Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

«1910 еллар тирәсендә Тукайның иҗатында оптимистик авазлар көчәя башлый. Илдә барган вакыйгалар…» Минем башым шаулый, колакларым начар ишетә. Чөнки алдымда җавап бирүче – 1937 елда минем әти өстеннән донос язып, әтине аттырган кешенең кызы, йа Хода, мәдәт бир. Йа Хода, шушы балага карата гадел булыйм. Сөйлә, сеңлем, сөйлә, «биш»ле алырлык итеп сөйлә. Башым чатный, тыным кысыла. «Тукайның дусты Хөсәен Ямашев үлгәч…» Кара, нәкъ әниеңә охшагансың бит син. Әниең ул елда синең кебек үк чибәр, кыйгач кашлы, калын толымлы яшь хатын иде. Көләч йөзле иде. Әмма әтиең кабахәт кеше булып чыкты да инде. Ул бит әле аннан соң да берничә кешенең башын ашаган. Сөйлә, сеңлем. Миңа гадел булырга ярдәм ит. Югыйсә мин гомер буе газапланырмын…

Мин аңа бернинди өстәмә сорау бирмәдем, «биш»ле куйдым.

Бер сорау да бирмәгәнгә гаҗәпләнеп, ул чыгып китте. Миңа бик авыр иде.

Чибәр туташ! Мин синең турында ишеттем: кияүгә чыгып, бик тату гаилә коргансыз икән, үзең кайсыдыр бер мәктәптә кем булыптыр эшлисең икән. Мин монда синең исемеңне атамадым – сәбәбе билгеле. Балалар әти-әниләрен сайлап ала алмыйлар, үзеңне танысаң, миңа хат яз әле. Мин сиңа һич тә рәнҗемим.

Ә менә икенче бер сеңелнең фамилиясен тулысы белән атыйм. Мине бервакыт «почасовик» итеп эшләргә пединститутка чакырганнар иде. Почасовикның акчасы ноль бөтен фәлән… икәнен белсәм дә – шатланып риза булдым. Элек үзең укыган институт аудиториясендә лекция уку – нинди горурлык, нинди зур бәхет. Мин беренче лекциямә бик җиңел кердем, университеттан киләм бит – университетның абруен белмим түгел. Университет лекторлары бераз гына борнай була, һавалы була, алар, студентлар алдына кереп, пединституттагы кебек исемлек тикшермиләр, «Гөлсинә ник килмәгән бүген?» дип вакланмыйлар, лекцияне гадәти авыл мәктәбе дәресенә әйләндермиләр. Алар, аудиториягә бик эшлекле кыяфәт белән кереп, кафедра янына басалар да, студентка бөтенләй игътибар итмичә, академик стильдә сөйли дә башлыйлар.

«Карл Маркс «Политик экономияне тәнкыйтьләүгә карата» дигән гениаль хезмәтенә кереш сүзендә…» Һи-и, бөеклек, әллә кемлек, пафос, бравада…

Мин дә шулайрак башлармын дип барган идем – шаккаттым. Пединститут аудиториясендә, лекторны тыңламыйча, чыш-пыш сөйләшеп утыралар икән. Университетта чирек гасыр лекция укып, минем мондый хәлне күргәнем булмады. Нишләдең, кая барып чыктың син, туган йортым? Безме? Без лекция тыңлагандамы? Профессор Рифгать Таһиров, ул вакыттагы доцентлар (хәзер исәннәрдән кайберсе профессор инде) М. Ременников, Евгений Иванович Устюжанин (бөек галим!), Николай Петрович Муньков, Юзеф Геннадиевич Трунский, Григорий Наумович Вульфсон, Аркадий Семёнович Шофман лекцияләре… Ә Бушмакин? Карт, элеккеге интеллигент. Бөтен рәвешендә, холкында Париж, Санкт-Петербург, Сорбонна тәрбиясе сизелеп тора иде. Анысы безгә «Урта гасырлар тарихы»н укытты. Без, суга тилмергән Караком сахрасы кебек, алар сөйләгән сүзне миебезгә генә түгел, тәнебезнең күзәнәкләренә шифалы яңгырдай сеңдерә идек.

Күрәм: мине тыңлаучы юк. Сизәм: нәрсәдер эшләргә кирәк. Шунда минем башка бер фикер килде. Башны, мине без тиешенчә файдаланмыйбыз: ныклы «нагрузка» биргәндә, ул һәрчак уңайга эшли. Мин әйтәм:

– Әйдәгез, танышып чыгыйк әле. Сез мине ишетеп беләсездер. Мин шундый-шундый кеше булам. Сез исә хәзер, рәттән басып, миңа өч төрле мәгълүмат бирегез. Район, мәктәп, исем-фамилиягез. Мин нинди контингент белән эшлим икән, беләсем килә. Студентлар моңа бик тиз күнделәр.

– Саба районы Икшермә мәктәбе…

– Саба районы Завод Нырты мәктәбе…

– Пермь өлкәсе Сараш мәктәбе…

– Арча районы Сеҗе урта мәктәбе…

Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп.

– Фамилия?

– Хәсәнова.

– Исемегез? (Инде онытканмын.)

– Кайсы авылдан?

– Сикертәннән.

– Ай-й… Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле, әдәбияты укыткан авылым.

– Әтиеңнең исеме?

– Зөфәровна…

Һәм минем күз алдыма текә фуражкалы МГБ начальнигы, аның такта стеналы кабинеты килеп басты. Бу дөньяда бер генә сәгать тә рәхәт, шатлык күрә алмыйча, гаделсезлектән изелгән, акыллы, юаш егет, куллары сыткый сагыздан каралган, тормыш тарафыннан каһәрләнгән егет – Зөфәр абый, укымышлы мишәр мулласы Хәсән хәзрәтнең улы – күз алдыма килеп басты. МГБ корбанының чибәр, буйлы-сынлы кызы минем алда басып тора иде. Мин аңыма килдем һәм бөтен аудиториягә әйттем:

– Мин бу студентканың әтисен белә идем, дөнья бәясе егет иде, – дидем. Аннан тамагыма төер утырды, күземә яшь килде.

Сөйләшеп утыра торган бу аудиториядә бер атна «эшләп» карадым да ташлап качтым. Ә, чуртым! Белемне аны белергә теләгән кешеләргә генә бирәсе. Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән «братья». Белмим, син, бәлки, «язгы җылылык» елларында үскәнсеңдер, фамилияңне алыштырырга сиңа тәкъдим итмәгәннәрдер.

Ә миңа тәкъдим иттеләр. Укучыларны алдарга теләмим, мин егеттә шундый омтылыш та булып алды. Күңелдә. Ә нигә? Фамилияңне үзгәртсәң, бәлки, башка кешеләр шикелле тигез хокуклар белән яшәп булыр. Мәсәлән, Гайнетдинов. Яки Хисаметдинов. Яки Минсабиров. Яки Колгалиев. Ә нәрсә? Бәлки, шулай тынычрак булыр? 1953 елда Балтикада, кече офицерлар курсын бетергәндә, фамилия мине китереп кысты. Хәер, аңарчы ук. Халыклар атасы үлүгә, газеталарда яңа президент Ворошилов имзасы белән амнистия турында указ чыкты. Ләкин анда 58 нче статья турында берни дә юк иде әле. Мин Ворошиловка, шул хакта сорап, хат яздым. Җавап көттем. Әле МГБ системасы үз көчендә, Лаврентий Павлович Берия дә үз урынында иде. Җавап көтеп йөргәндә, мине кинәт кенә «Особый отдел»га чакырдылар да, стенага ак простыня элеп, профиль, анфас фотога төшерделәр. Берни дә әйтмәделәр. Берничә көннән үзебезнең хәрби часть бүлегенең комсомол җыелышын җыйдылар. Приказ белән. Мин комсомол секретаре идем. Карыйм: часть командирының төсе качкан. Ниндидер служебный кимчелекләрне казып чыгарып, мине секретарьлыктан азат иттеләр. Аннан редколлегия составыннан. Часть командиры минем «личное дело» белән таныш булмаган икән. Замполитына әйткән:

– Вот кого пригрели, – дигән. – Ә син, – дигән, – шляпа. Бу – синең өлкә. Менә хәзер икебез дә очсак? Иптәш бит яшерен документлар, секретная аппаратура белән эш итә…

Берничә көннән мине тагын «Особый отдел»га чакырдылар. Фәлән сәгать фәлән минутта фәлән аллеяда каштан төбендә басып торырсың, диделәр. Килдем, бастым. Юл аркылы икеме-өчме катлы гүзәл бер ак бина калкып тора – урта гасырлар стилендә салынган. Хәрбиләр бу бинаны кайсы «Ак йорт» дип, кайсы «Смерш» («Смерть шпионам!»), кайсы «контрразведка» дип кенә йөртәләр һәм бу сүзләрне әйткәндә калтыранып, як-якка каранып алалар иде.

Каштан төбендә торам. Урамда эт тә юк. Менә ак йортның җиз тоткалы мәһабәт ишеге шыпырт кына ачылды, аннан ак чырайлы, бүлмә-контора йөзле, тәбәнәк гәүдәле бер мичман чыкты. Як-ягына каранды да сак кына миңа ияк какты. Мин аңа таба атладым. Ул мине эчкә уздырды. Анда тагын бер мичман каршылады. Алар мине аллы-артлы уртага алып, мәрмәр баскычлардан икенче катка алып менеп киттеләр. Паркет шыгырдаганы, коридор диварларының шыр ялангачлыгы истә калган. Шундый ук шыр ялангач зур бүлмәгә алып керделәр. Полировкалы «Т» өстәл. Түрдә зур дәрәҗәле офицер утыра. Миңа яннан урын күрсәттеләр, мичманнарның берсе чыгып китте, икенчесе каршыма утырды. Безнең авылда шундый гадәт бар: кунак-фәлән яки күрше кергәндә, аңа тиз генә урындык куясың, өстенә иң яхшы көрпә (бездә – киез) җәясең. Әнә шуңа утырганда, теге кеше, һичшиксез, урындыкны бераз гына ишек катына таба шудыра, өч-дүрт кенә сантиметр булса да шудыра. Бу – ихтирамга ихтирам билгесе.

Контрразведка бүлмәсендә мин дә шулай урындык шудырып маташам икән. Миңа бик кырыс кына кисәтү ясадылар. Мин урындыкны тиешле хәлгә китереп тынсыз калдым. Күрәм: буп-буш өстәл. Дүрт диварның өчесе шыр ялангач, миңа каршы ягында – Дзержинский портреты. Авыр тынлык урнашты. Зур начальник өстәл тартмасын үзенә таба тартты, аска карады, ләкин бер кәгазь дә чыгармады. Бераздан карлыккан тавыш – шулай ук бүлмә тавышы белән сорады:

– Синме әле Ворошиловка хат яздың?

– Так точно!

– Әтиеңнең язмышын беләсең киләме?

– Так точно!

– Әтиең 1938 елның башында атылган.

– Сорау бирергә мөмкинме?

– Әйе, мөмкин.

– Белергә рөхсәт итегез: ни өчен атылган?

– Контрреволюцион эш алып барганы өчен.

Авыр тынлык. Башны аска идем. Өстәл тартмасы ябылды. Мин, күтәрелеп, начальникның йөзенә карадым.

– Мин кече офицерлар курсында укыйм. Миңа звание биреләчәкме? – дидем.

– Вряд ли сезгә флот офицеры званиесе бирелер.

– Миңа берәр киңәш бирсәгез иде. Минем ул званиене аласым килә. Аны алсам, мине запаска чыгаралар. Кайтасым, институтны тәмамлыйсым килә.

– Сез фамилиягезне алыштыра аласыз…

Мин шатланып киттем: менә иртәгә үк фамилиямне алыштырам. Аннан мине экзаменга кертәләр. Бер айдан буласы, диләр. Аннан миңа запастагы кече лейтенант званиесе бирәләр дә институтыма кайтарып җибәрәләр. Менә бәхет. Тик нинди фамилия алырга? Хәйруллин? Галимуллин? Заһидуллин?

Ике мичман мине каштан аллеясына күмелгән урамга кадәр озата төштеләр.

Хәтәр йорттан чыгып, куе яфраклар астындагы тротуардан атлаганда, кинәт кенә күз алдыма әти килеп басты. Аның тавышын ишеттем сыман. Бераз бөкрәя төшкән нужалы гәүдәсен, камыт аякларын күрдем сыман. Шунда әтинең тонык тавышы ишетелде кебек:

– И улым, улым, син дә саттыңмыни инде мине?..

Мин айнып киттем. Күңелем җиңеләйде. Кычкырасым килде:

– Юк, әти, юк! Синең исем-фамилияңне сатсам, җирдә яшәү миңа хәрәм булсын!

…Берничә ел үткәч, КГБ чиновниклары миңа ялган белешмә бирделәр: әтиегез 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән. Ә университетта эшли башлагач, үзем кебек кыерсытылганнар белән танышып сөйләшкәндә, бер нәрсәне белдем: бөтенебезнең дә әтиләре 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән икән. Нигә алай?.. Моны без, кыерсытылганнар, исәпләп чыгардык. Статистика өчен. Үзебезне һәм чит илләрне алдар өчен. 1942 ел – сугыш вакыты ул. Димәк, Колыма, Магадан, Якутия, Караганда лагерьларының корбаннарын да сугыш чутына керткәннәр.

Үлемнәр, каберләр, кеше сөякләреннән ясалган статистика. Кабахәт, җирәнгеч статистика…

Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә – XX гасыр каннибалларына – нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә – нәфрәтем.

Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә. Һәм минем моңа хакым бардыр кебек.

Европага тәрәзә тишкәндә…

Минем беренче зур сәяхәтем – Балтикага бару – шактый гыйбрәтле булды. Мин шуңа кадәр авылда укытучы идем, бу турыда «Торналар төшкән җирдә» әсәремдә яздым. Әмма анда мин үзебезнең эшелонның каян, ничек барганын язмаган идем. Башта ук шуны әйтергә тиешмен: дөнья күрмәгән кеше укытучы булып эшләргә тиеш түгел. Югыйсә бездә Арчадан, Минзәләдән ары узмаган яшьләрне шул ук үз якларына укытучы итеп җибәрәләр дә, и ул сөйли инде: тайгада менә болай, чүлдә менә тегеләй, диңгездә прилив һәм отлив була, джунглиларда шундый куелык, ди.

Юк, укытучы буласы кешегә, һич югы, үзебезнең ил буенча бер тапкыр экскурсия оештырырга кирәк. Джунгли ук күрмәс ул безнең илдә, әмма күргән хәтлесе дә аз булмас.

Шулай дөнья күрәсе килеп, зур дәрт белән чыгып киттем. Зур дәрт белән Татвоенкомат сәндерәләрендә кундым, күңел гел ашкына иде. Ике кич кунгач, стройга тезеп, вокзалга алып бардылар да товар вагоннарына тараттылар. Безнең команданы алырга килгән өлкән лейтенант белән беренче статьялы старшина юньле булып чыктылар – бер генә дә кырыс сүз әйтмәделәр. Хәер, без үзебез дә юньле: сугыш вакытында тезләнеп йөк тарткан, борын белән җир сөргән малайлар. Татары да, урысы да. Беренче төнне үк мин, тарих факультетының читтән торып укучы студенты, бүгенге кешеләрнең яшәү рәвеше тарихын өйрәнә башладым. Без Ганнибал походларын, Александр Македонский империясен, Япониядә Мэйдзи революциясен һәм лейтенант Шмидтны беләбез. Ә үзебезне, әйләнә-тирәбезне белмибез. Бу – безнең бәлабез.

Шулай, беренче вагон төне җитте, өлкән лейтенант дневальный билгеләде, ул малай, теләсә каян утын юнәтеп, буржуйкага ягарга тиеш иде. Кайсыдыр станциядә буфеттан аракы алып кереп, акчалы малайлар шәп кенә төшереп алдылар. Акча миндә дә бар иде, ләкин беренче төн әле миңа эчемлексез дә кызык иде.

Вагонның теге башында бер татар малае холыксызланды. Ыгы-зыгы килә, сүгенә, елый. Русча әйбәт сөйләшә, сүгенүе дә чиста гына. Танып алдым: Шәмәрдән станциясе малае, исеме – Солтан. Кичтән үк сизелгән иде: бездән, авыл малайларыннан, татарлардан, үзен өстен куебрак сөйләшкән, үзен «урысрак» итеп күрсәтергә теләгән иде ул. Хәзер шуны көч белән исбатламакчы һәм елый-елый татарларны сүгә:

– Вы, суки, резаные! Резаные! – дип, ул бер-ике сәгать буталып, елап йөрде.

Бу сүзне минем беренче ишетүем иде, грамоталырак бер малай аңлатты: сөннәткә утыртылган дигән сүз икән, һәм урыслар безне шулай мыскыл итәләр икән: «ре`заный». Солтан, шулай итеп, урыслар алдында үзен «мин татар түгел, мин сезнең кебек» дип күрсәтергә теләгән. Бу – минем өчен иң зур сабакларның беренчесе иде. Чөнки бу киләчәк тормышымда очраган зур-зур хәлләрнең ачкычы булды. Бу – безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар. Алар үз теләкләре белән милли исемнән, милли гадәттән баш тартканнар. Алар паспортларына Гизатулин, Нацибулин дип яздыралар. Хәтта Богоудинов та бар. Безнең Нәсимәләребез – Сима, Фәнияләребез – Феня, Рокыяларыбыз – Рита, Зәйнәбләребез – Зоя. Без, урыс төсле буласыбыз килеп, дуңгыз салосы ашыйбыз, без сездән ким түгел дип, мәҗлесләрдә үзебез башлап «Стенька Разин»ны җырлыйбыз. Безнең миләребез катып калган, Стеньканың юлбасар икәнен без уйлап та карамыйбыз, авыз җәеп, аның гөнаһсыз бер мөселман кызын исерек баштан елгага ыргытуын акырып җырлыйбыз. «Мә сиңа конфет, тик минем белән уйна гына». Менә без – шул. Рәхмәт сиңа, Шәмәрдән станциясенең хулиганы, бер сүз белән син безнең кемлегебезне ачтың. Шуларны аңлагач, миндә татар халкына карата ихтирам бетте, һәм мин аның телсез, мәктәпсез, динсез калуына һич тә борчылмыйм. Димәк, ул шуңа лаек.

Алдагы көннәрдә мин вагонның киң ишегеннән аякны асылындырып, дөньяны күзәтеп бардым. Бу вагон атлар йөртергә көйләнгән булса кирәк – ат исе килә.

Көн кояшлы, җылы. Рязань өлкәсеннән барабыз. Бөтен дөньяда – кояш һәм бәрәңге басуы. Эшелон кырда туктап торганда, төшеп, бәрәңге алып менәбез. Быел ул шулкадәр уңган, чәйнек кадәр. «Лорх» сорты. Йолкып та алабыз, күчтән дә алабыз. Явыз малайлар, поезд барганда, аны кеше өстенә ыргыталар. Ничек алай мөмкин инде ул? Без бит, сугыш вакыты нужасын күреп, авылда үскән малайлар. Бер очракта йөрәгем бик әрнеде. Тимер юл буйлап бәрәңге җыючы яшь кызлар бара. Сары чәчле, тупырсык битле марҗа кызлары. Их, булсын иде хәзерге авылларда шундый таза бәдәнле кызлар… Юк, аларны шәһәр, тулай торак, химкомбинат, АЭС, оргсинтезлар йотып бетерде, киптерде инде…

Менә шул Есенин мактап җырлаган Рязань авылы кызлары өстенә малайлар бәрәңге ата башладылар. Баштарак кызлар көлештеләр, чыркылдаштылар. Поезд бик акрын, шуышып кына бара иде. Без дә көлгән булдык. Әмма поезд «дырк» итеп тартылып хут алганда гына, бер малай ыргыткан чәйнек кадәр бәрәңге бер кызның күз төбенә эләкте. Әле дә күз алдымда: сары юан толымы аркасына салынган, юантык, тулы битле кыз иде ул, өстендә – соры сырма, аякларында резин итекләр иде. Чибәр кызый кинәт бөгелеп төште, үкереп елый башлады, аннан күтәрелеп безгә ниндидер сүзләр кычкырды, поезд инде тизләгән иде. Минем йөрәк әрнеде: бик чибәр, бик тулы тәнле иде ул кызый, типик марҗа инде, бу фани дөньяга ул һич тә битенә чәйнек кадәр бәрәңге бәрелсен өчен түгел, бөтенләй башка максатлар өчен яратылган да бит, французлар яки итальяннар барса, бу вагонда ул кызга чәчәк яки конфет ыргытырлар иде, һич югында, бармакларын иреннәренә тидереп, ул кызга «воздушный поцелуй» җибәрерләр иде…

Менә бу – без. Монда инде урыслык та, татарлык та юк. Монда – без, кыргый толпа. Әйе, безне кыйныйлар икән, закон беләнме, законсызмы – без аңа лаек. Теге кызның рәнҗүле карашлары гомер буе минем күз алдыннан китми.

Төн. Ниндидер станциядә торабыз. Юллар бик күп, күрәсең, «узловая». Малайлар вокзал рестораныннан аракы алып килделәр. Эчәләр. Бүген мин дә эчтем. Паровозлар чаш-чош киләләр, су алалар. Әле тегеннән, әле моннан баш кондукторның сыбызгысы төнне яра. Яшел, сары, зәңгәр утлар. Багана башында да, җирдә, рельслар арасында да… Фонарь тоткан ирләр, чүкеч тотып, вагон буксаларын тикшереп йөрүчеләр… Бер бәхетсезе фонарен безнең вагон турысына җиргә куеп каядыр китеп барды. Шәмәрдән жуликларыннан берсе (безнең вагонда Саба, Яңа Чуриле, Арча районы малайларыннан оештырылган команда иде) теге фонарьны ялт – вагонга алып менеп яшереп тә куйды. Көлештек. Менә светофор яшелне бирде, хәзер баш кондуктор бер сызгырта, аннан машинист кычкыртып ала да, состав кузгала. Безнең вагонда төне буе ут булачак.

Ләкин фонарь баш кондукторныкы булып чыкты, һәм ул килеп фонарь юкка чыкканын белгәч җәнҗал куптарды. Ул безгә һәм безнең күрше вагонга бәйләнде. Берәү дә фонарьны чыгарып бирмәде.

Тавыш зурга китте, яшел светофор күпме генә янып торса да, сыбызгы тавышы ишетелмәгәч, состав кузгалмады. Шулай да машинист кыска-кыска гына бер-ике «запрос» ясады: ник китмибез, яшел ут яна бит?

Тавыш чыкты, ике вагоннан да офицерлар төште. Ул арада эшелон начальнигы – полковник килеп җитте:

– Нигә отправление юк?

– Менә фонаремны урладылар. Шуны тапмаган көе отправление бирмим.

Полковник аптырап калды.

– Соң бит бу – хәрби эшелон. Безнең барганны Мәскәү үзе күзәтеп тора. Генштаб.

– Теләсә нишләгез. Фонаремны тапмаган көе отправление бирмим.

Полковник ризасызланып команда начальникларына карады. Тегеләр дәшмәделәр. Вагон эчендә бер почмакта Шәмәрдән жуликлары мышык-мышык көлешәләр.

Кемдер рельслар буйлап безгә таба йөгерә. Килде, гыжылдый, сөйләшә алмый.

– Ни өчен отправление юк?

Полковник аңардан сорый:

– Сез кем буласыз?

– Мин – станция начальнигы.

– Менә мин дә шуны сорыйм: ни өчен отправление юк?

Станция начальнигы баш кондукторны күзләре белән эзләп тапты (безгә кызык):

– Ни өчен отправление бирмисез? Башыгыз икеме әллә? Хәзер менә Мәскәү сорады: ни өчен хәрби эшелон ун минутка тоткарлана? Под суд җибәрәм! Хәрби трибунал сиңа!

Баш кондуктор юашланды:

– Менә новобранецлар фонаремны урлаганнар. Шунсыз отправление бирмим.

– Ничек урлаганнар? Каян?

– Җиргә куеп торган идем.

– Ах, так! Димәк, автоматын урлаткан солдат син! Коралын югалткан өчен беләсеңме нәрсә? Расстрел! А ну тиз генә отправление бир!

Ул арада йөгереп станция дежурные килеп җитте. Анысы да гыжылдый иде.

– Иван Степаныч! Иван Степаныч! Проводта Мәскәү! Бик каты сүгәләр. Тизрәк.

Иван Степаныч – станция начальнигы – баш кондукторга соңгы тапкыр:

– Хәзер үк отправление бир! Немедленно! Бу – синең соңгы рейсың! Иртәгә үк эшеңнән куылачаксың! Аннан – трибуналга! Балаларыңны уйла!

Өлкән ир – баш кондуктор – рухсыз гына сызгыртты. Гадәт буенча кулын салындырып, машинистка өч тапкыр селтәде. Тик ул кулда фонарь гына юк иде. Паровоз моңсу итеп кычкыртты. Офицерлар таралышты. Буферлар ыңгырашулы тавыш белән бер-берсеннән аерылды. Состав яшел утка таба шуа башлады.

Бу ситуациядә мин берни эшли алмый идем. Әгәр теге хулиганнарны сатсам, төнлә мине вагоннан ыргытачаклар иде. Сәндерәмә менеп яттым. Күз алдымда өч-дүрт бала атасы, тәбәнәк буйлы, илле яшьләр чамасындагы баш кондуктор тора иде. Әйе, чыннан да, ул иртәгә эшсез калса? Балалары янына кайтып, мине эштән кудылар, дисә? Утырып еласа? Һай, нинди әшәкеләр без…

Вагон тәгәрмәчләренең тыкылдавын тыңлый-тыңлый уйлап барам. Уйларым – караңгы. Адәм баласы ник әшәке? Без менә сугыш вакытында кырда кышлаган ашлык чүмәләләре астыннан язын оясы-оясы белән тычкан колонияләрен туздыра идек. Алар – безнең дошманнар. Анысы шулай. Алар без җыеп ала алмаган икмәкне ашап кыш чыкканнар. Аларны бетерергә кирәк. Ләкин без нишлибез? Тычканны тотабыз да артына салам тыгып, өреп кабартабыз, аннан беребез шап итеп тегенең өстенә баса, шартлата. Без – бәхетле. Җәен зур кигәвенне тотабыз да артына койрык итеп үлән башагы тыгабыз, һәм ул самолёт шикелле күтәрелеп очып йөргән була, бетә инде, бетә. Ә иң кызыгы: теге башакны аркылы тыксаң. Кигәвен быжылдап очып киткән була да лестердәп үлән арасына барып төшә. «Ура, фашист самолёты төште!» – без шулай шатланабыз. Освенцим, Колыма, Маутхаузен, Лубянка, Соловкиларның башы шунда түгелме? Мин ундүрт яшемдә кара урман аланында берүзем печән чабам, чалгым астында кара елан күренде. Ярты метр чамасы. Мин куркып калдым, елан да читкә таю ягын карады, әмма мин аны чалгы белән бастым, миңгерәттем, юкәдән чырымта ясап алып, аны будым, питомник киртәсенә башын аска каратып асып куйдым, ул авызын ачты, телен чыгарды, ә мин, дөнья, язмыш тарафыннан кимсетелгән малай, шуның ачык авызына шырпы сызып ут тоттым. И чайкалды инде елан, и чайкалды. Йә, шуннан соң камерада кеше газаплаудан ләззәт алган Ягода, Берия, Деканозовларны гаеп итәргә хакым бармы минем?

Тамбов өлкәсеннән узганда, безнең эшелонны ниндидер бер станциягә кертмичә читтә тоттылар. Алда «Мичуринск» диделәр. Без вагоннан төштек. Юан-юан «хозяйка»лар алма сата иде. Социализм системасының бетерә алмаган бер генә нәрсәсе калды. Халык базарда әйбер сатучыга «хозяйка, хозяин» дип эндәшә ала иде. Ягъни сатарга дип алып килгән әйбереңә син хуҗа. 1948–1950 елларда без Мичурин белән генә яшәдек. Аның мәшһүр сүзләрен кайсы гына хәерче авыл клубына, уку йортына элмәдек икән? «Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аны яулап алу – безнең бурычыбыз». Без моны кызларга карата кулланып та әйтә идек: «Взять их у неё – наша задача». Укымышлырак кызлар, моны әйткәч, безне: «И оятсыз, нахал!» – дип, матур, назлы итеп сүгәләр иде.

Шулай, иң зур алма сатып алып ашадым. Дәреслекләргә Мичуринның иң зур алмасы алты йөз илле грамм килә дип язалар иде. Мин бит бишенче класста ботаника да укытып йөргән кеше.

Пенза өлкәсен аңарчы уздыкмы? Һәрхәлдә, Чернышевскийга бәйле бер тукталыш булды. Мин анда станция киоскыннан Н. Г. Чернышевскийның «Что делать?» дигән китабын сатып алдым. Затлы кара тышлы иде. Алгарак китеп шунысын әйтим: учебный отрядка килеп кергәч, бераз баш-күз алгач, мин бу китапны ротаның старшинасы, украинлы, сверхсрочник-главстаршина Кравецка язып бүләк иттем. Чөнки без тотынган эш – идән юу, утын кисү, ремонт ясау, командирларның өенә утын илтү һ. б. Чернышевскийлык кәеф калдырмый иде. Главстаршина Кравец исә бик күп укый иде. Менә шимбә көнне авралда мин аның бүлмәсен җыештырдым. Чүп чиләген түккәндә игътибар иттем: ертып ташланган кәгазьләр арасында минем почерк күренә иде. Карамый кала алмадым: әлеге китапның титул бите. «Уважаемому главному старшине…» И-и-и… Үзе булсын ул украинлы (ул уйлый инде: татар малаеның кулы!), үзе булсын ул «сверхсрочник». Аларны ул елларда «сундук» дип йөртәләр, алар «гражданка»да – авыр тормышта яшәүдән куркып, көненә өч мәртәбә ашата һәм даими рәвештә киендерә торган җирдә елышып калган кешеләр иде. Автографымның чүп чиләгендә булуы минем башыма сукты: син, татар малае, диде миңа чүп чиләге, авыл мокыты, син дә урыслар, украинлылар белән бер дәрәҗәдә булырга телисеңмени? Не выйдет! Хрен тебе, белдеңме?

Украинлы Кравецның миңа, татар малаена, мөнәсәбәтен мин 1964 елда Бакчасарай музеенда йөргәндә аңлап бетердем.

Хуш, без бит әле барабыз. Безнең эшелонны, гадәттә, шәһәргә кертмиләр. Читтәрәк басып торабыз. Станциягә йөгереп барып, аракы алып килүчеләр байтак.

Менә кояшлы бер кырда полустанок. Үзенә күрә ларёклары, базары бар. Юан-юан, таза балтырлы хатыннар, әбиләр алма саталар. Эшелон шунда коелды. Бөтен дөнья кояш, тынлык, иминлек һәм алмадан гына тора. Алма сатучылар чиләк-кәрзиннәрен җиргә куйганнар да кешеләрне чакыралар. Хәзер инде хәтерләмим, чиләге бер суммы икән, ике суммы… Налог түләргә акча кирәк бит. Шундый мөлаем йөзле әбиләр, елмаеп, безгә алма алырга тәкъдим итәләр. Бөтенесе дә «х»лаштырып сөйли. Сухиничи станциясе алдыннан дип хәтердә калган. Безнең шалава алма тирәсендә озак йөрде. Берәү дә алмады. Күзләр хәтәр елтырый иде. Шунда… кайсыдыр бер жулигы бер әбинең артыннан килде дә аяк арасындагы чиләгенә тибеп җибәрде. Чиләк тәгәрәде, алма чәчелде һәм шул секундта ук кыргый толпа гыйгылдап, акырып алма җыярга тотынды. Бу, беренче чиләккә тибү, сигнал булды. Бер минут эчендә бөтен мәйдандагы чиләкләр тибеп аударылган, бөтен эшелон, кыргый тавыш чыгарып, базарны талый башлаган иде. Моны сугыш узган җирләр дип әйткәннәр иде, без килеп туктаганда. Паровоз кычкыртты. Тагын, тагын. Кемнеңдер карлыккан тавышы ишетелде:

– По ва-һо-на-а-м-м!

Ләкин егетләрнең күзен кан баскан иде, алар кан-яшь елатып, бөтен базарның алмасын талап бетерделәр. Минем хәтердә юан бер хатынның күз яшьләре, аяныч тавышы:

– Будьте прокляты! Татары! Фашисты! Монголы! Убить вас надо всех! Ох-хо-хо-хо… – дип, бөгелә-сыгыла елый иде, ул яше буенча минем әнигә туры килә иде, мин шундук әнине күз алдына китердем.

Менә шулай, ул хатынның йөрәк тавышы әле дә минем колагымда:

– Татары! Фашисты!

Эшелонда Сызраньнан ялганган биш-алты вагон бар иде, әлбәттә инде, алма талаучылар – интернациональ бригада иде. Теге хатын аны каян белсен? Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист… Башкача була алмый. Ул бит безнең Татарстаннан икәнне белми. Талаучылар исә – сугыш елы авырлыгын кичергән шундый ук аналарның шундый ук балалары иде.

Яңгырлар китте. Без һаман барабыз әле. Әйттеләр: Смоленск. Шәһәр читендә эшелонны туктатып, җәяүләп, сафка тезеп, бер хәрби частьның ашханәсенә алып килделәр. Эшелон үзгәргән: кайсыдыр тукталышта аңа Урта Азия вагоннарын такканнар. Чуп-чуар түбәтәй, буй-буй халат кигән командалар. Битләре кара янган. Аякларында нәрсә генә юк! Өстерәлеп атлыйлар. И Советлар Союзы! Кемнәр генә сакламый синең чикләреңне! Болары, – билгеле инде, стройбатка. Болар – бик ризасыз, һәркем дә минем кебек юләрләрчә шат түгел хәрби хезмәткә. Смоленск тирәсендә шәһәр урамнары гел чокырдан, җимеректән генә тора икән. Монда бөтен җир, һава әйтеп тора иде: моннан сугыш узды!

Ләкин мин безнең кыргыйлыкның иң аяныч бер күренешен язмадым әле. Без инде унынчы тәүлек барабыз. Яңгыр. Беркөнне кемдер эшелон буенча хәбәр таратты: иртәгә иртән Литвага керәбез. Шул уй белән вагон тыкылдавы астында ятып йокладык. Син – дневальный түгел, син әлегә – төялгән товар гына, сине алып баралар, нигә йокламаска?

Иртән уяндык, товар вагоны эчендә дым, томан иде. Көне буе юеш, зәңгәр томан эчендә бардык, эшелон бер дә инде туктамады. Әбәдкә «сухой паёк» биргәннәр иде, «буржуйка» тирәсендә чәй кайнатып, ботка пешереп мәш килдек. Шулай тагын бер көн узды.

Бик тиз караңгы төште, ә паровоз кычкырта-кычкырта Көнбатышка – яңгыр, томан, юешлек эченә таба чапты, үзенең рельсларны сөзеп бара торган куәтле ике фарасы белән юеш, дымлы дөньяны ялый-ялый каядыр чапты.

Кинәт малайларның берсе кычкырды:

– Егетләр! Бу – безнең иректәге соңгы көн! Әйдә, кемдә нәрсә бар, күпме акча бар, эчеп бетерик! Иртәгә беркемгә бер тиен дә кирәк булмаячак!

Вагон сәндерәләре шыгырдады, ыгы-зыгы китте, бөтенебез дә ат төйи торган иркен вагонның киң авыр ишеге янына берәр тукталышка җиткәнне көтеп җыелдык, аркылы аратага иякләребезне терәп бастык. Яңгыр сибәли дә сибәли. Паровоз гел кычкырта. И паровоз! Кычкыртма, телгәләмә күңелне…

Менә ниндидер бер станциягә шуып килеп кердек. Бөтен дөнья юеш. Караңгы. Кайсы станция? Бәрәч! Карасак… карасак… идрит-кудрит-т-т… Латин хәрефе белән язылган станция. «Stotis» диелгән… Итис-три… Без моны күргәнмени? Малайлар шым калды. Кемдер бу станциядә озак торасыбызны әйтте. Бу хәбәр малайларга җан өрде. Коелыштык. Бәрелә-сугыла йөри торгач, мин моның Литва җире икәнлеген аңладым. Литва ук түгел, Россия белән чиктәш беренче станция, диделәр. Шулай йөренгәләдек. Әлбәттә инде, малайлар аракы эзләде: соңгы кич бит! Якташым, математика укытучысы Расим белән безнең эш тыныч: бер яртының яртысы бар иде әле безнең. Соңгы кич икән, соңгы, урыс малайлары әйткәнчә, «хрен с ним»!

Ләкин эшелон ыгы-зыгы килде, перрон буйлап йөгереште. Кара юеш толпадан куркып, тиз генә вокзал буфетын, ресторанын бикләп алдылар. Малайлар да шым калды. Нишләргә? Шунда… шунда… перрон читендәрәк бер киоскны күреп алдылар. Егерме биш яшьләр чамасындагы бер кызый (литвалыдыр инде), ашыгып-ашыгып, киоскының картузын төшерә, бикләнеп маташа иде. Безнекеләр һәл-ләү – шунда! Бичара прибалтка! Бикләгәч булды дип уйлагандыр инде… Шалава дәррәү йөгереп тә килде, киоскны алгы ягыннан күтәреп, «һалә-һап!» дип, артка әйләндереп тә куйды. И, ул литва кызының елавын ишетсәгез! Йөрәк өзгеч итеп елады ул шул чакта. Бичара, киоскын аударгач, анда биш ящик ак аракы әрдәнәсе утырды да калды. Йөгереп килде станция начальнигы, йөгереп килде линейный милиционер, йөгереп килде гыжылдаган эшелон начальнигы… Әмма ике минут эчендә теге әрдәнәдән бер генә шешә дә калмады. Вагонда коточкыч пьянка, мат, тупас җырлар китте. Бөтенесе берьюлы:

– Бүген безнең иректәге соңгы көн! – дип гырылдады.

Алдагы станцияләргә хәбәр бирелеп, шуннан соң безне бер вокзалга да кертмәделәр. Без «кыргый дивизия» булып әле тагын ике тәүлек бардык. Инде диңгез җиле, диңгез һавасы үпкәләргә кереп тула, Татарстан, Рязань, Тамбовның коры һавасын сулыш юлларында алыштыра иде…

Ә бер станциядә безнең эшелонны линиягә тезелгән гаскәр каршы алды. Бөтенесе дә винтовкалы иде. Чык, йөр, беркем бер сүз әйтми. Ләкин талама. Мин вокзал өстендәге язуга игътибар иттем. Ике телдә язылган: Шяуляй. Әйе, картада шундый шәһәр бар иде. Эшелон бер сәгать торыр, диделәр. Мин вокзал тирәсендә йөреп килергә булдым.

Хәзер, еллар узгач, үземне күз алдына китерәм: сугыш вакытының чабаталы, черек бәрәңге күмәчле, «уфалла» арбалы, Арчадан башка җирне күрмәгән тырпайган колаклы бер малае «Бар» дигән бер бинага кергән дә (бу сүзне беренче күрүе, ишетүе) авызын ачып каткан да калган.

Әйе, шулай, тордым. Чөнки бу һич тә мин күргән Арча вокзалының буфеты түгел иде. Дөрес, Арча буфеты да ул елларда бай иде: анда, мәсәлән, берничә төрле коньяк, «Французское шампанское», «Золотой ярлык» дигән шоколад, кызыл уылдык яккан бутерброд, лимон, «Золотое руно» дигән хуш исле тәмәке, берничә төрле колбаса була иде. Ләкин актык итен-маен Казанга сатарга алып баручы ач яңаклы, чабаталы авыл мужигы, поезд көткәндә, эч пошканнан гына монда кереп караштырып чыга, исән-сау итен-маен сатып бераз акча керсә, кайтышлый, Аллага тапшырып, бер кружка сыра эчәргә булыр дип уйланып ала ул.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации