Электронная библиотека » Лирон Хамидуллин » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Буранлы төндә"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Лирон Хамидуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Мәрхүм Исмәгыйль ага Рәмиев тә беренче мәртәбә Дәрдемәнд-Рәмиев йортына шул рәвешле эләккәнлеген сөйләгән иде. Бер нәсел вәкилләре булуларына карамастан, элек алар күрешмәгән була. Ул да: «Мохтаҗлык кичергән һәркемгә Дәрдемәнд хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Аның янына бигрәк тә якын-тирә мәдрәсәләрдә белем эстәп йөргән шәкертләр ешрак йөргән. Анда, татар, башкорт кешеләреннән тыш, Урта Азиядән килгән үзбәк, казакъ халкы вәкилләрен дә, авыл муллаларын да очратып булган»,– дип, алдарак китерелгән сүзләрне тагын бер кат раслаган иде.

Үзе исә ерак кардәшенә андый үтенеч белән бармый. 1917 ел төгәлләнер көннәрдә Оренбургта Бөтенбашкорт корылтае уздырыла. Уфада чыгучы «Безнең юл» газетасы мөхәррире һәм эсерлар фиркасенең актив вәкиле буларак, шул корылтайга Галимҗан Ибраһимов та чакырыла. Галимҗан үзенә иптәш һәм сакчы рәвешендә ул җыелышка И. Рәмиевне дә алып килә. И. Рәмиев ул вакытта Уфа гарнизонында хезмәт итүче гаскәри писарь да, «Ирек», «Безнең юл» газеталары эшендә катнашкалап йөрүче дә булган.

Беркөнне Галимҗан Ибраһимов аны Дәрдемәнд өенә үз эше белән җибәрә. «Аның йомышын йомышлыйм дип бардым. Дәрдемәндне бик күрәсем килсә дә, үземнең анда әрсезләнеп барырга ниятем юк иде»,– дип сөйләгән иде, мәрхүм. Галимҗанның йомышы бик гади – күренекле җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев белән очрашу көнен билгеләү генә була. Йомыш үтәүче Дәрдемәнднең кабул итү сәгатенә туры китереп бара. «Аларда бик озак тормадым, чират көтүчеләр бар иде. Ул кичтә Галимҗан белән килү көнен генә билгеләдек»,– дигән иде И. Рәмиев.

Әйе, И. Рәмиев ул вакытта Галимҗанның мылтыклы сакчысы да, ярдәмчесе дә, йомыш үтәүчесе дә булган. Оренбург уртасындагы Кәрвансарайда, Зәки Вәлиди җитәкчелегендә ике атна дәвамында бик бәхәсле барган ул Корылтай утырышлары. Анда мөстәкыйль Башкортстан мохтариятен оештыру һәм игълан итү турында сүз барган. Исмәгыйль абый баштан ахырынача диярлек ул җыенда катнаша. Соңгы карарны кабул итәр көндә генә татар кунакларны утырышка кертмиләр, анысында Галимҗан Ибраһимов та була алмый…

Менә шул Корылтай көннәрендә Галимҗан Ибраһимов шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев белән күзгә-күз карашып кына сөйләшәсе сүзләре туганлыгын белдерә, якын арада очрашу вакытын билгеләмәсме икән дип, ярдәмчесен аның өенә җибәргән була.

Исмәгыйль аганың әңгәмәсен бүлдереп:

– Дәрдемәнд белән Галимҗан Ибраһимов элек якыннан таныш булганнармы, очрашып сөйләшкәннәрме? – дип сорау бирдем.

– Очрашкан да, сөйләшкән дә булырга тиешләр,– диде Исмәгыйль абый. – Хәер, Галимҗан абый китапларының байтагы башта Рәмиевләр матбагасында басылып таратылуы да моны раслый… Аннары… тагын икенче… ярыйсы ук четерекле дәлилем дә бар… – дигән иде ул.

Һәм Галимҗан Ибраһимовның унынчы елларда аның бер кызына гыйшык тотып йөрүен «сер итеп кенә» сөйләп алды. Әлбәттә, ул вакытта инде шагыйрьнең кызы Зәйнәп бер әдиптә –үз вакытында байтак кына повесть һәм хикәяләр иҗат иткән Ярулла Вәлидә кияүдә булганлыгын мин дә белә идем.

Димәк, Галимҗан Ибраһимов Дәрдемәнднең икенче кызына – Раузага гашыйк булган, һич югы, ул кызны күңеленнән ихтирам итеп йөргән булса кирәк. Дөрес, Исмәгыйль абый кызның исемен атамады, бәлки, исеме хәтереннән чыккан вакыт булгандыр. Раузаның илдәге буталыш-чуалышлар алдыннанрак кына сәүдәгәр Вәли Яушевка кияүгә бирелгәнлеген соңрак башка берәү сөйләде. Ләкин ул гаилә егерменче еллар урталарында таркала. Һәм Рауза калган гомерен Искәндәр абыйсы янында – Баймак бистәсендә үткәрә…

Дәрдемәнд кабул итәсе көндә Исмәгыйль Рәмиев белән Галимҗан Ибраһимов, озаклап кич утыру өчен, аның өенә юнәләләр. Монда шагыйрь белән әдип, кара-каршы утырып, Октябрь революциясе алып килгән үзгәреш-яңалыклар хакында озак кына фикер алышалар. Галимҗан Ибраһимов әңгәмәдәшенә Корылтайның аерым Башкорт автономиясе төзергә дип карар кабул итүен дә, Орск өязенең төньяк өлешенә кергән Юлык авылы тирәләренең шул яңа мәмләкәт карамагына күчәчәген дә белдерә. «Ул тирәләрдәге сезнең приискларның язмышы хәзер шулар кулына күчмәгәе»,– дип тә кисәтеп куя.

Гомумән, Исмәгыйль абый хәтерләвенчә, сүз йомгагы башлыча Галимҗан Ибраһимов кулында була, шагыйрь әңгәмәгә ара-тирә генә кушылгалап, үз фикерен белдереп куйгалый. Исмәгыйль Рәмиев исә ул сөйләшүгә бөтенләй катнашмый диярлек.

– Алар янәшәсендә бераз утыргач, мин торып киттем. Китап киштәләре бик бай иде, шуннан берсен, үземчә бик кызыклысын алып актарырга керештем дә онытылдым,– дип искә төшергән иде ул.

Шушы вакыйгалардан соң инде Дәрдемәнд-Рәмиев бу йортында озак яшәми. Галимҗан Ибраһимов та катнашкан Корылтай утырышлары декабрьнең егерме икеләрендә төгәлләнә. Бер айдан соң, 1918 елның 23 гыйнварында, Оренбургны кызыл гаскәр сугышып ала. Шәһәрдә Совет хакимияте урнаштырыла. «Буржуйлар – долой!» дигән лозунг кичекмәстән тормышка ашырыла башлый. Байларның мал-мөлкәтен конфискацияләүгә керешелә…

Бу көннәрдә Дәрдемәнд-Рәмиев тә үз иреге белән иң әүвәл ишегалдындагы басмаханәсен Совет оешмаларына тапшырачагын белдерә. Киләсе ай башыннан «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналы чыгудан туктый. Яхшы җиһазлы «Вакыт» типографиясендә тиздән Совет дәвере газеталары нәшер ителә башлый. Элек шушы басмаханәдә хәреф җыючы булган Заһид Шәркый-Йосыпов, аның кулдашы, «Хөсәения» мәдрәсәсе хәлфәсе Борһан Шәрәф, яшь комиссар Афзал Таһировлар җитәкчелегендә шунда «Мөхбир», «Эшчеләр дөньясы», «Юксыллар сүзе» кебек газеталар басыла башлый. 1913 елдан бирле «Вакыт» типографиясендә хәреф җыючы булып эшләгән Заһид Шәркый-Йосыпов Оренбург ревкомының мөселман большевиклар бюросы вәкиле сыйфатында типографияне кабул итеп алу вакыйгасында да катнаша…

1964 елның февралендә Олы Кайбыч авылында мин пенсиядәге наборщик Хәбибулла ага Яруллин хатирәсен язып алган идем. Хезмәт юлын Гражданнар сугышы елларында хәреф җыючы ярдәмчесе булып башлаган Хәбибулла абый «Вакыт» типографиясенә бәйле бер истәлек сөйләде. Оренбургта Совет хакимияте урнашкач һәм «буржуаз газеталар» ябылгач, типография хуҗасы шагыйрь Рәмиев хәреф җыючылар җыелышына килә дә:

– Үз арагыздан бер җитәкче сайлагыз, монда булган барлык җиһазны кабул итеп алыгыз,– дип белдерә. Аннары бер төргәк акчага төртеп күрсәтә дә: – Бу төргәктә киләчәк ике атнада типография чыгымнарын капларлык һәм барыгызга да эш хакы түләрлек акча,– дип әйтә Закир Рәмиев.

Шунда ук аның кияве, басмаханә эше өчен җаваплы булган язучы Ярулла Вәлиев тә була. Шуннан соң бу вакыйгада катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтеп, хушлашып чыгып китәләр…

Шагыйрьнең Оренбург каласы белән хушлашу хатирәләреннән берсе шушы… Шул ук көннәрдә инде ул һәм 1914 елның җәеннән приисклар эшенә турыдан-туры җаваплы булган улы Искәндәр төп мирасларының киләчәк язмышы турында да кайгырта башлыйлар. Дөрес, ул приискларның берсе дә әле кызыл гаскәр басып алган биләмәләрдә түгел. Бер ишесе яңа борын төрткән Башкорт милли мохтарияте җирләрендә, күпчелеге элекке тәртипне саклаучы көчләр тарафында. Бу ике төркем арасында күп кан коешлы зур көрәш бара. Атаман Дутов гаскәрләре дә әлегә Оренбургтан еракка чигенмәгән. Ике гаскәр арасында каты бәрелешләр бара. Шуңа күрә дә Закир морза ни эшләргә белмичә иза чигә. Германиядә белем алган Искәндәр исә, большевиклар җиңәр, алар илдәге күпчелек халыкка таяна, дигән фикердә була. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында ул өмет-хыяллар чынга аша алмый. Егерменче елларда «бай утары»на башка кешеләр хуҗа булып алалар. Шагыйрьнең гомер буе туплаган зур китапханәсе ишегалдына, утын сараена чыгарып өелә. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, шәһәр утын кытлыгын кичергән зәмһәрир суык кышларда ул кыйммәтле хәзинә, төтен булып, һавага оча…

Закир белән Мәхүбҗамал 1918 елның февраль ахырларында Орскига чыгып китәргә җыеналар. Әлбәттә инде, элеккечә затлы тройкалар җигеп, кирәк-ярак җиһаз һәм затлы кием-салымны төяп түгел, җиңелчә, буш кул белән дип әйтерлек. Чөнки ике урталыктагы Сара авылы тирәсендә атаман Дутов гаскәрләре белән кызыллар арасында каты сугышлар дәвам итә. Алар әйләнеч юлны сайларга мәҗбүр булалар. Ун еллар элек кенә ачылган Оренбург – Ташкент юлы белән поездда Актүбәгә кадәр барырга ниятлиләр. Актүбә шәһәре белән Орск арасындагы йөз кырык чакрым араны Мәхүбҗамалның энесе җибәргән чанада үтәрләр.

Ат-арбада йөрү Рәмиевләр өчен гадәти күренеш инде. Баш-ка вакытларда губерна үзәге белән өяз башкаласы арасындагы өч йөз чакрым чамасы юлны алар кышын-җәен берничәшәр мәртәбә ат-арбада йөреп күнеккән. Дөрес, башка елларда Мәхүбҗамал ханым бала-чага белән олы юлга фәкать җәй айларында гына җыенып чыга торган була. Ә быел менә кыш уртасында ук зур юлга икәүдән-икәү генә җыеналар. Аның сәбәбе, әлбәттә, Оренбургны кызыллар алуда гына түгел. Рәмиевләрнең ике кече улы – Җәгъфәр белән Морад та – каядыр шунда Орск төбәгендә сугышып йөриләр. Кызыллар шәһәрне алганчы, Оренбургка алардан хәбәрләр килгәләп тора иде. Хәзер исә ара тәмам өзелде. Ата-ана аеруча иң кечеләре –Морадлары өчен борчыла. Ул, яшьләрчә гайрәтләнеп, Ду-товчыларның офицерлар полкына эләккән иде. Килеп торган хәбәрләргә караганда, ул полкка иң катлаулы бурычларны үтәү йөкләнә, шунлыктан алар арасында югалтулар да күп икән.

Җәгъфәр исә ышанычлырак кулда. Ул Беренче башкорт кавалерия полкында сугыша. Аның командиры – пәһлеван кыяфәтле Муса Мортазин – Закир Рәмиевкә берникадәр таныш. Мортазин – Зәки Вәлидинең иң ышанычлы һәм тәҗрибәле командиры. (1929 елда барлык Рәмиевләр кулга алынып, Чиләбе төрмәсенә ябылгач, комдив Мортазин, Җәгъфәрне аклауны үтенеп, хат язачак. Ул хат-юлламаның күчермәсе минем архивта саклана.) Мөстәкыйль Башкортстан дәүләтенең башлыгы Зәки хан да Рәмиевләрне чит-ят күрмәскә тиеш. Казанга укырга киткәндә, Закир агасы аңа хәер-фатиха теләп, шәкерт кешегә берничә айга җитәрлек итеп акча биреп җибәрде түгелме соң?! Ул вакыйгага да әле күп булса җиде-сигез ел үткәндер. Онытмагандыр, шәт. Зиһенле кеше андый ярдәмне онытмас… Мортазин полкы урнашкан төбәктә кызылларның басымы да бик үк гайрәтле түгел шикелле. Техник белеме булган Җәгъфәр дә ул полкта алгы сафта түгел. Мортазин аны корал белән тәэмин итү бүлегенә билгеләп куйган. Шуңа күрә ата-ананың Җәгъфәр өчен күңелләре бераз тыныч сыман. Егет үзе дә атылып утка керү яшеннән узып, олыгаеп бара.

Балалар язмышыннан кала, приисклардагы хәл-әхвәлләр дә борчый Закир Рәмиевне. Бу буталчык заманда анда ни хәлләр икән? Прииск җиһазларын ватып, җимереп бетермәгәннәрме? Алтын бөртекләре сакланган таш келәтләр ышанычлы куллардамы? Алтын чыганаклары урнашкан җир-биләмәләрнең бер өлеше әлегә мөстәкыйль Башкорт автономиясе карамагында, алары башкорт хәрби көчләре күзәтчелегендә. Ә ул мохтарияттән читтә урнашкан Балкан, Кумак, Шәйханнарда ни хәл икән? Үз биләмәмдәге байлыкка үзем хуҗа дип белдерүче яңа ханнар, атаманнар көннән-көн арта барса да, ул биләмәләрдәге приисклар өчен дә җаваплылык барыбер бит әле Рәмиев, Дашков, Тимашев кебек элекке хуҗалары өстендә. Анда эшләүчеләр алдында әлегә алар җаваплы. «Вакыт» басмаханәсен Совет хакимиятенә гауга-тавышсыз гына тапшырган кебек, приискларны да бит кичекмәстән кемгә дә булса тапшырырга кирәк булачак, ахрысы. Дөнья шул якка таба үзгәрә. Большевиклар әнә, һөҗүм итә-итә, Уралны узып баралар. Тиздән Орск тарафына да килеп җитәчәкләр. Сәяси отыш алар кулында. Җир дә, җирдәге байлык та шул байлыкны тудыручы эшчеләр, игенчеләр кулында булырга тиеш, дип белдерәләр. Күпчелекне тәшкил иткән ул эшче һәм игенчеләр үз өлешләре өчен теш-тырнаклары белән көрәшәчәкләр, әлбәттә. Мөгаен, җиңеп тә чыгарлар. Әлегә ул байлыкка хуҗа булган азчылык катлам – Рәмиев, Романов, Дашковлар катламы – тез чүкмичә булдыра алмастыр, әлбәттә.

 
Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз…
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез…
 
* * *

Орскига китешли шушы уйлар да борчыгандыр Дәрдемәндне. Шуңа күрә дә инде, гадәттәгечә юл төшүен көтмичә, Орскига кышын китәргә булганнардыр. Орск – приисклардагы хуҗалыкларны берләштереп торучы үзәк. Җай чыкса, аннан приискларга да барып килергә мөмкин булачак. Бәлки, шул тирәдә сугышып йөргән балаларның да хәлен белеп булыр. Рәмиевләр эш йөрткән Орск банклары ни хәлдә икән?

Оренбургта әлегә бик алай ят күренмәгән яңа идарәчеләр карамагында да аның зур хуҗалыгы кала. Шәһәр үзәгендәге Неплюев белән Введенская урамнары чатындагы төп йортта аның көндәлек эш кәгазьләре, яраткан китапханәсе тизрәк әй-ләнеп кайтуын көтеп торачак. Олы улы Искәндәр, сөйгән кыз-кияүләре үз бала-чагалары белән әлегә Оренбургта торып калалар. Әйе, чит-ят җирдә адашып калган Гариф улыннан башка барлык балалары, оныклары яңа хакимият карамагында кала. Аларга карата бер-бер хәл булмасмы? Европа илләре белән Россия арасында башланган зур сугыш аркасында Гариф, ту-ганнан-туган агасы Әхмәт белән бергә, Бельгиядә бүленеп калган иде. Закир аларны 1914 елның җәендә Льеждагы техник югары уку йортына үзе урнаштырып кайтты. Үкенечкә булган икән. Алар исән-саумы хәзер? Морад белән Җәгъфәрне мобилизацияләгән кебек, аларны да берәр армиягә алмадылармы икән? Алар да, бәлки, чарасыздан кемнәргәдер каршы сугышып йөриләрдер. Әнә бит Германия армиясе Польша, Ук-раина җирләрен басып алган. Басып алулар кан коюсыз башкарылмый. Яу кырында ике якның да солдатлары юк ителә. Шулар арасында Гариф белән Шакир агасының улы Әхмәт юктыр дип кем әйтә ала? Мылтык тотардай яшьләрне көчләп гаскәргә алу гадәте, бәлки, Германиядә дә бардыр. Бик күп кешене юк итеп алып барыла торган сугыш заманы бит хәзер.

Җәй башында Орскига Искәндәр дә килер, шәт. Шәрифзадә киленнәре баладан исән-имин котыла алса. Аңа чаклы Гариф уллары турында да ышанычлы бер хәбәр алынса, күңел борчулары кими төшәр иде… (Гариф Рәмиев Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Финляндиядә яши, балалар укыта. 1971 елда туганнан-туганы Камилә Максуди белән күрешергә дип Римга баргач авырып китә, вафат була. Ул Римның мөселман зиратында җирләнгән. Әхмәт Рәмиевнең Бельгиядә яшәп калуы, яисә туганы Камилә тирәсенә, Төркиягә барып елышуы да ихтимал.)

* * *

Актүбә белән Орск арасындагы озын юлны кичкәндә, шагыйрь күңелендә шундыйрак уйлар бөтерелгәндер, мөгаен. Бу аралыкта казакъ белән яңарак күчереп утыртылган урыс авыллары ярыйсы ук шыксыз, күңелсез. Авыл аралары да шактый ук ерак. Ә хут аеның бураннары исә туктаусыз тынычсызлап тора: арттан куып җиткәне бетмәстән алдагысы сагалаган була. Тун өстеннән бөркәнгән толып та коткармый. Авылдан авылга җиткәнче, Мәхүбҗамал абыстай тәмам бөрешеп каткан була. Орск янәшәсендәге Әлимбәтевкәгә кайтып җиттек дигәндә генә, мәрхәмәтлек күрсәтеп кояш елмайган була.

Авыл кешеләре хәбәр итүенчә, бу юлда да беркемгә дә буйсынмаган кораллы төркемнәр күренгәләп ала икән. Шуларны истә тотып, Мөхәммәтҗан аларны алырга ике олау җибәргән. Рәмиевләрне юл буена арткы арбадагы кораллы егетләр озата кайта.

Закир белән Мәхүбҗамал, элек-электән гадәтләнгәнчә, Борнаевларның төп йортына кайтып төшәләр. Бу бик зур йортның аскы катында бертуган Борнаевларныкы белән бергә Гали хаҗи Далатказин байның кибетләре дә урнашкан була. Йортның икенче этажында хуҗалар үзләре яши. Монда Мостафа карт Борнаев заманыннан бирле кыз белән кияүгә дип билгеләнгән бүлмәләр саклана. Алар бит Орскига һаман саен килеп-китеп йөриләр. Мостафа карт вафатыннан соң төп йортта кече уллары Мәхмүтҗан белән Мәхмүзә киленнәре кала. Габдуллаҗанга исә күрше урамда ике этажлы махсус торак өй җитештерелә. (Асты кирпеч, өсте бүрәнәдән булган ул йорт хәзер дә исән. Хәзерге Энгельс һәм Пионер урамнары чатында урнашкан. Туксанынчы елларда анда балалар бакчасы иде. Шагыйрь эзләрен саклаган ике этажлы зур сәүдә йорты 1984 елда, «Орский рабочий» газетасының яңа типография-се төзелгәндә сүтелде.) 1918 елның май урталарында яңа туган уллары Бәшир белән Искәндәр гаиләсе кайткач, алар Габдуллаҗан абыйларында тора башлыйлар.

1918 елда Рәмиевләр Орскига күчеп килгәндә, Мәхмүтнең Рәшит белән Шамил исемле ике улы була. Рәшит 1910, Шамил 1913 елда туган. 1966 елда мин ул Рәшит ага белән очраштым, истәлекләрен язып алдым. «Шагыйрь баба» күчеп килгәндә, аңа сигез яшь тирәсе була. Дәрдемәнд аны үзе белән балыкка алып баргалый. «Бабай артта, кучер абый белән без кузлада утырып Ущельега да, Гөберлә елгасы буйларына да йөри идек»,– дип сөйләгән иде. Урал елгасы Орск шәһәренә чаклы Урал-тауның көнбатыш тарафыннан ага да аннан соң көнчыгыш ягалап ага башлый. Урал-суның Урал-тауны кисеп үткән тарлавыгы халык телендә «Ущелье» дип атала. Тарлавык алдында елга берничә күл хасил итә. Балыкка бай ул күлләр Иске шәһәрдән унбиш-уналты чакрымнарда урнашкан. Дәрдемәнднең 1918–1919 елларда шәһәрдән егерме биш-утыз чакрымнардагы Җүнәй авылында булганлыгы хакында да хәбәрләр бар. Мәсәлән, Мирхәйдәр Фәйзи көндәлегендә Орск шәһәре өчен аклар белән кызыллар арасында сугыш барганда, Дәрдемәнднең Гөберлә суы буендагы Җүнәй авылына килеп торуы хәбәр ителә.

Рәшит Борнаевтан Дәрдемәндкә кагылышлы тагын бер җөмләне язып алганмын: «Шагыйрь баба» эче пошып ишегалдында йөргәндә, французча сөйләшә торган була». Әлбәттә, бу җөмлә бала күңеленә зурлар сөйләменнән күчкән булса кирәк. Чынлыкта шагыйрь француз телен белгәнме соң? Кистереп кенә әйтүе кыен. Франция мәдәнияте йогынтысында булган Төркиядә уку дәверендә Закир, бәлки, француз теле белән дә беркадәр кызыксынгандыр. Соңрак та аның башка телләр белән кызыксынган булуы мәгълүм. Мәсәлән, оныгы Бәшир Рәмиевтә шагыйрь имзасы салынган төрекчә-немецча сүзлек саклана. 1914 елда Закир Рәмиевнең Европа илләренә сәяхәт кылганлыгы да билгеле. Ул француз теле өстенлек иткән Бельгиядән соң Франция һәм Италия илләрендә була. Димәк, Рәшит Борнаев әйткән сүзләрдә дөреслек бардыр сыман. Шул ук вакытта төп-төгәл итеп, французча да белгән, дип әйтеп тә булмый. Европа буйлап сәяхәт кылганда бит аны кызы Зәйнәп, абыйсының кызы Камилә озата киләләр. Алар рус гимназияләрендә белем алганнар, чит телләр дә үзләштергәннәрдер. Ә Камиләнең ире Садри Максуди исә Парижда Сорбонна университетын тәмамлаган. Ул да бит алар белән бергә сәяхәт кыла…

* * *

Алтмышынчы елларда Орск шәһәрендә Рәшит агадан башка Борнаевлар нәселеннән кеше юк иде. Ә Борнаевларда төрле хезмәттә булган кешеләрнең балалары исән иде әле. Шулар арасыннан Шакира Мостафина, Абдулла Исәнбаев шагыйрьнең Орскидагы тормышы турында байтак мәгълүмат бирделәр.

1918 елның җәй башында Орскига Искәндәр гаиләсе дә кайткач булса кирәк, Дәрдемәнд гаиләсе берникадәр вакыт Балкан төбәге приискларында булып кайта. Бу хакта Әсма Рәхмәтуллина истәлекләрендә телгә алына. Әсма исә – Маһруй кызы. Ә Маһруй,– алдарак хәбәр ителүенчә, Мәхүбҗамалның бертуган сеңлесе. Әсма Әхмәтҗан кызы Рәхмәтуллина 1905 елда туган. Тумышы белән Казан артындагы Әтнәдән булган Әхмәтҗан мулланың Орскиның икенче бер байлары –Нигъмәтуллиннар белән дә кардәшлек бәйләнеше барлыгы мәгълүм. Орск кешеләре сөйләвенчә, революция алды елларында «Шәрык йорты» рәисе булган Әхмәтҗан Нигъмәтуллин белән дә Дәрдемәнд еш аралашкан. Ә ул Әхмәтҗан исә күренекле артисткабыз Галия Нигъмәтуллинаның туганы була.

Төбәк тарихчысы Мәдинә Рәхимкуловага юллаган хатында Әсма апа түбәндәгеләрне яза: «Җәй булгач, бөтен семьялары белән Искәндәревский приискка китәләр иде. Оренбурдагы йортлары бер катлы булган кебек, приисктагы өйләре дә бер катлы иде. Йорт җиһазлары гади. Шкафларда, этажеркаларда Уралда табылган затлы ташлар һәм китаплар иде. Һәр ташның исеме язылган… Җизни озын буйлы, зәңгәр күзле, чәче дә дөм кара түгел, коңгырт иде. Ә Мәхүбҗамал апа ак йөзле, правильный борынлы, коңгырт озын чәчле иде. Туганым абыстайны җизни уналты яшендә ала. Бик тату яшиләр. Без 1918 елның җәендә аларга кунакка бардык (шул приискка). Җизни белән Искәндәр абый еш кына эш белән китәләр иде. Көн дә сәгать сигездә иртәнге чәй була. Көн дә бер вакытта көндезге аш, кичке чәй бирелә. Йокы алдыннан катык ашыйдыр идек. Кичләрен Искәндәр абый Германиядә укыткан профессорының тормышын сөйләр иде. Профессорның кызлары күп, көн дә бер кызы өйне җыештыра икән. Искәндәр абый: «Прислугаларыгыз юкмыни?» –дип сорый. Профессор исә: «Кызларым тормыш алып барырга өйрәнсеннәр»,– дип җавап бирә икән…»

Шушы истәлеккә нигезләнеп, хәзер әйтә алабыз: Закир Рәмиев-Дәрдемәнд хәвефле 1918 елгы җәйнең бер өлешен «Искәндәрский прииск»та үткәргән икән. Ә ул прииск хәзерге Чиләбе өлкәсенә кергән Балкан авылы тирәсендәге биш алтын чыганагының берсе саналган. Ул приисклар уртасында бертуган Рәмиевләрнең төп утары булган. Бу бер катлы купшы йорт-утарны Төркиянең күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм галиме Гадилә Айда атасына багышланган «Садри Максуди-Арсал» китабында бик тәфсилле тасвирлый. Шакир Рәмиев кызы Камиләне Садри Максуди шушы йортка килеп ярәшә. Берничә бүлмәле, ике манаралы бу йортта 1918 елның җәендә Шакир Рәмиев гаиләсе дә яшәгән булырга тиеш. 1912 елда Шакир вафат булгач, аның өлешенә караган приисклар белән өлкән улы Сөләйман идарә итә. Германиядә тау казылма байлыклары академиясен 1914 елда тәмамлап кайткан Искәндәр белән алар барлык хуҗалык эшләрен бергә-бергә үтәп баралар. Әмма Әсма Рәхмәтуллина истәлекләрендә Шакир нәселе нишләптер телгә алынмый.

Тарихтан мәгълүм булганча, 1918 елның җәендә әле Балкан авылы тирәләренә большевиклар килеп җитмәгән була. (Балкан хәзерге Магнитогорск шәһәреннән алтмыш-җитмеш чакрымнар көнчыгыштарак урнашкан.)

Балкан һәм Требия (Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестенда «Восьмой авыл») тирәсе приисклары ХХ йөз башында иң бай алтын чыганаклары саналган. Бу приискларга 1895 елда нигез салына. Мәҗит Гафури повестенда бәян ителгән «ат башы хәтле алтын» да шушы авыллар янәшәсеннән табыла. Дөресрәге, Шакир улы Әхмәт Рәмиев исемен йөртүче шахтаны ачкан вакытта казып чыгарыла.

* * *

Әсма Рәхмәтуллина җизнәсенең бу җәйдә ни-нәрсәләр эшләвен тәгаен белми, әлбәттә. Ләкин ата-ананың шушы төбәктә сугышып йөргән уллары Морад белән Җәгъфәрдән хәбәр алгалаганын сиздерә. Дөрес, вакытыннан алда ул Җәгъфәрне кызыллар ягында сугыша дип тә яза. Дөреслектә, Муса Мортазин полкы әле тагын бер ел чамасы үткәч, 1919 елның март ахырларында гына большевиклар ягына чыгачак. Зәки Вәлиди «үз автономиясе һәм армиясе» белән кызыллар тарафына күчкәч. Соңрак Җәгъфәр дивизия статусын алган бу полк белән полякларга каршы сугышта катнашачак. 1920 елда Киев шәһәре янәшәсендә каты яраланып, сыңар кул белән ата-ана йортына әйләнеп кайтачак.

1918 елның җәй ахырларында исә ата-анага Морадның каты авырып китүе, госпитальдә ятуы турында хәбәр килә. Шул хакта Әсма апа түбәндәгеләрне яза: «Орскига өйгә кайтырга җыйналдык. Шул көн бик хәсрәтле көн булды. Морад абыйның ерак түгел больницада тиф белән авырып ятуы турында элегрәк хәбәр килгән иде. Аның хәлен белергә аш-сулар белән кемнедер җибәрделәр. Ул кеше без китәсе көнне әйләнеп кайтты. Морад абый тифтан үлгән. Бик-бик рәнҗеп үлгән икән… Бу хәбәрне ишеткәч, җизни дә, туганым абыстай да бер күз яше күрсәтмәделәр. Бик кайгылы төс белән, алларына гына карап, иртәнге чәйне эчтеләр… Морад абый арада туган җанлы иде, балаларны бик ярата, безнең белән уйный иде. (Морад, мөгаен, Балканнан йөз чакрымнар тирәсендәге Верхнеуральск госпиталендә яисә шул чама ара ераклыгындагы Троицк шәһәрендә үлеп калгандыр. Ул җәйдә Дутовның аерым полклары шул тирәләрдә яу тоткан.) Без Орскига кайтып озак тормадык, җизниләр дә бөтен семьялары белән безгә килеп төштеләр. Аннары Борнаевларга күчтеләр… Орскига кызыллар керә башлады. (Бу вакыйга 1919 елның апрель урталарына карыймы яки шул ук елның август ахырларынамы – Әсма апа тәгаен генә язмый. 1919 елда Кызыл Армия Орск шәһәрен өч мәртәбә сугышып ала, берничә мәртәбә чигенә. Соңгы атышлар 1919 ел-ның 29 август төненә туры килә.) Оренбурдан килгән һәм Орск байлары чыр-чу килеп качарга тотынгач, Искәндәр абый әйтә: «Кызылларның юллары дөрес, беркая да качмыйбыз, Орскида калабыз»,– ди…»

Яңа кешеләр. Яңа тормыш

1918 елгы хафалы вакыйгалардан соң Дәрдемәнд гаиләсенең тормыш-яшәешенә ачыклык кертүче мәгълүмат юк диярлек. Шагыйрьнең 1919 елның җәендә каты сугышлар барган Балкан приисклары төбәгенә сәяхәт кылган булуы икеле. Шул ук вакытта аның Балкан, Шәйханнардан ике йөз километр чамасы көнбатыштарак урнашкан Юлык авылы төбәге алтын чыганакларында булу ихтималы зур. Чөнки монда да бай Рәмиевләрнең егермеләп шахтасы урнашкан була. Аларны Совет хакимияте вәкилләренә кемдер тапшырырга тиешле бит инде. Ул вазифаны Сөләйман белән Искәндәр генә башкарып чыкканмы яки анда Закир бай үзе дә катнашырга тиеш булгандырмы – болары әлегә ачыкланмаган. Шунысы хак: 1919 елның март башларында Юлык, Солтан шахта идарәләре урнашкан төбәктә Совет хакимияте дилбегәне үз кулына ала. Ул төбәк приискларыннан чыккан алтын Кызыл Армияне корал һәм ризык, кием белән тәэмин итү хаҗәтенә тотыла башлый.

1919 елның ахырларында Орск төбәгендә яшәүче татар, башкорт һәм аз сандагы казакълар арасында эшләү өчен, комиссар Габдулла Дәүләтшин билгеләнә. Тумышы белән Орскидан өч чакрымда урнашкан казачий Ильяс утары кешесе. Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган һәм, түнтәрелеш башланыр алдыннан, ел ярым чамасы шунда укыткан бер хәлфә. Татар-башкорт атлы казакларыннан большевиклар ягында торып сугышучы «кызыл атлы полк» оештыручыларның берсе. Большевикларга каршы көрәшкән Зәки Вәлиди хөкүмәтен дә нәкъ шушы полк вәкилләре 1918 елда кулга ала. Габдулла Дәүләтшин Совет Башкорт автономиясенең башлыгы итеп билгеләнгән була. Ләкин ул автономия өч ай гына яшәп кала. Оренбург төрмәсеннән качкан Зәки Вәлиди һәм аның җәптәшләре, хакимиятне үз кулларына алып, мохтарият башкаласын аклар карамагындагы Темәс авылына күчереп куялар.

«Хөсәения» мәдрәсәсенең абруйлы тышкы идарәчеләреннән берсе булган Закир Рәмиев-Дәрдемәнд Габдулла хәлфәне танып белгәндерме-юктырмы, әйтүе читен. Ә Орск вакыйгалары аларны якыннан аралаштыра. Г. Дәүләтшин, Орскига килеп төпләнгәч тә, татар телендә «Ирек йолдызы» газетасын чыгара башлый. Атналык бу газетаның беренче битендә хөкүмәт карарлары, икенче битендә сәяси темага багышланган чыгышлар урнаштырыла. Дүртенче бите әдәбият-мәдәнияткә бирелә. (Орск шәһәре музеенда ул газетаның 1921 елның июлендә басылган бер саны саклана. Шул санның дүртенче битендә, мәсәлән, Төхфәт Ченәкәйнең бер шигыре һәм мәзәкләр урын алган.) Дәүләтшинның комиссариаты да, газета редакциясе дә элекке «Шәрык йорты» бинасында урнашкан була. 1920–1921 ел-ларда Дәрдемәнд бу йортка килгәләп йөри. Нигездә, үзәк матбугат белән танышу, дөнья хәлләрен сорашып белү өчен килгәндер инде, мөгаен.

Габдулла Дәүләтшинның хатыны, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең сеңлесе Хәлимә апа ул елларны болайрак хәтерли: Габдулланың эш урыны татарларның элек-электән мәдәният үзәге саналган йортта иде. Шунда ук яшьләр гөж килә, бандаларга каршы көрәшүче кызылармеецлар да килеп-китеп йөри. Шул ук йортта мөселманнар өчен лекцияләр укыла, концертлар да куела. Мәскәүдән яисә Оренбургтан килгән газеталар да шунда була. «Ирек йолдызы»н да шунда ук туплыйбыз. Мин дә шунда Габдуллага булышып йөрим. 1920 елның җәеннән ул йортка шагыйрь Дәрдемәнд тә килгәли башлады. Дөнья хәлләрен беләсе килеп йөргәндер инде. Еш кына алар Габдулла белән сөйләшеп китәләр иде. Күп вакытта мин, аларга комачауламас өчен, бүлмәдән чыгып тора идем.

Хәлимә апа Фәйзуллина-Дәүләтшина белән мондый сөйләшүләр, ул чор вакыйгаларын искә алулар 1971, 1972 елларда Мәскәү каласында булды. Шагыйрь белән очрашулардан соң илле еллап вакыт үткән, олы кешенең хәтере тоныклана төшкән иде. Сөйләм арасында Хәлимә апа Дәрдемәндкә катнашы булмаган, ләкин үз гаиләсенә, туганнарына кагылган истәлекләргә кереп киткәли. Әледән-әле мин аны үземне кызыксындырган мәсьәләләргә юнәлтергә тырышкалыйм.

– Дәрдемәнднең берәр шигыре «Ирек йолдызы»нда басылмадымы икән? – дип сорыйм, бүлдереп.

Хәлимә апа:

– Хәтерләмим, аңа күп вакыт үтте ич инде,– дип җавап бирә. – Казакъ автономиясе башкаласы соңыннан Кызыл Урдага күчерелде. Ул чорда чыккан газеталар, документлар барысы да хәзер Казакъстандадыр, мөгаен.

Әйе, шулай булуы бик ихтимал. Оренбург 1920–1925 елларда Кыргыз-кайсак (казакъ) Совет автономиясенең башкаласы булып торган бит. Ул дәвердә бу төбәктә байларга яки башка төрле фикер йөртүчеләргә карата катгый чаралар да күрелмәгән диярлек. «Хөсәения» мәдрәсәсе хәлфәләре шул ук бинада, шул ук шәкертләрен укытуларын дәвам иттергәннәр. Фәкать мәдрәсә урынына ул уку йортының исеме генә Халык мәгарифе институты дип үзгәртелгән була. Закир, Шакир Рәмиевләрнең гаилә әгъзалары да 1926 елга чаклы үз йорт-утарларында яши биргәннәр. Кабат Оренбург губернасы идарәсе урнаштырылгач кына, аларны эзәрлекләүләр башлана. Закир Рәмиев балалары да төрле якка таралырга мәҗбүр ителә. Яшәгән йортлары тартып алына…

1921 елның август ахырларында Дәүләтшиннар гаиләсе Орскидан китә. Аларның икесен дә Мәскәүгә, Коммунистик университетның шәрык халыклары бүлегенә укырга җибәрәләр.

– Анда да кызыклы кешеләр күп иде. Шагыйрь Ярлы Кәрим дә безнең белән укыды. Балабыз елаганда, скрипкада уйнап, ул аны тынычландыра торган иде,– дип сөйләде Хәлимә апа.

1920 елның башында булса кирәк, Закир Рәмиев гаиләсе Мәхүбҗамалның әнисе Хөснәнең бертуганы булган Закир Хәкимовлар йортына күченә. Мөгаен, Мәхмүтҗан Борнаев гаиләсе яшәгән ике катлы сәүдә йортын Совет хакимияте үзенә алган булгандыр. Ә шул ук елның җәй урталарында шагыйрь гаиләсе өченче йортка күченеп яши башлый. Туган тиешле булса да, кеше өстендә яшәү ялыктыргандыр, күрәсең. Ә монда – үзләренә бер өй, иркен ишегалды. Бу йортның хужасы Мусин бер авылда кибет ача һәм гаиләсе белән шунда китеп бара. Бушаган өйләрен Рәмиевләргә биреп калдыралар. Бер катлы зур гына агач өй әле дә үз урынында – Поль Лафарг тыкрыгында – биш тәрәзәсен урамга балкытып утыра. Белгән кешеләр, аның фәкать такта түбәсе искерде дип, шиферга төренгән өй кыегына күрсәтәләр. Бу өйдән бер йорт аша Урал-су буе «әрәмәлеге» – йөз яшәр топольләр урманчыгы башланып китә. Шагыйрь гаиләсенә ат карарга ялланган Сабир Галиәкбәров та шушы өй янәшәсендә генә яшәгән – күрше урам кешесе булган. Сабирлар Рәмиевләрнең ишегалдына уртак койма капкасыннан гына кереп-чыгып йөргәннәр. Утын яру, кар көрәү кебек йорт эшләрен дә Сабир башкарган. Алтмышынчы, җитмешенче елларда әле Сабирның хатыны, кызы исән иде. Ул кыз, инде миңа апа тиешле олы яшьтәге хатын, кергән саен конфет, перәнник ишеләрне тоттырып чыгаручы «бай абыстай»ны бик җылы итеп искә алды. «Бай абзыйны» гына ул хатын хәтерләми диярлек – мин аны бик сирәк күрә идем, диде. Аңа шунысы сәер тоелган: җәмигъ мәчете якында гына торса да, «бай абзый» анда һәрчак ат җиктереп бара торган була. Үз ише байлардан калышасы килмәгәндер, күрәсең.

Шагыйрьне соңгы елларда күрүчеләрдән Орскида Мәрьям апа Бикбова да исән иде әле. (Ул 1906 елда туган, 1994 тә вафат була.) Җитмешенче елларда без аның белән берничә мәртәбә очрашып сөйләштек. Аңарда гасыр башы кешеләренә караган калын фотоальбом да саклана иде. Шул фотоларның берсендә шәһәрдә мәдрәсә тоткан мулла Әхмәтҗан белән аның хатыны, яшь Маһруй абыстайны да күреп була иде. Апасы һәм ире үрнәгендә Маһруй да шәһәрдә кыз балалар мәктәбе ачкан була. Шул мәктәптә ике-өч кыш укыгач, Мәрьямне шәһәр гимназиясенә бирәләр. Ул да Хәлимә Фәйзуллина укыган гимназиядә белем ала. «Рус теле нечкәлекләренә шунда өйрәндем»,– дип әйткән иде ул. Мәрьям Бикбованың ата-анасы да сәүдәгәрләр токымыннан. «Ата-бабаларым тире-яры белән эш иткән. Үзем балалар да тәрбияләдем, башка эшләр дә башкардым. Дәрдемәнднең онычкасы Рабига белән бергә уйнаган чакларым да булды. Муса Җәлил белән дә таныш идем. Сәхнәдә мин җырлаганда, ул мандолинада уйнар иде».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации