Текст книги "Ул көннәрдә…"
Автор книги: Мансур Вәли-Барҗылы
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 22 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
Әй, Ходай чибәрлекне бер генә дә кызганмаган икән кызыйдан! Ләкин Аны чын Азия гүзәле дип әйтергә ничектер тел бармый иде. Йөзенең бераз озынчарак булуымы, муенының нәфислегеме, күзләренең дә зуррак уелуымы Аны бүтәнчәрәк, Билалның идеалына якынрак итә иде. Аурупа гүзәлләренә тартымрак булып күренә иде кыз.
Аны күзәтә-күзәтә, Билал шулкадәр мавыгып китте ки, хәтта кешедән сорап алган биноклен кире кайтарырга кирәклеген дә исеннән чыгарды. Үз урынында аскарак иңгән хәлдә, сәхнәдәге кызны күзәтә-күзәтә, ул әллә ничә ария тыңлады. Бары тик күрше апа ипләп кенә биноклен сорагач, Билалга бик уңайсыз булып китте, ул гафу үтенергә мәҗбүр булды. Бу концертның әнә шулай озак, бик озак дәвам итүен теләде Билал. Аны тыңлап, Аның якты, җылы моңы тәэсирендә утыру бәхетнең җиденче катында булу кебек иде. Бу – дөньяның, тормышның иң рәхәт, иң ләззәтле минутларыдыр сыман иде.
Ләкин андый минутлар санаулы гына була шул. Тиз, бик тә тиз үтә шул алар!
Менә бөтен зал аягүрә басып кул чаба башлады. Озак итеп алкышладылар яшь гүзәлне.
Арттагы рәттәгеләр әкренләп кузгала башлады кебек. Ләкин алдагылар, шул исәптән Билал да, әле алагаемга кул чаба, туктау белмичә алкышлый. Шулай күпмедер дәвам итте, аннары инде аның уң ягындагы апа, Билалга табарак иелеп:
– Бик ошаткан булсагыз, җырчы белән очрашу да мөмкиндер ул… – дип куйды.
Бу сүзләр Билалның аңына тиз генә барып җитмәде, әлбәттә. Ничек очрашу? Каян килсен инде ул очрашу? Ләкин чыгу ягына юнәлгән апага сорау бирү мөмкин түгел иде инде. Билал да басып торган җиреннән кузгалырга мәҗбүр булды, акрын гына чыгу ягына таба кыймылдаган халык агымына кушылды.
Концерт залыннан чыгып фойега узгач, аяк атлавы иркенәеп китте, чөнки биредә аның кадәр үк кысан түгел иде инде – Билал җиңел сулап куйды, әмма гардеробка ашыкмады. Озаклап, ничәмә көннәр буена көтеп алынган бәйрәм болай гына бетәргә тиеш түгел кебек иде. Бераз шулай басып торгач, ул ирексездән буфет ягына күз салды – әле алар да ябылмаган икән, берән-сәрән кеше дә күренә шикелле. Шул якка атлады. Күрәсең, аңа тиешле бәйрәм шуның белән тәмамдыр инде. Нихәл итәсең, күңел көткәнчә үк килеп чыкмый шул чынбарлыкта. Әйе, әз генә кәефе дә кырыла башлады Билалның. Шуңа күрә хәзер буфет аны ныграк тарта, инде тәгаен төгәл тарта башлады. Буфетчы кызлар ябып киткәнче ашыгырга кирәк. Ләкин буфет почмагына килеп җитәм дигәндә генә, җир астыннан калыккандай (әллә шундагы ян бүлмәдән чыкты инде?) күптәнге танышы – журналист кыз Нәсимә очрады.
– Бәй, Билал! Син дә мондамыни?! Менә әкәмәт! – дип гаҗәпсенүен белдерде Нәсимә. Аннары Билалның каршына килеп басты да якын итеп кулына тотынды. Ә үзе томырылып Билалның күзләренә текәлгән!
Билал да ирексездән елмаеп җибәрде – чыннан да, якын дусты ич ул аның! Алар университетта күрше группаларда укыдылар, бер үк тулай торакның бер үк катында яшәделәр. Күп кенә бәйрәмнәрне бергә үткәрә иделәр. Хәзер дә еш кына очрашкалап, хәл белешкәләп, телефоннан сөйләшкәләп торалар.
– Ә нигә син минем монда булуыма гаҗәпләнәсең әле, сөекле Нәсимәкәй?!
– Соң, безнең татар операны бик үк өнәми ич инде ул. Сине дә монда бер дә күргәнем булмады моңа хәтле. – Нәсимәнең тавышы артистларча кылтаебрак, назлы-иркә аһәңнәр беләнрәк ишетелде. Ул инде чын-чынлап театр кешесе булып беткән, ахрысы.
Билал эшнең ничек булганлыгын сөйләп бирде.
– Димәк, очраклы рәвештә килеп эләктең инде син монда, ә?!
Нәсимә инде катгыйрак тонга күчте, нык фикерле хаким кыяфәтен алды. Билал үзенең йомшак ягын искә төшереп бөтенләй шиңде.
Әмма Нәсимә үзенә хас җитезлек белән бөтенләй башка рольгә керде дә:
– Соң, дустым… – дип ашыкмыйча, сеңдереп кенә үгет-нәсыйхәт укый башлады.
Билалның исә мондый сүзләр тыңларга бер генә дә теләге юк иде, шуңа күрә ул Нәсимәне ярты сүзеннән бүлде һәм:
– Әйдә әле! – дип, аны буфетка таба әйдәкләде.
Тегесе башта аңышып җитмичә, ахрысы, берничә адым атлады, аннары күзләрен шар кебек киереп ачты да, аңа карап:
– Син мине кая сөйрисең?! – дип, бөтен театрга ишетелерлек итеп сөрән салды.
Билал хәтта кызарып ук китте, баруыннан туктады.
– Эчәсең киләмени? Эчәсең киләмени синең бүген, ә?!
Мондый туп-туры һөҗүмгә каршы нәрсә кылып була инде, әлбәттә, шундый ук туры җавап кирәк андый чакта!
– Ә нәрсә? Гаеп итәсеңме әллә?!
– Юк инде, җаным! Менә хәзер без синең белән очрашуга барабыз әле! Ерак түгел, әнә теге фойе почмагында гына!
– Нинди очрашу?
– Соң инде, ахмак кебек сорап торма әле! Кем концертына килдең соң?! Кем белән икәне билгеле инде – Гөләем белән!
Әйе, әйе, Нәсимә шулай диде, бүген бөтен залны аягүрә бастырып алкышларга мәҗбүр атаклы артистканы әнә шулай бик таныш, бик якын кешеседәй – исеме белән генә атады. Гүяки аның бер авылдаш кызы турында сүз бара!
– Син шушы бүгенге җырчы турында әйтәсеңме?
Билалның бу соравына каршы Нәсимә сүз катуны бөтенләй артык санады, Билалга карап, сәеррәк елмаеп тора бирде. Әллә мыскыллап каравы инде шунда?
Шулай шактый торгач кына, ул берни аңламаган Билалга төшендереп бирүне тиеш тапты.
– Билал, бәгърем, шуны да белмисеңмени соң? Мин бит инде менә ничә еллар буе биредә опера сөючеләр түгәрәге алып барам! Син ишетмәгәч, белмәгәчтен дә, үзебезчә бик кызык яшибез без… – дип, Нәсимә соңгы арада эшләгән эшләрен бармак бөгә-бөгә санап китте. Ул санаган нәрсәләр, әлбәттә, Билалның бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып та китте. Чөнки аның уенда һаман да Нәсимәнең «Гөләем» дигәне тора бит әле. Чыннан да, таныш микән соң Нәсимә Аның белән, әллә бу каләм ияләренә хас булган хыял-фантазияме?
Хәзер, менә шушы минутларда, театр фойесында атаклы җырчы белән очрашу булачак! Аны исә менә шушы Билал каршысында басып торган Нәсимә оештыра, имеш. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, билләһи!
Билал белән Нәсимә килгәндә, фойе почмагында, чыннан да, байтак кеше җыелган иде инде. Күбесе урындыкларга утырган, әллә нинди хан заманындагы артсыз озын эскәмияләрне сөйрәп чыгарганнар, каяндыр тумбочкалар алып килгәннәр. Нәсимә, Билалны шулар янына алып килеп, эскәмиянең бер башына төртеп кенә дигәндәй утыртты да (бу инде аның үз кешеләргә булган мөнәсәбәте!) үзе йөгерә-чабып сәхнә ягына таба китте.
Күрәсең, алар Гөләем белән кара-каршы очраштылар, тиздән кызу-кызу атлап килүләре дә күренде. Гөләем киемен дә алыштырмаган, ахрысы… Шунысы кызганыч: Билалның урыны бу юлы да ераграк туры килде. Якынрак барып басарга бер сәбәп тә, җай да юк, чөнки һәммәсе дә утырышкан. Берүзең алга чыгып, колга кебек басып тормассың бит инде!
Нәсимәнең бу җәмгыять җитәкчесе икәнлегенә Билал чынлап та ышанды, очрашуны ул ачып җибәрде. Башта соңгы арада эшләгән эшләрен санап чыкты – Билалга күрсәткән сыман бармакларын бөкмичә генә, әлбәттә! Алай күп тә сөйләп тормады ул, тиз арада сүзне атаклы җырчыга бирде. Иң әүвәл Гөләемнән үзенең тормыш юлын сөйләвен үтенделәр. Аның әтисе укытучы булып эшли, әнисе исә өйдә тора, балалар карый икән. Икесе дә җырларга ярата, ди. Сораулар байтак кына бирелде. Җырчы кыз аларга гади итеп, үзара сөйләшеп утыргандагыча ихлас ачыклык белән җавап бирә барды. Биредә операны ныклап белүчеләр булгач, Билал аңлап җитмәгән нәрсәләр турында да сөйләшеп алдылар, тел белү хакында да сүз чыкты. Әнә шул уңайдан сүз арасында гына Гөләем әнисенең татар кызы булуын әйтеп узды. Монысына исә Билалның шундук колагы торды. Менә каян икән Гөләем йөзендәге аурупалык! Менә ни өчен күңелгә, җанга аеруча якын икән Ул! Шул ук мизгелдә миеннән: «Чыңгыз Айтматовның һәм тагын әллә нинди зур затларның әниләре татар шул!» – дигән якты бер фикер дә узып китте.
Очрашу күп булса бер сәгать чамасы баргандыр. Аннан соң, гадәттәгечә, җырчыга иҗат уңышлары теләделәр, яңадан Казанга килүен үтенделәр. Гөләем һаман халык алдында баскан килеш елмаеп, матур гына итеп баш кагып тора бирде.
Җыелган кешеләр берәм-берәм таралып беткәч, Билал да китмәкче булган иде, әмма Нәсимә белән саубуллашмау яхшы түгел дип тоткарланды. Ул арада Нәсимә, Гөләемне култыклап, Билал каршына килеп басты һәм бер дә көтмәгән-уйламаган сүз әйтте:
– Ә хәзер мин сезне үземә чакырам! Кунакка!
Бу сүзләрдән Билал кычкырып көлеп җибәрде. Аның болай көлүе көтелмәгән күңелле хәбәргә сөенү дә, мондый ук шатлыклы хәлгә әзер булмаганга күрә, кинәт кенә аптырап калу да, кыскасы, шушы кичәдән нидер көтеп, өмет итеп ымсынган җанның үзе теләгән ниндидер җылы йомшак җил исүен тоеп шатлану билгесе дә булды сыман.
Шуннан соң кызлар кайсыдыр бер бүлмәгә кереп киенеп чыктылар, ә Билал аста – гардероб янында көтеп торды. Аларны көткәндә, бу хәлнең өнме-төшме икәненә төшенеп җитә алмыйчарак торды ул.
Ә урамда, төнге урамда, чып-чын мәхшәр инде! Театр ишегеннән чыгу белән үк күтәреп алып, очыртып китә язды аларны җил! Кызлар чырылдап кычкырып шундук Билалга тотындылар, коткар безне, янәсе… Шулай өчәүләп бер төенгә укмаштылар да, буран тавышында бер-берсен көч-хәл белән ишетә-ишетә, бераз җәяү генә атлап карарга булдылар. Чөнки инде вакыт та шактый соң, төнге унбер тулып килә, бу вакытта трамвайны тиз генә килер димә син! Аннары Нәсимәнең торган фатиры да әллә ни ерак түгел ич, тыныч көнне матур гына кайтканда, егерме минутта өйдә булырлык ара. Ләкин әле тагын… Тагын бер сәбәп бар: өчесенең дә шушы буранда йөрисе, шушы ап-ак давыл канатларына тотынып очынасы, җилпенәсе, бераз гына булса да җирдән күтәрелеп аласы килә!
Аннары соң гап-гади, бөтен кеше аңлый торган сәбәп тә бар ич инде: озак таш бинада булганнан соң, бераз һава сулыйсы килә.
Казан шәһәрендә туры салынган урамнар күп түгел түгелен, ләкин менә бүген кояш баешы ягыннан искән галәмәт каты җил, Идел өсләтеп килеп, Татарстан һәм Пушкин урамнары буйлап Опера театрына хәтле туп-туры килеп җитә кебек иде. Ул шуның кадәр дә көчле һәм үзе белән әллә нихәтле кар алып килә, шул карны кочагы-кочагы белән синең битеңә бәрә. Чыдап кына тор!
Каты җилнең төрле якка бәргәләве, йолыккалавы җитмәгән, әле аяк асты да тигез түгел – алар бара-бара да йә таеп, йә сөрлегеп китә. Андый чакларда кызлар кычкырыша, Билал көлә, чак-чак кына егылмыйча калалар. Кайта-кайта, Билал тагын шуңа игътибар итте: кызларның һәр икесен култыклап алган булса да, ава язып калган чакларда Билал үзенә таба Гөләемне ныграк тарта икән. Хәтта аны кочаклап ук аласы килгән чаклары да булмый түгел… Нишлисең, көн бик буранлы, юлы да үтә тайгак ич! Аннан соң, болай шаярышып кайтканда гаеп итеш тә түгелдер инде ул, әйеме?
Кыскасы, төнге буран эчендә кайта-кайта, алар арасындагы моңа кадәр булган кыенсыну, оялу киртәсе бөтенләй алып ташланды кебек. Табигать үзенең бураны белән адәм балаларын табигый халәтләренә кайтарды: ир-ат һәм хатын-кыз халәтенә…
Нәсимә торган биш катлы кирпеч йорт янына килеп җитеп, аның якты һәм шактый җылы, тыныч подъездына кергәч, алар бер-берсенә карашып тып-тын калдылар да аннары өчесе берьюлы кычкырып көлеп җибәрделәр. Кайтып җитү шатлыгыннан, үзләренең кыяфәтеннән кызык табып һәм тагын… һәм тагын алда көткән яңа бәхеттән сөенеч, куаныч тапты бугай бу өч йөрәк.
Ашыкмыйча гына дүртенче катка күтәрелделәр. Билал хәтерли инде Нәсимәнең фатирын, бер генә бүлмәле булса да, дус-ишләр белән байтак мәҗлесләр узды монда. Көннең дә, төннең дә әллә кайсы сәгатьләрендә кайтып керәләр иде менә шулай көлешә-көлешә, үзләрен искиткеч бәхетле һәм шат сизеп.
Бу юлы да ишекне Нәсимә үзе ачып керә дисә ялгышты Билал! Нәсимә, елмая биреп, кнопкага гына басты һәм, үз-үзенә дәшкән сыман:
– Ач инде тизрәк… – дип куйды.
Ни гаҗәп: ишек чыннан да үзе ачылып китте, эчтә кемдер бар иде. Билалны кызыксыну биләде: кем булыр соң әле бу? Хатын-кызмы, ир-атмы? Бәлки, Билалның бөтенләй кирәге юктыр биредә…
Барып керсәләр, алар алдында, кояштай балкып, Шамил басып тора! Шул, шул – рәссам Шамил!
Шамил үзе Нәсимәгә карап шаярткан була:
– Төн уртасында әллә нинди күз күрмәгән адәмнәрне ияртеп йөрисең син, Нәсимә!
Шулай диде дә, кырт борылып (гүя ул Билал белән бөтенләй дә таныш түгел!), кызларның өсләрен салдырышырга китеп барды. Ул һаман шул инде – үзенчә! Әмма бик тә шәп, күңелле егет ул. Нәсимә белән дуслашып та киткәннәр бугай әле менә. Бусы да әйбәт хәл бит инде аның. Буйдак булып йөрү дә туйдыра.
Әлбәттә, кызлардан алдарак чишенеп куйды Билал һәм кулларын уа-уа кухня ягына таба узса, өстәлгә күзе төшеп шаклар катты! Анда, өстәл тутырып, бәйрәм табыны әзерләп куелган! Хәтта шампан шәрабы белән тагын әллә нинди эчемлекләр кукраеп утыра. Җиләк-җимеш, яшелчә, салатлар – барысы да шунда. Билал гаҗәпләнүдән күзләрен челт-челт йомып басып торды да, тегеләр дә ишетсен диеп, юри кычкырыбрак:
– Да-а-а… – дип сузды.
Моны, әлбәттә, Шамилнең бик сак колагы ишетте һәм ул да, әллә кайда булса да:
– «Да» шул менә, «да»! – дип куйды.
Ә үзе бер тамчы көлми, каһәр! Шундый җитди! Ничек чыдый ул! Мондый вакытта Билалның үзенең шундук авыз ерылып китә инде, билгеле. Чыдый алмый ул эчендәгене тышка чыгармыйча. Ләкин Шамил бөтенләй бүтән холыклы булса да, Билалның аңа беркайчан ачуы килгәне юк. Ни өчен дигәндә, Шамил эчкерле, мәкерле кеше түгел! Турысын әйтсә дә, кайчак үзәккә үтәрдәй әче итеп әйтсә дә, гадел һәм шактый беркатлы зат ул.
Менә хәзер дә Билал, чит фатирда арлы-бирле тулгангалап, Шамилнең хатын-кызлар белән әвәрә килүдән туктавын көтеп тора. Нәсимә фатирының диварына эленгән рәсемнәрне, кино артистларының портретларын күздән кичерә. Әйе, ялгыз кеше торган фатирны әллә каян беләсең шул: анда бер генә кеше рухы хакимлек итә! Бу дөньяда бары тик фатир хуҗасының гына кануннары яши – һәммә урында әнә шул «бер полюслы» яшәеш чагыла. Әлбәттә, яшьрәк чагында мондый хәлне «шәхеснең оригиналь булуы», «аның рухи көче», «башкаларга охшамаган булуы» дигән купшы сүзләр белән аклыйсың, бу идеяләргә яшь чагында үзең дә ихлас күңелдән ышанасың. Әмма яши-яши инде син дөньяның, чынбарлыкның тагын да тирәнгәрәк яшеренгән, тагын да мәгънәлерәк һәм олырак хикмәткә ия булган кануннары барлыгын да тоя, аңлый башлыйсың… Яши-яши, син әнә шул гадирәк һәм киңрәк колачлы яшәешнең адәм баласы өчен тансыграк та, кадерлерәк тә икәненә ышана башлыйсың. Нилектән килеп чыга бу? Тора-бара кешенең аруыннанмы, аның эчке рухи көче кими башлап, ул инде түбәнрәк кимәлдә яшәүгә дә риза булуданмы? Башта зур таләпләр куйган шәхеснең соңга таба акрынлап җиңелә баруы, рухият алдында түбәнрәк төшә баруымы бу?
Юктыр… Юк, алай түгелдер! Киресенчәдер бу. Чынбарлыкта, реаль тормышта яши-яши кеше, киресенчә, чын матурлыкны, чын яшәүне, чын кыйммәтләрне аңлый, төшенә барадыр! Башта китаплар аша гына һәм акыл белән кергән хикмәтләрне тора-бара кеше үзе эзләп тапкан тере, чын хакыйкатьләр алыштыра барадыр. Әнә шул хакыйкатьләр – адәм баласы үзе ирешкән рухи биеклекләр – китаплар, бөек затлар биргән әзер идеяләргә караганда, бу шәхес өчен кирәгрәк һәм мөһимрәк булып чыгадыр. Ни өчен дигәндә, болар аның юлы, аның язмышы өчен ясалган нәтиҗәләр, йомгаклар, биеклекләр була. Аларга әлеге шәхеснең үз җан һәм акыл тәҗрибәсе: арка тире һәм эчке көрәшләр вакытында түгелгән «каны» да сеңгән була. Ул әнә шуңа күрә әлеге шәхескә үтә дә үз һәм кадерле була!
Шамилне көтеп берничә минут үзе генә калган арада Билал күңеленнән шундыйрак уйлар йөгереп узды. Әйе, биредә болар хакында уйланыр урын бар иде шул. Чөнки Билалның менә бу ике дусты – Нәсимә дә, Шамил дә ялгызлар. Кунак кызы Гөләем үзенең ниндирәк компаниягә килеп эләгүен бик үк чамалап та бетермидер әле, мөгаен… Бәлки, аңа монда, безнең арада ошап та җитмәс?.. Кем белә?
– «Да-а…» дисең инде, ә?.. – дип, Шамил дә килеп чыкты. Аннары, гадәтенчә мут елмаеп, Билалга текәлде. – Менә, әфәндем! Тырыштым инде! Тырыштым! Сез килә дип тырыштым!.. – Шулай дип, ул, үзе әзерләгән өстәлгә күрсәтеп, бер Билалга, бер табынга карап, чын хуҗаларча тантана итте.
Билал нәрсә дисен инде?! Үзенең бирегә бик тә очраклы рәвештә генә килеп эләккәнен яхшы аңлый ич ул. Шамил дә белә моны, ләкин әле ярый шулай диеп шаярта, Билалны тынычландырырга тели, күрәсең. Биредә син үз кеше инде дип, аны ышандырырга тырыша сыман.
– Шушы тырышлыгың өчен сиңа халык һәм хөкүмәт исеменнән рәхмәт белдерәм!
Армия теленә күчүне Шамил дә тиз эләктереп алды, үрә катты да кулын чигәсенә куйды:
– Рад стараться!
Алар шулай шаярышкан арада, бүлмәгә кызлар да килеп керде. Шамилне мактый-мактый, өстәл янына утырыштылар.
Беразга тынлык урнашты. Билалга бик тә кыен иде бу, җитмәсә, аны бит әле Гөләем белән янәшә утырттылар… Нәсимә эше инде бу! Әле ярый Шамил дилбегәне үз кулына алып өлгерде, югыйсә Билал тик утырудан кызара ук башлаган иде бугай.
Ә Шамил нәрсә ди? Ул, утырган җиреннән аягүрә баса-баса:
– Җә, утырыштыгызмы инде?! Утырышырсыз шул, утырышмый кая барырсыз?! Мин кич буе әзерләп йөргән шундый королевский табынны ташлап кайтып китмәссез бит инде?! Ә, Билал?!
Билалны кыен хәлдән чыгарырга шул сүз җитте, мәҗлес яңадан элеккечә, алар үзләре бергә җыелгалаган вакыттагычага әверелде дә куйды!
Аңа каршы Билал да бер җөмлә кыстырган булды:
– Кабып карамыйча нәрсә икәнен әйтеп булмый әле, әфәндем!
Моңа каршы инде аягүрә басып торган Шамил үпкәләгән сыман мимика ясады, ә теле:
– Әле синең кабып та карыйсың киләмени?! – дип, һаман әчегә таба тарта.
Янындагы Нәсимә исә аңа, көлә-көлә, чат ябышкан, шаяруыңнан тукта, янәсе.
Бермәлне Шамил, чыннан да, төп роленә керде, җитди генә итеп тамак кырып алды, аннары иелеп алдындагы рюмкасын күтәрде дә:
– Җәмәгать, безнең Казан каласының шулкадәр матур итеп яулап алынганы юк иде әле! – диде. – Бүген сөекле Гөләем безнең Казанны бер сәгать эчендә һәм берүзе яулады да алды! Без барыбыз да хәзер инде аның коллары!.. Әйдәгез, шуның өчен кабып куйыйк әле! – Үзе шул мизгелдә үк Билалга кычкырды: – Билал! Үрнәк күрсәт!
Эчәргә дип ымсынган Билалның тагын авызы ерылды, ләкин ул дәшмәде, түзде. Авызын көч-хәл белән җыеп, затлы аракыны эчеп җибәрә алды.
Шуннан соң җанга бераз тынычлык иңде, теле дә ачылып китте кебек.
Әлбәттә инде, биредә иң беренче игътибар Гөләемгә тиеш иде. Юл буе уйнап-көлеп сөйләшеп кайттылар да, менә монда, өстәл артына кереп яп-якты бүлмәдә Гөләем белән янәшә утыргач, үзен кыенрак сизде бит әле Билал. Хәер, әле бит моңарчы барысының да күз карашы Шамилдә булды, сөйләшергә вакыт та тимәде. «Менә хәзер берәр нәрсә дәшәргә кирәк, кыенсыну бетте бугай инде», – дип уйлады Билал.
– Безнең кунак кызы бераз кабып куйдымы соң?.. – Билал җайлап кына Гөләемгә табарак борылгандай итте.
Болай да балкып утырган Гөләем исә күршесенең сүз кушуын шундук күтәреп алды:
– Шундый шәп тост өчен күтәрмичә мөмкинме соң! – дип куйды ул.
Бу сүзләрне ишетеп торган Шамил тагын да дәртләнә төште, ул, бик кызык кына иттереп:
– Әһә! Минем тост ошадымы?! Алайса, мин сезнең савытка тагын бераз тамызыйм әле. Безнең Билал миннән дә шәбрәк әйтә ул тост дигән нәрсәне!
– Шулаймы? – дигән булды Гөләем.
Ә Шамил инде бер тотынгач очко яуламыйча, халыкны кычкыртып көлдермичә туктамый:
– Ничек өйрәнгән, кайда өйрәнгән, дип сора син, Гөләем! – Һәм шундук үзе үк җавабын да бирде Шамил: – Бәләкәйдән үк мәҗлесләрдә тәгәрәп үскән ул! Шуңа күрә көнгә бер банкетта булмасам, төнлә тыныч йоклый алмыйм, ди! Шул банкетта эчәсе шәрабны кайткач хатынның яшергән җиреннән алып эчәм, ди ул! Гаилә бюджетына зыян килә, ди!
Сүзгә Нәсимә дә кушылып, көлә-көлә, Шамилне төзәтәсе итте:
– Монысын ялгыштың инде, әфәндем! Безнең буйдак егетебез үзе яшергән җирдән алып эчәдер инде ул, әйе бит, Билал?!
Акрынлап тәмам кыстылар бит болар Билалны – хәзер инде аңа, торып, бер сүз әйтми һич мөмкин түгел иде. Җитмәсә, кунак кызы алдында бит әле… Көтмәгәндә диген… Болар үзләре генә булса бер хәл иде дә. Йә, ярый инде, Аллага тапшырдык!
– Сүзне әкияттән башламыйча булмас, ахры… Шулай тотынсам ярармы? – дип, Билал шаяру катыш карашын Шамилгә төбәгән булды, ә тегесе җилкәсен генә сикертеп алды да:
– Хәзергә син хуҗа, без – хуҗаның ишәге! – дип, тагын үзенчә ризалыгын белдерде.
Билал ипләп кенә сүзне алып китте:
– Әкиятләрдә шулай бит ул: егет төшендә бер бик чибәр кызны күреп, шуңа гашыйк була да аннары бөтен әкият буена шул гүзәлне эзләп йөри… Әйтсәм әйтим инде, җәмәгать, минем Гөләемне тәү мәртәбә күрүем дә әнә шул төштә күрү шикеллерәк булды… – дип әйтеп, Билал мәгънәле генә бер тукталыш ясап, аннары ары таба сөйләп китәргә уйлап тора иде, шулчак теге явыз Шамил тиз генә менә мондый яшен ташы ыргытып өлгермәсенме!
– Бәт-тәч… Бу да гашыйк булган түгелме соң?!
Бөтен мәҗлес күтәрелеп көлә башлады. Билалга исә аларның туктавын көтүдән башка чара юк иде. Ул үзенең шактый кызарып китүен сизде, ихластан башлаган сүзе өчен бераз гына үкенү кебегрәк нәрсә кичергәндәй итте. Ләкин куркып, ярты юлда туктап тормады – турыга дигәнмен икән турыга булсын, дип, сүзен дәвам итәргә булды:
– Аны очраклы рәвештә телевизордан гына күреп алу чыннан да бер төш кебек булды минем өчен… Ул төш шундук хәтергә дә сеңеп калды, икенче көнне үк ул төш мине әйдәп театр тирәсенә алып барды, менә шушы бүгенге концертка бер ай алдан ук билет та алдырды. Инде менә, күрәсез, җәмәгать, миңа бүген гүзәл Гөләем белән янәшә утыру бәхете дә елмайды. Әле мин монысын өнме бу, төшме диеп утырам. Әйдәгез, алайса, төшләрнең чынга ашуы өчен дип күтәреп куйыйк, булмаса!
Шулай диеп Билал чәркәсен чәкештереп чыкты. Әмма кыенсынып, тартыныбрак кына… Әле, җитмәсә, Шамил тагын чеметтереп маташа:
– Да-а-а, парин, мәгънәсе тирән булды бит әле моның…
Билал үзенең утлы эчемлеген йотып маташкан вакытта, Шамил аның адресына тагын ниндидер ук җибәрмәкче булган иде, ахрысы да, әмма Нәсимә: «Ярар, яшьләрне оялтма», – дип, аны туктатты, һәм алар икәү бергә Гөләемне дә күндереп, өчесе дә чәркәләрен җәһәт кенә күтәреп куйдылар. Инде хәзер нәфесләренең дә тәмам кызганлыгын сизделәр, өй хуҗасы буларак Нәсимә дә бертуктаусыз диярлек кыстап торды. Шуңа күрә бермәл тып-тын гына утырды алар, өстәлдә пычак белән чәнечке генә йөреп торды.
Ләкин Билал үзенең уң ягындагы «фәрештә»не бер генә мизгелгә дә күз уңыннан җуймый, кыз аның ягына карамаса да, һәр хәрәкәтен күреп, һәр сулышын тоеп утыра. Гөләемгә таба борыласы да килеп кенә тора һәм Билал моның өчен теләсә нинди җайдан файдаланырга тырыша: тәрәзәгә күз салган булып та яисә Шамил белән вак-төяк сүз алышкан чагында да, беркемгә сиздермичә, гел Гөләемне күзли. Аның биредә тагын да ачыла, балкый баручы гүзәллегенә соклана.
Тагын күпмедер утыргач, Шамил үзенең «коронный номер»ына тотынды. Торып басты да атаклы татар җырчыларына пародияләрен башлады. Нәкъ менә аларның тавышы белән, аларга бик тә охшатып. Әмма җыр сүзләрен шаян рухта, үзгәртеп җырлый иде Шамил. Аны тыңлау өчен, Билал тәмам Гөләем ягына борылып утырды, һәм ул әлеге пародияләрне чын-чыннан ошатып, рәхәтләнеп көлеп утырды! Талант дисәң дә талант инде бу Шамил!
Бераздан ул тагын шуны искәрде: Гөләемгә аңлаткан булып яисә аның фикерен сорагандай кыланып, ул әлеге «фәрештә»нең кулына да кагыла башлаган лабаса… Һәм Гөләем үзе дә моңа карышмый иде шикелле…
Нәсимә белән Шамил бу мәҗлескә дип төрле-төрле ризыкны да, шулай ук кәеф күтәрә торган нәрсәләрне дә мулдан әзерләгән иделәр – шуңадыр, ахрысы, озак утырдылар. Гөләем үзе сүзгә сирәк катышты, аның әйтелмәгән сүзләрен ягымлы елмаюы алыштырды. Ләкин барыбер мәҗлестә Гөләемнең булуы һәммәсенең җанын эчтән җылытып тора иде. Кунак кызы үзе дә алардан бик канәгать булып, ихластан сөенеп, куанып утырды шикелле.
Ә бераздан ул яңа дусларына кайтасы барлыгы турында искәртә башлады, үзенең матур елмаюы белән дивардагы сәгатькә күрсәтте. Сәгать теле чынлап та төнге берне узып килә иде. Нәсимә дә бүген аның арыганлыгын аңлады, артык нык кыстап тормады. Бары тик Билалның күзенә карап, бернинди дә шик калмаслык итеп:
– Дустым, син кунак кызын кунакханәгә хәтле озатып куясың инде! – диде. Аннары, елмая төшеп: – Сиңа юл уңае бит, ачуланма… – дип тә өстәгән булды.
Анысы шулай, чыннан да, Билал ягына кайтасы автобуслар үзәктәге әнә шул кунакханә яныннан кузгалып китә китүен…
Вакыт соң дип сөйләшә башлагач, киенүен дә бик тиз киенделәр. Алар ишектән чыгып барганда, Шамил гадәтенчә үзенең тагын бер шаян угын җибәреп алды:
– Ну, малай, буран котыра бүген! Сезне адаштырып, әллә кайларга алып барып ташламаса ярый инде, ә!.. Буранны әйтәм…
Билал аның бу кинаяләрен аңламаганга салышты… Аннан соң шактый ук башка да киткән иде – чынлап аңлап та җитмәде, ахрысы, Билал аның бу сүзен.
Нәсимәнең өе бакча эчендә утырган кебек икән – чыксалар, баскыч төбендәге агачлар чып-чын кар таулары шикелле утыралар. Әле буран да басылмаган, ләкин кары бераз кимегән шикелле. Билал кунак кызын култыклап алды.
Башта Гөләем болайрак шаяртырга итте:
– Билал! Мин кушканны тыңларсыңмы? Әйт әле!
– Тыңлармын, Гөләем! Баш өсте!
– Алай булса, әнә тегендәрәк барып бас әле…
– Кайда инде ул синең «әнә тегендә» дигәнең?
– Әнә, әнә… Нинди агач әле ул… ә, тупыл янынарак!
Билал, ашыкмыйча гына, шул якка атлады. Гөләем «Җитте!» дигәч туктады. Әмма борылмады, шул барган уңайга карап тора бирде.
Ул арада Гөләем, моңа бик тә кәефе күтәрелеп, кычкырып көлеп җибәрде:
– Борыл инде, борыл! Мин барын оныттыңмы әллә?! Билал шулай ук ашыкмый-кабаланмый гына борылып баскан иде – Гөләем кулына кар йомарлап тоткан булган икән: кызларча назлы гына иттереп кулындагы карын Билалга томырды. Туры ата икән кызый, кар Билалның нәкъ күкрәк турысына килеп тиде дә, ап-ак орден сыман булып, шунда ябышып та калды!
– Ах! Син бит минем йөрәгемә тигездең, Гөләем! Менә инде мин егылам… – дип, Билал акрын гына карга авып төшкән булды.
Шулай күпмедер ятты ул йомшак кар өстендә. Рәхәт, тыныч, җылы иде – торырга бер дә ашыкмады. Аның янына Гөләем үзе килде.
– Әллә син чыннан да үлдең инде?.. – дип, аңа таба иелде.
Аның ак башлыгыннан чыккан чәчләре аска таба таралып төште.
Билал исә күзен кысып кына карап яткан җиреннән Гөләемне эләктереп алды да үзе янына – кар өстенә тартып төшерде. Аннары, кочаклап алып, аның белән бергә көлә-көлә, кар өстендә тәгәри башлады. Теге якка, бу якка… Һәм шул кызулык белән ул аны үбеп тә алды. Моны Гөләем үзе дә тели иде кебек – иреннәрен һич тә аерырга теләмәде ул.
Шулай озак кына яттылар алар ишегалдындагы чиста, ап-ак кар юрганы өстендә… Аннары гына:
– Әллә исәр микән без… ә, Билал?.. – диде Гөләем әкрен генә, хисчән тавыш белән.
Торырга, кузгалырга кирәк икәнлеген алар аңлый иделәр, әмма үзләрен көч-хәл белән генә мәҗбүр иттеләр.
Аякка баскач инде атларга да кирәк. Зиһенен көч-хәл белән җыеп, юнәлешне чамалап алды да, Гөләемнең биленнән кочаклап, үзәк урамга таба алып китте Билал. Анда килеп чыккач, машина тотыйм дигән иде, әмма Гөләем ризалашмады: «Монда якын сыман бит, Нәсимә шулай дип әйтте ич!» – диде… Әйе шул, ашыгасы түгел инде, җәяү барсалар да була, билгеле.
Шәһәр үзәгендәге ундүрт катлы кунакханә янына килеп җиткәндә, аның бүлмәләрендәге бөтен утлар да сүнеп беткән иде диярлек. Тышкы ишекне дә бикләп куйганнар икән.
– Урамда кунабызмыни инде, Билал?.. – диде Гөләем чын-чыннан еламсыраган тавыш белән.
– Нишләп урамда куныйк, ди! Әйдә, миңа киттек… Машина тотабыз да.
Билалның бу сүзләренә каршы Гөләем, башта берни дип тә әйтмичә, туп-туры аңа карап торды. Аннары гына:
– Юк, миңа керәбез… – диде. – Ничек тә булса вахтёрны уятырга иде!
Башта акрын гына, аннары торган саен катырак дөбердәтә торгач, эчке якның ярым караңгы коридорыннан бер шәүлә якынлашканы шәйләнде. Ул ишек төбенә килеп җиткәч, Гөләем аңа кәгазен күрсәтте, тегесенә шул җитте тагын – ишеккә асылган әллә ничә йозакны шалтыр-шолтыр ачып, боларны эчкә үткәрде. Әллә инде йокы исереклеге белән, әллә юк-бар белән төнлә башын ватасы килмичә, Билалны, бер сүз дә әйтмичә, эчкә үткәрде. Моңа бик сөенде Билал! Ә Гөләем моны искә дә алмады шикелле, туп-туры баскычка таба китте. Билал исә аннан аз гына арткарак калып атлады.
Беренче кат баскычының яртысын узгач һәм инде аста, артта калган вахтёр карт та күренми башлагач, Гөләем туктады, борылып Билалга карады һәм бик зур сер әйткәндәй, пышылдап кына:
– Бишенче катка кадәр менәргә кирәк әле безгә… – диде.
Моңа каршы Билал бер сүз дә әйтмәде, ничектер биредә, ят җирдә, ул яңадан кыенсыну кебек бер хис сизә башлагандай булды. Юк, бу кунакханәдә аның беренче мәртәбә булуы түгел инде түгеллеккә – районнарда яшәүче дуслары килгәч, алар биредә мәҗлес корып, кунак булып бер генә мәртәбә утырмадылар. Төнгә хәтле утырганнан соң кунып киткән чаклары да булмады түгел Билалның.
Әйе, анысы шулай булды, дөрес. Ләкин бит ул чагында Билал дуслары белән, егетләр белән иде. Ә менә бу юлы ул хатын-кыз бүлмәсенә бара түгелме соң? Атаклы җырчы Гөләемгә бара түгелме соң ул?!
Аннары Билал, тагын үз-үзенә каршы төшеп: «Бәй, мин аны бүлмәсенә хәтле озатып кына куям ич… – дигән булды. – Нәсимә озатып куярга кушты бит!»
Сөйләшмичә генә югарыга таба атладылар да атладылар…
Ә инде бишенче катка менеп җиткәч, Гөләем башта култыксага ятып ял итте, шулай ике-өч минут хәл җыйгач, пәлтә кесәсеннән ачкычын эзләп тапты да Билалга:
– Киттек, әфәндем! – диде.
Инде төн уртасы булгач, кунакханә коридорында беркем дә юк. Хәтта бөтенесенә күз-колак булып утыручы дежур хатын да үзенең урынын калдырып каядыр йокларга кереп киткән. Алар коридор идәненә җәелгән калын паластан песи кебек кенә атладылар. Әзрәк ара киткәч, Гөләем аны, бәләкәй баланы җитәкләгән кебек итеп, кулыннан тотып алды. Һәм аның менә шушылай, үз кешеләрчә кулдан тотып баруы Билалның эчке кыенсынуын, тартынуын юып алган сыман итте. Билалга яңадан ышаныч һәм табигыйлеге кайтты, ул үзен иркенрәк тота башлады.
Гөләемнең номеры бер кешелек, артык зур булмаган бүлмә икән. Ләкин шулай булса да, түр почмакта телевизоры, аның янында кечкенә генә өстәл һәм болайрак, ишеккә табарак, суыткыч тора. Өстәлдә дә, суыткыч өстендә дә төрле-төрле бизәнү әйберләре тузып ята.
Кереп өс киемнәрен салу белән, Билал дивар буендагы тирән кәнәфигә ауды. Ә Гөләем «коенып чыгам әле» дип, ванна бүлмәсенә кереп китте.
Шактый озак утырды Билал. Ничектер үз өенә кайткан шикелле дә булып китә иде аңа, шуңа күрә йокыга да ойый башлады кебек. Гөләемнең ванна бүлмәсеннән чыгуын, аннары номер ишеген төнгә ныклап бикләп куюын һәм инде шуннан соң ашыкмыйча гына урын җәяргә тотынуын ул йокы аралаш кына диярлек искәреп, сизеп, чамалап утырды.
Тагын берникадәр вакыттан соң йомшак адымнар белән Билал утырган кәнәфинең артына килеп басты да, ике кулын ипләп кенә, назлы итеп кенә Билалның ике иңенә салып:
– Әфәндем… – дип пышылдады Гөләем. Әнә шулай бер генә сүз әйтте ул. Әйе, бер генә сүз.
…Ә аннары инде алар рәхәтләнеп йокыга талдылар…
Карават тар булса да, нишләптер аларга бер дә кысан түгел, җайсыз-уңайсыз түгел иде.
…Йокыдан башта Билал уянды. Кышкы төн бик озын бит ул – инде байтак йоклаган булса да, әле һаман көн яктырып җитмәгән иде. Тышта буран басылганга охшый, акрын гына кар сибәләп тора, ахрысы…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?