Текст книги "Буранлы төндә"
Автор книги: Лирон Хамидуллин
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Шулай итеп, борынгы почта юлы буенда, Юмаш карт биләмәләре янәшәсендә, булачак Юлык авылы урыны күрсәтелә. Бу урынга Казан губернасы авылларыннан башлап егермеләп гаилә килеп утыра. Юлык ямын тотучылар, ягъни кышын да, җәен дә гомерләрен юл йөреп, дөнья гизеп яшәүчеләр – «юллыклар» шәҗәрәсе шушыннан башланып китә. Авыл да элгәрерәк «Юллык» дип аталган.
Бу истәлекләрдә, нигездә, барысы да дөрестер сымак. Тик башкорт ырулары үзәгенә җир эзләп килгән дүрт мосафир – Мәгәш, Бикташ, Әдһәм һәм Төгәлбайның монда очраклы килеп чыгуы гына шикләндерә. Асылда, алар, мөгаен, ул заманда Россиянең казакъ ханлыкларына чиктәш бер почмагы булган бу тирәләргә махсус җибәрелгән кешеләр булгандыр дигән уй туа. Губерна канцеляриясе исеменнән аларны юлга озатканда, мөгаен: «Барыгыз, урын-җирләрне карап кайтыгыз. Авыл урынын сайлагыз да шунда күчәрсез»,– дип җибәргәннәрдер. Тарихи мәгълүматы булмаган авыл тарихчылары еш кына төрле уйдырмалар уйлап чыгаручан. Эзләнүне дәвам итик.
Уфа дәүләт архивында Юлык авылына кагылышлы бер документта бу вакыйга болайрак тасвирлана. Монда дәүләт карамагындагы бик әһәмиятле юлларны тоту, ям хезмәтен үтәү өчен, Казан губернасы Чар даругасы (төбәге) сотнигы Зилал Кулиев кешеләре җибәрелгән икән ләбаса. Кырык гаилә. Ягъни Юлык авылын нигезләүчеләр сотник Зилал Кулиевкә буйсынган йомышлы татарлар булган. Бу вакыйга 1770 еллар ахырына туры килгән.
Ничек кенә булмасын киләләр, төпләнәләр, яши башлыйлар. Кырык дугага ат җигеп патша чиновникларын һәм почта йөртүдән тыш, алар үз өлешләренә тигән юлларны да карыйлар. Күперләр төзәтү, чакрым баганаларын кую, кышкы бураннарда адашмас өчен, юл буе маякларын утыртып чыгу шулай ук бу татар ямчылары җилкәсенә төшә. Авыл янәшәсеннән Сакмар суына таба аккан олырак елгага башлап йөрүчеләре хөрмәтенә Мәгәш исеме бирәләр. Кечерәк инеш Төгәл атамасын ала.
Әйе, кешеләр килә, яши, үлә. Авыл очындагы үр кырыенда зират урыны билгеләнә. Гомәр ага Әбүбәкеров ул зиратта иң элек куелган истәлек ташы барлыгын да язган. Ләкин аның куелу елын дөрес билгеләмәгән – милади ел исәбенә күчергәндә хата җибәргән. Димәк, аның исәпләвенчә, элекке Юлык утарына кимендә егерме-егерме биш еллар әүвәлрәк нигез салынган була. Авылда манаралы беренче агач мәчет 1768 елда нигезләнгән, аңа чаклы гыйбадәтне гади бер авыл йортында укыганнар. Беренче мулла-мәзиннәр Әдһәм баба токымыннан киләләр. Гомәр ага дәфтәрендә 1768–1900 еллар арасында Беренче мәхәлләдә имам булган муллалар исемлеге дә теркәлгән.
Тора-бара Юлык бу төбәктә үзенә күрә бер сәүдә үзәгенә әверелә. Җәй урталарында, июль башында, монда ун-унбиш көнгә сузылган ярминкәләр оештырыла. Аңа үз сәүдәләре белән Оренбург, Эстәрлетамак, Каргалы, Орск, Троицк, Чиләбе якларыннан да кешеләр җыела торган була. Ә һәр атнаның сишәмбесендә монда зур базар көне икән. Шуңа күрә дә авыл бик тиз үсә, тиздән ике мәхәлләгә бүленә. ХХ гасыр башында Юлыкта дүрт йөз хуҗалык исәпләнгән. Озакламый авыл халкы ике җәмгыятькә – ясаклылар белән мещан-служилыйларга аерыла, боларның старосталары да аерым-аерым сайлана. Моның сәбәбен Гомәр ага авылда сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр күп булудан күрә. «Ясаклылар килмешәк мещаннарны кысрыкларга тырыштылар»,– дип тә яза.
Дөрес, шул заманда Юлык ярминкәсенең дан алуында авыл һөнәрчеләре белән сәүдәгәрләрнең өлеше бик зур. Юлык биләмәсен билгеләгәндә, башкортлар, никтер, бик саран кыланалар: авылдан бер чакрымнан ары китеп, сабан борынын төртмәскә, дип кисәтәләр. Ә ул бер чакрым киңлектәге басуга атка дип солы чәчсәң, үз ризыгыңны чәчәргә урын калмый, үзеңне генә кайгыртсаң, юл йөргәндә, атыңа ни ашатырсың? Шундый хәлдән чыгу өчен, кешеләр һөнәрчелеккә ябышырга мәҗбүр булалар: чиккән калфак, кәләпүшләр тегәләр, агачтан, юнып, төрле йорт-җир әйберләрен, балалар уенчыкларын ясыйлар. Ям хезмәтен үтәргә дип юлга чыкканда, шулар белән сәүдә итә башлыйлар. Ә юл йөргән җирләреннән якын-тирә башкорт авылларында үтемле саналган әйберләрне алып кайтып саталар. Шулай итеп, авылда фәкать һөнәрчелек белән генә көн күрүче катлам һәм сәүдәгәрләр катламы барлыкка килә.
* * *
Рәмиевләр менә шушы авылга килеп урнашалар. Бу дәвердә Юлыкта Мастак карт Искәндәрев, Сөләйман Әдиһәмов, Хәйбулла Әбүбәкеровлар зур кибет тотучы олы сәүдәгәрләр исәпләнгәннәр. Ә Мөхәммәтсадыйк бай килеп утыргач, аларга беркадәр кысрыкланырга туры килгән.
Мөхәммәтсадыйк Юлыкта да эшне зурдан башлаган. Килеп тупланырга өлгермәгән, бу якларда күрелмәгәнчә, ташпулатлар салырга керешкән. Ташчы осталарны ерак Каргалы авылыннан китерткән. Шулай итеп, элек авылның бер почмагы саналган өлешендә Рәмиевләрнең таш келәт, таш кибет, таш йортлардан торган бай утары күтәрелеп чыккан. Тупланып та өлгермичә, ул монда, элгәреге сабын кайнату бинасына өстәп, күн эшкәртү цехын да җайга салып җибәрә. Әмма аның төп хыялы, әлбәттә, башка эре сәүдәгәрләр кебек, берәр алтын приискы ачып җибәрү һәм шуның рәхәтен күрү була. Юлыктан дүрт-биш чакрымда, Мәмерья дигән бер җирдә, элек-электән алтын комын юганнар, алтын тапканнар икән. Ләкин Мөхәммәтсадыйк бай, билгеле инде, Мәмерья алтынчылары кебек бер кулга иләк, икенчесенә соскы тотып кына эш итәргә теләми. Зурдан эш башлардай урын эзли. Эзли торгач, андый урын да табыла – Юлыктан сиксән чакрымнардагы Ишбирде белән Күсәй авыллары янәшәсендәге алтын чыгару шахтасының сатылуы хакында хәбәр ала. Элекке дәүләт чиновнигы Шипов бик тә тынгысыз эштән – прииск тоту мәшәкатьләреннән бизгән икән. Мөхәммәтсадыйк ул авыр йөкне үз җилкәсенә алырга ризалык белдерә. Акча туплап, губерна башкаласына берничә мәртәбә барып кайтудан соң, үз хыялына ирешә.
Әйе, 1869 елдан «алтын приисклары тотучы Рәмиевләр» дәвере башлана. Бер елдан соң ул Ишбирдедән җитмеш-сиксән чакрымнардагы тагын бер приискка хуҗа була. Һәм аны Хәни-фә исеменә яздыра. Моннан соң инде алар ике-өч елга бер яңадан-яңа приискларны өстәп кенә торачаклар. Унике яше тулгач, Шакир исеменә атап язылганы да, шуннан соң озакламыйча «Закирский» приискы да пәйда булачак. Бәлки, артыгын да өстәрләр иде – патша хөкүмәтенең дә тәртибе кырыс шул: бер кулга берьюлы мул иттереп андый хәзинәле җирне өләшми. Бер чыганак урынында бер кешенең пае чикләнгән була. Шулай да тау, далалар буйлап китә-китә Рәмиевләр дә эшләрен уртача бер дәүләт урнашырдай киң бер мәйданга җәелдерәләр. Ишбирдегә иш итеп, Солтан, Галишах, Сәхра, Чуртан, Кумак, Кучкар, Балкан, Симунский, Шәйхан, Восьмой ише егермеләп чыганак ачыла. Рәмиевләр, иркен Орск өязе чиген үтеп, күршедәге Үрге Урал, Троицк биләмәләренә дә үтеп керәләр.
Орск халкы соңрак «Рәмиевләрнең алтыны тарта Орски егетләрен» дигән шаян такмак чыгарсалар да, әлбәттә, беренче чиратта бу эшкә Юлык егетләре һәм ирләре алыналар. Дөрес, алар, җир астына төшеп, кәйлә белән җир куышын чукучылар арасында бик алай ишле булмыйлар. Ә менә исәп-хисап эше, йомышчы-булышчы, десятник, артельщик хезмәтләрен бик теләп башкаралар. Авыл булып оеша башлаганнан бирле мулла-мәзинлекне кулдан ычкындырмаган Әдһәм баба токымы бу өлкәдә аеруча шөһрәт казана: Рәмиевләрнең дүрт приискысының идарәче-управляющийлары шушы Әдһәмовлардан була. Мәсәлән, Күсәй авылы янәшәсендәге Ишбирдедә – Зариф Әдһәмов, Троицк шәһәре тирәләрендәге бер приискта Камал Әдһәмов «баш» җитәкче исәпләнәләр… Тора-бара андый җаваплы эшләрне үтәрлек дәрәҗәгә Мөхәммәтсадыйкның Юлыктан чыккан баҗасы балалары – Габитовлар да өлгереп җитә.
Мөхәммәтсадыйк Рәмиев әкренләп үз вазифаларын улларына тапшыра да бара. Кыш айларында, приискларны җәйгегә әзерләү барышында, җир катламнарын күтәреп торырдай терәү агачларын ташып кую, яңа җиһазлар кайтарту бурычларын үтәгәндә, аңа Шакир белән Закир да булышалар. Вафаты алдыннан хаҗга барганда, бу эшләрне ул тулаем Шакир улы белән прииск идарәчеләренә тапшырып китә. Юлыктагы төп утар һәм андагы контора эшләрен алып бару олы улы Шакирга йөкләнә. Ә ул монда үзенчә зур үзгәрешләр башлап җибәрә.
Мәңгелеккә булсын дигәндәй, 1898 елда Рәмиевләр үз утарлары кергән мәхәлләдә зур таш мәчет төзи башлыйлар. Ерактан ук күңелне тартып торырдай матур күренешле бу мәчетне дә Оренбург янәшәсендәге Каргалыдан китерелгән ташчы осталар башкарып чыгалар.
Шул ук елда бу мәчет каршында яңача белем бирүче җәдиди мәдрәсә ачыла. Монда укытыр өчен, чит җирләрдә белем эстәп кайткан укымышлы хәлфәләр – Харис Әдһәмов, Фазылҗан Зәйнигабдинов, Гыймадетдин Әбүбәкеров, Хәбиб Гобәйдуллиннар тартыла. Алар арифметика, физика, алгебра, тарих, география дәресләрен укыталар.
Рәмиевләр үтенече нигезендә, 1898 елда Орск өяз мәгариф бүлеге карары белән, Юлыкта русча белем бирүче өч сыйныфлы мәктәп тә ачыла. Рус теле һәм әдәбияты дәресләрен бу мәктәптә ике кыш Әмирхан Вәлиди дигән кеше алып бара. 1900 елда яңа хәлфә Каһарман Чанышев чакырып китерелә. Бу укытучы Хәнифә абыстайның кайсыдыр кыз туганының улы булырга тиеш. Революциядән соң Юлык, Темәс, Баймакларны эченә алган Тангаур-Бөрҗән кантонында мәгариф һәм мәдәният эшләре башында торган, егерменче елларда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең якын дусты булган Садыйк Чанышев шушы «урыс хәлфә»нең улы инде. Садыйк Чанышевның Юлыкка һәм шул авылда Рәмиевләр тырышлыгы белән оештырылган китапханәдә эшләп алган күренекле драматургка багышланган истәлекләре Башкортстан матбугатында басылып чыккан иде. Әмма ул анда – алтмышынчы елларда дөнья күргән истәлекләрендә – үз нәселе шәҗәрәсен телгә алмаган иде шикелле.
Рәмиевләр мәчете карамагындагы җәдиди мәдрәсә шәкертләре иртәнге якта рус мәктәбенә йөриләр дә соңыннан мәдрә-сәгә кайтып укуларын дәвам итә торган булалар. Мәдрәсә башлыгы таш мәчет мулласы Барый Зәйнигабдинов була. Бу дәвердә аның бертуганы Абдулла исә Орск шәһәрендәге биш мәчетнең берсендә имам вазифасын үти. Мулла Барый, мәхәлләдә атасы Сәлих ахуннан урын бушаганчы, берникадәр вакыт Рәмиевләр конторасында да хезмәт итеп ала, заманча карашлы кеше буларак таныла. (Сәлих ахун Зәйнигабдиновның 1911 елда вафат булуы хакындагы мәгълүмат Риза Фәхреддин хезмәтләрендә теркәлгән.)
Билгеле, Юлык авылының бу дәвер мәдәни дөньясында иң якты эз калдыручы сыйфатында Шакирның беренче хатыны Гәүһәр Рәмиева гәүдәләнә. Гомумән, Рәмиевләрнең хатыннары үзләре яшәгән тирәлектә яшь буынга тәрбия бирү өлкәсендә зур эш башкаралар. Мәсәлән, Оренбург бае Гани Хөсәенов тырышлыгы белән һәм аның акчасына Каргалы авылында беренче рәсми кызлар мәктәбе ачыла. Мәктәп мөдире итеп Оренбургта укыган Фатыйма Әдһәмова билгеләнә. Ә бу мәктәпкә шефлык-күзәтчелек бурычын үтәргә шагыйрь Закир Рәмиев хатыны Мәхүбҗамал ханым алына. Аның тырышлыгы белән шулай ук аларның барлык прииск бистәләрендә дә малайлар һәм кызлар өчен аерым мәктәпләр булдырылган була. Ул мәктәп-мәдрәсәләрдә укыган кыз һәм ир балаларны аннары Рәмиевләр хисабына югары дәрәҗәле шәһәр мәдрәсәләренә, гимназияләргә белем эстәргә даими рәвештә җибәреп торалар.
Закир Рәмиевне ата-анасы, өйләнгәч тә, төбәк башкаласында – Оренбургта яшәргә җибәрәләр. Бу вакыйга аларның олы кызлары Өммегөлсем тугач та тормышка ашырыла. 1886 елда туган Искәндәр инде – шәһәр баласы. Ә алтын приискларында төп эшләрне башкаручы Шакир гаиләсенә мондый бәхет ата-ана вафатыннан соң, 1900 елда гына тия. Шул көннәргә чаклы алар кыш айларын Юлык авылындагы төп утарда үткәрәләр. Нәсел-нәсәбенең чыгышы Каргалы авылына бәйле булган, үзе Оренбургта туган Гәүһәр Арабова-Рәмиева туган җиреннән ерактагы төбәктә бик актив рәвештә җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Әйе, Гәүһәр Рәмиева бу юнәлештә Юлыкта бик зур эшләр башкара. Аның тырышлыгы белән монда башта беренче баскыч кызлар мәктәбе булдырыла. Аннары аңа һөнәр мәктәбе өстәлә. Анда укучы кызларга Гәүһәр Рәмиева үзе дә дәрес биргән. Өстәвенә укучы балаларга һәр бәйрәм саен бүләкләр өләшә торган була. Балалар өчен чыгарылган матур әдәбият үрнәкләрен дә авылга алар даими кайтарып торганнар.
Юлык халкы өчен дип, бертуган Рәмиевләрнең тырышлыгы белән, ХХ гасыр башында беренче китапханә дә ачыла. Аның мөдире итеп таш мәчет мәзине билгеләнә. Шул хезмәте өчен Рәмиевләр ул гаиләгә өстәмә эш хакы түләп торалар. Ул китапханәне атнага дүрт мәртәбә ир затлары өчен мәзин үзе, калган көннәрдә хатын-кызлар өчен аның җәмәгате ача торган булалар.
Бу дәвердә Юлыктагы кызлар мәктәбендә Габбасова Әсма, Һибәтуллина Зәйнәп, Әдһәмова Гөлрух, Рәйхана исемле укытучылар укыта. Аларга Шакир Рәмиев егерме биш-утызар сумнан эш хакы билгеләгән була. Бу мөгаллимәләрнең бер ишесен Гәүһәр ханым, Оренбургка барып, Фатыйма Әдһәмова мәктәбеннән үзе сайлап алып кайта.
Рәмиевләр, гомумән, мәктәп, мәдрәсәләр тоту өчен, акча жәлләмәгәннәр, классларны заманча итеп җиһазландырып тотканнар. Гәүһәр ханым Юлык авылында ай саен шушы мәктәп һәм мәдрәсә укучылары һәм мөгаллимнәре ярдәмендә уенлы-җырлы кичәләр дә оештыра. Анда җыр, биюләрдән кала төрле уен коралларында халык көйләрен башкару ярышлары, шигырь уку ярышлары оештырыла. Шунда катнашучылар, бигрәк тә ярышта отучылар, затлы бүләкләр белән бүләкләнәләр.
1900 елда Оренбургка күчеп яши башлагач кына, Гәүһәр абыстайның Юлыктагы эшчәнлеге бераз сүлпәнәя төшә. Ә унынчы еллардан соң инде ул монда күренми. Шакир Рәмиев җитди рәвештә авырып китә һәм 1912 елның март башларында фаҗигале рәвештә вафат була. Энесе Закир һәм башка туганнары озатуында башкалага дәваланырга барганда, Мәскәүгә җитәр алдыннан, ул, таеп, поезд астына эләгә. Аны, Оренбургка алып кайтып, бик тантаналы рәвештә, шәһәр уртасындагы мөселманнар зиратына җирлиләр.
Әйе, Шакир Рәмиевнең кабере Оренбургның үзәк мөселман зиратында, Гани бай, Мәхмүт бай Хөсәеновлар каберләре янәшәсендә. Аларның кабере өстендә бер үк зурлыктагы, дүртәр кырлы итеп эшкәртелгән озынча ак һәм кара мәрмәр истәлек ташлары тора. Бик тә зәвыклы иттереп, саф татар нәкышләре белән сырлап эшләнгән алар.
Шакир һәм Закирларгача яшәгән «чабаталы морза» Рәмиевләрнең каберләре шулай ук Зәй буе Тайсуганында да, Агыйдел буендагы Эстәрлетамак белән Җиргәндә дә булырга тиеш. Тик әлегә алар барланмаган. Юлык зиратындагы аларга нисбәтле биш-алты кабер ташы сакланган. Ләкин әле алар да өйрәнелмәгән. Әлбәттә, бу авыл, бу таш ядкярләр белән әлегәчә ныклап кызыксынучыларның булмавы бик кызганыч. Башкортстан галимнәре аларга беркадәр читләтеп, турыдан-туры үз тарихларына кагылган нәрсәләр түгел дип карыйлар, ахры. Юлык тарихына «үтеп барышлый» гына кагылып китүләр сизелә. Ә Татарстан галимнәре һәм әдипләре өчен, мөгаен, бу төбәк бик еракта калган, әллә ни әһәмияте булмаган бер сәхифә кебек күзалланадыр, күрәсең. Шунлыктан алар халкыбызның мәдәни күгендә якты нур балкытып узган Дәрдемәнд-Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи ише олуг исемнәргә бәйле бу үзенчәлекле бер дөньяны читләтебрәк узалар шикелле.
Дөрес, Юлык авылы тарихын һәм аның кешеләре язмышын мин дә өстән-өстән генә тасвирладым. Ул тарихның да Дәрдемәнд-Рәмиев кебек олуг зат нәселенә бәйле өлешен генә алырга тырыштым. Бәлкем, укучы шушы язмадан шагыйрьнең төп рухи бишеге саналырдай бу үзенчәлекле авылны төсмерләп кала алыр.
Шагыйрь биредә, сөзәк үр буйлап сузылган хәтфә чирәмле урамнарда тәгәрәп уйнап үскән, буй җиткергән. Шушы Юлык авылы мәктәп-мәдрәсәсендә беренче мәртәбә хәреф таныган, киләчәк серле дөньяга алып кереп китәчәк беренче китап битләрен ачкан. Шул дәвердән башлап ул тормышта китап сүзенә, басма язу фикеренә таянырга кирәклегенә төшенгән. Халыкның якты киләчәге фәкать мәгърифәт белән мәдәнияткә бәйле булганлыгын да нәкъ менә шушы ерак бер татар авылында күңеленә сеңдергән ул… Юлык башкорт кардәшләребез җырларында җырланган Ирәндек тау тезмәсе куенында утыра. Тау сырты артында гына истәлекле Сакмар суы агып ята. Яшүсмер Шакир, Закирлар Ирәндек тау итәкләрендә уйнап йөргән, Сакмар суда коенган бит. Рәмиевләрнең прииск идарәләре урнашкан кайбер авыллар яки алар ике-өч ел укып йөргән Муллакай тирәләрендәге табигать тә бик матур. Ике бертуган шушы гүзәл табигать кочагында йөреп, уйнап үскән… Монда аларның эзләре калган. Тик әлегә шул эзләрдән йөреп, бөек Дәрдемәндебез сурәтен күзалдына китерердәй кино тасмалары гына эшләнми…
Юлык авылы шагыйрь Дәрдемәнд белән җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевнең бишеге икән; олы, зур дөньяга ул шушы бишектән атлап кереп киткән… Без, укучылар һәм аның варислары, бу хакта һич кенә дә онытырга тиеш түгелбез!..
Инде авылы белән саубуллашыр өчен, сүзне шагыйрьнең үзенә бирик.
Тәгәрәп, аунап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып,
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
Йөгереп-йөгереп туктаган…
Яулык болгап
Сыктаган
Нәзкәй билем, исән бул!
(«Видагъ»)
Ерак юллар, якын аралар…
Дәрдемәнд-Рәмиевнең Юлыктан кайчан китүе төгәл мәгълүм түгел. Мөгаен, ул башлангыч дәвердә кайта-китә генә йөргәндер, туган йорты белән араны бөтенләйгә өзмәгәндер. Истанбулда ике ел чамасы белемен үстереп, дөньяга карашын киңәйтеп кайтканның соңында, ул берара Юлык белән Орск шәһәре арасында «гомер уздыра» шикелле. Бу чорда ул Истанбулда чакта артык кара, мәдәниятсез дип исәпләнгән Борнаев байлар йортында да үзе өчен ак сәхифәләр таба. Өяз каласында иң мәртәбәле, сәүдә эшен иң киң җәелдергән сәүдәгәр Борнаевның заманы өчен бик тә гыйлемле, нәзакәтле кызлар үстерүе ачыклана. Булачак шагыйрь шушы дәвердә Мәхүбҗамал Борнаевага гашыйк була. Ялкынлы йөрәгенә мәхәббәт нуры кадаган Мәхүбҗамал гүзәлкәйдән ерак йөрмәс өчен, күпмедер вакытка шушы өяз каласы Орскида яшәп тә ала булса кирәк. Дөресрәге, алар монда Шакир агасы белән алмаш-тилмәш яшәп ала торган булганнар. Кайчандыр аталары Орск каласында ачкан кибет, малайлар үсә төшкәч, алар карамагына күчә. Алар аны тәэмин итеп, күзәткәләп торырга тиеш булганнар. Димәк, шәһәрдәге башка сәүдәгәрләр белән дә аралашканнар.
Сәүдәгәрләр ул заманнарда бер кибет төбен саклап кына утырмаган, әлбәттә. Шул җөмләдән Рәмиев, Борнаевларның да Орск шәһәреннән кала зур ярминкәләр узган башка төбәкләрдә дә сәүдә эшләре барган, анда даими яшәп, ул эшне оештырып торучы ышанычлылары булган. «Бүрене аягы ашата» дигән әйтемдәге кебек, ул бүрегә берәү дә ризыкны китереп алдына салмаган кебек, сәүдәгәрләргә дә аны үз аяклары белән йөреп, эзләп алу кирәк булган. Алар бүген Оренбург якларын урап кайтсалар, ике-өч көн хәл туплаганнан соң ук, Троицк, Чиләбе тирәләренә ат чаптыруны кирәк тапканнар. Шунсыз, йомшак ястык өстендә иркәләнеп ятып кына, «бай» исемен алу татар сәүдәгәрләренә һич тә мөмкин түгел, әлбәттә.
Мөхәммәтсадыйк Рәмиев тә, гәрчә сәнәгать өлкәсендә ярыйсы ук уңышка ирешкән булса да, сәүдәгәрлек кәсебен дә ташламаган. Аның сату-алуны оештыру эшенә билгеләнгән үз ышанычлылары, үз кешеләре булган. Алар да шәһәрдән шәһәргә, базардан базарга йөреп торганнар. Идел буе шәһәр һәм авыл сәүдәгәрләре арасында Мәкәрҗә ярминкәсе данлы саналса, Урал төбәгендә алыш-биреш белән шөгыльләнүчеләр ешрак Эрбет ярминкәсендә очрашканнар. Ара-тирә шул доверенныйларга ияреп йөреп, Шакир белән Закир да сәүдә кәсебе серләренә төшенергә тиеш саналган.
Әнә шундый сәяхәтләрнең берсендә Закир Рәмиевкә Эрбет ярминкәсеннән кызның атасы белән атна буе бергә кайтырга туры килгән. Шунда, имеш, алар җан ахири булып дуслашып та киткәннәр. Шул сәфәрдән соң яшь бай, имеш, шәһәргә килгән чакта әлеге Борнаевларга – булачак каенатасына кермичә һич тә китми икән. Борнаевларның бик тә сылу Мәхүбҗамалын ул килүләренең берсендә очрата икән дә башка юл-сәфәрләрен оныта да икән, дип сөйләрләр иде Борнаевлар йорты белән бәйле булган кайбер карчыклар. Орск шәһәре карчыклары, билгеле, бу вакыйгаларны кайчандыр ата-аналарыннан ишеткән булган. Ә алары әлеге байларның ышанычлылары, йомышчылары булып йөргән ич. «Халык теленә кергән хәбәр хак була» дигән мәкальгә ышансак, әлеге хатирәләрнең дөрес булуы да бик ихтимал.
Бу хәлләр, билгеле, ХIХ гасырның сиксәненче елларында ук булып үткәннәр. Шуннан соң инде яшьләр, ярәшеп-өйләнешкәч, 1884–1885 еллар тирәсендә Оренбург шәһәренә күченеп китәләр. Бу гаиләнең губерна башкаласына барып төпләнүе, анда үз йортларын булдырулары ике як өчен дә кирәкле һәм файдалы саналган.
Ул заманда әле бу якларда паровоз, пароход кычкырган авазларны ишетми яшиләр. Тимер юлны мондагы тау араларында бик соңга калып – 1913 елда гына төзи башлыйлар. Ашкын агымлы, кыя-киртәле Урал елгасы буйлап пароходлар йөрми әлегә. Йөри алмыйлар. 1925 елда Орск шәһәренә эшкә җибәрелгән Муса Җәлилгә дә, йомшак вагонда тирбәлеп, шәһәргә керү бәхете тәтеми. Урал-су аша күпер салынып бетмәгәнгә күрә, аларны шәһәрдән утыз чакрымнардагы Круторожино станциясенә чаклы гына китерәләр.
Әйе, ул заманда кайсы якка карап сәфәр чыксаң да, шөлдер-шөлдер килеп шөлдер каккан дугалы җиңел арба-тарантаслар кирәк була. Ике-өч буын сәүдәгәр Рәмиевләрнең гомере әнә шул шөлдер тавышын тыңлап, юл тузанын иснәп дистә мең километрларга сузылган юлларда уза да инде. Оренбург белән Орск шәһәрләре арасындагы юлны да аларга бер-ике урында куна-төнә узарга туры килгән. Орск шәһәре белән приисклар арасындагы юлларның да иң кыскасы ике йөз чакрым чамасы. Юртак ат, арба, чана – аларның гомерлек юлдашы…
Оренбург шәһәрендә, Закир белән Мәхүбҗамал өчен дип, кирпечтән бик иркен, матур йорт төзелә. Зур урам якка чыккан тәрәзәләр саны да уннан ашкан. Ул исә төбәкнең беренче генерал-губернаторы Неплюев исемен йөрткән үзәк урамнарның берсе саналган… (Совет хакимияте елларында ул урамга Ленин исеме бирелә.) Иркен, җыйнак кына ишегалды – «таш утар»да табигый таштан келәт, амбар, ат араннары булдырыла. ХХ гасыр башында шушы иркен утарның икенче урамга чыккан почмагында «Вакыт» басмаханәсе һәм анда эшләүче мөхәррирләр өчен яңа бина да торгызылачак.
* * *
Хәер, йорт, утар төзелә торсыннар, без исә, бер-ике сүз белән генә булса да, күп мәртәбәләр телгә алынган шәһәрне беркадәр тасвирлап үтик. Бу таш кала ике зур елга кушылдыгында, Урал белән Сакмар култыгында утыра. Сакмар исә Урал-суның сыртына, агымның нәкъ урта бер җирендә, елга казакъ даласына табарак авышкан төшендә килеп кушыла. Сакмар тамагы сазламыклы булганлыктан, шәһәр аның агымы буенча өскәрәк, борынгы бабаларыбыз Актүбә дип исем биргән түбәгәрәк тартылып тора. Элекке Актүбә – хәзерге Маяк тавы итәгендәге шәһәрнең бер чите. Ә аның үзәге исә текә маңгаен Урал елгасының киртләч ярына терәп тора. Яр буе скверыннан елганың иңкү ягындагы урман-әрәмәлекләр күренә. Анда, Азия ягының куе әрәмәлекләре арасында, анда-санда шәһәр байларының җыйнак-матур дача йортлары шәйләнә.
Мамай хан заманнарында ук булмыйча, берәр гасыр чамасы соңрак хәзерге Маяк тавы итәгендә нугайлар төзегән Актүбә шәһәре булганлыгын тарихчы П. И. Рычков хәбәр итә. Оренбург каласын төзи башлаганда, ул каланың хәрабәләре әле бар иде, нугай ханы Бачман каберенә куелган таштагы язу укырлык иде, дип яза.
Оренбург шәһәре салынганда ук булачак губерна үзәге һәм яулап алынган җир вә халыклар белән идарә итү урыны буларак билгеләнә. Шул караштан чыгып төзелә. Кайчандыр тынгысыз Азия һәм Сакмар арты якларына каратып, усал тупларын тырпайтып торган крепость диварлары бүген дә шомландыра әле… Әйе, шәһәр кайчандыр Россия дәүләтенең форпосты буларак шушы урынга – гомер-гомергә казакъ, нугай, башкортларның биләмә чикләре бәйләнешкән бер үзәккә«утыртылган». Баштарак, «Оренбург экспедициясе» дип исемләнгән комиссиягә булачак беренче генерал-губернатор И. И. Неплюев җитәкче итеп билгеләнгәнче, губернаның башкаласын хәзерге Орск урынында сайлаган булалар. Неплюев исә андый карар белән килешми, Петербургка җибәргән хатларында: «Шәһәр урыны бик җайсыз сайланган, үзләрен бик тынгысыз тоткан башкорт, казакъ ырулары уртасында»,–дип белдерә. Һәм Орь елгасы тамагындагы төзелешне туктатмастан, «башкала»ны Россия үзәкләренә илтүче ике юл чатындарак булган Сакмар тамагына күчерә. Шулай итеп, 1743 елда хәзерге Оренбургка нигез салына башлый. Моннан Урал елгасы аръягындагы казакъ далаларына – «дуслык договоры» төзегән Әбелхәер хан биләмәләренә дә, Сакмар-су артыннан көнчыгыш тарафка сузылган ярым ирекле башкорт күчмәләре җирләренә дә, ике гасыр чамасы элек яуланып та, патша хөкүмәте тарафыннан хәзер генә ныклап үзләштерелә башлаган көнбатыш өлкәләргә дә якын була, билгеле.
Димәк, борынгы Актүбә шәһәрчеге урынында Оренбург каласы, шул кала үзәгендәге тыныч бер урамда – каһарманыбыз Рәмиевнең таш утары… Озакламыйча ул утар үзенә күрә бер мәдәни үзәккә әвереләчәк, даны еракларга таралачак әле аның. Ә хәзергә яңа утардан ике урам аша гына диярлек икенче бер мәдәни үзәк – атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе шәһәрчеге калкып тора… «Хөсәения» мәдрәсәсе Закир гаиләсе шәһәргә күчеп яши башлаган чорда, 1889 елда ачыла. Ата-бабаларының тумышы Сакмар буе Каргалысыннан булган өч туган – Әхмәт, Мәхмүт һәм Гани бай Хөсәеновлар оештырган мәдрәсә. Шунысы игътибарга лаек: Габделгани байның анасы Нәкыя абыстай Юлык кызы була. Гани дә, шул авылда туып, алты-җиде яшенә чаклы шунда, бабалары йортында үскән. Әлбәттә, «Юлык балаларын» – ике бертуган Рәмиевләрне ул, Рәмиевләр исә аны элек күреп белмәгән. Шулай да Закир белән Мәхүбҗамал Оренбургка килеп төпләнгәч, шәһәрдә беренчеләрдән булып аларны бертуган Хөсәеновлар үз итә. Рәмиевләргә аларның «үз Каргалысы» да бик ошый. Алар анда еш кайтып йөри башлыйлар. Шуңа күрәдер, мөгаен, кайбер Каргалы карт-карчыклары Мәхүбҗамалны бүген дә үз авыллары кызы итеп күрергә тырышалар.
Шәһәр белән Каргалыда гына түгел, якын-тирә авылларда да мәктәп-мәдрәсәләрне күпләп ачу дәрте белән йөргән Хөсәеновларга да ерак Истанбулларда укып, белемен арттырып һәм дөнья күреп кайткан Закир әфәнде, аның тормышка карашлары хуш килә. Рәмиевләр дә Хөсәеновларның башлаган эшләрен бик хуплыйлар. Милләттәшләрен укымышлы итү, һич югы, аларга башлангыч белем бирү хыялы белән үзләре дә күптән хыялый ич инде алар. Хөсәеновларга бу изге эшләрендә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә биш куллап алыналар. Мәхүбҗамал ханым да бу эштән читтә калмый, кызлар өчен ачылган мәктәпләргә булышып, үз өлешен кертә.
Шулай итеп, «башкала» шәһәрендә дә Рәмиевләрнең абруе көннән-көн үсә, арта бара. Озакка сузмыйча гына, Закир әфәнде Рәмиевне «Хөсәения» мәдрәсәсенең «идарәче байлары» исемлегенә дә сайлап куялар. Генерал-губернатор канцеляриясе документларында мөхтәрәм мәдрәсәнең «Попечительләр Советы» дип теркәлгән бу идарәсе уку-укыту программасын даими тикшереп, аңа кирәгенчә юнәлеш бирүне дә кайгыртырга тиеш була. Бик җаваплы бу бурычны әлеге Совет өлешчә Дәүләкән ягы «төмән»нәреннән чыкмыш Гайса морза Еникиев белән Закир Рәмиевкә йөкли.
Оренбургта бу елларда зыялы татарлар байтак була. Неплюев исемен йөртүче хәрби уку йортында гарәп, фарсы, төрек, Урта Азия төркиләренең телләрен яхшы белүче Мирсалих Бикчурин укыткан. Соңрак башка шәһәргә күчерелгән, Закирлар килгәндә Оренбургта эшләгән Татар укытучылар мәктәбе җитәкчесе Усман морза Саинов, шул мәктәпнең укытучысы, татар, башкорт җырларын оста башкаручы Гайса морза Еникиев, үз мәдрәсәсен «Хөсәения»гә кушканчы ук дан-абруй казанган Казан арты Түнтәр авылы мулласы Шаһимәрдән Үтәгәнев һ. б. яшь гаиләне үз итеп каршы алалар.
Дәрдемәнд-Рәмиев, әлбәттә, бу дәвердә шәһәр һәм губерна күләмендәге башка кешеләр белән дә аралаша, башка төр җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Губерна җәмәгатьчелеге тиздән аны Беренче чакырылыш Дәүләт думасына депутат итеп күрсәтә. Россия халыклары язмышын, шул исәптән татар халкының да киләчәген хәл итәргә, һич югы, шуңа омтылып карарга тиешле булган Дума депутатлары исемлегендә тагын Оренбургтан доктор Байбурин, Гайса Еникиев, Орск шәһәреннән сәүдәгәр Фәйзулла Мөэминов, Каргалы авылы мулласы Хәйрулла Госмановлар теркәлгән. Ләкин бу депутатларның берни дә эшли алмый калуларына, сайлануларыннан ике ай үткәч тә, патша хөкүмәте тарафыннан куылуларына алар гаепле түгел, билгеле. Эшләргә мөмкинлек тудырылса, киләчәк өметләрне гамәлдә чагылдырырга сәләтле депутатлар сайланган ич!
Көндәлек тормышта, көнкүрештә Дәрдемәнд-Рәмиевнең гаҗәеп тыйнак булуын, бик йомшак табигатьле икәнлеген күпләр билгеләп үтәләр. 1906 елда Думага депутат итеп күрсәтелгәч тә, ул беркадәр сабырлык сиздерә, хәтта икеләнеп кала сыман. Мондый олы вазифаны үз җилкәсенә күтәрердәй миннән мөхтәрәмрәк зыялылар бардыр дип, үз дәрәҗәсенә түбәнсетебрәк карый, дип тә искә алалар замандашлары.
Закир Рәмиев-Дәрдемәнд көндәлек тормышта тыйнак, сабыр табигатьле күренсә дә, үзалдына куйган максатка ирешү юлында – татар халкын белемле, укымышлы итү бурычын үтәгәндә – һәр эшкә җитди тотына. Бу кадәресен инде без татар дөньясында беренче газеталардан булган «Вакыт»ның чыгуын оештырып җибәргәнлегеннән дә (1906 елның феврале), «Шура» журналына нигез салгандагы эшчәнлегеннән дә күрәбез.
Оренбург шәһәрендә төпләнеп яшәгән елларында шагыйрь белән аның хатыны «әдәби-мәдәни мәҗлесләр», «кичке утырышлар» оештыргалап торалар. Әдәбият, сәнгать һәм көндәлек яшәеш, сәясәт мәсьәләләрен уртага салып сөйләшенгән ул мәҗлес-кичәләргә Рәмиевләрнең таныш-белешләре генә түгел, шәһәргә килеп чыккан һәр яңа фикердәш тә катнаша алган. Болардан тыш, Дәрдемәнд-Рәмиев һәр атна кичендә (китапча әйткәндә, һәр пәнҗешәмбедә) төрле-төрле үтенеч белән мөрәҗәгать итүче гади халыкны да кабул итә. Аларны кабул итү өчен, шул көндә бер сәгать вакыт билгеләнгән була. Шул вакытка чамалап, аның өенә авыл хәлфәләре, ярлылар, шәкертләр киләләр.
Шушы җәһәттән «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкерте, Галимҗан Ибраһимовның туганы Мохтар Ибраһимов истәлекләре бик тә гыйбрәтле. Ул болай искә ала: «Бер язны без шәригем Гомәр Нигъмәтуллин белән бергә… «Хөсәения» мәдрәсәсенә керү нияте белән Оренбургка киттек. Аркаларыбызда – капчык, кулларыбызда – таяк. Әле кар эреп бетмәгән, юл пычрак. Бата-чума барабыз… «Хөсәения»гә урнашканнан соң… без җәйгә авылга кайтмаска, Рәмиевләрнең алтын приискаларында эшләп бераз акча табарга ниятләдек. Алтын приискаларының хуҗаларыннан берсе булган шагыйрь Закир Рәмиевнең Оренбургта яшәгәнлеген белә идек. Гомәр белән аның янына бардык, приискаларының берәрсенә эшче итеп урнаштыруын үтендек. Шагыйрь безне ачык йөз белән каршы алды, хәлләребезне сорашты, киңәшләр бирде. Ләкин эшкә урнаштырмады.
– Прииска эшләренә хәзер катнашмыйм, шуңа күрә урнаштыра алмыйм,– диде. Һәм, кесәсеннән акча чыгарып, икебезгә дә бишәр сум бирде. Без аннан акча сорамаган идек, шулай да шатланып, бик зур рәхмәт әйтеп алдык…»
Төркиядә яшәп вафат булган сәясәт эшлеклесе һәм тарихчы Зәки Вәлидинең истәлекләре дә 1990 елларда үз илендә басылып чыкты. Ул да узган гасыр башында бер кыш чамасы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Ләкин күңеле белән Казанга омтыла. Шул хыялы белән уртаклашыр һәм киңәшер өчен дип, Дәрдемәнд янына килә. Дәрдемәнд аның фикерен хуплый һәм, Казанга барыр өчен дип, кулына илле сум акча тоттыра. «Миңа ул акча пароходта Әстерханга төшәргә дә, шуннан туры Казанга барып урнашырга да җитте»,– дип яза булачак Зәки шәкерт.
Оренбург якларында йөргәндә, мондый истәлекләрне телдән еш кына ишетергә туры килә. Шушындый ук эчтәлекле башка истәлек-язмалар да бар. Дөрес, шагыйрь дә килгән бер кешегә акча өләшеп утырмагандыр, кемгә киңәшен биргән, кемгә киләчәк юлын өйрәтеп чыгаргандыр. Әмма шәһәрдә яшәгән дәверендә һәр атна киченең бер сәгатен бары тик үз гозере белән килгән теләсә кемне кабул итүгә сарыф кылганлыгы мәгълүм.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?