Текст книги "Тимә, яшәсен!"
Автор книги: Марсель Галиев
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Декабрьнең хәтергә ак карлар ияртеп керәсе сигезенче көне. Авылга төрле тарафтан ялга кайтып, клубта җыелыштык.
Күкнең кайсы катларыннан ният кылынды микән безне кара-каршы китерергә? Көтмәгәндә, Фәния белән йөзгә-йөз очраштык. Сүзсез карашып торабыз. Хисләрен сиздермәү табигыйлеге аңа тумыштан бирелгәнлеген мин бит әле белмим, «Кайчан үсәсең инде?», «Пионер галстугыңны кайчан саласың?» дигән сүзләр белән элеккечә шаярта да алмыйм. Аның тугызынчы класска, Азнакайның рус мәктәбенә укырга керүен ишеткән идем. Каядыр бүтән дөньяларга китәргә хыяллана, ахрысы, мин аның белән янәшә баралмам, юкка өметеңне сузма дигән бер икеләнү-кисәтү дә мине чарасыз калдырган иде. Каядыр, үзем генә белгән күңел утравында матур бер үкенеч булып сызылып калыр сыман иде. Менә бит бүген ул җиргә төшкән! Бер җепкә тезелеп, карлар яуган тын төндә ул минем каршыга, мин аның каршына килеп тукталганбыз.
«Исәнме» дигән гади сүз дә гади түгел бу очракта. Ул елмая. Зур кара күзләрендә тыенкы очкын кабынам дигәндә, куе керфекләр күләгәсе аны яшереп өлгерә. Билгесезлек сүрүе эчендә нинди җан тибә, нинди сер яшеренә, нинди тойгылар талпына – моны миңа ачарга язганмы?
Клубка кергәч, мин аны танцыга чакырам. Ул уңайсызланып елмая:
– Аягымда киез итек бит, – ди.
– Мин дә тиз генә киез итек киеп килимме соң, икебез дә бертөсле булабыз, – дим.
Елмая. Минем «прощай молодость» дигән ботинкаларга карап ала.
Әх, өзделәр бит әле ялгана башлаган язмыш җебен. Өлкәннәр әйтмешли, «әргәнче» уйнап арыган икән, хромканы минем кулга китереп тоттырдылар. Кызышып бию башланды.
Бармаклар уйный, күзләр үткенләнә, акыл уяу. Күрәм: моңарчы барлыгы гына билгеле булган яңа кош төштемени арабызга – сынап, чукып карыйлар – малайлар әле берсе, әле икенчесе Фәниянең янәшәсенә утырып, сүз катып, ешынып ала. Ә ул тыныч, ипле генә аларны сүз белән «этеп» куя шикелле.
Кайтыр якка чыккач, бер төркем булып оешабыз. Бүген Зөфәрләрдә аулак өй бит әле.
Фәния «аулак өй» дигән сүздән аптырап, бу нинди искелек калдыгы дигән сыман, куркып кала.
– Юк, мин бармыйм! – дип, ишетергә дә теләми.
Култыклап алам. Менә хәзер, киреләнеп, мине калдырып китсә… ихтыяр көчен җуйган бер мәмкә булам да калам.
– Хәзерге аулак өй бик гади бит ул, өлкәннәр сөйләгәнчә түгел. Әти-әнисе кунакка киткәч, йә малае, йә кызы өйдә хуҗа булып кала. Алар үзләренең дус ишләрен чакыралар. Анда төрле уеннар уйныйлар. Бәлеш пешерәләр, чәй эчәләр. Менә шул. Бик гади бит.
«Теләгән парлар куна кала», дисәм, харап итә идем. Бик гади чишелешне шәрехләп биргәч, Фәния карышмый башлады. Үзе дә сизмичә, безгә иярде. Иярмәсә, үзен бала-чагага санарлар дип тә шикләнде бугай.
Аулак өйдә бер-ике сәгать утырганнан соң, Фәния колагыма пышылдады:
– Китик, уникедән дә соңга калсам, әни үтерә, —
диде.
Беренче тапкыр чирканчык ала бит әле, ничек кыстыйм. «Китик» дигән сүзе колакта кытыкланып калды. Ул бу сүзне мондагы теләсә кайсыбызга әйтә ала иде бит. Бу очракта миңа, миңа гына төбәп әйтте бит ул аны.
Чыксак, дөнья үзгәргән. Кар туктаган. Болытлардан чишенгән күк йөзендә түгелеп калган йолдызлар чекердәшә.
Күңел бии. Әллә нинди купшы сүзләр эзләп үрсәләнә дә гап-гади сүзгә килеп абына. Үзеңнән акыллырак, үзеңнән матуррак, үзеңнән батыррак күренәсе килүнең тәүге адымнары.
– «Кайчан үсеп җитәсең инде», – дигән сүзең гел колак төбендә яңгырап торды. Төшкә шулай керә идең. «Юк, үсмим, гел шушы килеш калам!» – дип үзсүзлеләнәм. Ә син көләсең генә. «Мин әйткәч үсәсең инде син, артка юл юк», – дисең. «Үсеп җиткәнемне каян белермен», – дим. «Аны мин генә әйтә алам», – дисең.
– Сизми дә кала яздым бит, әз генә соңласам, башкалар эләктерә иде үзеңне.
– Рус мәктәбендә укый башлагач, бүтән планетага эләккән кебек йөрдем. Укырга авыр. Ташлап китәргәме дигән чакларым да булды. Сентябрьдән бирле ябылып укыдым да укыдым. Күп нәрсәдән куып җитәргә кирәк иде.
– Бөтенләйгә югалдың дип уйлаган идем инде.
Кар салкыныннан кул кызыша. Фәниянең, бияләен салдырып, кулын тотам. Рәхәт салкын. Кулы учыма кереп йомыла, эри, югала, кан тибешенә күчә.
Кулга-кул тотышкач, икебезне бер итеп уйлап барам түгелме… Тәүге янәшәлек кенә бит әле бу. Бәлки, аның сайлаганы бүтәндер?.. Бүген аулак өйдә бит әнә йөзек салыш уенында Ирек тә гел аның янына тартылды, күзендә тояклар уйнатып алды. Бер арада мине алгы якка алып чыгып, юеш ирене арасыннан көнләшүле тынын өреп: «Аны син озатасыңмы?» – диде.
Мин күреп алгач кына, күзең ачылды бит, егетем. Моңынчы кайда идең? Аларның үзәк урамда калкып торган йорты турыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, бер дә бәхетең абындырмадымыни! Бу сүзләрне тишмичә, уемда гына калдырдым, әлбәттә.
Сайлаганы бүтәндәдер, дигән буламмы, юк, егетем, ирәеп, кыланып кына барган буласың бит, бүтәндә була алмый бу төндә!
– Сиңа минем дус кызым гашыйк бит. Аның күзенә ничек күренермен.
– Кем ул?
– Син аны бер аулак өйдә туры килгәч үпкәнсең бит…
Мин көлеп куйдым. Яшәү кануны буенча, хәзер аклана башларга, юк, күргәнем дә юк дияргә тиешмен бит инде. Фәния дә әнә беренче ялганымны көтә.
– Ничек була микән үбешү дип кенә… Сине күз алдымда тотып.
Фәниянең йөзенә рәнҗү төсмере чыкты. Әмма ул үзен тиз кулга алды. Бүген генә, әле генә безнең эзләребез бергә килде. Алда безне моңарчы күрелмәгән таҗлары ачыласы киләчәк көтә, нигә аны безгә кадәрге төннәр белән күләгәләргә…
Авыл үзәгенә, Фәнияләр өе турына кайтып җиттек. Кече капканың гадәттән тыш юан капка баганасы күләгәсендә торабыз. Күктә чалкан яткан урак ай да күренде. Авылның күпме гашыйкларына шушындый ялгыз ай, шушындый капка баганасы сиздерми генә көч биреп ышыклаган, кавыштыргандыр, һәм сер иясе булып калгандыр.
«Фәния…» – дип пышылдыйм, бу исем уелып йөрәккә языла. Кысып кочаклыйм. Бераз ятсынган, бераз куркынган иреннәрдә самими дәрт тетрәп ала. Төнге күзләр йомыла. Кинәт ул мине читкә этәрә, кыенсынып, йөзен читкә бора. Аркасы белән миңа сыена.
Минем бар җиһанга хәбәр саласым килә: «Минемчә бит бу дөнья, мин уйлаганча!»
Безнең мәхәббәт беркемнекенә охшамаганча булачак. Без беркемне дә кабатламаячакбыз!
Кайчандыр мәктәп тәрәзәсеннән миңа карап торган кызыл галстуклы кызый, ниһаять, син мине куып җиттең, менә без янәшә, шәүләбез дә уртак. Чигенегез, өйләр, киңәегез, урамнар! Безгә ике шаһит җитә: капка баганасы, урак ай…
Хушлашыр алдыннан, Фәния кесәсеннән кәгазьгә төрелгән әйбер чыгарып, учыма салды.
– Мә, теләсәң нишләт, – диде.
– Сүтеп карыйм: таслап төрелгән кызыл галстук! Йөземә тигезеп, иснәп карыйм: аның миңа кадәрге чоры, самими еллар исе килә.
– Яндырыйкмы әллә?
Юк, галстук үзе дә учак ялкыныннан яралган. Ошый иде ул миңа, муенны җылытып торган өчен генә түгел. Ябылып, укып яткан мәктәп баласының ак чыраен да нурландыра иде бит ул.
– Әйдә, икегә бүләбез. Яртысы – синдә, яртысы миндә саклансын.
Үткен пәкемне чыгарам. Капка баганасына җәеп куеп, галстукны икегә бүләбез.
Икенче көнне мин, уянып, бәхетле хисне тәнгә, җанга, уема сыйдыра алмыйча, баскычка чыгып, карлы таңга сикердем.
Гаҗәп: мин яңадан туганмын түгелме! Мин хәзер ялгыз түгел. Уйлансам, уемда – янәшә, җырласам, җырымда – янәшә, күктә, җирдә, төшемдә, өнемдә якыннан якын кешем бар. Язмыш тәлинкәсендә нинди тигезлек. Эчке дөньямның гүя мөкәммәл түгәрәккә әверелүен сизәм. Моңа кадәр минем хисси күңелем ятим булган, нидер мине читләтеп узган. Ялгыз булганмын. Бөтенләй яңа, күрелмәгән халәт минем барлыгымны били; икенче ярымшарымны күпме эзләгәнмен, юксынганмын, көткәнмен ич мин. Хәзер менә һәр уй-фигылем, һәр кылганым, икегә төрләнеп, бер бөтен булачак.
Күтәрә алырмынмы бу икең бер булу могҗизасын?! Үземне ипле кысаларга кертеп, тыйнак күренер өчен генә көчемне сарыф итә алу – холкыма ят! Күңелдән бәреп чыккан хисне акыл белән куша алмыйча, үз мин-минлегемнең тоткыны булып калырмын да, үкенечле язмышка юлыкмаммы?
Күпме сораулар, еллар боҗрасына кушылып, йөрәкне чорнаячак әле…
Безнең күңел сәгате ун ел укуга көйләнгән иде бит. Мәскәүдә утырган кайсы түрәнең юка башына килде икән унберенче классны койрык итеп тагып кую! Янәсе, һөнәргә өйрәтеп чыгаралар. Ә сайлау мөмкинлеге юк. «Киң профильле механизатор» таныклыгын җиде классны бетерер-бетермәсләр дә алып чыга. Син миңа ун класска тиң һөнәрне тәкъдим ит! Юкмы? Алай булгач, бер ел гомер заяга узды дигән сүз.
Безнең тракторчылар группасына тегүче һөнәрен алырга теләмәгән берничә кыз да язылды. Арада «Б» классыннан мәктәпнең комсоргы Роза Зәйнуллина (киләчәктә Туфитулова фамилиясе белән танылган журналист булыр) да бар.
Без төп бинадан читтәрәк, махсус әзерләнгән класста укыйбыз. Парталар рәте уртада. Ян-якта, артта өелгән тимер-томырның исәбе юк. Моторлар, төрле валлар, подшипниклар – ни генә юк анда.
Безне РТСтан килгән инженер укыта. Кыска буйлы. Кечкенә башы, муенны көтеп тормыйча, җилкәдән генә бәреп чыккан. Шуңа күрә ул, як-якка яисә артка караганда, бөтен корпусы белән борыла. Без аңа Чәкүшкә дип исем куштык. Күренеп тора: үзе әйбәт, юаш кеше, әмма аңа укытучы сәләте бирелмәгән. Ә болай үзе техниканы яхшы белә, аңлатуын тәмләткечләр белән кашыкка салып бирә генә белми.
Бервакыт мин моны кызык итәргә булдым. Тәнәфестә бер ике тимерне парта астына алып куйдым. Дәрес башланып, Чәкүшкә класска арты белән торып тактага нидер яза башлагач, тимерне алдым да артка томырдым. Китте дөбердәү, китте күкрәү… өемдәге тимерләр гүя бер-берсе белән котырып сугыша, үзара тибешә башлады.
Чәкүшкә, борылып, классны күзе белән «эчеп» чыкты да, колак тондыргыч тавыш тынуга:
– Кем?! – диде.
Тып-тын. Берәү дә дәшми. Чәкүшкә яңадан тактага акбур белән яза башлады. Мин икенче тимерне, парта астыннан алып, артка селтәп ыргыттым. Инде бер мәртәбә уянган тимер өеме тагын да дуамалрак дөберди, чаң суга башлады – мәхшәр.
Чәкүшкә тагын борылды да сабыр гына:
– Кем?! – диде.
Тып-тын. Берәү дә дәшми. Мин дә, берни булмагандай, самими кыяфәт чыгарып утырам. Кызлар да дәшми. Хәер, кызлар алгы партада утыра, кем тавыш чыгарганны белмәүләре дә табигый.
Икенче атнада тагын шулай, дәрес алдыннан ике тимерне парта астына яшердем.
Чәкүшкә класска керде. Төрле плакатлар элде. Тактага борылып, ниндидер формулалар яза башлады.
Мин бер тимерне, алып, арттагы өемнең куе җиренә ыргыттым да дәфтәремә иелдем. Артта дөбердәп тимер туе башланды. Малайларның авыз ерылды. Кызлар җитди кыяфәт белән, бу шуклыкны өнәмичә, теләктәшлек белдереп, Чәкүшкәгә төбәлделәр.
Бу юлы Чәкүшкә борылды да:
– Га-ли-ев, бас. Икенче дәрескә директор белән бергә керерсез, – диде.
Мин сумкамны алып чыгып киттем. Моңынчы бер дә сугылмаганны, уку соңында гына Хәмзин кабинетына кереп булмас дип, кайту ягына борылдым.
Уйланып барам: димәк, кемдер саткан, алдан әйтеп куйган. Бу – баласы гына, киләчәктә олы сатуларга юлыгасымны мин ул чакта белми идем әле.
Комбинезоннар киеп, бер ай буена РТС цехларында эшләдек. Мотор цехы, җыю цехы, ремонтлау цехы… Һәрберсе озын, иркен, мазут, солярка исе җир идәннәргә кадәр сеңгән. Беләктән майга батып, төрле детальләрне юабыз, чистартабыз, сүтәбез, җыябыз – цехлар гөр килеп тора. Кызлар да безнең белән беррәттән, калышасылары килми, үзләренә ниндидер ташлама ясауны да таләп итмиләр.
Беркөнне мин Розаның җитдилек битлеген салдырып карарга булдым. Бит очларын чокырайтып, иреннәрен чама белән генә терелтеп елмайганда, ул гаҗәп нурланып, чибәрләнеп китә, әмма сирәк елмая, комсорг кырыс булырга тиеш дигән максат куйганмы үзалдына – белмәссең.
Роза Зәйнуллина бөтен мәктәпнең күз уңында; югары класслар өчен кызыклы чаралар үткәрүдә башлап, ясканып йөри иде. Шундыйлардан Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев белән очрашу истә калган. Ул безгә әсирлектән бер төркем иптәшләре белән немец самолётында качуларын мавыктыргыч итеп сөйләде.
– Сез алып чыккан самолёт хәзер кайда? – дип сорау биргәч, Девятаев елмаеп куйды да:
– Сезнең ашханәдәге калаклар, бәлки, шуннан ясалгандыр, – диде.
Икенче вакыт Роза Зәйнуллина, Казаннан нефть районнарын күрергә дип чыккан шагыйрьләр – Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимне чакырып, мәктәп укучылары алдында гомердә истә калырлык очрашу кичәсе оештырды.
Шундый кешеләр белән янәшә йөр дә, җитди булмый кара. Бәлки, ул якыннан аралашканда олыларча тотышын онытып, үз табигыйлегенә кайтып төшәдер дә чибәр, гади, мөлаем туташ булып каладыр.
«Б» классында бергә укып, шәһәр ягында да бер тирәдә яшәгәнлектән, Фаварис дустым аның белән күбрәк аралаша. Бергә укырга киләләр, бергә кайталар.
Фаварис берчакны Розаның редакция каршында оешкан әдәби түгәрәккә йөрүен, киләчәктә язучы булырга хыялланганын сер итеп кенә әйтте. Мин аның бу сүзен ишеттем дә, ишетмәдем дә, аптырадым да, аптырамадым да шикелле.
Китап язучы – шагыйрь ул гадәти кеше сыйфатларыннан өстен биеклектә торучы сирәк туа торган зат булып тоела иде миңа. Юк, бу бер хатадыр, ялгыш ишеткәнмендер, безнең белән бер мәктәптә укып йөр дә язучы бул, имеш… Моны акылыма сыйдыра алмыйча, дустымның бу серен игътибарымнан читкә тибәрдем бугай ул чакта. Өч-дүрт сүзне кулга-кул тотыштырып, рәтле җөмлә төзи алмаган башым белән бу хакта уйлау да оят иде миңа…
Мотор цехында исә шаярту уе үзеннән-үзе килде.
Нишлим соң, кайчакларда шаяртырга яратам. Киек-җәнлекләр, кошлар, хәтта нәни бөҗәкләр дә, тамагы туйгач, кәефе шәп чакта, бер шаяртып алалар бит. Бу – Ходай Тәгаләнең терек җаннарга күңелсезлекне җиңәр өчен бирелгән уенчак сыйфаттыр, мөгаен.
Ул көнне мотор цехында шаярту болайрак килеп чыкты. Җиргә яртылаш күмелеп яткан бер зубчатка (тешле бәләкәй генә тәгәрмәч) табып алып, чистартып, тутыгын сөрткәндәй иттем дә арабыздагы эчке хөсетен сиздерми торган, иң тыйнак саналган Иреккә тоттырдым.
– Розага бир әле шуны. Әнә цех башындагы үзебезнең мастерны күрәсеңме, ул сорады, илтеп бир, диген.
Ирегем карусыз гына теге зубчатканы Розаның кулына тоттырды.
Һәрнәрсәне әллә ничә тармаклы итеп, кат-кат уйлап эшли торган кешеләр кайчакта, бик беркатлыланып, юкка да ышаналар. Роза белән дә шулай булды. Китте бит бу, нык адымнар белән цех уртасыннан бара бит, әй!
Барып җитте, теге нәрсәне мастерга сузды… Ишетеп торабыз, мастер:
– Нәрсәгә бу миңа! – дип, шаркылдап көлде дә искереп беткән тәгәрмәчне җиргә ыргытты. Розабыз кырт борылды, килә, минсиңайтим, тәвәккәл адымнар белән килә, безнең төркемгә якынлаша бу… Мин алгы рәттән, бик каударланмыйча, сак кына арткарак чигендем.
Килеп җитте дә Розабыз Ирекнең яңагына чатнатып сукты, аннары кырт борылып китеп барды.
– Вәт комиссар бу, ичмасам! – дип куйды кемебездер.
Ирек бурлат кебек кызарып чыкты. Ул кызыллык битендәге каратут сипкелләре арасында бер суынып, бер кызышып, кичкә кадәр адашып йөрде.
Яз көне кырга чыгып, трактор йөртү буенча имтихан биргәндә, каршылык килеп чыкты. Инструктор беребез йөртеп килгәннән соң, тракторны сүндерә, икенчең яңабаштан кабызырга тиеш була. Ә ДТ-74 тракторы кадими алым белән кабызыла: пускач шкивын, бер очы төенләнгән каеш бауны урап, көч белән, кисәк тартып әйләндерергә кирәк… Миңа бу электән үк ошамый, чиркандыра иде. Минем чират җиткәч тә, инструктор тракторны сүндерде дә яңадан кабызырга пускачка беркетәсе бөлдеркәле каеш бауны миңа сузды. Мин, бауны җиргә ташлап, моторны кабызудан баш тарттым.
– Без ракеталар очырган чорда яшибез. Хәзерге тракторлар кнопкага басуга кабынырга тиеш!
– Кабызырсың, нибуч, аттестат аласың килсә!
– Кабызмыйм! – дип, кыр буйлап китеп барам, инструктор куып җитеп, җиңемнән тартып туктатты:
– Шушы юк нәрсә аркасында унбер ел укыганыңны харап итәсең бит!
Шул мәлдә әтиләрнең кайчандыр җилдә, бозлы яңгырлар астында бернинди кабинасы булмаган, тупас тимердән генә торган, аңгыра трактор йөртүләре, кеше чыдамаслык шартларга түзеп, аларның бер карусыз изелү, мәсхәрә ителүләре күз алдымнан сызылып үтте.
Алар өчен ачынып, йодрыкны кысып, гасабиланып кычкырам:
– Кнопкага баскач кабынырга тиеш!
Инструктор, минем кызып китүне үзенчә юрап, чигенә башлады, кул селтәп, каеш бауны иелеп алды да, үзе кабызырга ниятләп, пускачка урый башлады.
Кабынды. Киттек кузгалып. Күпме йөрткәнем бар минем бу ДТны, көндезләрен дә, төннәрен дә. Мотор тавышының үзенә генә хас көе, дерелдәве, хәтер юшкыннарын коеп бара… Инструкторның «туктарга», «чигенергә», «борылырга» дигән командаларын төгәл үтәп, кузгалып киткән эзебезгә кайтып туктагач, ул: «Үзсүзле икәнсең, миңа охшагансың», – дип, «биш» ле куйды.
Берничә айдан соң районга куе сары төстәге бөтенләй үзгә төрдәге ДТ-75 тракторлары күпләп кайтты, кнопка белән кабына торган, яңалар…
Хуш, мәктәп!
Ниһаять, мәҗбүри белем богауларын салып ташлап, иреккә чыгабыз. Унбер ел әйләнешендәге кырык дүрт фасыл… үтеп тә киттеме?
Хуш, мәктәп! Сагынмам, ахры, мин сине. Сизәм бит: борынгы диварларыңны җимерерләр, безнең кул тигән ишек тоткалары булмас инде, без баккан тәрәзәләр дә күзләрен йомар. Кече капка төбендә һәр көнне каршылап-озатып калучы карт тупыл да, Хозыр-Ильяс кебек, еллар аръягына китеп барыр… Хәтерне үпкәләтеп, бар да үзгәрер, яңадан корылыр… Менә шуңа сагына алмам мин сине.
Салиха түти минем хакта әтигә болай дигән:
– Кеше чыкмас моннан. Өч ел буена сумкасын бер дә ачып карамады. Гел кирәксез китаплар гына укып ятты…
Юк, алай гына бирешмәм әле, күңелемдә мин ауганда да аумый торган манара горурлыгы йөртәм. Ул манара нигезендә, сездән күбрәкне күрәм, сездән күбрәкне беләм, дигән ышаныч ташы ята.
Тик менә… алай җиңел генә бирелми икән шул әле иреккә чыгу, мин авылда гомерлек коллыкка беркетелгәнмен ләбаса. «Паспорт» дигән хикмәт ат дигән хайваннарга гына җиңел бирелә, унсигезе туласы егеткә тәтеми икән бит. Укырга керәм дип, бу бәйдән ычкынсаң гына. Ә минем, укудан ял итеп, бераз өс-башны карыйсым, кесәмдә акча кыштырдавын тоясым килә.
«Нишләргә?» дигән сорауны төрләндереп, хокуксыз йөргән бер мәлдә, кемдер миңа киңәш итте: «Паспорт алу өчен генә булса, Уфага бар, ике генә имтихан бирәсең дә…» – дип, техникум исемен әйтте. Шул көнне үк УАДТга (Уфимский автодорожный техникум) хат юлладым. Озакка сузсам, тирәмдә бригадирлар эшкә чакырып, кашына башлаячак.
Алтынчы августка чакыру килде.
Киттем. Беренче тапкыр поездга утыру… Таулы-өркәчле Өфе каласын күрү дулкынландыргыч минутлар иде. Поезддан төшеп сораштым да кирәкле трамвайга утырдым. Итәген уңлы-суллы болгап, шакы-шокы бик озак теркелди бу, шулкадәр озак бара микәнни, ике тукталыш узгач, җиткәндер дип төшеп калдым. Сорашам, әле ерак, барасы да барасы, диләр. Икенче трамвайга утыргач, өч тукталыштан соң түземем бетеп төшеп калдым. Баксаң, алда тагын ярты сәгатьлек юл икән.
Документларны тапшыргач, ындыр табагы чаклы, түгәрәк, зур бер палатка эчендә, шәрә карават пружиналарын пинжәккә батырып, утыз-кырык егет ятабыз. Җитмәсә, имтиханнардан соң, техникум бинасын ремонтлау өчен, безне тоткарларга ниятлиләр икән. Бердәнбер костюмымны акшарга батырыргамы… Имтиханы да – математикадан. Монда бит партадашым Марат мәсьәлә чишәргә көтеп тормый. Ул каядыр хәрби училищеда имтихан биреп ята.
Кыскасы, ата-ана куеныннан ерак китмәгән малайга монда берни дә ошамады, төкерим паспортына, берәр җае чыгар әле, дип кайтырга кузгалдым. Әлбәттә, документны бирми йөдәттеләр, унберне бетергәннәр аерым чутта йөри икән монда.
Кайтып төштем. Беркемгә берни аңлатмыйм. Әллә нинди эш кырган сыман, серле генә йөрим. Юк, мин болай тапталып калмам, нидер булыр, нидер булыр да мине бу билгесезлектән йолып алыр кебек… Ә барыбер чарасызлык эчтән кыршый, кәефемә көя төшерә.
Зөфәр белән печәнлектә ятабыз. Ул «Москвич» та колхоз рәисе Әхмәтшин абыйны йөртә. Бүген аның ял көне икән, машинасы көйсезләнгән, запчасть эзлиләр, ди.
Ә минем телдә бер кайгы – ничекләр итеп паспорт юнәтү зары. Зөфәр үзенең Әхмәтшин абыйга паспорт сорап керүен сөйли:
– Кабинетына кердем: «Шофёрлыкка таныклык алып кайттым», – дим. «Котлыйм, якынрак кил», – дип, таныклыкны алып карады. «Паспорт кирәк иде, Әхмәтшин абый», – дим. Урындыгыннан торып басты да чалбар каешын чиште, аннары ширинка сәдәпләрен ычкындыра башлады, нишләргә уйлый бу дип, тынсыз калдым. Кулына карандаш алды да: «Менә шушы карандашка ике мәртәбә урап карыйм, өченчегә калса, паспорт – синеке!» – диде. «Аңладым, Әхмәтшин абый», – дип, ишеккә таба чигенә башлагач туктатты да: «Яңа «Москвич» кайта, утырырга теләгең юкмы?» – диде. «Кемне йөртергә?» – дим. «Төшереп калдырмасаң, мине инде», – ди. Менә шулай. Эттән сөяк алып була, Әхмәтшиннан паспорт ала алмыйсың.
Печән исенә изрәп ята торгач, Зөфәр йоклап китте. Минем дә күз кабакларым йомылмакчы була, әмма эчке гамь-исәп таралырга ирек бирми. Кинәт… каяндыр ишелеп төшкән кебек, башыма бер уй килә, тиз генә печәнлектән төшеп, өйгә керәм, Уфа техникумыннан килгән чакыру кәгазен кулга алам. Озын гына кәгазь бите. Аста мөһере дә бар. Имтиханга керер алдыннан фәлән… төгән… дигән урынын кисеп төшерәм дә… Аны кайчы белән түгел, ә үткен пычак белән линейка куеп кисәргә кирәк.
Минем үтә дә кара төстә майлы итеп яза торган, сәер карандашым бар. Шәмәхә кара белән язылган сүзләрне өстеннән катлап чыгам да… «алтынчы» дигән санны «егерме алты» га төзәтәм. Шулай итеп, «егерме алтынчы августка килергә» дигән кыска гына язу торып кала. Почта мөһере сугылган конверты да бар. Мөһердәге вак саннарны үткен лезвие белән кисеп үзгәртәм. Менә бит филькина грамота әзер!
Моны ничек, җай табып, Әхмәтшин абыйга күрсәтергә? Нәрсә сондың миңа, дип кычкырып, мыскыллап ташламасмы? Аның бит шул мыскыллы көлә белүе, җор-үткен сүзгә осталыгы өчен халык ярата. Кырда бөгелеп чүп утаучы хатыннар аның өчен «арт белән йолдыз үбүчеләр», тиргә батып, юан аягын аякка ышкытып йөрүче мул гәүдәлеләр – «аяклы әбрәкәй», ябыклары – «ядәч сөяге».
Тарантаслы чордан ук ул бик пөхтә киенеп йөри: кара костюм, ак күлмәк, һәрчак галстук таккан булыр. Озын буйлы, чибәр.
Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым кузгалды. Кемнең кемлегенә карамыйлар, тоталар да судка бирәләр. Гел кәнсәләр тирәсендә йөргән электрик Миргазыян абый, судья итеп билгеләнгәч, авылның йөзек кашына әйләнде.
Пеләш башлы, күгәрчен йоткан кебек кенә, тыгыз корсаклы, шәп костюм киеп, култык астына күн папка да кыстыргач, башкала түрәләренә биргесез чын судья булды да куйды. «Шакиров» дип кенә йөртәләр үзен.
Иптәшләр суды тын гына йөргән халыкны кузгатып җибәрде. Концерт-театрларың бер кырыйда торсын. Клуб шыгрым. Берсе өстенә берсе басып торалар. Әллә кайлардан, Урал-Себерләрдән, хәтта Сахалиннан күз күрмәгән кешеләргә кадәр ишетеп кайткан. Хәтта, кабереннән торып, зираттан төшүчеләр дә булды бугай…
Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек. Шунда Әхмәтшин абый, чыгып, парторгны яклап бер генә җөмлә әйтте: «Ана эт сорамаса, ата эт атланмас».
Икенче судка амбар мөдире Вагыйз абзыйны тарттылар. Кибет янәшәсендә торучы Нәфисә апаны «Пырасковия» дип мыскыл иткән икән… «Кайчан күргән ул минем Пырасковия булганны?» – дип и ярсыды теге. Халык та моңарчы хөрмәт итеп йөргән Вагыйз абзыйны (безнең яшьти Абрекның әтисе) хатын-кызга әшәке сүз әйткәне өчен өзгәләп ташларга әзер иде. Инде бетте Вагыйз абзый, тапталды дигәндә… соңгы сүзне үзе алып, трибунага чыкты.
– Җәмәгать, – диде ул тыныч кына. Трибуна өстенә Чехов, Горький, Толстой кебек рус язучыларының китапларын тезеп куйды. Кәгазь кыстырган битләрен чулак кул бармагы белән ачып укый башлады: – Менә бусында «Прасковья Фёдоровна» дигән исем кырык тугыз мәртәбә кабатлана. Менә бусында Прасковья Филимоновна нинди чибәр хатын, аны күргәч, ирләр тәкатьсез кала. Ә бусында – Прасковья Степановна нинди эшчән кыз, татардан бер дә ким түгел! Болар бит – мәшһүр язучылар тарафыннан калын-калын китапларга кертелгән исемнәр. Мин бит безнең Нәфисәне дә чибәр, эшчән булганы өчен шуларга тиңләп, сокланып әйткән идем, җәмәгать!
Бая гына кызышып ярсыган халыкның шул мәлдә башы иелде. Вагыйз абзыйның бер гаебе юк икән ләбаса. Нәфисә апа:
– Кичерегез мин наданны, – дип, сытылып елап җибәрде.
Акладылар Вагыйз абзыйны. Соңыннан ишетелде: аны Әхмәтшин абый шулай дип әйтергә котыртып куйган икән…
Ферма мөдире Шәһадәт абзыйны да судка тарттылар. Фермада үз кул астында эшли торган, унсигезе тулып җитмәгән, Сәлимә дигән кызның башын әйләндереп йөргән, йөреп кенә калмаган, ыштиен суыткан, имеш.
Зал котыра, Шәһадәт абзыйны салып таптарга әзерләр. Ирләрнең күзе иләсләнгән. Мул күкрәкле яшь кыз судьяның сорауларына башын иеп кенә җавап бирә. Мондый чакта шаһитлар калыкмый буламыни. Җәйләүдә төш вакытында да урманга кереп китәләр иде, кичләрен инде әйткән дә юк, диләр. Шәһадәт абзыйның сары песнәккә охшаган хатыны чәпчи генә, үз-үзен ыргытып ярсый, имеш, салам эскерте астында яткан чакларында фонарь белән барып тоткан.
Иң соңыннан Шәһадәт абзый сүз алды. Кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды да:
– Менә, иптәшләр, справка, врачлар кул куйган, пичәте басылган. Бу язу – Сәлимәнең саф кыз булуы хакында, – диде.
Зал «аһ» итеп калды. «Шәдәйне беләбез, хатын-кызны ул болай гына калдырмый!» дигән сүзләр яңгырады. Халыкның тынганын көтеп торды да Шәһадәт абзый иң мөһим сүзен залга ташлады:
– Иптәшләр, чын йөрәктән әйтәм, кирәксә, ипи тотып ант итәм: кагылмадым мин аңа! Билләһи тимәдем. Яшермичә әйтәм, кызыгып, яратып йөрдем, бер атна җитми калды, бер атнадан минеке була иде бит! – дип, ул коточкыч үкенү кичергән аваз белән: – Их! – диде дә яшь бәреп чыккан күзләрен учы белән каплады. Әле генә көнләшеп, аңа каршы кызышкан ирләр, «булмаган икән» дип сөенешеп тә, кызганып та сүрелеп калдылар.
Шәһадәт абзый артистлыкның югары кимәлендә иде ул көнне… Күп еллардан соң, межада, агач күләгәсендә пирәшләп утырганда, Шәдәй абзыйдан сорадым (ул әле һаман нык, чүкеч кебек иде): «Теге чактагы справка дөрес идеме?» Ул, сары тешләрен күрсәтеп, сары керфек-кашларын уйнатып көлде дә: «Каян килеп дөрес булсын инде, – диде. – Юк, справка белән генә ышандырып булмый иде халыкны. Хәтерлисеңме: нәрсә дидем бит? Бер атна җитми калды, кыз минеке була иде, дидем. Шул хәл итте судны. «Булдым» дисәм, бетерәләр иде».
Бара торгач, колхоз рәисе Әхмәтшин абыйның үзен дә судка бирделәр. Шул инде, хатын-кызга карата мутлыгы, аны да эшафотка менгерде.
Никита Хрущёв тәхеттән төшкәч, «демократия» дип аталган ИЯ артык җәелеп киткән итәген җыя башлады. Иптәшләр суды сирәгәйде, түрәләрне тетеп салу беткәч, халык көтүче, комбайнчы кебекләрне хөкем итүнең кызыгын тапмый башлады.
Мин менә шул авылның кан тибешен тоеп, ни кыласын үтәли күреп торган зирәк-елдам кешегә – Әхмәтшин абыйга – уч төбе кадәрле кәгазь сузарга дип, ике көн йөрим бит инде. Велосипедыма атланып, ындыр табагына да барам, кыр станына да… Кешеләр арасында күрәм дә, якын килергә базмыйм. Минем кәгазьне тотып карар да: «Шушының белән алдарга теләдеңме мине!» – дип, кешеләр янында алагаем сүгеп ташлар кебек. Аннары авылда мәзәк чыкканын көт тә тор!
Шулай киләп сарып йөргәндә, мине бригадир Мөхәммәтгали абзый эләктереп алды:
– Илле сутый борчак чабасың бар. Үлчәп, казык кагып, исемеңне язып куйдым, – ди. Кайсы төштә икәнен аңлата.
Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә мин инде борчак җирендә идем. Бәхеткә, үрлерәк җир, борчак сабагының чуалып, үрелеп, егылмаган кишәрлеге туры килде. Табигатем ялкаурак булса да, җенем белән тотынсам, каршымда эш ике кулын күтәреп тез чүгә. Әти чүкеп, игәп-ипләп биргән чалгы бу юлы да сынатмады. Покослар су урынына савылып бара. Илле сутый борчак җирен, бер саплам да ял итмичә, су-мазар эчәргә дә тукталмыйча, көндезге сәгать өчкә чабып чыгуыма әле дә ышанмыйм.
Кичен, бар кыюлыгымны җыеп, нәрәт башланганчы, Әхмәтшин абый кабинетында үзе генә чакта барып кердем.
– Укырга чакыралар. Инженер-механик булып үзебезгә кайтачакмын. Армиягә дә алмыйлар, шунда лейтенант дәрәҗәсе биреп чыгаралар, – дип гипнозладым да теге кәгазьне суздым. Язмышымны хәл итәсе бу мизгел сират күперен кичүгә тәңгәл иде.
Әхмәтшин абый язуны әйләндереп-тулгандырып карады да:
– Мондый документ белән сине тоткарлап булмый инде, – дип кул куям дигәндә… бригадир Мөхәммәтгали абзый килеп керде бит. Миңа ым кагып:
– Чабуын чапкансың, маладис. Суктырырга комбайн керерлек итеп, өч пакусны бер итеп чыгасың бар бит әле, – диде.
– Шулаймыни! Эшеңне төгәлләгәч килерсең, – дип, Әхмәтшин абый минем кәгазьне өстәл пыяласы астына кыстырып куйды. «Бетте, болай булгач» дип, йөрәгем төшеп китте. Барысын да бик тиз хәл итәргә кирәк, кешеләр айнырга өлгермәсен, дип никадәр каударлансам да, каршылык чыга тора.
Иртәнге өчтә, таң атып килгәндә торып, велосипедка сәнәкне беркеттем дә кырга элдердем. Сәгать иртәнге алтыда инде мин, эшне бетереп, идарә ишеге төбенә велосипедны каптырып куйдым.
– Шул арада бетердең дәме? – дип, Әхмәтшин абый сынап карап алды да кәгазьгә кул куйды.
Иртәнге сигездә мин авыл Советы рәисе Тәлгать абый катында идем. Ул кәгазьләр тутыртып, эшне бетерә дигәндә, почта йөртүче Вәсилә апа килеп керде. Төпченеп белеште дә: Бу арада сиңа хат килгәне юк бит», – дип ярып салмасынмы. Тәлгать абыйның да хәлиткеч урынга кул куярга дип сузылган кулы туктап калды. «Йә бетәм, йә калам» дип торган мизгелдә, юка баш та икеләтә тизлек белән эшли бит ул.
– Хат Азнакайга килгән иде бит, – дим мин, ашыгып. «Ә-әә», – дип, Вәсилә апа җаваптан канәгать калу ымлыгын суза. Тәлгать абыйның икеләнеп туктап калган кулы хәрәкәткә килеп тамга сала.
«Булды бу» дип, куаныч итәгенә уралып, кабинеттан чыккач, теге хат конвертына күз төште дә, йөрәгем «жу» итеп китте. Хат бит, бер ай элек авылга килгән булган! Караган булсалар бетә идем бит… Нидер саташтырды боларны…
Ашыгам. Кемдер, сизеп алып, минем бу операцияне туктатыр кебек. Азнакайда, Әдрәнә апаның танышлыгы аша тизләткәч, икенче көнне хуш исле паспорт минем кесәдә иде инде.
«Минем паспортым бар! Күрегез: абзагыз паспортлы гражданин!» – дип, бөтен дөньяга кычкырасы килде. Әлбәттә, Мөкәтә тавына менеп.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?