Электронная библиотека » Марсель Галиев » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Тимә, яшәсен!"


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Марсель Галиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Бишенче, унбишенче, егерме бишенче, утыз бишенчеләр тактага! – дип, чатнатып, әче тавышын яңгыратып, өстәл янына ашыга. Журналдагы үз номерын һәркем хәтерли. Парта капкачлары шапы-шопы ачыла-ябыла – дүртәү тактага таба юнәлә. Туйкин ага безнең исем-фамилияләребезне яхшы белә, гадәттә, болай номерлап йөртми. Бу очракта… дәресне кызыграк итәсе килүдән генә…

Һәм ул, җитез генә килеп, янәшә торган ике кара тактаның да урта бер җиреннән акбур белән сызып төшерә. Үрелгән вакытта френч итәге күтәрелеп, эчтән зәңгәр майкасы күренеп ала. Тактадагыларга аерым-аерым мәсьәләләр биреп, классны да мәхрүм калдырмыйча, Туйкин ага дәресне башлап җибәрә.

Шулай биш-ун минут вакыт үтә. Каләм кыштырдавы, тактага тиеп-тиеп киткән акбур шакылдавы, ара-тирә пышылдашып алулар… Әгәр Туйкин ага яңа тема аңлатса, класс яңгырап торыр иде. Колакка катырак булганга, ул кычкырып сөйли бит.

Ә бүген ул аягын аякка чалыштырган, тезен кочаклап тәк утыра. Болай утыру ялыктыра, күрәсең, хәрәкәт кирәк. Менә ул, кинәт шапылдатып, аягын идәнгә төшерә. Без, сискәнеп, ялыктыргыч саннар дөньясыннан башны күтәрәбез. Тактадагылар да борылып карый. Туйкин ага бөтен классны дертләтүдән канәгать, мут елмаеп, ияген сыпырып ала да:

– Эшләгез… – ди.

Тактада, ниһаять, беренче булып мәсьәләнең очына чыккан укучы кыюсыз гына эндәшә:

– Мин бетердем.

Туйкин ага үзенә эш чыгуына куанып сикереп тора, тактадагы өстән аска кадәр шыбырдап тулган саннар буйлап күз йөгертеп төшә дә кинәт кычкырып җибәрә:

– Әллә шулай чыкты?!

Укучы тиз генә чүпрәк белән җавапны сөртеп куя. Ачулы кыяфәттә Туйкин ага сөзеп карап тора да шыпырт кына:

– Утыр… – ди.

Укучы болай гына бирешергә теләми, яңадан акбурны кулына ала, дөрес җавапны тапмыйча, мәйданны алай җиңел генә бирәсе килми. Ләкин Хәсән ага бу юлы катгый итеп, иренен кысып әйтә:

– Утыр!

Укучы, башын иеп, сытылган кыяфәттә үз партасына таба китеп бара. Ул арада Туйкин ага, акбурны алып, нәкъ баягыча җавапны калын итеп язып куя.

– Нигезли белмисең, җавабың дөрес иде. Үз-үзеңә ышанычың юк!

Сүзенең ничек тәэсир иткәнен ул класска карап күзәтеп тора да, өстәле янына килеп, журналга иелә.

– «Дүрт» ле…

Туйкин ага, сабыйларча елмаеп, башын күтәрә. «Ике» легә өметләнгән баягы укучы да җиңел сулап куя. Хәсән аганың ачулы кыяфәте белән елмаюы арасында секундлык кына ара була.

Ул һәр дәресен үзенчә иҗат итә. Бүгенге гадәте кабатланыр дисең – юк, кабатланмый, ул әнә шулай, көтелмәгән яңалык уйлап табуы белән безне яраттырган, ахрысы.

Коридорда этешә-этешә черәшеп, дәрес расписаниесе язып торучыларга аптырап карап үтәм. Шакмаклап язылган расписание сурәте ерактан рәшәткә булып күренә. Миңа аны белмәү кызыграк.

Быел мин бер уку китабы да сатып алмадым. Кып-кызыл төстәге юка сумкамда фәкать дәфтәрләр генә. Дустым Фаварисның, әнә Туйкә мәктәбендә дә шыплап китап тутырылган сумка күтәреп йөреп, бер җилкәсе төшенке калды, бастырыгы кыек тарттырылган печән олавы кебек.

Астрономия, тарих, география фәнен яратырмын, ахрысы. Сызымны әйткән дә юк. Әллә инде косинус, котангенс, гипотенуза, биссектриса кебек сәер яңгырашлы билгеләмәләре ошадымы – тригонометрияне дә бик читкә тибәрмәдем. (Күп еллар үткәч, бер астролог әйтте миңа: «Син яңа эра башында беренче тапкыр Рим империясендә тугансың», – диде. Сәер яңгырашлы сүзләр җан хәтеренә шуннан йогып калгандыр, бәлки… Кем белә?..)

Ходай Тәгалә, минем хәлгә кереп, янәшәмә партадаш итеп Марат Хәлиуллин дигән Азнакай егетен утыртып куйган. Унберенче классны бетергәнче, миңа түзәрме – белмим.

Математика, химия, физика кебек фәннәрдән өзлексез мәсьәлә чишү ярамас, баш миен сакларга кирәк дип, мин бу эшне тулаем Марат җилкәсенә салдым. Кыска буйлы, карусыз, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган эчкерсез бу егет мәсьәләләрне үзенә бирелгәнне дә, минекен дә ничекләр чишеп өлгергәндер – шуңа хәзер дә гаҗәпләнәм. (Алга таба ул, еллар үткәч, хәрби академия бетереп, полковник булды.)

Тирә-як авыллардан, чит районнардан укырга килгәннәр арасында ияләшә алмыйча йөрим. Туйкә мәктәбеннән беренчеләр рәтендә укып кил дә, монда буталып, кикригең шиңеп калсын әле… Җитмәсә, холкым да җайлы гына аралашучан түгел. Тулай торакта яшәсәң бер хәл иде. Салиха түтәй мине фатирда тота.

Бер ай укыгач, мондагы кырыс шартларга түзә алмыйча, чирек беткәндә, барыбер куылачагын сизенеп, дустыбыз Зөфәр мәктәпне ташлап китте. Бөгелмәгә барып, шофёрлар курсына укырга керде. Без, авылдашлар, дүртәү калдык: Фаварис, Әхсән, мин, мәктәпнең иң чибәр кызы – Гөлсиринә…

Коры көздә велосипед белән авылга кайтып йөрибез. Велосипедларны Салиха түтәйнең һәрчак ишеге ачык торган таш сараена куеп торабыз. Укулар сәгать көндезге бердән кичке җидегә кадәр дәвам итә. Шуннан соң инде, егерме ике тиенлек батонны күши-күши, авылга кайтып китәбез. Төн караңгы. Асфальт тар. (Ничек бәреп китмәгән машиналар, хәзер дә искә төшсә дертләп куям.)

Арттан машина фарасы яктыртканда, күләгәләребез, биниһая озынаеп, әллә кай еракларга сузыла. Машина якынайган саен, күләгәң, кыскара-кыскара, үзеңә таба килә дә, машина яннан үтеп киткәндә, кинәт өскә сикерә шикелле.

Сигез чакрым араны көн дә шулай үтеп, клубка кайтып төшәбез. Мин кызларны биетерлек кенә хромка тарткан булам.

Октябрь бәйрәме алдыннан мәктәп балалары катнашында көндез концерт булды. Шунда мин, бер-берсен бүлеп, шигырь сөйләп торган ике кызга игътибар иттем. Дөресрәге, берсеннән һич күземне ала алмыйм. Кызыл галстуктан, чәчендә ак бантик, ак челтәр якалы, көрән күлмәктән.

– Ничәнче класслар? – дип сорыйм Фаваристан.

– Җиденчедә укыйлар, Туйкәдә.

– Әнә уң яктагысын карап кал. Үсеп җиткәч, ул минеке булачак.

Концерт беткәч, халык таралышып бетә язганда, теге ике кыз да җитәкләшеп чыгып килә. Юлларына аркылы бастым да:

– Исемең ничек? – дип, бая күңелемә хуш килгәненең кулыннан тотып алдым.

– Фәния, – диде ул, кара керфекләре арасына күзен яшереп.

– Тизрәк үсеп җит. Мин көтәм, бүтән бер кызга да карамыйча…

Фәния, пионер галстугын төзәтеп, миңа зур күзләре белән шундый гаҗәпләнеп, аптырап карады ки, мин уңайсызланып калдым. Күңелем дерт итеп куйды. Бу бит умартачы Солтан абзый кызы, бу бит Талиянең сеңлесе булып чыга.

Малай чагымда хәтерлим әле, Талия, Азнакай мәктәбеннән җәяү кайтышлый, безнең урамнан үтә иде. Кулына кыр чәчәкләре тоткан. Нәкъ менә шушындый: ак челтәр якалы күлмәктән, ике толымы очында – бантик. Мин урам читеннән аңа сокланып карап бара идем. Ә беркөнне… егетенең велосипедына утырып кайтканда, асфальтта машина бәреп киткән.

Мин, үлемнең барлыгына ышана алмыйча, югары очка мендем, Солтан абзыйларның чирәмле ишегалдына халык җыелган иде. Талияне мәңгелеккә озатырга.

Менә бит нинди кабатлану! Еллар аша Талиянең чагылышы минем каршымда басып тора. Дөресе, кулын тартып алып, тизрәк китәргә ашыга. Күзләрендә – олылар күрмәсен дигән курку.

Шуннан соң мин, аны Туйкә мәктәбенә тезелеп баручы укучылар арасында сирәк кенә күреп, велосипедымны туктатам да:

– Кайчан үсеп җитәсең инде? – дип, теге сорауны кабатлыйм.

Ул исә өнәп бетерми шикелле, бервакыт салкын тавыш белән генә:

– Үскән кадәресе үземә җиткән, – диде.

Укулар бара. Яңа ел алдыннан, чирек тәмамланганда, кемнәрнең төшеп каласы шәйләнә башлады. Шулар җөмләсендә мин дә…

Бер караганда шома гына бара кебек.

Рус теле укытучысының:

– Сезнең класста рәсем ясый белүче бармы? – дигән соравыннан соң башланды хәлләр. Ике көндә, бик тырышып, рус теленә багышланган газетаны бизәп ташладым.

Буа ерылды, география фәненә, химиягә, тарихка багышлап та ярты елга бер газета чыгарырга кирәк икән бит. Укытучылар, хәзер инде каршы очраганда, мине шәүлә итеп, үтәли ерып чыгып китмиләр, күрәләр, искәрәләр. Яуладым мин боларның күңелен. Журналда билгеләр дә йолкыш хәлендә түгел, кукраеп күренә башлады.

Тик менә физикадан гына алдырып булмый. Туйкә мәктәбендә төрле приборларның эчен актарып, рәсемен тактага ясап, гел «биш» легә укып килгән малай, әллә нинди сукыр сан-хәрефләр тезелгән чытырманлы формулалардан гаҗиз булып, чарасыз калды. Моны ярату да, аңлау да мөмкин түгел иде.

– Дүртенче «ике» лене куям, Галиев! – дип кисәтү ясады кутырлы ирененнән елмаю качкан Ләмига апа.

Декабрь ае кереп килә дигәндә бит бу, чирек тәмамланырга бер ай калганда… Шулчаклы «ике» ле өерен төзәтеп бетерергә ничек көч җитсен. Мондый чакта тракторист Җәүдәт абзый: «Сливай воду!» – дияр иде. «Эштән туктыйбыз, трактор моторындагы суын агызырга кирәк, юкса төнлә суык төшеп бозланыр да моторны ярыр», – дигән сүзе инде бу.

Юк, язмыш мине болай гына тибәрә алмый, нидер булыр, дип эчтән генә өметне кашып, берәр чара көтеп йөри торгач, беркөнне нур кунды ла төмсә болытка, яктырып китте дөньялар…

Ләмига апаның:

– Классыгызда рәсем ясаучы бармы? – дип соравы минем өчен котылу догасы булып яңгырады.

Физикага багышланган газетаны да, дәрестән соң калып, гөр килеп эшләдек. Ләмига апа якыннан алай ук усал түгел икән. Кутырлы ирененә елмаю да куна, җылы гына сөйләшә дә. Тырышып та куйдым соң бу юлы. Төсләрне соң балкышынача коендырып бизәдем. Ләмига апа газетадан бик канәгать калды.

Шуннан соң инде журналдагы «ике» леләр пошаманга төште, китте тешләнгән крендель кебек «өч» леләр, әйләндерелгән урындык сыман «дүрт» леләр, хәтта бер «биш» ле дә симез корсагын күрсәтеп алды.

Ләмига апа да ягымлыланып китте, иренендәге кутырлар да күренми башлады шикелле.

Юк, Ләмига апаның миңа карата йомшавын тою уңайсыз иде миңа… Җим көткән кош баласы кебек, авыз ачып тормыйча, ныклап әзерләнеп килә башладым, партадашым Марат та ярдәмгә тартылды. Уңайга сыйпау ярамый мине, каршылык кирәк, каршылык ныгыта кешене!

Көтмәгәндә, буранлы бер төндә, йокларга җыенып йөргәндә, Салиха түтәйләргә Туйкин ага килеп керде.

– Киен әйдә, киттек газета чыгарырга!

Мин бер карусыз аңа ияреп чыгып киттем. Өе тыкрыктан кереп, якында гына икән. Кызы (миннән берме-икеме яшькә кечерәк булыр) чәй әзерләп көтеп торган. Тиз генә чәйләп алдык та, тар бүлмәгә кереп, эшкә тотындык. Туйкин ага ике ватман кәгазен ябыштырып, әзерләп куйган. Төсле карандашлар, акварель буяулар – ни кирәк – барысы да әзер. Вакыт-вакыт Туйкин ага кызын чакыртып ала, безнең янда булашырлык берәр йомыш кушкан була.

Төнге бергә кадәр шулай мәрәкә килдек. «Иртәгә дә калсын», – дип, Туйкин ага эшебезне туктатты, мине Салиха түтәйнең капкасына чаклы озата килде.

Икенче көнне Туйкин агаларга иртәрәк бардым. «Бүген эшне бетермичә кайту юк!» – дип каршы алды ул. Өендә ул мәктәптәге сыман шәрран ярып сөйләшми, чүәк кигән тыныч өй картына әйләнә.

Шкафларда – шыгрым китап. Минем бу кадәр дә күп китаплы өйне күргәнем юк иде әле. Өр-яңа Коръән дә бар хәтта. Коръән бит, гадәттә, тышы искереп, купшаклап беткән, саргайган битләре коелып торган, чит-читләре вакыт тарафыннан кимерелгән була. Шул кадимилеге белән серледер дә ул.

Ә монда… кул белән тотарга уңайсыз…

Мин, Туйкин ага кычкырып җибәрмәсен тагы дип, сак кына үреләм, ә ул минем кул хәрәкәтенә хәерхаһлы булган шикелле ым кагып тора.

Менә бит ничек, дөньяда яңа Коръән дә була икән. Минем гаҗәпләнеп бу изге китапны каравымны үзенчә юрап, Туйкин ага:

– Хаҗдан алып кайттым мин аны, – диде. Бу сүзе мине тагын аптырашка калдырды.

– Хаҗга революциягә кадәр генә барганнар түгелме соң?

– Совет заманында да баручылар бар. Сирәк кенә…

Мин Туйкин аганы атеист дип йөрткәннәрен, халык каршында Коръән сүрәләрендәге хаталар турында клубларда лекцияләр сөйли икән, дип ишеткәнем бар иде, әмма бер дә үземә тыңларга туры килмәде.

– Сез Коръәннең гарәпчәсен укый беләсезме? – дип соравыма ул тыныч кына:

– Беләм, – диде. Минем кулдан китапны алып, бер битен ачты да гарәпчә моңлы итеп сузып укып җибәрде. Аннары шуны татарчага тәрҗемә итте. Минем җилсу акылга болай ук тирән керү кирәк түгел иде… Әмма Туйкин ага бу темадан китәргә ашыкмады.

– Минем халыкка укыган лекцияләрне тыңлаганыгыз булмадымы?

– Коръән сүрәләрендәге ялгышларны фаш итүегез турындамы?

Кинәт, калкынып, Туйкин ага ишекле-түрле йөри башлады. Тавышына гадәттәге ачылыгы кайтты:

– Кем әйтте сезгә, фаш итте дип?

– Халык әйтә.

– Нинди «халык», кая ул халык?! – дип, Туйкин ага, кызып китеп, йодрыгы белән өстәлгә сукты. Ул арада кызы йөгереп кереп, әтисенең иңеннән кочып тынычландыра башлады. Әмма Туйкин аганың күзләре зәһәр очкынланып, иреннәре бөрешеп килде. Ниндидер бик тирәнгә күмгән фикерен әйтергә тели, әмма әйтергә ярамаганын акылы исенә төшереп, аны тыя иде сыман.

– Дин бит ул… Дин ул! – дип, тавышын күтәреп, бармагын күк тарафына чөеп әйтә башлаган сүзен кинәт икенчегә борды. – Халык бит ул син сөйләгәнне йөрәге белән тыңлый белми, күзгә карап тыңлаган кебек утыра, ә башында печән-утын әзерләү кайгысы, акча җитмәү, бәрәңге алу, баланы мәктәпкә әзерләү… Мең-мең борчуы аша ул иң очраклы бер фикерне йотып җибәрә дә шуны кайнатып чыгара… Сүрәләрдә хата түгел, ә чагышмау хакында сүз бара. Мин шуны искәртеп, халыкның игътибарын Коръәнгә юнәлтергә телим түгелме? Ә сез хата дисез! Башыгыз яшь әле. Аңларсыз бер, әмма ул чакта мин булмам…

Бит арасына кәгазьләр кыстырган бу Коръәнне ул вакытлыча гына шкафка куеп торган, ахрысы, менә хәзер ниндидер мәчет манаралары төшерелгән юка, бәрхет келәмгә төреп, ул аны сандыгына салып куйды. (Мәккә мәчете төшерелгән намазлык икәнен мин бик күп еллардан соң гына аңладым.)

Математиканы су урынына эчә торган картыбыз бүген минем өчен бөтенләй яңа яктан ачылды, бәлки, яңа яктан ябылгандыр… Ул япкан ишекнең тоткасы минем буй җитәрлек түгел иде шул…

Ул төндә, газета эшен тәмамлап, төнге икедә генә кайтып киттем. Бу юлы да Туйкин ага мине озатмакчы иде дә, мин, ук кебек очып кайтып җитәм, дип, буранлы төнгә кереп күмелдем.

Мине үзебезнең класс газетасына да рәссам итеп билгеләделәр. Яңа ел газетасына мин зур итеп, һәрбер ярусындагы бизәлешләрне, хәтта күп сурәтләрдә күзгә ташланмаган аюларын да төшереп калдырмыйча, кечкенә бизәкләренә кадәр бөртекләп, биш көн буена Мәскәү Кремле рәсемен ясадым. Мәктәп буенча конкурста ул беренче урынны яулады.

Рәхмәт укытучым Рафика апага. Рәсем ясау теләгемне ул ныгытты. Ул һәр ясаганымны күзәтеп, киңәшле сүзен әйтеп торды. «Хәтта төрмәдә дә бу һөнәрне белгән кеше югалмый», – диде.


Беркөнне укудан кайтып керәм, Салиха түтәй, тәрәзә катына басып, тышка карап тора, борылды да мине күргән дә, күрмәгән дә шикелле. Күз төпләре кызарган. Мин «Ни булды?» дип сорарга куркам. Билгесезлек тагын да яманрак.

Салиха түтәй, авыр гына кузгалып, кече яктан кара сумка тотып чыгып, минем алга куйды:

– Алып бар бүлнискә. Тәмәке сорады, өзлексез тарта, – дип, ул яулык чите белән күзен каплап елый башлады. Беренче тапкыр мондый хәлдә күрәм Салиха түтәйне.

– Ни булды?! – дип гасабиланып соравыма ул карлыккан тавыш белән:

– Әтиең кулын өздергән бит… Шул… каһәр суккан пычкысында инде… – диде.

Мин «лып» итеп урындыкка утырдым.

– Дүрт бармагын да өздергән, – диде Салиха түтәй. – Бар, янына барып кайт. Сумканы онытма!

Әти йөри дә алмыйдыр кебек тоелган иде миңа, палатадан үз аягы белән чыкты. Сул кулы калын итеп бинт белән бәйләнгән. Йөзе суырылып калган. Бакчага чыгып утыргач, ул тәмәке чыгарды, шырпы кабын утыргычка куеп, кабызырга азаплана башлагач, мин, алып, тәмәке очына ут элдердем. Әллә ничек комсызланып суыра, минем күп итеп тәмәке алып килүемне белгәч сөенгән сыман булды.

– Тәмәке авыртуны баса, – диде, акланган сыман итеп.

Сизеп торам: ярасы авырта, әмма сиздермәскә тырыша. Бармак төпләре исән калган булган да бит, табиблар төптән үк кисәргә мәҗбүр булганнар. Шунсыз уч төбенең дә, кул аркасының да тиресен тарттырып китереп, яраны каплап, тегеп булмый икән.

– Гәрбил такта кысылды да… Үрелеп алыйм дигәндә… Пычкы суырып китерә бит ул, кыеп алганын сизми дә калдым. Бармаклар, кәлтә кебек, җирдә сикерешеп яталар. Бармакның да җаны тиз генә чыкмый икән, – дип, әти сүнеп барган папирос утын яңага күчереп өлгерде.

Әтине ничек юатырга да белмим. Әни дә монда икән. Сөт-катык алырга дип, хастаханәдән кибеткә чыккан булган. Аның да яңгыравык тавышы сүнеп калган. Ярым пышылдап сөйләшә.

Күздән яшь бәрә дә чыга, әти-әнигә күрсәтмим дип иеләм дә ботинка бавын чишеп бәйлим, иеләм дә ботинка бавына тотынам. Кайгы-бәла артында һәрвакыт кире кайтарып булмый торган үкенеч, сызлану ята. Аңа бернинди дәва да юк.

Сулагай иде бит ул. Эшкә иң алдан сузыла торган кулындагы әллә нинди хикмәтле әйберләр ясый торган, оста, зиһенле бармакларын харап иткән.

Мин бәләкәй чакта урманнан утын төяп кайтып барганыбызны хәтерлим. Атны туктатып, юл читеннән кура-көпшәләр кисеп алды да, үткен пәкесе белән үзе генә белгәнчә үлчәп, тишекләр уеп, курай ясады. Әле генә каралҗым булып юл читендә утырган курадан шундый да моң агылсын әле – могҗиза бит бу! Әтинең шундый оста итеп, курайны моңлы сыздыртуына минем исем китте.

Рәзинә апа да: «Мин бәләкәй чакта… атта барганда, юл буе курайда уйнап барды», – дип сөйләгәне бар.

Менә шулар хәзер «кылт» итеп исемә төште. Күпме еллар үткәч, тагын бер генә уйнап күрсәт әле, әти, дип, нишләп бер дә сорамадым икән, дип үземне битәрлим. Хәзер инде менә сорасаң да юк, курай уйныйсы бармаклары… юк, ышанасы килми…

Бәләкәй чагымда нинди генә уенчыклар ясамады ул миңа. Хәтта авыл өстеннән оча торганына охшатып, яшел аэроплан ясап бирде. Ике канатлы, канат арасында тартылган тимерчыбыкларына кадәр бар иде. Җилгә каршы тотсаң, пропеллеры чөрелдәп әйләнә.

Аннары, төрле калынлыктагы җиз чыбыклар тарттырып, мандолина ясады. Үзе кылларын чиртеп, «Әпипә»не уйнап та күрсәткән иде.

Авылга кайткач, әтинең эш коралларын алып карадым. Сул кулының бармак эзләрен хәтерлидер болар. Яңадан тотына алмас микәнни? Күзгә яшь килә.

Сугымга әзерләнгәндә, елкылдап торган пычакларын кыныларыннан алып, тезеп куя иде. Бер кырыйда – игәүләре. «Бусы – алмаз кайрак, – дигән була ул. Вак-вак ташлары җем-җем итеп торган кайрак, чынлап та, затлы токымнандыр. – Бусы – имән кайрак. Имән тамыры сазлыкта, кырык ел буе һава кермичә су төбендә ятса, чын тимергә әйләнә, менә кара, чыңлап торамы?..»

Мин, чынлап та, тимергә әйләнгән, агач җепселләре ачык күренеп торган кайракның авырлыгына, катылыгына хәйран калып, учымда әвәрә китерәм.

Әти пычакларны үзенә бер көйгә җырлатып иги, чарлый, кайрый – мәш килә. Шулкадәр тәм белән бирелеп эшли, сабыйларча, тел очы иреннәре арасына кысылып калган. Аннары… пычакларны тезеп куя да бермәл сокланып карап тора, әллә инде әфсен өреп, нидер пышылдый, гүя коралларның эчтә уянып үрсәләнгән җанын тынычландыра…

Аннары… аелыннан чөйгә эленгән озын каешны сузып тота да пычакның әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, шундый бер җитезлек белән ышкып-ышкып ала. Ялык-йолык иткән пычак йөзеннән чагылган лампа яктысы әтинең күзләрендә хәтәр очкыннар булып җемелди. Бу мизгелдә минем әти – салкын коралның кодрәтен тойган мәҗүси, кыргый җәнлек эзенә төшкән аучы, иртәгә хәрби сәфәргә кузгаласы яугир… Юк, бу турыда ул үзе белми-уйламый да, мин дә аны читтән күзәтеп, хыялга гына биреләм. Пычак йөзендә уйнаклап алган ялкын шәүләсендә ата-бабамнарның ерак гасырларда айкаган кылычындагы елдырым-яшен кайтавазын тойгандай булам. Элеккеге дәверләрдә коралны сәнгатьле итеп ясау бер хәл, аны сурәтләгәндә дә, никадәр матурлыкка ирешкәннәр: «Ут елдырым-яшен таш – чын булаттан корычы, аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы».

Гаҗәп бит: сулышы… дигәннәр. Чынлап та, мин әтинең тетрәп яткан саллы пычакларына орынырга куркам, аларның салкын сулышын тойгандай була идем. Миңа иң ошаганы – әтинең баш бармак бите белән, арфа кылын чирткән кебек итеп, пычак йөзенең үткенлеген сынавы, аннары пычакларның кайсын күн, кайсын киндердән эшләнгән кынысына тыгып, яшереп куюы иде. Бу күренеш инде бүтән мәңге кабатланмас микәнни? Моның белән килешәсе килми, шуңа күрә үҗәт акылым белән әлеге кадерле чорны алдагыга күчереп, кабат-кабат алдану рәхәтен кичерәм сыман.

Ярасы төзәлеп, җөе йомылып беткәч, әти, сул кулына кияргә дип, махсус бау ясады. Әйбер тотарга иткәндә, шул бауга кыстырып тота. «Ярый әле, баш бармагым исән, үзе бер бәхет бит ул», – дип куя. (Аннан соң да җиде ел эшләде, табибларга бер дә күренмәде, инвалидлык алмады.)


Язның матур бер көнендә асфальт юлдан, күләгәм белән узышып, велосипедта авылга кайтып барам. Руль, минем ихтыярга буйсынмыйча, үзеннән-үзе Туйкә ягына борылды бит. «Нигә?» дип сорау бирмә, күңел! Беләсең, сизәсең бит. Бар да әйбәт бу дөньяда, әмма нидер җитми. Күбәләккә күбәләк кушыла, болытка – болыт, җилгә – җил. Дөньяда бөтен җанлы-җансыз ияләр үзенең парын эзли.

Кызыл галстуклы кызый, нигә син болай әкрен үсәсең? Кайчан соң ул галстугыңны яшьлек учагыннан өзеп алган ялкын итеп җилгә очырырбыз икән…

Менә ул мәктәпнең яшел чирәмле олы мәйданга тиң ишегалды. Мин килеп туктауга, тәнәфескә чакырып, таныш кыңгырау тавышы яңгырады. Тәрәзәләр аша күрәм: класс ишекләре ачылды, бераздан тышкы ишектән дә без былтыр үз урыныбызга калдырган сигезенче класс малайлары ташып чыкты. Мине урап алдылар. Китте күрешү, бер-беребезне бүлдереп сөйләшү.

Минем күз карашы тәрәзә ягын сиздермичә генә өтеп ала. Күренерме-күренмәсме? Әгәр күренми, күрми икән, димәк, үсмәс һәм үсмәячәк тә! Гасабиланып кысылган йодрыгым үзеннән-үзе языла: әнә бит ул – Фәния үзе! Тәрәзәдән минем якка карап тора. Сиздермә, күрмәмешкә салыш.

Озын тәнәфес беткәнче, ул бер урында басып, шулай карап торды. Димәк… Дәшмә, сүзләр көчсез монда… Эчтән күңелне бәхет шакый. Нинди капкалар да тардыр бу бәхеткә. Зәңгәр рамлы тәрәзә уемында тере рәсем – кызыл галстуклы кызый.

Межа буйлап авылга очып кына кайтам. Ачык зәңгәр күктә – уйдык-уйдык болытлар. Кояш болытлар белән качышлы уйный. Чәчне йомшак кына җил сыйпап ала. Юл да кәефле, шундый тигез, дыңгылдыкларын, чокыр-чакырларын каядыр җыештырып куйган.

Кече капканы алгы көпчәк белән бәрдереп кенә ачып, ишегалдына кайтып керәм, велосипедны чирәмгә яткырып куям да, өйалдына кереп, чиләктән чүмеч белән чумырып алып, йотлыгып салкын су эчәм. Шулчак әни килеп чыга:

– Кайнар чәй эчәргә кер, улым, – ди.

Нинди чәй ди, күңел ташына салкын су чыжылдап төшә монда.

Җанны кая куярга белмичә, ишегалдын бер итеп, арлы-бирле йөренәм. Бакчага кереп чыгам. Аякка уралган песине сыйпап алам, ул, рәхәт мырылдап, дүрт санын дүрт якка таратып, иркенләп үзен сөйдерергә әзерләнә. Юк, минем вакыт юк, мин киләчәгемә ашкынам. Анда кызыл галстугын чишеп салып, кулына тоткан кыз миңа кул болгый. Күңелдә бәхет бөресе ачыла бара, ачыла бара, зурая, киерелә, кабара – мин бу шаукымны җанга-тәнгә сыйдыра алмыйм бит! Рәхәт шашкынлы бу хиснең олылыгы мине тынсыз калдырып, кысып ала да… кыргый тавыш белән кычкырып, үз-үземнән ыргытылырга теләгәндәй сикереп куям, йодрыгымны сузып, күк гөмбәзенә бәреп алам. Шул мизгелдә рәхәт бушану, илаһи бер очкынның таралуын сизәм.

Артымда әнинең тавышы ишетелә. Күзәтеп торган икән:

– Алай итмә, улым. Белмәгән кеше «җүләр икән бу» дип уйлар. Үзалдыңа кычкырып, тәккә сикерәләр диме.

Миңа оят булып китә. Дөньяда берүзем генә калган кебек онытылганмын. Тел төбеннән, эчтән елмаюыннан сизеп торам: битәрләп тә, шикләнеп тә әйтми әни. «Күңелең саф чакта, тәнең җиңел чакта баш очындагы бәхетне сикереп ал, еллар йөге иңеңә басып авырайткач, болай сикерә алмассың. Мондый мәл бер генә була. Үкенечкә калмасын» дигән ишарә ясагандыр ул…


Унынчы класстан соң җәйге каникулда ныклап бер эшләп алырга булдым. Унберенче класска бу киемнәр белән барып булмас, яңартырга кирәк. Әзме-күпме тәҗрибәм бар. Бәләкәй чактан ук әтинең тракторына, комбайнына утырып, бөтен кырларны гизеп чыкканмын. Соңгы елларда каникул вакытларында, урак уруда, чәчүдә, тырмалауда «белем» не ныгыттым. ДТ-74 тракторын йөртергә өйрәндем.

Мине сабанчы (прицепщик) итеп иң шәп тракторчы Җәүдәт абыйга беркеттеләр. Шундый да ипле, сабыр кеше булыр икән. Сөйләшүе дә тыныч-әкрен, сүзләрне сузып, тел өстендә тәмен суырып тоткан кебек, ашыкмыйча сөйли. Иң мөһиме, эш рәтен белә. «Умырабыз болай булгач акчаны!» – дип, эчтән сөенеп куйдым мин.

Бервакыт Чалтаймас кырына, Кара куак дигән шомлы урман янәшәсендәге кырга күчендек. Сутка куабыз. Көннән төнгә яисә төннән көндезге сменага күчкәндә «сутка куу», ягъни тәүлек буе тоташ эшләргә мәҗбүрсең. Мондый чакта өйдән ашарга дүрт йомырка, ярты шишара ипи, ике шешә чәй, аның янына берничә шакмак шикәр аласың.

Төнге сменада кайсы вакытта йоклап алу файдалы икәнен Җәүдәт абый төшендереп бирде. Иртән сәгать дүрттән алтыга кадәр йокының иң симез чагы була икән. Нәкъ шул вакытта җелеген суырып калсаң, көне буена башың саф, күңелең көр була, имеш. Чынлап та, шулай икәненә мин саламга төренеп, өскә күк гөмбәзен ябынып йоклап алгач төшендем.

Кара куак кырына барып җиткәч, ул, тракторын җир башында туктатып, мине урман янәшәсендәге юлга алып чыкты. Барабыз җәяү. Бер урында юл чокырга төшеп ала. Нишләптер, нәкъ юл уртасында тирескә әйләнеп беткән иске печән өеме ята. Кара чүпрәк кисәкләре дә күренә. Җәүдәт абый шул турыда туктап, башын иеп торды да:

– Бергә укыган идек трактористлыкка, – диде. – Чалтаймас егете иде. Менә шушында узган ел янып үлде…

Мин шунда гына аңлап алдым. Менә ни өчен юлның бу төшен үлән баскан, икенче яктанрак юл сапканнар икән бит…

Кабинасыз гына «Беларусь» тракторында печән төягән арба тагып кайтып килгәндә… тизлеге хәйран булган, ахрысы, чокыр төбеннән күтәрелә башлауга, тракторы артка чүмәлеп киткән дә егетне арба белән печән арасына китереп кыскан. Печәнгә ут капкан. Акырып янып үлгән, бичара.

Миңа бу шулкадәр тәэсир итте, кабат-кабат бу фаҗигане күз алдына китереп, үз тәнемнән сызылып узган кебек, тетрәнү кичердем.

Тракторны, сабанны көйләп-майлап, яңа җирнең фатихасын алганда, болытлы август төне өстебезгә убылып кына төште. Шундый караңгы. Кара куакның төне урманнан ишелеп чыга, шуңа күрә дә шомлы була диләр иде, дөрес икән.

Менә хәзер безгә кырның бу башыннан теге башына чаклы туп-туры итеп загон сызарга, ягъни беренче буразнаны туры итеп салырга кирәк. Соңыннан, сөреп бетергәндә, кыр итәгендә чөй калмавы шуннан тора.

Фараларын яндырган трактор каршыннан мин, салам күбәсе кочаклап, алга таба киттем. Егерме адымнар китүгә, фара яктысының көче бетте, кырт киселеп, төн караңгылыгы башланды. Тома караңгылык ягына чыгарга аяклар тартмый гына бит, иелдем дә ут төрттем күбәгә. Караңгылык алгарак чигенде. Ул арада трактор кузгалды, минем утлы күбәгә таба үкереп килә. Тиз генә мин арырак китеп, тагын бер күбәгә ут салдым. Тагын, тагын шулай, бераз атлыйм да караңгылык чигенә җиткәч, күбәгә ут төртәм. Җитмәсә… янган егет гәүдәсе күз алдымнан чагылып ала, ул төш якында гына, кара-кучкыл урман шәүләсе эргәсендә генә…

Трактор камыллы җиргә тезелеп киткән ут эченнән килә. Утлы күбәләр ике гусеница арасында, тракторның мазутлы корсагы астында кала бит!

Тракторын туктатып, гусеницага чыгып баскан Җәүдәт абый кычкыра:

– Алгарак китеп як! Тракторны яндырасың бит! – дип, читкә алмыйча, һаман утлы күбәләр өстеннән килә.

Юк, булмый, янсаң да, еласаң да булмый, яктыдан караңгыга чыгарга һич кенә дә батырлыгым җитми. Үземне ничек мәҗбүр итәргә, ничек чыбыркыларга да белмим. «Җебегән тәре!» – дип сүгә-сүгә, елый-елый кибәннәргә туктаусыз ут төртеп барам. Шулай итеп, кыр башына җитеп аудым. Күз яше аша трактор факелга әйләнгән кебек күренә. Мин куркып сикереп торам. Юк, исән, исән! Әнә ул, утлы яланны таптап, еш-еш сулу алган, әсәренгән айгыр кебек, кыр башына җитеп туктады.

Берәү булса, сикереп төшеп, мине әйләндереп җибәрер иде, ә бу Җәүдәт абый шул, кабинадан төшеп, артка борылып карады да:

– Күрдеңме, ыжламый да чыкты ут эченнән, – диде. Бүтәннәрнеке кебек мазутка баткан түшле булса, дөртләп кабына иде бит…

Минем курыкканлыгымны искәрмәскә тырышты, рәхмәт аңа.

Кара куак, төн ишелгән кыр, утлы күбәләр… Сез минем хәтергә гомер буе очкын салгалап торырсыз, мөгаен…

Август азагында миңа кырык биш сум акча түләделәр. Җәүдәт абыйның да акчасын кискәннәр. «Син колхоз рәисеннән күбрәк хезмәт хакы алырга тиеш түгелсең», – дигәннәр. Нишләргә була бу акча белән? Миңа бит киенергә кирәк…

Киттем Бөгелмәгә. Кибетләргә керәм – минем акча күләменнән чыгып караганда, бар да кыйммәт. Илдә химия шаукымы баш калкытып килгән заман бит ул. Имеш, нефтьтән, газдан бөтен нәрсәне ясап була. Эленеп торган кием-салымнарны карыйм: шыкырдап торалар, ялтырыйлар, төсләре гадәттән тыш җете, исемнәре ят: нейлон, кримплен, джерсилар… Кыйбат булуга карамастан, халык шуларга ташлана.

Барып керәм бәяләре төшерелгән магазинга. Йөз егерме тәңкәлек драп пәлтә егерме ике сум тора. Килеп тотынам – кулга рәхәт, табигый икәне сизелеп тора. Киеп карыйм – бераз озынрак. Кыскарттыру – безнең эш. Сугып кына алдым мин моны. Шул ук кибеттән йон тукымадан тегелгән чалбар, күн табанлы ботинка һәм ике сум илле тиенгә шакмаклы кепка алдым. Шулай итеп, кырык биш тәңкәгә баштанаяк киенеп чыктым мин. Химиядән артта калган, натуральный әйбер кия бу, дип көлсә көлсеннәр!

Шулай да… рәнҗүем калды. Тәүлекләр буе тузан эчеп алган акча күз ачып йомган арада бетте. Автобуста кайтып килгәндә, үзебезнең урман-кырларга карагач, үпкәләвем тагын да көчәйде: «Бүтән беркайчан да бу кырларга кайтып, тир түкмәм инде мин, беркайчан да!» – дип, үз-үземә, тешне кысып, сүз бирдем. Мине бүтән дөньялар көтә. Анда китеп бер иркенәйдемме – мин инде монда кайтып, туган җир читлегенә сыеп керә алмам.

Нинди дөньялар көтә – мин аны тоям, сизәм, чамалыйм, әмма күз алдыма китерә генә алмыйм әлегә…

Шулай итеп, унберенче класска энәдән-җептән киенеп килдем.

Укулар башланды. Минем сумка елдагыча – коймак калынлыгы гына. Бәлки, быел ныклап «биш» легә генә укып күрсәтергәдер. Хыялланма, егетем. Быел да узган елдагыча булачак. Китапның һәр хәрефен ятлап алган белемнең ябагасы бик тиз коела. Син һәр фәннең ныклы үзәген тешләп өзеп ал. Син – уртача укучы. Әнә бит быел да расписание язылган турдан чирканып узып киттең.

Чөнки син, дәрестән чыгарга кыңгырау булгач кына, алдагы дәреснең нинди буласын күршеңнән сорыйсың. Сиңа шулай, секунды җиткәч кенә, белү кызык. Берничә минут эчендә, башыңда давыл кубарып, миеңдәге сырларны кыймылдатып аласың. Узган дәрестә сөйләгәннәре (тарих, әдәбият, җәмгыять фәне кебекләр): һәр фикере, тавыш тембры, нәрсәгә басым ясап әйтүләренә кадәр хәтереңә уелып калган була. Шуңа күрә дәреслеккә йөгертеп карап алу җитә. Ә инде алгебра, физика, химия кебек каһәрле мәсьәлә чишүгә корылганнары… Марат аларны өендә «хәл итеп» килгән була, сиңа күчереп аласы гына кала.

Шулай…

Укулар бара. Әдәби китапларны бер-бер артлы «эчеп» кенә торам. Каядыр алгысыну җанга һич тынгы бирми. Әллә нинди, томанлы фикерләр күңел ишекләрен кага, кайсы ишекне ачып, аларны ничек азат итәргә белмим. Их, янда бер акыл иясе булсын иде дә ачып җибәрсен иде томан пәрдәләрен.

Туйкә мәктәбендә сигезенчене тәмамлар алдыннан, Рафика апа, безне җыеп, «Кем киләчәктә кем була?» дигән сөйләшү оештырган иде. Минем хакта ул: «Киләчәктә ачышлар ясаячак», – диде. Без, әлбәттә, көлешеп куйдык. Ә укытучыбыз бу сүзе белән минем уй-гамемә тын гына пыскып яткан кисәү салды. Вакыт-вакыт ул кисәү эчендә йокымсыраган ут кабынып ала, мине алгысыта, җылыта, төшенкелеккә бирелгәндә, күләгә төшкән күңелемне нәни генә өмет уты сирпеп яктырта иде… Әйе, белмәвен белмәгәннәр һәрчак алга чыгарга, ә белмәвен белгәннәр белемгә омтыла…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации