Электронная библиотека » Мансур Вәли-Барҗылы » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Ул көннәрдә…"


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Мансур Вәли-Барҗылы


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ә бу көнне Хәкимҗан абыйның үз-үзен тотышы бүтәнчә булды. Башта кулындагы төргәктән кирәкле ватман кәгазен таба алмый аптырады ул. Аларны идәнгә коеп бетерде. Шуннан тагын да ныграк каушады, куллары ук калтырый башлады. Шундый зур талантка ия кешенең мондый хәлгә төшүен күрү үзе үк кызганыч һәм ачуны китерә иде.

Бүлек егетләре булышкач кына, Хәкимҗан абый тиешле сызымны табып директор өстәленә җәя алды.

– Без… Без бу проектны… Газиз Нәбиуллович вакытында эшли башлаган идек… Үзебез сайлап алып…

Хәкимҗан абый ватман кәгазен, кире бөгәрләнмәсен өчен, ике кулы белән басып тоткан да «Безне нишләтәсең инде?» дигән нәүмиз караш белән директорга төбәлгән. Ә директор чын директорларча! Йөзендә бернинди җан әсәре юк! Анда бернинди уй, тойгы дигән нәрсә сиземли алмыйсың.

– Әйдәгез, сөйләгез, сөйлә! Дәресен белмәгән мәктәп баласы кебек нәрсә туктап калдыгыз!

Мескен Хәкимҗан абыйның сөйләү сәләте дә бик чамалы иде, ул ык-мык итте дә, аптырагач, тәмам ачуы килеп:

– Соң!.. Менә шушында күрсәтелгән инде барысы да, – диде. – Менә үзегез карагыз.

Архитектор халкы, чыннан да, сүзгә бик оста түгел инде ул – Хәкимҗан абый тәкъдим иткән юл барысына да котылу булды.

Яңа директор, үзе дә урыныннан торып:

– Әйдәгез, карыйк, алайса… – дияргә мәҗбүр булды.

Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар.

Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендәге архитекторлар группасы бер ел буена тырыша-тырыша эшләгән эш – Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае!

Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик җентекләп өйрәнделәр. Кайсы яктан караганда ничек күренәчәк ул? Яр буеның нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә, яр белән дә аны ничек уңышлы бәйләргә, ялгарга?

Бик озак уйлашканнан соң, Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар. Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә иде! Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар… Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак гүзәл сарай туарга тиеш иде.

Яңа директорга иң башта бинаның өске өлеше ошамады. Озын кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп:

– Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! – диде ул һич тә икеләнү сизми торган тавыш белән.

Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр.

Бераздан Билал сүз әйтим дип авызын ачкан иде, директор бүлде:

– Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер төзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?!

Ничек инде таныш булмасын, ди, ул проблема егетләргә?! Бик таныш, билгеле!.. Таныш!.. Әмма урын җитми, урын тар дип, бөтен шәһәрне бертөсле биек тартмалар белән тутырып булмый бит инде! Соңгы елларда үсеп чыккан андый шәһәрләр болай да байтак! «Сәнгать сарае булгач, кешечә булсын инде ул!» – дип тырыштылар бит егетләр! Хәзер, гомумән, архитектурада кешечәлеккә омтылыш көчәеп бара бит. Чөнки замана кешесенең күңеле шулай тели!

Ул көнне яңа директор кабинетындагы сөйләшү буеннан-буена гел әнә шул рәвешле бик тә кискен һәм кызып китүләр белән барды. Яңа директор иң кызыклы табышларга, иң оригиналь идеяләргә каршы иде. Аларны, гомумән, кирәк түгел дип исәпли иде ул.

Кабинеттан сөмсерләре коелып чыкты егетләрнең… Бер-берсе белән сөйләшмәделәр. Кайсы нинди йомыш тапкан булып, төрлесе төрле якка таралышты.

Билалның ул көнне үзләренең бүлмәсенә дә, беркая да керәсе килмәде. Коридор башында бераз миңгерәп басып торды да аска чәй эчәргә төшеп китте. Буфет чиратындагы кызлар белән сөйләшә башлагач тынычлангандай итте. Һәм әнә шунда аның башына беренче мәртәбә шикле уй килде. Аның күңеленә шик оялады.

Шуннан соң булып узган бер-ике конфликт ул уйны тагын да көчәйтте.

…Үзенең кайда ятуын искә төшереп, як-ягына каранган иде, сызгырып җибәрде Билал! Яр буенда халык бик кимегән иде. Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп! Тукта, халык кая киткән соң? Ашарга микәнни?! Читтәрәк, каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ятучы егеттән сораган иде, сәгать өч тулып килә икән.

Тиз-тиз генә киенде дә югарыга чапты Билал!

Юк, ашаудан калырга ярамый! Яшисе бар!

ТАПТЫЛАР…
I

Билалның бирегә килүенә бер атнадан артты.

Мөгаен, моңарчы аның тормышында бу кадәр дә рәхәт, тыныч үткән көннәр булмагандыр. Андый көннәрне искә төшерә алмый Билал. Авылдан киткәннән алып шушы көнгә хәтле булган гомере гел ашыгудан, нәрсәнедер эшләп өлгермәм дип куркудан, кабаланудан, әнә шулай тоташ чабудан, нервланудан, арлы-бирле ташланудан торган икән…

Ә монда ул беркайчан да булмаганча, үз сүзләре белән әйткәндә, дворяннарча яши башлады. Иртән ашыкмый гына йокыдан торды, иркенләп, бөтен шартын китереп физзарядка ясады, озаклап-тәмләп юынды, аннары кырынды, төзәтенде, шулай ук пошмый гына салкынча урман юлыннан бер урап керде. Иркенләп атлады ул, әле йокыдан да уянмаган төсле генә. Әйтерсең монда, шундый ямьле урманда ашыгып, каударланып йөрү аның өчен бик зур гөнаһ иде. Гүя әнә шул катгый кагыйдәне бозудан сакларга тырыша иде ул.

Бүген дә үзенең көнен шулай башлады Билал. Барысын да ияләнгән тәртип буенча эшләде. Ә иртәнге аштан кайткач, бүлмәсендә берәр сәгать чамасы китап укып ятты. Иң яраткан язучысының – Әмирхан Еникинең – калын бер китабын алган иде үзе белән. Гомумән, соңгы елларда бу китапны ул барлык командировкаларга диярлек үзе белән алып йөртә башлады. Язучының дөньяны, кешеләрне аңлавы, сурәтләве Билалга да бик якын, ягымлы тоела, һәр әсәре диярлек халык җыры сыман, көчле моң белән тәэсир итә. Тагын да кызыгы шул: ул әсәрләрне ничә мәртәбә укысаң да туйдырмый, ялыктырмый, киресенчә, укыган саен яңа моң калыплары ачыла, һәрбер уку бик моңлы яңа җыр тыңлаган төсле була.

Бу юлы да шулай булды. Билал язучының «Тынычлану» исемле хикәясен исе китеп, соклана-соклана укыды. Никадәр дөрес яза әдип! Бүгенге чор тормышының нинди ачы хакыйкатен әйтеп бирә ул. Чын сәнгать, олы әдәбият менә шундый була инде.

Укып бетергәч тә, түшәмгә карап озак ятты. Уе белән әллә кайларга, еракларга китеп. Үз тормышы белән дә бик зур уртаклык тапты ул әсәрдә. Күрәсең, оста язучы бөтен кешене борчыган әйберләр турында язган. Бик күпләр башына төшкән бәладер ул хәлләр.

Аннары гадәтенчә Билал күл буена юнәлде. Килеп үзенең ияләнгән урынына урнашты. Тик бүген нишләптер тиз генә суга кереп китәсе килми иде, эшләпәсе белән битен каплады да чирәм өстенә сузылды. Шактый ятты ул шулай. Ләкин күпме генә ятса да, укылган китап тәэсиреннән ычкына алмады. Тирә-яктагы чыр-чу да, ике метрда гына җәелеп яткан Якты күл дә кинәт кенә көчсез булып калдылар. Кеше үз эчендәге тирән күлгә – уй-кичерешләр дөньясына кереп китте.

Бүтән көннәрдәге сыман бик артык хозурлана алмаса да, барыбер озак итеп су керде Билал. Ә сәгать икегә якынлашкач кайтырга кузгалды.

Үзе йөрергә яраткан аулак сукмактан менде ул. Эшләпәсен салып кулына тотты, ничектер башындагы уйлары белән әлеге купшы эшләпә үзара килешмиләр, ярашмыйлар, бер-берсенә каршы киләләр сыман тоелды аңа. Хәер, баш үзе дә, бүтән көннәрдән аермалы буларак, чүт кенә аскарак иелгән иде бугай. Берәрсе игътибар белән читтән караса, һичшиксез, шуны искәрер иде.

Билал ял йортының кечкенә генә арт капкасыннан үтте. Хәзер сукмак яшь юкәләр арасыннан уза да ул яшәгән коттеджга таба борыла. Ярый әле, сукмакның як-ягындагы яшел чирәмне саклап кала алганнар. Мондый кызу көннәрдә ул күзне ял иттерә, әз генә булса да күңелне күтәреп җибәргәндәй итә.

Шулай атлый Билал акрын гына. Әле ашарга да ашыкмый, бүтән чабар җире дә юк аның.

Яшь юкәләрне узып, әллә ни күп тә китмәгән иде, кинәт алгы яктан, Билал бөтенләй искәрмәгән җирдән:

– Әти! – дигән тавыш ишетелде. Билал башын күтәрде һәм үзенә таба йөгерүче кызы Раушанияне күрде! Ямь-яшел чирәм өстеннән, ашыгып-кабаланып, туфлиләрен төшереп калдыра-калдыра чаба иде ул!

Билал туктап калды, кинәт кенә берни эшли алмас булып китте, сүз дә әйтә, бер хәрәкәт тә кыла алмады. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды.

Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды, нык, бик нык итеп кысты. Билалның тәне үзенең иң кадерле, иң яраткан җылысын тойды. Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны санаулы минутлар эчендә биреп өлгерде. Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ә Раушания, инде бер килеп кочаклагач, артык назланырга күнекмәгән иде, тизрәк җиргә төшү, аягына басу ягын карады, башын, муенын боргалый башлады. «Төшим инде…» – диде. Билалның исә аны һич кенә дә үзеннән җибәрәсе килми иде.

Ниһаять, Раушания төште һәм, төшешли үк: «Әни тегендә сине көтә…» – дип, бармаклары белән Билалның коттеджына таба күрсәтте. Күрәсең, кызы, чирәмдә уйнап йөргән җиреннән күреп алып, әтисенең каршысына чапкан иде.

Билгеле, кызының бу кадәр җиргә үзе генә килә алмаячагын Билал аңларга тиеш иде инде. Ләкин «әни тегендә» дигән сүз аны, сөенешеп кызы белән атлап киткән кешене, тагын туктатып калдырды. «Аның белән ничек күрешсен инде ул хәзер… Ташлап, качып кит тә, хәзер елмайган булып күрешергәме… Нигә генә килде икән соң ул? Бу кадәр җиргә…»

Ләкин бүтән чара юк иде. Раушания үзенең кечкенә куллары белән аны нык итеп җитәкләгән иде.

Алар кояштан, яктыдан караңгы коридорга килеп керделәр. Коридор башындагы холлда, креслода хатыны утыра иде. Янәшәсендә кечерәк чемодан һәм хатын-кыз сумкасы, тәрәзә аша каядыр еракка караган. Юлда килеп арыганмы, әллә Билал чыгарган борчу аңа шулай тәэсир иткәнме – тартылып киткәндәй күренә. Билал керү белән шуларны искәреп алды. Ә Раушания, ишектән керүгә, әнисенә таба омтылды:

– Әни, әни!.. Менә әтине таптым!

Шул сүзләрне ишетүгә, аларга таба борылган Галия мыш-мыш килеп елап та җибәрде. Кулындагы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртергә тотынды. Күрәсең, алар кергәнче дә елап алган инде ул кулъяулыгы алай әзер булгач…

Билал аңа якынайды һәм тәрәзә кырыена килеп басты. Арада бер-ике метр чамасы җир калды.

– Килдеңмени?.. – диде, тавышына усалрак төсмер биреп. Ул аңа әйтергә бүтән сүз таба алмады.

Галия бераз тынычланганчы, ике-өч минутлап вакыт үтте. Аннары ул кискен генә хәрәкәт белән күзләрен сөртеп алды да, шулай ук кыртрак итеп:

– Килдек шул! – диде. – Әллә бездән качып котылырмын дип уйлаган идеңме?!

Монда хәзер Билалның каршы дәшүе дә, тагын нәрсәдер аңлатырга, төшендерергә тырышуы да кирәкми иде инде…

Ул, тәрәзәдән күзен алмыйча гына:

– Әйдәгез, алайса… Ашап килик… – диде.

Раушания тагын аңа килеп сарылды:

– Әти! Әти!.. Мин синең янга утырам, яме!

Билалның күзенә яшь килде. Тамагында да авыр төер иде. Аны көч-хәл белән үткәреп җибәреп:

– Ярар, кызым, бергә утырырбыз, – дип әйтә алды.

Әйберләрне тиз генә бүлмәгә кертеп куйдылар да өчәүләп ашарга киттеләр.

Өстәлдәшләре әле ашап китмәгән иделәр. Аларны:

– О-о, кунаклар килгән икән! – дип, ачык чырай белән каршы алдылар.

Саша исә:

– Синең шундый кызың да бармы инде? – дип гаҗәпләнеп куйды. Әллә аның үзенең баласы юк иде инде?.. Хәер, кеше ашыкмаска да мөмкин шул. Бөтенесе дә Билал шикелле булмас бит.

Официант кызга хәлне аңлатты Билал. Алар, мөмкин булган хәтле тату күренергә тырышып, бүтәннәрнең вак-төяк сүзенә кушылгалап, тыныч кына ашап чыктылар. Аннары инде коттеджга кайтырга кирәк иде. Режим буенча Билалга да, ерак юлдан килүчеләргә дә ял кирәк иде.

Әле ярый аның бүлмәсендә диван да бар. Галия белән Раушанияне Билал караватка яткырды, үзе диванга урнашты. Ашап кайткач, Галия аңа бер сүз дә әйтмәде, кызы белән генә сөйләшкәләп алды Билал. Ә Раушания әтисе белән яңадан бергә булуга шулкадәр нык сөенгән иде, бахыр, ул минут саен аңа килеп сырпаланды, иркәләнеп, уйныйсы килеп, Билалның өстенә үк менеп китте, әтисе белән шулай шактый шаярып алгач, әнисе:

– Раушания, әйдә, йоклыйк инде, кызым… – дип, аны үз янына алды. – Әтиеңә синең белән без кирәкмибез шул аңа. Әллә кемнәр, бүтәннәр кирәк аңа.

Яныннан Раушания китүгә, Билал тагын әлеге китабын алды. Икенче әйбәт хикәя эзләп табарга теләп, исемнәрен карап чыкты. Ләкин шул арада бер нәрсәгә төшенде: аның үткән атнадагы сыман тыныч көннәре бүтән булмаячак инде. Ә алдагы көннәре ничек, нинди булачак– анысын да ачык кына күз алдына китерә алмый әле Билал.

Ә иң мөһиме, бүген-иртәгә булачак аңлашу нинди төс алыр, Билал әнә шуннан курка. Ниндидер керләнгән, пычранган нәрсәне яңадан актару, аңа орынасы килмәү, аннан чиркану кебек иде ул тойгы…

II

Әллә ни озак йоклый алмады Билал. Урын үзгәртү ярамадымы, әллә икенче бер үзгәреш аның йокысын алган идеме – ярты сәгать боргаланып ятканнан соң, торып юынырга булды. Кызы белән Галия әле йоклыйлар иде, арыганнар, күрәсең… Өстен бөтенләй ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклап яткан кызына Билал озак карап торды. Газиз, бик газиз иде бу җан аның өчен. Аңа болай гына карап тору да мөмкин түгел – якынаеп үбәсе, иркәлисе, яратасы килә, Билалны ул түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә үзенә тарта иде. Билал, иелеп, аның бер битеннән генә үбеп алды да тиз-тиз атлый-атлый юынырга чыгып китте. Тагын күңеле тула, тамак төбе кытыклана башлаган иде.

Юынырга чыккан җиреннән озак кына верандада утырып торды. Баш бернәрсә дә уйлый алмый, шулай ук әле тиз генә кереп юынасы да килми иде. Чөнки… Чөнки инде хәзер аның барыр, ашыгыр җире юк.

…Билал юынып кергәндә, кызы белән Галия дә уянып яталар иде. Билал матур итеп, балаларча киерелеп яткан Раушанияне күреп, ирексездән елмаеп җибәрде:

– Әй әйбәт йокладың соң, әйеме, кызым!

Раушания бик ушына килеп җитмәгән иде, күзендә йокы иде әле, «ә-йе» дигән сүзенә башын гына какты. Кызының сабыйларча киерелүе дә, менә шушы хәрәкәте дә, кечкенә генә, нечкә генә гәүдәле сабыйның ап-ак урын-җир өстендә онытылып утыруы да Билал өчен инде күптән күрелмәгән, үтә тансыклаган, нык сагынылган күренешләр иде. Болар барысы да кайчандыр ул бик матур итеп күз алдына китергән, шулай булыр дип хыялланган гаилә тормышы дөньясыннан иде. Хәзер, аның гаилә тормышы дигән матур хыялы килеп чыкмагач, менә шушы аерым-аерым эпизодлар да Билалга искиткеч зур рәхәтлек, кешелек бәхете бирә иде. Шулай адәм баласы бәхет дигән нәрсәне бертөрле күз алдына китерә, ә чынлыкта гел башкача килеп чыга шул.

Галия юынып керде. Төзәтенде, рәтләнде. Раушанияне дә, урыныннан кузгатып, аягына бастырдылар.

– Әйдә, берәр җиргә алып бар инде, күрсәт безгә! – диде шуннан соң Галия.

Аның моннан тиз генә китәргә дә, ашыгып кына нәрсәдер сөйләшергә, нәрсәнедер хәл итәргә исәбе юк иде, ахрысы. Ул бирегә озакка килгәнгә охшый иде.

– Йөреп керик… – диде Билал.

Үзе Раушаниянең кулыннан җитәкләп алды. Әйтерсең менә шушы куллар аңа хәзер бик кирәкле ныклыкны, тәвәккәллекне, кыюлыкны бирергә тиешләр иде.

Билал үзе йөри торган сукмактан аларны урманга алып чыкты. Зур капка ягын алар болай да килгән чагында күргәннәр иде. Ул як парадный саналгач, анда табигый матурлыкка бик урын калмаган. Юлның як-якларына очлары кыркылган топольләр утыртылган, түтәлләр ясалган, чакыру сүзләре язылган плакатлар, паннолар куелган. Кыскасы, ял йортының ул тарафында күзне иркәләрлек почмаклар тапмады Билал. Бинаның алгы ягы, артык тәртиптә булганга күрә, кай җире беләндер солдатлар яши торган хәрби шәһәрчекне хәтерләтә иде. Шуңа күрә ул мөмкин булган хәтле әлеге почмакка барып чыкмаска тырышты.

Кечкенә капканы узу белән, Билал үзенең кунакларын күлгә таба алып китмәде әле. Бераз урман күрсәтеп йөрткәч, иң ямьле урыннарда булгач кына, Якты күлгә китереп чыгару иде аның исәбе…

Һәм ул аларны уң яккарак киткән сукмакка алып керде. Бу сукмак урман эченә керә дә тирән генә бер чокырга төшеп китә, аннары күлгә хәтле шул киң һәм рәхәт салкынча һава бөркелеп торган ямь-яшел чокыр төбеннән бара. Монда кешене әллә нинди серлелек, әз генә курку һәм кара урманда адашып калганда туа торган эчке шыкаю биләп ала. Ә бит хәзерге урманнарда мондый урынны бик сирәк очратасың, күбесе юл буендагы посадка кебек: үтәли күренеп, эчендә ни бары, ни югы ялтырап тора. Әйтерсең алар бүгенге кешеләрнең үзләре сыман: аз яфраклы, сыек кәүсәле, нечкә ботаклы…

– Әти, ә без кая барабыз, ә? Без кая барабыз?

Кызы аны бертуктаусыз шулай дип аптырата. Билал җавап бирергә ашыкмагач, кулыннан тарткалый. Ә Билал бу сорауга ничек җавап бирергә дә белми. «Урман карап йөрибез» генә дияр идең, бу гына бала өчен ят тоеладыр, мөгаен. Аңа бит үзләренең кая таба баруын белү кирәк. Кая килеп чыгарга тиешлекләре менә шушы нарасыйны күбрәк борчый. Ямь-яшел күлмәк кигән искиткеч матур күбәләкне.

Ә Галия үзалдына караган да тып-тын гына бара бирә. Аның өчен урман да юк, Билал күрсәтергә теләгән менә бу гаҗәеп урын да юк. Әллә эченнән нидер уйлап бара, әллә болай гына бара. Хәер, моның ише җирләргә аның артык ушы китмәвен Билал күптән белә бит инде, аның белән сигез ел торган кеше өчен бу яңалык түгел. Галия матур таш корылмаларга сокланып карарга мөмкин, оригиналь төзелгән йортларга көнләшергә мөмкин, ләкин табигатьнең, әлеге корылмаларга караганда, мең тапкыр соклангычрак могҗизалары аның күңел күзенә күренми. Ул аларны күрә дә, алар бирә алган эчке ләззәтне татый да алмый. Бу олы бәхеттән мәхрүм ул…

Аның белән бергә яши башлаганнан бирле, Билал бу хакта күп уйланды: нишләп мондый кеше булып үскән бу? Сәбәбе нидә?.. Ул унбиш яшьтән алып шәһәр җирендә үскән, шунда тәрбияләнгән. Шулмы төп сәбәп? Алай дисәң, табигатьне үлеп яраткан байтак шәһәр кешеләрен белә Билал.

Озак кына уйланганнан соң, инде менә ничәнче тапкыр Билал гел бер фикергә килеп туктала: канындадыр хикмәт, нәселендәдер. Кешене әнә шуңа күрә тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр.

Раушания алга таба йөгереп китә, эчтәрәк матур яфрак яисә чәчәк күреп алса, агачларны аралый-аралый, шунда чума, югалып та кала, тагын йөгереп килеп чыга да әтисен җитәкли. Үзе чырык-чырык көлә, кулындагы яфрак һәм чәчәк букеты исә зурайганнан-зурая бара. Билал моңа бик канәгать. Раушаниянең шулай иркенләп чабуына, рәхәтләнүенә ул туктап-туктап сокланып тора, кайчак үзенең артык соклануына куркып китеп, «күз генә тимәсен» дип кабатлап куя.

– Кая соң синең бик ямьле дигән җирләрең?! Безне шунда алып бар инде. Мондый урын безнең авылда да күп, туеп беткән чокырдан!

Галия бу сүзләренең Билалга ничек тәэсир иткәнен аңлый алмый, билгеле. Югыйсә акылы җитеп, үзенең ниндирәк сүз әйткәнен чамалый алса, менә хәзер, Билалны эзләп күпме чакрым җир килгәннән соң, әлеге салкын сүздән үзе дә чирканып китәр иде. Әмма аның бөтен холкы шундый инде: кеше күңеленең нечкә борылышларын тоймый, сизми ул – үзе күргән туры таш юл буенча гына атлый. Шуңа күрә каты таш рәвешендә яшәгән әйберләрне генә күрә һәм аңлый ала да…

Билал үзен эчтән адым саен кисәтә килде: «Түз! Бу бәхәсләшеп йөрү урыны түгел! Безнең арадагы бәхәс кызык түгел инде хәзер. Тагын ызгышу, әрләшү белән бетәчәк. Иң әйбәте – дәшми түзәргә, чыдарга». Шуңа күрә тыштан битараф тавыш белән генә:

– Бүтән ямьле урын юк шул инде монда… – диде.

– Мондый урынны каян эзләп таптың син? – Бусы инде көлү, артык әрсезләнеп, аңардан көләргә маташу иде.

Билал түзеп кала алмады:

– Мин сине чакырып китермәдем! Йөрсәң кеше төсле генә йөр! Йөрмәсәң… – дип тукталды.

– Куасың дамыни? Ялыңны боздыкмыни килеп?!

Билал, йөгереп барып, кызын җитәкләп алды:

– Әйдә әле, кызым, әнә анда матур чәчәк күренә…

Галия, сукмак уртасына баскан килеш, тагын мышкылдап калды.

Билал белән Раушания, агачларны, куакларны аралый-аралый, әллә кая алга киттеләр. Җиләк тә ашап алдылар, чәчәк тә җыйдылар, Билал да тынычлангандай булды. Бераздан алар Якты күлгә килеп чыктылар.

– Нинди мату-ур… – диде Раушания, күрү белән исе китеп. – Әти, тирән микән бу күл? Сине күмәме ул?

– Күмә, кызым… – диде Билал, күңелендә инде бернинди ачу калмыйча. – Бик тирән күл бу. Исеме дә бик матур – Якты күл дип йөртәләр аны.

Алар сөйләшкәндә, артларыннан килеп җиткән Галия дә янәшә басты, ул да күлгә текәлде. Йөзе бераз ачыла төшкән кебек булды.

Якты күл бүген дә халык белән тулган. Бүген дә яр буенда бала-чага, карт-коры мәш килә. Эчтәрәк егетләр күренеп китә. Кайберәүләр өреп кабартылган резин матраста йөри.

– Су керәбезме соң?

Бу сүз Билалның авызыннан чыгарга да өлгермәде, Раушания:

– Керәбез, керәбез! – дип сикергәли дә башлады.

Ә Галия дәшми дә, кымшанмый да басып тора бирде. Билал аның дәшүен дә, кымшануын да көтмәде, кызы белән суга кереп китте. Су күкрәгенә җиткәч, Раушанияне күтәреп алды, аны уйната, йөздерә башлады. Аның белән күңелле, рәхәт иде, бертуктамый шулай шаярып кына торасы килә. Раушания исә судан туярга уйламый да, чыркылдый-чыркылдый, әтисе кулында йөзә бирә. «Тагын, тагын!» – дип, һаман эчкә, тирәнгә табарак күрсәтә. Аның сүзен тыңлыйм дип, Билал бер-ике мәртәбә чоңгылга да төшеп алды. «Пуф, пуф» килеп, көчкә чыктылар сайрак урынга.

Аларның күңелле уенын Галия тавышы бүлде:

– Кызым, әйдә, чык. Сиңа озак су керергә ярамас.

Әмма Раушанияне болай тиз генә судан аеру мөмкин түгел иде. Ул әтисенә килеп ябышты: «Әйдә, тагын йөзәбез, әйдә!» – дип, Билалны эчкә, тирәнгә табарак тартты. Билал, аңа ияреп, яңадан эчкә керде, алар тагын икәүләшеп чыркылдаша башладылар.

Озак юангач кына, Билал уйлап куйды: «Яр башында торган кешегә мондый эсседә бик рәхәт түгелдер… Чыгарга кирәк». Раушанияне күтәреп, ул ярга чыкты, тегесе аның кулыннан ычкынырга теләп тартышты, һаман суга тартылды. Ә Билал, көлә-көлә булса да, аны җибәрмәде, тәнен сөртештереп, бергә-бергә киендерделәр. Киенгәч тә китәсе килмичә, барысы бергә тагын судагыларга карап тордылар. Билалның чишенеп, яңадан суга ташланасы килеп китте. Ләкин киенгәч инде кайтырга кирәк иде. Ул үзе генә түгел бит. Алар акрын гына югары менеп киттеләр.

III

Кайткач, бүлмәләренә кермичә, уңайлы креслоларга утырып хәл җыйгандай иттеләр. Мондый эссе көндә иң әйбәт урын хәзер менә шушы кебек иде. Кызык, үзе генә яшәгәндә, Билалның бу креслога беркайчан да утырганы булмаган икән. Нишләп микән? Аңа урманда, күл буенда рәхәтрәк булганмы әллә? Монда тукталып торырга туры килмәгәнме аңа? Чыгып киткән, кайтып кергән.

Билал үзалдына елмаеп куйды. Кайчагында ул тәрәзәдән генә дә чыгып китә иде бит әле! Аның белән бер өстәл янында утыручы танышлары моны күрсәләр яисә белсәләр нишләрләр иде икән?! Ушлары китеп егылмаслар иде микән?! Һәрхәлдә, ул чагында Билал белән бөтенләй сөйләшми башларга мөмкин иделәр. Һа, һа! Кызык та инде бу дөнья – мин аларга кызык кебек, ә алар минем өчен кызганыч кешеләр… Әллә дөньяның бөтен кызыгы да кешеләрнең әнә шулай төрле-төрле, бер-берсенә бөтенләй охшамаган булуларында микән?

– Син миннән көлеп утырасыңмы инде шулай? – Галиянең тавышын ишеткәч, ул сискәнеп китте.

– Ю-ук, бер кызык искә төште дә шуннан көләм. Минем кайчагында тәрәзәдән йөргәнне белсәләр, мондагы танышлар нишләрләр иде икән дип елмаеп утырам.

– Нигә, син тәрәзәдән дә йөрисеңмени? – Галия аның уен-көлкеле сүзен бөтенләй икенче якка борып алды, Билал аптырап ук китте. «Ә бит чыннан да салкын акыллы кеше, тик кенә торганда, бер сәбәпсез көпә-көндез тәрәзәдән йөрүне аңлый алмый. Ул аны күз алдына китерә, башына сыйдыра алмый…»

Әнә шундый уйламаган ятьмәләргә бик еш килеп каба иде Билал элек тә. Соңгы елларда ул моның ише очракларда дәшми генә котылу җаен тапкан иде. Шулай әйбәтрәк, тынычрак уза сыман.

– Раушания, кызым, бар, тышта, чирәмдә уйнап тор әле әзрәк…

Галия, икәү генә калып, ниндидер сүз башларга җыена иде. Раушания теләр-теләмәс кенә чыгып китте дә, ишекнең теге ягыннан яңадан башын тыгып:

– Только сез ызгышмагыз! – диде.

Билал аптырап тәмам телсез калды. Каян белә ул шундый сүзне? Моңа ничек акылы җитә аның? Аңа бит әле җиде генә яшь!

«…Эх, дөнья!.. Кечкенә кызың шулай дип өзгәләнеп әйтерлек булгач, нинди тормыш инде ул! Эх, Раушания… Әгәр бу дөньяда мин кем алдындадыр гаепле булсам, ул бары тик синең каршыңда гынадыр! Мин сине тормышның менә шундый әшәке якларыннан саклый, кечкенә чагыңда аралый алмадым шул. Безнең арадагы бөтен салкынлык, тарткалаш, ямьсезлек синең күз алдыңда, синең күңелең каршында барды… Һәр очракта да дәшми калырга, салкын кан саклап, бүтәнрәк юл белән, салкын акыл белән хәл итәргә түземлегем җитмәде минем. Синең алда менә шул түземлегем җитмәгәнгә генә гаеплемендер мин. Ә сиңа бит бу яшьтә мондый сүзне әйтү түгел, аның барлыгын белү дә кирәкмәс иде!»

Раушания чыгып китте. Алар икәү генә калдылар. Кызык: тагын ни дип башлар икән Галия сүзен?

– Кемгә өйләнергә уйладың инде?

Галия үзенең салкын яшькелт күзләрен Билалга текәде. Билал һәрчак курка, ятсына торган салкын һәм җансыз күзләрен.

«Күз – кешенең күңел көзгесе» дип, ничек дөрес әйтәләр икән. Галиягә карата бу бигрәк тә туры килә иде. Эчендәге катылык, усаллык аның күзләрендә ничек ачык чагыла. Ә бит Билал бүтән күзләр барлыгын да белә: җылылык, акыллы тыйнаклык, хатын-кызга гына хас ягымлылык һәм кайгыртучанлык бөркеп торган күзләр… Билал алар алдында һәрвакыт баш иде, бөтен йөрәге белән хөрмәт итте аларны. Андый бәхеткә ия ирләрдән, гаиләләрдән ихлас көнләште.

Әйе, Билалның биредә бер дә сөйләшү теләге юк иде. Шуңа күрә ул, тыштан бер сүз әйтсә, эчтән мең төрле уй уйлап утырды. Галиянең күзләре белән аны бораулап, барысын да белергә, белеп тынычланырга теләгән карашыннан качарга тырышып утырды.

Әмма куелган сорауга җавап бирми дә калып булмый инде. Бары тик рәвешен китерү өчен булса да дәшү, җавап бирү кирәк.

– Мин сиңа мең мәртәбә әйттем бит инде! Менә тагын мең дә беренче тапкыр кабатлыйм: минем әлегә бернинди исәбем дә юк! Миңа бары тик аерылу гына кирәк! Мин бүтән алай яши алмыйм!

– Нигә соң син минем шундый икәнне элегрәк, бала туганчы күрмәдең?!

Ике арада бәхәс килеп чыккан саен, Галия менә шул сүзен китереп кыстыра һәм Билалны гаепләп калдырырга тырыша. Ягъни «Сиңа гына ярамыйм инде!» дигән сүзе ул аның. Чыннан да, үзенең Билал әйткән сыйфатларын бер дә начар дип санау ягында түгел иде. Ул аларны заманчалык, егерменче гасыр кушканча яшәү дип исәпли. Шулай берчакны, хатын-кызга хас йомшаклык, тыйнаклык хакында Билал сүз кузгаткач, ул, кырт кына кисеп:

– Син унсигезенче гасыр хатын-кызын күрергә телисең! – дигән иде. Бу сүзләрне, мондый фикерне, күрәсең, алар эштә иптәш хатыннары белән бергә киңәшеп эзләп тапканнардыр. Галия үзенең бик күп кимчелекләрен әнә шулай дип акларга ияләнеп китте. – Син хатын-кызны һаман мескен итеп, кыюсыз итеп, хәтта кол итеп күрергә телисең! Сиңа замана хатын-кызларының үзләрен иркен тотуы, кыюлыгы, азат булуы ошамый. Бу – синең авылда туып үсүең, шунда формалашуың җимеше! Хәер, хәзер авылда да хатын-кызлар бик әллә ни баш биреп тормыйлар. Алар үзләре акча табалар, теләсәләр, ирләре белән яшиләр, теләмәсәләр, минут эчендә аерылып та китәләр!.. Шулай булмыйча соң!..

Билалның мондый фикерләрне әле бу хәтле үк ачык итеп ишеткәне юк иде. Хатын-кызның заманча булырга тырышуын ул әле һаман ниндидер бер юмористик нәрсә, чын тормышка әллә ни кагылмаган күренеш диебрәк уйлый иде. Аңа артык әһәмият бирми иде. Ә менә соңгы елларда Билал моның уен эш түгеллегенә ышана башлады. Җитәрлек дәрәҗәдә эчке тәрбия, күңел тәрбиясе алмаган хатын-кыз өчен «ирек, иркенлек» дигән нәрсәләр иге-чиге күренмәгән чәчәкле матур болын сыманрак күз алдына китерелә иде. Теләсәң кая бар, теләсәң кая кер, теләсәң ни эшлә – сиңа беркем бер сүз әйтмәскә тиеш, янәсе! Үз эчендә бары тик хатын-кызлык дәртенең уянуын гына тойган, әнә шул дәрттән керер урын тапмаган, ә күңелендә бернинди җылылык, матурлык булмаган хатын затлары өчен «егерменче гасыр» дигән сүз бик тә җайлы сәбәп иде. Хатын-кыз буларак бөтен кимчелегеңне, тупаслыгыңны – барысын да менә шушы сүзгә аударып калдырырга мөмкин.

IV

Билал үз уйларыннан яңадан чынбарлыкка кайтты. Алар бит әле һаман шунда, коридорда утыралар икән. Бүлмәгә керергә, шунда сөйләшергә кирәктер бит инде…

– Әйдә, бүлмәгә керик…

Хатыны сүзсез генә аңа иярде.

Бүлмәгә кереп икәүдән-икәү генә калгач, Галия әз генә йомшаграк, ягымлырак булып киткән төсле. Бәлки, яныма килер, шуның белән барысы да җайланыр, онытылыр дигән өмете дә булгандыр, ахры. Аның әкрен генә йомшак караватка барып утыруын, ир-атны ымсындыручан тавыш, интонация белән сөйләшә башлавын Билал шулай аңлады. Ләкин Билал нәкъ коридордагыча тәрәзә янына килеп басты да тәрәзә яңагына уң кулы белән таянган килеш тора бирде. Урманны, агач очларын күзәткән булды. Һәм үзе дә әллә ни уйлап тормастан борылмый гына:

– Монда озак булырга җыенасыңмы инде? – дип сорады.

Галия аның кисәк кенә болай дип соравын көтмәгән идеме, әллә чынлап та ишетмәдеме – яңадан кайтарып сорады. Билал нәкъ шул ук тавыш белән шул ук соравын кабатлады. Бусына каршы Галия бер сүз дәшмәде. Аның мондый гадәте Билалга таныш – үзе теләмәгәнрәк сүзләргә шулай дәшми кала ул.

Кичен дә шуңа охшашрак хәл булып алды. Кызлары йоклагач, Галиянең бик тә аңа якынаясы, иркәләнеп аласы килде. Ул ир-атны да сагынган һәм, шуннан файдаланып, үзенең хәлен дә көйләп җибәрергә ниятли, күрәсең. Тик Билалда аңа карата бернинди җылы хис тә тумады. Галиянең аны үзенә тартырга теләүләре нәтиҗәсез калды. Билал, башлаган китабын укып, диванында ятты да тыныч кына йокыга китте.

Билал янында тагын ике көн булдылар алар.

Ире аның янына килмәгән саен, Галиянең ачуы кабара, күңелендәге үче, нәфрәте арта бара төсле иде. Үзенең егерменче гасыр хатын-кызлары турындагы карашларын бозып, Билалны эзләп килүен, аның белән яңадан килешергә теләп йөрүен Галия эчтән бик авыр кичерә, үзе өчен түбәнлек саный, мыскыллану дип кабул итә иде. Аның көннән-көн ныграк ярсый, усаллана баруы кызы Раушаниягә булган мөнәсәбәтендә дә сизелде. Беркөнне Билал хәтта аның Раушаниягә нык кына сугып алуын да күрде. Күрде һәм шундук Галияне кулыннан эләктереп алып:

– Хәзер үк гафу үтен!!! – диде ул, үзе дә күптән ишетмәгән куркыныч тавыш белән йодрыгын төйнәп.

Галия гарьлегеннән кычкырып елап җибәрде. Аларның сөйләшүен ишетеп торган Раушания дә «Әни!» дип килеп ябышты. Ә иң нык кичергәне, бу хәлгә иң әрнегәне Билал булды. «Эх, эх! Нинди оят хәлләргә төште бит башым!..»

Түзә алмады, йөгереп тышка чыгып китте. Төн җитеп килсә дә, күл буена төшеп, озак кына су керде. Әле генә булып узганнарның барысын онытырга, тынычланырга теләде.

Уйлаган саен җир тишегенә кереп качарлык дәрәҗәдә Раушания алдында авыр, кыен, оят була аңа. Боларның барысына да Билал бары тик үзен генә гаепле итеп тоя. Вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең – бер гөнаһсыз сабыйның – бәхетсезлеген күрә.

Беркатлылыгы аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгасын Билал элегрәк башына да сыйдыра алмас иде. Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләгенә өзгәләнеп карый. Һәм караган саен, аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кан Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара. Һәм әйтерсең әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә, аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата, төпкә китә бара.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации