Текст книги "Бердәнбер һәм кабатланмас"
Автор книги: Марат Кәбиров
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 23 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Хәтта теге вакытта әнисенең әйткән сүзләре дә бөтенләй башкача яңгырады. «Син аңа өйләнмәячәксең!» – димәде бит. «Син унөченче буласың», – диде. Димәк, әти-әниләре аларның өйләнешүенә аркылы төшәргә җыенмый.
Бергә чакларында бик бәхетле булсалар да, соңгы арада Аннаның күзләренә оялаган моңсулык Хәмитнең игътибарыннан читтә калмады. Башта ул бу хакта берни дә әйтмәде. Әмма тора-бара эндәшмичә кала алмады. Ләкин Анна бернинди дә анык җавап бирмәде.
– Юк ла… Сиңа гына шулай тоеладыр, – дип елмаеп кына куйды.
– Тоелмый, – дип каршы төште Хәмит, – син ни өчендер үкенәсең, нәрсәдәндер куркасың шикелле.
Анна аңа беренче тапкыр күргәндәй текәлеп торды да җанны эретерлек итеп елмайды:
– Юк ла, тилекәем… Нәрсәгә үкеним инде мин?! Ә курыксам, бары тик сине югалтудан гына куркамындыр.
Ләкин аның күзләрендә елмайганда да югалмый торган сагыш бар иде. Егет моны сизми калмады. Әмма төпченеп кызның мазасына төшүне хуп күрмәде.
– Син курыкма мине югалтудан. Һәм бернәрсәгә дә үкенмә, яме. Без бәхетле булачакбыз.
Беркадәр вакыт үтүгә, ул Аннаның авырга узуын белде. Хәмит, аның күзләрендәге моңсулыкны таратырга тырышып, үзләренең киләчәктә ничек бәхетле булачаклары турында хыялланып утыра иде:
– Без синең белән икәү… Без икәү шундый итеп яшәрбез… Без синең белән…
Анна шушы сүзләрнең еш кабатлануын елмая биребрәк тыңлап торды да егетнең ирененә бармагын куеп туктатты. Бертын аның күзләренә карап торды. Аннан соң назлы итеп башын аның күкрәгенә терәп алды һәм егетнең уң кулын учына алып, эченә кысты.
– Хәзер без икәү генә түгел инде, Хәмит… – диде Анна, кыенсынып кына. – Мин… Безнең бәләкәчебез булачак.
Бу сүзне Хәмит көтмәгән иде. Башта ялгыш ишетмимме дигәндәй сагаеп калды. Аннан соң елмаеп торган Аннаны шашып кочаклады һәм тилереп үбәргә тотынды:
– Бердәнберем минем! Кадерлем! Хатыным син минем! Хатыным! Рәхмәт сиңа, җаным!
Тәүге хисләрдән тынычлана төшеп башын күтәргәч, Аннаның яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күрде. Ул сулкылдап елый иде. Хәмит бер мәлгә телсез калды. Аннан соң назлы бармаклары белән хатынның яңагын сөртте:
– Елама, бер генәм.
– Синең белән шундый бәхетле мин, Хәмит! – диде хатын күз яшьләреннән калтыранган тавыш белән. – Син ташлама мине, яме. Бер генәм минем…
– Мин сине беркайчан да… беркайчан да ташламаячакмын…
Аннаның авырга узуын белү белән, Хәмит өйләнү турында сүз кузгатты. Җаен туры китереп, әтисенең дә, әнисенең дә кәефле чагын эләктереп башлады ул сөйләшүне:
– Әти… Әни… Мин… мин өйләнергә булдым…
Бу сүз икесен дә салкын су белән коендыргандай булды. Алар мизгел эчендә башка сурәткә керделәр. Әнисенең йөзен ниндидер соры күләгә каплады. Әтисе кара болытка әйләнде:
– Кемгә?
Бу сорау вакытны сузу, зиһен туплау өчен генә иде, әлбәттә. Хәмит бераз тын торды. Аннан соң, үз күңелен төшермәс өчен елмая биребрәк:
– Аннага, – диде.
Әтисе дәшмәде. Әнисе шелтәле карашын егеткә төбәп алды да идәнгә кадады.
Тынлык озакка сузылды.
Әле генә син дә мин булган гаиләдә ниндидер дошманлык рухы пәйда булды. Ул рухны тотып карарга мөмкиндер сыман тоелды. Һәм Хәмит, үзе дә сизмәстән: «Никадәр ят һәм чит икән миңа бу кешеләр, – дип уйлап куйды. – Алар минем бәхетемә аркылы төшә. Алар мине дошман итеп күрә». Һәм үзенең шулай уйлый алуы өчен гаҗәпләнеп калды. Үзеңне җил-яңгыр тидермичә карап үстергән кешеләр бит. Ата белән ана. Адәм баласы өчен изге затлар. Күктә Алла бар да, җирдә – болар. Ләкин уйланасы уй уйланган иде инде.
– Мин синең өйләнү хәбәреңне көткән идем, – диде атасы бераздан. – Үз балаңның өйләнү турындагы сүзеннән дә яктырак нәрсә юк ата өчен. Абыең әнә чыгып китте дә югалды. Ни хаты, ни хәбәре. Әллә исән, әллә юк. Ә син монда – безнең күз алдында. Һәм өйләнү турында сөйләп утырасың. Күптән көтелгән нәрсә турында. Бүген минем иң бәхетле көнем булырга тиеш иде. Ләкин син шушы бәхетле көннең бар ямен җибәрдең.
Йөрәк тибеше ишетелерлек тынлык урнашты.
Ләкин беркемнең дә йөрәк тибеше ишетелмәде. Әйтерсең бу өйдә бер генә йөрәк тә юк иде.
Һәм әтисе кырт кисеп әйтеп куйды:
– Өйләнмисең марҗага!
Әлеге сүз яшен булып сугарга тиеш иде. Ләкин Хәмит тыныч калды. Ул бу сүзгә әзер иде. Ул бары тик шушы сүзне генә көткән шикелле иде.
– Авылда унике кеше марҗага өйләнгән, – диде ул тыныч кына. – Һәм барысы да ниндидер бәхетсезлеккә очраган. Мин моны беләм. Сез минем дә алама хәлгә калуымнан куркасыз. Ләкин аңа өйләнмәсәм, мин барыбер бәхетсез булачакмын.
Тагын тынлык урнашты.
– Әнкәсе, тавыкларыңа җим сибеп кер әле…
Әнисе теләр-теләмәс кенә чыгып китте. Әтисе, акрын гына урыныннан кузгалып, тәрәзәгә капланды. Шул кыяфәтендә озак басып торды. Хәмитнең инде түземлеге бетә башлады.
– Әти…
Әтисе кинәт борылды да урыныннан калкынган егетне сугып очырды. Хәмит идәнгә барып төште. Торырга итте. Ләкин әтисе аны тагын эләктереп алды. Тагын берне кундырды. Егеткә җиңел түгел иде. Аның йөрәгендә әрнү дә, үпкә дә, мәсхәрәләнү тойгысы да, нәфрәт тә – барысы да бар иде. Ләкин әтисе бу тойгыларга тамыр җәяргә ирек бирмәде, күз ачыргысыз бер көч белән улын дөмбәсләде.
Аннан соң, көч-хәл белән сулыш алып, урындыкка барып утырды. Ул бер сүз дә әйтмәде. Бары тик йөзе генә коточкыч кара көйгән дә куллары гына сизелер-сизелмәс дерелди иде.
Хәмит тә акрын гына торып идәнгә утырды. Кул аркасы белән канаган борынын, ирен читләрен сөртеп алды. Авыртуны ул бик сизмәде. Ләкин кимсенүдән елыйсы килә иде. Шуңа бер сүз дә дәшмәде. Сүз әйтергә дип авызын ачса, елап җибәрер төсле булды.
Әтисе торып, бәләкәй якка чыгып китте дә бераздан ярты литрлы банка белән көмешкә алып керде. Ике чынаяк алып өстәлгә утыртты. Бертын улына карап торды. Кулын сузды. Хәмит сузылган кулга карап кына куйды да үзе торып басты.
– Утыр, – диде әтисе, өстәл артына ымлап. – Берне җибәрмичә булмый.
– Мин эчмим.
– Эчәсең.
Әтисе ике чынаякка да яртылаш көмешкә салды:
– Әйдә.
Хәмит аракы белән артык дус түгел иде. Әтисе алдында беркайчан да эчкәне юк. Ул бертын кыенсынып торды да салып куйды. Аракы ирендәге яраны ачыттырып төшеп китте. Хәмит чыраен сытты. Әтисе аңа көлемсерәп карап куйды.
– Туйны кайчанга дисең?
– Ә?!
Хәмит моны көтмәгән иде. Кинәт аның бөтен үпкә, бөтен әрнүләре юкка чыкты.
– Тизрәк эшләргә инде…
– Сез, яшьләр, барысын да тиз эшләргә тырышасыз шул…
– Рәхмәт сиңа, әти!
– Рәхмәт… – дип ирештерде аны әтисе. – Татарда кыз беткәндер… Бар, чыгып ычкын, йә тагы өлеш алырсың…
Хәмит шатланып чыгып чапты.
Анна белән очрашкач, ул аны сөендерергә ашыкты:
– Минекеләр риза, кадерлем! Син сөйләштеңме? Туйны кайчангарак чамалыйбыз?
Анна дәшмәде. Ул берара күзләрен йомып торды да:
– Минекеләр риза түгел… – диде ниндидер бер сабырлык белән, – татарга бирер өчен кыз үстермәдек, диләр…
– Ярый, ризалашырлар әле. Олыларны беләсең бит инде… Минекеләр дә бераз карышып торганнар иде башта.
– Минекеләр күптән риза түгел. Синең белән йөргәнемне ишеткәч тә башланган иде. Кайткан саен колак итемне ашап тордылар. Әни хәтта ронога да барган. Башка авылга күчерүне сорап. Әле өйләнешү турында әйткәч, өйдә гауга купты.
Хәмит аны үзенә ныграк кысты:
– Ә йөкле икәнеңне әйттеңме соң?
– Әйттем… – Анна елап җибәрмәс өчен иреннәрен кысты. – Төшертергә кушалар…
– Төшертергә?!
Хәмит мондый нәрсәне көтмәгән иде.
– Тотынып кына карасыннар!
– Алар тотыначак, Хәмит… Безгә бергә булырга язмагандыр инде… – Анна егетнең күкрәгенә капланып елап җибәрде.
Егет бер мәлгә тын калды. Аннаның күзләреннән аккан яшь утлы нәфрәт булып аның күкрәгенә тула сыман иде.
– Әгәр ризалык бирмиләр икән, алар сине кабат күрмәячәк, – диде ул.
– Нәрсә?!
– Без синең белән качып китәчәкбез. Еракка.
– Бердәнберем минем!..
Ике көннән соң кызның әти-әнисе янына баргач та Хәмит шул сүзләрне әйтте. Ләкин тегеләрнең исе дә китмәде. Алар хәтта Хәмитнең киләчәген белеп, әзерләнеп көтеп торганнар иде. Бу хакта хәбәр итүче булмаса да. Һәм һәр сүзенә җаваплары әзер иде.
– Татардан кыз алырга мөмкин әле… – диде әтисе. – Ләкин татарга кыз бирергә… Юк, күгәрченкәем, юк. Башыңа да китереп карама. Без Аннага да гел әйтеп килдек. Араңны өз, рөхсәтебез юк, дидек. Эшләр тирәнгә киткәнче үк бәйләнешне өзәргә иде. Мәхәббәт туйда гына кирәк ул, өйләнешеп биш-ун ел үтүгә бернәрсәсе дә калмый. Татарга чыгып рәхәт күргән хатын-кыз юк әле. Шулай булгач…
– Безнең өчен барысы да хәл ителгән инде, – диде Хәмит, тынычлыгын җуймаска тырышып, – әгәр каршы киләсез икән, кызыгызны башкача күзегезгә дә күрсәтмим.
– Егет! Егет кеше сүзе! – дип көлде ата кеше. – Синең рус булмавың кызганыч миңа. Ике дә уйлап тормас идем. Ә болай…
– Мин шаяртып әйтмим.
– Беләбез, – дип сүзгә кушылды әнисе. – Без синең килереңне дә белдек. Нәрсә әйтереңне дә. Һәм син дә бел, кайда гына чыгып китсәгез дә, безнең күз уңыннан ычкынмаячаксыз. Сихерче Мария үзебезнең кеше. Бер әфсене җитәр…
– Ха-ха-ха! – Хәмит бу сүзләрне җитдигә алмады. – Ярый алайса, килештек. Мин Аннаны читкә алып китәм. Ә сез шушында теләгәнегезчә әфсенләп ятыгыз.
Аңа чынлап та кызык тоелды. Авылга кайтып кергәнче көлде ул бу сүзләрдән. Сихерче Мария, имеш… Татар, имеш… Милләтләргә, төркемнәргә бүленү ул шартлы күренеш кенә. Асылда, кешене мәхәббәт яшәтә. Мәхәббәт идарә итә барысы белән дә. Һәм аның өчен бернинди милләт тә, бай да, ярлы да юк. Аның өчен кереп ояларлык саф йөрәк кенә бар.
Ләкин күңелендә аз гына юшкын да калды. Аның килерен белеп, көтеп торганнар бит. Табын әзерләп куйганнар. Шулай булгач, сүзләренең дөреслектән ераклыгына бик ышанмалы да түгел сыман иде. Ләкин егет моңа артык әһәмият бирмәскә тырышты. Аннаның Мария сихерче хакында курку катыш сокланып сөйләвен дә колак яныннан гына уздырды ул. Хәер, болай дип әйтү дә дөрес түгелдер. Аннаның Мария турындагы сүзләре аның уеннан читтә калмады. Киресенчә, тиз арада чыгып китәргә карар кылуына нәкъ шул сихерче турындагы сүзләр сәбәпче булды. Чынмы-ялганмы, әмма бәласеннән башаяк – сихерчеләрдән ераграк булуың хәерле.
Кызның әти-әнисе каршы килүен өйдәгеләр шатланыбрак кабул итәр дип уйлаган иде Хәмит. Әмма ялгышкан булып чыкты. Бу хакта ишеткәч, әтисе сүгенеп үк куйды:
– Атаң башы… Хәзер көт инде бәланең хәтәрен…
Ул нигә болай дигәндер, Хәмит аңламады. Бәлки, улының йорттан китәчәген чамалап әйткәндер. Мөгаен, шулай булгандыр, чөнки читкә китәргә уйлавы турында ишеткәч, әтисе, бу сүзне күптән көтеп йөргәндәй, җиңел генә ризалашты:
– Ярый… Үз башың, үз язмышың… Безне онытма. – Һәм бик тә кадерле сер әйткән төсле итеп тагын бер кабатлады: – Безне онытма.
Хәмит аны аңлый иде. Абыйсы «укырга китәм» дип китте дә, бер хәбәре дә булмады. Хәзер Хәмит китә. Балаларының ата-анасы турында уйлап та бирмәве, бер хат кисәге дә язып салмавы күңелле нәрсә түгел, әлбәттә. Һәм ул үзенең дә тиз арада әйләнеп кайтачагына, хатлар яудырып торачагына ышана да, ышандыра да алмый иде.
– Беркадәр хәбәрсез булырга туры килер инде, – диде ул. – Борчылып тормассыз. Аннан соң, барысы да тынычлангач, кайтып урарбыз.
– Ходай насыйп итсен инде.
Әтисенең сүзләрендә өметсезлек чалымы сизелеп китте. «Ихтыярыгызда инде. Без сезне карап үстердек, калганы барысы да үзегездән тора. Онытмасагыз бик рәхмәт, онытсагыз, берни кылып булмый…»
Ул моны теле белән әйтмәде, әлбәттә. Хәмит аның тавышында әлеге мәгънәне тойгач, аз гына үпкәләгән кебек тә булган иде. Нигә шултиклем ышанмаучылык белдерергә инде? Нигә үпкәләргә? Тәнендә җаны юк түгел ич, күкрәгендә йөрәге дә тибә – күрәләтә әти-әнисен онытып яшәргә ни!
Ләкин әтисе хаклы булып чыкты. Анна белән җитәкләшеп чыгып киттеләр дә… кабат кайтмадылар. Әллә сихерче дип куркытканнары дөрескә чыкты, әллә башка сәбәп…
Казанда гына тукталсак, бик якын булыр дип, алар Уфага юлландылар. Монда Хәмитнең армиядә бергә хезмәт иткән дусты яши иде. Шул ярдәм итте. Бару белән эш тә, яшәп торырга тулай торак та табылды. Үзләренчә мул гына табын корып, загска барып никахлашып та куйдылар. Тормыш көйләнеп киткән сыман булды. Алар, әлбәттә, бәхетле иде. Бер-берсе өчен үлеп торган ике гашыйк бәхетсез була аламыни инде?! Өстәвенә көннәренә-сәгатьләренә кадәр санап көткән малайлары туарга тора…
Хәбәр бирү, туган яктан урап килү теләге вакыт-вакыт җанны телгәләп алса да, сабыр иттеләр. Бала тусын инде дип көттеләр. Сихерче турындагы сүзнең кодрәте кими төшсә дә, сакланырга булдылар. Хатны да шул тирәдәрәк язарлар. Әйтеп-кисәтеп киттеләр ич. Әти-әниләре гаепләрлек түгел.
Бәла шатлык көткәндә килде.
Вакыты җитеп, Аннаны больницага салдылар.
– Мин нигәдер куркам… – диде Анна, иренең күзләренә мөлдерәп карап. – Гел нәрсәдер булыр сыман.
– Курыкма, җаным… Бер син генә түгел бит… Бөтен хатын-кыз да бала таба. Һәм барысы да менә дигән була! Синең дә яхшы булачак. Күр дә тор менә!
– Тик минем белән бер-бер хәл булса, улыбызны ташлама, яме…
– Юкны сөйләмә әле!
– Ташламассыңмы? – Анна иренең кулларына ябышты. – Ташламассыңмы улыбызны?
– Ташламам, җаным. Тик бел, барысы да яхшы булачак. Барысы да!
Анна елмайды. Ул үзе дә күпмедер дәрәҗәдә балага охшап калган сыман иде. Тик күзләрендә генә ниндидер моң бар.
Хәмит ул төнне керфек тә какмады. Сәгать саен диярлек телефоннан шылтыратып, шатлыклы хәбәр көтте. Ләкин аңа сөенче әйтмәделәр. Бер ханым трубкадан әрләп үк ташлады: «Бер син генә түгел монда, эшләргә комачаулыйсың, башка шылтыратсаң, хатыныңны кайтарып җибәрәбез!» Хәмит бүтән шылтыратмады.
Таң алдыннан аның үзенә шылтыраттылар. Хәмит дулкынлана иде. Трубканы кую белән ул шатлыктан үрә сикерәчәк иде. Әмма аны беркем дә шатландырырга ашыкмады. Ниндидер салкын тавыш исем-фамилиясен сорады да тиз арада больницага килергә кушты. Хатынының хәле турында сораганын көтеп тә тормыйча трубканы ташладылар.
Баруына хатыны да, баласы да үлгәнлеген хәбәр иттеләр.
Шултиклем яктылык белән килгән мәхәббәттән үз хәленең авырлыгын сизгән Аннаның хәлсез кулы белән язылган кәгазь кисәге генә калды.
«Синең белән очраштырган язмышыма шундый рәхмәтлемен. Бергә үткәргән көннәребезнең һәр мизгеле бер гомергә торырлык булды. Бәхетле бул, бердәнберем. Улыбызны да бәхетле ит. Хуш».
Барысы да бетте.
Анна…
Баштагы мәлләрдә ул үзенә кул салырдай булып йөрде. Көннең – яме, яшәүнең тәме юк иде. Ләкин адәм баласы акрынлап барысына да күнегә. Ул да күнекте. Сызлануларын тормышның башка вак-төякләре күмгән кебек булды. Тормыш Аннасыз гына, ямьсез һәм тәмсез генә акты да акты.
Ә көннәрнең берендә ул Уфа урамында Аннаны күргән кебек булды. Үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, беркадәр вакыт артыннан ияреп барды. Һәм болай йөрүеннән уңайсызланып, кыз янына килде.
– Гафу итегез, ә сез… сезнең исемегезне белергә мөмкинме?
Кыз аңа сынаулы караш ташлады. Егет шаяртырга уйламый иде. Иләс-миләс килеп йөри торган бәндәгә дә охшамаган. Һәм ул исемен әйтмичә калырга уңайсызланды:
– Лена мин… Ә сез кем буласыз?
– Хәмит… – Егет соклануын яшерә алмыйча елмайды. – Сез… сез кайсы яктан?
Лена да елмайды. Бу егет аңа ошый иде.
– Хәсәнбайдан…
– Хәсәнбайданмыни?..
Шулай танышып киттеләр. Һәм бер ел чамасы йөргәч өйләнештеләр. Лена, әлбәттә, йөзе белән генә Аннага охшаган иде. Шулай да алар начар яшәмәделәр, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенең кадерен белеп тормыш көттеләр. Хәзер менә үсеп җиткән балалары бар. Хәмит тора-бара Анна турында да еш хәтерләмәс булып китте, ә берничә елдан бөтенләй онытты. Һәрхәлдә, үзе оныттым дип уйлый иде. Юк икән шул, онытмаган икән. Әнә бит, теге ханымның бер сүзен ишетү белән барысы да яңарып күз алдына басты.
Хәзер ул теге сихерче турындагы сүзгә беркатлы ахмаклык итеп кенә карамый инде. Бәлки, Анна белән сабыйның вафат булуында да сихер кулы уйнагандыр. Бәлки, үзенең туган ягына кайта алмыйча каңгырып йөрүенә дә шул сәбәпчедер. Моны берничек тә исбатлап та, кире кагып та булмый.
Ләкин шунысы хак: авылына ул башкача кайта алмады. Нәрсәдәндер курыкты. Бөтен авылдашлары, җыелып: «Аннаны кайда куйдың?!» – дип әйтер сыман тоелды. Болай булмасын белсә дә, әлеге куркуын җиңә алмады. Авылда барысы да Аннаны хәтерләтәчәк иде. Танышкан, бергә йөргән урыннар, беренче тапкыр үбешкән, беренче тапкыр сөю назына бирелгән, «яратам!» диешкән җирләр… Монда барысы да аны хәтерләтәчәк һәм аны таптырачак иде. Хәмит курыкты… Хәтта әти-әнисе алдындагы бурыч хисе дә шушы куркудан аралый алмады.
Хәтта баштагы мәлләрдә Ленаның: «Туган ягыңа кайтыйк. Әти-әниеңнең хәлен белеп килик. Болай яшәү мәгънәсезлек була бит!» – дип сөйләнеп, хәтта тиргәшеп йөрүләре дә файда бирмәде. Югыйсә Хәмит хатыны сүзенә колак сала торган кеше иде бит. Бермәлне хәтта җыенып та беттеләр алар. Иртәгә юлга чыгабыз дигән көнне Хәмит матайдан егылып аягын сындырды. Һәм кайту уе яңадан кичектерелде. Моның да очраклы хәл генә булуын исбат итеп булмый.
Әле менә шушы утрауда, яшьлектә сөйгән ярының исемен ишеткәч, моңа кадәр тупасланып калган тойгылар кабат уянды. Һәм бөтен нәрсә турында да оныттырды. Әлеге утрау маҗараларыннан котылу белән, беренче эш итеп авылга кайтырга кирәк. Болай булмый. Болай ярамый.
Хәмит бүлмәдәгеләрнең тигез сулышын тыңлап ятты. Монда аның иң кадерле кешеләре иде. Лена борынын иренең күкрәгенә төртеп йокыга киткән. Теге якта Ләис белән Ләйсән икесе ике караватта ауныйлар. Кич белән бик боргаланып, нәрсәдер пышылдашып яталар иде. Хәзер инде тынып калганнар. Утрауга килгәндә икесенең дә күңелендә мәхәббәт чаткысы уянды, җаннарына ятардай кешене таптылар бугай. Шуңа бүген сөйләшеп сүзләре бетмәде. Эх, яшьлек, яшьлек…
Көтмәгәндә коридордан ниндидер ачы тавыш ишетелде…
* * *
Айгөл Леонга аз гына үпкәләде. Соң, кыюрак булып булмыймыни инде?! Әнә бит, Роберт кеше күплегенә дә артык игътибар итмәде, Людасы белән аулактарак калу чарасын тапты. Ә бу… пешмәгән. Югыйсә Айгөл, башкаларга артык сиздермичә генә, берничә кат Леонга елышырга тырышып карады бит. Ә егет уйлап та бирмәде. Бәлки, Айгөл аңа бөтенләй кирәкмидер… Юк инде, алай түгел. Янында кемнең уралганын күргәч, Леонның үз-үзен тотышы бөтенләй үзгәрде. Ләкин ул бер сүз дә әйтә алмады, хәтта кыз ягына борылып карарга да курыкты. Бигрәк оялчан малай инде. Аз гына кыюрак булса, алар да Роберт белән Люда шикелле берәр аулак урында серләшеп утырган булырлар иде.
Ярый, соңгы көннәре түгел. Иртәгә берәр җаен тапмый калмаслар. Бүген йокларга, ял итәргә кирәк. Шундый уйлар белән күзләрен йомса да, йокыга китә алмады, уйлары гел Леон тирәсендә бөтерелде. Ә аны күз алдына китерүгә, күңелен ниндидер тылсымлы яктылык биләп алды.
Яктылык…
Ул шушы якты хисләргә бирелеп йокыга китәр иде. Ләкин әтисенең әле бер, әле икенче якка әйләнеп, туктаусыз боргаланып ятуы, әллә нинди сәер тавышлар белән ыңгырашуы хыялга күмелергә дә, йокыга китәргә дә ирек бирмәде.
Кыз әтисе яткан караватка үртәлеп карап куйды. Баштарак күңелендә «әти» дигән сүз кадерле нәрсә булып яңгыраса да, юлга чыккач, Радикның туктаусыз хәмер чөмерүе, өнендә теләсә нәрсә кыланып, төшендә саташып ятуы үзәгенә үтте. Әти дигән кеше аның өчен әллә ни кадерле түгел иде инде. Бу бәндә белән бергә яши алган әнисе аңа кызганыч та, соклангыч та иде. Вакытында аерылышып дөрес эшләгән. Югыйсә алар һаман моның белән шушылай интегерләр иде. Ә үги әтиләре начар кеше түгел. Ул аракы да эчми, авыр сүз дә әйткәне юк. Менә дигән кеше. Һәрхәлдә, аның янында үзеңне мондагыдай итеп тоймыйсың. Аның янында үзеңне тынычлыкта хис итәсең.
Ләкин Айгөлнең күңелендә якты тойгылар бөтенләй үк үлеп бетмәгән иде әле. Ул әтисенең элекке вакытларын онытмаган иде. Һәм оныта алмастыр да. Көн саен диярлек эштән кайтканда балалары өчен генә нинди дә булса уенчыкмы, тәм-томмы күтәреп кайтулары. «О! О-һо-һо, минем кызым!» – дип күтәреп алулары. Урамга чыккач, балалары уңаена йөгереп, алар белән бер булып кычкырып көлә-көлә уйнап йөрүләре. Мондый вакытларны берничек тә онытып булмый. Ул беркайчан да салкын булмады. Һәрвакыт, хәтта әле дә аннан ниндидер җылылык, якты бер нур сирпелеп торган сыман. Җанга ятышсыз, күңелсез гадәтләре белән йөрәгеңне әрнетсә дә, үзенә тартып тора торган ниндидер бер сыйфаты бар. Бу, бәлки, аның яратуыдыр. Балаларын һаман да ярата бит ул. Моны күрер өчен әллә нинди зур сәләт кирәкми. Бу аның һәр сулышында сизелеп тора. Бары тик хәмер сазлыгыннан чыгалмаганга гына ул үз яратуын тиешенчә сиздерә алмый. Бары тик хәмер сазлыгыннан чыгалмаганга гына аның яратуы да чиркангычрак булып кабул ителә. Ә эчүен ташласа…
– Юк… – дип ыңгырашты әтисе.
Айгөл бер мизгелгә куркып китте. Әтисе аның уйларын сизеп ятадыр, әле аның уйларына җавап итеп шулай эндәшкәндер төсле тоелды. Әтисе кинәт каядыр омтылды да карават янындагы стенага бәрелде.
– Мин яктыга чыгарга телим! – дип кычкырды үзе. – Яктыга чыгачакмын! Кызым хакына! Яктыга! Күпме караңгыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга!
Кыз торып утырды.
Әтисе саташа иде.
– Әти!..
Әтисе янә стенага ташланды. Әйтерсең ул шушы стенаны җимереп кенә яктыга чыгачак иде. Кыз аның янына килде. Һәм бар көченә аны селкетергә тотынды:
– Әти! Уян! Әти!
Кинәт әтисе тынып калды. Чалкан әйләнеп тирә-ягына күз йөгертте. Һәм ниндидер әйтеп бетергесез наз белән:
– Айгөл… Кызым… – диде.
– Әти, барысы да тәртиптәме? Син нык саташтың…
– Кызым…
– Су эчеп ал, әти… Мә… – Кыз аңа чынаяк сузды: – Тынычлан.
Әтисе суны комсызланып эчте. Һәм чынаякны идәнгә утыртты. Кармаланып кызының учын эзләп тапты. Аны назлы итеп яңагына кысты. Һәм сабый баладай үксеп елап җибәрде.
– Кызым, балакаем минем… – Ул кызның учын күз яшьләренә чылатып такмаклады: – Гафу ит мине, кызым… Гафу итегез берүк… Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым… Балакайларым…
Бу ул иде. Бу Айгөлнең әтисе иде. Әрни, сөя, сагына белгән кеше. Балалары өчен җанын бирергә дә әзер торган кеше. Үзе дә сабый бала булып, алар белән бергә уйнап йөргән кеше. Менә ул елый. Ул кайтты. Хәмер томаннарында ничәшәр еллар буе адашып йөргәннән соң, ул кызы янына кайтты. Айгөл моны бар күңеле белән тоя иде. Моны тоюдан аңа шундый рәхәт иде. Моны тоюдан ул бәхетле, чиксез нык бәхетле иде. Ул әтисен тапты!
Айгөлнең дә яңаклары буйлап яшь тәгәрәп төште. Ул да өнсез генә сулкылдый иде.
– Әтием!..
Айгөл әтисенең чәчләреннән сыйпады. Һәм, ни гаҗәп, шушы керле чәчләр арасында тормышның бөтен юанычлары җыелгандыр сыман тоелды. Әйтерсең ул бөтен гомере буена шушы чәчләрне сыйпарга хыялланып яшәгән дә, хәзер, хыяллары тормышка ашкач, ничектер канәгатьләнеп, тынычланып калган. Ул чынлап та тынычланып калды. Күңеле саф, якты нур белән тулды. Ул елмайды.
Кинәт коридорда кемнеңдер кычкырганы ишетелде. Айгөл бер мизгелгә тынып калды. Тавыш тагын кабатланды. Кемдер ярдәм сорый иде. Айгөл, тынычландырырга теләгәндәй, әтисенең башыннан сыйпап куйды да ишеккә юнәлде. «Син борчылма, әти. Барысы да тәртиптә. Ышанмасаң, менә хәзер үзем ишекне ачып күрсәтәм. Син ят. Тынычлан. Барысы да яхшы, әти».
Ишекне ачу белән, коридорның теге башында багананы хәтерләткән ниндидер яктылык томаны күренде. Беренче карашка ул матур иде. Айгөл аңа омтылып берничә адым атлады да кинәт катып калды. Бу багана түгел, кеше, ахры. Озын чәчләрен иңенә таратып ташлаган хатын-кыз. Аның йөзе ачык күренми, әмма идәнгә тиеп торган ак күлмәге ак нур чәчә. Шуңа да ул беренче карашка ак томан сыман булып күренгәндер. Хатын аны күрде. Уң кулын болгап чакырды. Һәм кызның бер хәрәкәтсез басып торуын күреп, чишмә суыдай салкын тавыш белән кеткелдәп куйды. Шушы тавыштан күчкән салкынлык Айгөлнең арка үзәге буйлап йөгерде. Кызның бала йоннары кабарып чыкты. Ул барысын да аңлады. Аның алдында өрәк иде. Өрәк кызга якынлашты. Ул атлап түгел, ә идәндәге күзгә күренмәс дулкыннар өстендә йөзеп кенә йөридер сыман тоелды. Айгөл, моның чынлык икәненә ышанырга теләмәгәндәй, күзләрен ачып-йомып алды. Ләкин өрәк югалмады. Һәм Айгөл үзәк өзгеч тавыш ишетте. Куркып кычкырган хатын-кыз тавышы. Бу аның үз тавышы иде. Ләкин кыз моны аңламады. Һәм әлеге тавыштан тагы да куркынычрак булып китте.
Өрәк кире чигенде дә икенче катка күтәрелә торган баскыч янында тукталып калды. Бераздан башка бүлмәләрдә дә ишекләр ачылды һәм башлар күренде. Алар бер мизгелгә генә катып калдылар да эшнең нидәлеген аңлап, кычкырып җибәрделәр. Бер мизгел эчендә бөтен йорт куркудан коты алынып кычкырган тавышлар белән тулды. Ә икенче мизгелгә теге яктылык юкка чыкты, күрәсең, ул икенче катка менеп китте. Караңгыда анда-монда йөгерешкән, кайдадыр бәрелгән, егылган, сүгенгән тавышлар ишетелде. Шушы тавышлар эчендә Айгөл бер мәлгә дөнья белән бәйләнешен өзде. Һушына килгәндә шундый ук хәл иде әле. Тик ул инде кемнеңдер кочагында иде. Әтисе.
– Тынычлан, кызым… – диде ул, аның башыннан сыйпап. – Барысы да үтте. Мин сине беркемгә дә бирмим. Тынычлан.
Радик кызын ныграк кысты. Ул ни өчендер Андрей Николаевичның теплоходта сөйләгән хикәятен хәтерләде. Төн уртасында пәйда булган өрәк теге алиһәдер, ул корбан сорап килгәндер төсле тоелды.
Бераздан кемдер ут яндырды. Ниндидер таяк башына чүпрәк урап ясалган торымбаштан төшкән яктылыкта чагылып киткән кешеләрнең йөзе үзе үк котыңны алырлык иде. Радик кызын җитәкләп алга атлады. Айгөл аңа бер карышусыз буйсынды. Ул әле аңына килеп бетмәгән иде шикелле. Бераздан Айгөлне җитәкләгән кул ычкынды. Тик шундук диярлек аны тагын җитәкләделәр. Айгөл күпмедер вакыт үткәч кенә тулысынча һушына килде. Һәм курку катыш елмаеп куйды. Ул Леон белән җитәкләшеп тора иде. Егет бернәрсә дә эндәшмәде. Бары тик кызның учын гына әледән-әле наз белән кысып алды. Кыз да аңа шундый ук җавап бирде. Аларда беркемнең дә эше юк иде.
– Хатын-кыз өрәге иде… – диде кемдер.
– Икенче катка менеп китте…
Күпмедер вакыттан соң куркуның тәүге дулкыны юкка чыккандай булды. Барысы да тынычланып калдылар. Моңа, бәлки, кисәү башларының күбәюе сәбәп булгандыр.
– Бәлки, икенче каттан урап төшәрбез?! – диде Хәмит. – Өрәкләр ут яктысыннан курка. Без аны бер куркытсак, таңга кадәр тынычлап йокларбыз.
– Йокларбыз?! Тынычлап?! – дип пышылдады Анна. – Михаил, синең тәрең үзең белән иде бит…
Михаил дәшмәде. Хәлләр котыңны алырлык булса да, аның дин белән кабат маташасы килми иде.
– Ул хатынның куллары күп иде… – дип пышылдады коты алынган Ольга.
– Ыһ-һыы… – дип куйды Анна.
– Ул теге… Кали алиһә түгел иде микән?.. – дип куйды Ольга.
Айгөл дә өрәкне күрде ич. Куллары күп кебек түгел иде. Икәү генә иде. Бәлки, Айгөл барысын да күреп бетермәгәндер. Ул дәшмәде.
– Хатыннар һәм балалар, бер бүлмәгә җыелыгыз, – диде Андрей Николаевич, – ә без, ирләр, икенче катны карап төшик.
Ләкин Ольга ярсып каршы килде:
– Син бармыйсың! Мин синнән башка куркам.
– Курыкма, кадерлем… – дип юатты аны Андрей Николаевич. – Курыкма.
– Мин дә куркам… – дип пышылдады Анна. – Өрәк теге алиһәгә… Кали алиһәгә охшаган иде… Бәлки, сез икенче катка менеп киткәч, ул безнең балаларыбызны суяр…
– Алайса, бергә меник…
– Бәлки, таңга кадәр көтәрбез, ә? – Лена һаман тынычланып җитмәгән иде әле. – Бик озак та калмады бит инде…
– Иң яхшысы шул булачак! – дип җөпләде аны Ольга. – Без барыбер өрәкне җиңә алмыйбыз. Шулай булгач, нигә котыртып, үртәп йөрергә?!
– Ярый без бу юлы аның килгәнен барыбыз да берьюлы сизеп калдык, – дип үзенекен итте Хәмит, – ә сизмәгән булсак?! Әйтик, ул аерым бер бүлмәгә генә кергән булса. Үзегез бит, Кали алиһәгә охшаган, дидегез…
– Юк, ул аңа охшамаган иде, – диде Андрей Николаевич, – гап-гади хатын-кыз…
– Куллары дүртәү иде бугай… – Анна үз сүзеннән үзе курыккандай тоелды. – Мин шулай күрдем.
– Мин дә…
– Димәк, без аны табарга тиешбез, – диде Хәмит, – һичьюгы, аның нәрсә теләгәнен белергә кирәк. Ялгыш балаларыбызга кагылмасын…
Кемдер кычкырып көлеп җибәрде. Бу Андрей Николаевич иде.
– Сез барыгыз да сабыйлар шикелле, – диде ул, һаман көлүеннән туктый алмыйча. – Мин бит теплоходта чынлап та булган вакыйганы сөйләмәдем. Ул вакыт үткәрү өчен сөйләнгән бер уйдырма, Интернеттан укыган хикәят кенә иде. Ә сез чынга алдыгыз. Кали алиһә, имеш… Юк андый нәрсә!
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
– Куркырга да бернинди сәбәп юк, – дип дәвам итте Андрей Николаевич, – беркем дә сездән корбан сорап йөрми.
– Ләкин өрәк чын иде бит, – диде Лена. – Аны барыбыз да күрдек.
– Өрәк чын иде. Ләкин ул корбан сорап йөрми. Ташландык йортларның һәркайсында диярлек өрәкләр яши. Ләкин бу аларның кемгәдер зыян салырга җыенуы хакында сөйләми әле. Киресенчә, файда китерүчеләре дә була.
– Кызганыч, без өрәкне куркытып җибәрдек, – дип төрттерде Хәмит, – ә ул безгә бишек җыры җырлар өчен килгән булган…
– Йортны тулысынча тикшереп чыкмый булмый, – диде Михаил, – шунсыз беркем дә тынычланмаячак. Әлбәттә, без өрәкне кабат күрә алмабыз. Ләкин өйнең бөтен почмагын да карап чыгу күңелгә тынычлык өстәячәк.
– Дөрес, – диде Хәмит. – Кемнәрдер аерылып калырга курка икән, бергәләп йөреп чыгыйк. Ул тиклем күп кеше түгелбез әле.
Андрей Николаевич аңа каршы төште:
– Ләкин болай итсәк, бер куркыныч бар. Ниндидер бәлагә юлыксак, барыбыз да һәлак булачакбыз. Шуңа мин төркемнәргә бүленергә киңәш итәм.
– Тик без…
Андрей Николаевич аңа башланган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Ә бәлки, икенче катны мин үзем генә тикшереп төшәрмен?!
Тынлык урнашты.
Әлбәттә, бу начар булмас иде. Ләкин кемнедер күрәләтә куркыныч юлга җибәрергә берәүнең дә йөрәге җитмәде.
– Мин дә сезнең белән! – диде яшь тавыш. Барысы да аңа борылып карадылар. Бу Леон иде. – Икәү бергә меник.
– Өчәү! – дип өстәде аның янында торган Айгөл. – Мин дә менәм.
– Юк! – Хәмит алгарак чыкты. – Балалар эше түгел бу. Андрей Николаевич белән икәү менеп төшик, ә сез монда торырсыз. Берәр куркыныч аваз чыгу белән ярдәмгә килерсез.
Бу тәкъдимгә барысы да риза булды. Әмма Андрей Николаевич кына каршы килде:
– Яхшы тәкъдим. Ләкин сезнең ике балагыз бар. Болай итәргә кирәк. Без Ольга белән икәү менәбез. Безнең балаларыбыз юк. Ә сез монда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торыгыз. Бер-бер куркыныч чыкса, шундук килеп җитәрлек булсын.
Мәгънәсез бәхәс ялкыта башлаган иде инде. Каршы килүче булмады. Тиздән алар икенче катка менеп китте.
Көтеп калучылар баштарак бертынсыз булып тордылар да бераздан кечкенә төркемнәргә бүленеп пышылдаша башладылар. Айгөл, тирә-ягына каранып, әтисен эзләде. Радик күренмәде. Ә Леонның әти-әнисе аларга игътибар итми төсле иде. Моны Леон да сизде бугай, ул кызны сак кына итеп читкәрәк алып китте. Моны күреп торган Люда кызга ягымлы караш ташлап алды да моңсу елмаеп куйды. Айгөл дә елмаеп җавап бирде, ул Люданы аңлый иде, Люда әле ялгыз иде. Роберт та, аның әтисе дә күренмәделәр. Ләкин бу хакта артык баш ватасы килмәде.
– Рәхмәт инде бу өрәккә… – дип пышылдады Леон, башкалар яныннан читкәрәк киткәч. – Ул булмаса, бүген синең белән күрешә алмый идек.
Әлбәттә, Айгөл дә шат иде. Ләкин сер бирергә теләмәде:
– Тиле… Ә минем котым алынды.
– Мин дә курыктым анысы… Тик хәзер… – Леон ничектер сизмәгәндә генә кызны кочаклады да чигәсеннән үбеп алды. – Хәзер мин өрәккә табынырга риза.
«Ул тиклем үк җебегән дә түгел инде бу Леон», – дип уйлап алды кыз, ләззәт диңгезенә чумып. Ә егетнең иреннәре бөтен тәнгә назлы дулкыннар таратып, колак яфрагына төште. Аның кайнар сулышы котып бозларын да эретергә сәләтле сыман иде. Ләкин кыз назга бирелүдән курыкты. Тагын аз гына… Һәм ул үзе өчен җавап бирә алмаячак. Рәхәтлек тә, аңа омтылу да чамасыз көчле иде. Ул егетнең куеныннан арынырга ашыкты:
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?