Текст книги "Бердәнбер һәм кабатланмас"
Автор книги: Марат Кәбиров
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 23 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Боларны аңлау җиңел түгел иде. Михаилның йөрәген утлы хәнҗәр белән кисеп алдылар шикелле тоелды. Ул мәңгегә дә төзәлмәслек хата ясады. Үз йөрәгенә үзе хәнҗәр кадады егет. Һәм ул хәнҗәр үләргә дә, бәхетле булып яшәргә дә ирек бирмәячәк.
«Минем улым Михаил – түремчик һәм поп! – дип күңеленнән кабатлады Михаил. – Ә киленем – марҗа!» Һәм әтисенең тавышын ишеткәндәй булды: «Әнкәсе, тавыкларыңа җим сибеп кер әле!.. Малай белән сөйләшер чак җитте…»
Әлеге тавышны ул аермачык ишетте. Һәм гаҗәпкә калды. Тагы ишетелмәсме дигәндәй, колак салып торды. Ләкин әтисенең тавышы бүтән ишетелмәде. Хатын-кыз тавышы ишетелде. Коридордан. Өзгәләнеп кычкырган тавыш… Михаилның бөтен уйлары мизгел эчендә очып юкка чыкты. Ул сикереп торып утырды. Кемдер ярдәм сорап кычкыра иде.
* * *
Бүлмәгә кергәч, Хәлил тагын телефонына үрелде. Телефон үле иде. Ул аны ачу белән караватына ыргытты. Россиянең мәңгегә шул инде – монда бернәрсәгә дә тулысынча ышанырга ярамый. Монда һәрвакыт уяу булырга һәм алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк. Ул үзен Америкадагыча хис итте, онытылып китте. Һәм менә… Көтмәгәндә-уйламаганда әллә нинди сәер хәлләргә юлыкты. Соңгы ике-өч көндә генә аны беркайчан да булмаганча итеп алдадылар. Нью-Йорк урамында очраган татар кешесе төп башына утыртып китте – бер. Телефон эшләми – ике. Һәм Россиягә кайтып, җанга якын урыннарда йөрисе урынга ул Ходайның хәтереннән төшеп калган ниндидер утрауда ята – өч. Һәм бу хәлдән ничек чыгарга икәнен дә белми – дүрт. Шайтан алгыры!
Юк, монда кайтып җиткәч, Казанга кул сузым ара гына ич инде. Ник ул шунда түгел? Бүген туганнары белән күрешеп, елашып-көлешеп таңнар атканчы сөйләшеп утырасы кеше бит инде югыйсә. Әллә нинди бер алдакчы татар сүзенә ышанып, чүплек башына да ташларга җирәнерлек иске тагаракка утырып кит, имеш. Һәм менә… Башың эшләмәсә, шулай шул ул…
Ләкин ул мондый уйларын йөгәнләргә тырышты. Күңелендәгесен Робертка сиздерергә ярамый. Ни генә әйтсәң дә, Россия – Хәлилнең туган иле. Әтисенең Ватаны турында улы күңелендә начар фикер калмасын. Иң мөһиме – шул. Калганы үз вакыты белән җайланыр әле.
Болай уйлагач, чынлап та җиңелрәк булып калгандай тоелды. Әйе, артык хәвефкә бирелерлек сәбәп юк иде, бер карасаң. Утрау матур. Сәяхәт күңелле узды. Һәрхәлдә, Роберт, телне белмәсә дә, бер генә минут та боегып тормады. Дуслары да шундук табылды. Инглиз телендә ничек оста сөйләшүләрен әйт әле шушы балаларның. Дөньяның төрле почмагыннан җыелган кешеләр түгел, ә бергә уйнап үскән яшьтәшләр диярсең. Россиянең дә искиткеч яклары бар шул. Кеше монда ясалма түгел. Әллә нинди, әйтеп-аңлатып булмаслык халык. Урысы ни, татары ни – аерма зур түгел. Барысында да ниндидер уртак яктылык бар. Ихласлык. Әнә бит Робертны ничек якын итеп, туганнары кебек күреп үз араларына керттеләр. Америкада булса, аз гына башкачарак булыр иде. Читтән килгән кешегә анда барыбер чит итеп карыйлар. Елмаялар, көләләр, ә барыбер син үзеңнең чит икәнеңне тоясың. Монда киресенчә, монда читләрне якын итеп кабул итәләр. Үзенекен таптап узса уза, әмма читтән килгәнгә хөрмәт күрсәтми калмый. Борын заманда әнә татарлар ханнарны да читтән чакыра торган булган. Халыкның борын-борыннан килгән бер үзенчәлеге инде бу.
Робертның теге кыз белән калуын Хәлил, әлбәттә, күреп торды. Елга вокзалында ук күз-каш сикертешәләр иде. Тәки үз дигәнен иткәннәр. Ярый, бер-берсенә ошагач, теләгәннәрен кылансыннар. Бары тик соңыннан бәла генә булырлык булмасын. Бу хакта улы белән күп тапкырлар сөйләшкәне бар, Роберт юләр егет түгел, башын югалтмас. Аның өчен Хәлил тыныч иде. Кызы да чибәр күренә. Яшь чагы булса, ул үзе дә берәр нәрсә уйлаган булыр иде. Молодец, малай! Җебегән түгел. Күзе күргәнне кулга төшерә белә.
Боларны уйлауга, кәефе күтәрелеп китте. Ул монда килүеннән канәгать шикелле иде. Әлбәттә, канәгать иде. Бары тик арыткан гына. Баштарак кәефсезләнүе дә шул алҗу аркасында иде бугай. Ярый, ял итәргә кирәк. Йокларга. Ә иртәгә барысы да тәртиптә булыр.
Хәлил улы кайтуына урын җәеп куйды. Аннан соң үз түшәген әзерләде. Өс-башын алыштырып урынга ятты. Күзләрен йомды. Күзләрен йому белән, әтисенең канәгатьсез йөзе пәйда булды:
– Университетка керә, имеш, берәү! Ха!
– Ә нигә?! Мин кемнән ким?!
Әтисе авыр сулап куйды:
– Анда безнең ишеләрне барыбер алмыйлар. Вакыт уздырып йөрмә.
– Алалар.
– Мин сиңа эш белешеп кайттым. Берәр ярты ел тракторда йөрерсең дә, тәртибең әйбәт булса, бригадир итеп куярлар. Авылда бригадирдан да яхшырак урын юк. Моны ычкындырырга ярамый.
Хәлил дәшмәде. Әтисе хаклы иде. Бригадир – авылның хуҗасы, бөтен нәрсә үз кулында. Ләкин авыл кечкенә, ә егетнең хыяллары зур һәм аның бригадир буласы килми иде. Хәлил берни дә эндәшмәде, башын иеп, өйдән чыгып китте.
Өнсез генә күзәтеп торган әнисе аңа иярде.
– Әтиеңә ачуланма, улым, – диде ул җанны эретерлек тавыш белән. – Гади колхозчы баласының укырга керә алуына ышанмый ул. Ә кирәкле кешесен табып «майларга» безнең акчабыз юк…
Хәлил аны кочаклап алды:
– Әни… – Егетнең тавышы назлы да, катгый да иде: – Мин үз көнемне үзем күрер яшькә җиттем инде. Мин үзем теләгән җиргә китәчәкмен. Тик син ачуланма, яме.
Әнисе дәшмәде. Тулган күңелен чайпалдырмас өчен, аскы иреннәрен кысып тын калды.
– Ярый, миңа димәгәе, хет Әмерикәгә кит, – диде аннан соң, үпкәләү катыш наз белән, – тик бәхетле генә бул.
Кинәт әтисенең дәһшәтле тавышы яңгырады. Ул, күрәсең, барысын да ишетеп торган иде.
– Китми беркая да! Карчык, бар әле, тавыкларыңа җим сип…
Әтисенең бу сүзе улы белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә кирәк дигәнне аңлата, һәм мондый сөйләшүнең нәрсә белән бетәчәге билгесез иде. Малаен ул каеш белән каезлап алырга да, ниндидер авыр эшкә йөгертергә дә, ихатаның берәр почмагына бастырып куярга да мөмкин. Тик нәрсә белән генә тәмамланса да, малай файдасына түгел. Бүген бигрәк тә. Әтисенең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.
Икәүдән-икәү генә калгач, әтисе озак кына сүзсез торды.
– Һәркемгә үз баласы кадерле, – диде аннан соң көтелмәгән йомшак тавыш белән. – Авылда калсаң, күз алдында булырсың. Кирәк чакта ярдәм итешеп яшәрбез. Җаныбыз тыныч булыр…
– Әти, энекәшләр бар бит әле. Алар авылда калыр…
– Һәр бала бердәнбер. Бердәнбер һәм кабатланмас.
– Мин укырга керергә телим.
Әтисе тагын тын калды. Тәмәке алып кабызды. Тартуын берничә ел элек ташласа да, ул кесәсендә гел берәр пачка «Астра» йөртә иде. Ютәлләп алды һәм сүгенеп тәмәкесен сытты. Тагын бертын уйланып торды.
– Ярый, – диде аннан соң әрнүле елмаю белән. – Әниең хаклыдыр… Миңа димәгәе, хет Әмерикәгә кит, тик бәхетле генә бул.
…Хәлил яңагы буйлап тәгәри башлаган күз яшьләрен сөртеп куйды. Торып утырды.
Әтисе дә, әнисе дә сайлауны шул рәвешле малайның үз иркенә калдырсалар да: «Мин укырга китәм инде. Әти, әни, сау булыгыз. Уңыш теләп калыгыз», – дип китәргә аның йөрәге җитмәде. Бу сөйләшүдән соң Хәлил турында башкача сүз кузгатылмады. Энекәшләре инде аны авылда калырга булды дип уйлап сөенә дә башлаганнар иде бугай. Ләкин Хәлил көннәрнең берендә энекәшләрен җыеп алды да һәркайсына кечкенә бүләк өләшеп чыкты. «Мин шәһәргә китәм, егетләр, – диде аннан соң, – тик бу хакта әти-әнигә әле әйтми торыгыз. Кич җиткәч кенә әйтерсез. Борчылмасыннар. Барып җитү белән хат язармын. Хушыгыз». Бүләкләр өчен сөенгән малайлар аның китүе турында уйлап та бирмәделәр.
Хәлил, кеше күзенә күренмәскә тырышып, ындыр артлап кына олы юлга чыгып китте.
Олы юлга…
Хәлилнең тамагына төер килеп тыгылды. Күзләре янә яшькә чыланды. Роберт кайтуына елап утыру яхшы түгел иде. Тынычланырга, йокларга кирәк. Тынычланырга һәм йокларга…
Ул, сумкасында актарынып, йокы даруын эзләп алды. Бер төймә йотып куйды. Бераз уйланып торды да тагы ике төймә алып йотты. Артык булмас әле. Аның ярсыган йөрәген тынычландырыр өчен бик таман гына булыр.
Хет Америкага кит…
Ул зур компаниянең җитәкчесе һәм әти-әнисе хыяллана да алмаганча бай әфәнде иде. Аның белән очрашкач ук күпләрнең күзенә майлы ялагайлык саркылып чыга, телләрендә ярарга тырышу теләге сайрый башлый. Ләкин Хәлил бәхетлеме соң? Бәхетлеме ул?
Хәлил бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирә алмый иде.
Бераздан бөтен булмышында арыганлык тоеп, ул урынга ятты. Аркасы түшәккә тигәч, бөтен тәнен ниндидер ләззәт биләп алды. Утрау ташландык урын сыман тоелса да, карават яхшы иде. Йомшак, назлы. Бераздан Хәлил җиңелчә генә гырылдап йокыга китте.
Төшендә ул кабат үз кабинетында иде. Кинәт ишек ачылып китте… Кемдер керде… Аның хәтта йөзе дә күренмичә калды…
Керүченең ишектән узуга ук аяк астына ташланып туфли очларын үбә башлавы ук сәер иде. Хәлил бу күренештән кычкырып көләргә дә, аны җитди кабул итәргә дә белмәде. Ул, әлбәттә, абруйлы кеше иде, әмма бу дәрәҗәдә баш орырлык зат түгел. Хәзер солтаннар, әмирләр алдында да болай кыланмыйлардыр. Ул бер мизгелгә югалып калды да аяк очына баш оручыны күтәрергә ашыкты. Әмма керүче идәнгә тамыр җәйгән сыман иде.
– Зинһар өчен, коткарыгыз безне, – дип ялварды ул, идәнгә бар гәүдәсе белән сеңеп бетеп, – Алла хакы өчен рәхимегездән ташламагыз. Югыйсә бар авылыбыз белән һәлак булачакбыз. Зинһар, моңа юл куймагыз. Үтенәбез.
Хәлил нидер әйтмәк булган иде дә, каушап, дулкынланып калды. Һәм уңайсызланып тирә-ягына каранып алды да керүчене торгызырга укталды.
– Зинһар, коткарыгыз! – дип дәвам итте тегесе, идәнгә чат ябышып. – Афәт килде, афәт! Бары тик сез генә ярдәм итә аласыз…
Хәлил сакчыларын чакырып кертергә дә уйлаган иде, бу сәер бәндәне идәннән кубарып алып кәнәфигә утыртып куйсалар, аңа сөйләшү күпкә җиңелрәк булачак, тик бу уеннан ни өчендер кире кайтты. Керүче кыланмый, артистланмый, аның ялварулары ихлас күңелдән шикелле иде. Гади адәм баласының аяк асларына егылып ялынырга мәҗбүр ителгән бу хәсрәтле бәндәгә көч куллану түбәнлекнең дә түбәнлеге булыр төсле тоелды.
– Сез соңгы ышанычыбыз. Берүк безне яклаучысыз калдырмагыз инде. Рәхим-шәфкатегездән ташламагыз… – дип тезде керүче.
Хәлил уйга калды. Шушы рәвешле тоташ гомер басып торса да, бернәрсә дә үзгәрмәячәк, ул бернәрсәне дә ачыклый алмаячак һәм таныш түгел бәндәнең еламсырап ялваруы аны акылдан яздырачак иде.
– Без болай вакыт кына үткәрәбез, – диде ул, керүченең җилкәсеннән тартып, – Сез басыгыз әле. Утырып, кешечә сөйләшик.
Әмма теге бәндә аны ишетми иде.
– Авылыбызга үләт килде, – дип үзенекен тукыды ул. – Бернәрсә дә ярдәм итми. Берни дә коткара алмый безне, бары тик сез генә…
Һәм кинәт катып калды. Хәлил әйткән сүзләрнең мәгънәсе аңына барып җитте булса кирәк. Акрын гына, ниндидер гөнаһ кылып хөкем көткән эт сыман сак кына башын күтәрә төште һәм ярым пышылдау белән сорап, хәтта сорап та түгел, ә үз колакларының ялгыш ишетмәвен расларга теләгәндәй әйтеп куйды:
– Утырып сөйләшик, дисезме?..
Керүченең йөзен күрүгә, Хәлил дертләп китте. Аның чырае скелет башына яшькелт-сары төстәге җилем кидереп куйган сыман иде. Өстәвенә юка тиресе астыннан зәңгәрсу кан тамырлары беленеп тора. Бу тере кешедән бигрәк борынгы заманнардан калган мумияне хәтерләтә иде. Шул ук вакытта аның йөзендә кешене аерып алырлык ниндидер бер сыйфат, моны мөлаемлык дип тә, күңел яктылыгы дип тә булмыйдыр, ниндидер бер тылсымлы нур катламы бар иде. Шуңа да Хәлил башта дертләп куйса да, аның кыяфәтенә тиз ияләште.
– Әйе, утырып сөйләшик. Болай без бер-беребезне аңлый алмаячакбыз.
Таныш түгел бәндә бер мизгелгә катып калды:
– Гафу итегез… Зинһар, гафу итегез… – Һәм ул акрын гына, кешедән бигрәк күз алдында үскән гөл шикелле торып басты. – Гафу итегез… Минем сезнең кебек зур кешеләр белән аралашканым юк, тәртибен дә бик белеп бетермим… Мин авылдан килдем…
Ул үзенә берничә размерга зуррак соры пинжәк, алсу төстәге стрейч чалбар кигән, ак күлмәге өстеннән сары шакмаклы галстук тагып куйган. Моңа башындагы түбәтәен һәм аягындагы зәңгәрсу кроссовкаларын да өстәсәң, авылдан килүенә тамчы да шикләнерлек түгел иде. Ул гына да түгел, соңгы утыз елда бу кешенең авылыннан беркая да диярлек чыкканы юк һәм аны юлга озату өчен авылдашлары үзләренең иң затлы киемнәрен җыеп китергәннәрдер дип тә уйларлык иде.
Хәлил елмайды. Керүче дә аңа ияреп елмайды. Моңсу ялагайлык булып түгелгән күзләренә карасаң, ул хәзер койрыгын да болгап куяр төсле иде.
– Утырыгыз, – дип, кәнәфигә ишарәләде Хәлил.
Керүче, күзләрен аннан алмыйча гына арты белән чигенеп, креслога барып утырды.
– Чәй яки кофе эчәргә теләмисезме?
Бу сорау аңына барып җитүгә, керүченең күзләрендә урлашып тотылган песинекенә охшаш хыянәтчел бер теләк ялтлап китте. Тик ул шундук, карашын яшереп, башын какты. «Каян исеңә килде мондый фикер?! Рәхмәт сиңа! Килә, әлбәттә! Шултиклем нык эчәсем килә!» – дип кычкыру ишетелер сыман иде. Әмма абзыйның авызыннан: «Юк… Рәхмәт…» – дигән пышылдау гына сытылып чыкты.
– Шулай да чәй китертик әле, – диде Хәлил, елмаюын яшерергә тырышып. – Сезнең дә сүзегез озакка сузылыр сыман.
Хәлил үзе дә авыл малае иде. Шуңа да шәһәргә ни чарадан бичара чыгып киткән бу абзый аңа якын да, бераз гына кызганыч та булып тоелды. Институтка имтихан бирергә килгәндә ул үзе дә өстенә училище формасы, аягына кедалар киеп килгән иде. Гади колхозчы малае, кулына киндердән тегелгән иске сумка тотып, аягына кедалар киеп укырга килгән малай. Анда да әти-әнисеннән качып киткән иде әле, хәтта кире авылына кайтырга да акчасы юк иде. Уйласаң еларлык…
– Рәхмәт… – Абзый кыюсыз гына елмаеп куйды, – сезне мин бик тәкәббер кешедер дип уйлаган идем. Бер өстәл артына утырып чәй эчү… Менә сез нинди икән!.. Рәхмәт!
Хәлил елмаеп куйды.
Ул арада ярдәмче кыз сый-нигъмәт белән тулы тәгәрмәчле өстәлен китереп җиткерде. Абзый ярым түгәрәк лимон салынган кечкенә чынаяклар гына көткән иде бугай, мондый сыйны күргәч, ул каушабрак калды. Бер өстәлгә, бер Хәлилгә карап алды.
– Сез әллә берәрсен көтә идегезме?
– Юк. Бу сезнең өчен. Ерак юлдан килгәнсез бит, карыныгыз ачкандыр. Ашагыз да бераз ял итеп алырсыз.
– Рәхмәт, түлке… Ни бит… Мин бит кунакка түгел, ә йомыш белән… Зур йомыш белән… – Абзый бер мәлгә тынып торды да Хәлилнең игътибар белән тыңларга җыенганын күреп дәвам итте: – Авылыбыз белән бәлагә юлыктык бит без. Менә берничә ел инде балаларыбыз гел үле туа. Баштарак мондый күренеш сирәк-саяк кына иде, ә хәзер… бөтен авыл… Балалар үле туа, ә өлкәннәр акрын гына ябыга, саргаеп кибеп коры сөяккә калалар.
Хәлил аның йөзенә карап алды.
– Минем кебек кенә дә түгел… Бу коточкыч хәл. Коточкыч.
Абзыйның тел төбе кая барганын Хәлил чамалап алган иде инде. Шуңа күрә каршы төшәргә ашыкты:
– Мин, әлбәттә, читтә калмам. Ләкин бик күп акча күчерергә вәгъдә итә алмыйм…
Абзый тагын аның аяк очына баш орып ялварырга керешер сыман иде. Әмма ул Хәлилнең сүзләрен тыныч кына тыңлап бетерде дә дәвам итте:
– Без кая гына барып җитмәдек… Врачлар да, экологлар да килеп тикшерде. Нинди генә белгечләр килмәде инде. Әмма берсе дә бернинди хилафлык та таба алмады. Табигый мохиттә бернинди дә үзгәреш юк, кешеләр организмында бернинди дә чир табылмый.
Бу проблема белән Хәлил бераз хәбәрдар иде. Альберт, аның якын дусты, нәкъ шушы өлкәдә эшли, медицинадагы аномаль күренешләрне өйрәнә. Тик Хәлил абзыйны бүлдермәде.
– Күптән түгел генә профессор Давыдов килеп киткән иде. Альберт Артурович. Ул сезгә барырга киңәш итте.
– Альберт Артурович?
Абзый тынып калды. Алдындагы чынаяктан чәй уртлап куйды.
– Әйе. Бу хакта үзегезне дә кисәтеп куярмын дигән иде… Әйтмәгән, ахрысы… Өлгермәгәндер…
– Күрәсең…
– Ул моның сәбәпләрен бик тәфсилләп сөйләгән иде дә… Минем хәтердә калмаган… Дөресен әйткәндә, бик аңлап та бетмәдем мин аны… Тик бер нәрсәне төгәл аңладым… – Ул янә тынып калды. Икеләнеп торды. Дәвам итте: – Безне бәладән бары тик сез генә коткара аласыз. Дөресрәге, сезнең улыгыз. Сезнең улыгыз бар бит?
Хәлил баш кагып кына куйды.
– Роберт хакында… Минем улым хакында Альберт Артурович ни сөйләде?
– Ул бернәрсә дә әйтмәде. Ул сезгә мөрәҗәгать итеп карарга гына кушты.
– Роберт нәрсә эшләргә тиеш була инде?
– Бернәрсә дә. Аның күпмедер вакыт безнең авылда яшәп торуы гына кирәк. Һәм барысы да үзеннән-үзе көйләнәчәк. Давыдов шулай диде.
Хәлил уйга калды. Роберт аңа шултиклем кадерле иде. Ниндидер таныш түгел авылга, чирле кешеләр арасына җибәрсә, ул аны югалтмасмы? Роберт бит ул! Аның улы! Өзелеп сөйгән хатынының улы!
Тынлык урнашты.
Фикерләр очканы ишетелерлек тынлык.
– Юк… – диде бераздан Хәлил, – мин улымны беркая да җибәрмим. – Ул абзыйның күзләренә карамаска тырышты.
– Аңлыйм… – дип көрсенде абзый һәм акрын гына урыныннан кузгалып ишеккә юнәлде. – Хушыгыз.
Бүлмәдәге һава катып калды. Дөнья катып калды. Бер мизгелгә.
Хәлил үзен җинаятьче итеп тойды. Тоташ бер авылны һәлак иткән үтерүче итеп. Ә бит бу авылның фаҗигасендә ул да гаепле иде. Ул да нәкъ шушы авылдан иде. Башта ул әти-әнисеннән качып укуга чыгып китте. Укуны тәмамлагач, бөтенләй чит илгә. Һәм беркайчан да кайтып күренмәде, үзе турында бер хәбәр дә бирмәде. Әти-әниләре балаларын карап үстерделәр дә ятим калдылар. Башта Хәлил шулай эшләде. Аның артыннан башкалар. Һәм Ходай Тәгаләнең ачуы килде. «Болай итеп ата-аналарыгызны интектерерлек булгач, мин сезнең барыгызны да туганда ук үле итеп тудырам! – диде ул туачак балаларга. – Ичмасам, уты-ялкыны бергә булыр. Барлыгыгыздан юклыгыгыз хәерле!» Һәм бу авылда балалар гел үле туа башлады. Моңа Хәлил гаепле иде. Әгәр ул авылын, әти-әнисен ташлап китмәсә, беркем дә мондый хәлгә калмас иде. Әле менә үзеннән ярдәм сорап килгән картны да кире борып җибәрде. Ярдәм итәргә теләмәде. Хәзер бу авыл юкка чыгачак инде. Үләчәк. Һәм аның үтерүчесе Хәлил булачак. Аның үтерүче буласы килми иде. Һәм ул урыныннан кубып ишеккә атылды:
– Туктагыз!.. Абзый! Сабыр итегез!..
Ләкин аңа беркем дә җавап бирмәде.
– Мин риза, абзый! – дип кычкырды ул. – Мин Робертны бирергә риза…
Кинәт аның каршысында Хәдичә карчык пәйда булды. Гомерендә бер генә кат күргәне булмаса да, ул бу карчыкның Хәдичә икәнен белә иде.
– Тукта! – диде карчык коточкыч салкын тавыш белән. – Тукта, тиле! Үз балаңны үлемгә бирәләр димени?!
– Нинди үлем?! – Хәлил ни әйтергә, ни кылырга белмичә катып калды. – Ул авылны дәваларга бара… Үлемгә түгел…
Карчык дәшмәде. Ул кинәт кенә борылды да юкка чыкты. Хәлил аның артыннан омтылып куйды.
– Тукта әле… Нәрсә буташтырасың син?!
Карчык киткән яктан кемнеңдер коты алынып кычкырганы ишетелде. Бу хатын-кыз тавышы иде. Тавыш тагын кабатланды. Тагын. Һәм кинәт аяк тавышларына, кемнәрнеңдер быдыр-быдыр сөйләшүенә күмелеп юкка чыкты. Төш тә югалды. Хәлил бер мизгелгә генә йокысыннан уянгандай булды да борылып ятты һәм тагын гырлый башлады.
Ул инде төш күрми иде бугай.
* * *
Минем исемем Анна…
Шушы сүзне ишетү белән, Хәмитнең күңеле тынычлыгын җуйды. Тирә-якта барган күренешләр аның өчен әһәмиятен югалтты. Зиһенендә бары тик бер генә сүз бөтерелде. Анна…
Болай булырга тиеш түгел иде. Ул инде иллене куган ир, буйга җиткән ике баласы, гомер буе терәк булып янәшә атлаган хатыны бар. Ул инде үсмер егет түгел, тормышка аек күз белән карарга тиешле кеше, ил агасы булырдай зат.
Болай ярамый иде.
Ләкин күңелендә бары тик бер сүз яңгырады: «Анна». Һәм шул исем тынгы бирмәде.
Кинәт кенә үзгәреп китүен хатыны да сизде бугай. Ләкин ул моңа артык әһәмият бирмәде – күз алдында пәйда булган утрау барысының да игътибарын суырып алды, үзенең серлелеге, матурлыгы белән әсир итте.
Ә утрауда үзләре генә калгач, барысының да йөрәген шом алды. Алдагы билгесезлек бөтен уй-хисләрне үзенең ачы авырлыгы белән бастырып куйган шикелле тоелды. Моңа күнегелгән дөньяларын ташлап, ниндидер хатка алданып чыгып киткәннәре өчен үкенү дә кушылды. Һәм һәркайсы үз эченә бикләнеп, үз шик-шөбһәләре белән бер булды. Кешедә кеше кайгысы юк иде. Ләкин шул вакытта да Хәмитнең күңелендәге теге аваз тынмады. Ул, сагышлы күренешләрнең музыкаль фоны шикелле, күңелдә яңгырап торды.
Бераздан, йортка урнашып, тамак ялгап алгач, кәефләр күтәрелеп киткәндәй булды. Хәмит тә гомум күтәрелештән читтә калмады, нәрсәдер әйтте, шаяртып та алды. Балалары белән дә ягымлы итеп, сүзләре күңелгә дәрт өстәрлек итеп аралашты. Ләкин теге аваз һаман туктамады.
Ул аваз йокларга яткач та туктамады, һәм Хәмит бер нәрсәне ачык аңлады. Әле генә, бүген генә ишетелгән аваз булмаган ул. Шушы сүз, шушы исем гомер буе аның күңелендә яңгырап торган. Бары тик көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән булашып, моңарчы Хәмит аны сизмәгән генә.
Анна…
Еллар томаны акрын гына таралды да аның җитен чәчләре, алсу яңаклары, озын керфекләре арасыннан сихри нур сирпеп караган зәңгәр күзләре пәйда булды. Аның күзләре тилерткеч бер гайрәт белән яналар иде. Йөрәгеңне эретерлек наз да, җаныңны телгәләрлек үкенү дә бар сыман иде бу күзләрдә. Бәлки, Хәмиткә генә шулай тоелгандыр. Югыйсә Анна аны гаепләп бер генә сүз дә әйтмәде, бер генә шелтәле караш та ташламады бит инде. Беркайчан да.
Анна белән ул бәхетле иде. Беркайчан да, беркем белән дә булмаганча. Һәм үзләрен очраштырган, яратыштырган язмышка алар рәхмәтле иделәр. Дөнья түгәрәк, тормыш матур иде. Һәм ул киләчәктә тагы да яктырак, назлырак, матуррак булыр сыман иде. Моңа аларның ышанычы көчле иде.
Әлбәттә, егерме яшьлек чагыңда тормышка бүтәнчәрәк карыйсың. Гомерең алда, һәм аның һәрбер көне сиңа чиксез шатлык, зур уңышлар гына алып килер төсле тоела. Моңа ышанырга бер сәбәбең булмаган хәлдә дә, киләчәктән тик яктылык кына көтәсең. Шуңа ышанасың.
Ләкин аларның ышанычы коры өметкә генә корылмаган иде. Берсен берсе өзелеп яраталар, ә ярату – теләсә кемне кодрәтле итә торган тылсымлы көч. Җаныңда ярату, яныңда сөйгән ярың барда тормышның бернинди авырлыклары да сине җиңә алмас сыман тоела. Син – дөньяның кендеге, син барысыннан да көчле. Ходай сиңа шундый зур ярату биргән икән, димәк, ул үзе дә сине үз итә дигән сүз. Өнәмәгән бәндәсенә ул шултиклем зур кодрәтне, шултиклем зур тылсымны ышанып тапшырмас иде.
Хәмит бәхетле иде. Аның Аннасы бар. Анна да бәхетле иде. Аның Хәмите бар.
Анна, район үзәгендәге музыка училищесында укыган күрше кызына ияреп, кунакка кайткан иде. Хәмит аны автобус тукталышында ук күреп калды да калтырап беткән иске матае белән тузан туздырып яннарыннан узып киткәч кире борылып килде.
– Сәлам, Гөлчәчәк, – диде ул, кунак кызыннан күз дә алмыйча, – ялга кайтып килешмени?
Гөлчәчәк нәрсәдер җавап бирде дә сумкаларын матай арбасына куйды. Һәм кунак кызына арткы утыргычка утырырга ымлап, үзе коляскага кереп чумды.
Хәмит аңа шултиклем нык рәхмәтле иде. Кунак кызы ике аягын да бер якка салындырып утырды да, егылып китмәс өчен, сак кына итеп Хәмитнең биленнән эләктерде. Кем булса да шулай итәр иде. Әмма Хәмит шат иде. Кыз аны үзе кочаклап алган сыман тоелды. Болай уйлаудан ул чак һушын җуймады. Бөтен тәнендә ниндидер рәхәтлек тоеп, дәрт белән газны ачты. Матай кинәт алга ыргылды. Тик егет урам аша чыгып барган каз бәбкәләрен күреп тормозга басты. Матай кинәт тизлеген киметте, һәм кунак кызы бөтен тәне белән аның аркасына сарылды. Бары тик бер генә мизгелгә. Ләкин бу мизгелне аның мәңге онытачагы юк. Ул аркасына кызның тыгыз күкрәкләре терәлүен, колак төбендә аның назлы сулышын тойды. Ул хәтта аның йөрәк тибешен дә ишеткәндәй булды. Һәм кинәт башы әйләнеп китте. Ярый әле Гөлчәчәк бар иде. Ул, урыныннан калкына биреп, егетнең җилкәсенә кагылды:
– Хәмит!
Егет шунда гына һушына килде. Юл читенә утыртылган агачларга таба юнәлгән мотоциклын тигезләде. Тизлекне киметеп кызга борылды:
– Нәрсә дисең, Гөлчәчәк?..
– Туктап тор әле.
Хәмит туктады.
– Хәмит, бу кыз минем ахирәтем. Анна исемле, – диде Гөлчәчәк шаян бер усаллык белән, – Анна, ә бу – Хәмит, безнең күрше мала… егете. Анна белән без бер атна буе авылда булачакбыз, Хәмит. Сез әле теләгәнчә сөйләшә дә, дуслаша да алырсыз. Ә әлегә… Хәмит, пажалыста, исән-имин генә кайтарып җиткер безне.
Хәмит дәшмәде. Аңа уңайсыз иде. Көзгедән Аннага күз салды. Ул Гөлчәчәккә рәхмәтле караш ташлап алды да Хәмитнең көзгедән күзәтүен күреп елмаеп куйды. Анна елмая иде. Ләкин бу мәсхәрәле елмаю түгел, ә теләктәшлек белдерү сыман иде. Хәмит хәтта аның сүзләрен дә ишеткәндәй булды. «Гөлчәчәк дөрес әйтә, Хәмит. Безнең әле танышырга да, дуслашырга да вакытыбыз күп булачак. Өстәвенә син дә миңа ошыйсың…» Һәм Хәмит ниндидер якты бер тынгысызлык белән кайтырга кузгалды. Капка төбенә килеп туктагач та, ул бер сүз дә эндәшмәде. Нәрсәдер әйтергә кирәген тоя иде, әлбәттә. Болай үпкәләгән кеше сыман торырга ярамый иде. Тик ул берни дә әйтә алмады. Хәтта карашын Аннадан аера алмаячагын тоеп, күзләрен дә күтәрмәде.
– Рәхмәт, Хәмит! – диде Гөлчәчәк, сумкаларын алгач. – Рәхмәт…
Хәмит дәшмәде.
Ул күзләрен күтәрде дә Аннаны күрде. Һәм… тораташ сыман булып катып калды. Юк, тораташ сыман түгел… Бу читтән караганда гына шулай тоелгандыр, ә асылда, ул киеренкелекнең соңгы чигенә җитеп бер мизгелгә генә тынып калган вулкан хәлендә иде. Юк, алай да түгел… Ул гашыйк иде. Һәм ул Аннаның күзләрендә дә гашыйклар карашында гына балкып китә торган очкынны күреп калгандай булды.
Ул бәхетле иде.
Мотоциклын кабат кабызып тормады. Койма буена гына этәреп куйды да ләззәтле бер исерү астында верандага кереп ятты. Беренче мәхәббәтнең аяктан егарлык беренче ләззәте иде бу.
Шушы көннән алып ул гел бәхет эчендә яшәде. Вак-төяк мәшәкатьләр, күңелсезлекләр булса да, боларның барысы да бәхет эчендә иде. Ә күңелсезлек булды. Анна белән яратышып йөргәннәрен сизеп торган әнисе көннәрнең берендә, гадәтенчә, йомшак кына кисәтеп куйды:
– Яшьлек – тиле, мәхәббәт сукыр була, балам… Үз хәлеңә күзеңне ачыбрак кара әле…
– Нәрсә булган, әни?
– Белмим, балам… Әтиеңә кичә, «өйрәнә тор» дип, татарча-урысча сүзлек биреп кайтарганнар. Мытымы ирләре. Бу аптырашта калган. Шуннан синең марҗа артыннан чабуыңны җиткергәннәр. Киленең марҗа булса, кирәк булыр. Урысчаңны ныклап яңарта тор, янәсе.
Хәмит телсез калды.
– Ә кемнең кем белән йөрүендә кемнең ни эше бар?! – диде ул бераздан, тупаслыгын җиңәргә тырышып.
– Белмим, балам… Безнең авылда марҗага өйләнеп берәүнең дә бәхетле булганы юк. Бәлки, шуңа ишарәлиләрдер.
– Нинди аерма?! Марҗа ни, татар ни, башка ни… Барысы да кешенең үзеннән тора ич! Татарның да төрлесе бар, алайга китсә.
– Анысы да дөрес, балам… Татарның да төрлесе бар… – Әнисе бертын уйланып торды да сөйләп китте: – Әнә югары очтан Хафиз абыеңны беләсең инде. Әнисе белән икесе генә яшиләр. Менә ул да марҗага өйләнеп читкә чыгып киткән иде. Олыгайган көнендә, ике баласын ияртеп, авылга кайтып төште. Хатыны куып кайтарган. Бу шахтада күмер кискәндә, өстеннән йөргән икән. Балалары да башка кешедән дип сөйлиләр. Ләкин үзләре «әти» дип кенә торгач нишлисең…
– Барысы да андый булмый бит инде.
– Фәрит абыеңны да белә идең инде син. Аның да Начтясы үз туганнары җыелган саен «дикий татарин», «Мамай» дип мыскыллый торгач, Фәрит түзмәгән, хатынының яңагына чабып җибәргән. Ә тегеләргә шул гына кирәк булган, кыйнап имгәтеп ташлаганнар. Гарьлегенә түзә алмыйча асылынып үлде.
– Әни…
– Тыңлап бетер, балам. Марҗага өйләнгән унике кеше бар авылда. Мин һәркайсын сөйләп чыга алам. Тик берсе дә бәхетле булмадылар. Гел нинди дә булса фаҗига килеп чыкты. Минем урысны яманлыйсым килми. Үз татарыңа биргесезләре бар араларында. Ләкин без ике халык. Капма-каршы ике халык. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр бит. Менә без дә шулай. Без бер кыек астында тату гына яши алмыйбыз. Чөнки каныбызда гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән дошманлык хисе ага. Ул хисне бернинди сәясәт тә, аерым кешеләр арасындагы дуслык та, хәтта мәхәббәт тә җиңә алмый. Ул хәтта безнең аңыбызга да буйсынмый, ул хис безгә буйсынмый…
– Әни…
– Әйе, улым. Әтиең дә, мин дә риза түгелбез.
Хәмит тынып калды.
– Тик мин аны… Әни, әгәр мин аңа өйләнсәм нәрсә була?
– Авылда унике адәм бар, дидем бит… Син унөченче буласың, балам…
Бу сөйләшүдән соң Хәмит һушына килә алмыйча озак йөрде. Әнисе сүзләренең хаклыгын тикшерергә теләгәндәй, авылдагы теге унике кешенең язмышы белән кызыксынды. Барысы да дөрес иде. Ләкин моңа ул күңеле белән ышанырга теләмәде. Шундыйлар арасында бәхетле кешеләр дә бардыр бит инде. Аз гына булса да, бер генә булса да. Күрше авылларда булса да. Ул күрше авылдагы дус малайлары аша шундыйлар турында белеште. Тик күңелен канәгатьләндерерлек бер генә җавап та ишетмәде. Әнисе хаклы иде. Һәм аның борчылуын да, малаеның әлеге гамәленә каршы килүен дә аңлап була иде. Алар урынында булса, Хәмит, бәлки, үзе дә нәкъ шулай эшләр иде.
Ләкин…
Доктор сиңа болай ди: «Йөрәгеңдә чир бар. Бу йөрәк белән син озак яши алмаячаксың. Син бу йөрәк белән бәхетле була алмаячаксың». Һәм нәкъ шушы авыру белән бәлагә юлыкканнарны санап китә. Син, әлбәттә, аның сүзләре хак икәнен беләсең. Ләкин йөрәгеңне йолкып ыргыта алмыйсың.
Анна аның йөрәге иде.
Әлеге күңелсез сөйләшү башкача кабатланмады. Хәмит эчтән әллә нинди тетрәнүләр кичерсә дә, бу хакта Аннага бер сүз дә әйтмәде. Бергә чакта мондый нәрсәләр үтә дә кечкенә булып күренде. Аларның мәхәббәте янында ул чынлап та бәләкәй, әһәмиятсез бер нәрсә иде. Алар бәхетле һәм бәхетләренә бернәрсә дә комачауламаячак кебек иде.
Бераздан Анна училищены тәмамлап, музыка укытучысы булып Хәмитләр авылына килде. Монда, әлбәттә, егетнең дә кулы уйнады. Район мәгариф бүлегенең юлын хәтсез таптады ул. Ә теләгенә ирешкәч, шатлыгы эченә сыймады. Тик ул куанычны уртаклашырга гына кеше юк иде. Әти-әнисе бу хакта сөйләшүдән гел читләштеләр. Энеләре армиядә иде. Ә дус-ишләре аның шундый эчкерсез мәхәббәтен аңлап җиткермиләр сыман тоелды. Ләкин ул бәхетле иде.
Анна авылга күчеп килгәч, фатирга да Гөлчәчәкләргә урнашты. Күршегә генә. Көн дә күрешеп тордылар. Кирәксә-кирәкмәсә дә, гел бергә булдылар. Хәзер инде бер-берсен өзелеп яратуларына берсенең дә күңелендә шик юк иде. Үзләрен әдәп кануннары белән артык чикләп тә маташмадылар. Сөюнең тилерткеч назларына икесе дә бер куркусыз һәм зур теләк белән ташланды. Алар сөюдән тәм табып, шуның белән бәхетле булып яшиләр, калганында берсенең дә бер эше юк иде.
Авылда башта таралган имеш-мимешләр, мәсхәрәле сүзләр тына төште. Хәмит белән Аннаның керсез мәхәббәтенә барысы да күңелләреннән генә сокланалар, һәм алар турында начар сүз әйтү ниндидер пычраклык сыман тоела иде. Аннаның тиз арада татарча өйрәнүен күреп, кайберәүләр хәтта уфтанып та куйгалый: «Эх, нигә бу татар кызы түгел икән?! Бигрәкләр дә соклангыч бит…» – дип әйткәли торган иде. Чынлап та, Анна татарча өйрәнүе белән генә түгел, ә үз-үзен тотышы, якты күңелле булуы белән дә авыл халкының ихтирамын тиз яулады. Аңа инде чит итеп карамадылар, үз кеше булып китте. Шул ук вакытта аларның шушындый соклангыч мәхәббәтеннән барысы да фаҗига көтте. Бу тиклем илаһи яктылык, бу хәтле соклангыч мәхәббәт озын гомерле була алмас, нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыгырлар, диделәр. Берсенең татар егете, икенчесенең урыс кызы булуы әлеге шикне көчәйтте генә. Һәм аларның хисләренә тыкшыну, гайбәткә күмү килешсез бер гамәл булып тоелды. Авыл халкы алар хакында бер генә юньсез хәбәр дә сөйләмәс булды. Ә бу гашыйкларның киләчәккә ышанычын арттырды гына.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?