көндә дә минем иң яратып уйный торган әсәрләрем. «Урман кызы», «Без кабызган утлар сүнмәс алар» («Монтёрлар җыры»), «Һаваларда йолдыз», «Кошлар кебек» һәм башка шундый җырлар-көйләр колагымда әнинең яшь тавышы аша яңгырый.

Әниебез ул җырларның күбесен Чистай шәһәренең балалар йортында тәрбияләнгән вакытта отып-өйрәнеп алган икән. Миңа бигрәк тә аның «Уңыш бәйрәме» дип аталган, Л. Хәмиди тарафыннан вальс тибында язылган җырны җырлавы ошый иде. Бу җырны ул заманына хас бер патриотик горурлык, рухи күтәренкелек (пионерларча дип әйтимме инде), ялкынлы дәрт белән башкара иде. Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаровның популяр җырларын да мин иң элек әнием җырлавы аша белә башладым. «Юксыну», «Урман кызы», «Җиләк җыйганда» кебек лирик җырларның тирән, тылсымлы моңнары күңелгә әнә шул рәвешле сеңеп калган.

Ул чакларда авылда радио-фәлән юк, булса да, шул берничә йортта гына. Гармунда беренче отып алган көем хәтердә: әгәр ялгышмасам, «Сания апа суга бара…» дип башланган халык җыры иде ул. Соңрак инде рус халык бию көе «Барыня»ны өйрәндем, башка көйләр отып алдым.

Шуннан соң инде мине, гармунымны күтәртеп, чыршы бәйрәменә, аулак өйләргә, хәтта туйларга алып китә башладылар.

1946 елны үзебезнең Чурабатыр авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем. Беренче укытучыларым Антонида апа, Карп абый һәм Рокыя апа булды (фамилияләре истә калмаган, гел «абый», «апа» дип дәшү бит). Рокыя апа үткәргән җыр дәресләрендә без «Партизанка», «Щорс турында җыр» кебек җырларны күмәкләп башкара идек, һәм ул вакытлар балачакның әнә шул дәртле җырлары белән дә якты бер истәлек булып күңелгә кереп калган.

Музыкаль тәрбия алу мәсьәләсендә исә минем юлым балачактан ук гел уңа торды дисәм дә ялгыш булмас. Казанга күчеп килүгә үк, бәхетемә дип әйтимме, шул вакытларда инде шактый популяр булган, танылып өлгергән Рәис абый Сафиуллин белән таныштым. Нәкъ шул танышудан, очрашып-аралашудан соң, хромка гармунын ташлап, баянга күчәргә ниятләдем. Рәис абыйның өенә йөреп, баян буенча дәресләр ала башладым. Безгә – Рокыя Ибраһимованың һәм Мөхтәр Әхмәдиевнең уйнавын тыңлап үскән малайларга – Рәис Сафиуллинның төрле көйләргә вариацияләр ясавы гаҗәеп бер яңалык, яңа бер дөнья булып тоела иде. Аның, бернинди хак-түләү сорамыйча, мине баянда уйнарга өйрәтүе, кешелеклелек сыйфатлары алдагы тормышыма да бик нык тәэсир итте; музыка училищесына укырга кергәндә үземдә ышаныч һәм рухи бер көч тоя идем. Моннан тыш, мәктәптә укып йөргән чакларымда ук, Бату Мөлеков һәм Ифрат Хисамов белән якыннан аралашу да иҗат юлыма үзенә күрә бер ныклы этәргеч булгандыр дип уйлыйм.

Казан музыка училищесына мин 1958 елда кабул ителдем. Баян бүлегендә укытучы Виктор Седаков миңа рус халык көйләрен үзләштерергә ярдәм итте. Шул ук елларда, Ильяс Шәрипов башлап йөреп, баянчылар триосы оештырган идек. И. Шәрипов ул чакта инде шактый шомарган, баянда уйнау алымнарын яхшы үзләштергән һәм, әйтергә кирәк, шәхес буларак та өлгергән, бик тә акыллы, хисле бер музыкант иде. Студент-шәкертлек елларында ук, әнә шул триода катнашып та, ялгызым гына да (соло) радиога языла башладым. Ә инде җитди иҗат юлым халык көйләрен баян өчен эшкәртүдән башланды дип әйтергә кирәктер. Репертуарымда беренче яратып башкарган әсәрләрем – татар халык көйләре – «Кошлар кебек», «Алтын-көмеш», «Егетләр биюе» һәм С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы», А. Хачатурянның «Кылыч тотып бию»е («Танец с саблями») иде.

1962 елны без, инде шактый буй үстергән егетләр, музыка училищесы белән саубуллашу кичәсенә җыелдык. Нәсих Вилданов белән икебезне Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә билгеләделәр. Бусы әлеге коллективның сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров соравы буенча эшләнде.

Ниһаять, без дә эшкә тотындык, гастрольләр башланды. Хәзер кайчак уйлап та куям: элекке Союзда безнең ансамбль булмаган берәр шәһәр калды микән, юк микән?

Ансамбль белән берничә ел буена гастрольдә эшләп кайткач, мин филармониянең лекторий бүлегенә күчтем. Бу эш тә миңа ярыйсы гына ошады, иҗатым өчен дә шактый файдалы булды.

Әйткәнемчә, җыр язу теләге миндә көйләрне баян өчен эшкәртүдән башланды. Халыкка барып ирешкән беренче җырым «Киек казлар» иде. Шагыйрь Хәсән ага Туфанның тирән лирикасы, күрәсең, миңа нык тәэсир иткәндер. «Ай чыга Арча кырыннан», «Агыла да болыт, агыла», «Каеннар көтәләр», «Барган саен еллар җылырак» кебек җырлар да аның шигырьләренә язылды.

Баян өчен язылган әсәрләремә килгәндә, «Якташлар биюе», «Вальс-экспромт», «Юмореска» кебек пьесаларны, И. Шәмсетдиновның «Биләр яшьләре» көенә вариацияне, З. Хәбибуллинның «Себер татарла– ры биюе»нә, В. Хәбисламовның «Җиз кыңгырау моңнары»на импровизацияне, «Каз канаты» көенә концерт вариацияләрен, «Минзәлә», «Кичке авыл» һәм башка шундый көйләрнең баян өчен эшкәртелүен аерым атап үтү ярыйдыр дип уйлыйм.

Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарёв, Рөстәм Яхин, Исмай Шәмсетдинов кебек олы композиторларыбызның миңа карата җылы, хәерхаһ мөнәсәбәте иҗатыма зур бер этәргеч булды, үз-үземә ышанычны арттырды. Мәсәлән, Александр Ключарёв 1966 елда, үзе үк башлап йөреп дигәндәй, минем «Баян өчен пьесалар» дигән беренче җыентыгымны Татарстан китап нәшриятында редакцияләп чыгарды.

Миңа шул ук вакытта Айрат Арсланов, Гали Җәмлиханов, Зөләйха Хисмәтуллина, Рәйсә Билалова, Фәхри Насретдинов кебек талантлы шәхесләр белән якыннан аралашып иҗат итү бәхете елмайды. Шулай ук Зифа Басыйрова, Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Галия Гафиятуллина, Идеал Ишбүләков, Әлфия Авзалова, Гали Ильясов, Таһир Якупов кебек сәхнә осталарыннан башлап, исемнәре бүгенге көндә халыкка яхшы танылган башка бик күп сәхнә осталары минем язмышымда, иҗат юлымда, хәтер түремдә урын алган.

Менә шуңа күрә язмышыма да, сәхнәдәш дусларыма да мин мең-мең рәхмәтле.

Геннадий Шаронов

Яшел Үзән заводларының берсендә тимерче булып эшләгән Дмитрий Михайлович гаиләсендә халык җырларына, музыка уен коралларында уйнауга даими рәвештә игътибар бирелә. Геннадийның әнисе Екатерина Васильевна бик күп рус халык җырларын белүе һәм аларны осталык белән, җиренә җиткереп җырлый алуы белән аерылып торган. Җәйнең матур кичләрендә Яшел Үзән шәһәрендә Шароновлар яшәгән йортның ишегалдында җырлы-биюле кичәләр үзеннән-үзе оеша торган булган. Һәм анда Екатерина Васильевнаның бертуганнары Андрей белән Павел да, гармунда оста уйнап, күңел ачуда катнашкан. «Миндә профессиональ музыкант булу теләге уятуда әниемнең һәм аның туганнарының роле зур булды, ә әтием минем шушы теләгемне тормышка ашыруда бәһаләп бетерә алмаслык өлеш кертте», – ди Геннадий Дмитриевич.

Гена мәктәптә укый башлый, анда оештырылган концертларда еш җырлый, өйгә кайткач радиодан тапшырыла торган татарча-русча концертларны йотлыгып тыңлый.

«12 февраль, 1952 ел, миңа унике яшь тулган көн, – дип искә ала ул. – Бу көнне әтием эштән иртәрәк кайтты, карыйм, кулында ниндидер тартма бар. «Менә, улым, бу сиңа, абыең Виктор белән бергәләп уйнарга өйрәнегез», – дип, кибеттән яңа гына сатып алынган, чикләвек агачыннан эшләнгән, кызгылт-көрән төстә лакланган хромка гармунын кулыма тоттырды. Мин, бу көтелмәгән хәлдән телсез калып, гармунны кочаклап, бүлмә уртасында үрә каткан килеш күпме вакыт уздырганмындыр – анысын белмим; әниемнең «әле син һаман гармуныңны кочаклап басып торасыңмыни, утыр, уйнап кара» дигән сүзеннән айнып киттем һәм, гармунны алдыма куеп, төймәләрен бармакларым белән капшый башладым. Бу минем иң бәхетле көнем иде».

Бераздан Гена гармунда көйләрне үзлегеннән өйрәнү рәтенә төшенә башлый һәм, ай узганда, инде ике куллап уйнау алымнарын үзләштерә. Табигатьтән бирелгән музыкаль хәтер, ишетү сәләте һәм тырышлык нәтиҗәсендә ул бер ел узуга оста гармунчыга әйләнә. Радиодан яңгыраган җырларны тиз арада өйрәнеп алып, үзенең репертуарын баета, заманында популяр булган җырларны, бию көйләрен мәктәп сәхнәләрендә зур осталык белән башкара башлый. Гармунда оста уйнарга өйрәнү белән генә чикләнеп калмаска, баянда уйнарга кирәк дигән уй яшүсмергә тынгылык бирми, һәм көннәрнең берендә ул әтисеннән баян алып бирүен сорый. Яшь гармунчының бәхетенә, 1954 елның көзендә Яшел Үзән шәһәрендә музыка мәктәбе ачыла, һәм ундүрт яшьлек Геннадий беренчеләрдән булып баян классына кабул ителә. Ул бик тырышып укый, елдан-ел катлаулырак әсәрләр башкара. Укытучысы В. Малюгин, Геннадийның тырышлыгын, төпле музыкаль белем алуга зурларча омтылышын күреп, аны махсус программа буенча төрле концертларга, конкурсларга, фестивальләргә әзерли. Мәктәптә уку елларында ук инде яшь музыкант күренекле баянчылар-аккордеончылар башкарган бик күп әсәрләрне зур осталык белән уйный башлый. Геннадий, бишьеллык уку программасын өч елда үзләштереп, балалар музыка мәктәбен «бишле» билгеләренә генә тәмамлый һәм 1958 елда Казан музыка училищесына укырга килә. Ул анда баянчылар тәрбияләүгә зур көч куйган, олы тәҗрибәгә ия булган Анатолий Герасимов классында укый.

Музыка училищесында укыганда Г. Шароновның педагогик сәләте дә ачыла. Ул үзе җитәкләгән музыкаль түгәрәкләргә барлык теләгән яшүсмерләрне ала. 1962 елда музыка училищесын кызыл диплом белән тәмамлагач, укуын Казан консерваториясендә дәвам итә. Консерваториядә биш ел уку дәверендә Геннадий баян өчен иҗат ителгән киң колачлы репертуарны үзләштерә, баянчы буларак зур осталыкка ирешә. Концертларда уйналган кайбер әсәрләрнең исемнәрен атап китү дә баянчының осталыгына бер дәлил булып тора. И. С. Бахның ре минор сонатасыннан «Чоконно», Чайкинның «Баян өчен концерт»ы, Холминовның «Баян өчен сюита»сы, С. Сәйдәшевнең «Шәрык биюе».

Күпкырлы, зур тәҗрибәгә ия булган, берничә буын татар баянчыларын тәрбияләгән музыкант-укытучы 1977 елдан бирле шәфкатьле хезмәтен башкара, яшьләрне эстетик тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Г. Шаронов классында төрле вакытта белем алган күп кенә баянчылар, укытучылар, Татарстанда, Башкортстанда, Чувашстанда, Удмуртиядә, Мари Илендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә музыка сәнгатенә хезмәт итә. Алар арасында Татарстанның халык артисты, баянчы Рамил Курамшин, композитор Шамил Тимербулатов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Рәфкать Гомәров, баянчылар конкурсы дипломантлары Владимир Николадкин, Рөстәм Абдуллин, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Валентина Терехова, Казан музыка училищесының халык музыка уен кораллары бүлеге мөдире, баянчы-укытучы Ринат Галәвиев, доцент Евгений Синцов һ. б. лар бар.

Рәгъде Халитов

Ильяс Шәрипов

Ильяс Шәрипов 1940 елның 16 февралендә Ленинград өлкәсенең Тихвин районы Бокситогорск шәһәрендә туа. 1941 елда сугыш башлану сәбәпле, Ислам абый гаиләсен хатынының туган төбәгенә – Татарстанның Биләр (хәзерге Аксубай) районы Такталы авылына кайтарып куя, ә үзе фронтка китә. Кечкенә Ильяс әнисе тәрбиясендә үсә.

Ирләр сугышка алынып беткәч, Ильясның әнисенең сеңлесе Миңлебәян апаны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Ул кич утырганда матур, моңлы итеп җырлый. Бу моңнар бәләкәй Ильясны үзенең сихри дөньясына алып кереп китә… И. Шәрипов халык арасында зур ихтирам казанып өлгергән баянчылар – Р. Ибраһимова һәм М. Әхмәдиевнең уйнавын, җырчылар А. Аббасов, Р. Ваһапов, У. Әлмиевләрнең җырлавын пластинкадан тыңлап үсә, дүрт яшендә гармунда уйный башлый.

Ильяс Шәрипов авыл мәктәбендә белем ала, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, мәктәптә уку дәверендә сәхнәдән төшми.

1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ундүрт яшьлек үсмер Казанга музыка училищесына укырга керергә килә. Ильясның үз баяны булмый, шунлыктан аны җырлаталар, гомуми музыкаль сәләтен тикшерәләр һәм берсүзсез училищега кабул итәләр.

Ул вакытларда баяннар бик сирәк кешедә була, гармун-баяннарны кадерләп, яулык-шәлләргә генә төреп йөртәләр. 1 нче курста укыганда, Ильяс училище баянында уйный. Гомер буе «ят» баянда уйнап булмый бит инде! Каникулга кайткач, ул әтисенә мөрәҗәгать итә. Ислам абый, сыерын сатып, улына 1700 сумга Тулада эшләнгән баян сатып ала. Ильяс абый үзе әйтүенчә, бу аның тормышында иң шатлыклы көн була.

Училищега башлангыч музыкаль белем алып килгән укучыларны И. Шәрипов 2 нче курста «куып җитә», ә инде 3 нче курста «узып та китә».

Музыка училищесының тулай торагы булмау сәбәпле, кем кайда, ничек булдыра ала, шунда яши. Ильяс Сарман районыннан килгән Илһам исемле егет белән бер бүлмәдә көн итә. Менә шушы Яңа Бүләк егете Ильясны гел «мишәр» дип үрти, аның сөйләменнән көлә. Беркөнне сабырлыгы төкәнгән баянчы җырчыга кара савыты ыргыта. Тик ул адресатка түгел, ә түшәмгә барып бәрелә. Тавышка «кунакханә»нең хуҗабикәсе килеп керә. Башта ул түшәмне пычак белән кырдырып юдырта, аннары бу ике «хулиган»ны торактан куып чыгара. Алар ике-өч тәүлек вокзалда кунып йөри. Болганчык су да тона, диләр. Егетләр кабат янә бер торакта яши башлый, кабат дуслаша.

И. Шәрипов 1959 елда Казан музыка училищесын бик уңышлы тәмамлый һәм Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. 1960 елда үзе тәмамлап чыккан училищеда укыта башлый. Ә 1964 елда консерваторияне тәмамлый. Ул – татарлардан югары белем алган иң беренче баянчыларның берсе, халкыбызга баянда уйнау алымнарын профессиональ югарылыкка күтәрү буенча зур өлеш керткән башкаручы һәм укытучы.

Музыка училищесында укыган елларында ук, И. Шәрипов концертларда еш катнаша, Татарстан радиосыннан күп тапкырлар чыгыш ясый, татар музыкасыннан баян өчен укыту һәм концерт репертуары булдыру буенча эшли башлый. Нәсих Вилданов һәм Марс Макаров белән берлектә татар баянчылары тарихында беренче тапкыр трио оештыра, аның өчен репертуар әзерли, симфоник һәм тынлы оркестр партитураларын баянчылар триосы өчен эшкәртә. Тиздән бу ансамбль (трио) Татарстан радиосы буенча бөтен республикага таныла һәм зур ихтирам казана. Баяннарда мондый катлаулы әсәрләр башкарылуы татар музыкасында яңалык була.

Шул ук елны трио Мәскәүдә аерым бер грампластинкага А. Ключарёвның «Халык көйләренә фантазия»сен, Н. Җиһановның дүрт кисәктән торган «Татар халык көйләренә сюита»сын һәм башка әсәр– ләрне яздыра. Бу – татар баянчыларының югары профессиональ дәрәҗәгә ирешүендә беренче адым була. Триода уйнаучыларның исемнәре Мәскәүдә 1982 елда басылып чыккан «Справочник баяниста»да лаеклы урын ала.

Шунысы кызганыч: ансамбль бер генә ел эшләп кала – Н. Вилданов һәм М. Макаров читтән торып укуга күчерелеп, филармониягә эшкә җибәрелә.

И. Шәрипов Әлмәт, Казан музыка училищеларында укыта, бик күп яңа буын баянчыларын әзерли. 1968 елда ул Казан дәүләт консерваториясенә эшкә чакырыла, остаз – җитмештән артык югары белемле баянчы әзерләгән кеше. Шулардан берничәсен генә атап китәм: Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор А. Шутиков, Казан мәдәният институтының кафедра мөди– ре Ә. Әминев, Татарстанның халык артисты Р. Мостафин, Татарстан– ның атказанган сәнгать эшлеклеләре Ф. Гыйльметдинов, X. Нигъмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Бакиров, Идел буе яшь баянчылары конкурсында лауреат исемен яулаган музыкант М. Гомәров, филармония артисты А. Хәлимов, Әлмәт музыка училищесы укытучылары Ф. Галиев, З. Нәгыймова (Гарипова)…

1970–1971 елларда И. Шәрипов Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге институтта ассистент-стажёр була. 1971–1974 елларда Казанда Н. Рахлин классында симфоник дирижёрлык буенча аспирантурада укый.

И. Шәрипов бу елларда татар композиторларының әсәрләрен баян һәм баянчылар ансамбле өчен эшкәртүен дәвам итә. Аның Татарстан китап нәшриятында төрле елларда басылып чыккан җыентыкларында З. Яруллинның «Тукай маршы», Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан фрагментлар, С. Сәйдәшевнең драма әсәрләренә увертюралары тупланган.

Кирам Сатиев

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации