Электронная библиотека » Лирон Хамидуллин » » онлайн чтение - страница 11

Текст книги "Буранлы төндә"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Лирон Хамидуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Дәрдемәндне ничегрәк хәтерлисез? Аны еш күрә идегезме? – дим.

– Урамда йөргәндә, еш күрә идем. Бик ыспай киенеп йөрер иде. Тарантаста барганда да, бик төз утыра, як-якка бер дә каранмас иде…

Шагыйрь вафат булгач, алар, берничә кыз, аның белән саубуллашырга дип, өенә дә баралар. Дәрдемәнд җеназасын Урал күперен чыкканчы озатып калалар.

Соңгы көннәр

Орскида Совет хакимияте бөтенләйгә урнашкач, тормыш җайга салына башлаган кебек була. Ләкин ул тәртип ныгып өлгерми, элекке губерна күләмендә ачлык афәте башланып китә. Ваба, тиф авырулары көчәя. Бу афәтләр шагыйрь гаиләсен дә читләтеп узмый. Әсма апа истәлегеннән: «Бәширнең анасы Шәрифзадә җиңги тифтан үлде. (Соңгы очрашу вакытында Бәшир ага анасының икенче бала китергәндә вафат булуын әйткән иде.) Җизни еш кына, яхшы чәйләрен күтәреп, безгә кунакка килер иде. Орскида тиф таралгач, ул чир безне дә читләтеп үтмәде. Бик матур, пианинода бик оста уйнаучы Сара апам унсигез яшендә үлеп китте. Аны күмәргә җизни әниемә акча бирде, өч куй (сарык) китертте. Үлем хәсрәтеннән айный алмый торганда (шул көздә), тагын зур хәсрәт килде. Җизни, олы кызы Гөлсемнең хәлен белергә, азыклар илтергә дип, Оренбургка бара. Аннан кайткан вакытта, поездлар ягылмаган булганга, җизни бик өши, терелә алмыйча үлеп китә. Врач аның йөрәге бик начар дигән. Орскины ап-ак кар баскан иртә иде. Өйдәгеләр миңа: «Әниең туганым абыстайларга китте, җизни үлгән дип хәбәр иттеләр»,– диде».

* * *

1921 елның октябрендә Закир Рәмиев-Дәрдемәнд нәкъ әнә шул гади, биш тәрәзәсе урамга карап торган бүрәнә өйдән соңгы юлга озатыла. Монда аның соңгы кигән киемнәре, соңгы кулъязмалары кала. Искәндәр улы Бәшир Рәмиев сөйләвенчә, Мәхүбҗамал абыстай бу йортта берникадәр вакыт «самавыр куючы кыз» Минсафа белән икәү генә яшәп тора. Бәшир аганың анасы Шәрифзадә Дашкова да вафат булганнан соң, Искәндәр өч яшьлек улы белән әнисе янына күченә. Ләкин 1922 елның апрель башларында алар яшәгән йортны су баса. Иң кадерле әйберләрен генә алып, кабат Мәхүбҗамалның туганнары йортына күченеп торалар.

Орск шәһәренең үр башындагы өлешеннән астарак булган барлык йорт-урамнарны һәр егерме ел саен язгы ташу басып китүчән. Урал-су да, Орь елгасы да берьюлы кузгалган язларда ике елга бозы шәһәрне көньяк тарафтан каплап торган Гөберлә тау тезмәсе тарлавыгына килеп тыгыла, су кинәт ярларны бәреп чыга, бер төн эчендә урамнарны басып ала торган була. Мондый хәлләр элекке гасырларда да кабатланып торган, 1942 һәм 1957 елларда һәм аннан соң да кабатланды. Нәкъ менә Уралның шундый холкына бәйле рәвештә, Орск шәһәренең хәллерәк кешеләрен елганың аръягындагы калкулыктагы Ильяс авылы зиратына илтеп җирләгәннәр. Замана авыр булуга карамастан, Дәрдемәндне дә Урал-судан өч чакрымдагы шул татар атлы казаклары авылына илтеп җирлиләр. Кабере өстенә истәлек ташы да куелган була. Алтмышынчы-җитмешенче елларда мәетне шул авылга чаклы озата баручылар да, сугыштан соңгы чорда анда кабер ташын күрүчеләр дә әле исән иде. Мирхәйдәр Фәйзи оештырган спектакльләрдә катнашкан Мәгъсүм ага Шәмсетдинов ул каберлекне барып та күрсәтеп йөрде. Ләкин ул вакытта инде элекке «Ильяс утары» Яңа шәһәр читендәрәк калган, каберстан җире бер хәрби завод биләмәсенә кергән. Ул завод биләмәсе исә биек таш койма белән коршаулап алынган иде. Әйе, 1930 елларда башланган Яңа шәһәр төзелеше «зыялылар каберлеген» үз эченә ала, юк итә. Дәрдемәнд кабере өстенә куелган истәлек ташы, мөгаен, ниндидер яңа төзелгән бина нигезендә ята булыр.

Дәрдемәнднең үлеме көтелмәгәнчә фаҗигале бер үлем була. Олы кызлары Өммегөлсемнең кинәт авырып китүе турында хәбәр алгач та, ул, Оренбургка барырга дип, юлга чыга. Бу вакытта элекке Оренбург губернасы биләмәсендә кешеләр тиф, ваба авырулары белән интегә. Губернаның көнбатыш өлешендә ачлыктан үлүчеләр саны да көннән-көн арта бара. Бәшир Рәмиев әйтүенчә, бабасы Оренбургка барганда, Сара станциясеннән товар поездына утырып китә. Ул вакытта әле Оренбург–Орск тимер юлы шул Сара станциясенә генә килеп җиткән була. Ә Орскидан Сарага чаклы атта сиксән чакрым барасы. Атасы Оренбургка барып җиткәндә, Өммегөлсем инде үлгән була. Дәрдемәнд аның белән соңгы саубуллашу өлешенә генә өлгерә. Кайтканда, Өммегөлсемнең ике кызын үзе белән алып китә. Шунлыктан алар, пассажир поезды белән Актүбә шәһәренә килеп, аннан ат яллап кайталар. Алар кайтканда, көн бик җилле, суык була. Дәрдемәнд юлда ук үзен начар хис итә башлый. Орскига кайтып, берничә көн авырып ятканнан соң вафат була. Врач аңарда тиф авыруы билгеләрен таба. Саклык белән генә җирләргә кушалар. Өммегөлсемнең ике олы кызы аталары белән кала. Ә Галия белән Кафия исә Мәхүбҗамал әбиләре белән Искәндәр агалары карамагында буй җиткерәләр. «Искәндәр абый юк вакытта Минсафа җиңги мине яшем җитмәстән элгәре кияүгә бирде»,– дип зарланган иде Кафия апа бер сөйләшкәндә.

Шагыйрьнең соңгы язмышы турында соңгы елларда төрле уйдырма сүзләр дә язылгалады. Бер ветеран укытучы аны кайсыдыр бер авылның ташландык хәлендәге өендә ялгыз үлеп калган икән дип тә язды. Икенче берәүләр исә аны ачлыктан үлгән икән дигән хәбәрләр дә тараттылар. Онык һәм онычкалары белән аралашкан кеше буларак, бу хәбәрләрнең дөрес түгеллеген кабатлап әйтергә мәҗбүрмен. Хәер, шагыйрьнең Уфада яшәгән кызы Зәйнәп белән очрашып сөйләшкән, Башкортстан белән Чиләбе өлкәләре чигендәге бер колхозда хисапчы вазифасын үтәгән улы Җәгъфәр (икесе дә җитмешенче елларда үлделәр) белән хатлар алышкан Мөхәммәт ага Гайнуллин Дәрдемәнднең тифтан вафат булганлыгын 1959 елда ук бер мәртәбә язып чыккан иде инде. Шагыйрь үлем түшәгендә ятканда, аның тирәсендә сөйгән хатыны Мәхүбҗамалы, аның сеңлесе Маһруй, өлкән улы Искәндәр, аның булачак хатыны Минсафа (әлеге самавырчы кыз), уртанчы улы Җәгъфәр, Мәхүбҗамалның бертуганнары гаиләләре белән шунда булалар. Димәк, бер шагыйрьне карарлык һәм туйдырырлык кына мөмкинлекләре булган кешеләр. Әсма апа да бит истәлегендә: «Җизни Гөлсемгә ризык илтә китте»,– дип яза. Өйдәге соңгы ризыкны алып китүе булмагандыр, шәт. Бу чорда Рәмиевләрдә потлы алтын кантарлары сакланмаган очракта да, кулда йөртерлек алтын-көмешләренең җитәрлек дәрәҗәдә булуына дәлилләр дә байтак. Әле утызынчы елларда гына да Рәмиевләр нәселенә караган барлык хатын-кызлар алтын-көмеш тәңкәләр белән тулышкан зур-зур күкрәкчәләр йөрткәннәр. Ул заманда андый тәңкәләрне атна саен, берәмтекләп, дәүләт оешмаларына тапшыра барсаң да, җитәрлек күләмдә ризык табу мөмкинлеге булгандыр. Сугышка чаклы диярлек алтын бөртекләре, алтын, көмеш тәңкәләр исәбенә азык-төлек биреп торучы, Торгсин дип аталучы махсус оешма яшәп килгәнлеген бүген күпләребез белми, әлбәттә. Ул елларда Орск, Оренбург шәһәрләре тормышына бәйле хәбәрләрне даими биреп килүче «Башкортстан хәбәрләре» газетасы да 1921 елның 30 ноябрендә чыккан санында шагыйрь Дәрдемәнднең Орск шәһәрендә тифтан вафат булуын хәбәр итә.

* * *

Соңгы сүземне шагыйрь белән чирек гасырдан артык вакыт бергә яшәп, якыннан аралашкан бер зыялыга биреп төгәллисем килә. Үзе дә әдәбият күгендә якты эз калдырган, мәдәниятебез мәйданында беренче рәшә, беренче елдырымнардан булган күренекле әдип Фатих Кәрими шагыйрь турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган: «Дәрдемәнднең кешелек ягы бик югары булып, ул гади татар байларына бер дә охшамый иде. Ул алдау, хәйлә, риялану, икейөзлелек шикелле нәрсәләргә дошман иде. Аның үзендә андый сыйфатлар юк. Һәрнәрсәне туры әйтергә ярата. Сүзендә, мөгамәләсендә соң дәрәҗәдә туры. Аның әйткән сүзе, биргән вәгъдәсе документлардан, вексельләрдән нык иде». Ф. Кәрими бу сүзләрне 1927 елда, байларны төрлечә хурлау гадәте яшәгән көннәрдә язган.

Димәк, кешелек сыйфатлары белән Закир Рәмиев-Дәрде-мәнд барыбызга да үрнәк булырлык. Шул сыйфатлары һәм халкы өчен кылган изге гамәлләре белән ул һәрвакыт милләтебезнең күңел түрендә булырга хаклы.

Әйе, Дәрдемәнд-Рәмиев шәхес буларак билгеле бер чорда калыпланган, шул дәвердә ул бай сәнәгатьче дә, киң колачлы җәмәгать эшлеклесе дә, үзенчәлекле шагыйрь дә булган. Аны үз чорыннан, үз иш-фикердәшләре арасыннан һич кенә дә аерырга ярамый сыман. Шул ук вакытта ул чордашларыннан бик күпкә аерылып та тора. Шигырьләрендә урын алган уй-фикерләре белән ул – безгә дә, бездән соң килүчеләргә дә якын һәм бик кирәкле шәхес. Аның мирасы безнең милләт җирлегендә мәңгелек. Без аны хәзер кылган күркәм эшләренә, олы мирасына карап бәялибез. Ихтирам итәбез. Офыгыбыз күгендә ул һаман-һаман да балкып торыр!

1989–2007
ӘЙ ГАРМУН, ГАРМУН…
(Онытылмас исем)
Документаль повесть
Һәр җирдә тансык кунак

Мәшһүр гармунчы, артист Фәйзулла Туишевны, мөгаен, үз вакытында сәхнәдә күрмәгән, һич югы, аның бик тә үзенчәлекле, дәртле, моңлы итеп уйнавын радио аша ишетмәгән бер генә татар кешесе дә калмагандыр. Ник дисәң, илле елдан ашып киткән иҗат гомерендә бу тынгысыз музыкантның концерт белән бармаган җире, төрле зурлыктагы чеңгелдәп торган үз гармуннарын уйнамаган сәхнәсе калмагандыр. «Фәйзулла Туишев – милләтебезнең горурлыгы, халык арасыннан чыккан чын талант»,– дип язды аның турында күренекле язучыбыз Фатих Хөсни.

СССР дип исемләнгән дәүләт оешканчы ук әле, ул, көмеш телле гармуннарын иңенә асып, Каф таулары артындагы Баку, Тифлисләрне дә, Мәскәү белән Петербургларны да, ерак Себер шәһәрләрен дә йөреп, урап чыга. Йөри-йөри, җир читендәге Владивостокка да барып җитә, чит мәмләкәт шәһәре булган Харбинда да торып кайта. Болар белән генә чикләнмичә, Европаның мәдәни үзәге саналган Парижның үзендә зыялы тамашачы алдына чыгып, татар белән рус халыкларының моң-көйләрен уйнап дан ала. Анда ул,– икенче бер мәшһүр якташыбыз Фёдор Шаляпин белән бергә, бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән артистларның бик сирәгедер. Фәйзулла Туишевны һәр җирдә бик теләп, яратып кабул иткәннәр. Ул җитәкләгән артистлар бригадасы Татарстанның һәм аңа чиктәш өлкә һәм республикаларның барлык татар авылларында булып кайткан диярлек. Әйе, аның җитез бармаклары күңел түрендәге халкы моңын, сагышларын бик мул өләшкән. Аның уйнау осталыгына соклануларын милләтебезнең бик мәгълүм шәхесләре Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал һ. б. бик күпләр әйтеп һәм язып калдырган. Тиешле бәяне үз вакытында ук биргәннәр аңа.

1950–1960 елларда урамда очраган һәрбер татар кешесеннән: «Син гармунчы Туишевны беләсеңме?» – дип сорасаң, ул кеше ике дә уйлап тормас, «беләм» дип җавап бирер иде. Кайсы як авылыннан, кайсы шәһәрдән килгән булуына карамастан.

Артистның чордашларының искә алуларына һәм сакланып калган афишаларга таянып, Фәйзулла Туишевның кайсы зур шәһәрләрдә һәм кайчан булганлыгын күз алдына китерә алабыз. Үзе туып үскән төбәктәге Сембер, Самара, Казан, Түбән Новгород һәм Идел буендагы башка барлык шәһәрләрне ул иң беренче гастрольләре вакытында ук йөреп чыга. Аңа ул вакытта әле егерме яшь кенә була. (1910 еллардагы артист кыяфәтен күзаллардай фото сакланган. Артист гитарада уйный, янәшәсендә гармуны чират көтеп тора.) Ә туган-үскән җирләреннән ерак-еракларга таралышып көн күрергә мәҗбүр ителгән милләттәшләребез исә сөекле музыкантны һәркайда да сагынып каршы алган. Мәһабәт буй-сынлы, көләч йөзле артистның шат елмаеп сәхнә түренә чыгып басуын, шундагы өстәл өстенә тезеп куелган эреле-ваклы гармуннарның берсен алып уйный башлавын түземсезләнеп көтеп торганнар. Концертны алып баручы:

– Фәйзулла Туишев уйный! – дип белдерүгә үк, гөрләтеп кул чабулар башланган.

Хәер, Фәйзулла Туишевның гармунда уйнавын татар тамашачысы гына түгел, башка халык вәкилләре дә бик яратып тыңлаганнар. Аның уеннары аша татар халкының эчке рухын үз итеп күңелләренә сеңдерә торган булганнар. Моның шулай икәнлеген без матбугат битләрендә теркәлеп калган истәлек язмаларыннан да укып беләбез. Мәсәлән, танылган артистның илле еллык юбилеена багышланган бер мәкаләдә Муса Җәлил болай дип язган: «Фәйзулла ага төрле милләт көйләрен өйрәнүгә һәм аларны оста уйнап бирүгә күп игътибар куя. Ул казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кавказлы, чуваш, чегән һ. б. азчылык милләтләрнең хәзерге композиторлары әсәрләреннән һәм халык көйләреннән күп кенә үрнәкләр уйный. Шунлыктан Фәйзулла аганың музыка өлкәсендәге хезмәте интернациональ төс ала…» Мәкалә СССР Югары Советы нәшер иткән татарча «Коммунист» газетасында 1934 елның 30 декабрь санында басылган.

Совет хакимияте урнашуының унъеллыгы көннәрендә, 1927 елда, Мәскәүдә СССР халыкларының сәнгать фестивале үткәрелә. Илнең төрле төбәгеннән килгән театр коллективлары үз осталыкларын, ә концерт бригадалары үз һөнәрләрен башта таләпчән комиссияләргә күрсәтергә, шуннан соң халык алдында чыгыш ясарга тиеш булалар. Татарстаннан килгән концерт бригадасына композитор Салих Сәйдәшев, танылган җырчылар Гөлсем Сөләйманова белән Газиз Әлмөхәммәдов һәм төрле халыкларның көйләрен бер дәрәҗәдә оста башкаручы Фәйзулла Туишев керәләр.

1940 елның мартында классик әдибебез Шәриф Камалның иҗат итә башлавының утыз еллык бәйрәме Мәскәүдә билгеләп үтелә. СССР Язучыларының мәдәният сараенда уздырылган ул кичәгә Казаннан әдипнең иҗатташлары Афзал Шамов, Таҗи Гыйззәт, Гази Кашшаф һәм күренекле артистлар баралар. Алар арасында Ш. Камалның якын дусты, яшьтәше Фәйзулла Туишев та була. Мәскәүдә яшәүче мәгълүм язучылар һәм СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев та ул кичәдә катнаша. Әдәбият белгече, шул тантана кичендә Ш. Камал иҗатына багышлап нотык сөйләүче Гази Кашшаф соңрак язган мәкаләсендә мәшһүр гармунчы Ф. Туишевның мәскәүлеләр тарафыннан аеруча җылы каршы алынганлыгын бәян итә. Кичәнең рәсми өлешеннән соң да артистны кабат-кабат уйнарга чакыралар. Шул кичәдә ул татар һәм рус көйләрен, кайбер композиторларның әсәрләрен баянда һәм башка төрле гармуннарда виртуозларча оста башкаруы белән дан казана. Шул хакта Гази ага Кашшаф: «Бу кичтә виртуоз гармунчы үз стихиясендә иде»,– дип яза.

Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗанов мәшһүр гармунчы белән бергә байтак кына концертларда катнаша. «Озак еллар чит җирләрдә йөргәч, ниһаять, сөекле, дәртле, моңлы Казанга кайтты. Татар дәүләт академия театрында Фәйзулла аганың Казанда беренче концерты булды. (Бу очракта сүз, әлбәттә, Совет хакимияте чорына караган беренче концерт турында бара.) Миңа бу концертта Туишевны тамашачылар белән таныштыру һәм кичәне алып баручы вазифасын үтәргә туры килде. «Хәзер, хөрмәтле тамашачылар, сезнең алдыгызда Фәйзулла ага Туишев»,– дип белдерүгә, залдагы алкышларны язып та, сөйләп тә аңлатуы кыен. Тамаша залы гөр килде»,– дип яза артист, оста гармунчы белән беренче очрашу кичәсен искә алып. Һәм болай дип дәвам итә: «Шул заманда ул иң зур баяннан алып шырпы тартмасы кадәр генә гармуннарда уйнаучы бердәнбер артист иде. Беренче бүлектә ул татар егете кыяфәтендә ыспай итеп киенгән. Чиккән кәләпүш, камзул, читектән – матур сынлы, соклангыч булып күз алдына килеп баса. Бу бүлектә фәкать татар көйләрен башкарды. Ә икенче бүлектә, русча киенеп, рус халык көйләрен уйнады. Гармунда уйнау белән генә чикләнмичә, бик оста итеп биеп тә җибәрә иде. Минем аңа кадәр һәм аннан соң да Фәйзулла абзый кебек виртуоз башкаручыны очратканым булмады».

Хәким Сәлимҗановка соңрак та берничә мәртәбә Фәйзулла ага белән бергә концертларда катнашырга туры килә. Ә Мәскәүдә 1941 елда узарга тиешле татар әдәбияты һәм сәнгатенә әзерлек көннәрендә ул башкаладан килгән кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралаша. «Мәскәү комиссиясе алдындагы смотрда Фәйзулла ага да катнашты. Башкала вәкилләре аның иҗатына иң югары бәяне бирделәр. «Мондый оста башкаручы безнең рус дөньясында да сирәк» дигән фикергә килделәр»,– дип искә ала Хәким ага. Сугыш башлану сәбәпле, ул декада булмыйча кала. Шул сәнгать бәйрәмендә катнашырга дип сайлап куелган артистлар, аерым бригадаларга билгеләнеп, яу кырындагы сугышчыларны рухландырып, концерт куеп йөрергә мәҗбүр булалар. Алтмыш яшенә җитеп килүче Ф. Туишев та шундый төркемнәрнең берсен җитәкли. Аның «фронт бригадасы»на Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая да керә. Останың көмеш чыңлы гармун телләрен тибрәтеп уйнавы сугышчыларның күңелләрен җилкендереп җибәргәндер. Туган-үскән якларыннан сәлам буларак кабул ителгәндер. Сәхнә ветеранының ике зур чемоданга тутырылган төрле зурлыктагы гармуннарын күтәреп, Бөек Ватан сугышы фронтларына барып чыгуы, туп гөрселдәүләре тынып торган минутларда сугышчылар өчен ялкынланып уйнавы бик күп ветераннар хәтерендә сакланып калган.

Әйе, кайларда гына уйнамасын: фронт шартларындамы яисә кечерәк бер авылның кечкенә генә клубындамы, аны һәрчак үз итеп, якын күреп кабул иткәннәр, уйнавын бирелеп тыңлаганнар. Үзен яратып калганнар. Аның моңлы да, дәртле дә итеп төрле зурлыктагы, төрле тавышлы гармуннарда оста уйнавы кешеләрнең күңелләрен юаткан, тормышның гүзәллеген тоярга ярдәм иткән, сагышларын тараткан.

Кайларда, ничегрәк башланган соң олы дан-шөһрәт казанган бу артистның тормыш юлы? Кем аны шулай тәрбияләп үстергән? Кайсы төбәк җир-суының баласы ул? Истәлек-язмаларда бу сорауларга әлегә төрлечә җавап бирелә. Аңа багыш-лап 1939 елда «Гармунчы» повестен язган күренекле әдип Фатих Хөсни артистны Мәләкәс шәһәрендә туып үскән дип бәян итә. Соңрак дөнья күргән кайбер башка язмаларда да, «Гармунчы» авторына ияреп булса кирәк, Ф.Туишевның туган җире итеп шушы шәһәр күрсәтелгән. Ә бит Ф. Хөсни повестеның беренче бүлегендә үк, бу әсәр артистның тулы биографиясен чагылдырмый, дип кисәтә. Татарстан китап нәшриятында 1980 елда басылып чыккан күләмле «Народные артисты» китабында да «Родился в посёлке Мелекес ныне Ульяновской области» дигән сүзләр язылган. Һәм иҗади-биографик белешмә урынына әлеге повестьтан кыскача өзек китерелгән.

Дөрес, кайбер очракларда артист үзе дә, мөгаен, оста гармунчы булып китүенә бәйле рәвештә, яшүсмер чоры Мәләкәсен ешрак телгә ала торган булгандыр. Әйе шул, Олы Чирмешән елгасы буендагы нәкъ шушы шәһәрдә ул беренче булып кулына гармун ала. Музыкант буларак шушында «туа». Икенче бер мәшһүр якташыбыз, рус әдәбияты классигы Максим Горький да бит әнә, Түбән Новгородта дөньяга килүенә карамастан, «шәхес буларак мин Казан шәһәрендә тудым»,– дип яза.

Ямьледер Чирмешән буйлары

Фәйзулла Туишевның беренче мәртәбә тәпи баскан җире шул ук Олы Чирмешән елгасы янәшәсендәге Иске Төгәлбуга авылы була. Ул Мәләкәс (хәзерге Димитровград) шәһәреннән кырык чакрым чамасы үрдәрәк урнашкан. Артист туган вакытта, авыл Самара губернасының Самара өязенә караган. (Югыйсә Ф. Туишевны «Сембер губернасында туган» дип, хата язу очраклары да еш кабатлана.) Утызынчы елларда Иске Төгәлбуга, Урта һәм Иске Исәнтимер, Өчкаен, Әбдери, Алга, Төплистан, Зирекле Куак, Иске Җүрәй кебек бер төбәктә урнашкан татар авыллары Куйбышев өлкәсе карамагында булды. 1943 елдан алар Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районына керәләр (Төплистан белән Иске Җүрәйдән кала). Иске Төгәлбугада туган кеше буларак, миңа артистның балачак биографиясе бик тә таныш. 1939 елның март урталарында гармунчы туган авылында зур концерт куйды. Мин дә анда тамашачы булдым. Җиденче яшьтә чагымда. Ул вакыйганың кайсы көндә барганын төгәл хәтерләмим. Шунысы хәтеремдә: клуб диварларына ерактан күңелне җәлеп итеп торучы зур плакатлар эленгән. Анда чәчәкләр арасыннан шат елмаешып торучы хатын-кыз рәсемнәре һәм буйдан-буйга сузылган сигезле саны бар иде. Иске Төгәлбугада ике көн барган ул концерт, димәк, март аенда булган. Аңа күрше-тирә авыллардан да бик күп кеше килгән иде. Урта Исәнтимердә эшләгән әтием һәм аның юлдашлары да ул кичтә, берничә олауда килеп, Иске Төгәлбуга клубында Фәйзулла аганың уенын бирелеп тыңладылар.

1958 елда җитмеш дүрт яшендә Казанда вафат булган авылдашым Фәйзулла Туишевны башка вакытта күрмәсәм дә, аңа кагылышлы истәлекләрне балачактан ук ишетеп үсәргә насыйп булды. Алтмышынчы-җитмешенче елларда исә олуг артист белән бергә уйнап үскән яисә соңрак якыннан аралашкан кешеләрдән язып алган каралама язмаларым да бар. Ул елларда әле Иске Төгәлбуга авылында «Курай урамы Фәйзүге»нең бала чагын, яки туган-үскән төбәгенә «концерт куярга» кайтып йөргән заманнарны хәтерләүчеләр байтак иде. Сугышка кадәр мәшһүр артист туган якларына еш кайта. Ул елларда авылда әле аның якын туганнары да исән була. Олуг артистның бер кайтуында булачак тарихчы Җәмил Гыйльманов аңа пионер галстугы да тагып җибәрә. Ул вакыйга клубта булганмы яисә мәктәп балалары белән очрашудан соңмы – ачыкламаганмын.

 
Чирмешән буйлары ямьле,
Ял итәргә килегез;
Эштә уңган егетләрне
Безгә килеп күрегез,–
 

дип җырлана халык җырында. Иске Төгәлбуга авылы да бик ямьле җирдә, Чирмешәнгә коючы елгачык буенда урнашкан. Ул елгачык Иске Җүрәй янәшәсендәге үрдә башлана да, күрше чуваш авылы аша үтеп, Иске Төгәлбуганың кыйбла башына килеп керә. Елга аръягы урамы буйлап бераз баргач, авыл эченә таба борылып ага башлый. Авылның төньяк очыннан Чирмешәнгә бер чакрым чамасы ара. Ул урында елга, дугаланып, бездән берникадәр ераклаша төшә. Елга белән ике арада күлле-баткаклы Чалу болыны, урман алды агачлыгы һәм урман колаксасы рәвешендә куерып үскән шомыртлык бар. Ә Чирмешәннән соң инде киңлеге егерме-утыз чакрымлы «Зур карурман» башланып китә. Ә озынлыкка ул урман очсыз-кырыйсыз, Олы һәм Кече Чирмешәннең буеннан-буена килеп, Биләр тарафына таба сузыла. Әбиемнең Татарстан чигендәге туган авылы Парауга балачакта шул тоташ нарат урманы аша атта да, җәяү дә барганым хәтердә калган.

Үз төбәгендә Иске Төгәлбуга зур тарихлы авыл санала. Ул Казаннан элекке Нугай иленә һәм Самара каласына илтүче олы юл өстендә оешкан. Кайчандыр шунда булып киткән бер галим-сәяхәтче аның борынгы тарихлы авыл икәнлеген язып калдырган. Авылның исем-атамасында да борынгы кыпчак-мишәр чалымы чамалана. Ил, ыру башы булырдай ирләрне, нәсел үгезенә тиңләп, төрле сыйфатлы буга, шул исәптән төгәл буга (нәкъ үгез) дип атауларына тарихта мисаллар күп. Әйтик, урта гасырлар кыпчакларына нисбәтле «Кодекс команикус» китабында да Төгәлбуга исемен йөртүче зат булуы теркәлгән. Димәк, бу авыл да кайчандыр Төгәлбуга исемле бер шәхес тарафыннан нигезләнгән. Дөрес, хәзер яшьрәк буын вәкилләре, исем әйтелешен беркадәр җиңеләйтеп, авылны Төгәлбай дип тә атыйлар. Ләкин аның чын тарихи һәм рәсми исеме Төгәл+Буга. 1917 еллардан соңгы үзгәрешләргә кадәр анда җиде йөз унбиш йорт исәпләнгән. Борынгырак заманда ул урман куенындарак, хәзерге шомыртлык артында, Олы Чирмешән ярында урнашкан була. Дүрт йөз еллар чамасы элек халкы, качкыннар бимазалавыннан котылыр өчен, көньяккарак күченә.

Авыл төньяктан кыйблага таба сузылган өч чакрымлы дүрт һәм берничә кыска урамнан тора. Аның як-якларында икешәр зират, Иске һәм Яңавыл дип йөртелгән оч-очлар аралыгындагы бушлыкта бишенче, иске зур зират бар. Зур һәм Курай урамнары арасыннан агучы елгачык, урталыктагы биек буага җитәрәк, Зур күл хасил итә. Шул күл янәшәсендә унлап йортлы Күл почмагы бар. Шунда элек бәләкәй Фәйзүк бер-ике кыш укыган Күл буе мәдрәсәсе булган. Без үскәндә, ул мәдрәсә биналарында фельдшер бүлмәсе, китапханә ише җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтүче оешмалар эшләде. Авыл Советы, колхоз идарәсе йортлары һәм ике кибет тә шул тирәгә сыешкан иде. Зур урам белән Күл почмагы чатындагы Олы мәчет клубка әверелдерелде. 1939 елда, Фәйзулла Туишев концерт куйганда, ул клуб әле мәчет рәвешен саклый, фәкать манарасы гына юк иде. Ә Курай урамы мәчете манарасы, бала-чага өстенә ишелеп төшмәсен дип, җитмешенче елларда гына сүтелә.

Сугыш алды елларында Курай урамы мәчетенең буш бинасы шул оч балаларының олылардан качыбрак уйнау урынына әверелгән иде. Ябык тәрәзә капкачлары ярыгыннан сузылган яктылык сөңгеләре сихри дөнья тудыра. Шул нурлы сөңгеләр аша сикерә-сикерә, малайлар иркен идән буйлап чабышып йөриләр, качыш уеннары уйныйлар. Куышып арыгач, текә баскыч буйлап манарага менеп китәләр. Өркетә-өркетә, андагы күгәрченнәрне очыралар. Яки, Чапай батыр рәвешенә килеп, манара тәрәзәләреннән тирә-якны күзәтергә керешәләр иде. Иске Төгәлбуга бик тигез җирдә урнашкан. Якындагы дүрт-биш күрше авыл манзарасын шул мәчет манарасыннан күзәтеп торырлык. Зуррак малайлар аннан алтмыш чакрымнардагы Нурлат элеваторы да елкылдап күренә дип мактаналар иде. Ләкин аны күрү өчен, бик иртә, кояш чыкканда ук торасы шул. Ә менә җилсез, тымызык көннәрдә мәчет манарасыннан ерак офык читеннән үтеп китүче поездларның куе кара төтене бөркелүен шәйләп була иде. Курай урамына, классташым Өмид янына барганда, малайларның ул уеннарында үземнең дә катнашкан чакларым хәтердә.

Балачакта Фәйзүк абыйларга мәчет тирәсендә уйнау, манарага менеп, паровоз төтене бөркелүләрен күзәтеп тору тыелган була, билгеле. Хәер, ул вакытларда әле Сембер белән Бөгелмә арасында поездлар да йөрмәгән. Хәтта әле «чуен юлы»ның да салынмаган чагы. Ул чор малайларының бирелеп уйнаган урыннары урам чирәмендә һәм су буйларында булган. Тавык-кошны өркетә-өркетә, куе әрекмән арасында бер-береңнән качкан булып йөрү дисеңме, хәтфәдәй җәелеп үскән чирәмдә мәтәлчек атынгалап, тәгәрәшеп алулармы – берсе дә ялыктыра торган уеннар түгел. Урамда уйнап арысаң, кармак сабын күтәреп, су буена төшәсең. Кемнәрдер шунда су коена, кемнәрдер, бераз читкәрәк барып утырып, кармак сала. Зуррак малайлар исә, күлдә балык начар чиртә, дигән сылтау белән күңелне ымсындырып торган урман ягына карангалый башлый. Ике-өч малай бер фикергә килсә, ашкын сулы Чирмешәнгә таба китеп бара. Анда, чыннан да, балык эре дә, еш чиртә дә. Кармакны салып, йөзеп баручы калкавычны күздән кичереп өлгермисең, ул бата да башлый. Бик уңган, җимне дөрес сайлый белгән оста балыкчылар кайвакыт берәр аршын буйлы җәен балыгын да каптырып ала. Әйе, андый бәхет һәркемгә дә эләкми. Җәеннең кайсы чоңгыл төпкелендә үз корбанын, үз ризыгын көтеп ятуын белү бик читен.

Фәйзүкнең дә керсез, ваемсыз-гамьсез бала чагы баштарак менә шулай узгандыр. Яңа әшнәсе Мөхәммәтша һәм агалы-энеле Биказаковлар белән бергәләп гамьсез генә йөргән чаклары еш булган. Олыларның вак-төяк йомышын үтәүдән бушаган арада, әлбәттә. Олы мәчет янәшәсендә, Зур урамда яшәүче Мөхәммәтша белән Фәйзүк мәдрәсәдә укый башлагач дуслашалар. Шул Кәримов инде бервакыт, арада иң кечкенәләре булган Фәтхи Биказаковны үртәп: «Куян колак Биказак»,– дип әйтә дә, шул әйтем Фәтхинең икенче гомерлек кушаматына әверелә. (Фәтхи картның колагы чынлап та чак кына тырпаеп тора иде шул.) Артист буларак таныла башлаган бер вакытта, егерме ике яшендә солдатка каралырга авылга кайткач та, Фәйзулла башлыча шушы дуслары белән некрут җырлары җырлап йөри. Авылдан егерме биш чакрымдагы Зирекле Куакка каралырга барганда, аларга җырчы Гүләй Шәфигулласы да кушыла. Соңрак туган якларга кайтканда да, гармунчы Мөхәммәт дусты белән күрешмичә китми торган була. Бервакыт алар, яшьлек еллары истәлеге итеп, бергә фотога да төшәләр. Балачактан аларның серләре килешкән, уй-гамәлләре уртак булгандыр, күрәсең.


Фәйзулла ага туган елларда авыл халкы дүрт мәхәлләгә бүленә. Мәхәлләләрне Кизләү, Мәләкәс мәдрәсәләрендә белем алган муллалар җитәкли. Авылның мәчет имамнарын Иске Җүрәйдәге төбәк ахуны белән Парауда яшәүче ишан хәзрәтләре билгеләп куя торган була. Яшел мәчет белән Курай урамы мәчетенең соңгы имамнары да ишан хәзрәтләре нәселеннән чыккан Парау авылы кешеләре булган. Иске Төгәлбуганың ике зур мәчете карамагында мәдрәсәләр эшли, Яңавыл очында мәктәп була. (Ул 1934 елда, яңа зур мәктәпне төзегәч ябыла. Бинасында кече кибет – «лавка» ачыла.) Мәдрәсәләрдә кичләрен кычкырып китап уку, аларны күчереп язу үзенә күрә бер мәртәбәле, изге эш саналган. Иске Төгәлбугада борынгы китапларны күчереп язу белән мавыгучылар булганлыгын олы әдибебез Нәкый ага Исәнбәт тә бер әңгәмә вакытында раслаган иде. Утызынчы елларда ул, Татарстан биләмәсеннән көньяктарак калган авылларда булып, кешеләр кулында сакланган кулъязмаларны барлап һәм халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплап йөргән. «Сезнең Төгәлбугада да булдым. Ул авылның изге җаннары Гаделша, Гобәйдуллалар күчереп язып, тамга салган кулъязмаларны соңыннан архивларда да очратканым булды»,– дип әйткән иде ул.

Курай урамы Фәйзүге

Авылның бу урамы башкалардан соңрак барлыкка килгән. Урам исеменнән үк чамаланганча, элгәре анда эре кура-сабаклы үләннәр котырып үсә торган урын була. Зур урам артындагы елга-күлгә янәшәдән генә агып төшүче инеш буе үзәнендә хәзер дә әле әрекмән, елан көпшәсе («елан курае») ише озын куралы үләннәр өер-өер булып утыралар.

Фәйзулла Кәбир улы Туишевның туган йорты Курай урамы мәчетеннән ерак түгел. 1972 елда чордашы Фәтхи ага Биказаков белән ул урынны карап йөргән идек. Җиргә сеңеп баручы бер иске өй янына җиткәч, ул:

– Кәбир абзыйның төп йортта калган Хөснетдин энесе яңартып төзегән ызба шушы була,– дип төртеп күрсәтте.

Хөснетдин Туктаров Беренче герман сугышында, аның уллары Сәхаб белән Шәмси Бөек Ватан сугышында башларын салып, чит-ят җирдә ятып калганнар. Әйе, артистның авылдагы нәсел-нәсәбе Туктаров фамилиясен йөрткән. Дөрес, монда андый фамилияле ике нәсел булган. Зуррак тармаклы икенче нәсел башында Шәкүр байның бертуганы Туктар карт торган. Ул нәсел варислары бүген дә авылда һәм авылга якын тирәлектә ишле санала. Курай урамы Туктаровларыннан исә хәзер күрше чуваш авылына бәйле тармактан башка кеше юк. Хәзерге Яңа Чирмешән шәһәрчегендә Кәбир абзыйның кече сеңлесе варислары бар, ди озатып йөрүчем.

Димәк, каршыбызда торган өй, чыннан да, бик иске инде. Хөснетдин дә аны яңадан төземәгән, фәкать бераз яңарткан гына була. Фәйзүк туган өй элек урам башыннан икенче йорт саналган. Хәзер аларга тагын берничә йорт өстәлгән. Ә шулар артыннан авылны зур дөнья белән бәйләүче үзәк күтәртмә юл үтә. (Сиксәненче елларда ул юлга асфальт та җәелде. Авылдан дүрт-биш чакрымдагы Яңа Чирмешән шәһәрчегенә Самара, Ульяннан килүче зур автобуслар шуннан үткәләп тора.)

Фәйзүкләрнең бәрәңге бакчалары авыл аша аккан елга буена төшкән. Курай урамы очына җитәрәк, ул елга капылт кына төньякка борыла да Олы Чирмешәнгә таба ага башлый. Яз айларында, Чирмешәнгә кушылыр алдыннан, болын буйлап җәелеп, эреле-ваклы күлләр хасил итә. Җәй урталарына ул күлләрдә маймыч балыклар үрчеп чыга. Ташу китүгә, авыл уртасындагы буа яңадан буыла. Күл суы әкренләп Фәйзүкләр бакча башындагы борылышка кадәр күтәрелә, җәелә. Элек ул күлдә бала-чага балык тота, ир-егетләр ат коендыра, хатын-кыз, басмаларга басып, кер чайкый, ул керне бәләкләп куя торган иде. Илленче еллар ахырларына чаклы Совет чорыавыл тормышы да шул рәвешле барды. Күл буендагы алачык-та, чаң-чоң китереп, тимер сугалар, иртә-кичен ике яр тарафыннан су чыпырдаган, сырлы бәләк белән кергә йомшак кына суккан авазлар ишетелеп куя. Кыр эшеннән кайткан ир-егетләр, атларын пошкырта-пошкырта, суга кереп китәләр. Көндезләрен күл өстендә бала-чага чыр-чу килә. Курай урамы тарафындагы текә яр тирәсендә, чыр-чулап, яр буе керәшәләре бөтерелешәләр. Кызгылт-кара балчыкка тирән итеп уеп тишелгән түм-түгәрәк ояларында ул кошларның чебиләре ишетелер-ишетелмәс кенә чикылдаша. Тәвәккәлрәк малайларның йомры учлары ул ояларга үрелә башласа, керәшәләр, бер өер булып, андый батырның өстенә ябырыла. Баш очында җан өркеткеч чинау-черелдәү авазлары күтәрелә иде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации