Электронная библиотека » Лирон Хамидуллин » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Буранлы төндә"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Лирон Хамидуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
УРАК ӨСТЕНДӘ

Без өскә, Даяннар өй түбәсенең иң сыртына менеп атланганбыз да төрле юк-бар сөйләнгәләп, серләшеп утырабыз.

Аста, ишегалдында, дөрләп, учак яна. Даян белән икәүләп ындыр артында дәү капчык сөйрәп йөреп җыйган кизәгебез күңелгә хуш килеп, өскә таба сыек ак төтен бөркеп утыра.

Бүген дә кизәк җыеп кайтармаган булсак, Хәйриҗамал апа безне тиргәр, рәхәтләнеп түбә кыегында гәпләшеп утырырга ирек куймас иде. Бүген безнең күңелләр тыныч. Җитмәсә, Даян булып Даянның мине дус күреп, анда-санда ияртеп йөрүенә, хәтта иртәгә абыйсы янына алып барачагына шулчаклы куанганмын. Әле кичә генә юылып, ал чугы белән алкып торган, берәүне дә кагылдырмаган «испанка»мны да, киеп торырга гына дип, Даянга бирдем.

Хәйриҗамал апа ишегалдында кайнаша. Әле өйгә кереп чыга, әле базга төшеп китә дә олы коштабагына катык тутырып чыга, үзе сөйләнә:

– Абыең чабып кайтып та җитәр. Ашарга бер дә түземсез ул. Булышмыйсың да, ичмасам…

Даян, әнисенең зарын ишетсә дә, урыныннан кузгалмый. Чөнки ул белә:

– Эшем кешесе төсле аяк астында чуалма әле,– дип, анасы аны тиз ара куып та җибәрәчәк. Бик кырыс апа ул. Эшне кызу тотучан.

Әнисе өйдә чакта, Даян бер эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өлгерми кала. Нәрсәгә генә тотынмасын, шундук Хәйриҗамал апа да килеп ябыша һәм эшне үзе төгәлләп тә куя, тик Даянны гына уеныннан кузгаткан була иде.

Хәзер дә әнә учак-казан эшләрен бетерде дә һәр көн култыгына кыстырып кайткан, читән-чыбыкка элеп киптерелгән печәннәренә барып ябышты, ястык чыгарып куйгандагыча, аларны күпертеп-күпертеп әйләндерә башлады. Үзе, догалап:

– Бер Аллам, сугыш афәтләреңне тизрәк бетер, Аллам. Иншалла, без ашлы, сулы, рәхимең белән сөтле дә булырбыз. Баш очларында түбәләре, куышлары булмаганнарга мәрхәмәтле бул… Мине Тимергалиемнән аерма, бер Аллам… – дип укына-укына йөри иде.

Даянның Тимергали абые, башкалар күптән сугышка китеп беткән булса да, әле һаман, иртә таңнан караңгы төшкәнче, кырда бодай урдыра.

Әле бүген генә без көндезге аш алып баргач, Даян аңардан:

– Шушы җирне төгәлләгәч, ни эшлисез инде? – дип сорады.

– Арпага төшәбез,– диде абыйсы.

– Ә аннан?

– Аннан, сугышка китеп бармасам, Иске Карбызлык өстендәге тарыга төшәбез.

– Син сугышка китсәң, машинаңда кем калыр? – диде Даян. Аның бөтен «Батрак» колхозына гына түгел, абыйсы әйтмешли, бөтен районга бер булган үзе көлтә салучы ургычны башка берәүгә дә бирдерәсе килми иде. – Үзем бар эшеңә өйрәнәм, абый. Машинист итеп мине калдыр,– дип ялварды Даян бүген дә. Әмма аңа машинист булырга иртәдер шул әле. Тимергали ага аңа: «Башта беләк буыныңны катыр… Юкса көчең җитмәс»,– диде.

Энә карагыныкы төсле юка, озын канатларын җилпеп, ике-өч эшне берьюлы башкаручы бу машинаның катлаулылыгын Даянның абыйсы үзе генә беләдер шул. Шушы сынаулы, авыр көннәрдә үзенә нинди бурыч йөкләнгәнлеген үзе генә аңлыйдыр.

Колхоз председателе Рәхим абый беркөн шулай Тимергали абыйны чакырткан да:

– Энем, тиздән урак өсте башлана. Иген мул. Кеше юк. Бөтен ышаныч – бер комбайн белән шул синең яңа машинаңда. Тырыш,– дигән.

Икенче бер көнне исә:

– Болай гына булмас, энем. Сугышка китеп баруың бар. Синең машинаны районда исәпкә алмыйлар… Эштән туктамый гына, кемне дә булса үз урыныңа өйрәт инде. Бу – сиңа ил наказы. Төнен йокламасаң да – урыныңа кеше булсын,– дигән. Рәис бу сүзләрне абыйсына әйткәндә, Даян да шунда була. Шул көннән бирле инде ул абыйсының лобогрейкасына утырырга хыяллана иде.

– Аннары, Әнәс, мин сине дә өйрәтермен. Син бераз үсә төшкәч,– дип, ул мине дә ышандырып куйды инде… Тимергали абый гына һаман эшне суза. Даян беркөн бик борчылып, сер итеп кенә әйтә: «Абыйның лобогрейкасына Гәүһәрне утыртып йөргәнен күргәннәр. Нишләп икән?» – ди. Мин каян белим, дидем.

Бүген атна кич. Тимергали абый, өс-баш киемнәрен алмаштырып, юынып китәр өчен, авылга кайтачак. Моны Хәйриҗамал апа да, Даян белән без дә түземсезләнеп көтәбез.

– Мунчада инеш суың җитүме? – ди ана, борчылып.

– Җитү, җитү, әни. Өч көянтә менгездек,– диде Даян.

Без берара сүзсез генә бая, инеш буена төшкәндә, колхоз бакчасыннан чәлдереп менгән кишерләрне кимереп утырабыз. Хәйриҗамал апа кишер чәйнәгәнне ишетмәсен дип, авызны томалый-томалый гына кимерәбез. Үзебез, башны калкыткалап, урактан кайтучыларның ерак тау итәгеннән төшә башлавын күзәтәбез… Тимергали абыйлар арбасының таудан күренүенә беренче булып сөенче алачакбыз.

Менә олы, кызгылт кояш та, йомшак болытларга чумып, Комлы Тау өстенә төшеп ятты. Тик Тимергали абыйлар гына һаман күренмиләр иде…

Тимергали абый соң гына кайтты. Караңгы төшкәч, без инде, өй кыегын калдырып, сүнеп баручы учак янына елышкан идек. Ул берүзе генә түгел иде. Аның белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче күрше авыл егете дә кайткан иде. Хәйриҗамал апа аптырап калды.

– Балам!.. Нишләп алай… бик соң?

Тимергали абый, аны тынычландырырга уйлап, йомшак кына:

– Хафаланма, әнкәй… – диде. – Менә кордашлар артыннан армиягә китүем… Хәмит станцага озатачак…

Хәйриҗамал апа улының болай көтмәстән китүенә әле ышанмады, ахрысы.

– Ничек алай… Председатель Рәхим бит, урак беткәнче торырсың, дигән… Колхозга кирәксең, дигән…

– Әнкәй, юл хәстәрләрен карыйк,– диде Тимергали абый. Аннары: – Сугышка да без кирәк,– дип өстәп куйды.

Ул, инде керләнеп майга баткан киемнәрен салып, үзенең иң яраткан, киң иңенә, таза беләкләренә ятып торган шакмаклы зәңгәр күлмәген киеп алган да: «Шушы кием алыштыру дип кенә кайтылды бит. Югыйсә басудан гына китәсе калган,– дип пышылдады озата кайткан иптәшенә. – Әй, юк, юк, алай һич ярамас иде. Әнием белән, энем белән саубуллашмыйча…»

Тимергали, киенә-киенә үзалдына сөйләнгәндәй: «Әнкәй сау булсын… Теләктә торсын дип, ничек ят кешеләргә әйтеп китәсең?.. Станцага барып кайту гына түгел бит ул… Сугышка китү… Ничек инде әниеңнең соңгы теләкләрен, соңгы сүзен тыңламыйча чыгып китеп була?»

– Иртәрәк кайтып булмадымыни соң, балам?

– Башлаган җирне төгәллик дидек, әни. Җылама…

Тимергали абый өскә табарак ымлауга, аның белән кайткан егет, тиз генә үрелеп, сәндерәдән иске чемоданны алды. Яңгырлы, суык кайбер көннәрдә Даян белән икәү без ул сәндерәгә менеп уйный торган идек. Элек анда ул чемодан бер дә күренмәде. Мөгаен, аны Тимергали абый соңгы вакытларда гына берәрсеннән алып кайтарып куйган булгандыр.

Даян да, аны-моны сөйләнеп тормыйча, абыйсы кушкан йомышларны үтәп, аның тирәсендә чуала. Мин ишек янәшәсендәге сәке башында чыгып китсәм дә, китмәсәм дә яхшы түгел дигән уйларга чумып утырам. Даян башында минем «испанкам». Ул аны, әле кайсы көнне генә авыл аша үткән солдатларга килештерергә тырышып, маңгаена кырын салган. «Эх, абый мине дә үзе белән алып китсә икән. Җирән дуңгызларга бирер идем кирәкләрен»,– дип хыяллана булыр.

Хәйриҗамал апа да исенә килде: Тимергалиен ачыктырмас өчен, бар булган йомырка-майларын да, куе сөтен дә, ашыгып-ашыгып, нәрсә кул астына туры килсә, шуңа тутыра башлады. Йон оек эзләп, чормага менеп төшәселәре дә бар икән ләбаса!..

– Даян, чормага мен. Яз көне генә бәйләгән ике оекбашны абыеңа алып төш! – дип әмер бирде.

Тимергали абый тизрәк җыенып, саубуллашып китәргә ашкына кебек күренде. Ул әледән-әле:

– Әнкәй, бусы кирәкмәс.

– Әнкәй, җитәр инде.

– Әнкәй, борчылма. Себергә китмим лә, бары да булыр, ач-ялангач сугыштырмаслар,– дип кабатлап тора иде.

Саубуллашырга дип, картлар, хатын-кызлар җыелып өлгерде.

Тимергали анасының ике кулын дәү учына алды:

– Әнкәй, җылама. Кайгырма. Җиңәрбез, сау-исән кайтырбыз, ышанып тор. Сиңа юанычка әле Даян браток кала… Хатны еш язармын. Көттермәм… Авылдашларым, сезне дә исән-имин кайтып күрергә насыйп булсын. Сау-сәламәт булыгыз! – диде. Аннары озата баручы егеткә таба борылып өстәде: – Юлга чыксак та ярар. Әле барасы – хәтсез. Станцага таңда гына җитәрбез…

Авыл картлары якынрак килеп, кул бирешеп саубуллаштылар. Алар теләкләр теләгән арада, Тимергали, хатын-кызлар янына барып, һәркайсы белән аерым-аерым саубуллашты да:

– Ирләрегезне күрсәм, сәлам әйтермен,– дип сөйләнә-сөйләнә, ачык капка алдында торган тарантаска таба атлады.

Ниһаять, тарантас кузгалып китте. Югары очтан гармун күтәреп төшкән бер малай, Даянның классташы, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп тартып караган булды. Мөгаен, әле ул да абыйсы сугышка киткәч кенә уйнарга өйрәнә башлаган булгандыр.

Өйләренә таралышканда, авыл картларының үзара сөйләшкәне Әнәскә бик кызык тоелды.

– Киң күкрәкле. Непремен матрос итәрләр,– диде берсе. Икенчесе аңа каршы төште:

– Шаярма, яшьти. Безнең артинирист халкына да куәт кирәк. Анда, Галяцин баткакларында, тупны ат кына тарта алмый. Артинирист булыр, Галәви бабасыннан бер дә калышмас,– диде.

Озату мәшәкате белән ишегалдындагы учак та онытылган, сүнгән. Ишегалды кап-караңгы булып калган иде. Хәйриҗамал апа күрше карчыклары белән җил капка аръягына чыгып баскан да, яулык читен авызына кабып, тып-тын тора. Калтыраныбрак торган куллары гына, бер яктан Даянны, икенче яктан мине кочып, чәчләребезне сыйпый иде.

Авыл өстенә, очлаеп-очлаеп, ятимләнеп калган йортлар өстенә куе караңгылык ябырылган. Фәкать аргы очта гына кемнәрнеңдер, чаткы-ут сибә-сибә, күршеләрдән учак кабызгылыгы алып чыгулары күренеп калды.

Әйе, учакны сүндерергә, авылны кабызгылыксыз калдырырга ярамый, иртәгә дә әле учак уты кирәк булачак…

ОЧАР КОШЛАР ШАҺИТ
I

Ничәмә еллар буе инде ул авылдашлары өчен үз кеше һәм гадәти бер күренеш булып яшәде. Яз җилләре исеп, карлар эри башлауга, ул озын чыбыркысын сөйрәп, урамнарга килеп чыгар. Уң ягына бераз гына иңкәя төшеп, «язны алып килдем бит, малайлар» дигәндәй, як-ягына кинәнүле караш ташлап, авыл буйлап озак кына йөренә. Әйтерсең лә ул капка асларыннан өреп калучы усал этләрне, ишегалларында яз җылысына йокымсырап, ялкау гына күшәп ятучы сыерларны барлап чыга иде. Бу аның, бәлки, үз авылы Фуньковода калыргамы яисә читкә, сыйлырак урынга сугылыргамы дип, уйланып, авыл әйләнүе булгандыр. Бәлки, Иохим поп утарында кыш буе ябулы ятып, ялыгып исәнгерәгәч, котылыр көннәр җитүгә шатлануы, иркенлек рәхәтләрен тоеп йөрүе булгандыр… Ул берәүгә дә катнашмаган кебек үк, аңарга катнашып, киңәшеп йөрүчеләр дә Фуньковода бик аз. Авылдашлары белә-белгән көннән алып, Митәй һаман ялгызы. Иртә яз айларыннан алып тирә-юньгә сафлык, муллык алып килүче беренче кырпак кар төшкәнчегә кадәр, ул яланда, көтүдә була. Кыш айларында, әле мәрхүмә әнисе исән-сау чактан ук, ул Иохим поп утарының бер почмагында яши. Әнисе булуын да ул анык кына әйтә алмас иде. Инеш буенда йөгерешкән каз бәбкәләредәй, Митәйнең үзенең дә бәбкә генә чагында анасы белән шул инеш буенда каз канатлары җыюлары гына хәтер очында эленеп калган. Чират буенча ашарга кергәч, берәр хатын-кыз:

– Митя, әниең Анфисаны хәтерлимсең? – дисә, ул:

– Әйе, без аның белән инеш буенда каз көтә идек,– ди торган иде.

Бәлки, аның, чынлап та, ул көннәрне истә тотуы, онытмавыдыр, ә бәлки, ул фәкать кеше сөйләгәнне генә кабатлагандыр. Үзенең ничә яшьтә булуын да анык кына белми ул. Берәү аңа син минем абый белән бер елгы бит дисә, ул шуны кабатлый. Икенче төрле әйтсәләр, шундук аларныкын хуплый иде.

Иохим поп куылып, аның утарына күмәк мал урнашканнан бирле, ул, кыш айларында колхозда исәпләнеп, колхоз маллары тирәсендә кайнаша торган булды. Суын, саламын китереп, көйләбрәк эшләтә белгәненең бар булган эшен эшләп, ачуын чыгарсалар үртәлеп, ферма хатын-кызларын туздырып та алгалап, һаман шул тирәдә йөренә, туклана иде.

Сайрар кошлары, рәхимле кояшы, иркен сахралары белән сагындырып килгән җәй айларына инде ул нинди дә булса көтү алган була. Баштарак ул, бик ияләшеп, теләп, колхоз малларын да көтте. Соңра колхоз көтүеннән күңеле кайтуны ни дип тә аңлату кыен. Колхоз үзе аны, төрле хайванның җаен, телен белеп йөри ул дип, бик хуп күрсә дә, Митәй ул эшкә кабат бармады. Бәлки, аны, ялыктыргыч бертөрле аштан үзгә буларак, йорт саен йөреп ашау тарткандыр. Ни әйтсәң дә, чиратта аш сыйлырак, кунуы күңеллерәк була иде шул.

Җир йөзендәге бик күп авыллар рәтендә, урман, баткаклыклар арасына посып утырган Фуньковода да һәр туасы көн көтү чыгудан башланыр, көтү кайткач бетәр иде. Әгәр дә берәр көнне Фуньково урамнарыннан тавышы белән таң ярып Митәй үтмәсә, ул авыл өстенә гомердә дә кояш чыкмас, көн тумас төсле иде. Авыл балаларының ничәмә буыны: «Әнә Митәй дә кайтты. Хәзер үк йокламасаң, күз йоммасаң, алыр да китәр»,– диюләрне ишетеп, шуңардан кич булуын белеп үскән иде.

II

Авылның яше-карты ямьле яз килүенә сокланып, «троица» бәйрәмен яшел урман алдында чәчкә таҗлар киеп, биешеп, җырлашып уздырып та өлгермәделәр, авыл буйлап елаш-сыкташ китте.

– Герман сугыш башлаган!..

– Немец безнең өскә килә…

Митәйнең авылдашлары сугышка китеп бетте. Соңгы елларда, чират җитү белән, Митяны ничек сыйларга, ничек җылырак урынга яткырырга белми кадер күрсәткән Марийка, Оленкалар хәзер аның көтүдән кайтканын да абайламый, һәркемдә сугыш кайгысы иде. Хатын-кызның, бала-чаганың ятимлеге Митәйне дә борчый – аның болай да ялгыз күңелен бөтенләй ятимләтеп ташлады.

Август айларында Иохим утары да бушап калды. Колхоз малын, дошманга калмасын дип, куып алып киттеләр. Митәй көтүе дә көн саен кими барды. Болай да әллә ни җанлылык белән аерылып тормаган Фуньково урамнары Рождество алды атнасыдай бушап, тынып калды.

Менә авыл өстеннән, җир тетрәтеп, авыр гүләп, зур кара тәре ябыштырылган «кара кошлар» да очыша башлады. Туп авазлары да, баштарак таң алларында гына ишетелгән кебек булса да, бик тиз арада урман артында ук гөпелдәргә кереште. Шул көннәрдә Митәй дә яраткан көтүеннән аерылды. Яшереп, чабуга бәйләп кенә тотардай берничә баш малы калган әсир авыл өчен Митәйнең бердәнбер һөнәре үзенең хаҗәтен югалткан иде.

Сугыш турыдан-туры Фуньково урамнарына килеп керми, читләтеп, олы машина юлларыннан үтсә дә, сөреме кагылмый калмый. Үз басуларында иркенләп иген игә алмаган авыл мохтаҗлыкка төшә. Ялгыз Митяның ач, куркыныч булып килүче кыш айларында ничек көн итәрен кайгыртышып уйлашкан авылдашлары аңа:

– Митько, сиңа кем тияр? Син чык та кит авылдан. Бәлки, уңарсың. Бәлки, тамагың туяр,– дип киңәш итәләр.

Озакламый Митәй шулай эшли дә. Беркөнне авылдашлары аның көнозын буш колхоз абзарлары тирәсендә йөргәнен күрәләр. Ул, каерылган ишек, сүтелгән түшәмнәргә карап, әрнеп, сугыш алды елларын искә алып үтә. Фермада эшләп йөргән хатын-кызларның, шаяргалап: «Митя, син мине яратасыңмы?» – дип, рәхәтләнеп көлешүләрен, аларга кушылып иркәләнеп мөгрәүче сыерларны хәтерли. Шул көннәрне юксынып, кабат-кабат элекке Иохим утарын әйләнеп чыга.

Ә көн сүрелер алдыннан, хәзер инде бернигә дә кирәксез чыбыркысын сөйрәп, вакыт-вакыт онытылып, көтү кугандагыча «Һау! һау!» дигәләп, авылны буйдан-буйга үтә дә урман юлыннан билгесез киләчәгенә каршы китеп бара.

Арт бакчага кичке ашка дип бәрәңге чүпләргә чыккан Жалтин карчыгы, көтүченең үз-үзенә һау-һаулап, чыбыркысын асып, авылдан чыгып китүен күргәч, күз яшенә буылып:

– И Ходаем, кызган шул бәндәңне! Хәерең бир! – дип, бәрәңге тоткан кулы белән Митяның артыннан бик озак чукындырып калуы аның юлында соңгы теләк була.

III

Шуннан соң инде ул беркайчан да Фуньковога әйләнеп кайтмый.

Күп еллар элек, әле колхозлашу башланыр алдыннан ук,Митәй, ерак бер авылга барып, чучка көтүе көткән була. Ахыргы көнгәчә ул бу зур авылның шау-шулы, ике-өч кибет-лавкалы тормышын, сый-хөрмәтен хәтерләп, кайчан да бер шушы авылга килеренә өметләнеп яшәгән иде. Фуньковоны ташлап киткәч тә, хыялы аны шул Самосыровога әйдәде. Урман тормышында, әле һаман элекке еллардагыча ук, берни дә үзгәрмәгән кебек. Тын урман сукмагына, элеккечә үк бөтерелеп, саргылт-кызыл яфраклар коела. Шыпырт саесканнар, берни булмагандай, элеккечә үк каеннан каенга сикерешә. Яннарына Митәй якынлашкач та, ерак бер кардәшләренә сәлам биргәндәй шыкырдашып алалар. Урман аланнарында, ачыклык-ларда урылмый чәбәләнеп яткан җитен, киндераш басулары да колхоз тормышы өчен гадәти хәл иде. Тик ашык-пошык, иренчәк хуҗа бакчасындагыдай, аннан-моннан чокып алынган бәрәңге җирләре, олы юлга якынлашкан саен күбәйгән ватык-җимерекләр генә шомлы көннәр чынбарлыгына кайтара иде.

Митәйнең Самосыровога багланган өметләре хыял гына булып калды. Бу матур, ачык кыр иркенлеген тоеп, җәелеп утырган авыл әлегәчә Митәй күргән авылларның барыннан да аянычрак хәлдә икән. Ул очтан очка бер шырпыдан дөрләп киткән учактай яндырылган. Аның фаҗигасе Фуньково фаҗигасеннән йөз өлеш аяныч, җан тетрәткеч булып ачылды. Бу хәлне күреп аптыраган Митәй берничә көн авыл урыныннан аерыла алмыйча, анда-санда сугылып йөрде. Ачыгып айныгач кына, урманга таба юл тотты.

IV

Митяны немец солдатлары кулга алганда, аның ни сынында, ни кыяфәтендә элекке юашлыкның әсәре дә юк иде. Гомере буе чыбыркы өстерәп сузылган куллары хәзер җыела төшкән. Аны келәт эченә төртеп җибәргәндә, ул куллар бәйләгән бауны өзәр дәрәҗәдә катып, тартылып куйды. Хәзер инде ул төрткәләп-суккалаулардан да курыкмый иде.

Тик аның, кулга эләгер алдыннан солдатлар белән тартышканчымы, әллә элегрәк, партизаннар белән йөргәндәме, фуражка бавына шиңгән кыңгырау чәчкәсе кадалган булуы гына хәзерге хәленә туры килми иде. Бу күренеше аны «әле генә көяз, чая авыл егете булгандыр бу» дип таныта.

Утыручылар арасында урман-юлларда берәм-берәмләп булса да һаман да сугышып йөргән кызылармеецлар да, немецларга үзләре белгәнчә каршылык күрсәткән авыл кешеләре дә бар. Ләкин барысы да инде «җинаять» эшләп өлгергән. Шуңа күрә аларның берсе дә дошманнан мәрхәмәт көтми иде. Соңгы сәфәр тотуларын машинага чыгарып утырткач та аңладылар. Аларны ирекле кошлар гына озатып калды.

Үзләре дә сәфәргә җыенган сыерчыклар, тоткыннарны иреккә өндәгәндәй, өерелешеп, машина алдына барып утыралар да дәррәү күтәрелеп очып китәләр иде.

Машинадагылар яргаланып беткән иреннәрен ялый, фәкать өметле карашлары белән генә, соңгы сүз итеп, сыерчыклар артыннан:

– Әйләнеп килгәндә, якыннарга сәлам әйтерсез!

– Ил-ана безне онытмасын…

– Соңгы юлда күрдек үзләрен. Солдат булып үлделәр, диярсез,– дип әйтәләр кебек иде.

Митәй юл буе әремнәренә, болыт астыннан елмаеп-елмаеп куйган кояшка мөкиббән булып бара. Атна буе караңгы, кысан таш сарайда ябулы ятып, шушы якты көнне, һавада бөтерелгән сыерчыкларны, әремнән әремгә куна-куна, кырлар буйлап очкан көмештәй ак пәрәвез җепләрен бик сагынган икән. Күзләре дә, яшь бала күзедәй зураеп, әсәрләнеп, якындагы һәр күренешне үзләрендә туплап, көзгедәй чагылдыра иде. Ләкин, янында утырган немецка карау белән, бар булган мәхәббәте нәфрәткә әйләнде, күзләрендә аңа бөтенләй ят очкын кабынды.

V

Әлегәчә Фуньково авылы тирәләрен дошманнардан яшереп торган калын урман яфракларын коеп, ялангачланып калган көз көннәренең берендә авылга «Митяны тотып асканнар икән» дигән хәбәр таралды.

Илле яшенәчә, балалар кебек, Митәй дип ярым исем, ярым кушамат йөрткән нарасый бәндәне күреп белгән һәркем өчен бу хәбәр бик кызганыч булды. Чөнки Митәй хәтта дәһшәтле сугыш дәвере өчен дә үзенә үзгә бер дөнья, үзгә тормыш иде.

Үлем хәбәре белән бергә, шул үлемнең сәбәбен ачкан башка хәбәрләр дә килеп җитте.

– Дмитрий Солодь немецларга ялган юл күрсәткән икән…

– Ярапланнарын бәреп төшергән, диләр…

– Урманда партизаннар икән. Явыз германнарга адым атларга да ирек бирмиләр, ди. Митько да шуларга ияргән булган. Самосырово Дарьясы аны үз күзе белән күргән. «Митько зур наган аскан, бомба тоткан килеш безнең авылга төнлә килде»,– дип әйтә, ди…

VI

Каладан ерак түгел атаклы бер урман бар. Урман авызында мәһабәт бер күл… Белгән кешеләр ул күлне бер исәр сәүдәгәр казыткан диләр. Як-ягына еламсар таллар утырткан да, сөеклесенә багышлап:

– Гомер буе сез минем йөрәгем сыман елап утырырсыз,– дигән, ди.

Шул өянкеләр ышыгында, узган сугыш шаһитлары булган окоплардан якын ук, тагы бер кабер ташы бар. Тау-тау яткан бетон корылма җимерекләре илбасарларның бу тирәләрдән китәргә теләмәгәнлегенә шаһит булса, алар янәшәсендәге шома, кызыл таш – батырларга куелган һәйкәл. Ул ташка: «Монда ил уллары, батырлар ята»,– диелгән.

Гомерлек көтүче, юаш Дмитрий Солодь исеме дә алар арасында, батырлар исемлегендә.

Ә күл әйләнәсендәге куакларда, үләнгә төренгән окоплар өстендә, язның ирекле кошы – былбыл талпына. Юкәләр, кечкенә Фуньково әрәмәлекләрен хәтерләтеп, тирә-якка хуш ис сибәләр. Тик күл тирәсендәге өянкеләр генә, карт ананың чал чәчләредәй ишелеп, кабат яз килүенә шатланган да, үткәннәрне хәтерләп моңсуланган да төсле булып, уйчан гына утыралар.

Ирпень каласы,
1966
ӘХМӘТ НИГӘ ЕЛАДЫ?

Җәйге көннең сүрелүен-сүнүен Әхмәт сизми дә калды. Башына өйгә кайту уе килгәндә, авыл өстендәге караңгылык көтүдән күтәрелгән тузан белән тоташкан иде инде.

Шулчак Әхмәтнең күз алдына эштән арып-талып кайткан әнисе Кадрия килеп басты. Әнисенең борчулы карашын күргәндәй сискәнеп куйды ул.

«Әй бала, бала, урам буйлап җил куып йөргәнче, йорт-җирне караштырып, утынын-суын хәстәрли торсаңчы!» – дигән шелтәле сүзләрне ишеткәндәй булды ул.

Әхмәт бүген дә үзен әнисе алдында гаепле тойды.

Ул үзе яшеренеп яткан әрекмән төбеннән күтәрелде дә, «качыш» уйнаучы иптәшләренә аны-моны әйтеп тормастан, арт урамга таба йөгереп китте. Соң булса да, өйгә бозаулары Акмуенсыз кайтырга ярамый иде.

Менә ул, рәшәткәләрдә таяк уйнатып, аргы очка таба йөгерә дә йөгерә. Ара-тирә искән кичке җил, рәшәткәләргә таяк бәргәләгән авазны кабатлап, ындыр табагы ягыннан дөпелдәгән движок тавышын алып килгәли. Димәк, әниләре һаман эшли әле. Әхмәтнең каралып, чуен төсен алган аяклары тагы да ешрак, җитезрәк атларга тотына. Бозауны табып, аңа әнисеннән алдарак кайтырга кирәк.

Әйе, Әхмәт, Акмуенны юырттырып, өйгә кайтып керер. Әнисе, эштән кайтып, сыер сауган арада, самавырга су сала торыр. Ә киләсе көннәрдә, мәктәп лагереннан кайткач та, учакка утын әзерләп куяр, үз вакытында көтүгә каршы барып, мал-туарны кайтарып куяр. Әйе, бүген дә ул мәктәп бакчасын утаганда җыелган бер күтәрәм үләнне сыер улагына кайтарып салган иде. Сыер да, Акмуен да өйгә теләбрәк кайтсыннар дип тырыша ул. Иртәгә дә шулай эшләр әле. Әхмәт, әтисе ташлап киткәннән соң, тормышларының әллә нишләп буталчыкланып бетүен күрә, әнисенең җәберләнеп калуын сизенә иде. Бу хәл исенә төшкәндә, Әхмәтнең үзенә дә күңелсез булып китә. Олыгаеп киткән сымак тоя үзен. Әнисен юатырлык һәм куандырырлык эшләр эшләп ташлау дәрте туа аңарда.

Әхмәт, шулай уйланып һәм хыялланып үз тыкрыклары башына җиткәндә, бала елаган тавышны ишетте һәм тагы да ашыга төште. Сарыга буялган яңа капка төбендә бүрәнәгә чүкәеп утырган Санияне һәм аңа елышкан Зәкине күреп туктап калды. Зәки дә елаудан шып туктады.

– Ни булды? Нигә елашасыз? – дип эндәште Әхмәт.

Үксүен тыя алмаган Сания:

– Ә…ниләр кайт…мады. Өйгә кер…рер…гә курк…кабыз,– дип, ялварулы күзләре белән Әхмәткә төбәлде.

Санияләрнең әти-әниләре эштән кайтырга соңлаган икән. Әхмәт инде, бик ашыкса да, аларны өйгә кертмичә, тынычландырмыйча китә алмый иде.

Нарат урманының хуш исен аңкытып торучы өйгә кергәч тә, алар асылмалы лампаны кабызып җибәрделәр. Өй эче яктырып китте. Аннан Әхмәт апасының күлмәк чабуына ябы-шып, шыңшып йөргән Зәкине үчекләп шыңшыган булып кыланды, малай елмайганчы шаяртты. Аннары тәрәзә төбеннән Саниянең икенче класста укырга тиешле китабын алып, өчәүләп шуны актаргалый башладылар.

Бераздан Әхмәт әнисен, алып кайтасы Акмуенын исенә төшерде.

– Хәзер инде еламыйча гына утырыгыз. Тиздән Нәзифә апалар да кайтыр,– дип, ул, балаларны юата-юмалый, ишеккә таба юнәлде. Ләкин ишек тоткасына тотынуына балалар тагын елаша башлады.

– Әхмәт абый! Безне ташлап китмә инде?! Әнә зур курчагымны бирермен,– дип ялварды Сания. Аның күз төпләре мөлдерәп яшькә тыгылды. Әхмәт тә хәзер үзенең бу балаларга бик кирәклеген аңлады. Аларны бу килеш ялгыз калдырып булмый иде.

Зурлар бик озак көттерделәр. Өйдәгеләр Саниянең әле ел буе укыячак китабын берничә кат актарып, карап чыктылар. Быел дүртенчегә күчкән Әхмәт үзе укып белгәннәрен сөйләде.

Әниләре һаман да күренми иде. Аптырагач, Әхмәт кәгазь, каләм сорап алды, куян, мәче, кош сурәтләрен, кеше борыннарын шакмаклы дәфтәр битенә төшерә башлады. Аларны ясарга ул күптән өйрәнгән иде. Сания исә, озак елаудан йомшаган борынын тарткалап, шул сурәтләрне үз кәгазенә күчереп утырды. Зәки инде сәке түрендә изрәп йоклап та киткән иде.

Ниһаять, зур капканың ачылуы, шыгырдаган арба тавышы ишетелеп калды. Тиздән ишектә җиңнәрен сызганган, чуар бизәкле алъяпкычына нидер салып биленә кыстырган Нәзифә күренде. Күренде дә, урман күгәрченедәй гөрелдәп сөйли дә башлады:

– Әй балакайларым! Җанкисәкләрем! Матур гына утырдыгызмы? Куркышып елашырлар инде дип, йөрәккәйләрем әрнеде.

Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, ул сәке йөзлегенә башын куеп, бөгәрләнеп йоклап киткән улын кулына алды, мендәр өстенә салды. Аннары алъяпкычын чишеп, буй-буй аксыл сызыклы ике зур алма алып, балаларга сузды:

– Менә сезгә куян күчтәнәче. Тыңлаулы булганыгыз өчен,– диде. Үзе, акланырга теләгәндәй, Әхмәт белән Саниягә карангалап, нишләп соңлауларын аңлатырга тырышты: – Колхоздан алынасы печәнебез алынып бетмәгән иде. Киңтугайга шуны алырга барган идек…

Алар кояш баеганчы ук кайтып өлгерергә ниятләгән булганнар икән дә, өстәмә мәшәкать килеп чыккан. Әмир тавын төшкәндә, арт көпчәкләре сынган. Бригаданың җәйге станы якында гына булса да, көпчәкне алмаштыру, йөкне бушатып-төяү күп вакытны алган.

Сыер саварга дип, чиләк эзләп кабаланучы Нәзифә апасы артыннан Әхмәт тә өйгә кайтырга дип чыкты.

– Бик зур рәхмәт сиңа, Әхмәт! Әниеңә ярдәмче булып үскәнсең икән. Вәт молодец! – дип, Саниянең әнисе аңа рәхмәт белдереп, үскәнсең дип мактап калды.

Авыл баласына сирәк эләгүчән мактау сүзе Әхмәтнең күңелен җилкеткән иде. Ул, ук кебек атылып, үз өйләренә таба чабып китте. Тыкрыкның аргы башына җиткәч кенә, аның күңелен кабат курку, шикләнүләр биләп алды. Ишек-тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган чаттагы ташландык йорт каршыннан йөгереп үткәч тә, әнисенең ачулануыннан курку хисе көчәя төште. Үз йортлары каршына җиткәч тә, ул, капканы ачып кермичә, ян читән аша гына сикерде дә мал-туар почмагына килде. «Маллары кайтканнармы икән? Акмуен да кайтканмы?» Сыерлары, утынлыкка карап, тыныч кына күшәп ята. Акмуен да үз урынында гадәтенчә читәнгә терәлеп үк ятып йокымсырый иде.

Әхмәт, бераз тынычланып, сак кына итеп, өй ишеген ачты. Әнисе әле йокламаган икән.

– Кай җәһәннәмеңдә чаптың?! Көтүне ник каршыламадың?.. Төн ката шар сугып йөреп, кемнең кеше булганы бар! –дип ачуланып каршы алды ул Әхмәтне. – Бозавыңны да, әле рәхмәт, Рәшит күрше китереп китте. Бәхетле хатынның баласы да булдыклы шул инде…

Әхмәт булган хәлне сөйли башлагач та, анасы аны бүлдерде:

– Ачу китереп сүз куертма. Аша да ят,– дип кырт кисте.

Әхмәтнең ашыйсы килми иде. Дөресрәге, бу хәлдә аның табын янына утырасы килмәде. Әнисен рәнҗетмәс өчен генә, ул сөткә манчылган ипи кисәген арлы-бирле капкалады да үз урынына барып ятты.

Озак вакыт тып-тын гына яттылар. Бераздан әнисе, әкрен генә торып, Әхмәт караваты янына килде. Карават кырыена утырып, урын-җир, юрган читләрен кыстыргалады. Аннары аның җылы, кытыршы, шулай булса да йомшак-ягымлы, сөт исе килеп торган кулы Әхмәтнең такыр башын сабыр гына сыйпарга кереште. Әхмәт исә назлау, иркәләүдән уңайсызланып, уяулыгын белдереп селкенеп куйды.

– Йокла, йокла, балам, юанычым. Орышып та ташлыйм үзеңне… Мин белмәдем бит улым синең кайларда йөргәнеңне. Кешегә ярдәмләшү, мәрхәмәтле булу – күркәм сыйфат. Һәрвакыт шулай булу кирәк. Күршегә ярдәм итү, булышу – зур, саваплы эш ул…

Шушы сүзләрдән соң Әхмәтнең күңеле кытыкланып куйды. Күз төпләреннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты. Ул, күз яшьләрен әнисе күрмәсен-сизмәсен, борчылмасын дип уйлап, тиз генә юрган астына чумды.

Бу кайнар тамчылар дөрес адым атлаганыңны аңлаудан туган шатлык яше дә, ана күңеле нечкәлеген сизенү, ана мәхәббәтен тою яше дә иде.

Кыскасы, бу ләззәтле елау иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации