Электронная библиотека » Марсель Галиев » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Тимә, яшәсен!"


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Марсель Галиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Үлеп укыйсым килә

Мәктәп – авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән биек булып, күркәм урында утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәп бинасына алып килә. Бакчасында агачлар мулрак үсә. Кече капкасы да мәгънәле шыгырдап ачыла. Монда бар да белмәвеңне белүгә корылган.

Алты яшьтә чагымда ук, кызыгып, мәктәпнең ишеген ачып кердем бит мин. Кердем дә зур коридорда югалып калдым. Беренче классларны укытучы Фатыйма апаны читтән генә күреп белә идем, үтеп барышлый, тукталып, миңа сүз катты:

– Әллә укыйсың киләме?

– Үлеп укыйсым килә…

Фатыйма апа көлеп җибәрде. Нигә дисәм, минем «үлеп» дигән сүздән көлүе икән. Ул аны янәшәдән үтеп барган укытучы абыйга: «Шулай дип әйтте бит менә бу үскән малай», – диде. Икесе дә көлештеләр. Нәрсәдән кызык таптылар, аңламыйм. «Үлеп ашыйсым килә», яисә «үлеп йоклыйсым килә» диләр бит инде өлкәннәр.

Фатыйма апа мине, җитәкләп, класска алып керде. Иң арткы партадагы буш урынга утыртты. Дулкынланудан калтырыйм. Үзем сөенәм, бу – минем өчен белем ачкычына тәүге тапкыр үрелеп алу мизгеле иде.

Батырлыгымны җыеп, тагын шулай, тагын килгәләдем. Шөкер, куып чыгармадылар. Бәхеткә, арткы партада урын гел буш була иде.

Менә мин бүген, беренче класска барырга дип, урамга чыктым. Карыйм, Зөфәр килеп ята, ул арада капкадан Фаварис чыкты. Өчебез дә ак күлмәктән, кара чалбардан. Зөфәрнең китап-дәфтәрләрен әнисе зәңгәр яулыгына төреп, кул тоткычы калдырып төйнәп биргән. Фаварис киндер букча тоткан. Минем кулда әти фанердан ясап биргән дипломат: тоткалы, элгечле. Яшел төскә буялган. Аның каравы һәрберебезнең Әлифбасы бер үк төрле, сыныйм бу малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле.

Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени.

Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның җир үлчи торган саженына охшаган хәреф – «А» хәрефен, алфавитның гаскәр башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!..

Беренче тәнәфескә чыккач күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп, көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә… Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: «Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап…» – дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам…

Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит югыйсә… Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә аста әүмәкләнүчеләргә берни булмады…

Укудан кайтканда, мине, шорник Шәрип абзый юл уртасында туктатып: «И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде», – дип, яратып кына борынны кысып китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке – тагын әллә нинди төсмерләргә таркалып, борынны үчекли башлады. Мин, йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен берсе уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.)

Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды:

– Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга кызыклы китаплар ала башларсыз…

Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан-сузыла бит аның.

Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә.

– Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, – диде ул, елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып бирде, укып күрсәтүемне үтенде.

Йөгертеп кенә укып биргәч, «машалла» дип, башын чайкап куйды да исем-фамилиямне сорап яза башлады.

Фанер дипломатка мин хуш исле китапны урнаштырып, өйгә йөгердем.

И ул чаклар…

Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү – үзе бер бәла. Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары, җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук кычкырып тора. Нинди әрсез, тешләк төс ул шәмәхә төс… (Кием-салымында, кул бармакларында шәмәхә төснең муллыгына карап, кайсы баланың ничәнче класста укуын чамалап була иде.)

Минем дә фанер сумкамның бер чите эчтә түгелгән кара агып чыгып, Татарстан картасына охшап җәелде. Хәзер инде минем шапшаклыгымны бөтен урамга кычкырып барасы бу сумканы ничек тотып йөрим…

Шуннан соң әти миңа каешын иң аша асып йөрешле күн сумка алып кайтып бирде. Ачып җибәрәсең – ике бүлекле, берничә каләм кертеп куя торган оясы да бар. Моны күрүгә, малайлар, көнләшеп: «Ат печүче, ат печүче сумкасы таккан, ыстырам», – дип үртәргә керештеләр.

– Командирлар сумкасы бу! – дигәч кенә тындылар.

Дүртенче классны тәмамлаганда, мин китапханәдәге бөтен татарча китапларны укып чыккан идем инде. Бөтен дим дә… Әлбәттә, меңләп түгел, билгеле… Шулай да шактый бар иде.

Ике китап кына укылмыйча калды. Берсе – Тургеневның «Рудин» ы, икенче калын китап – Войничның «Кигәвен» романы. Икесе дә тәрҗемә. Мин аларны укый башлап, берни аңламыйча һәм аңларга да теләмичә ташладым. (Бик күп еллардан соң сатып алдым мин Этель Войничның «Овод» дигән китабын. Ятты-ятты, тотына алмадым. Малай чакны үпкәләтермен шикелле тоелды, актыкта букинистка илтеп аткардым.)


Менә ул – без бишенче класска укырга килгән Туйкә сигезьеллык мәктәбе. «Г» хәрефе сыман төзелгән, кызыл түбәле мәһабәт бина. Комташ диварлары яңгырлы көндә каралыбрак китә, кояшлы көндә төрле төсләргә кереп яктыра, кышын һәр ташына сыкы сара да, көмештән коелган шикелле, җем-җем итеп тора.

Зәңгәр рамлы зур-зур тәрәзәләре тезелеп киткән мәктәп бинасы Парфенон сарайларыдай бик борынгы заманнарда салынгандыр кебек.

Җиз кыңгыраулы мәктәп… Куе бакча… Нинди иркен, чирәмле ишегалды… Салам-шифер түбәле авыл уртасында үзенә бер оазис, серле утрау…

Менә шул утрау уртасыннан, кулын артка куеп, Усманов абый килә. Куе зәңгәр төстәге каплавычлы кесәле френч, яшькелт төстәге галифе чалбар кигән. Билендә – портупеялы офицер каешы. Хром итекләре гаҗәп пөхтә ялтыратылган, хәтта яңгырлы, пычрак көннәрдә дә бер генә тап та күрмәссең – көзге кебек. Текә маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри. Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә.

«Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы – генерал итеп куярлар иде аны», дип уйлый идем мин.

Без аны «директор абый» дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып, мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр шикелле барасың. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнеп чыга.

Гадәттән тыш усал тоела иде ул.

Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый.

Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да, синең нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек.

Сорау бирелгән: «Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?» Директор абыйның тавышы минем колак төбендә яңгыравын җуя алмыйча тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен, вакытны азга гына булса да сузарга иде… Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән күрсәткеч таягым Гибралтар бугазына килеп төртелә. Такыр башын кытыр-кытыр сыпырып торган малай нәкъ егерме өч елдан соң шушы Гибралтар бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр…

Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы эзләнә-уйлана, Урта диңгез буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм. Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз генә култык ясап кердеме – бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?!

Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда… Табып кара син диңгез эченнән диңгезне!

Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. «Биш» ле алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип, астан гына рәсем ясап утырган идем шул. Колагыма керде югыйсә «мәрмәр» дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни инде дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән.

Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам. Арткы партадан гел елмаерга кызыгып торган җәлпәк битле Мәхәсим кулы белән «болай таба, болай таба» дигәнне аңлата. Күрсәткеч таягым Кызыл диңгезгә кереп чума. Директор абый, коры чыбык сындырган шикелле итеп тамак кырып, минем тарафка юнәлә. Бетте… Мәхәскә ышанып соң. Ике көн дәрес калдырганы өчен, бүген иртән генә директор абый кызык итеп сүккән иде бит аны. Сәбәбен сорагач, Мәхәсим:

– Сыер суйдык, вакыт булмады килергә, директор абый, – дип җавап бирде.

Усманов абый тыныч кына:

– Ите күп чыктымы? – дип сорап куйды.

– Бер түшкә инде, директор абый.

– Мае күп чыктымы?

– Бер табак инде, директор абый.

Мөхәс шулай беркатлыланып җавап бирә, без исә тыела алмыйча көләбез. Шуның сүзен тыңлап соң… Сүәеш каналына нигә керергә иде миңа?! Әнә директор абыйның симез бармагы үрелде дә (чак укып өлгердем…) Эгей диңгезенең ярын шакый башлады. Дистә еллардан соң мин нәкъ шул бармак үткән төштә, Эгей диңгезенең зөбәрҗәт дулкыннарында су коенырмын. Иреннәргә йоккан тозлы дулкын тәме миңа аерата кадерле булыр. Зәйтүн куаклары төбендә, Азиянең эре йолдызлы күгенә карап, мин карта алдында торган шушы «бәхетсез» чагыма бер генә минутка булса да кайтып килергә кызыгырмын.

– Эгей диңгезеннән килеп, Мәрмәр диңгезенә бары тик Дарданелл бугазы аша гына эләгергә мөмкин! Менә ул!

Бармак безнең инеш кумырыгы кебек кечкенә генә уентыкка барып төртелә. Менә сиңа Мәрмәр диңгезе! Аргы яры күренмәгән гаҗәп зур диңгез икәненә мин аның соңыннан, үз күзләрем белән күргәч кенә ышанырмын.

Директор «ике» лене алай тиз генә куймый. Бер белмәүдән соң күңел нечкәрә, баш мие өчләтә тизлектә эшли башлый. Шуңа күрә директор абый икенче белмәүгә кадәрге араны файдаланып кала. Хәзер ул мине карта буенча «куа» башлаячак. Бүген миңа «диңгез көне» килде, ахрысы…

– Тимор диңгезен күрсәт!

Күрсәткеч таягым Австралия кырыена очып куна. Бу диңгезне мин Аркадий Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» дигән китап исеменнән хәтерләп калган идем. Нигә Тимур, безнеңчә тимер бит инде югыйсә… Сизеп торам: хәзер бөтенләй икенче киңлеккә барып төшәчәкмен.

– Бофорт диңгезе…

Таяк очы Аляска тирәсенә төртелә. Күз алдымда пәрәвез ятьмәсе кебек меридианнар, параллельләр биешә.

– Целебес!..

Мин тагын тропикка кайтып төшәм. Икенче белмәвем Тасман диңгезендә тәмамлана. Һәм кичәге «биш» ле кырыена журналда сытык чырайлы «өч» ле урын ала. Кеше башы бутап… океаннарга, диңгезләргә бүлгән булып… чынлыкта бөтен материклар да бер үк океан суы өстендә ята түгелме соң?!

Бу картаның нигә тузганын аңладым мин. Безгә кадәрге чабаталы малайлардан башлап, бездән соңгы буыннар да күпме йөзәчәк әле бу океан киңлекләрендә…

Атнакич мәктәптә танцы көне. Менә шунда инде Усманов абыйның директор икәне онытылып тора. Ул, чалбары ышкылып ялтырамасын өчен, тез башларына бәрхет чүпрәк яба да баянын кулына ала. Үзалдына елмайган шикелле бирелеп уйный. Китә бию, төрле уеннар. Укытучылар да – безнең арада. Иң яшь укытучыбыз – Алия апа. Ул һәр сүзне тәмле, ягымлы итеп әйтә белә. Чәченең бер генә бөртеген дә аерып калдырмыйча, үтә дә пөхтә итеп, артка толымлап үреп куйган булыр. Киеменнән ниндидер тыйнак хушбуй исе сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп китәр. Куллары шундый йомшак, нәфис бармаклы. Менә шул йомшак кулны тотып, аның белән танцы итү өчен без малайлар арасында яшерен бәхәс, чират бүлешү барлыкка килә. Алия апа исә беребезне дә нәүмиз калдырмый.

Без, чит авылдан килеп укучылар, тулай торакта яшибез. Алия апа – безнең яңа тәрбияче. Йокы сәгате җитәр алдыннан килеп керә. Пальтосын, мамык шәлен салып куя да өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә башлый. Әгәр ул укытучы булмаса, гел елмаеп кына торыр иде. Ә болай җитди булырга тырышудан ике каш арасына җыерчык сызыла. Шул җыерчыкны кул белән тигезлисе, Алия апаны гел ягымлы итеп күрәсе килә. Бераздан ул кызлар бүлмәсенә кереп китә. Без, каударланып, аның элгечтәге пальтосы янына җыелабыз. Мондый пальто авылда беркемдә дә юк. Якасы гаҗәп йомшак, күпереп торган затлы мехтан. Хуш исле якага йөзебез белән чумып та, кул белән сыйпап да карыйбыз. Бер-беребездән көнләшү китә… Шулчакта ишек ачылса, корт чаккан кебек, элгеч яныннан дәррәү сибелешәбез.

Сәгать унбердә Алия апа, безгә хәерле йокы теләп, утны сүндерә дә өенә кайтып китә. Әмма хәерле йокы безгә тиз генә килми шул әле.

Менә кемдер тамак кырып куя. Карават шыгырдый. Ул арада ут кабызыла. Торып, чалбарларга гына тотынабыз – ишек ачылып китә. Алия апа! Чалбарның сыңар балагын гына кияргә өлгергәннәр, титаклый-титаклый килеп, одеял астына чума. Мендәр читен тешләп, көлүдән чак тыелып ятабыз. Алия апаның ризасызлыгы йөзенә алсулык булып чыккан. Ул тавыш күтәрми, бермәл сынаулы карап тора. Укытучының шелтәле күз карашын төбәп, мәгънәле тын торуыннан да хәтәр мизгел бар микән?..

– Ә мин сезнең турыда бүтәнчә уйлаган идем…

Ут сүнә. Ишек ябыла. Тын да чыгармый ятабыз. Безнең бит әле сукыр тәкәле, арка чабышлы, тагын әллә ниләр уйныйсы бар, кызлар стена какканчы дөбердәп, ду киләсе бар. Без шуңа күнеккән идек бит… Нигәдер барыбызга да оят. Ут кабат янмый. Стенада беркайчан да күкесе ишеген ачып чыга алмый торган сәгать кенә келт-келт «аксаклап» йөри.

Ачулануы да матур иде, килешеп тора иде үзенә Алия апаның. Без аңа сабыйлык яратуы белән сокланып караганбыз, ахрысы…

Ул безнең мәктәптә бер генә ел эшләде дә Башкортстанга, үзенең туган төбәгенә китеп барды. Күңелдә нәүмиз-якты моң гына калды. (Ничә еллар үткән бит инде югыйсә, ул һаман шулай сөйкемледер, ул һаман шулай унтугыз яшендәдер дип уйлыйм мин. Әгәр кайда да булса, нинди дә булса хатын-кызның тупас кыланышын, тәмсез сүз әйткәнен ишетсәм, гүзәл генә буласы җанның үз-үзен кимсетүенә әрнегән күңелемә дәва эзләп, мин еллар аша Алияне искә төшерәм…)

Укытучыларыбыз арасында Рафика апа – үзе бер дөнья. Ул кысыграк күзле, җиңел, нәфис гәүдәле. Тигез, ак тешләрен балкытып елмайса, класс эче яктылык белән тула иде. Директор абыйның дәресендә киеренке утырып оеган буыннарны без тәнәфестә генә язып бетерә алмыйбыз, Рафика апа дәресенә дә кала. Ул тактага борылган арада, бер-береңә төртешеп алырга да, хатлар ыргытып «сөйләшергә» дә мөмкинлек туа. Әмма без Рафика апаның әйбәтлегеннән алай ук усал файдаланмыйбыз. Чама белеп кенә.

Ул чакта, хәзерге кебек, Җир шарын футбол тубы кадәр итеп кенә күрсәткән телевизорлар юк иде. Дөресен әйткәндә, чын футбол тубын да кулга тотып караганыбыз булмады. Әгәр бүгенге мәктәпләрдәге кебек бай спорт заллары булса, безнең арадан да, бәлки, дөньяга исеме билгеле спорт мастерлары чыккан булыр иде.

Ләкин без барыбер дәрестән тыш вакытларны күңелле үткәрә идек. Рафика апа ни генә уйлап чыгармый.

Беркөнне ул район үзәгеннән күп итеп лозунг яза торган каләмнәр алып кайтты. Зур-зур хәрефләр әнә ничек җиңел генә языла икән! Әмма Рафика апа кулыннан матур яралган хәрефләр безгә алай тиз генә бирешергә теләмәде. Дәррәү, класс белән тотынсак та, бу һөнәрне үзләштерүчеләр соңыннан бер-ике генә калды.

Рафика апа мәктәпкә мандолиналар кайтартты. Тагын без күмәкләшеп уйнарга өйрәнә башладык. Бармак битләре канап, тиресе берничә кабат сыерылып төшкәнче, айлар буе маташсак та, шома итеп уйнауга берничә кеше генә иреште. Концертлар куйганда, без ике егет, ике кыз, сәхнәдә мандолинада уйный идек.

Фототүгәрәк оештыргач та, шулай булды.

«Сәләтсез кеше булмый, һәммә кешегә дә тумыштан нәрсәгә булса да сәләт бирелгән», – дия иде Рафика апа. Юк мөмкинлекләрне дә бар итеп, ул бездә нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяткан икән.

Рафика ападан без беренче тапкыр «коллекция», «коллекционер» дигән сүзләрне ишеттек. Хикмәтен аңлагач (ул чакта ни бар иде соң әле…), ярышып, шырпы кабындагы рәсемнәрне җыя башладык.

Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рафика апаның «поход түгәрәге» оештыруы барыбызга да хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы көндә беренче сәяхәткә кузгалдык. Укытучыбыз: «Туган җир матурлыгы», – дип аңлаткач, карлы таулар, урманнар күрер күзгә күнегелеп беткән булса да, бөтенләй яңа яктан ачылып китте. Тирән тарлавыклар, боз астында яшеренеп яткан инешнең кар бүрекле текә ярлары, чытырманлы урман ешкынлыклары – бар да ниндидер сергә өртелгән кебек. Әйтерсең моңа кадәр беркем дә монда аяк басмаган, гүя без, беренче эзләр салып, яңа дөньялар ачарга чыкканбыз.

Ләкин көтелмәгән хәл маршрутны үзгәртте дә куйды. Урман арасыннан калкып торган текә таудан төшкәндә, мин каты гына егылдым. Рафика апа кызлар белән бергә тауны әйләнеп узарга дип астан киткән иде, күрми калды. Тауның иң хәтәр җирендә кинәт нәрсәдер тез астына шартлап бәрелде дә, сөрлегеп, мәтәлчек ата-ата барып төштем. Чаңгылар могҗиза белән генә сынмый калгандыр. Малайларның бердәм көлүе астында сызлаган тез тирәсен уа-уа тордым. Куаклыкка кереп карасам, чалбар балагы ертылган, тез шәмәе астыннан канлы уылдык бәреп чыкканмыни. Рафика апа күргәләгәнче дип, итекне тиз генә салам, кесәдән кулъяулыгымны чыгарам. Яра туры әрнеп сызлыймы, өшиме шунда? Малайлар кулъяулыкны бәйләргә булышалар. Аяк үземә генә сизелерлек булып калтырый. Чаңгыны көчкә беркетәм. Ул арада Рафика апа яныбызга килеп җитә.

– Ни булды, егылдыңмы? – дип сорый.

– Берни дә юк, Рафика апа, – дип кузгалам. Аякны бөгеп булмый. Барыбер сиздермәскә кирәк. Шундый матур сәяхәтне ярты юлда өзеп булмый бит инде.

Әмма Рафика апа нидер сизенә:

– Берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә, кая, күрсәт әле? – ди.

Мин аның саен үзсүзлеләнәм. Очраклы хәл аркасында кире борылыргамы? Тешне кысып булса да түзәргә кирәк. Ләкин чалбар ертыгын яшерергә тырышуым ярдәм итмәде, Рафика апа итегемне салдыртып, чалбар балагын күтәртеп карады да, манма кан булган кулъяулыкны күргәч, теш арасыннан авыртулы сызланып куйды.

Шулай итеп, кире борылырга туры килде. Якындагы авылның ферма йортына кергәч, Рафика апа яраны юып, тиресенә йод сөртте, аннары ап-ак марля белән бәйләп куйды. Яра шактый тирән, сөяккә кадәр җиткән булып чыкты.

Мин кыенсынудан, оялудан авыртуны да онытып утырам. Чыраена борчылу чыккан Рафика апа әледән-әле:

– Сызлыймы? – дип сорый.

– Юк, – дим, үз-үземә ачу килүдән тешне кысып. Минем җебегәнлек аркасында шундый көнгә калдык бит.

Ә малайлар:

– Мин дә чак егылмый калдым ул төштә… – дип, бер-берсен уздырып, минем хәлгә керергә тырышалар. Берсенә дә күтәрелеп карый алмыйм, шундый уңайсыз халәт… Рафика апа ул арада, мине кайтарып куярга дип, ат белешеп керә. Бусы тагын бер мәшәкать.

– Әйдәгез, капкалап алабызмы?! – дип, Рафика апа күңелсез тынлыкка җиңеллек кертә.

Кытай термосыннан булары чыгып торган кайнар чәй агызып, иң элек миңа бирә. Табын түгәрәкләнә. Май яккан арыш ипие, шикәр, «мендәр кәнфитләр» кебек нигъмәтләр уртага куела. Рафика апа һәммәбезгә дә берәр төче коймак өләшеп чыга. Шунда мин аның беренче тапкыр гап-гади кешеләрчә ашап утыруын күрдем. Укытучыларның ашавын мин уема да китереп караганым юк иде.

Мине өйгә атлы чанада китереп куюлары, әнинең куркынып каршы чыгуы, медсестра, килеп: «Яраңны Азнакай хастаханәсендә тектерергә иде, булмый инде, йод сөрткәч… Бер ай буена аягыңны бөкләмәскә тырыш, бөкләсәң, җөе аерылып китәчәк», – диде. Аның ике атна буе урында гына ятарга кушып китүе төш кебек кенә хәтердә калган. Ярый әле, икенче көнне ял иде. Әни чыгып киткән арада йөреп карыйм, тез бөгелми. Агач аяклы Мотыйк абзый кебек туры катырып йөрергә туры килә инде аякны.

Дүшәмбе көнне иртән караңгылы-яктылыда мәктәпкә юл тоткан иптәшләрем, кар сайратып, тәрәзә турыннан үтә башлагач, минем йөрәк тә очынып тибә башлады. Җиденче класска җитеп, минем бит әле бер дә дәрес калдырганым юк. Минсез мәктәптә әллә нинди яңалык булыр кебек. Нишләргә белмим, өйдә һава җитми башлады. Бик үтенеп, елап сорагач, ниһаять, әни күнде, инде яктырып килгәндә, бригадирның артлы чанага җигелгән атын алып кайтты. Бер атналык ризык һәм чаңгыларымны алып, мин чанага чыгып утырдым.

– Савыкмаган килеш, гарип калсаң, кемгә кирәгең булыр!.. – дип, әни юл буе битәрләп барды.

Әгәр мин барып күренмәсәм, Усманов абыйдан эләгәчәк Рафика апага. Яңадан безне бер тапкыр да походка җибәрмәячәкләр.

Күрше авылга юырттырып кына барып кердек. Тулай торакка әйберләрне кертеп урнаштыргач, әни минем сүзгә каршы килмәде, атын борып, кайтып китте. Бөгелми торган аягыма чаңгы кидем дә исән аягым белән этенеп барам. Аксау сизелми болай… Безнең класс тәрәзәсе капка ягына карый. Беренче дәрес Рафика апаныкы, ул тәрәзәдән күреп торачак. Ишек янына җиткәч, чаңгыны салып карга кададым. Иң кыены баскычтан менү, аякны бусага аша атлату булды.

Рафика апа минем өчен нык борчылган булгандыр, күрәсең, мин ишекне ачып керүгә, эчке шатлыгын яшерә алмыйча, бертын карап торды да:

– Килеп керер әле бу, – дигән идем. – Дәрестән соң без синең янга барырга торабыз тагын… – дип елмайды, парта янына килеп, җилкәмнән сыйпап алды. Мин шунда гына аңладым: әнием белән тиң күреп яратам икән бит мин аны…


Сигезенче класста укыган чагыбыз, беркөнне Фаварис йөгереп килеп керде. Әсәренгән.

– Бездә – яңалык! – ди. – Авылга эшләргә агроном килгән. Резидә апа. Ул бездә фатирда торачак, белдеңме!

Актанышның Пучы авылында туып үскән Резидә апа каршында башта ятсыныбрак торсак та, сизмичә дә ияләштек, тора-бара ул күңелләребезне яулап алды. Үзенә тиң итеп сөйләшү рәвеше, үз-үзен тотышы бөтенләй үзгә, әллә нинди җене бар иде аның. Юктан да кызык таба белә, мавыктыра, аның авызына гына карап торабыз. Ул безне үз биеклегенә күтәреп, үзен безнең биеклеккә төшереп гәп кора белә иде. Ул безне, кинәт кузгатып, йокыбыздан уяткан шикелле булды. Комсомол өмәләре үткәрәбез, концертлар куябыз. Бизәкләп, стена газетасы чыгарабыз. Клубка эленгән ул газетаны олылар да кызыксынып укый. Шул газетага Резидә апа һәммәбезгә шигырь язып килергә кушты. И азапландык инде, сүзләр шигырь калыбыннан бүселә дә чыга, өйрәтелмәгән тай кебек, рифмага буйсынып, тәртә арасына керәсе килми.

Сүзләрне тыңлата алмыйча аптырагач, мин Такташка ияреп, «Коммунизм кыры күренә» дип тәмамлап бер такмак әтмәлләдем һәм бүтән мәңге шигырь язу газабына алынмаска дигән исәпкә килдем. Бу – аерым бер кешеләр… юк, кеше дию генә аз, аерым бер затлар гына ирешә торган шөгыльдер, мөгаен.

Резидә апа безне иң якын кешеләре кебек каршы ала, нинди китаплар укуыбыз турында сораша, әллә нинди китап исемнәрен әйтеп, укырга киңәш итә. Кызганыч, ул әйткән китаплар русча булып чыга шул…

Җәй көне Казаннан Резидә апаның энесе кайтып төште. Бу хәбәрне ишеткәч, Зөфәр белән мин Фаварис янына дип килдек. Фәгыләттәй коймак пешереп йөри, Казан кунагы, чишмә яннарын карап кайтырга дип, аръяк болынга чыгып киткән икән.

– Әллә җүләр инде ул, – ди Фәгыләттәй. – Көзге каршына килә дә, кулларын бутап, көзгедәге үзе белән сөйләшә, – ди.

– Шигырь укый бит ул, әни, – дип, кунакны яклый Фаварис.

Без шаккатып калабыз: нинди шигырь, үзе язамы әллә?

Кичен клубка чыккач кына, Резидә апаның энесен күрергә туры килде. Зур түгәрәк башлы. Куе, тубал кебек чәче башын тагын да зуррак итеп күрсәтә. Аксыл пиджак кигән. Кыска аяклы.

Клубта ду килеп бию, танцы бара, ә ул, бернигә игътибар итмичә, озын блокнотын ачып тезенә куйган да нидер язып утыра. Матур авторучкасы елык-елык итеп ала.

Менә авыл кызлары аны кулыннан йолкып алып, бию кызган түгәрәк уртасына чыгардылар. Кунак егет карышмады, түгәрәк йөзенә елмаю җәелде. Болай, язу гамен алып ташлагач, йөз-кыяфәте шактый күркәм, чибәр булып китә икән моның.

Клубтан ул берничә кызны, култыклап, озата кайтты. Без читтән-читтән генә күзәтеп барабыз. Тавышы шәп, яңгырап тора. Сүзләрне әллә ничек, түгәрәк итеп, матур, аһәңле итеп әйтә. Кинәт туктала, кулларын бутый-бутый, такмак әйтә. Кызлар аны чыркылдашып мактыйлар.

Төнге Балтач урамын бер итеп барган, оста теле белән кайбер кызларның йокысын калдырган Казан кунагы киләчәктә журналист-язучы булып танылачак Рахмай Хисмәтуллин булып чыкты.

Беркөнне өйдән өйгә шундый хәбәр таралды: «Чёрный кайткан, Чёрный Фәрит кайтып төшкән!»

Хәтерлим бит мин аны. Язын, карлар эреп беткәнче үк, майкадан йөрер иде. Җәй көне инде, корымга баткан кебек, тулаем каралып бетә. Әнисе дә ак чырайлы югыйсә, әйтерсең лә ерак заманнарда бу нәселгә негр каны кереп калган…

Менә шул Фәрит абый кайтып төште дә, сайланып тормыйча, Резидә апабызга гашыйк та булды. Клубтан хәзер без түгел, ә Фәрит абый озата кайта Резидә апаны. Әлбәттә, көнләшәбез. Әмма ачуыбыз кабармый. Чөнки Фәрит абый бик ипле, ягымлы итеп сөйләшә. Аның хакында «төрмәдә утырып чыккан икән» диләр. Ышанасы килми. Күзләрендә тимер рәшәткә шәүләсе сизелми.

Клубның бер почмагында штанга, ике потлы герләр бар. Фәрит абый безне штанга күтәрергә өйрәтә башлады.

Армиядән соң ул кайсыдыр бер шәһәрдә яшәгән. Спорт белән шөгыльләнгән. Инде спорт мастеры була дигәндә… Кичке танцы мәйданчыгында аңа салмыш бер егет бәйләнә. Фәрит абый моны кысып алып, тынсыз калдырып тора да селтәп җибәрә. Көчсезлеген тойган егет, үчегеп, пычагын чыгара да Фәрит абыйның ботына кадый. Авыртуны әле сизеп тә өлгермәгән Фәрит абый теге егетне, бөгәрләп алып, койма аша ыргыта. Теге егетнең бу хәлне читтән күзәтеп торган дуслары булган икән. Берәм-берәм ташланалар Фәрит абыйга. Ә ул койма аша берәм-берәм ыргыта тора икән боларны. Шулай итеп, биш егетне ул томырып өлгерә. Аннары дружинниклар урап кулга алалар үзен. Кайсының ничек: кулы тайган, аягы сынган, кабыргасы чатнаган теге егетләр судта шаһит булалар…

Резидә апа бәхетеннән балкый иде. Янәшәсендә шундый егет калкан булып торсын әле. Кара костюмнан, ыспай гәүдә, тимер кебек тыгыз мускуллы. Иңнәре шакмакланып тора. Карасу йөз, кыска итеп алдырылган кыл каты кара чәч, шакмакланып тәмамланган ияк – бөтен торышы тимер кендекне бөгә ала торган ир-егет икәнлеген тантана итеп тора. «Чёрный», яки «Кара» Фәрит дигән кушамат та чат килешә үзенә.

Ул Резидә апага гашыйк иде.

Өйләнештеләр дә, Азнакайга китеп, оя кордылар. Очыбыз ятим калды. Хәер, безне дә бит Азнакай шәһәр шаукымы белән үзенә тартып алды…

Икенче мәктәпкә күчү икенче илгә күченү белән бер. Бөтен яклап, яңабаштан корылырга кирәк. Бар да үзгә, парталар, тәрәзәләр икенче, хәтта ишек тоткалары да ятсынып каршы ала.

Азнакайның беренче мәктәбен үз итеп, болгавыр дөньяга уралып кереп китәрме күңел? Әллә гел ятсынып, Туйкә мәктәбен сагынып, үз эченә йомылырмы?

Тугызынчы «А», тугызынчы «Б» классында без, аерым-аерым санаганда, утыз бишәр, бергә кушып караганда, йөз кырык күз, йөз кырык колак, җитмеш борын икәнбез. Укытучылар аптырый, мондый ташкынны күргәнебез юк иде әле, диләр. Һәм бик куаныч та күрсәтмиләр шикелле.

– Беренче чиректә үк кыскартачакбыз. Эленке-салынкы йөргәннәр белән хушлашырга туры киләчәк! – дигән кисәтү, шом салган карга кебек, баш түбәбезгә менеп кунаклады. Мондый чакта «Кемне дә булса куачаклар, тик мине түгел» дигән самими өмет һәркемне эчтән юатып тора бит ул…

Монда мөгаллимнәр укучыларга «Сез» дип эндәшә икән. Күнегелмәгән. «Сез» диюгә, үзеңне әллә ничәгә таркатылган кебек хис итәсең. Әкиятләрдә дию пәрие җиде башлы әнә, барыбер аңа «сез» димиләр…

Мәктәп директоры Хәмзин абый биләмәсендә төрле классларда алты йөз укучы, корт күче кебек быжылдый. Ул, кәкре башлы таяк тотып, сул аягын яннан алдырып, аксап йөри. Һәр авазны түгәрәкләп, ачык итеп, басым ясап, һәр сүз арасында чирек сулышлык ара калдырып сөйли. Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: фикерне сул ягы белән әйләндереп, кире яктан да белдерергә мөмкин икән бит. Әйтик, дежур укучы стенага элә торган карта эзләргә дип чыгып китә, шактый күп карталар саклана торган урыннан тапмыйча, башын иеп класска килеп керә. Шулчакта Хәмзин абый, бик җитди итеп, һәр сүзен кадаклап, болай ди:

– Син аны табар идең инде, таба гына алмагансың…

Без көләргәме-юкмы дип аптырап калабыз.

Икенче вакыт ул, югары классларны (йөзләп укучы) коридорга хәрбиләрчә тезеп бастырып, стенаны аягы белән тибеп кем пычратканы хакында сорау алды. Бик озак интектергәннән соң, берәү дә «мин» дип чыкмагач:

– Мин ул укучының фамилиясе Хәкимов икәнен әйтеп тормыйм инде, таралыгыз! – диде.

Класс җитәкчебез – математикадан укытучы Туйкин Әхсән Хәсән улы. Атаклы Туйкиннар нәселеннән. Кыска буйлы. Аягында – йомшак кунычлы кара читек. Мао Цз-дунныкы сыман, утыртма якалы, каплавычлы ике кесәле кара зәңгәр төстәге френч киеп килә. Чәчен такыр итеп кырдырган. Ап-ак чәч бөртекләре, ап-ак сакал-мыек төкләре чак сизелеп, җемелдәп тора. Кашы гына кап-кара. Ул, һәрвакыт каядыр ашыккан шикелле, гәүдәсен алга омтылдырып, очынып-очынып йөри. Аңа алтмыш яшьләр булгандыр ул чакта. Бакчасында төрле җиләк-җимеш, хәтта йөземгә кадәр үстерсә дә, аның төп дөньясы математика иде. Синус, косинус кебек телгә ят сүзләр аның әйтүендә ниндидер серле яктылык белән өртелә, әллә нинди катлаулы тигезләмәләр белән мәсьәлә чишеп күрсәткәндә, ул, яңа бер планета ачкан кебек, бәхетле халәткә безне дә алып керә, мавыктыра белә иде. Саннардан шигърият табу һәркемгә бирелмәгән шул.

Минем кебек математикага битараф туң башларны да ялыктырмас өчендер, бәлки, Туйкин ага дәрескә нинди дә булса яңа кәеф өстәп куя белә. Менә ул, ишектән атылып керә-керешкә үк:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации