Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– …яйсь-яйсь-яйсь!

– Нале-е-е…

– …е-е-е!

Строевая часть начальнигының күкрәге тагын күтәрелә, башы тагы да арткарак ташлана:

– Һо!

Монысы, сопкалар арасыннан тәгәри-тәгәри, Кытайга гына түгел, Кореяга ук китте бугай.

Ул арада уку корпусының ишегеннән курслар начальнигы – беренче ранг капитаны күренде – юан, таза, кызыл битле, саллы атлап, безгә таба килә башлады. Строевая часть начальнигы йөгеренде:

– С-слуш-шай мой-ю к-команду! Р-равняйсь! Һир-ра! Р-равнение на середину! – диде дә, кулын чигәсенә куеп, чалт-чолт атлап, начальникның каршысына ашыкты.

Йа Хода, мәһабәтлек, тәртип, рәтлелек!

Тегенең каршына ике метр ара калдырып килеп басты да ата-баба тавышы, авыр тарихыбыз, канлы сугышларда ятып калган газиз туганнар тавышы белән рапорт (флотта – рапо`рт) бирде:

– Товарищ капитан первого ранга! Курсанты вверенного вам училища в количестве десяти рот для учебных занятий построены. Докладывает начальник строевой части капитан третьего ранга Самойлов.

Мең кешелек кара, чем-кара стройның тыны кысылды. Курслар начальнигы кулын чигәсеннән алмаган көе ялт итеп безгә каршы борылды һәм иртәнге һаваны карлыккан тавышы белән тутырды:

– Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бер-ике секунд кара стена тын тора. Шуннан… шуннан…

Мең яшь, таза күкрәк коры, салкын кызгылт күк йөзенә нәгърәләр ора:

– Здравия желаем, товарищ капитан первого ранга!

Сопкалар үкерә, әйтерсең салкын ялангач күкрәкләре белән бер-берсенә бәргәләшәләр. Ләкин начальник риза түгел: әле өч-дүрт көн генә элек кече лейтенант погоннары таккан елгачылар исәнләшә белмиләр, төрлесе төрле вакытта, төрлечә кычкыра. Начальник риза түгел.

– Плохо отвечаете! – дип кычкыра ул карлыккан тавышы белән. Монда инде безгә, хәрби хезмәт узган кешеләргә, эш бар. Монда «флотский» юмор эшкә җигелә. Монысында без генә – картлар гына – кычкырабыз:

– Служим по первому году!

Шеренга буйлап тупас ирләр көлүе тәгәри:

– Го-го-го…

Курслар начальнигы да елмайган сыман итә, әмма строевая часть начальнигы кырыс. Беренче ранг капитаны тагын авызын ачты:

– Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бу юлы инде ничек исәнләшәсен беләләр.

Нибары алты тапкыр «һау-һау» киләсе – вәссәлам!

Һәм строй нәкъ шулай җавап бирә дә.

– Здра жам таш кан пер раңңа!

Монысын сопкалар аеруча зур канәгатьлек белән эләктереп алды, Амур буйлары зыңгылдап торды. Начальник шат.

– Хорошо отвечаете!

– Ыслуым сому сузу! (Служим Советскому Союзу!) Аннан «вольно» һәм классларга таралу. Анда радиоаппаратура өйрәнү, иң кызыгы – флажной семафор. Флажокның авыр киндере җилфердәп битеңә рәхәтлек бирә. Без, БЧ-4 егетләре (боевая часть-четыре, димәк, флот элемтәчеләре), флажок белән сөйләшергә өйрәнәбез, дөресрәге, элек «действительный»да өйрәнгәнебезне тагы да шомартабыз. Онытылган, каһәр. Тапшыруы җиңел, кабул итүе, укуы авыр. Нәкъ беренче класс баласы кебек укыйсың. Инструктор, главстаршина флажок уйната.

– Ко-ман-дир-у подать к-ка-тер к правому б-ор-ту… Пр-о-шу отгрузить д-ля хоз-яй-ства Кр-ас-нова сто кг др-ож-жей тчк так же пятьдесят кг га-ле-тов тчк.

– Сез нәрсә, башлангыч класстагы малай кебек укыйсыз, – дип, инструктор безгә рәнҗи, аннан коточкыч тизлек белән язып күрсәтә: – Менә Кара диңгез флоты почеркы белән тапшырганны укып карагыз, – ди.

Без телсез калабыз: инструктор ике флажогын маңгай өстенәрәк күтәрде дә, шөпшә куган шикелле, пыр туздырып җилфердәтеп алды. Без, әлбәттә, берни дә аңламадык.

– Менә мин, иптәш офицерлар, утыз секунд эчендә нәрсә тапшырдым: «Всему рядовому составу форма номер два (бескозырка, форменка, чалбар дигән сүз. – М. М.), увольнение на берег с восемнадцати ноль-ноль».

Беркөнне безне, автобусларга төяп, сопкалар арасына алып киттеләр. Барганда, бер-ике совхоз аркылы уздык, шыксыз гына йортлар, шыксыз гына – мамыксыз – урамнар иде.

– Менә монда переселенецлар, – диде рота командиры, бер шыксыз посёлокны күрсәтеп. Аннан безгә таба борылып әйтте (Татарстаннан без өч егет, өчебез өч флоттан – Лерон Атнагулов, Буа комсомолының беренче секретаре Наил Зарипов һәм мин): между прочим, – диде, – монда сезнең якташлар байтак.

Шулай диде дә мине иртәнге кызгылт сопкалар матурлыгыннан мәхрүм итте. Тирга баргач та, үз гомеремдә беренче тапкыр станковый пулемёттан ут чәчеп карау, ПМ пистолетыннан (пистолет Макарова) атып, мишеньнең үзәгенә тидерү шатлыгыннан да мәхрүм итте. Чөнки мине авыр еллар истәлеге басты. Басты, бетерде мине бу истәлек, җилкәне куырып, әллә кем булып алтын погоннар, ак кашнелар тагып-чорнап, борын күтәреп йөргән мин кинәт кенә суга төшкән тавык булдым да калдым. Истәлек болай…

1948 елның яз ахыры. Халык ач, халык фәкыйрь. Сугыш бетте, инде көтәсе нәрсә юк – кайтасы кеше кайтты, кайтмаганына инде өмет калмады. Апрель аенда кайбер гаиләләр өй астындагы утырту өчен сакланган орлык бәрәңгесен ашап бетерделәр. Димәк, быел бәрәңге утыртып булмый. Ачлык рәхимсез рәвештә, өметсезлек белән фәкыйрь авылга китереп бәрде. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә, иптәш генералиссимус, иптәш корифей, иптәш «халыклар атасы»? Нинди киңәш бирәсең Син? (Халыклар атасына зурлап «сез» дип дәшәргә ярамый иде, чөнки рядовой мәктәп укытучысына да, райком инструкторына да «сез» дип дәшәсең, даһины алар белән тиңләп булмый бит инде!)

Өметсез – шайтан, диләр.

Менә бервакыт авылга «оргнабор» дигән оешмадан вәкил килде. Бер метрлы кәгазьгә зәңгәр буяу белән татарча басылган мөрәҗәгатьне клуб чоланына да, колхоз идарәсе тирәсендәге койма-капкаларга кнопка белән беркетеп йөрде. Халык шул кәгазь тирәсенә ябырылды. Ә анда болай язылган иде: «Ерак Көнчыгышта Амур буенда колхозлар, совхозлар төзелә. Язылып китәргә теләүчеләр өчен түбәндәге льготалар бирелә:

1. Амур буена барып җиткәнче, поезд билеты һәр семья члены өчен бушлай.

2. Һәр семьяда эшкә яраклы кеше икедән дә ким булмаска тиеш.

3. Тиешле урынга барып җиткәч, һәр семьяга түбәнге озын сроклы ссудалар бирелә:

а) сыер сатып алу өчен;

б) йорт салу өчен;

в) һәр балага билгеле бер күләмдә пособие.

4. Күчеп килгән семьялар вакытлыча баракларга урнаштырылалар, өс киеме, ашау-эчү белән тәэмин ителәләр».

Ашау-эчү! Ашау-эчү! Билләһи, дөньяда андый нәрсә дә бар икән! Сыер! Кием-салым! Баракта бүлмә! Унике мең сум ссуда! Әле тагын нәрсә? «Күчеп килгән семьялар аерым бер срокка кадәр бөтен төрле налоглардан азат булалар». Йа Хода, бу дөньяда налогсыз җирләр дә була икән бит! Менә ул оҗмах кайда! Яшә, мең яшә, иптәш Сталин! Ну, баш та инде үзеңдә!

Авыл гөж килде, кичке якта актык бәрәңгеләр табылды, әле киртә буйларында ашка салырлык кычыткан өлгермәгән иде, кайбер йортларда бәрәңгене хәтта кабыгыннан арчып та пешерделәр. Китәбез, болай булса китәбез. Кичке караңгылыкта каяндыр тальян аваз бирде, кемдер ачы тавыш белән – яшь тавыш – җырлап та куйды:

 
Китәсе булгач китәрбез
Урман эчләре белән.
Бәйләсәләр дә тормабыз
Ефәк очлары белән.
 

Ә менә монысы – Ибрай тавышы. Элеккеге батрак малае, армиягә дә алмадылар, сугышка да эләкмәде, землянкада яшиләр, үз гомерендә чабатадан чыкканы, ямаусыз кием күргәне юк, ипи-сөт күргәне юк. Бөтен оялары белән хәерчеләр, гомер буе ашка кабыгын арчымыйча гына бәрәңге салып, көненә өч умач ашап яшиләр. Күршеләре жәлләп сөт биргәч, сөтле аш ашыйлар да чирләп, үтләп, өй эчләре белән авырып алалар. Ә бер көзне күршеләре, сәдака булсын дип, ашлык ит биргәч, болар итле аш ашап бөтенләй аяктан егылдылар, һәм хәтта бер малайлары шуннан үлде дә.

Әйе, батрак улы батрак Ибрай җырлый.

Нәрсә ди, нәрсә дип җырлаган була, ачуым бер килмәгәе? Тәгаен генә берәүгә бер эш эшләгән дә, моңа ярты стакан «сырец» (сугыш еллары һәм аннан соңгы еллардагы мичкәле аракы, аны колхозчыларга исемлек белән саталар иде) салып биргәннәр, ач мигә шул җитә калган, ул алмашынган. Ул менә болай җырлый (ярый әле, гармунга түгел, тавышы икенче яктан ишетелә):

 
Сы Сы Сы Рның төп законын
Үзе язган Ысталин,
Син яшәсәң, безгә рәхәт,
Мәңге яшә, Ысталин.
 

Аннан тагын берне:

 
Лилин, Маркыс һәм Ингелис,
Дүртенчесе – Ысталин.
Без тормышка ашырабыз
Шул даһилар кушканын.
 

Ибрайлар инде вәкил янына барып язылганнар, дип сөйләделәр.

…Авыл дерт итте – дүрт фәкыйрь гаилә, дүртәр-бишәр балалы тол хатыннар Амур буена китәргә әзерләнделәр. Китүче гаиләләрнең берсендә моннан ике ел гына элек унике яшьлек малай ачка шешенеп үлгән иде.

Менә бер гаиләнең тарихы.

…Заһри абзый авылның элеккеге зур бае Мөсәгыйтьнең олы улы булган. Мөсәгыйть бай авылда кибет салдырган, урманчылыктан иң яхшы агачларны кистереп, алпавыт Габдрахман Ишморатов белән берлектә шәп мәчет салдырган (бу мәчет 1990 елга кадәр авылга хезмәт итте, мәктәп, астында клуб, клубы әле дә эшли). Мөсәгыйть байдан юньле-юньле Заһри абзый һәм әдәпле-ипле Галия апа туып үскән, бер юньсезе дә туган, анысы утызынчы-илленче елларда түрә булып, халык канын эчеп яшәде.

Утызынчы елларда кемне каһәрләргә?

Әлбәттә, бай малае Заһри абзыйны. Заһри абзый болай да бәхетсез инде, ядрәдәй ике улын калдырып, хатыны үлеп китте, шул ике ул өстенә яшь чибәр Саҗидә апаны алып кайтып, әни – үги ана итте. 1933 елны крестьян Заһри абзыйны, бакчачы, умартачы минем әтине, Тукай, Ф. Әмирханнарга кием тегеп яшьлеген Казанда уздырган мәдәниятле Хәлил абзыйны Казан төрмәсенә озаттылар. Авылга норма килгән икән. Берәр елдан соң болар кайттылар. Заһри абзый тормышын рәтли алмады, сугыш башланган елны үлеп тә китте. Беренче хатыннан булган улларының олысы сугыштан «сверхсрочный»га калды, икенчесе армиягә китте дә, хезмәт срогы тулгач, Мәскәү метросын төзергә шунда башкалада төпләнде. Саҗидә апа үз балалары – җитеп килгән кызы һәм ике сабый баласы белән торып калды. Фәкыйрьлек көчле иде – Амурга ул да язылды.

…Теге гаиләләрне ничек озатканнардыр, әмма колхозның арык атына иске ястык-мендәрләрен, яньчек самавыр-комганнарын төяп Арча юлына Саҗидә апа гаиләсе чыгып киткәндә, ярты урам елады. Бөтенесе дә аңлый, беленде: ун мең чакрым җиргә киткән кеше тиз генә кайта алмый, шуңа күрә бәхилләштеләр. Ихлас күңелдән еладылар. Алар хаклы иде. Күп еллар узгач, авылга хәбәр килде: Саҗидә апа үлгән. Сыерларын, яңа йортын калдырып. И татар хатыны! Кайларда гына күмелмисең син! И татар егете! Син булмаган җир бармы? Татар кабере булмаган җир бармы безнең илдә?

«Халыклар атасы», әнә шулай «ссудалар» бирә-бирә, безнең халыкны чәчте, таратты. Ләкин бу турыда әле бик үк кычкырып әйтергә ярамый, әле 1957 ел гына. Әле менә шушы көннәрдә генә ясалма беренче спутник җибәрделәр, әле менә шушы арада гына Албаниядән дәүләт визитын үтәп кайтканда, оборона министры Г. Жуковны үзе һавада вакытта диярлек эшеннән алдылар, әле бүген генә маршал Малиновскийның (ә ул бездә, Ерак Көнчыгышта, командующий) «Правда» газетасында Жуковның гайбәтен саткан мәкаләсе күренде (маршаллар да гайбәт сата белә). Боларын уйлагач, ми томалана, кан хәрәкәте егәрсезләнә.

– Младший лейтенант, вы что, заснули?

Сискәнеп киттем. Автобус частька кайтып җиткән, малайлар коелып беткән, берүзем утырам икән…

Җомга көнне кич – бәйрәм. Стройга тезәләр дә мунчага алып баралар. Мунча дигәнебез – консервацияләнгән флотилия. Су асты көймәләрен («Щука» тибы) Амурның бер кырыена җыеп китергәннәр дә тышкы яктан пычкы чүбе, такта «опалубка» белән төргәннәр. Без аңламыйбыз: Кытай белән артык дуслашу нәтиҗәсеме бу, әллә Япония белән бу турыда берәр килешү булганмы? Һәрхәлдә, бөтен флотилия яр буе бозында пычкы чүбе, тактага төренеп катып калган. Дәһшәтле су асты көймәләренең ятагына мәңгегә беркетелгән сугыш батыры кебек калуы күңелне рәнҗетә иде. Тәгаен генә Кытай белән дуслык нәтиҗәсе бу. Чөнки «Москва – Пекин» җыры әле дә сәхнәдә яңгырый, безгә Кытай шикәре, Кытай мандарины бирәләр, кибетләрдә Кытай консервлары. Имеш, үзәктән китертүгә караганда, Амурның теге ягыннан гына чыгару безнең өчен кулайрак икән. Экраннарда Кытай фильмнары, берсеннән-берсе йомшак, ясалма, экранда хәрби форма киеп, автомат, граната аскан солдатлар крестьяннарга дөге җыярга ярдәм итәләр, артистлар, җае чыккан саен киң тешләрен күрсәтеп, экраннан безгә карап елмаялар һәм гел бер үк тирәдә фикер әйтәләр:

– Теперь земля наша…

Кытайча бөтен яңак-битне эшкә җигеп киң елмаю. Дөрес, арада юньле бер фильм бар иде бугай – «Чал кыз» («Седая девушка»), анысы экраннарда байтак яшәде. Шулай да лейтенант Дмитриев (безнең классның старостасы) көлә:

– Кинофильмнар өч төрлегә бүленә, – ди. – Яхшы фильмнар, начар фильмнар һәм Кытай фильмнары…

«Щука»ның душында уйный-көлә юынабыз, кер юабыз. Флотның иң юньле бер сыйфаты бар: ул егет кешене кер, савыт-саба, идән юарга өйрәтә. Үз кереңне үзең юу, үзең үтүкләгәнне мунчадан соң кию – хуш исле майка, тельняшкаларны киеп кую – яшь матроска, яшь офицерга зур канәгатьлек бирә. Ләкин без «безобразниклар»га ул гына җитми, строй белән мунчадан кайтканда, командирдан рөхсәт сорап, кибеткә мандарин алырга дип керәбез дә җәлт кенә өч борынга бер «төрек малае»н эләктерәбез. Елгачы яшь малайлар әле моның рәтен белмиләр, әмма без, хәрби хезмәт узганнар, эт тә халык инде! Лейтенант Дмитриев моны теоретик яктан дәлилли:

– Полководец Суворов әйткән: мунчадан чыккач, дигән, актык ыштаныңны сатсаң сат, әмма бер стопочканы эчми калма…

Җомга киче. Мунчадан соң «самоподготовка» юк, үз эшең белән шөгыльләнергә рөхсәт. Кемдер төймә тага, кемдер китель якасына ак ситсы тегә. Берәүләр әти-әнисенә, сөйгән ярларына хат яза. «Ерак Көнчыгыштан, Амур дулкыннары арасыннан, сезгә офицерларча кайнар сәлам!»

Казарманың без яшәгән залы биек, ике катлы ятаклардан соң да әле түшәм бик биектә кала. Безнең залда – ике рота. Егерме ике яшьтән алып егерме сигез яшькә кадәрге егетләр. Өйләнгәннәр байтак.

Кич. Туган як, сөйгән ярлар сагындыра. Теге «төрек малае» да күңелне нечкәртеп җибәрә. Менә ятаклар арасында компанияләр төзелә башлый. Безнең татар өчлегенә Пермь пароходчылыгы малайлары җыела. Булачак штурманнар, капитаннар. Кече лейтенант Котан (латыш) гитарасын чиртә. Тын калабыз. Яңа җыр: одесситлар җыры. Елыйсы килә. Котанның да тавышы калтырый.

 
Одесский порт (гитара: даң-доң!)
В ночи простёрт…
Маяки там по берегу
Светятся.
    Тебе со мной
    А мне с тобой
    В том порту
    Не мешало бы встретиться.
    Тебе со мной
    И мне с тобой…
 

Безнең ятаклар тирәсенә малайлар җыела. Котанга кушылып, тагын бер-икесе җырлый. Мин шатланып, горурланып бетә алмыйм. Яшь, таза ирләр, матур погонлы таза җилкәләр, яңа кием исе, мунчадан тазарынып чыккан, шампунь белән юынган чиста чәчләр исе… Һәм музыка.

 
Я не поэт
И не брюнет,
И не герой –
Заявляю заранее.
 

(Бу урында Котан гитарасын аеруча дәрт белән чиртә, бас һәм баритон тавышлар кушыла.)

 
Но буду ждать
И тосковать,
Если ты не придёшь
На свидание.
Но буду ждать
И тосковать…
 

Шинель төймәләрен күз чагылдырырлык итеп чистарткан, шинель өстеннән каеш буган, кобура асып, җиңенә уртасы ак юллы зәңгәр «повязка» бәйләгән часть дежурные – өченче ранг капитаны – казарма уртасыннан узып бара, күзәтә, эчеп утырмыйлармы, тәртип бозучы юкмы, фәлән-төгән. Җыр беразга өзелеп ала.

 
Ещё чуть-чуть
Со мной побудь…
 

– Җырлагыз, җырлагыз, – ди дежур офицер, – тик карагыз аны, иптәш офицерлар, барысы да тәртиптә булсын…

Булмыймы соң инде, булмыймы! Без бит чын хезмәтне узган егетләр, елгачы салагалар бездән узып берни эшли алмыйлар.

Барыбыз да моңаябыз, Котан да соңгы аккордларын бирә.

 
А в мой дальний край
Идёт трамвай,
До самой
До шестнадцатой станции.
А в мой дальний край
Идёт трамвай…
 

Команда яңгырый:

– Товарищи офицеры! Приготовиться к вечерней прогулке! Товарищи офицеры!

Анда тагын җыр, дөп-дөп басып, Амур буендагы бушлыкны әйләнеп кайтабыз, Көнчыгышның салкын, чиста, биек айлы төн һавасын күкрәк тутырып сулыйбыз. Бу дөньяда зур бәхет нәрсә? Яшь булу, сәламәт булу. Менә бу ике нәрсәне бер генә патша да, король дә, президент та бер югалткач кире кайтара алмый. Дәүләтләр үзләренең югалткан территорияләрен тарих барышында кайтарып алалар, халыклар югалткан ирекләрен кайчан да булса кайтаралар, ирен ташлап икенче бер иргә качкан хатынны да кайтарып алып була (дөрес, халыкта моны төкергән төкрегеңне алып кабу дип йөртәләр), алачак акчаңны да кайчак кайтарып алып була, ә яшьлекне, югалган сәламәтлекне – юк. Юк, вәссәлам.

Төн. Казарма төне. Ике йөзләп яшь тән йоклый. Ике йөзе ике йөз йокы белән. Берәү саташа, урыныннан сикереп торып, ике бармагын авызына тыгып, ачы итеп бер сызгыра да гөрселдәп урынына ава. Икенче берсе үксеп-үксеп елый, тагын берсе теш шыгырдата. Берәү ике-өч тапкыр чиста итеп, җиренә җиткереп сүгенә дә гырлап йоклый башлый. Ә иң куркынычы – саташып шаркылдап көлгән кеше. Моның янына казарма дежурные, дневальныйлар җыелмый калмый. Әллә нәрсә булуы мөмкин. Әнә бер төнне Саратов елгачысы Шишков дигән егетне туалеттан тотып алып керделәр дә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, психбольницага озаттылар. Ике каешны бер итеп асылынырга уйлаган. Шимбә иртәсе иде – казарма гөж-ж итте. Моның сәбәбе бар: яшь офицерлар арасында әле генә өйләнгәннәр, хатыны белән бер ай, бер атна торып яки ике кич кенә кунып калган егетләр бар иде, Шишковка иптәш егетеннән хат килгән икән: Катюшаң тик тормый, кичә генә паркның караңгы почмагында бер ир белән юкәгә сөялеп кар өстендә басып торалар иде, дигән.

Беләбез без ул сөялеп торуларны…

Һәм малайларны кара кайгы басты. Парк бит ул Саратовта да бар, Пензада да, Пермьдә дә. Һәм карт юкәләр дә бар, паркларның тыныч почмаклары да бар. Китте ыгы-зыгы, китте увольнениегә чыгып элемтә бүлегенә йөгерүләр, телефон заказлары. Актаныш егете Атнагулов – өйләнгән егет, үз авылын алай телефоннан гына алып булмастаен белә иде, шулай да увольнение сорап шәһәргә чыгып йөгерде һәм төш вакытына кайтып та җитте. Кулында кәгазь төргәк иде:

– Хатынга комбинация алдым, иртәгүк бандероль белән салам, – диде.

Буа егете Наил белән безнең эш рәхәт, без – буйдаклар. Безнең телефонга да йөгерәсе юк, бандероль дә саласы юк. Без үзебезчә план корган булабыз: өйләнгәч, бер-беребезне туйдан калдырмаска (калдырмассың, пычагым, без морзалармыни, андый вәгъдәле, төгәл тәрбия безгә каян килсен! Бер-береңне эзләп табып туйга чакыру түгел, кемгә, кайчан, нинди шартларда өйләнгәнеңне аңышып калсаң, безгә шул бик җиткән инде! Артыгы белән).

Амурда үткәргән көннәрнең иң бәхетлесе, әлбәттә, шимбә кичләре була иде. Һәр шимбәдә бер яңалык. Без һәр шимбәдә Хабаровск шәһәренә яки үзебезнең база клубына культпоход ясыйбыз. Хәтерлим: берсендә Евгений Самойлов белән очраштык, аның кино йолдызы булган еллары иде, кичә ике сәгатьләр барды. Әйттеләр: залда хатын-кыз булганда, ул әле тагы да шәбрәк сөйли, күзләрен бик нык ялтырата, әле бүген, зал тулы кара болыт һәм алтынлы погоннар күргәч, роленә бик үк кереп бетә алмады, диделәр. Чегән хатын-кызлар хоры ирләр массасына аеруча ошады: фамилияләре генә түгел (Степная, Вольная, Полевая һ. б.), йөзләгән сырдан торган итәкләренең сәхнәдә бөтерелүе (әйтерсең лә күл өстендәге камышларга җәйге тәртипсез җил бәйләнә), гадәттән тыш тавышлары, үзенчәлекле-чакырулы чырайлары залны тынсыз калдырды.

Ә бер шимбәне… Ә бер шимбәне… Казармада иртүк билет сата башладылар. Бүген Хабаровскның офицерлар йортында Тын океан флотының Җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый икән. Минем хәлме? Минем шатлануыммы? Минем бәхетме?

…Менә аңа күп еллар узган инде, хәзер миңа төрле аудиторияләрдә укучылар белән очрашырга туры килә. Алар бик күп сорау яудыралар. Еш кына сорыйлар: «Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?» Минем иҗат елларым торгынлык чорына туры килде (ә без ул чорда кәҗүнни, формаль сөйләшергә ияләнеп беткән идек), бик ансат кына җавап бирәсең: «Әйе, мин бәхетле, чөнки мин ирекле, азат илдә иҗат итәм, әнә капиталистик илләрдә…» Күз йомасың, Солженицын, Любимов, Даниэль, Бродскийларны илдән куган, Колымаларга сөргән, психушкаларга япканны, Исхакый, Замятин, Набоковларның иҗаты чикләрне узып Ватанга кайта алмый ятканын бик яхшы беләсең, ләкин «мин бәхетле» дисең.

Иң башта шунысын ачыкларга кирәк: нәрсә соң ул бәхет? Әйтик, җәйнең эссе бер көнендә Бауман урамында коточкыч зур чиратта ике сәгать газап чигеп син дүрт шешә сыра аласың, күреп торасың инде – сыра искергән, аның инде тимер бөкеләренә кадәр шешенеп-кабарып беткән, аны шуңа күрә, түрәләр файдаланырга ярамаганга күрә, кибеткә чыгарганнар инде, ләкин эссе көндә дүрт шешә сыра алып кайтуың белән син инде бәхетле. Әле икеләтә үк: чиратта сине суймадылар. Менә сиңа Нәби Дәүлигә җавап: аның «Бәхетлеме кеше дөньяда?» дигән шигыре бар иде. Әйе, бәхетле. Әйтик, син төнлә соңга калып мутлыктан кайтасың, ишектән килеп керүгә, хатыныңа «конференция бик соң бетте» дип төтен җибәрәсең, ә ул конференция кичке сәгать дүрттә үк беткән иде, һәм Казан телевидениесе сәгать җидедәге «Татарстан» программасында конференциянең эшен тәмамлавы турында инде әйткән дә иде, ләкин синең бәхетеңә күрә хатының бу вакытта беренче программадан мультфильм карый иде, шуның аркасында ул синең төнге ялганыңа тиз ышанды. Йә, бәхетлеме кеше дөньяда? Әйе, бәхетле. Яки синең күршең пенсионер Әхмәтҗан абзый бүген ял көне итеп кызы белән кооператор киявен кунакка чакырды, өстәл өстенә ике талонлык эчемлек куйды, кооператор кияү шуларны ялтыратып хәл итте, каенатасына берне дә сыламаган көе саубуллашып кайтып китте. Йә, әйтегез, бәхетлеме пенсионер Әхмәтҗан абзый? Әлбәттә, бәхетле. Әнә Вячеслав Шишков әйтә «Угрюм-река» дигән романында: «Бәхет ул – акылга сыярлык теләкләрнең бер чамада булуы һәм шуларның үтәлү мөмкинлеге». Шулайдыр, дөрестер.

Мин үзем гомер буе җыр белән бәхетле булдым. Миңа ул бәхет бик ерактан, балачактан килә. Минем алтмыш еллык гомеремне мәктәп еллары, хәрби хезмәт, институт, аспирантура, укытучылык хезмәте еллары буенча исәплисе түгел, аларны – җырлар белән исәплисе. Миңа өч-дүрт яшь. Җәй. Алма, чия бакчасы – оҗмах. Умарталар гөж килә. Әти бөтен тәрәзәләрне төбенә кадәр ачкан. Бакчабыз өйгә керәм-керәм дип тора. Әти җырлый:

 
Җилбер-җилбер йөргән чакта,
Җилләр ача куйнымны.
Янып-көеп йөргән чакта,
Дуслар ача күңлемне.
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә…
 

Миңа сигез яшь. Авылга беренче тапкыр венский гармун керде. Баслары әллә унсигез, әллә егерме дүрт. Җәй буе авылда «Алмагачлары» көе яшәде. Баслар: «гоңгырт-гоңгырт».

1939 ел. Урманда, май аенда, узган елдан калган юкә чикләвеген черегән яфрак астыннан җыеп ашыйбыз. Ачтан үләсе килми. Унике-ундүрт яшьлек кызлар хикмәтле җырлар җырлыйлар (авылдагы тегү артеленә патефон һәм пластинкалар кайткан иде). Бу җырлар бәгырьне телгәли. Болар: «Тагын килер язлар», «Тын бакчада» (Ә. Ерикәй), «Гөлзада» (Р. Ишморат). Инде дә хикмәтле сүзләре:

 
Зәңгәр һава, зәңгәр болыт, Гөлзада,
Зәңгәрләтә диңгезне, диңгезне.
Зәңгәр һавалардан эзлим, Гөлзада,
Бик сагынсам мин сезне, мин сезне…
 

Дөрес, дөм ятим, ач Мансур, юкә төбенә сузылып, зәңгәр болытларга карап ята да, бу болытларның һич тә тамак туйдырмаганын белгәч, «Гөлзада» сүзен бер яман сүз, малайлар гына әйтә торган сүз белән алмаштыра, җырның ритмын һич тә бозмый торган итеп алмаштыра, шулай да унике-ундүрт яшьлек кызлар аңа рәнҗиләр.

Сугыш башлануга, авылга өч җыр, өч моң килеп керде. Гомер шулар белән үлчәнде. Сукыр утлы аулак өйләрдә яшь толлар, бәхетсез кызлар җырлыйлар:

 
Көтмә, кызый, сөйгәнеңне –
Кайтмый туган иленә;
Озын-озын окопларда
Атып яткан вакытларда,
Пуля кергән биленә.
Пуля кергән дә биленә,
Кайта алмаган иленә.
 

Икенче берсе башлый:

 
Сандугачлар оя ясый
Алмагачның ботагының
Тишегенең эченә;
Бу хатымны сиңа салам,
Сиңа атап, батыр егет,
Сәлам язам эченә.
 

«Ялкын» дигән гадәттән тыш моң тулы бер җыр авылга бәреп керде дә кырык бишенче елга кадәр җаннарны тетрәтеп яшәде. Озын, хәсрәтле, күз яшьле җыр.

 
Сүнмәс утлар, сүнмәс утлар,
Сүнмәс утлар кабынган шул,
Синең исмең йөрәгемә
Ялкын булып язылган.
 

Моны җырлаганда, аулак өйдә күз яшен чыгармый калган хатын-кыз булмагандыр. Кырык дүртенче елда исә аулак өйгә кинәт кенә «Мәдинәм, гөлкәем» килеп керде. Бу җырдан сугыш, аерылышу, кавыша алмау фаҗигасе ургылып чыга иде.

 
Сандугачым, мескенкәем
Гөлгә салган күкәен;
Мәдинәм, гөлкәем,
Гөлгә салган күкәен, бәгырькәем.
Ул да минем күк ялгызы
Үткәрә гомеркәен.
Мәдинәм, гөлкәем,
Үткәрә гомеркәен, бәгырькәем.
 

Миңа уналты яшь. Сугыш беткәнгә бер ел. Яшьлек канатлана, тыныч күктә тургайлар сайрый, басу уртасындагы тасма юлдан трофей велосипедларга атланган, гимнастёркаларына орден-медальләр таккан фронтовиклар очып уза. Кичләрен су буенда түгәрәк уеннар. Илленче елга кадәр авылда өч-дүрт җыр патшалык итә: бу җырларда – яшьлек дәрте, тыныч тормыш кадере, колхозларның баеп китүенә, тамак туюга өмет, ышаныч. Җырлар: «Уяна таңы илемнең…», «Фазыл чишмәсе» (С. Хәким); «Шомыртым», «Әтнә». «Әтнә» инде бөтенләй саташтырып бетерде: аларда муллык, туклык икән, аларда «җыр белән хезмәтне кушып, шат яши колхозчылар». Җыр бит ул морфий шикелле: без шул җырга алданган, Сталин җитәкчелектә торганда, колхозларның һичшиксез упкынга таба тәгәрәүләрен, чәнечкеле тимерчыбыклы лагерьларның тагы да артачагын без уйлап та карамыйбыз.

«Әтнә» белән «Уяна таңы илемнең…» безнең буынны хәрби хезмәткә озатып калды. Хәрби хезмәттә исә мин көннәремне, атна, айларымны куәтле флот җырлары белән билгеләп, санап бардым. Бу җырлар – рус җырлары иде. Минем бер генә милләт җырлары белән тәрбияләнгән күңелем тагы да баеп китте. Кичке прогулкаларда, аврал вакытларында, строй белән культпоходларга барганда, безгә «Варяг», «Плещут холодные волны», «Ой, ты Северное море», «Якорь поднят, вымпел алый» кебек җырларны җырлаталар иде.

Краснодар казагы, җиденче елын хезмәт иткән (сугыш чорындагы хезмәт еллары исәпләнми, ә болай биш ел кирәк) главстаршина Филоновны онытасым юк. Туган өен сагынуны ул җыр белән баса иде. Кичләрен кубрикка керә дә:

– Ну, салаги, давайте споём, – дип, безнең янга утыра. Һәм күзләреннән гадәттән тыш сагыш, моң агызып бас белән башлый:

 
Ой, при лу`жку, при лужке,
При широком поле,
При спокойном табуне
Конь гулял на воле.
 

Моңа тенор белән беренче статьялы старшина Орлов кушыла:

 
Ты гуляй, гуляй, мой конь,
Пока не споймаю…
 

Без дә сыек тавыш белән кушылабыз:

 
А споймаю, зануздаю
Шёлковой уздою.
Э-эх!
А споймаю, зануздаю
Шёлковой уздою.
 

Отделение командиры Орлов – моңлы бала. Флотка «комсомол наборы» белән килгән дә инде ничәнче ел хезмәт иткәнен дә оныткан. Аңа хәзер бик күп нәрсә барыбер. Озак хезмәт иткән егетләрнең бер-ике сыйфаты була. Болар бик аз ашыйлар. Орловның, мари егете Уткинның (җиденче елы) иртән ашаулары: троллейбус билеты кадәр ипи өстенә чыпчык борыны кадәр атланмай сөртеп, чәйгә бер шакмак шикәр салалар да шуның яртысын эчеп, торып китәләр. Без моны аңламыйбыз, без – бүре. Савытын, кружкасын, кашыгын йотарлык аппетит бар бездә. Икенче сыйфатлары: боларның барысында да калын-калын җыр дәфтәрләре бар, һәм кичләрен алар бер-берсеннән җыр күчерәләр. Боларда сагыш шулкадәр көчле – моны аңлатырлык каләм, сүз байлыгы миндә юк. Әнә шуңа күрә Орлов безне кая гына алып бармасын, стройга тезүгә «запевай» дип команда бирә, һәм без тартынып торганда, җырны үзе башлый. Яраткан җыры бу:

 
Не любите, девки, море,
А любите моряков;
Море вам приносит горе,
А моряк – любовь.
 

Шул арада команда биреп, безнең чатый-ботый атлаган адымнарыбызны төзәтә.

– Айть, два! Айть, два!

Алай да төзәлмәсә:

– Ась! Ась! Ась!

Аяклар төзәлгәч, җырны тагын башлый:

 
Нас на шлюпке было двое,
За рулём сидела ты;
Море было голубое,
Ка-а-к глаза твои.
 

– Ась! Ась! Ась!

 
Эх! Не любите, девки, море,
А любите моряк-о-о-в!
 

Кинәт кырыс тавыш. Миңа икән:

– Чего сачкуешь44
  Сачковать – флот жаргоны: эштән качу, эшләмәү.


[Закрыть]
? Пой!

Мин җырламыйча гына барам икән. Кая инде ул «Баламишкин» җырлап үскән безнең иләк авызга мондый хикмәтле, «шлюпкалы» җырларның җаен белергә…

Шулай, җыр белән авыр тормышны басабыз. Учебный отрядны тизрәк тәмамлап, корабльләргә китәсе килә, әнә рейдта безнең корыч крейсерлар тирбәлә: «Киров», «Калинин», «Чкалов», «Молотов». Әнә портка тимер шәһәр «Цель» кайтып килә, ул немецлардан алынган трофей, аны, атарга өйрәнү өчен, диңгезгә алып чыгып мишень итеп куялар да төрле яктан дөмбәслиләр, аның бортлары снаряд тиюдән инде шадраланып беткән, җитмәсә, диңгез авиациясе дә, ул диңгезгә чыгуга, аңа бомба ташлап өйрәнә (әйтүләренә караганда, ком тутырган капчыклар).

Шуларда йөзәсе килә, ә хәзергә әле җыр белән юанабыз. Тормыш шулай кисәтеп тора: борыныгызны салындырмагыз, җыр белән юатырмын, ди.

Хөрмәтле укучы! Әйдә, минем теге онытыла язган Ерак Көнчыгышка күңелебез белән очып төшик әле. Әле бит шимбә иде, 1957 ел декабренең шимбәсе иде, без Тын океан флотының җыр һәм бию ансамбле концертына әзерләнәбез, чалбар үтүклибез, төймә чистартабыз, китель якаларына чытыр ак ситсы тегәбез. Безне бәйрәм көтә…

Мин, авыл малае буларак, билетны беренче рәткә алган идем, пәрдә ачылганчы ук рәхәткә чумдым. Нәкъ хәрбиләрчә төгәллек белән, нәкъ ноль-нольдә пәрдә ачылды. Ачылды… һәм без гүзәллек алдында тынсыз-телсез калдык. Баштарак мин моны мәһабәт картина (диорамамы, панорамамы) дип уйлаган идем. Дүрт рәт, амфитеатр булып, сәхнә артына таба күтәрелгән. Икенче, өченче, дүртенче рәтләр күкрәктән югары гына күренәләр. Беренче рәт – тулысы белән. Ялтыравыклы кара ботинкаларның линейка белән тигез сызыгы күзгә ташланды. Аннары вертикаль пар-пар сызыклар, егерме парлап булыр – болары үтүкләнгән матрос чалбарының үткен сырлары икән (безнең Орлов, увольнениегә чыкканда, чалбарның үтүкләнү сыйфатын кул киселерлек булсын дип билгели иде). Аннан сәхнә аркылы бил югарылыгында бер көмеш сызык узган – болар бил каешларының көзгедәй чистартылган бляхалары икән, яннан карасаң, һич тә шиксез, линейка дип белер идең. Аннан өстәрәк таза, киң зәңгәр күкрәкләр, тагы да өстә таза битләр (Орлов андый битләр турында кирпича просит, хоть прикуривай дип әйтә, бераз кызгылтрак та булса, совнарком байрагы дип тә ычкындыра). Һәм иң өстә соңгы сызык – маңгайдагы фосфорлы ленталар «Тихоокеанский флот».

Сәхнәдә – тынлык. Менә шерт-шерт басып, нечкә таякчыгын тотып, дирижёр чыгып басты. Халыкка баш иде. Дирижёрлар, гомумән, бераз гына кыланчык булалар, ә хәрбиләр – бигрәк тә. Менә берсе хор кырыена чыгып игълан итте, хор «Амур дулкыннары»н башкарачак икән. Кул чаптык, тагын тын калдык. Дирижёр сихерле таягын күтәрде, хор егетләре магнит угы тәэсиренә бирелгән тимер кыйпылчыклары кебек җанландылар. Башта борын авазы белән генә хор безне әзерләде. «Әзер булыгыз, хәзер без сезне әкият дөньясына алып керәбез» дигән сыман булды, һәм әкият башланды. Кайсы рәттәндер, кемдер тенор белән әкияткә кереп китте:

 
Плавно Амур свои волны несёт,
Ветер сибирский им песню поёт.
Тихо шумит над Амуром тайга,
    Ходит пенная волна,
    Пенная волна плещет
    Величава и вольна.
 

Тагын ике тавыш кушыла, хор әле катышмый, авыр артиллерия, күрәсең, хәлиткеч удар ясап, безне әсәртергә җыена.

 
Там, где багряное солнце встаёт,
Песню матрос об Амуре поёт.
Песня летит над широкой рекой,
Льётся песня широко,
Песня широко льётся
И несётся далеко.
 

Йа Хода! Теге артиллерия дөмбәсли башламасынмы! Егермеләгән бас, утыз-кырык баритон…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации