Электронная библиотека » Лирон Хамидуллин » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Буранлы төндә"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Лирон Хамидуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ЯШЬ ТИРӘК
I

Кояшлы җәйнең соңгы көннәре. Урам гөлләренең кызарып, хисләндереп утырган мәле. Челлә кояшында кызынып, карасу-көрән төскә кергән укучыларның, ялдан кайтып, шәһәр урамнарына тулган чагы иде.

Сәгыйть тә әле кичә генә авылдан, әбиләреннән кайтып төшкән. Туган йортыннан гомерендә беренче кабат ничәдер атнага аерылып торуы иде. Шул сәбәпле аңа бүген үз каласында бар нәрсә дә яңача, искитмәле булып күренде. Шәһәр Сәгыйтьне шушы ике ай эчендә дә сагындырып өлгергән икән ләбаса.

Әбиләренә китәр алдыннан гына, ул шәһәр тормышына бөтенләй төкереп ташларга, каядыр еракка – күрше Мифтах абзыйның уллары гизгән Төмән урманнарынамы, йә булмаса, Караком чүлләрен җиңеп, җәһәннәм астында тимер юл сузучылар янынамы китеп барырга хыялланган иде. Хәтта тиенләп акчасын да җыя башлаган иде. Әйдә, калсыннар әле үзеңне кая куярга белми аптыраган тынчу калада «персональ» эте белән мәш килүче Илдус та, атасы кинокамера алып биргәннән бирле, дуслыктан ерагайган, эреләнгән Фәрит «паша» да. Сәгыйть кагылып-тиргәлеп монда ятмаячак, һич югында, ялгыз әбисе янына кайтып, элек атасы яшәгән җирдә яшәр. Хәер, әле дә аның ул уеннан кире кайтканы юк. Тик каланың чиста урамнары, бизәкле киеме шулай тиз үк сагындыра микәнни?

Ә барын ташлап, каядыр китү уе кайчан туган соң? Тарих дәресендә, киреләнеп, иҗтимагый үсеш хакында белер-белмәс бәхәсләшеп, начар билге алганнан соңмы? Әллә комсомол җыелышында үзе турында: «Шулар гына мәктәпне артка сөйри»,– дигәнне ишеткәчме? Моны Сәгыйть үзе дә анык кына әйтә алмас иде. Әмма иң көйдергәне, бар нәрсәгә кул селтәрлек иткәне аның әле дә йөрәгеннән китми. Соңгы уку көннәренең берендә аңа «яшь выскочка» Светлана:

– Ялкаулыгың, Сәгыйть, кырык өченче размерлы ботинкаңа таянган буеңнан да зурмыни соң? Ми күзәнәкләрең бер дә урыныннан кузгалырлык түгелмени? – дип, үтенә үк барып кагылды.

Әгәр Светлана бу сүзләрне бөтен класс алдында әйтмәгән булса, Сәгыйть аны уйлап та бирмәгән булыр иде.

– Башта үз шөрепләреңне борып куй,– дип кайтарыр да китәр иде. Әллә ул Светлана белгәнне генә белми дә Светлана эшләгәннәрне генә эшли алмыймы? Җәй айларында тикмәгә генә, атасына ияреп, мастерскойга йөрмәгән ул.

– Яле, йә, Хафизның улы микән син, тот әле шушы резакны. Кислород бирә төш. Тимер эреп җиттем дигәндә генә, син аны өрдер, шунда киселә ул,– дия-дия, атасының дуслары күптән инде аны газ уты белән металл кисәргә дә, тирә-якка зәңгәр-сары ут көлтәсе чәчкән электросварка эшенә дә өйрәткәннәр, һәвәсләнеп китеп, берничә техник китап укып чыкканы да, шуларны хәтергә сеңдергәне дә бар. Кай очракта нинди электрод, кайсы металлга ниндирәк кисү режимы куллану яхшырак икәне турында хәтта атасы белән бәхәскә кергәне, дуслары янында әтисенең: «Вәт минем малайны, үз сукмагын тәки сукалый бит!» – диюен дә ишеткәне бар.

Шуңа күрә ул Светаның чәнечкеле теленә каршы:

– Кемнәрдән кем чыгар бит әле! – дип кенә җавап биргән иде.

Әмма Светлана аны бөтен класс алдында мыскыл итте. Шунда беркем дә каршы сүз белән Сәгыйтьне яклап чыкмады. Моңарчы дус йөргән Илдусы да авызын ерып көлеп куйды. Димәк, Сәгыйть турында барысы да Светлана әйткәнчә уйлыйлар.

Әбиләре авылына китәр алдыннан, ул:

– Ошаса, мин авылда калам. Үзегез дә әби ялгыз, караучысыз ди идегез,– дип әйткән иде.

Ләкин аңа авыл ошамады. Сәгыйть кире кайтты. Әллә берәр заводка керергәме?

Менә ул, шул хакта уйланып, кая китәргә дип аптырап, шәһәр урамында йөри. Кая да булса китәр өчен аңа бер иптәш кирәк. Котдус, әлбәттә, артык карышып та тормас иде – иң якын дусты бит ул – тик аның әнисе авыру. Аны ташлап ки-тә алмаячак. Сәгыйть үзе дә алай булдыра алмас иде. Ә башка кем белән киңәшә ала соң ул? Бәлки, мәктәп урамына борыласыдыр? Хәзер мәктәптә шау-гөр киләләрдер, каникулда күргәннәре хакында сөйләшәләрдер. Фотога төшерүчеләр җыелгандыр. Башка елларны үзе дә каникулдан кайту көннәрен түземсезләнеп көтә торган иде. Фәритнең «Комсомолец»ы белән җәй буе төшереп килгән фотоларын, төрлечә кыландырып, укытучы Җәгъфәр абыйларына күрсәтәләр иде. Алар ул чакта Фәрит белән дуслар иде. Соңра Фәриткә кыйммәтле киноаппарат алдылар. Инде аны тотып карарга да ярамый – әнисе: «Бормагыз! Тотмагыз! Фәрит, андый яхшы лента башка юк. Юк-барга әрәм итмә!» – дип кенә тора. Шуннан бирле аларга йөрүдән Сәгыйтьнең күңеле кайткан иде.

Сәгыйть Котдусларга сугылды.

– Котдус су коенырга китте,– диделәр.

Нишлисең бит? Котдус өйдә юк дип, урамга чыгып сөрән салып булмый. Тик өйгә дә кайтасы килми. Аны анда бер эш тә көтми иде.

Кичәдән бирле күңеле аны шәһәргә тарта. Үзен ул хәзер чыр-чу килеп ишегалдында уйнаган, әле былтыр гына уеннарына кушылып-кушылып киткән малайлардан олырак итеп сизә. Алар уены, алар шөгыле бүген аны бөтенләй кызыктырмый.

Шулай уйланып барган җирдән ул:

– Сак булыгыз, өстегезгә чәчрәмәсен,– дигән сүзләрне ишетеп туктап калды. Нәрсәдән һәм кемнән сакланырга дип, башын югары күтәрде. Балконда кулына зур чүмеч тоткан ягымлы бер кыз тора икән. Гөлләргә су сибеп йөри. Балконны каплап торган гөлләр арасыннан ул Сәгыйтькә елмаеп карап тора иде. Ирексездән Сәгыйтьнең күңеле ачылып китте. Шушы кызга аның ниндидер шуклык белән җавап кайтарасы килде. Укыганнарын исенә төшереп:

– Сез – Джульетта,– диде. Кыз иркенләп көлеп җибәрде.

– Ә сез, алайса, Ромео буласызмы?

Сәгыйть шаярып ниләр генә димәсен, кыз да, үз итеп, елмаючан күзләрен уйнатып, шундый ук шуклык белән җавап кайтара торды. Сүз әйткән саен, аның аксыл чәч толымындагы ике күбәләк – ак бантлары – күңелгә җиңеллек өстәп очарга талпынгандай итә иде.

Сәгыйтькә әле беркайчан да, бер кызның да болай ягымлы, үз итеп эндәшкәне дә юк иде. Чөнки ул балачактан ук бу черелдек затларны өнәп бетерми һәм, җае туры килгән саен, алардан көлеп, үртәшеп китүне яхшырак күрә иде. Бүген бөтенләй башкача килеп чыкты. Моңа, әлбәттә, кызның сөйкемлелеге, Сәгыйтьне дә башкалар ише «усал малай» итеп түгел, бәлки үз итеп, тиң итеп сөйләшүе сәбәпче иде.

Аның күңеленнән бер-бер артлы «Кем ул? Кайдан килгән? Кайда соң мин?» дигән сораулар үтте. Ул кабат таш тротуарга сафлык бөркеп, тамчылап торучы балконга борылып карады. Кыз инде анда юк иде. Ә йорт Сәгыйть каникулда, авылда булганда гына салынып беткән икән. Сәгыйть бу йортны кайткач ук күргән иде күрүен, ләкин ул кадәр исе китмәгән иде. Әмма бу мизгелдә якын-тирәдә шушы ак йорттан да сөйкемлерәк йорт юк иде кебек.

Аның бу якларга кабат-кабат килеп чыгасы, йомышы булса-булмаса да, урап үтәсе килеп тора башлады.

II

Зәбидә апа да улындагы үзгәрешне күрми калмады.

Күрер күзгә улы инде хәзер төрле шуклыклары белән ата-анага, укытучыларына гел мәшәкать өстәп торучыдан үсә, олы-гая, сабырлана төшкән кебек. Юк-бар белән бер дә мавыкмый. Йөргәндә дә ул хәзер төзрәк, күренебрәк атларга тырыша. Кайсы сыйфатлары беләндер бистә данын тоткан атасы йөрешен кабатлагандай булып килә.

Зәбидә апа кайчак:

– Сәгыйть, кибеткә генә барып кил әле,– дисә, улы әүвәлгечә йомышка атылмас булды. Еш кына бүлмәсендә юана. Башта «бу ни хәл» дип борчылып йөргән ана беркөнне серне ачты. Оныткан кул эшен эзләп бүлмәгә керсә – Сәгыйть көзге алдында ыспайлана икән бит. Улы бөтенләй зурайган, үскән егет булган икән бит. Китәм дип, юкка гына талпынуы булмагандыр. Бәлки, без белмәгән берәр сере дә бардыр дип уйланды ана. Әмма соңгы көннәрдә Сәгыйтенең китү сүзләрен кабат ишеттерми, онытылып йөрүенә куанып та куйды. «Бәлки, шулай гына үтеп тә китәр». Ана, түземсезләнеп, беренче сентябрьне көтә башлады.

Сәгыйть тә уку башланыр көннәрне көтә иде. Ул гөл үстерүче кызны үз мәктәпләрендә очратырмын, мәктәп алды бакча сукмакларында күрермен дип хыялланды.

Югары классларда укучы кызлар язын-көзен тәнәфес вакытларында үзләре утырткан каен, ак тирәк, өрәңге куаклары буйлап кулга-кул тотышып йөрергә яраталар. Яшел кәүсәле, бөгелеп-сыгылып торучы яшь тирәкләр арасында кызлар, ак алъяпкычлары белән, көз җиткәч еракларга, җылы якларга очарга җыенган кошларга охшап, моңсу-салмак кына атлыйлар. Талгын җилләр искәндә, яшел яфраклар гүя аларның саф хис, яшерен серләрен хуплап лепердәшә иделәр.

Ә Сәгыйть әле былтыр гына аларның бу гадәт-йоласыннан көлә, үртәшә иде. Быел исә шуларның йөрешен җилкенеп күзәтеп утыра торган булып китте. Тик гөл үстерүче кыз гына алар арасында юк иде. Ул да хәзер шулай, гүзәл, нурлы күзләренең очкынын тирә-юньгә сирпеп, шушындый ук ак каеннар буйлап йөридер. Аның алсу иреннәре дә тирәк яфракларына, бәлки, сер сөйлидер. Тик ул Сәгыйтьне искә ала, хәтерли микән? Моны ничек белергә? Ничек үз уйларын аңа җиткерергә? Хәер, Сәгыйть үзе дә очрашса ни әйтерен анык белеп бетерми бит әле.

Берничә көн инде Сәгыйть иртән, Котдуслар күргәнче, балконлы йорт янына барып әйләнеп килә. Кайсы да булса мәктәпкә йөридер бит ул бантиклы кыз? Сәгыйть, төрле вакытта килеп, аның чыгуын көтте. Ерактан гына булса да күреп калсаңчы дип хыялланды. Ниһаять, беркөн ул кызның, тыйнак-җитез атлап, автобус тукталышына баруын күреп чиксез куанды. Каршысына чыгарга ашкынды. Тик булдыра алмады. «Бик иртә китә икән. Барыр җире ерактыр, мөгаен. Монда күчсәләр дә, үз мәктәбе, үз иптәшләреннән аерыласы килмәгәндер. Ә Сәгыйтьләр аны үз итмәс идемени?»

Менә ул, тукталыш баганасына җитеп, Сәгыйтькә яны белән борылып басты. Эшкә баручы апалар, абыйлар арасында ул берүзе, коңгырт-сары күлмәк өстеннән кигән алъяпкычы, ак бантлары, төз, зифа гәүдәсе белән аерылып, мәктәп каршындагы сылу, сыгынкы тирәкләргә охшап тора иде. Сәгыйтьне ул күргәндерме, күреп тә, янга борылгандырмы, әмма аның, урам чатына төбәлеп, Сәгыйть ышыкланган багана артына таба күз сирпеп алуы егетнең нәкъ йөрәгенә кадалган шикелле иде. Сәгыйтьне баскан урыныннан кузгатмый, басып тоткан төсле тоелды. Кузгалса, аны ул да, кешеләр дә күрер, аңа уңайсыз булыр кебек.

Ул көнне Сәгыйть көне буе ләззәтле уйларга бирелеп йөрде. Гел аның белән булырга тырышты һәм аны хыялында һәр иртә мәктәпкә озата барды, каршы алды. Икәү, кулга-кул тотынып, шәһәр урамнарын әйләнделәр. Сәгыйтьнең яраткан урыннарында булдылар. Хәтта әтисе эшләгән мастерскойга ук барып җиттеләр…

Шунда Зәбидә апа:

– Нишләп утыруың бу? Кайчаннан бирле кулыңдагы ручкаңны әйләндерәсең? – дип, аның уй-хыялын өзде.

III

Бүген шимбә көн. Физкультура дәресе урынына алар мәктәп артындагы бушлыкта агач утырталар иде.

Сәгыйть, элек булмаганча, бик тырышып эшләде. Аның әле беркайчан да күмәк эшләрдә шулхәтле онытылып эшләгәне юк иде. Бүген исә аңа булышучы кызлар су ташып, үренте китереп өлгерә алмадылар. Сәгыйть ара-тирә киң мәйданга сибелешкән укучыларга карап ала да, тагы җир казып, тагы утырта. Кабат Котдус, Илдуслар рәтенә күз төшереп, аларның күпме эшләвен абайлый да тагын рухланып казый башлый.

Света да инде, берничә мәртәбә аның янына тукталып:

– Бүген син «по-ударному»! – дип мактап китте. Сәгыйтькә, гомумән, Света үзгәргән кебек тоелды. Хәтта ничектер үз күренде.

Мәктәп бакчасында тырышкан арада, Сәгыйтьнең күңеленә капылт бер уй төште. Бик шәп уй иде. Ләкин аны үзе генә башкара алмас бит. Әллә… Әллә Котдус белән Илдуска барын да сөйләп бирергәме? Бик дус, бик якын итеп кенә. Берәүгә дә сөйләмәскә дип, ант алып кына!.. Башкалар ял иткәндә дә тукталмаган Сәгыйть, кызларны аптырашта калдырып, көрәген ташлады да иптәшләре янына чапты.

Илдусларны читкә чакырып серен ача башлады.

– Беләбез инде. Теге, унбишенче йорттагы кызмы? – диештеләр дуслары.

Сәгыйть бермәл сәерсенеп, астан текәлеп, аларга карап торды.

– Һей, акайтты күзен! – диде Илдус.

– Әллә без синең кайда йөргәнеңне күрмәдек дисеңме? – дип куйды Котдус.

– Үзе әйтсен дип, белдермәдек. Әйе бит, Котдус?

Эштән соң да алар өчәүләп бик озак серләштеләр.

Кичке эңгер-меңгердән көтә башлаган Сәгыйтькә төнге ун сагындырып килде. Аның ашкынуын, каядыр барырга җыенып утыруын сизенгән Зәбидә апа:

– Беркая йөрмисең. Утыр, дәресеңне әзерлә дә ят,– дип, берничә мәртәбә кисәтеп куйды.

Сәгыйть киенә үк башлагач, ул, ачуланып:

– Йомры телемне яссы итеп, сиңа ничә кат әйтергә? Йөрмә. Буең дәү булган белән, әллә көчем җитмәс дип беләсеңме? – дип янап та караган булды. Булдыра алмады.

Сәгыйтькә бүген ничек тә чыгып керергә кирәк, сәбәбе бик зур, эше бар иде.

– Мин хәзер кайтам, әни. Борчылма,– диде дә чыгып та китте.

Котдуслар аны көтә иде инде. Өчәүләп барып, мәктәп артындагы бакчага күмеп куйган көрәкләрен алдылар. Сайлаган топольләрен таптылар һәм, урам-тыкрыклардан үткәндә олыларга күренмәскә тырышып, яңа өйгә, аның өенә таба юл алдылар.

Сәгыйтьнең уе болай иде. Аның чәчкә-гөлләр үстергән балконына тиеп торырлык итеп, зифа тополь үрмәләячәк. Шул тереклек иясе язын-көзен дә, эссе җәйләрдә дә Сәгыйтьнең яшертен хыялын, оялчан тойгы-хисләрен аның исенә төшереп үссен. Салкын буранлы кыш көннәрендә дә ул аңа күңел җылылыгы бирерлек булсын. Тирәк яфраклары лепердәшеп, аңа кунган кошлар сайрап, Сәгыйтьнең тел белән генә әйтеп бирә алмаган йөрәк серләрен җиткереп торсын.

Өч дус ләм-мим сөйләшмичә генә эшләделәр.

Шулчак һәркайсының күңелендә үз шатлыгы, үз бәхете чәчәккә бөреләнгәндәй булды. Үз хыялларына уралды…

Ай калыкканда, Сәгыйть рәхәтләнеп, үз-үзеннән, дусларыннан канәгать кыяфәттә йоклап ята иде инде. Төшендәме, саташыпмы, ул эшче, нефтьче абыйларының, олыларның һәм егет-кызларның, яңа йорт яныннан үткәндә, топольгә сокланып китүен, тирә-юньгә бәхет, нур бөркеп, ак мәрҗән тешләрен күрсәтеп көлеп торучы кызны күреп, йокы аралаш шатланып, көлемсерәп куйды.

КЫШ ҮТКӘН ЮЛДАН
I

Болыт-шәүләсез, аяз, тымызык бер көн.

Күк йөзен биләп, баш очында сабыр июнь кояшы балкый. Әлегә ул һәркемгә дә тансык – назлап кына иркәли. Урак өстендәгедәй әлсерәтми дә, алҗытмый да. Аның җылысыннан җанга рәхәт, ә тәнгә сихәт кенә. Шуңа күрә дә тирә-юньдәге барлык җан иясенең бик тә дәртле чагы. Яшелләнеп утырган бодай басуында да, печәне бер мәртәбә чабып алынган үзән буйларында да төрле кош-корт, бөҗәкләрнең шат авазлары ишетелә. Күзгә дә күренмәс ул бөҗәкләр берөзлексез зеңгелдәп, көйләп торалар.

Күк бияне атлатып кына, без Иртәк үзәне буйлап киләбез. Юлдашым Шаһиәхмәт абзыйның никтер авылга ашыгыр исәбе юк әле бүген. Ә каршыга аккан Иртәк суы да әле тал-туйралар арасына кереп югала, әле чоңгыллы күл булып, җәелеп, тагын алга килеп чыга. Үрле дә таулы, керәле дә чыгалы бу үзән буе элек безнең авылны олы дөнья белән тоташтырган бердәнбер юл иде. Хәзер ул Иртәк буе авылларының үз үткәне кебек онытылып бара икән. Аны вак сары алабута, әрсез бәбкә үләне басып киткән.

– Ии энем, кем йөрсен моннан хәзер? Көзен тал-туйра дип, язын печән дип, без карт-коры аны искә алсак кына инде. Әнә бит, басу ярып, яңа юл суздылар…

Дөрес шул, Шаһиәхмәт абзый ымлаган якта аксыл тузан болыты бер дә таралып тормый икән. Заман башка, юл башка инде. Тыз-быз чапкан ул җитез тимер «ат»ларга бу иске юл, билгеле, тардыр да, сикәлтәледер дә шул. Тик карт кына ул эшне һаман да өнәп бетерми шикелле.

– Җир кадерен белмибез. Ишелеп иген үскән басу уртасыннан юл сал, шунда чыгарып, каралты-кура төзеп куй, имеш. Әнә тагын, ниндидер комплекс төзибез дип, күпер артындагы кырны бөтенләй чуттан чыгардылар. Юк, әүвәл безнең бабалар бөртек төртердәй төшкә абзар салмаган…

Бу җиңел сөякле, җитез хәрәкәтле карт белән без күрше авыл очында очрашкан идек. Аның тулырак йөзен, түгәрәк ыспай сакалын күргәч тә, ул миңа кемнедер хәтерләткән кебек тоелды. Тик кемне соң әле – аныклап бетерә алмый калдым. Юл чатында авылга кайтучы машина көтеп торуымны күреп, ул үзе мине танып алды, беренче булып сүз кушты.

– Байтирәккә кайтасың, ахрысы, әйдә, утыр,– диде. Бер әйтте, икенчесендә, үрелеп, икеләнер җай калдырмый, биштәремне арбасына алып куйды.

– Үзән юлыннан алып кайтыем әле үзеңне, сагынгансыңдыр,– диде. – Кәрим улы бит әле син? Күптән бу якларда күренмисез…

Әйе шул, без бик күптән, мин ФЗӨда укып чыккач та, авылдан киткән идек. Шуннан бирле кайткан булмады. Әнинең монда укыткан еллары өчен пенсия белешмәсе кирәкмәсә, белмим, быел да әллә кайтылыр, әллә юк иде әле. Яланаяк йөгереп үскән җир кайчакларда бик тә сагындыра, әлбәттә. Әй, ул туган якның шифалы һавасын бер генә кайтып иснәр идем дигән көннәрең дә була. Уйланган, моңсуланган саен, авыл, анда калган яшьтәшләр һәрчак күңел түрендә булалар. Очып кына кайтыр идең дә бит, никтер туры килми шул. Ел буе көтеп алынган өч-дүрт атналык отпуск көннәрең үтә дә китә, үтә дә китә, әзмени тормышта башка мәшәкатьләр?.. Кеше арасына чыгып, азмы-күпме дөнья күрәсең дә килә бит әле.

– Аннары кемгә дип кайтыйк инде? Әнкәй үзебез белән, әти күптән вафат бит.

– Ии энем, үзебезгә кайтсаң да куып чыгармас идек лә. Бер дә мохтаҗ вакытлар түгел ич, йорт-җир дә иркен, шөкер әлегә…

Без шулай таныша барабыз, шундук шәһәр, авыл хәлләрен сөйләшеп алабыз. Ә арба һаман үз җае белән үргә үрмәли дә үр төшә. Әллә кайсы заманнарның тәгәрмәч эзләрен саклап торган бу үрләр сыртына күтәрелгән саен, мин талпынып, һаман алга үрелеп карыйм. Кайсыдыр битләүдән безнең авылның ак өйләре күренә башлыйлар иде бит. Ә алар әле һаман да юк, күренмиләр.

Хәер, Шаһиәхмәт абзый үзе бик алай ашыкмый шул. Чалгы очын төртеп алырлык кына печәнлек күрсә дә, ул һич иренеп, икеләнеп тормый.

– Тпру, малкай! Ничек ташлап китмәк кирәк ушы байлыкны,– дип сөйләнә-сөйләнә, шул бер селтәнерлек печәнне җәһәт кенә чабып, күтәреп тә ала, арбага җәеп тә сала.

Бал исе аңкып торган алсу кәрешкәләр, тукранбашлар өстәлгән саен, безнең олау авырая, әкренәя бара.

– Эһ, печәне печән генәме соң! – дип мактанып та куя карт. – Без, картлар, шулай юктан бар итәргә яратабыз инде. Күрдеңме, моны бит бер кат трактор белән чабып үткәннәр. Ә чит-чатларда әле күпме мал ризыгы бар монда. Кыш уртасында бер бөртеген таба алмыйсың аның. Сыер аслыкларын, түбә саламнарын ашатканны бик тиз онытабыз шул…

Әнә шулай, уйдык-уйдык утырган ул «ятим» печәннәрне «үз итәр» өчен, без юлдан тайпылабыз да тагын кире чыгабыз. Шу-лай тик бормаланып йөрибез. Су ягыннан искән җил белән сизелер-сизелмәс кенә ләм, балык исе килгәләп тора. Тынгы белмәс басу-болын бөҗәкләре, һич ялыкмыйча, һаман зеңгелдәшәләр. Ат янында, безнең тирәдә җитез яр буе керәшәләре чуалыша.

Бу күренешләр әллә кайда югалып калган балачакны хәтерләтә. Күптән онытылган хатирәләрне яңарта.

Мин Шаһиәхмәт абзый искә алган кытлык заманнарны уйлап барам. Бик тә дөрес, һич күңелдән китмәс, йөрәккәйләрдәге җөе һаман язылмас бер чор булды шул. Кем белә бит, шул афәт килмәсә, бәлки, без дә болай таркалмаган булыр идек.

II

Безнең Байтирәк элек саман өйләрен сөзәк тау битләвенә сибеп утырган кечерәк бер авыл иде. Аңа нигез салучылар кайчан һәм кайдан килеп чыкканнардыр далага чиктәш бу төбәккә – мин белмим. Тик шунысы мәгълүм: урынны бик белеп сайлаганнар алар. Тирә-ягында иген игәрлек кыры да, инеше-суы да бар. Күңел күрке булырдай урманы да якында гына. Урман белән суы булгач, печәне дә кабарып, купшыланып үсә аның. Кыйбладагы киң чүл-дала белән сөзешеп торырлык кына юаш таулары да бар: кояш баешында ак балчыклы Актау, аннан арырак «хәзинәле тау», текә маңгайлы Зайсан булыр. Шәфкатьсез төньяк җиленнән авылны сөзәк Комтау белән биек Очлытау ышыклар. Ә Иртәк үзәне буйлап тигез кыр-басулар башланып китә иде.

Чык кипмәстән, чалгы тотып, инеш буйларына, урман аланнарына чыксаң, һичшиксез, анда кышлык печән тупларлык җай булган. Авылның барлык ир заты сугышка киткәч кенә, чалгыга үзе уралып торган ул сусыл үләнне, шау яфрак алан печәннәрен каерып-каерып чабып алырдай кеше калмаган иде шул. Чөнки аналар ирләре өчен дә сабан сөрде, иген иктеләр бит. Аяк астында яткан мал ризыгын безнең ише хәлсез бала-чага белән җегәре беткән әби-чәби генә йолкый идек. Күрәсең, безнең юаш беләкләр белән аны әллә ни күпләп урып та, хәстәрләп тә булмагандыр инде.

Хәтеремдә: ул чагында ике-өч тыңлаусыз кәҗә дә азгын, мүкләк сыер булды. Никтер, эченнән энә үтәрдәй ул юка, зәгыйфь сыерның ашаганы һич тә аш булып йокмый, шундук чүпрәләнеп агып бетә иде. Күрше авылның бер шәфкатьсезе шуның сәбәпле аны өч ятим бала анасына, тәҗрибәсез солдаткага олактыргандыр да, күрәсең. Әлбәттә, безгә ул юаныч китермәде, әнкәй җанын телеп торган бер камчы гына булды.

Әнә шул гуҗ сыер белән ул биләмче кәҗәләрнең берзаман улаклары бөтенләй бушап калды.

– Малларыбыз ач, көне буе катылык кимереп кенә торалар,– дип сорана, ялвара башлагач, безгә колхоз саламыннан әзрәк өлеш чыгарганнар иде.

Бригадир бабай беркөнне:

– Әнә Хәзрәт бакчасы янәшәсендә кибән төбе калган ие. Кар хәзер утырды, ул да калыккандыр, шәт. Шуннан җыеп төярсез,– диде.

Элекке Хәзрәт бакчасы безнең «Игенчеләр» колхозының иң ерак басуы икәнен белсәк тә, моңа бик сөенештек. Кичтән үк күрше Бәдүк абыйны анда барырга күндереп куйдык. Аннары инде безгә төне буе киләсе көннең аяз булуын гына теләргә калган иде. Чөнки Хупҗамал әби әни күңеленә шом салып чыгарган. «Язгы көн кызлар кебек ышанычсыз ул, иртән елмайган итә, кичкә чыраен сыта»,– дип әйткән икән. Безнең бәхеткә иртәгәсе көн андый холыксызлык күрсәтмәде. Бәдүк абый, фермада эшен төгәлләгәч тә, өй каршыбызга килеп туктады.

– Әйдә, җегет, тиз бул, утыр «атыма»,– ди.

Салам ташырга ат каян килсен инде ул вакытта. Аның иң шәпләрен, иң тазаларын күптән рәхимсез фронт «алып» бетергән. Авылда калып та, аяк өсте тора алганнары белән кара көздән бирле станциягә ашлык чыгаралар иде.

Без кузгалып киттек, ике яктан икебезнең дә әниләр, борчылып:

– Үгезегез ятмасын, туктап-туктап хәл алдырыгыз,– дип калдылар.

Менә без авыл күперенә дә җиттек. Кәс-кәс атлап, арттан аны-моны чүпләнеп килгән чәүкәләр дә берәм-берәм калыштылар. Гүя аларның да кичке якта ерак кырга сәфәр чыгасылары килми иде. Япан кыр, ак кар – яз кояшында ул ялтырап, елкылдап тора. Аның уңган күмәч йөзедәй шома өслегеннән вак боз кисәкчәләре, сары салам бөртекләре йөгерешәләр. Шунда ук төрле кош-корт, җәнлек эзләре күренгәләп кала. Алар арасында, бәлкем, кырый урам Бакый бабайларның ике-өч кәҗәсен буып, соңгы сарыкларын алып чыккан бүре эзләре бардыр. Ул азгын җан, шәт, хәзер дә, кояш баеганны көтеп, якын яр буйларында гына ятадыр кебек тоела миңа. Шикләндереп куя.

Ә Бәдүк абый, авылдан чыкканнан бирле, ник бер сүз ыч-кындырсын. Әйтерсең без югары оч чукрак Зиннур белән ки-теп барабыз. Ни булган соң бүген аңа? Безнең ише малай-шалай белән әүвәл гел уйнап, шаярып кына тора иде ич. Әле мәзәк сөйләп көлдерер, әле, борыныңны кысып тотып, «җегет җелеген» тикшерер иде. Шул тиктормас, чая Бәдүккә ни булган бүген? Мин шуңа аптырап киләм.

Камыт-тәртәсен иртәдән салмаган кадерсез үгезебез әлегә җай гына атлый сыман. Ничек кенә куаласаң да, бик сак, бер дә кабаланмый, сабыр-салмак кына бара ул. Тик аның ара-тирә безгә баскан кебек итеп сөртенеп куюлары, шулчак кай төшенеңдер шыгырт-шагырт итеп алгалавы гына мине пошаманга сала. Андый вакытта тагын да катырак итеп:

– Цооб, цаба! – дип куям, үгезне куалый төшәм.

Бер-бер хәл булмагае дип тә шикләнәм, Бәдүк ишетсение дим.

Тик Бәдүк моңа да, өскә калгып бүртәеп чыккан юлда чалыш табанлы шөкәтсез салам чанасының уңга-сулга кагылгалап килүенә дә әһәмият итми әлегә. Чана төбенә җәеп салынган арыш саламына кырын яткан да һични күрми дә, ишетми дә: һаман да моңсуланып сызгырынгалап бара.

Ни-нәрсәләр хакында уйлана икән соң ул? Шушы Иртәк буйларын айкап йөргән ваемсыз малай чакларын искә төшерәме? Бар иде шул андый әкәмәт заманнар. Әйе, шук та, чая да булды үз ишләре арасында «узаман Бәдүк». Үзе кебек нык, таза имән чаңгыларында Очлытаудан юл ярып, авыл өстенә очып төшүе дә аңа берни тормас иде. Бер яккарак каерылып торган ул чаңгыларга сокланмаган малай булмагандыр.

Әйе, Бәдүк, бәлкем, шуларны искә алып, бер мизгелдәй ялтырап үткән малайлык чорын сагынып сагышлангандыр. Ә бәлкем, үз ишләреннән, кордашларыннан аерылып калуына рәнҗеп ятуыдыр. Кызыл Армиягә бит алар барысы да былтыр көз бергә китәргә йөргәннәр иде. Әнә хәзер Җиһангир, Төхфәт, Әбелкәрамнар «пәләвәй пушта» белән хатлар язалар. Кич утырырга җыелучыларның телләрендә һаман алар да алар, ә кызлар кулында исә егетләрнең олы кыяфәткә кереп, шинельләр киеп төшкән фоторәсемнәре йөри. Никтер, фронттан кире якка китеп барган булсалар да, хат саен сугыш батырлыклары, солдат мәзәкләре турында язалар. Ул бәгырь кисәкләрен өзгәләнеп елап озаткан әни-әбиләрнең дә авызында гел шулар гына бит хәзер.

Бәдүк тә алар белән саубуллашу җырларын җырлашты югыйсә, гадәт кушканча, йорттан йортка кереп, кардәш-ыруының бәхиллеген алып йөрде. Беркөнне, әлеге имән «юртакларын» тотып, безгә дә сугылып чыкты.

– Мә, Айдар энем, ал, бик кызыга идең, рәхәтен күр. Төсем булыр! Әнкәйгә хатларымны укырсың, хат язарсың,– диде.

Ә үзенең әле булса китә алганы юк. Юка яулык чите белән күз яшьләрен сыпыргалап утырган Хупҗамал әбидән ризалык алып, юл капчыгын күтәреп, станцага бара да кире кайта бу. Бара да кайта. Атна-ун көннән артык йөреп кайткан чаклары, өлкә шәһәренә барып җиткән очраклары да булгалады –буең җитми дип, һаман бора торалар үзен. Баштарак моңа Хупҗамал әби генә түгел, Бәдүк үзе дә сөенде генә. Ә хәзер менә разый түгел. Хәер, «негоден»ның ни-нәрсәсенә разый булсын соң? Берәр гарип кешеме әллә ул? «Буең карабин буе да юк бит»,– дип мәсхәрә итсеннәр әле үз ишләрең арасында.

Чана төбенә, салам түшәккә буй яткан Бәдүккә ара-тирә сүз катып, әңгәмә корып җибәрмәкче дә булам.

– Бакый бабай әйтә, бу кыш озынракка сузылса, ул җирән фрицларны тукмый-тукмый ояларына ук куып кертәчәкләр, ди. Чынмы икән?

– Бер атна кыш әллә ни хәл итмәс, Айдар,– дип, Бәдүк бер-ике сүз белән генә котыла да кабат үз эченә бикләнә, үз уйларына чума.

Инде бозлы кар өстендәге бихисап йолдыз чаткылары да әкренләп сүнеп бара. Актау сыртына эленеп кенә калган кояшның нурлары сүлпән хәзер, яктыртмый да, җылытмый да диярлек. Ачык бит-кулны чеметтереп, әче җил купты. Ул, әнә бабайдан калган иске чикмән аша үтеп, мамык сырманы бәсләндерә, тез башларын өшетә, оета шикелле.

Ә Бәдүк һаман шул бер рәвештә, һавада уйнаклаган кар энҗеләренә карап, онытылып ята бирә. Үзе монда, күңеле белән әллә кайларда, еракта ул.

 
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда
Җырлап җибәрә микән?
 

Авыз эченнән үзе шушы йөгерек, шаян көйне көйли. Тик ни сәбәптер ул көй бик сагышлы да, бик моңсу да яңгырый төсле миңа.

Аның ул өнсез җыры тәэсирендә минем күз алдыма җәйнең айлы кичләре килеп баса. Егет һәм кызларның кичке уеннары, җыр-биюләре гәүдәләнә. Кыңгыраулы иске гармункайның өздереп-өздереп уйнаганы колагыма кергән сыман тоела. Әй, оста да «тарта» иде гармунны Әбелкәрам абый! Һәм мин Бәдүкнең түбән оч Хәйри кызы Гөлдәминә тирәсендә бөтерелеп-бөтерелеп биюләрен күргән кебек булам. Әһ, килешле дә кыз иде шул Гөлдәминә. Авылда бер матур, йөзе һәрчак балкып, елмаеп торыр иде үзенең. Биеп-биеп, очынып-очынып «круг» әйләнүләре дисеңме – җилкенмәс күңелкәйләрне дә җилкетер иде… Егетләр ирексездән артыннан тыпырдап бии башлар иделәр. Әйе, аңа күз атучылар, йөрәк серен белдерергә теләүчеләр байтак булгандыр. Качып-посып, безнең ишеләр дә ул уеннарга йөри, катнашкалый идек. Гөлдәминәнең очынып-очынып биюләре, иркен сулыш алып җыр башлаулары безгә дә ошый иде. Ә инде уен башлангач, алар һәрчак диярлек Бәдүк белән янәшә булалар, әйлән-бәйләннәргә бер-бер артлы парлашып чыгарлар иде. Аннары авылда Бәдүк Гөлдәминәгә өйләнә икән дигән сүз дә таралды. Хупҗамал әби дә, имеш, улын солдатка быел ук алмасалар, моңа риза икән. «Алла боерган булса, килен алып кайтса да бик разыймын, алып кайта гына күрсен»,– дип әйткән ди, имеш.

Бәдүк белән Гөлдәминәнең бер-берсен шушындый авыр, хәсрәтле көннәрдә дә яратыша белеп яратып йөрүләренә, аларның саф күңелдән бер-берсенә омтылуларына һәркем диярлек соклана гына иде. Кырда эш вакытында да, авылда кич утырганда да, хатын-кызлар бу хакта бер искә алмый калмыйлар. Әйтерсең лә яшьләрнең бу саф, җүләр хисе тол, ятим калган ул солдаткалар күңеленә дә нур, яктылык бөркеп тора иде. «И, китәрләр инде уеннан иңнәрен иңгә салып кына»,– дип сөйлиләр иделәр.

Әйе, бәлки, Бәдүк хәзер, күшегеп чана төбендә яткан килеш, әнә шул хакта моңлангандыр.

Хәер, абыйлары язмышын уйланса да гаҗәпмени? Бәдүк-нең тук бүдәнәдәй таза, тулы айдай түгәрәк битле ике абыйсы да бар иде. Олысы әле сугыш чыгар елны гына «действительныен» тутырып кайткан иде. Аннары ул, озак та тормастан, беренче туплар ата башлау белән үк, яңадан китеп тә барды. Барыйны исә икенче язда озаттылар. Хәзер алар исәндерме, саудырмы – Хупҗамал әбиләр йортына инде күптәннән бирле хат ташучының кергәне юк. «Пушта» безгә сугылган саен, әнкәй дә хәзер: «Хубҗамаләттәйгә берәр хәбәр юкмы?» – дип сорап кала. Юк шул, бертөрле хәбәр дә юк. «Суга төшкәндәй икесе тиң юк бит»,– дип сызлана, сукрана күрше әби. Инде Бәдыйгулласыннан да калса нишләр икән ул ялгыз карчык? Ничекләр итеп көн күрер дә ничек түзәр бу хәленә? «Безнең әле ярый юанычка да, көенечкә дә бала-чага бар»,– дип, шуны уйлап кайгырышалар якын-тирә солдаткалар, бергә туры килгәндә.

Әйе, мөгаен, Бәдүк шул хакта, үзе дә китсә, япа-ялгыз тилмереп каласы анасы хакында да уйлагандыр. Гөлдәминәсен дә «югалтасы» – калдырып китәселәре килмәгәндер. Өйләнсәң дә ярый, әлбәттә. Әнә бит Гөлкәй үзе дә: «Әйт кенә, әткәй разый булмаса да, үзем разый бит,– дип тора икән. – Китсәң – көтәрмен, башкалар көтәләр бит әле әнә»,– ди икән. Нишләргә хәзер Бәдүккә – берәү дә киңәш бирә алмаячак шул.

Әнә шуларны уйлап, Бәдүк берсеннән-берсе сагышлырак, моң-зарлырак көйләрне көйләп, ул бәхетсез «Зиләйлүк», «Зөлхиҗә»ләр, «Таһир-Зөһрә»ләрне искә алып бара сыман. Аның ул сыкрануларына, сызлануларына юл буе үлән сабаклары да сыкрап куя, әрнеп, тибрәнеп озатып кала төсле миңа.

…Шушы Иртәк үзәне буенда, буп-буш ак кар сахрасында бер ялгызы әле бик озак моңайган иде Бәдүк күршем. Соңгы шәфәкъ нурында без элекке Хәзрәт бакчасы урынына барып җиттек. Тәнне куырып-куырып алган төнге суык төшкәч кенә, кайтыр юлга чыктык.

– Үгезең ята күрмәсен,– дип, Бәдүк мине һаман кисәтеп торды.

Бөтенләй хәлдән тайган, уфырып-уфырып авыр сулаган ул малкайны мин мөгезеннән сөйрәп барам, Бәдүк абый олауны арттан этәреп килә…

…Әйе, авылны, Бәдүк абыйны хәтерләү белән үк, мин көне төнгә ялганган ул озын сәфәрне дә һаман искә алам.

– Шөбһәсез, хәтер сандыгында гыйбрәтле хәлләр генә кала бара ул,– дип, мин сөйләгәннәрне җөпләп куя Шаһиәхмәт абзый.

III

«Иртәгә буласы хәлне күңел сизенә ул» дигән юрау, ышану бар. Кем нәрсәгә ышана бит. Миңа калса, Бәдүк белән әнә шундыйрак хәл килеп чыкты. Хупҗамал әби аннан алдагы төндә ниндирәк төш күргән һәм аны ничек юрагандыр, хәтерләмим. Югыйсә, төпчек улы да чыгып киткәннән соң, ул төшне бик тә күп күрә, күп сөйли торган иде. Аларны төрлечә юрап юана да, моңлана да иде. Хәтерлим әле: әни ул вакытта чын ышану белән әйткәндерме, «мөгаллимә буларак» кына шулай тиеш тапкандырмы:

– Йокыда булган саташуларны юрап бетерү мөмкинме соң, Хупҗамал абыстай?Төш бит ул – йокы чүбе генә,– дияр иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации