Текст книги "Татар баянчылары"
Автор книги: Коллектив авторов
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 15 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]
Ганс Сәйфуллин
Ганс Хәмит улы Сәйфуллин Баулы эшчеләр бистәсендә 1941 елның 26 февралендә дөньяга килә. Әтисе Хәмит абый сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм 1943 елда Сталинград янында утыз дүрт яшендә һәлак була. Кечкенә Ганс әнисе тәрбиясендә үсә, колхозның бәрәңгесен, кишерен «урлап», кәлҗемә ашап, чын «тормыш мәктәбе»н узарга туры килә аңа.
Ул вакытларда күрше Башкортстаннан килеп, өч-дүрт телле уенчык гармуннар сатып йөрүчеләр була. Әнисе Нурикамал апа ике улына (Гансның абыйсы Фердинант 1938 елда туган, соңгы елларда Баулы пионерлар йортында баянчы булып эшләде) бер гармун алып бирә. Әниләре улларындагы җыр-музыкага, гармунга мәхәббәтне тиз күреп ала. Ул гына да түгел, сәнгатьне ярату әле тагын әтиләреннән – Хәмит абыйдан да бирелгән. Ә ул Баулыда гына түгел, бөтен тирә-якта иң оста гармунчы була.
Гансның баянчы булып китүенә әнисенең клуб мөдире вазифасын башкаруы да йогынты ясагандыр. Ике яшь талант, ике бертуган кино башланыр алдыннан җыелган халыкка концерт куя. Агалы-энеле Сәйфуллиннар чыгышы алкышларга күмелә.
1954 елда Баулыда нефть чыга башлагач, Татарстан хөкүмәте Акбуада (Баулыдан биш чакрым ераклыктагы авыл) музыка мәктәбе ача. Ганс шушы мәктәпкә укырга керә.
1958 елда егет музыка мәктәбен тәмамлый һәм Казан шәһәренә юл тота. Исәбе – алга таба уку. Ләкин, кызганыч, бу хыялы тормышка ашмый: беренчедән, әйткәнемчә, ятимлек (матди якның кысынкылыгы), икенчедән – баянчыларның «дефицит» булуы. Әле яңа гына Казанга килгән Гансны атаклы балет остасы Әхмәт Кәлимуллин үз янына – X. Ямашев исемендәге мех берләшмәсе клубына, бию коллективына эшкә чакыра. Г. Сәйфуллин бик теләп риза була.
Баулыда «мәктәп» узган Ганс нота грамотасын бөтенләй белмә– гән кайбер баянчыларны шаккатыра: ул аларга Кузнецов, Огинский әсәрләрен уйнап күрсәтә. Соңрак Г. Сәйфуллинга «зурраклар» да игътибар итә. Җ. Котдусов аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыра. Кабул итү комиссиясе әгъзалары – директор М. Боголюбов, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Җ. Айдаров, композитор А. Ключарёв Г. Сәйфуллинның уйнавын бик ошата һәм аны эшкә ка– бул итә. Ганс ансамбльдә Хәнәви Шәйдуллин белән бергә эшли башлый.
Г. Сәйфуллин Усман Әлмиев бригадасы белән Урал-Себер якларына беренче иҗат сәфәренә чыгып китә. Бу коллективта җырчы Рәйсә Тимофеева, нәфис сүз остасы Хәким ага Сәлимҗанов һәм баш– калар була. Бик күп шәһәрләрдә булганнан соң, алар Уфага килеп төшә. Г. Сәйфуллин бу шәһәрдә Мөхтәр Әхмәдиев һәм Рокыя Ибраһимова белән таныша. Алар Башкортстан филармониясенә эшкә килгән була, ә Гани Вәлиев белән Габдулла Рәхимкулов Алма-Ата филармониясендә «чыныгу уза». Әллә нинди болгавыр 1960–1961 еллар була бу. Моңсыз һәм мәнсез җитәкчеләрнең башбаштаклыгы аркасында байтак талантлы артистлар Татарстаннан читкә китеп эшләргә мәҗбүр була.
Уфада Б. Гайсин, Ә. Солтанов белән очрашканнан соң, Г. Сәйфуллин үз адресына җылы сүзләр ишетә, иңенә канатлар үсеп чыккандай хис итә.
Г. Сәйфуллинга төрле бригадаларда эшләргә туры килә: Зифа Басыйрова, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова кебек йолдыз– лар – аның сәхнә юлдашлары. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында да күпмедер эшләгәннән соң, Г. Сәй– фуллин филармониягә (1986–1988), Илһам Шакиров бригадасына күчә.
Г. Сәйфуллин – канатлы җырлар авторы, аның халык арасында киң таралган популяр җырлары бик күп. Җыр сәнгате хакында Ганс уены-чыны белән: «Баянчыда йөрәк бар. Белеп, тоеп яза. Баянчылар кебек матур, йөрәккә үтеп керерлек итеп беркем дә көй яза алмый, чөнки бөтен композиторлар – баянчы, ә барлык баянчылар – композитор, – ди. – Баянчы булмаган композиторлар исә икәү генә: Рөстәм Яхин һәм Ринат Еникиев. Алар – шәһәр композиторлары».
Ганс Сәйфуллинның иң беренче җырлары – «Гөлләрем», «Ул кайтыр», «Эзлим рәйхан гөлләрен».
Соңгы елларда ул шагыйрә, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашева белән берлектә күп җырлар иҗат итте: «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач», «Казан-Оренбур», «Ике чишмә бергә кушылган», «Баулы көе», «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен», «Түгәрәк», «Татар ашлары»… Соңгысын Казанның Татар ашлары йортындагы ресторан музыкантлары үзләренең «позывной»лары итеп тә кулланды.
Шулай ук Г. Сәйфуллинның «Әнием миләшләре» (Мәхмүт Хөсәен сүзләре), «Идел өстендәге акчарлак» (Фәнис Яруллин), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов), «Их, талым, талым», «Серле гөл» (Илсур Хөснетдинов), «Кар вальсы» (Роберт Әхмәтҗанов), «Сөендек» (Фәннур Сафин) кебек җырларын бик күпләр яратып отып алды.
Татарстан радиосыннан күренекле җырчылар Таһир Якупов, Идеал Ишбүләков, Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова җырлаганда, аларга бик еш Г. Сәйфуллин уйный.
1976 елда ул Таһир Якупов белән Ленинградта пластинка-гигантка языла. Анда кертелгән әсәрләрнең берничәсен генә атап узам: татар халык көйләре «Олы юлның тузаны», «Сәфәр», «Наласа»; композиторларыбызның әсәрләре «Моңлы гармун» (Р. Яхин, Н. Дәүли), «Әйт, дускаем, әйт» (С. Садыйкова, Р. Янбулатова), казах халык көе «Уналты кыз»… Пластинкага Г. Сәйфуллинның үзе язган көйләре кертелмәгән, чөнки ул вакытларда үзешчән авторларның көйләрен өнәп бетермиләр, яздырырга бик ашыкмыйлар иде.
Ганс Сәйфуллин күп илләрдә гастрольләрдә булды. 1966 елда ул – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Монголиядә, Туниста; 1978 елда – Италиядә, Мальтада, ә 1994 елда «Сорнай» фольклор ансамбле белән Төркиядә, Венгриядә, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә, Германиядә чыгышлар ясады.
Аның гаиләсе дә музыкаль: хатыны Шәмсенур Нигъмәтҗанова озак еллар төрле ансамбльләрдә биюче булып эшләде. Ә улы Альберт Сәйфуллин Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано классын тәмамлады.
Кирам Сатиев
Рәфкать Гомәров
Рәфкать Гомәров дисәк, «Саз» вокаль ансамбле, «Саз» дисәк, Рәфкать Гомәров күз алдына килеп баса. 1967 елда оешкан бу коллектив Европаның бик күп илләрендә: Румыниядә, Чехословакиядә, Болгариядә, Венгриядә, Германиядә гастрольләрдә булды. Кем әйтмешли, 70 нче еллар «Саз»ның чәчәк аткан чагы иде.
Рәфкать Әхәт улы Гомәров 1942 елның 20 гыйнварында Татарстанның Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа. Ятимлек аны гомере буе эзәрлекли. Башта әтисе фронтта һәлак була, аннары әнисе дөнья куя. Әтисе фронтка киткәндә, Рәфкать әле карында гына була. Шулай да Әхәт абзый әйтеп калдыра: «Малай туачак, Рәфкать исеме кушарсыз», – ди. Кечкенә малай әнисе тәрбиясендә үсә. Әмма озакламый биш яшьлек сабый тома ятим кала. Әнисенең энесе янында тәрбияләнә.
Сагышлы бала яшьли җыр-моңга гашыйк була; күршеләреннән тальян гармун табып, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Ул вакытта татар сәхнәсенең йолдызларына әверелгән мәшһүр баянчыларыбыз Мөхтәр Әхмәдиев һәм Рокыя Ибраһимованың уйнавын пластинкадан тыңлый. Бу ике останың уйнавы яшь Рәфкатьтә сәнгатькә, җыр-моңга ихтирам, мәхәббәт уята.
1956 елда Кара Чишмә авылына концерт белән ул вакыттагы популяр артистларның берсе Әзәл Яһүдин килә. Үзе җырлый, сөйли һәм, әлбәттә, кечкенә аккордеонында да сыздырып җибәрә. Рәфкать әлеге артистны кызыксынып, онытылып, йотылып тыңлый…
Икенче көнне ат җигеп колхоз эшендә эшләүче Рәфкатькә Әзәл ага Яһүдинны күрше авылга – Бәркәтәгә илтеп куярга туры килә. Клуб янында җыелган халык Әзәл агага: «Рәфкатьне укытырга кирәк, ярдәм итсәгез иде», – дип мөрәҗәгать итә. Калганын алар юлда барганда сөйләшеп бетерә. Шушы елны авыл халкы, акча җыеп, Рәфкатьне Казанга укырга озата.
Керү имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Рәфкать Гомәров 1956 елда Казан музыка училищесында укый башлый. Баяны булмау сәбәпле, училище директоры Ильяс Әүхәдиев Рәфкатьне Мөбарәк Батталов укыткан гобой классына тәкъдим итә. Ул анда озак укымый, һөнәр училищесына укырга китә, чөнки анда өч тапкыр бушлай ашаталар һәм киендерәләр. Ә музыка училищесында стипендия дә аз була, гобой да ошап бетми. Һөнәр училищесын тәмамлап, аннан слесарь-җыючы булып чыга егет. Училищеда укыган елларында ук ул «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең М. Горький исемендәге клубына йөри башлый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Баян буенча дәресләрне Виктор Яковлевтан ала. Уку түләүле була. Ләкин Рәфкатьнең ятим икәнен белгәч, укытучысы аннан акча алмый. Егетнең баянда уйнавына тиздән профессиональ җырчылар да игътибар итә башлый.
Бервакыт Рәфкатьнең уйнавын Зифа апа Басыйрова тыңлап тора. Үз янына дәшеп алып сөйләшә дә тиздән аны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә алып килә. Ул вакытта директор М. Боголюбов егетне һөнәр училищесын тәмамлагач филармониягә эшкә килергә чакырып кала. 1958 елда Р. Гомәров филармониядә эшли башлый, аны Әлфия Авзалова бригадасына билгелиләр. Соңрак яшьләр бригадасы оештыралар: җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, нәфис сүз остасы Рафаэль Галиев, баянчы Рәфкать Гомәров… Элекке Советлар Союзы буйлап гастрольләр башлана.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Рәфкать кабат филармониягә эшкә килә.
Бервакыт Уфа шәһәрендәге гастрольдән соң Р. Гомәровка Әлфәрит Солтанов мөрәҗәгать итә (ул заманнарда Әлфәрит Солтанов Башкортстанның иң оста баянчыларыннан берсе була. Аның уйнавын Татарстан радиосы да еш яңгырата иде): «Энем, моңлы да уйныйсың, бармакларың да «йөгерә», ләкин нишләп басларны унисон уйныйсың?» – ди. Музыкаль белеме булмаган Р. Гомәров, чыннан да, сул яктагы аккордларга басмый гына уйный икән. Сәбәбе – мажорны минордан аермау. Алга таба музыкаль грамотасыз эшләү мөмкин булмый, һәм Рәфкать үзенә сүз бирә: укырга. Ул 1967 елда Казан музыка училищесына кабат укырга керә. Бу юлы инде баян классына. «Егерме биш яшьлек күсәк укырга килгән», – дип, Ломоносовтан көлгән кебек, Гомәровтан да көләләр, билгеле. Геннадий Шаронов классында белем алып, ул музыка училищесын 1971 елда тәмамлый. Р. Гомәров 1967 елда «Тасма» җитештерү берләшмәсе клубында «Саз» кызлар вокаль ансамбле оештырган була. Ансамбльне күп тавышка җырлатыр өчен, училищеда баян классында алган белем генә җитми. Шуңа күрә Рәфкать 1971 елда Казан дәүләт мәдәният институтының культурология факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, клубта ансамбль белән эшләвен дәвам итә, бер үк вакытта шул клубта директор вазифасын да башкара. Ансамбльгә кызларны мәктәпләрдән, һөнәр училищеларыннан җыя. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Венера Ганиева, нәфис сүз остасы, пародияче, җырчы Алмаз Хәмзин кебек талант ияләре сәхнәдәге беренче адымнарын Р. Гомәровның «Саз» ансамблендә ясый. Ул гына да түгел, унбишләп вокаль ансамбльнең булачак җитәкчеләре дә Гомәров мәктәбен уза.
Рәфкать Гомәров берничә чит илдә булып кайта. 1959 елда ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары белән Вьетнамда, Кытайда һәм Кореяда гастрольләрдә була. Концертлар зур-зур стадионнарда уза, халык бик яратып тыңлый, чөнки аларның музыкасы да пентатоникага нигезләнгән. Татарстан артистларын ул вакытта шулкадәр җылы каршылыйлар: Пекиннан Ханойга очарга Хо Ши Мин хәтта үзенең шәхси самолётын бирә. Вьетнам халкы татар артистларын чәчәкләргә, алкышларга күмә…
«Саз» ансамбле җырлаган барлык җырларны Р. Гомәров үзе эшкәртә. Ә инде аның үзе язган җырлары бүген дә яратып башкарыла.
Кирам Сатиев
Рәгъде Халитов
Рәгъде Халитовның иҗат эшчәнлегенә багышланган әлеге язманы халкыбызның «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкале бе– лән башлыйсы килә. Чөнки без бүген галим, укытучы-музыкант, җәмәгать эшлеклесе, оста оештыручы булып танылган Рәгъде Халитовны хөрмәт вә ихтирам итәбез икән, моның төп сәбәбе аның тырышлыгы, кешелеклелеге кебек күркәм сыйфатларында булуы бәхәссез. Шунысы да мәгълүм булсын: бу язманың максаты Рәгъде Халитовны күкләргә чөеп мактау түгел, ә бәлки аның балачактан ук килгән омтылышка ия булуы, кечкенәдән үк хыялланып, аны тормышка ашыру юлларын табып, морадына ирешүен башкаларга үрнәк итеп күрсәтәсе килүдән гыйбарәт. Кайберәүләргә тормышта бөтен нәрсә балачактан ук бик җиңел бирелә. Әмма җиңел бирелгән уңышлар еш кына бәрәкәтсез, кадерсез була.
Р. Халитов 1942 елның 17 февралендә Әгерҗедә туа. Өч яшендә гармунда көйләр чыгарып, ачылып җитмәгән тел белән үзе уйлап тапкан сүзләргә җырлар җырлый башлый. Әтисенең: «Уйна әле, улым, кунак абыйларың ишетсен», – дип, гармун уйнарга кушкан чагы аның хәтерендә нык уелып калган.
«Дүрт яшемдә балалар бакчасына йөри башладым. Бу вакытта анда музыка уен коралларында уйный белүче юк иде. Бакча мөдире Бәһәр апа, минем гармун уйнаганымны белгәч, Кыш бабай бәйрәмнәрендә уйнарга гармуным белән килергә куша иде», – дип искә ала Рәгъде.
Бу вакытларда Әгерҗе радиосы айга бер-ике тапкыр һәвәскәрләр катнашында концертлар оештыра. Шундый тапшыруларга бакча балаларын да чакыралар, Рәгъде дә шул концертларда гармунда уйный.
1949 елда, җиде яше тулгач, Рәгъде 1 нче класска укырга керә. Укытучы Заһидә апа көннәрнең берендә: «Рәгъде, Октябрь бәйрәменә әзерләнә башлыйбыз, син гармуныңны алып кил әле», – дип, малайны дәрес вакытында өенә кайтарып җибәрә. «Икешәр-өчәр параллель класслар булган мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәр мине шатландыра иде, – ди Рәгъде. – Рәхәтләнеп гармунда уйнап, классташларымның җырлауларына, биюләренә ярдәм итә идем. Күп көннәрдә мәктәпкә барганда минем бер кулымда – чүпрәктән теккән букча, икенчесендә гармун иде. Гармунымның яңгыр, кар асларында калган көннәре дә еш булды.
1955 елның көзендә әниемнең энесе Мөбарәкҗан абый армиядән кайтып, Әгерҗегә эшкә урнаша. Көннәрнең берендә Мөбарәкҗан абый кечерәк баян сатып ала һәм зур теләк белән уйнарга өйрәнергә тырыша. Шактый гына көннәр үтә, ләкин нәтиҗәсез. Көн саен сәгатьләр буе баянны кулыннан төшермәсә дә, бер көйне дә башыннан ахырына чаклы шома итеп уйнап чыга алмый. Ләкин баянын бер кеше кулына да бирми, эшкә киткән вакытта баян савытын (футлярын) ачкыч белән бикләп куя иде. Ул баянда уйнаганда, мин читтән генә күзәтеп, йә дәрес әзерләп утырам, йә итегемә олтан салам, йә нәрсә булса да ясыйм. Әмма күңелемдә һаман баянда уйнарга өйрәнү теләге иде. Ләкин ничек кенә җаен табарга? Теләк булганда җай табыла икән ул. Хәзер мин Мөбарәкҗан абыйның иртән эшкә киткәнен көтеп торам да баян футлярын үзем ясаган ачкыч белән ачам, бер-ике сәгать баянда уйныйм да кире бикләп куям.
Мөбарәкҗан абый шулай көннәрнең берендә, гадәттәгечә, бер көйнең ахырына җитә алмыйча тирләп утырганда, мин, түзә алмыйча, баян төймәләренең кайсыларына басарга кирәклеген күрсәттем. Ул шунда: «Мә әле, башыннан ук уйнап күрсәт», – дип, баянның каешларын минем җилкәмә элеп куйды. Миңа шул гына кирәк тә. Мин, баянның мехын киң итеп сузып, «урлашып» кына өйрәнгән көйләрне берсе артыннан икенчесен ярсый-ярсый уйнадым. Уйнап бетергәч, үзе югында баянын алуны сизде, ахры, дигән шик белән гармунны абый алдына куйдым да ишегалдына чыгып йөгердем. Ул баянны рөхсәтсез алганны сизде, ләкин ачуланмады, киресенчә, моннан соң аны бервакытта да бикләмәде…»
9 нчы класста укыганда, Рәгъдегә баян алып бирәләр, һәм шул вакыттан бирле инде ул сәхнәләрдә баянда гына уйнап чыгышлар ясый. Кулда баян булгач, аны баянда уйнау осталары тирәнтен кызыксындыра башлый. Радиодан еш кына чыгыш ясаган баянчылар белән якыннан танышасы килә, алар кебек оста итеп уйнауны үз алдына максат итеп куя. Уфа, Казан радиосыннан тапшырылган концерт программаларын зур кызыксыну белән иртәле-кичле тыңлый. Аннан соң, шушы осталарга охшатып уйнап, берничә сәгать буе баянны кулдан төшермичә шөгыльләнә. Бәхти Гайсин, Таһир Кәримов, Мөхтәр Кәримов, Мөхтәр Әхмәдиев, Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов һәм Рәис Сафиуллиннарның иҗатлары белән якыннан таныша. «Миңа Рәис Сафиуллинның уйнавы аеруча ошый иде, – дип сөйли Рәгъде. – 1959 елда 10 нчы классны тәмамлагач, эшкә керү нияте белән Казанга килдем. Күңелемдә – һаман да шул Рәис абый белән очрашу минутларын якынайту. Адресы буенча өенә бардым. Ишекләрен кактым, барып керсәм, кечкенә генә бер бүлмә, шул бүлмәнең бәләкәйлеген күргәч аптырап киттем. Рәис Сафиуллин сез буласызмы, дип, икеләнеп сорау бирдем. Мин булам, әйдә, уз, энем, уз, дип, ул мине карават кырыенда торган урындыкка утыртты, исем-фамилиямне, каян килүемне сорады. Мин аңа җыр-музыка укытучым Фрид Абдуллович язган хатны тапшырдым. Ул укып чыкты да мәктәбебезнең җыр укытучысы Рәхмәтуллин абый турында матур-матур сүзләр әйтте. «Син дә, Фрид кебек, музыка яратасың икән, – диде. – Ә кайда укырга ниятләп килдең?» – дип сорады. Мин аңа эшкә урнашырга теләгем барлыгын әйттем. Мин баянда уйнап күрсәткәннән соң, Рәис абый, елмаеп: «Энем, синнән менә дигән баянчы чыга, шөгыльләнүеңне генә ташлама. Мин сиңа ярдәм итәрмен», – диде. Тиздән мин төзелешкә эшкә урнаштым, буяучы-шомартучы булып эшләдем. Ел буе атнага ике-өч тапкыр Рәис Сафиуллинның кечкенә генә, ләкин һәрвакыт җылы, якты, кунакчыл фатирына баянда өйрәнергә йөрдем. Фатирлары бик кысан булса да, Рәис абыйның хатыны Мөһимә апа мине һәрвакыт якты йөз белән каршы ала һәм озатып кала торган иде. Рәис абый, миңа баян өчен махсус эшләнгән әсәрләрне башкару серләрен өйрәтү белән беррәттән, Г. Камал исемендәге академия театрында барган кайбер спектакльләрдә баянчы итеп катнаштыру чараларын да күрде. Ул мине шушы елда данлыклы театр сәхнәсендә барган барлык спектакльләрнең музыкасы белән таныштырды. Ике айлык җәйге гастрольгә алмашчы баянчы итеп әзерләде һәм үзе белән алып чыкты. Мин анда милләтебезнең бөек артистлары Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков, Хәким Сәлимҗанов, Фоат Халитов, Касыйм Шамильский, Фатыйма Ильская, Вера Минкина, Рауза Хәйретдинова һәм башка бик күп артистлар белән аралаштым. Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Беренче мәхәббәт» спектакле шул җәйдә Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Октябрьский шәһәрләрендә һәм районнарында илледән артык сәхнәдә күрсәтелде һәм анда спектакльләрнең музыкаль бизәлешен мин җиренә җиткереп башкарырга тырыша идем».
1960 елның июнь аенда «Казан дәүләт педагогия институтында музыка факультеты ачыла» дигән хәбәр тарала. Рәгъде, шул хакта белешергә дип, кабул итү комиссиясенә юл тота, һәм шуннан башлап аның язмышы әлеге югары уку йорты белән бәйләнгән.
Ул, музыка факультетында мәшһүр укытучы-баянчы В. Плетнёв классында белем алып, республикабызның күренекле җырчылары белән концертларда чыгышлар ясап таныла. Рәгъденең педагогик эшчәнлеге турында, әлбәттә, бик күп сөйләргә була. Чөнки күп дистә еллар дәверендә ул йөзләгән яшүсмерне, шул исәптән авыл яшьләрен дә баянда уйнарга өйрәтә. Аның шәкертләрен республикабызның барлык төбәкләрендә, Идел-Урал буе шәһәрләрендә, авылларында очратырга була, һәм бу очрашулар, гадәттә, бәйрәм төсен ала: күпме истәлекләр, хатирәләр, сораулар, җаваплар…
Рәгъдене мин күпкырлы баянчы дип әйтер идем. Миңа, аның белән бергә сәхнәләрдә 40 елдан артык чыгыш ясаган кешегә, Рәгъде хакында шулай дип һич шикләнмичә әйтергә буладыр, чөнки бик күп тапкыр баянда аның соло уйнаганын ишеткәнем бар. Ә инде аңа кушылып җырлаганда, ул бөтенләй икенче Рәгъдегә әйләнә: сине тыңлап, сиңа комачауламыйча уйный, булыша. Баянчының бу сыйфатларга ия булуы бик мөһим. Аккомпаниаторлар белән үзара ниндидер аңлашу булмаса, ул инде җырлау түгел, ул – кәефсезләнү, канәгатьсезләнү. Рәгъденең баянчы буларак иң күркәм, миңа ошаган гадәте дип әйтимме инде, әллә холкымы – ул бервакытта да репетициядән баш тартмас. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында баянын алып, синең белән сәгатьләр буе җырларны кабат-кабат уйнарга әзер. Уйнаган саен, яңа бизәкләр табыла, кабатлаган саен, җырның гүзәллеге ачыла бара.
Рәгъденең тагын бер күркәм сыйфаты – ул җырчы фикере белән исәпләшә белә, үзен җырчыдан өстен куймый. Син теләгәнчә уйнарга тырыша. Бу шулай ук бик мөһим. Әлеге сыйфатлары аның ни дәрәҗәдә үз профессиясенә тугрылыклы, гашыйк булуы турында сөйли.
Рафаэль Ильясов
Флёра Хөрмәтова
Яшел әрәмәләр, болыннар арасында күмелеп утырган бер авылда 1942 елның 1 июнендә бер кыз бала дөньяга килә. Әнисе аны сөеп, иркәләп кенә үстерә, чөнки ул төпчек бала бит, җиденче бала. Флёра үзе бик зирәк, чая булып үсә. Кич чишмә буйларында су челтерәп акканын, зәңгәр күктә тургайлар сайравын тыңларга ярата. Тын кичләрдә моңланып, сандугачлар сайравыннан күңеленә илһам ала. Күңеленнән генә үзе дә «сандугач йә тургай булсаң икән» дип уйлап куя. Әнә абыйлары гармунда шундый шәп уйный. Ә аның шул гармунны тотып карыйсы, рәхәтләнеп тарткалап утырасы килә.
Шулай бервакыт җай да чыга кызыкайга, өйдә беркем дә калмаганда, гармунны алып, теләгәнчә тарта-суза, бакаларына баскалый. Көй чык– маса да, бик канәгать кала ул. Менә шуннан бирле өйдә кеше калмавын гына көтеп тора башлый Флёра. Гармун кулына эләккән саен, «барыбер уйнарга өйрәнәчәкмен, абыйларымны да уздырырмын әле» дигән уй белән яна. Уйнарга өйрәнеп утырганда, шулай бервакытны абыйсы кайтып керә дә орышып ташлый: «Гармун уйнау кызлар эше түгел, чигү чигәргә өйрән», – ди. Гармун «җене» кагылган Флёраны инде бу вакытта беркем дә яраткан шөгыленнән туктата алмый, ул берничә көйне «чыгара» башлаган була. Абыйсы ачуланганга гына карап, «репетицияләрне» туктатмый, торган саен яхшырак уйный.
…Октябрь бәйрәменә авылга Әгерҗедән, Ижаудан һәм башка төбәк– ләрдән кунаклар күп кайта. Халык кич белән клубка агыла, анда һәр ел– ны бу көнне концерт булмый калмый. Менә шул концертта 1 нче сыйныф укучысы Флёра Хөрмәтова гармунда уйнап җибәргәч, бөтен авыл хал– кы аһ итә. Флёра уйный, ә күрше кызы Җәвирә аңа кушылып җырлый.
Авылда гармунчы кыз дигән даны тарала аның. Өйдә дә хәзер ул гармунны курыкмыйча кулына ала, абыйлары да сүз әйтми. «Бөтен Әгерҗе районында иң оста гармунчы шулдыр», – дип, күрше авылларда да сөйли башлыйлар аның турында.
«Үсеп җиткәч, музыкант булачакмын». Флёра бу турыда хыялланырга ярата да соң. Үзен зур сәхнәдә күз алдына китерсә, йөрәге кысылып куя… Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, диләр бит. 8 нче сыйныфта укыганда, армиядән абыйсы баян алып кайта. Бу инде гармун гына түгел, уйнау мөмкинлекләре күпкә артык. Ул тиз арада баянны үзләштереп уйный да башлый.
Шулай көзен бәрәңге алганда, көпә-көндез, урамны яңгыратып баян тавышы ишетелә. Халык урамга йөгереп чыкса, анда бер төркем кешеләр машинага утырган да, авыл буйлап йөри, ә бер апа баянда өздереп уйный. Флёра исе китеп карап тора. Авылга артистлар килгән икән. Ә баянда уйнаучысы Рокыя Ибраһимова булып чыга. «Гармунда уйнау кызлар эше түгел» диючеләргә менә шуннан соң Флёра курыкмыйча җавап бирә: «Әнә Рокыя апаны күрдегезме?!» Атаклы баянчы белән очрашу сәнгатькә гашыйк кызның күңелендә йөрткән хыялларына канат куя, ул инде «баянчы булачакмын» дип кистереп әйтә, аңа каршы сүз әйтергә базучы табылмый.
…Мәктәпне тәмамлагач, ак өметләрен канат итеп, Флёра Лениногорскига музыка-педагогия училищесына юл тота. Хор-дирижёрлык бүлегенә укырга керә. Ә янында һәрвакыт якын «сердәше» – баяны була. Кая барса да, баянда өздерә, моң белән тәмам сихерләнгән кыз бала шулай итеп зур тормыш юлына аяк баса. Училищены тәмамлагач, аны Можга шәһәрендәге музыка мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ә Флёраның тагын да укыйсы, белемен күтәрәсе килә. Казан дәүләт мәдәният институтына бара ул, биредә халык уен кораллары бүлеген сайлый һәм тырышып укый башлый. Казан сәнгать дөньясының серләрен аңларга өйрәтә аны. Яраткан баян укытучысы, халык уен кораллары кафедрасы мөдире, доцент Әнвәр Әминевкә аеруча рәхмәтле ул.
Күренекле музыкантлар, җырчылар белән очрашулар аңа зур йогынты ясый, һөнәрен үзләштерүдә көч бирә. Концертларда күренекле җырчыларга уйнарга да күп тапкырлар чакыралар Флёраны. Зифа Басыйрова белән гастрольләрдә йөреп кайта. Адашы Флюра Сөләймановага да аккомпаниатор була…
…Студент еллары тәмле төш сыман тиз уза. Инде профессиональ музыкант Флёра Хөрмәтова Чаллы шәһәренә эшкә кайта. КамАЗ төзелә башлаган еллар. Романтика. «Энергетик» Мәдәният сарае каршында ул халык уен кораллары оркестрын оештыру бурычын куя, бөтен көчен шу– ңа җигә. Тулай тораклар буйлап йөреп, баян, гармун, курай, мандолина, кубыз кебек уен коралларында уйный белүче яшьләрне җыеп, репе– тицияләр үткәрә башлый. Бу яшь коллектив төзелешләрдә, завод цехларында концертлар бирә, тиз таныла. Репертуарда күпчелек халык көйлә– ре, композиторларыбызның әсәрләре була. Моның белән генә канәгатьләнми Флёра, төрле көйләрне үзе эшкәртә, оркестрына яраклаштыра. Коллективның даны еракларга тарала, хәтта аны Мәскәүгә телевидениегә чакыралар. 1979 елда ул җитәкләгән халык уен кораллары оркестрына «халык оркестры» дигән мактаулы исем бирелә. Ә тальян, хромка, баян Флёра өчен барыннан да кадерле булып кала бирә. Зур баяннарда уйнау авыррак булгач, ул Тулага баян ясау фабрикасына китә, үзе өчен махсус баян ясатып алмакчы була. Дүрт ел көтә ул үз баянын, ниһаять, алтынчы тапкыр баруында бердәнбер данәдә ясалган баянны кулына ала.
Оркестрда эшләү дәверендә Флёра күп язмышлар белән очраша, күпләргә үзе музыка серләрен ачарга өйрәтә. Оркестр төрле фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, күп тапкырлар беренче урынны ала. «Кеше ышанмас, икенче урынны алган юк», – ди Флёра үзе. Остаз буларак та ул хөрмәткә лаек кеше, баянчы Рөстәм Хәйруллин – аның мәктәбендә чыныгу алган оста.
Флёра Хөрмәтова – тынгысыз җан, татар балаларын җыеп, яңа ансамбль туплый. Күңелендә яткан музыкаль сәләт дигән чишмәләрне табып, дөньяга чыгарасы килә, үзенең балачагын искә төшерә дә шушы изге эшне башлап җибәрүенә янә бер кат сөенә…
Гармун… Баян… Әнә шул уен коралларын кулына алган саен, хыялы тормышка ашканны уйлый да бәхетле саный ул үзен. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге конкурс лауреаты Флёра Хөрмәтова – татар сәнгатенең якты йолдызы ул.
Мирһади Разов
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?