Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Җырлаганда урыс та шулай: аның күзләре яшьләнә, ул әлеге матди дөньядан аерыла, үзенең авыр, данлы-шанлы һәм канлы тарихына кереп чума, кыскасы, җырлаганда, ул «авырлыгын югалтып», икенче дөньяда рәхәтләнеп бер яшәп ала.

Байкал тирәсендәге якты утлар югалып поезд караңгылыкка чумганда инде, бөтен вагон күкрәк-бугаз киереп, «разбой салып» җырлый иде.

 
Долго я тяжкие цепи носил,
Долго бродил я в горах Акатуя,
Старый товарищ бежать пособил,
     Ожил я, волю почуя…
Старый товарищ бежать пособил…
 

…Рәхәт йончып, рәхәт йокыга әзерләнеп (сәер гадәтем бар: вагон тыкылдавына, двигатель эшләвенә рәхәтләнеп йоклыйм), үзебезнең купега кайттым, өскә менеп, чишенеп сузылып яттым. Хыянәтче стаканнар, шешәләрне бер-берсеннән аерып араларына кәгазь-фәләннәр куйдым. Югыйсә төн уртасында алар бер-берсенә якын килеп зыңгылдый башлыйлар, йокыны бүләләр, нервны ашыйлар. Болай гына, иренеп кенә радионы борып караган идем, аптырап киттем. Мәскәү сөйли икән.

– Московское время шестнадцать часов тридцать минут, – диде башкала дикторы. – Яңа 1958 елга килеп керергә нибары җиде сәгать ярым калып бара, – ди бит бу, әй. Ник, инде без бу елга кереп, берәр стакан спирт әйләндердек бит, бу ни бу? Әйе, диктор әйтә, үтеп барган елга кайбер йомгаклар ясыйк, ди, бу елда без дөньяда беренче булып җирнең ясалма спутнигын җибәрдек, ди.

Әйе, шулай, учебный корпус янында постта торганда, таң агарып килгәндә, мин ул спутникны күрдем. Чалт аяз күк йөзеннән Камчаткага таба салмак кына якты йолдыз булып бара иде. Шунда әллә нинди хисләр кичергән идем: күңелгә моң да, сагыш та тулды, янып юкка чыгарга хөкем ителгән, кеше акылының могҗизасы булган хикмәтле бу җисем гадәттән тыш кызганыч иде. Мин автоматымны кысыбрак тоттым, бәхетсез җисем, минем белән саубуллашкандай, соңгы тапкыр җемелдәп алды да галәм киңлекләренә чумды, юк булды. Шулай да посттан мин рухи баеп кайттым: кеше дә шулай юк була, ләкин әгәр ул юньле кеше икән, җирдә аның уй-фикерләре, эшләре кала. Кеше фикере – мәңгелек.

Ләкин минем бу матур уйларымны Чуашстаннан килгән, андагы кайсыдыр бер районда ВЛКСМның беренче секретаре булып эшләүче кече лейтенант Андреев чәлпәрәмә китерде. Постта торганда, спутникны күрүемне әйткәч, ул беравык тынсыз торды да:

– Надо было доложить начальству, – диде.

Ну, билләһи, бу хәтле дә комсомолның үзе булыр икән…

Заманның яңарганын, Сталин биргән уй-фикер модельләренең таркала баруын сизмәсә дә сизми икән кеше. Заманны тоймаса да тоймас икән кеше. Әйе, инглизләр хаклы. Аларның шундый бер мәкале бар: атны су янына китереп бастырып була, әмма аны су эчәргә мәҗбүр итеп булмый, диләр алар.

…Вагонда тирбәлеп барганда, хәтер бик нык эшли. Вагон түшәме бер үк, тыпырдау бер үк. Бер сәгать, өч сәгать, сигез сәгать шулай. Ерак Көнчыгыштан кайтканда тәүлекләр, атна буе шулай. Туктале, тормышыма бер анализ ясап карыйм әле. Мин үзем теләп киткән идем хәрби хезмәткә – 1950 елда ук. Үзем артыннан йөрмәсәм, мине алмыйлар иде – халык дошманы малае. Минем исә кешеләр рәтенә басасым килгән иде, миңа ник тәмугка керергә кушмыйлар шунда, тик әйтсеннәр: син – тигез хокуклы. Син – кешедән ким түгел. Шулай, бәхетем басты, бөтенләй икенче дөньяга эләктем. Зур коллективка, һәркем – үзе бер шәхес. Бу сиңа Арча педучилищесында мандолина уйнарга өйрәнеп чыккан кыз-егетләр түгел. Болар кырыс.

– Пойдём в угол, поговорим, – диде миңа беренче көнне үк Дагстанлы егет Солтан Казбеков. – Пойдём, поговорим, иттиомайть! – Һәм ул кнопкалы пычагын чыкылдатып алды. Мин югалып калдым: аның адресына, уйлап бетермәгән көе, бер шаяру – каламбур әйтеп ташлаган идем. Безнең Арча-Саба ягында андый шаярулардан «иһа-һа» килеп кешнәп бер көләләр дә шуның белән бетә. Ә Солтан алай көлми: – Пойдём в угол, фрайер! – дип, кнопкалы пычагын чыңгылдата (ахырдан без аның белән җан дуслар булып киттек). Ә «фрайер»ны мин аңламыйм.

Замполит лейтенант Куликов кичләрен безнең белән шахмат уйнарга керә дә гел әйтә:

– Флот – кешене ирештерүгә корылган. Менә йөзә башлагач белерсез. Бертөсле үк көннәр, төннәр. Тарлык. Бер үк кешеләр, бер үк су, дулкын. Кеше бертөрлелектән туя. Шунда нәрсә кала? Бер-береңне ирештерү. Шуңа ияләнмәгән кеше флотта яши алмый.

Әнә Овсеюк ияләнде, бичара. Башта, учебный отрядта вакытта, ул беркатлыланып иптәшләренә кайбер биографик мәгълүматлар биреп ташлаган иде. Харап кына булды. Сөйләгән иде: район үзәгендә ашханәдә эшләүче бер гүзәл белән танышкан икән дә, шимбә көн кичкә очрашу билгеләп ташлаганнар. Район үзәге кырык чакрым ераклыкта, ди. Овсеюк таш юлга чыгып, дүрт сәгать басып торган, утыртучы булмаган. Ниһаять, дәүләт машинасын үз максатында файдаланучы берәү табылган – ассенизатор машинасы икән – моны утырткан. Илле тиеннән дә ким түләмисең, дигән. Овсеюк теге кызның өй каршына шул машинада килеп туктаган. Төшкән. Күршеләр карап торган. Бәдрәф чистарта торган машина белән кыз янына килгән егетне, әлбәттә, кыз кабул итмәгән: кычкырып елап җибәргән һәм аягындагы туфлиләрен ата-ата моны куган.

– Овсеюк! Сине старшина чакыра! Ашыгыч!

Овсеюк аккумулятор чистартып яткан җиреннән, кулларын сөртә-сөртә, старшина янына торып йөгерә.

– Иптәш беренче статьялы старшина, сезнең чакыру буенча матрос Овсе…

– Так син, чыннан да, кыз янына ассенизатор машинасына утырып бардыңмы?

Овсеюк рәнҗеп китеп бара. Көненә әллә ничә тапкыр бирәләр аңа бу сорауны, ә ул чыдый.

Ләкин бертөрлелек монда да туйдыра. Беркөнне ул үзенең беренче хезмәт хакына район үзәге гастрономында99
  1950 елларда гастрономнарда бары тик азык-төлек кенә сатыла иде.


[Закрыть]
ничек итеп пальто сатып алганын сөйләп харап булды.

– Так в вашем гастрономе и по`льта (күплек санда. – М. М.) продают? – Монысын Колька Филиппов бирде. Шуннан китте…

– Овсеюк! Срочно к дежурному!

– Есть! – Торып йөгерә.

Дежурный мичман – эт халык – башта тегесенә-монысына бәйләнә.

– Ни өчен бляхаң ялтырамый? Нигә ботинкаларыңны чистартмадың?

Овсеюк, бичара, ык-мык итә, ул арада шуннан узып баручы икенче бер мичман дежурныйга кисәтү ясый:

– Мичман Колодяжный, нигә сез яшь матроска бәйләнәсез? Тем более, узган ел гына ул гастрономнан кышкы пальто сатып алган.

– Ә-ә, шулаймыни, – дигән була дежурный, – алайса, сездә по`льта сатыла торган булгач, отпускыдан килгәндә, миңа да берне алып килерсең әле. Безнең Лиепая гастрономнарында по`льтаның заты да юк.

Шулай берәр ай дәвам итә, аннан бу да туйдыра. Ләкин материалга кытлык юк, аны Овсеюк үзе биреп тора. Бер көнне увольнениегә чыккач (ике ай буе хыялланып, чәче белән җир себереп хезмәт иткәч), ул нәкъ бер сәгатьтән «увольнительная» кәгазенә замечание яздырып кайтты. Командир нәгърәләр орды инде. Кәгазьдә патрульләр болай язган иде: «Спиртлы эчемлекләр сатыла торган кафеда тотылды».

– Сез нәрсә? – дип үкерде аңа командир. – Сез нәрсә? Командование мине нишләтә хәзер? (Командирның тагын бер «йолдыз» көтеп йөргән вакыты иде.) Сез нәрсә?

Башта ул уставча «сез» дип сөйләшкән иде, бераздан барысын да онытты – теге йолдызның сүнү куркынычы оныттырды.

– Син, салага …майть! Ни фәләнемә дип аракылы җиргә керәсең син? Колхозник, …майть! Митя с трудоднями, такую-то майть! Ун тәүлек гауптвахта!

Командир яныннан чыкканда, Овсеюк үкси-үкси елады:

– Аракы эчмәдем мин. Эчмәдем. Кирәге юк аның миңа. Мин кафега булка алырга гына кердем.

Мескен! Харап булды. Монысы учебный отрядта укулар беткәнче җитте. Иртәнге зарядкадан соң ук башлана.

– Малайлар, их, бер булка ашасаң иде, кафеларга кереп. Бу флотские харчи чисти туйдырды бит.

– Ник исең китә аңа? Әнә булканың кайда сатылганын Овсеюк белә.

– Белми лә ул… Каян белсен?

– Так син, Овсеюк, кафега булка алыр өчен генә кердең, иеме?

Шулай көне буе. Ул инде алдалап чакырып алулар, ул йөгереп килеп җиткәч сораулар дисеңме…

– Овсеюк, чыннан да, син теге вакытта кафега булка алырга гына кергән идеңме? Юктыр ич, берәр йөз граммны дөпәргә кергәнсең син?

– Овсеюк, ә булкасы тәмле идеме? Әллә французская укмы?

Кичләрен бер почмакка сыенып, Овсеюк моңаеп ялгыз кала һәм нервларын ял иттерә иде.

Кара сакалың, кая барсаң да, үзеңнән калмас, диләр. Овсеюк «Строгий»га БЧ-4кә1010
  Хәрби корабльдә службалар «боевая часть»ларга бүленә. Аларны кыскартып, «БЧ» дип йөртәләр. БЧ-4 – элемтәчеләр службасы; БЧ-1 – штурманнар; БЧ-2 – артиллерия; БЧ-3 – торпедистлар; БЧ-5 – механиклар; БЧ-7 – электрон техникасы.


[Закрыть]
эләкте (эсминецлар, бер сериядә: «Строгий», «Стерегущий», «Стремительный», «Суровый» һ. б.). Килеп, кубрикта урын алып, хезмәтенә керешүгә, өлкәннәр нәкъ менә шуны тотып алдылар. Югыйсә учебный отрядтан дүрт малай бергә килгән иделәр.

Радиопосттагы икенче статьялы старшина хезмәтенең беренче минутында ук Овсеюкка эш кушты:

– Бар, боцманга барып, шкафут1111
  Шкафут – корабльнең палубасы, алгы һәм урта мачта арасындагы өлеше. Әлбәттә, аның ачкычы була алмый.


[Закрыть]
ачкычын алып кил әле, – диде. Овсеюк өстерәлеп кенә китеп бара иде, старшина кычкырды: – Корабльдә йөгереп кенә йөрисе!

Һәм Овсеюк йөгерде. Боцман исә үз кармагына нинди «кош» килеп кергәнен тиз аңлап алды һәм Овсеюкка яңа эш кушты.

– Матрос Овсеюк! Тиз генә камбуздан кастрюль белән тоз ал да «Суровый»дан алыштырып кайт. Безнең тоз кортлаган, көндезге ашка тозыбыз юк, – диде.

«Строгий»дан ерак түгел генә, өч причал аша «Суровый» шапылдап-тирбәлеп утыра иде.

Овсеюк, флот ризыгы ашап шактый калынайган корсагына ундүрт кило тоз сыешлы зур яшел кәстрүл терәп, яр буйлап теге причалга таба китте. Моны һәр причал янындагы вахтенный матрослар да, ара-тирә очраган офицерлар да, мичманнар да күрде. Аңладылар: малайның корабльдә беренче көне. «Суровый»га да вахтенный моны берсүзсез кертеп җибәрде. Трап янында очраган корабль буенча дежурный да елмаеп кына калды. Камбуздагы кок та, Овсеюкның йомышын тыңлап бетергәч, «көтеп тор» дип, тимер ишеген чыңгылдатып тозны алып кереп эчтән бикләнде. Биш минутлап көттергәч, кәстрүлне чыгарып бирде:

– Бик яхшысына алыштырдым, минем земе`ляга (жаргон – «якташ» дигән сүз) сәлам әйт, безнең дивизионда иң яхшы мичман шул инде, – диде. – Кокка да сәлам! Без өчебез дә Ростов-на-Дону малайлары…

Овсеюк шулай, шул ук юлдан шул ук тозны күтәреп кайта. Иң беренче авралында да боцман аны аерып ала:

– Матрос Овсеюк!

– Есть!

– Менә сиңа рашпиль. Уң борттагы якорьның очлары бик тумакланган. Диңгез ләменә һич кенә дә кадалмый. Давай, төшкә кадәр мин сиңа башка эш кушмыйм, шул якорьны очла.

Бичара Овсеюк, беседкага утырып, кулларын каната-каната, ярты көн буе якорь җәпләкәсен кайрады1212
  Якорь чуеннан коелган, аның ыргак очлары бик тупас һәм аны берничек тә кайрап булмый.


[Закрыть]
. Күреп торалар инде – беркем бер сүз әйтми.

Овсеюкны корабльдәге бөтен мутлыклар аркылы уздырдылар: егет Любаны да, шәп итеп карточкаларга төшү кайгысын да онытты, эчкә тартылды: корабльдә хезмәт коточкыч авыр иде. Учебный отрядта вакытта ленталарын җилфердәтеп карточкаларга төшкәнен, «Привет с суровой Балтики» дип язган открыткаларын хәтерләде. Шәһәрдәге бер фотограф-халтурщик (фотокомбинатор) аның бер рәсемен спасательный круг эченә алып штормлы диңгез фонында эшләгән иде, ә дулкыннар өстендә җыр:

 
Пусть волны и стонут, и плачут,
И бьются о борт корабля;
Я знаю, друзья, что не жить мне без моря,
Как море мертво без меня.
 

Овсеюк болардан ояла башлады хәзер. Ул үзенең нинди кыен шартларга эләккәнен сизде, ләкин түзәргә кирәк иде. Беренче атнада ук аны өлкәннәрдән берәү, калай чәйнек тоттырып, клотиктан1313
  Клотик – корабльдәге мачтаның иң очы.


[Закрыть]
чәй алып килергә җибәрде. Клотикны сораша-эзли торгач, Овсеюк бөтен люкларга төште, кермәгән отсегы калмады, хәтта дары базының да ишеген тартып карады. Командир каютасына эләгә язды, бөтен кеше «клотик әнә тегендә» дип өйрәтә иде. Старпомга очрамаса эше харап иде, старпом, моны клотикка җибәргән өлкән матросны табып, тегеңә җәза бирде.

Шушының белән беттеме, дип ышанып йөргәндә генә, аны камбузга кизү итеп җибәрделәр. Ну инде бәрәңге арчырга – анысын булдыра ул. Табак-савыт юарга да була. Әмма тәҗрибәле кок Овсеюкның нинди «материал» икәнен белеп алгач, аңа өр-яңа бер эш кушты. Юан, озын макарон тутырылган бачокны аның алдына китереп куйды да икенче буш бачокка күрсәтеп болай диде:

– Менә, салажонок, синең ике кулыңа бер эш: шушы макароннарның эчендәге он тузанын өреп чыгарырга кирәк.

Төш вакытына кадәр өрде Овсеюк, тел очлары, иреннәре канады, әмма өреп бетерде. Кок аңа казаннан алып зур ит калҗасы тоттырды:

– Томат пастасы, горчица сөртеп аша, борыч та сип, – диде. – Молодец, эшне әйбәт башкардың…

Овсеюкның авызы ике-өч көн ут янды.

Овсеюктан акрын-акрын диңгезче ясалып маташа иде. Һәм ул ноябрьнең карлы-яңгырлы төнендә, вахтада торганда, мокытлыкка соңгы имтихан бирде: радиопост төрле төстәге индикаторлар белән җемелдәгән, эфирдагы сызгыру, морзянка тавышлары (пи-пи-пи; пи-пи-пи; пи-пипи-пи; пии-пи-пии-пи) белән тулган иде. Өлкән дежурный сүгенде:

– Помехи, шайтан алгыры, – диде. – Бу буранда эфир гел шулай була. – Аннан Овсеюкка карап әйтте: – Бар әле, боцманнарның берсеннән себерке ал да антенналарны помехалардан бераз чистарт әле, – диде.

Овсеюк күшегә-күшегә ике сәгать буе антенналарны юеш кардан чистартты. Моны күрделәр, әмма бернәрсә әйтүче булмады.

Салкын, юеш буранда Овсеюк учебный отрядтагы вакытын хәтерләде. Җылы, якты класслар. Һәр өстәлдә – бер «морзянка». Инструктор мичман әйтә, хәрби оборудование буларак, болар «сов. секретно», ди. Кая инде? Авыл мәктәпләренең физика классларында бар ич ул! Мичман әйтә, увольнениегә чыксагыз, элемтәчеләр мәктәбендә укыганыгызны әйтәсе түгел, ди. Овсеюк, беренче тапкыр увольнениегә чыккач, куркып бөтен кешегә честь биреп йөрде: тимерьюлчыга да, прокурорга да, финансистка да. Чөнки Сталин бөтен кешегә погон, петлица, кокарда тага башлаган еллар иде. Автобус белән частька кайтканда, Овсеюк шаккатты: кондуктор матросларга карап болай әйтте:

– Әйдә, бар, чыга башлагыз, алдагы тукталыш «Школа связи», – диде. Менә сиңа хәрби сер!

Ә класста, тылда рәхәт иде. Һәр хәрефнең, һәр санның үзенең жаргоны бар: «дай-дай закурить, дай-дай закурить», бу инде ике сызык, өч нокта – «җиделе»нең исеме; «тё-тя Ка-а-а-тя, тё-тя Ка-а-а-тя» – ике нокта, бер сызык – «у» хәрефенең исеме. Күңелле көннәр бар иде.

Ә монда – юеш, салкын буран, юеш кар керфеккә сылана, кул күшегә.

Бу – мокытлыкның соңгы имтиханы булды. Дөрес, увольнениегә чыккан өлкән иптәшләре «Стремительный» матрослары белән паркта бергә очрашып сыра эчкәндә, сүз ара сүз чыгып, Костромадан килгән «Митя» турында сөйләп ташлаганнар. Ә тегеләр Овсеюк белән учебный отрядта бергә булганнар икән. Алар, шунда сыра эчкәндә (өстәл астында аның тегесе дә була инде), Овсеюкның гастрономнан пальто сатып алганын, бәдрәф чистарта торган машинага утырып кыз янына барганын сөйләгәннәр.

Хәбәр шул көнне үк корабльгә кайтты…

– Овсеюк! – дип кычкырды БЧ-4 тән икенче статьялы старшина, траптан менә-менешкә.

– Мин…

Старшина кызмача иде, корабль дежурныена кәгазен тапшырып билгеләнгәч кыюланып киткән иде.

– Нәрсә ул «мин»? Син – пехота! Ничек кирәк? Ә?

– Есть, товарищ…

– Менә шулай. Так, ничек инде ул, ә? Кыз янына нинди машинага утырып бардың син, ә? Мин синең белән ничек бер БЧ дә хезмәт итим, хурланмыйча? Менә мин үзем бүген бер бабенция белән таныштым. Килә атлап каршыма, мин сиңайтим, әйтерсең Кытай авторучкасы белән кәгазьгә җыр тезә. Сөт белән каннан гына тора инде. Ул, мин сиңайтим, форштевень1414
  Форштевень – корабльнең алгы ягы, дулкынны ярып баручы өлеше.


[Закрыть]
– дулкынны ярып бара, ул, мин сиңайтим, ахтерштевень1515
  Ахтерштевень – корма`ның ас өлеше, корабльнең арты.


[Закрыть]
– во! Түзә алмадым, каршына килеп бастым да кулымны чигәмә күтәрдем:

– Мадемуазель, пришвартоваться итәргә добро бирегез1616
  Добро бирү – флотта «рөхсәт итү» дигән сүз; корабльләр, постлар үзара нәрсәдер эшләргә рөхсәт сораганда, фалга дүртпочмаклы сары флаг күтәрелә. Бу – «добро» – «рөхсәт итәм» дигән сүз.


[Закрыть]
, – дим. – Карыйм – елмая бу. Елмаерсың да, каршында бит мин басым торам, мин бит тегенди-мондый Рязаньнан, Костромадан гына түгел, без – одесситлар. Карыйм – флагын төшерде бу. Тулысынча капитуляция. Без шулай. Без – Одессадан.

Һәм әлерәк кенә кеше була башлаган Овсеюкны тәмам үтерде:

– Безнең Одесса гастрономнарында по`льта сатмыйлар. Безнең гастрономнарда – әрмән коньягы, шоколад, апельсин, икра.

Овсеюк, алдагы дүрт ел ярымда үзен нәрсә көткәнне аңлап, кубригына таю ягын карады. Анда кеше юк иде, металл переборкага1717
  Переборка – корабльдә стена.


[Закрыть]
кайнар яңагын куеп, Овсеюк рәхәтләнеп елады. Үзе берөзлексез кабатлады: «Приморили, суки, приморили», – дип яшь түкте. Моны кемдер ишетеп алган, һәм бу җөмлә шулай ук корабльдә канатлы фразага әйләнде.

…И, бу вагонда уйланулар. И, хәтер. Уналты мең чакрымлы юлга чыккан идем мин, инде аның алда дүрт меңләбе генә калгандыр, хатирәләр әле иксез-чиксез.

Вагонның өске шүрлеге – хәтер яңарту өчен иң уңай урын. Әйдә тыкылдагыз тәгәрмәчләр, кычкырт паровоз, авып-авып калыгыз баганалар, минем хәтергә эш бар әле монда…

…Иртәгесен акрын гына, ипле генә, гражданский тормышка күчә башладык. Матди дөнья кайгысы керде. Вагондагы юл-юл зәңгәр пижама кигән ирләр (дөресен әйтим, гомерем буе пижамага нәфрәт белән карадым, ул миңа үлемгә хөкем ителгәннәрнең камера киеме кебек күренә) поездның Шәмәрдән станциясеннән узамы-юкмы икәнлеге белән кызыксындылар. Чита – Иркутск киңлекләреннән барганда, туган ягыңның кечкенә бер станциясен искә алулары күңелгә хуш килде, актив рәвештә сүзгә катнаштым: тегеләрне күн түбәле бүрек кызыксындыра икән. Әйе, ул елларда Шәмәрдән спекулянтлары узган-барган поездларга кереп, ялт та йолт китереп «калай түбә» сатып чыгып китәләр иде. Кара күн белән тышланган мутон бүрек – Хәрби-диңгез флоты офицерларында гына була (өченче ранг капитаныннан башлап кара күн тышлы, каракүл мехлы), һәм бу бик затлы киемнәрдән исәпләнә икән.

Мин поездның Шәмәрдәнгә кермәячәген әйткәч, зәңгәр пижамалыларның кәефе китте.

Күпмедер көннәр шулай йоклый-йоклый, ашый-эчә, җырлый-сөйли кайткач, мәшһүр Новосибирск вокзалында иптәшләр белән аерылыштык. Кочаклашу, аркадан даң-доң кагу, вәгъдәләр, адреслар. Ничектер күңелсезләнеп калдык. Башка очрашмаячагыбызны һәрберебез аңлый идек. Русь дигән держава бик зур бит, шайтан алгыры. Бу сиңа Швеция яки Швейцария түгел. Бу илдә очрашу мөмкинлеге, Лев Толстой әйткәндәй, бер тау борчак көшеленнән билгеләнгән борчакны эзләп табу мөмкинлеге белән бер. Шулай, аерылыштык. Дмитриев бер якка, гитарасын аскан Котан Пермь поездына таба киттеләр. Тагын әллә кемнәр. Мин уйлыйм ки, безнең илдә кешеләрне мәңгегә аерылыштыру буенча Новосибирск вокзалы беренче урынны алып тора. Анда бит өметсез рәвештә «Запад», «Восток» дип язып куелган. Бу сиңа Канаш яки Шәмәрдән генә түгел.

Новосибирск – Мәскәү поездына кереп утыргач, сүзсез генә ашап-эчеп алдык та озак срокка дип йокыга яттык. Теге еллар мәкале искә төште: «Во флоте ото сна ещё никто не помер».

Ике тәүлек чамасы кайткач, күңелне авыр хисләр басты. Мамык болытлар бик түбән, алар Амур өстендәге кебек ак түгел, ниндидер соры-зәңгәр, торна мамыгы яки ата каз йоны кебек. Кар эченә чумган фәкыйрь удмурт авыллары, станцияләрдә, перроннарда карсак гәүдәле кешеләр, елмайган-көлгән кеше юк, әллә ниткән шатлыксыз тормыш. Ак кар эченә чумган тәбәнәк мунчалар, иске шпаллардан корган кечкенә йортлар, кәкрәйгән кое сиртмәләре. Вагоннарда ник кенә бер җыр-музыка тавышы булсын, разъездларда, станцияләрдә вагонга кереп утырган кешеләр шундук көнбагыш кимерергә тотыналар. Вятские Поляны станциясендә генә халык бераз җанланып алды. Монда мәктәп дәреслекләренең битен умырып воронка ясап суган белән төйгән кайнар бәрәңге боламыгы һәм шуңа өстәп икешәр тозлы кыяр саталар иде. Юл буе вагон ризыгы ашап күңел төчеләнгән иде, тозлы кыярны умырдык кына. Миңа «Кыскача курс»тан бер бит эләккән иде. Сталинның 1924 елның январенда Ленинны күмгәндәге нотыгы икән: «Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә партия члены дигән бөек исемне югары тотарга һәм саф килеш сакларга васыять итте.

Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне намус белән үтәрбез».

Ул арада поезд, җан-фәрман чабып, Татарстан җиренә килеп керде. Перроннарны карап узам: мәһабәтлек бетте. Татарлар буйга кечерәйгәннәр. Ирләренең гасырлар буе аркаларына капчык күтәреп йөрүдән умыртка сөякләре кәкрәйгән, аяклары камытланган, гәүдәне җир тарткан. Хатын-кызларының гомер буе әйбер күтәреп йөреп куллары озынаеп калган, балтыр итләре беткән. Урыс белән марҗа сакланган! Юкка гына «колга буе урыс» дип әйтмиләр шул. Перронда басып торган марҗаны да әллә каян аерып була: алсу битле, калын, һөҗүмчән күкрәкле, тыгыз-таза балтырлы. Чәч бөртекләренә кадәр чагыштырмача хәллерәк, тулырак, куәтлерәк, йа Ходай, без ник болай соң, без дә хакның бәндәсе бит!

Теге флот ансамблендә бөтенләй икенче үлчәүләр иде бит! Чегән хорында да Хатыннар бик хәлле күренәләр иде…

Казанга авыр уйлар белән кайтып төштем, дусларымның соңгылары белән дә аерылыштым. Авылга алып кайтырга күчтәнәч эзләп, Баумандагы колонналы гастрономга кердем. Амур, романтика бик нык, бик нык артта калды. Алда соры, төссез тормыш көтә иде. Гастрономның эчемлекләр бүлегендә иң өске шүрлекләрдә грузин коньягы тезелгән иде. Шактый кыйммәт – яртысы 4 сум 12 тиен, шуңа күрә аны алучы юк, тузан кунып беткән. Мин шуны сорагач, сатучы хатыннар зарлана-зарлана бер баскыч алып килеп, өскә күтәрелеп берне алдылар, озаклап чүпрәк эзләделәр һәм шешәнең тузанын сөртеп үзара мине сүктеләр:

– Кыланчык. Ярамаганмыни 2 сум 21 тиенлек аракы. Әнә бик кыланасы килсә, «Особая Московская»ны алсын, 2 сум 87 тиенгә.

Бер читтә пирамида итеп лимон өелгән иде, һәр данәсе 15 тиен, бер дистә алдым, авылда юк бит. Һинд чәен дә байтак алдым, 1 сум 21 тиенлек зәңгәр майлы сельдьне алып тормадым, канәфер, исле борыч белән эшләнгән башсызларын алдым. Килосы 1 сум 85 тиен. «Жигули» сырасы да аласы идем, шешәсе 32 тиен, әмма кире уйладым: кәгазенә кичәге көн язылган иде, иске сыра эчеп торырга монда!

Бер кочак сагындырылган гәзит-журналлар алдым да Арчада туктый торган поездга кереп утырдым. Ял көн икән, поезд рациясе Казан концертын тапшыра иде. Дикторның тавышына рәхәтләндем. «Равняйсь! Һир-ра! Шаһом-м… һарш!» дигән командалардан соң… кычкырулардан соң…

– Без Әлки районында авылда туып үстек. Әниебез тол калып, җиде баланы сугыштан соңгы авыр елларда үстерде. Хәзер без җидебез җиде җирдә. (!) Карт әниебез авылда ялгыз (!) яши. Бүген аңа җитмеш яшь тула. Шул көн белән котлап әниебез өчен яшь җырчылар Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова башкаруында җыр тапшырсагыз иде…

И туган тел! И матур тел! Әллә нинди ахмак җөмләләрдә дә матур яңгырыйсың син сагындыргач…

Гәзитләргә чумдым, һәрберсенең беренче битендә – көләч йөзле Никита Сергеевич, йә кукуруз чәкәнен иснәп тора, йә дуңгыз баласын кочаклаган. «Известия»нең беренче битендә рәсеме: оныгы Никита белән. Анысы да Сергеевич. Гәзитнең икенче битендә дә дуңгызчылык фермасы. Фәлән апа фәләнева берүзе биш йөз дуңгыз карый. Әнә ул ак керфекле дуңгыз баласын сөлгегә төргән дә шуны кочагына алып үбеп тора.

Күптән түгел генә үзәк газеталарның берсендә, беренче биттә басылган рәсем күз алдына килде. Анда Никита Сергеевич украинча чигелгән күлмәк, ак костюм, ак шляпадан бер төркем колхозчылар арасында сөйләшеп тора. Барысының да йөзе көләч, күңел шат. Фотокорреспондент текст бирә:

– Как живёте, товарищи колхозники? – спрашивает Никита Сергеевич.

– Хорошо, – шутят колхозники (курсив минеке. – М. М.). – Менә сиңа шаяру!

Безнең илдә журналистлар кадәр ялганчы, алдакчы кеше юктыр. Биш йөз дуңгыз караган кеше аерым бер дуңгыз баласын сөлгегә төреп үбеп тора аламы соң? Дуңгызга аңа берөзлексез ашарына салып тор. Шулай итмәсәң, алай үбешеп йөрсәң, олырак дуңгызлар иманыңны өшкерәчәк синең! Өченче биттәге рәсем дә ялган: кукуруз игү бригадасы җитәкчесе фәлән иптәш фәләнев корреспондент белән сөйләшә: каракүл бүрегенә һәм шундый ук якасына кар бөртекләре кунган. Ялган бит бу! Рәсемгә төшерер алдыннан, фотокорреспондент аяк астыннан алып учлап-учлап сипкән аны. Бер дә шиксез. Безнең илдәге журналистларны, тарихчыларны, пропагандистларны алдан ук, әле гаепләрен эшләгәнче үк, бер кат суктырырга кирәк, бу – гел файдага гына булачак.

Поезд фәкыйрь Казан артына таба чаба. Әйе, Казан арты фәкыйрь. 1928 елдан башлап Сталин атланып талады аны. Атсыз-тунсыз, җирсез-сусыз, паспортсыз калдырды. Кешеләрен таратты: Казан арты татарын Амур буена күчереп, нигә аңа ссуда бирергә? Аны бит үз җирендә яшәтеп, тормышын шунда көе рәтләргә иде. Чыңгыз ханны сүгәбез дәреслекләрдә: басып алган җирләреннән ясак җыйган ул. Ләкин беркайчан да ясакны керемнең ун процентыннан арттырмаган. Бервакыт аңа меңбашлары әйткән:

– Нишләп син, Бөек хан, ясакны алай аз җыясың? – дигәннәр.

– Ә мин бу халыкның минем улыма һәм оныкларыма да ясак түләвен телим, – дип җавап биргән Бөек хан. – Ясакны шуннан да арттырсаң, болар бөлеп бетә бит. Ә миңа аларның яхшы тормышта яшәве кулайрак, кирәгрәк.

Тарих өчен: Сталин ясакны колхозлардан 100 процент, шәхси хуҗалыклардан 80–90% ала иде. Аерым хуҗалыкларның налогы аеруча зур. Колхозчыдан – елына 300 литр сөт, 100 йомырка, 36 пот бәрәңге, 40 кг ит һ. б. Акчалата налогның, заемның очы-кырые юк. Колхозчы гомере буе балаларына сепараттан чыккан сөт (обрат) ашатты. Балалар авырый башлагач, авылга күче белән врачлар, шәфкать туташлары килә иде дә аларның әти-әниләрен сүгәләр иде:

– Балаларыгызга күкәй, май, сөт ашатыгыз…

Безнең Казан – Арча юлындагы рельслар, шәһәр тирәсе поездлары бик еш йөргәнлектән, бөтенләй икенче ритм-тавыш бирә икән. Авыр уйлардан айнырга тырышып, шул ритмны тыңлап кайтам. Рельс җөен узган саен, вагон тәгәрмәчләре миңа дәшәләр кебек:

– Җырымда.

– Җырымда.

– Җырымда…

Юатырмын димәкчеме? Нәрсә белән? Фәкыйрь кырларың, карга сеңгән сыер фермаларың, тәбәнәк буйлы, тешләре төшеп яңаклары утырган ирләрең беләнме? Әнә ат белән дә, трактор чанасы белән дә авылга заготзернодан йөк ташыйлар. Белеп торам инде, Ставрополь, Краснодар, Кубаньнан кайтарылган кукуруз орлыгы ул. Никита Сергеевич бөтен өмет шунда дип өйрәтә. Бәлки, ул хаклыдыр. Ләкин бит хаталар да байтак китә: шәһәр тирәсе бистәләрендә кәҗә, сарык, сыер, дуңгыз суеп йөри хәзер милиция – асрарга ярамый. Тиздән Американы куып җитеп, узып китәсе бар. Килер бер көн: халык үзенең иң зур җитәкчесенә сорау бирер:

– Безнең бу көнгә калуыбызга нинди сәбәпләр бар?

– Сәбәпләр йөзләгән, – дияр яңа җитәкче.

– Ниндиләр?

– Иң беренчесе: без экономика фәнен белмибез икән. Без сәясәт белән генә шөгыльләнгәнбез.

– Ә калганнарын санап тормагыз, – дияр халык яңа җитәкчегә.

Туктале, туктале. Европа тарихында мондый бер хәл булган түгелме соң? Әйе, әйе, Наполеонның бер полководецы ниндидер сугышта җиңелгән, армиясе кырылып беткән. Ачуына буылган император аны чакырып, «ковёрга бастырып» куйган.

– Ни сәбәпле җиңелдең? – дип сораган Бонапарт, күз карашлары белән тегене үтәли тишеп.

Полководец әйткән:

– Җиңелүнең сәбәпләре барлыгы уналты, галиҗәнап, – дигән.

– Ниндиләр?

– Иң беренчесе: дары килеп җитмәгән иде… Аннан, икенчесе…

– Чыгарга мөмкин, – дип, император ишек ягын күрсәткән.

Поезд Арча стрелкасына кереп бара икән, ритм-көй тагын үзгәрде. Шыкы-шакы килеп, вагоннар юлдан-юлга күчтеләр. Акрынайдылар. Минем колакка яңа мәгънә ишетелде:

– Юа-тыр-мын.

– Юа-тыр-мын.

– Юа-тыр-мын…

Исәнме, туган ягым! Исән-сау тордыңмы? Мин бит әллә ниткән күтәренке-романтик хыяллар, куәтле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә дип кайтып киләм. Тормышның авыр минутларында юатырга онытма мине. Син бит җырларга бик бай. Бик моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа авыр булганда, мине юатырга онытма.

Поезд ысылдап, тормозларын ыңгыраштырып, буферларын бәреп, станциягә кереп туктады. Безнең вагон турысында вокзал фронтонында русча минем туган җиремнең исеме язылган иде: «Арск»…

* * *

– Кешеләр – академиклар, лидерлар партия билетларын тапшырганда, шушы вак-төякне язарга каян вакыт таптың? Бер дә башка эшең юкмыни, өстәлеңдә җитдирәк эшләрең көтеп ятмыймыни? – дип сорады миннән күршем.

– Мин бит ни…

…Ишек дерт итеп ачылды, анда ак халат күренде:

– Хәзер сезгә укол. Кичтән берни дә ашамаска. Өегезгә чылтыраттык – алар иртәнге көн турында беләләр… Борчылмагыз, сез ир кеше бит…

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации