Электронная библиотека » Марат Кәбиров » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:20


Автор книги: Марат Кәбиров


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 23 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Аннан башка.

Ул бар.

Ходайның бердәнбер күз терәп торган ышанычлы кешесе. Таянычы. Ул! Һәлакәткә юл куймаска тиеш!

Әмма ул бер генә.

Кешеләр күп.

Бер илле елдан соң карт-корылар гына түгел, ә бүген үзләрен дөнья кендеге дип санап йөргән әзмәверләр дә үз үлеме белән үлеп бетәчәк. Алар куркыныч түгел. Бу тик вакыт эше генә.

Иң куркынычы – алардан туган балалар. Менә кемнәрне юк итәргә кирәк бүген. Азгынлыкка чумган пычрак кешелекнең киләчәген корытырга кирәк. Фәкать шунда гына Җир шары кеше дигән корткыч вирустан котылачак. Бары тик шунда гына Ходай Тәгалә иркен сулап куячак.

Әмма ләкин бәндәләр тик ятмыйлар. Бала табып, үрчеп кенә торалар. Алар күпләр. Тик ул берәү генә.

Ул берүзе генә өлгералмый. Әмма кулдан килгәннең барысын да эшләп калырга кирәк. Хәтта кулдан килмәгәнен дә!

Моңа кадәр дә ул балаларны бер-бер артлы Ходай каршына озатты. Күп озатты. Әмма моңа кадәр ул кечкенә шәһәрләрдә, анда-санда адашып калганнарны гына яшәүдән коткарды. Хәзер мөмкинлекләр чиксез артты. Бу шәһәргә күчеп килү аның өчен зур хәзинә булды. Шушы йортның нигезендә генә күпме сабый ята! Бу зур җиңү! Бу иң-иң олы савап!

Үсеп, буй җиткереп баш китәрлек гөнаһларга батудан котылып, саф һәм чиста килеш җан биргән бу сабыйлар кыямәт көнендә аңа чиксез рәхмәтле булачак әле. Бу сабыйлар аңа табыначак!

Ул елмаеп куйды.

Елмаюыннан бүлмә эче тагы да яктырыбрак киткән төсле тоелды. Как идәндә хәлсез чәбәләнеп яткан ике малай. Ике җиңү. Гөнаһ кылып өлгергәнче яшәүдән котылачак ике бәхетле җан! Ул янә елмайды. Менә бит нинди изге аның эше. Күңеле менә нинди изге аның. Соклангыч. Ул үз күңелендәге шушы изгелек җылысына иркәләнеп башын кырын салып малайларга карап торды. Бу малайлар шундый матур иде. Саф! Гөнаһсыз. Кешеләргә матурлык бүләк итүчеләр бар. Рәссамнар, җырчылар, шагыйрьләр. Ул да үз эшенең шагыйре иде. Ул да матурлык бүләк итә. Ясалма матурлык түгел, ә тере матурлык бүләк итә ул. Һәм кешеләргә, шул кабахәт затларга түгел, ә Ходайның үзенә! Ул Ходайга матурлык бүләк итә! Сафлык…

– Бәләкәчләрем минем… – Ул искиткеч бер назлылык белән малайларга карап торды да пычагын алып кечкенә буйлысы янына атлады. Күңелендә тик изгелек иде. Күңелендәге якты хисләр бөтен тәненә рәхәт бер дулкын булып таралды. Бу мәхәббәт иде. Бу Ходайга булган тылсымлы мәхәббәт иде. Чиксез мәхәббәт хисләре белән ул Радик янына иелде. Куркудан коты алынып, дер-дер калтырап яткан малайның чәчләреннән сыйпап иркәләде. Шундый яктылык, шундый изге хисләр аның күңелен тибрәндерде, тилерткеч тойгылардан күзләренә яшь эркелде.

– Гөнаһсыз җан… – диде ул, малайның битләреннән иркәләп, – өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син…

Кинәт тагын теге томан узды. Бер мизгелгә генә күзгә күренеп алды да таралды. Ләкин Радик өчен тагын нәрсәдер үзгәрде. Ул Радик түгел иде. Ул баягы караңгылык кешесе дә түгел. Ул песигә әверелгән иде. Песи иде ул. Актүш иде. Подвалдан атылып чыкты. Подвалдан атылып чыгу белән туктап калды.

Аның коты алынган иде, әлбәттә. Ул караңгылык кешесен таный, аннан килгән салкын әҗәл сулышын тоя һәм аз гына игътибарсызлык күрсәтсә, караңгылык кешесенең ихтыярына тулысынча буйсынып, гомеренең соңынача аңа хезмәт итәчәген белә иде.

Ләкин подвалда аның дуслары иде. Подвал ишегенә карап, бер мәлгә икеләнеп калды.

Әллә ничек сәер килеп чыкты. Дусларын махсус рәвештә караңгылык кешесенең кулына тоттыргандай булды. Югыйсә Актүш аларга үзенчә яхшылык эшләргә генә теләгән иде бит.

Бүген иртән Назлыбикә белән якын-тирәдәге йортлар буйлап сәяхәт кылып йөргәндә, шушы подвалга да кергән иделәр. Бу йортка аяк баскан саен, аның күңелен курку ала, әллә нинди сәер дә, шомлы да авазлар ишетелгәндәй була, танавына котны алырдай исләр килеп бәрелә. Ялгызы гына чагында ул монда якын килмәскә тырыша иде дә, Назлыбикә янында куркуын сиздерергә кыенсынды. Иртән караңгылык кешесе юк иде әле. Шунда ул почмактагы ташлар арасында, күннән ясалган капчык сыман нәрсәдә, адәм балалары бик ярата торган кәгазь кисәкләрен күреп калган иде. Дуслары белән очрашкач, башта бераз шаярып алырга теләде дә, соңрак шул капчыкны хәтерләп, аларны монда алып килде.

Болай булырын башына да китереп карамады шул. Ә гомумән, кешеләр – сәер затлар, аларга яхшылык кылырга теләсәң, гел нинди дә булса бәлагә юлыгасың. Бермәлне кибет алдындагы бала арбасында елап яткан кечкенә малайның имезлеген авызына каптырып куйгач та аны чак бәреп үтермичә калдылар. Үзе вакытында качып өлгерде инде. Элегрәк мондый хәлләрдә еш кала иде Актүш, тора-бара кешеләр тормышына бик катышмаска өйрәнде. Теләсәләр ничек яшәсеннәр. Аннан соң адәм балалары турында артык югары фикердә түгел иде ул. Коточкыч гайрәтле, куркак һәм ышанычсыз җан ияләре. Алар теләсә кайсы вакытта сине авыр хәлгә калдырырга мөмкин. Бу гомумән алганда, ә араларында камил җанлылар да җитәрлек. Әле подвалда караңгылык кешесенең пычагы астында яткан икәү шундыйлардан иде.

Актүш подвалга омтылып куйды да туктап калды. Куркуы үткән иде инде. Шулай да караңгылык кешесе алдында ул көчсез иде. Әлбәттә, дошманының өстенә сикереп, аның бугазын чәйнәп ташларга да була. Бу тиклеменә үк йөрәгең җитмәсә, йөзен тырмап төшерергә, пычак тоткан кулын гарипләндерергә мөмкин. Ләкин Актүш болай итәргә теләмәде. Бу гамәлләр аның канунына сыймый иде. Беренчедән, песиләр алласы булган Бөек Зат адәм канын чыгарырга кушмаган. Һәм дөрес эшләгән дә, адәм канына бер манчылсаң, аннан гомер буе котылырмын димә. Икенчедән, подвалдагы зәгыйфь акыллы бәндәнең бугазын чәйнәү караңгылык кешесен юк итү дигән сүз түгел әле ул. Әлбәттә, адәм балалары нәкъ шулай эшләр иде: алар караңгылык кешесенә утлы кургаш атарлар да, тегенең мәетен күрүгә, аннан мәңгелеккә котылдык дип уйларлар иде. Шуңа да Бөек Зат аларны адәм баласы гына итеп яралткан шул, песи итмәгән.

Актүш карашын күккә төбәде.

Күктә кояш кыздыра иде. Кояш. Нур.

Кояш нуры бозларны да эретеп парга әйләндерә ала. Ул теләсә нинди матдәне соңгы күзәнәгенә кадәр эретеп, үзе теләгән рәвешкә кертеп кабат җыя ала.

Салкынлыкка каршы бер генә корал бар. Ул – җылылык.

Караңгылыкка каршы бер генә корал бар. Ул – яктылык.

Җылылык һәм яктылык чыганагы – нур. Нур.

Актүш тәнендәге һәрбер күзәнәкнең ягымлы нур белән тулуын тойды. Аның бөтен барлыгы хәтта көн яктысында да балкып торадыр сыман иде. Ул ләззәтләнеп киерелеп алды да назлы адымнар белән караңгы подвалга атлады. Бу һаман шул ук подвал иде, Актүшнең борынына котны алырдай исләр, колагына сәер-шомлы авазлар килеп бәрелде…

Радик тагын ниндидер үзгәреш тойды. Ул караңгылык кешесенә әйләнде.

– Гөнаһсыз җан… – диде караңгылык кешесе, малайның битләреннән иркәләп, – өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син… – Һәм аяк астына куеп торган пычагын алды. – Сизми дә калырсың. Үлем авыр түгел. Үлем шундый җиңел һәм ләззәтле. Син сизми дә калачаксың, сабыем…

Пычакны назлы гына бер хәрәкәт белән малайның муенына китерде. Әйтерсең ул аны суярга түгел, ә иркәләргә, назларга тели иде. Ул аңа үлем бүләк итәчәк.

– Син бәхетле…

Моңа кадәр малайның чәченнән сыйпаган сул кулы аны нык итеп җиргә кысты. Бөтен тирә-якка чиксез ләззәт таратып малайдан саф гайрәт, керсез энергия сибелә иде. Якты энергия.

– Мин сине азат итәм… – Ул пычак тоткан кулын катырыбрак куйды. – Алла хакына!

Һәм кинәт сызып җибәрде. Тирә-юньгә якты бер нур, ә аның кулларына җылы сыекча таралды, һавага кан исе бөркелде…

Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш иде. Моңа кадәр гел шулай була иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Кулы аны тыңламады.

Мускулларын киерергә, кинәт килгән гайрәт белән малайның муенына сызарга теләсә дә, куллары камыр булып таралып төште, куллары аны тыңламады. Яклау эзләгәндәй, тирә-ягына каранып алды. Каршыдагы почмактан аңа ике янар күз текәлеп тора иде. Бу ике күз, акрын гына зурая барып, ике кояшка әверелде. Аның бөтен гәүдәсе камырга әйләнде, мускуллары, сеңерләре, ми күзәнәкләре… Барысы-барысы да бер мизгелгә таралып томанга әверелделәр дә кабат җыелдылар. Әмма кабат җыелганда нәрсәдер үзгәрде. Моңарчы беркайчан да болай булганы юк иде. Нәрсәдер үзгәрде. Нәрсәдер дөрес җыелмады. Нәрсәдер… Юк, барысы да үзгәрде. Барысы да башкачага әйләнде.

Ул бөтенләй башка дөньяда уянып китте.

Караңгылык кешесе бөтенләй башка булып уянып китте.

Идәндә яткан ике малайны ул түгел, ә бөтенләй бүтән кеше, ниндидер авыру, явыз бәндә бәйләп салган иде. Бу малайларның беркем алдында да бер гаебе дә юк иде. Әмма кемдер аларны һәлак итәргә теләгән. Аларны кичекмәстән коткарырга, теге бәндәнең явыз тырнагыннан азат итәргә кирәк иде.

Ул тиз генә малайларны бәйдән ычкындырды да эткәләп-төрткәләп ишеккә юнәлтте.

– Барыгыз! Барыгыз тизрәк! Теге ерткыч уянганчы китегез моннан! – диде ул, аларның язмышы өчен ихлас кайгырып, – тиз булыгыз.

Малайларның коты алынган сыман иде. Әмма озынрак буйлысы телгә килде.

– Курыкмагыз, абый… – диде ул, нәрсәгәдер гаебе бар сыман. – Ул ерткыч уянмаячак. Ул үлде. Сез терелдегез. Гомерлеккә.

Ул бу сүзләрдән аптырап катып калды. Бары тик аның мәгънәсе бар тулылыгы белән аңына барып җиткәч кенә малайга борылып нидер сорамакчы булды. Тик алар юкка чыккан иде инде.

Ул хәлсезләнеп таш идәнгә чүгәләде. Яманнан-яман төш күреп коты алынып уянган кеше хәлендә иде. Әмма күргәненең төш түгел, ә коточкыч чынбарлык икәнен ул аңлый иде. Күпме баланың гомерен өзде, күпме чәчәкне харап итте ул. Бу гөнаһлары өчен аңа мәңгегә дә бер дөньяда да кичерү-ярлыкау юк. Ул – Иблис. Ул Иблис иде… Ул чирле иде. Ул терелде. Әмма терелү аның өчен үлемнән дә авыр иде. Ничек якты дөньяга чыгар, кешеләр күзенә ничек карар?!

Юк, ул шушы подвалдан мәңгегә дә чыкмаячак. Ул шушы подвалда калачак. Шулай тиеш. Бүтән юл юк.

Ләкин яктылыкка чыгарга кирәк иде. Бу подвалда калсаң, тагын караңгылык кешесенә әйләнүең бар. Ул хәзер яктылык кешесе. Ул яктыга чыгарга тиеш!

– Мин яктыга чыгарга телим! – дип кычкырды ул. – Яктыга чыгачакмын! Кызым хакына! Яктыга. Күпме караңгыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга!

– Әти! Әти!!!

Кемнеңдер көчле селкетүенә ул уянып китте дә бернәрсә дә аңлый алмый ятты.

– Әти! Уян! Әти!

Кинәт ул барысын да хәтеренә төшерде. Илнур… Илнур аның үз малае иде. Ә Актүш кем?..

Радик бераз айнып киткәндәй булды. Алар кызы белән утрауга килгәннәр иде ләбаса. Аны уятучы Айгөл иде.

– Айгөл… Кызым…

– Әти, барысы да тәртиптәме? Син нык саташтың…

– Кызым…

– Су эчеп ал, әти… Мә… – Кыз аңа чынаяк сузды. – Тынычлан.

Радик комсызланып су эчте. Һәм кинәт күңеле тулып китте.

– Кызым. Балакаем минем… – Ул кызының учын яңагына кысты да сабый баладай үксеп елап җибәрде. – Гафу ит мине, кызым… Гафу итегез берүк… Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым…

Кинәт кемнеңдер кычкырганы ишетелде…

* * *

Анна бармаклары белән матрас читен тырнап соңгы тапкыр тартышты да хәлсезләнеп тынып калды. Өзәрдәй итеп тешләгән мендәр почмагын ычкындырып, авызы белән тирән сулыш алды. Михаил аның янына хәлсезләнеп сузылып төште. Бер мәлгә бүлмәдә тынлык урнашты. Анда бары тик йөрәк тибешләре генә ишетелгәндәй булды.

Бераздан хатынның уң кулы хәрәкәткә килде. Ул ирнең шәрә тәне буйлап карманып өскә менде дә аның яңакларыннан иркәләргә кереште. Михаил хатынының учларын эләктереп ирененә кысты. Анна терсәгенә таянып кырын әйләнде дә, башын ирнең күкрәгенә салып, чәчләре белән кытыклатып уйнады һәм үбәргә тотынды. Михаил аны култык астыннан эләктереп өскәрәк шудырды, иреннәрен эзләп тапты. Назлы, рәхмәтле үбешү озак сузылмады. Бераздан хатын башын күтәрде дә елмаеп иренең күзләренә текәлде:

– Ерткыч син!..

– Үзең соң… Үзең… Син теләсә кемне ерткычка әйләндерә аласың…

– Рәхмәт сиңа, җаным!

– Бердәнберем минем.

Иреннәр тагын кыска вакытка гына бергә кушылды.

– Күршеләр сизмәде микән?.. – дип гаепле елмайды хатын. – Сизсәләр харап инде…

– Юк… Тавышланмадык бит…

– Тавышланмадык?! Йорт селкенеп торды!

– Үзебезгә генә шулай тоела ул…

– Әй, сизсәләр… – Хатын янә ирнең иреннәренә сарылып алды. – Рәхмәт сиңа, бер генәм… Мин үләм икән дип торам…

Ир дәшмәде. Елмаеп кына куйды. Һәм хатынын үзенә кысты.

Беркадәр хәрәкәтсез яттылар. Сулышлар тигезләнде.

– Тыныч йокы, кадерлем… – дип, йокы аралаш пышылдады хатын. – Мин сине яратам…

– Мин дә сине яратам…

Башкача сөйләшмәделәр. Бераздан Анна улы янына күчеп ятты да тыныч кына мышнарга тотынды. Михаилга ул йокысында да елмаеп ятадыр сыман тоелды. Ир назлы гына итеп аның башыннан сыйпады, чәчләреннән үбеп алды. Ул бәхетле һәм рәхмәтле иде. Тиздән бөтен тәненең изрәвен тоеп, йокларга дип күзләрен йомды. Ләкин ул йоклый алмады.

Утрауга аяк баскач та ниндидер сәер халәт кичергән иде. Утрау аны ятсына, читкә тибәргә тырыша кебек тоелган иде. Хәзер ул моның алай түгеллеген аңлады. Ул үзе бу утрауны ят итеп күрә, ул үзе аннан канәгать түгел. Иксез-чиксез күлнең онытылган бер почмагында урнашкан бу онытылган утрау кайсыдыр ягы белән аңа үз тормышын хәтерләтә иде. Ул да бит нәкъ шушы утрау шикелле. Барысының да борын төбендә генә. Ләкин беркемгә дә күренми, аның кемлеген дә, ниндилеген дә белүче юк. Хәтта аның өчен җанын бирердәй булып яшәгән Анна да белми аның кем икәнен. Ул Михаилны мәхәббәт хакына Алласыннан ваз кичкән бер дин әһеле дип уйлый. Үзенең Алланы да оныттырып гашыйк итәрлек хатын булуы өчен горурлана. Һәм иренә булган мәхәббәте ярларына сыймый. Бу, әлбәттә, бәхет. Бәлки, Михаилның тормышында очраган беренче һәм бердәнбер бәхеттер бу Анна. Бердәнбер һәм кабатланмас. Шуңа да ул үзенең үткәннәрен аңа сөйләргә курка. Бәлки, Анна аңлар да иде. Ә бәлки… Кем белә… бернинди дә гарантия юк.

Хәтта аңлаган хәлендә дә… Михаилның кем икәнен белгәч, ул үзенекен тукый башлаячак. Болай итәргә ярамый бит, әйдә, туган ягыңа кайтып әйләник. Әти-әниеңне, туганнарыңны күрик, диячәк. Һәм Михаил моңа риза булачак. Аннага каршы торырлык кодрәте юк аның. Һәм үзенең дә теләге зур. Туып үскән җиреннән бер генә әйләнеп килү өчен әллә ниләр бирергә риза. Ләкин җанында курку яши. Гомер буена ниндидер курку яшәде аның күңелендә. Шул курку барысы белән дә идарә итте, барысын да бутап бетерде. Башта ук җиңә алган булса, хәзер бүтәнчәрәк килеп чыккан булыр иде. Барысы да. Һәм болай яшерен газаплар эчендә өзгәләнмәс иде ул. Ләкин барысы да башкача килеп чыкты, хәзер курку да башкачага әйләнде. Үсте, ныгыды. Ул авылына кайтуның нәрсә белән бетәчәген хәзер ачык чамалый иде. Иң кимендә дә Аннаны югалтачак ул. Ә Анна аның өчен бөтенесе дә. Һәм ул бу адымга бармаячак. Нәтиҗәдә әти-әнисенең рәнҗешен алып, каргалып кире китәчәк. Моңа аның тамчы да шиге юк иде. Беренче тапкыр түгел бит. Абыйсының нинди хәлләргә юлыкканын ул яхшы хәтерли иде…

Башта төрмәгә эләгүен хәбәр итәргә курыкты. Кайгырырлар, дөрес аңламаслар, гаепләрләр дип уйлады. Аннан чыккач, беркайда да үзенә урын табалмыйча, монастырьга керергә мәҗбүр булды. Монда беркадәр вакытка җан тынычлыгы тапкан кебек булды. Ә күңелен корт кимерә башлагач, үзенең дөньяда барлыгын хәбәр итәргә тагын курыкты. Аны беркем дә аңламаячак иде. Хәзер тагын… Әгәр адәм баласының гомерен бер генә сүз белән билгеләргә кирәк булса, Михаилның тормышын билгели торган ул сүз бар иде – курку. Ни өчен соң? Нигә барысы да болай килеп чыкты әле? Ә бит ул бернәрсәдә дә гаепле түгел иде.

Ул чорда авыл яшьләре Себергә күпләп китә иде. Акчаны мул түлиләр, эшкә урнашу мөмкинлеге бар, өйләнгәнче кесәңне калынайтып, тормышыңны бөтәйтеп алу өчен менә дигән форсат. Егет тә, армиядән кайткач, бергә укыган иптәше белән Сургутка юл алды. Себерне ул ташландык урын итебрәк күз алдына китерә иде. Элек сөрген урыны булган җир ич инде. Ә юньле урынга беркемне дә сөреп җибәрмиләр. Шундыйрак уйлар белән, тормышның бөтен кырыслыгына түзәрдәй булып килеп төште. Ләкин шәһәр матур иде. Кечкенә, пөхтә генә. Хәтта Татарстанның ваграк шәһәрләре дә моның белән ярыша алмый. Бөтен нәрсә дә кыйбаттыр дип уйлый иде башта. Әмма бәяләр артык аерылмый диярлек. Кием-салым кыйммәтрәк, әлбәттә. Аның каравы азык-төлек арзан. Шәһәр аңа шундук ошады. Төпләнеп калсаң да үкенерлек түгел. Бер атна чамасы эш эзләп йөргәч кенә монда аны беркемнең дә көтеп тормаганын аңлады. Эш табу җиңел нәрсә түгел икән.

– Кайгырма юкка, – дип күңелен күтәрде дусты. – Тормыш үзгәрмичә тормый ул. Сиңа да берәр җирдән урын табылыр. Мин бер айдан артык яттым беренче килгәндә.

Чынлап та, беркадәр вакыт үтүгә, эш табылды. Акчасын да ярыйсы түлиләр, һөнәре буенча да туры килә. Бары тик бер генә кыенлык бар – пропискасыз алмыйлар. Ә эш урының булмагач, беркем дә яшәү урыны бирергә атлыгып тормый. Шайтан куласасы килеп чыкты: эшең булмагач, яшәү урыны бирмиләр, яшәү урының булмаса, эшкә алмыйлар. Тәмам күңеле сүрелгән иде инде егетнең. Дусты бу юлы да ярдәмгә килде.

– Пропискага үземә алам мин сине, – диде ул. – Ләкин бездә озак яшәрсең дип ышандыра алмыйм. Яңа гына өйләнешкән кешеләрне аңларга тырыш инде. Җиңгәңнең бик көйсез чагы, бәби көтәбез бит. Эшкә урнаш та тору урынын хәстәрләрсең.

– Әлбәттә… – Дустына ул чиксез рәхмәтле иде. Чын дөресен ярып әйтүенә дә үпкәләмәде. Барысы да егетләрчә. – Рәхмәт, дускай. Болай да җитәрлек интектердем сезне.

– Ансыз гына булмый ул… – дип елмайды дусты. – Без кемнедер интектереп киләбез дә, бер урнашып алгач, бергәләп гомер итәбез. Эшкә урнаша торган җиреңнең тулай торагы бармы соң, белешмәдеңме?

– Прописка сорарлык булгач, бүлмә бирергә бик атлыгып тормыйлардыр инде.

– Анысы да дөрес… Нишләргә уйлыйсың соң?

– Белмим әле…

Дусты әйтергәме-юкмы дигәндәй бермәл икеләнеп торды:

– Бер вариант бар ул. – Ул тагын туктап калды. – Әйтсәм ачуланма түлке, яме.

– Юк инде. Нишләп ачуланыйм ди.

– Мин әйтеп кенә карыйм. Кабул итсәң яхшы. Кабул итмәсәң яхшы. Барысы да үзеңнән тора.

– Әйтсәң әйт инде. Әйтмәсәң, башны катырма.

– Бездә бер тол хатын эшли. Ире сөяркәсенә күчеп киткән. Баласы юк. Теге көнне безнең конторага килгән идең бит. Шунда сиңа күзе төшеп калган. Сораштыра. Ну, мин сөйләп бирдем инде. Ул үзенә фатирга кертергә каршы түгел.

– Йортка кертергә диген инде.

– Йортка кертергә түгел. Фатирга кертергә каршы түгел.

– Күпме түләргә кирәк инде?

Дусты пырхылдап куйды:

– Анысын үзегез килешәсез. Бик дәртле хатын инде. Аңа кочаклап ятарга ир кеше булса, бүтәне кирәкми дә. Ну, ашарга-эчәргә алырсың, анысы сүзсез дә аңлашыла.

Егет уйга калды.

– Бер яклап карасаң, ярамаслык түгел. Өстең бөтен, тамагың тук була. Баш очыңда вакытлыча түбә дә бар дигән сүз. Аякка басканчы ярап торырлык. Ә тора-бара үзең хәстәрлисең. Килешеп китсәгез, бергә яшисез. Килешмәсәгез, башыңны алып китәсең.

Егет дәшмәде.

– Үзең карыйсың инде.

Эшкә урнашкач, бөтен шәһәрне бер итеп яшәр урын эзләде. Ләкин бернинди дә җай килеп чыкмады. Урын тәкъдим иткән җирдә хакны кыйбат сорыйлар, очсызлысында буш урыннар юк. Кайда барсаң да бер балык башы икән бу дөнья – берсе булса, берсе юк икән. Әле вокзалда, әле бергә эшләгән иптәшләрендә, әле «җир»дәге танышларында кунып айдан артык йөрде дә, дустының теге сүзен исенә төшереп, тәвәккәлләргә булды. Башкача булмый иде. Югыйсә эшләгән бөтен акчаң күчтәнәчкә китеп бара.

Хатын ярамаслык түгел иде. Егеткә ул беренче күрүдә үк ошады. Ниндидер назлы, үзенә тартып тора торган бичә. Мондыйлар белән бер бүлмәдә яшәргә дә, эшләргә дә, кочаклашып ятарга да була. Беренче күрү белән шулай уйлады егет һәм күңеленең кайсыдыр почмагы белән тойды – әлеге фикерләрнең тууына чарасызлык та беркадәр сәбәпче иде. Шулай итеп бер кыек астында яши башладылар һәм беренче төнне үк бер юрган астында очраштылар. Иртән уянганда икесенең дә күз төпләрендә зәңгәрсу түгәрәкләр хасил булса да, икесенең дә карашлары канәгатьлек белән балкый иде. Мәхәббәт түгел инде бу. Күрер күзгә бик назлы күренсә дә, бу хатынны үз түшәгеңә яткыру өчен әллә ни зур егетлек тә кирәкми. Шуңа күрә аның белән йоклауның шатлыгы да шул чама гына. Ләкин кот очыргыч кайгы да, зур югалту да түгел.

Ул вакытта шулай уйлаган иде егет. Хәзер аңа болай булып тоелмады. Гомеренең әллә нинди чит-ят сукмакларга кереп китеп, чуалып-чияләнеп бетүе өчен нәкъ аның шушы хатынга фатир керергә риза булуы сәбәпче булып тоелды бүген. Чөнки барысы да шуннан башланды бит. Себергә күпләр китә. Күпләр йортсыз, эшсез йөри. Ләкин барысы да үз юлын таба. Эшен дә, яшәр урынын да. Аз гына сабыр булса, вакыйгаларны үзе теләгәнчә ашыктырырга тырышмаса, ул да коры калмас иде. Ләкин ул сабырлыгын тиз җуйды һәм җиңелрәк юлны сайлады. Ә ул юл менә нинди хәлләргә китереп җиткерде!

Әлбәттә, бу ханым бер иргә генә канәгать булып ята торган булса, болай килеп чыкмас иде. Шулай әкрен генә үз көннәрен үзләре күреп, өлешләренә төшкәне белән канәгать булып, беркемгә дә комачауламыйча гына яши бирерләр иде.

Ләкин алай килеп чыкмады. Егетне тиздән вахталы эшкә күчерделәр. Ул унбиш көн тайгада ятты, унбиш көн әлеге хатын янында. Вахтадан кайткан вакытларында фатирда бик зур кәеф-сафа эзләрен дә күргәләде. Хатынның йокысызлыктан шешенеп беткән йөзе дә, анда-монда тәгәрәшеп яткан шешәләр дә булды. Хәтта карават астыннан кулланылган презерватив та чыкты. Ләкин егет тавыш куптармады. Хәтта кырын күз белән дә, шаяртып та эчендәген сиздермәде. Аңа, әлбәттә, уңайсыз иде. Куеныңда дөньясын онытып, кайнар сүзләр пышылдый-пышылдый, акылыннан шашардай булып назланган хатынны башка берәүнең кочагында күз алдына китерү бер иргә дә җиңел түгел. Әмма егет артык пошынмады да. Ул аның хатыны түгел ләбаса. Ул егет яшәгән фатирның хуҗасы гына. Акча сорамый, юкка-барга бәйләнеп бармый, хаҗәтен үтәп тора… Ә көнләшү дигән нәрсә булмады. Ул моңа кадәр дә кемнәрнеңдер куенында эрегән, моннан соң да шулай дәвам итәчәк. Һәм вәссәлам.

Егет аны беркемнән дә көнләмәде. Ләкин… Ләкин бу чибәр ханымны, түшәктә сиңа оҗмахның бөтен почмакларын күрсәтеп чыга алган дәртле ханымны, чынлап яратучылар да булгандыр. Чынлап яратучылар һәм анда фатирда торган егеттән («Ә без аның белән бернинди дә мөнәсәбәттә түгел. Ул мине бөтенләй кызыксындырмый».) көнләүчеләр булгандыр. Һәм бер аннан гына да түгел.

Ә бәлки, ире шушы йортка ияләшкән берәр хатынның түземлеге соңгы чиккә җиткәндер. Алай булуы да мөмкин иде. Чөнки чибәрбикә өчен өйләнгән-өйләнмәгән дигән төшенчә бервакытта да булмады. Ярарлык дәрәҗәдәге матур һәм сәламәт ир булса, калганы әһәмиятсез иде. Һәм аңа Ходаймы, табигатьме шундый сәләт биргән, хатын теләсә кемне дәрте ташкан айгырга әверелдерә ала иде. Кайчагында егет болай да уйлап куйгалады: «Җенси куәтен җуйганнарны җыеп дәваласа, бу дөньядагы иң бай хатынга әверелер иде, шайтан алгыры! Мин беркайчан да үземне шундый сексуаль ирмен дип белми идем. Искиткеч бит, искиткеч!» Үзенең яшәү рәвеше белән телгә керсә дә, кемнәрнеңдер җирәнүле карашына дучар булса да, бу ханымны хөрмәт итә иде ул. Аңлап та, аңлатып та булмый торган ниндидер үзенчәлекле ярату белән ярата иде. Вахтага киткән чакларында аңа тартыла, озаграк күрешми торсалар сагына иде.

Ул көнне дә сагынып кайтты егет. Ләкин кайту белән фатирга ашыкмады. Аңа тулай торактан бүлмә бирергә тиешләр иде, караңгы төшкәнче шунда барып, бүлмәсен карап кайтырга булды. Ачкычын кулына алса, бүген хатын белән төн үткәрер дә иртәгәдән шунда күчәр. Ни әйтсәң дә үз бүлмәң булу яхшы. Ә хатын белән араны өзәргә теләмәсә, баргалап йөрер, куна калгалар… Тиз булыр, бүлмәмнән бер урап чыгармын да кайтырмын дип уйлаган иде. Алай килеп чыкмады. Ачкычын бирде комендант. Бүлмә соклангыч иде. Бер карасаң, артык әллә нәрсәсе дә юк. Бүлмә тек бүлмә инде. Ләкин ул бүлмәнең үзеңнеке булуы соклангыч иде. Кечкенә булса да, үз дөньям бар дигән сүз бу. Үз тормышым белән яши башладым дигән сүз. Егет вахтадан кайткан сумкасын шунда калдырды да коридорга чыкты. Комендант аңа елмаеп күз кысты:

– Иртәгә минем ял көне. Синең дә ялга кайтыш. Бүлмәне юып алабызмы әллә?

Егетнең моңа теләге юк иде. Ләкин карышырга да кыенсынды.

– Ныклап урнашкач, иркенләп юарбыз әле…

– Анысы берсүзсез шулай. Ләкин минем бүген эчәргә кәеф бар. Шуңа күрә без бүлмәне икәүләп чылата гына торыйк.

– Ярый алайса. Хәзер кибеттән урыйм.

– Юк, син аңламадың… Аракы минем үземдә дә бар. Берүзем эчә алмыйм ич инде. Аннан соң, сөйләшер сүз дә юк түгел.

Бүлмәгә кире кереп утырдылар. Комендант кәрәзле телефоныннан кемгәдер шылтыратты да озакламый закускалар белән бер ярты китерделәр.

– Сине бик яхшы сварщик дип ишеттем… – диде комендант, икешәр рюмка түңкәреп куйгач. – Халык сөйләсә, дөрес сөйли бит инде. Ә мин бүгеннән яхшы сварщикка мохтаҗмын…

Егет, әлбәттә, риза иде.

Йомышларын йомышлап килешкәч, тагын берешәр рюмка җибәрделәр дә комендант чыгып китте. Аның фатирындагы торбаларны алыштырырга гына кирәк икән. Ике-өч көнлек эш инде. Бушка, әлбәттә. Ләкин яшәр урын тапкан егет өчен акча әлегә бик мөһим дә түгел иде. Ул шатланып калды. Өстәлне җыештырды да фатирына кузгалды. Комендант белән берне төшергәч, аппетиты ачылган сыман тоелды һәм ул, юл уңаендагы мәйханәгә кереп, йөз граммлап чыкты, аннан соң фатир янындагы супермаркеттан күчтәнәчләр җыйды. Күтәргесез иде алган нәрсәләре. Ул моңа сөенде генә. Ни генә әйтсәң дә, фатир хуҗасына рәхмәте чиксез иде аның. Иң авыр вакытта зур таяныч булды. Бүгенге көнне дә бәйрәмгә әйләндерергә кирәк. Табын корып җибәрерләр. Туй табынын хәтерләтеп торсын.

Дәртле адымнар белән баскычтан күтәрелде. Кыңгырауга басты. Ишек ачучы булмады. Бераздан ул ишекне үзе тартып карады. Ачык иде. Ул инде Себернең сәер гадәтләренә күнегә төшкән иде, шуңа да уйлап та бирмәде. Монда ишек бикләү әллә ни әһәмиятле булып исәпләнми. Ул бикле булырга мөмкин, мөмкин ачык булырга. Тик сиңа бернинди дә карак кермәячәк. Тәртибе шундый.

Ишек төбенә сумкаларын куйды да аягын салды. Ишекне бикләде. Хәзер хатын аның тавышын ишетеп атылып чыгачак, егетнең куенына ташланачак. Ә аннан соң булачак хәлләр өчен ишекнең бикле булуы бөтенләй үк әһәмиятсез түгел иде.

Егет елмаеп куйды.

– Тук-тук-тук! Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр!

Ул кычкырып әйтте. Өйдә кеше булса, ишетмичә кала алмый иде. Сүзен тагын кабатлады. Җавап булмады. Инде аның иренендәге елмаю җыелыбрак калды, һәм ул эчкә атлады. Бер мизгелгә күңелен рәнҗү уты телде. Түрдәге караватта хуҗабикә ниндидер ир белән ята иде. Шәп-шәрә килеш. «Ник монда килдем әле мин, тиле, – дип уйлады ул. – Үз бүлмәм бар көенә нишләп йөрим монда? График буенча иртәгә генә кайтырга тиеш идек бит. Нишләп әле шуны онытып җибәргәнмен?!» Күңелендәге үкенү, рәнҗү ачысын кинәт гаҗәпләнү алыштырды. Ир дә, хатын да селкенмиләр иде. Кинәт ул ак простыня буйлап идәнгә тамчылаган канны күреп алды. Боларны кемдер үтереп чыгып киткән иде. Күптән түгел генә. Кычкырып җибәрде. Һәм, уйларының дөреслегенә ышанырга теләгәндәй, аяк астында яткан пистолетка үрелде. Пистолет җылы иде. Ул әлеге пистолетның чын икәненә ышанырга теләмәде. Бу уенчык пистолет кынадыр. Моның белән кеше үтереп булмыйдыр. Һәм караватта яткан ир белән хатын да үле түгелләрдер. Алар бары нәрсәдер уйнаганнар гына һәм хәзер үлгәнгә сабышып яталар гына. Бәлки, чынлап та шулайдыр… Ул көч-хәл белән аякларын сөйрәде. Ләкин аларның күкрәгендәге пуля эзен күргәч, моңа тамчы да ышанычы калмады. Кычкырырга итте. Тавышы чыкмады. Ул, җаны суырып алынган бәндәдәй, бүлмә уртасында аңгыраеп басып торуын белде.

Бары тик өйгә кемнәрдер атылып кереп, үзен идәнгә егып салгач кына нинди хәтәр хәлгә юлыгуын аңлады. Тик ул гаепсез иде. Ул үтерүче түгел.

Ләкин ул үзенең үтерүче түгеллеген судта исбатлый алмады. Һәм унбиш елга төрмәгә эләкте. Хәзер аңлый инде, үтерүче булмаса да, гаебе юк түгел иде. Ул үз тормышын гөнаһтан башлады, ә сафлыктан башланмаган юл сафлыкка илтми. Гөнаһ… Иректә чагында бу сүз аның төшенә дә кереп карамады бугай. Бары тик картәтисе, ә кайчагында әнисе дә гөнаһ турында искә алалар иде. Ләкин егет аларга бернинди игътибар бирми, бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып ычкына. Дин турында да артык югары фикердә булмады. Бары тик төрмәгә килеп эләккәч кенә мәңгелек төшенчәләр турында уйланырга вакыты күбәйде.

Үтерүчеләрне, гадәттә, җансыз һәм таш күңелле кешеләр итеп күзаллыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Алар да бөтен кешеләр шикелле үк яхшы һәм яман сыйфатлар җыелмасыннан тора. Һәм бөтен кеше шикелле үк газапланалар, шатланалар, сокланалар, җирәнәләр. Алар да гади һәм гадәти кешеләр. Бары тик тормышның билгеле бер мизгелендә холыкларының тискәре ягы өстенлек алган. Кылган гөнаһлары өчен чын күңелдән үкенүчеләр дә, Алладан да, шайтаннан да өметен өзеп башларын сантыйга салучылар да – барысы да бар алар арасында. Төрмә тормышында әйбәт якларыңны күрсәтү өчен шартлар юк, әлбәттә. Монда усаллык хөкем сөрә. Ерткычлар зонасы. Хәтта күңеле белән бик үк явыз булмаганнар да әйбәтлеген яшерергә мәҗбүр. Изгелек монда йомшаклык билгесе шикелле кабул ителә. Ләкин төрмә яхшы эшләрдән, изге гамәлләрдән мәхрүм түгел. Һәм тоткыннарның күңелен яшерен кимергән бер нәрсә – «ник әле болай килеп чыкты?» дигән сорау – аларны уйланырга, бөек төшенчәләр турында фикер йөртергә мәҗбүр итә. Һәм дин юлына этәрә. Әлбәттә, бүтән сәбәп тә бар. Төрмә кырыслыгыннан качарга, беразга гына булса да реаль чынбарлыктан аерылып торырга, үзеңне дә башкалар кебек үк Алланың тигез хокуклы бер бәндәсе итеп тоярга тырышу. Адәм баласы һәрвакыт аңлауга, күңел җылысына мохтаҗ. Ләкин төрмәдә аны табып булмый, эзләнеп тә булмый. Бу йомшаклык. Әмма ул җылылыкны Ходайдан эзләү – табигый нәрсә.

Аларга төрле дин әһелләре килә иде. Баптистлар да, иудейлар да, православныйлар да. Муллаларның гына никтер күренгәне булмады. Әлбәттә, православныйлар еш килә, бу дин ни өчендер дәүләтнең рәсми дине рәвешендәрәк кабул ителә иде. Михаил да шуңа тартылды. Аннан соң, зонага килгән поп үзе дә яхшы кеше иде. Тормышның ачысын-төчесен күргән егет һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә. Һәм аның белән аралашкан саен, күңелне ниндидер җылылык, киләчәккә ышаныч биләп ала иде. Михаил… Ул чакта үз исеме белән яши иде әле ул… Ул бөтен поплар да шундый изге күңелледер дип уйлый, моңа бөтен барлыгы белән ышана иде. Һәм диннең тәгълиматлары да, һәм поп та аңа якын булып тоелды. Ул алар белән якынайган саен, күңеленә тынычлык тапты. Һәм кайсы вакытларда: «Ник безнекеләр христиан динен өнәп бетермәделәр икән. Менә дигән якты дин ич. Ник бөтен ил шуны тотмый икән?» – дип уйлады. Бары тик соңыннан гына, төрмәдән чыгып, чиркәүгә урнашкач кына, үзенең никадәрле хаталануын аңлады. Төрмәгә килеп йөргән поп кебекләрне сирәк очратты ул иреккә чыккач. Һәм бер нәрсәне аңлады: дин әһелләре дә бөтен кешеләр шикелле үк яхшы һәм яман сыйфатлар җыелмасыннан тора. Һәм бөтен кеше шикелле үк алдашалар, урлашалар, талашалар, бер-берсенә мәкер коралар икән… Алар да гади һәм гадәти кешеләр. Бары тик тормышның билгеле бер мизгелендә холыкларының яхшы ягын гына күрсәтеп алалар. Ләкин боларны аңлау Михаилга җиңеллек өстәмәде. Дин әһелләренең изге күңелле булуы аның өчен күпкә яхшырак буласы иде. Бу аның туган ягына кайту мөмкинлеген өзде. Улын күрсә, әнисенең йөрәге ярылачак иде. «Кем минем улым?! – диячәк ул, рәнҗүле күз яшьләрен түгеп. – Түремчик, поп!» Һәм ул малаеның төрмәгә эләгүен, хәтта адәм үтерүен кичергән очракта да попка әверелүен күтәрә алмаячак.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации