Текст книги "Ул көннәрдә…"
Автор книги: Мансур Вәли-Барҗылы
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
…Билалны эзләп, ял йортына килү, шулай итеп, Галия көткән нәтиҗәне бирмәде.
Тагын ике көннән, Билал уйламаган-көтмәгән чагында, Галия, бик тыныч кына итеп:
– Озат безне станциягә хәтле… – диде.
Әле яңа гына иртәнге ашны ашап кайтканнар иде. Раушания үзе алып килгән китабын тырыша-тырыша укый, ә Билал: «Өчәүләп күл буена төшәрбез, бәлки», – дип тора иде.
Нәрсә әйтсен соң Билал аңа каршы? Тагын әзрәк торыгыз әле дисенме, булмастай нәрсәгә өметләндерсенме? Яисә Раушанияне күреп туймадым бит әле дисенме?! Үзе ташлап китеп, хәзер үзе сагынган, җибәрәсе килмәгән булып кылансынмы?..
Ул бер сүз дәшә дә, ниндидер бер фикер дә тәкъдим итә алмады.
Ул арада Галия кызына да җыенырга кушты.
Билал, төп бина янына барып, автобусның кайчан киләсен белде. Биредән станциягә еш йөриләр икән, берәр сәгать чамасы вакыт үттеме-юкмы, алар Якты күлгә кул болгап китеп тә бардылар.
Билалның якты күленнән бәләкәй аккош китте… Кызы китте…
Станциядә исә кирәкле поездны бик озак көтәргә туры килде. Ул кичкә таба гына килә иде. Вакытны ничек сузарга белми аптырадылар, әллә ничә мәртәбә вокзал янындагы ашханәгә кереп чыктылар, капкалап алдылар. Юлга дип, сумкага ашамлыклар салдылар, утырып та тордылар.
Поезд килеп, урыннарына кереп урнашкач, Раушания тагын үзәкне өзде:
– Әти, ә син кайчан кайтасың?
Билал ни әйтергә дә белмичә тын калды. Күпмедер минут үткәч кенә:
– Озак тормам, кызым, кайтырмын… – диде аны кочаклаган килеш, битләреннән үбә-үбә. Эченнән үзәге өзелеп елый-елый. Йөрәген парә-парә кискәли-кискәли.
Галия белән алар «Ярар, исән бул!» дип кенә саубуллаштылар.
Билал вагоннан чыгып китте һәм Раушания белән Галия утырган купе тәрәзәсе каршына барып басты. Билалның үз гомерендә әле беркайчан мондый авыр озату кичергәне юк иде шикелле. Бу озату үз тәнеңне, үз җаныңны икегә бүлеп, икесен ике якка җибәрү, аларны Сак белән Сок язмышына дучар итү шикелле иде.
…Поезд китеп барды. Билалның бәхетле һәм бәхетсез ялгызлыгы торып калды. Ярты җаны булган Раушаниясе китте…
Артык хискә бирелмәс өчен, поезд киткәч, бик озак тормады ул. Кире кайтырга автобус караштыра башлады. Автобус инде кузгалып бара икән, Билал кул болгый-болгый йөгергәч туктап утыртты. Ул яңадан Якты күлгә кайтты. Тик Билалда беренче килүдәге сыман шатлыклы, бәхетле тойгының эзе дә юк иде инде. Авыр, изә торган кыен бер эчке халәт иде анда. Гүя ул олы җинаять кылган. Вөҗданы, үз-үзе каршында гомере буе оялырлык бер начар эш эшләгән ул әйтерсең…
Әйе, ул кызы алдында гаепле…
Моны ул торган саен ныграк, тирәнрәк аңлый бара. Әнә шул уй, һич тынгылык бирмичә, йөрәген кисәкләргә телгәли. Бүген ул гомерендәге иң хәлиткеч һәм куркыныч адымны ясады.
Әй адәм баласы… Күпме яшәсәң дә, никадәр укысаң да, һаман шыр юләр калган адәм баласы…
ЛӘЙСИРӘ
I
Чакырып телеграмма бирсә дә, Ләйсирәнең бирегә килә алуына ышанып бетми иде ул. Әмма аның килүен, менә хәзер үз янында булуын бик тә, бик тә тели иде! Ялгызлык тойгысы көчәйгән саен, Ләйсирәне ныграк сагына, зарыгып көтә иде. Гаиләсез дә калган, эшеннән дә китәчәк, дусларыннан да аерылачак Билалга инде Ләйсирә генә ярдәм итә алыр кебек иде. Күпме гомер күңел түрендәге өмет булып йөргән «Ул» менә шушы Якты күлдә чынга ашар сыман иде.
Бик нык теләгән нәрсә чынга аша, диләр.
Билалның да теләге тормышка ашты бит!
Ләйсирә, бүген дөньяның иң-иң гүзәленә әйләнгән Ләйсирә, бөтен кешедән ныграк сагынылган, катырак яратылган Ләйсирә бер матур иртәдә, чынлап та, Билал каршына килеп басты!
Менә ул, яп-якты иртә кебек балкып, шушы бәхетле көннең ләззәтле һавасында йөзгән төсле җиңел атлап, урман сукмагыннан килә. Өстендә – җәйге ачык сарафан! Башында – ак челтәрле, киң канатлы бик тә килешле эшләпә. Уң кулына ниндидер рәсем төшерелгән киндер букча тоткан. Адымнары җиңел дә, йомшак та, тигез дә һәм баш әйләндергеч серле, матур да!
Киноларда күргән чагында Билал кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашып күрешүләренә ышанмый, бу аңа төчеләнү, артистлану булып тоела иде. Кайчагында, озак күрешмәгән дус-ишләре үзе белән кочаклашып күрешергә теләсәләр дә, ул уңайсызланып кала, кызара, боргалана, ничек тә ансыз гына үткәреп җибәрү ягын карый иде. Үзенең сагынуын нык итеп, олыларча ике куллап кул кысышу аша сиздерә, шуның белән бетерергә тырыша иде.
Ә менә монда бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты.
Билал – иртән бераз йөреп керим дип чыккан кеше – сукмакның теге башында кызлар шәүләсе шәйләнгәч башта тукталып калды. Аннары аның күзләре шактый ерактан бик тә үз һәм сагынылган буй-сынны танып алды. Ә бераздан аның башына тәмам барып җитте:
– Әйе, әйе! Бу – Ләйсирә! Ләйсирә! Ләйсирә! Һәм менә шушы исем аны урыныннан әллә нинди тизлек белән куптарды да, әлеге сагынылган буй-сынга таба аякларын тигән җиргә тигезеп, тимәгән җиргә кагылдырып кына үтеп, йөгертеп алып китте!
Килеп тә җитте Билал, Ләйсирәнең җип-җиңел гәүдәсен күтәреп тә алды һәм… нишләргә белмәгәннән урында бөтерелеп торды, шуннан соң нык, бик нык итеп Ләйсирәне үзенә кысты. Бөтен көче белән! Бар булган сагынуы, бөтен яратуы шушы кысуда сизелерлек итеп!
Юк, кинодагыга охшамаган иде бу очрашу!
Биредә озак, бик озак вакыт бернинди сүз дә булмады. Урман сукмагындагы бу бөек очрашуда нинди дә булса гадәти сүз әйтелә калса, аның әкияти серлелеге, тылсымлылыгы һәм… хәтта йөрәк өчен кадерлелеге, якынлыгы да бетәр төсле иде.
Аннары да озак, бик озак вакыт үтте әле.
Алар әнә шулай, сәер генә кочаклашкан хәлдә, аруны-талуны онытып, озак басып тордылар.
Аннары, зәңгәр күктәге ике кош кебек очына-очына, Билалның бүлмәсенә кайттылар. Кайтып җиткәнче, аның кулын җибәрмәде Билал. Бүлмәсенә кереп барганда, стенадагы сәгатькә күзе төште, инде иртәнге аш вакыты да килеп җиткән иде! Ләкин Билалның һич тә ашханәгә барасы килми! Әле аның Ләйсирәдән күзен дә аласы килми! Әле ул аны кеше арасына алып чыгарга да теләми! Чөнки ул аны үзе бик тә сагынган!!!
– Ләйсирә… мин сиңа хәзер үзем чәй куеп эчерәм. – Билалның бүлмәсендә электр кайнаткычы бар иде. – Ә соңрак, мин сиңа карап туйгач, ашханәгә барырбыз.
– Ә син миңа карап туя алмасаң, без бүген бер дә ашамабызмы?
– Юк! Чөнки, синең белән чагыштырганда, ашау дигән нәрсә ул – ерунда!
– Ярый алайса… Бу кадәр булгач, мин дә түзәрмен.
Билалның чәе тиз кайнап чыкты, алар Ләйсирәнең букчасындагы тәм-том белән чәй эчтеләр.
Чәй эчкәндә, Билал әйтеп куйды:
– Бу арада минем баштан ниләр кичкәнен белсәң икән син, Ләйсирә…
Ләйсирә, эчә торган чәеннән аерылып, Билалга карады.
– Ниләр икәнен әзрәк чамалыйм мин, Билал.
– Ә анда, шәһәрдә, бөтен ямьсез вак-төякне сиңа белгертәсе килмәде. Андый сүзләрне сиңа сөйлисе килмәде.
– Күбесен мин болай да аңлыйм бит, Билал. – Ул, кулын сузып, Билалның битенә кагылды. Бу минутта ул барысын аңлаучы хатын-кыз да, кызганучы ана да, иң ихлас дус та иде.
…Чәйдән соң Ләйсирә бераз талчыкканын әйтте.
– Син бит әле поездда да юньләп йоклый алмагансыңдыр, – дип, Билал аңа урын көйләп бирде.
Ләйсирә ак җәймә астына сабый бала кебек бөгәрләнеп кереп ятты. Әзрәк тын яткач:
– Ә син?.. – дип сорады.
Билалга менә шулай аңа сокланып утыру да бик рәхәт иде, ул:
– Ә мин менә шулай синең йокыңны саклап утырам,– диде.
Ләйсирә яратып, рәхмәт әйткән төсле елмайды.
…Аннары ул тыныч кына йокыга китте.
…Билал, чыннан да, аның янында утыра бирде.
Үзенең Ләйсирәгә бәйле үткәне өзек-өзек, әмма якты эпизодлар булып күз алдына килде.
Менә Ләйсирәнең беренче курска укырга килүе… Ә Билалның инде бетерә торган елы, соңгы курсы… Ләйсирә белән алар бер концертта таныштылар. Бик ямьле, җылы май киче иде ул… Алар тулай торакка кадәр җәяү кайттылар. Яфрак ярып утырган хуш исле ак каеннар арасыннан икесенең бергә:
…Йөргән идек икәү нур кичеп… –
дип җырлап кайтуы бик истә калган.
Әй ул кичнең садәлеге! Әй ул вакытның уйсыз, борчусыз бәхете! Әй ул чак – яшьлекнең студент булып күкнең җиденче катында йөргән еллары!
Аннары… Аннары Билал укып бетерде. Ләйсирә Билалның соңгы имтиханына кочагы белән чәчәк күтәреп килде. Ул көнне Иделнең аргы ягына чыгып, кичкә кадәр табигать кочагында булдылар.
Тулай торактан китеп, аерым квартирада үзе генә яши башлагач та, Ләйсирә янына килеп йөрде Билал. Беренче кичкә охшаган шундый ук матур кичләре күп булды аларның. Ләкин Билалның кеше өендәге почмагына кермәскә Ләйсирә ничек тә булса җай таба иде. «Үпкәләмә инде, Билал… Керербез әле… Кергән чаклар да булыр…» – ди иде ул, ягымлы, йомшак итеп. Бөтен ачуны юып ала торган иттереп.
Тик ул сүзләргә чынга ашарга насыйп булмады шул. Алар юк кына сәбәптән үпкәләштеләр. Билал аның янына бармыйчарак торды, һәм… һәм шул арада икенче берәү белән танышылды. Озак та үтми өйләнештеләр дә. Менә шулайрак килеп чыкты хәлләр…
Укып бетергәч, Ләйсирә дә шәһәрдә калды. Башта сынлы сәнгать музеенда эшли иде, аннары күңелгә ошаганрак эш дип аларга күчте. Аңа бер бүлмә дә бирделәр. Кызы туып бер ел үткәч, Билал беренче мәртәбә ул бүлмәгә килгән иде. Зур-зур рәсемнәр, озын матур шәмнәр, төрле-төрле кыяфәттәге агач ботаклары, тамырлар, үсемлекләр белән тутырган иде бүлмәсен Ләйсирә. Әнә шуларны күргәч, әллә ничек булып киткән иде Билалга. Хатын-кызның ниндидер бер яшерен серен төшенеп алган кебек тоелды аңа шулвакыт. Үзенә нәрсәдер, нидер җитмәүне Ләйсирә шулай, үзе дә сизмәстән, үсемлекләр, матур рәсемнәр белән капларга, тигезләргә омтыладыр сыман иде. Авыр ук булып кадалган хакыйкатьне йөрәге белән сыкрап кабул итте ул вакытта Билал. Үзенең ни эшләгәнен әнә шунда гына бөтен тирәнлеге белән аңлап алды бугай ул.
Әмма Ләйсирә ниндидер үпкә ише нәрсәне аз гына да сиздермәде.
Билал белән ул үзен нәкъ элеккечә тотарга тырышты.
…Йокыга киткән Ләйсирәнең үзен генә калдырып, Билал тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә төбендә генә үсеп утырган юкәләргә текәлде. Ә күз алдында һаман тормышның узган чоры, ямьле чаклары. Нигә гел шулар истә кала икән?!
Ләйсирәнең кай арада торып аякка басуын искәрмәде дә Билал. Ул аяк очына гына басып килде дә йомшак куллары белән Билалның күзен каплады.
Ә үзе, көлә-көлә:
– Сөйгәнең кем, әйт! – ди.
Ә Билалның җавабы билгеле инде:
– Ләй-си-рә! – ди ул.
Кызга бу гына да аз тоела:
– Өч тапкыр әйтмичә ышанмыйм!
Билал ялт кына борылды да яңадан Ләйсирәнең иреннәренә ябышты. Аннары гына, тыны бетеп, еш-еш сулыш ала-ала:
– Ләйсирә! Ләйсирә!! Ләйсирә!!! – диде.
Билалның ял йортындагы иң матур көне әнә шулай башланды. Аннары алар ашханәгә бардылар. Инде байтак соңарган булсалар да: «Минем иң кадерле кунагым килде, зинһар, аны сыйлагыз!» – дип, официанткаларны күндерде.
Шуннан соң инде, кызынып ятарга җәймәләр, башларына эшләпәләр алып, күл буена киттеләр. Якты күлнең үзенә!
Билалның әле Ләйсирәгә шушы гүзәл урынны күрсәтәсе бар иде бит!
Үзенең дә Ләйсирә белән бергә шушы тылсымны яңадан ачасы, шул бәхетне өр-яңадан, яңабаштан кичерәсе бар иде аның!
Күл буена җитәкләп алып төште ул Ләйсирәне.
Алар тиз генә чишенеп аттылар. Ләйсирә ачык яшел төстәге тоташ купальниктан гына калды. Билал аның искиткеч зифа гәүдәсен, әле тәү кат күргәндәй, бик озак күзләре белән иркәләде. Үзе белән берни дә эшли алмый, күз карашын читкә, бүтән нәрсәгә юнәлтә алмый иде ул. Моны Ләйсирә дә сизеп алды.
– Оялтасың бит, Билал… Бик алай карама, зинһар…
Шушы сүз аны ниндидер тоткынлыктан чыгарды.
– Әйдә, башта су кереп чыгыйк, аннары туйганчы кызынырбыз, – диде ул, Ләйсирәнең кулыннан тотып.
Яр буена килеп баскач, Ләйсирә шикләнебрәк калды. Ә Билал чыдап тора алмады, шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәре йөзеп китте. Аннары инде, ярдан шактый гына киткәч, борылып Ләйсирәгә күз салды. Ә ул һаман суга керә алмый тора икән әле. Үзе Билалга караган да елмая.
Билал, тавыш биреп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй:
– Әйдә инде, курыкма! – дип кычкырды.
Ләйсирә тагын да эчкәрәк керде, су аның тубыгыннан узды, аннан да югары күтәрелде. Аннары, уш китәрлек матур, назлы хәрәкәт белән ике кулын, бергә кушып, алга сузды да шул килеш йомшак кына итеп суга иелде һәм, су белән әллә ни арада уртак тел табып, аның үз дулкыны сыман булып, җай гына тирбәлә-тирбәлә, Билалга таба йөзеп китте. Ләйсирәнең суга шулай матур итеп керүен, искиткеч зифа буйның, гәүдәнең бу стихиясе белән поэтик матурлыкка кушылу тантанасын беркайчан да күргәне юк иде Билалның. Һәм мондый ягымлы, йомшак, матур, иркәли торган хәрәкәтне бүтән җирдә беркайчан күрә дә, таба да алмады Билал. Хәтта атаклы балериналарның иң гүзәл биюләрендә дә моның кадәр җанга якын, кадерле, күңелне тутырырдай камил һәм нечкә хәрәкәтне тапмады, күрмәде ул.
Әнә шул минутлардагы соклануы чиксез иде Билалның!
Эчендәге әнә шул хис көченнән, аның тышка ургылуыннан йөрәге ярылыр, тәне, гәүдәсе меңгә, миллионга шартлар кебек иде.
Билалның бу сәер халәтен йөзеп килүче Ләйсирә сизмәде, билгеле. Ул әле Якты күл белән беренче очрашу тәэсирен кичерә. Билалга караган килеш, әкрен генә йөзә, аңа якыная.
Билал исәнләшкән төсле Ләйсирәне кулларыннан тотып алды. Аяклары белән кызу-кызу хәрәкәтләнеп, Ләйсирәнең кулларын һәм үзен дә әз генә өскә күтәрде. Бәхеттән, рәхәтлектән Ләйсирә көлеп җибәрде.
II
Туйганчы йөзделәр алар Якты күлдә. Чөнки бу, чыннан да аларның тормышындагы яп-якты бер күл, яп-якты бер көн иде.
Икенче як ярга да чыктылар. Ап-ак каеннарның кайсы берсе суга ук иелеп тора, кайберләре, таулы ярда үсеп, зәңгәр күккә ашкан. Ләйсирә яр буендагы әнә шул зифа каеннар янына чыгып басты. Ямь-яшел купальниктан бөтен матурлыгы белән балкып басып торды ул. Якты күл буенда, ап-ак каеннар янәшәсендә, купальниктан гына калган Ләйсирә дөньядагы бер генә киноактрисага да алыштыргысыз чибәр һәм табигый иде. Аның әкрен генә, әллә нинди нәфислек белән бер урында кузгалып куюлары… Бу вакытта зифа буйның торышы, рәвеше Билалны яңача шашындырды.
Билал да аның янына ярга чыкты. Бераз хәл җыйды. Аннары тау бите буйлап урман эченә менеп киттеләр. Җитәкләшеп, ялантәпиләре белән җирне капшап кына баса-баса, каеннар, юкәләр, яшь усаклар арасында йөрделәр. Бөтен тарафта яшеллек һәм яшьлек иде, аларның һәммәсе үсүгә һәм мәхәббәткә дәшә, яратуга, сөю-сөелүгә ымсындыра һәм илһамландыра иде. Монда, Якты күлнең икенче ярында, аларны кем дә күрми иде. Тауны менеп җиткәч, Билал Ләйсирәне күтәреп алды, күтәргән килеш үпте, ашыкмый гына сукмакка чыкты һәм, шул рәхәтлекне мәңге сузарга теләгәндәй, як-якка карый-карый, борылмалы сукмактан алга таба атлады. Аларның баш очында чип-чиста, зәп-зәңгәр күк, әйләнә-тирәләрендә ямь-яшел урман, алларында озын-озын сукмак иде. Ә күңелләрендә быелгы җәйнең кояшыннан да кайнаррак ут, яшь чагында гына кичерелә торган мәхәббәт!
…Урман эчендә йөреп туйгач, әлсерәп тагын Якты күлгә төштеләр. Ике көмеш балык кебек, янәшә йөзеп киттеләр. Билал һаман Ләйсирәгә бик якын йөзде, йөзгәндә дә, ул аннан күзен ала алмады.
Үзләре чишенгән ярга чыктылар. Анда ямь-яшел чирәм, берни җәймичә, шунда гына ятып кызынырга да була… Әмма Ләйсирә кебек гүзәлне чирәмгә генә, гәрчә ул бик йомшак тоелса да, яткырырга ярыймы соң?!
Билал, кулыннан килгәнчә нәзакәтлерәк булырга тырышып, җәймә җәйде, әле судан чыгып хәл җыярга да өлгермәгән, тирән итеп сулыш алган Ләйсирәгә ятып кызынырга урын тәкъдим итте.
– Моның кадәр ямьле урынны каян эзләп таба алдың син, Билал… – Ләйсирәнең соклануы да, бүгенге көн бәхетеннән ләззәтләнеп куануы да һәм хәтта үзен шушында чакырган өчен, Билалга йомшак кына итеп рәхмәт әйтүе дә сыман иде бу. Ул, әле генә суга кереп киткәндәге сыман матур итеп, әкрен генә җәймәгә ятты. Эшләпәсен алып киде. Үзе, күзләрен тутырып, Билалга караган. Иреннәре баягыча ярым ачылган, ә Билал уң терсәгенә таянган да шулай ук аңа төбәлгән. Дөнья онытылган, әйләнә-тирәдәгеләр онытылган. Гүя бу Якты күл аларның икесе өчен генә, гүя урман эчендәге менә шушы искиткеч матур җәй дә аларның икесе өчен генә. Гүя бөтен тормыш, барлык яшәү алар өчен генә. Әйе, әйе, бик мөмкин, ә бәлки, чыннан да, җирдәге бөтен нәрсә яшьлек һәм мәхәббәт өчен генәдер?! Бәлки, бөтен нәрсә, һәр җан иясе үз гомерендә бер мәртәбә әнә шул бөек бәхетне кичерү өчен генә яшидер?!
Ял итеп, хәтта йокыга киткән сыман байтак яттылар алар. Тирә-юньдә халык мәш килә, суга чумалар, судан чыгалар, шаулашып көрмәкләшәләр, куышалар, уйныйлар, кайберәүләр җай гына сукмак буйлап йөренә. Ә боларның беркемдә эше юк, кайгысы юк. Алар өчен бер-берсенең якынлыгын, янәшәлеген тою ләззәте генә бар.
Әйе, ни генә эшләсәләр дә, бу көнне алар ике арада бары тик мәхәббәт, бер-берсенә чиксез тартылу, яратышу гына тойдылар.
Бераз вакыт үткәч, Билал Ләйсирәнең күпмегә килгәнен сорыйсы итте. Әмма теленнән ычкынам дигәндә, бу соравын тагын эчкә йотты. Сораса, Ләйсирә ниндидер бер көнне әйтер дә, шушы бөтен рәхәтлекнең, бәхетнең ахыры күренер, аның чиге бар икәне беленер, һәм әнә шунда аларның икесенә дә бик күңелсез булып китәр сыман иде. Шул тотып калды Билалны.
Шулай да әкренләп телгә килделәр, сөйләшә башладылар. Башта беренче көнне, әлбәттә, гел якты, җиңел, матур сүзләр генә булды телдә. Алар һәммә нәрсәгә сокландылар, шул соклану аша канатланып, үзләре дә бик еш югары, биеккә күтәрелеп алдылар.
Аннары телләренә чынбарлык, фани дөнья мәшәкатьләрен белгерткән сүзләр керә башлады.
– Ләйсирә… Ә эштән ничек китә алдың?..
– Бәй… Тоттым да әйттем: «Мине берәү бик нык көтә, әгәр тиз арада аның янына бармасам, ул үләчәк! – дидем. – Дөнья белән саубуллашачак», – дидем.
Ә Билал Ләйсирәнең шаяртуына елмаймый. Ләйсирә уйнап кына әйтсә дә, бу сүзләрнең төбе дөрес бит, чынга бик-бик якын бит алар.
– Ә шулай да дөресен генә әйт әле?!
– Дөресе генә дисәң, болайрак булды инде ул… Бүлек начальнигы янына кердем дә: «Бик мөһим бер эш килеп чыкты, зинһар, үз хисабыма бер атна ял бирегез», – дидем.
– Тәки килештеме?
– «Ни булды икән моңа?» дигән сыман байтак кына күземә карап торды да (үзе сорарга да кыймый) гариза язарга кушты. Ә директор белән үзем сөйләшермен, диде. Менә шул гына. Әллә ни катлаулы булмады ул.
Бик озак кына «Сорыйммы икән, юкмы?» дип икеләнеп торганнан соң, ниһаять, Билал батырлыгын җыеп сорарга булды:
– Ә безнекеләр… Безнең бүлек егетләре нишләп ята анда?
– О-о, анда… – Ләйсирә кинәт үзе дә җанланып китте. – Анда хәлләр хәтәр! Алар һаман шул Сәнгать сарае дип җенләнәләр! Киңәшмәгә җыелган саен, директор тегеләрнең тетмәсен тетә. Ә тегеләр… Тегеләр, әллә сүз куешып керәләр инде, башта ипләп кенә тыңлап торалар да аннары тотыналар шундый саллы-саллы дәлилләр китерергә! Без шаккатып тик торабыз. Ә директор архитектурада бум-бум икән үзе! Кеше алдында сиздерәсе килми тагын, җитдирәк бәхәс китсә, тизрәк гомуми сүзләргә күчә дә сыйпап кына куйгандай итә вакытлыча. Ни булып бетәр инде ул сезнең Сәнгать сарае?
Егетләр көрәшә, димәк… Бирешергә уйламыйлар… Кызык та инде бу, ә! Егерменче гасыр ахырында шушы иң гади нәрсә өчен кан коеп бәхәсләшеп ят инде! Башкалар чын сәнгатьнең олырак мәсьәләләрен хәл итәргә тырышканда, син монда шул типлар белән әлифба дәрәҗәсендә маташ инде. Кәмит, валлаһи, кәмит бу! Ләкин бик тә арзанлы кәмит! Тормыш сәхнәсендә гасырлар буена инде ничәмә мәртәбә уйналган, китапларда күп тапкырлар язылган кәмит.
Ләкин ул һаман-һаман килеп чыга тора икән. Ул типлар бер дә үзләрен танымый микәнни соң?! Хәер, алар сәнгать, әдәбият белән ул хәтле таныш була аламы соң?! Алар бит, үзләре сәнгать тирәсендә эшләсәләр дә, ул дөньяга начальник буларак кына карыйлар! Баштан ук, карьераларын башлаганда ук шулай итә алар! Кемгә ялагайланып, нинди урынны биләргә мөмкин – һәр очракта әнә шул сорау гына борчый аларны!
Ха, синең сәнгать диеп аһ оруың сукыр бер тиен аларга!
Юк, шул пычрак юлга басарга, алар белән буялырга язмасын Ходай!
– Ә телеграмманы?.. Ә телеграмманы ничек алдың?.. Мин үзем икенче көнне аның өчен әзрәк оялып та йөрдем.
– Әллә… җибәргән чагында әз генә капкан идеңме?
– Ә, юк!.. Анысы юк!.. Тамчы да юк иде! Чыннан да, сине бик нык сагынганга чыдый алмый бирдем мин аны.
– Мин аны саклыйм әле. Син бит үз яныңда вакытта аның ише сүзгә бик саран! Синнән андый матур сүзләр бик сирәк чыга. – Ләйсирә, мөлаем елмаеп, Билалга иелде. – Шулай бит?
– Сүзләргә бик үк ышанып бетмим мин, Ләйсирә… Алар инде тузып, таушалып беткән шикелле, алар хәзер бернинди тере хис, кичереш тә алып килми шикелле тоела миңа еш кына. Яныңда вакытта минем күңелемне күзләрем, йөзем белгертмимени соң? Мин дә, боргалана-боргалана, сандугач кебек, хатын-кыз алдында сайраучылар рәтенә басыйммы соң? Андыйларны, төче телле камырларны җенем сөйми бит минем!
– Сине бик яхшы аңлыйм мин, Билал! Хатын-кызлар да ир-атны тел осталыгына карап түгел, ә бәлки күңеленең әллә кай төше белән генә тоеп сайлап аладыр. Аннан соң шәһәрдәге ир затлары хәзер шактый үзгәреп бара бит. Алар әкренләп хатын-кызга әверелә сыман. Сиздерми генә әнә теге компаниягә күз сал әле. – Ләйсирә ым белән генә бер төркемгә күрсәтте. – Әнә уртадагы барысын да үз авызына караткан ир затын күзәт син. Аның бөтен кыланмышы, хәтта кул хәрәкәтләре, аяк басулары да хатын-кызларча түгелме соң?! Мин аның йөгергәнен дә искәрдем әле. Ул үзе, күрәсең, матур итеп, нәфис итеп йөгерәм дип уйлыйдыр… Әмма хатын-кызлар кебек йөгерә ул! Үзе шуңа әз генә оялмый да.
– Кара әле, кызык кына килеп чыга бит бу!.. Минем шуның ише нәрсәне хатын-кызларда да күзәткәнем бар. Бик күп кенә кызлар хәзер үзләрен ирләрчә тотып, ирләрчә кыланып абруй казанмакчы була. Хатын-кызга хас йомшаклыкны, назлылыкны, сизгерлекне, күңел нечкәлеген үткән чор калдыгы дип ышандырырга тырышалар. Замана хатын-кызы үткен, кыю, тапкыр булырга тиеш, янәсе. Ул ирләрдән берничек тә калышмаска тиеш!
– Ну, әйтәсең дә инде… – Ләйсирә җитди генә сөйләшкән җирдән кинәт елмаерга итте, кулындагы нечкә генә үлән сабагы белән Билалның колак артын кытыкларга кереште.
«Моның ише сүз күпкә китте, ахры», – дип уйлап алды Билал. Аның инде ничә мәртәбә «хатын-кыз белән җитди сүзне артык күп сөйләшергә ярамый» дип, үз-үзенә сүз биргәне бар. Аның уйлавынча, бу табигыйлеккә каршы килә, бу – ясалмалык!
Әмма башлаган сүзен әйтеп бетермичә туктый алмый ич инде ул! Аннары, Ләйсирәгә сөйлим дип, ул бит әле үзе дә кайбер нәрсәләрне ачыклый. Сөйләгәндә, байтак әйбер үзеңә дә ачыграк күренә башлый.
– Менә бер генә нәрсә әйтәм дә аннары мондый акыллы сүзләрне туктатабыз, кадерле Ләйсирә туташ! Шуны әйтмәкче булам мин: боларның барысы да шәһәрләшү аркасында килеп чыга шикелле. Чөнки шәһәрдә яши башлаган ир-атка физик эш, аны чын мәгънәсендә ир-ат итә ала торган эш бик аз кала. Шуның өстенә әле тагын акыл хезмәте белән шөгыльләнүче ир затлары күбәйде. Билгеле, болар объектив процесс дип йөртелә. Ләкин киң мәгънәдә алып каралган табигать өчен бу, чыннан да, объектив микән соң? Бу – кешелек җәмгыятенең үзе өчен генә объектив түгел микән? Ә чынлыкта табигатькә, табигыйлеккә каршы килә торган нәрсә түгел микән бу? – Билал, сөйли башлаганда, тиз генә туктар кебек иде, әмма сүз артыннан сүз агыла торды, ул алай тиз генә туктый алмады. – Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә. Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер. Ә болай итү, минемчә, тирән һәм зур ялгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисеңме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше җәмгыять продукты гына түгел әле ул! Ул табигать продукты да әле! Табигый кануннар да искә алынырга, санга сугылырга тиеш!
…Ләйсирә каршысындагы юкәгә караган да ята бирә. Билалның сүзләре аңа ничек тәэсир иткәнен тиз генә аңларлык түгел. Ике кулын ияк астына куеп, терсәкләренә таянган ул. Әллә тыңламауның бер формасы бу, әллә әнә шулай уйлана-уйлана тыңлый – кем белсен!
– Җә, җитте! Бүтән мондый фәлсәфә сату юк! Шушындый ямьле көндә, шушындый гүзәл кызга моның ише сүзләр сөйләп ятканымны белсәләр, дөньяның бөтен ир-аты җыелып, мине асып куяр иде!
– Мин синең сүзләреңне бик яхшы аңладым, Билал. Ләкин ул хакта үзем бер сүз дә әйтә алмыйм. Уйланган нәрсәм түгел чөнки. Моңа синең генә баш җитә. Минем баш юкарак.
– Юк, алай димә син… Просто хатын-кыз натурасы башкачарак бугай инде ул. Үзең бая әйткәндәй, алар күбрәк күңел белән тоялар бугай дөреслекне, табигыйлекне, чынлыкны…
– Шулай шул… Әйдә, су керәбез, Билал!
Ләйсирә тиз генә сикереп торды да Билалның кулыннан алды. Аны сөйрәп диярлек торгызды. Сүз белән мавыгып, аркалары инде нык кына кызган икән, башта әзрәк юынгалап тордылар. Аннары Билал эчкәрәк керде дә Ләйсирәгә су сипте. Ләйсирә дә аңа ике куллап җавап бирде. Куыша-куыша, эчкәре үк кереп киттеләр. Бу юлы да рәттән, янәшә йөзделәр. Су рәхәт, кояш шәп кыздыра, алар әлегә бәхетле – тагын ни кирәк мондый көнне сау-сәламәт булган адәм баласына?!
Шулай төшке аш җиткәнче рәхәтләнделәр алар көн саен. Аннары ял йортына менәләр. Ашап алалар. Билалның бүлмәсенә кайталар. Билал диванга ята, үз урынын Ләйсирәгә бирә. Көн саен шулай черем итеп алырга өйрәтте Билал Ләйсирәне дә.
Йокыдан торгач, көн дә диярлек урман сукмагына алып чыкты ул аны. Әз-мәз гөмбә дә таптылар. Савытлары булмагач, аларны агач төбендә калдырып китәләр иде дә аннары «ак болыт астына» яшереп куелган гөмбәләрне таба алмыйча аптырап бетә иделәр. Хәер, гөмбә табу идемени соң төп максат?!
Ә беркөнне, икәүләп йөргәндә, аларга Василий Петрович очрады. Кулына юан гына таяк тоткан, гадәтенчә салмак кына адымнар белән килә. Башта Билалларны танымады шикелле, йөзен дә, адымнарын да үзгәртмәде. Биш-алты адымнар калгач, Билалны танып алды да, кояштай балкып, кочагын җәйде:
– Менә бит нинди идиллия, ә! Кешегә нинди бәхетләр эләгә!
Ул туктап, әллә кайчангы танышлар шикелле, һәр икесе белән кул биреп күреште. Үзе бертуктаусыз елмайды, балкыды. Билал бу кешенең никадәр киң күңеллелегенә, никадәр олы җанлылыгына сокланды. Теге көнге әңгәмәдән соң, күрәсең, ул Билалны үз иткән. Менә хәзер Билалның бәхетле булуы Василий Петровичның үзе өчен дә бик олы куаныч, бәхет шикелле. Шушы минутта, ахрысы, Билалның күңел төбендә йөргән бер уй да калкынды. Ул да күңеле булган чакларда бер фикерне кабатлый иде бит. «Керсез күңелле кешеләрнең бәхетле булуы минем үз бәхетем кебек» дигән сүзне. Менә шуны гел-гел искә төшерә ул. Әле хәзер дә, үзләре алдында чын-чыннан куанып торган Василий Петровичны күргәч, яңадан шул исенә төште… Әллә Василий Петрович та шундыйрак микән? Аны да кеше бәхете шулай нык сөендерә микән?! Алайса, үзе дә бик яхшы кешедер ул!
Василий Петрович сокланып, Ләйсирәгә карап торды, Билалга ягымлы гына күз салып алды, аларны канатландырырдай сүзләр әйтте. Бераздан, яшьләрнең каушау галәмәте сизелә башлагач:
– Ярар, алайса… Мин киттем… Сезгә күңелле сәфәр, – диде. Алар яныннан китеп бер-ике адым узуга, яңадан артына борылды да: – Ә бу сукмак бит адаштыра… Адашмассызмы икән соң? – диде.
Билал, аның сүзен чынга алып, ихлас күңелдән:
– Юк, адашмыйбыз без! – дигән иде, Василий Петрович сүзен бөтенләй икенчегә борып куйды:
– Ә мин сезнең урында булсам адашыр идем!
Билал моңа каршы сүз таба алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсирә әз генә кызарып китте.
– Курыкмагыз, адашсагыз, иң беренче булып үзем эзләргә чыгармын! – Василий Петрович үзалдына елмайган килеш китеп барды.
Бу искиткеч яхшы күңелле кеше белән очрашканнан соң, Билал да, Ләйсирә дә тагын да үсенебрәк киткән төсле булдылар…
Көннәрдән бер көнне, әнә шулай урманда йөргәндә, Ләйсирә сорап куйды:
– Ә син монда озак булырга уйлыйсыңмы соң әле, Билал?
Бу сорауның Билал өчен ни икәнен Ләйсирә, әлбәттә, яхшы белә иде.
Шуңа күрә ул аны сүз арасында әйткән кебегрәк кенә, артык мөһим мәсьәләгә санамагандайрак итеп әйтте. Шул рәвешле сорауның куркынычлыгын, хәвефлелеген киметергә теләде төсле.
Ачык кына итеп әйткәндә, Билалның әле һаман ныклы бер фикергә килгәне юк иде. Эше, гаиләсе исенә төшкәндә, ул аларны хәтереннән чыгарып торырга тырыша.
Менә хәзер Ләйсирәгә җавап бирергә кирәк. Ул аны, күрәсең, берәр фикергә килгән дип уйлый торгандыр. Бу кадәр вакыт эчендә ир-ат үзенең уенда ныгый төшкән булырга тиеш дип ышанадыр. Ә Билал менә һич тә алай дип әйтә алмый шул әле. Ләкин ачык бер карары күренмәсә дә, эченнән уйлана-уйлана, Ләйсирәгә үз хәлен аңлатып карарга булды.
– Шундый-шундый карарга килгән идем дип, синең алда күкрәк суга алмыйм әле мин. Нинди дә булса бер юлны сайлап өлгермәдем әле. Тик шунысын ачык сизәм: кире кайтасым килми, бер дә килми минем!.. Анда кайтып яши башласам, мин, гомумән, үз-үземне үтерермен, юк итәрмен сыман!.. Кире анда кайткан кеше ул инде мин булмас төсле! Ә минем үз-үземнән алай тиз генә баш тартасым килми… Үзем өчен көрәшеп карыйсым килә минем!
Аның сүзләреннән соң Ләйсирә, сокланулы карашы белән көч өстәгән сыман:
– О-о… әле сине буйсындырырга!.. – дип куйды. Әзрәк тын баргач, болай дип тә әйтүне кирәк санады: – Беләсеңме, Билал… Мин, сине ныграк белгән саен, шуңа ышана барам… Ә монда килеп бер атнага якын яшәү дәверендә инде ныклап ышанып та җиттем дияргә була. – Шулай диде дә никтер туктап калды Ләйсирә. Иреннәрен кыскан һәм нәрсәнедер бик киеренке уйлаган рәвештә бара бирде. Һаман дәшмәде.
Аптырагач, Билал үзе сорады:
– Нәрсәгә ышана барасың? Нәрсәгә ышандың?! Ник әйтеп бетермисең? – Ул шактый каты итеп Ләйсирәнең кулыннан алды. – Әйт инде…
Юк, Билалның тавышында да, эчендә дә бернинди ачу юк иде. Бары ниндидер борчылу, ниндидер хәвефле сүз ишетермен дип курку гына көчәя төште аның күңелендә.
– Сүземне башлагач куркыбрак калдым әле менә, Билал… Бик әллә нинди сүз әйтергә җыенганмын икән бит! Шул сүз телемә килгәч, синең өчен куркып куйдым. – Аның күз карашы сүрән, Ләйсирәне ниндидер аңлаешсыз моң биләгән сыман иде. Әлегә Билалга билгесез булган хәсрәт газабы кичерә Ләйсирә. Тик ни бу, нәрсә ул?
Билал, кызганып, аны кочагына алды. Чәчләреннән сыпырды, битеннән үбеп алды.
– Йә… әйт инде… Ни уйлыйсың?..
– Беләсеңме ни уйладым… Син… син беркайчан да гаилә бәхете таба алмассыңдыр, ахры, дип уйладым мин… Чөнки син, чын ир-ат булсаң да, ә менә нәкъ шуның аркасындадыр да, бүген күпчелек хатын-кыз теләгәнчә гаилә кешесе була алмыйсың син. Гаилә турында гына уйлап, аның өчен генә яши алмыйсың син. Синең күңелеңә, рухыңа артык зур киңлек, иркенлек кирәк! Ниндидер зур яшәү, киң колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа… Менә шул!
Ләйсирә тын калды. Бераздан тагын өстәп куйды:
– Беләм, бик авыр сүз бу… Гафу ит син мине, Билал… – Шулай диде дә Билалның кулын алды. Аны каты итеп кысты. – Мондый язмышлы кешегә нык, бик нык булырга кирәк! Югыйсә… Югыйсә… Ай бу тормыш дигәнең! Адәм баласын күпме караңгы почмак сагалый анда… Ә ул караңгы почмакларда ниләр барын үзең дә бик яхшы чамалыйсың син.
…Ләйсирә белән аларның соңгы сөйләшүләре әнә шундыйрак булды.
Билалның бик зур өметләр баглап көткән Ләйсирәсе, үзе дә никадәр яңалыкка, үзгәрешкә ымсынып килгән Ләйсирәсе, шундый ук матур бер иртәдә саубуллашып китеп барды.
III
Ләйсирә киткәннән соң, бик кәефсез йөрде Билал.
Ниндидер бүләк көтеп алданган сабый бала кебек үпкәләгән, ачулы иде ул.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?