Электронная библиотека » Лирон Хамидуллин » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Буранлы төндә"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Лирон Хамидуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Урал–Җаек төбәкләрендә татар, нугай, башкорт бунтлары тына төшкәч, ХVIII йөз ахырларына табарак, татар йомышлыларын мөстәкыйль хәрби көч рәвешендә тотуның хаҗәте калмый. Элекке морза балаларының күпчелеге рухани булып китә яисә сәүдә эшенә керешә. Хәер, сәүдә кәсебен элекке сотник, урядниклар аңа чаклы да үз кулларыннан ычкындырмаганнар.

Урманай морза балалары да шул юлдан киткән. Урманай морза кешеләренең Зәй елгасы чик буенда ничә авыл, ничә кордон яки редут оештыруда катнашканлыгы әлегә барланмаган. Ул нәсел вәкилләренең, Тайсуган авылыннан тыш, тагын кайсы авылларда яшәгәнлеге дә билгесез. Ә сәүдәгәр Исмәгыйль белән Сәлим мулла Рәмиевләрнең Тайсуганда туганлыгы Ризаэддин хәзрәт бәян иткән шәҗәрәдә күрсәтелә. Димәк, Урманай морза улы Рәхимкол,– мөгаен, шушы авылны нигезләүдә катнашкан кешеләрнең берседер. Һәрхәлдә, ул шушында яшәгән. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани бер китабында бу авылны да искә алып китә. Тайсуган авылы мәдрәсәсе 1730 еллардан башлап эшли, дип яза. Димәк, Сәлим мулла да, шагыйрь Дәрдемәнднең бабасы Габделкәрим дә шушы мәдрәсәдә тәрбия алганнар булса кирәк.

Дашкова Хәнифә

Шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиевнең анасы – Дашкова Хәнифә шулай ук чабаталы морзалар нәселеннән. Хәнифәнең атасы Дашков Әлмөхәммәт – Эстәрлетамак өязенең Явыш авылы кешесе. Әлмөхәммәтнең (Риза хәзрәт шәҗәрәсендә аның халык арасында Алмакай буларак танылуы да искәртелә) ни-нәрсәләр белән алыш-биреш итүе һәм сәүдәгәрлек дәрәҗәсе телгә алынмый. Һәрхәлдә, бер өяздә яшәгән булачак ике сәүдәгәр кода бер-берсе белән таныш булганнардыр. Сәүдәгәр Дашковлар нәселе дә – Россия тарихында күренекле эз калдырган нәсел. Катлаулы заманнарда чукынырга мәҗбүр ителгән «кенәз Дашковлар» да, тора-бара «чабаталы морзалар» дәрәҗәсенә төшкән мөселман Дашков-Дашкиннар да еракта калган уртак тамырларын белгәннәр. Исмәгыйль Рәмиевнең бер искәрмәсендә: «Кенәз Дашков, Дашкиннар фамилиясе элек-электән рус тәрбиясе күреп килгән»,– дип яза. Чыннан да, Россиянең күренекле алпавытлары Дашковлар белән татар морзалары Дашкин-Дашковлар арасында борын-борын заманнан бирле сакланып килгән фамилиядә булса да уртаклык бар. Бу фамилияне йөртүче мөселман морза Дашковлар башлыча хәзерге Башкортстанның көнбатыш өлешендә һәм бер кадәре хәзерге Самара өлкәсенең көнчыгышында таралганнар. Тарихи күзлектән караганда, шул ук Оренбург губернасының көнбатыш чикләре буенда төпләнгән булганнар.

Хәнифә Әлмөхәммәт кызы Дашкова – шушы тирән тарихлы гаиләдә үскән кыз. «Шура» мәҗмугасында китерелгән шәҗәрәдә Закир Рәмиевнең әтисе Мөхәммәтсадыйкның туган елы күрсәтелмәгән. Анда: «1892 елның 22 апрелендә алтмыш өч яшендә вафат булмыш»,– диелә. Хәнифә турындагы мәгълүмат тулырак: ул 1825 елның 27 декабрендә туган. Мөхәммәтсадыйк белән никахка керүе итеп 1850 ел, 10 март көне күрсәтелә. 1896 елның март башында вафат булган һәм ире янәшәсендә җирләнгән. Шушы саннардан күренә ки, ул иреннән өч яшь ярымнарга өлкәнрәк булган.

ХХ йөзнең сиксәненче елларында төзелгән Дашков-Дашкиннар шәҗәрәсендә Әлмөхәммәт белән Әминәнең биш кыз үстергәнлеге күрсәтелә. Шуларның өчесе морза балаларында кияүдә (икесе Чанышев морзалар йортына килен булып төшкән), дүртенчесе Габитов фамилияле берәүдә кияүдә була. Бу Габитовлар гаиләсеннән соңрак Рәмиевләр приискларында идарәче вазифасын үтәүче берничә кеше һәм 1930 елларда «Башкирзолото» трестын җитәкләүче шәхесләр чыккан. Ул шәҗәрәдә Хәнифәнең бер кыз туганы гына ялгыз теркәлгән. Бәлки, ул балачакта ук вафат булгандыр. Шул ук шәҗәрәдә «Садыйк хаҗи» белән Хәнифәнең биш баласы булганлыгы да теркәлгән. Хәзергә әле аларның язмышы ачыкланып бетмәгән. Шул ук Юлык авылы зиратында Рәмиевләргә нисбәтле биш кабер ташы арасында исеме әлеге шәҗәрәдә аталган Гомәр атлы кешегә куелган таш та бар. Кабер ташындагы беленер-беленмәс язмадан әлегә Мөхәммәтсадыйк улы Гомәр дигән сүзләрне генә таный алдык. Туган һәм вафат булган еллары әлегә билгесез. Яшь парның 1850 елда өйләнешүен һәм тарихка мәгълүм балаларыннан Шакирның 1857, Закирның 1859 елда туганлыкларын истә тотканда, Дашковлар шәҗәрәсендә теркәлгән Камилә, Гомәр һәм Галихәйдәрнең, кимендә икесенең, Шакирга чаклы ук туган булуы ихтимал.

Мөхтәрәм шагыйрьнең күп мактауларга лаек анасы Хәнифә генә түгел, гомумән, бу нәселдә һәркем диярлек зыялы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Билгеле инде, алар да күбрәк сәүдә, һөнәрчелек өлкәләрендә танылганнар, төрле оешма-контораларда башлыча түбән катлам чиновниклар, тылмач-арадашчылар булганнар.

Авыл тирәләрендәге Дашковларның бер ише, ярыйсы ук ишле өлеше, әлбәттә, мөгаллимнәр, мулла-мәзиннәр дә була.

Укучы күңелендә нишләп бу татарлар, хәтта морза токымыннан чыкканнары да, шул вак сәүдәгәрлек, мулла-мөгаллимлектән уза алмаган, тормышта шуннан да артыграк инициатива күрсәтә алмаган соң дигән бер ризасызлык хисе туарга мөмкин, билгеле. Ләкин моңа һич кенә дә ерак бабаларыбызны гаепләргә ярамый – заманасының кырыс киртә-таләпләре аларга андый мөмкинлекне тудырмаган. Ул вакытта кешене кешедән сәләте түгел, дине аерган. Әле унтугызынчы гасыр азакларында да мөселман динендәге татарларга карата төрле тыюлар яшәп килгән: сәүдә өлкәсендә, мәсәлән, алар чит ил сәүдәсенә катыша алмаганнар. Хәрби өлкәне әйткән дә юк инде. Төрекләр белән сугыш чорында һәм башка кайбер «зур кампания»ләрдә сугышчан батырлыклары өчен офицер погоны йөртү хокукын яулаган бер-ике дистә исемнән гайре чинлы-погонлы офицерларыбыз да булмаган. Ә инде егермешәр-егерме бишәр ел солдат газабын кичергәннәр җитәрлек.

Шушы җәһәттән Оренбург өлкәсе архивында тупланган генерал-лейтенант И. В. Чернов истәлекләренә күз салыйк. Иван Васильевич тумышы белән атлы казак, гомере буе Оренбург атлы казаклары гаскәрендә хезмәт итә. Ә хезмәтен, истәлекләренә караганда, мөстәкыйль Башкорт-мишәр гаскәрендә башлый. Чөнки, ди ул, бу гаскәрнең баш командиры һәм штаб чинындагылар фәкать миндәй атлы казаклардан билгеләнә иде, ди. Бу гаскәрнең: «Идарәсе (штабы) Караван Сарайда иде. Ул вакытта (1840 ел) гаскәр белән ротмистр Балкашин командовать итте. Полкларда урядниклар… һәм муллалар башкорт-татарлар иде»,– дип яза.

Дөрес, генерал Чернов искә алган чорда инде, алда әйтелгәнчә, бу гаскәрнең бер өлеше, мөстәкыйль ханлык булып яшәүче дала казакълары белән башкорт-татарлар арасында йөз чакрымлы кордон-киртә кору өчен, Урал суы буена күчерелгән һәм Оренбург казачий гаскәрләре сафына теркәлгән була. Ә элегрәк елларда, мәсәлән, бу милли гаскәрдән егерме полк французларга каршы сугышкан 1812–1813 елларда, аның белән, бәлки, берәр рус генералы җитәкчелек иткәндер. Ә бу полклар исә тулаем ул сугыш чорында атаман Платов кул астында сугышалар, Европа халыкларының һушын алып, Берлин, Париж урамнарында татар, башкорт атлылары җырларын кычкырып җырлап йөриләр.

Шушы мисаллардан күренә ки, элек, патша заманында, сугыш афәте чыкса – татарлар алда, ут эчендә. Ә көндәлек тормышта исә мулла, урядниктан да югарырак күтәрелмәскә тиеш саналган. Хәтта сәясәткә бәйсез сәүдә өлкәсендә дә элегрәк татарлар өчен чик-киртәләр тулып яткан. Чит мәмләкәтләр, шул исәптән Урал суы артында гына яткан илләр белән элемтәгә керү дә аерым сәүдәгәрләргә генә рөхсәт ителгән.

Ләкин әкренләп бу өлкәдә дә үзгәрешләр була. Болгар дәүләте чорыннан алып, сәүдә, һөнәрчелек белән көн күргән халкыбыз әкренләп буынын ныгыта бара…

Билгеле, егерменче гасырга кергәндә, инде вак һөнәрчелек, авыл сәүдәсеннән башлап та, ярыйсы ук биеклекләр яуларга өлгергән беренче «зур бай», «буржуй»ларыбыз да күренгәли. Алар арасында Сембер якларыннан Акчурин, Дебердеев ише фабрикантлар, сәүдә капиталыннан Чиләбе төбәге кешесе Яушев, Уфа һәм Киевтан фамилиядәш Максудовлар, Оренбург һәм Орск тирәләреннән Хөсәенов, Борнаев һ. б. бар иде. Чал Урал тау-үрләре киңлекләрендә алтын приисклары ачып җибәргән Ганиев, Рәмиев, Дашкиннар булды.

Бу кешеләр барысы да, әлбәттә, ул дәрәҗәгә, ул биеклекләргә фәкать үз көчләренә, үз хезмәтләренә таянып кына күтәрелә алганнар. Әйтик, Урал тауларының төрле төбәкләрендә зур-зур заводлар корган капиталист Демидовлар ул капиталга маяны кайчандыр дегет кайнатудан башлаган булсалар, «бай» Хөсәеновларның да тәүге мал-мөлкәте, йомран тотып, аның тиресен сатудан башлана ич.

Рәмиевләр дә, зур эшкә тотынганчы, әүвәл кызыл мал сәүдәсе белән көн күрәләр, аннары үз «сабын заводларын» – утын сараеннан чак кына аерылып торган зур мич-казанлы бер бина сатып алалар.

Булачак шагыйребезнең әнисе Хәнифә дә әнә шундый күтәрелеп килүче татар эшлеклеләре нәселеннән. Һәм, «Иш ишен таба, иш кушын таба» дигән мәкальдәгечә, Габделкәрим Рәмиев белән Әлмөхәммәт Дашков морзалар да бер-берләрен табышып кодалашалар. Хәер, бу хәлгә дә гаҗәпләнәсе түгел. Сөт өстенә күтәрелгән каймак кебек, һаман саен өскә калка барган ул катлам элек тә, гап-гади «чабаталы морза» дәверен кичергән караңгырак елларда да, яңа туган-тумачаны, ерак-еракларга йөреп булса да, үз тиңе арасыннан эзләгән. Кем дә кем әгәр минем бабам шул аксөякләрдән иде, әбием гади сабан сөрүче кызы дип каршы төшсә дә, мондый хәлнең фәкать гомуми кагыйдәдән читләшү булганлыгын гына расларга туры киләчәк.

Мондый гаиләләрдә яктыга үрелү, белем эстәүгә омтылу көчле була, балалар күңеленә кече яшьләреннән үк китап укуга, белемгә дәрт салына.

Хәнифә Дашкованы да әнә шундый кече яшьтән уку-белемгә ымсынган кыз бала буларак күзалларга тиешбез. Габделкәрим Рәмиев үз улына аны яучылаганда, Хәнифәнең инсафлылык һәм укымышлылык даны инде тирә-юньгә таралган була. Соңыннан аның хакында Дәрдемәнднең чордашлары: «Хәнифә Дашкованың… байтак укымышлы, эшлекле, акыллы хатын булганын сөйлиләр»,– дип яздылар.

Балаларына тәрбияне дә ул яшьли үзе биргән, аларны үзе укыткан. Агалы-энеле Рәмиевләр белән күп еллар дәвамында бергә булган, бергә гомер кичкән язучы һәм мөхәррир Фатих Кәрими булачак шагыйрьнең рус телен, рус әдәбиятын авыл шартларында үсеп тә бик нык үзләштерә алуына исе китә. «Ул вакытларда рус теле өязләрдә, авылларда хәзерге шикелле нык таралмаган, русча өйрәнүнең юллары да хәзерге шикелле җиңел булмаган… Закир Рәмиев үзлегеннән русча телне сарыф, нәхүләре белән, дөрес язарлык, дөрес сөйләрлек, яхшы укып аңларлык өйрәнеп алган… Төрекчә, русча телләрдә язылган әсәрләрне укып торган»,– дип яза ул. Әйе, бертуган Рәмиевләр рус телен дә башлап өй шартларында үзләштергәннәр. Үсә төшкәч, җәй айларында гына аларны күрше рус авылы кешесе укыткалый. Шул хакта Р. Фәхреддин, Шакир Рәмиевкә багышланган өлештә болай дип яза: «Русчаны Орск өязе Тәмәч авылында авыл учителеннән хосусый сурәттә җәй айларында гына укымыш исә дә… алтынчылык эшләренә үгрәнмәгә башлаганнан соң, прииск мөдирләре вә контора хадимнәре руслар булганлыктан… русчаны гамәли буларак яхшы арттырмыш иде». Әлбәттә, аналары Хәнифә аларның киләчәктә рус дөньясында эш йөртәчәкләрен дә истә тотып тәрбияләргә тырышкан.

Өйдәге тәрбиянең бер өлгесен күңелендә саклаган шагыйрь дәфтәрендә мондый бер шигырь дә үзенә тартып, җем-җем итеп тора сыман:

 
– Әни, әкият сөйләче,
Сөйләмәсәң – йокламыйм!..
– Йом күзкәең, бәбкәм, йәче,
Дә тыңла, сөйлим, балам:
Борын-борын бар икән, ди,
Хан баласы – яшь солтан.
Менгәне тулпар икән, ди,
Чөйгәне шоңкар булган…
......................
Йокладыңмы, аппагым?..
– Шуннан, әни? Әни, шуннан?..
 

Бу юлларны укыгач, үзебезнең балачаклар, сабый күз яшьләребез искә төшә… Хәзерге сабыйларның аяныч хәле –күпчелегенең телевизор тәрбиясеннән башка тәрбияне белмәгәнлеге – җанны әрнетә…

Юлык юлы

Закирга өч яшь тулмастан, 1862 елның җәендә, Рәмиевләр Оренбург губернасының икенче бер очындарак урнашкан Юлык авылына бөтенләй күченеп китәләр. Рәсми кәгазьләрдә «Юлык ямы» дип йөртелгән бу татар авылы Орск өязенең дә бер читендәрәк тора. Авылның ул вакытта тоткан урынын, тарихын белмәсәң, сәүдә эшен уңышлы гына җәелдерә килгән Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, төпләнер өчен аннан затлырак, һич югы, зур шәһәрләргә якынрак берәр урын тапмаган икән дип уйларга да бик мөмкин. Чөнки авыл буларак та, сәүдәгә җайлылык ягыннан да Юлык, әлбәттә, Җиргәннән күпкә калыша. Җиргән, бердән, җырдан, телдән төшмәгән Агыйдел белән Ашказар ише иң ямьле сулар куенында утыра. Урман дисәң урманы, тау дисәң таулары – җанга, тәнгә сихәт, рәхәт бирә торган җир, бер күрсәң, һич кенә дә онытмаячаксың. Икенчедән, Җиргән ике зур шәһәр арасында, олы сәүдә юлында урнашкан. Сәүдә кирәк-ярагына бай Урта Азиядән кайткан төрле-төрле ефәк-парчалар, хуш исле чәйләр, татлы җимешләр, арзанлы атлар, куй-сарыклар – барысы да әүвәл Россиянең бу төбәктәге сәүдә капкасы булган Оренбург базарлары аша үтәләр, ә ул базарларга исә моннан, авылдан, нибарысы берничә көнлек кенә ат юлы ялтырап ята.

Рәмиевләрнең капыл гына кузгалуын авыл халкы да төшенми.

– Ни калган ул җәһәннәм тишегендә Садыйк байга?

– Бик хаталана булыр! – дип аптырашалар.

Арадан, билгеле:

– Мөхәммәтсадыйк бай – төпле-башлы кеше, берәр җае чыкмаса кузгалмас ие,– дип юраучылар да табыла.

Әлбәттә инде, туган-үскән җирләрдә туган-тумачаны, кан кардәштәй якынлашып, килешеп беткән күрше-күләнне калдырып китүгә хатын-кыз һәм бала-чагалар да бик каршы торалар. Елау-сыктаулар да аз булмый. Тик аларның барысын да җиңә, барысын да күндерә Мөхәммәтсадыйк бай. Алда тагын да матуррак тормыш-көнкүреш чамаланганын, киләчәкнең өметле булуын һәркемгә сиздерергә тырыша.

Шулай итеп, алар, арбаларга төялешеп, атнадан артыкка сузылачак озын сәфәргә чыгып китәләр. Башта Агыйдел суы буйлап Ашказар ягына, Эстәрле тамагына чаклы төшәләр, беренче зур тукталышны Эстәрлетамак каласында оештыралар. Икенче көнне дә аннан төш вакыты якынлашып килгәндә, күрәсе, саубуллашасы кешеләрне күреп һәм саубуллашкач, кала кибетләреннән аласы соңгы әйберләрне сатып алгач кына юлга кузгалалар. Эстәрлетамактан соң юл тагын да тарая, җайсызлана төшә. Чөнки инде монда тау табигатенә күнеккән, тау тормышына җайлашкан чын башкорт биләмәләре башлана; ургылып аккан ташкын тау елгалары аша салынган күперләр урыны-урыны белән әле язгы ташулардан соң тәмам рәтләнеп бетмәгән булалар. Шуңа күрә авыр йөк төяүле олаулар тау арасы юлларыннан бик әкрен баралар. Ә Мөхәммәтсадыйк бай, билгеле инде, яхшы пар атта гаиләсе белән алдан юртаклый да аннары, берәр авылга кереп, боларны көтеп ала. Шулай итеп, юл өсте авылларындагы таныш татар, башкорт мулла, сәүдәгәрләрендә кунак була-була, алар, ниһаять, максатларына ирешәләр. Ике кечерәк елга кушылган җирдә, буй-сынга зәгыйфьрәк кенә күренгән усак белән каен катнаш урманчык үсеп утырган үрдә әүвәл озын агач мәчет манарасы очы күренә. Озакламый, шелтер-шелтер итеп аваз биргән дуга кыңравы челтерәвен басып, биш яшьлек Шакирның шатланып кычкырганы ишетелә:

– Җиттек! Килеп җиттек! – ди ул. Аннары хәреф таныганын белгертеп, иҗекли-иҗекли: – Юл-лук-кский ямъ! – дип, юл чатындагы багана язуын укырга керешә.

Җайлы-көйле тормыш-көнкүрешләрен тиктомалдан гына ташлап, губернаның төньяк-көнчыгыш тарафына юл тотучылар бу елларда шактый була, билгеле. «Колак ишетмәгән, күз күрмәгән ниндидер Орск каласы тирәләрендә җир өстеннән алтынны учлап җыеп алып була икән» дигән хәбәр бөтен Россия буенча тиз арада таралып өлгерә: кешеләр, бәхет кошын тизрәк эләктереп калырга ниятләп, ашыгып-кабаланып, ил-җир читендәге шул шыксыз кала ягына юнәләләр. Элек тып-тын яткан тау, дала буйлары да, пошмас солдатлар белән көн-төн эчүдән әтәчләнеп йөрүче атлы казаклар гына «срок тутырып» яткан килеш-килбәтсез өяз башкаласы да тиз көндә җанланып китә. Ике чиркәү, бер мәчетле тын шәһәргә затлы юртакларда гына җилдереп чабучы чуар киемле көяз халык килеп тула. Өй-фатир хаклары арта, сәүдә эшләре гөрләп алга китә, көндәлек кирәк-ярак күзгә күренеп кыйммәтләнә бара! Мәхшәр көннәре башлана! Берәүләр тиз арада дан-шөһрәтле байга әвереләләр. Чама-чутны белмәүче артык түземсез бәндәләр исә, тиз көндә юртак һәм фаэтоннардан колак кагып, җәяүлегә калалар. Менә шулай башлана бу Орск өязендәге «алтын бизгәге».

Безнең сәфәрчеләрне дә әнә шул «бизгәк» шушы тирәләргә әйдәп китерә. Ул алтын дигәннәре бик алай аяк астында ук ятмаса да, сабыр итсәң, аның кулга керәчәгенә шик тумый.

Хәер, бу урында чигенеш ясап әйтим: алтынга бәйле табыш-алышлар безнең илдә элек-электән сер итеп сакланган. Бүген дә ни Оренбург, ни Уфа шәһәрләре архивларында ул серне ачкан бер генә кәгазь кисәгенең дә булмаганлыгын танырга тиешбез. Оренбург губернасында, аның җир куеныннан алтын чыгару үзәкләре саналган Орск, Троицк, Югары Урал (Верхнеуральск) төбәкләрендә ул заманнарда күпме прииск тотучы алтынчы исәпләнгән, алар күпме хәзинә алганнар – ачыклавы читен. Әмма мондагы җирләрнең исәпсез-хисапсыз бай булганлыгы һәркемгә мәгълүм.

Россиягә кушылганнан соңгы Урал тарихында, әлбәттә, алтын, көмеш һәм кыйммәтле ташларга бәйләнеше булган кәсепчелектән бигрәк, киләчәк промышленность куәте һәм сугыш кирәкләре өчен мөһимрәк саналган крепостной заводлар – бакыр, чуен, корыч коючылык кәсебе өстенлек иткән. Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарафларда яулап алу сугышларын дәвам иттерү өчен, патша хөкүмәтенә Уралда коелган яисә, Урал рудасын кулланып, Тула ише үзәкләрдә эшләнгән туплар кирәк булган. Һаман саен киңәя һәм җәелә барган Россиянең соңыннан иген-чиген тоташтырган тимер юллар өчен меңәрләгән чакрым рельсларны, ул юлның корыч атларын – паровоз-вагоннарны – шулай ук Демидовларның Урал заводлары җитештереп торганнар. Узган гасырның күренекле әдибе Глеб Успенский язганча, мескен башкорт ыру-кабиләләренең җирләрен рәхимсез рәвештә талау башланган. Иксез-чиксез хәзинә-байлыклы ул җирләр ыру-кабилә би-бәкләрен, старшиналарын юмалау, алдау һәм хәтта өркетү юллары белән яңа хуҗаларга күчә барганнар. Мәсәлән, Тула промышленниклары Твердышев белән Мясников шушындый асыл йөз мең дисәтинә җирне нибарысы өч йөз сум бәрабәренә сатып алганнар. Зур капиталлы башка байлар да өлешсез калмаган, әлбәттә.

Урал төбәге тарихының икенче сәхифәсе моннан соң байтак еллар, гасырлар үткәч, Твердышев, Демидов ише акулалар бу мал-хәзинәләрнең түшкәсен ботарлап бетергәч, шулардан калганнар белән чемченү вак сәүдәгәрләргә дә рөхсәт ителгәч башлана. Болар инде, билгеле, зур капитал таләп иткән андый зур-зур завод-крепостьлар салуга керешмиләр, җир өстенә якын яткан әзер хәзинәләрне барларга тотыналар. Бу вакытта патша хөкүмәте җирләрне дә умырып-батырып түгел, чеметеп кенә сату, өләшү кәсебенә керешә: бер кулга берьюлы ике йөз дисәтинәдән дә артык өлеш тими. Уңган очракта шул бер кишәрлек җир дә аның иясен әлегәчә хыялда да булмаганча байлыкка күмәргә мөмкин икән дигән хәбәр бөтен Россия буйлап тарала. Киләсе караңгы көннәргә дип, чүлмәк төпләренә туплана барган маяны чамалаган кешеләр, өстәп бурычка ала-ала булса да, «алтын җирләре»н сатып алырга керешәләр.

Шулай итеп, Орск өязенең даны еракларга тарала. Унбиш-егерме ел үтмәстән, монда төрле акционер җәмгыятьләре, сәүдә һәм кредит банклары калкып чыга. Хәтта чит ил капиталы да тизрәк моңа борын тыгарга ашыга: катнаш кредит банклары, төрле җиһаз хәстәрләүче вак хуҗалыклар барлыкка килә.

Әлегәчә тын яткан тау һәм дала елга-инешләре буенда бер-бер артлы бихисап алтын юу приисклары ачыла, Үзән, Таналык, Сөендек ише су буйлары, Аксак Тимер әмир яу вакытларын хәтерләтеп, тагын бер җанланып алалар.

Бу чир, бәхеткә каршы, татар дөньясына да кагыла. Үзләрендә калын кесәле рус сәүдәгәрләре белән тиң тора алырдай көч-куәт һәм шундый катлаулы эшне очын очка ялгап чыгардай оештыру сәләте тойган «бай»лар көрәш мәйданына ташланалар. Тиздән алар арасына чиратка Мөхәммәтсадыйк Рәмиев тә барып баса. Әлегәчә җайлы гына аккан тормышын олы мәшәкатьләргә дучар итеп, өендә елаш-сыкташ мәхшәре тудырып, туган-үскән якларыннан кузгалып китүенең сәбәбе әнә шул чир йогудан була да инде. Әлегәчә күз күрмәгән, колак ишетмәгән «караңгы якка», Юлык ямы авылына сәяхәтнең сәбәбе әнә шунда.

Казан ханлыгының көнчыгыш өлешләрендә, тау-тезмәләр башланган Бөгелмә тирәләреннән алып Урал арты далаларына чаклы бер зур мәйданда, элек-электән үк җир асты байлыкларын казып чыгару кәсебе яшәгән. Бу хәлнең телсез шаһитлары булып хәзерге көндә Урал-тау куеннарында һәм Урал арты дала-тигезлекләрендә бихисап күп борынгы тау куышлыгы һәм җир асты караңгылыгына – җәһәннәмгә төшеп киткән кое калдыклары сакланган. Илебездә бүген иң бай бакыр ятмасы саналган Орск шәһәре янәшәсендәге Гай ятмаларына да борынгы бабаларыбыз элекке вакытларда, коелар казып, чыра тотып үрмәләп төшкән булганнар инде.

Бу җәһәттән Юлык авылы да – янәшәсендә борынгы «бакыр куышы» булуы белән истәлекле урын. Димәк, монда, әле авыл барлыкка килгәнче үк, ерак бабаларыбыз эз калдырган икән. Якын-тирә җирләр, бакырга бай булу белән бергә, алтын чыганагы сыйфатында да элек-электән дан алганнар. Ә инде «алтын чире» кузгалган заманнарда биредә әледән-әле анда да, монда да яңа приисклар бер-бер артлы ачылып кына торган.

Мөхәммәтсадыйк белән Хәнифә Рәмиевләр гаиләсе дә узган гасырның алтмышынчы еллары башында шушы бәрәкәтле туфракка килеп төпләнәләр. Билгеле, аңа чаклы Мөхәммәтсадыйк сәүдәгәр, Орск каласы тирәләрендә йөреп, кайда төпләнергә мөмкин икәнлеген чамалагандыр. Бу төбәкнең таулы өлешен дә, куе кылган тирбәлеп утырган дала якларын да, мөгаен, бер килүдә генә барлап, йөреп тә чыга алмагандыр.

Оренбург губернасы ул вакытта, Казан губернасы белән ике арага уелган яңа Уфа биләмәләренә үз «провинция»ләренең бер өлешен бүлеп бирүгә карамастан, әле барыбер зур мәйдан алып торган. Рәмиевләр күченгән чорда, ул губерна зур-зур биш-алты өязгә бүленгән була. Шул өязләрнең дә иң зурысы исә – Орск шәһәренә буйсынганы исәпләнә. Шушы вакыйгалардан ярты гасырга соңрак яшәгән Мирхәйдәр Фәйзи фикеренә тукталу бу җәһәттән кызыклы булыр. «Башка җирләр белән чагыштырганда, Орск өязе Курскиның бөтен губернасы кадәр, чит мәмләкәтләрдән Даниянең бөтен җире Орск өязеннән кечерәк икәнен белдем»,– дип сокланып яза ул 1917 елның февралендә, Орск җир бүлеге управасында Хаҗиәхмәт Рәмиев кул астында эшләп алган бер дәвердә.

Ул вакытта, Октябрь революциясенә чаклы, Орск өязенә хәзерге Башкортстанның да Сакмар елгасының көнбатыш тарафка кинәт борылышына кадәрге югары өлешеннән алып хәзерге Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре чикләренә кадәрге бер зур кисәге кергән булган. Дөресен генә әйткәндә, монда, ул вакыттагы ил чигендә урнашкан бу губернада, географик иркенлек кенә түгел, беркадәр сәяси иркенлек тә күзгә ташлана. Беренчедән, монда крепостной заводларга, ягъни патша хөкүмәтенә турыдан-туры буйсынудагы заводларга караган чагыштырмача аз санлы крепостной эшчеләрдән кала, кемгә дә булса кол хәлендә буйсынган кешеләрнең юклыгы хас. Крепостной крестьян тотучы алпавыт җирләре биредә юк. Ә бу губерна биләмәләрендә көн күргән җирле татар, башкортларда андый коллык законнары борынгыдан ук булмаган – алар һәрвакыт ирекле җәмгыять булып яшәгәннәр, теләсә кем, түләнмәгән бурычы булмаган очракта, бер урыннан икенче урынга ирекле рәвештә күченеп йөри алган. Үзен бер кадәр хөр хис иткән.

Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, әнә шул Курск губернасына тиң Орск өязен аркылыга-буйга йөреп чыкканнан соңында, төпләнү урыны итеп Юлык төбәген сайлый. Бердән, аңа бу җирнең табигате ошагандыр – кошлары сайрап торган урманы да, киек җәнлек иректә чабардай ачыклыклары да, фәлсәфәгә бирелеп, уйланып, ерак-еракларны күзәтеп торырдай тау түбәләре дә бар ич. Нәкъ менә Җиргән якларындагы кебек. Дөрес, якындагы япан дала сулышы монда беркадәр сизелерлек, әлбәттә. Җиргән якларында урман-агачлар эрерәк кәүсәле, үләннәр куерак һәм сусылрак иде. Әмма монда җир тоташ бакыр да алтыннан тора ич.

Шулай җирдәге хәзинәгә күзен төбәп, күңелен беркетеп килсә дә, башта ул, билгеле инде, тиз генә бу өметен тормышка ашыра алмый – күңеленә ошаган, хәзинә-байлыгы барлыгы билгеләнгән урынны тапкач та бит әле югарыдан, ерак Петербургтан, аны сатып алырга рөхсәт килүен көтәсе бар. Әлбәттә инде, ул аннан киләсе рөхсәтне кул кушырып көтеп утырмый: ике йортның берсе, вак-төяк алыш-биреш итеп көн күргән Юлык белән генә чикләнмичә, якын-тирә авылларда да үз эшен җәелдерә. Башлыча әле күчмә тормыш белән яшәгән һәм күбрәк вакытта кирәк-ярагын алдан бурычка алып та, көзге муллыкта гына исәп-хисапны өзүче башкорт йорт-утарларына да ул, тәвәккәлләп, малын бурычка өләшә. Шуның белән дә ул тирә-юньдә «байның бае» дигән шөһрәт ала.

Иң әүвәл ул, төпләнер урынын сайлагач та, Юлык сәүдәгәренең авыл читендәге сабын заводын («сабын фабригын») сатып ала. Анда җитештерелгән сабын белән үзе дә, кырыктартмачы вак сәүдәгәрләр дә сату итәләр. Үсә төшкәч, Рәмиевнең уллары да кул астына керә башлыйлар, әлбәттә.

Әйе, беренче тормыш сабакларын шагыйрь Дәрдемәнд тә, аның абыйсы Шакир да иң әүвәл менә шушы татар авылында алалар. Димәк, алар уй-хисләре белән дә, тормыш-көнкүрешләре белән дә башка авыл балаларыннан әллә ни аерылып тормаганнар. Фәкать өйдә ана тәрбиясе көчлерәк булган, шул тәрбия яшьтән аларда белемгә омтылыш хисен уяткан. Ә калганында инде гадәт-йолалар бер, фәлсәфәләр уртак – кеше үзара мөгамәләдә һәрчак гадел булсын, якыннарына һәрдаим кул сузып, ярдәмләшеп яшәсен – төп тәрбия шул булган.

Аталары Мөхәммәтсадыйк та әле ул дәвердә, Максим Горькийның бер әсәрендә гәүдәләндерелгән карт сәүдәгәр Артамонов кебек, һәр эшне үзе башлап, өмәче һәм булышчылары белән аны үзе башкарып йөри. Берәр авырлыкны алып саласы булганда, өмәчеләренә «әйдә, тоттык» яисә «әйдә, күтәрдек» дип юл күрсәтә-күрсәтә, һәр эшне үзе әйдәп эшләтә торган була.

Уллары да, алпавыт, бояр балалары кебек, эшсезлектән интегеп, бөтенләй иркәлектә үсмәгәннәр, көн-төннәрен күпергән күпчек өсләрендә аунап үткәрмәгәннәр. Юлык авылында булсын яисә Муллакай мәдрәсәсендә, Орск шәһәрендә булсын, бертуган Рәмиевләр үз яшьтәшләре белән аралашып, аларның уй-фикерләрен уртак тоеп үскәннәр. Дөрес, байларны ярлыларга, хезмәт халкына каршы куеп тасвирлау модада чакта язылган бер мәгълүм повестьта буй җитеп, үзләре эш йөртә башлаган борадәран Рәмиевләрне ямьсез эксплуататорлар итеп рәвешләндерү истә калган. Әмма гомерләрен татар халкының аң-белемен күтәрүгә, тормышын көйләүгә багышлаган бу шәхесләрнең андый образлары белән бик үк килешәсе килми. Хәер, теркәлеп калган күп санлы истәлекләр дә алай фикер йөртергә җирлек тудырмыйлар. Әлеге әсәрдә чагылган тормыш, бердән, гомумиләштерелгән бер образ булса кирәк. Икенчедән, бәлки, ни-нәрсәгәдер үпкәләү дә үзен сиздереп куйгандыр…

Инде шул яшьлек мизгелләрен, Юлык табигатен күзаллардай бер-ике шигырь белән танышып китик.

 
…Берзаман чыгар идек без
Кырга дуст-ишләр илә;
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.
Бер вакыт буенча рәхимсез
Дәгел иде кызлары;
Анда туташларда ымлар,
Күз кысулар бар иде…
 
(«Үткән көннәр» шигыреннән өзек)
 
Көн кызды!.. Кызды һава монарланып,
Сагымлап, кыр белән дала чобарланып.
Һава тымык, шылт итми!.. Кысылды тын:
Ягъмур көтә җирнең йөзе комарланып…
 
(«Яңгыр» шигыреннән өзек)
 
Язларның килде җитеп якты көне,
Ишетелде һавада аккош өне,
Талпынып салмак, авыр күк йөзендә
Күренде килгән очып каз дөркеме…
 
(«Яз» шигыреннән өзек)

Бу шигырьләрне, әлбәттә, һич кенә дә Юлык чорында язылганнардыр дип раслау килешмәс. Мәгәр, нәкъ шул дәвердә, Юлык авылына, аның кешеләре һәм табигатенә мөнәсәбәтле рәвештә, булачак шагыйрь күңеленә, мөгаен, беренче шигъри фикерләү дәрте иңгәндер. Хәер, еракта, Оренбург шәһәре янәшәсендәге Каргалыда яшәгән икенче бер олы шәхескә – шагыйрь һәм яшьләрнең остазы булган мулла-мөгаллим Сибгатулла хаҗига багышлап язылган шигырьнең шушы Юлык ямы авылыннан юллануы инде мәгълүм ич!

Юлык авылы

Элек-электән башкорт ырулары көн күргән Урал таулары уртасына бу татар авылының барып төпләнүе гаҗәп тә үзенчәлекле. Мәгълүм бер мәкальдә «Һәр гаиләнең көнкүреше, яшәеше үзенчә» дигән фикер ятса, гореф-гадәтләр һәм йолалар нигездә уртак булган башкорт халкы арасына күченеп утырган татар авылларының да һәммәсенең үзенә бер тарихы, үзенчәлеге бар. Бер ишеләре чукындырудан качып, сыеныр урын эзләп килгән, икенчеләре теге яисә бу уңай белән патша хөкүмәте тарафыннан күчерелгән, өченчеләре исә, үз илләрендәге имана җирләренең кысанлыгыннан иза чиккәнлектән, иркен җир эзләп, шушы тирәләргә килеп чыкканнар.

Юлык авылы халкы да ерак бабаларының Казан тирәләреннән бәхет эзләп монда килеп төпләнүен бәян итә.

Авылга кагылышлы истәлекләрне алтмышынчы елларда пенсионер-укытучы Гомәр Әбүбәкеров берничә аерым дәфтәргә теркәп калдырган. Шунда ул күрше башкорт авылы Юмашта яшәгән бер «бик белгеч» картның сөйләкләрен дә искә алуын белдерә. Гомәр Әбүбәкеров тумышы белән шушыннан, ерак бабасы Юлыкка килеп беренче төпләнүчеләр исемлегендә. Гомәр 1910 елдан 1914 елга чаклы Орск шәһәрендә, укытучылар әзерләүче мәдрәсәдә (дәрелмөгаллимин мәдрәсә) укый. Герман сугышы башланган елда, туган авылына кайтып, Рәмиевләр салдырган таш мәчет янәшәсендәге Зур мәдрәсәдә укыта башлый. Димәк, ул – Рәмиевләр чоры авылын да, Совет чоры авылын да яхшы белгән кеше. Ә ике янәшә авыл тарихын сөйләп калдырган Юмаш авылы карты исә тагын да өлкәнрәк яшьтә була.

Менә ул тарих. Өч йөз еллар әүвәл, имештер, шушы бөрҗән башкортлары яшәгән төбәккә, җир эзләп, дүрт татар килеп чыгалар. Ул дәвердә бу тирә башкортлары әле күчмә тормыш белән яшиләр, кышлык утрак авыллар бик сирәк була. (Мирхәйдәр Фәйзинең замандашы Садыйк Чанышев аңа багышланган истәлекләрендә бу тирә башкортларның әле 1922 елда «ярым күчмә тормыш алып бару»лары хакында яза.)

Шулай итеп, аркаларына биштәр аскан, аякларына чабата кигән дүрт татар мондагы саф сулы елгачык буена хәл алырга туктаганнар икән. Йончыган кыяфәтле бу кешеләр бит-кулларын юып торганда, яннарына, имеш, Юмаш исемле карт килеп чыккан.

– Кемнәр һез? Кайдан киләһеңез? – дип, ул сораша башлый.

– Авылыбыз белән бу якларга күченеп утырырга ниятлибез, безне сатлык җир биләмәсе сайларга җыеныбыз җибәрде,– дип җавап кайтаралар бу мосафирлар.

Шушы тирәләрдән ерак түгел, Кус елгачыгы буенда, бу Юмаш карт биләмәләре икән. (Хәзер ул урында Юмаш авылы, аңардан Юлыккача ун-унике километр ара, алтмышынчы елларда колхоз үзәге шул башкорт авылына күчерелгән иде.) Ә бөтен ыру җиренә ия ыру башлыклары моннан егерме биш-утыз чакрымнар арырак бер җәйләүдә икән. Җир белән алыш-биреш итү алар вазифасы дип аңлата да, имеш, Юмаш карт бу мосафирларга болай дип әйтә:

– Беззә һату йере йук… Мәгәр, бер йомышыбызны үтәргә алынһаңыз, йерһез калмаһһыгыз.

Һәм ул ак патшаның алар ыруына ям тоту йомышын йөкләгәнлеген сөйләп бирә.

– Ак батша безгә Ырымбур, Орск, Верхурал юлларында кырык дугадан ям тотарга боерды. Беззә ул кадәр камыт-арба йук. Шул йомышны өстеңезгә алһаңыз, йер табарбыз,– ди бу карт.

Мосафирлар, имеш, аның фикерен хуплыйлар. Шуннан соң Юмаш карт аларны ыру башлыклары янына алып китә. Шунда әүвәл сүздән вәгъдә куешалар: мосафирлар патша хөкүмәте ташырга кушкан йөкне һәм почтаны кирәкле урынга вакытында илтеп җиткерер күләмдә арба һәм аңа кирәк-ярак ат дирбиясе табалар, бөрҗәннәр аларга күпмедер ат бирә, авыл булып утырырдай җир бүлә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации